БЕЗНЕҢ СӘЛИМӘ АПА
өгерә-атлый урам буйлап үтеп барганда, Сәлимә апаны колхоз председателе чакыртып алды.
— Нәрсәгә кирәк булдым икән соң әле мин аңа? Әллә көпә-көндез тузан туздырып, кая таба тыраклавың әле бу, дип орыш- макчы буламы?..—дип уйлады ул. Ишек бусагасын атлап кергәч, Сәлимә апа йомшак тавыш белән:
— Исәнме, Мират энем? — диде.
Мират, ачык йөз белән елмаеп, Сәлимә апага урын күрсәтте. Сәлимә апаның озаклап утырып торырга вакыты да юк иде. Аннан, председатель янында юк-барны такылдап, эшсез кеше шикелле артык күләгә булып утырасы да килми иде аның.
— Менә осталарның тамагын туйдырып, чәй эчертеп килим дигән идем әле.
— Ничек соң, Сәлимә апа, өеңне сипләп бетерделәрме инде?
— Бетә инде, Мират энем, башланган эш, беткән эш ди, түбәсен г*енә ябасы калды, бик үк яңа булмаса да, такта-токтасы да бар.
— Сәлимә апа, — диде председатель, — сез аны булыр-булмас такта белән каплатканчы шифер белән яптырыгыз!
— Анысын беләм дә бит мин аның, тик каян аласы соң ул шифер дигәннәрен, Мират энем?
— Үзебез ярдәм итәрбез. Тик менә правление членнары белән сөйләшеп, бер сүзгә киләсе генә бар. Әйдә, бер кул тигәндә, яхшырак итеи эшләт, өй мәшәкате белән булышуы ансат эш түгел.
Сәлимә апа председательгә кат-кат рәхмәт әйтте. Тик Сәлимә апа да, колхоз председателе үзе дә бу рәхмәтне киңрәк мәгънәдә аңлыйлар иде. Салам белән ябылган өйләрнең түбәләре шифер яки калай белән алышынуы, йортларга электр, радиоалгычлар кертелүе аерым кешеләрнең киң күңеллелегеиә, яки юмарт куллы булуларына гына бәйләнмәгән ул. Иң башлап һәр колхозчының үзенең тырышлыгы, хөкүмәтебезнең кайгыртучанлыгы ята аның төбендә. Моны тою күңелдә үзенә бер горурлык уята. Нигезе ныкның игезе тук булыр, дигәннәр бит.
Сәлимә апа идарәдән шат күңел белән, канәгатьләнеп чыкты.
— Менә бит ул тормыш дигәнең, көннән-көн яхшыга таба үрмәли. «Үзебез ярдәм итәрбез... Бер кул тигәндә яхшырак итеп эшләт...» Бу бит, иин сиңа әйтим, элекке заманда кардәш-ыруыңнан, хәтта әти-әниеңнән дә ишетелмәгән сүз. Җитәкчеләребез дә яхшы кешеләр шул хәзер. Кол-
И
108
хоз кайгысын кайгырту белән бергә .кешеләрне дә онытмыйлар. Хәер, шул ук кешеләр эшли ич колхозда! Рәхмәт инде! Өй мәшәкате белән йөрүче кеше бер мин генә түгел бит. Ләкин һәркемгә күңелләре җитә. Кайберләренә материалларын табышып бирешәләр. Бүрәнәсен китерергә кешесен, машинасын дигәндәй кызганмыйлар. Осталары да үзебезнеке, ялт иттереп эшлиләр дә куялар. Мохтаҗлык төшә икән, ссудасына кадәр биреп торалар...
Хәзерге кебек бик шома гына булмады Сәлимә апаның тормышы. Ул төрлесен күрде. 1\ая барып сугылырга белмәгән вакытлары да булмады түгел, булды. Ире Нигъмәт Ватан сугышыннан кайтмады. Япь-яшь килеш тол калып, ике баланы үз җилкәсендә тәрбияләп, аякка бастыру җиңел булмады Сәлимә апага. Яшь ана балаларының берсен җитәкләп, икенчесен күтәреп эшкә йөрде. Үзе кабасы сыныкны балаларына бирде, үзе киясе киемне аларга тектерде. Үземә ничек тә ярар, балаларга булсын, диде ул. Сәлимә апа кечкенәләр боекмасын, дип әтиләренең үле хәбәре «килүен шактый вакытлар Галимҗан белән Мәгарифкә белдерергә базмады. Ничек итсә итте, күкрәккә таш булып утырган авыр кайгыны берүзе йотты. Балалары әтиләрен сораштыра башласалар:
— Менә, әле генә әттәгездән хат килде, сезгә бик күп итеп сәлам әйткән, тизрәк үссеннәр, акыллы булсыннар,, әниләренең сүзләрен тыңласыннар,— дип язган дип, иренең исән вакытта фронттан язган хатларын алып укыды.
Хатны укыган саен ананың күзләреннән кайнар яшь бәреп чыга да ябык яңаклары буйлап бертуктаусыз юл-юл булып ага башлый. Җиде- сигез яшьлек малай, әнисенең муеныннан кечкенә куллары белән кочаклап ала да:
— Әнием, нигә елыйсың, хат килгәч елыйлалмыни? Син бит әтидән хат килсә элек бел дә еламый идең, ул сине олышканмыни, минем тәлил- кә ватканны язган идеңме әллә? — дип сорый.
— Юк, улым, язмадым, әтиеңне юк-бар белән борчырга ярамый. Мин болай гына, хәзер бетә. Синең әтиең бер кешене дә орышмаган, — дип күз яшьләрен сөртә.
— Юк, минем әти белкемне дә олышмый,. ул, фасислалиы җиңгәч, миңа бәләкәй мылтык алып кайта, — дип әнисенең алдыннан шуып төшә дә малай урамга йөгереп чыгып китә.
Мәгариф урамга чыккач очраган бер кешегә:
— Безнең әтидән хат килде, әни болай гына елады, минем тәлилкә ватканны әтигә язмаган, — дип такылдады. Зурлар, Нигъмәтнең күптән инде үле хәбәре килгәнлеген белсәләр дә, сабыйга сиздерергә теләмиләр: «Әтиең нәрсә язган, сиңа сәлам әйткәнме?» — дип, малайның күңелен табарга тырышалар иде.
Ул елларда йортларына авыр кайгы кермәгән семьялар бөтенләй юк иде диярлек. Бөтен ил белән бер хәсрәт — сугыш! Сәлимә апа сугыш китергән бу тирән яраны ничек тә җиңәргә, йомшак агач кебек сыгылып төшмәскә тырышты.
Сугыш беткәч тә озак еллар буена йончып килгән хуҗалык тиз генә аякка басып, рәтләнеп китә алмады.
Сәлимә апа бу елларны сыерлар фермасында эшли иде. Ферма димәсәң, хәтере калырлык иде ул вакытта. Терлекләрнең сөякләрен җыеп торган тиреләре генә бар. Шулкадәр ябык сыерларны көненә өч-дүрт мәртәбә күтәреп торгызырга туры килә иде. Хәлнең шундый авыр булуына карамастан, терлекне ничек тә саклап калырга кирәк иде. Кешеләр бер уй, бер теләк белән яшәделәр. Ферма терлеге дип тормадылар. Үз йортларыннан актыгын алып килеп терлек авызына бәрәңге кабыгы, печән, салам каптыргаладылар. Бу — билгеле, вакытлы кыенлык иде. һәркем моны тоеп, алдагы көндә эшнең яхшы якка үзгәрәчәгенә бик нык ышаныч белән яшәде.
109
Сәлимә апа, шул үткән авыр көннәрне искә төшереп:
— Телләре генә юк иде ул мескенкәйләремнең! Сыер дигәнең, синең күзләреңә карап, ялварулы тавыш белән мөгрәнеп ята. «Үтермә мине, әле минем язга чыгасым, киң болыннарда йөрисем, хуш исле яшел үләннең тәмен татыйсым килә», дип әйтә кебек. Теле булмаса да, җан иясе бит ул. Ничек итеп кызганмыйсың аларны, синең кулларыңның ничек хәрәкәт игүенә, кая таба үрелүенә кадәр күзәтә ул. Үзенең шундый хәлгә калуына сине гаеплидер кебек. Җир читенә җитеп булса да терлек азыгы табарга, терлекләрне үтермәскә, язга .ничек тә исән алып чыгарга кирәк дип тырышадыр идек, — ди.
Киләчәген, үзенең иртәгәге көненең матурлыгын күрә белгән кеше бервакытта да югалып калмый, кыенлыкларны ничек тә җиңә, каршы искән җилләргә аркасын куеп бөкшәеп төшми. Дөресен әйтик, күпме авырлыклар күрмәде ул. «Начальникларның» да һәртөрлесе «булды. Араларында акырып-бакырып, берне биш итеп, әллә ниткән «серле» сүзләр белән өркетеп, ашап-эчеп йөрүчеләре дә булмады түгел. Шундый иртәгәге көнен бүген оныткан кайбер бәндәләр аркасында эштән суынып, колхозларын, йорт-җирләрен ташлап, читкә бәхет эзләргә чыгып китүчеләр дә күп булды ул елларда.
Сәлимә апаның олы улы Галимҗан да бер көнне «читкә» китәргә рөхсәт сорады.
— Әни, мин дә производствога барып, башкалар кебек, бераз акча эшләп, дөнья күреп кайтыйм әле. Өс-башны да ныгытыр идек. Әни, сиңа бүләкләрнең иң шәпләрен алып кайтырмын. Менә, улым' алып кайткан бүләк, дип шыгырдавыклы читекләр киеп, шырт-шырт басып йөрерсең, — диде ул, уенын-чыиын бергә кушып.
Сәлимә апа улының күзләренә сынаулы итеп озак кына карап торды да:
— Инде синең канатларың ныгыдымыни, улым? — дип сөйли башлады.—Үзең генә дә оча аласыңмыни? Кеше китә дип, син дә үзеңнең әтиең йөргән туфракны ташлап, читтән бәхет эзләмәкче буласыңмы? Син кешегә карама, аның төрлесе бар, үз акылың белән эш ит, җил кайсы якка иссә, шул якка борыла торган муен юк иде безнең нәселдә! Мин халык күзенә ничек күренермен, эшкә ярый башлагач та улыңны читкә чыгарып җибәрдең, диярләр. Кирәюми миңа синең шыгырдавыклы читекләрең. Син, оя типмәс кош кебек, акча артыннан куып йөрүче кешеләргә карама!
Сәлимә апа улын орышып алды. Галимҗан әнисен тыңлады, «китәм» дигән сүзне яңадан авызына да алмады.
Сәлимә апа хәзер балаларыннан бик канәгать:
— Мин аларны бик авырлык белән карап үстердем, таратмадым, читкә җибәрмәдем, колхозда калдырдым, — ди ул.
Сәлимә апаның олы улы Галимҗан шушы ук авылда балта остасы, кечесе — Мәгарифе — шофер булып эшли.
Элекке белән хәзергенең бер кырыен да чагыштыра торган түгел инде. Абзарлар төзек. Ашатыйм дисәң, терлек алдына нәрсә салыйм икән дип аптырап каласы түгел. Алтын чәкәнле .кукуруз хәзер кырларыбызны чит итми. Ул көньяк үсемлеге генә булудан арынып, үз йортыбызның төп хуҗасына әйләнеп бара.
Без бозаулар фермасына керәбез. Берсеннән-берсе матур яшь бозаулар! Яннарына барып сыртларына кул тидерер хәл юк, алар синең белән шаярырга, уйнарга гына торалар. Аларның һәркайсы менә дигән кечкенә генә җыйнак аралыкларда тора;. Колхоз осталарының үз кулла
110
ры белән салынган фермаларның эче-тышы чиста итеп акбур белән агартылган.
Май чүлмәгенең тышыннан билгеле дигәндәй, фермага керү белән, анда эшләүче кешеләрнең кемлеген бик тиз сизеп аласың. Бары тик үз эшенә, хезмәткә гашыйк кеше генә кулы тигән һәрнәрсәне шундый соклангыч хәлгә китерергә мөмкин.
Фермада эшләүчеләр Сәлимә ападан үрнәк алалар, аңардан киңәшләр сорыйлар. Шулай булмаска мөмкинме соң! Ул, 1939 елдан бирле терлекчелектә эшләп, күп тәҗрибә туплаган һәм бик күпләрне эшкә ка-натландырган. Сыер савучы да, сарык һәм дуңгыз караучы да, ферма мөдире дә булып эшләгән ул.
Берничә ел моннан элек, Сәлимә апа дуңгыз фермасында эшләгән вакытта, бозаулар арасында эч китү авыруы тарала. Тәрбия җитмәгәнгәме, яки башка берәр сәбәптәнме, бозаулар атна-ун көй авырыйлар да «аякларын сузалар». Исән калганнары бөтенләй йончып, карга талаган чебеш кебек, муеннарын җыерып, бөкшәеп, куырылып йөриләр. Бу — терлекчеләрне дә, колхоз җитәкчеләрен дә борчуга сала. Җеп нечкә җиреннән өзелә, диләр бит. Үрчем җитмәгәч, колхоз идарәсе хуҗалыклардан бозау сатып алу чарасына керешә. Алай да терлекләрнең ишәеп китә алмавына Сәлимә апа бик борчыла, йөрәге әрни.
— Үз фермаңдагы бозауларны саклый алма да, колхозчылардан бозау җыюга гына кор имеш хуҗалыгыңны. Шул да булдымы эш. Хурлык бит бу! Куегыз мине бозау фермасына. Мин аларны үзем карыйм, рәткә кертермен, — ди.
— Ике йөрәк бардыр ла безнең бу Сәлимә апада, югыйсә, бу эшкә үзе теләп алынмас иде, — диләр ферма кызлары. Тәвәккәлләп, Сәлимә апа җиң сызганып эшкә тотына.
— Менә күрерсең, ул тотынса, үзенекен эшләми калмас, үз сүзен булдырыр,—диләр тәҗрибәле колхоз картлары бу хатын турында.
Сәлимә апа — урта буйлы, җиңел сөякле хатын. Аның аяк атлап йөрүләреннән үк уңганлык, җитезлек сизелеп тора. Кояшта каралып, коңгырт-көрән төскә кергән беләкләрендә бетмәс көч һәм хезмәт дәрте уйныйдыр кебек. Аның үткер кара күзләреннән кешеләргә һәм тормышка карата ниндидер мәхәббәт нурлары сирпелеп торасыман.
Аны әле бозаулар янында, әле идарәдә, сыер һәм дуңгыз фермаларында нәрсәнедер кайгыртып, мәш килеп йөргән хәлдә күрәсең. Кайберәүләр бераз шаярта төшеп:
— Бу сезнең бер Сәлимәме соң, әллә бишме? Яшьрәк вакытта ничек булды икән, баскан җирендә ут чыгаргандыр ул? — диләр.
Сәлимә апа, бераз олыгаеп баруына да карамастан, берүзе ике-өч кеше эшләгәнне эшли. Төн дими, көн дими, бөтен вакытын фермада үткәрә. Яшь бозаулар тора торган аралыкларны чистартып, юып чыгара, бик әйбәтләп бөтен урынга дезинфекция ясый. Әледәи-әле һаваны алыштырып тора. Ашату рационын тәртипкә сала. Озакламый ферманың эше җайлана башлый. Чисталыкның, дөрес дәвалауның һәм тәртип белән карап ашатуның файдасы бик тиз тия. Аз гына вакыт үтү белән «Фәлән бозау эч китү авыруы белән үлде», дигән актны фермадан колхоз идарәсенә бөтенләй китерми башлыйлар...
Инде терлекчелек өлкәсендә егерме елдан артык эшләп, күп тәҗрибә туплаган булса да, Сәлимә апа «мин аны үзем дә беләм» белән генә чикләнми. Ферма мөдире Таһир Әскәров белән дә киңәшә, китап кушканга да колак сала, зоотехникларның да кылларын һаман тарткалап кына тора.
— Бер’олыны, бер кечене тыңлап эш итәргә кирәк,—ди Сәлимә апа.
Ферма учетчигы Кашапов Сәлимә апаның эшчәнлеге һәм үз эшен яратуы турында бик канәгатьләнеп сөйли:
111
— Да, настоящий тырыш хатын ул безнең Сәлимә апа, прәме эш дисәң, җанын бирергә тора. Так што, безнең ферма эшчеләре арасында берәүдә кулын тик тотарга яратмый. Хәзер, мин сиңа әйтим, көн үтсен дә, ел җитсенгә йөрүчеләр юк. Тырыш булу әйбәт, коиешно, но бер тырышлык белән генә әллә ни ерак китеп булмый. Тырышлык янына үз эшеңне биш бармагың кебек белү дә кирәк. Аннан инде тырышлык янына белемне яратуны кушарга. Ярату, мин сиңа әйтим, зур нәрсә ул. Яратмасаң, бернәрсә дә барып чыкмый...
Кашапов, минем сүземне аңлап бетермиләр ахры, дигәнсыман, ике сүзнең берендә үзен-үзе хуплап, икегә ярылыбрак торган ияген кагып- кагып ала да, яңадан дәвам итә:
— Менә, мин сиңа әйтим, Сәлимә апаның положительный яклары яшьләргә бик нык йога. Аныңча эшләргә, аңа охшарга тырышалар яшьләр.
Вәт сез аның бозаулар арасында йөргәнен күрсәгез икән! Шул юеш борыннар белән чөкер-чөкер килеп сөйләшә. Әйтерсең, бозау дигәнең синең телеңне аңлый. Читтән тыңлап торсаң, мин сиңа әйтим, шул кадәр иренмичә, чын күңелдән, тәфсилләп кем белән әңгәмә кора икән бу, диярсең, һәркайсының маңгаеннан сөя-сөя нинди иркәләү сүзләре әйтә: «Әниең уңганга охшагансың шул син!» дип бозауның нәсел-нәсә- бәсен зрә дә почутка мендереп мактый, мин сиңа әйтим. «Анаң кебек игелекле мал була күр, сөтле сыйрак булып үс, минем абруемны төшерәчәк булма, яме», — ди...
Кызлар Сәлимә апаны үз итеп, шаяртып «безнең кендек әби» дип тә ычкындыргалыйлар. Кендек әби элек авылда иң кадерле, һәркем тарафыннан ихтирам ителә торган кеше булган. Аналар улларын өйләндергәч тә озак еллар буена: «Синең кендек әбиең ул», — дип ашка-чәйгә чакырып, әби булган кешене түр башына мендереп утырталар иде.
«Кендек әби» бозауларны егерме көн буена тәрбияли.: ашарга, эчәргә өйрәтә. Аннан, мин сезне аякка бастырдым, игелекле мал булып үсегез, дип урта группа бозау караучыларына тапшыра.
Хәзер Сәлимә апа бозау тәрбияләү буенча районда иң алдынгыларның берсе. Азнакай районының алдынгы терлекчеләрен «Татарстанның иң яхшы бозау караучысы», дигән таныклык белән бүләкләделәр. Алар арасында Сәлимә апаның исеме беренче урында. Ул караган бозаулар көннән-көн матурланалар, үсәләр. Быел исә, бозаулар тәүлегенә 830 граммга кадәр үсте. Димәк, һәр бозау бер айга 24 килограмм 900 граммга арткан дигән сүз. Мондый саннар районда гына түгел, республикада да макталырлык яхшы күрсәткеч.
Үткән 1961 елны Мамадыш районы «Мамадыш» совхозы бозау ка-раучысы Миңлекамал Галиева бер югалтусыз 260 баш бозау үстереп тапшырды һәм терлекчеләр арасында алдынгылар сафына чыкты. Халык үзенең хөрмәткә лаеклы кызы — Миңлекамалны СССР Верховный Советына депутат итеп сайлады. Гади бозау караучының дәүләт эшлеклесе булуы кечкенә эш түгел, әлбәттә. Андый маяклар белән Тельман исемендәге колхоз терлекчеләре дә горурланалар:
— Яхшы кыз икән, кара, ничек югарыга үрләгән, хезмәт кешесенә почет бар шул бездә, — ди Сәлимә апа. Ләкин ул Миңлекамалның уңышлары белән горурланып, аңа сокланып кына калмый. Аның үзенең дә Мамадыш кызы кебек яхшы эшлисе килә. — Миңлекамал 260 баш бозау тапшырган икән, мин аны эшли алмаммыни!..-—ди һәм Мамадыш кызыннан калышмаска үз-үзенә сүз бирә.
Кайберәүләр аңа:
— Сәлимә апа, бигрәк зурга чамалыйсың, ай-һай, булдыра алырсыңмы икән? — диләр.
— Кеше эшләмәгән эшмени ул, без дә бит аның кебек ләоаса, ике аягыбыз, ике кулыбыз бар, бары тик тырышлык кына кирәк аңа, — ди Сәлимә апа.
Сәлимә апа Галиуллина — ил-көн сулышы белән яши торган хатын. КПСС Үзәк Комитетының март Пленумы авыл хуҗалыгы эшчеләре алдына зур бурычлар йөкләде. Ныклы терлек азыгы базасы булдырырга, шуның нәтиҗәсендә терлекләр санын арттырырга кушты. Сәлимә апа яши торган Тельман исемендәге колхозның да зур уңышларга ирешергә бөтен мөмкинлекләре бар. Аның җирләре уңдырышлы, эшче көчләре һәм квалификацияле кадрлары җитәрлек. Болыннарга, күлләргә бай булган Ык буе терлек асрау өчен үзе бер уңайлылык тудыра.
Тик әлегә, районның алдынгы колхозлары «Уразман» һәм «Эконом» белән чагыштырганда, һәр йөз гектарга туры килә торган терлек саны Тельман исемендәге колхозда шактый ким.
Сәлимә апа да, шулай ук терлекчелек өлкәсендә эшләүче башка эшчеләр дә моны аңлыйлар һәм җиң сызганып .эшлиләр. Тырыш хезмәт үзенең соклангыч җимешләрен бирә. Бозау караучы Сәлимә апа быел бер югалтусыз 300 баш бозау үстереп тапшырды. Бу тырыш хезмәтнең менә дигән нәтиҗәсе.
— Эше барның ашы бар, — дигәннәр.
Сәлимә апаның хезмәт хакы да әйбәт. Кайбер айларда 140 сум, 170 сум, ә март ае ведомостенда ул 318 сумга кул куеп, кесә тутырып акча алды.
— Безнең Сәлимә берүзе ике председательнең эш хакы хәтле ала ул, — диләр колхозчылар. Ләкин Сәлимә апаның максаты акча түгел. Аның максаты — үзе яшәгән хуҗалыкны иң алдынгы сафка чыгару.
Ачык йөзле, җиңел аяклы, янып торган үткер күзле Сәлимә апаны һәркем ихтирам итә. Олысы-кечесе аңа әллә каян исәнләшеп, сәлам биреп үтәләр. Сәлимә апаның семья членнары да менә дигән, йөзгә кызыллык китереп, эштә шәләй-вәләй йөри торганнардан түгел.
Биредә тырыш куллы, эш сөюче кешеләр шактый күп. Терлекчелектә эшләүчеләрдән генә дә Гөлсинә Вәлиева, Дарига Миңнеханова, Галия Гафурова, Рәүзидә. Галиева, Нәкыя Богдановаларның хез.мәтләре турында ихтирам белән сөйләргә мөмкин. Алар, назланып тормыйча, хезмәтнең авырына-җиңеленә карамастан, эшне эш булсын дип чын күңелдән башкаралар.
Кеше — эштә, батыр — яуда сынала, ди безнең халык.