ТОРМЫШНЫҢ ҮЗЕННӘН АЛЫНГАН ГЕРОЙЛАР
иң юл барында нигә һаман иске
сукмакка тартырга? «Тамырлар»XIII
пьесасының үзәк персонажларыннан
берсе булган Саҗидә үзенең әтисенә
әнә шундый сорау бирә. Бу сүзләрдә
гаҗәпләнү дә, гарьләнү дә һәм
яшьләргә хас беркатлылык белән
төшендерергә тырышу да бар. Әйе,
бүгенге көн белән яшәүче Саҗидә
әтисе һәм әнисенең искелеккә ябышып
ятулары белән килешә алмый, аңа
каршы чыга.
Пьесадагы төп конфликтның чы-
ганагы — «минеке», «үземнеке» һәм
«бөтенебезпеке», «коллективныкы»
дигән капма-каршы төшенчәләрнең
бәрелеше. Әлегә кадәр кайбер ке-
шеләрнең аңында сакланып килгән
буржуаз моральнең тамырларын фаш
итүне, шул черек моральнең бетеп,
үлеп баруын, коммунистик дөньяга
карашның тулысынча җиңүен күрсәтү
әсәрдә төп проблема итеп алынган.
Хезмәт ияләренең аңында «барган,
беренче карашка күзгә бәрелеп тор-
маган, искелек белән яңаның көрәшен
тасвирлауны максат итеп алуы һәм
шуңа ирешүе авторның тормышны
белеп, күзәтүчәнлек -белән эш итүе
турында сөйли.
Вакыйгалар «барышында пьесада
ике төркем персонажлар катнаша. Бер
якта — мещаннарча яшәргә маташучы
Гапсаттар, Хәерниса һәм Зиннәт торса,
аларга каршы образлар итеп яшь буын
вәкилләре: Илдар, Саҗңдә һәм Нәзирә
алына. Алар барысы да 'безнең чор
кешеләре. Пьесага тискәре образ
булып кергән шул ук Гапсаттар да,
Хәерниса белән Зиннәт тә колхозда эш-
лиләр. Буржуаз мораль калдыкла-
XIII Ю. Эминов, «Тамырлар», Татарстан китап нәшрияты, 1962 ел, 95 бит. Бәясе 16 тиен.
рыннан арынмаган булуларына ка-
рамастан, Гапсаттар белән Хәерниса
өчен хезмәт һава белән бер — ансыз
тора алмыйлар. Ләкин хезмәткә, эшкә
Гапсаттар белән Хәерниса табыш
чыганагы итеп кенә карыйлар, үзләре
тәрбияләп үстергән алма агачыннан
бер алма өзеп ашарга да кызганалар.
Хәерниса: «Ашаудан ни файда, сатсаң
акчасы була...» —дигәч, Гапсаттарның:
«Бер тиен булса да керә торсын, кергән
малда бәрәкәт «бар» дип нәтиҗә ясавы,
аларның акчага, байлыкка булган
мөнәсәбәтләрен ачык чагылдыра.
Колхоз эше Гапсаттар белән Хәерниса
өчен икенче чираттагы эш. Барлык
колхозчылар өмәгә катнашканда,
үзләре чыкмау гына түгел, анда Илдар
белән Саҗидәне дә җибәрмәскә
телиләр.
Гапсаттар сәхнәгә «керү белән үк
тамашачы аның кемлеген сизеп ала.
Ул, төшке ашка кайту уңаена, ферма
салучы осталарның кадакларын
чәлдереп кайткан. Җитмәсә, карчыгы
Хәерниса, нигә аз алдың дип, аны
шелтәли. Яшәүләренең бөтен максаты
байлык туплауга кайтып
калганлыктан, алар улларын бай кызга
өйләндерергә, кызлары Саҗидәне бары
тик. бай кияүгә бирү турында гына
уйлыйлар. Үзләренә калса, кияү «белән
килен дә чамалап куйганнар... Тик
керем генә булсын,
К
оалаларының теләкләренә һәм сүз-
ләренә колак та салмаячаклар.
Көн-төн хезмәт эчендә кайнаган
Гапсаттар белән Хәерниса үз бала-
ларын байлыкка алыштыруга кадәр
ничек барып җитәләр соң? Автор аны
персонажларның психологияләренә
бәйләп аңлатырга тели һәм нечкә
штрихлар белән тамашачыны шуңа
хәзерли. Гапсаттар белән Хәернисаның
«эшчәнлеге»нә этәргеч бирүче төп
стимул — акча. Алар фикеренчә.
бәхетне бары тик байлык кына китерә.
Автор шуны тәнкыйтьли. Соңыннан бу
ике кеше хаталарына төшенәләр —
яшьләрнең теләкләренә каршы
килмиләр.
Ләкин шуны да әйтергә кирәк —
аларның берсе дә сатирик образ түгел.
Гомумән, әсәрдә бер генә сатирик
персонажның да булмавын һәм
сатирага хас көлүнең юклыгын искә
алсак, пьесаны сатирик комедия дип
атау белән килешеп булмый.
Гапсаттар да, Хәерниса, да олы
яшьтәге кешеләр. Ләкин моннан пье-
сада олы буын кешеләре генә кар-
шылыклы итеп бирелгәннәр икән
дигән нәтиҗә чыгарырга ярамый.
Автор андый беркатлылыкка урын
калдырмаган. Мәсәлән, Гапсаттар- лар
кордашы Мөхтәр Гапсаттар белән
Хәернисага капма-каршы куела. Я
булмаса яшь егет Зиннәтне алыйк.
Зиннәт совет чорында туып- үскән
булса да, аң дәрәҗәсе белән бүгенге
тормыштан нык артта калган. Зиннәт
хезмәттән йөз чөерми— ләкин эшне
исем өчен, дан өчен генә эшли һәм
күбрәк үз ягына каера — үз йортым, үз
милкем булсын дигән принцип белән
яши. Аның фикеренчә, кеше үзе түгел,
ә барысын да аның исеме, авторитеты
булдыра. Ул колхоздагы иң уңган кыз
— Саҗидәне үзенә карата алуына
шикләнми дә. Зиннәтнең бит исемен
бөтен районда беләләр һәм мактап
телгә алалар! Саҗидәне үзенә «карата»
алмагач, байлыкка кызыгучы ата-
анадан кызны сатып алырга у.йлый.
Сирәк булса да очрый торган мондый
тип пьесада дөрес тотып алынган һәм
сәнгатьчә сурәтләнгән.
Саҗидә һәм Илдар — тормыш белән
бергә атлаучы яшьләр. Икесе дә бөтен
көчләрен, сәләтләрен куеп колхозда
эшлиләр. Илебез бай, тормышыбыз
матур һәм күркәм булсын — аларның
девизлары әнә шундый. Алар чын
күңелдән сөя дә беләләр. Ләкин
тормышка мещаннарча караучы ата-
ана яшьләрнең мәхәббәтләре белән
исәпләшергә теләми. Ата-анаиың теш-
тырнакла- ры белән каршы килүләре
Илдар| белән Саҗидәне куркытмый,
алар кыенлыклар алдында баш иеп,
югалып калмыйлар, үз көчләренә нык
ышаналар, җиңеп чыгалар.
Гомәр образы пьесадагы персо-
нажлар арасында шактый аерылып
тора. Авылны ташлап киткән яшь егет
биш ел читтә йөри. Хәзер дә әле ул
авылга паспорт алыштыру өчен генә
кайткан. Акча кайда күбрәк төшсә,
Гомәр шунда. Аның уйлавынча,
колхозда әллә ни майтарып булмый.
Ләкин колхоз элеккеге артта калган
хуҗалык түгел инде, ул ныклы
адымнар белән күтәрелеп килә һәм,
колхоз яшьләре тәэсирендә, Гомәр
акрынлап моны аңлый һәм паспорт
алыштыру өчен генә дип кайткан
җиреннән бөтенләйгә авылда кала.
Гомәр образы хәрәкәттә, үсештә
бирелгән образларның берсе. Пьесада
турыдан-туры катнашмаган, ләкин
әсәрнең буеннан-буена тоелып торган
тагын бер образ — коллектив, халык
образы. Коллективның хәлиткеч көч
булып гәүдәләнүе шулай ук пьесаның
уңышын күрсәтә. Пьесаны үтемле
итүгә китергән тагын бер уңай як итеп
аның телен күрсәтергә кирәк, һәрбер
героинын үзенә хас сөйләү алымы бар.
Автор тормышның иң гади
күренешләрен, процессларын
сурәтләгән һәм аерым кешеләр аңында
сакланып калган буржуаз моральнең
тамырларын дөрес тәнкыйть иткән.