Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛӘР

БЕР ТЕЛӘК
Л*айчакларны җыелышларда кулланырга
Шундый төгәл бер аппарат булсын иде: Санаган
күк электрны киловаттлап, һәр мең сүзне ул
исәпләп торсын иде. Куеп шуны ораторлар
авызына, Салсаң иде мәгълүм түләү һәр мең
сүзгә... Кыскартырга җыелышларның
озынлыгын Ул, һичшиксез, ярдәм итәр иде
безгә!
КАДАК ҺӘМ ЧҮКЕЧ
Мәсәл
актанган бер Кадак, Ташка кереп
җиткәч: — Күрдегезме, — диеп, — Нинди
мин көчле!
Әйткән кемдер шунда:
— Ә син, иптәш, Онытасың нигә Чүкечне?
МӘКАЛЬ
^гәр дә чын булса иде «Имеш», Авызда ук
үсәр иде җимеш!
БЮРОКРАТНЫҢ КАБЕР ТАШЫНА
(Алгы ягын а)
Аһламагыз юкка, әй дуслары, Исмен күреп
ошбу тактада: Ул ишетми берни. Ә аһ-зарны
Ишетмәде исән чакта да!
(Арткы ягына)
Нишли икән җаны мескеннең, дип,
Жәлләмәгез сез аны:
Җир өстендә йөргәндә үк инде Юк иде аның
җаны!
153
ГАЛИМҖАН НАСЫЙРОВ
ГРОСС БУЛМАГАН МАСТЕРГА
Ул бик йомшак шахматчы дип, Сөйләмәгез
юкны;
Ботвинниктан ким ясамый
Иң беренче ходны.
БАШ
Нигә салсын: ул баш Бары тик баш киеме
Кияр өчен булгач.
МИҢЛЕКӨЯ
<9шләмәсә дә
Коверкот кия.
Шулай шул:
Көя
Яхшыга тия.
ҮЗЕНЧӘ СУКАЛЫЙ
Тешләр сызлый, ит тә ашап
булмый...
Ярдәм сорап килдем фельдшерга.
«Минем тешләр исән, син аң бул, ди,
Әтәчнең, ди, картын китермә».