Логотип Казан Утлары
Шигърият

СӘГАТЬ САЕН ШАУЛАП ПОЕЗД ҮТӘ


көтә
Литәсем булса бер җиргә, Омтылам, канатланам. Кырларны, яшел кырларны Күз алмый карап барам.
Авыллар, таныш авыллар — һәммәсе якын миңа. Яңгырын, карын яратам, Битемне борам җилгә.
Кичке як. Кемдер моңаеп, Җыр суза озын көйгә. Бер әби мине чакыра: — Рәхим ит, минем өйгә! Кермичә ничек китәсең. Эндәшә, улым, диеп, Утыр, дип, урын күрсәтә, Аркамнан сөеп-сөеп.
Самовар куеп җибәрде, Күмере каенныкы.
Сорасам яхшы түгел лә, Бу кемнең изге йорты?..
Ничә яз, ничә көз үткән, Сугышның беткәненә.
Ул һаман шулай сагынып Үз улын көтә менә!
егетнең сүзе бер булыр, Ир күңеле шуңа көр булыр.
Ир булып та сүзең тотмаса Кая барса шунда хур булыр
Сәгать саен шаулап поезд үтә, Лк каеннар тора тын гына. Тәрәзәдән, ачык тәрәзәдән Ишетелеп кала жыр гына.
Сәгать саен шаулап поезд үтә, Көтеп алам, калам озатып. Ярый әле бу соңгысы түгел, Торам шуңа күңел юатып.
Сәгать саен шаулап поезд үтә, Күзләремне алмыйм юллардан.
Сагынуның чуты-чамасы юк. Рәхәт миңа татлы уйлардан.
Сәгать саен шаулап поезд үтә, Юллар, юллар ерак сузылган. Гомеремнең шау чәчәктә чагы Аның белән бергә узылган.
Сәгать саен шаулап поезд үтә, Нишләр идек, юллар булмаса. Аерылышу, сагынып күрешүләр Үлмәс җырдай матур лабаса.
Сөю мәңгелек
хәзинә,
Сөю мәңгелек ялкын.
Үзеңне ихтирам итсәң, Сакла син сөю хакын!
МИЛӘШЕМ
(Җыр)
”й артында миләшем, Кызарып пешкән чагы. Көзге кырпак кырауның Көн саен төшкән чагы.
Сүз куешкан идек без Күрешергә кич белән. Көндез кебек бөтен җир, Яхшы түгел кешедән.
Ачуым килде айга, Чыкмый калмый көн саен. Болай булса без ничек Уздырырбыз көз аен.
Шул вакытта миләшем: — Килегез, ди, бирегә.
Борчылмасын егетең, Ышыклармын сезне дә.
Өй артында миләшем, Кызарып пешкән чагы.
Ай яктысы югалды, Безгә ни кирәк тагы.
САГЫНДЫМ МИН -/^ендем дә мин биек кыяларга, Итәгенә бастым болытның. Аста гөлләр, Ә биредә салкын, Кулларымны өреп җылыттым.
Мин бу якка, эчем пошканлыктан, Сәяхәтче булып килмәдем.
Лермонтов һәм Пушкин җыры аша Сагындым мин Кавказ җилләрен.
Түбән карыйм, Анда күгәрченнәр Кәрнизләргә кунып гөрлиләр. Ә кешеләр кыя түбәсенә, Кошлар менмәс җиргә үрлиләр.
Карыйм, карыйм зәңгәр ераклыкка Рәхәтләнеп кыя башыннан. Әйтерсең лә шушы биеклектән Поэзия күге ачылган.
Мин бу якка, эчем пошканлыктан, Сәяхәтче булып килмәдем.
Лермонтов һәм Пушкин җыры аша Сагындым мин Кавказ җилләрен.