ОКТЯБРЬГӘ КАДӘРГЕ ЧОР ТАТАР ХАЛЫК ҖЫРЧЫЛАРЫНЫҢ ҖЫРЛАУ «ТЕХНИКАСЫНЫҢ» КАЙБЕР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
«Без һәрбер милли культурадан аның тик демократик һәм социалистик элементларын гына алабыз, аларны тик һәм һичсүзсез һәрбер милләтнең буржуаз культурасына, буржуаз милләтчелегенә капма-каршы итеп алабыз».
(В. И. Ленин, Әсәрләр, 20 том, 4 басма, татарча тәрҗемә, Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел, 9 бит.)
өек Октябрь социалистик революциясенә кадәр татар халкының системалы рәвештә эшләп килгән һәм чын мәгъ-нәсендәге профессиональ җырчылары булмаган Ч Патша самодержавиесе шартларында реакцион мөселман руханилары һәм буржуа милләтчеләре халык иҗатын һәр- төрлечә кысып килгәннәр.
Буржуаз интеллигенциянең «югары катлавы», панисламистлар татар хезмәт иясе халкының алдынгы прогрессив иҗатына көнчыгыш фео-дализмының реакцион тенденция-ләрен каршы куйганнар. Алар ха-лыклар арасында дошманлык чәчә торган дини-мистик мөнаҗәтләрне популярлаштырырга тырышканнар, татар халкына уңай тәэсир итә торган революцион демократик идеяләрне һәм хезмәт ияләрендә якты киләчәккә өмет уята торган алдынгы фикерләрне алып килгән бөек рус халкы белән дуслыкка аеруча нык 5 1905 ел революциясе тәэсирендә Россиянең төрле шәһәрләрендә татарча концертлар оештырыла башласа да, алар эпизодик характерда — ара-тирә генә була килгәннәр. Ул концертларда Ф. Латыйпов, Мирфәйзи, Ф. Гумерова һ. б. катнашканы билгеле.
6 Гыйна — җыр.
7 Әрвах — җан.
8 Тәгам — азык, аш.
9 И ш б а х — туклык.
10 Фәһем — уй, фикер.
11 Җөбен — йөрәксез, куркак.
12 К а ю м Насыйри, Сайланма әсәрләр, Таткнигоиздат, 1956 ел, 392 бит.
’Габдулла Тукай, Әсәрләр дүрт томда, 2 том, Таткнигоиздат, 1955 ел, 243 бит.
комачаулаганнар.
Рус халкы белән татар халкының дуслыгын ныгыту өчен бик күп көч куйган татар мәгърифәтче галиме Каюм Насыйри үзенең «Фәвәкиһел җөләса» исемле энциклопедик хез-мәтенең «Җыр һәм музыка» дигән бүлегендә, реакцион мөселман ру-ханилары белән бәхәсләшеп, яхшы җырның кешенең эшчәнлөген күтә-рүен күрсәтеп болай ди: «...хәкимнәр әйтмешләрдер ки, гыйна 5 6—әр-вахның7 азыгыдыр, ни тәкки, тәгам8 — ишбахиың 9 азыгыдыр. Фәһемне10 саф кылыр, зиһенне нечкәртер, табигатьне йомшартыр, мәр- хәмәтлене мактатыр, җөбенне11 бә- һаландырыр, саранны юмартланды- рыр димешләр» 12.
Рус җирендә без әсәрле, эзле без, Тарихында бер дә тапсыз көзге без. Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып... һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. Без сугышта юлбарыстай көчлебез.
Без тынычта аттан артык эшлибез13,—
Б
123
Дип җырлаган һәм татар халык Җырларын гыйльми өйрәнүгә нигез салган бөек Тукай сүзләре белән татар хезмәт ияләре үзенең иң яшерен өметләрен әйтеп биргән.
Ләкин хезмәт ияләре һәр яктан Да социаль-экономик һәм политик изелеп килгәннәр. Тукайның «Золым» дигән шигырендә бу хәл бик үткен сурәтләнә:
Мескен фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың, Аһ-зарыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың; Көчләү сине сарих1 золым иман белән; Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың14 15.
Хезмәт ияләренең изелүен, ислам дине кануннары нык беркеткәннәр; алар кешенең дәрәҗәсен кимсетеп, хурлап килгәннәр. Мәсәлән, коръәндә: «Кычкырып сөйләү акылсызлык билгесе, елмайганда тешләреңне күрсәтмә; Иблисне куандырма!»— диелә. Шулай итеп, халык боегып сөйләшергә, авазларны теш арасыннан кысып кына әйтергә гадәтләндереп киленгән.
Реакцион мөселман руханилары эзәрлекләгәнгә күрә, халык җыр-чылары тар даирәләрдә генә, бик аз кеше арасында гына, анда да әкрен генә җырларга мәҗбүр булганнар. Шуңа күрә җырчының тавышы оа- сынкы булган, җырчылар авыз эчен-нән генә җырлаганнар. Бигрәк тә ха-тын-кызлар акрын гына, анда да киндер сукканда, кием-салым тек-кәндә, чигү чиккәндә генә җырла-ганнар. Хәтта татар халык җырла-рының үзләрендә үк «җырласаң акрын җырла...» дип искәртеп куелган. Бары тик аерым очракларда гына (җыеннарда, сабан туйларында, никрутларны озатканда һ. б.) кычкырып җырлауга юл куелган.
Буржуаз интеллигенциянең «югары катлавы» халык иҗатына Һәм халык җырчыларына кимсетеп, мыскыллап караган, халык җырлары культуралы дөньяга аңлашылмыйлар һәм аларның бернинди дә художество кыйммәтләре юк дигән фикердә торган.
Менә шушы «примитив» саналган җырлар, гади, садә генә, ләкин күңелгә үтеп керә торган көйләр эчтәлекләре буенча да, шулай ук формалары буенча да халыкның шатлыгын, кайгысын, зарын, моңын, сагышын гаҗәп бер көч белән әйтеп биргәннәр. Изелеп, хокуксыз яшәгән, ләкин азатлык сөйгән хезмәт ияләренең авыр тормышын сурәтли торган шул моңнарны халык арасыннан чыккан җырчылар чын
«ЭҢГЕР-МЕҢГЕР»
14 Сарих — ап-ачык.
15Габдулла Тукай, Әсәрләр дүрт томда, 2 том, Таткнигоиздат, 1955 ел, 174 бит.
к. Хайбуллин тапшырган.
Andante
А. Ключарев язып алган.
«Татар халык җырлары» (Казан, 1941 ел, 138 бит) җыентыгыннан китерелә.
124
«КӨЗГЕ ҖИЛЛӘР».
мәгънәсендә бирелеп үтәгәннәр. Шул үрнәкләрдә халык җырчыларының осталыгы үсә барган.
Хезмәт ияләренең оптимистик һәм бик үзенчәлекле җырлау культурасы мондый авыр шартларда, билгеле, профессиональ дәрәҗәгә кадәр күтәрелә алмаган. Ләкин халыкның вокаль иҗаты шулай да үскән һәм телдән телгә, бер буыннан икенче буынга күчә барган. Халыкның һәрбер яңа буыны үз заманы өчен кыйммәтле һәм аваздаш булган нәрсәләрне сайлап алып, эшкәртә килгән. Шулай, мә-сәлән, революция алдындагы еллар-дагы татар халык җыры иҗатының поэтик текстына социаль тигезсез-леккә каршы протест темалары үтеп керә башлаган. Алардан Г. Тукайның халык көйләренә иҗат иткән шигырь-җырларыннан «Көзге җилләрле, «Зиләйлүк» көенә язылган «Эштән чыгарылган татар кы- зына»ны һ. б. күрсәтергә мөмкин. Ул җырларда шагыйрь ике дөньяны: туклар һәм мәсхәрә ителгән ачлар дөньясын бик ачык сурәтли.
А. Измайлова җырлаган.
А. Эйхенвальд язып алган.
Сузып җырлана
Мәкалә авторы репертуарыннан.
«ЗИЛӘЙЛҮК»
«Татар халык җырлары» (Казан, 1955 ел, 72 бит) җыентыгыннан алынды.
125
Музыкаль культура турындагы тарихи мәгълүматлар бу очракта да, бик примитив хәленнән алып үсешенең иң катлаулы баскычына кадәр булган барлык чорында да музыканың бары тик күңел ачуның бер формасы гына булып калмавын, бәлки барлык халыкларда да тормыш шартлары белән, җәмгыятьнең социаль-экономик һәм политик шартлары белән тыгыз бәйләнештә булганын раслыйлар.
Халык җырларын Г. Тукай «хал-кыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рушан көзгеседер. Бу бертөрле сихерле көзгедер» \ ди.
Татар телендә халык вокаль үтә-леше, башлыча, ялгыз җырлау (соло) рәвешендә үсә барган; коллектив җырлау бик сирәк очраган, күп тавыш белән җырлау бөтенләй булмаган. Бары тик руслар, татарлар һәм чувашлар катнаш яши торган авылларда гына кызларның күмәкләшеп унисонга җырлаган җырларын ишетеп булган, һәм шул җырлар рус халкының бай вокаль культурасының уңай йогынтысында татарларда да акрынлап хор белән җырлау керә барганын күрсәтә.
Күпчелек хәлдә музыка коралы ярдәмен нә 11 башка җы р л а га и н а р; тик кайчакта гына курай яки гар- моньга, бик сирәк хәлләрдә генә башка коралларга ияреп җырлаганнар.
Монда курайның яңгырашы ягын-нан флейтага яки көтүче быргысына якын булуын әйтергә кирәк. Курайның тавышы җырчының тавышына яраклаша дияргә була. Шуңа күрә курайның унисон яңгырашы җырга контраст кертмәгән, бәлки аның белән бергә кушылган.
Халык җырчылары музыкаль язу-ны—нотаны бөтенләй белмәгәннәр. Шуңа күрә алариың «даими» бил-геләнгән тавыш югарылыгы эталон-нары да булмаган16. Халык җырчысы үзенең ишетү-көйләү сәләтенә һәм музыкаль хәтеренә тулысынча таянып эш иткән.
Әмма, хаким сыйныфларның му-зыка язуларыннан файдаланганнар. Музыка сөючеләр рус шәһәр фольк-лоры тәэсирендә җырлар язганнар. Безнең көннәргә килеп җиткән һәм элементар гармония эшләнешендә булган материаллар арасында дини, сатирик һәм лирик җырлар бар. Алар киң халык массаларына билгеле булмаганнар. Түбәндә шулардай берсе китерелә. Рояльгә ияреп җырлана торган ул җырны һәвәскәр музыкант язган, тексты халык җыры стилендә.
Алдынгы рус интеллигенциясе (телчеләр, тарихчылар, археологлар,
«КЫЗЛАРНЫҢ КҮМӘК ҖЫРЫ»
Р. Филиппов язып алган.
Акырын гына
1 Габдулла Тукай, Сайланма Әсәрләр дүрт томда, 2 том, Тат- книгоиздат, 1955 ел, 262 бит.
16 Монда лад үзенчәлекләре тикшерелми.
Казан губернасының Тәтеш һәм Цивиль өязләрендә язып алынган «Татар-чуваш Җырлары» (Казан, 1915 ел) җыентыгыннан алынды.
126
этнограф-музыкантлар һ. б.) татар
халкының к ул ьту расын үстер ү гә бик
зур хезмәт куйганнары билгеле. Рус
галимнәреннән В. А. Богородицкий, Н.
Ф. Катанов, С. Г. Рыбаков, Г. А.
Филиппов һ. б. татар халык көйләрен
нотага язып алганнар һәм XIX йөздә
һәм XX йөзнең башында басылып
чыккан ул җыентыклар бүгенге көндә
дә кыйммәтләрен саклыйлар.
Татар телендәге халык вокаль
үтәүчелегендә башка халыклар өчен дә
хас була алган һәм бер-берсе белән нык
бәйле сыйфатларны җиңел сизәргә
була. (Монда шуны әйтергә кирәк —
һәр халыкта ул сыйфатлар үзенчә
гәүдәләнә.) Ул сыйфатларның
кайберләрен худо- жество-техника
алымнары ягыннан тикшереп үтү
файдасыз булмас.
1. Аваз төзү турында. Халык җыр-
чылары авазны, башлыча, урта ре-
гистрда, сөйләм теле күләмендә тө-
зегәннәр. Алар шуңа күнеккәннәр һәм
шулай җырлауны уңай күргәннәр.
Алар авазларын йомшак кына
яңгыратып, әкрен генә пышылдауга
күчә торган рәвештә (нюанс рә-
вешендә) җырлаганнар.
Татар халык җырларын җыйган һәм
үзе дә җырларга яраткан Г. Тукайның
фикерләре бу яктан әһәмиятле. Ул
татар халык җырларын калын тавыш
белән, мөмкин кадәр көчләнеп һәм
авызны бик зур ачып җырлау бер дә
килешмәгәнен, татар җырларын
йомшак тавыш белән җырларга кирәк
икәнен, җырлаганда иреннәрнең
мөмкин кадәр аз аерылырга тиешлеген
әйтә.
Халык җырчыларының тавышлары
унике аваздан артмаган һәм, башлыча
до, ре, ми, соль, ля авазлары рәтеннән
торган кыска диапазоннан үсә торган
булган. Алар шул ук вакытта тавыш
диапазоныннан тигез
файдаланмаганнар. Мәсәлән, баш һәм
күкрәк регистрындагы чик авазлар
гадәттә узып китүче авазлар булган;
аларга тавыш белән чак-чак кына
кагылып үткәннәр. Диапазонның чик
авазларына килеп җиткәч, җырчы тиз
генә үзе күнеккән урта регистрга кире
кайта торган булган. Моны мисалда
күрсәтү өчен хәзер дә халык арасында
да, шулай ук профессиональ үтәүдә дә
популяр булган берничә җырны
китереп үтәбез.
Халык җырчылары аваз төзү
практикасында тавыш ярыларының
«тигез тоташуы» белән каты сөйләм
атакасын кулланганнар. Бу чакта
яңгыраш «ачык» характер алган; ул
бугаз, мускулларның киеренкелегенә
нигезләнгән. Бу рәвештә җырлау
«манерасы», билгеле, тавышның көчен
һәм диапазонын арттыруга ярдәм итә
алмаган. Җырчылар сулыш алу
процессын бугаз һәм резонаторларның
эше белән кординациядә алып бару
алымына төшенеп җитә алмаганнар
әле.
Халык җырчылары сулыш алуда
күкрәк (умрау сөяге) тибын кул-
ланганнар, шуның белән бергә алар-
ның тавышлары обертоннарга бай
булган.
Дини мөнаҗәтләрне җырлаучы һәм
коръән укучылар — «коръән
хафизлар» тирән сулыш алып җыр-
лаганнар, ягъни урта регистрдан баш
регистрга күчкәндә өлешчә аваз
төзегәндә баш резонансны
кулланганнар, бу хәл авазга беркадәр
«гөмбәзле яңгырау» төсе биргән; шуңа
карамастан, яңгыраш аларда шулай да
«ачык» булган. Андый җырчыларның
кайберләре, баш регистрда аваз төзи
алмаганга, җырлаганда гына түгел,
хәтта сөйләгәндә дә гыңкыш тавыш
белән сөйләргә мәҗбүр булганнар.
I К һ, ■ -] s. , .
п Г' * -
г г г
*1 г ---- п -п ’I
АКЪ АТЫМ, АРГЫМАГЫМ».
М. Дебердеев музыкасы.
Салмак
Ак а-тым,ар - гы-ма-гым, мин киткәч каи-гыр-матым ...
127
Г. Тукай схоластик мөселман мәд-
рәсәләре шәкертләрен тәнкыйть итеп
мондый «җырчылардан» бик ачы көлә.
2. Импровизация күнекмәсе ту-
рында. Халык җырчыларының вокаль
«техникасы» турында сөйләгәндә,
аларныц импровизация оста-
лыкларына тукталу урынлы булыр иде.
Бер үк татар халык җырларының
төрле вариантларда җырлануы алармы
бизәкләүдә үзенчә бер традиция яшәп
килгәнен күрсәтә.
Еш кына хәлләрдә музыка коралы
булмау, музыка коралыннан башка
җырлау халык җырчысына бик иркен
импровизация ясарга мөмкинлек
тудырган. Билгеле, импровизация
осталыгы һәрбер җырчының
индивидуаль сәләтенә бәйләнгән.
Ләкин һәрбер халык җырчысы җырга
үзенең музыкаль буявын сала барган
дип бер дә шикләнмичә расларга була,
һәрбер фразада яки тактта җырчы
форшлаг, триола, квинтола һ. б. рәве-
шендә яңа өстәмә авазлар кертә алган.
Татар халкының хәзер дә иң популяр
җырларыннан берсе булган
«Галиябану» моның иң күренекле
мисалы. Без бу җырның бик күп
вариантларыннан махсус мәктәп үт-
мәгән өч җырчы башкарган өч төрен
китереп үтәбез.
Халык җырчылары үтәү практи-
каларында көйдә генә түгел, хәтта
поэтик текстта да импровизация
ясаганнар. Мәсәлән, алар сузып
җырлана торган җырларда аерым
сузынкы аваз кертү, шулай ук иҗек
кертү юлы белән җыр текстының
үлчәвен я кыскартканнар, я озы-
«Татар халык җырлары» (Казан, 1955 ел, 82 бит) җыентыгыннан алынды.
«КАРА УРМАН».
М. Мозаффаров эшкәрткән.
«Татар халык җырлары» (Казан, 1948 ел, 20 бит) җыентыгыннан алынды.
128
«ГАЛИЯБАНУ».
Moderate
«ГАЛИЯБАНУ»
А. Исмагыйлов тапшырган. А. Ключарев язып алган.
«Татар халык җырлары» (Казан, 1941 ел, 127 бит) җыентыгыннан алынды.
«ГАЛИЯБАНУ».,
С. Садыйкова тапшырган. А. Ключарев язып алган.
«Татар халык җырлары» (Казан, 1955 ел, 83 бит) җыентыгыннан алынды.
найтканнар. Шулай итеп, жырлана
торган әсәр бу мәгънәдә дә үзгәрә,
яңара килгән.
Без монда «Кәләү Гайшә» җыры-
ның ике вариантын китерәбез. Аның
берсе импровизация алымы куллан-
«КӘЛӘҮ ГАЙШӘ».
«КӘЛӘҮ ГАЙШӘ».
Г. ЛАуснн тапшырган. А. Ключарев язып алган.
«Татар халык җырлары» (Казан, 1941 ел, 99 бит) җыентыгыннан алынды.
9 -С. Ә,- № 1. 129
С. Садыйкова тапшырган. А. Ключарев язып алган.
Мәкалә авторының материалларыннан.
130
ган профессиональ җырчы башка-
руында бирелә, икенчесен җырчы Г.
Мусин халык җырчыларына хас
булганча башкарган; ул җырның
ритмик төзелешен үзгәрткән һәм
өстәмә рәвештә сузык авазлар да
керткән. Аннан соңгы мисалда да шул
ук хәл күренә.
3. Мелодик колоратура турында.
Халык җырчылары тавышлары белән
орнаменталь бизәкләр ясап
җырлаганнар. Билгеле, ул бизәкләрне
теге яки бу күләмдә көнкүреш
әйберләрендәге орнаментикага да
бәйле булганнар дияргә кирәк.
Җырчылар акрын тына җырлап, алар
һәрбер авазга, йомшак кына һәм
интонация белән сыйпап үткәндәй,
тавышлары белән кагылып кына
үткәннәр. Шул чакта алар, объектив
дөньяны пассив күзәткән төсле,
үзләренең тойгыларын һәм
фикерләрен белдерә барганнар.
Шулай итеп, халык җырчылары
катлаулы мелизматиканы үтәргә
күнегә килгәннәр. Нәтиҗәдә вирту-
озлыкка җитә торган һәм бик үзен-
чәлекле мелодик колоратура туган.
Андый бизәкләр, чак кына һәм сы-
гылмалы сулыш алганда, сулышны бик
экономияле файдалану юлы белән, үтә
матур һәм җиңел башкарылган. Җыр
күпме сузып җыр- ланылса, аңардагы
мелизматик бизәкләр дә шул тикле күп
булган. Бу бизәкләр (1/8, 1/16, 1/32,
1/64 һ. б. ш. рәвешендә) кайчакта такт-
та егерме авазга тикле җиткән. Без
монда шундый берничә мелизматик
бизәк мисалларын китерәбез.
Мелодик колоратураны легато
җырлаганнар, ул билгеле дәрәҗәдә
җиңелчә «ыңгырашуга» җитә язган.
Югары ноталардан түбәннәргә
күчкәндә портаменто үтәгәннәр, ләкин
стаккато җырламаганнар.
Мелодик колоратура халык җыр-
чыларында гади бизәк кенә булмаган,
бәлки тәэсир итү чарасы рәвешендә дә
кулланылган. Мелодик колоратураны
үтәү җырчының һәм аны
тыңлаучыларның эстетик зәвыкларына
гына түгел, бәлки әсәрнең жанры һәм
эчтәлегенә дә бәйле булган. Мәсәлән,
тарихи һәм бию җырларында, шулай
ук бәетләрдә
М. Җнһаншнн тапшырган.
«ҖӘМАЛ КӨЕ».
А. Ключарев язып алган.
«Татар халык җырлары» (Казан, 1941 ел, 65 бит) җыентыгыннан алынды.
9*
131
мелизматик бизәкләр бик аз кул-
ланылган. Мәсәлән, Емельян Пугачев
турындагы, 1812 елгы Ватан сугышы
турындагы тарихи халык Җырларында
инде көй күләмендә мелизматика
формасындагы орнаменталь бизәкләр
күренми. Бары тнк җырның соңгы
җөмләсендә генә И4-А=ИА дигән ике
сузык аваз өстәгәннәр, бу җырланган
җырның эчтәлеген читләтеп (өченче
зат исеменнән) раслату кирәк булганга
шулай эшләнгән һәм художество
ягыннан тәэсирне көчәйтү чарасы
булып хезмәт иткән.
Колоратур бизәкләрне кулланганда,
җырчы шулай да озын җырларда да
төгәл бер ритмик сурәт башкарган.
Монда халык җырчыларының төрле
ритмик сурәтләрне бик оста
башкарганнарын, әсәрнең төп
эчтәлеген бик иркен ачып биргәннәрен
әйтергә кирәк. Түбәндә без төрле
ритмик сурәтле мелодия күләмнәрендә
мелизматик бизәкләр үрнәген
китерәбез.
«Кара урман» — татар халкының
озын җырларыннан берсе. Бик популяр
мәхәббәт-лирика җыры булган бу җыр
бик күп вариантларында бүгенге
көннәрдә дә җырланып килә. Башка
озын җырлардан ул беренче тактында
авазлар мелодиянең орнаменталь
бизәкләреннән башка урнашып
яңгырый баруы белән аерыла.
Җырчылар бара-тора мелодик ко-
лоратурага күнегүгә үзгәртүләр кертә
башлаганнар, бу хәл мелодик
колоратураның динамик характер-
p. Сөләйманова тапшырган.
«ТӘЗКИРӘ».
А. Ключарев язып алган.
«Татар халык җырлары» (Казан, 1941 ел, 119 бит) җыентыгыннан алынды.
И. Мусин тапшырган.
«КАЗАН СӨЛГЕСЕ».
А. Ключарев язып алган.
«Татар халык җырлары» (Казан, 1955 ел, 74 бит) җыентыгыннан алынды.
132
«САНДУГАЧЫМ-КҮГӘРЧЕНЕМ».
да булуын раслый. Халык җырчы-
ларында бик киң үскән бу күнегү
шулай өзлексез камилләшә килгән.
/Кырчы алардан иҗади файдаланып,
җырны яңартып үти барган. Җырчы,
шул ук вакытта мелодиянең
нигезләрен бик нык саклаган хәлдә,
аның поэтик эчтәлеген дә тирәннән
хис иткән.
Монда шулай ук тәҗрибә (әсәрнең
интонациясенә үтеп керү) нә-
тиҗәсендә үзләштерелә торган үзенчә
«вибрато»ны — моңны чагылдыра
алмаган җырчыларны халык
аңламаганын әйтергә кирәкXVII. Моң
ул һәрбер халыкка хас нәрсә, ләкин
һәрбер халыкта ул үзенчә гәүдәләнә.
Халык җырын башкара белүчеләр генә
бу сыйфатка ия булганнар.
Халык стилендә мелодик колора-
тураны булдыру бездә профессиональ
үтәүдә бик акрын үзләштерелә әле.
4. Җырлаганда сузык авазларның
төшерелеп калдырылуы һәм өстәлүе
турында. Татар халык җырчыларының
вокаль-художество «техникасының»
без тикшереп үткән сызыкларында
җырчының авазларны әйтү үзенчәлеге
дә ята. Бу үзенчәлекләр җырның
характеры белән үзара нык
бәйләнгәннәр.
Халык җырчылары җырланган
сүзгә бик зур әһәмият биргәннәр.
Ләкин тирән бугаз һәм тел арты сузык
һәм тартык авазлары (бигрәк тә
сүзләрне ишетелмәслек итеп әйткәндә)
бугазның эшенә тоткарлык ясаганнар.
Шуңа күрә халык җырчылары
җырлаганда, сөйләм ор-
1 Без монда җырда «моң»ны үзләште рү һәм
гәүдәләндерү мәсьәләсенә кагыла быз.
XVII Җәя эченә алынган сызыкча (—) аваз булмауны күрсәтә.
фоэпиясен кулланып, аңарга үзлә-
ренең «тәртипләрен» кертә торган
булганнар.
Шулай, мәсәлән, сүзләрдә сузык
авазларның өлешчә яки тулысынча
төшереп калдырылуы җырлауга гади
сөйләм теленнән кергән. «Үртәмәбез,
келмәбез», «гелиең зәңгәре» кебек
сүзләр сузык авазларның өлешчә
төшерелүе мисалы була алалар. Алар
«үртәмәбез, келмәбез», «гелнең
зәңгәре» дип әйтелергә тиешләр.
Түбәндәге мисалларда сузык авазлар
тулысынчатөшереп калдырылу
күренә.
Бу мисалда (128 б.) «атамы» һәм
«икән» дигән сүзләрнең чиктәшле-
гендә «атамы» сүзендә «ы» авазы
төшкән, шуңа күрә ике сүз бергә ку-
шылып «атам(—) 1 икән» дип җыр-
ланган.
«Сандугачым, күгәрченем» дигән
җырның дүртенче һәм сигезенче
тактларында «алма» һәм «агачымны»
дигән сүзләрнең чиктәшлегендә «а»
авазы төшеп калган, шуңа күрә, бу ике
сүзне әйтәсе урында, «алм(—)
агачымны» дип бергә кушып
җырлаганнар.
Халык җырчылары сүзнең башына,
уртасына һәм ахырына, шулай ук ике
сүзнең чиктәшлегендә сузык авазлар
да куша торган булганнар. Бу
җырчының иҗади илһамына бәйле
булган булса кирәк; сүз белән әйтеп
бетерелмәгән хисләр сузык авазлар
өстәү белән бирелгән, ул авазлар
иҗекне һәм сүзләрне җырлап әйтүдә
сыгылмалык тудырган. Халык
җырчылары тартык авазлар килгәндә
вокализацияне җиңе
М. Исхаков тапшырган. А. Ключарев язып алган.
Allegretto
Кис-мим ал - ма (-) га - чым - ны
«Татар халык җырларыэ (Казан, 1941 ел, 150 бит) җыентыгыннан алынды.
133
ләйтү өчен сузык авазлар кертә торган
булганнар.
Сузык авазларны болай өстәү,
мәсәлән, түбәндәге очракларда күренә
килгән.
Беренчедән, ул виртуозларча үтәүне
таләп итә торган метро-ритмик
фактуралар һәм орнаменталь бизәкләр
еш алмашына барган озын Жырларда
эшләнгән.
«Тал башы»—борынгы озын җыр-
ларның берсе. Бу җырның сүзләре
ритмик төрләндерүне таләп итә.
Аңарда җырчы, гәрчә сүзнең мәгънәсе
аны сорамаса да, «с» авазын сыйпап
җырлап үтү өчен, «сөйләшә» дигән сүз
алдыннан өстәмә рәвештә («э») XVIII
авазын керткән. Аннан соң, «әкрен
генә» дигән сүзнең уртасында, «г»
авазын йомшак итеп әйтү өчен, («е»)
авазы кертелгән.
Икенчедәй, үлчәүләре ягыннан
көйнең такт бүленешенә ярашмаган
җырларда «протез» рәвешендә сузык
авазлар өстәлә торган булган.
«Кыйгак-кыйгак»—ул сирәк җыр-
лана торган җырларның берсе. Аңарда
көйнең нигезендә бик матур
орнаменталь бизәкләр бар, әмма
XVIII Өстәмә итеп кертелгән авазлар җәя эчләрендә («о») күрсәтелә.
«ТАЛ БАШЫ».
Г. Мусин тапшырган. А. Ключарев язып алган.
«Татар халык җырлары» (Казан, 1941 ел, 102 бит) җыентыгыннан алынды.
«КЫЙГАК-КЫЙГАК».
«Татар халык җырлары» (Казан, 1941 ел, 63 бит) җыентыгыннан алынды.
134
М. Берг язып алган.
Тиз-тиз, сүзләрен ачык итеп җырлана
X Ч a k - ■ • gg—:= - es
A) 9 1 & ~
Ай был(о) бы -abiWj вай был(о) 6ы- дым,..
Проф. В. А. Богородицкий редакциясендә чыккан «Сигез татар-башкорт җыры» (Казан, 1923 ел, 17
бит) җыентыгыннан алынды.
«КҮМӘК ҖЫР».
Г. Филиппов язып алган.
Акырын гына
л _______ < ______
О - ромсыуы,ти-рян сыу, ти-рянсыуы чынтиряне билдәвдер.
«Казан губернасының Тәтеш һәм Пивиль өязләрендә язып алынган татар-чуваш җырлары»
(Казан, 1915 ел, 2 бит) җыентыгыннан алынды.
ритмның бик күп төрлелеге ул җырны
аеруча оста җырлауны таләп итә. Бу
җырда интонация ягыннан төрлечә
җырланып үтелә торган и, й, е
авазлары булуы кызыклы гына.
«Фирдәвескәй» — кызу темп белән
җырлана торган җырларның берсе.
Аның художество канвасын җырчы,
көйнең үзендә генә түгел, бәлки
җырның сүзләрендә дә импровизация
ясап, иҗади бизи барган. Мәсәлән, бу
җырның өченче һәм җиденче
тактларында, сүз ахырында, рус халык
җыры иҗатыннан күчереп, «да» иҗеге
кертелгән.
Өченчедән, ритм ачык яңгырап
торсын өчен, сүз эченә сузык авазлар
кертелгән.
«Ай былбылым» — ачык яңгы-
рашлы ритм белән җырлана торган
кыска җыр. Аңарда «л» Һәм авазларын
сыйпап җырлап үтү өчен араларына
«о» авазы кертелгән.
Сузык авазларны бу рәвештә өстәү
алымы халык җырларында әле хәзер дә
саклана. Башкорт халык
җырчыларының җырлау практика-
сында да шул ук алым күренә.
Кызларның күмәк җырларында
югары тесситур а да сүзне фонетик
яраштыру вокаль техника өчен кы-
зыклы гына булып тора. Безнең
көннәргә тикле сакланып килгән
Г. Мусин тапшырган.
«ФИРДӘВЕСКӘИ».
А. Ключарев язып алган.
«Татар халык җырлары» (Казан, 1941 ел, 100 бит) җыентыгыннан алынды.
«Ай БЫЛБЫЛЫМ».
Җыр үрнәкләре шуңа мисал була
алалар.
Бу җырда «суы» сүзенең мәгънәсен
көчәйтү өчен «ы» авазы кертелгән һәм
ул сүзне «с (ы)уы» дип әйтә торган
булганнар. Сузынкы авазны шулай
баш регистрда өстәү югары
тесситурада җырлауны шактый
җиңеләйтә.
Бу мәкалә татар халык җырчы-
ларының үтәү осталыкларын бар яктан
да тулы яктыртуны максат итеп
куймый, бәлки татар телендә
профессиональ вокаль үтәүдә җырны
үтәү алымнарының кайсы эле-
ментларын куллану кулай икәнен
ачыклауны гына күздә тота.
Күпьеллык тәҗрибә нигезендә без
татар халык җырларын җырлаганда
түбәндәге алымнарны кулланырга
киңәш итәбез:
1. Халык иҗат иткән җырларны
башкарганда аларның үзенчәлекле
сыйфатларын сакларга кирәк. (Мә-
сәлән, әсәрнең эчтәлегенә тирәннән
төшенү һәм шул эчтәлекне оста гәү-
дәләндерү; көйнең җырчанлыгы;
вариация импровизациясе күнегүләре;
музыкаль-поэтик мәгънәгә яраклы
итеп сузык авазлар кертү.)
2. Аваз төзегән һәм сүзне әйткән
моментта сулыш алу тойгысын
сакларга кирәк. Бу хәл сулыш алганда
авазның нык яңгыравына ярдәм
итәчәк. Бу — аваз ярыларының
кушылуына ярдәм итәр һәм тавыш
бугаздан чыккан кебек яңгырамас, һәм
аваз ярылары йомшак кына
тоташырлар.
3. Авазның башында сулыш «ис-
кәндә» өрү атакасына XIX юл куймаска
кирәк. Андый атака татар телендә
тавышсыз җырлауга китерә һәм
җырчы сүзнең әйтелешен бозарга
мәҗбүр була.
4. Аваз булдыруда барлык компо-
нентларның үзара бәйләнештә хәрәкәт
итүен күзәтергә, «ялпак», бугазда
кысылган яңгыраудан сакланырга
кирәк.
5. Авазның көчен бик куәтле ит-
мәскә, ләкин бик акрын да итмәскә,
бәлки, форсированиегә юл куймас-
'Гази Кашшаф. «Муса Җәлил», Тормышы һәм иҗаты турында очерк, Татарстан китап нәшрияты,
Казан, 1961 ел.
1 Н. С. Хрушев- «Әдәбият һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен».
Таткнигоиздат, Казан, 1957 ел, 26—27 битләр.
тан, кушылып җырлана торган инс-
трумент тавышы күләмендә алып
барырга кирәк.
6. Сүзләрне әйткәндә сузык аваз-
ларны әйтми калдыруга, шулай ук ике
сүзнең бергә кушылуына юл куймаска
кирәк.
Җырлау орфоэпиясе нормаларының
әсәрнең жанрына һәм эчтәлегенә туры
килүенә игътибар итәргә кирәк.
8. Сүзләрне ачык һәм аңлаешлы
итеп әйтергә кирәк, алай эшләгәндә
сузык һәм тартык авазлар җиңел
төзелә: сүзләрне «көйләми, көчләнеп
әйтүдән» сакланырга, өске һәм аскы
тешләр арасындагы тиешле аралыкны
саклап, авызны уртача гына ачарга
кирәк.
9. Мелодия нигезләрендә мелиз-
матиканы, темпны һәм ритмны күзәтеп
үтәргә, кычкырган формада югары
тавыш белән акыруларга, ә җөмләнең
ахырында түбән тавыш белән авазны
«йотуга» юл куймаска кирәк.
Халык җырларын башкаручылар
тормыш тавышлары ярдәмендә тор-
мыш дөреслеген гәүдәләндерәләр.
Бөек Советлар Союзы халыклары җыр
сәнгатенең нигезен тәшкил итә торган
прогрессив сыйфатлар нәкъ шуңа
нигезләнәләр.
Халык җырчылары белән профес-
сиональ җырчылар арасында аерылмас
үзара йогынты яши, димәк, алар бер-
берсен баета киләләр.
Советлар Союзының тугандаш һәм
дус семьясында татар халкының
сәнгате чәчәк атып үсә.
Партиябезнең тарихи XXII съез-
дында бертавыштан расланган КПСС
Программасы җырчылар алдына
коммунизм төзүнең лаеклы
пропагандистлары булу, коммунистик
җәмгыять төзүче совет халкының
бөеклеген җырлау бурычын йөкли. Бу
бурычның намус беләк үтәләсендә шнк
юк.