ЗУР ИДЕЛ БУЙЛАП
Штурман язмалары
Мөхәммәт Сабитов 1926 елдан бирле елга флотында эшли. 1934 елны Горь- кий шәһәре елга техникумын тәмамлаганнан соң ул Астрахань линиясендәге пассажир судноларында капитан ярдәмчесе һәм штурман булып хезмәт итә 1954 елда Мөхәммәт Сабитов СССР Верховный Советы П резидиумы Указы нигезендә елга флотында озак еллар һәм бик яхшы эшләгәне өчен Ленин ордены белән бүләкләнә.
ч палубалы дизель-электроход Казаннан кузгалып киткәндә, җир өсте үзенең кичке шәлен бөркәнгән иде инде. Әкрен искән җылы җил кыяр-кыймас кына биткә кагыла. Бераз шадраланган Идел өстендә ай тирбәлә. Ак, кызыл, яшел маяк утлары бер сүнеп, бер янып дикъкатне үзләренә тарталар. Күңелләрне дулкынландыра, уйларны еракларга алып китә торган искиткеч гүзәллек! Зур да, куәтле дә бит ул безнең Идел. Юкка гына аны халык «Идел-ана» дип йөртми шул. Ана баласын ничек якын күрсә, Идел дә үз балаларын — миллионлаган кешеләрне борын-борыннан якын иткән, туендырган, хезмәт ияләренең гасырлар буе изелүен һәм-җәберләнүен күргән, аларның моң-зарын ишеткән.
Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң, чал Идел иркен сулыш алып, яшәреп, матурланып китте. Идел уянды. Ул үзенең баһадир колачын халык бәхете өчен хезмәткә җәйде. Ак, Балтик, Кара, Каспий, Азов диңгезләре белән тоташып, зур магистральгә әйләнде.
Иделне һәм башка елгаларны үзара тоташтыру турында Россиянең алдынгы фикерле кешеләре үткән гасырларда ук хыялланганнар. Петр I, Идел белән Дон елгаларын тоташтырып, судноларга Азов диңгезенә чыгарга юл ачу өчен каналлар казыта башлаган. Ләкин чит илдән чакыртылган белгеч, хөкүмәт акчасын урлап, качкан һәм эшләр тукталып калган. Елгаларны кушу, яңа диңгезләр ясау кебек гигант эшләрне башкару мөмкинлеген бары тик совет строе гына тудырды.
Хәзер совет гидрологлары елгаларны кушу гына түгел, хәтта, аларның агым юнәлешләрен дә үзгәртәләр. Социалистик җәмгыять кешеләренең ихтыярына буйсынган ул елгалар коры далаларны сугаралар, ГЭСларның куәтле турбиналарын әйләндерәләр, йөкләр һәм пассажирлар ташуда хәлиткеч роль уйныйлар.
...Идел киңәйде һәхм тирәнәйде. Аның өстендә гигант электростанцияләр үсеп чыкты
Ө
128
Иделдә гидроэлектростанция төзү планын большевик инженер Г. М.
Кржижановский инде революциягә кадәр үк тәкъдим итә. Бу план тормышка
ашмый, билгеле. Беренчедән, патша хөкүмәтенең андый зур эшне
башкарырга мөмкинлеге һәм теләге булмаса, икенчедән, җирле алпавытлар
зур табыш китерүче кырларның су астында калуын теләмиләр...
Бүген Зур Идел тормыш белән бергә атлый. Коммунистик жәмгыять
төзүче совет кешеләренә үзенең тагын да зуррак мөмкинлекләрен ача. Аның
мәһабәт ярларында үсеп чыккан шәһәрләрдә бөтен материаль байлыкларны
тудыручы, Иделне җанландыручы хезмәт кешеләре тупланды. Ярославль,
Горький, Казан, Ставрополь, Саратов һәм Волгоград, Астрахань шәһәрләре
өр яңа техника белән җиһазланган портлы үзәкләргә әверелделәр.
Хәзер дизель-электроходлар, канатлы теплоходлар, үзйөрешле гигант
баржалар һәм танкерлар Идел өстеннән иске пароходларны, агач баржаларны
бөтенләйгә кысрыклап чыгардылар.
Совет корабль төзүчеләре «Ракета» һәм «Метеор»лар ясау белән генә
чикләнеп калмадылар: XXII съезд ачылган көнгә 300 пассажирга исәпләнгән
һәм сәгатенә 70 километр ара үтүче канатлы яңа теплоход— «Спутник» төзеп
бетерделәр. Съезд делегатлары Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты
конструктор Р. Е. Алексеев җитәкчелегендә бер төркем инженерлар эшләгән
бу канатлы корабльгә утырып Мәскәү елгасында йөреп кайттылар. Әлегә
кадәр тизлек буенча беренчелекне АКШта эшләнгән «Юнайтед-стейтес»
судносы алып килә иде. «Спутаик» теплоходы «Юнайтед-стейтес»ны ерак
артта калдырды. Инде «Спутниц» Казан белән Горький арасында регуляр
рәвештә йөри башлады. 420 километр булган бу араны үтү өчен, тукталышлар
ясауга карамастан, аңа ни бары сигез сәгать чамасы вакыт кирәк.
Партия Программасында су транспортына гаять зур әһәмият бирелә. йөк
ташу һәм пассажирлар йөртү алдагы егерме елда бик нык артачак. Моңа
ирешүдә төп рольне дистанцион идарәгә нигезләнгән теплоходлар
башкарырга тиеш.
Пассажирлар йөртү өчен сәгатенә 100 километр тизлек белән хәрәкәт
итүче «Ракета», «Метеор», «Спутник» тибындагы канатлы теплоходларны
серияләп булдыру күздә тотыла. Болардан тыш илебезнең елга флоты
суднолары арасында иң эре кораблардан исәпләнгән дизель- электроходлар
күпләп эшләнәчәк. Дизель-электроходның озынлыгы 121, киңлеге 16,
биеклеге 15 метр. Өченче катның палубасында пассажирлар өчен телевизор
куелган. 100 кешелек урынлы кино-концерт залы, кояшта кызыну урыны, душ
бүлмәләре, киосклар һәм ике ресторан, китапханә, уку залы, ванна бүлмәләре
бар. Судно 430 пассажирга исәпләнгән. Электроходның төп өч зур винтыннан
башка ике як бортында аркылы берәр винт та бар. Ярдан каты җил искәндә,
судно пристаньга туктаса яки, киресенчә — җил Идел ягыннан булганда,
пристаньнан кузгала алмый торса, арттагы винтлар туктатылып,
борттагыларның берәрсе эшкә җибәрелә, һәм шулай итеп судно хәрәкәткә
килә. Кыскасы, дизель-электроход — соңгы техника белән
җиһазландырылган югары сыйфатлы кораб. Патша хөкүмәте заманында Идел
һәм Камада ташбака тизлеге белән өстерәлгән зур ике морҗалы, артта зур
көпчәк куелган пароходны искә төшерсәң, бүгенге чынбарлык ачык күренә.
Халык ул «мескен» пароходка такмак та чыгарган:
Америка Россиягә бүләк итте пароход.
Пары алда, көпчәк артта, коточарлык акрын ход.
Әйе, бөек рус елгасында әнә шундый пароходлар йөргән заманнар да бар
иде. Хәзер ул көннәр ерактагы тарих кына булып калды. Без-
нең көннәрдә Идел өстендә совет фәненең казанышлары булган иң яңа
типтагы суднолар йөзәләр.
* Идел белән бергә аның кешеләре дә үсә. Хезмәттә яңа кеше—коммунистик
җәмгыять кешесе формалаша. Космонавт-2 Герман Титов галәм киңлегенә
очып киткән моментта, гигант теплоход «Волга-Дон-1» Волгоградка алып
килгән 5250 тонна чуерташны бушатып кына бетергән иде. Эш
графиктагыдан 31 сәгатькә алдан төгәлләнде.
— Илебезнең һәр яңа көне берсеннән-берсе сөенечле хәбәрләр алып килә,
— диде, микрофон алдына килеп, теплоход капитаны Леонид Васильевич
Пушкарев. — Әле генә партиябез Программасы проекты игълан ителде.
Бүген менә совет кешеләре —космонавтлар. Безнең электроход экипажы
коммунистик хезмәт коллективы дигән мактаулы исем өчен көрәшеп, XXII-
съезд хөрмәтенә алган йөкләмәләрен арттырып үтәде һәм хезмәт
җитештерүчәнлеге буенча Миссисипи елгачыларын узып китте. Партиябез
безне—совет кешеләрен хезмәттә яңа җиңүләргә чакыра. Җир йөзендә
Тынычлык, Хезмәт, Азатлык, Тигезлек, Туганлык һәм Бәхет урнаштырачак
коммунизмны беренче булып безнең .ил халкы төзи. Кешелек тарихына
алтын хәрефләр белән язылачак һәм «киләчәкнең барлык халыклары
сокланып искә алачак бу чорда яшәү — үзе зур бәхет! Гасырлар буе гади
.кешеләр хыялында якты өмет булып балкыган бөек җәмгыять бинасын
төзүдә безнең дә өлешебез булачак. Хезмәтебездәге һәр яңа уңыш, һәр яңа
җиңү Ленин партиясе куйган максатка якынайта. Әнә шул эш өчен
көрәшүчеләр сафында без дә лаеклы урында булырбыз,— дип Леонид
Васильевич, экипаж исеменнән, партиягә һәм халыкка вәгъдә бирде.
«Волга-Дон-1» экипажының сүзе эштән аерылмады: хезмәт җитеш-
терүчәнлеге навигация ахырына бер кеше исәбенә уртача 40 мең тонна-
километр булды.
Үзенең дүртәр-бишәр катлы торак йортлары, төрле павильоннары,
асфальт җәелгән киң юллары, бакчалары белән мәһабәт шәһәрчеккә
әверелгән Казан портының меңләгән утлары астында җемелдәп ятучы
акваториясен үтеп, дизель-электроход киңлеккә чыкты. Киңлек, киңлек...
Әйтерсең, бу әле күптән түгел һәвәскәр йөзүчеләр аркылы чыккан елга түгел,
ә диңгез култыгы. Бераз сәер дә һәм шул ук вакытта жанга рәхәтлек бирә
торган кичке тынлык. Тик судно винтларының суны кыйнап баруы һәм
порттагы күтәрү краннарының ара-тирә ишетелеп киткән тавышлары -гына
тынлыкны бозып куя.
Түбән Ослан, Матюшино, Ташевка авыллары артта калды... Идел өстенә
чәчәкләрдән таралган хуш ис җәелгән. Яр -буенда балыкчылар яккан
учакларның шәүләсе иренеп кенә су өстендә тирбәлә. Бөтен җирдә су хөкем
сөрә. Инде Шела.нга авылы да артта «калды. Урман кебек зур җимеш
бакчалары, яшелчәләре белән дан тоткан Тәмте, заманында бөек-рус
язучысы М. Горький торган Красновидово авыллары да күздән югалды.
Дизель-электроход, Красновидово яныннан ук башланган биек тауларны
узып, Кама Тамагына якынлашып килә, йөк төяп менеп килүче баржа
очрагач, аның сигналы буенча, электроход тизлеген киметте. Көчле винтлар
күтәргән дулкыннар, гүя, курыкмагыз, ■чалкаларыгызны өзмәбез дигәндәй,
ч'ап-чоп килеп баржаның корпусларына бәрелеп каддылар. Кама Тамагы
пристанен үткәч, судно ике зур елга — Идел һәм Кама кушылган җиргә килеп
чыкты. Киңлеге 35—40 километрга җиткән бу урында инде үзеңне чын
мәгънәсендә диңгездә йөзеп барган төсле хис итәсең. Тик көн-төн аккан суга
текәлеп уйга талган текә Лобач таулары гына синең Иделдә икәнлегеңне искә
төшерә. Моннан борынгы Болгар авылына да ерак түгел. Зама-
•9. .с. ә,- № ю.
129
130
нында анда Петр I булган һәм тарихи истәлекләрне сакларга, кабер
ташларындагы язуларны күчереп алырга кушып киткән. Сулъякта-• тибрәнеп
ятучы зәңгәр хәтфә ерак офыкка барып тоташа. Көчле шторм вакытларында^
күтәрелгән дулкыннарның биеклеге биредә ике метрга җитә. Хәзер Кама да
тирәнәйде һәм киңәйде. Совет кешеләре шушы куәтле елганы да чын-чынлап
эшкә җиктеләр. Ул да тормышны ямьләндерүгә хезмәт итә. Инде Кама ГЭСьг
эксплуатациягә тапшырылып, халык хуҗалыгына ун миллиард киловагт-
сәгать электр энергиясе бирә башлады. Чиратта торган Воткинск ГЭСның
икенче агрегаты салынып бетте. Төзүчеләр бу ГЭСны срогыннан ике ел элек
файдалануга тапшырырга йөкләмә алганнар иде. Партиябезнең яңа
Программасы белән рухланган төзүчеләрне бу срок кына
канәгатьләндермәде. Алар эшне өч елга алдан төгәлләргә сүз бирделәр.
Куәтле Идел һәм Кама елгалары республикабыз хуҗалыгында хәлиткеч
роль уйныйлар.
Татарстан территориясендә төзелгән электростанцияләр Башкорт- стаң,
Чувашстан һәм Мари республикаларын да энергия белән өлешчә тәэмин итеп
торалар. Ә 1963 елдан Татарстанның барлык электрстан- цияләре Советлар
Союзы Үзәк Энергия Системасына кушыла башлаячак. Бу халык хуҗалыгын
механикалаштыруда гаять зур адым булачак. 1965 елда исә Татарстанның
авыл хуҗалыгын тулысынча электр- лаштыру өчен реаль шартлар туачак...
Дизель-электроход Татарстан республикасына кергән Идел буендагы
соңгы шәһәр — Тәтешкә якынлашып килгәндә, кисәк кенә көчле җил
күтәрелде һәм су өстен яктыртып яшен яшьни, эре-эре яңгыр тамчылары тама
башлады. Ә бераздан коеп яңгыр яварга тотынды.
— Тәтеш туфрагын измәгә әйләндерә инде бу яңгыр, — диде алга, маяк
утларына текәлгән рулевой, миңа таба борылып.
Чирек гасырдан артык гомерен су өстендә үткәргән бу кешенен җил-
давылга күнегәсе юк, әлбәттә. Тәнен күпме җил кыйнавын, күпме су юуын
үзе дә белми ул. Хәер, карт елгачының ул хакта уйлап караганы бармы икән.
Әнә заманында икешәр потлы герләрне уйнаткан көчле .куллары ничектер
сулыгып, кытыршыланып киткәннәр... Төз гәүдәсе шактый алга иелгән.
Ләкин Петр Даниловичпың «картайдым инде» дигәнен ишетүче юк әле.
Дөрес, ул еш кына: «Их, дуслар, коммунизмда да~ яшисе иде бит», — дип,
сүз уңаенда әйткәли-әйтүеи. Әмма андый вакытта аңарда шикләнү, моңаю
дигән нәрсәнең эзе дә күренми. Киресенчә, аның һәрвакыт елмаеп торган
күзләре аеруча җанланып китәләр.
Карт рулевой бераз тынып торгач: «Үткән ел ул итек олтанын алып калган
иде»,—дип көлеп куйды. Петр Даниловичның Тәтеш туфрагы хакында
әйткән бу сүзләре халык арасында сөйләнә торган бер легенданы хәтеремә
төшерде... Бик күп еллар элек, әле Тәтеш шәһәре урынында ачык ялан булган
заманда, -шул тирәдәге рус авылларының бер крестьяны, үзенең малае белән,
икесе бер атка атланып, каядыр барырга чыга. Куе балчыкны ерып барган ат
кинәт бәкәленә кадәр бата. Атын кызганган крестьян корырак җирдән
җәяүләп китә. Ләкин аз гына баруга ат сулы балчык белән капланган тирән
чокырга төшә. Бу хәлдән куркып калган малай: «Тятя, уши, уши!»— дип,
атның тырпаеп торган колакларына күрсәтеп, елый-елый әтисенә кычкыра.
Крестьян, балыкчылар ярдәме белән, атны чокырдан чыгарган, ■ әлбәттә.
Ләкин малайга гомере буена «Тятя уши» дигән кушамат тагылып кала, һәм
хәзерге Тәтеш урынына утырган крестьяннар да, имеш, үз авылларына
исемне, шушы "вакыйгадан чыгып, «Тятя уши» дип биргәннәр. Вакыт үтү
белән бу сүз, кыскартылып, Тетюши булып калган. Ә татарлар аны Тәтеш дип
йөрткәннәр.
9* 131
— Кара әле, ә! Тәтеш яныннан 39 ел үтеп йөрсәм дә исеменең кайдан
алынуын ишеткәнем юк иде,—дип, ышаныргамы-юкмы дигәндәй, Петр
Данилович миңа карап куйды.
— Белмәссең, Петр Данилович, Тәтеш Мәскәү белән яшьтәш диярлек бит.
Аның салынуына 800 елдан артык.
Әңгәмә белән мавыгып, вакытның үтүен сизми дә калганбыз. Безне
алыштыру өчен рубкага капитан, өченче штурман һәм рулевой күтәрелде.
Журналга һава торышын һәм вахтаны Татарстанның чиге булган Майна
пристане янында тапшыруыбызны билгеләгәч, иптәшләребезгә хәерле юл
теләп, ял итәргә төшеп киттек.
Петр Данилович йокларга җыенмый иде, ахрысы. Ул: «Бераз палубада
утырып торабызмы, иптәш штурман?», — дигәч карышмадым. Капитан
күперчегенә менә торган баскыч янындагы скамьяга килеп утырдык. Вакыт
шактый соң булуга карамастан, пассажирларның күбесе, палубада әле. Алар
— Зур Идел буйлап сәяхәткә чыккан алдынгы нефтьчеләр, медицина
эшчеләре, укытучылар, галимнәр һәм башкалар.
— Майнаны да уздык, — диде карт рулевой, тәмәке төпчеген сүнде- рә-
сүндерә.
— Әйе, Майна. Майна да тарихка кергән бит, Петр Данилович.
— Теге археологик табылдыкларны әйтәсезме?
— Әйе. — Рулевой археологларның /Майна авылы янында борынгы
1кешеләрнең землянкаларын, бронзадан ясалган пычакларын табуын һәм,
шулар нигезеңдә, ул халыкларның бронза чорында яшәүләрен
ачканлыкларын белә булып чыкты.
— Бөек Ленин туган Ульяновск шәһәрен дә борынгы диләр бит, иптәш
штурман. Элек ул шактый түбән — Городище авылы урынында булган икән.
Идел суы ярны ашагач, шәһәр халкы каршы якка күченгән.
— Әйе, Идел суы уңъяк ярны ныграк җимерә шул. Аны беренче булып
рус галиме П. А. Словцов күзәтә. Ә соңрак икенче рус галиме академик К. М.
Бер моны Җир шарының үз күчәре тирәсендә әйләнүе нәтиҗәсендә Төньяк
ярымшардагы елгаларның уңъяк ярларын, ә көньяк ярымшардагы
елгаларның сулъяк ярларын даими рәвештә кыйнап торуларыннан килеп
чыга торган күренеш дип аңлата.
— Соң алай булгач, Идел буендагы күпчелек шәһәрләрнең уңъяк ярга
урнашуын ничек аңларга? — дип Петр Данилович мине бүлдерде.
— Анысын тарихчылар текә уңъяк ярның пристаньнар һәм кре- постлар
төзүгә җайлы булуына бәйләнгән диләр.
— Болай булгач, яца шәһәрләрнең ни өчен сулъякка салынуын төшендем
инде, — дип, карт рулевой* торып басты. Мин дә күтәрелдем, һәм, бер-
беребезгә тыныч йокы теләп, каюталарга төшеп киттек...
Без иртәнге вахтага чыкканда дизель-электроход Куйбышев диңгезен яра
иде. Күктә бер генә болыт әсәре дә юк. Җил дә исми. Офык артыннан чыгып
килгән кояшның кызгылт нурларыннан диңгез өсте •көзге төсле ялтырап ята.
Иртәнге саф һава тәнгә рәхәтлек, күңелгә дәрт бирә. Шуны сизенгән кайбер
пассажирлар, татлы йокыларыннан аерылып, палубага күтәрелгәннәр. Алар
шау-гөр килеп физзарядка ясыйлар.
Биредә Иделгә Зур Чирмешән елгасы -килеп кушыла. Зур Идел хасил
булгач, элеккеге аз сулы бу елга да күтәрелде. Хәзер аның буйлап суднолар
200 километрга кадәр менәләр. Мәләкәс пристане Хуйбышев өлкәсендә
күкрәп үскән югары сыйфатлы бодайны бер урыннан икенче урынга күчерүдә
зур пунктка әйләнде.
Кинәт гудок тавышы ишетелде. Бу — вахта начальнигының чакыру
сигналы. Мин, ашыгып, рубкага күтәрелдем. «Алда ниндидер суднолар
төркеме. Берәр хәл булган, ахры. Сезне шуңа чакырдым», — дип аң-
132
латты мица сигнал бирүенең сәбәбен дүртенче штурман. Бинокль аша алга
текәлдем. Чынлап та алда гадәттән тыш зур корабль, аны буксирга алган ике
судно һәм бер пассажир теплоходы күренә. Диңгез корабленә охшаган биек
корпуслы судноның арткы өлешендә «Советский Азербайджан» дигән сүзләр
ялтырап тора.
Дизель-электроход кәрванга якынлашты. Зур кораб — Каспий диңгезендә
йөрер өчен «Кызыл Сормово» заводында ясалган гигант паром булып чыкты.
Гигант паромны ике теплоход: «Озерный-’90» һәм «Озер- ный-91», алдан һәм
арттан җигелеп, өстерәп баралар. Иң арттан пассажир судносы «Казбек»
килә. Озынлыгы 134, киңлеге 18 метр булган бу гигант паром Баку һәм
Красноводск шәһәрләре арасында йөриячәк. Паром Каспии диңгезендә тимер
юл вагоннары ташу өчен билгеләнгән. Ул бортына 50 вагон һәм 300 пассажир
ала.
Паромның нилектән буксирга алынуын һич төшенә алмадым. Шуны
ачыклау өчен: «Ни өчен үзе бармый икән?» — дип дүртенче штурман
Масловка эндәштем.
— Двигательләре тулысынча җыелып бетмәгән икән. Төзүчеләр бу эшне
юлда төгәлләргә булганнар. Вакытны экономиялиләр, — дип аңлатты ул. Әнә
паром палубасыннан кемдер безгә кул болгый. Яхшылабрак карагач, аның
Берләшкән Идел елга пароходчылыгы идарәсе нас- тавник-җитәкче капитаны
Павел Васильевич Буничев икәнлеген белдек. Хәерле юл теләп, экспедицияне
узып киттек.
Кояш инде шактый югарыдан торып кыздыра башлаганда, дизель-
электроход «Жигули капкасы»на җитте. Үзенә киртә булып торучы зур тау
белән озак еллар көрәшеп, Идел биредә туры юл салган. Шушы ике тау
аралыгын «Жигули капкасы» дип йөртәләр. «Капка»ны күрү, һәрвакыттагы
кебек, моннан күп еллар элек минем белән булган бер вакыйганы искә
төшерде... «Софья Перовская» исемле пассажир пароходында матрос булып
эшли идем. «Барбашинская Поляна» пристанена җитәрәк, капитан мине үзенә
чакыртты, йөгереп менеп, нәрсә кушасыз, дип сорадым. Авыз эченнән нидер
мыгырданды. Берни аңламадым. Ул үзе поляк һәм шуңа күрә рус телен рәтләп
белми иде. Кабатлап сорасаң, эт итеп сүгә. Ярар, дип әйтү белән чикләндем.
Нәрсә кушуын уйлап, байтак баш ватарга туры килде. Пароходның
пристаньга туктарга килүе мине айнытып җибәрде. Мөгаен, төшүчеләрне
барларга боергандыр дип, палуба буйлап йөгерә-йөгерә, белешеп чыктым.
Аннан менеп монда төшүчеләр булмавын капитанга әйттем. «Ярый, бар!» —
дип калды. Рубкада торучы боцман белән штурвалчы: «Берни аңламаган
идек, син ничек белдең», — дип, шактый вакыт көлеп искә алдылар.
— Әле революциягә кадәр үк «Кавказ һәм Меркурий» җәмгыяте
теплоходында эшләгәндә минем белән дә шундый ук хәл булды дип, — Петр
Данилович та сүзгә кереште. — Безнең капитан немец иде. һәрвакыт бер
матрос аның каютасын карап, җыештырып торды. Беркөнне чират миңа
җитте. Палуба идәнен җыештырып йөргәндә, күперчектән төшеп килүче
капитанга'ишекне ачарга өлгерми калдым. Немецчә сүгенеп яңагыма сукты.
Аннан, беренче пристаньда ук, мине пароходтан төшереп калдырырга приказ
бирде. Кубрикка төшеп җыена башладым. Боцман килеп туктатты: «Сиңа,
туган, биредән берничә көн чыкмаска туры килер. Кызык итәбез әле ул
килмешәкне»,—диде. Ике көннән, бүтән кием киендереп, боцман мине
капитанга алып менде. — Бер матрос җитешми. Менә бу егетне алсак ничек
булыр икән. Таза, акыллы. Күптән беләм мин аны.— Боцман сүзен
төгәлләгәч, капитан, күтәрелеп карамый гына, риз,алыгын белдерде. Шулай
итеп, үз урынымда калдым. Хәер, әби патша Россиягә «культура кертү» өчен
китерткән һәм русча бер авыз сүз белмәгән «немец алпавытлары эчеп,
матрослар кыйнаудан башканы белмәделәр, — дип, карт рулевой, авыр сулап,
сүзен төгәлләде...
133
Тын, аяз кич. Судноның өстен тулган ай нурлары яктырта. Электроход,
корыч күкрәге белән су катламын ;як-якка аерып, һаман алга омтыла..,
Көне буе суднолар артыннан очып, төн үткәрергә кунган акчарлаклар
электроход гөрелтесенә уянып, нигә безне борчыйсыз дигәндәй, чарылдап,
кычкырып җибәрәләр. Сулда — куе урман. Уңда — таулар... Утлары балкып
торган Куйбышев шәһәре дә инде күздән югалды. Тик шәһәрдән түбәнрәк
урнашкан гигант элеваторның утлары гына җемелдәп күренә.
Каршы очраучы судноларның исәбе-хисабы юк. Әнә, нефть төягән өч
тимер баржаны этеп, буксир-толкач .менеп килә. Баржаларны этеп йөрү бик
файдалы .яңа метод ул. Тизлек арта. Мәсәлән, Астраханьнан бер үк вакытта
чыккан баржаларның этү ысулы белән барганы Волгоградка 45 сәгать алдан
килә. Сере шунда — баржаны өстерәп йөртүче буксирның көпчәкләре яки
винтлары чыгарган дулкыннар баржаны бертуктаусыз кыйныйлар. Бу,
әлбәттә, тизлекне киметә. Яңа методның инициаторы капитан Л. В. Пушкарев
беренче булып берьюлы дүрт баржа этеп йөртүне сынап карады. Шул
методны кулланып, елгачылар 1960 елны, яңа акчага күчереп исәпләгәндә,
4,5 миллион сум экономия ясадылар.
Алда—таулар кочагында утырган Саратов шәһәре... Аңа исемне нәкъ әнә
шушы таулардан чыгып биргәннәр. Саратов, ягъни Сары тау. Бөек рус
галиме, язучы һәм тәнкыйтьче, революцион демократ Н. Г. Чернышевский
Саратовта туган. Атаклы рус язучысы, философ- материалист А. Н.
Радищевның балалык еллары шунда үткән. Профессор А. П. Боголюбов
бабасы А. Н. Радищевның истәлеген мәңгеләштерү максаты белән үз
хисабына шәһәрдә музей ачарга тели. Ләкин моңа Саратовтагы патша
чиновниклары теш-тырнаклары белән каршы чыгалар. А. П. Боголюбов ул
музейны бары тик 30 елдан соң, 1885 елны гына оештыра алган. Саратов —
студентлар шәһәре. Анда 10 югары уку йорты бар. Ул югары уку
йортларында Бельгия, Голландия, Норвегия дәүләтләрендәге барлык
студентлардан күбрәк кеше укый.
Ял көне... Электроход корпусына якын килгән спорт көймәләренә сигнал
|бнреп бетерерлек түгел... Үзенең җыйнаклыгы һәм пөхтәлеге белән
макталган карт Саратов шәһәре дә, электроходтан аерылырга теләмәгәндәй,
байта.к ияреп килгәч, күздән югалды.
Безгә әкрен генә менеп килүче судно-катамаран очрады. «СТ6-150»
исемле бу гаҗәп судноны бик карт та һәм шул ук вакытта бик яшь тә дип
әйтергә була. Күрер күзгә ул алай зур да түгел: озынлыгы җитмеш, киңлеге
унбиш метр. Хәтта трюмнары да юк. Хикмәт шунда: киң палубасына 600
тонна йөк ала. һәм төяү, бушату бик тиз башкарыла. Рульне бер көйләп
куйсаң, рулевой ярдәменнән башка 7-8 минут чамасы читкә тайпылмый туп-
туры бара ала. Иделпец нинди тар урыннарында да борылыш ясый.
Катамаран сисТемасы бүгенге яңалык түгел. Ул борынгы кешеләргә дә
билгеле булган, һиндстан һәм Көньяк Африкадагы борынгы диңгезчеләрнең
зур кораблары булмаган. Дулкыннарда аумасын һәм азрак чайкалсын өчен,
алар судноларына аркылы колгалар беркетеп, шуларга «тигезләгеч» бүрәнә
бәйләп, океаннарны кичкәннәр, һинд диңгезчеләре соңга таба бүрәнә
урынына янәшә икенче судно бәйләп кую ысулын уйлап тапканнар. Бу
типтагы судноларны алар «катамаран» VI дип атаганнар.
Катамаран системасы бик күп вакытлар онытылып тора. Безнең заманда,
беренче булып,-бу системабелән чын-чынлап Горький шәһәре су транспорты
инженерлары институты профессоры М. Я. Алферов кы
VI Катамаран — һнндча кушма агач мәгънәсендә.
134
зыксынды. Озак та үтмәстән институт бассейнында бер-бер артлы гадәттән
тыш судно—катамаран модельләре күренә башлады. Михаил Яковлевич бер
платформалы, ике корпуслы судноның гади судноларга караганда дулкыннар
өстендә азрак тирбәнүен, күп йөк һәм пассажирлар алу мөмкинлеген, ике
корпуслы булганлыктан суга бик аз батуы сәбәпле, су каршылыгының кимүе
нәтиҗәсендә, хәрәкәт тизлегенең артуын исбатлады.
Белгечләр: «Катамаран системасы елга флотының киләчәге ул», —-
диләр. Совет инженерлары моның белән генә тынычланып калмадылар. Алар
пассажирлар ташый торган катамаранның проектын төзеп бетерделәр. Тиз
көннән дөньяга туачак ул суднога «Отдых» исеме бирелде. Экскурсияләргә,
ял итәргә чыгар өчен билгеләнгән «Отдых»ның киң палубасында каюталар
һәм ял итү салоннары, кино һәм концерт заллары, ресторан һәм танцы
мәйданчыклары булачак. «Отдых» зурлыгындагы бер корпуслы гади
теплоход үзенә 250 кеше сыйдыра алса, бу катамаранга 680 пассажир утырып
йөри алачак. Салоннарның, залларның стеналары һәм түшәмнәре бик тиз
сүтелә һәм җыела торган итеп яеалган булу сәбәпле, экскурсия сезоны
ябылгач, «Отдых» ачык палубалы йөк катамаранына әйләндерелә...
Горизонтта биек кыя калкып чыкты. Бу — үзенең батыр егетләре белән
тарихка•кереп калган «Разин кыясы». Степан Разин аиы күзәтү пункты итеп
файдаланган, дип сөйлиләр. Халык телендә мондый әкият Тә йөри. Идел
өстендәге бәрелешләрнең берсендә Разин егетләренә әсирлеккә эләккән
кешеләр арасында бик матур бер иран кызы да була. Степан шул кызны ярата
һәм һәрвакыт үзе белән йөртә. Кызга артык бирелеп, атаманлык итүгә салкын
карый башлаган Разинга егетләренең ачуы чыга. Беркөнне алар Степанны:
«Син төннәреңне сөяркәң белән үткәреп, үзең дә хатын-кызга әйләндең», —
дип хурлыйлар. Курку белмәс, горур Разин кызны күтәреп ала да Иделгә
ыргыта.
Әй син, Идел—су, әй, туган анам! г Сабый чагымнан суың эчердең, Озын
төннәрдә назлап тирбәттең, Дулкын бәргәндә, ярга чыгардың. Төннәр
йокламый, минем өчен син, Маллар өләштең казакларыма.
Ә безнең сиңа берни биргән юк, —
дип яза А. С. Пушкин үзенең «Стенька Разин турында җырлар» исемле
шигырендә.
Аккоштай мәһабәт дизель-электроход XXII съезд исемендәге ГЭСка
якынлашып килә. Иртән үк башланган җил бик тиз көчәеп, котырынып исә
башлады. Су өстен җил ярдан куып китергән тузан болыты каплады. Идел
өстендә куәтле дулкыннар ашыга-ашыга берсен-берсе куалар. Юлларына
аркылы төшкән электроход бортына- ачу белән килеп бәреләләр дә, көч
җыеп, яңадан сугу өчен артка чигенәләр. Ә судно, дулкыннарның ачулануын
сизмәгәндәй, юлын дәвам итә. Менә ул шлюзга да җитте. Безнең алда гигант
электростанция. Ул елына 11-14 миллиард киловатт сәгать электроэнергия
җитештерәчәк. Ә аның янында калкып чыккан диңгезнең гомуми мәйданы
3300 квадрат километр.
Шлюз капкасында кызыл сигнал. Димәк, камера әле әзер түгел. Менә
берничә минуттан су үтеп йөрмәсен өчен кырыйлары резина мендәр белән
түшәлгән һәм судан ике хметр биеклеккә чыгып торган койма акрын гына
суга күмелә башлады. Ул күздән югалуга, стенада яшел сигнал кабынды.
Дизель-электроход, акрын гына, янәшә ике судно сыярлык киң камераның
эченә керде. Сигнал булуга, матрослар камера
135
стенасындагы тимер ыргакларга корыч арканнар белән электроходны бәйләп
куйдылар. Бу вакытта әлеге калын койма, су астыннан чыгып элеккеге
урынына менеп тукталган һәм камера эчендәге су кими башлаган иде инде.
Су кимегән саен, электроход түбән төшә. Ул 15 метрлар чамасы түбәнәйгәч,
су бушатучы машинаның гөрелдәве ишетелми башлады. Дизель-электроход
гигант сандык кебек камера эчендә калды. Камераның юеш стеналарыннан
салкын бәреп тора. Бу сәер күренешкә шатлана-шатлана палуба буйлап
йөгереп йөргән балаларның тавышлары камера эчендә аеруча каты яңгырый.
— Иптәш капитан, камера эченнән чыгарга хәзерләнегез!—дигән команда
ишетелде. Капитан биргән сигнал буенча, матрослар арканнарны
ычкындырдылар. Камераның аргы башындагы, шулай ук резина мендәрләр
белән түшәлгән, калын капка ачыла башлады. Камераның эче кинәт яктырып
китте, биткә җылы һава 'килеп бәрелде. Дизель- электроход шлюз каналын
үткәч, йөрешен кызулатып, алга омтылды.
Әнә ике баржа таккан буксир, акрынрак агымлы урынны сайлап, уңъяк яр
буйлап, менеп килә. Пароходның алгы ягына баскан бер матрос ак һәм кара
төскә буялган фут шток 1 белән, борт аркылы, тирәнлекне үлчәп, әледән-әле:
«Алты!.. Табак!..»—дип, сузып-сузып кычкыра.
Тирәнлекне үлчәгәндә ни өчен «Табак» һәм «Под таба^» дип әйтелүен һәм
аның кайдан алынуын хәтта күп кенә елгачылар да белмиләр. Ул
бурлаклардан калган. Идел буйлап авыр баржа өстерәп йөрүче бурлакларга
текә ярлы урыннарны үткәндә судан да барырга туры килгән. Андый
вакытларда кесәләрендәге тәмәкеләре суга чыланмасын өчен алар
янчыкларын муеннарына такканнар. Баржа белән идарә •итүче рулевой ат
шикелле җигелгән бурлаклардан: «Тирәнлек күпме?»— дип сораганда, өлкән
бурлак, әгәр янчыгы суга тиеп барса — «Табак», тимәсә—«Под табак» дип
җавап биргән. Рулевой шул үлчәүгә карап баржаны тирән урынга борган.
Хәзер иделчеләр фут шток белән үлчәгәндә, тирәнлек сигез футтан артса —
«Табак», ә инде фут шток төпкә тимәсә — «Под табак» дип кычкыралар.
Әнә ул телдән-телләргә күчеп, җырларда җырланучы герой шәһәр—
Волгоград! Тизрәк килеп җитүне күптән түземсезләнеп көткән пассажирлар
электроход пристаньга туктауга, ашыга-ашыга, шәһәргә чыгып киттеләр.
Инде күп тапкырлар үтелгән йөз басмалы баскычтан күтәрелеп, пассажирлар
артыннан, мин дә шәһәргә атладым. Идел ярыннан ерак булмаган бакча
эченнән — очучы майор В. Г. Каменши- ков, артиллерия капитаны Ф. X.
Фәттахетдинов һәм Долорес Ибарру- риның улы — пулемет ротасы
командиры Рубин Руис Ибаррури күмелгән туганнар каберенә чәчәкләр
салучы пионерлар яныннан узам. Аннан җәйге кино-театр алдында ялгыз
үсеп утыручы тирәк янына киләм. Ул агачның үз тарихы бар. Дәһшәтле
сугышлар барган көннәрдә снаряд тиеп сынган тирәктән яшь үсенте калкып
чыга. Сугыш давылы үтә. Шәһәргә төзүчеләр килә. Алар урамга асфальт җәеп
килгәндә яшь тирәк янына җитәләр. Төзүчеләр, артык уйлап тормый, агачны
йолкырга тотыналар. Ләкин урамнан үтеп баручы бер солдат, төзүчеләр
янына йөгереп килеп, аларны туктата, һәм о<арт тирәкнең тарихын сөйли...
Санитар *кыз авыр яралы солдатны, шинельгә салып, сугыш кырыннан
сөйрәп алып чыкканда, немецләр аларга пулеметтан ут ачалар. Санитар кыз
белән солдат юан тирәк артына ышыкланып исән калалар. Төзүчеләр бу
вакыйганы белгәч, ике кеше тормышын саклап калган :карт тирәктән чыккан
яшь үсентене, тирә-яктан цемент плитәләр
’Фут шток — озынлыкны күрсәткән сигез бүлемнән торган таяк. Бер фут — кырык
.сантиметр.
белән урап, исән калдыралар. Хәзер тирәк урам уртасында күкрәк киереп
үсеп утыра.
Кичке сәгать 8 дә дизель-электроход Волгоградтан кузгалып китте.
Мин рубкага күтәрелгәндә дүртенче штурман һәм рулевой ни турын-
дадыр үзара бәхәсләщәләр иде.
— Ничек инде гигант судноларны рельс буйлап йөргән вагон-арбага төяп
коры җирдән күчереп булсын ди? Юкны сөйлисез, иптәш штурман!
— Ленинград гидроэнергопроектының баш инженеры Буднев вагоны
арба проектын тәмамлады инде. Инженерлар аны «автомат-бурлак» дип
атадылар.
— Димәк, безнең инженерлар шушы борынгы ысулны әйбәт дип
тапканнар.
— Әйе, Петр Данилович, бурлаклар көймәләрен үзләре . җигелеп тарткан
булсалар, хәзерге судноларны вагон-арба тартачак. Аның буе 90, киңлеге 18
метр. Автомашина кузовы кебек дүрт бортлы камерага урнашкан. Дүртәр
көпчәкле 20 арба өстендәге вагон рельслар буйлап су янына килә. Бер-
береннән 9 метр ераклыктагы ике авыр рельс суга төшкәч, камераның арткы
стенасы ачыла һәм буксир-толкач судноны эчкә этеп кертә. Стена кире
ябылгач, судно 2,8 метр тирәнлектәге су тутырылган камера эчендә кала.
Вагон судан күтәрелгәч, авырлыкны киметү өчен су 1,8 метр тирәнлегендә
генә калдырыла. Шуннан, вагон-арба 1 метр секунд тизлек белән югары
үрмәли башлый, һәм 117 метр биеклеккә күтәрелеп туктый. Шундук вагон
астындагы махсус мәйданчык, театр сәхнәсе кебек әйләнеп, «автомат-
бурлак»ны борып куя. Ә тагы 8 минуттан плотинаның аргы ягындагы суга
барып керә. Нәтиҗәдә бик зур экономия булачак.
Палубада бер кеше дә калмаган. Көн эсселегеннән гаҗиз булган
пассажирлар, кояшның мәрхәмәтсез пешерүеннән качып, ышыкта хәл
җыялар. Көнбатыштан, күкне томалап, әкрен генә калын болытлар күтәрелә.
Яңгыр алдыннан һава шулай аеруча бөркү була бит.
Астраханьга якынлашкан саен Идел өстендә хәрәкәт көчәя бара. Әнә кыр
казлары кебек бер-бер артлы буксирга тагылган баржалар тырыша-тырыша
билгеләнгән урыннарына табан үрмәлиләр.
Кызган ут шары болытлар астына -кереп посуга пассажирларның күбесе
палубага ашыкты. Алар ком таулары артыннан тонык кына күренә башлаган
шәһәрне күзәтәләр. Астрахань — елгачылар һәм балыкчылар шәһәре. Ул
елдан-ел зурая, матурлана бара. Астрахань—карт шәһәр. Степан Разин
Астраханьда да була. Бирегә ул үзенең гаскәрләре белән 1669 елны килеп
чыга. Кат-кат һөҗүм итүгә карамастан, Астраханьны ала алмый. Шуннан
Разин хәйлә кора. Ул үзенең иң җитез егетләренә шәһәргә керә торган яшерен
юлларны белергә боера. Атаман егетләре эшчеләр киемендә князь
Прозоровскийга эш сорап киләләр. Князь аларны эшкә алмый. Разведчиклар
кремльгә үтә алмый кире кайталар.
Хәйләсе барып чыкмаган Разин янына хатыны Алена килә һәм:
— Степан, аш остасы икәнлегемне беләсең ич, рөхсәт итсәң, шәһәргә
Варя белән мин барам,—дип үтенә. Степан риза була. Алена белән Варя
Прозоровскийга аш осталары булып ялланалар. Алар теләкләренә ирешәләр
— Разинга кремльнең төзелеше һәм яшерен юллар турында хәбәр итәләр.
Ләкин моны сизенгән князь икесен дә үтертә.
Степан Разин гаскәрләре белән шәһәргә бәреп «керә...
Дизель-электроход, шәһәр каршындагы атауны урап, зур портның елга
вокзалы дебаркадеры янына килеп туктады. Рейсның беренче яртысы
төгәлләнде. Бер тәүлектән соң дизель-электроход яңадан, Зур- Идел буйлап,
республикабызның башкаласы Казанга табан юл алачак.,..