ТУГАНДАШ ӘДӘБИЯТ БИТЛӘРЕННӘН
МИРЗА ФАТАЛИ АХУНДОВ
(1812—1878)
Азербәйҗан халкының демократ әдибе, күренекле мәгърифәтчесе, материалист философы һәм атеисты Мирза Фатали Ахундовның (Сабухиның) тууына 150 ел тула. Укучыларга аның күп санлы фәлсәфи трактатлары, реалистик сәнгать принципларын яклап язган тәнкыйть мәкаләләре, фео- далъ-патриархаль ханнарның тупаслыгыннан, явызлыкларыннан көлгән һәм заманында үзе үк тәрҗемә итеп рус телендә дә бастырган комедияләре, «Алданган йолдызлар» исемле сатирик повесте, феодаль изүгә, кете тәхесен кол итүгә, ислам диненең әшәке гореф-гадәтләренә каршы юнәлдерелгән шигырьләре билгеле. Шулар арасында иң танылганнарыннан берсе итеп «Пушкинның үлеменә» дигән поэтик әсәрне күрсәтергә мөмкин. Укучыларыбыз игътибарына без шул шигырьнең татарчага тәрҗемәсен тәкъ-. дим итәбез.
ПУШКИННЫҢ ҮЛЕМЕНӘ
^Аэкым качты, төннәр буе күзем
йоммыйм, йөрәгемә үзем дәшәм, үзем
тыңлыйм:
«Серләремнең җәүһәрләрен, татлысын син, И йөрәгем, үз түреңдә саклыйсың
син.
Ни булды соң, җыр былбылың ник сайрамый, Тутый кошың матур сүзләр ник сайламый?
Ни булды соң, шигырь сүнде — тын
• да чыкмый?
Ни булды соң, илчең хыял юлга чыкмый?
Күр, яз җитте, чәчәк ничек балкый
әнә, Болыннарда хуш ис ничек аңкый
әнә.
Миләүшәләр тирбәләләр әнә ярда, Алсу гөлләр ялкынланып яна бар
да.
• Тауда гөлләр асылташтай җемелдиләр, — .Бизәл, дала, безнең нурга күмел!
диләр.
86
Зур агачлар чәчәкле таҗ кигәнсыман, Күренәләр «без монда шаһ!» дигәнсыман.
Чык суларын эчеп лалә касәсеннән Мәкләр әйтә: «Тын бакчалар яшәсеннәр!» Ясмин гөле — ап-ак давыл. Шуны күреп
Кара күзле нәркис авыр сулый кебек.
Сандугач шат — язны күргәч рәхәт тапкан, Бүләккә дип ул да алсу чәчәк капкан.
Болыт әзер гөлгә тизрәк су сибәргә, һәм җиләс җил канат сирпи шул чибәргә.
Җырчы кошлар сайрый иртә танда торып: Үс, яшеллек, җир-әнкәне ямьгә төреп!
һәр үләннең үз болыны, үз кыры бар, Яз бәйрәмен бизәр өчен үз җыры бар.
Берсе көяз, берсе чиксез сылу була, Берсе — гашыйк, сөйли бары шуны гына.
Бөтен чәчәк бергә күңел ачып яши, Тормыш—ләззәт. Ә сатышлар качып яши.
Ә син, йөрәк, һич тормаска яттың мәллә?
Шатлыклардан тәмам колак кактың мәллә?
Күңелдә хис, ә башымда уйлар тумый, Син дәшмисең — шөһрәтле җыр җырлап булмый.
Уй дәрьясын кыю айкый идең бит син, Җыр энҗесен чик-чамасыз сөйдең бит син.
Сүз бизәгең явын алды бик күп күзнең, Җыр юлларын мәрҗән итеп бик күп тездең.
87
Белмим, нигә борчый бүген сине сагыш?
Кайнар хисем, ник кайгылы синең агыш?..
Әйтте йөрәк: — Япа-ялгыз уйлыйм әле.
Ялгызлыкка үзем юлдаш булыйм әле!
Чәчкә идем. Белмәгәнмен мин, күрәсең,
Язлар үткәч, көзге салкын җил киләсен.
Җырым — җайдак. Зур җиңүне бурыч итеп, Мин телемне бирдем аңа кылыч итеп.
Юк, теләгем эшкә ашмый. Көтәм һаман.
Бик мәкерле хыянәтче икән заман.
Була кошлар: тоткын булган чагын белә,
Ә җим эзләп шул тозакка тагын килә.
Уйламагыз дан һәм шөһрәт зур нәрсә дип,
Алар бары күкрәүсыман бер нәрсә бит.
Дәшмә миңа. Күр, күз яше коелганын...
Беләм ничек бөек уллар җуелганын.
Беләм, шигырь — ул корал да, ул гаскәр дә.
Полководец иде Пушкин шул гаскәргә.
Ишеткәнсең, тылсымлы җыр җырлады ул,
Бөтен җирдә шаулады һәм гөрләде ул.
Гүя кәгазь әйтте аңа: тизрәк утыр, Каләм ал да, мине тизрәк язып тутыр!
Уй-хыялы тавис коштай балкып торды,
Бизәк булып, сүзе күзне тартып торды.
Шигырь йортын сырлап салды Ломоносов,
Пушкин аны бизи барды һаман үсеп.
88
Җыр дәүләтен Державин карт яулап алды, Ләкин анда хәким булып Пушкин калды.
Ә Карамзин гыйльми шәрап салды җырга,
Пушкин шуны эчеп бетерә алды җырда.
Патша исеме Николайны кемнәр белә?
Татарлардан Кытайгача җирләр белә.
Ә Пушкинны җирдә бөтен яклар белә —
Аның данын яшьләр аңлый, картлар белә.
Даһи акыл итеп Төньяк тыңлый аны,
Ә Көнчыгыш якты айга тиңли аны.
Без беләбез: Җир, һава, Ут, Су булганын — һәммәбезне шул дүрт әнкә тудырганын.
һәм әйтәбез: «Җиде кат күк — әткә, — дибез...
Әмма ләкин җирдә һичбер чакта, дибез,
Пушкин кебек улның әле туганы юк, — Андый акыл һәм сәләтнең булганы юк.»
Әйтим ләкин, син тыңларсың исең китеп: Шул әнкәләр, шул әткәләр ничек итеп
Шул кадәрле мәрхәмәтсез булды икән?
Ник Пушкин юк? Ник вакытсыз үлде икән?
Үтерделәр... Кызгансаң да күпме хәзер, Пушкин дәшмәс... Ярсу йөрәк типми хәзер.
Килде болыт, кара явым күкрәп койды,
Ауды имән — әйтерсең, җир тетрәп куйды.
Җилләр исте — күңел уты сүнде кинәт,.
Дошман кисте — гомер гөле шиңде кинәт.
Җырлады ул — еракларга китте даны.
Агулы чор елан ашы итте аны.
Былбыл кунып сайраган гөл юк ителде,
Сүнде йөрәк — җыр агылган юл киселде.
Җырчы-саф җан очты күкрәк читлегеннән...
Халык елый ачы кайгы күплегеннән.
Рәсәй үкси әрнеп бер үк фикер белән:
Явыз җаннар җыр гигантын үтерделәр.
Сихерләүче, каргышлы күз карашыннан Коткармады тылсымлы сүз дәвасы да.
Җирдә сине дусларыңнан аердылар.
Инде тәңрең кабул итсен хәер белән.
Ә кабереңә фонтан-фонтан хуш ис сибеп, Бахчасарай шаулар — бетмәс ул һич кибеп.
Тиңли Кавказ сине таулар нуры белән, Сагына сине ул Сабухи җыры белән.
1837 ел.
Азербәйҗанчадан Зәки Нури тәрҗемәсе.