Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ХАҖИ ӘФӘНДЕ»... ҺАМАН ӨЙЛӘНӘ


езнең якын танышыбыз Юныс
хаҗи кырык биш ел буе инде
менә өйләнергә йөри, ләкин
һаман өйләнә алмый. Илебезнең
Европа өлешендәге күп шәһәр һәм
авылларда булды, Урта Азия.
Кавказларны кат-кат урып кайтты,
әмма һаман да шул карт Галимәсе
белән калды. Билгеле, киләчәктә дә ул
өйләнү фикереннән кайтмас, ләкин,
ышанып әйтергә •мөмкин, үзенең
«изге» теләгенә ирешә алмаячак.
Шаяруны >бер якка ташлап, мондый
сорау бирик: ни өчен Шәриф
Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»
комедиясе шулай озын гомерле булды?
Картаеп беткән бер хаҗи яшь кызга
өйләнергә теләп көлкегә кала.
Шаккатырырлык нәрсә бар монда,
дистәләрчә еллар тамашачыны ту-
ендырырлык нинди мәгънәви азык
бар?
Җавап эзләп тәнкыйтькә мөрәҗәгать
итсәк, гаҗәеп каршылыклы
фикерләргә тап булырбыз. Револю-
циягә кадәр комедияне һәм анын
спектаклен хуплап каршы алучы- ,лар
булган кебек, әсәрне юкка
чыгаручылар, «сафсата» дип атау-
чылар 7 8 да табылды. Революциядән
соң бервакыт аны кайбер тәнкыйть-
челәр либераль буржуаз позициядән
торып язылган әсәр дип бәяләделәр.
Соңга таба мондый караш читкә
тибәрелсә дә, «Хаҗи әфәнде өйлә- . нә»
комедиясенең идея-сәнгать кыйммәте
бүгенге көнгә кадәр тулы ачылганы юк.
Ул карарга күңелле, әмма бик үк тирән
булмаган әсәр дигән кебек караш әле дә
7 «Ан» журналы, 1917, 5 сан.
8 Гази Кашшаф, Сезон башы, «Совет әдәбияты» журналы, 1944 ел, № 11—12.
9 В. Г. Белинский, Полное собрание
1 «О себе», «Красная Татария», 1931, № 114.
булса комедиягә күләгә төшергәләп
ала. Гази Кашшаф, мәсәлән, 1944 елгы
постановка уңае белән болан ди: «Ул
үзенең эчтәлеге белән дә, идеясе белән
дә тирән түгел» 9. Биредә тәнкыйтьче
ике нәрсәне — сюжет кат- лаусызлыгы
һәм идея-сәнгать дәрәҗәсе 'Мәсьәләсен
бутый. Гади, катлаусыз сюжетта да
тирән идея гәүдәләнергә МӨМ1КИН
бит. Гоголь повестьларын гына искә
төшерик. Бит шулар турында
Белинский сокланып болай дигән -иде:
«Тышкы яктан гади һәм вак күренүе
белән бергә, Гоголь әфәнденең
поэзиясе ничаклы көчле һәм тирән!»10.
,
«Хаҗи әфәнде...» комедиясендә дә
шуңа охшаш хәл түгел микән? За-
манында тәнкыйть тә мәсьәләнең бу
ягына игътибар итми калмаган:
«Шәриф әфәнде менә шул җиңел генә
бер сюжет тирәсендә байтак кы- зык вә
мәгънәле (курсив безнеке.— И. Н.)
нәрсәләр бирә».
Нинди «мәгънәле нәрсәләр» ул?
Нинди тормыш чынлыгы, нинди аты
фикер комедиянең гомерен озайткан?
Әсәрне анализлауга керешкәнче, XX
йөз башы татар драматургиясенең
гомуми торышына күз ташлыйк.
1905 елгы революциядән соң татар
дра.матургиясе гаять кызу темп белән
үсеп китте. Бу чор драматургиясенең
үзенчәлекле бер сыйфаты комедия
жанрының өстенлек итүен
Б
ТӘНКЫЙТЬ

нән гыйбарәт иде. Әгәр без 1907—17
еллар эчендә дөньяга килгән сәхнә
әсәрләрен күздән кичерсәк, алар- ның
иң зур -күпчелеген комедия тәшкил
иткәнлеген күрербез. Татар реалистик
драматургиясенә нигез салучы Г.
Камалның да шушы чорда язылган ун
әсәреннән җидесе — комедия.
Бу нәрсә, ягъни ике революция
арасындагы дәвердә комедиянең чәчәк
атуы очраклы хәл булмыйча, шул чор
татар җәмгыятенең экономик, социаль,
көнкүреш хәлендәге үзенчәлеккә
(бәйләнгән иде. «Тарих искергән
яшәеш формасын кабергә илткәндә, —
дип язды К. Маркс, — бик төпле һәм
нигезле хәрәкәт итеп, күп фазисларны
үтә. Дөнья-күләм тарихи форманың
соңгы фазисы — аның комедиясе...
Нигә тарих шулай хәрәкәт итә?
Кешелек дөньясы үзенең үткәне белән
көлеп саубуллашсын өчен» *.
Татар җәмгыятендә яшәп килгән
урта гасырчылык һәм феодализм
калдыклары, дөнья-күләм тарихи
форма — феодализмның соңгы фазисы
булып, 1905 елгы буржуаз-демократик
революциядән соң, каурыйлы
эшләпәләр янына куелган камчат бүрек
кебек, анахронизмга әйләнде.
Тормышның объектив барышы һәм аек
акыл белән каршылыкта булган шушы
тарихи күренешнең тәмам йолкынган,
какшаган, таушалган булуына
карамастан, үзен сакларга теләп, көчле
булып күренергә тырышуы,
кабарынуы, күперенүе көлкедән башка
нәрсә тудырмый иде. Шушы хәлнең
сәнгатьчә гәүдәләнеше өчен Тукайның
классик поэма һәм шигырьләре, Ф.
Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт»е һәм
Г. Камал комедияләре кирәк булды.
Ш. Камалның 1915 елда язылган
«Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе дә
чорның шул ук таләпләренә җавап
буларак дөньяга килде.
Әсәрнең кыйммәтен билгели торган
иң әһәмиятле һәм төп нәрсә, әлбәттә,
Юныс хаҗи образы. Бу образ
Тукайның Кисекбашы, Ф. Әмир-
ханның Фәтхулла хәзрәте, Г. Камал-
ның Хәмзә бай һәм шкафчысы белән
янәшә тора торган тип.
Юныс хаҗи — беренче гильдия
купец һәм хаҗ кылып кайткан кеше.
Менә шушы ңке нәрсәнең кушылуы
үзе генә дә хаҗиның урта гасырчылык,
феодализм яшәеш формасына кендеге
белән береккән татар сәүдә
буржуазиясенең типик вәкиле
булганлыгын күрсәтә. Аның теле,
портреты, карашлары — барысы да
шушы социаль катлау кешесе икәнлеге
турында сөйлиләр. Ул да, шкафчы
кебек үк, европача киенеп, чәч
җиткереп йөрүчеләрне сөйми, Хәмзә
бай кебек үк, театр уеннарына каршы.
Әмма шуның белән бергә Юныс
хаҗины аның игезәк туганнарыннан
аерып тора торган сыйфатлар да
байтак. Ул, хаҗи булуына һәм дин
исеменнән сөйләп йөрүенә дә кара-
мастан, искелек карашларына һәм
гадәтләренә ябышып ятмый. «Үкчәле
читек белән резинка галуштан
чиерттерә башлаган» приказчигы
турында ул менә нәрсә ди: «Тирги
башладың исә, үпкәли, ныграк әйтсәң,
кибеткә дә чыкмый, әйдә, үзе нә ярагач,
ярасын инде». Җәләлнең артистлыгына
карата да ул, сүз юктан сүз булсын
дигән кебек итеп, бер вәгазьләп
китүдән узмый.
«X а җ и... Кәмит уйнап йөрисең-
мени?
Җ ә л ә л. Булгалаштыра, хаҗи
әфәнде.
X а җ и. Уф, кызганыч! Ходай тәү-
фыйк бирсен! Мөселман эше түгел
югыйсә».
Хәтта Җәләлнең ачьгктан-ачык
дингә каршы сөйләвенә дә хаҗиның
артык исе китми.
Инде шушы әйтелгәннәргә Юныс
хаҗиның «җәдит мөгаллимәгә» өй-
ләнергә йөрүен дә өстик.
Бу детальләр, бу фактлар нәрсо
турында сөйлиләр соң?
Биредә без билгеле әдәби-тарихи
типларның үстерелеше, һәм, димәк,
шушы типларда гәүдәләнгән иҗти-
магый күренешләрнең, яшәеш фор-
маларының эволюциясе белән очра-
шабыз.
Яңа тип татар буржуазиясенең
тамыр җәюе, демократик хәрәкәтнең
ю. «с. ә.- № ю.
145

146
көчәя баруы һәм иң әһәмиятлссе —
хезмәт иясе массасының пролетариат
җитәкчелегендә үз хокукы өчен көрәше
Юныс хаҗилар дөньясын Шулкадәр
кысрыклаган ки, алар инде, үз
«идеаллары» өчен байрак күтәреп
көрәшүне ташлап, җаннарын саклап
калу уе белән генә яшәргә мәҗбүрләр.
Аларда инде «гомуми интерес»
дигәннең тамчысы да калмаган,
һәркайсы шәхси рәхәт, хайвани ләззәт
артыннан гына куа. Кыскасы, бу
социаль катлау инде тәмам череп
таркалган, үзенең әшәке исе белән тирә-
якны агулап ята.
Ләкин бу катлау вәкилләре, шушы
хайвани теләкләрен җиренә җиткерү
өчен генә булса да, үзләрен әле көчле
итеп күрергә, шуңа башкаларны да
ышандырырга, искергән, ерткаланган
булса да үз байракларын
җилфердәтергә телиләр. Юныс хаҗи,
әлбәттә, иң элек үзенең байлыгын, зур
дәүләтен һәм сәүдә дөньясында
күренекле урын тотуын алга куя. Җәләл
аны шәһәрнең кендеге дип атагач, бик
тә кәефе килә: «Хи-хи-хи, мелла
Җәләлетдин, син җаным, кызык кына
итеп куйдың, хи-хи-хи... Шәһәребезнең
кендеге дисең икән инде син?.. Кендеге,
хи-хи-хи... Бәрәкалла, һиммәтле
икәнсең».
Юныс хаҗи дөньяда гына түгел,
ахирәттә дә беренчелекне дәгъва итә.
Мөхәммәт пәйгамбәр, күрәмсең, аңа
әшнә. Төшендә хаҗиның изү бавыннан
эләктереп алган да, бик якын итеп,
җәһәннәм утыннан коткарып калу өчен
хаҗига «акыллы» киңәш биргән.
Шушы килеш, Юныс хаҗи үзен
дөньяның да,’ахирәтнең дә кендеге итеп
күрсәтергә тырыша. Ни өчен, нинди
максат белән? Үз социаль катлавының
нигез ташларын ныгыту өченме? Юк,
бик кечкенә, бик вак максат — «җәдит
«мөгаллимәсенә» өйләнеп, үзенең
хайвани теләкләренә ирешү өчен генә.
Ләкин хаҗиның үз шәхесен күтәрү өчен
китергән дәлилләре, үлеп терелгән
Фәтхулла хәзрәтнең кыланышлары
шикелле үк тәэсир итеп, көлкедән
башка нәрсә тудыра алмый. Хаҗиның
комедиячел асылы әнә шунда.
Шулай итеп, Юныс хаҗиның өй-
ләнергә йөрүе кебек гади анекдотик бер
вакыйгада татар феодаль-мещан
катлавының соңгы хәле, аның тәмам
череп таркалган дәвере, көлке хәлгә
калуы гаять оста күрсәтелгән... Ш.
Камал, Г. Ильясиның Биктимере һәм
Муса Акъегетзадәнең Бикбулатыннан
ук башланган типлар гал- лереясенә
Юныс хаҗины да өстәп, бу галлереяне
тутырып, төгәлләп куйды.
Хаҗи тибы һәм бу типта чагылган
тормыш чынлыгы үзе генә дә Ш. Ка-
малны .классик драматург итеп тану
өчен җитәр иде. Әмма, комедиянең
эчтәлеге моның белән генә дэ чикләнми
әле.
Без әсәрдә тоткан урыннары һәм
идея-художество функцияләре бүгенге
көнгә кадәр ачылып җитмәгән образлар
— хаҗига каршы куелган
персонажларны күздә тотабыз. Ре-
волюциягә кадәрге тәнкыйть бу тип-
ларны Ш. Камалның уңай образлары
дип -бәяләп, котлап каршы алган кебек,
утызынчы еллардагы тәнкыйть тә
аларда драматургның уңай идеалын
күреп, язучыны либераль карашлар
үткәрүдә гаепләмәкче булды. Ни
өчендер, Ш. Камалның түбәндәге
сүзләре әдәбиятчылар игътибарыннан
һаман читтә кала килә: «Хаҗи әфәнде
өйләнә» комедиясендә мин
революциягә кадәрге татар вак буржуаз
интеллигенцияне сатирик сурәтләргә
теләдем»
Интеллигенцияне сатирик планда
сурәтләү турындагы фикер ни дәрәҗәдә
нигезледер, әмма Җәләл белән
Габделхакның комедиячел характеры
әсәрне игътибар белән укыган кешегә
күренми калмас.
Комедиядә Ш. Камалның уңай
образы дип әйтерлек бердәнбер образ
— Камилә. Калганнарын бу җөмләгә
кертергә безнең бернинди дә дәлилебез
юк. Бәлки хаҗины көлкегә калдыруны
оештырулары аларны язучының уңай
геройлары итәдер? Ул чагында без
маклер Хөснетдинне дә, конторщик
Шакирны да һәм, ниһаять, хезмәтче егет
белән шаярып маташучы Галимәне
ю* 147
дә уңай образлар итеп карарга тиеш
булабыз.
Артист Җәләл, әлбәттә, Юныс
хаҗилар агачының җимеше түгел. Ул
бөтенләй башка туфракта үскән. Шуңа
күрә аңа хаҗилар дөньясы ят, ул »бу
дөньядан көләргә дә каршы түгел.
Җәләлдә кайбер уңай сыйфатлар да бар.
Ул акчага, байлыкка артык кызыкмый,
татар театрын аякка бастыру эшенә дә
катнашып йөри. Шулай булса да, Җәләл
шул чорның алдынгы көрәшчесе булма-
ган кебек, Ш. Камалның идеал итеп
алган образы да түгел.
Бу бәйләнештә комедиянең рево-
люциягә кадәрге варианты кызыклы ’.
Җәләл үзенең максатын, тормыш
идеалын билгеләп, болай ди: «Менә мин
үзем дә бер әдәм рәтле труппа төзеп,
антипренер була алсам, миңа шул
җиткән, башкасы миңа кирәк түгел».
Дөрес, комедиянең соңгы вариантында
бу юллар төшерелгән. Ләкин бу Җәләл
образын «күтәрү» өчен түгел, бәлки
төртеп күрсәтүдән, ялангач тендеция-
дән котылу өчен эшләнгән. Җәләл
соңгы вариантта да шундый ук дул-
кында чайкалган йомычка кебек
яшәүче, 1идеалсыз, максатсыз кеше
булып калуында дәвам итә. Алыйк аның
төп эше — артистлык мәсьәләсен.
Үзенең эшенә чын күңелдән бирелгән,
татар сәхнәсен күтәрү өчен янып-көеп
йөргән кеше әсәр дәвамында шуны
те ге л ә й м е - б о л а
й м ы
сиздерер иде. Дөрес, Камиләне яу-
чыларга килгән карчыктан ул ар-
тисткалар табышырга ярдәм итүен
сорый: «Хатын-кыз рольләрен уйнарга
кеше юк, синең белеш-таныш бик күп
бит. Җитезрәк кызлар дим- ләштереп
кара әле. Яшьрәк тол хатыннардан
булса да ярый». Ләкин мондый үтенеч
белән яучы карчыкка мөрәҗәгать итүе,
анда да әле мандолина уйнаган арада,
эш юктан гына әйтеп куюы Җәләлнең
идеал кешесе булмаганлыгы турында
сөйли. Ниһаять, Юныс хаҗи хисабына
оештырыл ган «комеди я» хаҗины
көлке хәлдә калдырудан тыш, Җәләлне
дә юк-:бар белән шөгыльләнүче, буш
мәзәкләр белән яшәүче итеп күрсәтми
микән? Камиләнең «юк артыннан
йөрмәгез әле, зинһар» дигән сүзләре
очраклы булмаса кирәк. Җәләл,
һичшиксез, «Таң атканда» романында
бөтен буена калкып чыгачак артист
Хөснетдин тибының яралгысы. Бит
Хөснетдин Февраль һәм Октябрь
арасындагы бер дәвердә сыйныфлар
көрәшеннән читтә, дөресрәге көрәшүче
көчләр арасында калган. Ике'яктан да
оча торган ядрәләрдән ул
мәзәкчәнлеген, милләт һәм сәнгать
турында ярым җитди, ярым шаярып
сөйләгән матур сүзләрен калкан итә.
Җәләл дә — реакция ягына авудан
тайчана торган, әмма яңа тормыш өчен
көрәшүче чын кешеләргә кушылырга
үзендә көч тапмаган бер интеллигент.
Шуңа күрә аңа карарсызлык,
вакчыллык, йомшаклык, вак-төяк, ыгы-
зыгы эчендә яшәү хас. Җәләлнең
түбәндәге сүзләре гаять характерлы:
«Ике нәрсә минем табигатемә бер дә
килешми: берсе тары боткасы, икенчесе
— сүзне өзеп салу. Әгәр мин берәр
сүзне өзеп әйтсәм, актыктан эчем
пошкан кебек була, әгәр инде тары
боткасы ашасам, бертуктаусыз
йөткерәм...»
Шагыйрь Габделхакны да Ш. Камал
тарафыннан идеаллаштырылган образ
итеп карап булмый. Иң элек драматург
аның шагыйрьлеген шик астына куя.
Комедиянең 1915 елгы кулъязма
нөсхәсендә, мәсәлән, автор Габделхак
турында «Шигырьләр язгалап маташа
торган бер егет» дип кенә аңлатма
биргән. Соңрак Ш. Камал бу аңлатманы
«шагыйрь» сүзе белән алмаштыра.
Ләкин пьесаның үз эчендә
Габделхакның булыр-булмас шагыйрь
икәнлеге ачык- тан-ачык әйтелә:
«һәрхәлдә Тукайның энҗе шикелле
«матур вәзенле шигырьләре белән
синең шигырьләреңне бер рәткә куеп
булмый инде»,11— ди аңа Җәләл. Иң
соңгы вариантта да шуңа охшаш, ләкин
беркадәр- «йомшартылган» юллар бар.
Габделхакның Тукай шигырьләре белән
бер рәткә куярлык шигырь яза алу-
алмавы турында сүз чыккач.
1 Шәриф Камал әсәрләре, 1 кисәк, 1929 ел, 89 бит.
11 Шәриф Камал әсәрләре, I кисәк, 1929.
88 бит.

шул ук Җәләл болан ди: «Хәзергә хәтле
язганнарыңа карап, мин, ничек дип
әйтергә... тегеләй дә, болай да
уйлыйм». Җәләл, үзенең характерына
хас булганча, туры бәрел әйтми, әмма
аның тел төбен аңлау кыен түгел.
Габделхак артык зур түгел, әмма
бер дәрәҗә талантка ия дә булсын ди.
Ләкин мәсьәлә ул талантньгң кемгә,
нинди идеалга хезмәт итүендә.
Әсәрдән аңлашылганча, Габделхакның
халыкка аңлы хезмәт .итүгә бәйләнгән
идеалы юк. «Камилә туташ, мин хәзер
шигырьләр язмыйм һәм яза да
алмыйм», — дн ул. Чөнки ул
һичнәрсәдән дә тәм тапмый, аны «тик
бер генә кеше... шатландыра һәм
шулай ук хәсрәтләндерә ала». Ул кеше
— Камилә. Купшы итеп сөйләвенә, аһ-
зар чәчәргә яратуына карап, аның
идеалын, күп булса, заманында
модадагы «саф сәнгать» дип
билгеләргә мөмкин.
Пьесада бик характерлы урын бар.
Җәләл оештырачак комедиянең
мәгънәсенә төшенмичә, Габделхак
мондый «ялкынлы» монолог сөйли.
«Бер якта хаҗиның ярты дәүләте, ә
икенче якта — шагыйрьнең биш ти-
енлек сирень чәчәкләре! Аерма бар. Ул
чәчәкләр җәмгыять (игътибар итегез:
җәмгыять, халык түгел — И. Н.)
тарафыннан бөек иҗатларына бәя
бирү, аны котлау символы булсалар, ул
чагында нәрсә? Ул чагында,
һичшиксез, хаҗиның ярты дәүләте,
бәлки мең хаҗиның бөтен дәүләтен
миллион кабат тапкырлаганда да, ул
чәчәк бәһасына җитәчәк түгел. Менә
миңа шушындый чәчәкләр кирәк, һәм
мин аларга ия булачакмын».
Әгәр артист, Габделхакның шушы
матур сүзләренә ышанып, аны иде-
аллаштыру юлына басса, һичшиксез,
ялгышкан булыр иде. Шагыйрьнең
шапырынып сөйләгән .сүзләренең
бәясе, аның идеалы һәм талант дә-
рәҗәсе белән янәшә куеп караганда,
күпме торганлыгын чамалау кыен
түгел. Ләкин бу монолог икенче яктан
да кызыклы.
Бер якта — хаҗиның ярты дәүлә- •
те, икенче якта — шагыйрьнең биш
тиенлек сирень чәчәкләре. Беренче
XII Бу урында бер характерлы фактны китереп китәсе килә. 1915 елда Сәхипҗамал
Гыйззәтуллина-Волжская катнашы белән комедияне Оренбург сәхнәсенә куйган катнаш труппа,
К. Бәкер рецензиясеннән күренгәнчә, әсәрне югарыда язылганга охшаш трактовка белән куйган
булса кирәк. Рецензент вак буржуа интеллигенциясенең матур якларын күрергә теләп, шагыйрь
һәм Җәләл рольләрен башкарган артистларны рольләрне ялгыш трактовкалауда гаепли Мортазин
(шагыйрь Габделхак), — ди ул, мәсәлән, «халык күңелендә нәфрәткә якын уңайсызлану сиздерде»
(«Вакыт» газетасы. 1915, 19/XI).
карашка иҗат байлыкка, димәк,
Габделхак хаҗига каршы куелган
кебек. Әмма кызык хәл: пьесаның
бөтен дәвамыннан күренгәнчә, ша-
гыйрь хаҗига каршы гына түгел,
бәлки аңа параллель дә куела. Юныс
хаҗиның максаты нәрсә? Камилә.
Габделхакның максаты? Шул ук Ка-
милә. Камиләне кулга төшерү өчен
бөтен хәйләкәрлеген, энергиясен
җиккән хаҗи, үз сыйныфы өчен генә
булса да, нәрсә эшли? Бернәрсә дә
эшләми. Тегүче семьясыннан чыккан
разночинец шагыйрь Камиләнең мә-
хәббәтен яулап алу өчен аяк киеме
туздырудан башка нәрсә эшли? Шу-
лай ук бернәрсә дә эшләми.
Әсәрнең финалында бу ошашлык
бөтен тулылыгы белән ачыла. Хаҗи да,
-шагыйрь дә көлкегә калалар. Икесе дә
Галимә карчыкка мәхәббәтләрен
сөйләп масхәрә булалар.
Күренә ки, «Хаҗи әфәнде өйләнә»
пьесасының ^эчтәлеген Юныс ха-
җиның гына түгел, Җәләл кебек үк
урталыкта калган Габделхакның да
һәм, димәк, Җәләлнең дә комедиясе, —
вак буржуа интеллигенциясенең
комедиясе дә тәшкил итәXII.
Шулай -итеп, беренче карашка җи-
ңел генә язылган комедия булып
күренгән «Хаҗи әфәнде өйләнә» тиран
эчтәлеккә ия булып, феодализм
идеологиясе белән береккән - татар
сәүдә буржуазиясенең һәм урталыкта
калган вак буржуаз интеллигенциянең
асылын бөтен тулылыгында зур
сәнгать осталыгы белән ачып бирә.