Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ОКТЯБРЬНЫҢ 45 ЕЛЛЫГЫНА


Татарстан территориясендә Совет властен урнаштыруда, аның төрле органнары эшләрен оештыруда актив катнашкан карт большевикларга, шул данлыклы еллар турындагы истәлекләре белән уртаклашуларын үтенеп, мөрәҗәгать иткән идек. Революция ветераннары бу тәкъдимне бик теләп кабул иттеләр һәм редакциягә кулъязмалар җибәрә башладылар. Журналыбызның бу санында шул истәлекләрнең берничәсен урнаштырабыз.
Редакция
Г. С. ГОРДЕЕВ
1916 елдан КПСС члены
КЫРЫК БИШ ЕЛ ЭЛЕК
әзерге яшьләр ул елларны бик томанлы гына итеп күз алдына китерәләр...
Патша строе шартларында эшчеләр һәм крестьяннар бик авыр яшәделәр. Бигрәк тә яшьләр өчен ул елларда кыен иде. Авылда да, шәһәрдә дә хәтта эш табу да бәхет санала иде. Ачлы-туклы көн кичерү өчен крестьяннар кечкенә генә җир мәйданында агач сукага җигелгән арык атны әйдәп тир түгәргә тиеш, ә инде алай да җан асрарлык уңыш җыеп ала алмагач, байларда, кулакларда батрак булып эшләргә мәҗбүр иде. Әгәр дә инде авылдан, авыр тормышны ташлап, ул читкә, шәһәргә китеп, берәр эшкә урнаша алса, эш хакына тиенләп кенә акча бирәләр иде. Эшче һәм крестьян- яшьләренә мәктәпкә кереп уку бик кыен иде. Ә урта һәм югары мәктәптә уку аларның төшләренә, дә кермәгәндер. Бигрәк тә татар, чуваш һәм башка милләт яшьләре белем алу бәхетеннән мәхрүм иде.
Әм«ма яшьләр яшерен большевистик әдәбиятка зур дәрт белән ом-тылдылар, алдынгы эшчеләрнең, солдатларның, крестьяннарның политик хәлләр турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар. Мондыйлар бигрәк тә 1917 елны күбәйде. Большевиклар әнә шундый кызыксы- нучан яшьләрнең, бөтен хезмәт ияләренең киң массаларын 1917 елгы революцион күтәрелешкә әзерләделәр.
Онытылмас 1917 ел. В. И. «Ленинның 1917 елның 10 апрелендә Измайлов полкындагы митингта әйткән: «Дәүләттә бөтен власть, түбәннән алып югарыга кадәр, иң караңгы почмактагы авылдан алып Литерның һәр кварталына кадәр, эшче, солдат, батрак, крестьян һ. б. депутатлары Советлары кулында булырга тиеш»— дигән сүзләре безгә, яшь большевикларга, көчле шартлау тавышыдай тәэсир итте. Самодержавиенең черек нигезен җимерүдә революцион яшьләрнең роле гаҗәп
1 В. И. Ленин. Әсәрләр, 24 том, 31-бит. Татарстан китап нәшрияты, 1961 ел.
8G
Х

87
зур булды. Яшьләр полиция һәм жандармнарны коралсызландыруга катнаштылар, провокаторларны фаш иттеләр, полициядән тартып алынган кораллар белән коралланып, сак отрядлары, кызыл гвардия оештырдылар.
В. И. Ленинның крестьян комитетларының хәзер үк җирне алпавытлар кулыннан тартып алырга тиешлеген таләп итүен крестьяннар хуплап каршы алдылар. Ленин җир турында закон чыкканны көтеп ятмаска, ул закон язылып өлгергәнче, крестьяннарның законсыз да, җирсез дә калачакларын әйтеп, авыл хезмәт ияләрен эшчеләр белән бергә актив көрәшкә күтәрелергә чакырды. Крестьяннар Ленинның ул чакыруына кушылдылар, барлык милләтләрнең эшчеләре, ярлы һәм урта хәлле крестьян массалары, бердәм булып, большевиклар байрагы астына бастылар.
Миңа да, социал-демократ студент, большевик буларак, Киев шәһәрендә һәм бигрәк тә Казан губернасының Спас өязендә революцион хәрәкәтләргә катнашырга туры килде.
Спас өязенә мин 1917 елның апрелендә, революцион вакыйгаларның киеренке бер моментында, килеп төштем. Миңа иң нык тәэсир иткәне шул булды: русларда да, татарларда да, чувашларда да, мариларда да һәм башка милләт кешеләре арасында да революцион күтәрелеш гаҗәеп көчле һәм бердәм иде. Барлык милләт кешеләре дә Совет властен урнаштыру һәм шунда ук җир мәсьәләсен Ленинча — большевикларча хәл итүне яклыйлар иде. Бу мине чын-чынлап канатландырды.
Дөрес, Спас өязендә 1917 елның башында большевиклар партиясе членнары аз, ^большевик социал-демократларның чын мәгънәсендәге оешмалары да юк иде әле. Шулай да политик фикерләүләре белән, ленинчыл программаны яклаулары белән большевиклар яклы булган кешеләр бик күп иде. Шуңа күрә дә большевикларның кечкенә генә группасы кыю һәм кискен хәрәкәт итте. Руслар да, татарлар да, бүтән милләт кешеләре дә большевиклар партиясе таләпләрен кайнар якладылар.
Казанга баргач, партиянең Казан Комитетында мин иптәш Олькениц- кийга большевиклар партиясе таләпләрен төрле милләт крестьяннарының бердәм яклавын сөйләдем. Иптәш Тихомирнов та шунда иде. Алар эшне тагы да яхшыртырга, крестьяннарның революцион таләпләрен канәгатьләндерү эшләрен оештырырга киңәш иттеләр. Безнең алга, якын максат итеп, революцион көрәшкә оешкан төс бирү бурычы куелды.
Шул ук вакытларда Спаска волостьлардан: Ромаданнан — Зубков, Халәмов, Шәрәфетдинов, Марасадан — Кузьмин, Иорткүлдән — Мартынов, Волков, Әлкидән — Хөснетдинов, Спас затоныннан — Нагаев, Ширбәттән — Соловьев, Өч Күлдән — Агапов килде. Аларның барысы да, В. И. Ленин таләп иткәнчә, революцион көчләрне хәрәкәткә күтәрү мәсьәләсен көн тәртибенә куйдылар. Моңа вакыт чыннан да бик җиткән иде. 1917 елның маенда, волостьлар буйлап йөргәндә, мин моны үзем дә ачык күрдем: кая гына барма, митингларда руслар, татарлар, чувашлар революцион күтәрелешкә кайнар теләктәшлек белдерәләр иде.
1917 елда, майның икенче яртысында, Өяз азык комитеты каршында (мине 3 майда гына ул комитетның председателе итеп сайлаганнар иде) өяз киңәшмәсен чакыру планлаштырылды. Бу вакытта волостьларда да инде азык комитетлары оештырылган һәм аларда эшләү өчен революцион фикердәге крестьяннар сайлап алынган иде. Крестьян депутатларының волость Советлары волостьларның бик азында гына оештырылган, ә өяз Советын әле оештырырга кирәк иде. 29 майда крестьяннарның өяз съезды җыелды. Бу съезд асылда крестьян депутатлары Советы съезды булды. Съездда, Учредительный собраниене көтеп тор- мастан ук, алпавытлардан җирне һәм мал-мөлкәтне тартып алу турын^
88
да карар чыгарылды. (И. М. Ионенконың «Бөек Октябрь алдынңан Урта Идел буе крестьяннары» китабында (Таткнигоиздат, 1957) бу турыда шактый тулы языла).
Бу киңәшмәдән соң бик зур вакыйгалар башланып китте. Киңәшмәгә килгән делегатлар — руслар, татарлар, чувашлар — урыннарга таралу белән карарны тормышка ашырырга керештеләр. Крестьяннар алпавыт җирләрен тартып алып бүлештеләр һәм, янауларга, репрессияләргә карамастан, җирләрне бирмәделәр. Мәсәлән, шунысын ачык хәтерлим: рус һәм татар крестьяннары алпавыт Трубников җирен дүрт авылга бүлделәр: Бурак авылы крестьяннарына 483 десятина, Каек авылына— 253, Ямбактыга—151, Кожевникове авылына 184 десятина тиде. Ул җирләргә чәчү өчен крестьяннарга чәчүлек орлык та бирелде. Татар авыллары тирәсендә алпавыт җирләре күп түгел, әмма анда төрле вакытта ярлыларның җирләрен төрлечә алдап алган кулаклар күп иде. Чаллы авылында татар крестьяннары Бадамшин дигән кулакның 77 десятина җирен, ә Яңа Чаллы крестьяннары кулаклар хуторына караган җирләрне һәм терлекләрне бүлештеләр.
Ромадан волостенда староста Хафиз Ризванов һәм Азык комитеты члены Хәбибулла Шәрәфетдинов кулак Гайнуллинның 3000 пот арышын, 960 пот солысын һәм бәрәңгесен, барлык саламын волостьның ярлы крестьяннарына бүлеп бирделәр.
Болар — татарлар арасындагы революцион хәрәкәтнең бары тик кайбер фактлары гына. Шушы хәрәкәтләрдә волость оешмаларында Мараса волость азык комитеты члены Хафизов, җир комитетыннан Гайнетдинов кебек җитәкче эшчеләр күтәрелеп чыкты.
Крестьяннарның 1917 елның 29—30 маенда булып үткән өяз киңәш-мәсендә татар ярлылары Баһаветдинов фамилияле фронтовик солдатны президиумга сайладылар. Ә Әлки авылы крестьяны Хөснетдинов Өяз азык комитеты составына кертелде. Алар икесе дә фронттан яраланып кайтканнар һәм большевиклар партиясе программасын яклыйлар иде. Бу иптәшләр татар крестьяннары арасында зур аңлату эше алып бардылар. Хөснетдинов, Азык комитетында эшләгән килеш, урыннарга чыгып йөргәндә, комитетка большевиклар йөкләгән бурычны һәрвакыт үтәп кайта иде.
Вакытлы хөкүмәт властьлары большевикларны һәм Азык комитетлары, бүтән өяз оешмаларындагы активлар эшен чикләргә тырыштылар, аларга карата репрессия чаралары куллана башладылар. Шул максат белән Казаннан меньшевичка А. Войдинова дигән явыз хатын җитәкчелегендә комиссия килде. Комиссия, ничек кенә булмасын, Өяз азык комитеты составыннан большевикларны, беренче чиратта, аның председателен, чыгарырга тырышты. Моның өчен тавыш бирү кирәк иде. Җыелышта Хөснетдинов һәм Соловьев комитет составындагы большевик членнарны нык якладылар. Сайлаулар башланды. Мине ике тапкыр яңадан председатель итеп сайладылар. Войдинова икесендә дә бу тавыш бирүләрне дөрес түгел дип белдерде. Өченче тапкыр тавышка кугада, ниһаять, комиссия теләгенә иреште. Комитет членнарының берсе үзенең тавышын яңа кандидатка бирде. Өяздәге большевикларны, аларны яклаучыларны кулга алулар башланды. Гордеев, Хөснетдинов, Мохов, Мартынов, Соловьев, Емельянов, Зубков, Халәмов, Егоров һ.‘ б. ларны кулга алып, Казанга, губерна төрмәсенә, алып килделәр һәм 10 елга каторгага җибәрергә янадылар. Әмма Вакытлы хөкүмәтнең черек нигезе җимерелү алдында тора иде инде. 1917 елның сентябрендә крестьян депутатлары Советының губерна съезды җыйналды. Съездга килгән крестьяннар делегациясе Азык комитетларына үзләре сайлап куйган кешеләрне, ягъни безне, төрмәдән азат итүне, барысын да яңадан үз урыннарына эшкә кайтаруны таләп иттеләр. Вакытлы хөкүмәт власть
89
лары съезд таләбен үтәүдән баш тарткач, гарнизондагы артдивизион солдатлары һәм эшчеләр корал көче кулланачакларын, хөкүмәт властьлары урнашкан биналарны тупка тотачакларын белдерделәр. Бу белдерүнең тәэсире зур булды; безне азат иттеләр. Төрмәдән Советларның губерна съездына килдек:
Соңыннан, Өяз земское управасы председателе буларак, миңа, Әлки волостеның Ташбирде авылыннан Нигъмәтуллин белән бергә, татар мәктәпләренең эшен җайга салу буенча да нык кына эшләргә туры кплде.
Татар иптәшләрдән Денисов Абдулла белән Саттаров Гатаны әле дә зур хөрмәт белән искә алам. Алар, 1917 елның җәендә Спаска килү белән, шунда ук өяздә партия эшенең торышы турында кызыксындылар һәм партия эшенә керештеләр, Спас затонында һәм башка волостьларда партия ячейкалары оештырып йөрделәр. Татар мәктәпләре оештыру эшендә безгә дә алар зур ярдәм күрсәттеләр.
1917 елның декабрендә Гата Саттаров белән төрле милләт мәктәпләрен тәэмин итү мәсьәләсе буенча Петроградка, Мәгариф Халык Комиссариатына бардык.
Таврический сараенда эшче һәм солдат депутатларының III Бөтен- россия съезды җыйналганда без шунда идек. Крестьян депутатларының III Бөтенроссия съезды да бу съездга кушылды. Съезд ачылган вакытта Совет хөкүмәте 2 ай да 15 көн яши иде инде. Бик шау-шулы вакыт иде. Съезд ачылыр алдыннан кулуарларда һәм залларда большевиклар, аларны яклаучылар һәм эсерлар, меньшевиклар арасында бернинди регламент белән чикләнмәгән кайнар бәхәсләр, дискуссияләр барды.
Менә халык киңәшмәләр залына агыла башлады. Съезд ачылыр вакыт җитте. Залда алкышлар күтәрелде. «Яшәсен Ленин!», «Яшәсен Советлар!» — дигән авазлар яңгырады. Ленин трибунага чыкты. Алкышлар көчәйде. Күренеп тора иде: зур күпчелек безнең яклы, большевиклар яклы, димәк, дошманнарның халыкны үз якларына аударырга тырышулары барып чыкмады.
Барлык хезмәт кешеләренә, барлык изелгәннәргә кадерле булган Владимир Ильичны беренче мәртәбә мин әнә шунда күрдем. Мине га-җәпләндергән беренче нәрсә шул булды: Ленин шундый гади, шундый гади кеше, аңарда үзен юлбашчы итеп тотуның әсәре дә юк иде. Менә аның 1нул гадилеге һәм шуның белән беррәттән даһиларча революцион алдан күрүчәнлеге халыкны Октябрьдагы бөек җиңүләргә китерде дә бит инде.
В. И. Ленин съездның почетлы председателе итеп сайланды.
Ниһаять, алкышлар әкренләп тына башлады, Владимир Ильичка Халык Комиссарлары Советының эшчәнлеге турындагы докладын башларга мөмкинлек туды.
Ленинның беренче сүзләреннән соң ук, халык тып-тын булып калды. Ленин речьләренең гадәттән тыш ышандыру көченә ия булуы, гадилеге һәм ачыклыгы турында күп язылды инде. Бу съездда да Ленин докладын тыңлаучылар аның сүзләрендәге логика көченә, дошманнарга каршы сөйләгәндә, үткен фаш итү сәләтенә хәйран калдылар. В. И. Ленин зур дәрт белән сөйләде, эсерларның, меньшевикларның дәлилләрен бер-бер артлы юкка чыгарды. Безгә, яшь коммунистларга, Ленинның дошманнарны аяусыз фаш итүе киләчәктәге революцион эшчәнлегебезгә кыюлык, зур дәрт бирде.
Аның докладында тыңлаучыларны шаккатыруга юнәлдерелгән фразалар да, чәчәкле, .купшы сүзләр дә юк иде, ә докладның тәэсире чикеез зур булды. Ленин Советларның җиңелмәслеген исбатлаганнан соң, съезд делегатлары күңеленә бик якын мәсьәләгә тукталды: безнең алга киләчәк эшләр программасын җәеп салды. Безнең өчен Совет власте

бик кадерле иде һәм Ленинның аны ныгытуга юнәлдерелгән һәр тәкъдименә, ясаган һәр нәтиҗәгә шатланып, сөенеп утырдык.
Хөкүмәт эшчәнлегенә уңай бәя биреп, Ленин Декларациясен кабул итеп, большевиклар гына түгел, партиясезләр дә кул күтәрде. Кыскасы, III Бөтенроссия съезды Советлар властеның триумфын күрсәткән яңа дәлил булды.
«Советларның өченче съезды бөтен дөнья тарихында яңа эпоханы ачып җибәрде... — диде В. И. Ленин, бу съездны йомгаклау речендә.— Октябрь революциясе барлыкка китергән яңа дәүләт властеның оештырылуын беркеткән бу съезд бөтен дөнья өчен, барлык илләр хезмәт ияләре өчен киләчәктәге социалистик төзелешнең маякларын билгеләде»IV.
Съезддан соң делегатлар туган якларына таралдылар, үзләре белән алар зур илебезнең һәр почмагына бөек юлбашчыбыз В. И. Ленинның революцион энтузиазмын, җиңүгә кайнар дәртен алып бардылар.
Спаска кайтканнан соң, без дә яңа дәрт, яңа көч белән Совет властен ныгытырга, хуҗалык һәм культура төзелеше эшләренә керештек. Икмәк өчен көрәшкә актив кушылдык, Кызыл Армиягә үз арабыздан яңа сугышчылар хәзерләп бирдек.
Хәзер, үткән юлыма яңадан әйләнеп караганда, мин татар һәм рус крестьяннары, эшчеләре, ярлылары, урта хәллеләре арасында бернинди милли дошманлык күрмим. Алар яңа тормыш өчен бердәм булып, дус булып көрәштеләр, рус, татар, чуваш кулакларына, алпавытларына, фабрикантларына каршы бергәләшеп күтәрелделәр, аларның җир-сула- рын, малларын үзара тигез итеп бүлештеләр. Бу мәсьәләнең ленинчыл куелышы иде. Ленин вак буржуаз милләтчелеккә каршы кискен көрәш алып барды. А. М. Горькийга язган хатында ул күп милләтле социал- демократ большевикларның күп еллар буе дусларча эш алып бару тәҗрибәсен мисал итеп күрсәтте.
Элеккеге Спас өязендә 1917—1918 елларда милли мәсьәлә нәкъ Ленин әйткәнчә хәл ителде. Кечкенә генә территориядәге зур булмаган бер коллектив эшчәнлегендә милли мәсьәләне хәл итү, Совет властен яулап алу, аграр мәсьәләне революцион юл белән тормышка ашыру буенча Ленинның бөек идеяләре ачык чагылды.
IV В. И. Л е н и н, Әсәрләр, 26 том, 471 бит. Татарстан китап нәшрияты, 1961 ел.

91