Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫРЫМ ШИГЫРЬЛӘРЕ


СЕНТЯБРЬДӘ ӘЛЕ ҖӘЙ ТОРА
Л емнәр синдә булып китмәгән, Табигатьнең сихри почмагы! Кара диңгез уйный нурларда, Дәшәсыман ачып кочагын.
Кипарислар шундый биекләр, Күккә ашкан шәүлә диярсең. Хәтерләтә Кырым таулары Черем иткән сахра дөясен.
Сентябрьдә әле җәй тора, Җәй кояшы балкып кабына. Нидер җитми, нидер бүтәнчә, Күңелем, ахры, көзне сагына.
Агачларның үсә төрлесе, Мәңге яфрак коймый торганы... Минем күңелем йөри еракта, Мин юксынам каен урманын.
Тау буенда Чехов каены...
Ялгыз каен, күчтең кайлардаи? Яфракларың алтын төс алып, Сентябрьдә инде саргайган.
Көннәр кызу. Монда җәй тора, Җәй кояшы балкып кабына.
Сиңа карап сизәм, ак каен:
• Көз килгәндер туган ягыма.
ЛИАНА
Үрмә агач-лианалар
Кыяларга үрелгәннәр: Сөңгесыман кара ташлар Яшеллеккә төренгәннәр.
Диңгез буе залларына Яшел түбә корган алар.
Гаҗәпләнмә, шау яфракта Булса мәрмәр колонналар.
Үрмә агач үрмәләгән Кипарисның куенына, — Уйчан көньяк егетенең Сарылган ул муенына.
Яфраклары белән күмгән Аның күркәм буен-сыныи...
(Сизеп кара син тиз генә Табигатьнең уенын-чынын).
Чын кипарис дип уйлыйсын Узып йөргән чакта читтән.
Яшел бөдрә*инәләре Саргаешкан инде, кипкән.
Булсын гына күркәм буең, Берни тормый аңа җаның...
Үлгән агач кәүсәсендә Кара-яшел яфраклары Лепелдәшә лиананың.
БЕР УЧ ТУФРАК
Бер уч туфрак... Салмак, көлсу
* туфрак...
Металл, сөяк оны аралаш.
Шул туфракны кысып йөрәгемә, Уйга талып тордым ялан баш.
Бер уч туфрак... Күктә тузан булып Очкандыр ул бомба яуганда.
Ирене тигән аңа батырларның Үлем кочагына ауганда.
Бер уч туфрак... Малах курганыннан,
Гөлләр ииде үскән түтәлдән... Чакрымнарга төшәр газап йөген Шушы бер уч туфрак күтәргән!