Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ


^та-ананы сайламаган кебек, Сайламыйлар туган илне дә; Ә сайларга әгәр туры килсә, Сайлый торган илебез син генә!..
Йолдызларга чаклы күтәрелдең, Алып мендең күккә безне дә; Әверелдең яз судышы булып, Син яз иттең хәтта көзне дә.
Тап-тар сукмак түгел, киң юл булыр Планетада салган эзебез;
Бездән бәхетлерәк кем бар тагын, Иң яңасын без бит төзибез!..
Ленин исән. Алдынгы һәм осталарның йөрәгендә тамыр җибәргән; Коммунизмга ул һич шөбһәсез Килеп керер беренчеләрдән.
* ’ *
аң байрагын җилфердәтә Куба Диңгез атавында, еракта;
Бездән ерак яшәсә дә Куба, Ерак түгел безнең йөрәккә.
Ирек яклы утрау егетләре, Азат илнең уяу кызлары, Сәлам -булып ;барсын океан аша Илебезнең дәртле җырлары.
Сәлам булып барсын сүнмәс дуслык, . Тойгыларыбызның җылысы;
Безгә мәңге юлдаш кешеләрнең Намуслысы, якты юллысы.
Бәйсезлекнең алтын, ал кояшы Диңгез атавында нурлана;
Зур көрәшнең зур ялкынын күреп, Бөтен дөнья сезгә соклана!..
*
■^өрәгемне ашкынудан Аерып алырлык түгел; Эшкә, ямьгә, яктылыкка, Кояшка үрелә күңел.
87
Омтылыш .матурлыгын ул Күтәргән байрак итеп; Кеше эше белән бөек Икәнен белә күңел.
Ахрына шаулы гомремнең Берничә чакрым гына... «Мәңгелек дөнья төзим» дип, Хыялга күмелә күңел.
Чак кына күренеп калса да Өмет чаткысы җирдә, — Инде -сүнде, дигәндә дә Яңадан терелә күңел.
Яңадан терелә, кабына, Яна 'бер туктамыйча; Тынгысызлык арбасына Ат кебек җигелә күңел.
иалкып туа да көн, тагын сүнә, Бер-бер артлы еллар үтәләр;
Тик поездлар — минем юлдашларым, Миннән башка кайчак китәләр.
Кызу заман. Эш бетмәгән әле, Җыелмаган әле көлтәләр;
Ә поездлар ник соң мине түгел, Башкаларны алып китәләр?..
Тайгаларда юан .бүрәнәләр, Кемнәр аны, кемнәр каезлар? Гудок тавышын ишетеп өзгәләиәм, Миннән башка китә поездлар.
*
* е
/^дел буйларына чыксам, Каршымда диңгез күрәм; Гомремнең туар көннәрен Күз алдыма китерәм.
Аерылалмыйм Иделдән мин, Киңлегенә сокланам;
Идел тып-тын, Идел сабыр, Ник соң мин дулкынланам?
Үрелеп карыйм еракларга Томаннар, таулар аша; Өмет иткән, күңлем көткән Көннәрем якынлаша.
# 4 *
^4лып китте вакыт көймәсе Яшьлек ярларыннан аерып; һаман әле .менә шул якка Күз алмыйча карыйм каерылып.
88
Зәңгәр томан аша күрәм мин Яшьлегемнең яшел үзәнен; Ничә тапкыр инде шул якка Карый-карый яулык изәдем.
Син туктама, алга бар, көймәм, Айкаса да шаулы дәрьялар;
Тик аерылма хәят ярыннан, Анда яшьлек тә бар, ямь дә бар.
ртән торып җәйге таңда Чыгам киң басуларга — Гомремнең аяз көннәрен Кырларда каршыларга.
Әйтерсең лә бөтен дөнья, Бөтен җир чәчәк ата; Җәйнең матур тантанасы Яшьлек җырын уята.
Иркен кырда алтынсыман Башаклар җемелдиләр: «Безнең янда зирекмәссең, 1\ил, басуга кил!» — диләр.
Якты кояш керфек сирпеп, Юлларыма нур коя; Замананың аргамактай Чапканын йөрәк тоя.
Табигатькә гашыйк булып яшим, Серлесенә, күңеллесенә;
Күккә -менсәм атлап үтәр идем Бер йолдыздан икенчесенә.
Ул йолдызлар ерак түгел төсле, Кул җитәрлек төсле күренә;
Җиләк җыйган кебек, (йолдыз җыен Алып кайтыр идем илемә.
Күлдә йөзгәнсымак, Галактика Диңгезендә йөзәр идем мин; Туган илне матуррак итеп, йолдыз белән ’бизәр идем мин.
Zf змыш мине назлап үстермәде, Ефәк-парчаларга төрмәде; Ялкыннарда иякләрем түгел, Аркаларым, -беләкләрем түгел, Сөякләрегл хәтта тирләде...

Үги ана төсле тирбәтте ул, Боз шикелле иде бишеге; Салкыннарда сеңерләрем түгел, Борыннарым, иреннәрем түгел. Җилекләрем хәтта өшеде...
Типкәләде «мине, төрткәләде, Әллә нигә кырын карады; Көрәшләрдә чигәләрем түгел, Яңакларым, терсәкләрем түгел, Йөрәкләрем хәтта канады...
Ю.к, мин үпкәләмим язмышыма, Би р гә н с а б а кл а р ы и оныт.м ы йм: Үткенләде мине кылычсымаи, Чыныктырды затлы корычсыман, Таш яуса да хәзер курыкмыйм!..
Z*X илкәннәрен киереп минем .каегым Давылларга каршы юл тота; Штормнардан шүрли йөрәк, ләкин Тынлык мине күбрәк куркыта.
Омтыл, каек, өермәләр аша, Сер дә бирмә җилгә, яңгырга: Кирәк — ыргыт океан кочагына, Тик тынлыкта гына калдырма!..

90