ҮР МЕНГӘНДӘ
МИХАИЛ ВАСЮТИН, ҖӘМИТ РӘХИМОВ
рманнарны кичеп, тауларны урап, үзәннәр буйлап сузылган тигез
рельслар өстеннән поезд алга ыргыла. Чакрым баганалары, кайтасы
юлның кыскара баруын хәбәр иткәндәй, башларын иеп, артка авып
калалар. Туган-үскән якларга якынлашкан саен, Әхтәмнең күңелендә
дулкынлану көчәя. Нәрсәдер аның йөрәген кыса төсле. Бармаклары буй-буй
галстугының элмәген бертуктаусыз капшый. Әйтерсең, Шәйдуллинның бу
якларны күргәне юкка инде ун көн генә түгел, ә ун ел тулган. Әхтәм,, җәһәт
кенә урыныннан күтәрелеп, Себер наратыдай төз гәүдәсе белән вагон
тәрәзәсенә капланды. Әнә ул малай чакта яланаяк килеш түбәләренә кадәр
күтәрелгән һәм итәкләрендә тәгәри-тәгәри җиләк җыйган Шөгер таулары.
Уңъяктарак— офык буйлап сизелер-сизелмәс кенә карасу тасма сузыла.
Анысы — нефтьчеләр шәһәре — Лениногорскны ышыклап утыручы
урманнар. Уйлап карасаң, алай ук ашкынырга сәбәп тә юк кебек. Поезд аны
әле нибары ике атна элек кенә Бөгелмә вокзалыннан Баку- га алып киткән
иде. Шул арада Лениногорскны сагынып та өлгердеме соң? Әллә юл
мәшәкате ялыктырдымы? Алай дисәң, ерак юл йөрүе беренче генә түгел.
Кудына чемодан тотып ул Уфа юлларын күпме таптады, Уралны урады.
Җәяүләп кенә дә күпме шпал санарга туры килде бит аңа. Мәскәүгә дә ничә
барды ул.
1960 елның көзе иде. Агачларның җәйге яшеллекләре инде күптән
югалган, ә Халык Хуҗалыгы Казанышларының Бөтенсоюз Күргәзмәсе
павильоннары әле һаман кояш нурларында коеналар. Заллар халык белән
тулырга өлгермәгән әле. Шуңа күрәме, биек стена янында Әхтәм үзен
кечерәеп калган шикелле тойды. Аяклары аны, ихтыярсыз- да-н, көзге янына
алып килде. -Гаҗәп, ул — 26 яшьлек егет ничектер бөтенләй малайларга
охшап калган — йөзендә оялчан елмаю. Әй, үзең белән хозурланып торыр
чакмыни. Ул ашыгып стендлар янына килде. Әхтәм һәм иптәшләре иҗат
иткән дистәләрчә автоматлар, аларның сызымнары тигез рәтләргә тезеп
куелган.
Бераздан .павильонга кешеләр тула башлады. Әхтәм җыйнаклана төште.
Ул җитәкче инжейер-конструктор, Татарстан нефтьчеләренең бер вәкиле бит.
Ә Татарстан нефтьчеләре сер бирә торганнардан түгел.
Әлегә аның стендлары янында кешеләр артык күп түгел. Әмма тук-
талганнар икән, Минутлап түгел, сәгатьләп торалар. Сорашалар, төпченәләр,
сорауларына җавап алмый китмиләр. Әхтәм иркенләп сөйли.
У
138
Менә яңа бер зур төркем килеп туктады. Азәрбайҗаннан килгән кунаклар
икән. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, күңелле әңгәмә башланып китте.
— Насос подшипникларындагы температураны күрсәтүче менә бу
җайланмаларның сезне кәкре каенга терәткәннәре юкмы? — дип сорады кара
мыеклы берәү, Әхтәмгә туры карап.
4— Инде ике ел була, бер су кудыру станциябез шул җайланмалар белән
эшли, — дип башлап китте Әхтәм, тыныч кына. — Автоматлар гаебе белән
станциянең тукталганы, яисә берәр агрегатның сафтан чыкканы юк.
Приборлар бик тиз сизеп алалар.
— Әгәр электр энергиясе бирү тукталса? Ул чагында ничек? — дип
төпченде әлеге нефтьче ел-маеп.
— Андый хәл булсамы? — дип, Әхтәм эленеп торган схемага борылды.—
Аккумулятор ярдәмендә эшләүче, резервтагы менә бу агрегат ток бирә
башлый. Энергия килү белән, идарә пультында утыручы диспетчер эшне
җайга сала. Күрәсез, барысы да уйланылгаи.
Кунаклар икенче экспонат — электрогидравлик’ япкыч янына килделәр.
Бу — Әхтәмнең беренче эше. Уфа нефть институтында укыган чагында ясаган
иде ул аны. Дөрес, хәзер япкыч шактый камилләштерелгән. Ләкин кунаклар
нинди бәя бирерләр бит әле? Әмма Әхтәм юкка борчылгач икән. Күргәзмәгә
килүчеләр генә түгел, бәлки эксперт комиссиясе дә экспонатларны яхшы дип
тапты һәм нефть промышленностенда файдаланырга тәкъдим итте. Ә
күргәзмә комиссиясе «Лениногорск- нефть» идарәсен көмеш медаль белән
бүләкләде.
...Артка таба йөгерүче телефон баганаларын, киң кырларны күзәтә-
күзәтә, Әхтәм шул турыда уйлануында булды.
Күргәзмәдә Әхтәм СССР Фәннәр Академиясенең нефть институтында
эшләүче элекке танышларын да очратты. Дуслары Әхтәмгә институтның
автоматика һәм телемеханика кафедрасына эшкә керергә һәм, бер үк вакытта,
аспирантурада укырга киңәш иттеләр. Ә беркөнне аның янына күргәзмәгә
кафедра мөдире үзе килде, һәм ул, экспонатларны карап чыккач:
— Торырга бүлмә дә табарбыз. Сез бу турыда ныклабрак уйлагыз әле.
иптәш Шәйхуллин, — дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Чыннан да
уйланырлык тәкъдим иде. Ләкин Әхтәм Мәскәүдә калмады. Ул вакытта да
аның күз алдына ерактагы Татарстан килеп баскан иде. Фикерләре тауларны,
урманнарны кисеп үткән асфальт юллар, еракларга сузылган югары вольтлы
электр линияләре буйлап йөрделәр. Дугалы атларны кү-мәрлек игеннәр
арасында утырган ап-ак торбалы нефть скважиналары янында булдылар. Тар
сукмак буйлап бер скважинадан икенчесенә баручы оператор белән бергә
атладылар. Аннан, Лениногорскиның тыныч урамындагы бер катлы йортка
кайтып керделәр. Гүя, кичке нефть техникумы студентлары Әхтәмне сырып
алганнар да: «Әхтәм Гатович, безне ташлап китәсезмени инде?» — диләр иде.
Юк, Әхтәм Мәскәүдә калмады.
...Бер ел үтте. Менә ул кабат иҗади командировкадан — илебезнең нефть
промышленносте рационализаторлары съездыннан кайтып килә. Юк, Бакуга
бару аның өчен гади командировка тына булмады. Ул, әйтерсең, Әхтәмнең
«Лениногорскнефть» идарәсендә дүрт ел эшләвенә йомгак ясау иде.
Дөресрәге, бөтен нефтьчеләр коллективының эшенә смотр иде бу.
...Тепловоз моңсу гына кычкыртты да йөрешен акрынайта башлады.
Аннан бөтенләй туктады. Дымка. Димәк, Бөгелмәгә берничә генә минутлык
юл калган. Җыена башларга кирәк. Хәер, нәрсәне җыйнарга. Аның инде
Бакуга баргандагы кебек зур-зур төргәкләре юк. Әхтәм Бакуга скважиналарны
ҺӘХМ куст-насос станцияләрен автоматлаштыру приборлары һәм аларның
сызымнарын алып барган иде. Киңәшмәдә
139
ул аларны башка өлкә нефтьчеләренә эшләтеп күрсәтте. Приборлар күп кенә
нефтьчеләрнең игътибарын җәлеп итте. Алып килгән үрнәкләрне,
сызымнарны бүләк итә торгач, Әхтәмнең багажы бөтенләй бушап калды. Кем
белә, бәлки шулай эшләвен идарәдә мактамаслар да әле. Аларның барысы да
аерым учетта тора ич. Әмма кеше хезмәтен җиңеләйтү бер Лениногорск эше
генә түгел бит.
Сирәк наратлык күренгәч, купеларда ашык-пошык җыену башланды.
Әхтәм дә, кечкенә чемоданын эләктереп, ишеккә юнәлде. Тепловоз иске
вокзал янына килеп туктады... Менә ул — яшел куакларга төренеп утырган
ике катлы таныш вокзал! Ничә тапкыр шушыннан поездга утырды Әхтәм,
ничә кат төште. Кулына/ шалтырап торган агач чемодан тотып гомерендә
беренче тапкыр Уфага — институтка китте. Гел отлично билгеләре генә
тезелгән диплом тотып шушында кайтып төште.
Вокзал алдына килеп чыгуга, аны таныш шофер каршы алды. Озатырга да
ул килгән иде. Шоферның:
— Ә багаж? — дип соравына, Әхтәм елмаеп:
— Юк. Хәзер бар да башта, — дип кенә куйды.
& с *
...Уфа нефть институтын тәмамлагач, 1957 елның җәендә, Әхтәм
Шәйхуллин, хатыны Галия белән, туган якларына юл алды. «Ленино-
горскнефть» идарәсенең управляющие Васильев яңа төзелгән автоматика
цехында инженер-конструктор урынын вәгъдә иткән иде. Ул бирегә чиста һәм
җылы урын эзләп кайтмады. Аңа Уфада ук калырга була иде. Укытучылар һәм
дирекция институтта калырга, аспирантурада укырга тәкъдим иттеләр бит.
Шәйдуллин институтта ук үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтергә өлгергән
иде инде. Студентларның фәнни-техник җәмгыяте түгәрәгенә йөреп, Әхтәм
скважиналар өчен автомат япкыч уйлап чыгарды. Диплом эшен дә шуның
буенча яклады. Ләкин чын мәгънәсендә инженер булу өчен бу бик аз иде әле.
һәм Әхтәм моны яхшы аңлый иде. «Бар промыселларга, көчеңне, белемеңне
шунда күрсәт!» Бу—Әхтәм өчен беркем тарафыннан да язылмаган закон
булды. Малай гына чактан ук Шөгер нефтьчеләрен күреп үсүеме, ул укырга
киткәндә үк зур киләчәкне дәгъва иткән Татарстан нефтеме, әллә туган яклар
тарттымы аны—ничек кенә булмасын, ул Ле- ниногорскига кайтып төште.
Лениногорск... Менә нинди икән ул әкият тизлеге белән үскән шәһәр! Әле
1952 елны, ул укырга киткәндә, монда берни юк диярлек иде. Олы юлдан
узган машина кузовыннан карап үткәндә берничә барак, палаткалар күзгә
чалынган иде. Ә хәзер бөтенләй танырлык түгел.
Ләкин куанырга иртәрәк иде. Эштән ул беренче көнне үк күңелсезләнеп
кайтып керде.
— Мигә кәефең кырылды? Әллә начальство белән уртак тел тапмадыңмы?
Әллә Уфа сагындыра башладымы? — дип каршылады аны хатыны, иркәле
караш ташлап. — Яле, әйдә, юынырга. Салкын су кәефеңне күтәреп җибәрер.
Әхтәм нидер әйтмәкче булган .иде дә Галия, аны, ай-ваена карамыйча,
бүлмәдән алып чыгып китте:
— Соңыннан, соңыннан!
Чәчләреннән су тамып торган, йөзе яктырып киткән ире кабат бүлмәгә
кергәч:
— Я, хәзер сөйлә инде, — дип Галия Әхтәмгә сөлге сузды.
— Нәрсә сөйләргә? — Әхтәм бу хакта юлда кайтканда ук баш ват- ■кан
иде. Искереп, тузып барган баракта биш буш бүлмә булуынмы? .Аларыи
Галия үзе дә күрер. Әнә идарәнең лабораториясенә химик
140
б\лып урнашты ич. I алия, бүлмә буенча йөренгән иренә карап, тыны** кына,
җавап көтте.
— Сиңа нәрсә әйтергә соц инде, Галия?
Әхтәм туктап калды.
— Дөресен әйт.
Дөресен әйт дисен... Минем ялганлый торган гадәтем дә бармы* ни әле,
1 алия? — дип елмайды Әхтәм. — Бернинди автоматика цехы юк монда.
Автоматлаштыру кораллары да күренми. Кешеләр эшсез утыралар. Бүген
менә булачак цехның өлкән инженеры Роман Бишке- вич белән таныштым.
Әйбәт егет, ләкин ул да хәзергә берни кыра алмый. Бернәрсә ачыкланды —
барысын да өр-яңа баштан булдырырга кирәк.
Промыселлар, цехлар Шөгер якларына, Зәй-Каратаена, Карабашка, тагын
әллә кайларга сузылганнар. Әхтәмнең беренче көннәре әнә шул зур хуҗалык
белән танышып үтте. Нефть чыгаручыларның зур көрәш көннәре иде ул. Карт
девон катламыннан күтәрелгәндә, нефть үзе белән бергә парафин ияртә. Шул
парафин торба стенасына утырып нефть юлын томалый. Әнә шул парафинмы
-кырдыру өчен камилләшкән җайланма булмау аяк-кулны бәйли дә.
Кыргычларны бер километр тирәнлеккә төшерү һәм кире күтәрү өчен кул
белән чыгыр әйләндереп торырга кирәк.
Бу чорда нефтьчеләрнең бөтен өметләре «очучы» дип аталган яңа
кыргычларда иде. Чыннан да, катлам басымы көчле булган скважиналарда
алар әйбәт эшли. Канатларын җәйгән кыргыч, басым астында, акрын гына
югары күтәрелә һәм парафинны кырып бара. Скважина тамагына җитү белән,
ул, канатларын җыеп, атылган уктай, кабат түбәнгә очып төшә. Билгеле
тирәнлеккә җитү белән канатлар тагын җәелә, һәм кыргыч югарыга юл ала.
Ләкин катлам басымы аз булган скважиналар өчен алар яраклы түгел иде.
Әхтәм һәм аның иптәшләре парафин бәласеннән котылуның башка юлларын
эзләделәр, һәм уртак бер фикергә килделәр. Алар скважиналарда булган
чыгырларны камилләштерергә, автоматлаштырырга керештеләр.
Татарстанның яшь нефтьчеләренең беренче республика слетына- Әхтәм
Шәйхуллин әнә шундый фикер -белән килде, һәм үзен яклая- чакларына нык
ышанды. Ләкин трибунага чыгып сөйли башлауга, ул ялгышканына төшенде.
Залда «чепуха», «үткән көнгә кайту» дигән сүзләр ишетелде. Соңрак чыгыш
ясаучы кайберәүләр аны «консерватор» дип тә атадылар. Слеттан соң шактый
-күңелсез йөрсә дә, Әхтәм бирешмәде — яшь инженер беркем тарафыннан
тапталмаган үз юлы белән атлады.
Лубрикатор сальнигы скважиналардагы иске чыгырларның һәр- кайсына
хас булган уртак бер йомшак урын иде. Әнә шушы сальниклар аша җир
астына сузылган озын чыбык очына кыргыч беркетёлгән. Кыргыч
күтәрелгәндә, чыбык чыгырга урала, ә төшкәндә сүтелә. Кышын боз каткан
тимерчыбык бик еш өзелә һәм кыргычлар җир астында кала. Нәтиҗәдә
скважинаны туктатырга, кыргычны ауларга туры килә.
Бу бәладән котылу өчен тынгысыз рационализаторлар төрле типтагы
сальниклар да ясап карадылар. Ләкин аларның берсе дә сынауны үтмәде.
Шушы сальниклар Әхтәмнең дә төн йокысын качырды. Шулай ук котылгысыз
хәлмешГбу? Әхтәм эшкә барганда да, кайтканда да шул турыда уйланды.
Кичләрен, бер үзе калгач, дистәләрчә к-итапларны тагын һәм' тагын актарды,
көндезләрен «иптәшләре белән киңәште. Ниһаять, ул лабиринт тибындагы
сальник ясап карарга булды.
Менә ул ясаган сальник куелган чыгыр тирәсенә операторлар, инже-
нерлар җыелды. Чыбык, сальник аркылы, акрын гына җир куенына шуыша...
Беркем сөйләшми. Бөтенесенең дә күзләре сальник аша үтүче чыбыкка
текәлгән. Бераздан реле «шалт» итеп куйды, һәм чыбык кире'
141
чыга башлады. Нәрсә булыр? Электромотор тигез генә гөрли. Барысы ца әйбәт
үтә төсле. Кайберәүләр Әхтәмне котларга да керештеләр. Кинәт сальник белән
чыбык арасында кара тап күренде, һәм «тып» итеп идәнгә нефть тамды.
Шәһәргә ничек кайтканын да хәтерләми Әхтәм. Әнә ул, кыйналып
ташланган кешедәй, тэсе-'башы китеп диванда ята. Хатынының шаян сүзләре
дә, радиоалгычтан ишетелгән дәртле җыр да кәефен күтәрми аның. Башында
шомлы уй: шундый гади нәрсәне дә ясый алмагач, аңардан тагы ни көтәргә?
Ә бит алда күпме хәл ителмәгән мәсьәләләр...
Шәһәр өстендә алсу таң шәүләләре уйнаганда, Әхтәм кабат автоматика
цехына юнәлде...
1959 елның башында Карабаштагы 5 нче промыселга яңа бер сальник
алып кайттылар. Үзләре белән ярышучыларга Башкортстанның Октябрьск
шәһәре /нефтьчеләре бер данә бүләк итеп җибәргәннәр икән. Башкорт
күршеләре иҗат иткән сальник белән танышканда, Әхтәм 5 нче промыселда
Габдрахман Миңлебаев дигән рационализаторның яңа сальник ясавы хакында
ишетте.
Берничә көннән Әхтәм 5 нче промыселга, оператор Миңлебаев хезмәт -
күрсәтә торган скважиналарга килде. Урынга килеп танышкач, инженер эшче-
оператор ясаган сальникларның Октябрьск нефтьчелә- ренекенә караганда
уңышлырак булуын ачык күрде.
һәр и-ке сальник -белән ныклап танышкач, күпләп җитештереләчәк
•сальникларга нигез итеп, оператор Миңлебаев конструкциясен алырга
булды. Иптәшләренең уңышына чын күңелдән сөенгән Әхтәм ул көйне өенә
кояштай 'балкып кайтып керде. Чөнки ул үзе дә нәкъ шул юл белән бара иде
бит.
— А^енә шулай, карчык,-—диде ул ишекне ачып керүгә, — төп мәсьәлә
хәл ителде. Сальник булды.
Үзеннән-үзе тыгызланучы сальник Әхтәмгә генә түгел, цехтагы башка
инженерларга да ошады. Вакытны әрәм итмичә, Әхтәм һәм иптәшләре яңа
конструкцияне камилләштерү эшенә керештеләр. Уйланулар, эзләнүләр, көн-
төн сызымнар һәм исәп-хисаплар белән утыру нәтиҗәсез .калмады. 1959
елның икенче яртысында цех сальникларны күпләп чыгара башлады. Ә ел
ахырында алар барлык скважиналардагы җайланмаларга да куелганнар иде
инде. Операторлар иркен сулыш алдылар. Чыбык өзелү, нефть агып әрәм булу
куркынычы бетте.
Ләкин тормыш нефтьчеләр алдына яңа кыенлык китереп чыгарды. Яңа
сальниклар, операторларның хезмәтен шактый җиңеләйтсәләр дә, иң
әһәмиятлесен хәл итә алмадылар. Күп кенә скважиналарда чыгырлар әле
һаман кул көче белән әйләндерелә иде. Скважиналардагы җайланмаларны
тулысынча автоматлаштырырга, ал арны автоматик эшләтергә кирәк иде.
Алда ике юл бар: беренчесе — скважинаны күпмедер вакытка туктату һәм
установканы алып, узелларны үзгәртеп кору; икенчесе — алыштырылырга
тиешле узелларны цехта ук хәзерләү һәм аларны ск-важиналарга илтеп кую.
Яшь .конструкторлар кыен, ләкин уртак эш өчен экономияле булган юлны
сайладылар. Алар скважиналарны туктатып тормаска булдылар.
Зур дәрт һәм өмет белән бирелеп эшләгәндә генә, коллектив яңа хәбәр
ишетте. «Вниканефтегаз» институтының Октябрьск шәһәрендәге Көнчыгыш
филиалы чыгырларны ансат юл белән модернизацияләүгә керешкән икән.
Филиал инде идарәләр белән килешергә дә өлгергән.
Бу хәбәр, билгеле, автоматика цехы .конструкторлары арасында
шикләнүләр һәм каршылыклар тудырмый калмады.
— Юкка гына азапланганбыз, — диде кулын селтәп, яшь инженер Виктор
Мануйлов, — тырышуыбыз әрәм китте.
— Без иң дөрес юлда торабыз, — дип, Әхтәм иптәшләрен юатты. *Бөтен
/кыенлыкларны алдан үзе ярып барды. Филиал конструкгорла-
142
рының тәҗрибәләрен өйрәнде. Алар эшендәге уңышлы һәм йомшак якларны
.күрде. Нефтьчеләрнең районара киңәшмәләренең берсендә ул.
«Вниканефтегаз» институты филиалы конструкторлары һәм үз тәҗрибәләре
турында сөйләп чыкты. Филиалның өлкән инженеры Дробах аңа бераз
үпкәләде дә булса кирәк. Ул җыелыштан чыгу белән:
— Мин сезнең узел методыгызның конструкциясен яманларга теләмим,—
дип башлады сүзен. — Күргәнем юк. Ләкин сез бит кустарьчылык белән
шөгыльләнәсез. Пружина өчен бер кисәк корыч эзләп җаныгыз чыга ич
сезнең. Төшендегезме? Иң яхшысы шул — конструкциягезне безгә бирегез.
Авторлыкны урталай бүләрбез.
— Безнең чыгырның бөтен узеллары башкача хәл ителгән бит.
— Алайса, карагыз инде, — дип, Дробах, кулын селтәп, китеп барды.
Бер яктан караганда, Дробах та дөрес әйтә. Чөнки конструкторлар
группасына чыннан да бик авыр иде. «Лениногорскнефть» идарәсе
җитәкчеләре аларны якламады. Әмма яшьлек җиңде. Мастер Август Ревякин
карамагындагы 3261 нче скважинада Әхтәм Шәйхуллин җитәкчелегендәге
конструкторлар группасы ясаган, тулысынча авто- матлаштырылган
җайланма елдан артык инде нефтьне парафиннан аера. 5 нче промысел
операторлары һәм җитәкчеләре аны мактап бетерә алмыйлар.
Ләкин эш шуның белән тукталып калды. Заводлардан һаман да иске
конструкциядәге чыгырлар кайта. Ә яңа җайланманы бер завод та, хәтта
Татсовнархоз нефть идарәсенең Бөгелмәдәге автоматика заводы да. күпләп
җитештерүне үз өстенә алырга теләми. Дөрес, Лениногорск
конструкторларының хезмәте югалмады. Алар үзләренең кечкенә мас-
терскойларында ясаган детальләр белән чыгырларның байтагын яңарттылар
инде.
Мастер Борис Лобанов һәм Николай Меркулов бригадалары хезмәт
җитештерүчәнлеген күтәрүгә әнә шушы чыгырларның конструкцияләрен
яхшырту нигезендә ирештеләр дә.
Кояшлы апрель көне. Бүген бөтен дөнья пролетариатының юлбаил чысы
даһи В. И. Ленин туган көн. Әхтәм эшеннән гадәттәгедән иртәрәк, кайтты.
Салкын су белән юынып алгач, кичке ашка кадәр дип, яңа газеталарны актара
башлады. Беренче биттә үк Ильичның зур рәсеме. Юлбашчы сурәтенә шактый
озак карап торгач, Әхтәм күзләрен аскарак күчерде һәм ашыгып укый
башлады...
«Техника өлкәсендә аеруча күренекле-хезмәтләре өчен, — дип башланган
иде мәкалә, — Ленин премияләренең берсе нефть ятмаларын эчкәртен
суландырып эшкәртүнең яңа системасы һәм аны СССРда иң зур Ромашкино
нефть чыганагында тормышка ашыру өчен Татарстан халык хуҗалыгы
советының нефть промышленносте эшчеләренә...»
Әхтәм фамилияләрне укып тормады. Кемнәр икәнен ул күптән белә иде
инде. Яшь инженерның йөзендә шатлык балкыды.
— Барып чыкты бит! — дип кычкырды ул, шатланып һәм газетаны тезләре
өстенә куйды.
...Әйе, Татарстан нефте иң прогрессив юл — нефть ятмаларын эчтән
суландыру юлы белән чыгарыла. Гигант кефть чыганагының кайсы гына
мәйданына барма, һәркайда су кудыру станцияләре эшли. Алар1
«Лениногорскнефть» идарәсендә генә дә ике дистәгә якын. Махсус,
скважиналар аша җир астына кудырылган су нефтьне кысып чыгара... Уйлар
Әхтәмне тагыл берничә елга артка алып кңттеләр. 1959 ел ахыры иде.
«Лениногорскнефть» идарәсе һәм Татсовнархозның нефть про-
мышлеииосте идарәсе коллективлары алдына су кудыру станцияләрен
автоматлаштыру бурычы куелды. Ләкин ничек? Нинди юллар белән?
Эш көтелмәгәнчә башланып китте. Идарәнең капиталь төзелеш бүлегендә
су кудыру станцияләрен автоматлаштыру буенча «Ги'проспец-
промсгрой»дан җибәрелгән бер схема ята икән. Бер көнне коммунистик
хезмәт ударнигы, яшь мастер Тәлгат Миңлебаев Әхтәм Шәйхуллин янына
шуны тотып килеп керде.
— Менә лроект, —t диде Әхтәмгә ул, — ләкин монда шайтан үзе дә
муенын сындырыр, релеләрнең исәбе-хисабы юк.
— Анысы куркытмый, — диде Әхтәим, Тәлгатне бүлдереп,— релеләр- гә
син үзең дә бик тиз төшенәсең. Ләкин алар безгә нәрсә бирә? Алар- ны ничек
идарә итәрләр? Син шул турыда уйладыңмы?
— Уйладым. Насосларның вал. әйләнешен, майның температурасын
билгеләп торучы җайланмалар кирәк.
— Алайса ерак сәфәргә җыен. Әнә шундый җайланмалар эзлә.
Су кудыру станцияләрен автоматлаштыру эше шулай башланды. Бу зур
эшкә Владимир Будников, Тәлгат Миңлебаев, Владимир Курдюмов һәм
башкалар алынды. Егетләргә Әхтәм җитәкчелек итте.
Тырышлык, тынгысыз эзләнүләр кабат җиңеп чыкты. 1960 елның 1 маена
унҗиденче су кудыру станциясе автомат режимга күчерелде.
«Гипроспецпромстрой» проектындагы дистәләрчә релеләр урынына
берничә генә реле калды. Иң әһәмиятлесе, автоматлаштыру арзанга төште.
Хәзер барлык станцияләргә дә «йозак» эленгән. Анда автоматлар эшли...
Ишек тавышы Әхтәмнең уйларын бүлде. Бусагада Галия күренде.
— Укыдыңмы? — диде Әхтәм, хатынына газетаны сузып, аның кар-
шысына атлый-атлый.
— Укыдым, Әхтәм, укыдым, диде Галия, шатлыклы елмаеп.—« Моның
өчен барыгызны да тәбрик итәргә «кирәк. Автоматлаштыручыларның да
1көче зур бит анда.