ГАЗЗӘ БЕЛӘН ГАРӘФИ
Хикәя елмим, бу ике кешенең үзара мөнәсәбәтен мәхәббәтнең кайсы төренә буйсындырырга мөмкиндер? Таһир белән Зөһрә мәхәббәте түгел дә түгел. Моның өчен алар арасында төчелек җитми. Ромео белән Джульетта мәхәббәте дип шулай ук әйтеп булмый. Болай дип раслау өчен аларда ачыктан-ачык ике як юк — бердән, яшьләре алай шашыну дәрәҗәсеннән узган, икенчедән, көньяк кояшы астында гына өлгерүе мөмкин булган купшы назлылык җитешми, һәм бер нәрсә артык: тәкәллефсезлек, җае туры -килгәндә, сүз белән уйнап тормыйча гына тешләшеп алу. Халык җырла- рында җырлана торган мәхәббәт тә боларга туры килми: алай дип әйтү өчен аларда сөрмәле күзләр дә, каләм кашлар да юк. Кыскасы, гаҗәп кызыклы мөнәсәбәт урнашкан бу ике кеше арасында һәм телгә, кеше сүзенә бирелми торган мәхәббәт тә бар бугай. Белмим, ничек тасвирларга мөмкиндер моны?
Белмим, шулай да тырышып карыйм.
I
Газзәсе — дуамал зур гәүдәле, эре сөякле, ул басканда өйалды сайгаклары урталай сыгылып кала. Гарәфие — чыпчык кебек бәләкәй, акчасыз кесә кебек җиңел, ул кергәнне өйалды сайгаклары ишетмиләр дә кебек. Газзәсе аз сүзле, әйтсә — берәгәйле итеп әйтә, ашыгу-каба- лануны белми. Гарәфие — тәтелдәргә оста, чак кына мутрак һәм, шул мутлыгын сиздермәс өчен, хатыны алдына тәкән-бөкән атынырга әзер. Газзәсе, көндез җиренә җиткереп эшләгәч, кичен кая булса да чыгып, вакланып йөрергә яратмый. Зур гәүдәсен каз мамыгыннан тутырылган йомшак түшәгенә кабартып сала да, шундук хырылдап йокыга да китә. Гарәфие исә, киресенчә, төн кошы. Көндез колхозның бухгалтериясендә, «шалт-шолт» счет төймәләре тартып, исәплисен исәпләп, саныйсын санап, әмма гел утырып эшләүдән ирегеп кайта да, аякларын тыеп тора алмагандай, тизрәк чыгып китү ягын карый. Әлбәттә, Газзәсенен күңелен күреп һәм кая барасын аңарга бәйнә-бәйнә әйтеп китә.
Әйтмичә генә карасын! Саным авыр дип тормас Газзәсе, шундук артыннан йөгереп чыгар да, һич тавыш-тын күтәрмичә борып алып кереп, үзе янына түшәккә егып салыр. Әмма аңсыз хатын түгел Газзә, көчле дигәч тә, юкка- барга кул күтәрмәс, шулай ук тел талдырып үгет-нәсихәт тә сөйләп тормас.
Ник дисәң, Гарәфие сайраганы да бик җиткән. Әмма оста да соң анысы юмаларга.
Б
члмстл UBI ■: за хэовкж*
4
— Син, әнкәсе, үзен белергә тиешсең, иске тормыш к . дыгы түгел, — дип теле белән тегермән тартырга тотына ул, түшәктә кечерәк бер кибән хәтле булып яткан Газзәсенең аяк очына төшеп, иртәдән кичкә хәтле шул кәнсәдә утырып, кәгазь күсесенә әйләнеп барам лаба- са. Ә ир кеше ни өчен яралган бу дөньяга? Беләсең килсә, бел: ир кеше, кулына мылтык тотып, сәхрада, ауда йөрү өчен яралган. Әй, әнкәсе җаным, белмисең син җәйге таң алларыннан, глухарь җырына колак салып, атлар-атламас кына урман эчләтеп баруларны...
Өстә, агач ботаклары арасыннан, йолдызлар җемелдәп күренә, урман әкрен генә сулыш алып торгандай... хәтереңдәме, теге чактагы... Койма өстеннән генә сезнең ишек алдына төшә торган идем бит. Үзем куркам, Габсаттар абзый сизсә, бетте инде баш. йөрәк дөп-дөп тибә. Бер заман сезнең өйалды ишегегез, мин сиңайтим, тавышсыз гына ачылып китә. Минем тиле йөрәк тагын дөп- дөп... Ә юк, дөпелдәмә кирәкмәскә, йөрәк җаный, ишектә гупчи Габсаттар абзаң түгел, ишектә аның кызы, минем Биби-Газзәм.
Бу тасма тел хатынының аяк очында шулай сайрап утырган арада, тегесе аның моңлы тавышына эреп йокыга да киткән. Шуны гына көткән Гарәфи, мылтыгын һәм капкынын алып, тизрәк чыгып сызу ягын карый. Капкынга нәрсә эләктермәкче дә, мылтык белән кемне кырмакчы бу вакытта? Анысын сорап тормагыз. Хәтта кайвакытта мылтыгының заряды да булмас. Анысын да тикшермәгез. Гарәфи өчен өйгә нәрсә булса да күтәреп кайтудан да бигрәк, өйдән мылтык күтәреп чыгып китү әһәмиятле.
Шулай да ул, күтәренеп йөри торгач, узган ел капкынга тере бер бүре эләктерде. Дөресрәге, шулай дип халык теленә менде. Әй, сүз арасында гына әйтеп бетерерлекме соң, бер тамаша булды ул бүре аулау кыйссасы.
Ул бүрегә без үз җаебыз белән, шәт, барып җитәрбез, хәзергә шуңа чаклы булганнарын сөйли торыйк. Ә Гарәфи белән Газзәнең шуңа чаклы булганнары да аз түгел.
Әйтик, кичләрен әнә шулай мылтык күтәреп, ауга дип чыгып китүләренең кайберсеннән Гарәфи, үзе тозакка эләгеп булса кирәк, лаякыл дип үк әйтмәсәк тә, шактый гына кызмача кайтып керә. Үзенең гаепле икәнен сизә кеше, башы иелгән, хатынының аяк очына килеп, гадәттәгечә, сайрап җибәрү белән котылмакчы була: — Син, әнкәсе, үзең белергә тиешсең, иске тормыш калдыгы түгел.
Көннәр буена шул кәнсәдә, гел язу-чут тарту эшендә утырып, сознательный булсаң, үзең чамала инде, тәмам баш катып бетә бит, дурак. Ә ир кеше ни өчен яралган?
Әмма бу юлы ул ир кешенең ни өчен яралганлыгын, шулай да, аңлатып өлгерә алмый кала, Газзәсе борып ала, сыңар кулына күтәреп, һавада бераз селкеп тора, ләкин, күңеленә рәхим килепме, әллә яшь чагындагы тавышсыз- тыисыз гына ачылган ишекләрне исенә төшереп инде, идәнгә лыркылдатып ук бәрми, каршысына җай гына төшереп бастыра һәм, андый чакта бик табигый инде, «Кайда булдың?», «Кем белән эчтең?» дигән иң куркыныч сорауларны китереп куя. Дөресен әйтмичә кара Газзәгә! Ләкин, бу юлы артыккарак киткән булса кирәк Гарәфи җанымның, бу очракта аңарга хәтта дөресен әйтү дә файда итми. Эчкән арты һәм, өлешчә, хатыныннан куркудан булса кирәк, тәмам бөрешеп калган Гарәфине Газзәсе җилтерәтеп култык астына кыстыра да, тегенең тыпырчынуына һәм ай-ваена карамастан, бергә эчкән сонарчысы Шәйхелислам янына алып китә. — Күреп кал менә бу чүлмәгеңне, — ди ул Шәйхелисламның борын төбендә Гарәфине курчак урынына селкеп, — моннан соң хет бер генә кыланып карагыз, болай гына күрсәтмәм. һәм бүтән бер сүз дә өстәмичә, үз Гарәфиен үзе кочаклап, өенә
5
алып китә. Бу тамаша болай үзе караңгы капкач, кеше аягы басылганнан соң булган, югыйсә. Шулай ук Гарәфи үзе дә нык чыдамлык күрсәткән, барганда да, кайтканда да ләм-мим тавыш чыгармаган, әмма икенче көнне үк гайбәте авылга таралды: «Читават Гарәфине, исереп кайткан өчен, хатыны култык астына кыстырып урам йөрткән, ди. Иске заман түгел, кыйнарга законы гына юк, мин сине болай гына калдырмас нем, дип әйтеп әйткән, имеш, ди, әгәр чын булса».
1!
Шуннан соң Газзә белән Гарәфи арасында шактый вакытларга кадәр тынычлык хөкем сөрде. Ягъни ул-бу сүз ишетелмәде. Хәтта бер вакытны Гарәфине, хатыны сөт илтеп кайтышка, мунча ягып торган икән, дип тә чыгардылар. Әмма Гарәфи үзе моны расламады. — Ягуын яктым мунчаны, анысын танмыйм, — дип барды ул бәйләнүче кешеләргә каршы, — ликии дә сез уйлаган ният белән түгел, юкка гөнаһлы булмагыз Газзә апагыз чутыннан. Кичтән ауга китеп бик пычранып кайткан идем, чистарынырга кирәкме кешегә? Кирәк. Вот яктым. По доброй воле, так сказать...
Дөресен әйткәндә, Гарәфи үзенең Газзәсенә карата нинди дә булса уен- көлке сүз ташлаганны һич күтәрми, хәер, соңгы вакытларда үзе дә, ау сылтавы белән, кичләрен мылтык күтәреп чыгып киткән җиреннән алай соңга калып кайтмый, һәрхәлдә йоклап яткан Газзәсенең йокысын бүлдерерлек үк дәрәҗәдә сайрар кошка әверелми иде.
Кеше гайбәтен чәйнәргә дигәндә авыздан чәчрәп чыгарга торган чая телләр дә инде басылган, Газзә белән Гарәфи аларга азык бирми башлаган һәм, дөресен әйтергә кирәк, шуннан соң авылда бер мәл күңелсезрәк булып калган иде. Газзәнең авыр бидоннар белән була- шып бирчәеп беткән каты куллары, аннан да бигрәк, кешенең йөзенә туры бәреп әйтә торган кырыс холкы сәбәп булдымы, бер көнне Газзә белән Гарәфи турында яңа бер гайбәт чыгардылар.
Соңгы атналарда авызлары бушап торган гайбәтчеләр моны, әлбәттә, бераз арттырып та җибәрделәр булса кирәк, әмма, дөресен әйтергә кирәк, төтен бөтенләй үк утсыз да түгел иде.
Башта ук әйтергә кирәк иде, юкны-барны такылдап, онытып җибәргәнмен, соңга калыбрак булса да хәбәр итим: Газзәсе аның сөт ташу эшендә эшли.
Ягъни колхозның ерак болынында урнашкан җәйләүдән төп усадьбага яңа сауган сөтне ташый. Бер караганда, моннан да кызыклы эшнең булуы мөмкин дә түгел. Әйләнә-тирәңдә сәхра, болын, иген кырлары... Шулар буеннан тар гына юл сузыла. Кош-корт сайрый һәртөрле, берәү бер сүз әйтеп нервыга тими. Шул сәхра уртасыннан әллә иидә бер атыңның дилбегәсен каккалап, бидоннарың белән серләшеп йөри бир...
Ләкин бу, иптәшләр, читтән караучы кешегә генә шулай >күренәдер. Ә менә эчендә кайнаган кешегә — Газзәгә — төрлесен татырга һәм еш кына канын бозарга, буш бидоннарны дыңгырдатып атып бәрергә дә т}ры килгәли.
Әлбәттә, сәбәпсез түгел. Бер көнне шулай, җәйләүдән алып кайткан алты бидон сөтеннән нәкъ берсен, ягъни тулы бер бидон сөтне кабул итмәделәр.
Көне бик бөркү иде, теге черек кул Ихахай Әсма, күрәсең, бидонны рәтләп юмаган булгандыр, кайтып җиткәнче сөт әчегән. Җен ачулары чыкты Газзәнең. Чыкмыйча соң! Ул анда «план тутырабыз!» дип, шатлыктан, юл буе бидоннарына җыр җырлап, алар белән сөйләшеп кайта, бактың исә, эшкә яраксыз әчегән сөт белән сөйләшеп кайтдан, имеш., Иртәгесен җәйләүгә кабаттан баргач, бушаган бидонны Әсманың борын төбенә шундый яңгыратып атып бәрде, бер мәл вакыт хәтта көтүдәге сыерлар да, башларын күтәреп, аптырашып калдылар. Атып бәрү белән генә чикләнсә, бер хәер иде.
Тотынды аннары Ихахай Әсманы тәнкыйть белән коендырырга: син тегеләй, син болай, син колхозның сөт планына аяк чаласың.
Менә шул җене чыккан көнгә туры килгән дә инде. Бәлки, кеше теленә кергәнчә үк булмагандыр, бәлки, тәнкыйть эләккән кызлар, шул Ихахай Әсма үзе үк, чыгарган булуы да мөмкин, гөнаһысына кереп әйтүем түгел, ишеткәнемне әйтәм: шул көнне, дөресрәге, көнне түгел, кичен, бушаган бидоннарны иртәнге савымга илтешли, Газзәнең күзенә, имештер, «аудан» кайтып килүче Гарәфне чалына. Гарәфиие инде беләбез — җилкәсендә атып алган казы-үрдәге булмаса да, башында бар. Анысын кайдадыр «атып» өлгергән. Башында булгач, телендә дә, әлбәттә, бар. Уйламаганда Газзәсе каршына килеп чыккач, гадәттәгечә, тасма телләнеп, сайрарга тотына бу: — Әнкәсе, Газзә кара кашым, син инде үзең беләсең, иске тормыш калдыгы түгел, үзең белергә тиешсең...
Шуннан, соңгысына өлгерми, хәер. Газзәнең җене чыккан көн икәнлеген югарыда бер әйткән идек инде, шундый чакта соң озак түзеп торырга мөмкинме! Сикереп төшә дә арбасыннан, теге сайрар кошны кочагына кысып ала... Кысып ала да кочагына, арбасына лыркылда- тып китереп утырта. Бу чаклысы әле берни дә түгел, үзе белән янәшә утыртып, сәхрә күрсәтергә уйлагандыр. Шулай дип тә әйтергә була. Юк шул, бер башлагач уйлап кына калмый Газзә, кешесе андый ярты юлда тукталып кала торганнардан түгел.
Лыркылдатып арбага китереп утыртуы була, тегенең бәләкәй башына әлеге теге әчегән сөттән бушаган бидонны китереп каплавы була. Авыр бидонны күтәреп бара алмый Гарәфинең нечкә муены, шундук арба ящигына кәкрәеп барып төшә, юл буе шунда, арба ящигында, селкенгәләп, ялынып-ялварып бара «Бидон». Ягъни, чыгарсана бу караңгы баздан, Газзә кара кашым! Ә Газзәнең нинди кеше икәнлеген беләсез, тамчы хәтле дә йомшармый.
Әллә чынын, әллә кызык өчен әйтүләре: шул әчегән сөттән бушаган бидонда чакта Газзә, имеш, Гарәфиен тәмам тәүбә иттергән, шул бидоннан чыкканнан бирле, әгәр чын булса, Гарәфинең авызына да алганы юк, имеш.
Газзә белән Гарәфи турында сөйләр сүз бетте дип борчылып торганда, бер дә бер көнне, стоп, әлеге теге, хикәянең башында телгә алынган, тере бүре тоту мәсьәләсе калкып чыга. Бусын бик озын итеп, тәфсилләп сөйләүчеләр дә бар, кыска гына итеп тә әйтәләр. Бу очракта без шул кыска сөйләүчеләр ягында. ...Имештер, бер дә бер көнне авылда сөрән куба. Берәве аваз сала, унавы шуңа кушылып кычкыра, барысы да шул малай-салай бугазы инде: — Гарәфи абый, йөгер! Тиз бул, Гарәфи абзый, эләккән. Капкыныңа бүре эләккән.
Берьюлы авторитет күтәрелеп китә Гарәфинең: бүре чаклы бүре эләксен әле! Әлбәттә, чаба. Алдына-артына карап тору юк. Кем белә, бәлки теге куш бугазлы пацаннардан эз яшерергә тырышуы да булгандыр. Кыскасы, прямодан туп-туры дигәндәй, ындыр артлатып кына урман ягына элдертә бу. «Ник?» дияргә урын юк, белә бит капкынын кай тирәдә калдырганын.
Барып бакса, дөрестән дә шулай: эләккән. Капкында бүре, капкында тере бүре. Капкыны-ние белән сикерекләп барган да ике агач арасына килеп кысылган. Күзләрен усал уйнатып, тешләрен шыкырдатып карап тора бүре. «Болай булгач, кулга төшерәм инде мин сине» дигән батыр уй уза Гарәфинең башыннан. Шундук тагын икенче бер уй да уза: «теге бидон бәласеннән соң кеше арасында йөрерлегем калмаган иде, болай булгач күтәрелә инде минем авторитет!» Шундый уйлар белән батыраеп киткән Гарәфи, шул тирәдән бер
имән күсәк табып ала да, ике метрлы ара калдырып, кыскасы, шактый ерактан, бүрене күсәкли башлый. .Әйтүләренә караганда, бу чаклысы аның, операдагы кебек, үзенә күрә бер речитатив төсендә барган. Имештер, дөмбәсли икән Гарәфи бүрене, үзе дөмбәсли, үзе көйли-көйли гел берне кабатлый, ди: — Юк инде, җиңәм инде мин сине, бүре җаный! Газзә апаң түгел син, Газзә апаң түгел син, җиңәм булгач җиңәм инде мин сине.
Шулай дип такмаклый да такмаклый, үзе шул ходка дөмбәсли дә дөмбәсли икән бу. Кыскасы шул: тәки алып кайтты Гарәфи әлеге бүрене. Шуннан соң, чынлап та, абзыйның авторитеты берьюлы күтәрелеп китте. Бухгалтериядә дә, исәпләү-санау эшләрендә дә сынатмый, «ауга» чыгып ава-түнә кайткан чаклары да күренми, башы белән караңгы бидонга да чумганы юк. Бигрәк тә шунысы әһәмиятле: Газ- зәсе белән чүкердәшеп торалар, ди, хәзер. Шулай да теле авызына сыймаган кешеләр бетмәгән бит әле. Кайчагында, уйный-көлә әйткән булып, исенә төшерәләр икән моның: — Неужели, Гарәфи абый, теге ни: Газзә апа бүредән дә хәтәррәк?
Әйткәнсең бит теге чакта бүрегә: «Газзә апаң түгел син, җиңәм булгач җиңәм инде мин сине» дигәнсең. Дөресме шул?
Аптырап калмый җавапка Гарәфи: — Әйтсәм соң, — дип кенә куя ул, бер дә исе китмичә, — минем Газзә димәгән сулышым вообще юк. Яратканга күрә ул, әгәр беләсегез килсә.
Шулай да әнә шул яраткан Газзәсе белән, исемен телдән төшерми торган шул Газзәсе белән бу бәләкәй чыпчык арасында бер чакны шулай тагын бер җәнҗал куба язып калды. Фермада эшләр бераз җанланып киткән, ярты еллык планны арттырып үтәгән чаклары иде. Шул шатлыктан күңеле күтәрелгән Газзә кичен, эшләрен бетереп өйгә кайтышлый, кибеткә керә дә, хәләл акчасын биреп, * Гарәфиенә ярты литр аракы сатып ала. Чын күңелдән һәм рюмкага да үз кулы белән агызып сыйламакчы була Гарәфиен. Әмма барып чыкмый. — Юк, әнкәсе, нәфесем теләми, тәүбәне боздырырга маташма зинһар, — ди Гарәфне. Әйтә һәм шул әйткән җиреннән өзә дә куя.
Теге озын телләр, бәлки, моннан да нинди дә булса берәр әкәмәт уйлап чыгарган булырлар иде дә, бәхеткә каршы, алар моны ишетмичә- белмичә калганнар шул. Ягез инде, шушы хәлләрдән соң ничек итеп Газзә белән Гарәфи арасына кермәк кирәк тә, алар арасындагы үзара мөнәсәбәтне мәхәббәт дигән борынгы төшенчәнең кайсы төренә буй- сындырмак кирәк?
Дөресен әйткәндә, ә нигә буйсындырырга? Яши бирсеннәр үзләре белгәнчә.
Август, 1962 ел.