ШИГЫРЬЛӘР
ПОЛИГОНДА ^текләрен таң чыгында юып, Полигонга килде солдатлар. Туп атканны көтеп, кошлар тынды, Калтыранып куйды яфраклар, һәм менә: «Ут!» Снарядлар очты, Тузан басты каен урманьин... Миңа җирнең үләне дә бик жәл, Ә .м.ин кабат тупны кор-амын.
Кабат атам...
Кулда корал булгач, Солдатларга шулай тиешле. Корал булгач, Полягоннар да бар, Хәтерләтә алар сугышны.
Пальмаларга уран «көле ява, Ачулы җил исә Галәмнән. Дошман аткач, Мин дә атам, дуслар, Коралымны мин дә өйрәнәм. Миңа җирнең үләне дә бик жәл, Ә мин урман төбен каерам. Атам... Атам...
Сестралар кебек, Киенгәннәр актан каеннар...
ЛАГЕРЬДАН КАЙТКАНДА
Я ңгыратып урман аланнарын, Таң сигналын бирде боргычы. Кошлар куркып уяндылар соң кат, Соң кат качты урман йокысы. Узып китте инде өйрәнүләр, Кайтыр чаклар' җитте лагерьдан, Туй -күлмәген кигән кызлар кебек, Юл буена баскан каеннар. Без узабыз тигез аллеядан, Палаткалар җыеп алынган.
Кошлар сайрый куанып ботакларда, — •Солдат күңеле шуны сагынган.