МӨҺИМ МӘСЬӘЛӘ
ыел, январь аенда, Казанда тәрҗемә мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсе үткәрелә. РСФСР язучылары Союзы идарәсе тарафыннан үткәрелә торган бу киңәшмәгә Россиянең барлык почмакларыннан — Мәс- кәүдән, Ленинградтан, автономияле республикалардан, крайлардан, өл-кәләрдән, кыскасы, Язучылар Со-юзының барлык оешмаларыннан үз-ләренең каләмнәре һәм хезмәтләре белән танылган тәрҗемәчеләр, әдә-биятчылар, тәнкыйтьчеләр килә.
Мондый киңәшмәнең күптән бул-ганы юк иде, ләкин аның кирәклеге бик нык сизелә иде. Киңәшмәдә нинди сүзләр сөйләнер һәм алар нинди юнәлеш алырлар, алар турында алдан әйтеп булмый. Анысын киңәшмә үзе күрсәтер. Әмма анда тәрҗемәләр һәм тәрҗемә принциплары турында фәнни нигездә зур һәм киң рәвештә сөйләшү булачагын ачык әйтеп була.
Бу киңәшмәгә хәзерлек уңае белән мин чуваш халык шагыйре Педер Хузангайның татарчага тәрҗемә ителгән «Дуслар белән» исемле җыентыгын кулыма алдым. Мин аны, моннан бер ел элек, басылып чыгу белән үк укыган идем инде. Бу юлы миңа аның бер шигырен генә хәтергә төшерергә кирәк иде, ләкин мин, вакытымның кысан булуына карамастан, үзем дә сизмичә, китапны башыннан алып ахырына кадәр яңадан укып чыктым, кайчандыр кичергән эстетик ләззәтне яңадан кичердем.
Талантлы бу шагыйрьнең иҗаты белән мин күптән таныш. Аның рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрев күзәтеп барам, яратып укыйм. Ләкин бервакытта да әле мин П. Хузангайның иҗатын бу укудагы кебек тулы һәм ачык итеп күз алдына китерә алганым юк иде кебек. «Юк иде кебек» дип, мин аңлы рәвештә әйтәм. Чөнки үзенчәлекле һәм талантлы язучыларның әсәрләрен кабат укыган саен син аннан яңа мәгънәләр, яңа фикерләр табасын, моңа кадәр сиңа билгеле булып бетмәгән тормышның яңа бизәкләрен, яңа якларын күрәсең, яңа пәрдәләрен ачасың, һәм алар синең күңелеңдә тирән эз калдыралар. Соңыннан син аларны еш кына исеңә төшерәсең, образлары белән сөйлә-шәсең, я авторның оста әйтелгәЕ сүзләрен, фикерләрен күңелеңнән кабатлыйсың, аларның дөреслегенә, матурлыгына һәм тирән мәгънәле- легенә гаҗәпләнәсең. Кыскасы, син әледән-әле шул әсәрләрдәге фикерләр белән яшисең.
П. Хузангайның шигырьләр жы- ентыгы да миндә шундый фикерләр уятты, шундый кызыксыну тудырды.
Менә хәзер, бу минутларда, ша-гыйрьнең җыентыгы өстәлемдә ята. Җыентык тышкы күренеше белән моңа кадәр Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган күп китаплардан бер ягы белән дә аерылып тормый: гади кәгазь, гади оформление, әмма ул үзенең эчтәлеге, шигъри көче, идея сыйфаты, укучыларга ясаган тәэсире белән соңгы елларда чыгарылган уңышлы җыентыкларның берседер дип уйлыйм.
Б
113
Алдан әйтеп куйыйм: мин бу китап турында рецензия язарга җыенмыйм. Аны башкалар, бу эшнең үз осталары эшләрләр. Мин бары бу китапны уку нәтиҗәсендә туган кайбер уйларымны, хисләремне киңәшмә уңае белән уртаклашырга гына телим.
Китап алдымда ята. Битләре ябык. Ләкин аның күңелемдә калдырган хисләреннән әле мин һаман арына алмыйм. Ничектер, мин аның кайбер шигырьләренең мәгънәләрен бөтен күңелем белән тоям, си- зәм. Алар минем күз алдыма җайланып килеп басалар.
Менә «Буран» шигыре... Төн. Буран. Күк йөзен калын соргылт болытлар каплаган. Салам түбәле авыл караңгылыкка чумган. Мин буранның тавышын ишетәм, өздер- геч салкынын тоям. Кар бөртекләре, жил белән уйнап, битемә килеп бәреләләр, якамнан, җиң эчләремнән керәләр... Җил дулый, җил котыра. Җил, керер урын тапмагандай, кар белән бөтерелеп, болдырларга атылып менә, тәрәзәләргә барып бәрелә, салам түбәләрне кыштырдатып уза. Ә өйдә тыныч, җылы. Анда ана карчык орчык эрли, авыз эченнән, чак кына ишетелерлек итеп, теләк тели: «Адашкан бәндәләреңне бураннан коткар, хода. Юл күрсәт, раббем, аларга», — ди. Шагыйрь аңа әйтә:
Белмисең, синең улың да Буранда йөри, әни;
Юл салып юлаучыларга һәм сузып ярдәм кулын, Җырлары белән җылытып, Юлларда яши улың;
Белмисең, әни, бу юлда Елдан-ел читен аңа: ■ Иленә җылы өләшә, Ә үзе суына бара...
Нинди матур, нинди көчле, образлы юллар! Шагыйрь «иленә җылы өләшә».
Авторның бу җылысын без җыен-тыкның беренче шигыреннән алып соңгы шигыренә кадәр сизеп, тоеп киләбез, чыннан да аның илгә, халыкка җылы өләшүенә ышанабыз. Шуның белән бергә без авторның шигъри осталыгы, үзенчәлеге, чуваш әдәбиятының милли колориты бу тәрҗемәдә үзенең бөтен сафлыгы, оригинальлеге белән чәчми-түк- ми бирелүен дә күрәбез. Бу — тәр-җемәченең уңышы.
Тәрҗемә ансат эш түгел. Җаваплы эш, иҗади эш. Бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә, тәрҗемәчегә оригинал телен һәм авторның иҗатын яхшы белү генә җитми, шуның өстенә тәрҗемә ителә торган әдәбиятны, аның халкын, аның гореф-гадәтләрен һәм шул халыкка хас булган үзенчәлекләрне дә яхшы белергә кирәк. Тик шундый шартлар үтәлгәндә генә тәрҗемәиең уңышлы булып чыгуы мөмкин.
«Буран» шигыре авторның иң яхшы шигырьләреннән берсе. Чуваш телен мин шигырьләр укыр дәрәҗәдә белмим. Шулай да бу халыкның әдәбияты һәм П. Хузангайның иҗаты белән беркадәр таныш булганлыктан, бу тәрҗемәдә чуваш шагыйренең әдәби осталыгы, үзенчәлеге тулысынча сакланган дип әйтә алам.
Бу шигырьне X. Туфан тәрҗемә иткән. Тәрҗемәченең чуваш әдә-биятын, П. Хузангайның иҗатын, аның үзенчәлеген белүе сизелеп тора. Шуның нәтиҗәсендә бу шигырь уңышлы тәрҗемә ителгәндер дип уйлыйм.
. X. Туфан талантлы һәм тәҗрибәле шагыйрь. Билгеле, бу эштә ос-талыкның һәм тәҗрибәнең роле юк түгел. Ләкин икенче телдә язучы шагыйрьнең әсәрен уңышлы тәрҗемә итү өчен осталык белән тәҗрибә генә җитеп бетми, шуның өстенә тәрҗемә ителә торган шагыйрьнең иҗатын, аның үзенчәлеген һәм оригинал телен белү дә кирәк. X. Туфан чуваш халкын, әдәбиятын, аның тарихын, үзенчәлеген һәм телен белүче шагыйрь. Аның бу сыйфатлары тәрҗемәнең уңышлы чыгуына ярдәм иткән.
П. Хузангай җыентыгына урнаш-тырылган шигырьләрнең күбесе ту- рыдан-туры чувашчадан тәрҗемә -ителгәннәр (X. Туфан, 3. Нури, Ш. Мөдәррис тәрҗемәләре). Шуңа күрә ул тәрҗемәләр үзләренең эшләнешләре һәм чуваш әдәбиятына
8. .с. ә.- № 1.
114
хас бизәкләрнең саклануы белән башкалардан беркадәр аерылып тора. Моның белән мин башка иптәшләр тарафыннан тәрҗемә ителгән шигырьләрне уңышсыз тәрҗемәләр дип әйтергә теләмим. Аларда да мин П. Хузангайның шигъри тавышын, осталыгын, аңа гына хас үзен-чәлекләрне сизәм һәм, бу шигырьләрне тәрҗемә иткәндә, тәрҗемәчеләргә чуваш телен яхшы белүче иптәшләр ярдәм иткәннәрдер дип уйлыйм. Шулай да мин турыдан-туры оригинал теленнән тәрҗемә ителгән шигырьләрнең сыйфатларында өс-тенлек күрәм.
Болар барысы да, әдәби әсәрне тәрҗемә иткәндә, оригинал теленнән турыдан-туры тәрҗемә итүнең өстенлеген раслап торалар. Ләкин, кызганычка каршы, бездә әле (бездә генә түгел, шулай ук башка әдә-биятларда да) барлык тәрҗемәләр дә турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә ителмиләр, я сүзгә-сүз тәрҗемә (подстрочник) буенча, я безгә яхшы таныш булган башка тел ярдәмендә эшләнәләр. Шуның нәтиҗәсендә кайбер тәрҗемәләрдә оригиналдагы үзенчәлекләр, детальләр, бизәкләр югала, хәтта әсәр, оригинал белән чагыштырганда, танымаслык үзгәрә. Мондый очракта тәрҗемә әсәрләр, оригинал авторының үзенчәлеген саклаудан бигрәк, тәрҗемәче каләменең үзенчәлеген чагылдыра тө ш ә л ә р.
Бу хәл тәрҗемә әдәбияты өлкәсендә зур бәла булып тора. Бу бәладән ничек котылырга? Котылуның бер генә юлы бар: тел өйрәнү. Тәрҗемә ителә торган әсәр нинди телдә язылган булса, шул халыкның телен, әдәбиятын яхшы белү, аның тормышы һәм гореф-гадәтләре белән якыннан танышу. Күрәсез, тәрҗемәче өстенә күп, хәтта чамасыз күп бурычлар йөкләнә. Болар барысы да тәрҗемә эшенең ни дәрәҗәдә җаваплы хезмәт икәнен бик ачык күрсәтеп тора.
Татарстан китап нәшрияты һәр елны дистәләрчә тәрҗемә әсәрләр бастырып чыгара. Аларның күбесе рус теленнән һәм башка тугандаш халыклар теленнән тәрҗемә ителәләр. Рус теленнән тәрҗемә эше бездә яхшы һәм дөрес нигезгә корылган. Тәрҗемәчеләребез рус телен яхшы беләләр, аның нечкәлекләрен төшенәләр, оригиналның үзенчәлеген саклыйлар һәм аның дөрес бирелешенә нык игътибар итәләр. Шулай да әле бу Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган барлык тәрҗемәләрнең дә сыйфатлары бер үк дәрәҗәдә яхшы, төгәл эшләнгән дигән сүз түгел. Бу иҗади эштә тәрҗемәнең сыйфаты тәрҗемәченең әдәби осталыгына, тәҗрибәсенә һәм аның бу хезмәткә ни дәрәҗәдә игътибар белән каравына бик нык бәйләнгән. Дөньяда яхшы тәрҗемәчеләр, урта кул һәм начар тәрҗемәчеләр булган кебек, яхшы тәрҗемәләр дә, урта кул, хәтта начар тәрҗемәләр дә бар. Моны шулай аңларга тирәк.
Безнең тәрҗемәчеләребез кайбер төрки халыклары телләреннән дә ту-рыдан-туры тәрҗемә итәләр. Моны да без уңышыбыз дип саныйбыз.
Соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты башка телләрдән дә күп кенә әсәрләр тәрҗемә иттереп чыгарды. Мәсәлән, «Украин хикәяләре», «һиндстан хикәяләре», «Вьетнам хикәяләре», «Гарәп хикәяләре», «Мисыр хикәяләре», «Көнчыгыш ша-гыйрьләре» һәм башка шуның кебек китаплар. Бу китапларның нинди телләрдән тәрҗемә ителгәнлекләре исемнәреннән үк күренеп тора. Безнең тәрҗемәчеләребез арасында бу телләрне белүчеләр юк. Болар барысы да рус теленнән тәрҗемә ителгәннәр. Оригиналлары белән чагыштырырга мөмкин бул м агайлыктан, аларның сыйфатлары турында бер сүз дә әйтеп булмый. Хәер, бу мәкаләмдә мин тәрҗемәләрнең сыйфатлары турында язарга җыенмыйм. Киңәшмә уңае белән кайбер мәсьәләләргә генә тукталып китәргә телим.
Киңәшмәнең Казанда үткәрелүе бик әһәмиятле. Шуның белән бергә, аның бездә үткәрелүе очраклы хәл түгел. Казан, бердән, зур культура үзәге. Борынгыдан килгән университеты, күп кенә югары уку йортлары,
8* 115
СССР Фәннәр Академиясе филиалы, дистәләрчә фәнни-тикшеренү институтлары булган шәһәр. Икенче-дән, һәм барыннан да бигрәк, Татар-стан язучылары Союзы, Мәскәү һәм Ленинград оешмаларыннан кала, РСФСРдагы Союзларның иң зуры- сы. Аның сафында үзләренең каләмнәре белән танылган күп кенә тәрҗемәчеләр бар. Шуның белән бергә татар әдәбияты хәзинәсендә тәрже- мә өлеше дә кечкенә түгел. Татар хезмәт ияләре рус һәм дөнья классикларының, бүгенге рус һәм СССР халыклары язучыларының иң яхшы әсәрләрен ана телендә укыйлар. Шулай ук татар әдәбияты классикларының һәм бүгенге язучылары- бызның иң яхшы әсәрләре рус теленә һәм башка телләргә шактый күләмдә тәрҗемә ителгән һәм ителеп килә. Менә болар барысы да ки-ңәшмәнең Казанда үткәрелүе бик урынлы һәм әһәмиятле икәнен күр-сәтеп торалар.
Киңәшмәдә тәрҗемә проблемалары турында сөйләшкәндә, төп сүз милли телләрдән рус теленә тәрҗемә турында барыр дип уйлыйбыз. Бүген бу юнәлештә сөйләшүнең әһәмияте гаять зур. Чөнки рус теле безнең илебездә — халыклар дуслыгының бөек семьясында икенче ана телебез булып әверелде. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Про-граммасында бу турыда: «Рус теле чынлыкта СССРдагы барлык халык-ларның уртак теленә — милләтләрнең аралашу һәм хезмәттәшлек теленә әверелде», — дип бик дөрес язылган.
Тормышыбызда икенче ана теле-безнең ни дәрәҗәдә зур һәм әһәмиятле урын тотуын без көндәлек практик эшебездә өзлексез сизеп киләбез. Мәсәлән, Татарстан республикасы Совет власте елларында, партиябезнең ленинчыл милли политикасын тормышка ашыру нигезендә, зур про-мышленностьлы, югары культуралы республикаларның берсе булып әве-релде. Хәзер аның авылларында һәм шәһәрләрендә 44 милләт кешесе яши. Алар, туганнарча бер сафта торып, республикабызның промышленность предприятиеләрендә, нефть районнарында, авыл хуҗалыгында һәм культура учреждениеләрендә үзләренең көчләрен кызганмый эш-лиләр, коммунистик җәмгыятьнең нигезен коралар. Алар арасында нинди милләт вәкилләре генә юк: руслар, татарлар, чувашлар, башкортлар, марилар, удмуртлар, украинлылар, азербайжаннар, грузиннар һәм башка бик күп милләт вәкилләре. Кыскасы, Татарстан хәзер күп милләтле республикаларның берсе. Бу милләт вәкилләренең һәр- кайсы үз семьяларында, үз халыклары арасында, үзләренең туган телләрендә сөйләшәләр. Чөнки бездә, Коммунистлар партиясенең Про-граммасында әйтелгәнчә, СССР ха-лыклары телләренең ирекле үсеше тулысынча тәэмин ителгән. Советлар Союзының һәр гражданы үзе теләгән телдә сөйләшергә, балаларын теләсә нинди телдә тәрбияләргә, укытырга хаклы. Бездә бер телгә дә өстенлек бирелми, чикләүләргә яки 'мәҗбүр итүләргә юл куелмый, «халыкларның туганнарча дуслыгы һәм бер-беренә ышанычы шартларында милли телләр тигез хокуклылык һәм бер-берсен баету нигезендә үсәләр».
һәрбер совет халкының үз ана те-леннән башка тагын бер теле бар: уртак тел, рус теле, икенче аиа телебез. Шул телдә алар үзара аралашалар, бер-берләренә хезмәттәшлек күрсәтәләр, тәҗрибәләрен уртаклашалар, халыклар дуслыгын ныгыталар. Республикабызның промышленностен, авыл хуҗалыгын һәм (культурасын күтәрүдә икенче ана телебез безгә, аралашу коралы буларак, гаять зур ярдәм күрсәтте һәм күрсәтеп килә.
Без бу ярдәмне культура өлкәсендә аеруча ачык күрәбез, ачык сизәбез. Татар хезмәт ияләре СССРдагы барлык башка халыкларның культура казанышларын һәм бөтендөнья культурасын икенче ана телебез яр-дәмендә үзләштерәләр, шулай ук үз культурабызның иң яхшы үрнәкләрен дә башка халыкларга шул телдә җиткерәләр. Моны раслар өчен татар әдәбиятының башка телләргә тәрҗемә ителүен алып карыйк. Хәзер язучыларыбызның иң яхшы әсәрләре рус теленә һәм аның аша СССР
116
халыклары телләренә бик еш тәрҗемә ителәләр, шул телләрдә яратылып укылалар, миллионнарча яна укучыларын, яңа дусларын, сердәш-ләрен табалар. Ә иң яхшыларыннан яхшылары рус теле аркылы чит ил халыклары телләренә, беренче чи-ратта, социалистик илләрдәге ха-лыклар телләренә тәрҗемә ителәләр, ул илләрдә дә үзләренең яңа укучы-ларын табалар. Әдәбиятыбызның киң дөньяга чыгуына, аның миллионнар тарафыннан укыла торган •әдәбият булып әверелүенә без беренче чиратта бөек рус халкының әдәби теленә, аның киң колачлы канатларына бурычлы.
Рус теленең әдәбиятыбызны киң дөньяга чыгаруын ачыграк күрсәтү өчен кечкенә генә бер мисал китереп китик. Кайчандыр мин, газета битендә басылган мәкаләләремнең берсендә, бу мисалны бер тапкыр китергән идем инде. Кабатлау зарар итмәс дип уйлыйм.
Казан дәүләт университеты китап-ханәсенең борынгы кулъязмалар фондында моннан 750 еллар элек язылган «Йосыф һәм Зөләйха» поэ-масы саклана. Бу поэманы Кама бу-ендагы борынгы шәһәрләрнең бер-сендә яшәгән болгар-татар шагыйре Кол Гали иҗат иткән.
Әдәбиятыбызның бу җәүһәре уку-чыларны гасырлар буенча тәрбияләп килгән, аларга авыр минутларда җан азыгы биргән. Хәзер дә әле әдәбият белгечләре, бу әсәрне укып, аның тирән эчтәлегенә, югары әдәби сы йф аты на сокл ан м ы й ча булды р а алмыйлар, борынгы шагыйрьнең бөек таланты алдында башларын ияләр.
Бу әсәрнең шушы көнгә кадәр кайбер төрки телләрдән башка бер телгә дә тулысынча тәрҗемә ителгәне юк. Әгәр ул рус теленә тулысынча тәрҗемә ителгән булса, бик күптән киң дөньяга юл таба алган булыр иде.
Татар әдәбияты һәм татар сәнгатенең Мәскәүдә үткәрелгән декадасына хәзерлек уңае белән 1956 елда чы-гарылган «Антология татарской поэ-зии» исемле китапта бу поэманың бер кечкенә өлеше рус телендә басылды. Поэмадан алып урнаштырылган бу өзек кайбер күренекле рус язучыларының һәм шулай ук чит ил язучыларының да игътибарын үзенә җәлеп итте. Декада барышында һәм аннан соң да күп кенә рус язучылары, әдәбият белгечләре бу поэманы мактап телгә алдылар, шушы көнгә кадәр аның рус теленә һәм башка зуррак телләргә тәрҗемә ителмәве өчен көенделәр. Кайбер күренекле тәрҗемәчеләр поэманы русчага тәрҗемә итәргә хәзер икәнлекләрен дә белдерделәр. Шундый ук мөнәсәбәтне без социалистик илләрнең кайбер мәшһүр язучылары тарафыннан да күрдек. Мәсәлән, миндә Болгария язучылары Союзының җаваплы секретаре Ангел Тодоровның рус телендә чыккан бу өзекләрне укыганнан соң язган хаты саклана. Ул «Йосыф вә Зөләйха» поэмасы белән бик кызыксынганлыгын яза, аның тулы тәрҗемәсен сорый, әгәр мөмкин булса, аның турында язылган барлык тикшеренү китапларын җибәрүемне үтенә, бу әсәр белән болгар халкын таныштырырга теләге барлыгын белдерә.
Рус теле — зур тел, халыкара тел. Бөек язучы Лев Толстой сүзләре белән әйткәндә, «җир шарының барлык меридианнарында өйрәнелергә тиешл^» һәм өйрәнелә торган тел. Бу тел ярдәмендә язучыларыбызның иң яхшы әсәрләре чит илләрдәге уку-чыларның кулларына барып ирешәләр. Менә шуны раслый торган хатларның берсеннән өзек:
«Бер китапханәдә рус телендәге китапларны актарганда, Сезнең җы-ентыкка күзем төште. Нинди ши-гырьләр икән дип, берничәсен укып карамакчы булдым. Ләкин укый торгач, бирелеп китеп, соңгы шигы-регезгә кадәр укып чыктым һәм аларның шулкадәр матур, җылы, та-лантлы язылышына гаҗәпләндем. Китапны укып чыкканнан соң гына аның татар теленнән тәрҗемә икәнен белдем. Моңа кадәр Сезнең ши-гырьләрне укыганым юк иде. Хәер, гафу итегез, татар халкының шундый яхшы язучылары барлыгын да белми идем. Нигә яшерергә, хәтта әдәбиятыгызның барлыгын да белми идем. Бәлки шуңа күрәдер дә, минем шатлыклы гаҗәпләнүем Сезнең
117
хөрмәтле халкыгызга — миңа таныш булмаган татар халкына туганлык мәхәббәтенә әверелде. Янымда бер буш конверттан башка кәгазь юк иде. Шул конвертка «Сиңа» дигән шигырегезне күчереп алдым. Мәхәббәт турында шундый кыска һәм шундый үзенчәлекле итеп моңа кадәр әле берәүнең дә язганы юктыр дип уйлыйм».
Бу хатны Болгариядән, София шә-һәреннән, шагыйрь X. Туфанга Е. Мнноиов исемле кеше яза. Автор үзенең кайда һәм кем булып эшлә- вен күрсәтмәгән. Конвертындагы штампка караганда, «Народна мла- деж» редакциясенең сотруднигы булса кирәк. Хәер, эш аның кемлегендә һәм кем булып эшләвендә түгел, ә татар әдәбиятының бөек рус теле ярдәмендә СССР халыкларының культура хәзинәләренә, гомуми социалистик культурабызга һәм бөтендөнья культурасына юл алуында һәм аларда танылуында. Бу гаҗәп мөһим факт!
Әгәр революция елларында бөек рус халкының, татар хезмәт ияләрен киң азатлыкка чыгарышуда бәя биреп бетерә алмаслык гаять зур ярдәме булган булса, бөек рус теленең дә безнең иң яхшы әсәрләребезне олы юлга алып чыгуда, аларны Советлар Союзы халыкларының укучыларына җиткерүдә гаять зур ярдәме булды һәм өзлексез булып килә.
Бу ярдәмне татар әдәбияты гына түгел, СССРдагы барлык милли әдә-биятлар да күрәләр. Мәкаләмнең баш өлешендә мин чуваш халык шагыйре П. Хузангайның шигырьләр җыентыгын телгә алган идем. Шул уңай белән чуваш әдәбиятының тууына һәм үсешенә кыска гына тукталып үтик. Чуваш әдәбияты — яшь әдәбиятларның берсе. Борынгы заманда чувашлар «чуваш китабын сыер ашаган» дигәннәр. Бу мәкаль белән алар чувашларда язма әсәр-ләрнең юклыгын раслаганнар. Чыннан да, аларның беренче әлифбалары XIX гасырның икенче яртысында гына барлыкка килә. Тик шуннан соң гына чуваш телендә язма әдәбият туа башлый. Билгеле, беренче чиратта дини китаплар басыла. Гәрчә узган гасырның ахырларында ук кайбер чуваш язучылары әдәби әсәрләр иҗат итсәләр дә, ләкин чуваш матур әдәбиятының чын- чынлап тууын бары 1908 елдан — Констант и и И в а н о в н ы ң « Ы а р с п и » исемле данлы поэмасы дөньяга чыккан вакыттан гына санарга мөмкин. Әле моңа 55 ел да юк. Бик аз гомер. Ләкин чуваш совет әдәбияты Бөек Октябрь революциясеннән соң, бигрәк тә соңгы 20—25 ел эчендә, шул дәрәҗәдә үстс, канат җәйде һәм, күпләрне таңга калдырып, әдәбият күгенә ракетасыман гөрләп күтәрелде. Хәзер ул киң танылган әдәбиятларның берсе. Алдынгы чуваш язучыларының иң яхшы әсәрләре рус телендә, СССР халыклары телләрендә һәм социалистик илләрдә басылалар, яратылып укылалар.
Чуваш совет әдәбияты да үзенең бу күтәрелеше өчен партиябезгә, аның ленинчыл милли политикасына һәм бөек рус теленә бурычлы.
Яисә икенче әдәбиятлардагы кайбер күренекле әсәрләрнең язмышларын алып карыйк. Мәсәлән, казакъ язучыл арыннан М. Әүэзовның «Абай» һәм Г. Мөсреповныц «Уянган өлкә» романнарын, төрекмән язучысы Б. Кербабаевныц «Хәлиткеч адым» һәм удмурт язучысы М. Петровның «Карт Мултан» романнарын, кыргыз язучысы Ч. Ай- матовның «Җәмилә» повестен, таҗик шагыйре М. Турсун-заде, баш-корт шагыйре М. Кәрим, азербай- җан шагыйре Р. Рза, авар шагыйре Р. Гамзатов шигырьләрен һәм күп милләтле совет әдәбиятының башка күренекле әсәрләрен. Әгәр бу әсәрләр рус теленә тәрҗемә ителмәгән булсалар, үз телләрендә генә басылган хәлдә калсалар, шул дәрәҗәдә киң күләмдә таныла алырлар идеме? Таныла алмаслар иде, билгеле. Алар тик бөек рус теле ярдәмендә генә шундый киң дөньяга чыктылар, хәтта кайберләре бөтендөнья әдәбиятының алтын фондына керделәр.
Яңадан тәрҗемә принцибына кай-тыйк. Ничек тәрҗемә итәргә? Әгәр тәрҗемәче оригинал телен белми икән яисә аны җитәрлек дәрәҗәдә
аңлап бетерми икән, ул чакта ниш-ләргә?
X. Туфанның югарыда телгә алынган җыентыгындагы шигырьләрнең күбесен Р. Моран тәрҗемә иткән. Бу оста тәрҗемәченең бик матур бер гадәте бар. Ул, берәр шагыйрьнең әсәрен рус теленә тәрҗемә иткәндә, подстрочник белән генә чикләнми, гәрчә оригинал телен җитәрлек белмәсә дә, тәрҗемә ителә торган шигырьне сүзлек ярдәмендә укып, аның мәгънәсен төшенергә тырыша, автор белән киңәшә, аның белән бергә тәрҗемә итә. Шуның аркасында аның тәрҗемәләре күп очракга уңышлы булып чыгалар, әдәби сыйфатлары һәм формалары оригиналга якын торалар.
Шушы яхшы үрнәктән чыгып, без киңәшмәдә тәрҗемәләрне авторның үзе белән бергә эшләргә кирәклекне якларга тиешбез.
Әсәрне сүзгә-сүз тәрҗемә итүче, ягъни тәрҗемәче өчен подстрочник дип аталган чимал хәзерләүче кешенең дә роле кечкенә түгел. Бу эшне ике телне белүче кеше — оригинал телен һәм безнең практикада рус телен дә яхшы белүче кеше эшли. Шул подстрочниктан файдаланып, чын тәрҗемәче әсәрне эшкәртә, кулын куя һәм бастырып чыгара. Подстрочник ясаучы кеше күләгәдә кала, онытыла. Аны бер урында да телгә алмыйлар. Чын тәрҗемәче дип аталган кеше, гәрчә оригинал әсәр язылган телне бөтенләй белмәсә дә һәм кайбер хәлләрдә, кулъязманы әдәби эшкәрткәндә, тәрҗемә дип аталырлык зур көч куймаса да, әсәрнең тәрҗемәчесе булып санала һәм авторлык хокукының барлык чишмәләреннән файдалана. Киңәшмә бу мәсьәләгә дә тукталса һәм подстрочник ясаучы кешене күләгәдә калдырмаса, аны да тәрҗемәчеләрнең берсе итеп санаса, тәрҗемәләрнең сыйфатын яхшыртырга күп ярдәм итәр иде.
Киңәшмә бик вакытлы җыела. Киңәшмәдә кузгатылырга, тикшере-лергә, өйрәнелергә тиешле бик әһә-миятле мәсьәләләр бар. Киңәшмә барысын да бик җентекләп тикшерер һәм тәрҗемә эшен тагын да җанландырырга, тагын да киңрәк күләмдә җәелдерергә ярдәм итәр дип ышанабыз.
Тәрҗемә мәсьәләсе — бик мөһим мәсьәлә. Политик мәсьәлә! Ул — ха-лыклар арасындагы дуслыкны, ту-ганлыкны тагын да ныгыту мәсьәләсе, барлык совет милләтләре өчен уртак интернациональ культураны үстерү мәсьәләсе!