Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАДИ ХЕЗМӘТ ШАТЛЫГЫ


1,С. Ә.'М н.
Тарихта мәңге онытылмаслык яңа сәхифәләр ачкан, социалйстик Ватаныбызның яңа үсеш эпохасын башлаган XXII съезддан соң нибары бер ел үтте. Ә никадәр вакыйгалар, яңалыклар, үзгәрешләр бу бер ел эчендә! Яңа заводлар сафка кер-телде, Татарстандагы Җәлил шәһәре кебек яңа шәһәрләргә нигез салын-ды, күп мең километрларга сузылган «Дуслык» нефть трассасы буйлап кара алтын ага башлады, Братск гидроэлектростанциясе сафка керде; авыл хуҗалыгында үзен акламаган үлән чәчү системасы урынына прогрессив сызма система кертелде; фән һәм техника өлкәсендә илебез яңадан-яңа уңышларга иреште. Совет халкының какшамас көчен, бөек иҗади хезмәтен һәм социализмның капитализмнан өстенлеген тагын бер тапкыр раслаган «Восток-3» һәм •<Восток-4» космик корабльләрендә Николаев һәм Поповичның очулары бөтен дөньяны таң калдырды.
Тугандаш республикаларның хез-мәт ияләре белән бергә, Татарстан хезмәт ияләре дә XXII съездның бөек күрсәтмәләрен тормышка ашыру өчен көрәшәләр һәм коммунизмның уатериаль-техник базасын булдыруга үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.
■ Татарстан нефтьчеләре планнарын арттырып үтиләр, Елховой нефть ятмалары кебек яңа ятмаларны үзләштерәләр; органик хи
мия заводы һ. б. уңышлы төзелә; Зәй ГРЭсы тиздән беренче ток бирәчәк; Казан, Әлмәт, Лениногорск, Зеленодольск шәһәрләре үскәннән- үсә, матурланганиан-матурлана бара. Татарстан игенчеләре вәгъдәләрен намус белән үтәп, дәүләткә 56 миллион поттан артык ашлык сатулары турында Туган илебезгә рапорт бирделәр. Республикабызның промышленносте исә тугыз айлык планны тулай продукция җитештерү буенча 102 проценттан артыкка үтәде. Болар «коры» фактлар гына түгел, болар миллионлаган кешеләребезнең дәртле иҗади хезмәте турында, заманабызның алдынгы кешеләре тууы турында сөйлиләр. Безнең кешеләр, безнең алдынгыларыбыз коммунизмны ма-териаль яктан да, рухи яктан да төзиләр. Коммунизм бит ул — мил-лионнарның 'аңлы иҗаты, кешенең һәрьяклы үсеше дә.
Партиябез Программасында әй-телгәнчә, коммунизм төзү чорында, совет кешесенең рухи байлыгын арттыру, совет кешесенең һәрьяклы үсешен булдыр)' юлында әдәбият һәм сәнгатьнең роле тагын да арта. Хәзер партиябез һәм тормыш үзе әдәбият һәм сәнгатькә карата шактый күтәренке яңа таләпләр, аларның идея-сәнгать дәрәҗәсен тагын да күтәрү, халык тормышы белән элемтәсен тагын да көчәйтү буенча яңадан-яңа бурычлар куя. Бердәм совет әдәбияты семьясын-да Татарстан язучылары да партиянең чакыруына, аталарча һәр-
114
вакыт кайгыртып торуына иҗади хезмәт белән җавап бирү юлында тырышып эшлиләр.
Партиябезнең XXII съездыннан соң совет әдәбиятында, шулай ук татар совет әдәбиятында да- яңа күтәрелеш, яңа җанлану башланды: әдәбиятыбыз халык тормышына тагын да якыная төште, әсәрләрдә заман темалары үзәк урып ала башлады, иҗади эштә, язучы-лар коллективында атмосфера саф-ланды, бердәмлек артты.
Совет әдәбиятында тарихи XXII съезддан соң, яңа этап башланды. Нәрсәдә күренә соң бу яңа этап? Ул, барыннан элек, тормышны тирәнрәк һәм тулырак аңлап иҗат итүдә, халыкларның иҗади инициативасы үсешендә, кыюлыгы һәм үз көченә ышануы артуда күренә.
Шәхес культы чорында тормышта ленинчыл принципларның җи-мерелүен, иҗат эшенең, иҗади фикернең буылып торуын, реаль тормышны бозып күрсәткән ясалма әсәрләрнең никадәр чыгуын һәм ясалма рәвештә макталып килүен без барыбыз да яхшы хәтерлибез. Сталинның шәхес культын фаш итү, аның зарарлы нәтиҗәләрен бетерү һәм иҗат эшендә ленинчыл принципларны яңадан булдыру әдәбият өлкәсендәге шартларны да тамырдан үзгәртте. Шәхес культы чорында гаепсезгә репрессияләргә □яраган һәм һәлак булган Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Фатих Сәйфи-Ка- занлы, Гомәр Толымбай һәм башка атаклы язучыларыбызның исем-нәре һәм әдәби мираслары халыкка кайтарылуны тарихи әһәмияте булган шатлыклы зур бер факт дип әйтмичә мөмкин түгел.
Шәхес культы чорында гаепсезгә репрессия җәфаларын күргән Хәсән Туфан, Сөббух Рәфиков, Ибраһим Салахов һ. б. иптәшләребез- нең хәзер инде яңадан сафка басып, дәртләнеп иҗат итүләрен күреп, без чын күңелдән шатланабыз.
Иҗат эшендә атмосфераның сафлануы язучылар арасында көчләрне берләштерү, иҗади эзләнүләр, фикерләр белән уртаклашу, иҗади активлыкны күтәрү өчен киң мөмкинлекләр ачты. Партиябезнең XXII съезды карарлары, КПССның яңа Программасы язучыларның иҗатлары өчен якты маяк булып торалар, чорыбыз өчен лаеклы чын халыкчан әсәрләр тудыруга рухландыралар.
Соңгы елларда татар совет әдә-биятында төрле жанрларның зур формаларында киң колачлы әсәрләр иҗат итәргә омтылу, кеше турында кайгыртучанлык, социалистик гуманизм, мораль мәсьәләләрен кыю куеп, тирәнрәк яктыртырга теләү тенденцияләре, һичшиксез, XX һәм XXII съездларның көчле уңай йогынтысы белән бәйле. Барыннан да элек хәзер безнең прозабызда җитди үсеш булуын әйтергә кирәк. Соңгы вакытта ел саен диярлек зур гына күләмле берничә повесть һәм роман чыга килә. Мирсәй Әмирнең «Саф күңел», Габдрахман Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше», Гомәр Бәшировның «Таң беленгәч...» (1 нче кисәк), Фатих Хөснинең «Утызынчы ел», Сөббух Рәфиковның «Беренче яз» романнары һәм Ибраһим Газинын быел «Совет әдәбияты» журналында басыла башлаган «Онытылмас еллар» (икенче китап), Гариф Аху- новның «Хәзинә» романнары, шулай ук Гариф Гобәй, Әмирхан Еники, Габдрахман Минский, Салих Баттал, Рафаэль Төхфәтуллин, Ләбибә Ихсанова, Мәсгут Шәри- фуллин, Барлас Камалов, Эдуард Касыймов повестьлары бүгенге прозабызның җанлы хәрәкәтен, яңа эзләнүләрен чагылдыралар. Якын арада тагын берничә зур әсәр дөньяга чыгар, дип өметләнәбез. Алардан Шәйхи Маннурның герой 1 шагыйрь Муса Җәлил образына багышланган яңа романын, А. Расих, И. Салахов, Н. Фәттахның яңа романнарын әйтергә була. Дөрес, хикәя жанры шактый артта калып килә әле. Шулай да хикәяләрдә дә уңышлар юк түгел. Мәсәлән, Гариф Галиев, Барлас Камалов, Газиз Мө- хәммәтшин, Сафа Сабиров һәм башкалар укучылар тарафыннан яратып укыла торган хикәяләр бирделәр.
115
Бүгенге поэзиябездә лирик геройның активлаша баруын әйтергә кирәк. Шагыйрьләр коммунизм төзүче бүгенге геройларның рухи үсешен, аларның хезмәттә һәм шәхси тормышларында яңа сыйфатлар барлыкка килә баруын җырлыйлар. Заманыбызның монументаль героик-поэтик образы әле иҗат ителеп җитмәгән булса да, шагыйрьләр шушы юнәлештә, һичшиксез, уңышлы эзләнүләр алып баралар, бүгенге тормыш сулышы белән яшиләр. Хәсән Туфан, Сибгать Хәким, Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Исхак, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзиев, Гали Хуҗи, Нури Арсланов, Зәки Нури, Ш. Мөдәррис, Ә. Давыдов, Нәби Дәүл-и, Мөхәммәт Садри, Зыя Мансур, Галимҗан Латыйп, Гамил Афзал, Рәшит Гәрәй, X. Камал һәм башкаларның соңгы лирик шигырьләре, поэма жанрында үзен таныта башлаган Әхсән Баянов, матур лирик шигырьләр иҗат иткән Саҗидә Сөләйманова, Энҗе Мөэминова, Марс Шабаев, Абдулла Сәләхетдинов, Роберт Әхмәтҗанов, Нәҗип Мадьяров әсәрләре үзләренең яңа образлары, яңа поэтик ачышлары белән әдәбиятыбызны баеталар һәм укучыларны шатландыралар.
Бүгенге драматургиягә килгәндә, аның шактый артта калып баруы турында еш кына ишетергә туры килә. Бик урынлы тәнкыйть, әлбәттә. Шулай да бу жанрда бездә хәрәкәт, эзләнү юк дип әйтү дөрес булмас иде. Хәзер Татар академия театры сәхнәсендә Риза Иш-морат, Хәй Вахит, Аяз Гыйлаҗев һәм Илдар Юзиев пьесалары бара, колхоз сәхнәләрендә С. Кальметь- 'ев, Юныс Әминов һ. б. әсәрләре куела. Бу әсәрләр халкыбызның бүгенге тормышын чагылдырып, үткен иҗтимагый мәсьәләләрне күтәрәләр.
Соңгы елларда әдәбиятчылары- бызның билгеле бер күләмдә җан-лануларын да искә алырга кирәк. Г. Кашшаф, М. Гайнуллин, Г. Халит, X. Госман, Б. Гыйззәт һ. б. ларның татар әдәбиятын өйрәнү буенча җитди яңа хезмәтләр өстендә эшләүләре, өлкән әдипләребездән Н. Исәнем
бәтнең татар халык иҗатының мә-кальләр жанрын тикшерү буенча зур хезмәтен төгәлләп килүе шуны күр-сәтәләр.
Совет әдәбиятына хас бер үзен-чәлеккә аеруча басым ясап әйтергә кирәк. Бүгенге әдәбияттагы иң яхшы әсәрләр өчен социалистик гуманизм идеяләрен яклау, оптимизм рухы характерлы. Киләчәккә якты караш, көрәш пафосы, геройларның идея һәм әхлак югарылыгы, сафлыгы — менә ул хәзерге чын сәнгать әсәрендә көчле яклар, яңалык өстәүче сыйфатлар. Бу тарихи оптимизм язучыл арыбызның гаҗәп киң кырлы тормыштагы үзенчәлекләрне, авырлыкларны көрәштә һәм революцион перспек-тивада аңлый һәм күрсәтә белүенә нигезләнгән. Совет кешеләренең иң гүзәл сыйфатларын туплаган, сәнгатьчә оста, тормышчан сурәтләнгән герой образлары үзләренең рухи бөеклекләре белән, мораль өстенлекләре белән укучыны сокландыралар.
Безнең илдә «Кеше — горур яңгырый» (М. Горький). Безнең илдә барысы да кеше өчен, кеше бәхете, кеше шатлыгы өчен эшләнә. Кеше турында кайгыртучанлык, дусларга карата олы җанлы булу, халык бәхетенә канлы кулын сузган дошманнарга каршы рәхимсез булу — социалистик гуманизмның төп таләпләреннән берсе. Менә бу проблеманың, бу идеянең әдә-биятта хәзер чын сәнгатьчә чагылышы турында безнең язучылар җитди уйланалар. Киң колачлы, чын философик тирәнлектәге зур әсәрләр әле туып өлгермәгән булсалар да (алар, һичшиксез, туарлар!), гуманизм идеясен яңача куярга һәм хәл итәргә омтылган әсәрләр татар совет әдәбиятында юк түгел инде. Бу яктан караганда, берникадәр элегрәк язылган булсалар да, Ибраһим Газиның «Тел ярасы» хикәясе белән С. Хәкимнең «Суд залыннан» исемле шигырьләр циклы чынлап та яңача яңгырыйлар.
Социалистик гуманизм пробле-масын, коммунизм төзүчеләрнең реаль яшәешләре, көрәшләре,
116
эшләре, шәхси тормышларын сән-гатьчә дөрес гәүдәләндерү нигезендә, барыннан элек, заман героеның тулы образын иҗат итү бурычлары белән нык бәйләнештә генә хәл итәргә мөмкин. Чынлап та, коммунизм төзү чорының типик зур герое образын иҗат итү хәзер әдәбиятыбызның төп бурычы булып тора. Бу образда бит безнең кешеләрне дулкынландыра, борчый торган төп мәсьәләләр, идея һәм мораль мәсьәләләре тупланган. Язучының һәм аның героеның бөтен гражданлык пафосы, тормыштагы яңаны күрә, аңлый белүе дә менә шунда ачыла. Безнең бүгенге әсәрләребездә шушы рухтагы матур башлангычлар, яңа эзләнүләр сизелә башлады инде, дип әйтсәк ялгыш булмас. И. Газиның «Гади кешеләр», Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар», Г. Ахуновның «Хәзи- нә,-> романнарында, Р. Төхфәтул- линның «йолдызым» повестенда, Р. Ишморатовның «Алар дүртәү иде» драмасында һәм . Ә. Баянов- ның коммунистик хезмәт бригадалары яшьләренә багышланган «Ми- рат» поэмасында һ. б. сурәтләнгән уңай геройларның бирелүен, заман өчен характерлы яңа сыйфатлар бөреләнеп үсә баруын күрсәтүне искә алу да җитә. Бу әсәрләрнең уңай геройларында алдынгы совет кешесе өчен хас рухи сафлык, дәүләт, коллектив каршында, иптәшең каршында җаваплылыкны тою, аңлау, иң авыр көннәрдә халык эшендә, коллектив эчендә үзеңә көчле таяныч табу бар. Совет кешесенең активлыгын күрсәткән яңа формаларны сәнгатьчә ачу җиңел генә бирелми, әлбәттә. Кайбер очракларда язучы өлешчә уңышсызлыкка очраса да, аның бу юлдагы һәрбер кыю адымын котлап каршы алырга кирәк.
Мораль-этика проблемасына иҗ-тимагый көрәш, иҗтимагый тор-мышның, яшәешнең органик бер өлеше итеп карау классикларда да, совет әдәбияты осталарында да барлыгы күптән билгеле. Кешенең «мине», «рухи дөньясы» үзенә бикләнеп, индивидуалистик якларын күпертеп, идеаллаштырып тасвирлау буржуаз әдәбият өчен хас нәрсә. Совет әдәбияты моны кире кага. Совет әдәбиятында кешегә игътибар, сизгерлек, кешенең рухи- психологик дөньясы социалистик гуманизм идеяләре, халыкның көрәше, интернационализм һәм коллективизм тойгылары яктылыгында ачыла.
КПСС Программасында бирелгән мораль кодекс безнең җәмгыять кешеләренең яңа сыйфатларын, яңа мөнәсәбәтләрен билгели, ул — совет җәмгыяте тормышының законы. Программада әйтелгәнчә; җәмгыять тормышында әхлак башлан-гычларының роле торган саен арта барачак. Ә бу исә, әдәбиятта да кеше рухының байлыгын, рухи дөньясының киңлеген, катлаулы- лыгыи, каршылыкларын тирәнрәк, тулырак ачуны, ягъни художниктан «рухи тормыш диалектикасын» ачу осталыгын сорый. 1Менә шушы ос-талык һәм тирәнлек безнең күп кенә әсәрләребездә җитми әле. Дөрес, әйткәнебезчә, соңгы вакыттагы әсәрләребездә тормыш яңалыгын, заман героен һәм аның психологик портретын, мораль йөзен тулырак ачарга тырышу яхшы ук сизелеп тора. Ләкин бик күп әсәрләребезгә әле чын сәнгатьчә осталык, тирәнлек җитми. Шуңа күрә Татарстан партия Өлкә Комитетының соңгы пленумында безнең кимчелекләребез хаклы рәвештә каты тәнкыйтькә очрады. Пленумда әйтелгәнчә, кайбер язучылары- быз «кешеләрнең күңелләрен сай сөрәләр, өстән генә шуышалар, безнең бай тормышыбызны примитив сурәтлиләр, совет кешеләренең характерын ярлыландыралар һәм тупасландыралар». Ул кимчелекләрне бетерү, барыннан да элек, тормышны яхшы белүгә, халык тормышына якын торуга һәм әдәби осталыкны күтәрүгә бәйләнгән. Партиянең күрсәтүләре нигезендә шул юнәлештә армый-талмый эшләү — әдипләрнең дә, тәнкыйтьче, әдәбиятчыларның да иң беренче бурычы. Бездә әдәби көчләр җитәрлек, әдәбиятка яшь талантлар да өстәлә тора. Моннан берничә ел ‘‘элек Татарстан язучылар союзын-
117
да 50—60 член булса, хәзер алар- ның саны йөзгә җитә һәм союз сафлары киләчәктә яшь көчләр хисабына тагын да үсәчәк. Бер ел эчендә Язучылар союзы членлыгына Барлас Камалов, Шамил Бнкчурнн, Шамил Шаһгали, Ра-фаэль Мостафин, Рөстәм Кутуй, Газиз Мөхәммәтшин кебек сизелерлек үсеп килгән яшьләрнең кабул ителүе күңелле күренеш. Олы буын язучылар һәм яшь талантлар бер сафта, бер теләк белән янып эшлиләр. Шуңа күрә, соңгы вакытта кайбер мәкаләләрдә яшьләрне олы язучыларга капма-каршы куярга омтылулар белән һич килешеп булмый, һәр язучы үз талант көченә карап әдәбиятка үз өлешен кертә, бердәм максатка хезмәт итә.
Безнең әдәбиятка хәзер яхшы ук әзерлекле, белемле яшьләр килә. Бу аларга тизрәк, кыюрак үсәргә мөмкинлек бирә. Ләкин тормыш тәҗрибәләре әле бик аз булуы, биографияләре еш кына уку еллары белән генә чикләнүе аларның иҗади үсешен тоткарлау ихтималы торган саен сизелә бара. Алар- да зур иҗтимагый-политик проблемаларны кыю күтәрү, заманабызның гомумиләштерелгән зур образларын иҗат итүгә көчле омтылыш җитми әле. Яшьләрнең гражданлык активлыкларын, тормыш тәҗрибәләрен арттыру һәм киңәйтү турында системалы рәвештә кайгыртырга, практик эшләр белән беркетергә кирәк. Гомумән, совет язучылары алдына партия тарафыннан куелган зур бурычны — әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тагын да ныгыту бурычын бөтен тирәнлеге белән аңлаган һәрбер язучы иҗатында, һичшиксез, яңа уңышларга ирешә. Бу хакыйкатьне кат-кат искә төшерү безнең һәркайсыбыз өчен дә артык булмас. Ә Татарстан Язучылары Союзының һәм газета-журнал редакцияләренең оештыручанлык роле тагын да күтәрелергә тиешлеге көн кебек ачык.
Безнең әдәби тормышыбыз, җанлы әдәби хәрәкәтебез башка кардәш совет әдәбиятлары белән, бигрәк тә рус әдәбияты белән бергә бара. Бердәм семьядагы уртаклык һәм туганлык элемтәләре совет тормышы тудырган яңа традицияләр нигезләрен ныгыта һәм үстерә. Казанда үткәрелгән рус культурасы һәм әдәбияты атналыклары, башкорт, чуваш, мари әдәбиятларының ункөнлекләре, уртак киңәшләр, очрашулар, Казагыстанда булып үткән татар әдәбияты һәм сән-гате атналыгы, тугандаш әдәбиятлар әсәрләрен тәрҗемә итеп чыгару һәм башка шундый чаралар әдәби-иҗат дуслыгының, халыклар дуслыгының матур күренешләре, социалистик милләтләрнең якынлашу юлындагы процессны чагылдыручы күренешләр алар. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең исеме, әсәрләре Бөтенсоюз күләменә генә түгел, бөтен дөнья күләменә таны-луы барлык милләт халыкларында горурлык хисе уята. Без иллегә якын татар язучысының әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителүе белән горурланган кебек, рус һәм башка телләрдән — барлыгы илле биш телдән төрле әдәби әсәрләр татарчага тәрҗемә ителү факты белән дә горурланабыз. Алар — безнең уртак казанышлар. Чын сәнгать әсәре үзенең бөтен эчке мәгънәсе белән интернациональ рухта була, һәр халыкка якын, кадерле була. Халыкларның бер-берсенә якынла-шуында һәм бер-берсен танып белүдә әдәбиятның роле гаять зур.
Безнең иң якың уй-теләкләр, ом-тылышлар, безнең илһамлы эшләр, уңышлар һәм шатлыклар халкыбызның коммунизм бинасын төзү эшләренә тоташкан. Илебездә хәзер барган героик вакыйгалардан чын художник һич тә читтә тора алмый. Безнең күпкырлы тормышыбыз язучыга искиткеч бай материал бирә. Партия һәм халык каршында үз бурычын бөтен тирәнлеге белән анлаган каләм осталары алгы сафта баралар һәм иҗатларында яңадан-яңа ачышларга ирешәләр. Татар әдәбиятында да шундый осталарны, Бөтенсоюз күләмендә мәйдан тотарлык осталарның саны арта баруына без зур шатлык белән карыйбыз. Хәзер инде әдәби

әсәрләргә Бөтенсоюз укучылары бәя биргәнен һич тә истән чыгарырга ярамый. Татар язучылары- ның иң яхшы әсәрләре бөтен совет әдәбиятының алтын хәзинәсенә керергә лаеклы булырга тиеш. Шуңа күрә безгә хәзерге әдәбиятыбызның идея-сәнгать дәрәҗәсен күтәрү, тематиканы баету, бигрәк тә совет эшчеләре, нефтьчеләр тормышына, эшенә караган темаларны киңәйтү, безнең заман героеның мәңге онытылмаслык, үрнәк булырлык мону-менталь образын иҗат итү юлында әле бик күп эшләргә кирәк. Безнең хәзерге беренче иҗат уңышларыбыз, яшь талантларның үсүе татар әдәбиятында киң мөмкинлекләр булуын раслыйлар. Партиябезнең яңа Программасында әдәбият үсешенең төп линиясе бик ачык билгеләнгән: «Әдәбият һәм сәнгатьне үстерүдә төп линия — халык тормышы белән бәйләнешне ныгыту, бай һәм күпьяклы социалистик чынбарлыкны дөрес һәм югары дәрәҗәдә сәнгатьчә итеп сурәтләү, яңалыкның, чын коммунистик күренешләрнең рухланды-, рырлык гүзәл гәүдәләнешен бирү, җәмгыятьнең алга баруына каршылык күрсәтүче бөтен нәрсәне фаш итү».
Барлык язучылар белән бергә, татар совет язучылары да, XXII съезд карарлары белән рухланып, чорыбызга, халкыбызга лаеклы яңа әсәрләр иҗат итү юлында зур дәрт белән эшлиләр.