Логотип Казан Утлары
Шигърият

 ЯШЬ КӨРӘШЧЕ ЯТА ТҮШӘГЕНДӘ


Н. Островскига
Лояш, офык, гөлләр, язлар таңы — Караңгыга чумды барсы да.
Шәфакъсез төи камап һәр дүрт ягын, Кара шәүлә басты каршына:
«Бирел, егет, күтәр кулларыңны, Тыныч булыр туфрак астында.
Очланмаган чиксез уйларыңны Җилләр сөйләр каен халкына.
Юлың бетте, хәзер мат аласың, Ике метр туңган җир сора.
Онытырсың тән һәм җан ярасын, Шул газаптан котылу ни тора!»
Яшь көрәшче ята түшәгендә, Хәрәкәтсез аяк-куллары.
Нурлы күзләр сүнгән.
Үз-үзенә
Боерык булып агыла уйлары:
— Хәлсез гәүдәм ятсын түшәгендә, Баш миемдә минем ихтыяр.
Чиксез газап чиккән йөрәгемдә Көлеп яши торган көчем бар.
Җир йөзендә янар байрак булып Мәңгелеккә барган җырым бар.
Күз алдымда нурлы юллар сызып, йолдыз булып янган җырым бар.
Шул йолдызга карап ыргыл алга, Юл бормалы, авыр һәм ерак.
Синең нурдан бүтән юлчыларга Яктырак та булсын, җылырак.
Епылсаң да алга барган чакта, Карап торма борылып артыңа, йөрәгеңнең соңгы тамчы канын Букет итеп тапшыр халкыңа!
62
ДӨНЬЯ ЯҢАРА
Ж ырласынмы кеше, көлсенме, Җан азыгы кирәк һәр көнне. Күңелләрдә шатлык тудыра Яңа өмет, яңа җыр гына.
Җил иссә дә, үлән үссә дә, Табигатьтә бизәк өстәлә: Кая бакма — илһам алырлык, Кабатланмый торган матурлык.
Гөл-чәчәкләр селки башкаен, Җир яңарып тора яз саен. Син күз йомып-ачкан арада Өр-яңа көн көлеп ярала.
Яна көнгә яңа төс керә, Көтеп алган бәхет искерә. Болыт килә, болыт тарала, Җир яшәрә, дөнья яңара...
ТЕГҮЧЕ КЫЗЛАР
Л*елтер-келтер тегәбез, Тегәбез.
Елтыр-елтыр инәбез, Инәбез.
Җиң очларын, якаларны
Көп дә без
Пөхтә итеп кайыйбыз, Бөгәбез.
Ал ефәкләр кискәндә, Гөл ефәкләр кискәндә йөгерә безнең ак куллар бик җиңел. Күркәм кием кисеннәр, Матур булсын кешеләр, Сылу булсын кешеләр, ди күңел.
Безнең костюмны кисәң
Өстеңә,
Якты елмаю чыга
Төсеңә.
Безнең пальтоны салсаң
Иңсәңә, йөзләреңә якты нур Өстәлә.
Яшел бәрхет кирәкме,
Зәңгәр ефәк бизәкле, Халык өчен файдалы эшебез. Цехка килеп таң белән, Илдә тоткан дан белән, Коммунистик аң белән көчле без.
Безнең теккән күлмәкләр Ак та соң!
63
Киеп йөргән егетләр Мактасын;
Кем куллары гөл коясын
Сорасын;
Килеп карасын Мактау Тактасын.
Ал ефәкләр үлчибез, Ак ефәкләр үлчибез, Йөгерә безнең ак куллар бик җиңел. Күркәм кием кисеннәр, Матур булсын кешеләр, Рәхмәт әйтсен кешеләр, ди күңел.
АГЫЙДЕЛ
Сандугачлар кунган талларыңа, Җилкән көймәләрне җил куган. Ак беләкле кызлар ярларыңда Басмаларга басып кер юган.
Даның киткән ерак илләргә лә, Камышларың шаулый җилләрдә.
Агыйделкәй, зәңгәр күкрәгең киң, Күз яшедәй тонык саф суың, һай, гомердә күпме күрмәдең син Кешеләрнең кайгы, шатлыгын!
Акчарлаклар оча ни эзләп лә, Ак үрдәкләр чума җим эзләп.
Таш өстенә бастым уйга талып, Күкрәгемне куеп җилләргә.
Көчле беләк кирәк колач салып Дулкыннарга каршы йөзәргә.
Пароходлар ямьле кычкырта ла, Ак болытлар йөзә офыкта.
Ак каеннар үсә сөзәк ярда, Ак чабаклар уйный мул суда. Сагынмам дип китсәң еракларга Ямансу да икән, моңсу да.
Су төбендә ташлар күренми лә, Күңелләрдә сагыш сүрелми.
КҮҢЕЛЕМ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН /дәһшәт тулы фронт юлларында Эзем калмаса да;
Туган җирнең изге ташларына Каным таммаса да;
Корал чүкедем мин ул дәвердә, Корал кирәк чакта;
һәр билгесез солдат каберендә Минем йөрәк ята.
Кай җирләрне сагынып килсәм дә мин, Башым ялгыз димәм.
Үрелә-үрелә үргә менсәм дә мин Җырлар эзләп менәм.
Ят шәһәрдә ялгыз йөрсәм дә мин, Якын дуслар күрәм,— Ялгыз икәнемне белсәм дә мин, Күңелем сезнең белән.
Хыялланып ятам бик еракта Чыршы урманында;
Әмма күңелем минем алгы сафта, Галәм юллары н да.
Миңа якты, аяз көннәр кирәк, Җиләс җилләр кирәк.
Җыр уйларга — якты, изге теләк.
Айлы төннәр кирәк.
ҖӘЙГЕ КИЧ
2^Сәйге кичтә су буйлары ямьләнә Яшь егетләр тальян гармонь уйнаса. Чишмәләрнең саф сулары тәмләнә Сылу кызлар су алганда җырласа.
йолдызлар да җемелдәшә яктырак, Алмаларда, шомыртларда шау чәчәк. Ал офыкта көр аваздай яңгырап, Шау чәчәктәй яшь гомерләр үтәчәк.
Болын яктан яңгырый шат тавышлар. Җитез куллар көмеш кыллар чыңлата. Ялындырма, ярың булса, кавыш бар, йөрер вакыт, сөяр вакыт чынлап та.
Тау артыннан нурга балкып ай чыга, Шундый вакыт уйлата да, җырлата, Үткәннәрне хәтерләтеп моң сыза, Әмма гүзәл чак бу дисең ичмаса.