Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КУРАЙЛЫ ЕЛГА»XXII


W рта яшьтәге мәктәп балалары
& өчен чыгарылган «Курайлы елга»
исемле китабына Гариф Галиев
егермегә якын хикәясен һәм
әкиятләрен туплаган. /Мәктәпләрдә
алган белемне практика нигезендә
ныгыту көн тәртибенә куелган вакытта
бу китапның әһәмияте шиксез зур.
Авылны һәм авыл хуҗалыгын шактый
өйрәнгән хикәяче Г. Галиев яшь
буынга табигатькә хуҗа булу юлларын
күрсәтә һәм хезмәткә мәхәббәт уята.
Хикәяләрнең күбесе якты хыял- чы,
булдыклы бер бала авызыннан сөйләтү
юлы белән язылган. Бу бала авылының
ямьле табигатен, туганнарын,
укытучыларын ярата һәм хөрмәт итә.
Ул бүгенге көн белән рухланып,
киләчәге өчен куанып, канатланып
яши. «Курайлы елга» хикәясендә һәм
шул ук исемдәге авылда барган
вакыйгаларга кагылышлы башка
хикәяләрдә бу бала үзен уңай яктан
күрсәтә. Аның үзен тотуы,
сөйләнүләре ышандыра. Ә менә
«Шикәр өстәлгә ничек килде?» дигән
хикәядә, бу бала кинәт кенә зур үсеп,
остарып, артык «белдекле» булып
китә. Чөгендернең бер йомгакча
орлыгында биш-алты шыгым
яралгысы була икән. Малай,
чөгендерне яңа ысул белән үстерү
турында кинәт, галим селекционер-
ларга гына хас фикер әйтә. Әлбәттә,
аның фикере бик яхшы. Хикәянең
ахырында мондый бер шытымлы
чөгендер орлыгының галимнәр та-
рафыннан табылган булуы да әйтелә.
Ләкин, шундый яңа ачыш фикерен
әйтүне ни өчен балага йөкләтү кирәк
булды икән? Бу бит хикәянен
ышандыру көченә зыян гына китерә.
XXII Гариф Галиев. «Курайлы елга». Хикәяләр һәм әкиятләр җыентыгы. Татарстан китап
нәшрияты. 1961 ел. Редакторы К. Котдусова. Художниклары В. Рад- чук һәм В. Черницын. 156 бит.
Бәясе 35 тиен.
Дөрес, бала үзен бик тыйнак тота,
күңелендә туган фикерен укытучысы
һәм иптәшләре алдында әйтергә дә
базмый. Ләкин, аның урынына, автор
сүзне икенче малайга, Кәримгә бирә:
«— Бер йомгакчадан бер шытым
тишелә торган булса, чөгендерне
сирәкләргә дә туры килмәс иде... —
диде Кәрим» ди. (42 бит.)
Димәк, бу фикерне башка балалар
да күптән белгәннәр. Шикәр
чөгендерен үстерү буенча укытучы
җитәкчелегендә үткәрелгән тәҗри-
бәләр, нәтиҗәдә, коры сөйләнүләр генә
булып кала. Турысын әйтергә кирәк: бу
хикәя никадәр генә файдалы эчтәлеккә
корылган булса да. аның укучыга
тәэсире аз.
«Әби нигә күп белә?» дигән хикәядә
юкә балы һәм юкә чәчәгеиен
үзенчәлекләре турында әби авызыннан
бик кызыклы төшенчәләр белдерелә.
Менә монда инде сөйләүче дә, фикер
дә нәкъ үз урынында. Хикәядә
күпләргә бик мәгълүм хакыйкать
турында сөйләнсә дә, художество
чынлыгына зарар килми, өстәвенә, әби
образы да күз алдына җанлы булып
баса.
«Яшерен җыелган йомыркалар»
дигән хикәя исеме белән үк нинди
йомыркалар турында сүз барачагын
әйтеп тора. Бер тавык читкә йомырка
сала. Малай шуны урлап кибеткә
ташый. Автор шул кәкре куллы
малайны оялтырга исәпли. Бик яхшы
беләбез, күзгә карап сөйлә
гән вәгазь-нәсихәт аша балаларга
тәэсир итүе бик кыен. Балаларны
каршыңа утыртып укысаң да, ^мондый
хикәяләрне алар тыңламыйлар,
тыңлаган булып утыралар гына...
Хикәяләүнең тәэсир көче әдәби
алымнарда гына түгел, ә шул эчтә-
лекнең кызыклы һәм яңа фикерләргә
нигезләнгән булуында да.
«Яшел чыбыркы» хикәясен алыйк.
Ике малай, өлгереп җитмәгән киндер
сүсен йолкып, чыбыркы ишәләр һәм
колхоз председателенең каты
шелтәсенә эләгәләр. Монда да әдәп-
әхлак турында сүз бара. Ләкин хикәя,
икесе ике төрле баланың үзләренә генә
хас характерлары һәм төрлечә
кичерешләре, үз-үзләрен тотышлары
аша бирелгәнлектән, шактый тәэсирле
килеп чыккан.
Бу яктан караганда, «Коеның төбе
бармы?» хикәясен иң уңышлы хикәя
дияргә була. Гаяз дигән малай коега
төкерә, алай гына да түгел, башка
малайларны да шуңа өйрәтә. Халык:
«Төкермә коега, суын эчәрсең!» ди.
Хикәянең эчтәлеге шушы нигезгә
корылган. Бер караганда, хикәядә әллә
нинди шаккатыргыч вакыйгалар да юк.
Ә шулай да, ул укучыларга сабак
булырлык.
«Бер уч туфрак» хикәясендә күңелгә
үтә торган, хисләргә бай урыннар да
бар. Автор аңарда хәл-әхвәлләрне
тышкы яктан гына сурәтләми,
образның эченә керә һәм шул образча
фикер йөртә: «Җирдә сезнең өчен
кирәкле бөтен шартлар бар. Анда
.яшәп була. Ләкин әгәр сезне изге
көрәшләр, котылгысыз язмышлар әллә
кай* ларга ташлап, зур кыенлыклар
алдында калдыра икән, сез түзегез һәм
бөтен кыенлыкларга каршы торып, бик
интегеп булса да, бер уч туфракта
яшәгез... һәм аны тамырларыгыз белән
чолгап алыгыз» (133 бит).
Өстән генә караганда, ятышлы
фәлсәфә бит! Абзар түбәсе кыегында,
бер уч туфракка тамыр җибәреп,
җилдә-яңгырда кымшанмыйча, чәчәк
аткан тукранбашка карап автор
соклана. Ләкин... хикәя тирән тәэсир
итә алмый. Ни өчен? Чөнки
тукранбашның шул хәлдә дә үсә алуы,
рухландырудан бигрәк, укучыда
кызгану хисе уята.
Гариф Галиев барлык хикәяләрендә
дә авылны, бүгенге авыл балаларының
яз, җәй, көз көннәрендәге
тормышларын сурәтли һәм авторның
авылда туып, авылда үскән, хәзердә дә
аннан аерылмаган кеше булуына аз
гына да шикләнмисең. Ләкин шунысы
гаҗәп, ул сурәтләгән бүгенге колхоз
пейзажларында ни өчендер, техника
бер дә чагылмый, балаларның төп
йортлары' — мәктәп күренми.
Үсемлекләр, кошлар, балыклар
дөньясын сурәтләгәндә, автор
укучыларга күптән таныш булган
исемнәрне санап узу белән генә
чикләнә.
Китапның тышлыгы бик үк матур
диярлек булмаса да, эчендәге рәсем-
нәре яхшы эшләнгән. Алар хикәяләрне
дә, әкиятләрне дә баетып, ачыклап,
тулыландырып торалар.