Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНДА


28 августта, язучыларның Г. Тукай исемендәге
клубында «Язучыларның политик укуы» дигән
көн тәртибе буенча ачык партия җыелышы
булып үтте. Язучылар Союзы партоешмасы
секретаре урынбасары Ш. Га- лиевнсц үткән елда
язучыларның политик укуы йомгаклары һәм
быелгы уку елы турындагы докладыннан соң,
киләсе уку елында үткәреләчәк теоретик
конференцияләр буенча фикер алышуларда И.
Гази, С. Бат- тал, А. Гумеров, М. Әмир, Р.
Ишморат. Г. Крылов һ. б. лар катнашты.
Җыелыш 1962—63 уку елы өчен политик уку
планын кабул итте.
Август аенда СССР Язучылары Союзына ике
яңа член өстәлде. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә
актив эшләп килүче Рафаэль Моста - фин һәм «Я
иду по земле» исемле шигырьләр, «Мальчишки»
исемле хикәяләр җыентыклары авторы Рөстәм
Кутуев СССР Язучылары Союзына кабул
ителделәр.
5 сентябрьдә, Татарстан Язучылары Союзы
каршындагы драматурглар һәм балалар
әдәбияты секцияләренең берләштерелгән
утырышында, Н. Дәүлинең «Айга очарга телим»
исемле фантастик пьесасын укып тикшерү
булды. Фикер алышуда Н. Арсланов, И. Юзисв,
М. Садри, Г. Минский, Л. Ихса- иова, X. Вахит,
Л\. Шабаев һ. б. лар катнашты. Сөйләүчеләр
авторга пьесаның әле күп кенә җитешсезлекләре
булуын әйттеләр һәм киңәшләр бирделәр.
ЖУРНАЛИСТИКА УНИВЕРСИТЕТЫ
КПССның Казан Шәһәр Комитеты бюросы
карары белән җәмәгатьчелек нигезендә
оештырылган журналистика университеты эшли
башлады. Анда өч факультет — өлкә газеталары,
күп тиражлы газеталар, нәшрият эшчеләре һәм
эшче хәбәрчеләр факультеты; стена матбугаты
факультеты: радиотапшырулар һәм телевидение
факультеты бар.
Университет советының җитәкчесе итеп
«Советская Татария» газетасы редакторы
урынбасары В. Федотов расланды. Уку про-
граммасында политик һәм гомуми теоретик
мәсьәләләр өйрәнелә һәм журналистика
практикасына аеруча әһәмият бирелә. Заня-
тиеләр айга ике тапкыр үткәрелә. Уку срогы ике
ел.
РАДИО ҺӘМ ТЕЛЕВИДЕНИЕ
ЭШЧЕЛӘРЕ КИҢӘШМӘСЕ
Казанда, 8 августта, партия-совет оешмалары,
матбугат, элемтә һәм иҗат оешмаларының
вәкилләре катнашы белән Татарстан радио һәм
телевидение эшчеләренең республика киңәшмәсе
булды. Киңәшмәдә КПСС Үзәк Комитетының
«Радиотапшыру һәм телевидение турында»гы
карары һәм республикабызда радиотапшыру һәм
телевидение эшен яхшырту мәсьәләләре
тикшерелде.
Татарстан АССР Министрлар Советы кар-
шындагы Радиотапшыру һәм телевидение
комитеты председателе докладыннан соң булган
фикер алышуларда радио эшчелә- реннән А.
Әхмәтов, Г. Маннапов, А. Антонова, телевидение
эшчеләреннән В. Потехин, И. Прошкуратов һәм
РСФСР Элемтә министрлыгының ТАССР буенча
идарә начальнигы А. Григорович катнашты.
Соңыннан КПССның Татарстан Өлкә Комитеты
секретаре М. Тутаев киңәшмәгә йомгак ясады.
ЗОНА ГАЗЕТАЛАРЫ ЭШЧЕЛӘРЕ
КИҢӘШМӘСЕ
КПССның Татарстан Өлкә Комитеты 24
августта, Казанда, зона газеталары эшчеләре
киңәшмәсен үткәрде. Аида республика газета-
журналлары, радио-телевиде- ние, нәшрият
эшчеләре һәм язучылары катнашты. КПСС Өлкә
Комитеты секретаре М. Тутаев ачкан бу
киңәшмәдә авыл хуҗалыгында алдынгы
тәҗрибәләрне пропагандалау турында
«Волжская новь» газетасы редакторы
урынбасары Я. Ладыжинский; партия һәм
идеология эшен яхшырту турында «Коммунизм
таңы» газетасы редакторы В. Малихов һәм
хезмәт ияләренең хатлары, эшче-авыл
хәбәрчеләре белән эшләү, тәнкыйть
материалларының нәтиҗәлелеге турында
«Коммунизмга» газетасы редакторы Ш. Гафаров
докладлары тыңланды.
Фикер алышуларда «Советская Татария»
редакциясеннән М. Колодин, С. Антонов һәм В.
Мещеряков, «Социалистик Татарстан» газетасы
редакциясеннән 3. Төхфәтуллин, «Чаян»
журналы редакциясеннән А. Яхин һәм Татарстан
язучылары союзы идарәсе председателе М. Әмир
катнашты.
Киңәшмәдә КПСС Өлкә Комитетының
беренче секретаре Ф. Табеев, КПСС Үзәк
Комитетының РСФСР буенча Пропаганда һәм
агитация бүлеге мөдире урынбасары Е. Лигачев
чыгыш ясадылар.
158
КОНКУРС НӘТИҖӘЛӘРЕ
Илебездә киң колач белән коммунизм төзү
барган хәзерге чорда эшчеләр сыйныфының һәм
профсоюзларның роле киләчәктә тагын да
ныграк үсәчәген күздә тотып, аларның эшләрен
матур әдәбиятта җанлы, реаль итеп чагылдыру
максаты белән узган елда Профнздат
документаль әдәби әсәрләргә конкурс игълан
иткән иде. Бу елның август аенда шул конкурска
йомгак ясалды.
Конкурска язучылардан, журналистлардан,
профсоюз эшчеләреннән, эшче-новатор- лардан
барлыгы 380 кулъязма килгән һәм шуларныц 28
сенә, уңай бәя бирелеп, жюри карамагына
тапшырылган иде. Аеруча яхшы әсәрләр булмау
сәбәпле, беренче бүләк беркемгә дә бирелмәде.
Жюри «Батырлыкның дәвамым исемле очеркы
өчен язучы В. Поповка (Мәскәү), алдынгы
нефтьче, якташыбыз Михаил Белоглазов
турындагы «Ярсуларны онытмыйлар» исемле
очеркы өчен республикабызның яшь язучысы Г.
Крыловка икенче бүләкләрне бирергә лаеклы
дип тапты. Өченче бүләкләр «Шахтер даны»
повесте өчен язучы Л. Жариковка, Куйбышев
ГЭСын төзүчеләр турындагы «Могутов тавы
баһадирлары» исемле очеркы әчеп Б.
Мельниковка һәм «Атом яктылык бүләк итә»
исемле очеркы өчен Ю. Доб- ряковка бирелде.
Бүләкләнгән һәм уңай рецензия алган повесть
һәм очеркларны Профнздат 1962—1963 елларда
аерым китаплар птеп бастырып чыгарачак.
АСТРАХАНЬДА ӘДӘБИЯТ АТНАЛЫГЫ
Август аенда РСФСР Язучылары Союзы
идарәсе Астраханьда поэзия атналыгы үткәрде.
Анда Идел буе өлкәләре язучыла- рыниан Г.
Ладоншиков, Л. Кондырев, А. Даугинец (Мәскәү),
А. Шейнин (Волгоград), М. Котов (Саратов), М.
Садри (Казан), М. Конинов (Элиста). В.
Садовский (Пенза), Н. Поливип, Г. Колесников,
Ф. Субботин (Астрахань) катнашты.
Атналыкта катнашкан язучылар Астрахань
шәһәрендә күп кенә әдәби кичәләр үткәрделәр,
«Волга», «Маяк дельты» һәм башка
газеталарның эшчеләре белән очраштылар,
колхоз, совхоз кырларында кавын-кар- быз
үстерүчеләр, Каспий диңгезендә балык
тотучылар янында булдылар.
Әдәбиятны пропагандалау белән бергә,
Астрахань өлкәсендә әдәби хәрәкәтне күтәрүгә,
яшь әдәби көчләргә конкрет ярдәм күрсәтүгә
багышланган бу атналык барышында яшь
язучыларның әсәрләре тикшерелде, аларга
консультацияләр бирелде.
*
Август аенда язучы Ибраһим Гази рес-
публикабызның Кама тамагы районында
командировкада булып кайтты. Ул Олы
Карамалы һәм Кече Карамалы авылларында
булды, укытучыларның район үзәгендә
үткәрелгән традицион август киңәшмәсендә
катнашып, мәктәптә матур әдәбиятны ничек
итеп файдалырак, нәтиҗәлерәк укыту буенча
үзенең фикерләре белән уртаклашты.
13 августта, Казанның Ленин районы Во-
ровский поселогындагы «Гидроспецстрой»
төзүчеләре клубында шагыйрь М. Садри һәм
язучы А. Әхмәт әдәби кичә үткәрделәр. Алар яңа
әсәрләрен укыдылар, сорауларга җаваплар
бирделәр.
Сентябрь аенда Габдрахман Әпсәләно» һәм
Мөхәммә* Идел бур* да ике се Г. Әь. ри иҗатына
итүчеләргә үзләрене» иҗат планнары турьп
рауларга җаваплар б
Өлкән шагыйрьләребездән Хәсән Туфан август
аенда республикабызның Буа, Чүпрәле районы
колхозларында булып кайтты. Бигүти, Аксу,
Ташъяр, Кукау, Толымбай, Чыпчык һәм Иске
Шәйморза авылларында ул колхозчыларның
эшләре, тормышлары
белән танышты, татар
әдәбияты һәм культурасы
турында әңгәмәләр
үткәрде, Чүпрәле
районының XXII
партсъезд исемендәге колхозында ВЛКСМның
район комитеты пленумында катнашты.
«Коммунизм — ул дөньяның яшьлеге, аны
яшьләр төзергә тиеш!» дигән девиз астында,
коммунизм төзүчеләрнең мораль кодексын
тормышка ашыру буенча авыл яшьләре алдында
торган бурычларга багышланып үткәрелгән бу
пленумда шагыйрьнең чыгышын һәм яна
шигырьләрен яратып тыңладылар.
МАКТАУЛЫ ИСЕМ
Татарстан АССР Верховный Советы Пре-
зидиумы указы нигезендә, 7 августта, танылган
җырчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт
филармониясе солисткасы Әлфия Афзаловага
музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен
ТАССРның атказанган артисткасы дигән
мактаулы исем бирелде.
КУНАКЛАРГА ПОЧЕТ ГРАМОТАЛАРЫ
1962 елның җәендә Белоруссия ССРнын М.
Горький исемендәге дәүләт рус драма театры һәм
Свердловск дәүләт музыкаль комедия театры
республикабызда гастрольдә булганнар иде.
Уңышлы үткән гастрольләре өчен әлеге һәр ике
театр коллективын Татарстан Верховный
Советы Президиумы Почет грамоталары белән
бүләкләде.
«СҮНМӘС УТЛАР» РОМАНЫ
УКРАИН ТЕЛЕНДӘ
Габдрахман Әпсәләмовның соңгы елларда
язган зур әсәрләреннән берсен — «Сүнмәс утлар»
романын укымаган һәм аның геройларын
яратмаган укучы юктыр безнең республикада. Бу
романның кыска гына вакыт эчендә татарча да,
русча да икешәр мәртәбә басылып чыгуы моңа
ачык мисал булып тора. Ә бу ел, әле соңгы
айларда гына, «Сүнмәс утлар» романы Украина
дәүләт матур әдәбияты нәшриятында 16000
тираж белән украин телендә басылып чыкты. Ро-
^ад-
. әдипләр ял рен
укыдылар,
юделәр-һәм со-
_ләр.

малны украинчага Д. Прикордонний тәрҗемә
иткән, тышлыгындагы рәсемен һәм ил-
люстрацияләрен художник П. Денисов эшләгән.
КИТАП БӘЙРӘМЕ
11 августта, Казанның М. Горький исемендәге
Үзәк культура һәм ял паркында китап бәйрәме
булды. Бу бәйрәм паркның ачык эстрадасында
язучылардан А. Әхмәт, Н. Дәүли, М. Садри, Ә.
Давыдов, Г. Латыйп һ. б. ларның чыгышлары
белән башланып китте. Аннан соң язучылар
укучылар белән сөйләштеләр, автографларын
язып, китапларын бүләк иттеләр.
АРТУР АЙДИНЯН КАЗАНДА
Әрмәнстанның халык артисты, атаклы
җырчы Артур Айдинян 1957 елда ЛАәскәүдә.
Татар әдәбияты һәм сәпгате декадасы ва-
кытында, республикабызның сәнгать осталары
чыгышып бик яратып тыңлый. Шул вакытта
аңарда Татарстан тамашачылары белән
очрашырга дигән фикер туа. Менә шул теләген
тормышка ашыру йөзеннән, бу елның август
аенда Артур Айдинян Казанда гастрольдә булды.
Аның төрле телләрдә башкарылган җырларын
тамашачылар бик яратып тыңладылар.
*
Июль аенда Татарстан китап нәшрияты
художниклары Л. Анисимов, П. Григорьев һәм 3.
Хөсәепов Лаеш районы колхозларында
булдылар.. Алар яңа гына төзелеп беткән Кече
Елга авылы клубын бизәүдә катнаштылар һәм
«Путь к коммунизму» колхозында күргәзмә
агитация буенча байтак эш башкардылар.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера
һәм балет театры артистларыннан бер группа
июль аенда республикабызның Дөбъ- яз, Тукай,
Балтач, Арча һәм Биектау районнарында булып
кайтты. ТАССРның атказанган артисты Й.
Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге бу группа
колхозчыларга барлыгы унсигез концерт бирде.
ТАССРның атказанган артистлары Р. Билалова,
й. Гыйззәтуллин, балет солистлары Л. Бәширова,
Г. Скалозубова, скрипач Р. Гайнуллин, Р.
Сүтюшев чыгышларын колхозчылар аеруча
яратып каршыладылар.
ПЬЕР КУРТАД КАЗАНДА
Франция Коммунистлар партиясе Үзәк
Комитеты члены һәм Франция Коммунистлар
партиясе органы «Юманите» газетасы хәбәрчесе,
журналист Пьер Куртад һәм аныц хатыны
Николль Шатель үткән айда, узып барышлый
Казанда тукталып, шәһәребезнең тарихи
урыннары белән танышып киттеләр. Алар дәүләт
университетында В. И. Ленинның музей-
бүлмәсендә, ТАССР дәүләт музеенда һәм Муса
Җәлил исемендәге опера һәм балет театры
бинасында булдылар. Пьер Куртад журналист
кына түгел, танылган язучы да. Ул — «Джимми»
һәм «Кара елга» исемле романнар һәм күп кенә
хикәяләр җыентыклары авторы. Бу ел, «Изве-
стия» нәшрияты тарафыннан Мәскәүдә чы-
гарыла торган «Иностранная литература» («Чит
ил әдәбияты») журналының 6 нчы саныннан
башлап, Пьер Куртадның «Кызыл мәйдан»
исемле яңа романы рус телендә басыла башлады.
АМЕРИКА ШАГЫЙРЕ РОБЕРТ ФРОСТ
СОВЕТЛАР СОЮЗЫНДА КУНАКТА
Американың танылган шагыйре Роберт Фрост
үткән айда илебездә кунакта булып, ун көн торып
китте. Ул, яше инде туксанга якынлашып килүгә
карамастан, шушы кыска гына вакыт эчендә
Мәскәүдә, Ленинградта булды, журналистлар
һәм язучылар белән очрашты, чит ил әдәбияты
китапханәсендә яңа шигырьләрен укыды,
студент яшьләр алдында чыгышлар ясады. 7
сентябрьдә Гаграда Роберт Фростны Никита Сер-
геевич Хрущев кабул итте һәм төрле мәсьәләләр
буенча алар арасында ике яктан да җылы
сөйләшү булды.
Үз гомерендә итекче дә, укытучы да, про-
винция газетасы редакторы да булып эшләгән
һәм соңыннан язучылык белән шөгыльләнә
башлап, «Яшьлек теләкләре», «Бостоннан
төньякта» һәм 1962 елда чыккан «Урман кисүдә»
исемле җыентыкларга тупланган шигырьләр
иҗат иткән Роберт Фрост — Америкадагы
алдынгы фикерле популяр шагыйрьләрнең
берсе. Аның китаплары әдәбият һәм сәнгать
Милли институтының алтын медале һәм дүрт
мәртәбә Америкада иң мактаулы булган
Пулитнер премиясе белән бүләкләнгән.
ЧИСТАЙ ҺӘВӘСКӘРЛӘРЕ КОНЦЕРТЫ
Татарстан язучылары союзының Г. Тукай
исемендәге клубында, 25 августта, Чнс- тай
Культура йорты коллективы белән очрашу
булды. Чистай һәвәскәрләре Г. Хөс- нуллинның
бер актлы «Савымчы кияү» исемле комедия-
водевилеп сәхнәгә куйдылар. Музыкасы үзешчән
композитор Ф. Әхмәдиев тарафыннан язылган
һәм аныц башкаруында алып барылган бу
комедияне тамашачылар җылы каршыладылар.
Концертның икенче өлеше дә — җыр, бию, нәфис
сүз, иллюзия һәм Ф. Әхмәдиевньщ үзе язган яңа
көйләреннән «Мәңге яшисе килә», «Юллар
чатында», «Чистай вальсы» — шактый
кызыклы, мавыктыргыч булды.
БАТЫР РУС КЫЗЫНА ҺӘЙКӘЛ
1806 елда үзе теләп рус армиясенә киткән һәм,
фельдмаршал М. И. Кутузовның ординарецы
буларак, 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан
рус хатын-кызларыннан беренче офицер —
Надежда Андреевна Дуровага, Бородино
сугышына 150 ел тулу уңае белән, Алабуга
шәһәренең Александр паркында һәйкәл куелды.
Н. Дурова Смоленск янында һәм Бородино
сугышында французларга каршы батырларча
көрәшә. Шунда ул контузия ала. Ләкин, озак та
үтми, ул тагын сафка баса һәм рус армиясе
составында күп кенә походларда катнаша. 1816
елда штабс-капитан чинында отставкага
чыккач, туган шәһәре Алабугага кайтын, әдәбият
белән шөгыльләнә башлый һәм берничә повесть,
роман һәм биографик әсәрләр яза.