Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТОЛСТОЙ БАКЧАСЫ

Хикәя
азанның югарыгы өлешендә, институтлар һәм парклар районында, җәен дә, кышын да һәрвакыт студентлар, яшьләр шау-гөре тынмый торган җанлы бер урында кечерәк кенә бакча — Толстой бакчасы бар. Моннан утыз еллар чамасы элек, шул тирәдәге югары уку йортлары студентлары, якшәмбе өмәләре ясап, беренче куакларын утырткан бу бакчаның юкә, каеннары хәзер, буй җиткән кызлар кебек, башларын күккә чөеп горур тезелешеп утыралар. Шулар белән бергә үк монда тәбәнәк куаклар да юк түгел һәм җәйләрен, бакча уртасына клумба ясап, төрле-төрле чәчәкләр георгиннар, пионнар, зәйтүн гөлләре, мәкләр дә үстерәләр. Яшь-җилкенчәк-нең бу тирәдә чәчеп үстермичә дә шау-гөр кайнашып торуын башта ук әйтеп үттек инде. Бакча, чәчәкләр, яшеллек һәм яшьлек булган җирдә, үзеинән-үзе дә аңлашылса кирәк, мәхәббәт тә, әлбәттә, су сипкәнне көтеп тормый. Җәйге тын кичләрне, Подлужный урамына яки Арча кыры ягына берәр йомышыгыз төшеп, шушы кечкенә бакча аркылы үтсәгез, теге яки бу скәмиядә берсе икенчесенә елышып ук утырган парлы-парлы яшьләрне күрерсез. Әгәр инде барган җирегездә озаграк тоткарланып, соңгарак калсагыз һәм кайтышлый, саф һава сулау сылтавы белән, янә шул бакчага кагылсагыз, әле сез киткәндә янәшә генә утырып калган парлылариың кайберләре, инде бөтенләй онытылып китеп, кызы егетенең кочагына ук сыгылып төшкән булыр. Әлбәттә, сезгә чак-чак кына уңайсыз булып калыр, сез бу тирәдән тизрәк үтеп китү ягын карарсыз. Әмма теге бер-берсеиең кочагына сыгылып төшкән бәхетле бәндәләрнең сездә һич гамьнәре булмас, алар сезне күрмичә дә, ишетмичә дә уздырып җибәрерләр. Гаеп итеш түгел, яшьлекнең үз законы, кайчандыр сезнең дә әиә шулай искәрмәстән генә йомшакка сыгылып төшкән чакларыгыз булгандыр... Тагын шул хәтлесе дә бар: тымызык һавалы әнә шул зәңгәр кичләрне, чәчәкләрне, мәхәббәт утында янучы яшьләрнең шыпырт кына пышылдашуларын хәвеф-хәтәр җибәрмичә саклап торгандай, бакчаның урта бер җирендә, мәрмәр багана өстендә мәрмәр Толстой утыра. Бюст үзе салкын таштан, ләкин менә бу йомшак җәйге кичтә, чәчәкләр һәм җанлы яшьлек арасында гүяки ул үзенең таштан икәнлеген оныткан, гүяки таш багана өстеннән чын Толстой үзе тирә- юньгә күз салып, моңсу гына тамаша кылып утыра: хөкем итәрдәен хөкем итә, күңеленә хуш килгәнен хуплый, ә яшьлекне, аның нинди генә киреле-мырлы яклары булмасын, тулысы белән аклый, яшьлеккә шыпырт кына хәер-дога кыладыр кебек...
К
54
Чәчкәләр шулай котырган бу җәйге айларда Толстой белән бергә төп ката сакта торучы тагын бер кеше була монда: ул — бакчаның җӘйге каравылчысы, Ватан сугышы инвалиды Степан. Хәтта аны «Степан каот/ дип әйтергә дә мөмкин булыр иде. Яше ягыннан бик алай өлкән бул- маса да, шулай да илленең югары ягындагы кеше. Җитмәсә, дөньясы да бик иркәләмәгән булса кирәк, алҗыган кыяфәтле, шактый ук бетерешкән күренә. Шинельдән бозып теккән иске курткасын җәен дә иңеннән салмый торган бу ходай бәндәсе, әмма ләкин, тормышны сөю ягыннан бик күп акыллы башларны биш чакрымга артта калдырыр. Һәм ул моны, ягъни үзенең тормыш сөючән табигатен, ике кадак майга чыдаша алмаган кайбер әтәч Фәхриләр кебек, очыну-һавага сикеренү белән дә күрсәтмәс. Хәер, бер аягы бот төбеннән киселгән, икенчесенең чәлдер сөяге чәрдәкләнгән һәм калган гомерен култык таягына утырып үтәргә тиешле бу кешенең сикерер әмәле ни дәрәҗәдә икәнлеген үзегез дә, шәт. чамалый торгансыздыр. Соң шулай булгач нәрсәдә аның тормыш сөю- чәнлеге, дисезме? Әйтеп кенә бетереп булмаслык һәм беренче карашка бик үк әһәмияте дә юк кебек күренгән вак кына нәрсәләрдә. Ә барыннан да элек, зарланырга яратмавында. Югыйсә, монда, Степан саклый торган бу бакчада, төрле кеше утырып ял итеп китә. Килене белән тыныш-мыйча, әмма үзе шулай да килененең малаен тагып чыгарга мәҗбүр булган вак сүзле карчыкларны, мәсәлән, алыйк. Әгәр тыңласа, эчләрне бик тә бушатасылар Степанга. Әмма Степан андыйларны белеп бетергән инде, яннарыннан атлы казак кебек сикерекләп кенә уза. Әгәр теге, үзе кебек икенче бер гайбәт тубалчыгы белән мавыгып китеп, карарга дип алып чыккан оныгын күздән ычкындырса һәм аның ул тиктормас ташбашы, балалык шуклыгына бирелеп, чәчәк клумбасына кереп китсә, ул чагында Степанның талканы коры: әрләми, сукмый, әлеге теге клумба таптаучы «нәни разбойник»ны колагыннан тотып әбисенең каршына китереп бастыра.
— Тайчыгыңны итәгеңә бәйләп куй. һавасын иснәгән өчен акча тү-ләтмибез, иллә-мәгәр чәчәкләремне өздерсәң, башың белән дә түләп бетерә алмассың,— ди ул кырыс кына итеп, һәм артык бер сүз дә өстәмичә, тегенең әйткәнен дә көтмичә, сикерекләп китеп тә бара.
Әйе, Степан үз карамагындагы чәчәк-гөлләрие күз алмасыдай саклый, ләкин, шул ук вакытта, аның чәчәкләргә булган бу хиреслеге, ва- кыт-вакыт бакчадан китеп, сәгатьләр буена югалып торырга һич тә комачауламый. Андый чакта ул үз урынына култык таягын калдырып, үзе пәке белән юнып ясаган гади карама таякка таянып кына тыраклый һәм соңыннан, кем дә булса аның постын ташлап йөрүенә бәйләнә калса, Степанның җавабы әзер.
— Минем урынга әнә помошнигым калды, што син, — ди ул, скәмия аркасына сөяп калдырган култык таягына күрсәтеп. Аннары каршы килеп булмаслык җитдилек белән, хәтта бераз фәлсәфи „кыяфәт алып, өстәп куя: — янә дә килеп, көн яктысында шушы ходай биргән бүләкләрне өзәргә кемнең кулы күтәрелер икән? Җитмәсә, тагын, әнә Толстой бабай карап торганда.
Калган сүзләрен ул, теге кеше киткәннән соң, үзенә-үзе сөйләргә керешә:
— Кешеләргә ышанып яшәргә кирәк бу дөньяда, йөрәк маем. Кешеләргә бер дә ышанмыйча, бурсык булып агач куышында яшәү — яшәүмени уд. Син аларга ышанма, алар сиңа ышанмасын, ә үзең бер кояш астында йөр. Килешмәгәнне...
Күп вакытын бакчада ялгыз гына уздырудан булса кирәк, бәлки, табигатькә якын торуыннандыр, Степан еш кына авыз эченнән әнә шу* лай сөйләнгәләп, кешегә һәм үзенә акыл биреп йөрергә ярата. Серләшеп утырырдай кешесе туры килсә, әлбәттә, ул аның белән дә бик әйбәт сөйләшеп утыра белә. Сүзләре дә бар. Башлый үзенең ничек су
55
гышка китүеннән. Кай җирләрдә йөрүе, ничек яралануы, госпитальдә кайсы шәһәрләрдә ятуы, ничек кайтып төшүе, кайтып ишектән кергәч хатыны Варвараиың ничек имәнеп калуы, протез каешларының шыгырдавына ияләшә алмыйча ничек азаплануы, кысып кочаклардай кулы исән калгач һәм, шуның өстенә тагын, шактый гына пособие акчасы да килеп торасы булгач, үз гарибенә әкренләп ияләшүе — әй, сөйлим дисә, азмыни солдатның башыннан кичкәннәре. Тик менә шунысы шәп түгел: бу кечкенә бакчада сөйләшеп утырыр кеше бик сирәк туктый. Киленнәренең балаларын алып чыккан карчыклар бар — аларны Степан иш итми. Солдат һәм философ башың белән ничек инде карчыкларның юк-бар сүзләрен тыңлап утырмак кирәк. Кичке эңгер сәгатьләрендә бакчага гашыйклар килә. Болары белән Степан бик тә сөйләшәсе, әйтәсе матур сүзләре, бирәсе киңәшләре дә бар. Әмма якын килерлек түгел. Авызны авызга куеп сайрашалар да сайрашалар. Ничек бүлдермәк кирәк аларны. Шулай итеп, Степан философ бик тә сөйләшәсе килгән чакларында да үзен тыеп калырга мәҗбүр. Шуннан бераз кәефе кырыл-ган Степан бичара нишләсен инде? Тота да постта үзе урынына култык таягын калдырып, титаклап Варварасы янына кайтып китә. Шулай кайта-килә йөрүләренең кайберсеннән ул яхшы ук кызмача да килгәли. Килә һәм аннары янындагы култык таягы белән сөйләшергә тотына.
— йә, шулаймы, бөтенесе дә үз урынындамы? Ул-бу булмадымы? — дип сораша башлый ул, солдат төгәллеге белән. Бераз кызмачасын кызмача да, шулай да тормыш дигәнне онытмый. Үзеннән ерак түгел, агачлар ышыгындагы скәмиягә кереп елышкан яшь гашыйкларны күреп ала. Алар янына барып утырырга әлбәттә кыймый, ә сөйләшәсе килә. Шуннан соң инде тотына бу. Берәүнең дә бәйләнергә хакы юк. Кешегә комачауламый, култык таягы белән генә сөйләшә. Ә үзе, хәйләкәр аксак, шулай да теге ике гашыйк ягына күз салгалап алырга онытмый.
— Утырабыз дисез алайса? Утырыгыз, утыр. Бакча иркен. Только ни... вакытыннан элек чәчәкләргә кул суза күрмәгез. — Үзеннән-үзе шулай сөйләнеп утыра торгач, Степан, калыгып китеп, бер мизгел вакыт тынып кала. Ахрысы, утырган җиреннән черем итеп ала булса кирәк. Бераздан сискәнеп күзләрен ача, чәчәкләренә түгел, иң элек әлеге теге гашыйклар ягына күз сала. Бу ходай бәндәсе күзен йомып торган арада тегеләр бөтенләй ирек алганнар, икесе бер кеше кебек кенә күренә, җитмәсә тагын, Степан каравылчыны сайга да сукмагандай, чап-чоп үбешеп үк маташалар. Степан мондыйларны күргән кеше, бик үк хәйран калмый. Әмма шулай да култык таягы белән ныграк, тавышын күтәрә төшебрәк сөйләшергә тотына. — Әй, белсәләр икән кешеләр үз чамаларын үзләре. Ярый, сез бүген монда ике җан бер тән булып шулай утырдыгыз, ди. Моңа берәү дә каршы түгел, хет таңга кадәр утыр. Иллә-мәгәр шуннан соңгысы ничек дәвам итәр икән? Шул турыда уйладыгызмы? Сүздән әйтик, синең янәшәңдәге кеше, озын куллы, кыска акыллы булып чыкты, ди. Өзде дә китте, ди, чәчәгеңне. Шуннан соң, әйтик, бер заман җәй җитте, җимеш бирергә вакыт. Җимеш тә өлгереп җитте, ә «җимеш»иең әтисе юк. Эзен калдырмаган, качкан. Шуннан нәрсә килеп чыга? Нәрсә килеп чыксын, пара пустяков килеп чыга. Әгәр дә, әйтик, син простой бер кешенең баласы булмыйча, тегендә, сугыш кырында ятып калган берәр фронтовик баласы булсаң? Ул чагында, туганкай, эшең икеләтә хөрти. Җавап тотарга кирәк фронтовиклар алдында. Ә ничек тотарсың җавапны? «Уйларга вакытым бул-мады, уйныйсым килде», дипме? Юк, туганкай, андый пустяк җавап белән безнең фронтовик дуслар килешмәячәкләр. Алар безне шаярыр өчен дип калдырмадылар бу дөньяда, син моны белеп кыланырга тиешсең, йөрәк маем.
Шулай да гашыйкларга каты бәреләсе килми Степанның, каты бәрелә дә алмый. Чөнки, соңыннан ни генә булып бетмәсен, бакчаңда га
56
шыйкларның күбрәк, ешрак булуы рәхәтрәк. Аннары тагын Степаң фи-лософның үзе чыгара торган фәякүне дә бар: ничаклы кеше кырылды сугышта, алардан бушап калган урынны кем тутыра? Шул, әлеге дә баягы: гашыйклар тутыра. Башта менә шушылай бакчаларда, чәчәкләр- гөлләр арасында чүкердәшеп утыралар. Соңыннан барыбер күктән җиргә егылып төшми хәлләре булмас. Китәрләр загска, һәрберсе үзе белгәнчә, үзе булдыра алганча оя корып җибәрер, туарлар кызыл алма кебек кызыл-кызыл балалар...
Өеннән болай да яхшы ук чымыр килгән Степан карт өчен шушы чаклысы да бик җиткән, яңа туачак исәпсез-хисапсыз күп балалардан ул канәгать кенә түгел, канәгать ярым. Куаклар ышыгында чүкердәш- кән гашыйкларны бер якта, култык таягын икенче якта калдырып, әлеге шул шинельдән бозып теккән курач курткасына янтая биреп, көлемсерәп оеп китә. Дөньясы түгәрәкләнгән, фронтта үлеп калган иптәшләре урынына бик күп, бик күп балалар туачагына күңеле камил ышанган, бүтәне аңарга кирәк түгел, пионнарына, георгиинарңна бернәрсә дә булмаячак, бүген генә кешемени бакчада, белә, хуҗа үзе йоклаганда аның ул кадерле чәчәкләрен гашыйклар саклаячак...
Ә бер кичне болай булды. Август башларының үтә зәңгәр, үтә лепердәп торучы, -гашыйклар пышылдашуы белән үтә нык тулган бер киче иде. Чәчәкләрнең дә бик күпергән чагы иде. Степан тиз генә өенә кайтып килергә булды. Әмма бу юлы постын култык таягына гына ышанып китәргә ничектер уңайсызланды. Чөнки әйтеп үттек, георгиннарның бик тә күперенгән чагы, шулай ук яшь-җилкенчәкнең дә мәхәббәт утыннан бик кабынган бер вакыты иде.
Озак аптырап тормады Степан. Кич саен шушы бакчага килеп чүкердәшеп утыручы егет белән кыз янына туктап, каршы килеп тормаслык катгыйлык белән әйтте:
— Карагыз әле, йөрәк майларым, бер кич утырасыз, биш кич утырасыз, акча сорамыйм, рәхим итеп утыра бирегез, әмма сез дә аш белән бер җавап кайтарырга тиешсездер бакча хуҗасына. Әйтәсе килгән сүзем шул: миңа Варвара түтәегез янына кайтып килергә кирәк, мин әйләнеп килгәнче мондагы мал-мөлкәтне сезгә ышанып калдырам. Ишетсен колагыгыз, бер сабактан бер чәчәк югалса әгәренки...
Әйтеп үк бетермәде. Ләкин әйткән чаклысы да бик үтемле булды. Шулай итеп, ике гашыйк уйламагаи-көтмәгән бер вакытта ике каравылчыга әйләнеп калды, ә Степан үзе — ахрысы, Варварасын бик сагынган булгандыр — аның тик җ-илкәсеп генә күреп калдылар.
Ярты төнгә чаклы Степанны бик алай искә алучы булмады. Чөнки киче әйбәт, бакчасы әйбәт, тирә-юньнән хуш ис аңкып тора, сөйләшеп утыру да рәхәт, сөйләшми генә утыру да ярыйсы. Кыскасы, Степанның күз алдында титаклап йөрүе яки бер читтән кызыксынып карап утыруы һич тә кирәк булмады.
Сәгать унике якларына борылгач, кинәт Степанны искә төшерә баш-ладылар. Чөнки кыз борчылырга тотынды, аңарга китәргә кирәк иде. Тагын да соңга табарак, мәсьәлә егет өчен катлаулы проблемага әйләнде. Кызны да озатып куярга кирәк, посттан да китәргә ярамый: ничек кенә булмасын, ышандырып алып калдылар бит.
Шулай бит ул дөнья! Син уйлыйсың аны гел аяз дип, ә ул һич көтмәгән яктан сиңа кара-кучкыллы болытын китереп күрсәтә. Тулаем алганда, алай каравыл кычкырырлык әллә нәрсәсе дә булмады. «Тиз генә» дип киткән Степаныбыз, таң атып, көнгә яктылык җәелә башлауга исән- сау әйләнеп кайтты. Аның урынына чәчәкләрне саклап калган ике гашыйкның берсе — кызы — инде юк, егете — скәмия аркасына беләген, беләге аркасына тузган башын салып йоклап киткән иде. Кызы белән ничек аерылышкандыр, озатып куя алдымы-юкмы, ул чаклысын әйтү кыен, әмма куйган посттан качып китмәве белән егете безгә ошады.
Шулай ук георгиннарга, пионнарга да кул ягучы булмаган, анысы Степанга ошады.
Клумбаларын-газоннарын карап, тынычланып килгәннән соң Степан, тоткарлануы өчен әлеге егеттән гафу үтенгән бер төс белән, сәбәбен аңлатып бирде.
Туры килеп тора бит кешесенә дә. Үзе өчен дөньядан әллә ни көтмә- сә дә, гашыйклар өчен гел айлы төннәр теләүче, яңа туган балалар өчен куанып бетә алмаучы тормыш жанлы Степан карт юлда, больницага ялгыз барырга чыккан йөкле бер хатынга тап килеп, тулгак җафасыинан интегүче шул хатынны бала тудыру йортына озатышып йөргән, имеш. Моңа ышандыру өчен безнең бер дәлилебез бар. Степан карт үзе өчен каравылда калган егетне озатып җибәргәннән соң, бүтән күз-колак юклыгына тәмам ышангач, клумбасыннан һәм газоннарыннан иң матур чәчәкләрне өзеп, букет ясады. Аннары, кырын авып төшкән култык таягын скәмиягә сөяп бастырып куйды да:
— Мин бу букетны тегеңә... әлеге теге яңа туган солдатка илтәм. Ке- шегә-карага шаулыйсы түгел бу турыда, — дип, таягын кисәткәннән соң, булдыра алганча ничек тә тизрәк титакларга тырышып, китеп барды.
Октябрь, 1961 ел.