ГРУЗИН ПОЭЗИЯСЕ КЛАССИГЫ ИЛЬЯ ЧАВЧАВАДЗЕНЫҢ ТУУЫНА 125 ЕЛ
*
* *
У*ләм икән — аңа исем китми, Шигырьләрем исән калсалар; «Ил каршында бурычын үтәде!» — дип Хөрмәт белән искә алсалар;
Әгәр илем, — моңлы Картли иле,—
Башын иеп кабрем өстенә, «Җиңел булсын, улым, туфрагың», — дип Рәхмәт әйтсә кылган эшемә.
Берни түгел күргән газапларым,
Искә алып мине бер әгәр: «Ерактан да рухландырдың илне Батыр эшең белән!» — дисәләр.
19 ноябрь, 1858.
Петербург.
ГРУЗИН әнкәгә
Үткәй заманның баласы булган бүгенге көн — киләчәкнең анасы ул.
Лейбниц.
Таңнардагы күкрәү тавышларын Куша-куша бишек җырыңа, Кыю уллар бирде күкрәк сөтең, Чая уллар — көрәш кырына.
Син мәңгелек чишмә кебек идең, Кайда китте шундый чорларың? Кайда инде бабаларның кылычын Кулланырлык батыр улларың?
И, туган ил, киләчәккә дәшеп, Яңа йолдыз балкый төннәрдә. Ташлап барлык иске сагышны без, Юл салабыз якты көннәргә.
Куәт бирсен, илем, бөек исмең Көрәшләрдә безнең күңелгә.
83
Өйрәтерсең безне, улларыңны, һәр халыкны якын күрергә.
Чын туганлык һәм азатлык хисе Байрагыбыз булып балкысын, Үз җаныбыз кебек якын булсын Безгә синең -олы язмышың.
Иң чын кеше, *илем, нинди булса, Шундый булыр оинең улың да: Якты эзләр калыр истәлеккә Азатлыкка барган юлында.
1858.
ЭЛИГИЯ
Сүренке нурлар сибә ай
Туган ил ташларына, йоклаган үргә, үзәнгә, Зәңгәр тау башларына.
Шундый төн, өнсез, озын төн... йоклый /ил үлгән кебек.
Ул м-иңа йокы аралаш Эндәшеп куйган кебек.
Кара төн күләгәсендә Авыллар, өйләребез.
Я, ходай, кайчан җитәр соң Уяныр көннәребез.
1859.
Искәндәр РУШАН тәрҗемәләре
ШАГЫЙРЬ
^/игъриятем гүзәл тоела сезгә, Гамьсез былбыл түгел мин ләкин, Татлы җырлар сайрар өчен генә Килмәгәнмен туган илгә .мин.
Таулар рухы, күкләр илчесе мин, Үстерүчем — сөйгән Ватаным. Яклаучысы аның, җырчысы мин, Телим илнең алга атлавын.
Халык белән бер тән, бер җан булып, Уртаклашып газап-зарын да, Аның кайгы-сагышларын бүлеп, Куанырга ул шат чагында,
Аз булса да теләп җиңеләйтергә Авыр эшен туган халкымның,
84
Гыйбадәткә яккан утның менә Күкрәгемдә йөртәм ялкынын.
Әгәр кабызса, очкын төшеп күктән,
Яхшылыкка үрелү хисләрен,
Шунда гына мин җырларым белән Тыяр идем халкым яшьләрен!
2 июль, I860.
Павловск.
*
* ♦
“оллык богаулары төшә тетелеп, Мин ишетәм алар чыңлавын; Болай күкрәтмәгән иде элек Хаклык тавышы күген дөньяның.
Ишетәм дә — ярсып киң күкрәгем Өмет белән сулый минем дә: Азатлыкның язгы күкрәүләрен Ишетер, димен, туган .илем дә.
29 июль, 1860 ел.
Павловск.
яз
Урман яшел яфрак ярган, Уйнап оча карлыгач. Бакчадагы ботаклардан Тәгәри шатлыклы яшь.
Чәчәкле болыннар үрләп, Су буйлап җәелеп киткән... Илем! Кайчан синдә күкрәп Яз чәчәк атар (икән?
28 январь, 1861 ел.
Петербург.
ж
* *
1 үзәл илем, нигә син кайгылы бүген? Хәзергә «иртәрәк, вакыт җитәр бер көн. Китте картлар, тик алмашка яшьләр килде, Кайтарырлар алар данын туган илнең.
Илем, хәзинәм син, ник кайгылы бүген?
Яшьләр үсеп җитте — нык һәм тырыш халык Кайгырталар һәр чак сине искә алып,
Ышан, алар һич хыянәт <итмәс сиңа, Аларның зур батырлыгы каршысында Балкырсың син үзгәрүчән язмышыңда, /Илем, якты көнем, ник кайгылы бүген?
йөрәкләре шатлыкларын эчкә салган. Күкрәкләре — ышанычлы иң нык калкан. Сиңа булган хисне таплый алмас ялган. Күкрәк киереп атласа — дошман көл-талкан. Гүзәл «илем, нигә син кайгылы бүген?
15 сентябрь, 1874 ел.
Кварелн.
Нури Арсланов тәрҗемәләре.