Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУЕБЫЗ КӨННЕ


Булган хәл
I
атьяна Матвеевна бүген бик шат.
Карты Филипп Григорьевич белән алар бер-берсен яшь-тән үк яратышканнар. Гомерләре татулыкта үткән. Икесе дә намуслы хезмәт белән халык арасында танылган. Дүрт ул һәм биш кыз үстергәннәр. Балаларының берсе врач, икенчесе инженер, уртанчысы офицер, кечесе трактор йөртә. Алар барысы да ата-аналары кебек үк хезмәт сөяләр. Татьяна Матвеевна бигрәк тә әнә шуның өчен шатлака.
Бүген алар барысы да бергә колхоз клубына җыелдылар. Якыннары, дуслары, артельнең алдынгы кешеләре, җитәкчеләре дә шунда иде. Татьяна Матвеевнаның һәм Филипп Григорьевичның алтын туйлары булып үтте бүген клубта. Туганнары һәм колхозчылар ал арны илле ел бергә һәм тату яшәүләре белән котладылар. Яшьләргә саф мәхәббәт» дуслык, турылык, намуслылык, хезмәт сөю үрнәкләрен күрсәтүләре өчен аларга рәхмәт әйттеләр, брильянт туй шатлыгын күргәнче, аннан соң да озын һәм тигез гомер, мәңге шатлык эчендә яшәгез, дип теләкләрен белдерделәр, колхоз исеменнән һәм үзләреннән бүләкләр тапшырдылар. Юбилярлар үзләре дә шундый зур бәхет, җитеш тормыш тәэмин иткән партиябезгә һәм хөкүмәтебезгә, шатлыкларын уртаклашып, олылап хөрмәтләгән өчен шулай ук колхоздашларына чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
Татьяна Матвеевна һәм Филипп Григорьевич, туйдан соң саф һава сулап кайтырга дип, су буена киттеләр. Болында йөрделәр, елга яры буенда чирәмгә утырып ял иттеләр, яшьлек елларын искә төшереп озак кына сөйләшеп утырдылар. Алар авылга кайтып җитеп олы урамга борылганда, кояш Кама аръягындагы нарат урманы артына яшеренгән иде инде.
Кибет янына җитәрәк Татьяна Матвеевна юл читендәге ишле бәпкәле казларга күз төшерде. Ата каз, кешеләр якынлашканны күреп, гайрәтен күрсәтергә теләгәндәй муенын сузып кыйгылдарга кереште, аңа ана каз җавап бирде. Бәпкәләре дә сикерешеп торды. Ана каз аларны кибет күршесендәге йорт капкасына таба чакырды. Бәпкәләр, бер-бер- сеннән калышмаска тырышып, ата-аналары артыннан йөгерештеләр. Тик бер бәпкә генә никтер ятып калды. Моны күреп, Татьяна Матвеевна шул бәпкә янына атлады. Үлгән ахырысы, дип аягы белән аңа төртеп карады. Бәпкә түгел, ә ак кулъяулыкка төрелгән әйбер булып чыкты ул. Төргәкне алып карты янына килде.
Т
79
Эчендә нәрсә икән моның, Татьянушка? — диде карты.
— Кәгазьгә охшый, Григорьевич.
Карт төргәкне алып, әйләндерә-әйләндерә һәр ягын капшап карады.
— Әйе, Татьянушка, моның эчендә мөгаен акчадыр.
— Бичара! Кем генә югалтты икән?
Гомер буена берсе әйткәнне икенчесе кире какканнары юк аларныц. Әйтелгән фикерне башта икесе дә яклый, аннары шул турыда киңәшәләр, төзәтмәләр кертәләр. Бу аларда үзенә күрә бер гадәткә әверелгән.
— Әйе, бер бичарасы югалткан, Татьянушка, — дип кушылды карчыгы сүзенә Филипп Григорьевич та.— Ләкин табышлы кеше бәхетле кеше, дигән сүз дә бар бит әле, Татьянушка.
— Мин үзебез турында түгел, Григорьевич, югалтучыны жәлләп әйтүем.
— Әй-ее, — дип җөпләде карты, — әгәр дә бу төргәктә акча булса, югалтучысы кызганыч, бик кызганыч.
— Ул бичараны бәхетле итү хәзер безнең кулыбызда ич, Григорьевич.
— Әлбәттә, әлбәттә, Татьянушка.
— Аны эзләп табарбыз да, төргәген үзенә кайтарабыз, яме, Григорьевич.
— Әлбәттә шулай итәбез, Татьянушка.
— Менә зур шатлык булыр аннары, югалтучыга да, безгә дә.
— Әлбәттә, әлбәттә, Татьянушка.
— Бөр кеше дә күренми, ичмасам, төргәк таптык дип хәзер үк хәбәр таратыр идек.
Әгәр дә саф намуслы бу карт белән карчык тагын ун минут кына шул урында тоткарланган булсалар, алтын туй шатлыгы тагын бер куаныч белән байый төшкән һәм ул көнгә тагын бер сөенечле истәлек өстәлгән булыр иде. Чак кына иртәрәк кузгалдылар шул алар. Хәер, иртә дигәч тә бик иртә дә түгел, кичке эңгер-меңгерне караңгылык алмаштырып өлгергән иде инде. Алар үз урамнарына таба борылгач, кыр ягыннан фараларын яндырып килгән бер «Москвич» авылга керде. Ләкин юбилярлар бу вакытта өйләрендә иде инде.
II
Кибет янына чак кына җитми «Москвич» туктады. Фаралары да сүнмәде, юл читен, капкалар, кибет ишеге алдын яктыртып торды ул. Машинадан бер егет һәм ике кыз чыгып, нидер эзләп йөри башладылар.
— Галия, абынып егылган урыныңны күрсәт әле, — диде егет.
— Менә ул төш, — диде Галия, чирәм каплап алган юл үзәненә күрсәтеп. — Аягым менә шул ташка бәрелде, үзем егылдым. Сумкам читкә тәгәрәп китте.
— Шуннан соң ни булды?
— Торып өстемне чистарттым, сумкамны алдым да менә шушы йортка кердем. Казанда укучы кызларыннан алып кайткан хатны тапшырыйм дип сумкама тыгылсам, минеке түгел. Чыгып кабинада калган үз сумкамнан хатны алдым да, кертеп бирдем.
— Ә син, Мөзәйнә, кибеткә кергәндә сумкаңны автомашина кабинасында калдырган идеңме?
— Кибеткә буш кул белән кердем, Галия кабинада калгач, сумкамны алырлар, дигән шик күңелемә дә килмәде.
— Алай булгач, сумкаңдагы акчаны Галия югалткан икән, — диде Шакир, — абынып егылган, сумка ачылган, акча төшеп калган. Егылган урынга күз салалар аны, кызый.
80
— Мин үз сумкамны алганмын дип уйлаган идем бит, Шакир. Анда акча да, бүтән кыйммәтле нәрсә дә юк иде. Мин гаепле булып чыктым. Үзем түләрмен инде.
— Мин үзем гаепле,— диде Мөзәйнә. — Банктан алган акчаны калдырып йөрмәскә кирәк иде. Сиңа түләттерәмме соң?!.
— Түләү дә түләү?.. Табарга кирәк, колхозчыларның хезмәт хакы ич ул, — диде Шакир.
Галия үзе хат кертеп биргән кешеләрне алып чыкты. Алар кызларыннан килгән хатны укыгач кына урамга чыкканнарын, бер әйбер дә тапмауларын, юл читендә унөч бәпкәле ике ак каз утырганын гына күргәннәрен әйттеләр.
Ак төргәк ак бәпкәләр арасында яшеренеп калган инде алай булгач. Бәпкәләр киткәч кемдер күреп алган булырга тиеш,—дип йомгак ясады Шакир, автомашинага кереп утыргач. s
Мөзәйнә борчылып әйтеп куйды:
— Җитмәсә тагын туебыз алдыннан шундый кайгы, — диде.
— Табылыр, кайгырмагыз, — диде аңа каршы Шакир һәм стартерга басты...
III
Татьяна Матвеевна өйгә кайткач та төргәкне чишеп карамады Филипп Григорьевич та ул турыда сүз кузгатмады. «Югалтучысы табылыр әле, төргәк эчендә нәрсә икәнен дә, акча булса, аның ничә сум икәнлеген дә әйтеп бирер әле. Дөрес әйтсә, шуныкы булыр». Уллары һәм кызлары, кияүләре һәм киленнәре дә бу фикерне яклады. Улларының берсен авыл Советына табыш турында әйтергә җибәрделәр. Карт белән карчык шуннан соң гына, бераз тынычлана төшеп, йокларга яттылар. Ләкин аларны тиз генә йокы алмады.
— Эзли торгандыр инде ул, борчыладыр, — диде Татьяна Матвеевна. — Әллә хәзер үк торып милициягә китикме, төргәкне шунда илтеп тапшырсак яхшырак булмасмы, Григорьевич?
— Кирәкле урынга хәбәр иттердек ич инде, Татьянушка. Борчылма, югалтучыны табарлар.
— Табуын табарлар да, төргәктә акчадыр, бәлки аңа бүген үк кирәге дә булгандыр, кайгысыннан өзгәләнә торгандыр, мескенем.
— Әлбәттә, шулай булуы да бар, Татьянушка. Әмма хәзер төн инде, акча белән барыбер берни дә эшләп булмый ич.
— Я, аллам, табылсын гына иде инде...
Татьяна Матвеевна төргәк югалткан кешене төшендә күрде. Имеш, ул зур коллектив җитәкчесе, олы гәүдәле ир кеше. «Халык милке иде, эзли-эзли гаҗиз булдым», — ди икән. Татарча сөйли үзе, Татьяна Матвеевна да татар телен яхшы аңлый, имеш. «Табып, хәбәр иттерүегез өчен мең рәхмәт сезгә, Татьяна түти»,—ди. Үзе Татьяна Матвеев- наның кулыннан үбә, аңа озын гомер тели. Ул арада мул сый-хөрмәтле өстәл әзерләнгән икән. Өстәл тирәсенә күп кунаклар җыелган. Әлеге төргәк иясе дә шуда икән. Татьяна Матвеевна белән Филипп Григорьевичны зурлыйлар икән. Әлеге кеше шул ук яулыкка төреп халык исеменнән бүләк китергән икән. Яулыкны ачып җибәрүгә бөтен дөнья яктырып китә, имеш. Дөньяны яктырткан бу нәрсә брильянттан коеп ясалган Ленин бюсте икән. «Сезне халык һәм үз исемнәребездән брильянт туегыз белән котлыйм», — дип речь сөйли икән теге кеше...
Татьяна Матвеевна төшенең шундый матур, күңелле вакытында гына уянып китте. Караса, яктырып та килә иде инде.
— Хәерле иртә, Григорьевич, — диде ул алданрак уянып өлгергән картына һәм урыныннан торып утырды да күргән төшен аңа да сөйләп бирде.
IV
Төш вакыты җитеп килә иде. Татьяна Матвеевна өйдә үзе генә утыра. Уллары, кызлары, кияүләре һәм киленнәре — барысы да, балаларын алып, Кама буена су керергә киттеләр. Филипп Григорьевич — иртәдән үк җәйләүдә. Ул анда ике-өч көнгә бер барып кайта. Көтүлекләрдән файдалану тәртибен, сыерларның вакытында савылуын күзәтә, терлекчеләрнең эш шартларын тикшерә, барышлый һәм кайтышлый чәчүлекләргә күз сала, басуларның кай төшендә чүп үләннәре күренә башлавын билгели. Кайткач барысы турында да сыйфат инспекторына бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.
Тик утырырга яратмаган Татьяна Матвеевна, оек бәйли-бәйли карты кайтканын көтеп, әледән-әле тәрәзәгә күз сала. Менә капка алдына «Москвич» килеп туктады. Машинадан пөхтә киенгән ике чибәр кыз чыкты һәм алар капканы ачып ишек алдына керделәр. Татьяна Матвеевна, аларга каршы чыгарга дип, урыныннан торды, эшен тәрәзә төбенә куйды. Ул арада кызлар ишек шакыдылар.
— Әйдәгез, хуш киләсез!—диде Татьяна Матвеевна, ишекне киң ачып.
— Татьяна Матвеевна сез буласызмы?—дип сорады Мөзәйнә һәм аңа кулын сузды.
— Мин Татьяна Матвеевна, әйдәгез, түргә рәхим итегез.
Өйгә кергәч, ул кызларга утырырга урын күрсәтте, кайдан килүләрен һәм кем булуларын сорашты.
— Муса Җәлил исемендәге колхоздан, — дип таныштырды үзләрен Мөзәйнә. — Мин дуңгызлар фермасында учетчы Мөзәйнә Галиева, ә иптәшем дуңгыз симертүче Галия Закирова.
— Ә-ә, безнең белән ярышучы колхоздан икәнсез.
— Әйе, Татьяна Матвеевна, ярышучы һәм дуңгыз симертүдә сезнең колхоздан өйрәнүче дусларыгыз без, — диде Галия дә.
Хуҗалык уңышларыннан сүз тормыш хәлләрен сорашуга күчте.
— Би-ик шат, би-ик күңелле яшибез, балакайларым,— дип сөйләп китте Татьяна Матвеевна. — Колхозыбыз картым Григорьевич белән илле ел бергә торуыбызны хөрмәтләп билгеләп үтте. Бүләкләделәр дә, котладылар да. Балаларыбыз да кунакка кайтты, оныкларыбызны да күрдек. Барысы да бергәләп су керергә киткәннәр иде әле. Хәзер кайтып җитәрләр. Сез әнә стеналардагы фоторәсемнәрне карый торыгыз. Улларыбыз, кызларыбыз, кияүләребез, киленнәребез һәм оныкларыбыз алар. Мин самовар куйыйм.
— Безнең чәй эчәсе килми, Татьяна Матвеевна, без...
— Кая ул сыйламый җибәрү, ярышучы колхоздан килгән кунакларны чәй эчерми җибәрәләр димени.
Яше җитмештән узган Татьяна Матвеевна өстәлдә утырган ак самоварны бик җитез күтәреп алды да почмак якка таба атлады.
— Илтифатыгыз өчен бик зур рәхмәт, Татьяна Матвеевна, — диде Мөзәйнә, карчыкны туктатып. — йомыш белән генә килгән идек без, вакытыбыз да бик кыска.
— Ә, йомыш белән булгач бик яхшы, чәй эчкәндә әйтерсез. Хәлемнән килгән кадәр булышырга тырышырмын, балакайларым. Самоварны гына чыжлатып җибәрим инде.
— Туй әзерлеге белән бик ашыгып йөри идек. Иртәгә Мөзәйнәнең туе була, — диде Галия, бу кунакчыл карчыкның юлына каршы чыгып.—Менә шул туй алдыннан гына колхозыбызның бик күп акчасын югалтып, зур зыянлы булдык әле, Татьяна Матвеевна.
— Акча?! Туй? Туй алдыннан гына югалттыгыз, ә?—диде Татьяна Матвеевна, кызларга шикләнебрәк карап. Үзе: «Төшемә дөрес кермәде
6. ,с. ә.- № 1. ftl
82
микәнни, төргәк югалтучы ир кеше булып күренде ләбаса, ә болар кызлар», — дип уйлап алды.
— Әйтергә дә читен инде, сорашмый да булмый,— дип тагын сүз башлады Галия. — Без, Татьяна Матвеевна, әгәр дә дөрес булса, сезне акча тапкансыз икән, дип ишетеп килгән идек.
Татьяна Матвеевна төшенең кире күрсәтүе тәэсиреннән һаман аерыла алмаган иде әле: ул кызларга тагын бер тапкыр сынаулы караш ташлады. Кызлар каушый төштеләр.
— Бәлки без юкка гына борчыйбыздыр сезне, шулай булса гафу итегез инде, кичерегез безне, Татьяна Матвеевна, сау булыгыз, без киттек, — диде Мөзәйнә, уңайсызланып, һәм алар урыннарыннан торып, ишеккә таба атладылар. Татьяна Матвеевна җитез хәрәкәт белән кызларны туктатты.
— Сез, балакайларым, — диде ул, ак төргәкне алып чыгарга дип ашыгып эчке бүлмәгә кергәндә, — акчагызны туй алдыннан югалтып зур зыянлы булгансыз икән, ә без... таптык. Григорьевич белән икебезнең туебыз көнне таптык. Алтын, алтын туебыз көнне таптык, — дип тә өстәде ахырдан.
Әбинең беренче өметле сүзләре кызларны шатландырса да, соңгылары бик тиз сүрелдерде аларны. Чөнки кызлар әби эчке бүлмәгә кергәч, аның «алтын» дигән сүзеннән башкасын ишетмәделәр.
— Туебыз көнне таптык, ди, аннары ул акча да димәде, алтын дип аермачык әйтте, — диде Мөзәйнә, күңелсезләнеп.
— Әйе, «таптык алтын» диде шул, — дип җөпләде Галия дә.—Туйлары көнне тапкан булгач, аннары карты белән илле ел да торгач,, дөрес хәбәр булып чыкмый шул. Алар әле синең белән мин туганчы егерме тугыз ел элек һәм акча да түгел, ә алтын тапканнар булып чыга. Хәзергә хәтле саклавына исең китәр...
Алар икесе дә эчке бүлмә ишегенә якынрак килделәр һәм әбигә ише-телерлек итеп:
— Борчып йөрүебез өчен гафу итегез инде, Татьяна Матвеевна. Без ашыгабыз, сау булыгыз. Филипп Григорьевич белән икегезгә дә озын гомер, тигез, бәхетле тормыш телибез, — диделәр.
Бик ерак яшергән төргәкне алып маташкан Татьяна Матвеевна кызларның саубуллашуларын да ишетеп бетермәде, чыгып баруларын да күрмәде:
— Хәзер, хәзер чыгам, чәй белән, улларым һәм кызларым алып кайткан күчтәнәчләр белән сыйлыйм үзегезне, барыгыз, шоферыгызны да алып керә торыгыз, шоферыгызны да, — дип җавап бирде.
Татьяна Матвеевна шактый тоткарланып, алтын туйлары көнне табылган төргәкне күкрәгенә кысып, зал ягына чыкты. Шатлыктан йөзе тагын да яктыра төшкән иде аның. Кунакларны күрмәгәч, «Шоферны чакырырга чыкканнардыр», дип уйлады ул. Төргәкне өстәл өстенә куеп, самоварны кабызып җибәрде. Керәләр микән дип урам як тәрәзәсенә күз салды. Ләкин «Москвич» күренми иде инде.
— Ай аллам, китеп тә барганнар түгелме соң болар, —диде ул үз- үзенә. — Әллә самовар кайнаганчы магазинга гына дип китеп бардылармы икән? — Ул тиз генә урамга чыкты. «Москвич»ның Муса Җәлил исемендәге колхозга таба борылганын күреп, ни әйтергә дә белми аптырап калды. Нәкъ шул минутта икенче яктан Филипп Григорьевич кайтып керде. Җентекләп сорашып барын да белгәч, ул карчыгына шундый киңәш бирде:
— Бер дә кайгырма, Татьянушка. Акча югалтучылар билгеле инде. Ярышучы колхоз кешеләре дә, иртәгә туйлары да буласы икән.^Төргәкне үзебез илтеп тапшырабыз. Әмма болай гына түгел, сюрприз ясыйбыз дусларга, сюрприз!
G*
83
Муса Җәлил исемендәге колхоз клубының тамаша залына комсомоллар, яшьләр, кызлар һәм колхоз алдынгылары җыелган. Барсы да «П» хәрефе кебек итеп тоташтырып тезеп куелган өстәлләр тирәсенә утырышканнар. Мөзәйнә белән алдынгы тракторчы Шакир туе биредә. Икесе дә залның түрендә. Кыз ак ефәк күлмәктән, чәче бик матур итеп тарап үрелгән. Кияү өстендә кара костюм, ак күлмәк. Кыз янында колхоз председателе Гайшә Камалова үзе утыра. Аның белән янәшә — комсомол комитеты секретаре Равил Ганиев. Ул туйның тамадасы.
Барысының да йөзе шат. Тик кыз гына бераз боек күренә. Моның серен бөтен мәҗлес белә. Шуңа күрә туйны күңелле, зәвыклы үткәрергә, ничек кенә булса да кызның күңелен күтәрергә тырышалар. Баянга кушылып җырлыйлар, бииләр. Сүз осталары да тик тормый. Кияү дә кызны көлдерергә тырыша, әледән-әле шаян сүзләр әйткәләп куя.
— Борчылма, бәгырем, табылыр, табылмаса «Москвич»ыбызны сатарбыз да түләрбез, машина тагын булыр, — ди ул, кәләшенә генә ишетелерлек итеп.
Нәкъ шул чакта клуб янына «Волга» килеп туктады. Туйдагылардан беренче булып аны Равил күреп алды.
— Районнан килделәр ахрысы, райбашкарма комитеты машинасына охшый, — диде ул колхоз председателенә.
Камалова мәҗлесне калдырып кунакларга каршы чыкты. Ләкин озак тормады, кабат клуб залына керде һәм тамадага мөрәҗәгать итте.
— Чакырылмаган, ләкин бик кадерле кунаклар килгәннәр, рөхсәт булса, мәҗлескә алып керик үзләрен.
— Күңелебез киң, рәхим итсеннәр, шулай бит, иптәшләр,—диде тамада. Мәҗлес аның фикерен яклады.
Председатель тагын чак кына югалып торды да җыйнак киенгән бер карт белән карчыкны култыклап залга алып керде. Алар икесе дә мәҗ- лестәгеләр белән баш иеп исәнләштеләр һәм туйның күңелле үтүен теләделәр.
Кунакларга кияү белән кыз яныннан урын бирелде. Гайшә Камалова, кайбер яшьләрнең чакырылмый килгән яңа кунакларга карап сәерсенеп утыруларын сизеп, таныштырырга кирәк санады.
— Хөрмәтле кунакларыбыз—«Дружба» колхозының иң олы, кадерле кешеләре, — диде ул, — колхозны оештыручылардан. Бөтен көчләрен җәмәгать эшенә биргән хезмәт батырлары. Безнең белән ярышучы колхоз членнары шушы көннәрдә генә Татьяна Матвеевна белән Филипп Григорьевичның алтын туйларын үткәрделәр. Ә бүген колхоз аларны безнең яшьләребезгә саф мәхәббәт, турылык һәм татулык белән яшәүнең тере үрнәкләрен күрсәтергә җибәргән.
Мәҗлестәгеләр кунакларны гөр килеп алтын туйлары белән котладылар. Тамада тәкъдиме белән хөрмәтле кунакларны тәбрикләп тост күтәрделәр.
Туй мәҗлесе зәвыклырак төс. алды. Мөзәйнәнең дә күңеле ачылып китте. Моны башта тамада сизеп алды һәм кызның үзенә сиздерми генә бөтен мәҗлескә бу турыда белдереп өлгерде. Дүртенче кеше булып утырган Галия генә бераз сүрән төсле күренә иде. Нәрсәдер сизенгән кебек, йөрәге каядыр ашкынып тибә иде. Ләкин нидән? Моны ул үзе дә белмәде. Гайшә Камалованың «алтын туй» дигән сүзләре аңа нәрсәнедер ачыклагандай итте. Ләкин нәрсәне?..
Табынга чәкчәк китерделәр. Тамада аны кабул итеп алды һәм кияү белән кыз алдына куйды. Башта ул ике яшьне котлап кыска речь тотты һәм чәкчәк янына үз бүләген салды. Аннары башкалар, кияү' белән кызга матур, изге теләкләр белдереп, китергән бүләкләрен салдылар.
Гайшә Камалова ишарәсен аңлап алган тамада Татьяна Матвеев- нага сүз бирде.
— Без, Филипп Григорьевич белән, ике яшькә сүнмәс мәхәббәт, тигез тормыш һәм зур бәхет телибез, — диде Татьяна Матвеевна.— Алар туен котлап без дә кечерәк кенә бүләк алып килдек. Бүләкләребезне кияү белән кәләшнең үз кулларына тапшырырга рөхсәт сорыйбыз.
Аның соңгы сүзләренә кул чабулар ялганып китте. Филипп Григорьевич урыныннан торды, кесәсеннән ялтырап торган портсигар чыгарды.
— Бу бүләк колхозыбыз исеменнән, — диде ул, портсигарны ачып, һәм капкачының эчке ягына язылган котлау язуын укыды: — «Ярышучы Муса Җәлил исемендәге колхозның алдынгы тракторчысы Шакир Юнысовка туй ^бүләге. «Дружба» колхозы правлениесе».
— Ә менә бусы аның кәләшенә, Филипп Григорьевич бабасы белән Татьяна әбисеннән, — диде Татьяна Матвеевна, Мөзәйнәгә миләүшә төсле сумка тапшырып.
Бөтен мәҗлес олы кунакларны һәм ике яшьне хөрмәтләп тагын гөрләтеп кул чапты. Мөзәйнә бүләкнең матурлыгына сокланып, эчен дә ачып карады һәм... аның йөзе тулган айның ундүртенче кичәсе төсле булып кинәт яктырып китте. Ул, бүләкне тоткан килеш, Татьяна Матвеевнаны, аннан Филипп Григорьевичны кат-кат кочаклап үбәргә тотынды. Аны туктатырлык та түгел кебек иде. Мәҗлестәгеләргә Мөзәй- нәнең бу кыланышы сәеррәк тоелды.
Нинди зур вакыйга булуын күреп һәм бик тиз сизеп алган Гайшә Камалова тамада рөхсәте белән тагын сүз алды.
— Иптәшләр, яшьләр һәм кызлар, — диде ул, табын тирәсендәге- ләрне үзенә каратып. — Татьяна Матвеевна һәм Филипп Григорьевич киявебез белән кызыбызны котларга бүләкнең искиткеч зурысын китергәннәр. Бүләкнең эчен ачып күрсәт әле, Мөзәйнә.
Мөзәйнә бүләкне югары күтәреп, ачып җибәрде. Эчендәгесен күргәч, мәҗлестәгеләр барысы да «Әнә нинди бүләк икән!» дип беравыкка тып-тын булып калдылар... Галия белән Мөзәйнә югалткан ак яулыклы төргәк ята иде сумка эчендә.
— Татьяна Матвеевнаның «алтын» дигән сүзе әнә нинди мәгънәдә әйтелгән булган икән, — диде Галия, урыныннан сикереп торып, һәм карт белән карчык янына килде дә икесен дә кочаклап үбәргә кереште.
— Хөрмәтле кунакларыбыз Татьяна Матвеевна һәм Филипп Гри-горьевич,— дип сүзен дәвам иттерде председатель, — ике яшьне гадәт буенча котларга гына түгел, бәлки татар һәм рус халыклары арасындагы какшамас дуслыкны тагын да беркетә төшә торган эчкерсез саф күңел, намуслылык үрнәген дә алып килгәннәр. Сәламәтлек һәм озын гомер телик аларга.
Туйдагылар Филипп Григорьевич белән Татьяна Матвеевнаны хөр-мәтләп, залны тагын гөр китереп алкышларга керештеләр. Гади рус карты белән карчыкның саф күңелле булуы, алардагы олы йөрәк, гаделлек мәҗлестәгеләрне чын-чыннан дулкынландырды. Күпләрнең күз төпләрендә энҗе кебек яшь бөртекләре ялтырый иде.
Татьяна Матвеевна һәм Филипп Григорьевич бу минутларда инде үзләрен яшьләр туенда гына түгел, бәлки алтын туйлары дәвамында, алай гына түгел, брильянт туйларында утыралар кебек сизделәр.
— Табылыр, Мөзәйнә, табылыр, хәзер коммунизх! төзү чоры, дидем бит мин сиңа, —диде Шакир, кәләшенең кулларыннан тотып. — Табылды гынамы әле, сумкага салып китереп бирделәр!..
— Туебыз көнне кайтты, туебыз көнне,—диде Мөзәйнә һәм Татьяна Матвеевнаны мәрхүм анасы урынына күреп, тагын бер кочаклап үпте.
8