Логотип Казан Утлары
Роман

ТАҢ БЕЛЕНГӘЧ...

 БЕРЕНЧЕ КИСӘК БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
арурманнар, яшел тугайлар кичеп, әле иген кырларын, әле тау буйларын үтеп, иртәнге тынлыкта йокымсырап яткан авылларны артта калдырып яшел поезд чаба. Агач кәүсәләренә, телеграф баганаларына өзгәләнгән, ертылган пар кисәкләре эленеп кала. Еракларга сузылып киткән елтырг юеш рельслар, күперләр, юл кырыендагы кечкенә өйләр, сарайлар, поезд артыннан байтак вакытка кадәр тынычлана алмыйча, гүләп, жуылдап торалар.
Әле иртә, бик иртә иде. Поездның йомшак кына тирбәлүенә, бер акрыная, бер көчәя төшеп астан ишетелгән гөрелдәүгә изрәгән хәлдә, вагонда йоклыйлар. Ара-тирә өстәлдәге стаканнар зеңгелди, янга элгән төрле әйберләр тавыш биреп, шапылдап куялар.
Үз купесының ишеге төбендә ка- лыгып утырган проводник кыз кинәт бәреп кергән поезд шавына башын күтәрде. Әлеге егет, имеш. Проводник кыз, йокы аралый иләс- миләс әсәрләнеп, тамбурга атылды.
— Ярамый, ачма ишекне!
Егет, күз кабакларын көч-хәл белән генә күтәреп кызарган күзләре белән гамьсез генә карап алды да, берни дә әйтмәде.
I
Ни булган моңар? Ярты төнгә тикле җырлап, моңаеп тамбурда уздырды. Таң алдыннан башын беләкләренә салып оеп киткән шикелле иде, әле инде әнә тагын торып баскан. Ни җитми яшь йөрәккә, нигә күңеле китек, нинди борчулар төшкән башына? Проводник кыз озак кына карап торды да яңадан урынына барып утырмады, тәрәзә янына килеп басты.
Егеткә бөтенләй онытылып, бөтен дөньясын онытып торырга кирәк иде. Үзен дә, кичәдән бирле йөрәген сыкратып килгән борчуларын да. Ул маңгаен ишекнең салкынча пыяласына куйды.
Тышта сүлпән генә яктырып килә иде. Як-якта бил тиңентен аксыл томанга кереп утырган карурман кала. Бормаланып аккан яп-якты инешләр, кечкенә күлдәвекләр ялтырап кала. Әмма борчулары ник кенә калсын, иик кенә онытылып торсын, әйтерсең, сагалап кына кайталар. Тик тыштагыларны аз гына күрми башлавы булды, күз алдына тагын кичәгеләр килеп басты: Аязның колагын умырып алырга дип тешләрен ыржайткан теге сары бөдрә, аның күзлек пыяласын бәреп чыгарырдай булып акайган чыгынкы күзләре. Ул гыжлый, сыер ке-бек мышный, селәгәйле иреннәре бе
К
4
лән җирәндереп, бозау имчәк эзлә-гәндәй, Аязның колагын капшый иде. Әллә шул бандитка күрә торып колагын чәйнәтсенме? Тотсын кап-чыгын! Менә самбо кайчан кирәк булды! Җирәнүдән, ачынудан Аязның бөтен сеңерләре корыч пружинадай куырылып килде, йодрык барып бәрелүгә сары пышлакның бо-рыныннан кан бәрде, күзлегенең ике боты ике якка очты. Ул бөгелеп төште. Аяз, бөтенесенә төкереп, китеп кенә бармакчы иде. Ник чәнчелмиләр. Тик ике генә атларга да өлгермәде, тегесе, сикереп торып, аның муенына асылынды. Бу юлы сарының үткен тешләре, зәһәр шыкырдап, аның борынына үрелделәр. Ләкин борыннан авыз итәргә өлгергәнче, ул, Аязның тилпәнеп китеп башы белән кагуына сыны катып, агачка барып бәрелде.
Шулай да таза икән, каешланган икән, дуңгыз! Чинады, мүкәләп йөрде, ничек итсә итте, яңадан аягына басты. Тик, юкка гына мәшәкатьләнүе булды. Аяз шулкадәр кызды, шундый бусарынды, тора-бара берни күрми, хәтта берни уйламый да башлады. Аңа шушы еландай мәкерле, куяндай куркак кешене акыртып кисүе бик тә рәхәт иде. Бигрәк тә Зиләй алдында, йодрык әле йомшакка барып бәрелә, әле сөяккә эләгеп авыртып куйгалый. Ничек кенә булмасын, ул үзе дөмбәсләүдән бик канәгать, чөнки байтактан бирле мондый рәхәтне татыганы юк иде.
Зиләй бүлдереп кенә кәефне бозды. Бер күренеп, бер качып йөрде- йөрде дә, ниһаять, ачыргаланып кычкырып җибәрде:
— Үтерәсең ич!
Ул чырылдап кычкыра-кычкыра ут яктысына йөгерде, ул якта ниндидер тавышлар купты, бик зәһәр сы-бызгылар черелди башлады...
Поезд, бөтенесен артта калдырып, гөжелдәп, гөрелдәп һаман чаба бирде. Түгәрәк башлы юкәләр, яшел толымнарын салындырып уйга талган зифа буйлы каеннар, аланнардагы кечкенә печән кибәннәре, әле чыгып кына килә торган кояшның нур пәрдәсен бөркәнеп, берсе артыннан берсе артка йөгерделәр.
Кичә Мәләкәсне узганнар иде, озакламыйча Келәүлегә җитәрләр. Аннары инде Бөгелмә.
Нинди хыяллар канатландырып алып барган иде бит! Шулай барлык өметләрең челпәрәмә килеп, хур булып кайтасын кем уйлаган?
Укытучылар ун ел буена колагына тукып килделәр: син дөньяда иң бәхетле, иң уңган бала! Синең авы-зыңда гел бал да май гына булыр, гел рәхәттә генә яшәрсең, чөнки сиңа бөтенесе дә әзер. Синең алдыңда бөтен уку йортларының ишекләре ачык. Теләсәң, врач буласың, теләсәң, агроном, инженер, укытучы, механик. Тик укы гына, дүртле белән бишле генә ал!
Алар укыган китапларның герой-лары да гел генә шулай я очучы, я диңгез капитаны, я котып каһарманы булып китә иде бит. Инде һич югында чиктә хезмәт итеп шпионнар тота. Гел шулай. Буразна арасында, сыер-сарык тирәсендә кем чуалырга тиеш буласы иде икән соң? Шау-шулы завод цехларында, тимер-томыр, чуен-корыч арасында Аяз да, аның иптәшләре дә түгел, ниндидер башка төрлерәк кешеләр маташырга тиеш булдымы икән? һәрхәлдә, соңгы елларга кадәр ул турыда сүз булмый иде.
Аяз да, Зиләй дә техникумга- фәләнгә дә түгел, туп-туры Казан университетының үзенә кер мәкче иделәр. Кая ул авылда калу, кая ул тегендә-монда эшкә керү! Кулымда аттестатым була торып, вак- төяккә борыламмы соң?
Зиләй, «белештерә торырмын, ту-ганнарымда имтиханга хәзерләнер-мен» дип, алданрак барасы итте. Иртәгә китәсе дигән көнне алар бөтен көнне һәм ярты төннәрен бергә уздырдылар. Минһаҗ карт, болар- ны умарталыкта икәү генә калдырып, авылга кайтып китте. Зиләй, песи баласыдай, Аязның куенына сыенып утырды. Ул, аерыласы минутларның һаман якыная баруына борчылып, әледән-әле авыр сулап куя иде. Алар сөйләшмиләр, чөнки кулларын кысышып, әнә шулай берберенә сыенып утыру үзе бик рәхәт, хәтта сөйләшү ул рәхәтне бозар, аның тәмен җуяр шикелле иде.
5
Аларның моңарчы сөю-сөешү ту-рында сүз кузгатканнары да, вәгъдә куешканнары да юк иде әле югын. Шулай да дүрт ел буе янәшә партада утырып, бер-берсен әллә кайчан ук яратышкан бу ике яшьнең иртәме, соңмы бергә буласы алдан ук күренеп тора иде. Аязның анасы Гөлсем — ул мәсьәләдә ачы- сын-төчесен татып уздырган карт чыпчык—яшьләрнең бу кызыллыгына артык зур өмет багламады багла-’ вын. Шулай да боларны бәйләп торган җепнең шактый ук нык булуын ул да абайлаган иде, күрәсең. Мәктәпкә җыенганда Аяз озаграк мыштырдаса:
— Я, тизрәк бул, Зиләйлүгең за-рыгып беткәндер! — дигәнсыман уе-ны-чыны белән гел үртәштергә- ләп ала торган иде.
Умарталыктан кайтышлый болында йөгерештеләр, бер-берсен куыштылар. Аннары йолдызларга каранып шигырь әйтештеләр. Ләкин тулып ташырга торган йөгәнсез дәрт аның белән генә басылмый, һаман ашкындыра, җилкендерә иде. Зиләй үзен кайда куярга белмичә очынып, сикергәләп кайтты-кайтты да кинәт Аязның муенына сарылып бик яман үбә башлады. Ул да түгел, егетнең куенына борынын төртеп елап җибәрде. «Җаным, Аязым!..» диде, аннары кайнар сулышы белән аның тамак асларын, күкрәкләрен пешереп, ашыга-ашыга пышылдарга тотынды:
— Мин хәзер бөтенләй синеке! Бөтенләй! Чәч бөртекләремнән тырнак очларыма кадәр! Үлгәнче, мәңгегә! Төшенәсеңме!..
Аязның тәненә моңарчы анасыннан башка бер хатын-кызның да кулы тигәне юк, акылдан шаштыр- гыч, тыннарыңны куырып алырдай •мондый ялкынлы сүзләрне берәүнең дә әйткәне юк иде әле. Ул -каушап калды. Ничек әле бу? Нәрсә бу? Әллә?.. Менә шушы көнгә, шушы сәгатькә кадәр аның өчен Зиләй чәчәккә кунган чык тамчысыдай саф, аның бөтен тәне таң нурларыдай нәфис һәм пакъ иде. Хәзер ул Зи- ләйнең бөтенләй ачылып киткән тезләреннән күзен ала алмыйча тәкатьсез калды. Чигәдә тамырлар сул-кылдый, күз алдында йолдызлар ай-кала. Ул гүя кайнар сулышын бәреп торган хәтәр упкын ярында...
Ул да түгел, Зиләй нигәдер һич көтмәгәндә көләргә тотынды. Сәер итеп, гасабиланып көлде. Гүя аның кычкырып елыйсы килә, әмма ул елау урынына нигәдер көләргә мәҗбүр иде...
Иртәгесен Зиләй китеп барды. Аяз сөйгәненнән мәңге аерылгансы- ман, атна буе җанын кая куярга белмичә ут эчендә яшәде.
II
Ниһаять, менә Казан, менә Арча кыры. Капкага тешен ыржайткан эт сурәте төшергәннәр: «Сак бул! Ишек алдында усал эт бар!». Әмма әллә кирегә, әллә уңайга булды бу, Аязның каршысына эт түгел, тире белән сөяктән генә оешкан нечкә озын муенлы, чырадан юка, өрәктән ябык бер хатын чыкты.
— Кем син? Кайдан?
— Аяз мин, апа.
— Аяз?
Хатын башта егеткә, аннары явам-явам дип яңгырын мөлдерәтеп торган кара-кучкыл болытларга карап иреннәрен бүлтәйтте.
— Әстәгыфирулла, тәүбә! Үлмә- сәң әллә ниләр ишетерсең. Аяз!.. Я, кем кирәк?
— Зиләй кирәк иде, апа, минем авылдаш. Укырга килгән.
Хатын, йөзен җыерып, авызын бәлчәйтте.
— Бүген кайтканы юк. Кичә дә...— Ул гәүдәсенә бик юктан гына эләгеп торган озынча башы белән каршыдагы Ял паркына таба ымлады. — Булса, әнә шундадыр. Ә-ә-әнә анда!..
Әйтерсең, егетнең кайнар тәненә бер чиләк кое суы сиптеләр.
Көн буе миңгерәүләнеп арлы- бирле сугылып йөри торгач, Аяз аны кичен паркның тын бер почмагында, тирәк төбендә очратты. Юк, аны гына түгел, аларны. Башта үз күзенә үзе ышанмады. Ничек? Зиләйме бу? Әллә югыйсә ул акылыннан шаштымы икән? Әллә аның күзенә генә күренәме? Аның Зиләе, берни булмагандай, сары көдрәле, күзлек
6
ле берәүгә кочаклатып утыра иде. Аязның башы әйләнеп китте, кинәт тамагы кипте. Шунда да үзен тотарга булды. Тешләрен кысып, берни күрергә теләмичә, аңкы-миңке бер хәлдә агачлар арасына борылды.
Ни арада күреп өлгергәндер, ул борылып караганда, Зиләй читкә тайпылган иде. Сары көдрәле егет, күзләрен ярык кына калганчы кысып, Аязга аркылы төште.
— Син нәрсә, олан, кеше өркетеп, бот арасында буталып йөрисең, ә?!
Аяз, ишетмәгәнгә салынып, китү-ендә дәвам итте. Ләкин сары егет аның саен ныграк бәйләнде.
. — Әй, гыйбеди, сиңа әйтәләр!
Ул Аязның иңбашыннан эләктереп үзенә таба борды да, аның шактый ук кыскара төшкән чалбарына, гәүдәсенә курачланыбрак калганлыктан, аны малайсытыбрак күрсәтә торган, шуның өстенә шактый ук искергән вельвет пинжәгенә, борын астындагы кыюсыз төкләргә карап алды да кычкырып көлеп җибәрде.
— Ә-ә, белдем, сиздем, аңгардым! Ха, ха, ха! Гыйбеди җаным, бо-заучыгым! Сизми торам, кызлар ко-чаклаганны күрәсең килгән бит си- ңең, әйе бит? Шулаймы? Әйдә, җаным, күр, рәхәтлән! Зина, Зина! Кил би...
Ләкин ул сүзен әйтеп бетергәнче, Аяз өстәрәк әйткәнчә, аның сынын катырып бик нык берне тондырган идё инде...
Проводник кызның вагон эчендә пассажирларны уятып йөрүе ишетелде.
— Келәүле! Кемгә Келәүле! Хәзер Келәүлегә җитәбез!
Кемнәрдер төште. Кемнәрдер, ба-лаларын җитәкләп, капчыкларын, чемоданнарын, челтәрләрен асып, тыннары-көннәре беткән хәлдә, платформа буйлап йөгерәләр, ухыл-дыйлар, ашыгалар, кемнәргәдер кычкыралар. Әйтерсең, бу иң актыккы поезд, әйтерсең, хәзер дөнья җимереләчәк тә, бу поездга утырмый калганнарның һәммәсен җир йотачак... Кычкыртып-нитеп тормады, поезд шыпырт кына тагын кузгалды.
Ничектер үзениән-үзе атна буе гел ишетелгәләп торган сәер һәм купшы сүз тел очына килде.
— Аби-тури-ент! һе, аби...
Әйтерсең, поезд икенче юлга кереп китте, әйтерсең, зиһен тартмасындагы пластинканың икенче ягы әйләнә башлады. Хәзер теге егетнең җимерек борыны да, Зиләйнең куркудан акайган күзләре дә күңелне биләми иде инде. Ник шунда муеннары асларына килеп, чәнчелеп, дөмегеп, кадалышып бетми-ләр... Әмма Зиләйнең икенче көнне әйткәннәре... Алары йөрәккә кыз-дырылган кадак очы белән язылгандай, әле хәзер дә сыкратып, сызлатып торалар.
Ул башта кыланчыкланып кыч-кырып көлде.
— Ахмак сорау! Бер ычкынгач, нигә ул тирес арасына кире кайтыйм! Нәрсә өмет итеп? Укырга кермәсәм, кияүгә чыгам. Сыер савып тирес түгәргә миннән юләррәк- ләр дә бетмәгән...
Башын селкеп җибәрүгә, элекке елкылдап торган авыр чәч толымнары урынына төптән кысып бәйләнгән ат койрыгысыман шыксыз бер нәрсә айкалып китте. Кызыйның күзләреннән пыяла салкыны бәреп тора. Ул Аязны элек никадәр ялкынлы итеп сөйгән булса,- хәзер шундый ук көчле нәфрәт белән коендыра иде шикелле. Зиләй, кызыл тырнаклы матур бармакларын кыса төшеп, нечкә биленә таянган да Аязга, җитлекмәгән, оешып җитмәгән бернәрсәгә текәлгәндәй, авыз кырыйларын җимереп, кызганып карый. Тора торгач, эче пошканны яшерә алмыйча, матур-сынын тегеләй-болай китереп боргалап куя. Алар икесе дә, әмма һәркай- сы үзенчә, чүнниктә узган соңгы кичләрен исләренә төшерделәр. Аяз шундый изге хиснең пычрак аяк белән тапталуына рәнҗеп, йөрәге сыкрап куйды. Зиләйнең ни уйлавын кысыла төшеп, мыскыллап караучы күзләре белән ямьшәйгән иреннәре әйтеп торалар иде.
— «Мескен, бичара! Син җебегәнгә буй биргән мин юләр. Нечкә
7
күңелле, имеш! Намуслы кеше, имеш... Узган гасыр аюы!».
Бу аларның соңгы очрашулары булды. Егет аңа берни дә әйтмәде. Зиләйнең бу кыланышы аның башына сыймый иде.
Шулай да күңеленең әллә кайсы бер төше монда ниндидер әле хәзергә. Аяз төшенеп җитмәгән бүтән бер хакыйкать бар кебек сиздереп тора иде. Шуннан соң ул үзен мәгънәсез, кирәксез, куыш эчле бернәрсә кебек хис итә башлады. Юл кырыендагы әнә ул тимер чыбык элгән багана кирәк — Аяз кирәк түгел. Хәтта читтә аунап яткан әнә ул иске шпаллар да кемгәдер кирәк, алар өй җылытырга, бәрәңге пешерергә ярый. Ә Аяз? Ул нәрсәгә ярый? Аның кемгә кирәге бар? Нигә шундый булып туган, нигә әллә нинди булып үскән соң ул?
Аңа хәзер ни булса да барыбер иде инде. Нигә шунда бөтен дөньясы чәнчелеп китми. Хәтта, университетка керә алмый кайтуы да, бөтен хыялларының челпәрәмә килеп җимерелеп төшүе дә аны ничектер артык борчымый башлады. Хәтта моннан ун ел элек аларны ташлап киткән атасына да ул хәзер элекке шикелле үк онытылмастай үпкә сакламый иде шикелле. Күрәсең, әти кеше ачыграк күзле булгандыр, бәлки ул тормышка башкача- рак, ничектер хәзергечәрәк, аеграк күз белән карагандыр. Аяз шикелле ул кадәр нечкәртеп түгел...
Кинәт аның күңеленә моңарчы үзен читтән-чоттан гына сиздергә- ләп узган бер шик килеп төште: бәлки, ул тормышның төп агымыннан читтә калгандыр? Була бит яр кырыенда шундый уентыклар. Андагы бөтерчеккә барып эләккән йо-мычкадыр, яфрактыр, фәләндер, я дәү агымга чыга алмыйча, я батмыйча, тик әйләнә шул бака түшәкләре арасында. Тол хатын тәрбиясе. Кимсетелгән, җәберләнгән сынык күңелле әнисе...
Аның үзен тәрбияләп үстергән газиз анасы турында начар уйда буласы килми иде. Ләкин күңелгә килгәч нишлисең?
Туган ягына якынайган саен, аның борчуы арта төште. Нишләргә? Өйгә кайтыргамы? Ни битең белән. Кыз башы белән Зиләй керергә калсын, син кермә? Иптәшләрең кайсы кайда урнашып бетсен, иң уңмаган, иң җебегән бер малай шикелле, авызың күтәреп берүзең кире кайт!
Нишләргә?
Әллә читкә сыпыртыргамы? Теләсә кайсы якка? Мәсәлән, чирәм җиргә, Братскига, Алтайга, тагын әллә кайларга?..
— Озакламый Бөгелмә! Кем Бө-гелмәгә?!.
...Әгәр әти янына китеп барсаң? Әйе. Барып керәсең дә әйтәсең: үзең тудырган, үзең урын да тап! Ләкин... бу әнине мыскыл итү була түгелме? Үзеңне хур итеп ташлап киткән кешенең аягына барып егылуны ничек вөҗданың күтәрер?
Поезд станциягә якынлашып килүен эшкәртеп мәһабәт бер аваз салды.
Нишләргә? Калыргамы? Әллә ки-тәргәме?
Озаклап уйлап торырга вакыт калмаган икән, поезд гөрелдәп чабып килде дә, ул берәр фикергә килгәнче туктап та өлгерде. Аяз бер алай сугылды, бер болай. Ахырда, чемоданын эләктереп, перронга сикерде.
Артыннан проводник хатын да чыкты:
— Әй, егет! Синең билетың Юта- зыга кадәр бит! Ялгыш төшәсең түгелме?
Егет аңа күзләрен еш-еш йомга- лап карап торды да башын чайкады:
— Белмим, апа, белмим. Бәлки, ялгыша да торганмын!
III
Әле кояш чыгып кына килә иде. Бөгелмәнең вокзалы да, аның шәһәр ягындагы кечкенә бакчасы да иртәнге кояш нурында, бигрәк тә тынчу вагоннан соң, кулың белән сыйпап карыйсы килердәй ягымлы булып күренделәр. Иртәнге салкын- ча һава сизелер-сизелмәс кенә биткә бәрелеп тәнне генә түгел, боек күңелне дә җилләтәдер кебек тоела башлады.
8
Әле генә Аяз төшеп калган Өфе поездының шаулаган, тәкелдәгән та-вышы, ерагая барып, ишетелмәс булды. Шундый бер могъҗиза бул- сынчы: төн буе азаплап чыккан әлеге шыксыз уйлар, кире әйләнеп кайтмастай булып, шуңа ияреп кит- сәләрче!..
Вокзал тирәсендәге ыгы-зыгы Ка- зандагыдан бер дә ким түгел иде. Вокзал артындагы кечкенә генә мәй-данчыкта ниләр генә юк! Көтүе белән төрле төстәге «победа»лар, «зил»лар, «волга»лар, автобуслар килеп тулган. Әйләнгәләп караганчы, җиңел машиналар берсе артыннан берсе, төрлесе төрле аваз салып, таралышып та беттеләр. Берсе- берсе иллешәр, алтмышар кеше сыйдырышлы зәңгәр билбаулы сары «ш код а» л арның кайсына «Әл мәт», «Лениногорск», кайсына «Баулы», «Азнакай» дип язылган. Кемнәр генә юк иде ул автобуслар янында! Кияүгә чыгасы чибәр кәләш янына җыелган уңган егетләрдәй, Татарстанның кара алтыны тирәсенә Кавказдан, Украинадан, Башкортстан- нан, хәтта Сахалиннан, тагын әллә кайлардан нефть осталарының асыллары килә икән дип күптән үк ишеткәне бар иде. Дөрес икән. Салмак адымлы, сабыр холыклы, үзләрен тотуларына караганда күпне күргән өлкән эшчеләр күп иде монда. Күбесенең бу тирәнеке булмаулары беренче карауда ук күзгә чалынды. Ирләре шактый ук дәү борынлы, һәммәсе дә карадан киенгән, һәммәсе дә диярлек көяз мыеклы. Шуның өстенә, ул мыек дип әйтелгән нәрсә гел игътибар үзәгендә икән: аны әледән-әле бөтергә- лиләр, сыйпаштыралар. Яннарыннан чибәррәк хатын-кыз узганда да бармаклар ничектер үзеннән- үзе шул ук мыекка барып ябыша иде.
Хатын-кызларының күзләре нинди? Зәңгәрсу-акның уртасында чәчләре төсле үк чем-кара. Өсләрендә ни генә булмасын, әмма бөркәнеч- ләре һаман да ак ефәк.
Аязның атасы әнә шундыйларның берсенә өйләндеме икәнни? Аның әнисен ташлап... Көнчелеккәме, канәгатңсезлеккәме охшаш бернәрсә астыртын гына кытыклап узды. Ләкин шундук хәзер үзенең бала-чага түгел икәнлеге исенә төште. Олы ^кеше турында белер-белмәс начар уйда булырга ярыймы? Бигрәк тә үз әтисенә күләгә төшерердәй ниндидер ямьсез уйлар башына килүен үзе үк ошатмады. Ваклык, мещанлык.
Автобуска утырырга җыенучылар арасында чәчәк төсле ал кәшимир яулыгы белән әллә кайдан күренеп торган кызыл читекле яшьрәк бер кызга күзе төште. Ул, зур гына кәр- зинен күтәреп, алдагы ишеккә барган иде, аннан кире борып җибәрделәр. Арттагы ишеккә кәрзинен кертергә өлгермәде, ишек чыелдап ябылды, автобус китеп барды. Ләкин кызый чәбәләнмәде. Тыныч кына икенче машина янына барды. Кәрзинен кертергә җайлап маташканда, кайдандыр кычкыра-көлә шаулап, йөгерешеп чүкеч билгеле кара фуражка кигән яшьләр килеп чыкты. Алар, берсен-берсе төрткәләшеп, автобуска тула торгач, кәрзинде кыз тагын тышта калды.
Кызыйның шулай ничә мәртәбә тилпенеп тә утыра алмыйча калуы, шактый ук чуар өс-башы, читтән килгән кешедәй як-ягына ятсынып караулары Аязда кызгануга якын бер хис уятты. Кем белә, бәлки ул да, Аяз шикелле ялгыз башын кая куярга белмичә, арлы-бирле сугылып йөридер. Үзе кыз кеше...
Менә бит, нинди көтелмәгән бәхет! Әгәр динле кеше булса, теләгем кабул булды дияр иде. Ни сәбәптәндер, әмма нәкъ Аяз көткәнчә булды: кызый китеп бармады, юк, ул як-ягына карангалап торды да, «Кайда ул кадәр ашыгам, өлгерермен әле» дигәндәй, Аяз янына килеп утырды.
Аязның болай кызыксынуы тикмәгә генә булмаган икән. Ул кызый үзенең кызыл читеге, кәшимир яулыгы, елкылдап торган озын итәкле зәңгәр ефәк күлмәге, аннан да бигрәк төсе-бите белән бу як кешесенә һич охшамый иде. Үзе озынчарак битле булса да яңак калкын- нары ярыйсы ук бүлтәеп торалар. Күзләре өстендәге чем-кара кашлары бик киң, алар икесе бергә
9
кушыла язган. Кызыйның бабай-ларымы, әллә үзе үкме Урал таулары арасында башкорт илендә тумадымы икән? Әллә аннан да арыракмы?
Ул да түгел, мондый көрәнсурак тәнле, матур сынлы чибәр кызлар җырларга кергән ниндидер матур дәрьялар буенда үсәдер кебек тә тоела башлады. Нигәдер шундук җыр да исенә төште:
Димдә тудым, Димдә үстем...
Кызыйның ниндидер сөйкемле сөяге бар идеме, әллә башка берәр ягы тарттымы, әмма ул кызыйга карап тору бик рәхәт иде. Аеруча ошаганы кызыйның әле генә өзеп алган, тәмам өлгереп, пешеп җиткән алсу куе балан җиләге төсле матур иреннәре иде. Ул сөйкемле иреннәр, әйтерсең, кызыйның уйлаганнарын кабатлап баргандай,сизе- лер-сизелмәс кенә гел тетрәнеп, сел- кенгәләп торалар. Чигәсендәге чәч булып җитмәгән йомшак кына кара төкләр аны баласымак итеп күрсәтәләр, чәч арасыннан кечкенә генә колагы күренә. Ул аңа шундый текәлеп карый иде ки, теге кызый, аның күзләренең угын сизгәндәй, уңайсызланып ара-тирә яулык чите белән иреннәрен сөртеп алды, җайлабрак утырды, ләкин урыныннан кузгалмады.
Аязга кызый әнә шулай тын гына, туры гына утырса да озын керфекләрен еш-еш сирпеп, егетнең бөтен хәрәкәтен күреп тора кебек тоелды. Алай гына да түгел, әгәр Аяз ял- гышмаса, ул кызый аның каравына берни дә әйтми, юк, киресенчә, хәтта рәхәтләнеп утыра кебек. Дөрес, егетнең гүя күзләре белән тишеп керердәй булып өздереп каравы бераз кытыклый да, азрак оялта да. Ләкин шул ук вакытта моның әллә ничек бераз рәхәте дә барсы- ман. Әле моңарчы үз ягында авылдашларыннан берәүнең дә аңа бо- лай иркәләп, сокланып караганы юк, берәүдән дә ягымлы сүз дә ычкынмады. Урманда эшләгәндә я авырттырып аркага сугалар, аулаг- рак урында очрасаң, аннан түбәнрәк урынны да шапылдатып узалар. Бигрәк тә азгыннары дәү куллары белән авырттырып күкрәкне кысарга тыкшына башлый торган иде. Ә бу егетнең карашында йомшак мөләемлелек бар, ничектер ул якын итеп, үз итеп карый иде. Әлегәчә аларның үзара бер-берсенә бер генә сүз катканнары да юк, шулай да алар инде бер-берсен беләләр кебек тоела, хәтта торган саен якыная баруларын икесе дә сизеп утыралар, тик авыз ачып сүз әйтергә, я бер-берсенә кул сузарга ниндидер бер сылтау гына көтеп утыралар иде.
Егет, кызыйны каршыдан күрәсе я шул иреннәрнең берәр сүз әйтүләрен ишетәсе килеп, түфлиенә иелде, аның җепләрен тарткалап, чалбар балагына кунуы ихтимал булган тузанны каккалаган итте. Башын күтәргәндә кызыйның йөзенә күзе төшкәч, тагын әллә нишләп китте. Бик якын итеп, үз итеп аңа елмая идеме ул, әллә һәр кешегә дә, һаман да шулай күзләреннән, ирен кырыйларыннан ягымлы бер нур балкытып тора идеме? — кем белсен? Әмма әллә шуның тәэсирендә, әллә үзе белмәгән бер куа-нычка һушы китә язып, Аяз үзе дә көлемсерәп куйды. Арада ниндидер бер элемтә җебе сузылуны, ниндидер ныклы багланыш барлыкка килүне икесе дә сизә башлаганнар иде инде.
Тик шунда теге кызый, зур бер автобус килгәнен күрүгә, кинәт телгә килде.
— Әсә-ем! Ай исәвән!..
Ул да түгел, кәрзинен элеп алды да йөгереп тә китте. Ул егетнең дә үз артыннан кузгалачагына тузан кадәр дә шик тотмый иде.
Аяз башта гаҗәпләнүдән икелә-небрәк калды. Нигә шулай кабалана? Кая китә? Тукта әле, нигә китә? Әмма икенче сулышта ул инде, ишеккә асылынган кешеләрне ыра-ера үтеп, кызыйга кәрзинен сөйрәргә ярдәм итә башлаган иде. Тик шунда әллә ни булды. Кемдер, аның пинжәгеннән тартып артка сөйри, кычкыра башлады.
— Әй, кәрзин! Кәрзинне!..
Кемдер Аязның хчилкәсеннән кап-тырып тартып төшерде. Аның өс- тенә берсеннән-берсе әшәкерәк сү
10
генү сүзләре, нәләтләр ява башлады.
— Кара син аны, җир бит! Көпә- көндез кеше таларга, ә!
— Изеп ташларга кирәк үзен!
— Милиция нәрсә карый, милиция!
— Сызгырт, сызгырт!
— Нигә җыеп алмыйлар шул паразитларны!..
Башта егет, күсәк белән суккандай, катып калды, аннары аңа бурлат төсе керде. Төрле җилкәләр, юанлы-нечкәле муеннар, мыеклар арасыннан кызыйның гаҗәпләнүдән, куркудан зур ачылган кара күзләре генә елтырап күренеп калды.
Аязның: «Ялгышасыз! Дөрес түгел, нахак!» — дип кычкырасы килде. Тик ул авызын ачарга өлгермәде, ишек ябылды. Автобус, тычкан кергән умарта эчедәй гөжләп, бу- сарынып китеп тә барды.
Әле генә көн аяз, һава аксыл зәңгәр хрусталь төстә иде. Кинәт барлык нурлар сүнде, бөтен дөнья берьюлы ямьсезләнеп калды. Әле генә якты чырай күрсәтеп гөжелдәп кенә сөйләшеп утырган кешеләр хәзер аңа, без белән чәнечкәндәй, тиштереп карый башладылар.
Аның тагын күңеле сүрелде. Бу дөньяның кайсы ягына гына барып чыксаң да бар җире дә шундый ук шыксыздыр, кайда да шундый ук гаделсезлек, рәхимсезлек тулып ятадыр кебек тоела башлады.
Аяз, бара торган җиреннән туктап, үзенә-үзе «ахмак!» дип куйды. «Беренче очраган бер... бер төнтек бүдәнәгә, карга баласыдай авызыңны ачып шаккатып кал, имеш! Шул кирәк сиңа! Ачык авыз!.. Җебегән! Кешегә яхшылык итә, имеш. Менә иттең...»
Ул, җене чыгып, яман ачу белән төкереп куйды.
IV
Аяз әйләнеп килгәнче, теге урын-дыкка сәер генә сакал-мыеклы бер карт килеп утырган иде. Ул, кы- рыйгарак елышып, Аязга урын бирде.
— Кара син, ә! Менә нахак бәла!— диде.— Бер гөнаһсызга харап итеп ташлаулары мөмкин бит!..
Теле сөйләнә, күзләре елмая, әмма куллары күн саквояжны акрын- акрын гына үзенә таба тарта иде.
Картның бөтенләй кирәкмәгән нәрсәгә тыгылуына Аязның ачуы килде. Яхшы атлы була, имеш. Нигә кирәк? Ул, аңа җавап бирмичә, шәһәргә таба борылыбрак утырды. Аның әле моңарчы шул кадәр хурланганы, шулкадәр нахак җәберләнгәне юк иде. Ничектер үзеннән-үзе иптәшләре күз алдына килде. Бөтенесе, күзләрен төмрә- теп, аңа карап торалар шикелле:
— Я, битеңә төкерделәрме? Тө-керделәр! Ә син нишләдең? Югалып калдың, изелеп!..
Ул үзен яңгыр астында калып җебегән, зәгыйфь тәне тәмам күшегеп беткән кечкенә чебешсыманрак итеп күрде дә. Ә үзенә-үзе тагын да усалрак ачулана башлады.
Тимер юлдан әле Өфегә, әле Мәскәү ягына, берсенә каршы берсе, берөзлексез «тек-тек» килеп, якын-тирәне шаулатып нефть цистерналары таккан, төзү материаллары төягән бик күп поездлар узып китә. Асфальт юлларны тутырып Әлмәт, Азнакай, Шөгер, Баулы якларына төрле йөк машиналары, автобуслар агылып тора. Иске Бөгелмәнең иске йортларын, тузанлы урамнарын уртада калдырып әйлә- нә-тирәли икешәр-өчәр катлы ап- ак яңа йортлардан бөтенләй яңа шәһәр туып килә. Берьюлы әллә ничә урында башына кызыл әләмнәр элгән төзү краннары әле бер якка, әле икенче якка баш ияләр.
Шунда меңнәрчә, ун меңнәрчә кеше үзләрен белмичә мәш килеп эшләп ята.
Ә ул?! Бары аңа гына, Аязга гына урын юк.
Аның янында гына тамак кырып куйдылар. Ул картны оныта язган иде. Ә ул, Аязга таба борылып, әйтәсе сүзе барсыман, һаман караш- тыргалап утыра икән. Текәлебрәк карап торса, теге карт, таныш кешесен очраткандай, ниндидер хәтәр бер вакыйга исенә төшкәндәй, кинәт кенә үзгәреп китте. Нигә болай?
11
Аязның бу кешене моңарчы очратканы юк иде шикелле. Шулай да кай төшедер таныш кебек тоела түгелме соң? Әллә берәр вакытны кайдадыр күргәне дә булдымы икән? Әллә шундый сәер мыек-са- каллы кеше турында берәр китапта укыдымы? Картның йөзе кызыл да, җыерчыксыз да булуга карамастан, сакал-мыегы ап-ак. Шуның өстенә ул кешечә дә түгел. Мыек дигәне ике яктан сакалга төшеп кушыла да, зур ике чылгый булып, түбәнгә таба салынып тора. Иягенең очын кырып йөри икән, ул ике чылгый уртасында, балаларның тез башы төсле, йомыраеп кызарып тора иде.
Аннары әнә зәңгәрсу хәтфә кәлә-пүше, борынгыча тегелгән кара ка-закие, аның эченнән күренеп торган чыбык юллы ак күлмәге... Болары да хәзерге заманда сирәк картларда гына күренгәли.
Аяз, «Әй, беткәнмени дөньяда бо-рынгы картлар!» дип, тагын читкә борылды. Шулай да ул күршесенең нәрсәнедер исенә төшерергәме, моның аша кемнедер таныргамы теләп гел тынгысызлануын, эзләнүен, моңа карап сакалын капшавын сизеп кире борылды. Ул болай карауга иркен күңелле, сүзчән картсы- ман иде.
— Сине күргәч, апаем, малай чакларым, бергә уйнап үскән якташ-ларым исемә төште. Тау тау белән очрашмаса да, кеше кеше белән оч-раша, ди бабайлар. Телем белән тәгаен генә менә шулай дип кистереп әйтә алмыйм, әмма күңелем сизә: Акбаш таулары итәгендә, Ык суларын эчеп үскән егет түгелме икән син?
— Шул чама... Алай булгач нигә мин танымыйм икән соң!..
Картның салынкы аксыл кашлары астыннан үткен күзләре якын итеп елтырыйлар иде. «Безнең авылда кемгә охшаган «икән соң бу} карт?»
Егетнең тануы картның үзенә әллә ни кирәк үк түгел иде, күрәсең, ул сүзне Аязның иң авырткан җиренә илтеп ялгады.
— Туган илеңне сагынганда як-ташың да туганың шикелле үк якын була ул, апаем, аның өчен бигрәк тә күңел әрни. Бит күреп торасың, нахак лабаса! Нәрсәсе бигрәк тә йөрәккә кадала: синең яхшылыгыңны пычракка салып таптыйлар. Бит чын егетләрчә, чын күңелдән иткән ярдәмең өчен сине үк мыскыл иттеләр. Беләсеңме, апаем, нигә шулай ул? Күңелләре бозык! Шунлыктан бүтәннәр турында да гел начарлык кына уйлыйлар.
Аяз җавап бирмәде. Аның башында төрле уйлар чуала иде. Әллә шушы карт аның атасы эшләгән яктан кайтканмы? Әллә ул аны атасына охшатып таныймы?
Әмма карт, бер эзгә төшеп алганнан соң, һич ашыкмастан, җайга гына дәвам итте.
— Башкалары тагын бер хәл. Алариың ялгышуы мөмкин. Ә теге кыз? Нигә ул да сине карак дип уйлый?
— Алай уйламас! Ул да минем шикелле үк!
— Анысын кайдан беләсең?
— Күреп утырдым. Ул, буш кәр-зинеп күтәреп, эш эзләп йөри... йөри торгандыр. Шулай дип уйлыйм.
— һи, һи, һи! Бары шул гынамы?
— Нигә, шул җитмимени?
Карт, егетнең мииенә һич бәрел-мәслек рәвештә, тавышсыз гына кеткелдәп куйды.
— һай яшьлек, сабыйлык! һай гөнаһсыз самимилек! Ничек шул яшь чакларга кире кайтырга, ничек бөтенесен онытып, шундый эчкерсез сабый җанлы булып калырга?
Аязның үзенең дә сөйләшәсе килә башлады. Чөнки карт аның белән эч пошканнан гына яисә вакыт уздыру өчен генә такылдап утырмый инде шикелле.
— Яшьлекнең беренчесен юньле- рәтле уздыра алмаганда, икенчесеннән дә барыбер мәгънә чыкмас иде.
Карт, елмаюыннан туктап, колак-ларын торгызды.
— Ә! Шулаймы? Акыллы сүз әйттең, апаем. Бер гомерне ике тапкыр узу түгел, Әфләтүн хәким хәтта бер суны да ике тапкыр кичеп булмый, дигән.
Аязның хәзерге философлар су бер кичкәндә дә әллә ничәгә үзгәрә дип әйткәннәрен ишеткәне бар иде. Ләкин бу турыда ’ бәхәсләшергә кыймады.
12
Әмма картның һаман да сөйләшәсе килә иде әле.
— Минем акыл сатасым килми, апаем, — диде ул. — Балта өйне сала да үзе тышта кала. Якташым итеп тик шуны гына әйтәсем килә. Теге кыз белән утырган шикелле, менә без дә синең белән янәшә утырабыз. Син бәлки уйлыйсыңдыр: нинди сүзчән, нинди илгәзәк, нинди яхшы карт икән бу... дисеңдер.
— Мине олы кешеләр турында начар уйларга өйрәтмәделәр, абзый.
— Мәрхәбә, дөрес! Ә бу ялтыра-выклык минем тышкы кабыгым гына булса? Әгәр мин, фаразан, я элекке ат карагы, я юлбасар, я, әс- тәгыфирулла, тәүбә, ходай тәгалә берүк үзе сакласын дигәндәй, мәсәлән, кеше үтерүче булсам?
Аязга картның бу сүзләрендә ниндидер яшерен мәгънә бар кебек сизелә башлады. Үзенең ияк очы төсле үк шомарган булырга охшый бу аеры сакал.
— Ышанасың килмиме? Пушкага алмакчы була, күпертә бу картлач дисеңме?
— Алай ук дип әйтмим. Кешенең бит маңгаена язылмаган.
— Нәкъ киресе: маңгаена изге дип язылган, тышкы ягына. Әмма эче тулы агу, пычрак, көнчелек, вәхшилек! Кайбыч ягында Шәкүр карак бар иде. Гомер буе ат урлаган, күпләрнең үзәгенә үткән, зар елаткан кеше. Төнлә ат урлап кайта да иртәгесен, чапанын-чалмасын киеп, мәчеткә китә. Бөтенесе: «Безнең Шәкүр агай — мәчет карты, иң тәкъва картларның берсе», дип йөрткәннәр. Менә ышан син кеше-нең битлегенә!
— йөзгә-меңгә бер булгандыр, бәлки... элек. Хәзер битлек нәрсәгә?
— һи, апаем, элек тә шул, хәзер дә. Кеше күңеле караңгы. Менә бервакыт мине дә исеңә төшерерсең әле. Әйтерсең, бабай бүтәннәр күңелен үзе кичергәннәр аша ачып салган, һәммәсен дөрес күргән икән, диярсең.
Карт, бик гади нәрсәләр турында сүз баргандай, ансат кына итеп, хәтта бераз шаяртыбрак та сөйли иде. Аязның аның белән бәхәсләшәсе, я аның фикерен уртаклашасы килмәсә дә, торган саен шиге көчәя барды. Аның кыска гына гомерле үз тгормышында да бик күпләрнең ике катлы, икейөзле икәнлекләрен раслаучы хәлләр азмыни? Әти кадәр әти бит инде. Аңа таянмыйча, аңа ышанмыйча кемгә ышанасың? Ә ул береннән-бере кечкенә балаларын да, хатынын да ташлады. Муенына сарылып: «Җаныем, бәгырем, мин синеке!» дип пышылдаган, йөрәгенең түренә кереп утырган җан сөйгәненә кем ышанмас? Казанга китеп ике-өч атна тормады, шул ук сүзләрне икенче берәүләргә пышылдый башлады. Кайда диген әле? Куак төбендә!.. Инде менә бүгенгесе. Ахыр чиктә ул автобуста өреп китү-челәргә төкереп кенә дә куймый. Әнә, өрә бирсеннәр. Әмма теге кызыйның коты очкан күзләре һаман күз ал-дыннан китми. Шул кызыйның үзе турында начар уйлавы мөмкинлеге аны җәберли, мыскыл итә иде. Ничә тапкыр ул үзен-үзе орышты, ничә генә тапкыр икенче исенә төшермәскә үзенә-үзе сүз бирде. Ләкин озак та үтми, әлеге кара күзләр тагын аңа карап тора башлыйлар...
Ул да түгел, карт, кесәсеннән алтын битле кара чуен сәгатен чыгарып карады да, кинәт кабалана башлады.
— һәй, тел бистәсе, һәй бытылдык! Нәмә кылып, өеңә кайткансы- ман мәлҗерәп утырасың? Автобус килеп җитә бит, торҗәгуи!..
Карт, ашык-пошык әйберсен алып, автобус тукталышына ашыкты.
Әле генә туктаган поезддан тагын байтак кына читтән килүчеләр төште.
— Берәр кайтучыны көтә торган булсаң, апаем, менә шулар арасыннан эзлә син аны. Картая төшә кеше, менә минем шикелле, туган ягына омтылучан була. Әллә туган туфрагың тарта, әллә ата-бабасыныи изге эшләре тарта. Әйе, бигрәк тә ул күз алдында булса, бигрәк тә халык күңеленә тирән эз салган булса... Хуш, энекәш.
Автобус кузгалганда карт елмаеп Аязга тагын кул изәде.
Сәер карт, бик сәер. Сизелеп үк то-ра: нәрсәгәдер борчыла, нидер йө
13
рәген тырный, нигәдер газаплана... Нигә? Кайдан төсмерли ул аны? Кайтасы кеше барын кайдан белә?.. «Ата-бабаның изге эшләре»... Аязның бабасына киная түгелме икән ул? Аның бабасы халык күңелендә тирән эз калдырган кеше бит. Сәер.
Тагын әлеге кызый исенә төште. Нигәдер аны яңадан күрәсе килә башлады. Алай гына да түгел, кү-ңеленең бер почмагында, «мин аны ни генә булса да күрергә тиеш» дигән бер уй ныгып калды. Кайда? Ничек?.. Соң ул аның кайсы автобуска утыруын абайлап калган иде түгелме?
Яшь күңелдә яңадан өмет чаткы-лары кабынды. Бөгелмәнең кояшы, шул бер үк кояшы менә тагын баягы шикелле үк нурлы да, ягымлы да булып күренә башлады.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Гөлсемнең күңеле сизенгән иде, иртәле-бүгенле кайтып төшәр инде дип ике-өч көннән бирле үз алдына куанып йөргән иде, дөрес сизенгән икән. Аязны кичә Бөгелмәдә күреп кайтканнар: исән-сау, ди, бүген таңда кайтып төшәр шикеллерәк әйткән...
Ана күңеленнән дә нечкәрәк, аннан да кайгыртучанрак тагын ни генә бар икән? Гөлсем фермадан арып кайтуларын да онытты, бөтенесен онытты. Бәйрәмгә хәзерләнгән, я кадерле кунак көткәнсыман, төн буе өен җыештырды, кызлар шикелле җилтерәтеп кенә идәннәрен юып чыгарды, сый-хөрмәтен хәзерләде, кайткач кияренә әзер булсын дип, улының өстен-башыи, күлмәк- күнчеген өтеләп куйды.
Төнен әллә аз гына черем итеп алды шунда, әллә юк. Су буеннан поезд гөрләп узган саен «дерт» итеп әллә ничә уянды. Тик уянган саен әле таң беленмәгән була иде. Әнә шундый гайрәт белән гөрелдәп, шаулап чаба торган яшел поездларның берсендә аның Аязы, аның бердәнбере кайтып килә. Кайтып ук җитмәгән булса әле.
Менә хәзер ул аягына тәбәнәк үк-чәле яңа туфлиен, өстенә зәңгәр ефәк күлмәген киде дә таң белән үк торып, улын каршы алырга станциягә төшеп бара. Урамнарда бер җан әсәре юк. Койма буйларында, агач бакчаларында төннән аерылып калган соргылт караңгы посып тора. Кояшның иртәнге нурлары монда, тау астына, төшеп җитмәгән иде әле, алар тегендә, биектә, Акбаш өстендә
генә уйныйлар. Шул нурларны тәбрик итеп Ямьле Тугайның кетәкләрендә яшь әтәчләр кычкыра, Ык буйларыннан тартай тавышлары ишетелә... '
Гөлсем, авылдан чыгып, станциягә бара торган дымлы сукмакка төште, йөз төрле якты уйлар, төрле гөманнар белән канатланып, шулай игеннәр арасыннан атлау бик рәхәт иде. Болын ягына таба, атлар-атла- мас кына кыймылдап, сыер көтүе чыгып бара. Бу яктагы иңкелдә урылган бодай басуы, аннары куе яшелләнеп, урмандай күтәрелеп чыккан кукуруз. Бөтенесе үзләренеке, һәммәсен үзләре үстерделәр, үз көчләре белән. Аязны да Гөлсем үзе кеше итте бит, үзе укытты. Теге юньсез, Гөлсемнең ире Харис, бер заман яман дулап:
— «Минем белән читкә чыкмыйсың икән, чәнчелеп кит шул сыер абзарында!» — дип ташлап китте ләбаса. Менә шуңа ачу итеп, «Төкер-дем бер танавыңа,—ди-ди,—мин аны синнән башка да кеше итә алам!»— ди-ди, улын юри урта белемле итте. Әнә хәзер инде югары белемгә китте, инсти... әй, кем, универ- ситка! Я инженер, я доктор, я бүтән булганчы укыта да укыта инде ул аны. Кемнәрдер нефтькә керер, кемнәрдер колхозда калыр, әмма ләкин Аяз түгел. Ул укырга тиеш, укырга! Аның шикелле якты башлы, сәләтле егетне нигә укытмаска, нигә үстермәскә? Аның улы кемнән ким?
Җитәр, Гөлсемнең әнә үзенең яшьтән бирле башы кара эштән чык-мады, юньләп төн йокылары да күр
14
мәде. Бөтенесен уртага салып әйт-кәндә, теге юньсез, теге зимагур әнә шуның аркасында ташлап китте дә бит. Азрак культурныйрак булсамы? Бераз белем кисәге эләккән булса, күрсәтер иде Гөлсемең үзенең кемлеген! Булмады инде, булмады.
Әмма шулай куанып атлый торгач, шул якты уйлар өстенә, караңгы болыттай, кәефне бозучы шик- шөбһә дә килеп капланмады түгел. Тукта, нигә Бөгелмәдә төшкән соң әле ул? Укырга кердем дип, әни куанып торсын әле дип сөенче алырга да әйтмәгән... Кергән булса, әйтеп җибәрмичә йөрәге түзәр идеме икән- ни?
Кинәт Гөлсем аягын атлый алмас- тан, тыны кысыла язып, туктап калды. Ул үзе бу турыда ныклап уйларга курка иде әле. Әмма күңеленең әллә кайдагы эчкәре бер урынында рәхимсез бер аваз, аяусыз, кансыз бер кискенлек белән нәкъ әнә шул уйларга йөрәге җитмәгәнне тукый иде:
— «Нәрсә үзеңне үзең алдарга? Керә алмагандыр. Шулай инде ул, шулай! Кергән булса, сөенче алмый каламы соң! Бөгелмәдә туктарга җаны түзәме...».
Әллә Кәрәкәшле тирәсендә, әллә тагын да ерактарак поездның шаулап якынлашып килгәне ишетелде. Гөлсем йөгерә-атлый станциягә таба ашыкты.
II
Поезддан төшүчеләр арасында улының тузган башын күрүгә, Гөлсем, барлык борчуларын онытып, куанычыннан аз гына кычкырып җибәрмәде. Төрле челтәрләр, төргәк-ләр аскан, капчыклар күтәргән юл-чылар арасыннан ырып-ерып Аязы янына ташланды. Әмма янына барып җитәр-җитмәс эче «жу» итеп, баскан урынында туктап калды. Улының йөзе күм-күк, чыраенда кан әсәре калмаган. Аягын да көч-хәл белән генә атлый кебек күренде.
— Аяз!
Улы шундук яктырып китте.
— Ә, исәнме, әни! Таза-сау гына тордыңмы?
— Миндә исәнлек, улым. Үзең ни-чек? Авырмагансың бит?
— Юк, әни, юк, авырырга вакыт тимәде. Нигә монда ук төшеп йөрисең?
— Әй, ерак түгел ич! Төшмәскә син тагын!
Гөлсем, шактый ук йончыган булса да, улының исән-сау кайтуына шик-шөбһә калмагач, хәзер инде, йөзеннән күзен алмастан, аның кү- ңелеидәген укырга тотынды. «Кергәнме, әллә керә алмыйча кайтканмы?». Гөлсем кечтеки борынын мәзәк кенә як-якка селкеткәләп, яше шактый булуга карамастан, үз алдына бертөрле очкынланып торган җете коңгырт күзләре белән улының һәр адымыннан, һәр хәрәкәтеннән генә түгел, һәр карашыннан үзен борчыган сорауга җавап эзли башлады.
— Әллә ниләр уйлап бетердем. Төн йокыларым качты... Нигәдер Бөгелмәгә дә туктагансың икән. Берәр йомышың-мазарың төштеме ди- мәсәң...
— Ә, кердем шул, болай... юл уңаенда...
Гөлсем улының бернәрсә уйлап та бүтәнне әйтүен шундук сизеп алды.
Аязның иң курыкканы да шушы минутлар иде. Сизелеп тора, анасы аның укырга кермичә кайту ихти- малын моңарчы башына да китерә алмаган. Төннәр йокламыйча, ишек ачылган саен, аннан куанычлы хә-бәрләр көткән бит ул. Хәзер бу сизгер күңелле әнигә ничек дөресен әйтергә? Ничек аңлатырга, нәрсәне аңлатырга? Укырга керү түгел, дөнья яктысын да күрәсем килми, зиһенем чуалган, башым эшләми, дияргәме? Әллә Зиләйнең азып-ту- зуыи, егетләр белән кочаклашып утыруын әйтергәме? Аңа бит тел әйләнми. Аяз, уйларын анасы сизмәдеме икән дигәндәй, сагаеп кына тагын аңа күз төшерде. Әнә ул яулыгы белән авыз кырыен каплый төшеп, үтенүчән күзләре белән аның авызына текәлгән. Хәзер Аяз теләсә нинди газапка дучар булырга да риза, бөтенесен дә күтәрәчәк, тик анасының күз яшен генә күрмәсен иде.
15
Ул, тузган башына бармакларын батырган хәлдә, ык-мык килеп, теге- ләй-болай такылдап кайтты да, ба-лаларча беркатлылык белән кинәт исенә төшкән бер саламга ябышып карады:
— Әй, әни, Бөгелмә дигәннән... безнең авылда элегрәк, әллә кайчан ук, менә мондый аеры сакаллы, менә шундый ак мыеклы бер кеше юк идеме, ә?!
— Белмим, хәтерләмим... Нишкә тагын ул?
— Ул, безнең... әтине дә, әле җит-мәсә бабайны да белә шикелле. Чын менә! Тик ул хәйләле карт төлке эзеннән йөри... — Бераз сүзсез барды да ни уңга, ни сулга дигәндәй, токтымалга тагын бер-ике сүз әйтеп куйды. — Әни! Мин бүген үк бабай-ның чардуганына кереп чүбен утап чыгам. Буясы да булыр... Әйе бит?!
Гөлсем җавап бирмәде, борынын тартып, аяк астына карап кына кайта башлады. Аяз шундук абайлап алды: аның анасы бары әни кешеләрдә генә була торган искиткеч бер сиземләү көче белән эшләрнең элек уйлаганча матур булып чыкмавын, улының еллар буе көткән зур шатлыкны алып кайтмаганлы- гын әйтмичә үк сизгән иде инде. Ниһаять, Аяз түзә алмады, анасының каршысына басты да үзе үк әйтеп салды.
— Әни! Син ачуланма, яме! — диде, бер сүз әйткән саен тешләрен кыскалады, алмаш-тилмәш әле бер якка, әле икенче якка авышты.— Юкка елама да. Хәзер елап та, башыңны ташка орып та файда юк. Мин сиңа туп-турысын әйтәм: алмадылар да түгел, кире дә борып җибәрмәделәр. Мин үзем кермәдем. Менә шул!
Гөлсем башта өнсез калды, аннары кечкенә көрән куллары белән улының беләгенә ябышты:
— Туктале, юләрем. Үзең ташлап кайттыңмы, ала торыпмы?
Аяз чемоданын җиргә куйды да аны шундук кире алды.
— Әйе, үзем! Ала торып. Доку-ментларны да тапшырган идем, эш стажым да җитте. Бер-ике имтиханны да бирдем. Тик шуннан соңгысын күтәрә алмадым. Башым чуалды, гайрәтем чикте дә кайттым да киттем! Менә шул! — Әйтеп салды да үзе үк уйга калды. «Нәкъ шулаймы соң әле ул? Әгәр теләсә керә ала идеме? Бик тырышкан булса, Зи- ләй йөрәккә килеп кадалмаган булса, ихтимал... Әй, барыбер түгелмени? Тик әни кешенең генә йөрәген яраламаска, тик ул гына улын җебегән дип, уңмаган дип уйламасын».
Ананың күзләре, яварга торган болыттай, мөлдери үк башлаган иде.
— Ай алла! Бар икән күрәселәрем! Ниләр кыландың син, нишләп?
— Нишләп дип... Нишләпме?.. Рәнҗеттеләр, вөҗданыма кагылдылар. Мыскыл иттеләр!..
Гөлсем, берни дә төшенә алмыйча, зур ачылган күзләрен челт-челт йомып, улына текәлгән килеш туктап калды.
— Туктале, башларым әйләнеп, зиһеннәрем чуалып китте. Балакаем! Әллә нәрсә сөйлисең ич! Алар дигәнең кемнәр, кем кемне мыскыллый? Анда синең ни катнашың бар? Ай бала! Нәрсәдер бутыйсың түгелме?
Анасының аңа ышанмыйча шулай бик нечкәләп төпченүе Аязның кәефен кыра башлаган иде. Әллә бу олы кешеләрнең миләре, иске галош асты шикелле шомарган була да аңа берни дә эләгеп калмый инде шунда.
— Бер дә бутамыйм, ичмасам. Кемнәр булсын, авылдан баручылар, бергә имтихан бирүчеләр.
Гөлсемнең уйлары чыгырыннан чыкты, һич көтелмәгән, истә-оста булмаган хәл бит бу. Әнә урысчасы начар булсын, я булмаса, күзе җете түгел дисеннәр, тавык күзе дип, ахыр чиктә, аю табан дип алмасыннар. «Чөдәй» дигәч сарык та чыдый диләр, Гөлсем тешен кысып, чәчләрен агартып булса да түзәр иде. Вөҗдан, имеш, намус, имеш! Бу бит бөтенләй әдәм көлкесе, кыран- га килмәстәй, акылга сыйма стай. Әллә югыйсә оялып әйтмиме?
— Ай, балам, берәрсеннән имтихан бирә алмагансың бәлкем? Оятыңнан әйтмисеңдер... Урысчаң җитмәгәндер, я хисабың-фәләнең.
— Түгел! Комсомолча булмады
16
да мин күтәрә алмадым. Бары шул гына.
Әни кеше башын чайкады.
— Соң, балам, аз гына уйлыйсың калган: укымый калсаң, комсомолча буламыни?
— Уйлаганга күрә кайткан да шул. Уйлап житкермәгән булсам, теге... ниләр шикелле, оятсызланып, жир бит булып... — Ул иң явыз сүзләр эзләде дә тик вакланасы гына килмәде. Аяз хәзер йортта хужа буласы кеше ләбаса. Гайбәтчеләр шикелле нигә бөтенесен бүтәннәр өстенә аударырга, нигә барысын да чәйнәп торырга? Анасының беләгеннән алды да, анда бераз иеләрәк төшеп, ягымлы тел белән тынычландырырга тырышты:
— Ярар, әни. Бүтәнен син сорама, мин әйтмим. Булды инде. Булды да бетте. Күз яшеңне дә сөрт. Әнә шул Акбашның иртәгә дә, берсекөнгә дә шулай агарып утырачагына ышанасың бит? Ышанасың. Менә миңа да ышан. Бу синең соңгы күз яшең булсын. Менә шул!
Ill
Гомер дигәнең, әйтерсең, агымсу: көн димәс, төн димәс, агар да торыр. Гөлсемнең улын каршы алуына да әнә бер атнадан артып китте инде. Шул жиде тәүлекнең ник ичмаса бер геиәсен тыныч уздырсын. Кай төн-нәрен бөтенләй үк өенә кайтмыйча бәрелеп-сугылып жәйләүдә чыкты. Бүтән кичләрне, караңгы өйнең икесе ике почмагында чүмәшеп утырган килеш, үпкәләшеп уздырдылар.
Нигә азрак акыллар керми, нигә әйткәнне тыңламый, нигә шулай тәмле сүзләреңне аяк асларына сала бу яшьләр?!
Ашыйсын ашамыйча, киясен ки-мичә кем өчен шул тикле тырышкан? Заманның алдынгы кешесе булсын, белемле булсын, ди-ди, ун ел буена кемне кайгырткан? Ал таңнарны тәрәзә төпләрендә каршылап, төннәр буе кем турында уйланып чыккан?
Теге юньсез, теге игелексез ташлап киткәннән соң нинди генә кыенлыклар күрмәде Гөлсем! Ямьле Тугайның иң жөдәү чагы. Ни авыз тутырып ашарыңа юк, ни өс-башын элә-танаксыз. Өч балаң бар, ул өч баланың өс-башын карыйсы, укытасы, үстерәсе, кеше итәсе бар. Шу- ларның һәммәсен ирсез башың белән берүзең күтәреп кара әле син. Гөлсем һәммәсен күтәрде. Башта, Аязы сабый чагында, менә мәктәпкә керсен, ди-ди тырышты. Аннары инде үсә төшеп күзгә күренә башлагач, менә аттестат алсын ди-ди акылыннан шашты. Каладан килгән лекторлар булсын, радиосы булсын, әледән-әле сөйләп кенә торалар бит: Ямьле Тугайдан фәләнчә агроном, фәләичә укытучы, фәләнчә врач чыкты, районның фәләнчә крестьян баласы укый торгач, доктор, инженер, генерал булдылар. Гөлсем туларны ишеткәндә үз улы шул дәрә- жәгә житкән кебек хис итеп, тормышның бөтен кыенлыгын оныта торган иде. Аның баласы да әнә шул мактаулы кешеләр арасына керәчәк бит! Нигә кермәсен? Бүтәннәр мөгезле дә, аның малае гыиа мөгезсезме әллә? Тазалыгы — менә дигән! Буе-сыны—күз генә тимәсен! Белем ягына да күршегә чыгасы түгел...
Аннары Гөлсемнең беркемгә дә тешен агартмыйча, бары үзе генә белеп, күңеленең түрендә генә яшереп яткырган бик эчкәреге бер сере дә бар иде. Теге юньсезнең, теге зимагурның борынына чиертергә! Әйе! «Минем белән китмәсәгез, сыер абзарыннан чыга алмассыз!» дигән* идеме? Дигән иде оятсыз, дигән иде жилкуар, авызын тутырып шулай дип әйтергә ояты житкән иде. Менә күр, син мыскыл итеп киткән кеше кызын инженерга кияүгә бирде, улын әнә кайларга күтәрде! Ә син һаман да шул зимагур булып калгансың!.. Әйеме? Әйе! Әйеләр генә- ме әле!..
Я, нишләп шуны аңламый, ник аз гына тәкәбберлеге кузгалмый, ииш- кә шул тикле киресенә каткан бу бала?
Кичә кичен эңгер-меңгер чагында кайтып керде дә:
— Әни!—диде. — Минһаж абзый умарталыкка дәшә, Идрис абый — зуррак эшкә. «Син яшь кеше, белем-
ле кеше, колхоз эшләрен бөтен халык текәгә күтәреп ятканда япь- яшь башың белән обозда сөйрәлмә, алгы сызыкка бас!» — ди.
— Алгы сызыгы нәрсә тагын?
— Я ферма, я кыр эше.
Әллә балалыктан чыгып җитмәгән бу трам-тарарай, әллә шайтан шунда. Шулай да Гөлсем ераклардан айкап, тагын үзенекен тукып карады:
— Гәзитен укып, радиосын тыңлап, бөтенесен белеп торасың ләбаса. Әнә анда кешеләр күккә аша, җир әйләнәсенә иярченнәрен җибәрә. Айның арт ягына чыгып сурәтләрен төшереп кайталар. Синең ише яшьләр эше бит ул. Ә син һаман җиргә елышасың. Шулар сине бер дә җилкетмимени, канатландырмыймыни соң?
Барып утырды, тагын торып китте, кулларын кесәсенә тыгып, тәрәзә шәүләсендә арлы-бирле чайкалга- лап торды.
— Күккә очар өчен җиргә нык басарга кирәк, дигән сүз дә бар бит, әни! Җитлекмәгән килеш очсаң, мә-тәлеп төшәсең дә муеныңны гына сындырасың... Аннары бит, бар кеше дә күккә очса, җир өстендә кем калыр? Кем ашлык үстерер, кем терлек үрчетер?..
Бала акылы дияр идең, ара-тирә әнә шундый хәйран мәгънәле сүзләр дә чыккалый үзеннән. Дөрес әйтә бит бу озын торыклы кырыкмыш. Олы кешеләр шикелле арлы-бирле марш атлап йөрүен генә күрсәнә!
— Әни, турысын әйтсәм, миңа Идрис абыйның киңәше ошыйрак төшә. Ә сиңа?
— Идрис абыеңның киңәше оша-маска, аның үз колхозын көмешкә урап, алтынга буяп күрсәтми хәле юк. Яшьләрне җибәрмәс өчен аның җаннары фида.
Гөлсем почмак яктан торып улының йөзен күрми иде, чөнки өйгә караңгы төшкән. Әмма әнә шулай тәрәзә яңагына сөялеп торуыннан, сабыр гына җавап бирүеннән бөтен күңеле белән сизә: малай үзгәргән, малай үз акылы белән эш итә башлаган. Бу, бер яктан, куандыра, икенче яктан, көендерә... Әле кайчан гына «Әни, болаймы, әни, шушылаймы?» дип, яныңда бөтерелеп йөри иде бит. Хәзер әнә ничек аягын терәгән.
Гөлсемнең ягымлы сабыр тавышы тагын акрын гына гөлдери башлады.
— һаман да үз туксаның туксан шул, улым. Бик сай йөзәсең шул, бизмәнең кечкенә. Син тормышка силос базыннан түгел, Акбаш түбәсеннән торып карый башласаң икән. Ерактанрак торып. Хәзер эшләр болай барган белән дә, коммунизмда кешеләрнең күбесе барыбер югары белемдә булачак бит. Ә син? Син аттестатыңны, кәнфит кәгазе урынына, бүлмә тактасына ябыштырырсыңмы? Шулмы булды яшьлек дәрте, шулмы булды югарыга таба омтылу.
— һи, әни, ашарыңа икмәгең җитмәсә, коммунизмнарың буш сүз генә булып кала ул. Безнең Ямьле Тугайга анда барып җиткәнче әле! Син коммунист кеше, колхозың өчен үзең дә янып-көеп йөрисең. Безгә дигән коммунизмны Бөгелмәдән дә, Казаннан да көтеп ятасы түгел бит. Әнә Идрис абый әйтә: «Башта, ичмаса, Чурмаптай- ский колхозын гына булса да куып җитик, шунсыз безгә халыкка күре-нергә дә оят!» ди. Әнә кайдан башлана безнең барыр юллар.
Түргә барып радионы тыңлап ка-рады. Ошатмады булса кирәк, «чарт» иттереп сүндерде дә әнисенең каршысына килеп басты.
— Әни, син миңа менә шуны әйт: иң алама эш нинди?
— Бәй, эшнең аламасы булмый.
— Алайса нинди эш дөньяда иң кыен, ниндие иң авыр?
Юньсез малай! Нишкә дип шундый тузга язмаган сораулар бирәдер.
— Бөтен дөнья өчен әйтә алмыйм. Дөнья бик зур, мин бик кечкенә.
— Алайса — районда?
— Хәзер районнар да бик зураеп бара. Әнә бит безнең дә бер башы Урал тауларына таба кереп китә, икенче башы Ык буйлап Орынбур- ларга таба сузыла.
— Алайса, менә монда, үзебезнең колхозда?
2. „с. ә.- № 1.
17
18
— Колхоз җитәкчесенең эше авыр, бригадирның да шулай. Менә минем эшем дә бер дә җиңелдән түгел. Көн-төн терлек арасында, гел аяк өстендә. Мең баш терлек өчен җавап бирәсең.
— Син бит түрәрәк кеше инде. Гади эштән, дим мин.
Ниләр килмәс әйле-шәйле яшь башка?
— Әнә, көтүченең хезмәте бик авыр. Җил димә, яңгыр димә, көн буе терлек артыннан чап. Бигрәк тә өстән коеп торганда! Түземлек кенә бирсен үзләренә.
— Әһәә... Үзе теге чирәм җирләр шикелле алдынгы сызык та инде ул, әйеме, әни?
Тагын шул сызык икән әле.
— Сызыклар сызарга әнә Идрис абыең бик оста. Ул йөри яшьләрнең башын әйләндереп.
Ләкин Аяз аны тыңламый иде иңде. Ул ничектер берьюлы җанланып китте. Хәтта, кечкенәрәк чагындагы шикелле бераз якланып, баскан урынында тыпырдап та алды шикелле.
— Әһә! Булды гына! Иртәгәдән мин — көтүче! Вәссәлам!
Әни кеше, улының авызына су-гардай булып, почмак яктан очынып чыкты да, каты гына итеп, Аязның иңбашына төртеп алды:
— Итәрмен мин сине көтүче! Кара син аны, юньсез! Авызыңнан җил алсын! Әле фермадагылар белән баш катыруым җитмәгән, тагын— син! Әйт хәзер үк, әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым, диген. Я! .
Малай юмалап әнисенең аркасыннан сөйде:
— Соңрак шул инде, әни, соң!
Икенче көнне Гөлсем, фермадан бераз бушауга, күрше авылга — кызы янына йөгерде. ■ Ул иләс-миләскә үз иркенә куярга ярыймы соң? Ышан син ул юләргә!
Кияү булган кеше нефтесенә китәргә генә тора икән, шулай да ихлас белән тыңлады. Министр урыннары вәгъдә итмәде итүен, шулай да көтүче чыбыркысы шартлату белән бүтән эшнең аермасын белмәслек кенә тинтәк түгел инде ул.
— Ярар, карарбыз, килсен,— диде.
Кайтышлый Гөлсем район үзәгенең әле бер йортына, әле икенчесенә караштыргалап узды. Берсендә пумала чәчле чибәр кызлар, кызыл кыналар иңдергән бармакларын уйнатып, «чатыр-чотыр» машинка басалар. Икенчесендә тап-таза ирләрг егетләр тәрәзәгә карап, телефонда сөйләшәләр, «чарт»та «чорт» чут салалар, я папиросларын төтәтеп гәпләшеп торалар. Әллә ни тикле шул ир-ат, эт көтүе тикле хатын-кыз арасында аның улына гына бер ак эш табылмасын, имеш. Булмаганны!
Гөлсем үзе дә, аның ата-анасы да гомер-гомергә башлары кара эштән чыкмады. Инде улларына да кара эштә калырга димәгән ләбаса. Шул тикле укып!
IV
— Әй, кем уяу бу йортта, кем торган? Әй!
Кечкенә капканың келәсен кемдер «чык-чык» иттереп рәхимсез чыкылдата башлады. Бераз тынып торды да яңадан тотынды.
— Аяз! Сиңа әйтәләр бит, иркә- җан! Җитәр сиңа ялкау тамырыңны бүрттерергә!
Малайшадыр ахрысы. Тавышы шуныкына охшаган. Егетләр тавышы дисәң, бик сыек, кызлар тавышы дисәң, ягымы юк.
Җавап булмагач, капканы бик каты япты да ата-анасын искә алып, нәсел-нәсәбен җиде бабасына тикле катлы-катлы итеп тезеп чыкканнан соң, тавышы ишетелмәс булды.
Малайша уятканга тормады, юк. Аны чорма тәрәзәсеннән төшкән алсу нур кузгатты. Баскычка басып тор- мастан, өйалдына сикереп кенә төште.
Кечкенә якның чаршавы күтәрелгән, урыны җыелган. Димәк, әнисе өйдә юк икән. Берәр язу калдырмаганмы, ичмаса? Бар икән, калдырган. Өстәл өстендә газета башыннан телеп алынган кәгазь тас
2» 19
ма күренде. Йортта башка кеше булмаганда алар берсе киткәндә икенчесенә әнә шундый кечкенә язулар сызгалап калдыра торганнар иде. «Бүген мәктәптә җыелыш. Соңгарак калып кайтырмын...» яисә «Ашарыңа мичтә, бүтән ягын үзең кайгырт» дигәнсыман. Бу да шулмы әллә? Әйе, кәгазь тасмасында ачуланып, аннан-моннан гына сызып ташланган усал, килешә алмый торган кискен сүзләр кычкырып тора:
«Бу нишләвең? Мин риза түгел!..»
Егет язу тасмасын өстәлдән бер алды, бер кунды. Бүтән бер генә сүз дә юк.
— «Сабыр итәсең калган, уйлашыр1 идек», — димәгән. «Ялгышмыйсыңмы? Бүтән урыннар да табылыр иде» дип тә әйтмәгән. Балта белән чапкандай, кискән дә ташлаган:
— «Мии риза түгел!..»
Аяз, бала чактагы гадәте буенча, ике чигәсен учлары белән кысып, күзен йомган хәлдә, маңгаен тәрәзә пыяласына куйды. Шулай иткәндә, гүя тәрәзәнең салкынча пыяласы бөтен кайгы-хәсрәтеңне суырып алгандай, борчуың басыла төшә, үпкәң тарала торган иде. Ләкин хәзер инде никадәр генә шулай торсаң да кечкенә яктан ягымлы тавыш ишетеләчәк түгел бит.
«Риза түгел» дигән, шулай да ашарына-эчәреиә һәммәсен хәстәрләп киткән. Менә бит әниләрнең күңеле...
Әнисенең караңгы белән үк торып, аны кайгыртып йөрүе күз алдыма килде. Ул аңа йомырка пешергән дә, ашаганчы суынмасын дип, тастымалга кат-кат урап калдырган. Баздай салкын каймак белән эремчек алып менгән дә, улым торганчы ачымасын, тәмле килеш торсын, дип, салкын сугз утыртып киткән. Май белән бал калдырган, шакмаклы шикәр куйган. Болар бит йорт байлыгы түгел, алариы сатып алыр өчен бик озак, бик күп эшләргә кирәк. Әни кеше, улының тамагы тук, өсте бөтен булсын, зур белем алып, илгә файдалы кеше булсын ди-ди, унсигез ел эшли, унике ел буена көннәрен һәм кичләрен терлекләр янында уздыра, аяклары сызлауга түзә алмыйча төннәр буе ыңгырашып чыга, бөке- рәйсә, билен яза алмый...
Казаннан борылып кайтканнан бирле мазасызлап торган әлеге шул билгесезлек, җанын кайда куярга белмичә изалану Аязның якасына тагын килеп ябышты.
Алай да ярамый, болай да булмый. Нишләргә генә икән соң? Ничек көн итәргә? Әни кешене ничек ты н ы чл а иды р ы р га ?
Ул, җилкәсенә ун потлы йөк салгандай, авыр кузгалып, әле бер якка, әле икенчесенә сугылды. Шкафтан ипи эзләп тапты. Аның яртысын калдырды, яртысын үзенең моңарчы китаплар, дәфтәрләр тутырып дәрескә йөрткән «бригадир» сумкасына салды. Шырпы тартмасы белән тоз алды, өч-дүрт бәрәңге кыстырды. Бабасыннан ук калган балык сурәтле бик иске бер пәке бар иде, ул да кирәк булыр шикелле тоелды. Бүтән төрле ризыкларга үрелеп тормады. Чиле-пешле көтүче кисәгенә җитмәгән тагы...
Чыгып китәргә дип барганда ишеккә җиткәч, кемдер итәгеннән тарткандай, үзениән-үзе туктап калды. Ничектер һич көтмәгәндә бабасы да, әллә кайларда йөрүче атасы, хәтта бу эшкә теше-тырнагы белән каршы торучы анасы да күз алдына килде. Аның шулай үз гомерендә беренче тапкыр эшкә чыгуын, үз аягы белән чын тормыш юлына басуын барысы да күреп торалар.
«Нишләр икән бу бала?» дип нидер көтәләр кебек тоелды. Өй эче шулкадәр тын иде: Аязга хәтта әгәр ул чынлабрак тыңласа, шушында фермадагы анасының, әллә кайларда йөрүче атасының тын алганнары ишетелер кебек. Менә бит, әгәр тигез үскән булса, алар аны, хәерле юл теләп, озатып калган булырлар иде. Аңа бик моңсу булып китте. Ул моның нигә кирәген үзе дә белми иде. Шулай да ата-анасын- нан, бүтән олы кешеләрдән күрмәк- че, ул да гомерендә берен.че мәртәбә зур юлга, хезмәт юлына аяк
20
басар алдыннан сүзсез генә бер тын утырып алды.
Фермага төшешли зират буеннан узганда тагын бер-ике сулышка тук-тады. Әнә ул ак каеннар астындагы туганнар каберендә аның үз бабасы, атасының атасы ята. Озынча зур кабер өстендә заманалар үтү белән шактый ук искергән, араталары яшелләнеп мүкләнә төшкән озын чардуган. Аннан соң инде бер кеше гомере узган. Яңгырлар, җилләр берсе җебетеп, берсе киптереп кабер ташын да йончытканнар. Шулай да аның язуларын, өстән аска таба чукып төшкән алты кешенең исемнәрен хәзер дә укып булырлык әле.
«Бу кабердә 1918 елның апрелендә ак бандитлар кулы белән газаплап үтерелгән ярлылар комитетының членнары ята».
Астарак алтысының да исемнәрен санап .киткән.
Аяз, әйтерсең, бу тирәләрне беренче мәртәбә һәм бөтенләй яңача күргәндәй, як-ягына каранып, дулкынланып торды. Кара син, ә! Нинди гаҗәп хәлләр! Менә ул хәзер генә узган шушы юлдан, зират буендагы менә бу бормалы такыр сукмактан горур атлап, аның утыз яшьлек батыр бабасы да йөргән бит! Шушында җир сөргән, урак урган, печән чапкан. Шушында бай-ларның җирләрен бүлешкән. Аклар якыная башлагач, бүркенә кыйгач кызыл тасма тагып, кулына мылтык алган да сугышка чыккан. Ләкин аларны җиңгәннәр. Яңадан көч җыеп төнлә белән аклар өсте- нә ябырылырга торганда аларны хаиннәр сатканнар. Шушы ук авылның кешесе—волостьта писер булып йөрүче әләкче акларга барып әйткән. Әнә шул болында алар соңгы сулышын алган, туган авылының күген соңгы мәртәбә күргән. Карале син, ул ярлылар шул вакытта ук нинди бай күңелле, нинди зирәк акыллы, нинди йөрәкле булганнар! Алар кабер якасында да бирешмә- гәннәр:
«Юк, сезнеңчә түгел, Ленин әйткәнчә булыр! — дигәннәр. — Бу җирләргә, бу болын белән урманнарга сез түгел, безнең улларыбыз, безнең оныкларыбыз хуҗа булыр!..»
Менә хәзер оныгының дулкынланган тынгысыз күңелендә батыр бабасының истәлеге сүз белән әйтеп булмастай ниндидер яхшы тойгылар уятты. Аязның чабаталы ярлы бабасы белән горурланасы, мактанасы килә башлады. Аның яхшы кеше буласы, халык мактарлык ниндидер зур эшләр башкарасы килде.
Шушы яхшы хис, шушы горурлык, әйтерсең, аның күңелендәге борчуларын берьюлы эретеп таш-ладылар. Аңа басып торган туфрагы, сулаган һавасы, авылының ак- сыл-зәңгәр күге — бөтен тирә-ягы тагын да ягымлырак, тагын да якынрак һәм газизрәк булып тоела башлады. Ихтимал, аттестат алганнан бирле аның беркайчан да үзен хәзерге шикелле күтәренке күңелле, хәтта бәхетле итеп хис кылганы юк идедер әле.
V
Әгәр уйларына башы-аягы белән чуммаган булса, дәртле егетләргә хас мутлык белән як-ягына күз аткалап барса, Аяз тыкрыктан килеп чыккан озын буйлы чандыр кызны күрмичә калмас иде. Кызый аны күрүгә күлмәгенең кыска җиңнәрен тагын да өскәрәк тартты, кызыл яулыгын төзәткәләп куйды. Картлар кебек ниндидер җитди уйларга чумып, авыр атлап килгән егетне шаяртып, ярым үз итеп акрын гына тамак кырып куйды. Аяз күтәрелеп караса, узган елга кадәр бергә укыган мәктәптәш кызы — Дилбәр икән. Аралары якын булса да, Аяз үзенең мәктәбендә, Дилбәр күп вакытын фермада уздырганлыктан, күптән күрешкәннәре юк иде. Аяз аңа сәерсенебрәк карап алды. Әллә тагын да озыная төшкән инде бу торнакай. Мәктәптә Дил- бәрнең аяклары парта астына сый- маганлыктан, ул аларны алга таба сузып җибәрә дә, узып баручылар аңа сөртенә торганнар иде. Я Тулмаса, аңа берничә парта аша сузы-лып берәр нәрсә алу берни дә тор
21
мый иде. Шунлыктан кайсылары аны «Экскаватор», кайсылары «Торна» дип үртәп йөрттеләр. Кыз баланың хәтта аның үзеннән дә бераз гына биегрәк булуы Аязга сәер тоелды. Дилбәр Аязның сәерсенеп каравын әллә чыннан да сизмәде, әллә белмәмешкә салышты: озын бармаклы тар кулын беренче булып үзе сузды.
— Саумы, Аяз! Исән генәме? Кайткан диләр, күрдек диләр. Нигә, мин әйтәм, бүтәннәр күрә дә, нигә мин генә күрмим? Мин кемнән ким?
— Әйтәм аны мин дә сине төшемдә күрдем. Шул син дә мине бер күрергә зар булганга кергәнсең инде алайса!
Дилбәр көлеп малайларча сөякчел каты кулы белән аның янтавыиа бәреп алды.
— Әй, алдакчы. Шаяртасыңдыр әле. Я, чын булса, ничек итеп күрдең? Әйбәт итепме, начармы? Начар итеп булса, борылдым да киттем...
— Әй, сине начар итеп күрәмме соң инде мин... Беләсеңме, ничек итеп?..
Көләч йөзле, шат күңелле яшьтәш белән шулай юк-барны сөйләшеп бару бик рәхәт иде. Шуның өс- тенә, кызыйның күз карашында, елмаюларында бергә укыган чагында күренмәгән, я сизелми узган ниндидер ягымлы шәүләләр дә кабынып киткәлисыман күренде.
Тик шунда кызый, як-ягына кара-нып, тамак кырып алды. Секретарь булуы исенә төшүгә, Аязның ни әйтәсеи бик үк көтмичә үзе сөйләп китте:
— Анысы да монысы, эшебезнең рәте юк бит әле, Аяз! Рәте юк, юне юк, белмим нишләргә. Менә Идрис абый янына барам әле. Ул кайтканнан соң, бер үкертеп эшләп җибәрик әле дип кенә торганда менә сиңа тагын тамаша!
Әйе, Дилбәрне күптән түгел генә комсомол секретаре итеп сайлаганнар1 иде бит. Колхозның зур борчулары мазасызлап торганда ул алай үз күңеле өчен генә шаярып бара алмый иде, күрәсең.
— Нәрсәләр булды тагын ул тикле?
— Бәй, нәрсәләр дип, эшебез «көйсез бит! Күршеләрдән артка калабыз. Бөтенесенең телендә без генә. Тракторга утыртырга кеше җитми, көтүче тагын да юк. Бөтенесе таю ягын карый. Кайсы нефтькә кыяклый, кайсы калага! Комсомол членнарына тикле шулай! — Дилбәр чын-чыннан борчылып, киңәш көткәндәй, Аязга карап алга- лый иде. Ни әйтсәң дә, бергә укыган балалар бит. — Әллә тыңлата алмыйм инде шунда, әллә төшендерә белмим, әллә шайтаным!
Кызыйның, җитәкче булып кы- ланмастан, болай чын күңелдән янып-көеп сөйләве Аязга ошый иде. Беркатлы, әйбәт, кабыгына төренми.
— Дөресен әйтимме?
Дилбәр, мәзәк итеп, иренен бүл-тәйтте.
— һе! Иске авыздан яңа сүз! Дөресен әйтәсе, имеш. Миңа да дөресен әйтмәгәч, аны кемгә әйтер идең тагын?
— Ни бит... Малайлар бит хәзер. Әнә нинди! Аларга шәп киенергә булсын, бөтенесе шәһәрчә булсын. Танцылар, мотоцикллар. Безнең монда... үзең күрәсең, ташка үлчим.
— Ә алган йөкләмәләр? Ярыш договорлары? Ә болай син дә кыякла, мин дә чыгып тай, кем күтәрсен колхозны? Кем үтәсен йөкләмәләрне?..
Аяз, уены-чыны белән, Дилбәрнең беләген кысты.
— Кем булсын? Болай булгач, синең белән мин инде. Син дә мин, Мөхәммәт — Дәмин.
Дилбәр, шаяртамы-ниме икәнен белмичә, башын чайкады.
— Чынмы? Ай-Һай! Белмим шул!
VI
Идрис абыйларын эзләп йөрисе дә булмады. Болар фермага барып җиткәндә, ул, тарантаска җигелгән кара айгыры янында, каядыр китәргә җыенып тора иде. Бер яктан, аңа егетләрчә киенеп йөрүче Малай- ша кушаматлы шофер кызый һөҗүм итә, икенче яктан, әле күптән түгел
22
генә өйләнгән Салих исемле озын буйлы чандыр егет өстепә ташла-нырдай ачуланып тора. Болар күптән үк бәйләнәләр иде булса кирәк; Аяз белән Дилбәрне күрүгә, Идриснең караңгы чырае бераз яктыра төште. Хәтта аның яшьлән җыерчыклана башлаган ябык битендә елмаюга якын сөйкемле шәүлә күренде.
— Әһә! Бик шәп, нәкъ өстепә, нәкъ кайнар чагына эләктегез! Яле, комсомол, сөйләш менә болар белән! Булмаса, Дилбәр, син аңлатып бир. Я әле, я!
— Әллә югыйсә болар да... кыяк-ларгамы?
— Шулай булмыйча, хәзер модасы шундый бит! Әнә күр! Авылда туган, авылда үскән! Авыл укыткан үзләрен, авыл кеше иткән! Хәзер, имеш, шундый кызу эш өстендә, шундый кыен чагында колхозыңны ташла да читкә кит! Аз гына, кечтеки генә намус дигән, вөҗдан дигән нәрсә булырга тиеш ләбаса ахырысы! Шулаймы, түгелме?
Салих дигәне борыны белән генә пырхылдап читкә карады.
— Коры намустан ботка пешми бит, Идрис абый, нәрсә син?!.
Институт тәмамлап кайтуына ка-рамастан колхозда калганлыктан, Идрисне ихтирам итеп, шул ук вакытта үзләренең җитәкчеләре югары белемле кеше булу белән берникадәр горурланып, үзләреннән бер ике яшькә генә олырак булуга карамастан, аны Идрис абый дип дәшәләр иде. Салих дигәне, кулларын кесәсенә тыккан килеш, колга буе гәүдәсе белән тагын Идриснең каршысына килеп басты.
— Семьяны туйдырырга кирәкме? Кирәк! Нәрсә бирдегез, я? — Ул тагын «пычагым да юк!» дигән мәгънәне аңлатырлык итеп борынын пырхылдатып куйды, тагын әйләнеп килде.—Ә Октябрьскидә мине баҗай көтә. Беләсеңме? Баҗай! Өч бүлмәле фатир, ә үзләре икәү генә. Газы, суы — бөтенесе кул астында. Пожалыста, кер дә утыр!
Идрис, башын чайкап, Дилбәр белән Аязга карап алды.
— Әнә, әнә, шул инде сезне шак-катырган! Мунча да газ! Гаҗәп — хәйран!
Малайша юан балтырын кысып торган җиңел итегенең борыны белән тарантасның кигиләренә типкә- ли, күтәрелеп карамыйча гына, үзен кызгандырасы килеп иркә малай- ларсыман үпкәләп сөйли иде.
— Нәрсә? Әллә мин конюх булырга укыганмы? Җәй көне ярый әле шунда, грузовик булса да, селкенәсең. Ә инде кар төшә башладымы, ат койрыгына тагалар. Мин классный бит, классный! Әнә Әл- мәттә миңа легковой бирәләр, өр- яңа, заводтан гына чыккан! Утыр да зырылдат!
Идрис, яшел гимнастеркасының якасын ычкындырып, муенын боргалап куйды.
— Әйтелде бит сиңа: бер яры да китмисең, шофер үзебезгә кирәк! Җиңел машина алабыз. Әйттемме мин сиңа түгелме?
— Ышан сезгә! Алыр безнең колхоз кызыл кар яугач!..
Дилбәр Идрис абыйсының сул як битендә ниндидер тамырларының бик яман сикергәли башлавына күзе төште. Ачуы чыкканда һәрвакыт шулай була торган иде. Озак көттермәде, чыннан да тулайга таба борылды.
— Нәрсә сез, в конце концов, — дип җибәрде Идрис абыйлары,— уйлап карыйсызмы аз гына, әллә юкмы? Син дә чыгып тай, мин дә чыгып кач, ә монда туып үскән Тугаеңны, ата-баб*ац җирен әрем бассын?! Бөтен ил алга атлаганда, күршеләр авыл тутырып яңа йортлар салганда сез өегезнең тәрәзәләрен кадакламакчы, Ямьле Тугайны ташландыкка әйләпдермәкче буласызмы? Юк, ярамый алай, энекәйләрем, ярамый, килешми комсомолга!
Ул, дулкынлануын басарга тыры-шып, атының дилбегәсенә барып тотынды. Кара айгыр, дилбегә сел-кенүгә алгысап, баскан урынында тыпырдый башлады. Идрис артыграк кызып китүен үзе дә сизде ^шикелле, атының аркасын, маңгайларын сыпырды да, яңадан боларга борылып, бераз салмаграк әйтмәк
23
че булды. Ләкин барыбер басыла алмады.
— Менә бит син, ә! Ябышкан бит бер юньсез гадәт! Берәр ягы аныңча булмадымы, имеш, ташла да кач. Алай, теләдең качтың, теләдең әллә нишләдең булырга, әллә ша- башниклар конторымы бу? Колхоз диләр моны, энекәйләрем! Завод шикелле үк, фабрика шикелле үк бик катлаулы, бик нәзберек иәрсә бу. Аның уставы бар, үзенең законы, планнары бар!
— Икмәге булмагач, планы ни шайтаныма!
Идриснең сул битендә яңадан тамырлары биешә башлады. Аңа болай сүз көрәштерү бик кыеп иде. Ләкин... нишләмәк кирәк? Ул тешләрен кысып булса да түзәргә, салмак булырга өйрәнә иде.
— Моңарчы шулай булды, дөрес. Ләкин сез бит бала-чага түгел, сә-бәпләрен аңлыйсыз. Менә моннан соң икмәге дә, бүтәне дә булыр. Тәгаен, һичсүзсез, быел ук!
Салих, кулларын кесәсенә яшергән килеш, әле болай, әле тегеләй борыла, ышанырга теләми иде.
— Иске пластинка бу, Идрис абый. Мондый татлы җырларны безгә сугыш беткәннән бирле сайрыйлар. Ел саен шул бер көй. Ә икмәк бүләр вакыт җиткәч — сыбызгы.
Күптән түгел генә өйләнгән егет, нигә шул кадәр борчулы? Нигә кашларын җимерә? Бер дә сәбәпсез шул кадәр каты бәрелер идеме икән?
— Анысы дөрес, Салих энекәш, халыкны алдарга ярамый. Халыкка үпкә юк. һич! Тузан кадәр генә дә! Халык эшчән, халык тырыша! Сугыш вакытында бит әнә нинди читенлеккә дә түзгәннәр, әнә нинди корбаннар биргәннәр. Алай да авылдан берәү дә качмаган! Колхозыбызның данын черетмибез, сер бирмибез дип, ябышып ятканнар. Әтиләрегезне әйтәм, әниләрегезне! Шулаймы, түгелме?
Дилбәр, башын игәләп, Идрис абзыйсының сүзен җүпләде.
— Хак сүз, Идрис абый! Хак! Әнә безнең әни үк әйтә: орлык ашлыгын станциядән кечкенә арба белән ташый торган идек, ди. Ул вакытта патриотрак булганнар.
Малайша моңарчы, шуннан нин-дидер кызык тапкандай, тарантас кигиенә типкәли яисә пинҗәк эченә көчләп, кысып тутырылган күперенке күкрәген, артык бүлтәйтеп күрсәтмәс өчен, бөкрәебрәк тора иде. Кинәт ул да телгә килде:
— Монысын да ишеттек! Олылар-ның барысының да шул инде алар- иың. Бер җае чыктымы, шапырына башлыйлар. Имеш, алар әнә нинди түзем, әнә нинди фидакарьлекләр эшләгәннәр. Ә сез, имеш, әзергә хәзер, сез авыр эштән качасыз!
Инде монысына Дилбәрнең дә ачуы килә башлады:
— Нигә? Әллә дөрес түгелме? Әле генә әйттең бит! Нәрсәдән качам, кайда барам, нәрсәгә кызыгып барам дидең? Я?!
Малайшаның чын исеме Мөрши- дә булса да ул бала чагыннан ук малай холыклы булып үсте. Кызларга охшаудан хурланып, егетләрчә киенеп йөри иде. Ул Дилбәргә күзенең агы белән генә карап алды:
— Син белгәнне мин күптән казык башына элгән. Синең белән түгел, Идрис абый белән гәп! Менә шул! Ул чак башка, хәзер — башка. Алар ачлы-туклы торган дип, безгә дә шул көнгә калырга, ертык- портык кияргә димәгән! Хәзер дөнья әнә нинди! Кайда карама, шунда күкри! Әлмәт сине тарта икән, анда кит! Казанда аннан да шәбрәк икән, Казанның үзенә элдерт!
— Ә колхоз? Ямьле Тугай? Аңарга төкерергәме? Таралсын, чәнчелеп китсенме? Шулаймы? — Идрис дилбегәсенә барып тотынды.— Китмисез, рөхсәт юк!..
VII
Улының фермйга төшеп килүен иң беренче булып Гөлсем үзе күргән иде. Аида да йөзен түгел, иң элек ялангач беләгенә сарылган кара чыбыркысын күрде. Ул, Идриснең үзе белән генә сөйләшергә ниятләнеп, аны күптән көтә иде. Идриснең
24
китәргә теләүчеләр белән ничек бә-хәсләшүенә колак салгач, өмете ки- мегәннән-кими барды. Аязның, әй-терсең, бик зур эшкә керешергә җыенгандай, иңенә чыбыркы асып Дилбәр белән Идрис арасында сөй- ләшә-сөйләшә, фермага таба борылуын күргәч, өмете бөтенләй өзелде.
— «Ичмаса, йоклап кына да кал-маган, юньсез! — дип сукранды.— Кирәк чагында аягыннан сөйрәсәң дә тормас иде. Нигә ашыга? Нигә шундый камыт кия? Нигә азрак уйлап карамый бу хода бәндәсе?!» Кичә улының шундый нияте барын сизенгәч, җизнәсенә барырга күндереп булмасмы дип, фермадан иртәрәк кайткан иде. Ишек алдына кайтып керсә, коты очып кире чигенде. Нәрсә бу? Ничек бу? Күзенә генә күренәме, әллә чын укмы? Ишек янында, муеныннан элеп куйган кара елан төсле, очы җиргә төшеп бөгәрләнгән озын көтүче чыбыркысы сузылган иде...
Гөлсем, тезләренең хәле бетеп, баскан урынында җиргә утырды.
— Ай җаным! Анакай гынам! Бар икән күрәселәрем. Тәки башын бәйләгән, тәки кергән!.. Ни әйттем, ни ялындым!
Ул, түзә алмыйча, битен каплап елап җибәрде. Аның хәсрәте зурай- ганнан-зурая, үскәннән-үсә барды. Яшь гомерен елап-сыктап ялгызлыкта әрәм итүе дә йөрәген сыкратты. Кече улы Рәшитнең боз астында калып, тончыгып үлүе күз алдына килеп хәсрәтен тагын да көчәйтте. Нигә аңа гына гел шулай кире килеп тора? Нигә бүтәннәр инженерга, агрономга укый да нигә аның баласы гына көтүче булып калырга тиеш?!
Ун елдан бирле хурланып-кимсе- неп яшәгән китек күңелгә бусы инде күтәрә алмаслык өстәмә хурлык иде. Бүтән иргә чыгу кая инде ул, хәтта як-ягына күз дә салмыйча, күңеленә бер генә дә уенчак уй китермичә, Аязны кеше итү теләге белән генә яшәде бит. Юри, теге юньсезгә үч итеп, аннан уздырып инженер итмәкче иде. Ә ул, әйтерсең, күз алдына килеп аны үчекләп тора: әйттем бит мин сиңа, әйттем, балаларны укыт, дидем. Син киреләндең, миңа бирмәдең. Меиә күр-деңме инде ниләр тоҗырганыңны? Төшендеңме инде үзеңнең кемле-геңне?! Болай булгач, аның сүзе дөрескә чыга түгелме соң? Анын ташлап китүе дә акланып килә түгелме соң? Иң авыры, йөрәк бәгырьләргә килеп тигәне дә әнә шул иде...
Бүген монда төшеп килгәндә чаттан борылуга, алты почмаклы шифер түбәле бай йорт янында башын күтәрде. Бу йортның хуҗасын һич күрәсе килми иде. Шулай да әгәр килеп чыга калса, аңа бик нык эләгәчәк иде. Шул юан бикә, шул әрәм тамак гаепле!
Бер көнне Аяз белән станциядән кайтып килгәндә нәкъ каршылары- на килеп чыкты. Хәер, башта үзе түгел.
Кәкре муенлы ата каз белән үзеннән бик канәгать кыяфәтле дәү ана каз үзләренең бердәнберләренең зәгыйфь кенә пипелдән барган чирләшкә генә, өтек кенә бәбкәләрен уртага алып, гүя, шаһлар шаһының сакчыларысыман, бөек эшләр башкаручыларсыман тәкәббер кыяфәт белән вәкарьле каңгылдашып инешкә таба атлыйлар. Аягына дәү иске галош, өстенә кызыл халат кигән симез генә ханым исә, зур эш итеп, боларны су буена куа чыккан.
Аязны күрүгә ике учын «чәп» ит-тереп бергә китереп бәрде:
— Ах, кого я вижу! Аяз?! Нихәл, голубчик? Студент, да? Сине позд-равлять итәргә кирәктер, наверное, әйе бит?
Нинди сөйкемсез сөяге булгандыр, гаҗәп, укучы халкы бөтен мәктәбе белән Фазыйлә Корбанов- ианы яратмый торган иде.
«Әйдә, авыл бала-чагасына ярамаган тагын!..» — дигәндәй, аниан- моннан гына укытуы өченме? Әллә дәрес вакытында пальто киеп, калын мамык шәлгә төренеп утырулары биздердеме? Яисә кайтышлый кибеткә калдырып китәр өчен челтәренә бушаган кефир шешәләре, консерв банкалары тутырып килеп басымчак итүен гафу итә алмадылармы?
25
— Юк, Фазыйлә Корбановна, мә- шәкатьләнмәсәгез дә ярый, котларлык берни дә юк.
— Как то есть юк? Ә Казан! Ә университет?
— Университет үз урынында, мин монда.
Гөлсем, Фазыйлә ханымның ялангач сыйракларына, кирәгеннән артык ачылып киткән изү ярыгына күзе төшеп, тынычсызлана башлады. Ала бия! Аз гына оялмый да ичмасам! Яшь егет каршында шулай бөтен ярыкларын ыржайтып тормаса! Шул шыксыз түмгәк араларын аз гына яшерә төшсәң, әдәплерәк булмагаем дидеңмени? Укы-тучы, имеш, ташкулчим! Ярый әле, ул мәнесез аңламаганны Аяз үзе сизенә, рәхмәт төшкере, я өй кыегына, я урамга таба карабрак сөйләшә.
— Аңламыйм. Ничек керә алма-гансың! Ә бүтәннәр?
— Бүтәннәрдән дә әлләни рәт чыкмады. Биш кешедән Марат кына эләкте. Зәкинең русчадан өч булды, Шәрифәгә дә шул чама гына эләкте бугай.
Фазыйлә ханымның күзләре ярык кына булып кысылып калды, калын иреннәре берьюлы нечкәреп киттеләр:
— Как то есть өч алды? Ә мондагы бишләре, бишлек сочинениеләре? Что син?
Фазыйлә Корбановнаның һаман да әле, бишенче класс малае белән сөйләшкәндәй, югарыдан түбәнгә карап, тамак төбе белән генә сөйләшүе Аязның ачуын чыгарды. Кара син аны! Теләсә, кабартырга аның да керпе энәләре бар. Тик хатын-кыз белән вакланасы гына килми. Шунлыктан ул энәләрен тырпайтмады, бары тик елмайды гына.
— Мин уйлап чыгарган түгел, Зәки үзе әйтте: «Фазыйлә Корбановнаның бишләре мондагы өчкә дә тормый, юкка ышанып йөргәнбез», диде.
Фазыйлә ханым, кысык күзләре белән көйдереп алырдай булып те-кәлгән хәлдә, башын чайкарга то-тынды.
— Боже мой, нинди неблагодарный малайлар! Үзенең педагогы турында нинди клеветалар распространять итә икән. Юк, мин уйлыйм, монда без не причем. Юк, юк, юк! Просто сезнең үзегезнең баш эшләмәгән. Әнә былтыр минем Ми- нарчигым блестяще биреп керде.
Әнисенең сүзгә кушылырга бик кызыгып торуын чамалап, Аяз «ал-дынгы сызыкны» аңа калдырды. «Белер-белмәс башы белән балаларны харап итеп бетерә» дип, әниләр күптән зарланып йөриләр иде. Әйдә, рәхәтләнсен. Бераз тынычланып та китмәсме. Гөлсем озак көттермәде. Авыз кырыйларын сөртеп алган итте дә, түгәрәк күзләрен хәтәр елтыратып, Фазыйләгә чытырдатып ябышты:
— Синең ул, Фазыйлә җанкисәгем, ничек әле, аты егылып киткере, Минарчик-Бинарчыгыңның да маңгае биш карыш түгел дә бит. Кая ул, әле аның эшләр бигрәк тә чамалы. Кем белә, ул да, бәлкем, безнекеләр шикелле, төп башына утырып калган булыр иде. Син бит, үзең укыткан баланың надан каласын әллә каян абайлап торасың. Син бит, хәйләкәр төлке, балаңны үзең укытмадың, Бөгелмәдә урыс мәктәбенә биреп укыттың!..
Ханым башта, тамагына бәрәңге тыгылгандай, кылкынып куйды. Ан-нары, ачу белән халат итәген селтәп җибәрде дә, кызулап өенә таба атлады. Кереп китте дигәндә генә, кире борылып, бөтен ачуын берьюлы чыгарып бәрде:
— Ә син думаешь, мин үз улымны шушы, шушы... сасы дырада калдырам? Тот капчыгыңны! Нарош- но шулай эшләдем, нарошио! Понятно?! Ә синекенә ул тәтеми. Понятно?!
Гөлсем, кинәт кенә башына сук-кандай, баскан урынында чайкалга- лап калды. Күңел түреннән бугазын кысып тынны буа торган ачы гарьлек йомарламы күтәрелә башлады. Нигә болай? Нигә шундый гаделсезлеккә юл куела? Нигә?
VIII
Әнә шул кату һаман язылмый иде әле.
Җанын кая куярга белмичә,
26
ферма тирәсендә арлы-бирле сугылып йөрде дә, җәйләүдән авырып кайткан Карасылу янына керде. Бик озынга сузылган ферманың бер почмагында ул бер үзе ята иде. Гөлсем якынлашкач, юеш танавын сузып, әллә болыннарга чыгармаганга үпкәләп, әллә тәне сызлаганга, бик ямансу итеп мөгрәп куйды. Әиә хайван гына бит, әмма аның да үзенә күрә көенече бар.
Тышкы якка чыгып, арбадан бер кочак кичә кич кенә чабып кайткан дымлы яшел печән алып керде. Шул җитә калды. Печәннең хуш исе Әтнә ягында уздырган кыз чакларын, андагы печән өсләрен исенә төшерде дә, тагын күңеле нечкәреп китте.
«Әй гомерләр! Кайда югалды, кайларга җил булып очты шул дәртең, шашып торган яшь чаклар?»
Хәзер инде Гөлсемгә дөньяның бер кызыгы да калмаган кебек иде.
Карасылу печәнне, борынын кие-реп, иснәп кенә карады, әмма капмады. Юеш танавын тәрәзәгә сузып, тагын мөгрәп куйды.
— Син ятасың тагын монда .ки-лештермәгән булып, ханбикә! Шул гына җитмәгән!..
Дилбәр килеп керде дә, арлы- бирле, сугылгандай булып, читтән- чоттан Гөлсемнең сүлпән чыраена караштырып йөрде. Аннары килде дә озын куллары белән иңбашыннан кочып алды.
— Әй, Гөлсем апай гыиам. На-чарлыклар эшләмәгән, яман юлларга басмаган. Нигә шул тиклеләр бетерәсең үзеңне?! Япь-яшь егет бит әле ул. Ана сөтеннән генә аерылган колынчак кына димәсәң... Яшь кешегә җиде юлның җидесе ачык. Менә җәен эшләр, кышын хәзерләнер дә киләсе елда тәгаен барып керер.
— Керде ди, керми ни. Керер бер эзеннән чыккач.
Ул да түгел, Дилбәр тәрәзәдән ба-рып карады да, тагын килеп, юмаларга тотынды.
— Гөлсем апай гыиам! Әйдә, чыгып озатып кына кал, я бер күрен генә. Күңеле булып китәр. Газиз анасыннан башка бер кеме дә юк бит аның.
Гөлсем сулагай кулын гына селекте:
— Чыкмыйм да, күрмим дә. Ич-масам, ике аягымның берсен генә дә кыймылдатмыйм. Сүземне тотмады, киңәшемне тыңламады. Аңа әнисе кирәк түгел. Үзе бик күп белә.
— Ай, алай ук каты әйтмәсәнә.
Гөлсем, сүзне шуның белән бетереп Карасылу янына килде.
— Җелекләремә төште шушы мөгрәүләре белән. Әллә эче авырта моның, әллә бүтән. Елый да тора, акыра да тора. Низамга әйттер әле, килеп карасын.
Ферманың түбәнге башында Гөл-семнең каршысына, кара айгырын җитәкләп, Идрис үзе килеп чыкты Әлеге сүз көрәштерүдән соң ул ты-нычланып та җитмәгән иде. Хәзер юл уңаенда Гөлсемне очраткач, аңа кү-ңелле булып китте. Ул бит Аяз, кө-түчелекне алырга килгәндә, анасы белән киңәшмәгәндер дип башына да китерә алмый иде. Гөлсемгә үзе килеп кул сузды:
— Әһә! Бигрәк тә шәп булды. Ничек диләр әле картлар, күктән эзләгәнем җирдән табылды диләрме? Исән геиә.ме, Гөлсем апасы?
Гөлсемнең йөзе сулган, күзләре, бизгәк тоткандагы кебек тынгысыз, иреннәре дерелдәргә генә тора иде.
— Исән булмыйча, нишлисең? Әҗәл үзе килмәгәч, муенчак белән тарттырасыңмыни?
Идрис сәерсенеп кенә карап алды да сүзне шаяртуга борып җибәр- мәкче итте:
— Чү, чү, Гөлсем апасы! Сул ягың белән тормагансың бит?
Гөлсем аңа, туры карамыйча, яны белән тора иде.
— Кая инде ул безгә уңны-сулны тикшереп торулар. Кайда түндең — шунда түшәк. Күзеңне йомып, арыган кул-аягың бер ял итеп өлгерми, яңадан торып йөгерәсең... Безгә инде анысы, Идрис туганкай, ничек тә ярый, бәйрәме узган, күлмәге тузган, дигәндәй, без инде күрәсен күргән, чигәсен чиккән. Менә балалар язмышы зур борчу. Аларны ничек үстерәбез?..
Болай булгач, эш зурга китәр төсле иде. Гөлсем чыраендагы кара бо-
27
дытның шәүләсе Идрискә дә барып төште.
— Мм, алай дисеңме? Әйт син, Гөлсем апасы, бер кузгаткач, бөтенләй әйтеп бетер!.. Мин тыңлыйм.
Ул, акрын гына барып, атын баганага бәйләде. Гөлсемнең иреннән япь-яшь калса да, исеменә тап төшермичә, тәүфыйклы гына яшәп, балаларына яхшы тәрбия бирүен дә, намуслы, тырыш хатын булуын да белә, аны тынычлыгы, сабыр холыклы булуы өчен дә ихтирам итә иде. Фермасында да тырышып эшли, узган елны коммунист итеп тә алганнар үзен. Менә сиңа, мә! Юаштан юан чыга диме? Ни булган, нигә шул тикле дөньясы җимерелгән Гөлсем апасының?
Идрис, атының камытын җайлап, аркалыкларын төшергән булып ма-ташкан арада, Гөлсем күңеленә дә ачкыч эзләп карады, һм. Нинди чебен тешләгән соң аны?
Тегесе болай карауга сабыр гына кебек күренә иде. Терсәгенә кадәр сызганган кулларын бер күкрәгенә кушырып, бер җиңнәрен сыпырга- лап салмак кына әйтә бирде:
— Менә шуңа башым җитми, Идрис туганкай: укырга алырлык булмагач, ун ел буена пи дип азап чиктем соң мин? Укысын, кеше булсын, аттестат алсын, дидем. Хәзер инде ул аттестат дигәннәрен сыер койрыгына тагаргамы? Шулайга калдымыни инде эшләр?
— Соң, Гөлсем апасы, алай дисең диюен дә, кемне алу мәсьәләсе имтиханда хәл ителә бит. Белеменә карап. Гаделлек белән.
— һе! Гаделлек! Бик беләбез без ул имтиханның ничек хәл итүен. Син шәһәрләрдә укып кайткач та авыл кешесе берни дә белми дип хаталана күрмә.
Идрис хатын-кызлар янында үзен ничегрәк тотарга кирәген белеп җиткерми иде әле. Гөлсемнең шулай чын күңелдән гарьләнүе, җәберләнүе аны каушатып җибәрде. Ул ашыгып башын чайкарга тотынды.
— Юк, юк, юк! һич алай дип уй-ламыйм, һич!
— Бик күп белә, туганкай, хәзерге авыл кешесе. Минем малай ун ел буена гел дүрткә дә бишкә генә укып килде, аны алмадылар. Әнә Фазыйләнең ике бозауга кибәк аера белмәгән тарантаен алдылар. Менә сиңа имтихан! Менә сиңа гаделлек! Алмаслар иде, аның түрендә зур эшләрдә тамыр җәйгән түрәкәйләре, белеш-танышлары утыра! Без мескеннең кеме бар? Үләрсең әй хурланып! Җыен шу н д ы й л а р н ы ң балалары докторга, агрономга укысын да, синеке һаман да шул сыерның койрык астын иснәргә калсын! Җир казыйсы, тирес актарасы, сугышка барасы булса, безнекеләр, җир кешесе кирәк, ә инде җылы урынга, тәмле ашка дигәндә, җыен шундыйлар килеп тыкшына. Син бит менә баш кеше, дәрәҗәң дә зур. Районда да, Казанда да буласың. Ник әйтмисең шундыйларны? Ник якламыйсыз бездәй тол-ятим, үксез-үнтәр бәндәләрне, нишкә оны-тасыз Ленин бабай васыятьләрен?!
IX
Тамак кырганга борылып карасалар, ферма эченнән болар янына Аяз үзе дә килеп чыккан икән. Идрис, уңайсызланып, бер Гөлсемгә, бер Аязга һәм шул тирәгә җыела башлаган бүтәннәргә карап алгалый башлады. Яшь-җилбәзәкиен кайбер нәрсәләр турында ншетмичәрәк торуы хәерле. Шуның өстенә, көйләгән эшне сүтеп ташламагае бу телчән апалары. Бер ычкынса, тотарсың аннары мондый егетләрне.
— Әйдә, булмаса, Гөлсем апасы, кызыл почмакка кереп сөйләшик, ышыккарак.
ГөлсехМ кулын гына селекте.
— Керә-нитә тормыйм. Минем балалардан яшерерлек бер серем дә юк. һәммәсе күз алдында, бөтенесен күреп, ишетеп үстеләр; барын да, югын да...
Әнисенең һич урынсызга шулай каты бәрелүен ишетеп торуы Аязга бик кыен иде.
— Туктале, әни, нигә алай күпер-тергә? Үзем теләп кайттым бит. Керәсем килмәде... — ди генә башлаган иде, кая ул, анасы аны тыңлап та тормады:
28
— Сөйләмә булмаганны! Бармы акылың, юкмы акылың? Кем ышана синең ул әкиятеңә!..
Әле генә булып узган әңгәмәне ишетеп торган икән, бик оста гына аны да ялгап китте.
— Аннары менәтерәк, Идрис ту-ганкай, нәрсә ошамый? Искечә эш-ләвең. Әйе, киңәшмичә, уйлашмыйча. Син малайны тоткансың да көтүгә кушкансың. Ә мин кайда? Шул баланы унсигезгә тикле тәрбияләп үстергән әни кеше кайда да, ул ничек уйлый? Ризамы ул моңа, әллә түгелме? Нәкъ үз урынымы ул баланың? Бәхете шундамы аның, әллә түгелме? Үсә аламы, яратып эшли аламы ул анда? Холкына, фигыленә туры киләме? Син бит, чын хуҗа булгач, ул ягын да кайгыртырга тиеш!
Идрис, теше сызлагандай, йөзен чытып башын чайкап куйды.
— Хата миндә, Гөлсем апасы, миндә, миндә! Синең белән сөйләшмәгән. Үзара киңәшеп эшлисез дип белгән мин!
Гөлсем, кулын кушырып, тыныч кына басып торган килеш, салмак кына һаман әйтә бирде, өсти бирде.
— Салих белән Малайшага нәрсә дидең? Китмисез, йөрмисез, бетте- китте вәссәлам! Шулаймы?
— Шунсыз булмый, Гөлсем апасы, каты тогмасаң ярамый.
— Булмаганын да беләбез. Җитәкче кеше фәрман биреп эшләтмичә булмый. Анысын да беләбез. Син күңелеңә авыр алма, Идрис туганкай, тик хәзер болай гына ярамый. Ник дисәң, заманы андый түгел. Давай, давай, давайларны сиңа тикле булып үткән унҗиде председательдән дә күп ишеттек. Шуның сәбәпле үзләре дә тәгәрәделәр, шуның сәбәпле колхозыбыз да мантымады.
Идрис үзен бик батыр һәм тыныч тотарга тырышса да Гөлсемнең тел төбенә караганда аңа шактый ук кыен булачак иде.
— Аның теленә эләксәң, үткәрә инде ул! — диешеп Аяз белән Дилбәр, Идрис абыйларын уңайсыз хәлгә куймас өчен, ферма эченә кереп киттеләр.
— Дөрес сүзгә җавап юк, ишетергә калгач, тыңлыйбыз инде, кем Гөлсем апасы.
— Шул ук Салихка ата-баба нигезен ташлап китү җиңел дисеңме әллә? Ул бит сиңа килгәнче яшь кәләше белән колактан колакка төннәр буе киңәшеп чыккан?! Болында атлар кешнәгәнне, тартар белән быт- былдык кычкырга нны тыңлый-ты ң- лый, киләчәк тормышны ничек кору турында хыяллар корып, ничә таңнарны аттырган.
Менә монысын арттырды инде, бөтенләй күпертеп үк җибәрде. Идрис көлмичә булдыра алмады.
— Ай-Һай! Андыйларны миңа ишетмәгәндә дә ярый, Гөлсем апасы. Тик рәхәтләнеп гөрләшсеннәр ике яшь күңел! Шулаймы, түгелме?
— Түгел, Идрис туганкай! Алай димә, үкенерсең! Ямьле Тугайны үргә әйдим дисең икән, иң элек колхоз-чының йөрәк түренә кереп утыр, күңелен тап! Өенә кер, яшь кәләшен күр! Ашарларына бармы аларнын. өс-башлары ничек? Чәйләрен эчеп чык, хәлләрен сораш. Абый кеше булып берәр җылы сүз әйт, күңелләрен күтәр. Әйткән иде шул Гөлсем диярсең, әйләнә-тирәңдә тәгәрәп кенә йөрерләр.
Идрис бу юлы, нидер ачыграк күрергә, ул әйткәннәрне тирәнрәк төшенергә теләгәнем май, Гөлсемгә сыныйрак карады. Баласы турында уйлап төннәрен йокысыз уздырган бу басынкы ана хәзер аны да кайгырта түгелме соң? Ничек җитәкчелек итәргә, ничек итеп халык күңелендә дәрт белән ышаныч уятырга?
Идриснең ашыгыч эшләре дә бетәсе түгел, аты зарыгып тыпырчына башлаган. Шулай да ачынып диярлек әйтелгән бу зарлары өчен ул рәхмәт әйтергә әзер иде.
Гөлсем, сүзен бетермәс борын, фермасына таба кузгала башлаган иде, Идрис аны үзе туктатты.
— Әйтеп бетер, Гөлсем апасы.
— Ашыгасың, күрәм... Ярый. Алайса бетсен... Син менә, Идрис туганкай, гаделлек дисең. Бар җирдә дә аяз көндәй ялтырап кына ятсачы шул әйбәт нәрсә! Шулай булса, ниләр генә әйтер идең кана! Юк бит, болыт каплый, томан баса бит аны! Әле генә әнә Салихны
29
орыштың. Тыңлар ул анысы, китмәс. Тик нигә син аны гына тыясың да, нигә бүтәннәр шыпырт кына чыгып тая бирәләр?!
— Чү» ЧҮ» апасы! Дөрес түгел! Хата! Хата булгач, хата! Мин колхозчыларны араламыйм, юк! Беркайчан да! Минем каршымда барысы да бертигез.
— Араламыйсың икән, аның өчен рәхмәт. Әмма халыкның күңелен билим дисең икән, беткәнче гадел бул! Түрәкәйме ул, шайтанмы? Барыбер.
Гаделсезлек, кеше аралау, намус-сызлык—Идрис Мингатиниың явыз дошманнары иде. Ул «кайда да булса берәр ялгышлык җибәрдемме әллә?» дип шигәя калды.
— Я, я, андый чакта кешесен әйтеп сөйләшү кирәк, Гөлсем апасы, факты-фәсмәтәне белән.
— Факты да бар, фәсмәтәне дә яныңда гына йөри. Әнә Фәсхетдин!
— Бездә Фәсхетдиннәр бер дистә. Кайсысы?
— Үз яныңдагысы, авыл советы башлыгы. Ул да Салих шикелле үк колхоз члены ич, аның да колхозны ташлап китәргә хакы юк.
— Ул китәргә җыенмый да!
— һи, туганкаем, син инде, җитәкче булгач, кешенең күлмәген генә түгел, күңелендәген дә күрә бел. Колхоз башлыгы чагында җиткергән патша сараедай өен Бөгелмәгә күчереп салдымы? Салды. Берәм- берәм, шыпырт кына өч малаеның өчесен дә Бөгелмәгә — кайсын кибеткә, кайсын складка — күчереп бетердеме? Бетерде! Үзе дә җай чыкканны гына көтеп тора. Әйткән иде Гөлсем диярсең, Ямьле Тугай аз гына аксый башладымы, син күр дә мин күр, чыкты да тайды булыр Фәсхетдинең. Бер аягы монда, бер аягы тегендә аның! Менә шуңар күрә дә яратмый аны халык.
— Ай-Һай, хаталанмыйсыңмы, апасы. Ул коммунист кеше, андыйга бармас.
— Бару түгел, тегеләй, әйләндереп чыгарыр. Белдеңме шуны! Салих китәргә җыена икән, ул ничара- дан бичара гына китә. Яшь бикәче алдында ярлылыгыннан ояла ул. Барып терәлмәгән булса, ул монда ябышып ятачак. Нигә дисәң, ул колхоз буразнасында үскән, ачы- сын-төчесен татып үскән. Менә шуннан үзең чамалап кара инде: болар- иың кайсысы патриотрак? Кайсысы чын күңелле дә, кайсысы симез пенсия алу өчен рыядан гына селкен- гәләп йөри?
Бик төптән әйткәндә, бу хәл колхоз җитәкчесе өчен яңалык түгел иде түгелеп. Ләкин, Гөлсем аңа караганда ачыграк күрә булып чыкты түгелме соң? Аның үз күңеленә дә бер мәлне шундыйрак бер уй килгән иде бит. Нишләде? Әй, коммунист иптәшләр турында андый начар уйлар саклап йөрү егетлек түгел, дигән булды бит...
— Уйлашырбыз, Гөлсем апасы, синең фикерең дә искә алыныр.
— Уйлашмыйча әллә! Партия җыелышында әйтәм әле мин аны, күзенә терәп.
— Менә, менә, нәкъ урыны! Инде Аяз дигәндә тагын да бер әйтәм: кайгырма, Гөлсем апасы, егет яшь, белеме бар, үстерербез! Менә күрерсең!
— Ничек итеп?
— Җаен табарбыз. Хәзер аның юллары күп!
Әле бераз басыла төшкән шикелле иде, сүз Аязга кайтып төшкәч, Гөлсемнең теле тагын чаялана баш-лады:
— Белмим шул, кем, Идрис ту-ганкай, булмастайга көчәнергәме икән? Моңарчы сыер абзарыннан берәүнең дә профессор булып чыкканы юк әле. Әнә күк, әнә җир...
Дилбәр Аязны җәйләүдәге көтүгә алып китәргә ашыга иде. Ул әле ут-лыклар арасына кереп, әле көрәк- ләр-сәнәкләрне кузгаткалап, ачка- лап йөрде дә, «тизрәк сөйләшеп тә бетермәделәр инде шунда» дигәндәй, яңадан ишек янына килеп басты. Аяз тышкы якка ымлап Дилбәргә күз кысты.
— Ишеттеңме? Синең белән мине кайгырта. Сыер абзарыннан профессор чыгамы, юкмы? Менә кайда барып терәлә мәсьәлә.
м— Бер авызы ачылса, әйтепме әйтә инде ул Гөлсем апа!
— Оста әйтә, ябыштырып!
— Чын күңелдән әйтә, күңелендә
30
кайнатып! Шуңар күрә күңел түренә барып керә дә ул! Син аның с ө й л ә гә н н ә р е н җ ы ел ы ш л а р д а тыңлап кара! Оратор ул, иптәшкәем, аның да менә дигәне.
— Соң алай булгач сыер абзары да нәрсәгәдер өйрәтә икән бит! Ничә еллар эшли инде ул монда.
Әнисенең әрнеп сөйләве борчыса да, Аяз шул ук вакытта шатлана да, анасы өчен горурлана да иде. Теләсә кемнең башы җитәме, юкмы бит әле андь'ш фикерләрне әйтергә! Үскән икән аның сөекле әнисе, үскән!
Ул арада Гөлсем, нидер уйлап, бераз йомшый төште.
— Син инде, Идрис туганкай, җил-давыл туп-туры синең тәрәзәңне какканга рәнҗемә. Синең үзеңне битәрләү түгел бу. Биләгән урының биек, йортың-җнрең җиде юл чатында, шуңа күрә генә сиңа эләкте бу өермә.
Идрис абыйлары, көлемсерәп, кулын гына селтәде:
— Борчылма, Гөлсем апа. Монысы чебиләре генәдер, дип уйлыйм әле мин, булыр әле тамашалар. Миңа бөтенесен дә тыңлый белергә кирәк.
Гөлсем аз гына башын иде дә, берәүгә дә борылып карамастан, шул ук вакытта үпкәсен дә яшермичә, горурлыгын кимсеттермичә, әле һаман да сыгылмалыгын, зифалыгын югалтмаган төз гәүдәсен туры тотып, җиңнәрен сызгана-сызга- на, фермасына кереп китте.
Идрис абыйлары, кулларын бил каешына кыстырган килеш, тарантас артында уйланып торды. «Мм...» — диде, башын чайкады. Шулай торды-торды да Аяз белән Дилбәргә борылды. Каравы булды, кинәт башына ниндидер матур уйлар килгәндәй, яктырып китте:
— Комсомол, күтәр башны! — диде. — Давыллы яңгырдан соң көн аязучан була.
X
Идрис белән Дилбәр Аязга тегеләй итәрсең, болай итәрсең дип көтүчелек һөнәренең беренче сабагын биреп, кулына туры байталны киптереп тоттырганда, Ямьле Тугай урамнарында береннән-бере шакка-тыргычрак яңа хәбәрләр әйләнә иде.
— Иске Тугайның Минһаҗ абзый кызы калада кияүгә чыккан!
— Ай, әннә генәсе, ай, әттә генәсе! Япь-яшь башы белән, укырга кермәс борынмы? Калада төпләнү өчендер. Шулайдыр.
— Әй, чыккандыр пычагым! Хәзерге яшьләргә кияүгә чыгу ни дә, мунчага кереп чыгу ии! Кочаклашып ятканнардыр да шул булгандыр бөтен чыгуы!
— Юньсез, коерыксыз! Нәфесен тыя алмаган, шуңа җилкенгән! Менә шул!
Ул арада көтү куа башлаганны көтеп капка төбенә чыгып баскан апа-җиңгиләр арасында алай түгел, болай диючеләр, күбрәк белүчеләр дә килеп чыкты.
— Шуңа үч итеп Аяз укырга керми кайткан ич әнә. Шуңа үч итеп, дуңгыз көтүчесе булып ялланган.
— И әттә генәсе! Шулай ук димени?
— Әй, искелек лә инде монысы, кирелек. Дуңгыз хайван түгелмени? Әнә «Якты нур» колхозын кем миллионер итте? Дуңгыз! Колхозлары тулы машина, ашаганнары бал да май, кигәннәре ефәк тә штапель. Дуңгыз, имеш. Тапканнар бер сүз!..
— Теге чыркылдыкны бик яраткан икән, ди шул. Күз нурымдай саклап кына үстергән идем, әллә нинди суык аякка әрәм булды, дип әйтәдер, ди. Гыйшык азабыннан башы түнеп, хәзер бөтенесенә кул селтәгән, ди.
— Юк ла, гыйшык та, ничек тә түгел, авылдан китәсе килмәгән, колхозын яратканга кайткан. /Менә шул!
Элемтә хезмәткәрләрен көнләш-терерлек тизлек белән таралган бу хәбәрләргә як-ягыннан төрле канатлар, ялгау һәм ямаулыклар өстәлде. Ялан аягына элеп чыккан резина галошын яисә йомшак чәпә-
31
ләен кыштырдатып сыер-сарыкла- ры артыннан ялкау гына атлап баручы көтү куучылар, сүзгә сүз, имешкә мимеш ялгап, аны тагын да түгәрәкли, тагын да матурлый төштеләр.
— Көтүче булып керүенә мәктәп директоры Сәет тә бик каршы чыккан, ди югыйсә: «Ун еллык ул, энем, көтүчеләр хәзерләү курсы гына түгел, сине укытырга ни тикле көч, ни тикле акча киткән, югарырак үрмәләргә иде бит!» дип әйткән.
— И әпиә геиәсе, и әттә генәсе! Ун ел укып, ә! Ун ел ми чертеп!
Урамны иңләп, вәкарь белән генә атлап барган ала-кола сыер токымы ара-тирә мөгрәп куйгалый, алар арасына тыгызланып, кысылышып кергән сарыкларның аяклары шарт- шорт килә. Алар артыннан, кулла-рындагы нечкә чыбыксымаи, я бармак буе гына таяксыман иәмәстә- кәйләрен селкеткәләп, апа-җиңги- ләр, карчыклар бара, кайберләре шаян сүзләр әйткәли, кайсылары чын-чыннан пошынып куя иде.
— Мескенкәем, Гөлсемгә инде аның авыры. Ире ташлап китте, анысы саргайтты. Инде тагын монысы. Үз авызыннан өзепләр генә укытты бит, кеше үсә, минем улым да үссен дипләр генә, киясен кимичә, ашыйсын ашамыйча укытты. Ә ул? Менә сиңа, мә!
— И, җанкайларым, күрәселәрең булсамы? Күрәселәрең булса, тага-ракларга батып үләрсең!..
Әйтәсе әйтелеп, әңгәмәләре түгә-рәкләнеп җитмәде, ферма ягыннан Дилбәр белән Аяз күренде.
— Әиә, үзе үк килә! Гомере озын булыр!
— Дилбәр җәйләүгә илтәдер, ферма көтүенә!
Бүтәннәр пышылдый, нечкәли, ә егетнең ичмаса исендә дә юк. Озын Чыбыркысын тәгәрмәчләп иңбашыма аскан да, туры кашкасын җиләкләп, атлапмы атлый. Дилбәрен tapa: тулган аймыни? Әйтәсен әйтә башлаганчы, авызы әллә кайчан елмаеп бетерә.
Егет, узып барышлый, өлкәннәргә баш иде. Аңа калынлы-нечкәле авазлар белән, «Исәнме дә саумы, таза гына йөреп кайттыңмы?» дип гөрләшеп җавап бирделәр.
— Менә дигән!
— Яңа эшкә тотынасың икән, Аяз, авырына, карарак эшкә!
Ир заты бит, сер бирмәде, шаяртып кына узган булды:
— Барыбыз да ак эштә генә утырсак, карасын кем эшләр? дидем дә, чыктым әле менә.
Дилбәр дә өздереп кенә әйтеп куйды:
— Карасы кулга ябышмый аның. Күңелең ак булсын!
Кайсыдыр, авызын яулык почмагы беләи каплый төшеп кенә, әллә чынлап, әллә юри:
— Җизнәңә сүз салган булсаң әллә... — дип куйды.
Ул хатынга төрле яктан күз кыс-тылар, янтавына төртеп, кызу гына пышылдашып алдылар:
— Бер дә генә дә чама белмисең инде, кем әй, Гөлйөзем! Авызың әйткәнне колагың ишетми. Китче кит, ташкулчим! Соң бу аңа әйтә торган сүзмени?
Аяз борылып карагайда күзенең агын гына күреп калдылар. Шулай да бүтән төсенә чыгармады. Аңа ир-егет була белергә, хисләрен чәпчетмичә тешен кысып өйрәнергә вакыт иде инде.
— Безнең нәселнең күзе яшел булган, ди, безнең бабай, үз сукмагын үзе салырга ярата. Алай кеше бусагасына егылмый безнең токым!
Шуның белән тегенең авызы ябылды куйды.
Ике яшь Ык болынына борылганчы, алариы, бераз кызыга төшеп, артларыннан карап калдылар. Озак кына шулай торганнан соң, арадан берсе уйланыбрак кына әйтте:
— Сез теләсә ни әйтегез, юкка гына сырпылана Гөлсем. Үз акылы үзендә хәзер Аязның. Ким-хур була торган егет түгел бу! Юк, юк!
32
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Чишмәтауның түбәсеннән, аска ташланган соры каеш төсле, борга-ланып тар гына шаян сукмак төшеп килә. Ул әле унга борыла, әле сулга, әйләпгәли, элмәкләр ясый. Төшә торгач, эзен югалтырга теләгәндәй, куаклар арасына кереп китә дә, хәтсез вакыт югалып тора. Ул да түгел, көтмәгәндә генә берәр куак артыннан килеп чыга да:
— «Менә моннан төшеп карагыз әле сез!» — дигәндәй, тауның текә кабыргасыннан тота да туп-туры аска сикерә.
Бер көнне иртән, кояш күтәрелә генә башлаган бер мәлне, шул сукмактан, куакларга тотына-ябы- ша, дүртәү чишмәләр янына килеп төштеләр. Алда Дилбәр белән Аяз, арттарак Гөлсем белән Идрис.
— Шушында киләсехМе?
Идрис башын селекте:
— Әйе дә... менеп җитмәгәннәр әле, күрәсең.
Өй урыны тәүмәле ярым түгәрәк эчендә агачлар төбеннән шаулап, тамырдан тамырга сикерә-сикерә, егермеләп чишмә чыгып ята. Бу урыннан Ямьле Тугай да, болыннар да уч төбендәге шикелле аермачык күренә иде.
Гөлсем, кысыбрак торган тәбәнәк үкчәле түфлиләрен салып куйды да, көне-төне ял күрмәгән сыз- лаулы аякларын йомшак чирәм өс- тенә сузып, аларны күлмәк итәге белән каплады. Идрис, олы кеше янында тартырга кыенсынып, кесәсенә бер тыгылды, кулын тагын алды да, ниһаять, үтә күренмәле сары мөштиген чыгарып аңа ярты сигара саплады. Тарта торып та әдәп саклаган булып кылануда ике-йөзлелек бар иде. Күңелгә кер булып утырганчы, ичмаса бит кызарсын...
Аяз үзенә урын таба алмый иде. Ул, арлы-бирле сугылгалап йөрде дә, бер читкәрәк елышты. Яз көне шушында утырганнар иде бит. Әле кайчан гына. Зиләй үзенең бит алмасы, гөлҗимеш чәчәге төсле алсу күлмәк кигән иде. Ул, егерме биш чишмәнең берсеннән икенчесенә күчеп, суның иң тәмлесен эзли башлады. Күбәләктәй очынып йөрде- йөрде дә учындагы көмештәй саф, салкын суны Аязга сузды.
— «Менә иң, иң тәмлесе! Эчәсеңме, мә, эч!»
Аяз аның кечтеки учыннан су эчкәндә, кызый, ягымлы пышылдый- пышылдый, икенче кулы белән ир-кәләп, аның чәчен сыйпарга тотынды:
— «Аязым, акыллым...»
Шунда җиткәч егет, бастырылу- лы авыр төштән уянырга теләгәндәй, кинәт башын күтәрде.
— «Юк, чын булмаган ул! Бөтенесе ялган! Ясалма! Икейөзлелек!..»
Әмма әле кайчан гына, менә яз көне генә бөтенесе чын иде биг, чын иде! Әнә алар, берсенә-берсе бәрел ә-сугыла, чыркылдашып уй- ный-көлешә, шушы ук сукмактан йөгерешеп төшәләр иде бит. Бер гөнаһсыз сабый балалар шикелле. Ничә тапкырлар шушы умарталыкта ялгыз калып, кичен авылына озата барды, ул аны хәтта үбәргә дә кыенсынып йөргән иде. Бөтен рәхәтен киләчәккә саклап... Ә ул!..
Менә ничә ай үтте инде, әмма шушы тирәгә килеп чыктымы, һаман йөрәге сызлана. Умарталыкка килгән, саен әнә шул сирәк юкәләр арасыннан иң башта үзенә тартып, йөрәкләрне җилкендереп җырлаган тавышы ишетелә торган иде:
Яратам ла шушы яз аен, Яфрак яра назлы аккаен; Ярсып кына тибә йөрәккәем Синец белән очрашкан саен...
Кинәт Аяз, күңеленең иң түреннән борынлап чыккан җылы, дулкын-ландыргыч бер хискә хәйран калып, хәтта әсәрләнеп китте, һаман да оныта алмый икән бит, һаман да! Әле менә хәзер дә, егетләр кочагында күргәннән соң да.
Нинди нәфрәт уяткан иде бит. Нинди җирәндергән иде. Кабахәт, икейөзле! Пычрак җан!..
Онытырга, эзе дә калмасын! Безо-бразие!..
Ләкин шушы ачу дулкынының узып кына китүе булды, ул инде ниндидер бер сабыйлык өмете белән яңадан әлеге сукмакка борылып карады. Хәзер аннан Зиләйнең җыр тавышы ишетелү мөмкин түгел, чөнки ул бик ерак, Казанда. Юк, Аяз хәзер аны монда күрүне өмет тә итми. Бәлки Зиләйнең атасы Минһаҗ абзый гына булса да килеп чыгар?..
Ул инде Зиләйне онытырга кирәк-лекне күңеленә беркетеп куйган, аны яңадан да ярату һич мөмкин түгеллеге дә көн кебек ачык иде.
Шулай да Дилбәр нәкъ теге вакытта Зиләй утырган түмгәккә барып баскач, авырткан җиренә кагылган кебек барыбер кашлары җимерелде...
Тау астында җәелеп яткан якты күренешкә сокланып, чишмәләр шавын тыңлаудан, бөтен якын-тирәне күреп торудан бер ләззәт тапкандай, Гөлсем ягымлы гына әйтеп куйды:
— Каян монда туктый белдең әле, Идрис, рәхмәт төшкере. Болыннар, басулар моннан кәртинкә- дәге шикелле матур күренә. Быел менә беренче генә күрүем. Без бит болын кешеләре, су буйларында, җәйләүләрдә үтә безнең гомерләр.
— Шулаймы? Үз акылың җитмәсә, әҗәткә алып булса да тор, диләр. Шундый чакта Алып бабай берәр акыл бирмәсме димәкче идем дә...
Чишмәтау дигәннәре, күршеләреннән өскәрәк күтәрелеп, дәү булып калкып тора. Башы ничектер бераз йомрыланып та килгән, алгарак та иелгәнсыман. Борынгылар аны титан гәүдәле Алып баһадирга охшатканнар. Имештер, менә бу чишмәләрне дә ул чыгарган. Борын-борын заманнарда, имештер, ул Агыйдел белән шушы Ык буйларында яшәгән. Бер заман илгә дошман явы ябырылгач, Алып бабай егерме улын бер-бер артлы сугышка җибәргән. Бер улы киткән саен тау кабыргасына тибә, бер типкән саен, улының истәлеге булып, бер чишмә бәреп чыга икән...
Шул чишмәләр шавын тыңлый- гыңлый, улларын көтеп бик озак утырган. Әмма уллары һаман кайт-маган.
Шуннан соң Алып бабай уллары артыннан үзе чыгып киткән. Бик озак йөргән, ди, ул, урманнар, сулар кичкән. Бара торгач, аның чабатасына балчык тула икән дә ул аны утырып кага икән. Кырлар уртасында анда-санда калкып торган әнә теге йомры башлы таучыкларны күрәсезме? Алар әнә шуннан калган. Урманнар чыкканда аның оегына дәү-дәү имәннәр, юкәләр сырыша икән. Алып бабай, зарлана-зарлана, аларны да йолкып ыргыткан. Имештер:
— Бу ниткән әрсез тигәнәк булды бу! Ябышып теңкәгә тия ләбаса!— ди икән.
Кыр уртасында сирәк-мирәк ялгыз агачлар үсеп утырамы? Утырса, һәммәсе дә әнә шул Алып бабай оегыннан йолкып ташлаган агачлар инде алар... Алып батыр шулай байтак заман эзләнеп йөргән дә яңадан әлеге шул чишмәләре янына кайтып утырган.
— Кайтырлар минем улларым, кайтмый булмас! — ди икән.
Егерме чишмә, егерме улының ис-тәлеге булып, һаман чылтырап ага икән. Шулай озак көтә торгач, Алып батыр черемгә киткән дә тора-бара мәңге уянмас булган. Заманалар үткән, кар яуган да кыш булган, кышны куып яз килгән. Әмма Алыпның малайлары борылып кайтмаган. Ул заманда да кешеләр, үзара тыныша алмыйча, берсен-берсе гел кырып кына торганнар ди бит.
Әгәр хыялыңа бераз канат җәяр- гә ирек бирсәң, әле хәзер дә син ул тауны баһадир сыны итеп күрә аласың. Ул, аркасын төньякка биргән дә, һәрберсе кечерәк тау сырты калынлыгы мәһабәт кулларын тезләре өстендә кушырып, Ык буйларына караган. Әйтерсең, башын ия төшкән дә чишмәләр шавын тыңлый; көн тыңлый, төн тыңлый, тың-лап туя алмый...
Чишмәләр таштан ташка, тамырдан тамырга сикерәләр, балаларча шаулашып, тавышланып агалар. Әйтерсең, кичен йолдызларга, көндез кояш яктысына нидер сөйлиләр; сөйләп сүзләре бетми, тынып
з .с. ә.- м ь
33
34
тынгылары булмый, әмма никадәр тыңласаң да ялыктырмыйлар. Алар- ның өстендә иртәнге кояшка каршы мең тамчы тузанында аллы-сарылы мең кояш уйный.
II
Дилбәр, өр-яңа кызыл чүәге белән сыгылып торган юеш түмгәкләргә баскалап, чишмәләрнең суын тәмләп йөри. Менә иң түрдәге җиң юан-лыгыдай зур чишмәгә үрелде.
— Инәкәй генәм! Шундый салкын, тешләреңне сындырмалы. Фу!..
— Аның каравы кышын җылы була ул, — диде Гөлсем. — Үткән- сүткән гел генә монда кулларын юып китәләр. Чәйне дә бик яхшы чыгара...
Моңарчы Гөлсем беркем белән дә сөйләшмичә, һаман карасына батып, ачуланып кына йөри нде әле. Бүген болай йомшак тел белән шулай җайлы гына итеп сүзгә катнашуы барысына да ошап куйды.
Бүген Дилбәрнең дә күңеле күтә-ренке иде. Нидән икән? Көмеш күл басуына көтүлекләрне карарга дип Идрис абыйсы унлап савымчы ара-сыннан бары аны гына дәшкәнгәме? Юк, ул гына түгел шикелле. Бу соңгы айларда Дилбәрне болай да әледән-әле шулай искә алып кына торалар. Әле җыелыш президиумына сайлыйлар, әле район киңәшмәсенә җибәрәләр. Комсомол секретаре итеп сайлаулары да Дилбәргә бик ошады. Бар, сайлатырсың хәзерге яшьләргә теләсә кемне, тот капчыгыңны!
Тик менә ничек итеп кенә күрше Нуранияне куып җитәргә дә ничек шаулатып кына узып китәргә? Шул искә төшкән саен, Нураниянең район үзәгендәге портретыннан горурланып карап торуы күз алдына килгән саен Дилбәр тынычсызлана башлый торган булды. Нәрсәдер күңелдәгечә түгел, нидер эшләнеп җитмәгән төсле.
Аннары менә шушы тискәре ма-лайның Дилбәрне күрмәве дә бераз эчен пошыра. Шуның өстенә Идрис абыйсы да... Нәрсә Идрис абыйсы?:. Нигәдер аның бүген бер очтан алар- ның икесенә дә ошыйсы килә иде.
Идрис абый дигәннән... әй, Кы лар сүзе инде шунда. Сәп-сәер серле яклары бар, кайтканнан бирле телләрдән төшми. Укытучысыннан мондыеннан ничә кыз берьюлы аның муенына сарылырга торалар. Ә ул ичмасам, борылып кына да карамый. Нилектән? Берәүне дә тиң күрмиме? Әллә кемне дә булса көтәме? Юк, алай да түгел, болай да түгел. Казанда укыган чагында ул, имештер, бик чибәр бер кыз белән йөргән. Бик тә яратышканнар ди инде, бик инде, бик! Таһир белән Зөһрә шикелле. Әмма ике ара шулай якыная барып, якыная барып, инде эшләр өйләнешүгә җиткәндә генә «һап» теге кызны! Шундук төрмәгә! Нинди эш, нинди җинаять? Анысын шайтаным да белми, ди. Әмма кыз үзе бер-ике көн алданрак сизгән, имеш. Бер көнне егетне үзенә чакырып бергә төн кунганнар. Шунда кыз әйткән, имеш: «Барыбер минем башларым китә инде, әллә кайтам, әллә юк. Этләргә әрәм булганчы, сиңа булыйм».
Менә шуннан бирле Идрис, миң-герәп калган кеше шикелле, һаман да акылына утырып җитми, ди әле.
һе! Кызлар дигәнең кызык кына. Үзләреннән биш-алты яшькә олырак булдымы, җиләктәй егетләрне карт егет чутында йөртә башлыйлар. Бер дә генә дә, карт егет дип әйтеп, борын чөерерлек түгел әле Идрис абыйлары. Әнә нинди генә: агы ак, кызылы кызыл дигәндәй. Тик йөрәген генә теге кыз суырып алып калмаган булса...
Бер дә кылчыкланмыйча үзеңә- үзең турысын гына әйткәндә, Дилбәр үзенең матурлыгы белән берәүне дә шаккатырачак түгел. Нигә дисәң, моңарчы әле аны күрү белән бер егетнең дә һушыннан язганы булмады... һәй, төкергән!.. Бер матурлык кынамыни дөньяда? Берәүләр зифа буе, кара кашлары белән алдыра, икенче берәүләр ягымлы тавышы, оста теле белән... Дилбәр исә үзендә бераз артистлык шаукымы бар диебрәк йөри, нечкә генә тавышы белән бераз көйли төшеп, үзенчә бик әсәрле һәм ягымлы итеп, җаннарыңны эретеп җибәрердәй итеп сөйләшә белә иде.
35
— Ишеткәннәрегез бардыр бит? Бу чишмәләрнең һәммәкие дә атлы- исемле. Чын-чын әгәр! Менә монысын ничек диләр? «Гөбердәвек чишмә»!.. Гөбердәвек!.. Ишеттегезме?
Гөлсем, аякларын җайлап, тыныч кына әйтеп куйды.
— Син башта тыңлап кара: чыннан да шулай түгелме? Ул җир астыннан ук гөбердәп, шаулап чыга.
Дилбәр аңа күз кырые белән генә карап алды да дәвам итте:
— Менә бусысы чәйне шәп чыгара. Шулаймы, Гөлсем апа? Кайсы битеңне юсаң, башны җиңеләйтә, кайсысы коры сызлауны бетерә. Әле монда очкылык тотканны баса торганы да бар иде шикелле. Әйе бит, Гөлсем апа? Ха, ха, ха! Булыр, булыр. Халык белми әйтмәс.
Дилбәр ике зелпе арасыннан җиң юанлыгы булып бәреп чыккан иң күп сулы чишмәгә сузылды:
— Монысы «шифалы чишмә». Янәсе, күз авыруларын бетерә. Кайбер ырым-шырымга ышанучылар әле хәзер дә монда бит-күзләрен юарга менәләр. Файдасы тия, тазарта, имеш, янәсе.
Гөлсемнең тагын кәефе бозылды:
— Дөрес әйтәләр.
— Ә? Кай төше дөрес?
— Шулай. Сугыш вакытында әнкәй мәрхүмәнең күзләре бик авыртты. Кая барасың? Ул чагында күз врачлары юк. Менә шушы чишмә суы белән юды.
— Файдасы тиде димәкче була-сыңмы?
— Димәкче булып кына калмыйм, өздереп әйтәм.
Дилбәр, төреп тоткан кулъяулыгын әвәләштергәләп, ачуланыргамы, әллә ишетмәгәнгә салыныргамы икәнен белмичә, икеләнебрәк калды.
Нигә аның сүзенә колак салмыйлар? Картраклар хәзергечә уйлый белмиме, әллә Дилбәрне баласыталармы? Ләкин ул үзенең, секретарь буларак, нинди дә булса, берәр ялгыш фикер җибәрмәячәгенә алдай ук ышанып тора иде.
— Фу, тагын шул! Бөтенесе бо-рынгыча. Җыен ырым-шырым, чорт- чураман. Суда су анасы, урманда шүрәле! Адым саеи әкият димәсәң...
Без бит инде коммунизмга якынлашып киләбез.
Аның сүзләре тагын һавада асы-лынып калды. Идрис, гүя аның көннең кадагына сугучы шундый фикер әйтүенә һич игътибар итмәстән, үз борчуы белән мәшгуль иде. Ул, бер кояшка, бер Иске Тугайларның умарталыгына карап, башын чайкады.
— Көттерә бит газиз күршебез, Чурмантай... Иртүк шунда булам диде, ә үзе һаман юк. Кояш күтәрелә бирә.
Гөлсем күлмәк итәге аша балтыр-ларын сыпыргалап утыра иде. Дил-бәрнең колак төбендә сайрап торуына һич әһәмият бирмәстән, кулыннан тотып, балалар шикелле янына утыртты:
— Утыр, кызым, аякларың хәл җыйсын. Менә озакламыйча җәйләүгә сыер саварга төшәсебез бар. Беләсең бит, көне буе аяк өстендә, күп сөйләшү болай да хәлне ала ул. Бигрәк тә мондый эсседә.
Дилбәр Гөлсем апасы аның әйткән берен шулай кагып кына егып торыр дип һич көтмәгән иде. Ул күз кырые белән генә Аязга карап алды. Әйтәм бит. Аның шул булыр инде, әнә тагын тешен ыржайта. Ул юньсез аннан мәктәптә дә шулай ук көлә, шулай ук санга сукмый иде. Кызлар токымы, янәсе, ул җебегән халыкның, имеш, елау-сыктаудан башка кулыннан ни килә? Нинди очлы күз! Бактың исә, кашларны ас- тан-өстән бераз йолкыштыргалап шактый ук тарайтып калдырудан шулай көлемсерәп утырадыр әле. Әллә артыбрак киткәнме? Әй, елтырата бирсен сорыкайларын.
Ill
Аяз әңгәмәне бөтенләй башка якка борып җибәрде.
— Син аңа үпкәләмә, Дилбәр, — дигән булды. — Безнең әнинең бик мәзәк яклары бар бит аның. Әллә табигать җене кагылган. Аның яраткан нәрсәләренә тел тидерә башладылармы, бетте инде аның, хәзер сырт йонын кабарта.
— Кара, кара, нинди адвокат!
з*
36
Аңа игътибар итмәстән, Аяз үзенекен тукыды.
— Балалар акылы керә башлаганмы шунда, әллә шайтан. Алып батыр да чын, аның уллары да. Чишмәләрне дә ул тибеп чыгарган. «Дөп» аягы белән тау кабыргасына — бер чишмә, «дөп» тагын бер тапкыр—икенче чишмә. Сиңа ышансаң, син бит чишмәләр белән генә түгел, агачлар белән дә сөйләшеп йөрисең.
Дилбәрнең гаҗәпләнүенә каршы, Гөлсем, ачуланмады гына түгел, авызын ерып утыра башлады.
— Шундый тере, җанлы дөньяда яшәү бик рәхәт бит ул, оланнар. — Гөлсем, йөгерек күзләрен елтыратып, терсәге белән йомшак кына Дилбәргә орынып куйды. — Ә кайберәүләр яшьнәп торган яшел урманны да утын гына итеп күрәләр. Менә бу таулар да, аныңча, катып калган җансыз таш кына. Кошлар сайратып яткан яшел болын да бары тик силослык кына. И, апаем, әгәр бөтен дөньяң шулай таш белән балчык, утын белән силос кына булса. валлаһәгъләм, ичмасам, яшәп кенә дә тормас идем. Юк, юк! Кирәге бер тиен!
— Гөлсем апа, нәрсә син? — Дилбәр, кигәвен тешләгәндәй, сикереп торды. — Бәй, мин алай дип әйтмәдем бит!
— Утыр, утыр, чәпчемә! Телең белән шартлатып әйтеп салганың — анысы аның сүзнең кабыгы гына. Анысын аңларга әллә ни баш та кирәкми. Тел төбең кая бара? Тел төбеңдә ниләр бар? Әнә кайда кү- ңелендәгенең каймагы?
— Нәрсә күрәм, шуны әйтәм. ОIи ы й м ы б үтә и н әр гә, оша м ы й м ы. анысында эшем юк...
Аңа күтәрелеп карадылар да берни дә әйтмәделәр.
Дилбәр тупасрак ычкындыруын үзе дә сизенде. Әмма ул беркайчан да үкенә белми иде. Нәрсә, үкенү характерсызлык бит ул. Исең киткән. Комсомол җыелышы түгел лә. Җыен иске-москы... Тик шулай да кеше алдында ниндидер бер утын агачы булып каласы килми бит инде...
Бәхеткә каршы, Идрис абыйсы:
— Чурмантай дигәннәре Иске Ту-гайның умарталыгында утырмыймы икән? — дип аны эзләп китте. Аяз үзенең таяк сырлавы белән мавыгып, юньләп тыңламый да иде шикелле. Юк, Гөлсем ачуланмаган икән. Тавышы һаман да ягымлы иде.
— Сиңа андыйларны күрергә яз-масын, апаем, кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, ди. Харис Ямьле Тугайны ташлап качканнан соң, Казан артыннан анам мәрхүмә килгән иде. Шуның китәр алдыннан биргән киңәшләрен гомергә онытасым юк. «Кызым, хәлең җиңелләрдән түгел икән, диде. Монда синең туган-тумачаларың да юк, дус-ишләрең дә санаулы. Шулай да хәсрәтеңне эчеңә җыйма, күршеңә булса да сөйлә. Күршеңә батмый икән, дусларыңа сөйлә. Инде дусларыңа да ачып сала алмыйсың икән, әнә бар да басуда үсеп утырган ялгыз агачка әйт, я агып яткан чишмәләргә сөйлә. Алар артыңнан кө-леп тә калмас, гайбәтеңне дә чәйнәмәс».
Гөлсем, түбән караган килеш, бармак очлары белән генә күлмәк итәкләрен төзәткәләп куйды.
— Бик ярап куйды анамның киңәше. Болыннарга чыксаң, хәлеңне белешеп үләннәр баш ия, монда килсәм, төрлесе-төрле тавыш биреп, чишмәләр юата. Берсен тыңлыйм— сабыр ит дигән шикелле. Икенчесе челтери — нигә ул кадәр коелып төштең, яшең җитмешкә җитмәгән бит әле, дип әйтәдерсыман. Тагын тыңлап карыйм, бүтәннәре дә гел мине кайгырталар шикелле. Газиз балаларын бар лабаса. Син күрмәгән рәхәтне алар татыса, ул да синең бәхетең түгелме? Син бәлки көләрсең дә, апаем, тик шулай да әйтим: бу чишмәләр очкылык белән коры сызлауга гына шифалы түгел, кай- чакларны аларның күз яшьләрен киптерә торган сихәтләре дә бар!..
Дилбәр үзен «чыяк-чыяк» килеп чыелдап йөргән нәни чебеш кебек кенә хис итә башлады, һичбер уставка да сыя алмый торган сәп-сәер нәрсәләр сөйли инде югыйсә. Мөгаен, алар әллә кай төшләре белән дингәме, мәҗүсилеккәме барып то-
37
ташалардыр. Шайтан белсен. Тик менә әллә кай төше күңелне кузгатып җибәрә дә каршы әйтергә тел бармый гына бит.
Гөлсем апасы, балтырын угалап, тагын әйтеп куйды:
— Менә син әйтсәң иде: комму-низмда кешенең акылы белән зирәклеге искитмәле булыр. Ул кошлар телен белә башлар, үсемлекләрнең ничек үсүен күзе белән күреп, колагы белән ишетеп торыр, дисәң, мин сине аркаңнан сөяр идем. Синеңчә, бит кеше тагын да тупаслана булып чыга...
Инде әйтәсен әйтеп бетергәндер, инде колагым тынды дигәндә, гадә-тенчә җайлап кына тагын өстәп куйды:
— Аннары син, сеңелкәем, шүрәле дигәч тә, аны да бөтенләй хурлап бетермә. «Шүрәле»ң бии-бии әнә анда ярты дөньяны әйләнеп чыкты инде.
Яшь көтүче урынлы-урынсыз әй-телгән яңгыравыклы купшы сүзләрне, коры вәгъдәләрне, гомумән күп лыгырдауны дошман күрә иде. Ком-сомол җыелышында ул председа-тельлек иткәндә аның шушы кырыс гадәтеннән иза чигүчеләр бетәсе булмый. Сөйләүче аз гына читкә тайпылдымы, шундук графин чыл-тырый башлый.
— Кыскарак, конкретрак!
Яисә:
— Эш турында сөйлә! Җиргә төш, дилбегәңне җыя төш.
— Түгәрәклә, йомгакла!
Дилбәргә бүтән игътибар итмәстән, Аяз алда җәелеп яткан иңкелдән, нидер юксынгандай, күзләре белән нидер эзләнә башлады. Үзенең өч-дүрт урамы, бакчалар артыннан гына узган Кондыз суы, саргылт төс йөгергән болыннары, сары камыллар гына утырып калган ба-сулары белән Ямьле Тугай моннан аеруча ачык күренә иде. Ләкин күз дигәнең диңгез ләбаса. Аның күз карашлары әллә кайларга сирпелде. Әнә авылның икенче ягындагы Акмаңгай итәгендә, куаклар арасында, онытылып калган сөт би- доннарысыман, көмеш төсле күзне чагылдырып, нефть чаннары күренә.
Уңда Ык болыннары, аннан да ары башкорт яклары. Тау кырыйларында, өндәп кул болгагандай, алтын сары газ факеллары айкала. Кырларның сызылып киткән кара кашлары булып кына бик еракта куе зәңгәр урманнар күренә. Болар барысы да ничектер дөньяңны киңәйтеп, күңелне рәхәтләндереп җибәрәләр иде. Ул, шулай күзләре туйганчы гизде дә, яңадан Ык буйларына, аннан да якынаеп үз болыннарына кайтып төште. Башта болынның яшел юрганы өстендә чигүле җәймә төсле, чуар бернәрсә күзенә чалынды. Текәлебрәк караса, ул аның көтүе, имеш. Тау башыннан караганда болай күңелгә ятышлы гына икән бит. Кәлшә үсә башлаган яшькелт- сары болын өстендә аның Мүкләй, Сөтбикә, Назлы, Наян, Сөмсез һәм башка бихисап бүтән сыерлары кояш нурлары астында, коңгырт, кызыл, миләүшә чәчәк төсле дип үк әйтмәсәң дә, шулай да матур гына булып күренәләр иде. Шуның өсте- нә, ул «бөҗәкләр» сәер генә булып кыймылдыйлар, кызыл-чуар җәймәнең әле бер чите бөгәрләнә, әле икенче почмагы кайтарылып төшә дә яңадан язылып китә.
«Тукта! Кәлн кая соң әле, кызыл башлы Кәлн? Әһә! Әнә бит! Болын өстеннән, әнә шул чигүле җәймә чи-теннән төенчек тикле генә бер йо- мыры нәрсә тәгәриме? Әнә шул инде Кәлн».
Көн саен бергә булган, бик күп сукмакларны бергә атлап узган әнә шул гап-гади көтүнең хәзер әнә шулай моңарчы күзгә чалынмаган ниндидер матур ягы белән күренә башлавы яшь көтүчене әсәрләндереп җибәрде. Элек тә, мәктәптә укыганда да, күргәне булгандыр бит. Ләкин ул чагында ничектер үз булып күренми иде. Алай гына да түгел, әгәр аның көтүе булмаса әнә ул болыннарга, кырларга хәзер нидер җитмәс, кырлар белән болыннар шәрә һәм ярлы булып күренерләр иде.
Юк, Аяз авылда калып дөрес эш-ләгән. Бу эшкә кереп тә ялгышмады бугай. Хәзергә начар түгел. Тора- бара тагын күз күрер...
Ләкин көтү нигә тыныч түгел? Нигә тегеләй дә болай болгана? Нигә?
38
Иңкелдә бик бөркүме әллә, шуңа тынычсызланалармы? Тау кырыена күтәрергә Кәлинең башы җитмиме икән? Анда җиләсрәк булыр иде...
IV
Шул чакны, урман шавын, чишмә-ләр тавышын бүлдереп. Иске Тугайның умарталыгы ягыннан әрепләшкән тавыш ишетелде. Чишмә янын- дагылар сәерсенеп күтәрелеп карадылар. Андый тупас җикеренүләр монда һич ятышмый, кыргый булып яңгырый иде.
Тавыш тынып җитүгә, чатыр-чотыр куаклар ерып, болар янына авыл советының җитәкчесе Фәсхет- дин килеп чыкты. Аның артыннан ’ Идрис тә күренде.
— Менә берсе борынлады. Астан көткәнебез өстән килеп төште.
Гөлсем, күтәрелеп кенә карады да, аны-моны әйтмәстән, читкәрәк борылып утырды.
Бу кешегә Гөлсемнең нигә шулай кырын каравының сәбәбен Дилбәр белә иде. Арттырыбрак җибәрмиме икән Гөлсем түти? Аның Бөгелмәдә өй салганын районда да белмиләр дисеңмени? Бәлки көнчелектән генәдер? Хәле җиткән — салган...
— Анда нинди тавыш, Фәсхетдин абзый? Иске Тугайларның умартасын басмагансың ич!
Бу соравы Дилбәрнең үзенә кызык кына тоелды да ул үз-үзенә көлеп куйды.
— Әй, теге, әлеге карт зимагур шунда! — дип, Фәсхетдин килгән ягына кулын селтәде. — Атыңны умарталык коймасына бәйләмә, — дип тавыш күтәрде. Кортлар атның тир исен яратмыйлар, кәефләрен бозасың, — ди. Мин әйтәм: синең кортларыңның кәефе өчен генә мин алашамның койрык астына одеколон сөртеп йөри алмыйм бит инде. Шып булды зимагурның авы-зы! Ха-ха-ха!
Ләкин нигәдер аңа кушылып бе-рәүнең дә көләсе килмәде. Умартачы Минһаҗ бабайны, «карт зимагур» дип атавын барыннан да бигрәк Аяз ошатмады.
— Кая булды иптәш Чурмаи. тайский?
— Ә, Әльфәрид Нурмиевич Әле генә машинасыннан чыгып калды Хәзер төшеп җитәр. Хәзер, хәзер!
Фәсхетдин абзыйлары, җайлырак урын эзләп, як-ягына каранды да, күн итек кигән кәкрерәк аяклары белән чишмәләр аша атлап, Идрис янындагы юкә төбенә барып утырды. Көннең эсселеге аңа да үткәргән икән, зәңгәр гимнастеркасының якаларын чишеп җибәрде.
— Фу! Бүген бигрәк тә рәхимсез. Ярый әле, монда азрак сулыш алып була икән...
Ул, тагын да иркенәеп китеп, би-лендәге киң каешын бушатып җибәрде, гимнастеркасын җилпеп, күкрәген җилләндерергә тотынды.
Соңгы егерме-егерме биш ел эчендә бу тирәдә Фәсхетдин абзыйларын берәүнең дә башка киемдә күргәне юк иде шикелле. Бу кием, хәтта, сезон йогынтысына да бирешми диярлек иде. Язын да, җәен-көзен дә шул ук зәңгәр галифе, шул ук терсәкләре каешланып ялтыраган зәңгәр гимнастерка, шул ук озын кунычлы хром итек. Бары тик кыш көне генә Фәсхетдин абзый күн итек урынына астына йомшак олтан салган һәйбәт ак фетр киеп җибәрә торган булды.
Бу турыда кайбер бозык элемент-ларның тешләрен ыржайткан чаклары да булмады түгел. Янәсе, яз җиткәч, карт алаша да ябагасын коя, куян булып куян иске тунын салып ыргыта, имештер, тик бер Бытбылдык Фәсхинең генә ни эчлеге, ни тышлыгы үзгәрми. Телеңне әрәм итеп аңлатып кара син менә хәзерге яшьләргә! Аңлыймы соң алар андый нечкәлекләрне! Син әнә, малай-шалай шикелле, халык арасына җиңсез күлмәк киеп чык та менә бу кием белән чыгып кара! һе! Шундук колагын торгыза, шундук сизеп ала синең ни җитте кеше түгел, җитәкче иптәш булуыңны. Шуңар ук бәйләнгән җитәкче иптәшнең авторитеты, шуңа ук килеп тоташа, әйтик, дәрәҗәсе-фәләне.
Халык арасында төрлесе бар бит. Ун елдан артык колхоз җитәкчесе булып, аннары менә ике-өч ел ча-
39
■масы авыл советының председателе постында эшли торгач, ул кеше белән кешене аерырга әллә кайчан өйрәнде инде. Бер ишесе бик әдәпле, бик инсафлы кана, әйтәсе дә юк, синең кадереңне белеп, Фәсхетдин абзый дип, үлеп торалар. Район тирәсенә, я мәктәп, китапханә шикелле укымышлы кешеләр күбрәк урынга барып чыгасың икән, тагын да җаннарың рәхәтләнеп китә. Анда инде сине «Фәсхетдин Аф- залетдинович» дип үк җибәрәләр. Әмма ни генә әйтмә, авыл советының культура комиссиясе аша да, болай да ничаклы гына масса-агар- ту, масса-культура, масса-политик чаралар уздырма, шул массаларның эчендә аң-белем чутыннан зерә дә артта сөйрәлүче аңсыз элементлар бетәсе түгел бит әле. Шундыйлардан телләре авызларына сый- маганнарның эше инде ул: олы ке-шене хөрмәт итәсе урында, Бытбылдык Фәсхи дип кушамат такканнар. Янәсе, Фәсхетдиннең үз фикере юк, бөтен гомере буена истә калырлык бер генә юньле сүз дә әйткәне юк. Имештер, бытбылдык шикелле һаман бернәрсәне, дәүрәк җитәкчеләрдән ишеткәннәрен генә кабатлый. Ләкин Фәсхетдин абзый үз дәрәҗәсен үзе белеп, үз урынын үзе белеп яши торган сабыр холыклы салмак кеше иде. Эт өрер, бүре йөрер дигәндәй, ник шунда әллә ниләр лы-гырдамыйлар. Күпкә түзгәнне, пенсиягә тикле генә түзә дә түзә инде ул.
V
Күршеләре озак көттермәде. Әлеге сукмактан, тезләрен сыгылдыра- сыгылдыра атлап, алдан Чурман- тайский үзе төште, аның артыннан, ничектер, теләр-теләмәс кенә атла- - ган шикелле, чал кергән саргылт кәҗә сакаллы умартачы Минһаҗ карт күренде. Альфред Нурмиевич утыз яшьләр чамасындагы таза гына гәүдәле, шуның өстенә бераз гына калыная да башлаган кара-куч- S кылт тәнле, яңак сөякләре шактый 3 ук калкып торган чибәр генә бер кеше иде. Ул үз дәрәҗәсен үзе белүче, киң күңелле кешеләрчә, әллә кайдан ук сөйләнә-сөиләнә килде.
Ә, күршеләр! Сәлам бик күп итеп Карт Тугайдан яшенә! Оһо! Күрәм, яшь буын да аяк киенгән! Шәп-шәп! — Үтеп барышлый бармак очлары белән генә Дилбәрнең тамак астын кытыклап узды. Кызый чыркылдап көлеп җибәрде. Тик кашларын җимереп утыручы Аязга күзе төшкәч кенә кинәт тынып калды.
Чурмантайский, эшлекле җитәк-челәргә хас бер җитезлек, уңганлык белән Идрискә һәм Фәсхетдингә сүзсез генә кулын сузды да, шундук гәпкә дә кереште.
— Мәсьәлә болай тора: әйтергә кирәк, миңа сезнең Тугайны үземә алырга киңәш итәләр. Бригада итепме анда, ничекме... Менә шул турыда гәп. Райкомга син үзең баргансың түгелме?
— Әйе, булган иде шундый хәл. Нигә дисәң, үзең беләсең, бердән, безнең җирләрдән нефть чыга башлады. Димәк, җир кими, ә уңышны барыбер күбрәк алырга кирәк. Ике колхозны бергә кушканда без менә дигән кодрәтле бер хуҗалык оештыра алабыз. Шуның өстенә...
Альфред Нурмиевич, елмая төшеп, аңа каршы уч төбен күтәрде.
— Анысы шулайдыр, ә ике арадагы аерманы нишләтәбез? Без, әйтик, сездән күпмегә дип әйтим, ну бер биш елга алда!
— Кушылгач без дә бит сезне куып җиткән булабыз.
— Без бит хәзер үк коммунистик хезмәт колхозы булыр өчен көрәшәбез. Үзең дә беләсең, минем колхоз ул, иптәшкәй, политика! Аның да зу- рысы! Кирәкме үрнәк колхоз күрсәтергә, әйтик, һәртөрле кунакларга? Безнең колхоз. Кирәкме докладка кыстырырга? Тагында без!.. Гафу итегез: ә сез?—Ул Ямьле Тугайның ни дәрәҗәдә түбән торуын әйтергә хәтта сүз дә таба алмыйча иңбашларын сикертеп, иреннәрен бүлтәйтеп куйды. Үзе бик иркен генә, кулларны кесәгә тыккан килеш, түшне киерә биребрәк кенә гәп орып, үзе шул ук вакытта яңа председательне төрле ягыннан капшап карый: килеш-то-
40
рышы, акылы-фәләне, сүзгә осталыгы, тапкырлыгы, үзен тотуы ничек?
Чурмантайский үзеннән өстен ке-шедән үләрдәй булып көнләшә. Хәтта, кайвакыт андый кешенең үзендә булмаган сыйфатларын чәлдереп тә алгалый иде.
Әмма Идристә ул үзен кытыклардай ир егет сыйфаты дип игътибарга алырлык берни дә күрә алмады. Күзләре үк әйтеп тора: бөтен нәрсәгә ышанучы беркатлы укытучы. Шул гына.
Көндәш тә түгел, кызыгырлык ягы да юк. Фәсхетдин, кунактан күзен алмастан, авызын ачкан килеш, башын ия-ия, «әйе, әһә, әәә!» ди-ди аның сүзен йөпләп торды да, шома гына арага кереп, үз сүзен кыстырды:
— Сүзегезгә куәт булсын, Әльфә- рид Нурмиевич, мин күптән әйтеп киләм: аягына тышау булмыйк «Кызыл Тугай»ның. Үссен, мин әйтәм, күтәрелсен. Нигә бер кабынган маякны өреп сүндерергә?!
Чурмантайский башы һәм куллары белән, «Менә шул-шул! Мин дә шуны әйтәм бит!» дигәндәй, ишарәләр ясап куйды.
Гөлсем алдына караган да, гүя берни дә ишетмәгән, тыңлыйсы да килмәгән кыяфәттә, тезендәге юкә яфрагын сыпыргалап утыра. Идрис, кулларын аркасына кушырган килеш, бары тик тыңлап кына торасы- ман. Нигә ичмасам шунда бер каршы әйтми? Шул кадәр дә басынкы булыр икән! Көтүче егет, пәкесен чартлатып япты да, болар янына килеп басты. Ул башта бәхәснең ни турыда баруына артык әһәмият бирмәстән, ничектер үзеннән-үзе Идрисне Чурмантайский белән тиңләп карый башлады. Аяз аларның һәркайсын үзенчә ихтирам итә иде. Идрис абыйсын, кече күңелле булуы өстенә, кайбер егет яклары өчен дә ошатты түгелме икән? Ул бит Казанның педагогия институтын тәмамлаган, югары белемле, дәрәҗәле кеше. Ул Бөгелмәнең бер урта мәктәбенә укытучы булып билгеләнгән. Ә ул анда китмәде, авылда калды. Нилектән? Үзенә тарткан бер ягы әнә шунда иде. Фазыйлә Корбановна дигән чеп-чи надан, коточкыч әләкче бер хатын бөтен районны куркытып диярлек кайчаннан бирле көчләп укытучы булып тора Искиткеч хәл, кеше әйтеп кеше ышанмаслык хәл! Ләкин дөрес. Ничә еллардан бирле балаларны рус теленнән надан калдыруына карамастан, аны чыгара алмыйлар. Чөнки аның дипломы бар, чөнки ул, кайсының өстеннән әләк язып, кайсы берсенең хәтта булмаган гаебен фаш итү белән янап, күп җитәкчеләрне куркытып тора. Идрис абыйлары әйткән:
— «Шул әләкче, шул надан укытучы булып исәпләнгәндә, мин укытучы исемен күтәреп йөрергә хурланам», — дигән дә мәктәптә эшләүдән баш тарткан.
Идрис абыйсының әнә шулай озынча битле, калын коңгырт кашлы, бераз бөкрерәк кылыч борынлы булуы да ошый иде. Тик Аяз хыялындагы чын ир кеше булу өчен Идрис абыйсына, аныңча, батырлык белән кыюлык кына җитенкерәми шикелле. Ул юашракмы шунда, ничектер шәлперәебрәк торамы. Өс- башының да рәте юк. Шактый ка-ралып төсе бозылган салам эшләпә, уңып бетә язган яшел сатин күлмәк. Ир кешегә ныграк холыклы, бераз тәкәбберрәк булу килешә. Әнә Чур- мантайский шикелле. Менә, ичмасам, ир егет! Аның бөтен кыяфәтендә нык куллы, кыю кешеләрдә генә* булырдай затлы бер горурлык сизелә. Ул, башын югарырак тотып, күкрәген киеребрәк сөйләшә. Аның бөтен килеш-килбәте әйтеп тора шикелле:
— «Матур да, бай да яшисегез киләме? Килсә, менә минем шикелле булыгыз! Менә мин нинди!»
Масаюмы бу? Тәкәбберлекме? Була бирсен! Аның каравы шуның белән Чурмантайский бик күпләрнең күзен яндыра. Аңа кемнәр генә кызыкмый, нинди генә авыл яшьләренең Альфред Чурмантайский кебек районның иң алдынгы, иң күренекле кешесе буласы килми!
Менә ул, чалбарының кыек кесәсенә кулларын тыккан килеш, кырый- гарак килеп, түбәнгә күз салды. Үз- үзенә сөйләнгән шикелле уйлана-уй- лана әйтеп куйды:
41
— Мм... Шулай да. Кара син әй, нинди болын, нинди чишмәләр! Су буенда гына тигез игенлек. Шәп!. Монысы миңа ошый. Бик! Карале, кем!.. — Ул, нигәдер, янәшә басып торган колхоз җитәкчесенә түгел, бәлки Фәсхетдингә борылды. — Ничә гектар әнә ул болын буендагы яшел дүрт почмак?
Тегесе ык-мык итте, як-ягына ка-ранды да, Идрискә төбәлде.
— Йөздән дүрт ким.
— Әһә, ну, түгәрәкләп йөзгә санарга була. Менә кайда килеп алганны көтеп елап ята бер миллион! Я киндер, я яшелчә! Эх, болар миндә булса!..
v-Зурмантайский, чәче төсле чем- кара һәйбәт күлмәгенең җиңен кайтара төшеп, ашыкмыйча гына үрелде дә берничә чишмәнең суын эчеп карады. Тәмен татып, авызын чәпел- дәтте, башын чайкап куйды.
— Менә су! Ширбәтләрең, лимо-надларың бер якта торсын. Моннан тәмлерәге, беләсезме, тагын кайда гына бар? Вена шәһәрендә. Үзем эчеп карадым.
Моңарга Аяз белән нидер сөйләш- кәләп утырган Минһаҗ карт, саңгы-раурак кешеләргә хас рәвештә, тонык тавыш белән:
— Ике арада әрмән суы бар әле, — дип әйтеп куйды. — Ереван суының да тәме ягыннан дөньяда тиңе юк.
Чурмантай, аны тыңлап тормас- тан, үзенекен дәвам итте:
— ...Шуның өстенә шушы татлы су үз тәпие белән туп-туры фермага барып төшә инде, ә! Шулайдыр бит? Сезнең сөтегез дә бик тәмле булырга тиеш.
Чурмантайский, каршыдагы ку-акларны аралап, күзләре белән чиш-мәләрнең юлын күзәтте. Алар — егермедән артык саф сулы салкын чишмә, юкәләр төбендә үк бергә кушылып, агачларның тамырын юа- юа, бәрелеп-сугылып, аска ташланалар. Анда инде, кечерәк бер инеш булып, тип-тигез басуны аннан да моннан ермачлый торгач, авылны ерак калдырып, Ыкка таба борылып китәләр иде. Кунак кеше, гаҗәпләнеп, башта Идрискә карап алды да, аның йөзендә сөйләшәсе килү әсәре күренмәгәч, Гөлсемгә сүз кушты.
— Гөлсем апа, күзем аермыймы, нәрсәме, синең бу матур чишмәләрең туп-туры фермага коямы дисәм... юкмыни?
Гөлсемнең зәңгәрсу соры күзләре боздай салкын бөркиләр иде. Җавабы да салкын булды:
— Юк!..
— Алай... — дип сузды кунак. — Әнәтерәк ничек икән бит ул. Алып бабагыз вакытындагыча. Кеше кулы тимәгән. Мең ел буена бер метр алга кителмәгән! Болай булгач все! — Ул, иркен күңелле булырга тырышып, Идриснең кәефен кырмаска чамалый иде.
— Ә син ферма терлекләренә суны әле һаман да инештән мичкә белән ташыйсыңмы? Язын-көзен, пычрак ерып, әллә кемнәргә нәләт укый-укый. Әйеме?
— Кемгә нәләт укыйм? Үзебезгәме? — Гөлсем, иреннәрен бөрештереп, юкәләр арасыннан авыл ягына текәлде. Ферма каралтылары белән инеш арасында, майламаган арба тәгәрмәчләрен шыгырдатып, карт алаша су мичкәсен сөйрәмиме? Анысы булмаса, бүген кизүгә калган Сәрвәр чиләк-көянтә белән, аһ-ваһ итеп, текә ярдан менеп килмиме? Бәхеткә каршы, икесе дә күренми иде. Шулай да көн саен ничә йөз чиләк су ат белән кеше җилкәсендә менә бит! Кайчаннан бирле, нинди пычракларда. Кем гаебе? Гөлсем шушы хәлгә хәзергә кадәр түзеп торуына үзе үк гаҗәпләнде. Бу сүзләрне башка колхоз кешесеннән, бүтәннәргә ничектер югартынрак караучы Чурмантай авызыннан ишетү аеруча гарьләндерә иде.
— Нәләттән торба ясап булса икән. Аңа ике-өч километр торба кирәк бит. Торба булыр иде, аны җырлаганга бирмиләр, аны алырга акча кирәк. Акча булыр иде... — Ул дәвам иттермичә кулын селекте.
Нигә шушы хәлгә калынды соң? Идрис яңа укудан кайтты. Ул әле үзен ңүрсәтеп өлгермәде дип әйтик. Аның урынына калган Фәсхетдиннең нигә бер дә бите кызармый? Әйтерсең, ул тик Чурмантайскийның кәефе кырылмауны гына кайгырта.
42
Әнә хәзер дә ничек майлап-җайлап маташа бит.
— Әлеге әйткәндәй, сүзегезгә куәт булсын, Әльфәрид Нурмиевич, минем райкомда Нәҗип Могинович- ның туп-туры үзенә әйткәнем бар: «Кызыл Тугай» көзге ул, мин әйтәм, ул, тиле, бөтен Татарстан өчен ялтырый. Яши бирсен шулай! Ялтырап! Берәү «Бик яратам мин сине!» дип әйтеп, икенчесенең муенына сарылган икән, тегесе, моның кысуына түзә алмыйча, буылып үлгән, ди. Шуның шикелле итмик, дим.
-Минһаҗ карт, Фәсхетдинне бүл-дереп. тезләренә сукты:
— Синнән дә бер юньле сүз чыгар икән! Акыл бит бу! Мин дә хатынны шулай яратып карыйм әле!..
— ...Без нәрсә? Без ләбаса уртанчы. Шуннан төшеп калмасак, бик ярый инде...
Гөлсем түзмәде, сикереп торып, Фәсхетдингә ачулы сүзләр ташлады:
— Син, Фәсхетдин абзый, авыл советы дигән булып, бөтен халык өчен сөйләшмә әле! Булдымы? Бер тарыдан ботка булмый дигәндәй, әле син бер үзең генә халык түгел. Менә шул.
Фәсхетдин, чыраен сытып, куллары белән черки кугандай итенде:
— Чү, чү, ярар инде, килен, ярар, тавыш кубарырлык ул тикле нәмәрсә бар? Чагыштырып әйтүем генә ич, тиле.
— Чагыштырсаң соң? Без кешедән киммени? Нигә бүтәннәр көзге булып ялтырый да нигә безгә уртача да ярый?
— Я инде, алла колы, шуның белән битең сыйпа, аллаһе әкбәр, вәс- сәләм. Ярар инде, ярар, зурга җибәрмә!
— Тапкан бер сүз — «ярар да ярар!» Сиңа яраса, менә безгә ярамый! Ник дисеңме? Ник дисәң, анысын да әйтәм. Безнең үрә катырып шәһәргә илтеп салган алты почмаклы яңа йортыбыз да, кесәгә керергә торган симез пенсиябез дә юк. Безнең бөтен карап торганыбыз менә шушы туган туфрагыбыз, шушы Ямьле Тугай. Булдымы? Бик ишетәсең килсә, менә ишет: кайбер хәсрәт җитәкчеләр «әйдә, ярар әле» дип, ваемсыз яшәгәнгә күрә дә . е- нә шулай биләнкегә калдык инде без. Арт саныбызны да җыя алмыйбыз.
Гөлсемнең балалар шикелле бер-катлылыгына Дилбәрнең бик эче пошты. Бөтенесен шәп-шәрә килеш яра да сала бит, штансыз, колхозның авторитетын төшереп. Әллә нинди «политический» сүзләр әйтә. Дилбәр түзмәде:
— Бәй, Идрис абый, ник әйтмисең? — диде. — Эшләнә ич инде. Әем лә эшләнәсе, дим! Шул турыда йөкләмәләр алдык, комитет карар чыгарды. Әйе бит, Идрис абый?
Әмма колхоз җитәкчесе үзе әйтәсе урынга, һич бүлдермичә, бөтен күңеле белән бирелеп, бүтәннәрне тыңлый иде.
Нинди генә кыенлыкларга да ка-рамастан, анасының һәрвакыт гадел булуы, бервакытта да беркемгә дә ялагайлана белмәве Аязда элек- электән горурлык тойгысы уята иде. Хәзер анасының әнә шулай һич бор-галанмыйча, туп-турысын сөйләл бирүен Аяз рәхәтләнеп тыңлап торды.
Альфред Нурмиевич, ике кулын чалбар кесәләренә тыккан килеш, күзләрен кыса төшеп, боларның әле берсенә, әле икенчесенә карап ала иде. Аның колхозында ул барында берәү дә болай телләнергә батырчылык итми югыйсә. Бу яшь председатель авторитет дигән нәрсәне, бәхет кошыдай, күктән килеп төшә дип алдана, күрәсең.
Ниһаять ул, сәгатенә карап алды да, Идриснең каршысына барып басты:
— Я, акыл капчыгың тулып ага башламадымы? Сөйләшүләр алып барырлык чама бардыр инде, ә?!
VI
Бу минутларны иң авыр кичерүче Идрис үзе булды. Кулыннан килерлеген белер-белмәс колхозга җитәкчелек итүне үз өстенә алып, ахмаклык эшләве өчен ул тагын үзен-үзе орышты. Әле моннан ике ай ярым элек курстан кайткач та яңадан кермәскә мөмкин иде бит. Үзенең
43
укытучылык эшенә китсә, ни була? Юк, китә алмады, анасы белән колхозны кызганды. Авыл җанлы кеше буларак, туган авылына яхшылык итә, янәсе. Ямьле Тугайны аякка бастыра. Бастырдың менә, атаң башы!
Нигә икәнен үзе дә белмәстән, ул Чурмантайскийны элек электән бик үк өнәп бетерми иде. Үзен аннан өстенрәк күргәнгәме? Юк. Көнчелектән дә түгел. Чөнки Чурмантай- скийның үткен күзле оста җитәкче булуы бөтен районның күз алдында. Инде синең андый эшләр үз кулыңнан килми икән, көнләшергә хакың юк. Анысы бик ваклык булыр иде.
Хәзер менә Чурмантайскийның фермага суны чиләкләп ташу турында бик гаҗәпләнеп һәм үзәгенә үтәрдәй авырттырып әйтүе Идристә ачы бер гарьлек тойгысы уятты. Моның өчен ул хәтта Чурмантайскийның кулын кысарга әзер иде. Чөнки әнә шул гарьлек хәзер аңа бервакытта да тынычлык бирмәячәк, минут саен җилкендереп, алгысытып торачак. Бу тойгы аның башында яңа бер уй тудырды: әгәр бөтен халыкта шундыйрак бер көчле омтылыш уята алсаң?.. Әнә ул көнчелек ук булсын, хәтта гарьлек! Була бирсен, тик халыкны гына уятсын!
Шул күтәренке тойгы йогынтысында Идрис бу тәти күренешне, сөяк-санагын артык ватмыйча, күр: шеләрчә якты чырай белән озатырга булды.
— Хәзер бер акыл белән түгел, күп акыл белән эш итәр чак. Тик, менә тыңлыйм да әле, Гөлсем апасы кечтеки генә лирика ягына сугылмадымы икән... Эһе-эһем. Нигә?
Урыны белән бераз кытыклап алу ярап куя ул.
— Әмма без синең белән, Альфред кем иптәш Чурмантайский, туп-туры эшлекле сукмакка чыксак ничек булыр? Без бит башмак тана сатулашмыйбыз. Әйеме, түгелме?
«Башмак тана» кунакны көләргә кытыклады. Аның күзләре кыек сы-зылган ярык кына булып кысылып •беттеләр, болай да җәенке борыны, тагын да җәелә төшеп, бөтенләй ди-ярлек күренмәс булды, тик дәү авы-зында саргылт эре тешләре генә ыржаеп калды.
— Әйдә, синеңчә булсын, ди.
— Әмма күршебез, малының күплеге белән масаеп йөрүче, бай кияү булыбрак кыланмыймы икән?
— һа! Бусы да миңа ошый! Ха, ха, ха! — Чурмантайский, күзләрен кысып, тагын бер рәхәтләнеп көлде. — Нигә, кияүне ярлы димәс идем мин. Миллион ярым бит’ Ишеттеңме? Үзегез беләсез, миллионнар җирдә аунамый!
— Ә соң Ямьле Тугай аты-чу- ты чыгып, күздән төшкән мәһәрсез кызмыни? Юк! Пешеп җиткән җиләк чагы. Урыны-җире бер дигән. Уңганлыгы тагын бар. Тик менә, Хуҗа Насретдин «кызым буаз» дип мактангансыман, Гөлсем апасы гына бераз арттырыбрак җибәрмәдеме икән?
Гөлсем дә сүзне уенга борды:
— Яратып кына ул. Үз баласын кемнең ямьсез күрсәтәсе килсен? Мин аны егерме елдан бирле иркәләп үстерәм. Җитәкчеләр ни уйлыйдыр, әмма мин үзем теләсә кем белән кода булышмакчы түгел.
Күрше киң күңелле кеше иде, үп-кәләмәде, мыгырданып кына уздырды.
— һе! Теләсә кем... Бик эредән җибәрәсез үзегез. Әйтерсең, сезнең басу тулы терлек, банк тулы акча.
Гөлсемнең баядаи бирле теле кычыта иде. «Кияү» буласы кешенең бераз кикриген шиңдерәсе килде.
— Ямьле Тугай җегәре ягыннан сездән бераз кайтышрак булса да аның намусы бай. Эшләп ашый, бөтенесен маңгай тире белән таба.
— һе! Күз алдында инде. Счеты-гызда җилләр уйный, кырларыгызда йомраннар сызгыра. Буш сүз. Безнең бер Нурания сезнең ике-өч савымчыгыздан күбрәк сөт сава.
Идрис, әңгәмәне җитди эзгә төшерәсе килеп, кесәсеннән кечкенә дәфтәр чыгарды.
— Монысы болай гына: чын һөҗүм алдыннан булып ала торган бер йөгерек атыш кына әле аның. Бу «Ямьле Тугай»ның хәле авыр
44
лыктан, сезнең муенга сарылырга омтылу түгел. Юк...
Чурмантайский килгәннән бирле беренче тапкыр Идрискә күзләрен төбәп сынап карап алды. Бөтенләй үк олан түгел икән бит бу бәндә?
— Мин сезнең перспективагыз белән дә кызыксындым. Әйе, әйе. Әгәр берләшмәсәк, бер-ике елдан сезнең дә көймәгез комга терәләчәк. Хәзер базардан килә торган килере- гез бик нык кими сезнең...
Чурмантайский көлемсерәп, моны үчекләгәндәй, башын игәләп куйды:
— Син әйтмәкче буласың инде, янәсе, бу берләшү сездән бигрәк, безнең үзебез өчен файдалы?
— Әйе. Сезгә дә файдалы.
— Янәсе, без «Ямьле Тугай» белән кушылмасак, алга китә алмыйбыз. Шулаймы?
— Әгәр алты-җиде елга алгарак узып, төптәнрәк уйлап карасаң, шулай.
Күршенең бервакытта да кеше алдында үз абруен, үз фикерен аста калдырганы юк иде әле. Карасана, бу малай юка башы белән кайлар- га үрелә?
Ул, сәгатенә күз төшереп алды да, Идрискә кулын сузды.
— Гафу. Мин ашыгам, безнең бюро. — Берничә атлагач, туктый төшеп, папирос кабызды. — Шулай да икенче сөйләшкәндә син ул блокнотыңны өеңдә калдырып килсәң дә ярый. Баш кирәк монда, баш, кәгазь түгел.
— Киңәшмәгә барасым бар, — дип, аның артыннан кыскарак кына аяклары белән ава-түнә атлап, бик зур эш кырасы кешесыман, ашыгып Фәсхи дә китеп барды.
Бераздан Минһаҗ карт та кузгалды.
— Дөньяны су басканда үрдәккә ни кайгы? дигән бабайлар. Күрдем, сездә күп акылда икән көч. Иске Тугайда — искечә, бер акыл басымчак итә... Чәйгә керегез, оланнар, якты чырай, бөртек чәй, балыннан да авыз итәрбез...
Аяз, каш астыннан гына, Чур- мантайскийны күзәтеп калды. Дилбәр белән Гөлсем тын гына алларына карап утыралар иде.
Берничә атлагач ук башкопт ягыннан тонык кына гүләү ишетет де. Ул торган саен көчәя барды" Озак та үтмәде, Ык күпереннән яман шаулап, якын-тирәне өзлек- сез гүләтеп, исәпсез-сансыз нефть цистерналары тезелгән озын поезд чыга башлады. Поезд, аксыл пар бөркеп килгән куәтле башы белән, тек-тек иттереп, яшел агачлыкларга, куе әрәмәләр арасына кереп китә, буынтыклы озын гәүдәсе белән салмак һәм матур боргаланып, тиз үк яңадан болынга килеп чыга, анын мәһабәт шавы ике тау арасына сузылып яткан болыннарны, тау кабыргаларын яңгыратып уза иде. Идрис, башын кыйшайта төшебрәк, озак карап торды. Матур күренеш. Алай гына да түгел: әнә ул тау кырыендагы ак чаннар да, нефть дир- биялары да, гайрәт белән гүләп ки-лүче әнә ул мәһабәт поезд да бөтен якын-тирәгә ниндидер бер матур яңалык өстәп, дәрт, куәт бирел җанландырып торалар. Элек болар юк иде, менә хәзер бар. Идриснең мондыйны культурасы бик өстен торган, якын-тирәнең һәр карашыннан акыл белән бик оста~Җайдала- на белүче мәшһүр зур шәһәрләр тирәсендә генә күргәне бар иде. Ихтимал, киләчәктә индустрия беләк игенчелек бер-берсенә әнә шулай юш килеп, берсен-берсе тулыландырып, ике туган шикелле, әнә шулай бер-берсенә булышып үсәрләр.
Әмма шушы яңа матурлыкка чын күңелдән соклану белән бергә Идристә үзеннән-үзе канәгатьсезлек тойгысы да кузгала башлады. Болар бит барысы да эшчеләр кулы белән барлыкка килгән, индустрия куәте белән күтәрелеп чыккан матурлык.
Ә безнең, игенчеләрнең нәрсәсе бар?
Шунда Чурмантайскийның әле генә, әйтерсең, үзеннән түбән торучы ниндидер сәләмә кеше белән эш иткәндәй, болар белән сөйләшкәндә борынын чөеп, түрәләрчә тупас &ы- на ташлап китүе исенә төште. Аның шушы тупас мөнәсәбәтенең кычкырып торган гаделсезлеге, ягымсыз- лыгы кимсетеп, ачуны китерә иде.
Явыз дошманың булмаган кешегә, үзеңнең замандашыңа нигә шулай кимсетеп, түбәнсетеп карарга икән? Гаҗәп, хәйран!..
Бүтәннәр аска төшеп җиткәч, болын ягына борылдылар: сыерларны савар вакыт җигеп килә иде. Идрис тау кырыйлатып сулга таба китзе.
Ләкин гарьләнү белән кимсенү ир кеше эше түгел. Кайтасы калмаган дип шыңшып йөрергә дә хәзер соң. «Ямьле Тугай»ны аякка бастырма- сам, туган туфрагым миңа ят булсын дигән иде, үзенә-үзе сүз биргән иде түгелме? Дөрес, ул вәгъдәне беркем дә ишетмәде. Ләкин малай чагыннан шушы көнгә кадәр беркайчан да аның үз вәгъдәсенә хыянәт иткәне юк иде әле. Үз-үзеңә биргән сүз иң нык корычлардан да чы-дамрак булырга тиеш түгелме?
Кайчанрак иде әле ул? Ничегрәк кайтып төшкән иде?
(Дәвамы бар).