СОВХОЗ КЫЗЫ
фракларын инде күптән коеп өлгергән агачлар туктаусыз искән җилдә күңелсез шаулыйлар. Көзге яңгыр, беразга туктап тора да, яңадан сибәләргә тотына.
Галимә, фермадан кайткач, ишек төбендә баскан килеш, урман ягына таба карап, шактый уйланып торды.
— Кызым, әллә авырыйсыңмы, бик боегып киттең бу арада, — диде аңа әнисе. — Өс-башың манма-су булган, яңгырда тордыңмы әллә?
Галимәнең күңелсезләнүенә сәбәп бар иде шул. Совхоз дирекциясе, хуҗалык өчен уңайлы якларын күздә тотып, сыерларны өченче бүлеккә күчерергә, ә биредә дуңгыз асрау фермасын гына калдырырга булды. Үзе сава торган сыерлардан аерылган көннән бирле Галимә шулай борчылып йөри башлады.
Сөт савып алуда эш күрсәткечләрен айдан-айга арттыра баручы Галимәгә күнегеп җиткән эшеннән, чын күңел белән яраткан сыерларыннан аерылу җиңел түгел иде, әлбәттә.
...Дуңгыз асраучылык буенча соңгы елларда совхоз шактый алга атлады. Дуңгызлар бүлемсез абзарларда, иркендә йөртеп симертелә, аларга печән оны, бәрәңге кебек азыклар бирелә башлады. Ләкин дуңгыз ите җитештерүне арттыруда барлык мөмкинлекләрдән дә тулы файдаланылмый иде әле. Ит кыйммәткә төшә, бу өлкәдә совхоз үзенең күршесендәге совхоздан артта кала. Ә ул совхозда республикабызда дан тоткан орденлы Зөлфирә Каһирова бер үзе генә дә елына 1800 баш дуңгыз симерткән. Воровский исемендәге совхозда, аерым алганда бу бүлекчәдә, шул чаклы дуңгыз симертә алырлык терлекчеләр юкмыни?!
Бу мәсьәлә партия җыелышында тикшерелде. Анда бүлекчә терлекчеләре дә чакырылды... Инде бик күпләр сүз алып сөйләделәр, Галимә Вәлиева гына, чыгыш ясаучы иптәшләренә күз салгалап, тын утыруында дәвам итте. Дөрес, күптәннән бирле күңеленә тынгылык бирмәгән, йөрәген дулкынландырган уе бар иде аның. Әмма шуны әйтеп салырга кыюсызланды ул. «Булдыра алырмынмы соң?» Галимә яңадан уйга калды...
...Кечкенә кыз иде әле ул чагында. Галия апасы белән бергәләп алар фермага бардылар, әниләренең ничек эшләвен күзәттеләр, аңа булыштылар. Җиденче класста укыганда Галимә фермадан бөтенләй аерылмас булды, һәм озакламый үзе дә фермада эшли башлады. Сыер сауды. Алдынгы терлекче буларак, аны партия сафына кабул иттеләр.
Я
91
Бу исә үткәндәге эшләре өчен генә түгел, киләчәктә башкарасы эшләре өчен дә зур ышаныч белдерү иде аңа...
Галимәнең уйчан соры күзләре партком секретареның сораулы карашы белән очрашты. Ниһаять, ул кулын күтәреп, сүз сорады.
— Чыннан да, мин... — диде ул дулкынланып. — Байтактан уйлап йөрим, иптәшләр... Күп дуңгыз симертү өчен бездә хәзер бөтен шартлар бар. Әгәр миңа бу эшне ышанып тапшырсагыз, быел 3000 баш дуңгыз симертергә сүз бирәм...
Изге теләккә, чын йөрәктән чыккан омтылышка кем каршы килсен? Җыелыштан соң, берничә көн үткәч тә Галимә Вәлиеваны дуңгызлар карауга билгеләделәр һәм аңа 600 баш дуңгыз беркеттеләр. Ул кадәр ишле терлек караганы юк иде әле аның. Әллә каушады шунда, беренче көннәрдә эшнең рәтенә төшенә алмый йөдәде ул. Башка, бүлектән китерелгән дуңгызлар да, үч иткәндәй, яңа абзарны, яңа хуҗаны чит иттеләр. Алариы фермага ияләштергәнче шактый көч һәм тырышлык куярга туры килде. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр фермада булды Галимә, үзашаткычларга концентрат белән печән оны салды, минераль азык кушты, су бирде. Ашасыннар, теләгәнчә су эчсеннәр, тизрәк симерсеннәр генә — Галимәнең бөтен теләгәне әнә шул иде, кышкы айларда да ул һәр дуңгызның тәүлеккә 500 граммга кадәр артуына иреште.
КПССныц XXII съездына — илебез һәм партиябез тормышындагы бу тарихи вакыйгага Галимә шәхси хезмәт бүләге хәзерләргә, съезд ачылу көненә кимендә 2500 дуңгыз симертеп тапшырырга сүз бирде. Шуңа күрә ул тагын да дәртләнебрәк, тагын да тырышыбрак эшли башлады.
2
Николай Колясев, атын күндәм генә атлатып, утар капкасы янына килеп туктауга, аның каршысына кулына чиләк тоткан Галимә килеп басты. Азык ташучы егет аның сораулы карашыннан нидер төшенде булса кирәк:
— Әйе, концентратны тагын да киметтеләр, — диде ул, кулындагы чыбыгы белән арба төбендәге капчыкка күрсәтеп. — Монысын да ике көнлек дип кисәтеп куйдылар...
Галимә концентратны киметәчәкләрен болай да сизенә һәм үзе дә шул ук фикердә иде. Әмма ишле терлек арасында төрле хәл була бит. Әнә олы гына бер дуңгызның инде ике атна буе аягы авырта. Галимә аны көтүгә дә җибәрмичә, ветфельдшердан дарулар алып көн саен ул кушканча дәвалады. Менә шундый очракларда терлекләргә концентрат та күбрәк кирәк.
— Ярый, Коля, рәхмәт! Булганына бик канәгать, — диде Галимә, арбадан капчыкны алып. — Әнә анда, яр буенда, кычыткан җыеп куйган идем. Шуны гына китереп ташлачы бирегә...
Ул, авыз эченнән нидер көйләп, дуңгызларга азык хәзерләргә кереште...
Көн иртәдән бирле аяусыз кыздыра. Лагерь буендагы чокыр-чакырларда калган язгы су күзгә күренеп парга әйләнә. Шоссе буйлап үткән машиналар артыннан күтәрелгән тузан һавада асылынып тора.
Менә эсселектән әлсерәгән дуңгызлар көтүлектән кайтып керделәр һәм чабыша-чабыша абзар итәгендәге елгага таба киттеләр.
Галимә кычытканны турап, аңа бераз концентрат сипкәләп улакларга салды да яр буена килде.
Кинәт аның йөрәге жу итеп куйды: башка дуңгызлар азык салынган улакларга таба киткәндә кечкенәрәк өч дуңгыз су эчендә калган!..
Галимә кулындагы чиләген бер якка ташлады да түбәнгә атылды, суга керде, сыртлары гына күренеп торган дуңгызларны күтәреп алыр
92
га теләде, ләкин дуңгызларның аяклары үзле балчыкка шундый нык баткан, аларны тартып чыгарырга көч җитмәле түгел иде.
Кыз тырыша, үзе дә сазга буялып бетә. Ниһаять, ул колак төпләренә кадәр пычранган өч дуңгызның икесен ярга алып чыга. Ә берсе
Фермада эшли башлавына инде бишенче ай китте, дәүләткә 600 дән артык дуңгыз симертеп тапшырды, ләкин Галимәнең мондый авыр хәлгә калганы юк иде. Моңарчы бер генә терлеге дә үлмәгән иде аның.
Менә ул, бригадирны тизрәк күрергә ашыгып, үзәк усадьбага юл тотты. Аяклары тигез урында да сөртенде аның, су эчендә тыпырчынган әлеге дуңгыз һаман күз алдыннан китми, үлмәгәндер, саздан чыгарга теләп, һаман тыпырчынадыр шикелле иде.
Галимәнең шелтәле сүзләренә бригадир нәрсә дисен, үзенең гаебен танымыйча булдыра алмады ул. Әйе, яр читенә чыбык түшәтик, дуңгызларның батып үлүе ихтимал дип Галимә ничәмә-ничә әйтте. Башка эшләр ыгы-зыгысына бирелгән бригадирның моңа кулы җитмәде, эшне һаман сузып килде.
Менә шуңа күрә дә ул бүген Галимә алдында тирән көрсенеп куйды һәм бу эшне иртәгә үк башкарырга сүз бирде. Шулай да моның белән генә Галимәнең күңеле тынычлана алмады. Ничек тынычлансын: бер дуңгызны югалту, ныклабрак уйласаң, бер центнер итне җилгә очыру дигән сүз бит ул! һәр дуңгызның тәүлеккә берничә йөз граммлап артуы өчен көрәш тә ярты сәгать эчендә ничәмә килограмм итне югалт.
Ашаганы аш булып ятмады ул кичне Галимәнең. Шәмсеҗиһан апа да борчуга төште.
— Ни булды, кызым, бер дә ашамадың ич, — диде ул кызына.
Галимәнең елыйсы килеп китте. Башка чагында шатлыгын-кай- гысын әти-әнисе белән уртаклашкач, бүгенге вакыйганы да аларга сөйләми мөмкин түгел иде.
— Булмас, әни, кеше алдында хурлыкка гына калырмын ахыры, — диде Галимә, күз яшен тыя алмыйча.
— һай, ни сөйлисең, кызым, ни булды?
Шәмсеҗиһан апа кызының бу арада тартылып киткән түгәрәк битеннән сөеп алды: Галиядән, ике яшькә олы апасыннан да уздырып җибәргән иде шул төпчек кызы.
Галимә вакыйганы сөйләп бирде, йөзе борчулы, йөрәге сызланып тибә иде аның.
Заманында кулында балта уйнатып, совхозда күп кенә терлек каралтылары төзегән, ә хәзер, яше олыгаю сәбәпле, ялга чыккан Юныс ага да сүзгә кушылмый булдыра алмады.
— Алай күңелне боектырырга ярамый, — диде ул, кулындагы газетасын читкә куеп. — Бүредән курыксаң, урманга барма дигәндәй, ул кадәр борчылу кирәкми. Ишле мал бит, төрле чак булыр... Директорга, Григорий Никифоровичның үзенә, әйтеп кара, ул тизрәк хәл итәр.
Башка көннәрне Галимә кичен клубка барып, я лекция-доклад тыңлап кайта, я кино карый торган иде. Әмма бүген күңеле үсмәде, тизрәк йокларга яту ягын карады. Ләкин күзләре йомылырга теләмәделәр. Төрлесен уйлады ул. Юк, чигенергә ярамый, әтисе дөрес әйтә, бүредән курыксаң, урманга барма... Барысы да шома гына үтмәячәген белеп килде бит ул фермага эшкә, кыенлыклар алда да булыр. Ә аларны җиңә белергә, кыю торырга кирәк.
3
Уңганлыгы, осталыгы белән Галимә тиз арада совхозда гына түгел, бөтен районга танылып өлгерде. Аның янында район колхозларының дуңгыз караучылары еш булалар, эше белән танышалар, киңәшәләр.
93
Галимә аларга үзенең тәҗрибәсен җентекләп сөйли. Менә лагерьга «Рассвет» колхозы председателе Фәез Җамалиев килде. Симертүдәге дуңгызларның концентратны ашамауларыннан зарланды ул, Галимәдән киңәш сорады.
һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле Галимә башта председательгә карап көлемсерәде, аннары:
— Концентратны күп бирәсезме әллә? — дип җавап кайтарды. — Итегез кыйммәткә төшәр бит. Без инде концентратны күптәннән бик аз биреп киләбез.
— Алайса ничек ул кадәр тиз симерәләр соң? — диде председатель, берсеннән-берсе дәү дуңгызларга сокланып. — Алдашасың, Галимә, концентрат бирми генә симермәгәннәрдер болар.
Галимә тагын көлемсерәп куйды һәм председательне азык салынган улаклар янына алып килде.
— Ышанмасагыз, әнә карагыз, туралган кычыткан, үлән, күрәсез, концентрат бөтенләй юк диярлек бит.
Председатель Галимәнең эшен, аннан да бигрәк үз хезмәтен яратып башкаруын, җитезлеген ошатты һәм файдалы киңәшләре өчен аңа рәхмәт әйтте.
Җәй үтеп бара. Кырлар игеннәрдән бушады. Лагерь яныннан еракка, Ык буена таба сузылып киткән үзәнлек һәм бөдрә таллар алтынга манылды. Көз якынлашкан саен Галимәнең дә эше күбәйде. Симертүдәге дуңгызлар һаман арта. «Ит фабрикасы»ниан һәр квартал саен дәүләтнең кабул итү пунктларына йөзләрчә баш дуңгыз озатыла. Менә тагын 600 дән артык дуңгыз симертелде.
— Булдырдың, Галимә Юнысовна! — дип кулын кысты аның совхоз директоры Григорий Никифорович Чигвинцев. — Съезд хөрмәтенә алган йөкләмәңне арттырып үтәдең. Бер үзең 2.884 дуңгыз симерттең. Молодец!
2.884 баш дуңгыз! Бер центнер дуңгыз ите планда күздә тотылган 50 сум урынына 38 сум чамасы гына булды. Әйе, мондый хезмәт куйган кешене бүгенге көн батыры дими нәрсә диярсең.
4
...Ничек кенә тырышса да, Галимә дулкынлануын баса алмады. Киресенчә, сулышка иркенлек, күңелгә сүз белән әйтеп бетергесез олы шатлык бирүче бу мәһабәт залга һәм тирә-ягындагы кешеләргә күз салган саен йөрәк тибеше һаман көчәя барды аның. Ничек шатланмасын, ничек канатланмасын! Әнә исемнәре бөтен дөньяга яңгыраган Гагарин, Титов, әиә моңарчы газеталарда басылган рәсемнәре буенча гына таныш булган хезмәт батырлары — В. Гаганова, М. Рожнева, А. Гиталов, инженерлар, эшчеләр, артистлар, язучылар... Галимә, гади совхоз кызы, дуңгыз караучы Галимә, алар арасында, алар белән бергә илебездә коммунистик җәмгыять төзүнең бөек программасын тикшерүдә һәм кабул итүдә катнаша.
Галимә уйга бирелмәскә тырышып карады. Буламы соң, күңел дигәнең сиздерми генә үз ташкынына ияртми каламы соң ул? Сөекле Татарстан... Туып үскән җир... Воровский исемендәге совхоз" Ул симерткән меңнәрчә баш дуңгызлар. Аңа зур ышаныч белдереп, КПССның XXII съездына делегат итеп сайлаган Татарстан коммунистлары... Чәчләренә чал төшкән әтисе һәм әнисе.
— һай, кызым, чынмы соң бу! Мәскәүгә китәсеңме, әти-әниең булмаган җирдә буласыңмы? Рәхмәт әйт шушы кадәр олылаулары өчен, мең-мең рәхмәтләр әйт...
Галимә сискәнеп башын күтәрде. Зал көчле алкышларга күмелде. Трибунада — Никита Сергеевич Хрущев... Галимә аяк үрә басты,
шатлыктан нурланган күзләрен алга текәде. Кул чапты, аяк очлаоы- на басып, уч төпләре кызышканчы кул чапты, гомерендә беренче мәртәбә кичергән бу онытылмаслык минутларда йөрәге тышка чыгардай булып типте. «Рәхмәт, рәхмәт!..» дип пышылдады Галимә авыз эченнән.
...Съезд бара. Башка делегатлар кебек үк Галимә дә иптәш Н. С. Хрущев докладын йотлыгып тыңлый. Программа... Бу сүздә никадәр зур мәгънә! Юк, Галимә әле аз эшләгән, ә бит якты киләчәкне тизрәк якынайту өчен илебез алдына, совет кешеләре алдына никадәр олы бурычлар куела. Галимә өчен, Галимә кебек меңнәр, миллионнар өчен хезмәттә яңа дәрт уятучы, тырыш хезмәткә өндәүче, беләккә көч бирүче бөек Программа бу!
...Съезд бара. Бу көннәрдә совет кешеләренең, бөтендөньяның игътибары Мәскәүгә, съезд барган шушы зур сарайга текәлгән.
— Ышанабыз: гасырлар буена хыял гына- булып килгән коммунистик җәмгыять төзелер!
Съезд делегатлары, якты киләчәккә юл сызган Ильичның оныклары, бүген бердәм рәвештә әнә шулай диләр. Галимә дә шул ук сүзләрне кабатлый.
Съезд тәмамлана. «Максатыбыз ачык, бурычларыбыз билгеләнгән. Эшкә, иптәшләр! Коммунизмның яңа җиңүләре өчен!» — Съездны япканда Н. С. Хрущев тарафыннан әйтелгән бу сүзләр Галимәгә дә көчле тәэсир иттеләр. Поездда кайтканда да, самолетта очканда да һәм менә бу көннәрдә, совхоздашлары, райондашлары белән очрашканда, аларга съездда алган тәэсирләре турында сөйләгәндә дә әнә шул ялкынлы чакыруны кабат-кабат хәтеренә төшерә Галимә.
* ‘ *
Тирә-якны ак юрганга төреп яуган кар Галимәнең аяк астында шыгырдый, һава чиста, күкрәк иркен сулый, йөрәк көр тибә.
Галимә фермага таба атлый. Анда аны терлекләре көтә. Алда никадәр эшләр, партиябезнең тарихи XXII съезды билгеләгән никадәр зур бурычлар! Бөтен илебез, бөтен халык коммунистик җәмгыятьнең якты бинасын төзү өчен олы көрәш башлады. Совхоз кызы, дуңгыз караучы Галимә Вәлиева да бу көрәштә үз урынын билгеләде, элеккечә ул аның алгы сафында бара, илебездә терлекчелек продуктлары муллыгын булдыру өчен армый-талмый хезмәт күрсәтә.
Минзәлә районы.