Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Шушы елның октябрь аенда Казагыстанда татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгы үткәрелә. Ә декабрьда Казанга тугандаш Казагыстан республикасының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре киләчәк. Алар республикабыз башкаласында һәм районнарында укучылар белән очрашачаклар, Татарстан хезмәт ияләрен үзләренең ижатлары, киләчәктәге эш планнары белән таныштырачаклар. Кунаклар шулай ук республикабыз предприятиеләрендә, колхозларында, югары уку йортларында булып, Советлар Татарстанының бүгенге тормышы белән якыннан танышачаклар.
Тугандаш ике халыкның әдәбиятларының алдагы бәйрәме уңае белән журналның бу санында укучылар игътибарына казакъ поэзиясенең кайбер үрнәкләрен тәкъдим итәбез.
САБИТ МУКАНОВ
АЛТЫН ЭЗЛӘҮЧЕГӘ
ҖАКАН СЫЗДЫКОВ
ЙӨЗ ЕЛЛЫК ДУМБРА
2Й, думбрам, гүзәл сазымсың, Имән гәүдәң зифа, асылсың;
Моңлы тавыш белән көйлисең син Кылларыңа әгәр кагылсам.
Үстең икән кайсы урманда, Төштең икән нинди кулларга? Кем ясаган сине имән уеп, Кем җан өргән сихри кылларга?
Кайсы оста икән ул егет?
Сөякләрдән җанлы гөл тезеп — Бизәк эшләп куйган өсләреңә, Җиз кадаклар белән беркетеп.
Кара төндәй кара толымнар, Кем икән ул, охшап колынга, Вак-вак атлап килеп думбраны Тибрәтүче алып кулына?
^лтын ята тирәндә...
Актар тау-ташлар эчен — Шуны табып бир, әйдә, Алтын эзләүче кешем!
Җиде кат җир астында Була алтынлы ташлар. Кояш, синең яктыңда Шул ташлар ялтырый башлар.
Алтын җыя бөртекләп
Алтын эзләүче кешем. Алар кыю бөркетләр, Мин зурлыйм алар эшен.
Минем туган җиремдә һичкайчан бетмәс алтын — Алтын биргән җирем бар, Бар алтын куллы халкым.
Зәки Нури тәржемәсе.
124
Кайсы җырчы үткән көннәрдә /Кырлар сузган гаҗәп көйләрдә? Аккошлардай булып кылларыңнан Моңнар очкан дала, өйләргә!
Булгандыр ул бәлки бер ярлы, Яшәткәндер тик дәрт, рух аны; Яки булды микән бер аксакал,— Тәмен таткан ачы дөньяның.
Я батырдыр бер яшь, сунарчы, Киң даласын мактап туймаучы. Юк, билгесез акын булгандыр ул Илдән илгә гизеп җырлаучы.
Думбрасын алып, ул атта Юнәлгәндер ерак-еракка;
Әрем кебек ачы кайгылары Таралгандыр үтеп йөрәккә. Далаларда бәлки ялгызы Йөргәндер ул моңлы, кайгылы; һәм акынның сихри көйләрендә Чагылгандыр хәсрәт ялкыны.
Уйнагандыр бәлки карт акын' Сугышларда йөргән чакларын, Кылычларын айкап егетләрнең Ай-кай салып V яуга чапканын.
Я мәхәббәт җырын сузгандыр, — йөрәккә дәрт, ялкын тулгандыр, Думбраның гүя кылларында Сандугачлар сайрап торгандыр.
Әй, думбра гүзәл, уйна син, Кил, яңача көйлә, тынма син, Бәхет гөле булган яңа җырга — Бүгенгегә кушылып чыңла син.
Яңгыратыр думбра кылларын, Агачлардан биек, югары Иркен дала җилләренең көен, Кушылыр аңа кошлар җырлавы.
Таң калдырып күкне, биектә Агар җырлар чиксез иректә; Хәтта кояш әкренәйтеп йөрешен, Калгып йөзәр зәңгәр киңлектә.
Әй, думбра, гүзәл сазым син, Аккош муен, купшым, назлым син, Кулларыма сине алган чакта Хыяллардан шаша язам мин. йөздә инде, думбра, син берүк, Картлык салган эзне белдереп, Тузгансың син, тонык кылларың да, Юк, картаймый тик җыр, мәңгелек!
V А й-к ай салу — кычкырып, шаулап һөҗүм я хәбәр итү.
125
Элеккечә нәфис ул һаман, Бүгенгечә әйтә илгә дан, Ага, оча чиксез сахралардан, Тыңлый аны азат, зур Ватан.
Узганнарны ул җыр уйлата, Яна бәхет, язлар уята, Тыныч аккан көйләр дулкынында Кешеләрне сөеп, юата.
Иске думбра, әйдә, сайра син. Тыныч тормыш җырда яңрасын, Җырың белән бизә бу хәятны, Беркайчан да арма-талма син,
ТАҺИР ЖАРОКОВ
БЕРЕНЧЕ АДЫМ
ГАЛИ УРМАНОВ
ТАУ ТҮБӘСЕНДӘ
Тау түбәсе тигән болытка, Ә түбәндә кара упкын бар. Давыл уйный биек-биектә, Ә түбәндә уйный дулкыннар.
Өстә җилләр яңгыр куалар. Аста — ташкын, ап-ак күбекләр. Шарлавыклы текә' кыялар Ак сакаллы бабай кебекләр.
Озаттылар мине өемнән. Мин аерылып киттем илемнән, Үз көнемне үзем күрергә.
Мин бер малай идем ул чакта, Чәчем тора иде тырпаеп, Чыпчык кунган кебек тайлакка 1 Атландым да киттем тумпаеп.
Беренче кат туган якларым Чәчәк атты ул чак, язларын Күкрәгәндәй казакъ баглары.
Атлап бара тайлак кызуда Бер йотым су теләп, талчыгып, Артта, эссе комда, узылган Авыр юлда эзләр калдырып.
Юл буйлатып, ерак сузылып, Ком үрләре киткән тезелеп. Монда көтү көттем мин элек, Ялчылыкта үтте көннәрем... Соңгы кабат, чәнчеп күңелне, Әни әйтте: «Оныта күрмәген!»—- Күзләреннән яшьләр түгелде.
Туры килде шулай, илемне, Ташлап киттем авылым, өемне, Ач-ялангач йөргән җиремне. Офыклардан күзем алмыйча Киткән чакта ерак юл карап, Иярде бит арттан калмыйча Тугры дустым — этем Майлаяк.
Атам Җарок юлга каранып, Озата чыкты таяк таянып. Без икебез бергә ялланып Көтү көттек яшел далада...
Ул яланбаш, дала үрендә, Ак юл теләп киткән балага Озак торды баскан җирендә.
Бер-бер артлы үтте көннәрем, Мин юлымда ару белмәдем,— һаман алга, алга үрләдем. Беренче кат шәһәр күрергә Ашкындым мин, булды юл озын, һәм ирештем: балкып күгемдә, Янды минем бәхет йолдызым.
Нури Арсланов тәрҗемәләре.

Бик бормалы, бик тар сукмактан, Сызылып аткан язгы бер таңда. Акрын басып, ләкин нык атлап Без дә мендек кыргый зур тауга.
Җиңел түгел, ләкин менәбез... Каршыбызда — түбә кыясы. Түбәндә дә кыя күрәбез... Шул кыяда — бөркет оясы.
Билгә аркан бәйләп куйдылар... Акрын гына түбән төшәм мин.
Мип юеш таш капшыйм кул белән, Куллар белән һава ишәм мин.
Тезне бәрдем. Каный... Канасын. Юк, төшмәм мин, төшмәм ычкынып!
Кулга тоткач бөркет баласын Көлеп куйдым кинәт кычкырып.
Мин чайкалам упкын өстендә, Гәүдәм тора бауга эленеп.
Нәрсә уйлыйм, нинди хис миндә, Минем көлү кирәк көлүме?
Юк, курыкмадым! Юк, юк, куркуның Эзе дә юк минем йөземдә.
Югарыдан күргәч упкынны
Мин бөркеттәй булдым үзем дә!
ҖУБАН МУЛДАГАЛИЕЗ
ИПТӘШ
Л-*-*ундый сүз бар: һәрвакытта йөрәктә ул, һәр адымда таяныч та, терәк тә ул;
Көрәштә дә, хезмәттә дә көч-дәрт бирә Ирешергә максатка һәм теләккә ул.
Шундый сүз бар: кулның кулны кысуы ул.
Нурның балкып, көннең җылына төшүе ул;
Еракларга һәм биеккә очар? өчен Синдә куәт, сиңа канат үсүе ул.
Шундый сүз бар: ягымлы да, якты да ул, Юлларыңда маяк булып яктыра ул.
«Иптәш шахтер... Иптәш солдат... Иптәш шагыйрь...» Әйткән саен куанычны арттыра ул.
...Мин көчлемен дуслар «Иптәш!» дигән чакта, Дусларымны чын күңелдән сөйгән чакта; Йөрәк ничек җырлап типмәс, дөрләп типмәс Шатлыгымнан түбәм күккә тигән чакта.
Зәки Нура тәрҗемәләре-