Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН БЕЛӘН БЕРГӘ


Е? ула шундый шәхесләр, физик
үлем алар өчен яңа гомернең,
дөресрәге, улемсезлекнең башлангычы
булып әверелә. Еллар, гасырлар үткән
саен аларның якты образы тагын да
көчлерәк балкый бара.
Татар совет шагыйре Муса Җәлил —
әнә шундый шәхесләрнең берсе. Муса
Җәлил турында дистәләрчә мәкаләләр,
әдәби әсәрләр һәм берничә фәнни
китап язылган булуга карамастан,
укучыларыбызда герой шагыйрьнең
якты образы, аның тормышы һәм
иҗаты белән кызыксыну аз гына да
кимеми, бәлки көннән-көн арта бара.
Шагыйрьнең якын дусты һәм
каләмдәше, әдәбият белгече Гази
Кашшаф тарафыннан язылган һәм 1957
елда бастырып чыгарылган «Муса Җә-
лил» исемле китапның язмышы —
моның ачык дәлиле. Бу китап киң масса
укучыларыбыз тарафыннан яратып
кабул ителде.
Татарстан китап нәшрияты шушы ук
авторның «/Муса Җәлил» 1 исемле
монографик хезмәтен быел яңадан
бастырып чыгарды. Шагыйрьнең
тормышын һәм иҗат мирасын өйрәнү
юлында алга таба эзләнү,
тикшеренүләрнең нәтиҗәсе буларак
•мәйданга килгән бу хезмәт, элеккесенә
караганда, шактый тулыландырылган,
күп кенә әдәби-фактик материаллар
исәбенә баетылган.
Социалистик реализм әдәбияты
дошманнарына совет әдәбиятының
сугышчан рухы, аның җәмгыятьтәге
актив роле һич тә ошамый. Шуңа күрә
дә алар совет әдәбиятын
тенденциозлыкта, артык идеялелек- тә
гаепләргә яраталар һәм мондый
«җитешсезлек»не совет язучыларына
«өстән», ягъни партия тарафыннан
ясалган «басым»ның нәтиҗәсе итеп
күрсәтергә азапланалар. Әмма реаль
чынбарлык буржуа идеологларының
һәртөрле уйдырмаларын рәхимсез
юкка чыгара тора.
Ике ел дәвамында Туган иленнән,
сөйгән халкыннан аерылып, фашист
тоткынлыгында, күз алдына китергесез
кыен шартларда яшәгән, дөньяның иң
авыр газапларын башыннан кичергән
шагыйрь кем приказы буенча иҗат
иткән?! «Ирек-, ле дөнья»ның буржуаз
шагыйрьләре, төрмә стенасының
тышкы ягында яшәп тә, ялгызлык,
үлем, һәлакәт турында сыкранып язган
бервакытта, фашистлар тарафыннан
«тимер богаулы таш капчыюжа
ябылган Җәлил бердәмлек һәм дуслык,
яшәү һәм бәхет турында, алдагы якты
көннәр турында җырлый алды. Кем
кушуы буенча шулай җырлады соң ул?!
Буржуаз идеологларның совет
әдәбиятына, совет язучыларына карата
шундый әшәке ялаларын күздә
тоткандай, Муса Җәлил бу сорауга үзе
үк җавап бирә:
137
Мин кабыздым җырда ялкын итеп йөрәгем
һәм хаклык кушканны.
(«Җырларым».)
ИптОш Н. С. Хрущев, әдәбиятта
партиялелек һәм халыкчанлык мәсь-
әләләренә ачыклык кертеп, болай ди:
«Художество иҗатында партиялелек
художникның партиядә формаль торуы
белән түгел, бәлки аның карашлары
белән, аның идея позициясе белән
билгеләнә...
Әгәр коммунизм идеаллары өчен, үз
халкының бәхете өчен көрәшү
художникның тормыш максаты икән,
әгәр ул халык интереслары белән, аның
уйлары һәм теләкләре белән яши икән,
ул нинди генә теманы алса да,
тормышның нинди генә күренешләрен
чагылдырса да, аның әсәрләре халык,
партия һәм дәүләт интересларына
җавап бирәчәк.
Мондый художник халыкка хезмәт
итү юлын ирекле рәвештә, һичкем
мәҗбүр итмичә, үзе ышанып, үзенең
табигый сәләте буенча, үз күңеленең
һәм йөрәгенең кушуы буенча сайлый»
L
Муса Җәлил — совет халкының
турылыклы улы, совет Ватанының
комсомол һәм партия тарафыннан
тәрбияләнгән батыр солдаты. Аның
йөрәге, миллионлаган совет пат-
риотларының йөрәге кебек үк, Ватан
йөрәге белән бергә тибә.
Гази Кашшаф нәкъ менә Муса
Җәлил поэзиясенең чын җирлеген,
аның объектив чыганакларын ачык-
лауны максат итеп куйган. в Автор, бик
бай әдәби һәм тормыш материалларына
таянып, Муса Җәлилнең гражданин
һәм шагыйрь буларак формалашуын
күзәтә, бу процессны эзлекле рәвештә
һәм ышандырырлык дәлилләр
ярдәмендә күз алдыбызга бастыра.
Муса Җәлилнең балалык һәм үсмер
еллары Россиядә тарихи вакый-
галарның иң кискен һәм иң нык
кайнаган бер чорына туры килә. Бу
вакыйгалар булачак шагыйрьнең яшәү
максатын һәм иҗат юнәлешен
билгеләүдә хәлиткеч роль уйныйлар.
Менә Россия халыклары җилкәсенә
зур афәт булып төшкән беренче
бөтендөнья сугышын, ил фаҗигасен, ил
газабын күреп, халык аһ- зарын
ишетүдән туган беренче шигырьләр.
Менә бөтен Җир шарын тетрәткән
Февраль, Бөек Октябрь
революцияләре, пычакка-пычак ки-
ленгән гражданнар сугышы еллары, ул
елларда хезмәт иясе массаларын чолгап
алган революцион энтузиазм. Хәзер
инде Муса Җәлил, хезмәт иясе халкын
үз бәхетен дауларга көрәшкә чакырып,
шигырьләр яза.
Иҗатының башлангыч чорына ка-
раган шигырьләрендә М. Җәлилнең
псгэтик йөзе ачык күренми әле. Аның
әсәрләрендә, баштарак, татар
шагыйрьләреннән Тукай, Гафури, Д ә р
д е м ә н д н е ң йогынтысы көчле булса,
беркадәр алга таба, Гомәр Хәйям,
Хафиз, Ширази кебек, көнчыгыш
поэзиясе классикларының югары
романтик стиле, томанлы, абстракт
образлар системасы сизелә башлый.
Хәер, Җәлил иҗатының бу чорында
чагылып үткән күперенке романтизм,
абстрактлылык сыйфатын бары тик
көнчыгыш поэзиясе тәэсиренә генә
кайтарып калдыру — мәсьәләне бер
яклы аңлату булыр иде. Гомумән, 20
нче еллар татар совет поэзиясе өчен
характерлы мондый күренешнең
объектив җирлеген һәм тарихи
сәбәпләрен дә истән чыгарырга
ярамый. Бу момент монография авторы
тарафыннан бик дөрес билгеләнеп
үтелгән:
«Революциянең тышкы күренеш-
ләрен генә бирү, аның асылына тө-
шенеп җитмәү туып килгән социа-
листик мөнәсәбәтләрне конкрет төстә
күрсәтергә комачаулый иде» (74 бит).
Чын талант иясе һичбер вакыт теге
яки бу әдипкә яисә әдәби агымга сукыр
рәвештә ияреп бармый. Муса Җәлил дә
классик әдәбиятның, бигрәк тә Тукай
һәм Гафури- ның уңай
традицияләреннән файдалану белән
бергә, поэзиядә үз тавышым, үз юлын
табарга тырышты. Әдәби эзләнүләр
процессында рус совет
шагыйрьләренең әсәрләре аңа
138
үрнәк булып торды, татар язучыла-
рыннан Г. Ибраһимов, Г. Камал, Ш.
Камал, М. Гафури, Ф. Бурнаш һәм
башкаларның иҗат тәҗрибәсе таяныч
булып хезмәт итте.
Гази Кашшаф «Кечкенә Җәлиленең
беренче шигырьләрендә үк күренеп
калган поэтик яралгының алга таба
ничек үсүен, татар совет ша-
гыйрьләренең күмәк хорында Җәлил
авазының торган саен көр һәм көчлерәк
яңгыраш ала баруын зур игътибар һәм
саклык белән күзәтә, уңышлы
сайланган мисаллар өстендә күрсәтеп
бирә.
Муса Җәлилгә шактый озакка
сузылган эзләнү чорын кичерергә туры
килде. Бу хәл, беренчедән, ша-
гыйрьдәге әдәби һәм тормыш тәҗри-
бәсенең җитәрлек булмавы белән
аңлатылса, икенчедән, совет әдәбияты
үзе дә ул вакытта әле яңа гына беренче
адымнарын атлый, культура
фронтында социалистик әдәбият һәм
сәнгатьнең үсеш юллары, аның
киләчәге турында кайнар бәхәсләр бара
иде.
Карашларның иң кискен бәрелеш-
кән нокталарыннан берсе — әдәби
мираска мөнәсәбәт мәсьәләсе булды.
Бу мәсьәләгә ул елларда шактый киң
таралган пролеткульт теоретиклары
карашы яшь совет әдәбиятына аеруча
зур зыян китерде һәм озак вакытлар
аның канат җәеп үсеп китүен тоткарлап
торды.
Муса Җәлилгә катлаулы әдәби
шартларда поэзиядә үз юлын сайларга,
үз иҗат «кредо»сын билгеләргә туры
килә. Дөрес, Җәлил үзенең иҗат
практикасында бөтенләе белән нинди
дә булса бер агымга бирелеп китми.
Шулай да яшь шагыйрьне чолгап алган
әдәби атмосфера билгеле дәрәҗәдә
аның иҗатына да йогынты ясамый
калмаган. Гази Кашшаф әйткәнчә,
Муса Җәлил чынлап та «үз чорының
улы» (157 б.), һәм чорга хас үсү
кыенлыклары, ялгышулар аның иҗат
эш- чәйлегендә дә чагылып киткәләгән-
нәр.
Мәсәлән, Гази Кашшаф, шундый
моментларның берсе итеп, Муса Җәлил
иҗатына шул ук пролеткульт тәэсирен
күрсәтә. Әлбәттә, Җәлил
пролеткультчылар куйган принциплар
белән тулысынча килешә алмаган.
Әмма бу «теоретик» принциплар,
әйләнә-тирәдә барган бәхәсләр аңарда
классик мираска карата булган
ышанычны нык киметәләр. Шуның
нәтиҗәсе буларак, 20 нче елларның
урталарына таба Муса Җәлил классик
традицияләргә игътибарын йомшарта,
шигырьләренең художество
эшләнешенә тиешенчә әһәмият бирми
башлый. Аның бу чорга караган
әсәрләрендә сәнгатьчә эшләнгән
поэтик образлар урынына риторик
сөйләм, публицистик моментлар көчәя.
Шулай ук Җәлилнең, РАПП
теоретиклары эзеннән барып,
«әдәбиятта диалектик материализм
методы» кебек вульгар социологик
принциплар тирәсендә чуалуы,
«фактлар әдәбия- ты»н яклавы шикелле
моментлар да шул ук зарарлы агымнар
тәэсирендә туган вакытлы
тайпылулары.
Социалистик тормыш чынбарлыгы
(ә Җәлил бу чынбарлыкка өзелмәс нык
җепләр белән бәйләнгән), Муса
Җәлилгә поэзиянең төп сукмагыннан
читкә китәргә ирек бирмәде. Илдә
социализм төзү белән бәйләнешле
тарихи зур вакыйгалар эчендә кайнап
яшәү, тынгысыз иҗ- тимагый-практик
эшчәнлек шагыйрьнең тормыш
тәҗрибәсен баета, аның дөньяга
карашын киңәйтә килде. Бу эшчәнлек
Җәлилне, бер яктан, социализм төзү
өчен актив көрәшче итеп хәзерләсә,
икенче яктан, аның иҗатын тормыш
таләпләренә якынайта, шагыйрь
буларак, аңа социалистик реализм
юлына ныклап аяк басарга ярдәм итә.
Әдәбият һәм сәнгать турында
Ленинның өйрәтүләре, партия
карарлары аңа бу юлда ышанычлы
маяклар булдылар.
Монографиядә шагыйрьнең әдәби
иҗат эшчәнлеге аның иҗтимагый-
практик эшчәнлеге белән аерылгысыз
бәйләнештә бирелә. Китапны
укыганда, аның һәр битендә без
шагыйрьнең үз буыны белән бергә
атлавын, заман сулышы белән сулап
яшәвен күрәбез. Шулай да, урыны
белән, бу бәйләнеш берьяклырак төс
ала шикелле. Монография авторы
кайчак тормыш фактлары, әдәби-
тарихи обстановка белән ар-
139
JbirpaK мавыгып китә. Нәтиҗәдә
Җәлилнең әдәби-поэтик эшчәилеге
арткы планга күчә, аның күпкырлы бай
поэзиясе тормыш фактларына
иллюстрация ролен үти башлый.
Муса Җәлил поэзиясендә үзәк
урынны алып торган проблемаларның
берсе — социализм һәм шәхес
проблемасы. Ул шагыйрьнең бөтен
иҗат юлы дәвамында кызыл җеп булып
сузылып килә һәм Моабит циклында
үзенең иң югары чагылышын таба.
Калган проблемалар, нигездә, шушы
үзәк линиягә килеп тоташалар. Җәлил
тарафыннан күтәрелгән революция һәм
шәхес, герой һәм халык, шәхес һәм
Ватан, семья- мәхәббәт һәм башка
проблемалар асылда шул ук социализм
һәм шәхес проблемасЪшың төрле
планда һәм үсешнең төрле баскычында
чагылышы иде.
Безнең карашыбызча, моногра-
фиядә, бигрәк тә аның гомумиләштерү
өлешләрендә, Җәлил иҗатына хас әнә
шул эзлеклелекне, бөтенлек ягына
басым ясап әйтү җитешми шикелле.
«Иҗатының беренче чорында, —
дип яза автор, — Муса Җәлилнең заман
таләп иткән проблемаларга игътибар
бирүен әйткән идек инде.
Бишьеллыклар чәчәк аткан чорда,
социализм җәмгыяте төзелгән чорда
яңа проблемалар күтәрергә кирәк иде»
(194 бит).
Китерелгән өзектән күрелгәнчә,
биредә социализм һәм шәхес про-
блемасы моңача Җәлил тарафыннан
куелган башка проблемалар белән
органик бәйләнештә түгел, бәлки
«заман таләбеннән» чыгып күтәрелгән
тагын бер «яңа проблема» буларак
кына карала.
«Хәзер шагыйрь өчен, — дип дәвам
итә Гази Кашшаф, — кешенең
социализм төзелешендәге урынын
күрсәтү генә җитми башлады, чөнки
масса үз урынын тапкан иде... Күмәк
хезмәттә, социалистик мөнәсәбәттә
совет кешесе үзенең мораль
сыйфатларын баета килә. Муса Җәлил
чор тудырган бу үзенчәлекне аңлый
һәм яңа проблема өстендә: социализм
һәм шәхес проблемасы өстендә эшли»
(194—196 б. б.).
Өлешчә бу — дөрес фикер. Ләкин ул
социализм һәм шәхес проблемасының
тик бер ягын — мораль-этик ягын гына
эченә ала. Чынлап караганда, шәхеснең
җәмгыятьтә үз урынын эзләве, автор
сүзләре белән әйткәндә, аның
«социализм төзелешендәге урынын
күрсәтү» шул ук проблеманың икенче
һәм хәлиткеч моменты түгелме соң? Бу
момент шәхеснең урынын билгеләү
белән генә чикләнми, аның тормыш
рәвешен дә тамырыннан үзгәртә һәм
шул ук вакытта шәхеснең мораль
сыйфатлары үзгәрүгә сәбәп һәм җирлек
булып тора. Чөнки шәхеснең, иске
дөнья белән араны өзеп, социалистик
үсеш юлына аяк басуы — бер
платформадан икенчесенә гади күчү
генә түгел. Ул — туып килгән
социалистик мөнәсәбәтләр җирлегендә
җәмгыятьтә, шәхес аңында барган
катлаулы яңару процессының
нәтиҗәсе. Ә бу процесс, монографиядә
күздә тотылганча, 30 нчы еллар белән
генә чикләнми, аның бер тармагы
Октябрь революциясенә, ә икенчесе
беренче коммунистик субботникларга
барып тоташа.
Кыскасы, монографиядә социализм
һәм шәхес проблемасы социалистик
җәмгыятьтә яңа кеше проблемасына
кайтарып калдырылган. Дөрес, конкрет
анализ барышында монография авторы
социализм һәм шәхес проблемасының
югарыда күр-, сәтелгән ике моментын
аерып карамый, шулай ук Җәлил
иҗатын да өзлексез үсештә, дәвамлы
бер процесс буларак тикшерә. Ләкин
гомумиләштерү өлешендәге мондый
төгәлсезлек нәтиҗәсендә укучы үзәк
линияне күздән югалтырга мөмкин.
Социализм һәм шәхес проблемасы
Җәлил иҗатының башлангыч этабында
революция һәм шәхес, герой һәм масса
проблемалары аша хәл ителә. Бу
чордагы Җәлил поэзиясенең үзәгендә
һәртөрле богауларны өзеп, азатлык һәм
яңа тормыш өчен көрәшкә күтәрелгән
шәхес тора. Аның иң характерлы
сыйфатларыннан берсе — революцион
энтузиазм.
Әмма «Кечкенә Җәлил» революцион
чынбарлыкны бөтен тирәнлеге,
катлаулылыгы белән аңлап бе
140
терми әле. Мәсәлән, ул революцион
көрәшнең бары тик бер ягын — җимерү
сыйфатын гына ала, аны барысын
яндыручы, көйдерүче ут образы аша
(«Янчы, дөнья») бирә.
Шагый рьнең киләчәккә идеалла- ры
шактый томанлы, алдагы тормышны,
социалистик җәмгыятьне «барча
хаклык, барча шатлык дөньясы» («Ил
халкына») итеп, бик гомуми төстә
күзаллаудан уза алмый. Хәер,
революцияне, аның перспективасын бу
рәвешчә аңлау һәм сурәтләү бер Җәлил
өчен генә хас җитешсезлек булмыйча,
гомумән шул чор татар совет әдәбияты
өчен характерлы күренеш иде.
Әдәби һәм тормыш тәҗрибәсенең
җитәрлек булмавы шагыйрь тара-
фыннан герой һәм халык проблема-
сының чишелешендә дә үзен нык
сиздерә. Дөрес, Җәлилнең лирик герое
үз гомерен халыкка хезмәт итүгә
багышлаган һәм шул юлда корбан
булырга да әзер. Ләкин шагыйрь
геройны хезмәт иясе массалары белән
органик бәйләнештә бирә алмый әле.
Вакыт-вакыт аның герое үз фигурасы
белән массаны бөтенләй каплап ук китә
(«Ил корбаннары», «Кызыл
каһарман»)'.
Тормышны, әйләнә-тирәдә барган
тарихи вакыйгаларның социаль асы-
лын тирәнрәк аңлый барган саен,
Җәлилнең идея-эстетик карашлары да
киңәя төшә. 20 нче елларның ур-
таларына таба шагыйрь герой һәм
халык проблемасын чишүдә алга зур
адым ясый. Мәсәлән, «Авыру
комсомолец», «Больниста» әсәрлә-
рендәге комсомолец һәм Рауза об-
разлары Җәлилнең тәүге шигырьлә-
рендә сурәтләнгән һәм искиткеч
сыйфатларга ия булган легендар
каһарманнар түгел инде. Алар —
хезмәтчел массаның гади вәкилләре.
Шагыйрь, акрынлап, революциянең
иҗтимагый яңарту ягына да игътибар
итә башлый. Шуның нәтиҗәсе буларак,
Җәлил поэзиясенә азат хезмәт темасы,
яңаны төзү идеясе килеп керә
(«Башактан тәхет», «Сукачы углы»,
«Эш дуслары», «Боз ага» һ. б.).
Бөек Октябрь революциясе Россия
халыкларын социаль һәм милли
изелүдән азат итеп, аларны социа-
листик үсеш юлына алып чыкты.
Капитализмның ерткыч законнарына
нигезләнгән иске иҗтимагый мө-
нәсәбәтләр урынына азат хезмәт
җирлегендә яңа социалистик мөнә-
сәбәтләр мәйданга килде.
Үзенең «Әйдәгез, дуслар», «Съезд-
дан» исемле шигырьләрендә Муса
Җәлил әнә шул туып килүче яңа
мөнәсәбәтләрнең тәүге яралгыларын
чагылдырды.
Әлбәттә, илдә социализм төзү эше
бернинди каршылыкларсыз гына,
җиңел генә бармады. Ул иҗтимагый
тормышта һәм шәхес аңында иске
белән яңаның рәхимсез көрәше
шартларында дәвам итте. Шушы көрәш
барышында югары мораль- этик
сыйфатларга ия булган яңа кеше,
социализм кешесе формалашты.
Әнә шул кешеләр 20 нче елларның
икенче яртысында Җәлил поэзиясенең
төп геройлары булып әвереләләр. Алар
— яңа тормыш өчен көрәшнең һәр
фронтында: заводларда «көлә-көлә
тимер уялар» («Иртән»), авылда
колхоз, кооператив оештыралар
(«Юлда», «Урожай походына»),
социализм дошманнарына, искелек
калдыкларына каршы көрәшәләр
(«Безнең сөю», «Походка», «Колхозга
орлык, муллага йодрык», «Авыл
советына», «Чит кызга»), ил сагында
торалар («Еларгамы, көләргәме?»,
«Җавап төнендә»)' һ. б.
Әмма 20 нче елларда Җәлил яңа
тормыш кору, яңа кеше формалашу
процессының эчке диалектикасын, үсү
каршылыкларын бөтен тулылыгы
белән сурәтләп бирә алмый әле.
Шагыйрьнең бу чордагы әсәрләре
үзәгенә алынган конфликт, нигездә,
җәмгыятьтәге антагонистик көчләр
арасындагы конфликтка кайтып кала.
Образлар системасына килгәндә,
шагыйрь, башлыча, революция һәм
гражданнар сугышы елларында ук
чыныгу алган һәм, нигездә, форма-
лашкан характерлар белән эш итә,
образның үсеше күрсәтелми.
Социалистик реализм методын
тирәнрәк үзләштерә барган саен
шагыйрь мондый берьяклылыктан
141
акрынлап арына килә. 30 нчы елларга
таба инде ул образның рухи дөньясына
күбрәк игътибар итә башлый, илдә
барган тарихи үзгәрешләрнең иң эчке,
иң яшерен процессларын ачарга
омтыла. Бу яктан караганда, 1928 елда
язылган «Батрак ана» шигыре
игътибарга лаеклы. Биредә шагыйрь
яңа заман сулышын риторик планда
түгел, бәлки карт ана образы, аның эчке
кичерешләре аша бирә.
«Сәрвәр», «Җиһан», «Зәйнәп»
поэмаларында Җәлил төп игътибарны
социалистик мөнәсәбәтләр җирлегендә
яңа кеше формалашу п роцессыи а
юнәлтә.
Беренче ике поэма әдәби-худо-
жество ягыннан шактый уңышлы
эшләнгәннәр һәм Гази Кашшаф аларны
хаклы рәвештә шагыйрьнең иҗат
казанышы дип саный. Әмма «Зәйнәп»
поэмасына карата монография авторы
биргән бәя белән һич тә килешәсе
килми.
Г. Кашшаф поэманы гел уңай яктан
гына бәяли. Аның фикеренчә,
«поэмада... йөрәк хисләре акылга
буйсына, интим тойгылар иҗтимагый
эшнең уңышына бәйләнеп үсәләр» (152
бит).
Ә менә тәнкыйтьче Нил Юзиев
поэма турында башкачарак фикер
йөртә (бу урында без жанр мәсьәләсен
бер читкә куеп торабыз): «Җәлилнең
«Зәйнәп» исемле озын шигырендә
(1932) туры сызыклылык һәм
ясалмалылык аеруча көчле. Шагыйрь
сөю хисен станокларга һәм норма
күрсәткечләренә кирәгеннән тыш
бәйләп сурәтли» !.
Безнең карашыбызча, Н. Юзиев
поэманың төп кимчелеген дөрес тотып
алган һәм бу очракта әсәргә биргән
бәясе белән ул тулыс-ынча хаклы.
«Хат ташучы» поэмасы социалистик
реализм методы белән коралланган
шагыйрьнең иҗат үсешендә яңа
баскычка күтәрелүен, аның чын
художник буларак формалашып
җитүен раслаган әсәр булды. Ул Җәлил
поэзиясендә генә түгел, гомумән Бөек
Ватан сугышына кадәр-
1 Нил Юзиев. «Муса Җәлил поэмалары», Казан
университеты нәшрияты, 1960 ел, 44 бит.
ге татар әдәбиятында иң күренекле
урыннарның берсен алды. Югары
художество көченә ия булган бу
әсәрендә шагыйрь социализм шарт-
ларында формалашкан яңа кешенең
гүзәл образын бөтен катлаулылы- гы
белән сурәтләп <бирде, социалистик
җәмгыять белән шәхес арасындагы
тулы гармонияне гәүдәләндерде.
Монографиядә «Хат ташучы» поэ-
масына җентекле анализ ясалган.
Бөек Ватан сугышы алдыннан Муса
Җәлил күренекле ике зур әсәрен —
«Илдар» либреттосын һәм «Алтынчәч»
драматик поэмасын яза. Бу әсәрләр
алынган проблема- ла р ы н ың
җитдилеге, вакыйгаларның киң планлы
эпик характерда бирелүе белән
аерылып торалар. Драматик
коллизияләренең охшашлыгы ягыннан
«Илдар» либреттосы, билгеле
дәрәҗәдә, «Хат ташучы» поэмасына
барып тоташа. Поэмадагы мәхәббәт
ситуацияләре «Илдар»да турыдан-
туры ил язмышы белән бәйләнеп, тагын
да кискенрәк иҗти м а гый я ңгы р а ш
алалар.
Китапта шагыйрьнең тормыш һәм
иҗат юлының соңгы чорына шактый
киң урын 'бирелгән, һәм бу бик
табигый. Чөнки, беренчедән, без Л1уса
Җәлилнең тоткынлыкта үткәргән
еллары, аның героик көрәше турында
бик аз белә идек. Булган
материалларның да күбесе кабат
тикшерүне, аныклауны таләп итәләр
иде. Бу китапта исә Җәлилне, аның
талантлы поэзиясен сөючеләр
тарафыннан «әкияттәге серле йомгак»
эзеннән барып табылган байтак
тормыш фактлары өстәлгән,
•булганнары аныкланган. Икенчедән,
Җәлилнең фашист тоткынлыгында
язган әсәрләре, гүяки, аның бөтен
иҗатына йомгак ясыйлар, шагыйрь
тарафыннан күпьеллык иҗат
дәвамында ирешелгән казанышларның
нәтиҗәсе булып торалар.
Сугыш һәм тоткынлык үз кулы
белән социализм төзүдә катнашкан,
шул гүзәл җәмгыять шартларында
яшәү бәхетенә ирешкән шагыйрьне
икенче -бер дөнья—капитализм
дөньясы, аның да фашизм
диктатурасы кебек иң әшәке формасы
белән йөзгә-йөз очраштырды. Менә
шунда инде коммунист шагыйрь
социалистик системаның өстенлеген,
совет кешесенең чагыштырмаслык
югары сыйфатларын бөтен
контрастлыгы белән күрә алды. Бу
чорда язган әсәрләрендә шагыйрь
тормышка, әйләнә-тирәдә барган
вакыйгаларга социализм казанышлары
югарылыгыннан торып бәя бирде,
социалистик мораль принципларыннан
чыгып, совет кешесенең бөеклеген
җырлады, фашизмны тарихи үлемгә
хөкем итте. Үзен ил белән, халык белән
бергә хис итү, социализм идеяләренә
ахыргача бирелгәнлек — Җәлилгә
корычтай нык ихтыяр көче бирде, аның
шигырьләрен тирән оптимизм белән
сугарды.
Гази Кашшаф «Моабит цнклы»- на
кергән әсәрләрне шагыйрьнең алдагы
иҗат чоры белән бәйләнештә тикшерә,
бу әсәрләрнең поэтик җирлеген совет
әдәбиятының һәм татар халык
иҗатының уңай традицияләреннән
чыгып аңлата. Җәлил иҗатының
интернациональ характерын билгеләп
үтү белән бергә, автор аның милли һәм
үзенчәлекле булуына да басым ясый.
Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган
шигырьләрен шул ук чорда һәм шул ук
темаларга мөрәҗәгать иткән икенче бер
татар шагыйре Фатих Кәрим әсәрләре
белән янәшә куеп карау укучыга бу
үзенчәлекне тагын да тирәнрәк
аңларга, Җәлилнең поэтик йөзен тагын
да ачыграк күрергә ярдәм итә.
«Муса Җәлил» монографиясе герой
шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын
өйрәнүдә тагын бер кыйммәтле хезмәт
ул. Бу китаптан укучылар үзләрен
кызыксындырган күп кенә сорауларга
җавап таба алалар. Ләкин биредә
Җәлил турында әйтеләсе инде әйтелеп
беткән, әдәбият белгечләребезгә ты-
нычлап, кул кушырып утырасы гына
калган дигән фикерне аңларга ярамый.
Бу өлкәдә чишеләсе, хәл ителәсе
мәсьәләләр җитәрлек.
Мәсәлән, монографиядә М. Җә-
лилнең драма әсәрләре анализдан
бөтенләй читтә калганнар. Шулай ук
Җәлилнең журналист һәм тәнкыйтьче
буларак эшчәнлеге дә киңрәк өйрәнүне
сорый. Җәлил иҗатына бәйләнешле
гомуми әдәби- теоретик мәсьәләләрне
хәл итү белән бергә, алда аны аерым
жанрларга бүлеп тикшерү мәсьәләсе дә
тора.
Болардан тыш, Гази Кашшаф үзенең
монографиясендә шагыйрь
тормышының соңгы чорына караган
кайбер моментларның бик үк ачык
булмавын яки бөтенләй билгесез
булуын күрсәтеп үтә, әдәбиятчылар,
тарихчылар һәм Җәлил белән
кызыксынучы башка иптәшләр алдына
күп кенә сораулар куя.
Кыскасы, Муса Җәлилнең күпкырлы
бай иҗаты, легендага тиң героик
тормыш юлы үзенең яңа- дан-яңа
тикшеренүчеләрен көтә.
Ю. ЭМИНОВ
Мәскәү университеты аспиранты.