Хәзинә
VII
әвәли абзыйның кулдан ычкынган улы турында хәсрәтләнеп йөрүе юкка гына булып чыкты. Арсланда йорт җанлылык дисеңме, эшкә җәптәшлек дисеңме артыгы белән бар иде. Кайтып эшкә урнашуына унбиш көн дә узмады, ул әтисенең әллә ничә ел буена ярылмый яткан төпләрен көл итеп ташлады, өйне урталай бүлеп, кичләрен укып утыру өчен, үзенә матур гына бер бүлмә дә әзерләп куйды.
'Олы улының тыныч табигатьле булуына, эшкә дә кулы бик ябышып торуына сөенеп бетә алмаган Шәвәли абзый, бер көнне төн уртасында йокысыннан уянып, эчке бер борчылу белән Мәгыйшә түтигә тукырга тотьиндьк
— Караны, ишетсен колагың, Арслангалине әбижәйт итмә. Вахтасына барган чакта, ризыкның җимлерәген төреп сал. Сиңа ышансаң, ач йөртергә дә күп сорамассың. Ыштубыты ишетсен колагың, каклаган казны үзенә генә тот. Ашаган мал йортка ияләнүчән була ул...
— Минем балаларым бер Арслан-гына түгел.
— Мәрзия белән Гаптелхәйнең җир бораулыйсылары юк. Бәрәңге белән ип-и ашап торсалар да, җелекләре кипмәс.
— Син әйтмәсәң белмиләр иде ди! Ир башың белән хатын-кыз эшенә тыгылып ятмасаң, башка кайгың беткәндер шул...
— Син миңа акыл өйрәтмә, ярыймы? Кара син аны. тавык мие эчкән нәрсәкәйне, телгә остарып ятуын гына күр син аның. Әйтәләр икән, җиренә җиткереп үтә, ыштубыты... — дип тотынды Шәвәли карт.
ЛАәгыйшә түтинең каршы сүз әйтергә шулчаклы да теле кычыта иде, аны бары тик бер генә нәрсә — Йөзлекәй карчык үлгән чактагы җәнҗал исенә төшү генә — тыелып калырга мәҗбүр итте. Шулай да ул, дәшми калуы килешү түгел икәнен күрсәтү өчен, стена буенарак китеп ятты.
«Бик кирәгең бар иде, корчаңгы!» — дип уйлады Шәвәли карт һәм шул уйлары белән юанын йокыга китте.
Берсенең сүзенә берсе гел генә каршы төшеп торсалар да, аларны килештерә торган уртак борчулары да бар нде. Соңгы көннәрдә аларны бер уй аеруча борчуга салды: Арслан эшләп тапкан акчасын өйгә кай-
I Ахыры, башы 8, 9 саннарда,
Ш
14
тарып бирерме, юкмы? Арсланның хезмәт хакы алыр көне якынайгач, алар күзгә күренеп юашландылар, хәтта бер-беренә карата ихтирамлы да булып киттеләр.
Арслан кулына тигән акчасын төргәге белән әтисенә кайтарып бирде. Бу хәлдән телсез калган Шәвәли абзый изгелеккә каршы изгелек эшләргә теләде: хатынына күрсәтми генә кибеттән бер «яртыны» алып кайтты. Кичен сарык итенең симезеннән шулпа пешертеп, һәртөрле закускалар әзерләп йөрде. Бу эш белән ул шулчаклы да «мавыккан иде, шундый да тәмен белеп эшли иде, әллә моның бераз акылы җиңеләя микән, дип тә уйлап куйды /Мәгыйшә түти.
Табын янына семья членнарының барысы да җыелгач, Шәвәли карт әлеге хикмәтле яртыны, асыл кош тоткандай, кыландырып, өстәл өстенә утыртты. Рәхәт минутларны озаграк сузарга теләгән шикелле, вәземләп кенә, аптекада дару үлчәгән төсле, стаканнарга салып чыкты; күз турысына күтәреп тигезлеген карады, бары тик шуннан соң гына стаканның берсен Арсланга сузды, икенчесен үзе алды.
Арслан эчүдән баш тартты.
Шәвәли абзыйның гаҗәпләнүе һәм хурлануы шул чаклы зур булды ки, ул бер мәлгә сүзен әйтә алмый торды, тик җыерчыклы муенында чыбыркы сабы юанлыгы булып кабарып чыккан күгелҗем тамырлары гына кыймылдашты. Гаять зур ихтыяр көче белән ул үзен җиңеп, улын кыстарга, аның инде йорт башы булып .калырга хаклы кеше икәнен, әтисеннән оялып утырырга кирәк түгеллеген аңлатырга тотынды. Аңлаткан саен буталды, буталган саен кәефе кырылды. Арсланга күзе төшкән иде, бөтен тәне өшеп киткәндәй булды: «Беләм бит мин, әти, синең, HR өчен сайраганыңны. Әгәр мин акча алып кайтып бирмәсәм, син шулчаклы тугарылыр идеңмени?» — дигәндәй, Арслан аны мыскылчан бер» елмаю белән тыңлый иде.
Әнә шул көннән башлап бу мыскылчан елмаю Шәвәли картны эзәрлекли башлады. Әти кеше, улы алдында яхшы атлы булырга теләп, нәрсә генә эшләмәсен, Арслан аның асыл ниятен шундук сизеп ала һәм, елмая төшеп, сабыр гына тыңлап тора иде.
Акчасын алып кайтып биргәннән соң бер атна үткәч, Арслан әтисеннән йөз еум акча сорады. Аңа китаплар алырга кирәк иде. Шәвәли картка китап алу өчен йөз тәңкә акча тоту акылга сыймас бернәрсә булып күренде. Шуңа күрә ул янчыктан акчаны чыгарганчы, «нифтече мач- тырларның» берсенең дә китап укып борауламауларын, инде укыйм дисә, көтепханәдә дә китапның бик күп булуын әйтеп, әллә ничаклы сүз сөйләп ташлады, Тимбик малаеның инде ничә еллар буе китап укымыйча гына акча эшләвен уйлады һәм, акча салган янчыгын табалмый- ча, эзләп азапланды. Арслан, гадәтенчә, аның бу кыланышын елмая төшеп, карап торды да сүзсез генә өйдән чыгып китте. Кичен бер кочак китап күтәреп кайтып керде. Әтисенә чамадан тыш ягымлы тавыш бе- лән^әйтте:
— Әти, — диде, — менә сиңа квитанция. Китап кибетенә Габделхәйнеме, Мәрзиянеме җибәреп, туксан биш сум җитмеш ике тиен акча түләтеп кайтарчы. Үзем дә барыр идем, вахтага соңга калам. Кибетче хәзер ук китерә күр дип бик гозерләнеп калды.
Җаны мыскылланудан Шәвәли картның күзенә яшьләр килде:
— Ни пычагыма инде шул тамаша китап? Ник азаплыйсың син мине .картлык көнемдә?..
— Укымыйча ярамый, әти. Китап ул — белем чишмәсе, — диде Арслан сабыр гына.
Икенче бер вакыт Арслан очырмадан әтисенең өр-яңа күн итеген киеп төште. Инде ике ел буена эленеп торган бу итекне Арсланның аягында күргәч, Мәгыйшә түтинең коты алынды:
15
— Нишләвең бу, улым?! Хәзер үк салып куй. Әтиең бит аны дегет белән майлап, барлап-тикшереп .кенә тора. Үтерер бит ул мине! — дип хафаланырга кереште.
— Үтермәс. Озак торса, аның черүе мөмкин. — диде Арслан. — Дегет кенә коткарып кала алмый черек әйберне! — Ишек тоткасына тотынгач: — Минем кесәдә акча бар. Алып куегыз, — диде һәм үз юлына китеп барды.
Яңа эш Арсланның холкына үзгәреш кертә алмады. Элеккечә үк ул аз сөйләшә, элеккечә үк күп укый, һәм әтисенең үз аршынына үлчәп куйган таләпләрен акыллы һәм сабыр дәлилләре белән кире катып бара иде. Шул ук вакытта ул күңелендә нәрсәнеңдер бик тыгызланып җыела башлавын да тоя иде.
Озак вакытлар өйдә, бөркү һавада йоклаган кешеләр, ишек алдына чыгып, саф һавада йокларга ятсалар, бер-ике сәгать йоклау белән йокылары туеп, кислород күплегеннән интегә башлыйлар. Арслан буровойда эшли башлаганнан бирле үзендә шундыйрак хис уянып килүен тойды. Көннәр буе завод эчендә, ябык түбә астында эшләп, бик үк саф булмаган һавага өйрәнгән кешегә хәзер көннәр буе ачык һавада эшләү беренче атналарда шактый кыен булды. Хуҗаның артык юмартлыгыннан интеккән кунак кебек, һаваның артык күплегеннән күкрәк тулышып, кай төшләренеңдер авыртыштыргалап торуын да оизде ул. Бу халәт бер атнага чаклы барды, аннары җиңеллек килде, аппетиты күтәрелде һәм ул беләкләренә, күкрәк мускулларына чыңлап торган яңа көч, яңа гайрәт тулуын сизде. Беренче көннәрдә гадәти булмавы белән ардырта торган эшне ул хәзер шактый өлгер һәм ансат башкара; торба-«шәмнәрне» биреп яки кабул итеп бетергәннән соң, буш калган сәгатьләрендә, кемнеңдер этеп-төртеп кушканын көтмичә, балчык измәсе болгата торган машинаны — глиномешалканы әйләндерә, су белән бораулап туктауга измә әзер булып торсын дип тырыша иде. Аны шулай эш сөючән булуы өчен мастер Тимбиков та үз итә башлады, эше юк арада китап тотып утыруына да сүз әйтмәде.
Нефть турында язылган китапларны- уку Арсланга девон нефте тарихының кызыклы якларын ачты, бораулау эшендәге гасырлар буена килгән эш коралларының үзгәрүе белән таныштырды. Бораулау тизлегенең киләчәктә бик кискен күтәрелеп китәчәген аңлады ул. Чөнки әле моңарчы мөмкинлекнең бик азы гына кулланылганын күрде, кул хезмәтен җиңеләйтү буенча эшләнеп ята торган чараларны белде.
Ләкин Арсланны чынлап торып уйланырга мәҗбүр иткәне бу түгел иде әле. Монысы аның инженерлар эше иде, »ил нефтьне күбрәк сораган саен, бораулау техникасының, бораулау алымнарының үсми калуы мөмкин дә түгел иде.
Арслан илнең барлык якларында эшләп йөргән татар нефтьчеләре турында уйлады. Карт мастер Дияров әнә Кәлимәтнең үз кешесе икән, Арсланннарның күршеләрендә туып үскән кеше икән. Моннан утыз ел элек ул бәхетле булырга теләп, Уралга чыгып киткән, Бакуны, Сызраньны, Куйбьмиевны урап, ил гизеп, Кәлимәткә кайтып кергән. Уйлап карасаң, ул чакта да, аңардан күп еллар элегрәк тә, революциягә чаклы да бу җирләрдә нефть булган, мең еллар буена, миллион еллар буена булган монда нефть. Кәлимәттән дә, башка авыллардан да җир мае чыгарырга Кара шәһәргә — Бакуга, Грозный якларына китеп барганнар, нефть промышленниклары кулы астында, кысан кара баракларда яшәп, үрчеп, җан биргәннәр, кара сакалларын кая барсалар да ияр-теп йөргәннәр. Бәхетнең бик якында гына, аяк баскан урында гына булуын, җир токымнары аркылы тирәнгәрәк карый белергә генә кирәк икәнен белмәгәннәр. Шундый зур бәхетнең аяк астында ятканын белү өчен илне җәбердән коткарырга, илне аякка бастырырга, Лотфулла Дияров кебек меңнәрнең күзен ачарга кирәк булган шул әле...
L
16
Менә шунда инде ул Коммунистлар партиясе башкарган эш колачының, коммунистлар эшләгән батырлыкның никадәрле зур икәнең аңлады. Үз йөрәге белән, үз жаны белән аңлады. Көн саен иртәләрен автовокзаллардан төялеп, нефть магистральләре буйлап чапкан меңләгән эшчеләрне әнә шул бер ихтыяр туплавын аңлады. Болармы аңлау аның эшен кызыклы һәм файдалы итте. Шуңа күрә әтисенең тормышка карата куйган, үз куначасыннан, үз аңлавыннан гына чыгып куйган кайбер таләпләренә аның елмаеп кына каравы табигый дә иде.
Тормышындагы барлык теләкләре үтәлеп килә иде Арсланның. Тик бер теләге үтәлми, үтәлә дә алмастыр инде. Мөнәвәрәгә булган хисләрен ул тагын күңеленең иң эчкәрге почмагына яшерде. Мөнәвәрә белән очрашырга жай эзләмәде. Белә идеме Мөнәвәрә аның Кәлимәткә кайтканын, белә идеме иренең бригадасында эшләп йөрүен — аның өчен ул кадәресе дә билгесез иде әле. Ләкин ай буена Кәлимәттә булып та ай буена аны күрмичә яшәве авыр иде. Кәрим белән якыннан танышкач, аның алны-ялны белмичә, үҗәт бер тырышлык белән буровойда ятуын күргәч, бу искиткеч тырыш табигатьле, искиткеч үзсүзле кешегә, тешләгән җиреннән өзеп чыгармый торып туктый белми торган авыр холыклы кешегә карата Арсланда ихтирам хисе уяна башлады. Шушы хәлләрдә Мөнәвәрә белән очрашып йөрү, хисләр уртаклашып йөрү Кәримнең кешелеген таптау булыр иде. Арслан моңарчы юлга салынмаган бәхетсез мәхәббәтен мәңгегә оныту, күмеп ташлау нияте белән китаплар дөньясына күмелде. «Бер ел тоташтан әзерләним дә, кичке нефть институтына керим, — дип фикер йөртте ул — уку белән Мөнәвәрә онытылыр»,— дип уйлады. Көндезләрен буровойдагы эш белән онытылып торган уйлары, хисләре, буровойдан кайтып, чиста киемнәрен киенеп алуга та-гын, үзәкләрен өзеп, исенә килеп төшә дә, ул утырыр, торыр урын таба алмый башлый иде. Өстәвенә аңар әти-әнмсе тынгылык бирми, аның кеше төсле өйләнеп, кеше төсле үз куышын корып яшәргә тиешлеген гел исенә төшереп торалар. Арслан баштарак бу һөҗүмнән уен-көлке белән котылып килә иде, әмма картлар аңардан хәйләкәррәк булып чыктылар, теңкәгә тиюнең усалрак чараларын уйлап таба башладылар.
Моңарчы намаз-ниязның нәрсә икәнен дә белмәгән, сугышка чаклы ук әле, авыл халкы арасында диннең көчле вакытында да ураза тотмыйча, мич башына кача-поса ашап йөргән Мәгыйшә түти күзгә күренеп диндар кешегә әйләнде. Арслан эшкә киткән чак буламы, эштән кайткан чак буламы, саламнан үреп ясаган иске матысын кыйбла як тәрәзәгә таба борып куя да — оеп-оеп намаз укырга тотына. Арслан моның үзенә күрә бер психик атака икәнен белә, игътибар итмәскә тырыша, әнисенең кәмит уйнап маташуына ничек тә үртәлми, тешен кысып түзә иде. Ләкин кәмит шактый озакка сузылып, Арсланның институтка хәзерләнүенә зыян килә башлагач, ул бер көнне түзмәде, гадәттәге мыскылчан елмаюы белән сорады:
— Әни, син сугышка чаклы намаз укымый идең шикелле. Каян уйлап чыгардың син аны быел?! — диде.
Мәгыйшә түти намазлыгын юри озаклап төрде, аны шыңгырдап ачыла торган борынгы сандыгының төбенә үк салып куйгач, үчекли торган гамьсез тавыш белән:
— Көфер сүз сөйлисең, улым, — дип сүзен башлап китте. — Ул чагында дөнья мәшәкате күп булганны тәңре үзе белә. Сугышка чаклы сезне үстерәбез дип җир тырмаштык бит. Менә шуңа күрә кадерне белдегез дә сез! Әнә берегез ата-анасына адәм әйтмәгән сүзләрне әйтеп, зинадан туган бала үстереп ята. Әбисенең череп беткән өен саклый. Өйдән чыгып китте —киңәш юк, нифте эшенә барып кергән —киңәш юк. Хәзер сез бәк дәү кешеләр булдыгыз бит инде: әти-әни кирәкми башлады...
«Үскән чакта иллә дә күп ярдәм иттегез инде. Җәен печән ташудан, көзен урманда себерке кисүдән баш чыкмады. Уналты яшемнән Донбасска чыгып киттем», — дип әйтмәкче иде Арслан, даулашуга китә, вакланам дип, әйтми калдырды, бары тик:
— Булды, әни, аңлашылды, — дип кенә куйды.
Булмады, тик кенә тор! — дип ярсынып эләктереп алды Мәгыйшә түти. — Үзебез капмаганны каптырып, үзебез кимәгәнне кидереп, гөлләр кебек итеп үстердек. Хәзер генә зур кеше булгач та... Нәрсә авызыңны ерып торасың, әллә ашатмадык диер идеңме?
— Ашаттыгыз/ ашаттыгыз...
— Шулай 'булгач, тагын ни кирәк? — дип, Мәгыйшә түти, Арсланның кинаясен аңламыйча, каршысына чәчрәп төште. — Күпмегә чаклы тил-мертәсең син мине? Күпмегә чаклы хатынсыз яшисең? Әллә минем кеше төсле килен хезмәте күрәсем килмиме? Әллә минем кечкенәләр сөясем килмиме? Әллә .минем, кеше төсле, кодагый булып кунакка йөрисем килмиме? Әллә минем үз баламның туенда, күкрәк киереп, дастуйн булып, тур башында утырырга хакым юкмы?
— Мин әле укырга исәпләп йөрим, әни...
Мәгыйшә түтинең күзеннән яшь бәреп чыкты. Ул аны яргаланып беткән кулы белән яңагына сылый-сылый, элеккесеннән дә битәр сүзләрен такмаклый башлады:
— Ярар, минем үлгәнемне көтә торгансыңдыр. Әнигә килен хезмәте иттерүем әрәм .була ди торгансыңдыр. Күземне ачырмый минем әнә күршеләр. «Әллә Арслангалиеңнең бер-бер гаебе бармы? Әллә сугышта зыян-зәвер күргәнме? Нишләп шушы көнгә шае өйләнми йөри ул?» — диләр.
Арслан оятыннан кып-кызыл булып кызарды, борын астыннан мы-гырданып алды:
— Ярар инде, әни, бар, укы намазыңны...
— Ярар дигән булып авызымны япма син минем. Өйләнмисең икән, конторыңа барып әйтәм, картаймыш көнемдә мине киленсез тилмерткәнең өчен, нибуч, башыңнан сыйпамаслар.
Тагын күңеле тулды. Тагын кара кулы белән күз яшьләрен яңагына таба сыпыра башлады.
— Авырмыни сиңа өйләнүләре? Ник азаплыйсың син мине? Ник хәсрәт утларына саласың? Әллә миңа нахак сүз ишетүләре бик рәхәтме? Мәгыйшә фәлән, Мәгыйшә төгән, Мәгыйшә малаен өйләндерми, Мәгыйшә, Мәгыйшә... Сиңа рәхәт: эшеңә китәсең дә котыласың.
Мондый һөҗүмгә каршы торуы кыен иде Арсланга, әйләнәм дип тә вәгъдә бирә алмый иде ул, шуңа күрә хәзер иң яхшысы эчтән тыну нкәнен аңлап, ул дәшми башлады. Мәгыйшә түти дә аны үкенә икән дип уйлап һәм, бу мүкләккә дә үткәзүенә сөенеп, әкрен-әкрен тынычланды. Ә төнлә урынга яткач, көндез булган хәлләрнең берсен дә калдырмый, түкми-чәчми, Шәвәли абзыйга сөйләп бирде.
— Кирәген бирдем малайның, утлы табага бастырдым! — диде. — Менә шушы тиле әйткән иде дип әйтерсең, бу айда ук булмаса да, киләсе айда киленле булабыз.
— Белмим. Күзләре бик (кызыл. Төне буе .китап белән әвәрә килгән егетләрне кызлар бик яратмый ул,— дип, Шәвәли карт Мәгыйшә түтинең барлык тырышканын и.ке-өч сүз белән юкка чыгарды.
Шушы сөйләшүдән соң берничә көн үткәч, Арслан Мөнәвәрәне очратты. Вахта машинасы белән буровойдан кайта иде ул. Юлда машинаны туктатып, ак пыльник кигән берәүнең утырганын күрде, ләкин утыручының төсен-битен күрми калды. Кулыннан тартып менгергән егетләр белән ул эчкә табарак узды. Бераздан вахтадан кайтучы егетләр дөнья яңгыратып көләргә тотындылар. Әнә шул көлү тавышына Арслан әйләнеп карады һәм баскан җирендә тынсыз калды. Аның каршысында
!. »С. Ә." №10. 17
18
Мөнәвәрә иде. Кемдер аның битен мазутлы кулы белән өйкәл алган, Мөнәвәрәнең битендә каш өстеннән колагына таба кыеклап -биш бармак эзе ярылып ята иде. Арсланны күрүгә, ул тавышсыз гына җылап җибәрде.
Арслан йөрәгенең тасырдый башлавын, кысылган кулларының авыраеп китүен тойды.
— Кем буяды? —дип сорады.
Көлү авазлары тынды, ләкин җавап бирүче бульмады.
— Кем буяды дип. сорыйм мин?
— Ник дәшмисең, син будяың бит?—диде Кара Җәмил скамьяда җәелеп тәмәке тартып утыручы егеткә.
Арслан ашыкмый гына егетнең каршысына килде, киеренкелектән бөркүләнеп киткән машина эчендә:
— Син буядыңмы? — дип сорады.
— Я. мин. Нишләтерсең? Мин, — диде егет, папиросын теле белән ирен кырыена күчереп.
Арслан әкрен генә иелде, егетнең әрсез күзләренә усал карашын батырды һәм, якасыннан урап алып, аяк өсте бастырды:
— Син буядыңмы? — Күз ачып йомганчы йодрыгы белән тегенең ияк астына сугып җибәрде. Егет гөрселдәп идәнгә ауды, авызыннан ычкынган папиросы, һавада әйләнеш ясап, салмак кына идәнгә килеп төште.
Буровиклар чәчрәшеп урыннарыннан тордылар.
Мөнәвәрә гаҗәпләнүеннән өнсез калды. Аның тамак төбенә килеп бөялгән гарьлеге, мыскыллануы һәм бер көтү ирләрнең ярдәмчесез бер хатыннан шаркылдашып көлеп кайтуларына карата күңелендә ташыган нәфрәте ярсыну белән алмашынды.
Арслан, төсе качкан егетне идәннән торгызып, Мөнәвәрәдән гафу үтенергә кушты. Кинәт бик уңайсыз булып китте: барысы да гаепле иде, барысы да гафу үтенергә тиешләр иде.
Кәлимәткә кайтып җиткәнче тынлык сакладылар.
VIII
Кәрим, яр буена утырып, күн итекләрен салды, күн курткасын салды; күлмәк-штаннарын да салып бетергәч, туларның барысын ашыгып кына чалбар каешы белән бәйләде дә язгы ташудан соң әле тоныкланып та җитмәгән Зәй суына кереп китте — киемнәрен баш өстенә күтәреп, бер куллап йөзә башлады. Су коточкыч салкын иде, тәннәрне куырып ала иде, вахта машинасы, Кәрим кароттажчыларны белешеп йөргән арада китеп барган иде. Мастер менә хәзер Зәй аркылы йөзеп чыгып кына «вахтавой»ның каршысына төшә ала иде.
Ул аргы якка чыгып җиткәнче, юл өстендә «вахтавай»да күренде. Машинадагылар, Зәй өстендә кеше барлыгын күреп, кабинаның түбәсен дөңгечләргә тотындылар.
— Егетләр, карагыз әле, безнең мастер! Ах и шельма! Кара, кара ничек килә! Бер дә бүтән түгел, хатыны белән кычкырышкан бу. Юк, иптәшләр, мондый мастер белән югалмыйбыз без. Күрерсез менә, шушы башсызлыгы белән ул, бүген булмаса иртәгә, иртәгә булмаса, берсекөнгә муенын сындырачак! — дип көлә-көлә сөйләнде Борис Любимов.
Ярга чыккан мәлгә чалбарын киеп өлгергән Кәрим, башка киемнәрен кулына тотып, машина янына йөгерде. Аны ду кубып каршы алдылар: кайсы күлмәген кидертеште, кайсы каешын бәйләде, кайсы шаян сүзе белән күңелен күтәреп торды:
— Быел беренче чиркәнчекне сии алдың.
— Су ничек, иптәш мастер, иманны качырырлыкмы?
2» 19
— Үзеңдә дә бар икән йөрәк: ике бала атасы 'була торып! Әй-яйңяй!
— Нәрсә (бала атасы, балаларны дәүләт карый хәзер.
— Әй, җитте сезгә, кешегә тешен кайрап бетерергә ирек бирегез. Күрмисеңмени, бүре кебек шыкылдата.
Табигате белән эчкерсез һәм беркатлы Кәрим, тешләре тешкә орынганны сиздермәскә тырышып, буровиклар белән бергә шаркылдап көлә, егетләрнең шаяртуына шаяру белән җавап кайтарырга тырыша һәм скважина тамамлыйсы көнне егетләрнең шат булуларына сөенеп бетә алмый иде.
Буровойга килеп җитүгә, ул. тагын усал һәм кискен табигатьле мастерга әйләнде. Бер команда белән егетләрнең барысын бер тирәгә җыеп алып әйтте:
— Бүген безнең язмыш хәл ителә, йоклап тормаска. Төртеп кушканны көтмәскә. Аңлашылдымы?
Борис Любимов вахтасы сүзсез генә эш урынына басты.
Буровойда соңгы эшләр башкарылды. Сәгать нәкъ ун тулганда, ка- роттажчыларның ике машинасы буровой янына килеп туктады. Беренче машинадан кароттаж партиясе начальнигы — яшенә караганда шактый олы һәм караңгы чырайлы Габбасов чыгып коры гына исәнләште. Кул астында эшләүчеләргә шундук тиешле эшләрен кушып, үзе бер минут та бушка үткәрмичә, машинасы эченә кереп китте.
Күтәрү машинасы каты гөрелди башлады. Габбасов бүтән күренмәде. Аның кул астында эшләүче яшь кенә ике егет барабанга уралган бер мең сигез йөз метр озынлыгындагы кабельне, башына махсус «комбайн» тагып, миллион еллар буена барлыкка килгән җир катлауларын язып менү өчен, скважинага төшерә башладылар. Скважина тамагы кабельне әкрен генә йота барды. Кәрим нервлана иде, егетләрдән эшнең барышын әледән-әле сорашып торды. Габбасов (машинасына берәүне дә кертмәде.
«Синең дә безнең тирәдә биеп йөргән көннәрең булыр әле», — дип ачу белән уйлады Кәрим.
Ике сәгать эшләгәннән соң, машина гөрелдәүдән туктады. Габбасов баягыдан да караңгырак чырай белән машинасыннан килеп чыкты.
— Нәрсә хбулды? — дип хәвефләнеп сорады Кәрим.
— Скважинагыз кәкре. Җитмәсә, «михайловский горизонт»та бөке барлыкка килгән, «комбайн» бармый, эшкәртегез. Әзер булгач, чакырырсыз.
Машиналар кайтып китте.
Кәрим әле генә әйтелгән сүзләр тәэсирендә торып калды. Әйтергә генә ансат: эшкәртергә! Бу сиңа (кытыршы тимерне игәүләп җибәрү түгел. Егерме бишәр метр озынлыгындагы корыч торбаларны, «шәмнәрне», бер-беренә ялгап, ике сәгать буена забойга төшерергә; кароттаж приборы төртелгән урынны кабат борауларга; меңнәрчә чиләк балчык измәсе әзерләп, скважина стеналарын шуның белән шомартып сыларга — киртләчләнеп калган уентыларны «бетерергә; торба-«шәмнәрне» кабат җир өстенә күтәрергә, шәмдәлгә тезеп «куярга.
Шушыларның барысын бригада өр^яңа «баштан эшләргә тиеш иде. Кәрим, тешен кысып, эшне аңлатьш бирде.
— Менә каптык дисәң дә .каптык! Бушка әйләндергән метрлар өчен кем акча түли инде безгә? — дип көлеп җибәрде Борис Любимов. Ләкин аның шаяртуларын хуплаучы булмады бүген. Чырайлар җитди, кашлар җыерылган. Әле бер эшкәртүдә генә булдырып булырмы? Менә бит ул., бораулап бетердек дигәч тә күпме азапланырга туры килә.
— Борис Любимов, вахтага!
—- Слушаюсь!
— Җәмил абзый! Егетләреңне балчык «измәсе әзерләргә алып бар. Мин хәзер өченче вахтаны чакырам.
20
— Була икән сабантуй!
Азрак лыгырдарга киңәш бирәм, — диде Кәрим.
Шуннан соң шаярту-мазар булмады. «Эшкәртү» дигән мең мәшәкатьле, авыр, ялыктыргыч эш башланды. Бер мәртәбә дә ял итмәделәр. Тормоз тоткасын Кәрим әледән-әле үз кулына алды. Сәгатьләр буена үзе эшләде. Буровиклар ничектер сүзсез калдылар, кирәкле эшне тавыш- тынсыз үтәргә тырыштылар.
Караңгы төшеп килә иде инде, Кәрим телефон аша кароттажчыларны чакырды. Аннан, бүген килә алмыйбыз, дип җавап бирделәр. Кәрим үз- \зен белештерми катлы-катлы итеп сүгенде. Ләкин сүгенү белән генә эш үтәлми. Телефон аркылы, бөтен шәһәрне айкап, начальствоны эзли башлады; хәерчегә жил каршы дигәндәй, конторада да, трестта да инде эш беткән, кешеләр өйләренә кайтып киткәннәр иде. Берничә коммутатордан, кызларның кайсысыннан гозерләп, кайсысын куркытып, Митрофан Панасович квартирын эзләп тапты, директор үзе туры килмәде, аның өчен карлыккан тавышлы берәү директорның аварияле буровойга чыгып киткәнен, әле иртәдән бирле .кайтып кермәгәилегеи хәбәр итте. Кәрим тресть управляющиен эзләргә кереште. Телефон төбендә бер ярты сәгатьләр чамасы азаплангач, ул аны тапты, хәлне аңлатып бирде.
Николай Николаевич бик кыска сөйләште, кароттажчылар ике сәгатьтән буровоеңда булыр, диде.
Чыннан да, ике сәгать үтүгә (бу вакыт юлда үтәргә тиеш иде), Габ- басовның машиналары бер-бер артлы буровойга .килеп җиттеләр.
«Әһә, начальство артыгызга ут төрттеме?» — дип үчлек белән уйлады Кәрим.
Габбсов сүзсез генә хикмәтле приборын скважинага төшереп җибәрде. Чырае аның әүвәлгечә караңгы, кашлары җимерек, нәрсә уйлый ул. ачуланамы, кәефе киткәнме — билгесез иде. Ике сәгать эшләгәннән соң. ул үз машинасына Кәримне чакырып алды, гади коры тавышы белән аңлатып, күрсәтеп бирде: менә, мастер иптәш, теләсә кайсы начальствога жалу ит, янәсе, чыдамагаең, «Татнефть» берләшмәсе начальнигына барып җит, әгәренки син скважинаңны геофизикларга яраклы итеп борауламагансың икән, барыбер берни дә эшләп булмый. Күрәсеңме, «комбайн» 1713 метрда тагын төртелде. Димәк, эшкәртеп бетермәгәнсез.
Кара Җәмил егетләре вахтага басты.
Торба-«шәмнәрне» бер-беренә ялгап, кабат забойга төшерделәр, балчык измәсе болгата торган машинада кабат меңләгән чиләк балчык измәсе әзерләделәр; инженер килеп, балчык измәсенең сыйфатын анализлады, өстәмә рәвештә сода һәм башка нәрсәләр кушарга, каймак кебек йомшак һәм төерсез итәргә боерды. Ул дигәнчә эшләделәр. Балчык измәсе белән тагын забой стеналарын сыладылар.
Өч көн, өч төн буена сәгатьләр алмашынды, вахталар алмашынды, кароттаж партиясе алмашынды, алмашынмады бер генә кеше—Кәрим Тимбиков. Скважина нефт бирми торып, аның буровойдан китәргә хакы юк иде.
Кешеләр бер үк эшне уннарча мәртәбә кабатлаудан, борауланып •беткән скважина белән тәүлекләр буе азапланудан тәмам туйдылар. Күзләрдә өметсезлек, аптырау, моның кайчан да булса бер ахыры булырмы, дигән сорау галәмәтләре сизелә башлады.
Тагын да сузарга ярамый, тагын да сузу катастрофага китереп җиткерәчәк иде. Арслан, мастерның бар эшне яңа баштан кабатларга уйлавын күреп, аның янына килде.
— Кәрим, сизәсеңме, кешеләр арыды бит. Өметләрен җуя башладылар бит. Әллә тәҗрибәлерәк берәрсен чакырабызмы?
— Кемне, мәсәлән?
— .Лотфулла Дияровны.
21
Кәримнең күзләре елтырап китте.
— Чыннан да! Шәп киңәш бу.
Дияров ялындырмады, чакыру белән килеп тә җитте. Кәрим үзенең элекке мастерын күрүгә, әтисен .күргән кебек, сөенде. Лотфулла абзый ашыкмый гына буровойга керде, ашыкмый гына приборларны карап йөрде, насос сарайларын, культбудкаларны әйләнеп чыкты, бик озаклап, берәмтекләп, бригаданың хәлен, скважинаның хәлен сорашты. Тимби- ковтан сөйләтеп бетергәч, кароттаж партиясе начальнигы Габбасовтан сорашты, диаграммаларны карады, тик шуннан соң гына барысын бергә җыеп, вакытны бушка уздырмаска, «голый конец» аркылы язып, ныгыту торбалары төшерә башларга кушты. Забой ныгытмаган килеш тагын бер-ике көн торса, шаулап ишелә башлаячак, диде. Мәгълүматны әнә шул торбалар аркылы язып алырга киңәш бирде.
Конторада да аның киңәше белән берсүзсез килештеләр. Икенче көнне кароттаж партиясе җир ятмаларының диаграмассын ныгыту торбалары аркылы язып кайтып китте.
Цемент койдыру өчен тампонажчылар килде — тимер юл вагоны чаклы махсус агрегатлар кырык биш минут эчендә җир астына сиксән тонна цемент койдылар.
Скважинаны тәмамлау {көтелгәннән күп өлеш тантаналырак булып чыкты: буровойга трест управляющие Кожанов үзе килгән иде. Тигез сафка баскан бораулаучылар алдында Кәрим Тимбиковның кулын кысты ул, скважинаны ун өч көнгә алданрак тәмамлаган өчен бригадага трест исеменнән рәхмәт белдерде.
Шаулатып җул чаптылар; гәүдәләр тураеп, ‘башлар югары карап торды — михнәт чиккәннәр онытылды.
Начальство тиешле вазифасын үтәп кайтып киткәннән соң, Кәрим егетләрне тагын бер күчкә җыеп алды:
— Беренче скважинабыз хөрмәтенә, бүген кич, сәгать нәкъ җидедә, минем квартирга килеп җитәргә. Соңга калып йөрүчеләрне штрафка тартам!
Яңа бригада, мөстәкыйль рәвештә үзе бораулаган беренче нефть скважинасын ташлап китәргә теләмичә, буровой янында бик озак шаулашты.
IX
Кичке җидегә чаклы әле сигез сәгать вакыт бар иде. Арслан көнне ничек үткәрергә белми аптырап бетте. Ул 'башта Кәримнәргә бармаска кирәк дигән фикергә килгән иде, соңыннан ул фикереннән кире кайтты. Бөтен бригада җыелып та бер ул гына килми калса, бу шундук сизеләчәк һәм бригадада сүз кузгатачак.
«Барсам да, беркемнең дә күзенә чалынмаслык булып, шыпырт кына утырырмын, бәлки, иртәрәк тә китеп барырга мөмкин булыр әле», — дип уйлады ул; ләкин мәҗлескә 'барыр вакыт җиткәч, дулкынлана башлады, кирәкле әйберләрен таба алмый азапланды. Берничә галстук алыштырды. Аның шулай мәш килүен сизеп алган Мәгыйшә түти Шәвәли абзыйга шыпырт кына чыгып әйтте:
— Сиңа әйтәм, бер генә күр әле Арслангалине! Бер сәгать кенә түгел инде, көзге тирәсендә кайнаша. Бер дә бүтән түгел, берәр чәчбие бу мүкләкнең күңеленә ут салып җибәргән. Аллаһы боерган булса, күр дә тор, менә шушы тиле әйткән иде дип әйтерсең, бүген үк булмаса да, иртәгә киленле булабыз.
— Үзем дә күреп торам. Алдан кычкырган күкенең башы кайсы көнне ярылганны беләсеңме? Белсәң, менә шул: килен өеңә килеп, синең кулыңнан барлык ачкычларны алмый торып, каркылдама, яме!
— Бирермен мин аңа ачкыч, бирмәгән кая!
22
— Менә шул-шул! Синең яныңа килен «киләчәк тә түгел, килсә, торачак та түгел, белдеңме? Белсәң, менә шул: тыныңны гына кысып тик тор, яме.
— Җә! — дип Мәгыйшә түти авызын кыйшайтты.
Ишектән чыгып барган Арсланны сүзсез генә озатып калдылар.
...Арслан килеп кергәндә, Кәримнәрнең түр ягы халык белән тулгап иде. Өстәлләр өстенә ризык та, шешәләр дә бик мул куелган. Кәрим үзе шешә бөкеләре ачып маташа. Арслан, килүен белдермәскә теләп, шыпырт кына бер почмакка сыенмакчы иде, аны тел бистәсе Борис Любимов күреп алдьр да бөтен мәҗлескә тавыш куптарды.
Тавышка эчкәрге яктан Мөнәвәрә килеп чыкты. Башына ак яулык бәйләп, биленә официанткалар буып йөри торган бәләкәй генә ак алъяпкыч ябып куйган. Мөлдерәмә тулы күзләре, озын керфекләре Арсланны күрүгә тетрәнеп алдылар. Алардан бәхетле сөенеч агылды. Дулкынлануын күрсәтмәс өчен, ул тизрәк почмак якка чыгып китте. Аның артыннан ук бораулаучы егетләр арасында икенче хатын-кыз заты пәйда булды. Монысының башында янып торган сары косынка иде, косынкасы астыннан маңгай чәчләре ташып чыккан. Беркемгә дә аерым караш ташламыйча, баш өстенә (күтәргән бизәкле подносын бик җиңел һәм нәфис итеп тоткан көйгә, өстәл янына «килде, өстәлгә ризыкларын берәм-берәм тезеп чыкты һәм килгәндәге кебек бмк ансат, бик җиңел китеп барды.
Шуннан соң ул тагын берничә мәртәбә күренде, «күренгән саен егетләрнең күз карашын үзенә тартты. Аның хәрәкәтләрендә ташып торган бөтенлек, тоташлык һәм җиңеллек бар иде. Моның күңелендә, күрәсең, дөньядагы барлык төсләр, барлык авазлар, барлык моң берьюлы саклана алган чак әле.
— Кәримнең балдызы... Сәгыйдә исемле...— дип пышылдады Арсланга Каюм.
Арслан шуннан соң әлеге кызга бер мәртәбә сыный карады. Аңарда Мөнәвәрә белән бер төсле чалымнар тапты. Ләкин бу чалымнар Мөнәвәрәнең сеңлесендә апасына караганда күп өлеш яктырак һәхм актив- рак иде, яшьлек белән бергә аерылгысыз булып үрелгән иде; ул чалымнар Мөнәвәрәдә оялчан тыйнак буяулар белән гәүдәләнсә, Сәгыйдәдә мөлдерәмә тулып торган хисләрне чагылдыручы утлы буяулар белән гәүдәләнгән иде.
Мәҗлеснең ничек башланып киткәнен дә, нинди сүзләр сөйләнгәнен дә сизмичәрәк калды Арслан: аның уйлары Мөнәвәрә белән, аңа капма- каршы булган Сәгыйдә белән бәйле иде...
Аракыны, буровикларча, стакан белән эчтеләр. Беренче стаканны Арслан да «кыстатмыйча эчеп җибәрде — бернинди тәэсирен дә сизмәде. Ләкин ап-ак алъяпкыч бәйләп, кунакларга аш ташып йөрүче Мөнәвәрәгә, Мөнәвәрәнең сеңелесенә инде тартынып карамады. Аларның икесенең берьюлы бу якка чыгуларын, бу якта күбрәк күренүләрен тели башлады.
Аның алдына ашны Мөнәвәрә үзе китереп куйды. Арслан аңа кешегә ишетелерлек итеп рәхмәт әйтте, кычкырыбрак әйткәнен үзе дә тойды: Мөнәвәрә аңа керфекләрен сирпеп карап алды да ашыгып кына кухня ягына чыгып китте.
Икенче стаканнарны тотканда, «За хозяйку!» дип шаулаша башладылар, Мөнәвәрәне җилтерәтеп табын янына китерделәр, ул да түгел, аның янына Сәгыйдә үзе килеп бастьк Алар уртасына Кәримне бастырып куйдылар. Мәҗлес дөбердәп аягүрә күтәрелде. Кәрим тамчысын да калдырмый эчеп җибәрде. Сәгыйдә рюмкасын тотып куйды, ә Мөнәвәрә бер йотым да эчмәде, аның беркайчан да эчкәне юк иде. Үтереп кыстарга, төрле яктан үгетләү сүзләре яудырырга тотындылар. Ләкин
23
шшди генә кыстаулар да аны эчәргә күндерә алмадылар. Кунаклар кү-ңелсезләнә, үткә сүзләре үк әйтә башладылар. Арслан Кәримнең яңак төерләре биешкәнне 1күреп һәм икеләнүен җиңеп, аяк өсте калыкты:
— Миңа ике генә сүз әйтергә рөхсәтме? — диде.
Мәҗлес тынып калгач, ашыкмый гына сөйли башлады:
— Ирексезләү әйбәт эш булмас ул, иптәшләр. Эчәсе килми икән, эчмәсен. Ә без аны ихтирам итәргә телибез икән, тотыйк та үзебез күтәрик. ЛАөнәвәрә саулыгына, Мөнәвәрә бәхетенә! — Күтәргән көйгә тын да алмыйча эчеп җибәрде.
Аның сүзләрен кайнар хуплау белән каршы алдылар, аның эчкәнен актык тамчысына чаклы күзәтеп тордылар. Мәҗлес үз җаена матур гына, гөрләшеп кенә утыра башлады.
Арсланның бөтен мәҗлес алдында ЛАөиәвәрәне яклап чыгуына бар кешедән бигрәк Сәгыйдә игътибар итте.
— Кем ул сине яклаучы егет? — дип сорады ул Мөнәвәрәдән, почмак якка чыккач:
— Безнең авылның Шәвәли абзый малае бит...
— Кит аннан! Нишләп мин аны күргәнем юк соң?
— Элек Казанда яшәде ул.
— Ә хәзер?
— Кәрим буровоенда.
— Өйләнгәнме?
— Юк.
— Мине таныштыр әле.
Мөнәвәрә авыр итеп бер көрсенде. — Юк, сеңлем, булдыра алмыйм... — диде.
— Алай булгач, мин үзем танышам.
Мөнәвәрә бер сүз. дә әйтмәде, сеңелесенә тутырып бер карап куйды да түр якка чәй алып чыгып китте. Их, кеше таныштырган белән генә бәхетле булып булса икән... Ә бит ул бүген аны тагын яклап чыкты. Дөнья ул булганда нинди иркен, тормыш нинди матур, эчмичә дә исереп йөрерлек.
Түр якта көлешәләр, шаулашалар иде, шул тавышлар арасыннан ул аның тавышын, сүзгә сирәк-сирәк кенә катнашыш куйган җанга ятышлы тавышны тоеп йөрде.
Икенче бер чыкканда, ул Кәримнең ике кулына ике гер күтәреп уйнавын күрде. «Ашамый. Яклана. Исерә бит инде» — дигән уй күңелен авырттырып узды. Кунаклар барысы да Кәримгә төбәлгәннәр иде. Бераздан игътибар бүлгәләнде: «мәҗлес, вак инешләр кебек, төрле тармакларга бүленде, һәркем күңелендә булган серне, ягымлы, эчкерсез сүзне күршесенә сөйләп бирердәй хәлгә җитте.
Әнә өстәлнең бер башында Кара Җәмил күршесенә бик тәмләп сөйләп утыра. Аның муенын суза төшеп, әңгәмәдәшенә кулы белән кагыла- кагыла сөйләвенә Арслан да игътибар итте:
— Безнең авылда Әүбәкер бар иде. Ничава кеше иде .ул Әүбәкер. Кешеләр өчен хаҗга барып, хаҗ белән сату итә торган иде. Мәккәгә дип чыгыш китә бу, сәяхәт башы — мең сум. Барып җитәме ул анда, юкмы — хода үзе белсен. Әмма ләкин шулай да бер өшкәллек зәм-зәм суы белән чуптарлы паласы култык астында булыр. Әллә ничә кеше аның сәяхәте бәрабәренә изге хаҗи исемен алды, Әүбәкер, мыекны сыпырып, тегеләр акчасына типтереп йөрде. Шул әйтәдер иде, тәҗрәте дә, хәҗрәте дә кирәк инде аның диядер иде...
Өстәлнең икенче башында бурильщик Хәкимзадә белән борын астында бәләкәй генә мыек үстереп йөрүче Айбеков бәхәсләшә:
— Мин сезне беренче мәртәбә күргәндә сез лейтенант погоныннан идегез, — ди Айбеков.
— Юк, мин капитан погонында идем, — ди Хәкимзадә.
24
Бәхәскә аларны чолгап алган бораулаучылар май өстәп торалар. Төркем зурая бара.
Мин сезне беренче мәртәбә капитан погонында күрдем — ди мыеклы егет, бераздан.
Хәкимзадә бирешми:
Юк, ялгышасыз, мин майор погонында идем, — ди.
«Тиздән болар генералга чаклы менеп җитәләр», — дип елмаеп уйлый Арслан. Ул аракының үзенә берничек тә тәэсир итмәвенә аптырап утыра.
Кайсыдыр берсе, мәҗлесне тагын да җанландырып җибәрәм дипме, әллә радио тыңламыйча тора алмагангамы — приемникны (кабыза. Радиодан Левитанның Берләшкән милләтләр оешмасы турындагы, Америка вәкиленең күзгә төтен җибәрүе турындагы, Хаммаршельдның симез калҗа тирәсендә юргалап йөрүе турындагы сүзләре ишетелеп кала. Кара Җәмил Хаммаршельд дигән сүзне ишетүгә, Әүбәкернең хаҗ белән сату итүе турындагы сүзен шундук өзеп, урыныннан күтәрелә, артык җитдиләнеп киткән тавыш белән, кулын бик хәтәр селтәп җибәрә:
— Хаммаршельдны признавать итмим!
— Почему? — дип сорый Борис Любимов -күмәк (көлү астында.
— Патамушты Хаммаршельд Амрика буржуйлары белән этлек итә.
Каюм, башкаларга күз кысып:
— Международный әһелләргә тел тидерергә ярамый, Җәмил абзый. Дипломатик мөнәсәбәтләр бозыла, гөнаһлы буласың, — ди.
— Юк, сез мине дипломатия дип алдый алмассыгыз. Минем үз бизмәнем бар. Шул бизмәнгә салып карарлык үз акылым бар...
Аның үз бизмәненә салып, тагын бик күп нәрсәләрне үлчәргә җыенуын күргән Каюм, радиоалгычның капкачын ачып, пластинка куя. Ярсынулы, өермәле авазлар .кинәт бүлмәне тутыра. Кешеләр, музыканың боеручан — ашкындыргыч әмеренә буйсынып, вак-төяк •сөйләшүләрен оныталар. Күңелләр чистарак, омтылышлырак булып китә.
Бүлмә уртасында мәйдан хасил була. Хәкимзада, сикереп уртага килен төшә: авызына пычак кабып, (кулларны канат кебек җәеп, тау- лылар биюен башкара. Аның аяк-куллары күз иярмәс тизлек белән очыналар, ярсынып килгән юртак кебек, җемелдәвек аякларны ул як- якка ташлый, Борис Любимов кухня ягына кереп югала да аннан әле стиляга, әле көяз туташ кыяфәтенә кереп ■килеп чыга.
Шушы тамашага карап, исе китеп утырганда, Арсланны да уртага чыгардылар. Башта ул аптырап калды, биемичә ;качып китәргә уйлады, ләкин бүген биеми мөмкин түгел иде. Мәҗлесне сүндермәскә, ахыргача матур итеп алып барырга атлыгып торган Борис Любимов һәм аның вахтасыннан салам чәчле верховой Селифанов Арсланның качу юлын бикләп куйдылар.
Арслан акылын җыйды, хәрәкәтләренә чак кына кәмитлек өстәде, юри салмаграк итеп, ялкауланыбрак уртадан бер урап килде. Биегән саен ул тизләшә барды, Белоруссия урманнарында чакта партизан иптәшләреннән өйрәнгән төрле милләт биюләрен хәтерләп, шулар стихиясенә бирелде. Аны хуплап тордылар, аңа кул чабып тордылар, ләкин ул үзе нәрсәнеңдер җитмәвен сизде: биюләр бөтен чынлыгы белән чыкмыйлар, күңелгә ятышлы түгелләр, аяк хәрәкәтләре белән күңел хәрәкәтләре кушылып җитми иде.
Аңа ;каршы Мөнәвәрәне чакырып чыгардылар. Узып барышлый гына, юл уңаенда гына, Мөнәвәрә аңа күз сирпеп алды да түгәрәк әйләнәсендә оеп кына йөзеп китте. Арслан аның сизгерлегенә, аз гына ишарәне дә тоеп, шундук бию теленә күчерә алуына исе китте. Мөнәвәрә аккош кебек назлана, тургайлар кебек җилпенеп китә, аңардан нәфислек, садәлек, хатын-кыз мөлаемлеге ташый иде. Ефәк оеклы төз
25
аяклары белән ул, гүя, идәнгә түгел, мәҗлестәгеләрнең йөрәгенә китереп баса иде. Арслан да колачны җәя төште: Кәлимәтнең бораулау мастеры өенә, нефтьче эшчеләр җыелган ихлас бәйрәмгә көньяк кояшының кайнарлыгын, Белоруссия урманнарының шавын, яуга каршы яу күтәргән ил егетләренең чаялыгын алып керде. Моңарчы тормышта күргәннәре, кичергәннәре аның шушы бәхетле минутларда барысы берьюлы кабынды. Аерым күренешләрне ул кайнар йөрәгендәге хис белән бергә китереп ялгады, шуңа күрә мәҗлестәгеләргә аның биюе гаять чын булып, тоташ булып күренде, кешеләрнең игътибсары бер төбәккә — хисләр өермәсе ясап уртада бөтерелүче Арслан белән Мөнәвәрәгә төбәлде. Аларны, пичәмә еллар сәхнәдә уйнаган артистлар кебек, үзләрен иркен тотуларына, әйләнгән саен, яңадан яңа нәкышләр чигеп, өзлексез иҗат итеп биюләренә сокланышып, хәйран калып тордылар. Ләкин бу нәкыш чигүләрдә, бу назлы һәм ярсу хәрәкәтләрдә ике гашыйк йөрәкнең сөйләшкәнлеге берсенең дә башына килмәде.
Мәҗлестән таң беленә башлаганда таралдылар. Беренче булып Арслан кузгалды, аның артыннан башкалар кайтып киттеләр.
Исерүдән күзләре ямьсезләнгән Кәрим Мөнәвәрәнең беләгеннән кысып алды:
— Шәп биедең син, катын, әйеме? Шәп бит, ә? Мәҗлес шәп булды бит, ә?.. Кәрим диләр, Тимбик малае!.. Дөресме, хатын?! Без үзебез Уффаныкы Уффада тормасак та, и-и-иих!..
— Кәрим, туктале, тынычлан әле. Әйе, шәп үткәрдек, шәп. Я, шаулама инде, шаулама, балаларны уятасың бит... — Мөнәвәрә, аның үбешергә үрелгәндә авызыннан аңкыган аракы исенә чыдый алмыйча, башын бора, ничек тә котылып калырга тырыша иде. — йокла син, йокла, йокың бик килгән синең, җибәр әле беләкне. Беләкне җибәр дим. Кара көйдерәсең. Кәрим! Әйе. Менә хәзер урын җәеп бирәм. Шаулама зинһар...
Кабартып салган ап-ак мендәр өстенә Мөнәвәрәнең күз яше агып төште. Мендәргә капланып ярсып җылыйсы килә аде.
БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Урал тауларының энеләре булган бу тауларны табигать, күрәсең, бер тетрәүдә яраткан. Барысы бер җайга урнашып, түбәләрендә яшел урманнар үстереп, йөзәр чакрымга сузылып киткәннәр алар. Халык аларның итәгенә авыллар салган, тауларның билен буып аккан зәңгәр тасмалы Зәй үзәннәрендә чалгы янап печән чапкан; җирдә яшәвем эзсез калмасын дигәндер инде, уйлап йөргән уйларын исем итеп тауларга кушкан: югыйсә, Чияле тау, Зәгъферан тавы, Нурсала тавы, Кояш күзе, Җылы чокыр дигән исемнәр каян килгән дисең!
■Менә шулар белән янәшә авыл исемнәрен куеп кара: Бишмунча, Мактама, Бикәсаз, Тайсуган (ягъни тай суйган). Нинди каршылык! Бәхет табам дип җир тырмашып авыл сал да бәхет тапма. Ләкин алданган килеш тә яшисе килми бит — исеги кушып булса да алдануыңның каруын кайтарырга кирәк...
Тауларга кушылган исемнәрнең матурлыгын исбат итәргә теләгәндәй, Җылы чокыр ягыннан талгын җил исеп, Дала Зәенең аулак бер тугаенда әкрен генә янып яткан учакның әчкелтем төтен исләрен тирә- якка тарата. • ;
Таулар турындагы уйлары белән мавыгып, чирәм өстендә кырын яткан Арслан учак утын сүндермичә саклап утыручы кызыл майкалы, ак чалбарлы егеткә дәшә:
26
Атнабай, ә Атнабай... нишләп соң син туган якларыңны ташлап безнең якларга килеп чыгарга булдың, ә?
Атнабайның учак төтенендә юри ыслаткан төсле ялтырап торган көрәнсу киң битеннән моңсу күләгә узып китә:
— Сөйли башласаң озак ул, Арслан абый...
Алар һәркайсы үз уе «белән мәшгуль булып, байтак вакыт сөйләшми яталар. Арслан, зәңгәр күктәге ап-ак болыт өемнәрен күзәтеп, Атнабайның учакны бик еш болгата башлавын тоеп ята; хәзер кесәсеннән курай чыгара, шуңа тынычсызлана, дип уйлый. Башкортларның курай тартуын радиодан ишеткәне булса да, үз күзе белән күргәне юк иде әле Арсланның. Ул аны беренче мәртәбә быел күрде. Күрде һәм кибеп беткән бер көпшәнең шундый искиткеч авазлар тудыра алуына таң калды. Курай тарткан чакта Атнабай танымаслык булып үзгәрә: иреннәре, дога укыган кебек, туктаусыз кыймылдыйлар, күзләре йомыла төшә, бөтен йөзе оеп, серлеләнеп, курай тудырган ерак авазлар дөньясына китеп бара, Арсланга хәтта шомлы да булып китә иде.
Аларпың дуслашуына әнә шул курай сәбәпче булды да бугай. Теге көнне Арсланны үз машинасына утыртып Бөгелмәдән алып кайтканнан соң, Атнабай ике-өч айлар югалып торды. Арслан моңа әляәни зур мәгънә бирмәде: азмыни гомер юлында бер очрап та соңыннан әзсез югалган кешеләр, һәркемнең үз тормышы, үз дөньясы дигәндәй, шигъри табигатьле шофер егет тә нефть магистральләре буйлап чабадыр, инде әллә ничаклы дуслар табып, әллә ничаклы дусларын оныткандыр, Арслан Гобәйдуллин дигән егетнең хәзер дөньяда бармы-юкмы икәнен башына да китереп карамыйдыр.
Юк, онытмаган икән Атнабай, башына китереп караган икән. Беркөнне ул Арсланны үзе эзләп килде, аны елга тугаена чакырып, учак ягып, озаклап курай уйнап утырды. Арслан аның бөтенләй дә шофер түгел икәнен, шоферлык һөнәре аның егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип, үзлегеннән өйрәнгән һөнәре генә булуын, чынлыкта исә аның мастер Нуретдинов бригадасында верховой булып эшләвен белеп алды. Бу аларны тагын да якынайта төште. Ләкин аларның уртак сүзләре, уртак тойгылары хезмәт белән генә бәйләнгән тойгылар түгел иде. Икесе дә табигатькә гашыйк егетләр булганлыктан, алар ял көннәрен Зәй тугайларында, урман-болыннарда үткәрә башладылар, һәм бик тиз арада аерылмас дуслар булып киттеләр.
Бүген менә Атнабайның учак тирәсендә озак кайнашуын курай тартыр алдыннан үзенә күрә моң җыйнау дип аңлап, Арслан аны бүтән сораулар белән борчымады. Атнабай тиздән үзе дә тынып калды, ничектер -кечерәеп бер йомгакка җыелды һәм менә Зәй үзәннәре буйлап кояшлы аяз күк астында курай моңнары йөзә башлады. Арслан бу моңнардан күктәге ак болытлар белән кушылган аерым дөнья төзеп, Мөнәвәрә турында уйлап ятты. Мөнәвәрәнең мәҗлес көнендәге кыяфәте, аның тирәсендә оеп кына биеп йөрүләре .күңелне сыздырып искә төште. Арслан бик озак тын ятты, тик Атнабай, уйнап бетерер алдыннан гына башын күтәреп, аның ягына күз салды: курайчы күзләрен йома төшкән, иреннәре, күңелгә шом салып, туктаусыз кыймылдыйлар, дала кебек киң һәм моңсу авазлар хасил итәләр иде. Менә ул уйнап бетерде. Кураеның авызына капкан башын кулы белән сөртеп, чиста ак чүпрәккә төрде һәм шуннан соң тагын гаҗәеп беркатлы, гаҗәеп гади авыл малаена әйләнеп калды. Моннан берничә минут кына элек аның тылсымлы авазлар тудыра алган тирән моң иясе икәненә һич ышанырлык түгел иде.
— Атнабай, ә Атнабай, 1кем өйрәтте сине шулай моңлы итеп курай уйнарга?
Атнабай ;кураен кесәсенә салып куйды, учак өстенә йомычка өстәде, шуннан соң гына эчке дулкынлануын баса төшеп, тыенкы итеп әйтте:
27
— Бәлки сез уйлыйсыздыр, бу башкортлыгын күрсәтер өчен (Кесәсендә курай йөртә дип. Алай дип уйласагыз, ялгышасыз, Арслан абый. Минем аны -сездән башка беркемгә дә күрсәткәнем юк.
Арслан игътибар белән аның йөзенә карады. Атнабайның йөзе, курай уйнагандагы «кебек, ераклаша баруын, уйчанлана төшүен күрде. Тагын беравык тынлык сакладылар. Чыртлап учак янганы ишетелеп торды, биек үләннәр эчендә чикерткәләр сайрашты, сабан тургае җилкенә-җилкенә кояшка таба менеп 1китте.
Зәйнең сабыр гына агып яткан тонык суына карап утырган Атнабай басынкы да, шул ук вакытта йөрәк төпләреннән «килүе белән ашкынулы да итеп:
— Аһа-һа-һа-һа-һаааааййй! — дип тирә-якка аваз салды.
Тавыш тауларга бәрелә-бәрелә, дулкын-дулкын булып кире кайтты.
— Ишеттегезме? —диде Атнабай бик зур сер әйтергә җыенган төсле эчкәртен тавыш белән.
— Ишеттем. Тавышың әйләнеп кайтты.
— Әйе. Табигать миңа җавап кайтара.
— Нәрсә дип җавап кайтара соң ул?
— Сез, ди, минем, ди, милион еллар буена саклап килгән хәзинәмне күкрәгемнән суырып аласыгыз, ди, ә үзегез миңа нәмә бирәсегез, ди.
— Чынлап әйтәме инде ул аны, әллә шаярта гынамы?
— Табигать ул уйнап сөйләшүне белмәй, Арслан абый.
— Ә нәрсә бирергә <кирәк соң аңа? Мин бит җирнең баласы. Минем җиргә биргән бүләгем — җир йөзендә дөрес яшәвем.
— Юк, ул гына җитми, Арслан абый. Җир йөзен гөлгә бизәргә кирәк. Кеше шуларны күреп сөенсен, юмартлансын, корган агач кебек, гарип күңелле булып калмасын. Бөтен нәмә чиста булсын, саф. Табигатьнең үзе кебек...
Атнабайның балаларча беркатлы, балаларча саф һәм садә хыяллары Арсланга да йокты, ул күңеле нечкәреп китүдән эчкерсез бер ягымлылык белән:
— Көннән-көн ачыла барасың син, дустым. Кояшка ачылган гөл кебек. Әллә синең әниең гөл үстерүче идеме?., дип сорады.
Атнабай кулларын баш астына куеп яшел чирәмгә сузылып ятты, ләкин шундук торып утырды һәм әнисе турында сүзнең күпкә китүеннән курыккан төсле ашыгып кына әйтеп куйды:
— Инәйне минем спектакльдә генә күргәнем бар. Баласын югалткан ана булып уйный иде...
— Сезнең белән түгелмени?
— Юк. Мине ташлап кияүгә чыккан.
Арслан сагаеп калды.
— Ә нигә ташлаган соң?
— Атайдан сораганым юк, үзе белеп әйтмәй. Күрәсең, нефтяникның пычрак киемен юасы килмәгән.
— Әтиегез дә нефтьчемени?
— Атай минем атаклы мастер. Ишеткәнегез дә бардыр — Бәхет- гәрәев. Депутат.
— Менә кайда икән аның хикмәте. Син алайса әтиең һөнәре белән китеп барган икәнсең.
Арслан бу сүзләрне бик якын итеп, Атнабайның нефтьче булып китүен хуплап әйтсә дә, тегесе уңайсызланып калды.
— Юк ла... минем нефтяник булырга дип уемда да юк иде. Гаризаны мин театр училищесына илтеп биргән идем. Атай директорга барган да әйткән: «Сынаудан үткәрмәгез. Мин аның артист булуын теләмим!» — дигән.
— Нигә инде шулчаклы рәхимсезлек?!
28
Авызына капкан сарут сабакларын өзгәләп һәм үлән суының ачысын авызында тоеп, Атнабай беравык сүзсез ятты. Сүнеп бара торган учакның утын болгатып җибәргәч, ут өстенә корыган әрем сабагы ташлап, гүя, җанын газаплап торган хисләрен шул корыган әрем кебек ян- дырын көл итәргә теләгәндәй, ачынып, сорау-мазар биргәнне көтмичә, сөйләп бирде.
Имтиханны миннән бик каты алдылар. Башкортстанның атказанган^ артисты минем каршыма килеп басты да, шигырь сөйләгән кебек .көйле тавыш белән әйтә: «Сәхнәдә хезмәт итәргә җыенучы Атнабай Мөхәммәтгәрәй улы Бәхетгәрәев, — ди, —сез үзегезнең сәхнә аркылы халыкка зур хисләр җиткерә алачагыгызга ышанып киләсезме, әллә кызык эзләп кенә киләсезме?»,— ди. Ышанып киләм, мин әйтәм. «Ярый, хуп. Сез алайса,үзегезне бер генә минутка скважиналар бораулаучы мастер дип хис кылыгыз. Әйтик менә, мәсәлән, сезнең алдынгы мастер дигән Башкортстанга шаулаган исемегез дә бар, ди. Әмма ләкин көннәрдән бер көнне кул астындагы кешеләрегез сезне яратмый башлады, ди. Сез, ник дип әйткәндә, мактаулардан башыгыз әйләнеп, исереп киттегез, ди. Аңлашыламы?» Мин әйтәм, аңлашыла. «Аңлашылса, сез миңа шуны уйнап күрсәтегез».
Вакыйга белән мавыгып киткән Арслан:
— Ай-йай усал каптырган!—дип куйды. — Я-я, ничек башкарып чыктың инде син аны?
— Дөресен әйткәндә, мин, Арслан абый, үкенүдән нишләргә дә белмәдем. Чөнки минем әтинең буровоенда бер генә мәртәбә дә булганым юк иде. Бораулаучылар үзләрен ничек тоталар, мактаулардан башы әйләнгән мастер ни төсле була, минем өчен алар дөньяда әллә бар, әллә юк. Ә бу сорауны артист атайның нефтяник икәнен, мине дә нефтяник итәргә теләвен аңлап бирде бит инде, миннән ниндирәк шантрапа чыкканны белергә теләп бирде. Их, мин әйтәм, атайның буровоена йөргән булсам, һич югы бер генә мәртәбә барып кайткан булсам... Ә минем бар яту театрда, мин кичләрен театрлардан чыкмыйм, артист булачак көннәремне төшләремдә күрәм. — Атнабай авыр итеп бер көрсенде. — Миңа хыялга батып утырырга түгел, ныгытып әзерлә-нергә кирәк иде. Минем инде җавап бирергә чыгар вакытым да җитеп килә иде. Комиссия членнары сипкел битле чандыр гына бер малайның тавык куган булып егыла-тора йөрүеннән эчләре катып көләләр. ^Менә шул номер миңа эләккән булса, мин алариы көлдереп карар идем, минем әле заманында тавык булып кытаклаган, әтәч булып кычкырган, эт булып өргән өчен район олимпиадасында бүләк тә алганым бар иде. Нихәл итәсең, ул номер миңа эләкмәде, ул номер сипкелле малайга эләкте, менә ул хәзер авызны колак артына элеп чыгып бара. Тавык куган өчен бишле эләктерде бит, бәхетле чучка.
Атказанган артист баягы төсле үк көйле тавышы белән минем ачуны китерә торган тавышы белән, минем бүлмә уртасына чыгып басуымны сорады. Чыктым. Комиссия членнары минем якка таба бәбәкләрен терәделәр. «Я, башладык» — диде артист. Башладык, дидем мин. Ун кулымны йомарлап алга суздым, үземә таба әкрен генә тартып китердем дә, гайрәт белән артист ягына таба йодрык селкедем, сул кулны йомарлап китердем — комиссия членнарына селкедем. Болары сүзсез. Шыпырт. Карыйм: тегеләрнең күзләре зурая бара, кашлары югары күтәрелә. Ә мин ялт кына артка борылып алам да кечкенә чакта күрше кызын куркыта торган кыяфәт ясап, кычкырып җибәрәм: «Сез миннән нәмәкәй көтәсез? Нәмәкәй?! Көтә бирегез. Көтегез! Мин сезгә бер нәмә дә бирәчәк түгелмен!»
Атказанган артист мине үз янына чакырып китерде. Тавышы шундый салмак, шундый кәефне ала торган көйле. Сине, ди, энекәш, ди, табигать сәләт дигән иә.мәкәйдән мәхрүм итмәгән, ди. Ләкин син шуны
29
аңла, хәзер бездә андый ук ахмак, андый ук әтәч Пәхри мастерлар юк. һәрхәлдә сәхнәдә булмаска тиеш, ди. Син моны, дус кеше, исеңдә тот һәм чыкмаган мыегыңа чорнап куй, ди. Син менә бик хәтәр темперамент белән селтәндең, димәк, синнән, тырышканда, драматик артист чыгуы ихтимал. Ләкин селтәнү генә җитми бит әле, ни өчен селтәнгәнеңне белеп селтәнергә, мәгънәле итеп селтәнергә .кирәк, шул чагында гына, ягъни максатлы итеп уйнаганда гына синең уеныңны тамашачы аңлар, синең үзеңне тамашачы яратыр, һәм инде син аның ихтирамын яулап алырсың, ди. Шундый акыллы сүзләр сөйли бу, шун-дый үтемле итеп сөйли бу, ә минем гайрәт чигә бара, чигә бара, соң, мин әйтәм, әле укырга кермәс борын шул тамаша өскә атланырга тора бу, ә укый башласаң, нишләр бу, дим. Кече яшьтән сөймәгән нәрсәм минем, икенче берәүнең синнән акыллырак, өстенрәк булырга тырышуы. Кешене ул чаклы ук ахмак диләр микән, бер сүздән,, ярты сүздән аңлап була торган нәрсәләрне башка төйгечләп тутыралар. Юк, Арслан абый, теләсә нәрсә диегез, яратмыйм акыл сатучыларны, бөтен үпкә- бавырларым актарыла башлый. Кыскасы — киттем мин чыгып техникумнан, атказанган артистка рәхмәт әйткәнменме, юкмы — хәтерләмим. Ләкин шунысы хак — театр техникумына бүтән аяк басмадым. Ишембай техникумына барып кердем, ошады директоры да, ошады нефтя- никлар хезмәте дә. Техникумны бетергәч тә менә сезнең якларга килеп чыктым.
-- Ә нигә Ишембайда калмадың?
— Атай әйтте: әгәр син Башкортстанда калсаң, .сиңа депутат Бә- хетгәрәев малае дип карый башларлар, сиңа җылы оя үрерләр, бар син Татарстанга, эшлә син татар балалары белән кулга-кул тотынып, үз биографияңне үзең булдыр, диде.
— Менә син кем икәнсең, Атнабай...
— Кем соң?
— Әйдә, су коенабыз! — диде Арслан, аның сүзләренә туры җавап бирмичә, ләкин ташып торган эчке муллык белән әйтелгән бу сүзләрдә Атнабайны дус итү, аның мөстәкыйльлеген, аның үзбаш эшләвен хуплау сизелеп тора иде. Арслан Атнабайны кулыннан тотып җирдән бик ансат кына суырып алды һәм аларның Зәй өстендә пошкыра-пошкыра йөзгәннәре, су чәчрәтеп уйнаганнары бик озакка чаклы ишетелеп торды.
Алар су коенып чыкканда, кояш шактый түбән төшкән иде инде. Уты сүнеп барган көл оеме эченнән бәрәңге чүпләп алып, буровойга йөртә торган кыр сумкаларыннан коры-сары чыгарып, тамак ялгап алыр га утыр ды л а р.
— Их, йөз грамм да булса!» — дип куйды Атнабай, ярмаланып пешкән кайнар бәрәңгенең кабыгын әрчи-әрчи.
— Биздем әле мин аннан. Сугыштан кайткан елны, эч пошудан, шактый гына төшереп алган идем, ахмакланыбрак калганны сиздем. Акылны ала, шайтан...
Озак суда ятканнан соң тәннәр салкынаеп киткән, чираган тәннәргә кайнар бәрәңге үзе дә аракыдан ким тәэсир итмәде. Озая башлаган күләгәләргә күз салып, беравык сүзсез генә ашадылар. Кай яктандыр якынаеп килүче мотоцикл тавышы ишетелде. Икесе берьюлы тавыш килгән якка борылдылар. Зәй тугаеннан ярты чакрымнар ары, Зәгъ- феран тауларына таба менеп киткән буровойлар юлыннан ашкынып- ашкынып мотоцикл чаба, ул, гүя, җирдән бармый, түмгәктән-түмгәккә, калкулыктан-калкулыкка орынгалап, тиеп-тиеп кенә бара, очып кына бара, ә мотоциклчының җилбәгәй ачылган күн тужуркасы үсеп җиткән зур бөркет канатларын хәтерләтеп җилферди иде.
30
— Кара син аны, әттәгенәсе! — дип, Атнабай отыры кечерәя барган мотоциклчыны күзләре белән сөеп озатты.— Сезнең мастер бит. Кәрим Тимбиков. Буровойга китте инде бу. Карале бер генә, ничек күтәрелә!
— Күтәрелә... — диде Арслан, уйчан гына таулар ягына карап торды. — һавага күтәрелгән шар кебек.
11
Эшләре алга барган саен, Кәримнең тынгысызлыгы да арта барды. Беренче премиядән сатып алган мотоцикл аңа бер тәүлек эчендә үзенә кирәкле барлык урыннарда булып чыгарга мөмкинлек бирә, контора җитәкчеләре белән тәэминатчылар, аның дөмбәсләп торуыннан котылу өчен, ул нәрсә сораса шуны табып бирергә әзер торалар иде. Шуңа күрә дә аның буровоенда беркайчан бернәрсәгә мохтаҗлык булмый; боравы да, цементы да, ныгыту торбалары да үз вакытында килеп җиткән була, килеп җитмәгән сурәттә Кәрим, мотоциклга атланып, трест управляющие Кожанов янына барып кайтырга да күп сорамый, ә тегесе Тнмбиковның уңышлары белән горурлана һәм аны трестның олы юлга чыгуына булган беренче зур адым итеп саный иде.
Сентябрь башларында бригада икенче скважинасын бораулап бетерде. Сеңгерләр өзелерлек итеп тарттылар — егерме җиде көн янга калды. Бу инде зур җиңү иде. Нефть җитәкчеләрен текәлебрәк карарга, яңа бер рекордчының туачагына өмет багларга мәҗбүр итәрдәй җиңү иде. Николай Николаевич яшь мастерның уңышлары белән тагын да ныграк кызыксына башлады. Ә бит талантлы бер кеше бөтен бер коллективны Союзга шаулата ала. Тудырырга егеткә шартлар, кузгатырга аңарда үз көченә ышаныч — менә шуннан соң күрербез.
Шул турыда контора директоры Зозуля белән бик ныгытып сөйләшергә дип торганда, Кәрим Тнмбиковның авырып китүен әйттеләр. Бәла аяк астыннан чыга бит ул: скважина тәмамлаган көнне Кәрим, үзе белән берничә егетне алып, аулак бер за.кусочныйда бик каты салды һәм төнлә, өйгә кайтып барышлый, канауга егылып төште. Төн караңгы иде, утлар юк иде, исерек а*кыл канаудан чыгу юлын уйлап тапканчы, байтак кына вакыт узып китте һәм Кәрим егылып төшкән уңайга аягыннан ычкынган бер сыңар резин итеген, үзе дә сизмәстән, пычрак эченә таптап калдырды — өйгә адәм баккысыз булып балчыкка буялган хәлдә, сыңар итектән кайтып керде.
Оятыннан һәм хурлыгыннан башын күтәрми тагын ике көн эчте. Өченче көнне тоташ чирләп ятты. Бары тик дүртенче көнне генә, өйлә вакытлары узганнан соң гына эшкә барырга дип кузгала алды. Егетләре моны начальстводан яшерделәр, алар мондый хәлләргә гадирәк карарга өйрәнгәннәр иде, аннары алар Кәримнең тыйгысызлыгын, үзләре өчен янып йөрүен яраталар, ә мондый ара-тирә мыек чуалып алган вакытларны «булдыклыдан бар да була» дип кенә карыйлар иде. Чыннан да, Кәрим бер атна узуга тагын элекке Кәрим хәленә, яңаклары суырылып ябышкан, күзләре зураеп, елтырап калган хәленә кайтты, мондый хәлне беренче мәртәбә кичерүе булганлыктан, ничектер бригада егетләреннән тартынып, аз сөйләште, аларга дәшкәндә дә гаепле кешесыман әкрен дәште, юк-бар өчен тиргәмәде, еш кына тормоз тоткасын үзе алып, ару-талуны белмичә эшләде. Кыскасы, аның әкәмәтләре, аллага шөкер, тавыш-тынсыз гына үтеп китте инде, начальствоның борынына көек исе бәрелмәде, дип 'йөриләр иде. .Көннәрдән бер көнне буровойга Николай Кожановның машинасы килеп туктады, һәм шофер, мастерның ай-ваена карамастан, аны шундук начальнигы янына алып китте. Юлда Кәрим, мондый ашыгычлыкның нәрсәгә икәнен белү нияте белән, бераз борчыла да төшеп, шоферга сораулар
31
биреп караган иде, тегесе «белмимнең .башы авыртмый» белән котылып калды.
Шуннан бер көн генә элек Кожанов исеменә бер аноним хат килгән иде. Хатта яшь һәм талантлы мастер Кәрим Тимбиковның эчүгә бирелеп китүе, хәзердән үк чарасына керешмәгәндә, аның юлдан язып, кешелектән чыгачагы тирән бер борчылу белән язылган иде. Управляющий хатның чын күңелдән язылган булуына шундук ышанды, Кәрим Тимбиковны сәгате-минуты белән трестка китереп җиткерергә, ләкин ишек төбендә берәр сәгать төнәтергә дип боерык бирде.
Управляющийның секретарь-:машинисткасы Маруся утыра торган, ишек өстенә «приемная» дип язылган бүлмә иркен иде, ул бүлмәгә әледән-әле кешеләр кереп Николай Николаевичны сорадылар, Маруся аларның кайберсен Кожанов янына үткәрде, кайберсенә, «начальство занято», дип кенә җавап биреп торды. Маруся янына иреннәрен кып-кызыл итеп буяган тагын ниндидер бер кычыткан чыпчыгы кереп утырды. Ул, әледән-әле иңбашларына кагылгалап, ара-тирә Кәрим ягына буяулы керфекләре астыннан күз атып, җыен юк-бар турында, дус кызының яңа күлмәк тектерүе турында, артистка Орлованың инде картайган булуы, кино йолдызы булуыннан төшеп калуы турында сөйләп чыгып китте. План бүлегеннән яшел кофталы «бер хатын кереп: «Простой карандаш белән язган иде, кая гына куйдым соң? Простой карандаш белән язган иде», — дип, бер үк сүзне уннарча мәртәбә кабатлап, ниндидер 'ведомость эзләп, ду килеп йөрде.
Чакыру бик ашыгыч булгач, шундук кереп китәргә дип килгән Кәримнең бу күңел кайтаргыч бүлмәдә, бу эшсез хатын-кызлар янында сәгать буе утыруына саруы кайный башлады. Администрация эшен бер- ике сәгать күзәткән арада да аның гомер буена онытылмаслык булып гайрәте чикте. Ул берничә мәртәбә секретарь-машинисткага ябырылды, ләкин тегесе ваемсызльгкка шулчаклы өйрәнеп җиткән иде, аны чыгырдан чыгару, аны хисләрне тоя торган итү өчен аркасына буровой шлангысыннан йөз атмосфера куәт белән балчык измәсе сиптерергә кирәк иде. Кәримнең бурлаттай кызарынып, ярсынып килүенә каршы ул сумкасыннан бәләкәй көзге белән помада чыгарып, юри озаклап, тәмен китереп буянырга, бизәнегрә кереште.
Кәримнең тизрәк урамга чыгасы, тизрәк саф һава сулыйсы килә башлады.
— Белмисезме, нәрсәгә 'чакырдылар икән? — дип ул соңгы мәртәбә ялварып диярлек сорау бирде Марусяга.
— Понятия ни имею, — дип коточкыч гамьсез тавыш белән җавап кайтарды тегесе.
Кәрим белән бердәнбер кешечә сөйләшкән кеше ниндидер ашыгыч йомыш белән буровойдан кайткан мастер Сомов булды. Ул чандыр озын буе белән Кәрим янына бөгелеп:
— Кемне көтәсең, коллега? — дип сорады.
— Шайтан белсен, чакырдылар. Утыра башлаганга ике сәгать бар инде, — дип нервланып җавап кайтарды Кәрим.
— 0! Алайса җүинелеккә түгел бу, коллега! Ишек төбендә көттерү методы сирәк кешегә эләгә ул. Мине узган ел, хатын аерылып киткәч, мораль тотнаксызлыкта гаепләп, тоташтан өч сәгать ишек төбе саклатып утыртканнар иде. Шуннан бирле трест яныннан узып кына киткәндә дә күңелләрем болгана башлый.
Сомов, Кәримнең кайгысын -чын күңеленнән уртаклашып, үз юлына китеп барды. Аннан соң Маруся, Кожановның звоногын ишетеп, начальнигы янына кереп чыкты, аңа бер стакан чәй белән бер бутерброд һәм зур гына бер яшел алма кертеп чыкты.
Үз гомерендә нинди юләрлекләр эшләгән, шуларның барысын күңеленнән кичереп бетергәч, каушап һәм дулкынланып арыгач, бөтене-
32
сенә битараф карап, бөтенесенә төкереп кайтып китәр чиккә җиткәч, ниһаять, Кәримне дә чакырдылар.
Управляющий, ул кергәндә, инде чәен эчеп, бутербродын ашап бетергән иде, кулына тоткан куш йодрык чаклы яшел алманы инде бер мәртәбә тешләп алырга да өлгергән иде. Ул Кәрим белән, берни булмагандай, гадәти генә итеп күреште дә, ашавыннан бер минутка да туктамыйча, буровойда эшләрнең ничек баруы, забойның тирәнлеге күпме булуы, скважинаны ничә көннән тәмамларга ниятләнүләре, насосларның маркасы нинди булуы һәм кайсы заводта эшләнгән икәнлекләре турында бәйнә-бәйнә сорашты, иренмичә, ашыкмыйча сорашты. Кәрим коточкыч ашыйсы килгәнен, Кожанов шартлатып алма тешләп алган чакта авызына төкерек . җыелуын тойды. «Ах, хәерсез, төкерекне йотсаң, сизә инде!» — дип уйлады. Кожановның юк-бар сораулар белән баш катырып утыруына ачуы килә, каны кыза башлады. Насос маркаларын сорашу өчен генә буровой чажлы буровойдан чакыртып алырга кирәк бит! Кеше белән уйнауны чүп урынына да күрмиләр. Җитмәсә, сәгатьләр буена көттереп утыра бит әле. Ниндидер кызыл авызлы, нечкә -сыйраклы Марусяларыннан көлдереп утыра. Эшем иясе! Чыгарасы иде барыгызны сөреп, кушасы иде барыгызны глиномешалка әйләндерергә. Ул чакта белер идегез сез эшче кешенең кадерен, оятсызлар!
Кожанов алмасын ашап бетерде дә авыз тирәләрен шәмәхә төстәге зур кулъяулыгы белән ашыкмый гына сөртергә тотынды. Кәрим, көтәргә вакыты юк икәнне сиздереп, кесәсеннән зур чуен сәгатен — сугыш трофеен чыгарып карады һәм шул мәлне Кожановның күзләре усаллана баруын, сөяккә ябышкан яңак тиресе астында төерләр биешә башлавын күрде — управляющий жисәк кенә Кәримгә таба борылды, тавышына борыч өстәп:
— Эчеп йөрисеңме!.. — дип аты-юлы белән сүгенеп ташлады. Кәрим, ниһаять, эшнең нәрсәдә икәнен аңлады. Ишек төбендә шулчаклы азаплаганы өчен, аның управляющидан үч аласы килде.
— Эчеп йөрим, — диде исе китмичә генә. — Эчмәгәч тә кая куясың ул акчаны.
Кожанов ашыкмый гына урыныннан күтәрелде, салмак кына Кәрим ягына килеп чыкты да кинәт .йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты: •
— Ничек сөйләшәсең син, ә?! Сиңа шундый зур пост тапшырылган. 'Миллион сумлык дәүләт байлыгы! Синең кулыңда егерме кешенең язмышы. Син... син... эчеп йөрергә батырчылык итәсең. Канауларда ауныйсың...
Китте кызып, китте. Берсеннән-берсе усал, берсеннән-берсе дәһшәтле сүзләр Тимбиковның башына коелды. Ул ник дәшкәненә үкенеп, үзенә-үзе ачуы килеп, управляющий жаршысында тавыш-тынсыз басып торды. Күңелендә гарьлек кайнады. Көне-төне эшләп тә сине ата-анаң белән сүксеннәр, имеш. Сине бер мальчишка урынына күрсеннәр! Тондырырга иде берне авызына менә шул майлы йодрык белән, йөрсен иде аннары сине парткомга чакыртып. Күрсәтер әле Кәрим сезгә, күрсәтер, шушы кабинеттан гына чыгып китсен әле...
Кожанов, ниһаять, кычкырынып арыды, мунча кергәндәй тирләп, кызарып чыккан битен шәмәхә кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, арыгай, хәле киткән тавыш белән:
— Бар, эшеңдә бул! Кара аны, тагын бер генә мәртәбә урамда ауна-ганыңны ишетсәм — буровой юлын оныт!
Кәрим шул минутта ук кабинеттан чыгып китте. Коточкыч кимсен* гән, гарьләнгән хәлдә чыкты. Аның тимгел-тимгел булып күгәргән, агарган һәм борын канатлары бик хәтәр киерелгән йөзенә күтәрелеп карауга хәтта гамьсезлеге белән даи алган секретарь-машинистка да кулларын кушырып аһ итте.
Бу вакыйга инде әкренләп онытылып та бара иде, ике атналар чамасы узгач, көтмәгәндә, управляющий Тимбиковның эш урынына килеп чыкты. Җимерелгән кашлары, кысылган иреннәре яхшылык вәгъдә итми иде. Салкын гына исәнләште, озаклап вахта журналын актарды, рәттән ике сәгать буе, буровойдан бер кая чыкмыйча, Борис Любимов вахтасының эшен (күзәтте. Тик соңыннан, киткән чакта гына, Кәримне бер читкә чакырып алды да, «Дюшес» папиросының чытырдавыклы кәгазен ертып ташлап, мастерга папирос тәкъдим итте һәм — буровойга килгәннән бирле беренче мәртәбә — саран гына елмайды. Кәрим ул биргән папиросны тартмады тартуын, усал тәмәкегә өйрәнгән буровиклар өчен артык йомшак иде ул, әмма Кожановның, соңыннан булса да, шулай ачылып китүе моннан ике атналар элек күңелдә утырып калган салкын рәнҗеш бозын эретергә җитә калды.
«Гадел кеше. Кирәкмәгәнгә тиргәми. Үзем гаепле», — дип уйлады ул.
Николай Кожанов исә трестка кайтып төшү белән, контора директорын үзенә чакырып алды.
— Менә -нәрсә, Митрофан Панасович, бүген мин Тимбиков буровоенда булдым. Талантлы кеше! Игътибарны көчәйтергә кирәк. Безгә хәзер, беләсезме, буровикларда югары тизлекләргә зәвык тәрбияли башларга вакыт. Шунсыз без Союз күләменә чыга алмыйбыз.
Ш
Киңәшмәдән икәү бергә чыктылар.
Лотфулла абзый чамадан тыш дулкынланган иде.
— Ярамый алай, ярамый, иптәш секретарь, — дип ул һаман бер үк сүзне кабатлый иде.
Нәҗип Корбанов, чикләвек агачыннан ясалган һәм инде кулда озак йөрүдән шомарып ялтырап калган трубкасына тәмәке тутыра-тутыра, аңа ипләп кенә каршы төште:
— Син яшьлекне онытасың, Лотфулла туган. Яшьлекнең законнарын онытасың. Моннан утыз еллар элек син нинди хәлдә идең? Уйла, уйла — нинди хәлдә идең? Тәртә арасына җигелмәгән кырыкмыш хәлендә түгелме? Тәртә арасына җигелгәч, ничә тәртә сындырдың? Менә шул-шул, картаеп киткәч, барыбыз да бик акыллы кешеләргә әйләнәбез шул...
—• Тукта әле, иптәш секретарь, син каян беләсең минем тәртә сын- дырганны, бәлкем, берне дә сындырмаганмындыр?
— Беләм мин, Лотфулла туган, белмәскә — үзем шул хәлдә идем, әти ничәмә мәртәбәләр юкагач бәлүк белән сыртымны ярырга вәгъдә итте. Кая басканны белми йөргән чак бит ул яшьлек. Унсигез яшемдә әтидән рөхсәтсез комсомолга язылдым, Колчакка каршы ирекле отряд белән киттем. Картая башлагач кына ул без сабыр кешеләргә әйләнәбез! Тегесе дә алай түгел, монысы да болай түгел. Тавышларыбыз хәлсезләнә, сүзләребез азая, ә үзебез — кая ул! — изгенең дә изгесе, тәүфыйк- лының да тәүфыйклысы! Ярый, бүген Тимби-ков чәчрәп чыкты, ди, үзен зур итеп тотты, ди, стажлы мастерларны ихтирам итмәде, ди. Соң бит аның сүзен үлчәп сөйләшә торган заманымыни? Безнең кебек бер авыз сүз әйтергә тилмереп утыра торган заманымыни? Курыкма, Лотфулла туган, килер бер көн, аның да авызлыгын тешләп җан-фәрманга чапкан заманнары узар, сакал-мыекларына бәс кунар, менә шул чакта инде ул, дилбегәсен кай якка тартсаң, шул якка йөрер, крәстияи аты кебек, Ә хәзергә .без аңа тимик, олырак җанлы «булыйк...
Контора ишегеннән төркемнәре белән яшьләр килеп чыкты, гүя, Корбановның сүзләрен раслагандай, алар контора эргәсен шундук шау- шу белән, яшьләрчә яңгыравыклы, дәртле тавышлар белән тутырдылар. Алар арасында Кәрим Тимбиков та бар иде бугай, ара-тирә аның
3, ,С. Ә.“ № 10
33
34
исемен кыстырып: «Дөрес әйттең, мастер!», «Молодец, Кәрим!», «Началь-стводан куркып тормадың!» дигән сүзләр ишетелгәләп кала иде. Лотфулла абзый әйтер сүзен тыныч чакта әйтеп бетерә алмавына үкенеп, парторгны читкәрәк әйдәде. Контораның икенче ягына китеп, яшьләр шау-шуы ишетел мәстәй урынга чыккач, өзелгән сүзен тынычрак тавыш белән ялгап алып китте:
—- Алай түгел ул, иптәш Корбанов, безнең беребез арба юлыннан, беребез чана юлыннан бара. Син әйтәсең, мин яшьләрне кыерсыткан, аларның уңышларыннан көнләшкән төсле итеп сөйлисең. Дөрес аңламагансың син минем сүзләрне. Тимим мин яшьлеккә, яшьлек яшь көенчә кала бирсен. Мин бер генә нәрсәне әйтәм: Кәрим узына, дим. Аңлыйсыңмы, узына! Тыйнаклыгын югалта бара егет... Ә кайберәүләр аның әнә шул йомшак ягын көчле ягы дип күрсәтергә маташалар, аны үсендерәләр. Менә нәрсәгә эчем поша минем...
Нәҗип Корбанов яшь мастер Тимбиков турында соңгы көннәрдә сүзнең кирәгеннән артыграк куерып китүен үзе дә сизеп йөри иде. Ләкин ул моны алай ук куркыныч нәрсә итеп кабул итми, һәр яңа нәрсә тирәсендә бер дуамалланып, куерып ала торган гадәттәге бер нәрсә итеп кенә күрә иде. Ялгышты микәнни соң? Берәр нәрсәне күздән ычкындырды микәнни?..
Озак еллар партия-совет эшендә эшләү Нәҗип Корбановны кешеләргә, вакыйгаларга текәлебрәк карарга, ашыгып нәтиҗә чыгармаска өйрәткән иде. Аның гомере тулысы белән егерменче гасырга туры килеп, заманның барлык зур вакыйгалары аңа кагылмый узмадылар! Совет властен ул унҗиде яшьлек егет булып каршылады, балигъ булып унсигезгә чыкканда инде, кулына корал тотып, гражданнар сугышына китте. Шул сугышта үлеп калган аның яшьтәшләре турында батыр кызыл сугышчылар дип җыр җырладылар. Язмыш Нәҗипне ул сугышлардан исән калдырды. Икенче зур революцияне— авылда күмәк хуҗалык төзү чорларын — Нәҗип Корбанов инде гайрәт-көч җыйнаган, бераз гына булса да белем дә алган утыз яшәр ир булып каршылады. Аның байтак кына иптәшләре кулак балтасыннан һәлак булдылар. Язмыш Нәҗипне бу юлы да киләчәк эшләр өчен саклап алып калды. Көрәшнең нәкъ уртасында йөреп тә, Кәлимәт волостенда, Нурсала волостенда, Азнакай, Баулы волостьларында, гомумән, Зәй тугайларына утырган эреле-ваклы авылларның барысында диярлек күмәк хуҗалык төзүнең уртасында булып та исән калды Нәҗип. Дөрес, аңа бер мәлне исем-фамйлиясен үзгәртеп тә торырга туры килде. Шул чордагы Зәйсу дигән исеме аның байтак вакытларга чаклы сакланып килде. МТСта политбүлектә эшли башлагач кына ул паспортны үзенең элекке исеменә — ата-бабасы кушкан исеменә яздырып алды. Ватан сугышы башланган чакта Нәҗип Корбанов инде гомуми белеме буенча да, техник белеме буенча да нык кына үскән, партия эшендә тәҗрибә туплаган кеше иде. Урта белемне ул үзлегеннән укып үзләштерде, техник белемне алырга аңа МТСта эшләве ярдәм итте, Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә ул теләсә кайсы тракторны, теләсә кайсы комбайнны биш бармагы кебек белә иде инде. Урта белеме, техник белеме булган, өстәвенә кешеләр күңелен дә аңлый алырдай политик чыныгуы да булган кырык яшьлек янып торган ир уртасы булып фронтка китте ул, аны танковый гаськәрләргә алды-лар, ул частька эләгүе белән Нәҗип Корбанов бик горурлана, өйләренә җибәргән карточкаларын да танк янында төшеп җибәрә иде. Бу сугыш та аны вакытсыз үлемнән саклап калды, күрәсең, аның туган-үскән якларында башланачак зур эшләр өчен саклагандыр. Сугыштан кайтканнан соң, озак та тормый, ул нефть эшенә керде, монда инде аның элекке сәламәтлеге юк иде, дүрт ел буена сугышкан чакта алган яралары, ва
з* 35
кыт-вакыт кузгалып, үзәгенә төшеп сызлый башлый иде. Тешен кысып, сиздермәскә тырышып йөри-йөри дә ул, кайвакытларны, нигә эшнең ин авыр башы гел миңа гына төшә икән соң, дип кәефсезләнеп тә китә. Андый чакларда, госпитальдә үлгән иптәшеннән калган кара трубкасын туктаусыз төтәтә һәм озак еллар буена китапханәче булып эшләгән хатынына түп кенә урынсыз сүзләр ишетергә туры килә иде.
Менә бүген дә ул әлеге гадәте буенча, трубкасын төя-төя тутырды да, гасабиланып, тирән-тирән итеп, эчкә төтен алды. Мастер Дияровныь сүзләре аны борчуга салган иде. Тәмәкене күп тартудан күңеле болгана башлавын, иртәдән бирле инде җүнле-рәтле тамагына капмаган булуын, үлеп тә ашыйсы килүен тойды. Җылы аш кабып җибәрсәң, кәеф гә күтәрелеп китәр, сүзләр дә әйбәтрәк ялганыр иде. Ләкин карт мастерны, гел сиңа яхшылык теләп, гел эшләр алга китсенгә йөри торган кешене ярты сүздә өзеп, ничек ташлап китәсең. Шуңа күрә ул Лотфулла абзыйның хәтерен калдырмаслык итеп, җай белән генә әйтте:
— Әллә булмаса, Лотфулла туган, берәр ашханәгә кереп тамак ялгап алыйкмы? Аннары иркенләбрәк сөйләшергә булыр иде.
— Ә нигә, була ул. Хәзер Тәүфика түтәңнең йорт токмачын ашарга кайтабыз.
— Алай килешеп бетмәс бит. Алдан хәбәр итеп куймагач, бәлки, ул ашын үзегезгә җитәрлек итеп кенә пешергәндер...
— Кайгырма юк өчен, иптәш секретарь. Минем карчыкның ашны беркайчан да чүмечкә үлчәп пешергәне юк аның. Ни өчен дигәндә, үзен беләсең, миндәге бала-чага...
Алар ике ягына яшь өрәнгеләр утыртылган, тротуарына таш плитка- лар түшәлгән өр-яңа урам буйлап, әкрен генә сөйләшә-сөйләшә, өйгә таба атладылар. Барак тибында бер төсле йортлардан урам аркылы үтлар сузылган, чатларда алып китәргә онытылган цемент ящиклары очрый, өй яннарында сирәк-мирәк кешеләр сөйләшеп торганы күренә иде.
Табын янында сүз яңадан әүвәлге җаена төште. Нәҗип Корбанов- ның чигә чәчләренә мул булып кунган «кырауга» күз ташлап, Лотфулла абзый урамда өзелгән сүзне ялгап алып китте.
— Кәрим — булдыклы егет, эшлим дигән эшен коеп куя ала. Минем бригадада эшләде бит, беләм мин аны. Бораулаучы булыр өчен юри яралган диярсең. Ләкин хәзергесе вакытта егетнең эшләре хөрти. Кәримнең тормышы үлчәү тәлинкәсендә, иптәш секретарь. Башкалар аң- ламаса, моны син аңларга тиеш. Үлчәү гадел эшләми. Ни өчен дигәндә, герне тигез салмаганнар... Кәрим тәлинкәнең бер ягына япа-ялгызы баскан да шуңа күрә зур булып күренә, авыр булып. Менә нәрсә борчый мине. Күрдеңме, киңәшмәдә Кожанов нәрсәләр сөйли: Тимбиков талантлы, Тимбиков заман тизлекләрен узып китәчәк! Әйтерсең, бөтен Татарстанда Кәримнән башка бораулаучы да юк...
Нәҗип Корбанов, кабарга дип күтәргән ашлы кашыгын кире куеп, игътибар белән Лотфулла абзыйга төбәлде.
— Сип соң бу турыда Кожанов белән сөйләшкәнең бармы?
— Сөйләшкәнем бар.
— Ул пичек карый мәсьәләгә?
— Ничек карасын, ул да син әйткән сүзне кабатлый. Безгә, ди, үзебез турында гына кайгыртмаска «кирәк, иптәш Дияров, безгә бөтен коллектив турында, лаеклы алмаш булдыру турында кайгыртырга кирәк, ди. Ачуың да килмәслек түгел. Әйтерсең, мин үз даным өчен кайгыртып йөрим. Миңа хәзер дан дигән нәрсә, иптәш секретарь...
Корбанов бүлмәне яңгыратып көлеп җибәрде. Күз тирәләрендә әл- ләни кадәр нурлы җыерчыклар җыелып торды, соры күзләре сызык кына булып тарайдылар.
— Так-так, ә син Кожановка нәрсә дидең?
36
— Мин аңа әйттем, син мине, иптәш управляющий, андый күңелгә ятышсыз сүзләрең белән куркытма, мин коммунист башым белән андый дөрес булмаган нәрсәгә күз йома алмыйм, әгәр күз йомам икән, актыктан безнең барыбызга да терсәкне тешләргә туры киләчәк, дидем. Ә ул миңа нәрсә, ди? Син, ди, иптәш Дияров, заманнан артта кала башлагансың, үзең әле җитмәсә гомер буе җир бораулаган кеше, ди, .кара син аны, каһәрне, сүзен дә табып әйтә бит, белә минем нечкә җирне; безгә, ди, нефть чыгару буенча яңадан-яңа тизлекләргә ирешергә кирәк, безгә, ди. Америка кебек империалистик, ерткыч державаларны куып җитеп, узып китәргә кирәк. Әнә ул тизлекләргә сип дә түгел, мин дә түгел, ирешсә, Кәрим Тимбиков кебек куркусыз егетләр генә ирешә ала, ди.
— Ә бит ул дөрес әйткән, Лотфулла туган.
— Нәрсәсе дөрес?
— Нәрсәсеме? Менә нәрсәсе: без бик зур тәҗрибә ияләренә әйләнеп барабыз. Ничә чакрым йөгергәч, тыныбыз бетә, ничә чакрым йөгергәч^ егылып калабыз — болар барысы безгә мәгълүм. Аидый ерак юлга безне танктан атып, куркытып та чыгара алмыйсың. Ә яшьлекнең аның бернинди тәҗрибәсе юк, ул үзен алда нинди чокырлар, нинди упкыннар көтеп торганын белми, кайда егылып борынын канатасын, кайда муенын сындырасын да белми. Ике дә уйламыйча юлга чыгып китә. Чокыр янына килеп җиткәндә инде аның уйланып торырга вакыты калмый, «һоп!» дип бөтен көченә бер кычкыра да теләсә нинди чокырдай сикерә дә чыгып китә.
Лотфулла абзый, яшьләрнең ниндирәк чокырны сикереп чыгуын ча-малагандай, беравык тын гына утырды. Нәҗип Корбанов сүзләреннән соң ул күңелендә икеләнү галәмәте кымырҗый башлавын тойды. Бәлкем, чыннан да, алар хаклыдыр, ул инде картая, тормыштан артта кала тор- ■ гандыр...
Лотфулла абзый юаш кына итеп бер көрсенде. Тәүфика түти бизәкле чәшкеләргә куе чәй ясап алып чыкты. Хуш исле яңа чәй белән сыйлыйм әле бер үзегезне, дип кунакның алдына беренче итеп чынаягын китереп куйды. Аның эчеп бетергәнен көтеп торды да илгәзәк бер юмартлык белән икенчесен ясап китерде. Сусаганнар икән. Әһелди-әһелди башта берәрие эчтеләр, аннары тагын берәрие эчтеләр. Лотфулла абзый өченчесен соратып алды. Аңардан калышмаска теләп, Корбанов та өченчесен ясатты. Лотфулла абзый ул арада дүртенчесенә чәшкесен сузды, ул, гүя, Корбановка үткәзерлек итеп әйтә алмавының үчен чәйдән ала иде. Хуҗаның үзен дә уздырырга теләпме, парторг бишенче чәшкесен ясатты һәм шабыр тиргә баткан муеннарын, маңгайларын, елтыравык төк баскан күкрәген шакмаклы тастымал белән сөртә-сөртә, Тәү-фика түтинең чәен мактады.
Аның шулай тәмләп сөртенүен күзәтеп утырган Лотфулла абзый түзмәде, тагын әкрен генә сүзен башлады:
— Син мине икеләндерә яздың язуын, иптәш секретарь, шулай да мин үз сүземдә калам бит әле. Ник дип сора син миннән? Ни өчен ди* ген? Мин сиңа әйтим менә хәзер. Син әйттең, Кожанов дөрес әйткән дидең. Миңа калса, дөрес әйтмәгән ул. Дөрес әйтмәгән, ни өчен дип әйткәндә, үз ягын кайгыртып әйткән, Кәрим ягын кайгыртып әйтмәгән. Шулай булгачыннаи, ул сүзнең дөрес булуы мөмкин түгел. Гәзитләрдә без нефтьне кара алтын дип язабыз. Алтын. Димәк, хәзинә. Әмма дә ләкин безнең хәзинәбез нефть кенәме соң? Кешеләр дә хәзинә түгелме? Кешеләр дә хәзинә бит, иптәш секретарь. Ни өчен дигәндә, кешеләр булмаса, нишли аласың. Хәзинәң хәзинә килеш җир куенында ята бирә. Чыкмый хәзинә. Хәзинәне чыгара Кәрим, алга таба да чыгарачак Кәрим. Әгәр башы исән-сау булса, билгеле. Беләм мин, Николай Николаевичка рекорд кирәк, дан кирәк! Трестның ул Советлар Союзына яңгыравын тели, Кәрим алга таба нишләр, кая таба тәгәрәр, аның анда
37
эше юк! Әгәр Кәршм булдыра алмый башласа, вакытыннан алда расхут- ка чыкса? Ул чагында аңар әйтәчәкләр: рәхим итеп, энекәш, урныңны бушат, син үсмәдең, үсәргә теләмәдең, заманнан артта калдың, уриың- ны, пожалысты, башкаларга, яшьрәк, кыюрак егетләргә бир инде син, диячәкләр. Мин моны бик яхшы белеп торам. Кәрим әле боларны сиз- ми, ул әле мактаулардан исереп йөри, аның рекордларының кемнәргәдер эш урыннарын яхшырак көйләү өчен кирәк икәнен аңлап бетерми. Аның әле аягына сыер басмаган. Менә килер бер көн, техника үзгәрер, эш алымнары үзгәрер, Кәрим дөбер-шатыр килеп тормыш арбасыннан төшеп калыр. Ә бит ул талантлы егет. Чын әгәр. Нефтьче булу өчен юри яратылган. Озакламый без әнә шул хәзинәбезне югалтачакбыз. Бу турыда бик ныгытып уйларга кирәк безгә, Нәҗип туганкай, — дип, беренче мәртәбә парторгка исеме белән дәшеп, сүзен бетерде Лотфулла абзый.
Корбанов, карт мастерның хуҗаларча бер хәвефләнү белән чын күңелдән сөйләгән сүзләрен тыңлап, чикләвек агачыннан ясалган трубкасына тәмәке тутыра-тутыра, тирән уйга калды...
IV
Иртәнге якта аланга ике мичкә сыра, берничә .ящик аракы китерделәр. Шунда, урманның үзендә үк, бораулаучы егетләр юнып ясаган ун метр озынлыгындагы агач өстәлгә яшел материя ябып, табын әзерләнде. Көзге саран кояш вышка тимерләрендә уйнап, болыт астына яшеренгәч, Зәгъферан таулары ягыннан көзге салкын җил исә башлагач, урман аланына трест җитәкчеләре, контора директорлары, инженерлар, «Татнефть» берләшмәсе вәкиле, республика газеталарыннан килгән хәбәрчеләр һәм башка кунаклар җыела башлады.
Кәлимәт якларында нефть бораулый башлаганнан бирле күрелмәгән зур мәҗлес иде бу. Аның башкаларны күтәрү, башкаларны алдынгылар үрнәгендә тәрбияләү ягыннан әһәмияте булачагы алдан күздә тотылып эшләнгән иде. Шуңа күрә Николай Николаевич мәҗлеснең мөмкин кадәр тантаналырак булуы өчен иртә баштан ук барлык чараларны күрдереп куйды.
Хәер, чаралар бер бүген генә күрелде, дип әйтү дә бик үк дөрес булып бетмәс. Чаралар рекорд үзе туганчы ук, шактый алдан ук күрелделәр. Тимбиков бригадасында эшләрнең ничек баруын управляющий ике атна буена сабыр гына күзәтеп барды. Бригада бер генә мәртәбәдә авария ясамады, эшләү темпын да моңарчы булганнан күп өлеш югарырак тотып килде, әгәр ахырга чаклы темпны шулай тота алса, күр дә тор, көнчыгыш районнар өчен тирән скважиналар бораулауда рекордлы тизлек яулап алыначак, ә бу инде трест өчен күптән көтелгән яңа бер сикерешнең башлануы булачак. Ләкин әле рекорд трест җитәкчелегенә, контора җитәкчелегенә бик нык бәйләнгән иде, җиһазлар белән вакытында тәэмин итмә, кароттажчыларны тиешле сәгатенә китереп җиткермә, — азмыни бораулауны атналар буена тоткарлап тора торган шундый сәбәпләр — бик матур башланган эшләрең дә әрәмгә китәчәк иде. Рекордчының милли кадрлардан булуы да Николай Николаевичның күңеленә бик хуш килә, чөнки республикалардан килгән бораулау мастерлары беренче оештыру-өйрәтү эшләрен юлга салып җибәрү белән үк өйләренә кайтырга атлыгып торалар иде. Николай Николаевич Бөгелмәгә, «Татнефть» берләшмәсен^ шалтыратып, рекорд хәзерләргә рөхсәт бирүләрен сорады һәм шул ук көнне контора директоры Митрофан Зозуляне үзенә махсус рәвештә чакыртып алды. Кабинетта икәү- дән-икәү генә калып, ишекне бикләп куйды да, өстәл өстенә озын гәүдәсе белән иелә төшеп, боеручан нык тавыш белән әйтте:
38
— Тимбиковтан бер нәрсәне дә кызганмаска. Җиһазларны, цементны, кароттажчыларны — беренче чиратта аца. Бары тик аңа. Бораулау темпын миңа хәбәр итеп торасыз. Көн саен. Туп-туры үземә! Аңлашыламы?
Мондый кискен сөйләшү бигүк аңлашылып бетми иде, билгеле. Ләкин /Митрофан Панасовичның каршы сүз әйтәсе килмәде.
Төптән уйлап караганда, рекорд ул — бик тә изге ният белән эшләнә торган нәрсә. Моңарчы билгеле булмаган, эчкәртен яктан көчләрне ачу ул, бораулауның яңа тизлекләренә ирешү. Тик андый зур эшкә шаукым белән керешмичә ныклы хәзерлек белән тотынсак әйбәтрәк булмас идеме? Әкренләп, үз җае белән үсәргә тиешле егетне без ясалма юлга этәрмибезме? Бу эшне бөтен коллектив башкарганын, бөтен контора әзерләгәнен аңларга Тимбиковның акылы җитәрме? Ә, бәлки, Корбанов әйтмешли, без инде кискен адымнардан курка башлаганбыздыр?..
Әнә ^шундый уйлар Митрофан Панасовичны туктаусыз борчып торды. Буровой көтеп айлар буена эшсез утырган бригадалар бар иде. Ул бригадаларның ^мастерлары Митрофан Панасовичны гаделсезлектә, бригада белән бригаданы аралауда гаепләп, конторага килеп йөриләр, Тимбиков адресына бигүк матур булмаган сүзләр әйтүдән дә тартынмыйлар иде. Митрофан Панасович, булачак низаглар шаукымыннан куркып, шул турыда Кожановка әйтте, ләкин Кожанов ишетергә дә теләмәде.
— һәрбер яңа, зур әйбер тирәсендә вак гайбәтләр, ыгы-зыгылар тумый калмый. Көнчесе, булдыксызы азмыни бу дөньяның, тормышка бер генә күзлек аша карарга ярамый, Митрофан Панасович. Тормышның һәр төрле мәкерләренә әзер булып торырга кирәк. Эшләгән эшебез партия кушканча икән, ил байлыгын арттыру өчен икән — тыныч күңел белән эшли бирик. Рекорд куелганнан соң вак-төякнең берсе дә калмас, гигант багана булып рекорд үзе генә торып калыр, аның хуҗалары, аны тудыручылар, аны илһамландыручылар гына торып калыр! — диде.
Рекорд сәгате якынлашкан саен управляющий тынгысызлана төш- ге, бригаданың эш урынына үзе барып йөрде, һәм менә шул игътибардан үсенеп киткән Кәримнең инде шушы бер ай эчендә генә дә ничаклы үзгәргәнен, башны тотуында, тамак төбе белән юри әкренрәк, салмаграк итеп сөйләшүендә яки кайбер .вакытларны сөйләшергә дә чыкмавында Митрофан Панасович ниндидер ямьсез нәрсәләр, хезмәт кешесенә, үсәргә тиешле кешегә ятышмый торган нәрсәләр сизеп, тагын да ныграк борчыла башлады.
Инде, ниһаять, рекорд куелып, аны шау-шулы мәҗлескә әйләндерергә, аның турында Кожановиың газеталарда, радиода шауларга атлыгып торуын аңлагач, аның бөтенләй кәефе кырылды һәм ул мәҗлес булачак урынга шатланыр өчен килүдән бигрәк, моның нәрсә белән бетәчәген күрергә, Кәримнең үзен ничегрәк тотачагын күрергә дип килде. Җанына мең төрле борчулар төяп килде.
Көн салкынча. һавада көзге болытлар. Җил белән урман шаулый. Өстәл тирәсендәге, сыра мичкәләре тирәсендәге кешеләрнең туктаусыз кыймылдап, гөжләп торганнары күренә. Сүзләр күп төрле, күп тавышлы, ләкин игътибар беләнрәк тыңласаң, барысы да бер нәрсәгә — рекордка кайтып калалар.
Кәрим күн курткадан. Ап-ак күлмәктән. Сакал-мыеклары чиста итеп кырылган какча йөзендә көзге кояш яктысы кебек саран гына елмаю уйный. Журналистлар аның тирәсендә болгана, ул кая барса, шунда барып, артыннан калмый йөриләр, күбрәк эләктереп каласылары килә. Андый хәлләрне күрмәгән кешегә уңайсыз ахрысы: кирәклесен генә әйтеп бирә алмый Кәрим, тыйнаклык сакларга тырыша, ләкин әйтәсе килеп торудан үзен тыя да алмый: «Тырыштык инде!», «Әнә егет
39
ләрдән сорагыз», «Гафу, иптәшләр, гафу!», «Өч мең метр бирәчәкме ал- дан белдегезме дисезме? Белдек, әлбәттә. Белмәсәк, шулчаклы тырышыр идекмени?»
Сәгать өчтә халык бердәм шаулаша башлый. «Татнефть» берләшмәсеннән килгән вәкилне утыртып, вездеходта Кожанов килеп төшә. Кыяфәте, гадәттәгечә, эшлекле, коры. Митрофан Панасович янына килеп, аны производство җиңүе белән котлый, каты итеп кыскан кулын озак кына җибәрми тора, соргылт усал күзләрендә бер генә секундка җылы, ягымлы чаткылар биешеп ала, аннары Митрофан Панасович аңарда «ә менә син каршы килмәкче идең!» дигән өстенлекле мәгънә дә күреп калгандай була.
Сәгать дүрт тулганда, баяннар туш уйный. Музыка туктауга Николай Николаевич озын буе белән өстәл башына килеп баса: трест җитәкчелеге исеменнән мастер Кәрим Тимбиковны Татарстан нефте тарихына язган өр-яңа рекорды белән котлый, аның җитәкчелегендәге бригада членнарына рәхмәт белдерелгән приказны игълан итә. Аннары управляющий Кәрим Тимбиковны кочаклап ала да арлы-бирле әйләндерергә тотына.
Баяннар туктаусыз туш уйныйлар.
Контора исеменнән бригаданы контораның парторгы Нәҗип Корбанов котлый. Ул, җилдә тузгыган каты -кара чәчләрен сыпырып куярга азапланып һәм кулына тоткан кәгазен әледән-әле җил бөгәрләвеннән ышыклап, салмак кына, үткәзерлек итеп кенә укый. Тыенкы итеп, сүзләрнең мәгънәсен һәм көчен саклап укый. Аңа Кожановтан да озаграк һәм Кожановтан да көчлерәк итеп кул чабалар. Кәрим үзенә төбәлгән карашларны тоя, аяк астындагы җирнең чайкалып торуын тоя, тамагына килеп бөялгән хисләреннән буылып, күлмәк якасын чишеп җибәрә.
«Татнефть» берләшмәсеннән килгән вәкил бик кыска гына тәбрикләр сүзе әйтә. Ләкин кешеләр элеккеләреннән дә битәр котырыбрак кул чабарга тотьщалар. Кәршм нәрсәгә шул тамаша тилерүләрен аңламый кала. Аның колагына иелгән Кара Җәмил: «Победа, ишеттеңме, победа!» дип пышылдый. Нинди победа! Җиңү дигән сүзме? Юк, юк. машина. «Победа» машинасы. Нефть берләшмәсе аны «Победа» белән бүләкли. Бар И1КӘН Кәримнең данга менәсе көннәре...
Котлаулар, йөкләмә алу, телеграмма укулар сәгать буена сузыла. Тимбиковны профсоюзның Татарстан өлкә комитетыннан, газета редак-цияләреннән, Фәннәр Академиясеннән, тагын әллә кайлардаи котлыйлар. Кешеләргә инде соңгы сүзләр элеккечә тәэсир итми, һәркемнең тизрәк өстәл янына утырасы, сүздән «эшкә» күчәсе килә.
Ә бер ярты сәгатьтән күңелләре җылынып, хисләре һәм дөньяны тоюлары үткенләшеп киткән кешеләр тагын дөнья бетереп шаулыйлар, котлауларны — бу юлы кулга стаканнар күтәргән көйгә — яңабаштан башлап җибәрәләр. Кара Җәмил белән Каюм үбешеп маташа. Кара Җәмилгә мотоцикл эләккән, ул шуның шатлыгын эченә сыйдыра алмый, ләкин үзенекеннән бигрәк Каюмга бүләк ителгән радиоалгычны мактап, аның ящигын сыпыргалап утыра, йомыш тапкан булып, үзенең > мотоциклы янына барып кайтырга да вакыт таба.
Кәрим журналистлар белән чәкәшеп эчә, сыра мичкәсе өстенә менеп баскан Михаил Шапкинга:
— Верховой, верховой, вазифаңны оныттың, даёш • шәмнәрне! — дип, кычкырып, сыра таләп итеп тора. Кәрим күп эчә, ахырына чаклы бетереп эчә, үзе эчкән саен журналистларның да эчүен һәм бетереп эчүен таләп итә. Шулай булмаса, нигә ул алар белән чәкәшеп йөри. Ләкин өлкә газетасыннан килгән махсус хәбәрчеләрнең берсе, базда үскән гөл кебек ак чырайлы, озын һәм чандыр кеше, кулы белән муенына сызып күрсәтә, кулларын күкрәгенә кушыра: бик эчәр иде дә эчә алмый, янәсе. Кәримнең моңа ачуы килә, ул әлеге журналистның
40
мәҗлес башыннан бирле инде бик акыллы, бик тыйнак булып, бер грамм да эчмичә, карап-сынап кына утыруын сизеп алган иде, ике стаканны мөлдерәмә тутырып ак аракы сала да, әлеге хәбәрче алдына килеп туктый, тавышына борыч өстәп:
— Эчеп карыйк әле, агай эне! — ди.
Журналист кискен рәвештә баш селки.
Кәрим, сүзләрен юри салмаграк итеп:
— Нәрсә, агай-эне, безнең рекорд сиңа ошамый мәллә? — дип сорый. Шомлы тынлык урнаша. Хәбәрче, ярдәм эзләгәндәй, тирә-ягына карана, күзләре хәвефле елтырый. Мәҗлестәгеләр Кәрим ягында. Нервлар киеренке. Хәбәрче бер генә сүз әйтсен, Кәрим бригаданы күтәрәчәк, җиңүчене, хөкем итмиләр.
Куркуга төшкән Кожанов тизрәк эшләрне җайлап җибәрергә ашыга.
Тәмам караңгы төшеп, күк йөзендә беренче йолдызлар кабынгач, автобусларга төялеп, өйгә кайтырга чыгалар. Шәһәрдә вак төркемнәргә бүленеп, урамнар, чатлар буенча таралалар.
Арсланның өйгә кайтасы килми әле. Мәҗлестән соң баш нык кына шаулый, дөнья ничектер реальлеген югалтып, кискен төсләрдән, шау- шулардан торган кебек тоела. Ул мәҗлес башыннан башлап бернәрсәгә дә исе китмичә, ичмасам, бер генә мәртәбә онытылып торыйм әле дип, салып биргәннәрен калдырмый эчеп барган иде. Күрәсең, сыра белән бутап эчкән аракы башка киткән, адымнары да бик үк төз түгел бугай, төз булса, әнә ул каршыга килүче гражданка шулай читтән әйләнеп узар идемени?
Автобус тукталышындагы .скамьяга утырып хәл җыеп алырга кирәк. Әтиләр янына болай кайту ярамас. Әйе. Ярамас. Ә төн салкын. Әйе. Төн шактый салкын...
Утыра торгач, йокыга куерып киткән икән, ниндидер җыр тавышы уятты аны. Салкыннан бөрешеп һәм бик хәтәр калтыранып, урыныннан күтәрелде, кепкасын басыбрак киеп һәм пиджак якасын күтәреп куеп, җырлап килүчене көтеп тора башлады.
Жырчы бик әкрен килә, ниндидер цирк уены башкаргандай, кулларын әле алга сузып җибәрә, әле як-якка җәя, әле җиргә чүгеп ала, ул да түгел, зырылдап биеп киткәндәй итенә, ләкин җырлавыннан бер генә минутка да туктамый.
— Без үз-зебез Уффаныкы, Уффада тормасак та... —
дип, ул кулларын алга узып җибәрә, тавышы аның «карлыккан, ләкин моңын һәм көчен югалтмаган, тик ул аны тигез генә алып бара алмый, чүгәләгән чакта, иелгәндә, җыр бүленеп кала, тураеп баскач тагын ялганып китә:
— Үккенечен калдырмадык, их, Инженер булмасак та...—
Арсланның йокысы килүе дә, туңуы да шундук онытылды, ул бик зур кызыксыну белән җырчыны көтә башлады. Килеп җитәрәк ул аның бил тиңентен ялангач икәнен, күлмәксез икәнен аңлап тагын да ныграк сәерсенде, чөнки урамда күлмәксез йөрү түгел, костюмнан йөрү дә шактый кыен, төнгә каршы һаваны бик хәтәр суытып, аяк астындагы суларны туңдырып җибәргән иде. Җырчының әле иелеп, әле тураеп, гимнастика күнегүләре башкарып килүенең мәгънәсен ул бары тик шунда гына аңлап алды.
Җырчы, аның «янына җитәргә бер метрлар чамасы калгач, туктады, аны бик хәтәр очкылык тота башлады. Арслан аның Тимбиков икәнен танып, ничектер каушап китте.
41
— Нишләвең бу, Кәрим?.. Ах, безобразник! Нишлисен син, ә? Киттек, киттек, хәзер салкын тидерәсең бит! Бирәм, бирәм, тәмәке дә бирәм. Мә, менә минем пиджакны ки. Кимисеңме? Ярый, ярый, кимә. Кимә, дим, чорт с тобой! Киттек!
Арслан, аны биленнән урап алды, үзәк урамнарга алып кермәскә тырышып, тыкрык-чатлардан, яфраксыз калган шәрә агачлар буеннан үзләренә алып кайтты. Капка төбенә җиткәч, Кәрим айнып киткәндәй булды, Арсланнарга керергә берничек тә теләмәде. ^Мөнәвәрәне таптырырга кереште. Арслан йөрәген авырттырып, нәрсәнеңдер бик каты сыкрый башлавын тойды, ычкынырга азапланып дулаган Кәримне кып- кызыл булып кызарган салкын тәненнән урап алды да, каршы сүз әйтергә ирек куймыйча, үзләренә таба алып китте.
Ишек төбендә, баскычта дөбердәшкән тавышка, кулына фонарь тотып, Мөнәвәрә килеп чыкты. Фонарь утының сары яктысында Арслан аның куркынган зур күзләрен, тетрәнүче озын керфекләрен күрде. Кәримне икәүләп өйгә алып керделәр. Ләкин ул аягына басып торырлык түгел иде инде — өйгә керү белән, ишелгән чүмәлә кебек, идәнгә таралып төште.
Урын өстенә китереп салдылар, йомшакны сизепме, әллә җылыга уяныпмы, ул авыз эченнән кемнәрнедер тиргәп алды, сулкылдап куйды, аннары тынды — йокыга китте.
— Кайда шул тамаша эчкән соң ул? — диде Мөнәвәрә.
Җавап көтеп 'биргән сорау түгел иде бу. Кайда эчсә, күпме эчсә дә, барыбер түгелмени соң! Эчкән, ямьсезләнгән, иртәгә башы авыртыр, үзен-үзе кая куярга белмичә йөрер, нинди юләрлекләр эшләдем дип берәм-берәм сораштыра башлар. Соңгы вакытларда гадәти хәл инде бу, ай саен, буровой тәмамлаган саен кабатлана торган хәл. Тик ул башка вакытта кеше катнашыннан башка гына эшләнә, Кәрим өйгә үз аягы белән кайтып керә иде. Бу юлы аны Арслан китереп куйды. Менә шул Мөнәвәрәне уңайсыз хәлгә (калдырган иде. Кинәт аңарда аны, Кәримне, ямьсез итеп күрсәтәсе килмәү тойгысы уянды. Шул уңайсыз тойгыдан котылу өчен, сүз югыннан сүз табып дигәндәй, Мөнәвәрә Арсланга әнә шул сорауны бирде. Арслан моның шулай икәнен сизде һәм Мөнәвәрәнең соравын җавапсыз калдырмас өчен:
— Кәрим бүген рекорд куйды... — дип, ишетедер-ишетелмәс кенә жавап кайтарды.
Сүзсез генә Кәрим өстенә карап тордылар, икесе дә авыр итеп бер көрсенделәр. Арслан саубуллашып кайтып китте.
Мөнәвәрә, ул киткәч, Кәримнең пульсын тыңлап карады. Аның пульсы бик сүлпән тибә, ул төн чыкканчы түзмәс, пульсы тибүдән туктар да, кинәт кенә үлеп китәр кебек тоела иде.
Кәримне үле итеп күз алдына китерү белән аның йөрәге жу итеп китте. Ул шундук кулларын салындырып, нәүмизләиеп утырган балаларын уйлады, аларны әтисез итеп, ятим итеп күрү аңар коточкыч авыр булды. Ул ашыгып-ашыгып Кәримнең аякларын салдырырга, урыннарын рәтләргә тотынды. Аның семьясы турында, балалары турында уйламыйча, үз чамасын үзе белмичә эчүенә, акылын җуйганчы эчүенә күңелендә рәнҗү уянды. Шул ук вакытта Арсланга карата да рәнҗүле бер хиснең күңелен авырттырып китүен тойды. Барысы бик әйбәт, үзләре аек, ә бу җильяклыны «якландыралар, аннары яхшылык эшләгән булып, өйгә китереп куялар. Иптәш булсаң, син аиы исергәнче эчертмә, башлаган чагында әйт. Аңарда кинәт иренең күкрәгенә башын куеп, аңарга сыенып, нишлик соң, бу бәладән ничек котылыйк соң, дип киңәш сорыйсы килү теләге уянган иде бу минутта, ләкин ире аның күңел той-гыларын аңларлык хәлдә түгел иде шул, чалып ташлаган үгез кебек, авыр гырлап йоклый иде...
42
Кәрим таң алдыннан уянып, әйберләргә бәрелә-бәрелә, кухня ягына чыкты. Идәнгә шыбырдатып түгә-түгә, чиләге белән күтәреп салкын су эчте, алпан-тилпән атлап, кичтән йоклаган урынына килде дә, кровать тимерләрен шыгырдатып, менеп ятты, шул ятудан көн-ай җәелмичә уянмады.
Ул уянганда инде, /Мөнәвәрә өйдә юк иде, ризыгын пешереп, чәен кайнатып, суынмасын өчен, тастымал белән төреп куйган да эшенә китеп барган.
Кәрим, башын куллары белән кысып, бик озак өстәл буенда утырып торды — кичә ниләр булганны хәтерләргә тырышты. Ләкин исерек йокы барысын да оныттырган, чатнап башы авырта, күңеле болгана, авызында җеннәр төн үткәргән кебек әшәке иде.
Үтә тонык һәм томанлы күренешләр арасыннан мәҗлес шау-шуы һәм бүләккә бирелгән «Победа» искә төште. Тукта, кайда калдырды сон әле ул аны? Ә, Кожановларда бит.
Ачылып калган идән ярыгыннан җил өрә иде. Кәрим аяклары буйлап, тәненә салкын йөгерүен тойды һәм шул секундта ук урамнар буйлап кичә төнлә яланөс кайтуы искә төшеп, тәннәре чымырдап китте. Пиджагы белән күлмәген кайда салып ташлавын, өйләренә ничек кайтып җитүен, хатынының ничек каршы алуын, күпме генә баш ватса да, хәтерли алмады. Билгесезлек хәвефне арттырып, йөрәген сызлатып торды. йөрәге туктаусыз сыкрап торган хәлдә, ишек алдына чыгып, чиләктән башына салкын су койды, дегет кебек куе итеп ясап, рәттән өч стакан шикәрсез чәй эчте, шуннан соң бераз хәл кергәндәй булып, «По- беда»сын алып кайта барырга җыенды, күңелендә хатынына сюрприз ясау, шуның белән кичәге «вак-төякне» оныттыру уе туды.
Өс-башын киенеп, чыгып китәргә дип ишек тоткасына тотынгач, га-җәпләнүдән бусагада туктап калды: бүлмә тактасы артыннан, күзләрен кулы белән уа-уа, улы Әнвәр чыгып килә иде.
— Син ничек өйдә, брат? Бакчага илтеп куймадылармыни сине, ә? Әллә бүген ял көнеме? Алай дисәң, әле бит җомга гына. Гаҗәп бу эшләр, гаҗәп! — дип сөйләнә-сөйләнә улын кулына күтәрде, аның штан- сыз ак ботларына, йомры артларына шапылдатып суга-суга, малайның авыртуга йөзен чытуын, шулай да еламыйча түзүен эчке бер канәгатьләнү7 белән күзәтеп, сабыр гына елмайды. Кинәт күңеленә шик төште.
— Туктале, улым, әллә безне төп башына утыртканнармы? Әллә әниең икебезне тиң ташлап киткәнме, югыйсә?..
Ашыгып кына өйне күздән үткәрде, Мөнәвәрәнең киемнәрен карап чыкты, шуннан соң гына күңеле урынына утырып, улының битен юдырырга, өс-башын киендерергә тотынды.
Өстәл кырыена терсәкләре белән таянып, улының бәрәңге белән котлетны төюен сүзсез генә күзәтеп утырды. Малайның битләре, өреп тутыргандай, түгәрәк, шомырт кара чәчләре, әнисенеке кебек, бөдрәләнебрәк торалар, озын керфекләре астыннан зур соргылт күзләре көйри, әтисенекенә охшаган карчыга борыны туларның барысыннан өстен булып, аеруча күзгә ташлана иде.
«Кызлар йөрәген яндыра торган егет булачак бу», дип күңеле җылынып уйлады Кәрим.
Әнвәр, кинәт корт чаккандай, өстәл яныннан идәнгә сикерде:
— Әти, какай итәм!
— Их, егет, егет! — диде әтисе һәм, чүлмәкне таба алмыйча, чабалана башлады...
Эшләрне көйгә салгач, киенеп, урамга чыктылар. Әтисе белән йөрү сирәк эләккәнгә, Әнвәр туктаусыз сөйләнеп барды.
— Әти, карале, кояш миңа керфеген суза. Әти, миңа чаңгы алырсың, яме? И мин ике кулыма ике таяк тотып, шуып төшеп китәрмен. Без кая барабыз әле, әти?
43
— Без хәзер, улым, Миләүшә сеңелеңне яследән алып чыгабыз да минем айгырда кататься итәргә барабыз.
— Нинди айгыр ул, әти?
— һи, брат, сии белмисең бит әле. Бик шәп айгыр бирделәр бит мина, «Победа» исемле. Ну, зәһәр дә чаба соң! Ну, йөртеп тә карыйм инде мин сезне бүген! Тимбик Кәрименең балалары күреп карасын әле бер дөнья рәхәтен!
V
Әллә ниткән каршылыклы хис булды бу. Булатны өйдәй куып чыгарган чакта, соңыннан үкенермен дип ул башына да китермәгән иде. Еллар буена газаплап, сагышландырып килгән хәсрәттән котылуына сөенгән дә кебек иде бугай әле. Аның ише әтинең булуыннан булмавы артык. Ичмасам, әтиле килеш ятим дип йөргәнче, әтисез ятим дип йөрер. Улына да дөресен әйтеп бирер. Җитәр моңарчы яшереп килүе дә! Ул боларны Булатка карата ачуы кабарган, нәфрәте ташыган чакта уйлады. Вакыйга ераклаша барып, күңеле йомшый төшкәч, .улын әтиле килеш ятим итеп тою аңа авыр булды. Дөрес эшләмәдем, ашыктым, дигән уй аңа тынгылык бирми башлады. Брезент курткадан, бите-башы мазутка буялган хәлдә, скважинадан скважинага йөргәндә, күңеленә сагыш үрмәләде. «Ул тикшергән нефть», «ул разведка ясаган урыннар» дигән уй аның үзәкләрен өзеп ала торган булды.
Кызык булып чыга бит әле бу. Шапылдап ябылган ишек белән бергә урамда торып калды дип уйлаган Булатыбыз, мәңгегә чыкмаслык булып, Фәйрүзәнең күңел түренә үк кереп бара түгелме соң?
Шул турыда ул бер көнне Шәмсиягә сөйләде. Зарланып та, сагышын бушатырга дип тә түгел, болай кызык итеп, үзеннән-үзе көлеп сөйләде: бар бит, янәсе, кеше күңеленең йомшак яклары!
Шәмсия моңа бик җитди карады.
— Ах, җүләр кызый!—диде ул, тыңлап бетергәч, — Шуны миннән яшереп йөрисеңме? Китче! Без аны икәүләп утлы табага бастырабыз бит!
— Ничек?
— Партоешмаларына язабыз да җибәрәбез. Ун яшькә җиткәнче малаена акча түләмичә. Җитмәсә, оскорбить итеп! Аның ише тәти егетләрне акылга утырта белә закон! Хәзер власть хатын-кыз ягында.
— Кит моннан, нәрсә сөйлисең син?! — диде Фәйрүзә, агарынып.
— Ах, син аны яратасыңмыни?! Күптән шулай дип әйтәләр аны! Алай булгач, авызыңны ачып йөрмә инде син... Хат язып җибәр. Бөтен кичергәннәреңие. Берсеи-бер калдырмый.
Фәйрүзә элеккесеннән дә битәр куркуга калып, өметсезлек белән кулын селтәде.
— Үләргә риза. Ялынырга риза түгел.
— Бер да селтәнмә, апаем. Әтәч тә кук, мин дә кук, дип кенә булмый ул. Әллә, бәлкем, ул үзе дә җанын кая куярга белми йөри торгандыр. Шул гомерләр күрешмәгәннән соң да эзләп килгән бит. Әллә син аңа кызлар беткән дип беләсеңме? Кулында һөнәре бар, белеме бар. кул-аягы исән-сау, теләсә кайдан, тәләсә нинди кызга өйләнә ала бит ул. Инженер кызны ала ала, беләсең килсә. Ә син авызыңны күтәреп калырсың. Йөр аннары улыңа әтисен гаепләп...
Фәйрүзә өйгә кайтып табын янына утыргач, улының чандыр озын муенына, тырнаклары җитеп керләнгән, чебиләп беткән кулларына кызганып карап, Шәмсиянең сүзләрен искә төшерде. Булатка рәнҗеде ул рәнҗүен. Ләкин бит әле, болай булгач, Булат кына гаепле булып чыгамы? Аның бит беркайчан да Булатка баласы барлыгы турында
44
әйткәне булмады, аны әти хисеннән мәхрүм итеп яшәтте. Шул турыда уйлагач, ана кыен булып китте, ул тагын керсез күңеле белән Булатны кызгана, үзе аны рәнҗеткән кебек тоела башлады.
Төне буе җил улады, капкалар шыгырдады, күрше йортның чите купкан түбә калае тонык кына дөбердәп торды. Фәйрүзә, күңеленә үрмәли башлаган үзәк өзгеч сагышка бирешмәс өчен, юк эшен бар итеп, ялгыз тын йортта, ара-тирә улының гына саташып нидер әйткәнен ишетеп, бик озак йөрде.
Төрле мәшәкатьләр, эреле-ваклы борчулар белән тагын бер ай вакыт узып китте. Шәмсия көн саен аңардан: «Хат яздыңмы әле?» — дип сорый» язмаган икәнен белгәч, ачулана, ләкин аның ачулануы усал ачулану түгел икәнен, өстәвенә аның зур кабаклы күзләрендә ниндидер серлелек барлыкка килүен, ә ул серлелекнең көн саен арта баруын Фәйрүзә тоеп йөрде.
Шимбә көнне ул эшкә барырга гадәттәгедән иртәрәк кузгалды, әллә нишләп күңеле алгысый, өйдә утырасы килми иде.
Автовокзал янында чаңгыларын киеп, ярты чакрымнар китәргә дә өлгермәде, артыннан Шәмсия куып җитте. Ул нигәдер дулкынланган, нык кына чабып та килгән булса кирәк, сулуы да капкан иде. Көч-хәл белән тынын алып, Фәйрүзә белән янәшә китте, әледән-әле аңа әйләнеп карады, ниһаять, түзмәде, культбудкалы скважинага җиткәндә туктады да Фәйрүзәне кочаклап, бөтерергә тотынды.
— Беләсеңме, мин сиңа нәрсә әзерләдем?
— Аварияме?
— Китче! Ни чыкмаса, синнән чыга. Беләсеңме нәрсә? Белмисеңме? Әйдә, белми торуың яхшырак. Бар син керә тор культбудкага, мин хәзер кереп җитәрмен, аннары сөйләшербез...
Фәйрүзә, нидер сизенеп, дулкынлана башлады һәм, шул дулкынланган көйгә, культбудкага кереп китте.
Будка эчендә, тәрәзә буендагы өстәл янында, бер ялгызы Булат утырып тора иде. Аның өстендә соры каракүл якалы яңа пальто, башында шундый ук бүрек, кара тутлы йөзен җил кискән, комачтай янып, ялкынсынып тора, күзләре елтырый иде. Фәйрүзәне күрүгә ашыгып кына урыныннан торды, таза күн итекләре белән идәнгә каты-каты басып, аңа таба килә башлады, ә тегесе, үзенең эш киемнәренә күз ташлап алып, каушап, назлылыктан, берьюлы ташып чыккан сагыну хисләреннән нишләргә белмичә, ишек төбендә басып калды.
— Каян килеп чыктың син болай? — дип кенә әйтә алды.
— Иң элек күрешик, — диде Булат. Ул тыенкы гына елмайды, куе кара кашлары сизелер-сизелмәс тетрәнеп алдылар. — Мине, монда күрермен дип уйламаган идеңме? Озакка түгел мин... Узып барышлый гына. Сезне күреп чыгыйм дип... кердем...— Шуннан соң, бүтән сүз әйтә алмас булып, баскан урынында таптана башлады.
Көмеш тәңкәдәй ялтырап, Шәмсия килеп керде. Фәйрүзә аңа. бу синең, эшең, ну, бирәм инде мин сиңа, дигәндәй, шелтә белән карап алды. Шәмсия, әйдә, бирсәң бирерсең, мин теләгемә ирештем, дигән кебек, тагын да мутланыбрак, елмая-елмая, үз сүзен китереп кыстырды:
— Фәйрүзә, өлкән оператор буларак, мин бүген сиңа көне буена ял бирәм. Скважиналарны үзем карыйм. Әйдә, күрсәт Булатка безнең шәһәрнең яңалыкларын!
Фәйрүзә тагын бер мәртәбә аңа шелтә белән карап алды. Моның ахыры яхшылык белән бетәрме соң? Әгәр аның җанын кимсетә торган тагын берәр күңелсезлек килеп чыкса?..
— Бәлки, Фәйрүзәнең минем белән барасы килми торгандыр? — диде Булат, ничектер кинәт сүрелеп, күңелсезләнеп.
— Әйдә, эчемне поштырып тормагыз инде. Сыртыгызга парафин кыргычы белән салганчы ычкыныгыз! — диде Шәмсия көлә-көлә.
45
Шуннан соң да инде икеләнеп тору юләрлек булыр иде. Узган бер ай эчендә дустының нигә серле елмаеп йөрүен берьюлы аңлап, шулай да, холкы буенча, дәшми кала аямаганлыктан:
— Әллә нәрсәләр уйлап чыгарасың инде син, Шәмсия... — дип Фәйрүзә беренче булып ишектән чыкты.
Булатка Шәмсия үз чаңгысын бирде. Икесе дә чаңгыларын киеп алгач, тагын бер мәртәбә мутланып:
— Юлыгыз уң булсын! — дип кычкырды да культбудкага кереп китте.
Булат урман карап килергә тәкъдим ясады. Фәйрүзә күз сирпүе белән риза икәнен белдерде. Юл буе сөйләшмәделәр. Урманга кергәч тә беравык тын бардылар. Кар мендәрләре күтәреп утырган каеннар, агач араларында, җир өстендә күпереп яткан мамык юрган һәм колакларны чыңлатырдай тынлык хисләрне сүз белән аңлатырга кушмый кебек иде.
Фәйрүзә чаңгысы белән ниндидер агач ботагына төртелде дә, тигезлеген саклап кала алмыйча, кулларын сәер болгап, егылып китте. Булат аны кулыннан тартып торгызган чакта, йөзенә кайнар сулыш бәрелүен тоеп, аны үзенә тартып китерде. Фәйрүзә үз иреннәрендә аның иреннәрен, тәмәке исен тойды, бер генә секундка онытылып, тетрәнеп, аңа сыенды, Булат аны буыннары шытырдап киткәнче .кысты.
Кич булганчы урманда йөрделәр. Бер-беренә бүтән орынмадылар. Бер генә мәртәбә дә кулларын да тотышмадылар. Ләкин гаҗәп хәл: баягы төсле үк дулкынланып, баягы төсле үк бер-береиең йөрәк тибүен тоеп йөрделәр. Онытылып, исереп йөрделәр. Әнә шул хәл аларны кул хәрәкәтләреннән тыеп торды. Хәзер сүз күңелләргә бирелгән иде.
Урман эчләренә кичке эңгер иңә башлап, ак кар өсләре серле зәңгәрлеккә төренгәч, икесе берьюлы чаңгыларын салып, имән төбенә килеп утырдылар.
— Фәйрүзә... — диде Булат, «күңел түреннән чыккан авыр бер көрсенү белән. — Син мине гафу итә аласыңмы?
Фәйрүзә озак кына сүзсез утырды. Кичке эңгер томанында ул Булатның чырае моңсуланып китүен күрде.
— Минем синнән бер нәрсә дә өмет иткәнем юк бит...
Булат аның кулын учына алды. Сулышы белән өреп җылытты да:
— Әйбәт кеше бит син. Искиткеч... — дип пышылдады.—Минем хатыным булырга ризамы син?
— Мин андый сүзләрне аңламыйм, — диде Фәйрүзә; иренен тешләп, елмаймакчы булды, ләкин елмая алмады, керфек төпләрен ачыттырып, күзенә яшь бәреп чыкты.
Бик озак сүзсез генә утырдылар.
— Ризамы?.. — диде Булат.
— Үкенмәссеңме соң?
— Үкенәм шул менә. Ничә еллар буена аерым яшәвебезгә үкенәм.
Фәйрүзә кинәт йөзе белән аңа капланды да елап җибәрде.
Булат аны юатмады, иркенләп, туйганчы бер еларга, ялгызы яшәгән чакларының кимсенүләренең ачысын берьюлы чыгарып бетерергә ирек бирде...
VI
Улы Казаннан кайтып, җир бораулау эшенә керешкәннән соң, Шәвәли картның күңелләре тәмам тынычланып, борчулары бөтенләй беткән кебек булган иде. Ул тагын элекке сәламәт хәленә кайтып, көннәр буе ишек алдында кайнаша, ишелгән утын әрдәнәләрен рәткә китерә, көрәк, тырма ише коралларга сап юнып куя, балта-пычкыларын кайрый,
46
бер сүз белән әйткәндә, аның хәзер көннәре мәгънәсезгә җан ашап үтми иде. Шуңа күрә хәзер аның тамагына ашавы да үзгә булып киткән, аяк-кулларының да егәре арта башлаган, боларны ул эчке бер сөенеч белән сизеп, үз алдына күңеле үсеп йөри иде.
һич көтмәгән, өмет итмәгән бер нәрсә тагын аның күңел тынычлыгын алды, тагын аның кулыннан эш төшүгә сәбәп булды. Каяндыр Алабуга ягыннан Дияр Лотфулласының олы малае Булат кайтты да әп-әзер йортка, үз йорты кебек иркенәеп, җәелеп кереп тә утырды. Әтисе салып куйган йорты диярсең. Заманында ул йортны аякка бастырам дип Шәвәлинең күпме көче керде, шул йорт өчен Шәвәли дуамал әтисеннән күпме кыен ашады, үсә төшкәч, егет булгач, гомер кичереп картайгач, төп йортны үз йорты белән кушарга, иркен бер нигез булдырырга ниятләнеп, Шәвәли абзаң күпме татлы хыяллар эчендә йөзмәде! Каяндыр килеп чыккан бер җиде ят, кулына балта-пычкы тотып карамаган бер килмешәк, синең гомер буе саклап, гомер буе кадерләп килгән өметеңне юкка чыгарып, синең төп йортыңа баш булып куйсынчы! Шәвәлинең вакыт-вакыт чәчләрен йолкып, таладылар, дип кычкырасы, тирә-ягына аваз саласы килә башлый иде.
Моңарчы кирелеге, малга хиреслеге белән иренең җанын ашап килгән Мәгыйшә түти, карты шулай кинәттән борсалана, бусарына башлагач, аның хәленә кер мәкче булып, ипләп кенә үгетләргә уйлады.
— Ярар инде, тилермә инде, әтисе, — диде, — үлгән белән күмгән кире кайтмый, шул тузып беткән, черегән йорт өчен уртыңны ашамасана. Җиде ят кулында дигәченнән дә бөтенләй үк җиде ят кулында түгел ләбаса әле. Кызың Фәйрүзә шунда яши, кызыңның улы Тансыгың шунда яши, менә дигән һөнәре бар киявең шунда яши.
— Син чистый дөньяны аңлаган кеше төсле сөйләшәсең, тавык мие эчкән нәрсәкәй. Үзеңә юк акылыңны миңа өйрәтмә, ярыймы?! — дип кызып китә Шәвәли карт. — Күңелем ятмый минем ул тәрбиясез кызга. Җүнле булса, ул әтисеннән узып әллә нәрсәләр кыланып йөрмәс иде, әтисенә килеп бер киңәш сорар иде.
— Шулайдыр шул. Сорамаган кая! Син аны пичәмә еллар адәм рәтенә сукмыйча, балаң итмичә йөр дә, ул синнән килеп киңәш сорамагае. Тот капчыгыңны! Баламның тормышы көйләнде, баласына атасы табылды, үз вакытында аты-чабы чыкканчы башлы-күзле булды диген дә, сөенеп кенә йөр инде.
Юк, сөенеп кенә йөри алмый Шәвәли абзый, Фәйрүзәнең киңәш-табыш итмичә, ризалык-фәлән сорамыйча, тота-каба йортка кеше кертүенә җен ачулары чыга, төннәрен Мәгыйшә түтине талый, көндезләрен исәнгерәп, бармагы белән нәрсәләрдер чутлап көрсенә. Кеше төсле туй ясап, әти-әниләрен чакырып кунак та итә белмәделәр бит, мәнесезләр, дип тиргәнә иде. Агара башлаган сакалыңны учлап, бер читтә торып калчы! Хурлык валлаһи! Ата чаклы атаны санга сукма, ана чаклы ананы санга сукма, алар өчен бер телем ипиеңне жәллә, имеш! Кайда күренгән эш бу, нинди әдәп киртәсенә сыя торган нәрсә бу?
Төн урталары узганчы кайдадыр китапханәдә йөргән Арслангалиен уйлап, ахры монысы да юньле малай булып чыкмады, безгә килен хезмәте иттерүдән йөрәкләре алына дип, аны тиргәп атты. Юньле булса, шушы көнгә чаклы әзмәвердәй буен селкеп, үзен-үзе кочаклап, өйләнми йөрер идемени соң! Шәвәли абзаң инде аның яшендә мәйдан тоткан батыр иде. Егерме биштә герман пленыннан кайтты, егерме алтыда өйләнде, егерме җиде яшендә йорт-җир җиткерде, нәселле сыер алып, сарыклар үрчетеп, урманнан корт иле алып кайтып, хуҗалыкны менә дигән итеп корып җибәрде. Атасы йортыннан алып чыккан бер генә шырпыны әрәм иттеме, бер генә баш терлеген әрәм иттеме? Итәр сиңа бар, үрчесен диде, булсын диде, җир тырматты. Моңа инде киләсе көздә утыз тула, кая әле йорт салу, үзе килеп керергә торган йортны да
47
кулыннан ычкындырды. Ярар, анысына кызыкмасын да инде, анысын тузган днп, искергән дип тә санасын, монысы, кулына бирергә, көчләп бирергә торганы! Кешеләр әнә шифер түбәләр ябалар, әллә кайлардан калай табып алып кайталар. Юк, булмастайга бу хәлләр. Минем генә күзем йомылсын, бетә бу йорт, таралып төшә бу. Гомергә өйләнәсе дә юк, йорт саласы да юк, үзен-үзе кочаклап, китап өстенә чүмәшеп гомере үтәчәк инде моның.
Аның янында борынын сызгыртып һәм каты хырылдап Мәгыйшә түти йоклап ята иде. Ята торгач, картның аңа да ачуы килә башлады. Каян чыга кешенең йокысы? Гафләт йокыларын йоклый торгандыр бу ваемсыз, бер дә бүтән түгелдер. Янтыгына төртеп уятасы килде, нәрсә син чалып ташлаган дуңгыз кебек хырылдыйсың, дип әйтәсе килде. Их, элекке яшь чаклары, гайрәтле чаклары булса... кем уйлаган ул чакта бу көнгә төшәрмен дип. Әле сугыш елларында гына да нинди көчле иде, бер үк вакытта амбарчы да, бригадир да булып эшләде. Барысы аңа буйсына, барысы аны олылый, аның сүзен тыңларга әзер торалар иде. Тыңламый карасыннар, ул аларны тыңлата белер иде. Бервакыт нишләтте Мырлак Сәгыйдулла малае Сәүбәнне? Тегеңә тырмага чыгарга кушкан иде. Чаптар белән парлап Чикылтык бияне җигәрсең, диде. Иртәнге әбәт вакытында басуга менсә — Сәүбән юк. Кәнүшнигә китте— атлар икесе дә абзарларында. Сәүбән кәнүшни өенә кергән дә, авызына тәмәке кабып, ат караучы Миңгата белән сафсата сатып утыра. Шәвәли абзаңның ишекне каерып ачып җибәрүе булды, ундүрт яшьлек малайның урыныннан атылып торуы булды. Сүзен әйтә алмый мескенкәй. Бактың исә Чикылтык биянең абзарына керергә курка икән, бу кердеме Чикылтык дөнья бетереп тибешә башлый, колакларын торгызып тешләргә омтыла икән. Сәүбәнне ияртеп абзарга китте. Чикылтык бия артларын уйнатып тибешергә итә башлаган иде, Шәвәли абзаң тегеңә бер генә кычкырды, атың, мин сиңа әйтим, чигенә-чигенә, абзар почмагына барып сыенды! Бар иде Шәвәлинең гайрәтле заманнары, бар иде, бер кычкырып җибәрсә, тавышы өч чакрымдагы Торналы авылына ишетелә дип сөйли торганнар иде. Инде алар менә хәзер сагынып сөйләргә генә калды. Хәзер сине үз балаларың булып үз балаларың тыңламыйлар, җиде ят аларга әтиләреннән кадерлерәк.
Шәвәли абзый көрсенеп кире әйләнде, төнге урамнан ишетелгән машина тавышларына колак салып һәм үзенең хәзерге хәлен кызганып, озак кына йоклый алмый ятты.
Икенче көнне иртән дә аның кәефе бик начар булды. Ләкин җәйге озын көн кешегә әлләни чаклы шатлык, әлләни чаклы борчулар алып килергә өлгерә ала. Картлачның коточкыч әшәке кәеф белән башланган шимбә көне кичкә таба бөтенләй башка якка үзгәрде дә китте. Үзгәреш шулчаклы көтелмәгәндә һәм шулчаклы зур булды, Шәвәли абзый, аяз күктән чатырдатып яшен суккандай, атна буена исен җыя алмыйча, иләс-миләс йөрде.
Иң элек болай булды.
Кояш Зәгъферан таулары ягына авышуга, Лотфулла Дияровның төп нигезенә выжылдап җиңел машина килеп туктады. Моны күреп калган Шәвәли абзый каушап урамга йөгереп чыкты, кулын каш өстенә куеп, Диярныкылар ягына төбәлде. Каушавының сәбәбе дә юк түгел иде. Моннан өч ел элек Шәвәли картның эченә утлар салып, юктан бар булган, дөресрәге, инде бетә, инде тарала днп торганда, тагын калкып, тагын тернәкләнеп киткән бу йортны,-Шәвәли карт сатып алырга ниятләнеп йөри иде. Ул, Арслангали эшләп тапкан акчаның тиенен дә әрәм итмичә, аерым янчыкка җыеп бара, көн саен бер мәртәбә, кулларын артка куеп, Диярныкылар тирәсен урап килә, ягъни йортка күз-колак- булып тора. Әгәр шул йортны үз нигезенә күчереп, улы Арслангалине әйбәт нигезле итеп калдырса, үлсә дә үкенмәс иде. Менә бүген көтмә
48
гәндә Диярныкылар капка төбенә җилләр уйнатып автомобиль килеп туктавы аны куркуга салды, Портны алырга килделәр бугай дигән уйдан Шәвәли картның тез буыннары какшап китте. Тик ул ун адымнар чамасы китәргә дә өлгермәде, аның нәкъ борын төбенә үк икенче машина баягысыннан да хәтәр җилләр уйнатып килеп туктады. Ә машинадан кем төште диген? Булат белән Фәйрүзә. Әтисе белән әнисенең уртасында, аларның кулларына тотынып, Тансык килә, аның өстендә инәдән- җептәп генә чыккан өр-яңа киемнәр иде. .
Карт чак кына егылып китмәде. Фәйрүзә белән Булат, алардан күр- мәкче Тансык, аның белән ду килеп күрештеләр, картның болай да тетрәнгән күңелен тагын да тетрәтеп, кунакка алмага килүләрен әйттеләр. Мәгыйшә түти дә кузгалды, сандык төбендә яткан, нафталин исләре сеңеп беткән күлмәкләр, казакилар килеп чыкты.
Ә бераздан Шәвәли абзаң үзе сатып алырга хыялланган йортның түр башында, карчыгы белән терсәккә-терсәк орынып, һәм, кодалар алдында дәрәҗәне төшермәс өчен, гәүдәне, уклау йоткандай, төз тотып, бик эре генә утыра иде инде.
Мәҗлесне Лотфулла абзый ачты.
— Туганнар, Шәвәли кода, Мәгыйшә кодагый,— диде ул, аларның икесенә берьюлы мөрәҗәгать итеп. — Мин менә бу шәраб тутырган стаканнарны яшьләр саулыгына күтәрергә тәкъдим нтәм. Алар безнең ике гаиләне бәйләделәр, туганлаштырдылар и шулай ук бу беркайчан да булмаган, беркемнекенә дә охшамаган өйләнү булды. Шуңа күрә дә без бу мәҗлесне сездә дә, бездә дә, Фәйрүзәләрдә дә түгел, нәкъ менә бу йортта, иске нигездә, беркем дә тормаган, озак еллар ташландык хәлендә яшәгән нигездә үткәрергә булдык, җан керсен бу йортка, бу йорт бәрәкәтле булсын, дидек. Ә сезгә, кода, кодагый, Фәйрүзә кебек акыллы, үткен кыз үстергән өчен мең рәхмәт.
Шәвәли картның, дөресен әйткәндә, кунакка керер алдыннан талканы бик коры нде, бик каты торырга иде исәбе, Фәйрүзәгә булган үпкәсе бик тә зур нде аның. Әмма Лотфулланың Фәйрүзә турында үзәкне өзеп ала торган сүзләр әйтүе булды, ата йөрәге кинәт йомшап, ул барлык үпкәләрне берьюлы онытты, янында борынын мышкылдата башлаган Мәгыйшә түтигә дә терсәге белән төртеп алырга өлгерде: ямьле мәҗлеснең ямен җибәрмә, янәсе.
Төн урталары җиткәнче утырдылар, бик күп сөйләштеләр, көлештеләр, бер-берсен кысташтылар, бераз кызып алган Шәвәли картның җыр җырлыйсы килде. Мәгыйшә түти ничаклы гына чабуыннан тартмасын, ул аны ишетергә дә теләмәде, түбәтәйләрне төзәткәләп, җилкәләрне кыймылдатып утырды-утырды да, башны кыек салып, күзләрне йома төшеп, җырлап та җибәрде.
Ай-һайда гынай дигән һай тавышка-а-аййй^
Киек үрдәккәйләр генә качай камышка-а-аййй...
Тавышы аның башта тигез түгел иде, дырылдавык юлдан барган арба кебек кылтырый иде, тора-бара тигезләнде, көрәйде һәм үзәкне өзеп ала торган бормалары белән тыңлаучыларны әсир итеп, үзе артыннан ияртте.
Бераздан мәҗлестәгеләр барысы — яше-карты җырлый иде инде. Бу төнне борынгы Кәлимәтнең Диярныкылар өендә җыр бик озак ишетелеп торды.
Икенче вакыйга иртәгесен, Дияровның эшкә барыр сәгатьләрендә булды. Инде тагын буровой киемнәрен киеп алган, йөзе дә җитди-са- быр булып киткән Лотфулла абзый, авыр күн итекләре белән каты- каты басып, өйгә килеп кергәч, Шәвәли карт умарта рамына тимер чыбык тарттырып утырган җиреннән ашыгып кына күтәрелде дә гаҗәеп
бер кунакчыллык белән кодасын өстәл янына чакыра башлады, ә Мәгыйшә түтигә элдертеп кенә магазинга чыгып керергә кушты. Ул кичәге мәҗлестән соң кодасының башы авыртадыр, хәзер кодасы аның янына баш төзәтеп алу нияте белән кергәндер дип уйлый иде. Әмма Лотфулла абзый аның барлык уйларын бер-ике сүзе белән тузгытып ташлады.
— Мәшәкатьләнә күрмәгез, мин хәзер китәм, — диде, күн фуражкасын кулына тотып. Өйнең стеналарына, кыегая башлаган тәрәзә рамнарына күз йөртеп алды. — йортың тузган бит, кода...
— Ийе шул, анысы шулай инде, тузган шул... — дип карт авыз эченнән ботка пешереп алды, ләкин кода кеше алдында сер бирергә теләмичә: — йортлык акча да бар кана, малай бер дә күңел итми...— дип акланырга тотынды.
— Менә шул турыда сөйләшергә кергән идем мин сиңа, — диде Лотфулла абзый.
Картның йөзенә нурлы җыерчыклар өстәлде, авызы ярым ачылып, аннан сынык теш кисәкләре күренеп китте.
— Шулай дисеңме? Өй турысында киңәшергә дисеңме?
— Әйе. Ал син, кода, минем йортны.
— Күпмерәк сорыйсың инде син аңа?
— Ничек күпме?
— Тияр бәясе күпме диюем. Яъни, ничә меңнәр тирәсе?
— Юк, син ялгыш аңладың. Бушлай бирәм.
— Бушлай?
— Әйе. Миңа ул йортның кирәге юк. Булат белән Фәйрүзәнең торыр урыннары бар. Карчык белән икәү киңәштек тә шундый карарга килдек.
Картка сөенергә кирәк иде. Ләкин ул телсез калды, нәрсәдәндер саклангансыман, бөгелә, җыела төште. Бу минутта ул, дөресен генә әйткәндә, Лотфулла-мастерның мазут сеңгән көчле куллары яңак төбенә чалтыратып салып җибәргәндәй хис итте. Теге вакытта, көзге бер караңгы төндә, идән сайгакларын куптарып алып чыгып, тирес астына күмеп куюы, аннары ул сайгакларның бик серле рәвештә югалулары, Диярныкылар читтән кайтып төшкәч, аларның уңышларыннан көнләшеп, эчтән сызып йөрүләре йөрәген әрнетеп бер мизгелдә исенә төште. Әгәр ул менә хәзер Лотфулла-мастерның эшче кешегә хас киң күңел белән бүләк иткән шушы йортын алса, үзенең аңардан начар икәнен, түбән торганын, күңеленең керлелеген танырга тиеш иде, ә моны тану авыр иде, таныйсы килми иде, бу мизгелдә аның андый батырлыкка барырга көче җитмәде, ул балаларча киреләнеп, тыпырчынырга тотынды: ыңгырашуга охшаган сәер бер аваз чыгарып, кинәт кенә урындыкка утырды да, кулларын бутап:
— Кирәкми, Лотфулла, кирәкми, — дип бер үк сүзне өзлексез кабатларга кереште.
Почмак яктан чәчрәп Мәгыйшә түти килеп чыкты.
— Акылыңнан яздың мәллә син, карт җүләр. Нишләвең бу, ә? Берәү сиңа тәмле теле белән өй чаклы өен ал дип кыстап тора, ә син, рәхмәт әйтәсе урында, чыгымчы ат кебек... Алай хурланырлык булгач, моңарчы салалар аны.
— Кит әле, кит, кем әйтә сиңа хурланам дип.
— Соң хурланмагач. Тот та рәхмәт әйт. Матур итеп бер чүкердә- шеп төшерегез. Ә син, кода, аның сүзенә карама. Бу йортның быел то- рырлыгы юк бит инде. Тишек иләк кебөк бит аның стеналары, ягып кына җылы төтәтә торган түгел бит ул.
Шәвәли карт башка сүз таба алмагач:
— Тик кенә тор син, кортка! Синең башың җитә торган нәрсә түгел
4. .с. ә.- № ю.
49
50
ул!—дип кычкырды, хәтта утырган җиреннән, сарык кебек, тып итеп аягы белән идәнгә дә тибеп куйды.
Мәгыйшә түти, инде әйтәсемне әйттем, башка сүз артык булыр дип уйлап, почмак ягына чыгып китте, ашыгып самовары тирәсендә кайнаша башлады.
Кодалар байтак вакыт сүзсез утырдылар. Китәргә дип кузгалгач, Лотфулла абзый үтә якын итеп, Шәвәли картның җенен котыртмый торган итеп әйтте:
— Мин сиңа, Шәвәли абзый, ихлас күңелдән килдем. Әгәр хәтереңне калдырганмын икән, гафу ит.
Карт кинәт чабалана башлады.
— Син ни... Лотфулла, туктал е, ни бит, бик кисәк бит, йөрәккә кабарлык итеп әйттең бит. Уйлашырбыз тагын, аңлашырбыз...
Ул атна буе, беркем белән сөйләшмичә, үз эченә бикләнеп яшәде. Тамагына теләр-теләмәс кенә ашады. Ничектер бөкрәйде, күзләре эчкә батты. Ниһаять, ул эчендә туктаусыз котыртып утырган шайтанны җиңде — өйне алырга риза булды. Тик аны күчерү әле бик күп мәшәкатьләр белән бәйләнгән иде. Арслан шушы атнада бораулаучылар ч мәктәбенә Уфага китәргә җыена, Дияровның йортын монда күчерүгә ул катгый рәвештә каршы иде.
Картның улына карата янә бер мәртәбә бик хәтәр җене кузгалды. Ул, аңа үч итеп, шул ук көнне Дияровлар йортына күчеп чыкты да, үз нигезенең ничек җимерелгәнен, юкка чыкканын күрсәтү өчен, кече улы Габделхәй белән бергәләп, лапасларын сүтеп ташлады.
Арсланны якты йөз белән озатмадылар. Барлык кеше эш эшләп, өйгә акча кайтарып торганда, өстәвенә хуҗалыкны яңабаштан корып йөргән бер вакытта аның укырга китүен ул акылсызлык дип саный иде.
— Бик кәкре китердең, улым, бик кәкре китердең, — диде ул, кулы белән ияк астыннан сакалын чеметкәләп.
Шелтә-үпкәләүләрнең озакка сузылуыннан курыккан Арслан өйдән ике сәгать чамасы алдан кузгалды.
Аны озатырга дусты Атнабай да килгән иде. Ул бүген ничектер күңелсез иде, аз сүзле иде. Кәлимәттән Бөгелмәгә җиткәнче ләм-мим бер сүз әйтмичә, үз эченә бикләнеп, ниндидер ерак уйларын уйлап барды, тик Бөгелмәнең тимер юл вокзалында Арсланны Уфа поездына утыртып куйгач кына, әйтер сүзен әйтеп бетерә алмас кебек, ашыгып- ашыгып сөйләргә кереште:
— Уфага син сәгать икеләрдә барып төшәсең. Вокзалдан чыккач та өченче автобусны эзләп тап. Аның белән Оалават тукталышына чаклы бар да Тынычлык урамы буйлап китәрсең. Безнең парадный төбендә зур гына бер зәңгәр почта ящигы булыр. Туп-туры үзебезгә кер, әтигә менә шушы хатны тапшырырсың. Бел аны, бездә тормасаң, үпкәләрмен... — дип кат-кат бер үк сүзне кабатлады.
— Зерә дә әкәмәт кеше син, дустым. Син миңа юлны язучы Мирсәй Әмир хикәясендәге бозауга карап табарга өйрәтәсең. Әгәр ул синең почта ящигыңны, зур гына, тимер генә, агач кына, зәңгәр генә ящикны хат ташучы чибәр кыз хатлары-ниләре белән күтәреп киткән булса, ул чагында мин сезнең өегезне ничек табармын соң?—дип елмайды Арслан.
Атнабай рәхәтләнеп бер көлде, ашыгып өй адресын язарга кереште. Поезд кузгалгач, ул вагон яныннан, йөгереп барды, нәрсәдер кычкырды. Арслан аның сүзләрен тәгәрмәчләр шавы белән ишетмәде, ләкин алар- ның һичшиксез әйбәт сүзләр булуын, аңа яхшылык теләп әйткән сүзләр икәнен бөтен барлыгы белән тойды. Шигъри табигатьле бу егет белән вакытлыча аерылу да аның үзе өчен никадәр авыр икәнен аңлады.
4* 51
VIII
Мәгыйшә түти яңа йортта бер төш күрде. Имеш, Йөзлекәй карчык аңардан алтын-көмешләр дәгъва итеп килгән. Карчыкның өстендә җирдән сөйрәлеп йөри торган озын кара күлмәк, кулында чукмарлы артыш таягы. Әнә шул таягы белән бик хәтәр кизәнә-кизәнә, карчык аның өстенә килә, аның җаныннан кадерле итеп саклаган өшәнчеген дәгъва кыла. Мәгыйшә түти өшәнчегенә куллары белән чытырдатып ябышкан, ә өшәнчеге, ничектер үзеннәи-үзе шуып, аның кулыннан ычкынып бара, имеш. Мәгыйшә түти кычкырмакчы була, кычкыра алмый, тавышы үзе яныннан китми, йөгереп качмакчы була, кача да алмый, аяклары аңа буйсынмыйлар, ул ара да булмый, өшәнчеге инде Йөзлекәй карчык кулына күчкән, карчык, шаркылдап көлә-көлә, аны алып китеп бара...
Мәгыйшә түти, коты алынып, шабыр тиргә батып уянды. Карты аның күкрәге өстенә кулын китереп салган икән, ул аны читкә алып куйды һәм хәзер генә кичергән хәлләрнең төш кенә булуына куанып, шул ук вакытта тынычланып та җитә алмыйча, йөрәгенең каты-каты тибүен тыңлап ятты. Куркуы басылмагач, Шәвәли абзыйны уятып, төшен аңа да сөйләп бирде.
Картның үлеп тә йокысы килә иде.
— Тавык төшенә тары керә. Гомер буе шул өшәнчегең белән тилердең инде... — дип мыгырданды да, икенче ягына әйләнеп, шундук йокыга китте.
Мәгыйшә түти, Йөзлекәй карчыкның яңа йортта ни өчен төшкә керүен аңлый алмыйча, төрле гөманнар эчендә вәсвәсәләнеп ята торгач, таң алдыннан тагын йоклап китте, йоклап китү белән тагын төш күрә башлады. Бу юлы инде Йөзлекәй карчык бик озын ак күлмәктән иде. Кайдадыр кырлар өстендә, калкулык түбәсендә, артыш таягына таянып, бер урыннан бер урынга күчеп йөри, ул йөргән җиргә күзләрне талдырырдай булып кояш нуры төшкән, әнә шул нурда карчыкның ак күлмәге, көмеш-зөбәрҗәтләр кебек, ялык-йолык килә иде.
Ул да түгел, карчык таягы белән төрткән җирдә бер йорт калкып чыкты, ул, үсә-үсә, бораулау вышкасына әйләнде. Икенче урынга төрткән иде, ниндидер бер агач үсеп чыкты, агач күзгә күренеп ишәйде һәм шаулап торган бакчага әйләнде. Бакча артыннан инде зур бер шәһәрнең ап-ак таш пулатлары күренә, ә карчык тагын да биегрәк үргә менеп, артыш таягы белән яңадан-яңа бакчалар, йортлар, шәһәрләр үстереп йөри иде. Мәгыйшә түти боларны башта төш кенә дип кабул итте, төшендә үзе белән үзе сатулашып ятты, ләкин, тора-бара. аларның чынлыгына ышанды һәм уянганнан соң да шулчаклы матур-лыкны югалтырга теләмичә, тәрәзәгә карамаска тырышып (тәрәзәгә карасаң, төш онытыла, имеш!), күзләрен йомып ятты. Ул боларның барысын киләчәктә булачак дәүләткә, мал-мөлкәткә юрап ятты. Икенче мәртәбәсендә булса да карчыкның төшкә матур булып керүе әйтеп бетергесез куаныч иде, һәм ул аны, элекке рәнҗешләрен онытып, изгеләр рәтенә, җәннәткә эләккән кешеләр рәтенә кертте.
АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
I
Ноябрь башларында Мәскәүдән указ килде:
Дала Зәенең борынгы Кәлимәт авылы янында салына торган нефтьчеләр шәһәрен Кәлимәт шәһәре дип исемләргә һәм аны .илнең барлык карталарына кертергә.
52
Рәсми рәвештә газеталар аркылы әйтелгән, эш кәгазьләрендә язылган шәһәр дигән сүз ничектер яңа бер яңгырашы белән халык теленә кереп китте. Яңа каланың баракларында, коттеджларында һәм беренче таш йортларында кеше язмышлары чарпылышты, күз яше коелды, үпкәләшүләр булды, хезмәт уңышлары өчен дип, беренчесе, азаккысы шушы булмасын дип, дөбердәтеп, чыңлатып чәкәшкән тустаганнардан мөлдерәмә тулып шатлыклар агылды; бала тудыру йортларында врачлар көнгә ничә бала туганын үзләренең көндәлек дәфтәрләренә теркәп куйдылар; Кәлимәт малае, Кәлимәт кызы дигән ашкындыргыч яңа хисне яшь аталар буровой юллары буйлап алып китте.
Әле генә салынып беткән, инәдән-җептәи генә чыккан өр-яңа йортларда, йортларның тәрәзәләрендә, кешеләрнең күңел ярылысын белдереп, ап-ак пәрдәләр эленде, яран гөле, бохар кынасы, роза гөлләре куш йодрык чаклы кып-кызыл чәчәкләр аттылар. Бер сүз белән әйткәндә, тормыш дигән, яшәү дигән мәңгелек хәрәкәт гомерлек юлын дәвам итте.
Карт мастер Лотфулла Дияровны борчылып чаң сугарга мәҗбүр иткән нәрсә — Кәрим Тимбиковның фаҗигасы — әкренләп, ләкин котылгысыз рәвештә якынлашып килә иде. Соңгы рекордыннан соң аның исеме газеталарда бик хәтәр шаулады. Кәримгә илнең атаклы кешеләре җыела торган сирәк киңәшмәләрдә катнашырга, Татарстан нефтьчеләренең вәкиле булып сүз сөйләргә, үзәк газеталарның хәбәрчеләренә интервьюлар бирергә туры килде. Менә шунда аның язмышын хәл итә торган кыен бер ягы өскә калкып чыкты. Аиың дөньяны аңлавы чамалы икәне, эчке культурасы җитеп бетмәве билгеле булды. Акыллы кешеләр андый чакта җитмәгән якларын җиткән итеп күрсәтмиләр, чөнки алар җитмәгән якларының кайчан да булса бер җитәчәгенә ышанып, аңлы рәвештә белемгә, культурага омтылалар. Кәрим кебек, беренче уңышлардан башы әйләнеп, үзен даһи дип әйткәнгә шундук ышана торган кешеләрне тирән күңел тетрәнүләре көтә, чөнки алар үсүдән туктыйлар, табигать биргән байлыкларын да ваклап, әрәм итеп, югалтып бетерәләр, буш булып калалар. Ә табигать бушлыкны яратмый, буш урынны тутырырга омтыла. Күңелләре буш булып калган кешеләр дә, шул бушлык белән килешергә теләмичә, күңел байлыгын икенче бер байлык, икенче бер юанулар белән алыштыра башлыйлар.
Кәрим эшләгән конторада чамадан тыш нечкә күңелле, чамадан тыш интеллигент табигатьле бер инженер бар иде. Нефтьчеләрнең авыз тутырып, чорнап-чорнап сүгенүләрен, бер-берсенә карата тупас һәм рәхимсез кылануларын күтәрә алмаганлыктан, буровойларга сирәк чыкты, дөньяны китап битләре һәм күзлек пыялалары аркылы гына күреп, үз эченә бикләнеп яшәде.
Бервакыт моңа әйттеләр, синең урының, Гаптелмәнов, нефть сеңгән брезент киемле кешеләр арасында түгел, сиңа, туганкай, Казандың опера театры сәхнәсендә нечкә билле балериналарны акыллы һәм тәүфыйклы булырга өйрәтеп, лекцияләр укып кына ятырга кирәк ■булган. Тавышың синең йомшак, дөньяны аңлавың йомшак, гомумән, .йомшак кеше син, диделәр, бер сүз белән әйткәндә, йомшак кына итеп, аның урынын бушатырга тиешлеген аңлаттылар. Әнә шул инженер Садриман Гаптелмәнов, Кәлимәттән киткән чагында, күп еллар буена күңеленә җыелган берсеинән-берсе нәфис һәм каршылыклы хисләрен тәртипкә китерер өчен, нефтьчеләр теле белән әйтсәк, эчен бушатыр 'Өчен, Кәримне үзенә кунакка чакырды. «Акстафа» виносы салынган ;алсу төстәге нечкә билле рюмканы озын тырнаклы ак бармаклары белән чеметеп кенә тотып, моңаюлы күз карашын каядыр читкә, икенче бер дөньяга төбәп, әкрен генә сүз башлады:
53
— Ни өчен сон кешеләр шулай тупас яратылганнар? Җир асты байлыгын җир өстенә күтәрү өчен газиз ата-аналарны, мәрхүм бабаларны искә төшерү шул чаклы да мәҗбүри микәнни соң? Аңлый алмыйм мин, Кәрим, килешә алмыйм мин моның белән. Минем бөтен бә- хетсезлегем, сөйкемсез сөяк булуым, .ихтимал, әнә шуннан килә торгандыр. Миңа, ким дигәндә, бер илле елга соңгарак калып туарга кирәк булган. Ә менә син, Кәрим иркәм, нәкъ вакытын белеп тугансың. Табигать сиңа көч биргән, оештыру сәләте биргән, барысыннан да мөһимрәге, табигать синнән интеллигент җыбыткысы ясамаган. Синең яшәр чорың, күтәрелер чорың. Син мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырма. Мин моны ихлас күңелдән әйтәм, чөнки син, кешеләр нәфислек дигән бөек төшенчәнең тәменә төшенә башлау белән, һәлак булачаксың...
Гаптелмәнов маңгай өстендә уенты ясап, сирәкләнеп калган йомшак чәчләренә җиңелчә генә кагылып алды, күзләрен йома төшеп, нәрсәдер уйлап утырды. Бәлки илле яшькә җиткәнче илнең төрле тарафларында нефть эшендә үткәргән һәм беркайда да ярый алмаган әрәм гомерен искә төшергәндер, бәлки, бөтенләй дә ул түгелдер, кеше күңелен күлмәк аркылы күрү кыен нәрсә, Кәрим аңа бөтенләй дә күнекмәгән, аның хәтта үз күңелендә булганнарны да тәртипкә китерергә вакыты юк, һәрхәлдә, ул Гаптелмәновның кайгысын бу минутта чын күңеленнән уртаклаша иде һәм эч серләрен ачып, ышанып сөйләп утырган бу йомшак табигатьле кешенең хәтерен калдырмаска, тупас сүз ычкындырмаска тырыша иде.
Гаптелмәнов та аның бу тырышлыгын сизә иде бугай, шуңа ихтирам йөзеннән ул Кәримгә стакан тутырып эчемлек салды да:
— Әйдә, иркәм, синең матур киләчәгең өчен күтәрик!—дип, рюмкасын беренче булып кулына алды. Кәрим аның күзләрен йома төшеп, тавышсыз гына, сөзеп кенә эчүен азакка чаклы күзәтеп утырды да, Гаптелмәнов рюмкасын өстәл өстенә куеп, сардинга үрелгәч, стаканын ялт кына эчеп җибәреп, рәхәтләнеп кыяр чәйнәргә кереште.
Бераздан Гаптелмәнов өстәл артыннан торды, бармагы белән ымлап, Кәримне дә үзе артыннан барырга чакырды һәм ниндидер эчкәреге, серле тавыш белән:
— Мин сиңа бер сюрприз әзерләдем бит әле... — диде.
Кесәсеннән ап-ак кулъяулыгы чыгарды, аның эченнән бәләкәй бумажник сүтеп алды, бумажник эченнән чытырдавык кәгазьгә төрелгән ачкыч килеп чыкты. Әлеге хикмәтле ачкыч белән китап шкафын ачып җибәргәч:
— Әнә шуны ал әле, пожалуйста, — дип, шкафның аскы бүлемендәге шактый зур бер ящикны күрсәтте.
Кәрим иелеп алды — ящик таш тутырган кебек авыр иде.
— Нәрсә бу, әллә буровойдан чыккан тау токымнарымы? — диде Кәрим, кызыксынып.
— Тау токымнары романтикасы белән йөри торган заманнар үткән инде минем, Кәрим иркәм. Ачып кара әле, күрерсең.
Кәрим ящикның капкачын ачты. Гаптелмәнов, бөтен гәүдәсе белән иелеп, ящик капкачы астындагы чытырдавык кәгазьне ачып җибәрде һәм баягысыннан да серлерәк тавыш белән:
— Монда алар өч йөз. Гомер буе җыйдым... — диде.
Кәрим, өч рәткә бик пөхтә итеп тезелгән патефон пластинкаларын күреп, гаҗәпләнә калды.
— Гомер буе?! Ничек гомер буе? Кибеттә пластинка беткәнмени?
— Юк, иркәм, кибеттәгесе бу түгел. Кибеттәгесе суррогат. Бетте хәзер пластинкаларның атаклылары. Пластинкага кем тели, шуны яз?, башладылар. Ә монда... дөньяның иң атаклы җырчылары тавышы...
54
Иң өстә яткан бер пластинканы алып, инженер аны бәрхет кисәге белән сөртте, аннары радиоланы көйләп, уйнатырга куйды. Италиянең атаклы җырчысы Доменико Модуньо, автор һәм башкаручы дип аңлатты Гаптелмәнов. Кәримнең андый җырчы барын ишеткәне юк иде. Ләкин җырчының саф һәм моңлы тавышы аның күңелен кузгатты.
— Боларны нишләтәсең соң? — дип сорады Кәрим, пластинка уйналып беткәч.
Инженерның аксыл чыраена тимгел-тимгел таплар бәреп чыкты. Җыерчыклар белән телгәләнгән сары тиреле муены ничектер кызганыч булып җилкәсе эченә җыерылды.
— Мин ал арны күтәреп йөри алмыйм. Ватып әрәм итүдән куркам. Ал син аларны, иркәм, үз бәясенә бирәм. Мин аларның, ичмасам, кемдә икәннәрен белеп, сөенеп яшәрмен.
— Нишлим мин алар белән, иптәш инженер? Минем пластинка буровойда.
Гаптелмәнов, Кәримгә гаҗәпсенү катыш рәнҗү белән карап:
— Андый сүзне миңа гына әйт син, Кәрим иркәм. Башка кеше янында андый сүзне ычкындыра күрмә. Үзеңнән көләрләр, бик надан кешегә санарлар. Әгәр мин боларны берәр музыка белгеченә тәкъдим итсәм, ул аларны миннән йолкып алачак. Шатлыгыннан атна буена исен җыя алмыйча йөриячәк. Заманында бит мин аларны үзем алтын бәясенә алдым: әйе, әйе, алдым! Алкоголик бар тапканын аракыга тотса, мин бар тапканымны җырчылар тавышына тоттым. Мин алар белән исереп йөрдем. Яна бер тавыш табуны зур бәхеткә санадым. Чит илләрдә хезмәт итүче солдатларга гозерләндем, илчеләргә хат яздым, мең бәла белән, ялыну-ялвару белән җыйдым. Инде хәзер шуны белгечләргә бирергәме? Алар минем гомер буе җыйган байлыгымны күпмедер акча бәрабәренә алып, ансат кына минем хәзинәмә хуҗа булсыннар да мактанып йөрсеннәрме? О, юк, көнләшәм мин алардан! Профессиональ горурлыгым кушмый. Сиңа бирәм, үз бәясенә! Заман синеке. Атаклы кешенең чудинкасы булырга тиеш, татарча әйткәндә, сәер гадәтләре. Менә, әйтик, язучылар бар, аларның бер <ишесе сыра эчеп кенә яза ала, бер ишесе җылы суга аягын тыгып кына яза, диләр. Өч мең тәңкә акча сиңа зур акча түгел, кызганма син аны. Синең боларга бер айда алган премияңнең яртысы да китми, аның каравы нинди хәзинәнең хуҗасы буласың бит син, иркәм...
Инженер соңгы сүзләрен йөрәктән чыккан әрнү тавышы белән әйтте. Күзләре коры елтырап китте. Бу *егет минем сүзләремнең мәгънәсен аңламас, товар сата дип аңлар, дип уйлаудан аның шома ак маңгаена тир бәреп чыкты, кулъяулыгы белән җилләнә-җилләнә, ашыгып һәм каударланып, ул атаклы шәхесләрнең тормышы турында, иҗатлары турында сөйләргә тотынды. Ашыгудан, фикерләре күплектән ул чәбәләнә, төелә иде. Моңарчы бары тик сүлпән ягы, гамьсез битараф ягы белән генә күренеп килгән кешенең кинәт шулай кабынып китүе Кәримгә ошап та куйды. Бу кеше үз юлыннан китмәгән икән, үз юлыннан киткән булса, бик күп файдалы эшләр эшләгән буласы икән, дигән уй күңеленә кереп утыргач, Кәрим аның сөйләгәннәрен ихтирам беләнрәк тыңлый башлады. Поляк композиторы Фридрик Шопен үзенең атаклы хәрби маршын нибарысы җиде яшендә язган. Шул заманнарда ук инде «Хәрби марш»ны Варшава урамнарында, парадлар вакытында уйнап йөргәннәр. Сиздеңме? Яки менә Пушкинны ал. Александр Сергеевич тугыз яшендә чакта инде әтисенең китапханәсен тулысынча укып чыккан: француз телендә бит әле ул! Аркадий Гайдар, атаклы балалар язучысы, уналты яшеннән дивизия белән командовать иткән. Тукайның, Такташның, Муса Җәлилнең — өчесенең гомере озынлык ягыннан хәзерге бер өлкән язучы гомеренә җитми...
55
Инженер боларны кулларын туктаусыз хәрәкәттә тотып сөйләде. Сөйли торгач, арыды, чырае тагын да агара төште, төссезләнде, маңгаена бәреп чьпгакаи тир бөртекләрен ул кулъяулыгы белән озаклап сөртеп утырды.
Кәрим пластинкалар ящигын култык астына кыстырып өйдән чыгып киткәндә, аның күзләрендә, иң якын кешесе белән гомергә саубуллашкандай, тетрәткеч югалту тойгылары күрде, шуның өчен икенче көнне’ Гаптелмәневка акчаны бер мең сумга арттырыбрак бирергә теләде, ләкин тегенең йөзендәге гарьлекне күреп, тизрәк кесәсенә тыгарга ашыкты. Буровойда эшләп йөргән чакларда, һич уйламаганда, аның күз алдына Гаптелмәневнең моңсу йөзе килеп баса да, Кәримнең күңеле газаплангандай була иде.
Ләкин бу озакка бармады. Эш белән, аннан да бигрәк үз исеме тирәсендә күтәрелгән шау-шу белән, Кәрим барысын да онытты. Кәрим турында язылган мәкалә, очеркларда яшь мастерның музыка яратуы, аның өч йөз пластинкасы булуы турында кайсыдыр бер журналист җиңел кулдан экзальт бер соклану белән дөньяга хәбәр салды да аның артыннан башкалары күтәрелде. Менә пластинкалар өстенә иелгән Кәрим. Менә калын-калын томнар тотып утыручы Кәрим. Тимбиков сәнгать ярата, Тимбиков буш вакытын музыкага багышлый. Тимбиков живопись белән шөгыльләнергә җыена. Китте, китте, мин сиңа әйтим, кар йомгагы тәгәрәп! Беренче мәкаләне Кәрим чәчләре үрә торып укы-ды, икенче мәкаләгә ул чаклы ук исе китмәде. Тора-бара андыйга гына түгел, аннан зурракларына да күнекте, хәтта бераздан үзе дә юкны бар итеп сөйләргә, журналистларга кирәк «энҗе бөртекләрен» әйтеп бирә белергә өйрәнеп китте...
II
Ачык кырда эшләүче нефтьчеләргә өстәмә мәшәкатьләр тудырып, җил-давыллары, күз ачкысыз бураннары белән тагын кыш килде. Юллар өзелде, су торбалары шартлады, бораулаучыларның киемнәре, урталай бөкләсәң сынарлык булып, шакыраеп катты.
Гадәттә мондый чакта бораулау тизлеге кими торган иде. Быел да шулай булды. Кышның рәхимсезлегенә күнегеп беткән, рекордлар белән узынмаган рядовой бригадалар өчен бу ул чаклы ук куркыныч хәл түгел иде. Тик, ачы суыкларга бирешмәс өчен, билне кысыбрак буарга да тешне кысыбрак эшләргә кирәк.
Кәрим Тимбиков өчен быелгы кыш башкачарак булды. Ул рекорд куйганда җәй иде, җиләс җилләр исә иде, хәзер кыш... кырлар өстен тарап, суык җилләр йөри, буровой эченнән чыккан җылы пар әлләни арада салкын бозга әйләнә.
Бригада елның беренче аен бик авырдан башлады. Башта уходII белән азапландылар — җир асты куышлыгы туры килеп, циркуляция югалды, гуҗ кебек, нәрсә ташласаң шуны йотып торучы җир корсагын цемент белән тыгындырганчы бер атна сизелми дә узып китте. Аннары ике мәртәбә борау шарошкаларын төшереп калдырдылар. Гасабилану- дан нишләргә белмәгән Кәрим, ул турыда конторага-мазарга әйтеп тормастан, өченче борау белән забойга үзе тыгылган иде, аста калган ватык шарошкалар инструментны шатырдатып кысып куйдылар. Катлаулы эшләр мастеры килеп, буровойны прихваттан коткару өчен, тагын бер атна азаплады. Кәримне конторага чакырып, башбаштаклыгы өчен, кагыйдә буенча эшләмәгәне өчен, шәп кенә бер кыздырдылар. Тик ул моннан үзенә сабак алмады. Ниндидер сукыр ярсу белән, үзен күрсәтү теләге белән, ашыгып-каударланып эшкә тотынды. Аның турында әле
II Уход — балчык измәсенең җир астындагы су катламында йотылуы.
.6
һаман инерция буенча газеталарда язалар, аның исеме трест управляющие Кожановның докладларында кабатлана иде, ләкин инде бу хәл бригаданың үсешенә ярдәм итми, киресенчә, бораулаучыларның күңелен кайтара иде.
Бригаданың күзгә күренеп көе китте: метрларны күбрәк җыю, акчаны күбрәк төшерү өчен вахта белән вахта арасында низаг килеп чыкты; хәвефсезлек чараларына бармак аша карадылар; корыч арканны ялангач кул белән тотмаска дип өйрәткән плакат өстенә кемдер куерган .нефть белән: «Даешь, бияләй!» дип язып куйды; культбудка идәненә тәмәке төпчеге җыелды, буровой тирәсендә кирәге юк тимерләр аунап ята башлады.
Алга таба да болай баруы мөмкин түгел иде. Кәрим бригадада корыч дисциплина урнаштырырга карар кылды: унбиш минут соңга калып автобусны көттергәне өчен, Каюмны бөтен вахта алдында буровойдан куып чыгарды һәм трест аркылы аның бригададан куылуына иреште. Бригада бу вакыйганы бик авырдан кичерде. Чөнки Каюм Кәлимәттә эшләргә калмады, расчет алып, Башкортстан ягына китеп барды, озакламый аның эчеп, сугышып, төрмәгә эләгүен кайтып сөйләделәр. Бригада кинәт йомылды. Үз эченә бикләнде, давыл алдында була торган бер тынлыкта зуррак хәвефне көтеп сагаеп калды.
Февраль башларында укуын тәмамлап Арслан кайтты. Башкорт- станның атаклы бораулаучысы Мөхәммәт Бәхетгәрәев кулы астында практика узып, ул шактый ук гыйбрәтле хәлләргә өйрәнеп кайткан, бу юлы инде верховой булып түгел, бораулаучы булып кайткан иде. Бригаданың ни барысы ярты ел эчендә бөтенләй кире якка тәгәрәве, өстәвенә Каюмның фаҗигале язмышы аңа коточкыч тәэсир итте. Ул элекке бердәмлекне хәзер гаять күп көч кую, иптәшлек-туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыру аркылы гына кайтарып булачагын аңлады. Моның өчен җан атып йөрүче мастер’ булырга тиеш иде. Ләкин Арслан, кайтып берничә көн эшләү белән үк, элекке беркатлы, эчкерсез Кәримнән бер нәрсә дә калмавын, аның бик нык үзгәргәнен сизде. Тимбиковның юка кылыч борыны итләчләнебрәк киткән, һәрнәрсәне белергә теләп, тыелгысыз ашкыну белән карый торган соргылт күзләре кысыла төшкәннәр, аларда гасабилы очкыннар көйри: сөйләшкән чакта Кәрим әңгәмәдәшен санга сукмый торган, юри салмаклатылган тавыш белән сөйләшә, ләкин каршы сүз әйткәнне һич кенә дә күтәрә алмый, шундук нечкә тавышларга күчеп, ярсып кычкыра башлый иде.
Аның белән бер бригадада, бер түбә астында эшләве кыен булачак иде. Озакламый алар арасында чишеп булмастай зур төен төйнәлде.
Январьда башлаган скважинаны тәмамлагач булды бу хәл. Яңа скважинаның беренче метрларын Арслан вахтасы борауларга тиеш иде. Буровойның әзерлеген тикшереп йөргән чакта, Арслан ротор чылбырының щиты куелмавын, үлчәү индикаторының бөтенләй юклыгын күреп:
— Бу хәлендә бораулап булмый, — диде Каюм урынына килгән Михаил Шапкинга. — Синең бит боламыкка әйләнәсең килмидер...
Күн курткасының изүләрен чишеп җибәргән Кәрим, майлы кулын чүпрәк белән сөртә-сөртә, гайка бора торган ярты метрлы тимер ачкыч тотып, насос бүлегеннән килеп чыкты.
— Ни булды, Арслан? Кемне көтәсең?
— Буровой әзер түгел, иптәш мастер.
— Ротор щитын әйтәсеңме?
— Әйе. Үлчәү индикаторы да юк.
— Пустяки. Алар өчен генә вакыт үткәреп торма.
— Булдыра алмыйм, мастер. Хакым юк.
Арслан бу сүзләрне, дөреслекнең үз ягында икәнен сизеп, гаять тыныч тавыш белән әйтте, аның бернинди килешүгә барырга да нияте юк иде.
57
Кәримнең яңак сеңерләре бүртеп чыкты. Ул, муенын сузып, сагаеп калган Сираҗиевка күз атып алды, Михаил Шапкинның мыскылчан- тыныч чыраен күздән үткәрде: майлы чүпрәген торба башына чәпәп һәм ачкычын бер кулыннан икенчесенә күчереп, бер адым алга атлады.
— Эшлисең килмимени? Зурайдыңмыни?
— Зураймадым. Кагыйдә боза алмыйм. Моны бит син үзең дә бик яхшы беләсең. Буровойда беренче көнең түгел бит.
Кәримнең сул кашы сикерергә тотынды, Арсланның чамадан тыш сабырлыгы, җитмәсә әле шундый тыныч тавыш белән өйрәтеп торуы аны чыгырыннан чыгарды. Ул кинәт артка кайшалды, ачкыч тоткан кулын гайрәт белән югары күтәрде. Ләкин Арслан аңардан җитезрәк булып чыкты, Кәримнең кул беләзегеннән шул секундта ук, тимер келәшчә белән кыскандай, чатырдатып кысып алды. Кәримнең йөзе авыртудан кыегайды, хәлсезләнгән кулыннан ачкычы ычкынып, шапылдап, буровой идәненә килеп бәрелде.
III
Биек һәм киң тәрәзәләрдән мул булып бөркелгән көндезге яктылык мәктәп директорының чал кунган каты чәчләрен җемелдәтә, күзлек пыялаларында чагылып-чагылып китә.
— Алайса, семьягызда бар да тәртипле дисез инде, ә, иптәш Тимби- кова?
— Тәртипле...—ди Мөнәвәрә ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, ләкин директорның, ышанмагандай, төбәп карап торуыннан уңайсызланып, башын аска ия.
Директор, урыныннан торып, салмак адымнар белән тәрәзә буена китә; кулларын артка куеп, мәктәп ишек алдында кар атышып уйнаучы малайларга сүзсез генә карап тора, аннары тагын Мөнәвәрә каршы- сына килеп утыра.
— Сезгә балалар язмышын тапшырып ялгышмадык микән без. иптәш Тимбикова? Характерсыз кеше сез,— ди ул. Үпкәләгәндәй, озак кына сүзсез утыра. — Ярый, кайтыгыз, минем сезгә башка сүзем юк.
Шәһәр, төзелә башлауның әле беренче елларында ук тоташ фин йортларыннан салынган тар гына озынча урам буйлап Мөнәвәрә өйләренә юнәлде, йортлар монда барысы бер төрле иде, Мөнәвәрә үзен урман эчендә адашып йөргәндәй тойды. Бер төрлелек кыен. Бер төрле соры тормыш, бер төсле күңелсез тормыш аны шушы көнгә китереп җиткерде. Семья, диде, балаларым, диде, ирсез яшәүдән, кеше сүзеннән, гайбәттән курыкты, әнисенең борчылуыннан, рәнҗүеннән куркып, коты чыгып яшәде. Сабыр булырга, балалары хакына түзәргә тырышты, мең газап белән башлап җибәргән институтын ташлады.' Аның сабырлыгын хәзер менә үзенә әйтәләр. Шелтә итеп. Ярамаган сыйфаты итеп. Гаепләп. Сәер дә соң бу тормыш: һәркем сине өйрәтә, өйрәтергә хакым бар дип саный. Кыюлыгы юк анысы, бер чабуда өзеп ташлый торган гадәте юк, ләкин бит аңа карап кына, балалар язмышы дип, ялгыштык дип, зурдан кубып сөйләнергә директорның ни хакы бар?
Девон урамы чатында брезент киемле бер төркем егетләр, бакча рәшәткәсенә сөялеп, тәмәке тарталар иде. Мөнәвәрә узган чакта шаркылдап көлеп алдылар. Бәлки, алар үзләренең мәзәк сүзләреннән көлә торганнардыр, буровойдагы авыр эшләреннән соң күңел ачып йөрүләредер, ләкин Мөнәвәрәгә, күңеле ташыган чакта, алар аңардан, аның булдыксызлыгыннан көләләр булып тоелды. Ул, сискәнеп, адымнарын кызулатты һәм менә хәзер генә уйлаган уйларын юкка чыгара торган, алариың барысын кире кага торган уйларын уйлый башлады.
58
Директорның әйткәннәрен ул дөрес дип тапты, гадел дип тапты. Моны аның шушы көнгә чаклы әйтми йөрүенә хәтта ачуы да жилгәндәй булды.
теләгәнчә, үзе дигәнчә тормыш алып барганы булдымы соң аның? Иреннән җылы сүз таләп иткәне, иптәш итеп, якын бер киңәшчесе, сердәше итеп каравын таләп иткәне булдымы? Кәримнең, үзе белеп, аның белән тормыш турындагы уйларын уртаклашканы булдымы? Бер генә мәртәбә. Күңел өчен генә. Булмады. Булмаячак та. Ә бит ул балалар анасы, аның да җылы сүз ишетергә хакы бар, шул балаларны тапканы, бакканы хакына, газаплары хакына ишетергә хакы бар. Ул бит әле балалар багу белән генә чикләнми, ул әле мәктәптә балалар укыта, укытып кайткач, ашарга пешерә, кер юа, Кәримне чиста кием белән кеше арасына чыгара. Сиңа соң күпме йокы эләгә дип сораучы бармы, синең тамагыңа ашаганың бармы әле бүген?—дип сораучы бармы? Сорарлар, сорамаган кая! Сине гаепләргә, синең җитмәгән ягыңны күрергә генә торалар. Ә Кәримнең ике кулына бер эш, эше туйдырса, күңел ача ала, типтереп йөри ала. аңа ул турыда әйтүче дә, аны гаеп итүче дә юк... Нигә соң кешенең кешелеген исәпләгәндә эш ягы гына искә алыиа? Ирләр өчен дә, хатыннар өчен дә тигез булган, гадел, гармонияле тормыш кайчан башланачак?..
Өйгә ул бик нык дулкынланган, ярсыган хәлдә кайтып керде. Миләүшәсе белән Әнвәрен алырга бакчага барырга кирәк иде. Ләкин бакчага барганчы бераз гына булса да тынычланмыйча, хәл җыеп алмыйча булмый иде. Балалар арасына ямьсезләнгән, жубалгылангаи, күзләре кызарып беткән хәлдә барасы килми иде, күңеле кушмый иде. Кухняга чыгып, вак-төяк эшләрен эшләп йөргән булды — дулкынлануы, ярсуы басылмады. Нәрсәгә барып тотынмасын, барысы аңа алты ел буена Кәрим белән үткәргән күңелсез көннәрен, аның хезмәтче хәлендә яшәгән көннәрен искә төшерәләр, күңелен җиңеләйтергә ирек бирмиләр иде. Күңеле тәмам тулышкан икән аның, гел түгелергә, гел чайпалып китәргә тора икән. Юк, болай ярамый, җебеп төшәргә ярамый, үзеңне кулга алырга кирәк. Әгәр ул «аның» белән киңәшсә... Арсланнан киңәш сораса. Ярап бетәрме? Ул аны тагылырга исәпли дип уйламасмы?
Ул, кискен генә итеп, башын чайкап куйды. Уйламас. Арслан киң күңелле егет. Мөнәвәрәнең аңардан да якын тагын кеме бар? Иртәгә ул аңа туйганчы күңелен бушатыр. Аның киңәшен сорар...
Ничектер, төшкә дә. өнгә дә охшаган шушы хыяллары белән юа- нып, ул кичке ашны әзерләде. Балаларын бакчадан алып кайтып, иркәләп-көйләп йокларга яткызды. Кышкы төннең сәер шәүләләренә карап, тәрәзә буенда утырып торды. Арслан белән очрашачагы исенә төшкән саен, аның йөрәге авыртып кысыла, тасырдый башлый иде. Вакыт-вакыт ул, өйрәнгән гадәте буенча, Кәримнең кайтмый торуына борчыла, аның кайларда булуының төрле вариантларын уйлап чыгара иде...
Өс-башын чишенми генә, мендәргә башын төрткән көе генә черем итеп алды; беразга онытылып, төш белән өн арасында буталды. Ул да түгел, әкәмәт куркыныч төшләр күреп уянды. Болариың барысы төштә генә икәнен аңласа да, тынычлана алмый азапланды.
Төн урталары узды — Кәрим кайтмады.
Мөнәвәрәнең уйларын тузгытып сәгать сукты:
— Даңң!!!
Ул тагын сукканны көтеп ятты. Юк, бүтән сукмады. Берне генә сукты, әллә яртынымы? Бөтен зиһенен җигеп, бернеме, яртынымы икәнен белергә теләде. Әйтерсең, аның хәл итәсе нәрсәсе бары тик шуңа гына бәйләнгән иде...
59
IV
Кичкырып, вахтадан кайтып килгән чакта, Арсланга исеме белән дәштеләр, ул уйланып кайта иде, сискәнеп китте.
Сары косынкасы астыннан маңгай чәчләре ташып чыккан алсу йөзле кыз бит урталарын чокырайтып елмайды да, гафу үтенгәнсыман, туктап калды.
— Куркыттыммы?
Арслан аны шундук таныды. Теге көнне Кәримнәрдә йөгерә-йөгерә аш ташып йөргән кыз иде бу, Мөнәвәрәнең сеңелесе Сәгыйдә иде.
— Куркыттың шул, — диде Арслан да, елмаеп. — Каян килеп чыктың болай, күктән иңдең мәллә?
Сәгыйдә яшьлек ташып торган эчке бер дулкынлану белән чыңлатып көлеп җибәрде:
— Мин шулай фәрештәгә охшаганмыни?
— Нәкъ үзе! Канатлар гына куясы бар.
— Ә сез каян беләсез, бәлки, минем канатларым да бардыр?..
— Шулай ук мыни әле?!
— Шулай ук! — Сәгыйдә мутланып башын чайкады, шуннан соң кинәт җитдиләнеп китеп, Арсланга бер конверт тоттырды.
— Кемнән бу? — диде Арслан, гаҗәпләнеп.
— Укыгыз... Белерсез. Мин киттем.
— Сау булыгыз.
Арслан конвертны кулында кысып тоткан көе, күңелендә калган якты хисне — яшьлекне — куркытмыйм дигәндәй, Сәгыйдә киткән якка байтак вакыт карап торды да, ул борылып чаттан югалгач, якындагы йорт коймасына сөялеп, хатны ачты.
Рәттән ике мәртәбә укып чыкты. Мәгънәсенә төшенергә тырышып, өченче мәртәбә — бу юлы уйланыбрак— укырга тотынды:
«Арслан, иртәгә иртән, сәгать тугызлар тирәсендә, Зәй тугаена (бозау киртәсенең теге ягына) төшә алмассыңмы? Мин сине көтәрмен. М.»
Нэрсэ'дип юрарга да белмәде Арслан. Кәлимәткә кайтып эшкә ур-нашканнан бирле аларның сүз куеп очрашканнары юк иде.
Иртәгесен ул, Зәй тугаена ярты сәгатьләр алдан килеп, эчке бер борчылу белән Мөнәвәрәне көтә башлады.
Көн аяз түгел иде. Кояш кайдадыр болыт артында. Зәй өстеннән узып йөргән машиналарның, трактор табаннарының аркылы-торкылы килеп, бер-берсеи таптап үткән эзләрен җир йөзеннән юк итәргә теләгәндәй, җәяүле буран себерә. Яфраксыз калган шәрә таллар, ыңгырашуга охшаган иләмсез тавышлар чыгарып, ышылдап, җиргә яталар, җил аларга тыныч кына ятарга ирек бирми, кисәк кенә күтәреп ала да, тагын җир өстенә китереп бәрә иде.
Әнә шул җил бөккән, гарипләнеп калган, ләкин әле яшәүдән һаман өмет өзмәгән шәрә таллар ягыннан, битен мамык шәле белән каплап һәм алга иелә төшеп, Мөнәвәрә килеп чыкты.
Арслан аңа каршы күтәрелде. Күрештеләр. Мөнәвәрә, кулларын җылы дохасы эченә яшереп, сүзсез калды. Арслан үзе укуда йөргән чакларда Мөнәвәрәнең күзгә күренеп олыгаюын, ябыгуын сизде. Аның авызлары зураеп калган, ирен читләренә тирән генә ике сызык та сызылырга өлгергән иде.
— Син миңа үпкәләмисеңме, Арслан?
— Нигә?
— Вакытсыз чакырып йөрткәнгә. Алҗытып.—Кызганыч кына көлем-серәде.— Сиңа килмичә булдыра алмадым. Утырыйк әле.
Яр читенә утырдылар.
— Түзәр хәлем калмады, Арслан. Ни хәл итим, киңәш бир?
60
— Әллә кыйныймы?
— Кыйнаса, җиңелрәк булыр иде. Җан тынычлыгы табалмыйм. Акылдан язам бугай инде. Ни ял күргән юк, ни йокы... Күршеләр аптырыйлар, киим дисәң киемең бар, тотыйм дисәң акчаң бар, ирен үзеңне машинага гына утыртып йөртә, нигә син әвене янган кеше кебек йөрисең, диләр. Аптырагач, авырыйм, дип ялганладым. Гарьлегеңнән үләрсең, валлаһи, бөтен нәрсәне байлыкка кайтарып калдыралар. Элекке заман түгел ләбаса! — Авыр итеп бер көрсенде. — Әйт дөресен, нишлим? Туйдым, күрәселәрем килми, исемнәрен ишетәсем килми, аерылсам, балаларым ятим калудан куркам.
Арслан кайнар бер хиснең, ачы да, шул ук вакытта өметләндергеч тә бер хиснең, йөрәген яндырып узуын тойды. Ниһаять, сынау сәгате сукты. Дилбегәне үз кулыңа алырга да, еллар буе көткән бәхетеңне үзең белән ияртеп китәргә! Ләкин икенче бер мизгелдә акылы өстенлек алды. Мөнәвәрәнең андый тәвәккәллеккә йөрәге җитәрме? Балалар сине үз итәрләрме? Ни генә дисәң дә үз әтиең башкалардан кадерлерәк бит. Акылыңа кил. Уйлап кара. Гаилә тормышы кебек үтә нечкә, үтә четерекле эшләргә тыгылырга синең ни хакың бар?
Арслан, башын күтәреп, Мөнәвәрәгә карады, Мөнәвәрәнең күзләрен төбәп көтеп торуын күрде.
— Мондый чакта, кешедән сорамыйлар, Мөнәвәрә. Күңелең ничек куша, шулай эшлә син.
Мөнәвәрәнең йөзенә, рәнҗүдән, тимгелләр бәреп чыкты. Андый сүз ишетер өчен генә килдемени соң ул? Шул кадәрле өметләр баглап. Ышанып. «Шыңшып йөрмәле!» дип әйтсә, ансатрак булыр иде.
— Мин бит, Арслан... үзем хәл итә алмаганга. Әнй минем аерылуымны теләми. Сәгыйдә киңәш бирергә яшь әле. Син... Әллә бу миңа тагылыр дип куркасыңмы?
Арслан кинәт яр читеннән сикереп торды, кып-кызыл булып кызарды, өметсезлек белән кулын селтәп җибәрде.
— Шушы яшемә җиткәнче ник өйләнми йөрим мин, ә? Кемне көтәм, нәрсәне? Миңа кызлар беткәнмени? Күрмисеңмени син? Сизмисеңмени?! Мин сиңа ничек киңәш бирә алыйм? Кәрим белән без — кап дошманнар. Ул миңа тимер күтәрде. Әгәр мин, аерыл, дип әйтсәм, бу соң гадел булырмы? Аерылма дип әйтсәм, гадел булырмы? Синең газапларыңны күрә торып? Әллә минем йөрәгем урынында таш кисәге дип беләсеңме? — Тотлыкты, сүз табалмый кулларын бутап торды. Әкренрәк, дәһшәтлерәк итеп сөйли башлады: — Сиңа бит әле утыз гына яшь, синең бөтен тормышың алда. Син укый аласың, син эшли аласың, син балаларыңны үстерә аласың. Кем сиңа комачаулый? Оша-мый миңа синең еллар буе зарланып, бернинди карарга да килми йр- рүең. Бәхетең үз кулыңда, син аны үзең генә, бары тик үзең генә хәл итә аласың.
Ул 'кинәт тынып калды. Шулчаклы кызып китүеннән оялгандай, җиргә карап, байтак вакыт сүзсез утырды.
Эзләрне, сукмакларны күмәргә теләп, Зәй өстендә әле һаман җәяүле буран себерә иде...
V
Ишекне ачып җибәрүгә, куе томан булып, пар бөркелде. Арслан, кергән мәлгә берәүне дә күрмичә, ишек төбендә туктап калды.
— Әнекәйгенәм! Булат, карачы, безгә кем килде?! И, энем, энем., синең дә безгә үзең белеп килер көннәрең бар икән... — дип, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, туганнарча бер якынлык хисе белән каршы алды аны Фәйрүзә.
G1
Өстәл яныннан Булат күтәрелде. Аның аягына кигән йөнтәс унтала- ры идәнгә бөтенләй диярлек тавышсыз басалар, әнә шул тавышсыз адымнардан идән сайгакларының сыгылып-сыгылып килүе сәер тоела иде.
Ирләрчә каты итеп кул кысыштылар.
— Исән-сау кайттыңмы, Арслан, белемне күп бирделәрме үзеңә, бораулау профессоры итеп җибәрделәрме? — диде Булат. — Әйдә, түрдән уз, туганкай, менә мин дә эштән кайтып кына тора идем әле, бу йонлы тәпиләрне салып куярга да өлгермәдем...
Арслан пальтосын салып чөйгә элгән арада, аңар Тансык килеп сарылды. Абыйсы, сиздермәстән генә, аның кыл кебек каты кыска чәчен артка сыпырып, «кәҗә маен» чыгарып алырга өлгерде.
— Авыртмады, авыртмады! — дигән булды Тансык, ә үзе бер аягында сикерә-сикерә, башны арткарак, Арслан абыйсының кулы җит- мәстәйрәк җиргә кыйшайдырырга тырышты.
Фәйрүзә инде мичкә килеп сөялгән, аңардан тыныч семья җылысы бөркелә иде. Арслан аның калыная төшкән гәүдәсен, маңгай өсләренә, борын тирәләренә кунган сары тапларны күздән үткәреп: «Менә бу Мөнәвәрә түгел шул инде. Беркемнән бәйле булып яшәмәде бу, үзенә тиешлесен тешләре белән умырып алды. Ә бит заманында аңардан көлделәр, кушамат тактылар. Ә менә хәзер көлеп карасыннар! Аның яклаучысы бар. Булат аның кем икәнен белеп, аны ихтирам итеп кайтты. Тансык нинди үскән. Әтиле малайның күңел көр шул. Тиздән энекәше, я сеңелкәше була инде моның», — дип күңеле нечкәреп уйлады.
— Кая, карчык, самовар кирәк иде бит!—диде Булат, Арсланның уйчанланып калуын күреп. — Бер сөйләшеп утырыйк әле!
— Юк, юк, мин хәзер китәм, юл уңаенда гына кердем... — диде Арслан. Ләкин аның сүзен колакка да элмәделәр. Фәйрүзә кәҗә мамыгыннан гөбердәтеп бәйләгән соры мамык шәл бөркәнеп, биек якалы яна пальтосын киеп, энесенең ай-ваена карамастан, кибеткә, «самоварга» чыгып китте.
Чәйне шау-гөр килеп, дөньядагы барлык нәрсәләр турында сөйләшеп эчтеләр, чәй арасында берәр рюмка гына аракы төшерделәр, ләкин аракының тәмен белеп, мөкиббән китеп утыручы булмады, шуңадырмы — аракы эчкән дә кебек тоелмады, тик ңүңелләр генә бераз язылып киткән дә телләр генә чишелгән иде. Семья кору, башлы-күзле булу турында да уены-чыны белән сүз куерып алды. Булат, ник соң без моңарчы Фәйрүзә белән аерым яшәдек икән, дип үкенеп куйды; Фәйрүзәне үзенә таба тартып, маңгаеннан үпмәкче иде, назлылыкка күнекмәгән Фәйрүзә, песи кебек, сырт йоннарын кабартты, кеше барында иркәләнергә теләмәде. Аңардан шаулап бер көлделәр. Арсланның кинәт күңеле тулды, тамак төбе кымырҗып тора башлады, ул, апасының бәхете өчен сөенүдән, күзенә килеп бөялгән яшьне гаять зур ихтыяр көче белән генә тыеп калды.
Күңел нечкәлекләре үтеп, сөйләшүләр тагын эш кешеләренә хас гади һәм бераз гына дорфарак та төскә кергәч, Фәйрүзә энесенә шелтә белдергәнсыман: , <
— Энем, сиңа үз ояңны корырга вакыт. Алма җиргә өзелеп төшкәч, чери башлый ул, — диде.
Арслан, апасының сүзен уен-көлкегә борып:
— Ярый, апа, бөек киңәшеңне тотарга тырышырбыз, — дип җавап бирде дә Булатка дәште:—Минем төп йомыш синдә иде бит, Булат абый («җизни» дип әйтергә теле бармый, ничектер читләтү кебек тоела иде). Ни... теге кем белән... мастер Тимбиков белән аралар бозылып тора бит әле безнең.
— Ничек алай?
62
•— Азды егет. Берәүне дә санга сукмый башлады.
— Күсәк белән эшләтмәкче буламы әллә?
— Менә шул-шул.
— Ул турыда ишеткән идем мин. Бораулаучылар гел шуны сөйлиләр. Алай булгач, дөрес хәл ул.
— Дөрес хәл. Мин менә ни... мине үз бригадаңа алмассыңмы, дип килгән идем.
Булат, кайнишен беренче мәртәбә күргәндәй, аның иңен-буен үлчәп алды.
— Конторада беләләрме соң моны?
— Эш конторага җитмәде әле. Син риза булсаң, Митрофан Пана- совичны күндерү әлләни авыр булмас иде. Әйбәтләп әйтсәң — аңламый торган кеше түгел.
Булат, өстәл өстенә бармагы белән аркылы-торкылы сызыклар сызып, сорау билгеләре куеп, беравык уйланып утырды да, кинәт чис- та-керсез күзләрен күтәреп, Арсланга карады.
— Аны эшләү кыен түгел миңа, туганкай. Синең ише сабыр, таза егетне теләсә кайсы мастер үзенә алырга дүрт куллап риза булыр иде. Тик менә... беләсеңме нәрсә?
— Нәрсә?
— Бригаданы ташлап китүең әйбәт булыр микән соң? Иң авыр вакытта бит. /Чинем аңлатып торуым да кирәкми, син аны үзең дә бик яхшы аңлыйсың инде: син киттеңме, бригадагыз таркалачак бит. Әллә, мин әйтәм, мастерның үзен — Кәримне — ипкә китерәсезме? Ул да бит кеше, аның да йөрәге бар. Бергәләшеп тотынсагыз, ә? Чыннан да?
— Юк, Булат абый. Соңгарак калдык: чүлмәктән чыккан дию зурайды. Аны үсендереп торучылар бар.
— Кемнәр үсендерә?
— Кәрим хәзер конторага буйсынмый, турыдан-туры Кожановка гына буйсына.
— Нуу?! Алай булгач кыен шул. Шулай да, Арслан, мин синең урыныңда булсам, бер талпынып карар идем. Бу — җир бораулаудан кыенрак мәсьәлә бит, әй.
— Беләсеңме, Булат абый, мин Кәримнән курыкмыйм. Әгәр без, икәүдән икәү генә булсак, уйлап та тормас идем. Өченче бер кеше бар безнең арада.
— Кем ул?
Арслан апасына таба кырын күз ташлап алды. Ни булса ул, дигән- - дәй, кулын селтәде дә әйтте:
— Мөнәвәрә.
— Кайсы Мөнәвәрә? — Фәйрүзә ялт итеп алар ягына борылды.
— Минем Мөнәвәрә берәү генә инде, апа.
— Кәрим хатынымы?
— Әйе.
Арсланның бу яңа хәбәре шулчаклы да көтелмәгәндә булды, Фәйрүзә, башына күсәк белән суккандай, миңгерәүләнеп калды. Үгет-нәсихәт укый башларга аңа үз язмышы ирек бирми иде. Ул авыр итеп бер көрсенде дә:
— Ай, энем, энем... — дип кенә әйтә алды.
Тезләре өстенә менеп утырган Тансыкны кочаклап, Булат та уйга калган иде. Болай булгач, сүз Арсланны үз бригадаңа алу-алмау турында түгел инде, аның бу адымы уйланганмы-юкмы икәне турында гына булуы мөмкин иде.
— Син соң ничек... аңа өйләнергә сүз бирдеңмени? — диде ул, ниһаять, уңайсызлыктан котылу өчен.
63
— Сездән яшермим инде: ул минем яшьлек мәхәббәтем. Минем белән тормышын яңабаштан корырга батырчылыгы җитсә, ике дә уйламас идем. Бөтен бәла дә шунда, Мөнәвәрә йомшак. Ихтыярсыз. Менә шунысы пычаксыз суя. Андый кеше белән хәвефле юлга ничек чыгасың. Ә ире белән ул начар тора. Шуны күреп тору, шуның ире белән янәшә бер түбә астында эшләү миңа җиңел түгел. Бер мәртәбә чәкәшеп тә алырга өлгердек инде. Берәр гаделсезлек килеп чыкмагае дип куркам.
Булат ипләп кенә улын тезләреннән төшерде дә кесәсеннән папирос алып кабызды. Арсланның хәле чыннан да авыр иде, әгәр ул алмаса, егет башка бригадага китәчәк, ул чагында инде туган итмәдең дип үпкәләве бар.
— Ничә метр борауладыгыз әле? — дип сорады Булат, ачык бер карарга килеп.
— Кичә мең җиде йөзләр тирәсендә иде.
— Ярый, Арслан, башлаган скважинагызны бетерегез .дә күчәрсең. Анарчы мин әти белән киңәшермен. Митрофан Панасовичны да күрермен.
Үтенечен аяк астына салмауларына кәефе килгән Арслан, апаларыннан чыккач, киемнәрен дә алыштырып тормыйча, туп-туры автовокзалга, вахта машинасына юнәлде.
VI
Җир өстенә эңгер иңеп килә, юл читендәге карлар зәңгәр шәүләләргә төренеп, тоныкланып күренәләр, кырда буран кузгалырга чамалый иде. Буровойлар ягыннан искән җил вахта машинасыннан соң җәяүләп атлаган кешеләргә буровойның тонык гөрелдесен алып килә, җил улаулары басылып торган арада, насосларның авыр итеп пошкырып куюлары ишетелә, кыеклап бәргән >кар пәрдәсе аша тали блогының бер өскә менеп, бер аска төшеп, вышканың буен үлчәгәндәй, әкрен генә йөреп торганы күренә иде.
Бияләйләрен каккалап һәм тирләп кызарган битен зур кара кулы белән сыпырып, буровой капкасыннан Борис Любимов килеп чыкты; буровой күпереннән беренче булып менеп килгән Арсланның кешелеккә кия торган чиста киемнәрдән килүенә игътибар итеп, ике адымда туктап калды, кояштан чагылгандай, күзләрен кысты, башын кыңгыр салды һәм сигез сәгать буена тормоз тоткасы артында торып арыган йөзеннән талчыгу билгеләрен шундук алып ташлап:
— 0, коллега! Әллә туп-туры кызлар куеныннанмы? — дип, чынаяк тәтиедәй ак тешләрен җемелдәтеп, балкып бер елмайды.
— Шул чама,—диде Арслан, кырыс кына. — Буровойда ни хәлләр? Мастер биредәме?
«Коллегасының» шаян сүз тыңлап торырга вакыты да, нияте дә юк икәнне сизгән Борис тиз генә сүзне икенчегә борырга ашыкты һәм, вахтаны тапшыру өчен, Арслан белән бергә, киредән буровой эченә кереп китте.
Мастер Тимбиков әлерәк кенә монда булган икән, кисәк кенә башына уй төшеп, Кәлимәткә кайтып киткән: ни өчен китүен берәү дә белми, шулай да киткән чагында мыеклары бик хәтәр чуалган икәнен сизеп калганнар. Башка якларын Арслан тикшереп тормады, вахтаны кабул итеп алуы хакында культбудкада вахта журналына кул куйды да буровойга эш урынына кереп басты.
Берәр сәгать сүзсез генә эшләделәр.
Кемдер онытып калдырганнан соң кыш буена культбудкада эленеп торган бәләкәй брезент куртка, чит кеше курткасы, Арсланның култык асларын кысып авырттыра, иркенләп кулны йөртергә ирек бирми иде.
64
Болай да тарыккан күңелгә инде анысы да килеп өстәлгәч, Арсланга тагын да уңайсызрак, тагын да кыенрак булып китте. Мөнәвәрә турындагы уйлары аңа бер минут та тынгылык бирмәде. «Нинди карарга килде икән? Минем киңәш бирмәвемне ничек дип аңлады икән?» дигән уй күңеленнән һич китмәде. Хәкимзадә белән Сираҗиевка ул үзенең борчулы икәнен күрсәтмәскә тырышты, ләкин алар сизделәр (безне капчыкта яшереп буламыни!). Аның хәрәкәтләре кискен иде шул, аның хәрәкәтләренә гадәттәге сабырлык җитми иде, торба-шәмнәр ничектер бер-берсенә катырак бәрелә, чыңлабрак бәрелә, шәмдәлдән кисәг- рәк куба иде. Хәтта бер мәртәбә буровой атламаларындагы боз кубып, дөбердәп җиргә килеп төште. Шуннан соң Арслан мөмкин чаклы саграк, күңел куебрак эшләргә тырышты, ләкин ул икенче мәлне тагын аларны оныта, тагын уйлары белән хмавыга башлый иде.
Инструментны забойга төшереп бетергәч, егетләр, җылынып чыгарга дип, культбудкага йөгерделәр. Тормоз тоткасы янында Арслан бер ялгызы калды. Ничектер шомлы булып китте. Вышканың биек такталар белән бөркәп, бураннар тутырмасын өчен ышыклап куйган лапасында җил тезгенсезләнеп йөри, баш очында янып торган калфаклы лампа җилдән бик хәтәр чайкала һәм тынгысыз ут шәүләсе буровой стеналарында үрсәләнеп бии иде.
«Вахта беткәнче буран басылмас микәнни? Вахталар алмашка килә алмаса, таңга чаклы түзә алырбыз микән?» — дип борчылып уйлады Арслан.
Ә бу вакытта Кәлимәттән чыккан вахта машинасы көрт эчендә батып ята иде. Кешеләр, берничә мәртәбә төшеп, автобусны этеп тә җибәрделәр, ләкин юлга карны шулчаклы күп салган, җил шулчаклы каты исә иде, көртнең берсен көрәп бетерә алмыйлар, шундук алларына икенчесен өеп куярга өлгерә иде. Җитмәсә төн иде, буран пәрдәсе аша берни күрерлек түгел иде, машинаның тонык сары уты биш-алты метрдан арыга китми, анда да ут шәүләсендә юл үзе күренми, котырьь нып, тилереп бөтерелгән кар бураны гына күренә иде.
Шәһәрдән егерме километрлар китү беләң машина, юлдан чыгып, бил тиңентен кар эченә чумды. Ничаклы гына азаплансалар да, аны казып чыгару мөмкин булмады. Машинага төялгән егерме сигез буро- викның һәркайсы алмашлап кулына көрәк алды, көпчәкләр астындагы карны сулышы капканчы көрәде, ләкин машина берничек тә кузгалырга теләмәде, көпчәкләр туктаусыз әйләнүдән машина астындагы кар җебеп, караеп, юеш пычрак булып сибелә башлады.
Ачык кырда басып тору мөмкин түгел, кар биткә китереп бәрә, күзне ачарга ирек бирми, җиң эчләренә, якаларга тула, битләрне ут урынына кыздыра иде.
— Булмый бу, егетләр! — диде кемдер, тыны бетеп. — Нәрсә соң без монда мәҗбүри эш эшләргә ялландык мәллә!?
Аңа җавап итеп, икенчесе бик каты сүгенде һәм буровиклар, берни дә майтара алмаячакларын аңлап, киредән машина эченә кереп тулдылар.
Кәрим, тәмәке кабызып, автобус эчендә йөренә башлады. Шоферның майлы кием якасыннан күренеп торган кып-кызыл, тап-таза муенына төбәлеп: «Кундырасы иде берне йодрык белән, белер иде ярты юлда батырып яткыруның нәрсә икәнен, имансыз кавем, анасын сат- кыры, булдыксыз!—дип уйлады. — Менә хәзер ачык кырда трактор тартып чыгарганны көтеп шыңкаеп утыр инде...»
...Яңа вахтаның килеп җитә алмаячагы хәзер инде көн кебек ачык иде. Буран көчәйгәннән-көчәя барып, буровой вышкасы тирәсендә котырына, вышка атламаларына кунып, иләмсез тавышлар белән улый,
запас бөркәвече өстендәге калфаклы лампаны чайкап, буровой эчендә тынгысыз ут шәүләләрен биетә. Табигатьнең шушы мәхшәре эчендә, шушы зилзилә бураны эчендә шәһәрдән һәм конторадан аерылган, бораулау җитәкчеләре белән элемтәләре өзелгән кешеләр, ләкин шул элемтәне торбаларда пошкырган пар аша, блокларны һәм чыгырны .хәрәкәткә китерүче электр тогы аша тоеп торган кешеләр — нибарысы дүрт кешедән торган бәләкәй бер төркем, давыл уртасында калган батыр диңгезчеләр кебек, әле һаман да эшләрен дәвам иттерәләр иде.
Алдан әйтеп тә, сөйләшеп тә куелмаган, бернинди кәгазьгә дә язылмаган закон буенча, кешеләр бер-берсенә сыенып, ярдәмләшеп эшлиләр, бер-берен алыштыралар. Верховой сәндерәсендә җилләр оясы, анда буран вакытында бер сәгать эшләү үзе бер гомер. Ваһап Сираҗиев, чандыр озын гәүдәсен җил сындыргандай, урталай бөгелеп һәм бер кулы белән бураннан битен каплап, буровой баскычларыннан югарыга үрмәли. Верховой эшчесе Михаил Шапкин — таш яуса да пошына белмәүче тыныч егет—Сиражиевка таба бөтен гәүдәсе белән борыла да, аның алмашка менгәнен белгәч, ашыкмый гына верховой бишегеннән чыга, ашыкмый гына баскычтан төшә башлый: төшкән уңайга битенә сырышкан карны учлап-учлап сыпырып ыргыта.
Буран көчәя. Битләрне яндыра, брезент чалбар аркылы тез башларына юешлек үтә. Арслан буровой капкасыннан яны белән килеп кергән Хәкимзадәне күрә, аның аппак карга манчылган курткасын, комачтай кызарган битен күрә. «Я, моны кем куып китергән инде? Кирәк бит, малай!.. Әзербәйҗан чаклы Әзербәйҗанңан... Үзләрендә нефть юкмы? Өши бит бу, үлә», — дип күңеле нечкәреп уйлый.
Сигез сәгать эшләгәч, культбудкага җыелалар. Идән уртасында мич яна — электр миче. Торба кисәкләреннән үзләре әмәлләгәннәр иде. Мич тирәсенә тезелеп утыралар. Чәй кайнатырга куялар. Җылы. Рәхәт. Сигез сәгать буе буран астында торулар онытылып киткәндәй була. Кыр сумкалары чишелә—актык ризыклар чыга: ипи телемнәре, салкын ит, колбаса кисәкләре...
Арслан өзелеп ашыйсы килүен, авызына мул булып төкрек җыелуын тоя. Җылыдан оеп барган тәннәрен кыймылдаткалап ала:
— Дуслар, без болай итик: ризыкны икегә бүлик.
йөзләр аңа таба борыла. Борын турысына җыелган кашларда — сорау: ни өчен?
— Таңга чаклы бик күп бит әле. Ризыксыз без көчне саклый алмабыз.
Килешәләр. Хәкимзадә бар булган запасны бер күчкә өеп, башта икегә бүлә. Берсен киредән төреп куя, икенче өлешен тагын биш кисәккә бүлеп чыга да Михаил Шапкинны артка әйләндерә:
— Монысы кемгә?
-г Сираҗиевка!
— Монысы кемгә?
— Арсланга!
— Монысы кемгә?
— Хәкимзадәгә!
— Монысы кемгә?
Михайло Шапкинга!
Кайнар чәйне күбрәк, ипи белән колбасаны азрак кабып, тамак ялгыйлар. Кайнар чәй буыннарга йөгерә. Өй җылысы изрәтә. Башны таш кисәгенә куеп, черем итеп аласы иде. Ярамый. Торба-шәмнәр асып куелган хәлдә. Ярамый. Беренче мәртәбә сыналу. Их, бер сузыласы нде.
Беренче булып Арслан киенә. Чыгалар. Ишектән чыгуга салкын буран. Тәннәр чымырдый. Биткә юеш кар бәрә, муеннарны ихтыярсыз яка эченә тыгарга мәҗбүр итә. Тезелешеп буровой күпереннән күтәре-
5. .с. Ә' № ю.
65
66
ләләр. Буровой өстендә төн. Буран. Калфаклы лампа тынгысыз ут шәүләләрен биетә...
Бер мең алты йөз метр тирәнлектән торба-шәмнәрне күтәреп, тузган борауны алыштыруга һәм инструментны кабат забойга төшерүгә дүрт сәгатьтән артык вакыт үтте.
Егетләр эт булып арыдылар. Аяк асты былчырак, торбаларга ияреп чыккан балчык измәсе буровой идәненә агып, өстәп явып торган юеш кар белән кушылып җеби, буровойда эшләү торган саен кыенлаша бара. Аз гына чамалап басмадыңмы — дөбердәп барып төшүеңне көт тә тор!
Арслан егетләрнең тешләрен кысып кына түзүләрен, югыйсә түзәр хәлләре калмавын бөтен күңеле белән сизеп тора. Торбалар инде бер-беренә тиз борылып керми, бауда эленеп торган Орлов ачкычына егетләр ашкынып тотынмыйлар. Верховой торба-шәмнәрне элеккечә тиз кабул итми, егетләрнең еш кына аптырап калган чаклары, онытылып торган минутлары була. Бу инде — хәвефле хәл, бу инде, саксызлык күрсәттеңме, торба башы белән берәрсен бәреп ектың дигән сүз. Арсланга гаять дәрәҗәдә сак булырга, ихтыяр көчен бер йодрыкка туплап, бик нык уйлап эшләргә туры килә. Иптәшләре өчен җаваплы- лыкны сизү идеме бу. әллә аңарда түземлелек күбрәк идеме, ул әле үзендә көчнең бетмәвен, әле тагын бераз эшли алырдай егәре барын тоя иде. Ләкин егетләрнең йончыган, сүлпән йөзләренә, аларның ки- сәк-кисәк чайкалып китүләренә карап, ул, таңга чаклы түзә алмабыз, егетләр бирештеләр, тиздән аяк өстендә тора алмый башлыйлар, дип уйлый. Түзәргә иде бит, түзәргә, бер мәртәбә туры килгән сынауга түзәргә иде. Партизан булып йөргәндә икешәр тәүлек йокламаган чаклар бар иде. Урман эченнән барасың, барасың, урманның очы да. кырые да юк. Тирә-ягың тын, караңгы, өсне кием баса, аяклар кар эчендә бутала, тартып алып булмый, иеләм дигәндә... дөберт! Арслан, сискәнеп, күзләрен ачты, кулыннан тормоз рычагы ычкынган икән! Аркасы буйлап, чымырдап, кайнар су йөгереп узды, йокыга куерып киткәнен аңлап, егетләргә күз төшереп алды: сизмәгәннәрме? Юк, сизмәгәннәр, үзләренең хәле хәл.
Арслан тормоз тоткасын көч белән аска басып төшерде, инструмент сыгылып, чыңлап торган торбаны ияртеп, забой эченә чумды, чыгыр эчендә кысылып яткан һава: «Уф! Монысы да булды!» — дигәндәй, авыр пошкырып, чыжылдап тышка бәреп чыкты.
...Соңгы ризыкларны ашап, бераз гына булса да ял итеп алу өчен тагын культбудкага җыелдылар. Җылыга килеп керү белән күзләрне йокы баса, тәннәр ойый, аякларга берәр потлы гер таккандай тоела башлады. Ваһап Сиражиев скамьяда әле генә тәмәке тартып утыра иде, кулыннан тәмәкесе төшеп киткән; Хәкимзадә, йокыга бирешмәс өчен, күзләрен угалап маташа; арада тик бер генә кеше—Михаил Шапкин гына уяу. Аның өчен җылы да, суык та, эшләү дә, эшләмәү дә — барыбер. Хәтта аракы эчкән чакларда да син аның исерекме, түгелме икәнен белә алмыйсың. Нервсыз кеше ул Шапкин. Чәй кайнап чыкканчы берәм-берәм барысы да йоклап беттеләр. Арслан, үзе дә йоклап китүдән куркып, телефон төбенә барып утырды. Аның телефон эшли башламаганмы икәнен беләсе килә иде, ул шәһәрнең төрле почмакларына шалтыратып, линияләрне тикшереп азапланды. Юк, телефон эшләми, бар җирдә дә бер үк төрле тынлык, өнсезлек.
Чәй кайнап чыккач, Михаил Шапкин белән икәүләшеп, егетләрне якаларыннан селкеп торгыздылар. Егетләр 'уяналар да шундук тагын йоклап китәләр иде. Ниһаять, алай да булдыра алмагач, урамнан
67
бер чиләк кар алып кереп, суык кар белән битләрен удылар. Шуннан соц гына йокылар ачылып, эчәсе чәйләр эчелеп, тагын буровойга: торбалар, ачкычлар, чыгырлар дөньясына чыгып бастылар.
Тац беленә башлаган икән. Буран басылуга таба бара булса кирәге җил исүе кимегән, кар да азрак ява. Ун гына минут булса да эләккән йокы егетләргә көч кертеп җибәргән, алар ничектер тизрәк кыймылдыйлар, йоклап китүләре турында шаян сүз әйтешеп алалар, эшли торгач, буыннар языла, күңелләр көрәеп китә. Өстәвенә минут саен арта барган тац нуры күңелләрне күтәреп, төнге авырлыкларны, газапларны оныттырып җибәрә иде.
һәркемдә сөенечле хис: җиңдек бит, җиңдек бит, булдырдык бит* Торба-шәмнәр бер-беренә шулай дип бәрелә, чыгыр эченнән кысылып чыккан һава шулай дип чыжылдый, торбалар теземе забой эченә шулай дип төшеп китә.
Бөтен күңелләре белән, җаннары-тәннәре белән бирелеп эшләп ятканда, йөрәкләрдә инде тагын хезмәт дәрте кабынып, йокылар ачылып киткән бер вакытта, яңа вахтаны хезмәт урынында каршылыйбыз, дип торганда, элеваторның тияге сынып чыкты.
Хәкимзадә белән Сираҗиев икесе берьюлы сызгырып җибәрделәр. Арсланга: «Туктат!» — дип кул селектеләр.
Арслан сынып чыккан тиякне кулына алып әйләндергәләп карады да:
— Барыгыз, иптәшләр, ял итегез, — диде.
Төнге мәшәкатьләрдән арыган егетләр ялындырып тормадылар, шундук культбудкага кереп киттеләр. Бераздан инде алар, кайсы кая баш төртеп, йокыга талганнар иде.
Арсланның гына күзенә йокы кермәде. Күз ачкысыз буранда, төннең төн буе башкарган эшнең ярты юлда туктап калуы аны бик нык борчуга салган иде. Кирәк бит, әй! Тияге дә бүген генә сынып чыкмаса ни була инде?...
Арслан, уйларына бирелеп, тәрәзә буенда таң шәүләләренә карап утырды. Утыра торгач, йокымсырый башлады; төшкә дә, өнгә дә охшаган байтак кына күренешләр эчендә буталып, ярты сәгать чамасы йокылы-уяулы азаплангач, чынлап торып йоклап китте, ләкин шундук сискәнеп уянды. Ишектән бәреп кергән салкын җил һәм авыр гыжлап тын алган кеше тавышы аны башын күтәреп карарга мәҗбүр итте.
Ишек төбендә Кәрим басып тора иде. Өстендә—чаңгы костюмы, аякларында — киң табанлы ботинкалар, кепка астыннан чуалып чыккан коңгырт чәчләре, юешләнеп, маңгаена ябышканнар, тирләп кызарган битеннән аксыл пар күтәрелә иде.
— Бу нәрсә бу? — дип тыны кысылып сорады ул.
— Күрәсең бит... йоклыйлар, — дип тыныч кына җавап бирде Арслан.
— йоклаганнарын күрәм. Нигә йоклыйлар дип сорыйм мин.
— Буровой эшләми.
— Ни өчен?
— Ватылды.
Кәрим күзенең агын әйләндереп, Арсланга карады:
— Ваттыңмыни?! Килеп җитмәс бу дип тынычланып утырасыңмы?
— Әйе, тынычланып утырам. Буран тавышын тыңлап. Ә син шаулама, егетләр йокласын.
Кәрим кинәт читлектәге жанвар кебек бәргәләнә башлады.
— Күрсәтермен мин сиңа! Шаулама, имеш! Башыңны бәреп ватармын! Тешләреңне чүпләп, кулыңа тоттырып җибәрермен! Төне буе эшсез утыра, сволочь!—Арсланның изүенә килеп асылынды да, куртка якасын умырып төшерде.
Эш болайга киткәч, Арслан түзмәде, кизәнми-нитми генә Кәримнең
68
күкрәгенә төртеп җибәрде. Тегесе ишеккә арты белән килеп бәрелде дә ачылып киткән ишек аша, мәтәлчек атып, урамга очты.
Бүлмәдә кыймылдаша башладылар. Арслан беренче булып башын күтәргән Михаил Шапкинга, кузгалма, дип ым какты, ә үзе, ишекне ныгытып ябып, урамга сикерде.
Кәрим инде җирдән торган, канаган борынын сөртеп маташа иде.
— Менә хәзер сөйләшәбез!—диде Арслан, аның каршысына басып,— 'Әйт, сиңа миннән ни кирәк?
— Кеше түгел син! — Кәрим маңгай астыннан акаеп карады: — Бригаданың авторитетына кул сузасың!
— Аңлатыбрак сөйлә. Ничек мин аңа кул сузам?
Кәрим, җавап бирүне кирәк тапмыйча, нәфрәт тулы йөзен читкә борып, үчлекле бер көлү белән шаркылдап көлеп җибәрде.
— Тимбиковтан үч ала, имеш! Бригаданы эшсез тота! Ха-ха-ха! Кем син? Тимбиковның эшләгәннәрен юкка чыгара алырлык кем? Бөҗәк! Тирес корты! Эче күпкән бер көнче!
Ул, канаган борынына әледән-әле яулыгын басып, торган саен үчлеклерәк, явызрак итеп сөйли, сүзләрнең гарьләндергечен, берсеннән- берсе ямьсезләрен сайлап, туктаусыз Арслан өстеиә ыргыта иде.
Арсланның да инде түземлеге бетеп килә иде.
Ул бер генә секундка аның ягына күз салды. Кәримнең кәкрәеп килгән карчыга борынын, юешләнеп маңгаена ябышкан чәчләрен, төсе качкан һәм мәсхәрәле кыегайган усал йөзен күрде, һәм бу минутта аңар карата күңелендә аз гына да булса ихтирам хисенең калмавын тоеп, кисәк кенә борылды да культбудкага таба китеп барды. Хәзер үк кайтып китәргә! Синең төне буе эшләгән эшеңә, тикшереп-нитеп тә тормастан, бер селтәнүдә крест сугалар икән, нигә соң көчеңне сарыф итеп торырга! Җитте!! Ахмаклыкның да бер чиге бар!
VII
Бригада биш көннән яңа урынга күчте.
Урал ягыннан искән җилләрнең барысын үз түбәсеннән үткәреп торучы Зәгъферан тауларының көнчыгыш тарафына, Кәлимәт шәһәренең һәр ноктасыннан күренерлек урынга, буровой вышкасы менеп утырган. Җиргә тирән-тирән чокырлар — буровойдан чыккан шламны җыеп бару өчен амбарлар — казылган. Су үткәрелгән, ток тоташтырылган; торба дисеңме, цемент дисеңме, борау запасы дисеңме — барысы кирәгеннән артык ташып куелган иде.
Кәримнең үзенең дә кәефе бик шәп күренә: вакса белән ялтыратылган сары күн курткасы, замоклы авыр күн итекләре кояшта ялтырап- ялтырап китә, чиста итеп кырынган озынча ябык йөзе эшлекле җитдилек бөрки, күрәсең, трест Кәримне яңа бер рекордка әзерли иде.
Скважинаның беренче метрларын Борис Любимов башлап җибәрде. Аңардан соң Арслан Гобәйдуллин вахтасы борауларга тиеш иде. Ләкин Кәрим белән Арслан арасында көтелмәгәндә килеп чыккан өченче бер кискен бәрелеш бригаданың бөтен эшен чәлпәрәмә китереп ташлады һәм аның азагы Кәрим өчен дә, Арслан өчен дә шактый ук күңелсез тәмамланды.
Арсланның Булат Дияров бригадасына күчү хакында сорап язган гаризасын трестта кире кактылар.
Кожанов әйткән, имеш:
— Партоешма кайда? Корбанов нишли? Бригаданы таратырга тотындыгызмы? Мин моңа ирек куймам! Әйтегез, аңлатыгыз, бригададан берәүне дә җибәрәсе булмагыз!
69
Арслан моннан соң да Кәрим белән бер түбә астында эшләүне күз алдына китерә алмый иде — иң гади нәрсәнең дә ерып чыкмастай каршылыкка очравына кәефе кырылып, рәнҗүле күңел белән буровойга килде.
Көндезге сәгать өчләр тирәсендә вахта алмаштылар. Унсигез метрлар бораулагач, юнәлеш торбасы төшерергә. кирәк булды. Скважиналарда мондый хәл еш очрамый торган иде, ләкин бу юлы — ни хәл итәсең—җирнең өске катлавы бик нык ишелә, торба белән ныгытып куймый мөмкин түгел иде.
— Бер минут кичекми юнәлеш торбасы төшерергә! Унсигез дюймлымы!— дип команда бирде Кәрим.
Унсигез дюймлы торбалар буровой күперендә ята, ләкин аларны забойга төшерү өчен махсус җайланмалар әзерләргә кирәклеге истән чыккан.
— Элеватор да, камыт та юк. Юнәлешне нәрсә белән төшерәбез соң? — диде Арслан.
— Катушка-легость белән тарттыр!
— Мөмкин түгел, катушканың көче җитми.
— Куйсана! Икешәр тонналы йөкне тарттыра идек. Син эшли башлагач кына «мөмкин түгел!» Куй, пожалысты, иервыда уйнавыңны!
— Нервыда уйнамыйм мин. Аңлатып әйтәм, катушканың пластинкалары юкарган, чыдатмаячаклар. Я элеватор китергәнне көтик, я пластинкаларны алмаштырыйк.
— Да брось син! — диде Кәрим, ниһаять, нервлана башлап.— Мөмкин хәлмени алар?! Бу бит кимендә биш сәгатьне җилгә очыру дигән сүз.
Арсланның бернинди килешүгә бармаячагын яхшы белгән бораулаучылар сагаеп, тынып калдылар.
— Теләсәң нишлә, Кәрим. Ләкин мин болай эшли алмыйм,—диде Арслан.
Кәримнең муен тамырлары чыбыркы сабы юанлыгы булып бүртеп чыкты.
— Күптән шулай диләр аны, куркак мин дип әйтәләр! Жалкий трус, беспринципный сволочь! Мәлҗегән арыш боламыгы! Чыкмый синнән буровик, чыкмый! — дип, егетләр барысы да аңласын дигәндәй, әле та- / тарча, әле русча, төелә-төелә, ярсып-ярсып кычкырды Кәрим.
Сабырлыкның да чиге бар. Арслан битенә шаулап кан йөгерүен тойды — куркак дигән сүз йөрәк бәгыренә үк барып кадалды. Бу шәрә батыр аны шүрли дип, җанын кызгана дип уйлый инде. Күрсәтсен әле ул аңа. Күрсәтсен. Актыктан елап йөрергә туры килмәсен.
— Киттек! — диде ул, күз карашын аның күзләренә батырып. — Азагы өчен син җавап бирәсең!
Ике көчле кеше, шәхси тормышлары буенча ике дошман, эш урынына кереп бастылар.
Ток тоташты.
Кәрим, камытсыз да эшләп була икәнне күрсәтергә теләп, буровой күперендә яткан бүрәнә юанлыгы кара торбаның башына корыч арканнан элмәк кидертте дә:
— Вира!III — дип кулын күтәрде.
Арслан катушка рычагына китереп басты. Торба, элмәкле башын буровой күпереннән алып, әкрен генә күтәрелә, турая башлады, ләкин бераз күтәрелгәч, ярым авыш хәлендә, баш өстендә асылынып калды.
— Вира! Вира! —дип команда бирде Кәрим.
—- Бармый, күрәсең бит!
III Вира — күтәр, майна — төшер дигән сүзләр. (Күтәрү краннарында эшләүчеләр куллана торган махсус термин).
70
— Барыр, бармый хәле юк! — диде Кәрим һәм каты итеп:
— Вира! — дип кычкырды.
Арслан тагын катушка рычагына басты, ләкин шул минутта ук бу эшкә тотынуның бик зур ялгышлык икәнен уйлап өлгерде.
Торба тураеп басты, ләкин катушканың аны тотып торырлык көче юк иде, ул, инерция белән, чайкдла-чайкала Арслан өстенә китте.
— Ай!—дип каушап кычкырып җибәрде Кәрим. — Ычкын, ычкын!
Арслан үзенә таба ашкынып килгән зур кара торбадай сакланам дип катушка пычагын ялгыш күтәреп җибәрде, шул минутта ук торбаның бөтен авырлыгы белән аягына китереп басканын, чатырдап сөяге сынганын тойды, башкасын тоймады, куллары үзеннәи-үзе тоткадан аерылды, торба дөбер-шатыр килеп, күпер ягына таба ауды...
ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Дүрт кеше, бик җаваплы урыннарда эшләүче дүрт иптәш, «Кәлимәт бурнефть» трестының управляющие Николай Кожанов кабинетына гадәттә булмаган киңәшмәгә җыелдылар.
Нәҗип Корбанов, бораулау конторасының парторгы, аерылмас юлдашы булган трубкасын кулына тотып, тәрәзә буена, яктыга урнашкан; Лотфулла Дияров, бораулау остасы, коры каты кулларын тезләре өстенә куеп, секретарьның нәкъ каршысында утыра; Андрей Горнастаев, Татарстан өлкә профсоюзы вәкиле, чандырлыкның аргы ягына чыккан бәләкәй бер карт, ишек буена урындыкка чүмәшкән; аның чырае гамьсез-битараф, әгәр борын тиресенә чеметеп куйган пенснэсе астыннан тоз кебек җете күзләре елтырамаса, аны бу киңәшмәгә бөтенләй катнашы юк кеше дип уйларга булыр иде; Митрофан Зозуля, бораулау конторасы директоры, өстәл буена ук терәлеп баскан да, трест управляющие Николай Кожановиың ишекле-түрле йөрүенә ара-тирә бик үк ягымлы булмаган караш ташлап, кызу-кызу сөйли:
— Без Тимбиковның эшләгән эшен беләбез. Рекордларын да онытмадык. Исән алар, Николай Николаевич. Аның өчен без Тимбиковны күкләргә чөйдек, исемен Союз күләмендә шаулаттык. Болар барысы хак. Әмма мастер Тимбиковның үз кул астында эшләүче Арслан Гобәй- дуллинны имгәтү факты да хак. Мактаулы эшләре өчен Тимбиков дан алган икән, яман эше өчен тиешле җәзасын күтәрүдән дә курыкмасын.
— Ә сез, Митрофан Паиасович, нинди җәза бирергә кирәк дип саныйсыз соң? — диде управляющий, директорны кисәк кенә бүлдереп.
— Минем фикерем бер генә: Кәрим Тимбиковны мастерлыктан алып, рядовой бораулаучы итеп калдырырга.
— Иптәш Корбанов, бу мәсьәләгә партоешма ничек карый?
— Тимбиков, мастер буларак, эш вазифасыннан усал рәвештә фай-даланып, бораулаучы Гобәйдуллинны тыелган алымнар белән эшләргә мәҗбүр иткән, — диде Корбанов.
— Моны кем раслый?
— Вахта членнары беравыздан әйтеп торалар. Тимбиковның властьтан артык файдалануы моңарчы да билгеле иде. Верховой Каюм Мәрдәиовиы ул, унбиш минутка соңга калганы өчен, коллектив белән киңәшми-иитми, буровойдан куган иде, азак килеп, трест аркылы аны бөтенләй бригададан кудыртканчй туктамады. Безгә Каюм Мәр- дәнов иптәшнең күңелсез язмышы билгеле: ул хәзер төрмәдә утыра.
Минемчә, Тимбиковның шушы чиккә килеп җитүенең объектив сәбәпләре бар. Беренчедән, без аны кирәгеннән артык күтәрдек, Митрофан Паиасович әйтмешли, күккә чөйдек. Эшләгән эшнең бер аныкы гына
71
түгел, бөтен коллективныкы икәнен, бу өлкәдә уннарча галимнәр, институтлар эшләгәнен аңа төшендермәдек. Беркатлы егет, өстәвенә дөньяга карашы да үз тирәсеннән бик еракка китмәгән җиде класс белемле Кәрим, газета-журналлар, радиолар туктаусыз шаулый башлагач, үзен талант дип әйткәнгә шундук ышанды, укырга, үсәргә теләмәде. Безгә скважиналар бораулауның яңадан-яңа мөмкинлекләрен ачу кирәк булды, без аны туктаусыз кудык та кудык, инде менә егет абынып киткәч, күзләребезне зур ачып, шаккатып калдык. Туктале, бу ничек болан килеп чыкты? Ничек Кәрим шул' көнгә чаклы килеп җитә алды соң, имеш! Бу очраклы бер хәл түгелме икән дип, без әлеге хәлне буровойларда була торган бәхетсезлек очрагына гына кайтарып калдырырга итенәбез. Юк, иптәшләр, юк, туганнар, без бүген моны бөтен ачыклыгы белән әйтергә тиешбез. Конкрет мисал: кайбер айларда Кәримнең хезмәт хакы ун меңгә җиткән, кайсы инженер ала бу хезмәт хакын? Унбиш ел буена укып. Катлаулы мәсьәләләр, расчетлар чишеп. Төннәр буена күз бетәштереп, китап өстендә утырып? Бер инженер да ала алмый. Шулай булгач, үзеннән-үзе мәгълүм, Кәримдә: «Мин барысын да булдырам, мин инженердан күбрәк алам!» дигән уй туа түгелме? Масаю, азыну тойгысының яралгылары туа башлауга беренче һәм иң җитди сәбәп шул түгелме соң? Икенчедән, бая әйткәнемчә, коллектив тудырган хезмәтнең бары тик Кәримгә генә язылып баруы. Төптәнрәк уйлап карасаң, барысын да ул эшләмәде бит— Икенче Баку дип йөртелә торган нефть районнарын, Идел үзәннәреннән башлап, Урал тауларына чаклы булган иңкүлекне, дөньяда сирәк очрый торган уникаль нефть ятмаларын ачып бирү өчен академик Иван Михайлович Губкинга бөтен гомерен багышларга туры килде. Инженер-геологлар Ромаш- кино нефть ятмаларының геологик картасын әзерләп, техник нарядын төзеп йөргән чакта Кәримнең әле нефтькә бер катнашы да юк иде. Бораулауда куллана торган җиһазларны алыгыз. Алар бит бар да галимнәр акылы! Яки менә тампонаж, кароттаж — бик нечкә эшләр бит алар. Бу өлкәдә махсус белгечләрдән башка Тимбпков нишли ала? Ул гынамы? Буровойның кеп-кечкеиә бер шөребеннән башлап, иң катлаулы механизмы булган турбобурына кадәр укымышлылар уйлап тапкан лабаса! Ә без шуларны онытабыз. Без шулай ук Тимбиковны осталыкка өйрәткән кешене дә онытабыз. Менә монда Лотфулла абзый Дияров утыра, җир бораулауның сер-хикмәтләрен белү өчен, аңа утыз ел гомерен тугай авылыннан читтә үткәрергә, илнең бер башыннан бер башына чаклы йөреп чыгарга туры килде бит. Ә коллектив хезмәте? Бораулаучы Җәмил Минзәкиев, Борис Любимов, Хәкимзадә! Унсигез кешенең маңгай тире тамган авыр физик хезмәтне кая куябыз? Без биг боларның Кәримгә берсен дә әйтмәдек. Инде менә шуның нәтиҗәсе күз алдыбызда — коллективның бер члены, әлерәк кенә буровиклар мәктәбендә укып кайткан, үсәргә атлыгып торган сау-сәламәт егетебез, имгә-неп, больница койкасында ята.
Корбанов беравык сүзсез утырды. Башкалар да дәшмәделәр. Парторг тагын сөйли башлады.
—• Монда без барыбыз да гаепле, Николай Николаевич, моннан ярты ел элек Лотфулла абзый миңем якамнан эләктереп алды. Әйбәт егетне үтерәбез, һәлак итәбез, чарасын күрик, диде. Инде монда чит кеше юк, турысын әйтим, принципиальлегебез җитмәде. Без нәрсә әйтсәк тә, сез гел каршы килеп тордыгыз, Кәримне үз канатыгыз астына алдыгыз. Мин бу сүзләрне, Николай Николаевич, сезнең күзегезгә карап әйтәм. Раз без җыелганбыз икән инде, вакытыбызны бүлеп, иртәдән бирле эш калдырып утырабыз икән, турыдаи-туры әйтеп сөйләшик, күңелләрдә төен калмасын.
— Мин хәзер дә категорический каршы! — дип Кожанов, ниһаять, кискен рәвештә сүзгә кушылды.—Әйе, мин каршы. Мин моны яшереп
72
әйтмәдем, хәзер дә яшермим. Тимбиковны мастерлыктан алуга кар: шы! — Кожановның каклаган каз кебек тыгыз көрәнсу битендә яңак сеңерләре уйнаклап алды. Ул, моңарчы түзеп торуының әҗерен берьюлы кайтарырга теләгәндәй, кинәт кайнарланып һәм шул кайнарлыгы белән киңәшмәдәгеләрне дә кабызып, утлы сүзләрен кешеләр өстенә сибә башлады. — Тимбиков— мастер. Зур мастер. Андыйлар күктән төшмиләр, без аны таптык, без аны үстердек, аның даны — безнең трест даны, аның исеме белән барыбыз тиң горурландык. Шулариың барысына бер селтәнүдә тәре сугыйкмы? Иптәш Корбанов әйтә, Кәрим узынды, ди, дәлил итеп әллә кайлардагы җиде буын лефть тарихын китереп чыгарды, аның юлы белән барсак, минем бүген уйлый алуым, сөйлисе сүземне сөйли алуым да беренчел бабаларыма — маймылларга тоташа һәм мин моны һичкайчан да истән чыгармаска тиеш булам. Юк, кадерле, иптәшләр, без демагогия белән шөгыльләнмик, без әйберләрнең үз исемен әйтеп сөйләшик: Тимбиков ничә скважина бораулады? Ул скважиналар ничә мең тонна нефть бирделәр? Ул нефть белән күпме самолет һавага күтәрелде, ул нефтьтән күпме дару ясалып, Арслан Гобәйдуллии кебек авыру егетләргә бирелде? Менә ул булыр — дәүләтчә уйлау. Тимбиковиың хатасы бар, ләкин мин аны мастерлыктан төшерүгә категорически каршы.
Кожанов тирләгән битен зур шәмәхә яулыгы белән сөртеп алды да ашыгып тәмәке кабызды.
Шуннан соң Лотфулла абзый сүз сорады. Ашыкмый гына урыныннан торды, ашыкмый гына тамак кыргалап алды.
•— Сәеррәк килеп чыга әле бу, җәмәгать, — дип сабыр гына сүз башлады. — Николай Николаевич, без Кәрим Тимбиковны. батырырга, аңа үч итәргә теләгән кебек итеп сөйли. Нинди бәхәс булуы мөмкин: кем әйтә Кәрим булдыклы түгел дип? Кем әйтә Кәрим эшләмәде дип? Кем әйтә Кәрим алга таба да эшләмәс дип? Эш дигәндә Кәрим җанын ярып бирә торган душа кеше. Әмма да ләкин без, Кәрим алга таба да эшләсен, бүгеннән соң үзенә сабак-гыйбрәт алсын дибез икән, күз бәйләш — сукыр тәкә уйнамыйк. Соң, җәмәгать, үзебезнең якын бер кешебезнең тормышын кайгыртып җыелдык лабаса! Нигә берберебезне куркытабыз, бер-беребезгә яныйбыз? Менә монда профсоюз вәкиле Горнастаев иптәш утыра, Кәрим Тимбиков буровоенда, килеп чыккан хәлләрне ул җентекләп тикшерде. Аның язган нәтиҗәсе бар. Танышыйк без шул нәтиҗә белән — Кәрим мастерлыкта калдырылырга тиешлеме, юкмы — күрербез.
— Укыйммы, иптәшләр?—дип сорады Горнастаев.
— Укыгыз, — диде Кожанов, коры гына.
Профсоюз вәкиле урындыктан авыр күтәрелде, беркемгә дә карамыйча, йөзенә гамьсез-битарафлыктан башка бернинди дулкынлану да чыгармыйча, салкын тавыш белән укый башлады:
г.ТАТОБЛСОВПРОФ»НЫҢ ТЕХНИК ИНСПЕКСИЯСЕ НӘТИҖӘСЕ.
8 март, 1955 ел, Кэлимәт шәһәре.
«Кәлимәтбурнефть» трестының икенче конторасы бораулаучысы иптәш А. Ш. Гобәйдуллинньщ 1455 номерлы буровойда килеп чыккан бәхетсезлек очрагы турында. 1. БӘХЕТСЕЗЛЕК КИЛЕП ЧЫККАНДАГЫ ХӘЛЛӘР.
«КБН» тресты икенче бораулау конторасының 1455 номерлы буровоена 5 мартта, көндез сәгать өчтә бораулаучы Арслан Шәвәлиевич Гобәйдуллии вахтага баса. Әзерлек эшләре процессында 18 дюймлы
73
юнәлеш торбасы төшерергә кирәк була. Моның өчен махсус җайланма—элеватор яки камыт булмау сәбәпле, бораулаучы ип. А. Ш. Гобәйдуллин юнәлеш торбасы төшерүдән баш тарта. Бораулау мастеры К. Т. Тимбиков, эшне дәвам итмәгәне өчен, бораулаучыны әшәке сүзләр белән сүгә һәм тыелган алымнар белән, ягъни элеватор камытыннан башка эшләргә мәҗбүр итә.
Бораулаучы ип. А. Ш. Гобәйдуллин КЛ-3 ярдәмендә күтәрү төшерү операцияләрен башкарырга мәҗбүр була. Инструментны күтәрткән чакта, инерция аркасында, торба идарә пульты ягына, ягъни бораулаучы ягына таба авыша, бу моментта КЛ-3 торбаны тотып тора алмау сәбәпле, 18 дюймлы торба кинәт аска китә һәм түбән башы белән бораулаучы ип. А. Ш. Гобәйдуллинның сул аягын сындыра. Бәлагә юлыгучы шундук больницага озатыла, анда аңа тиешле ярдәм күрсәтелеп, аягы гипста катырыла. Төзәтеләчәге билгесез, ампутация булу куркынычы да бар.
Тагын бер нәрсәне әйтеп китми ярамый-, «Кәлимәтбурнефть» трестының махсус комиссиясе (6 март 1955 ел) бу бәхетсезлек очрагын тикшереп кул куйган актта бораулаучы А. Ш. Гобәйдуллинга дөрес булмаган гаеп ташланган, янәсе, ул аягын үз ихтыяры белән сындырган, бу эштә турыдан-туры гаепле кеше, ягъни мастер К. Т. Тимбиков, икенче дәрәҗәдәге гаепле генә булып калган. Комиссия йомгак сүзендә «КБН» тресты администрациясеннән мастерга шелтә белдерүне сорау белән чикләнгән. Шуңа күрә СССР дәүләт тау-техник надзор вәкиле ип. Дозоров актка карата ясаган нәтиҗәсендә бораулау мастеры К. Т. Тим- биковка карата йомшак чаралар кулланганны әйтеп үткән һәм мастер К. Т. Тимбиковны бораулау эшләре белән җитәкчелек итүдән алты ай-* дан да ким булмаган срокта бушатып торуны сораган. Шуңа да карамастан, трест җитәкчелеге 73 номерлы приказы белән (6 март 1955 ел) мастер К. Т. Тимбиковка шелтә генә белдергән* 2. БӘХЕТСЕЗЛЕК ОЧРАГЫНЫҢ КИЛЕП ЧЫГУ СӘБӘПЛӘРЕ.
1. 1455 номерлы буровойда инструментның (18 дюймлы торбаларны төшерү өчен кирәкле элеваторның яки камытның) булмавы.
2. 1455 нче буровойда «Нефть промышленностенда хәвефсезлек ка-гыйдәләренең 44, 88, 91, 138, 131, 186, 201, 205, 244 нче '§§ ларын тупас рәвештә бозылуы.
3. «КБН» трестының Икенче конторасы мастеры К. Т. Тимбиковнын үзенә бирелгән хокукларны тупас рәвештә бозып, куркыту, нервыда уйнау аркылы, тыелган хәвефле алымнар белән эшләргә мәҗбүр итүе. 3. КАРАР.
Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәгә киләм: 1. Бораулаучы ип. А. Ш. Гобәйдуллин белән килеп чыккан бәхетсезлеккә турыдан- туры гаепле кеше — мастер К. Т. Тимбиков.
2. Бораулау конторасы бораулаучы ип. А. Ш. Гобәйдуллинга хезмәткә яраксыз булып үткән вакыт эчендәге хезмәт хакын 100% түләргә тиеш. (РСФСР Г. К. сының 410 статьясы нигезендә больничный белән алынган акча бу суммадан чигерелә).
3. Бу бәхетсезлек очрагының төп гаепле кешесе бораулау мастеры К. Т. Тимбиков булганлыктан, РСФСР КЗОТының 83 статьясы нигезендә §§ 9, 10, мастер К- Т. Тимбиковка материаль җаваплылыкны йөкләргә.
4. Больничный листоклар буенча түләнгән сумманы бәхәссез рәвештә Дәүләт социаль страхование счетына күчерергә (№69107 ст. 413. Г. К-
«Татоблсовпроф»ның техник инспекторы — А. Г ор настаев.
74
Профсоюз вәкиле кулына тоткан кәгазьне укып бетерде дә, беркемгә карамыйча, баягы төсле үк битараф-салкын чырай белән урынына утырды.
Бүлмәдә байтак вакыт тынлык хөкем сөрде.
Кожанов киңәшмәдә катнашучыларга берәм-берәм карап:
— Нишлибез? — диде.
— Нишлисен инде... Мәсьәлә көн кебек ачык. Тавышка куй,— диде Лотфулла абзый.
Тимбиковны мастерлыктан алырга дип өч кеше кул күтәрде, Кожанов бер ялгызы торып калды.
II
Арслан, кемнеңдер нәкъ өстенә үк иелеп торуыннан сискәнеп, кисәк кенә уянып китте һәм каршысында уттай янып торган сары косынка һәм шул косынка астыннан ташып чыккан йомшак чәчләрне күрде. Бу Сәгыйдә иде. Арслан аны таныды һәм, рәхмәтен белдерергә теләп, зәгыйфь кенә елмайды.
— Хәлегез ничек? — дип сорады Сәгыйдә.
— Башым авырта.
— Су эчәсегез килмиме?
— Чәй булса, эчәр идем.
— Ярый. Мин хәзер кертермен.
Ул, үзе артыннан ишекне ныгытып ябып, чыгып китте. Арслан ишек ' ябылган чакта аның косынкасының балкып китүен күреп калды. Озак кына бер ноктага төбәлеп, үз уйларына бирелеп ятты.
Янәшәсендәге ике койкада, җиңелчә ак җәймә бөркәнеп, ике кеше йоклап ята — күптәнге авырулар, бер-ике көннән чыгалар, бугай. Берсе яны белән, башыннан ук бөркәнеп яткан, икенчесе ' чалкан—җәймә кырыеннан сары мыегы һәм такыр итеп кырдырган башы күренә.
Түшәмнең урта бер җирендә люстра өчен 'дип ябыштырылган бизәк— орнаментның барлык чәчәкләрен, сабакларын берәмтекләп карап, тикшереп, ул озак кына шунда төбәлеп ятты. Монда эләгүе коточкыч ахмаклык, мәгънәсезлек булып тоелды. Күпме яткырырлар икән? Әгәр аягы ялганмаса, кисәргә туры килсә? Ихтыярсыз ыңгырашып куйды.
Кичә генә исән иде бит әле. Ду килеп йөри иде: Мөнәвәрәне күрде, апаларына барды, төннең төн буе, ике вахта рәттән буровойда эшләде. Кем уйлаган иртәгесен дару исләре аңкыган больница койкасында аунармын дип...
Кәримнең кычкырынуы, үзенең гарьләнеп буровойга керүе һәм торбаның аягына китереп баскан чагы исенә төшеп, әллә ничек, суык бәргәндәй, калтыратып җибәрде. Әгәр ул җикеренмәсә, әшәке сүзләр әйтеп, гарьләидермәсә, күрәләтә, элеваторы юк буровойга тотыныр идемени?
Аны шәһәргә юлда очраган беренче машина белән алып кайттылар. Аягы шайтан сөягеннән югарырак урында сынган, ботинкасы-ние белән, чүпрәктәй, асылынып төшкән иде. Ярый әле ботинка кигән иде, итек булса, салдыра алмый җаннары чыгар иде.
Башта аның аягына шии салдылар. Аннары рентгеннан караганнан соң, таза-таза биш ир — башларына ак марля бүрек, өсләренә барысы бер төсле ак халат кигән врач-хирурглар — кереп, ашыгыч киңәшмә башлагандай, тиз-тиз генә ши турындадыр сөйләшеп алдылар да, утны сүндереп, рентгенны кабыздылар.
Ут сүнгәч, сестра керде. Арсланның баш очына басып, сүзсез кал- дьг— врачларның әмерен көтте бугай.
Врачларның икесе сынган аякның тезеннән тотты, икесе аяк башыннан алды, сестра шул “вакыт әкрен генә:
75
— Кулыгызны сузыгыз,—диде. Арслан аның тавышын таныгандай булды, кем икәнен хәтерләргә тырышып, сүзсез ятканда әлеге таныш тавыш икенче мәртәбә, кырысрак итеп:
— Арслан абый, сузыгыз кулыгызны! — диде. — Икесен дә сузыгыз, минем кулларга тотыныгыз. Ныграк, ныграк!
Арслан шул минутта ук сестраның Сәгыйдә икәнен танып алды. Аңа ничектер җиңел дә, уңайсыз да булып китте. Ул ашыгып аңа кулларын сузды һәм шундук ике нык кулның, бәләкәй һәм җылы кулның, үз кулларын тотып алуын тойды.
Врачлар өстән куелган рентген утына карый-карый, сынган аякны тартырга һәм боргаларга тотындылар. Арслан, авыртуга бирешмәс өчен, чатырдатып тешләрен кысты, Сәгыйдәнең кулларына ябышып, тауга менгәндәй туктаусыз үр мәл әвен тойды, үзәк бәгырьләргә үткән кискен һәм ачы сыкраулар арасында күңеленең бер почмагында сакланып калган нәфислек тойгысының да булуын, Сәгыйдәгә карата шул хиснең, рәхмәт хисенең уянуын аңлады.
Өч минут тартканнан соң, врачлар хәл алырга туктадылар.
— Нервлары бик нык. Киредән тартып ала,— диде берсе, офтанып.
— Әйе, егет бик таза, — диде икенчесе.
■— Я, башладык.
Врачлар икенче мәртәбә, коточкыч бер рәхимсезлек, миһербансызлык белән, сынган аякны кабаттан тартырга, рентген экраныннан карап, боргаларга тотындылар.
— Ябышыгыз, Арслан абый, курыкмагыз, җибәрмим, — диде Сәгыйдә.
Бер мәлне сөяк башына сөяк орынып китте дә Арсланны электр тогыннан да катырак ток китереп сукты, чәч төпләренә шабырдап салкын тир бәреп чыкты, кулларының Сәгыйдә кулларында булуы гына аны ыңгырашудан тыеп калдырды.
Врачлар үзләре дә мышкылдап чыктылар. Тагын бер мәртәбә хәл җыеп алгач, рентген экранын югарыга куеп, шуңа карый-карый, ныгытып бер тартканнар иде, барсы берьюлы, өсләреннән таулар төшкәндәй, иркен сулап җибәрделәр, сынган сөякне урынына утырттылар бугай. Әйе, шулай икән, Сәгыйдә аның кулын җибәрде, ниндидер салкын сөлге белән, рәхәт чиркандырып, Арсланның битләрен сөртергә тотынды.
Рентген экранын җайлап торган врач Арсланның . аягына шундук гипслы юеш марля китереп япты, тиз-тиз чорный башлады.
Уттай кызышкан, сулкылдап сызлаган аякка салкын марля урала башлагач, эссе көнне җиләс җил искәндәй, рәхәт булып китте. Арслан кулларының хәлсезләнеп, бөтен тәненең оеп калуын, ә аягының торган саен зурая, авырая баруын тойды. Шул хәлендә ул онытылып йоклап китте. Ә уянганда, инде ул өч кешелек палатада ята .иде. Бая аның янында сары косынка һәм шул косынка астыннан ташып чыккан йомшак чәчләр бар иде. Инде менә берсе дә юк. Түшәм уртасындагы ялгыз бизәк калды да янәшә койкаларда йоклап ятучы авырулар калды...
Өн белән төш арасында тагын беркавым куерып алгач, Сәгыйдә керде. Зур гына кытай термосы алып кергән икән, Арсланга стакан белән чәй салып бирде, аның эчкәнен тыныч кына күзәтеп торды да, эчеп бетергәч:
— Мөнәвәрә апа килгән. Сезне күрергә тели. Кертимме? — диде.
—- Кирәкми!—диде Арслан, кискен итеп.
Сәгыйдә, ләм-мим бер сүз әйтми, чыгып киткәч, үз алдына гаҗәпләнеп һәм шундый сүзне зур ышаныч белән әйтүенең сәбәбен үзеннән-үзе яшермәкче булып, озак кына газапланып ятты.
йа, хода, аның Кәримне күралмавы шул дәрәҗәгә җиткән, хәтта Меиәвәрәгә дә күчкән икән инде...
76
Ill
Николай Николаевич киңәшмәдән катгый уй белән чыкты. Юл куймаска! Тимбиковны мастерлыктан алдырту — дәрәҗәңне аяк астына салып таптау белән бер булачак.
Кайту белән үз бүлмәсенә бикләнде. Сүзләрнең җитдиен, кискеннәрен сайлап, «Татнефть» берләшмәсенә — Бөгелмәгә хат язды. Нефтьче кадрлар белән уйнауга, талантлы яшьләрне һәлакәт алдына китереп куюга, специалист буларак, мин күз йомып кала алмыйм. Коммунист, намусым кушканга буйсынып, Сезнең кадерле вакытыгызны бүләргә һәм соңга калганчы сигнал бирергә мәҗбүрмен, диде.
Өстәл янына утырганда бәгыре таш кебек каты иде. Тимбиковиың киләчәге турында уйлану хисләрен бераз йомшартты.
Ул озак кына бер ноктага төбәлеп, өстәлгә бармаклар белән барабан кагып утырды: «Иртәгә вакыт табып, больницага кереп чыгарга кирәк. Эшне авыру егет бозып куймагае»,—дип уйлады.
Ул бәләкәй һәм курач халатны җилкә өстеиә генә салып, палатага килеп кергәндә, Арслан дусты Атнабайны әлерәк кенә озатып җибәргән иде. Атнабай аңа җәтмә сумка белән берничә төрле компот, консервы, папирос китергән һәм, шуларга кушып, бер кочак шәһәр яңалыклары алып килгән иде.
Арсланның аягы турында сорашып-нитеп тә тормастан, ул күчтәнәчләрен һәм шәһәр яңалыкларын чыгарып аударды. Хәл белергә килгән кешеләрнең, бигрәк тә әтисе белән әнисенең, беренче сүзне сынган аяктан башлап, чыгып киткәнче гел шул турыда гына сүз куертуларына инде рәнҗи дә башлаган Арслан дусты Атнабайның аяк турында сорашмавыннан, ягъни йөрәк ярасын казып тормавыннан күңеле булып, әллә нинди бер күтәренкелек хис итеп калган, әйтерсең лә, аның бүлмәсенә, язгы мул яктылыгы белән, кояш үзе килеп кергән иде.
Менә хәзер кыска ак халатны иң өстенә генә салып, ишек төбенә кереп баскан Николай Николаевичны күргәч, ул сагаебрак калды. Дөрес, ул аны кабул итмәсә дә берни булмас иде, ләкин трест чаклы трестның управляющие үзе килгән икән инде, димәк, монда нәрсәдер бар һәм әнә шул «нәрсәнедер» беләсе килү Арсланда да кызыксыну уятты.
— Рөхсәтме? — диде управляющий нык тавыш белән.
— Керегез.
Николай Николаевич, гүя, ябылып җитмәгән эчке ягын күрсәтергә теләмәгәндәй, халатының итәген кулы белән тарткалап, нык адымнар белән Арсланның койкасы янына килде, баш иеп исәнләште, койка янындагы ак буяулы табуреткага утырды.
Беравык сүз ялганмады, хәл-әхвәл сорашу һәм шул сорашу дәверендәге мәгънәле-мәгънәсез паузалар булгалап алды.
Ярты сәгать чамасы вакыт узды — Арслан әле һаман управляющийның бирегә килүенең асыл мәгънәсен аңлап җиткерә алмаган иде. Шуңа күрә түзмәде, сүзне беренче үзе башлады һәм, бораулаудагы хәлләрне белергә теләп, берничә сорау бирде. <
Николай Николаевич аның соравының Кәрим Тимбиков турында булуын эчке бер сизенү белән аңлады. Ул шулай ук бу сораудан мастерның үзе имгәткән бораулаучысы янына килеп тә карамаган булуын да аңлады. Монысын инде ул ошатмады — Тимбиковны үзенә чакырып ут итәргә дип, күңелнең бер почмагына беркетеп куйды. «Буялгансың икән инде, чистарына да бел», — дип уйлады.
Николай Николаевич Арсланның теге чакта бригададан китәргә сорап биргән үтенечен канәгатьләндермәүдә үзенең дә гаебе булуын икърар итеп, бу хәлләрнең килеп чыгуына гафу үтенде. Аның үзеннән түбән кешеләр алдында беренче мәртәбә гафу үтенүе иде — йөзе кырыс булып торды, коры, чандыр битендә җан әсәре күренмәде.
77
Арслан бөтенләе белән аның йөзенә төбәлгән иде, ул сөйләгәндә аркасы буйлап ниндидер салкын йөгерүен тойды, бу кешенең шул чаклы каты бәгырьле булуына исе китеп ятты. Ләкин шул мәлне, сөйләр сүзен сөйләп бетергәч Николай Николаевич бик аз гына вакытта Арсланның күзләренә карап, шундый да эчкерсез, шундый да ягымлы бер елмаю белән елмаеп алды — Арсланның аңа карата, аның кырыслыгына карата булган күңелне өшетә торган тойгылары шундук юкка чыктылар.
— Иптәш Гобәйдуллин, — диде Кожанов, Арсланның йөзенә кырыс карашлы коңгырт күзләре белән төбәлеп. — Мин туры әйтмичә булдыра алмыйм. Сез, кыен булса да әйтегез әле, Тимбиковның мастер булып калуына ничек карыйсыз?
— Минем карашым сезгә ни бирә ала?
— Сезнең сүзегез хәлиткеч роль уйнаячак. Сез аны үтерә аласыз, исән калдыра аласыз. Хәзер мәсьәлә бары тик шулай гына куела. Мастер булып калса, ул эшли, үзен күрсәтә, гаебен аклый ала. Әгәр мастерлыктан куылса инде...
Арслан, Кожановның сызык кына булып калган юка иреннәренә, кырыс һәм усал йөзенә карап, беравык дәшми ятты, моннан берничә минут кына элек бу чырайда, болыт арасыннан күренеп киткән кояштай, балкып алган кыска вакытлы елмаю аның җанын җылытып тора иде әле.
— Үзем гаепле мин, —-диде Арслан сүлпән генә.
Кожанов кинәт алга сөрлекте.
— Ничек?!
— Ахыргача принципиаль була алмадым. Хискә бирелдем.
— Ах, сез ул турыда. Юк, бу аның гаебен аклый алмый.
— Барыбер. Минем аңа үчем юк. Ник муены астына килми шунда!
Кожановның йөзендә баягы кыска вакытлы елмаю тагын бер мәртәбә кабынып алды.
— Трестка нинди претензияләрегез бар? Нәрсә белән ярдәм итик?
— Кирәкми миңа бер нәрсә дә...
— Юк, моны сезнең яшьлегегез сөйли. Мин сөйләшермен. Ярдәм кассасыннан, месткомнан, курортка яки башка берәр ял йортына...
Арслан арыган иде инде.
— Кирәкми дип әйттем бит. Тресттан бүтән килеп йөрмәсеннәр, үтенечем шул гына.
Кожанов ашыгып саубуллашты да чыгып китте. Больница бинасының рәшәткә-коймалары яныннан узганда, юеш карны чәчрәтеп баса- баса, бүген монда килеп яхшы итүе турында уйлады. Югыйсә күңелендә шик утыра иде. Гобәйдуллинның нинди планнар корып ятуын кем белгән. Горур егет, баш бирә торган түгел. Күрәсең, үз дәрәҗәсен белә. Аңарда Арсланның киң күңеллегенә карата ихтирам хисе уянгандай булды, әмма, барыннан да элек, аны бораулаучының ачу сакламавы шатландырды.
Икенче көнне трестта ул күтәренке күңел белән йөрде, боерыкларын ышаныч белән тапшырды, гомер буе дулкынландырып килгән хыяллары яңадан күңелендә терелделәр.
Өйлә вакытларында, кояш туры карый башлагач, тәрәзәне ачып җибәрде. Бүлмәгә бәреп кергән язгы саф җилгә йөзен куеп, ала-кола төскә кергән Зәгъфераи тауларына, тау түбәсенә бик текә күтәрелгән бердәнбер юлга озак кына карап торды...
Ләкин аңа тынычланырга иртәрәк иде әле.
Бер атнадан аны партиянең шәһәр комитетына чакырдылар һәм буровойда килеп чыккан бәхетсезлек турында аңлатма бирүен сорадылар. Николай Николаевич, совет учреждениесендә эшләүче җитәкчегә хас сабырлык белән, мәсьәләне зур итеп куеп, рекордчы Кәрим Тимбиковның эшләгән эшләрен бик тәфсилләп сөйләп бирде. Аның сүзләрен
78
бүлдерми тыңладылар, аны бернәрсәдә дә гаепләмәделәр. Болан караганда барысы тәртипле кебек иде. Ләкин шушы сөйләшүдән соң Николай Николаевич кинәт җан тынычлыгын җуйды, бораулаучылар арасында социалистик ярышны дөрес оештырмавы турында уйлап, күңеле газапланды, ә тузган, какшаган нервлары түзмәде, кичкә таба беләкләрендә, кычыткан бизәге кебек, куыклар кабарып чыкты.
Зур бер чүлмәккә салкын су салдырып, кулларын, алмаш-тилмәш, салкын суга тыгып утырды һәм төне буе күзенә йокы кермичә, күңелсез уйларын уйлады.
IV
Сәгыйдә авыруга урынны үз кулы белән җәйде.
— Арслан абый... Минем киңәшләрне тулысынча үтәвегезне сорыйм. Егерме көн стационарда булуыгыз — ул әле бик аз. Ким дигәндә тагын ике ай гипста калырга туры килә. Бу мәҗбүри. Атнаның беренче көнендә мин килеп йөрермен. Хәзергә хушыгыз!
Арслан аңа баш иде. Сәгыйдә сумкасын алды, ашыгып борылды һәм, башка бер сүз дә әйтмичә, ишектән чыгып китте.
— Монысы кем булды тагын? — дип сорады Мәгыйшә түти, ул киткәч.
— Бу, әни, шәфкать туташы. Мине дәвалаучы...
—. Шулаймыни? Бик сөйкемле икән, балакай... Әллә...
Арслан әнисенең күзләрен тутырып, нәрсәдер өмет итеп каравыннан уңайсызланып китте, янында яткан өр-яңа култык таякларына төбәлеп, үз алдына көрсенеп куйды.
Ирексездән дучар ителгән больница тормышында ул Сәгыйдә белән гаять дәрәҗәдә якынайган иде. Юк, алар бер-берсенә назлы сүзләр әйтмәделәр, киресенчә, Сәгыйдә, аңардан иң тәртипле авыру ясап, медицинаның барлык кагыйдәләрен кырыс бер таләпчәнлек белән үтәтеп килде. Баштарак мондый хәл Арсланга бик үк ошап та җитмәгән иде, ләкин, тора-бара, кырыслык Сәгыйдәнең төп сыйфаты түгел, хезмәт вазыйфасы икәнен генә белгәч, аңа буйсыну, ул дигәнчә эшләү Арсланның үзенә үк рәхәт булды. Үзенең бу халәтеннән ул кайчакларда елмаеп та куя:< «Аю чаклы бурильщик кәтүк чаклы бер кызга буйсынсын, имеш!» дип исе китеп уйлый иде. Ләкин буйсыну рәхәт иде, җанына тынычлык китерә, бер төрле cop^i тормышка, күңелсез больница тормышына ямь кертеп җибәрә иде.
Сәгыйдәнең күңелендә нинди хисләр бөреләнгәнне ул әле белми, кы-рыслыгына карап, төрлечә фикер йөртеп карый, аның миңа карата бернинди хисе дә юктыр, дип нәтиҗә чыгара да, үз нәтиҗәсеннән үзе үк куркып кала иде. Аның карашында Сәгыйдә бик садә һәм кешелекле. Арслан аңа карата күңелендә язгы авазлардай зыңлап торган бер хис уянуын тоя. Андый садәлек Мөнәвәрәдә бар иде, ул да -кешелекле иде, ләкин Сәгыйдә инде менә аның күңелдәге образын күмеп бара. Нидән болай бу? Күпме еллар изге итеп йөрткән хис-тойгылариы шушы бәләкәй кыз ничек куып чыгара, күмеһ китә алды соң?
* Моның сәбәбен Арслан больницада ятканда бер көнне аңлагандай булды.
Аның койкасы тәрәзә буенда ук иде. Сәгыйдә килмәгән һәм китап мазар укырга теләге булмаган чакларда, Арслан тәрәзәдән — дүртенче каттан — Кәлимәт өстенә карап, гамьсез генә ятарга ярата иде. Монда иң беренче күзгә ташланган нәрсәләр кран-манаралар булды. Алар Кәлимәт өстендә шундый күп, каланың төрле почмакларына яңйдаи- яңалары өстәлеп тора, йорт стеналарының күтәрелүе хәтта берничә көн эчендә дә бик нык сизелә иде. Көн саен вахтага барып, шәһәрдән читтә эшләп, соң гына кайтып йөргәч, шәһәрнең үсүенә игътибар да ителми
79
кала икән. Карале, нинди тиз, нинди омтылышлы үсә икән бит аларның калалары!
Бер-ике атнадан больница күршесендә дә яңа йорт салырга әзерләнә башладылар. Чокыр казып, таш түшәделәр, бик зур кара казанда сумала кайнатырга керештеләр.
Әнә шул зур кара казан һәм казан авызыннан куе булып күтәрелгән аксыл пар Арсланга Кәлимәтнең авыл чакларын, аның печән өсте вакытларын, чибәр киенеп печән җыярга болынга төшкән кызларны, чалгы янаган тавышларны хәтерләтә иде. Гомеренең алтын вакытын — яшьлеген авылда үткәргән кешегә әнә шул җитә, хисләрдән тулышкан күңел алгысый, җилкенә башлый. Су буйларыннан, болын тугайларыннан башын бераз гына кыңгыр салып, Мөнәвәрә килеп чыга; авылның башка бик күп хатын-кызлары кебек, ул гади мөлаемлыгы белән карап тора. Ул печән җыя ала, су китерә ала,, балалар укыта, балалар үстерә, ләкин тормышның башка яклары турында, шаулап килә торган үзгәрешләре турында, шул үзгәрешләргә турыдан-туры үзе катнашу турында уйлый алмый. Аның моңа көче җитми. Ул да түгел, косынкасы астыннан маңгай чәчләре ташып чыккан икенче берәү килә. Монысы — Сәгыйдә. Монысы, ни булса ул, дип ятмас, юлны үзе ярып барыр. Үз язмышын бары тик үзе генә хәл итәр.
Учак утының җылы көле эчендә тагын бер очкын кабынуын тоя Арслан, көчле бер җил өрсә, кабынып дөрләп китәргә, зур ялкынга әйләнергә торган очкын.
Кайчагында бәхетсезлек бәхет китерә, диләр. Кем белә, бәлки Арсланның да бу бәхетсезлеге... аны теләгән ярына алып чыгар.
Аның шушы хисләренә, сиздермәстән генә, нечкә генә тоҗым булып, икенче бер хис үрелә. Аягы төзәләме? Гипс эчеидә ниләр бар? Хәер, соңгы көннәрдә аны сызлау-сыкраулар ул чаклы ук борчымый борчуын, ләкин... кем белгән анда ниләр барын.
Андый хисләр больницада ятканда еш була торган иде, менә хәзер өйгә кайткач, ничектер онытылыбрак киттеләр. Алар урынын башка хис алыштырды. Сәгыйдәнең килеренә тагын ничә көн бар? Атнаның бүген дүртенче көне, ул беренче көнне киләм, диде, димәк, тагын өч көн бар. Җомга бар, шимбә бар, якшәмбе бар. Өч көн, өч төн көтәсе бар. Аны ничек көтеп бетерергә? Җитмәсә әнә әнисе дә атлаган саен аның ягына кереп: «Ашыйсың килмиме?», «Чәй кирәкмиме?» — дип борчылып йөри. Үзе дә сорап ала ала бит инде, сабый түгел. Уйлый торгач, ул әнисенә карата якынлык хисенең уянуын да тойды, ни дисәң дә әни кешегә баласының исән-сау булуы кадерле. Мөгаен, күңелендә шик тә бардыр әле, аксак булып калмасмы, дип төннәрен борчылып чыга торгандыр. Арсланга сиздермичә генә гипслы аякка моңсу күзләре белән карап торуы юкка дисеңмени аның.
Шул турыда уйлагач, Арслан аягының һичшиксез төзәләчәгенә ышанып, киләчәк тормыш турында, гипстан алынгач, аягының бик нык булачагы турында уйлап ятты һәм, тәрәзәдән төшкән кояш нурында җылынып, йокымсырый башлады.
йокы аралаш ул әтисе белән әнисенең әкрен генә сөйләшкәннәрен ишетте. Әнисенең тавышы сагышлы, әтисенең, гадәттәгечә, коры һәм усал иде. Бераздан ул бу тавышларга тагын кемнеңдер тавышы килеп кушылуын сизде, ләкин кем икәнен инде аңлый алмады — ныгытып йоклап китте...
V
Урман авазлары кебек ерак күкрәүләре һәм күңел кузгаткыч зәңгәр болытлары белән килеп, май аеның җылы яңгыры шаулап узды. Күп булса ун минут яугандыр — урамнардан Зәйгә таба гөрләвекләр йөгер
80
де, тирә-юньгә мул булып үлән исе, канәфер чәчкәсе исе, яңа асфальт исе таралып калды.
Нурсала таулары ягыннан болыт җәймәсенең бер чабуы күтәрелә башлауга, күкнең зәңгәр кисәкләре күренә башлады һәм болытлар арасыннан, алтын чабактай ялтырап, кояш та килеп чыкты. Тау түбәләрен тутырган көмеш чаңнар, промысел вышкалары һәм язның беренче сыек яшел төстәге шәлен бөркәнгән каен урманнары, күз камаштыргыч нурдан балкып, яктырып күренә башладылар.
Башкортстан белән Татарстан җирен тоташтырып, күкнең бер иңеннән бер иңенә салават күпере сузылды.
Табигать үзенең кышкы авыр йөген дәрья суларына агызып җибәргәнгә җиләс җилләре һәм биек зәңгәр һавалары белән сөенгән шикелле, Арслан да бүген өч ай буена үзен мең төрле газапларга, борчуларга дучар иткән авыр йөкнең, аягына катырган гипсның, ниһаять, алынып ташланачагын сабырсызлык белән көтә иде.
Кичә аны азаккы мәртәбә рентгеннан үткәрделәр.
— Нормально! — диде баш хирург һәм — беренче мәртәбә — егетней җилкәсенә кулын салып, тыныч кына елмайды. — Хәзер бу камытны алып ташларга да була, туганкай!
Арслан, култык таякларына таянып, иртүк капка төбенә чыгып утырды. Күңеленең бик алгысып, җилкенеп торуын сизгән хәлдә, табигать авазларына колак салып, сагаеп утырды.
Эре бөртекле май яңгыры аның борчу-михнәтләрен юып алгандай булды һәм менә хәзер ул күбекләнеп аккан гөрләвекләргә, җир өстеннән күтәрелгән җылымса аксыл парга рәхәтләнеп карый иде.
Урам чатыннан бер көтү малай атылып чыкты. Трусиктан башка аларның өстендә бер кием дә юк, тәннәренә, битләренә пычрак чәчрәп беткән иде. Кулларны бик хәтәр болгап, әллә нинди ачы тавышлар белән кычкыра-кычкыра, Арслан яныннан уздылар, шаптыр-шоптыр су ерып, гөрләвек эченә барып керделәр, Арсланның күз алдында дистәләрчә нәни табаннар гына<җемелдәшеп калды. Малайларның алдан баручысы суны ерып йөрүгә генә риза булмады, кинәт гөрләвек суына аркылы ятты, аның янына икенчесе сузылды, өченчесе... Китте чыркылдашу, китте сөенешү! Урам буеннан буена суда аунаган, тәгәрәгән һәм сөенечләреннән нишләргә белмәгән бала-чага белән тулды...
Ул да түгел, чаттан бер кыз килеп чыкты, кулында аның бәләкәй сумка, эре бизәкле күлмәге манма су булып тәненә ябышкан иде. Арслан аның Сәгыйдә икәнен танып, кинәт дулкынлана башлады: ни өчендер култык таякларына үрелде дә алмыйча кире куйды.
Сәгыйдә, тәненә ябышкан юеш күлмәге гәүдәсенең бөтен зифалыгын ачып калдырганга оялгандай, алгарак иелә төшеп, килеп җитте дә, маңгаена ябышкан чәчләрен сыпырып ташлап:
— Исәнмесез, Арслан абый... — диде. — Хәерле көн!
— Исәнме, Сәгыйдә. Килеп җиттеңме?
— Җиттем, Арслан абый. Шундый матур яңгыр яуды менә. Суга төшкән чебеш кебек булдым!—дип Сәгыйдә яңгыравыклы шат тавышы белән көлеп җибәрде.
Бу—аның Арслан алдында беренче мәртәбә хисләренә ирек бирүе иде. Иртән ул, әллә нинди сөенече барсыман, йокыдан дулкынланып уянды, күлмәкләренең иң матур дигәнен сайлап киде, гомердә булмаганча озаклап, көзге каршысында чәчләрен рәтләде. Ә менә яз яңгыры бер селтәнүдә аның барлык тырышлыгын юкка чыгарып ташлады. Ул өйләренә кире кайтып, күлмәген алыштырып та килә алган булыр иде, ләкин күңеленең иң түрендә уянган бер тавыш әйтте, кирәкми, алай эшләмә, диде, ул андый кеше түгел, ул сине аңлар диде һәм кыз күңеле тавышына буйсынып, монда килде.
Өйгә керделәр.
— Әни, кунакны, каршы ал, — диде Арслан.
— Исәнмесез, апа. Миңа бер табак җылы су кирәк булыр. Менә шушы парафинны да җылытасы иде.
— Туктале, бәбкәм, син соң ни бит... Манма су булгансың лабаса.
— Кайгырмагыз, апа, халат бар минем.
Сәгыйдә, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, бәләкәй чемоданыннан халатын алып киде, кайчыларын чыгарды, бик җитди, кырыс чырай белән:
— Утырыгыз, Арслан абый, — диде. — Я башладык!
«Хәерле сәгатьтә!» — дип уйлады үзе эченнән һәм Арсланның аягына катырган гипслы марляны нык кул белән кисә башлады.
Шул көнне буровойда Кәрдм Тимбиков һәлак булды.
Иртәнге якта, рекордлы тизлек белән бораулап бетерергә нибарысы илле метрлар калып барганда, инструмент прихватка эләкте. Кәрим, ашыгыч рәвештә конторага шалтыратты, трестка шалтыратты. Аннан кирәкле кешене табып бирә алмадылар, бер атна инде трестта Николай Николаевич эшләми, ә яңа килгән управляющий Кәрим өчен җан атудан ерак тора иде. Конторада аварияләрне бетерүче мастерның башка урында икәнен әйттеләр, бушау белән җибәрергә вәгъдә бирделәр.
Берәр сәгатьтән буровойга Митрофан Зозуля үзе килеп чыкты, прихват белән танышкач, әйтте:
— Тимбиков, мин синең җилләнеп тотыну гадәтләреңне яхшы беләм. Кара аны, якын киләсе булма. Мастерны кайту белән җибәрәм. Нефть ваннасы ясарбыз!
Кәрим көтәргә риза түгел иде. Инде кулга керергә торган рекордның нибарысы .илле метр исалгач һәлак булуы белән ул берничек тә «килешергә теләми иде. Ары сугылды, бире сугылды, мастерның тиз генә килеп җитәчәгенә ышанмыйча, аварияне бетерергә үзе тотынды. Зур басым исәбенә, чайкау-какшату юлы белән коткарырга иде нияте.
Бораулау мастерына җитмеш-сиксән бүленештән ары басым бирергә рөхсәт ителми иде. Кәрим, буровойдан барысын куып чыгарып, башта сиксәнне бирде, аннары йөзне бирде, алай да булмагач, йөз унга чаклы житкерде, куркыныч булып дерелдәп торган вышка астында басым бүленешен арттыра барды, ниһаять, арттыра торгач, инструментны, берберенә ялганган торбалар колоннасын шартлатып өздереп чыгарды. Инструментның «ике йөз метрдан артыграк өлеше забойда торып >калды.
Бу очракта инде һичшиксез ловиль мастерын көтәргә кирәк иде, егетләр Кәримгә ул турыда әйтеп тә карадылар, ләкин үз-үзенә нык ышанган Кәрим аларның сүзен тыңларга да теләмәде, метчик белән забойга тыгылып, инструмент өзеген тотарга тырыша башлады.
Егетләр, буровойдан бер читкәрәк җыелып, ни буласын йөрәкләре жу итеп көтеп торалар, мастерны туктатырга кирәк, дип каушап сөйләшәләр иде. Бары тик бер генә кеше— Кара Җәмил генә үз теләге белән Кәримгә ярдәм итәргә риза булды һәм алар хәзер икәүләп торып, ,кара тиргә төшеп эшлиләр иде.
йөрәкләрне кысып китерердәй киеренке минутлар башланды.
Беркем урыныннан кузгалмады. Ниндидер эчке бер сизенү һәм иптәшлек тойгысы алариы буровой яныннан җибәрми тотып тора иде.
Син ашыкканда ул кабалана, диләр. Ашыгуы белән Кәрим метчикны ныгытып борып бетермәгән иде, инструмент өзеген эләктерүен эләктерде ул, ләкин тарттырган чакта, метчик ычкынып китте дә инструмент кинәт зур тизлек белән югары очты, торбаның югары башы тали блогының штропына бәрелеп, аның элмәген сугып чыгарды. Мастер белән бораулаучы аңнарына килергә дә өлгерә алмый калдылар, йөз илле килограмм авырлыгындагы штроп, дөбер-шатыр килеп утыз биш метр
в..с. Ә.“ № ю.
81
82
биеклектән чыгыр өстенә килеп төште, рикошет ясап, читкә сикерде һәм тормоз рычагы артында эшләүче Кәримнең нәкъ баш түбәсенә китереп салды.
Кәрим эһ тә итә алмады, тормоз рычагына сыгылып төште.
Берничә күкрәктән берьюлы ургып чыккан ыңгырашу авазы — башта әкренрәк, аннары бөтен дәһшәткә әйтелгән шушы аваз — әйләнә-тирәдәге сагаюлы тынлыкны ярып җибәрде:
— Мастер! Мастер!
Кешеләр, күмәк ташкын булып, буровойга ташландылар. Күпердән менеп җитәрәк туктадылар, чигенделәр. Алар каршысына күзләре урыныннан купкан, йөзе көл кебек агарган Кара Җәмил килеп чыкты.
— Бетте!—дип пышылдады.
Кәримне буровойдан чыгарып, биек, җиләс урынга салдылар. Хәкимзадә чиләге белән су алып килде, Михаил Шапкин телефонга йөгерде. Кара Җәмил, Кәримнең башын сак кына күтәреп, кожанын куйды.
Кәрим кинәт күзләрен киереп ачты, комсызланып, туймастай булып, каядыр югарыга, еракка төбәлде.
Кешеләрдә кинәт өмет уты кабынды. Хәкимзадә китергән суны мастерның күкрәгенә койдылар, өзлексез кан аккан ярага төргәге белән мамык ябып, чүпрәк белән кысып бәйләделәр.
Кәрим берничә минут үлем ачысы белән тартышты, нәрсәдер әйтмәкче булып күтәрелә башлады, ләкин көче җитмәде, гөрселдәп җиргә килеп төште дә шундук җан да бирде.
Матәм маршы булып җил сызгырды, якынаеп килүче машинаның ярсынып гудок биргәне ишетелде.
Әкрен генә борылдылар. Кожаиовның машинадан төшүен күреп, Кәримне гәүдәләре белән каплап бастылар.
Эшчеләрне аралап, Николай Николаевич Кәримнең гәүдәсе янына килеп чыкты. Тетрәнеп тезләнде.
— Балакаем, нишләдең син? Кайларга ашкындың?
Тотынырга әйбер эзләгәндәй, кулларын сузып, буровикларга карады, шушы авыр минутларда аңа алар кирәк булды.
— Кем кушты тотынырга? Кем рөхсәт итте?
Дәшмәделәр.
Николай Николаевич мәрхүмнең салкын маңгаена кара төк баскан зур кулын куйды, йөзен көзән җыерып алды, каклаган битендә яңак сеңерләре тартышты. Ул кисәк кенә иелде, беркемнән сорамыйча, беркемгә карамыйча, үзе тудырган һәм үзе һәлак иткән мастерны җирдән күтәреп, салмак кына атлап, бораулаучылар озатуында, юллар чатында туктап калган машинасына таба алып китте...
Шушы төнне Фәйрүзәне бала тудыру йортына илттеләр.
Таң алдыннан аның ир баласы дөньяга килде.
Беренчесе малай булгач, икенчесенә кыз көткәннәр иде. Ләкин олы яшьләрдәге талчыккан йөзле няньканың сабыр гына елмаеп:
— Улыгыз бар! —дип әйтүе булды, Булатның тез буыннары йомшап китте, битенә шаулап кан йөгерде һәм ул, вестибюльдәге тынлыкны, тынычлыкны да онытып:
— ДАолодец, хатын! Тагын бер буровик бүләк итте! — дип сөенеп кычкырып җибәрде.
ЭПИЛОГ
Ул көннәрдән соң алты ел вакыт узды.
Тормыш дулкыннары безнең танышларыбызиың кайсын күтәрде, кайсын төшерде, кайсын бөтенләй башка якларга илтеп ташлады. Әгәр алар барысы бер көнне Кәлимәткә җыелңрга уйласалар, ихтимал, хәзер
тиз генә җыела да алмаслар иде. Шулай да үзләре төзегән каланы, үзләре кабызган утларны сагыну аларны вакыт-вакыт, юл уңаенда булса да, бу якларга китереп чыгаргалый иде.
Кама нефте якларына, партия эшенә җибәрелгән Нәҗип Корбанов 1961 елның 30 апрелендә, «ГАЗ-69» машинасына утырып, Кәлимәткә килеп чыкты. Исәбе — шәһәр комитетына кереп, ашыгыч берничә йомышын йомышлау да шул ук көнне кайтып китү иде. Ләкин үзе белән ничәмә еллар бергә эшләгән иптәшләрен очраткач, аның нияте челпәрәмә килеп җимерелде.
— Иптәш Корбанов! Бу нәрсә бу? Күрмәгәнгә, (күрешмәгәнгә ничә ел... Булмаганны, юк, юк, авызыгызны да ачмагыз! —дип беренче сүздән үк кырт кисеп, шелтә белән тотынды Митрофан Зозуля. Ул тагын да олыгая төшкән, калынайган, кыяфәтенә «солидныйлык» билгеләре чыккан, ләкин үзе әле һаман бик күп һәм бик кызу сөйли иде.
— Дөрес, Митрофан Панасович, күрешмәгәнгә вакыт байтак узды,— диде Корбанов, сабыр гына. — Без инде Кама буенда өр-яңа шәһәр сала башладык. Шулай да син миңа рөхсәт ит: мин кайтып китим. Ни дисәң дә мин бит хәзер икенче бер каланың патриоты!
— Юк, юк, иптәш Корбанов, әйтмәгез дә, ишетергә дә теләмим. Оят түгелме сезгә?! Үзегез туып-үскән авыл, үз кулыгыз белән салышкан шәһәр. Шуның бәйрәмен карамый китү — бу ни дигән сүз бу? Сездән соң Культура сарае өлгерттек — 660 урынлы. Союзның барлык театрлары туктала. Стадион салдык, парк! һәй, нигә соң әле мин боларны сөйләп торам.
Бәйрәм парадын безнең белән бергә каршылыйсыз!
Корбановка килешүдән башка әмәл калмады.
Иртәгесен ул, киемнәреннән юл тузаннарын кагып, урамга чыкканда, шәһәр өстендә бәйрәм музыкасы гөрли иде инде.
Урамнарны тутырган халык, йорт түбәләрендә җилфердәүче байраклар, бәйрәм хөрмәтенә чип-чиста итеп себерелгән, юылган һәм көзгедәй ялтыраучы асфальт, Кәлимәтнең беренче авыр көннәрен искә төшереп, йөрәкләрне кысып китерә иде.
Корбанов, адымнарын кызулатып, Батырлар мәйданына — парад узачак урынга юнәлде.
Монда килеп чыккач, ул ихтыярсыздан туктап калды. Мәйданны, аерым бер ансамбль ясап, биек йортлар урап ала, иң түрдә ап-ак колонналары белән Культура сарае балкып утыра. Мәйданның урта бер җирендә, мәрмәрдән коелган трибуна өстеннән күтәрелеп һәм бәйрәм парадын кабул итәргә чыккандай, кулын ашкыну белән алга сузып, гаять зур Ленин басып тора иде.
Корбанов трибуна ягыннан Зозуляның үзенә кул болгавын күреп алды да шунда таба китеп барды.
Сәгать ун тулганда парадны башладылар. Кинәт, җаннарны тетрәтеп, оркестр уйнап җибәрде. Сәйдәшнең күп еллардан бирле халыкны ашкындырып килгән атаклы маршы барлык күзәнәкләргә үтеп, кешеләрне бер теләккә, бер максатка буйсындырып, урамнар өстеннән. Ленин проспектының бер иңеннән бер иңенә тулып килгән мең бизәкле халык ташкыны өстеннән агылды.
Башкалар белән бергә тураеп баскан һәм тынып калган Корбанов., демонстрацияне күзләре белән иңләп: «Менә бу күренешне бер генә мәртәбә күрү өчен дә, бик күп мохтаҗлыкларга түзеп, шәһәр салырга була», — дип уйлады.
Шул ук минутта аны икенче бер нәрсә таң калдырды. Хисләренә бирелеп, ул игътибар итми калган икән — трибуна яныннан машинага беркеткән гигант вышка макеты уза башлады һәм аның артыннан ук салмак һәм мәһабәт темп белән, бишәр метр ара калдырып, тигез сафта килүче мотоциклчылар колоннасы күренде. Аларның корыч каскалары
.84
кояшта җемелди, һәрберсенең алдында кадап куелган биек колгалы кызыл байрак бөтен иңенә җилфердәп килә иде.
Зозуля түзмәде:
— Нефтьчеләр килә. Алдынгы кешеләребез. Карагыз әле бер генә, җитмеш биш байрак! — дип пышылдады.
Корбанов үзе дә күрә иде. Аның алдыннан ул белмәгән байтак яңа кешеләр арасында Борис Любимовның, Хәкимзадәнең, Атнабай Бәхет- гәрәевнең таныш йөзләре чагылып узды. Алариы сөенеп озатырга да өлгермәде, трибунада кул чаба башладылар.
Мотоциклы өстенә чак кына иелә төшеп, бернигә дә исе китмәгән кыяфәт белән, кечерәк гәүдәле, сары мыеклы бер карт узып бара иде. Корбанов аның Лотфулла абзый икәнен таныгач, тамагына төен килеп утыруын тоеп, озаклап һәм ашкынып кул чапты.
Хисләренең беренче ташкыны узып китүе булды, икенчесе, аннан да зуррагы, диңгез дулкыны кебек китереп бәрде, алдагы мотоциклда әзмәвердәй зур гәүдәсе белән Арслан Гобәйдуллии килә иде. Корбанов аны әлләни гомер күзләре белән озата барды, аның бераздан колоннаны урталай өзеп читкә чыгуын күргәч, кинәт аптырап китте, бөтен уе, игътибары аңа юнәлде.
Арслан Ленин проспектыннан Чехов урамына борылды, ул үзе күренми, мотоцикл өстендәге байрагы гына җилфердәп бара иде.
Корбанов эчке бер сизенү белән аның кая барганын аңлап алды, Митрофан Панасовичка:
— Гафу итегез, мин хәзер... — дип берничә генә сүз әйтте дә, ашыгып трибунадан төште.
Ул зиратка килеп җиткәндә, анда байраклы мотоцикл тора һәм эчтә, кара мәрмәрдән ясалган кабер ташы янында, башыннан каскасын салган Арслан күренә иде.
Тавышсыз диярлек басып килгән Корбановка ул борылып карады, баш иеп кенә исәнләште дә тагын тынды. Ничектер аның ихтыярына буйсынып, Корбанов та башыннан салды, тын гына басып торган арада, кара мәрмәр обелискта зур хәрефләр белән чокып язылган: БЕРЕНЧЕ НЕФТЬЧЕ КӘРИМ ТИМБИКОВКА
дигән сүзләрне укыды. Обелискның иң астында ваграк итеп «Кәлнмәт нефтьчеләреннән», — дип язылган иде.
Сүзсез генә зираттан чыктылар. Бары тик шунда гына кул кысышып күрештеләр һәм дулкынланып бер-берсенең хәлләрен сорашырга тотындылар. Арслан Нәҗип Корбановны мотоциклына утырырга кыстый башлады.
— Без кая барабыз соң? — дип сорады Корбанов.
— Сез минем кунагым, Нәҗип абый. Утырыгыз. Анда күз күрер,—диде Арслан, сүзне шунда өзеп.— Ныграк ябышыгыз. Киттек!
Ун минуттан алар, шәһәрнең аулаграк урамнарын әйләнеп, кечерәк ..бер бакчага килеп чыктылар.
— Без шушында бер кеше белән очрашырга сүз куешкан идек. Ул -килеп җиткәнче, берәрне көйрәтеп алыйк, — дип Арслан мотоциклы янына, чирәм өстенә, килеп ятты.
Корбанов, яше белән Арсланнан байтак олы булса да, ничектер аның : ихтыярына буйсынуын тоеп һәм шул сүзсез буйсынуга гаҗәпләнә дә төшеп, чирәм өстенә сузылды.
Байтак вакыт сүзсез яттылар. Корбанов трубкасына тәмәке тутыра- тутыра сорады:
— Зиратка ел да барасыңмы?
— Барам, — диде Арслан.
— Сез бит дошманнар идегез.
Арслан каядыр, бакчаның бер почмагына төбәлеп, сүзсез утырды, тирән итеп эчкә төтен алгач әйтте:
— Яшьрәк булыиган ул чакта, Нәҗип абый. Кәримне татар нефте тарихыннан сыза алмыйсың.
Корбанов трубкасын кабызып җибәрде, гаҗәпсенә төшеп, Арсланга карап куйды.
— Институт бетердеңме?
■— Әйе.
— Конторада эшлисеңме?
— Юк. Мастер. Кәрим эшләгән бригадада.
— Мөнәвәрә кайда?
— Күчеп китте. Авылга.
— Нишләп?
— Ике фаҗигане берьюлы күтәрә алмады.
— Ничек ике?
— Кәрим үлде. Мин өйләндем.
— Шулаймыни? Кемгә?
Арслан җавап бирергә дип авызын гына ачкан иде, бакча капкасы шыгырдап ачылган тавышка борылып карады да:
— Әнә үзе дә килеп җитте, — диде.
Капкадан, ике бала җитәкләп, Сәгыйдә кереп килә иде.
Бетте