Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРЕНЕКЛЕ ПРОЗАИК ҺӘМ ПУБЛИЦИСТ


әрбер әдәбиятта төрле талант иясе, төрле колач белән эшләүче язучылар бар. Аларның һәркайсы әдәбият хәзинәсенә үзенчә өлеш кертә; талант көченә, тормыш һәм иҗат тәҗрибәсенә карап, үзенчәлекле сүзен әйтә. Нинди генә жанрда, нинди генә тематикада эшләмәсен, халык тормышы белән яшәгән, чорының бөек идеаллары белән рухланган чын художник сәнгатькә, әдәбиятка яңалык өстәми калмый. Бу яңалыкның берәүләрдә калкурак булуы, икенче берәүләрдә алай күзгә ташланып тормавы да мөмкин.
Бүгенге татар совет әдәбиятында актив эшләүче, сугыштан соңгы әдә-биятыбызга үзеннән зур өлеш керткән, заманыбызның алдынгы язучы- ларыннан берсе — прозаик һәм пуб-лицист Габдрахман Әпсәләмов. Аның .исеме хәзер киң укучылар массасына бик яхшы таныш. Ул үзенең романнары белән, татар халкы арасында гына түгел, бөтен Советлар Союзы халыклары арасында да зур хөрмәт һәм популярлык казанды.
Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә (иске стиль белән), Мордва АССР Рабкин районы, Иске Аллагол авылында туган. Ул Мәскәүдә шәһәр тормышы шартларында тәрбияләнеп үсә, белем ала. Мәктәптә укыган елларында ук әдәбият белән кызыксынуы, Муса Җәлил җитәкчелек иткән түгәрәк эшенә актив катнашуы аның әдәбиятка мәхәббәтен уятуда беренче адымнар булалар. Бик күп яшьләргә хас булганча, ул да шигырь язудан башлый һәм аның өйрәнчек каләм белән язылган бер шигыре редакторы М. Җәлил булган «Октябрь баласы» журналында басылып та чыга. Әмма Г. Әпсәлә- мовны бигрәк тә проза жанры үзенә тарта һәм ул яшьләр, комсомол тормышын чагылдырган беренче хикәяләрен яза. 1937 елда «Совет әдә-бияты» журналында басылып чыккан «Л1аһинур» исемле хикәясеннән соң, Г. Әпсәләмов рәттән берничә хикәя яза. 1941 елда инде аның «Бәхет кояшы» исемле беренче хикәяләр җыентыгы да дөньяга чыга. Бу әсәрләрендә яшьлек дәрте бөркеп торса да, алар әле яшь прозаикның иҗади эзләнүләре, өйрәнү адымнары гына булалар.
Әмма, Г. Әпсәләмовның бу елларда азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе дә, әдәби хәзерлеге дә туплана башлаган була инде. Сугышка кадәр ул Мәскәү заводларында шактый еллар слесарь һәм токарь булып эшли һәм М. Горький исемендәге әдәбият институтының тәрҗемәчеләр бүлеген тәмам итә. Шуның белән бергә, ул газета һәм журнал битләрендә актив катнаша. Ләкин аның чын язучылык көче, талантының үзенчәлеге бигрәк тә авыр сынау елларында, Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышып йөргән елларында ачык билгеләнде. Фронтта ул корал белән дә, каләме белән дә дошманга каршы сугышты, берничә тапкыр яраланды. Совет Армиясе белән бергә үткән аның юллары бик киң һәм зур — Төньяк диңгезе, Карелия урманнарыннан
Һ
106
башлап Ерак Көнчыгышка кадәр сузыла. Бөек Ватан сугыш еллары яшь язучы өчен зур сынау, тормыш мәктәбе булды һәм аның иҗатының, нык тамырланып, киң колач белән үсеп китүенә нигез хәзерләде. Сугыш чорында язылган күп кенә очерк һәм хикәяләрендә Г. Әпсәлә- мов совет кешеләренең искиткеч ба-тырлыкларын, тирән патриотик хис-ләрен җанлы картиналарда, образларда сурәтләде. Ул әсәрләре соңыннан «Төньяк балкышы» (1944), «Зәңгәр кыя» (1947) «Хикәяләр һәм очерклар» (1954) һ. б. җыентыкларында да тупланып чыкты.
Бу әсәрләрендә язучының йөрәк тибеше, геройлары белән бер сафта яшәве сизелеп тора. Соңыннан аның ул геройлары романнарында да билгеле бер чагылыш табалар һәм киң героик-эпик планда тагын да тирәнрәк итеп сурәтләнәләр. Бөек Ватан сугышы темасы Г. Әпсәләмов иҗатында сугыштан соң да дәвам итә һәм язучының талант көче нәкъ шул темага багышланган повесть һәм романнарында тулырак ачыла. «Ак төннәр» (1947) повестеннан соң ул, күп планлы роман жанрына кыю тотынып, хәзер инде күпләргә билгеле булган атаклы «Алтын йолдыз» (русча басмасы «Орлята») романын бирде, ә 1953 елда инде без аның Советлар Союзы Герое Газинур Га,- фиятуллин батырлыгына багышланган «Газинур» романын укыдык. Бу әсәрләре белән ул зур осталыкны сорый торган роман жанрында да үзен иркен сизүен, чын художник булып җитлегүен күрсәтте. Сугыштан соңгы елларда аның иҗат активлыгы тагын да көчәйде, төрле-ләнде, хикәя һәм роман жанрларында үзенчәлекле иҗат йөзе формалашты. Барыннан элек, Г. Әп- сәләмовның үзен романист итеп танытуын һәм безнең әдәбиятта роман жанры үсешенә күренекле өлеш кертүен әйтергә кирәк.
Кайбер тәнкыйтьчеләр язучының уңышларын, аның әсәрләренең по-пулярлыгын, киң таралуын теманың актуальлеге белән генә аңлатырга телиләр. Мондый тар карашлар факт белән исәпләшмәүдән, иҗатка объектив бәя бирергә теләмәүдән яки әдәби иҗат эшенә каткан схемалар үлчәвеннән чыгып караудан килә. Тема актуальлеге — бер нәрсә, конъюнктура «исәбе» белән яшәү — икенче нәрсә. Аларны һич тә бутарга ярамый. Гомумән актуаль темаларны тота, аңлый һәм яктырта белү язучы өчен бер дә начар сыйфат түгел, бәлки бик кирәкле сыйфат. Аннары заман темасы гына түгел, тарихи темаларның да бик актуаль булуы мөмкин. Кыскасы, әдә-би әсәрнең уңышын, популярлыгын тема гына хәл итми. Бу — күптән инде исбат ителгән хакыйкать. Г. Әпсәләмов әсәрләренең дә уңышын, халык тарафыннан яратылып укылуын актуаль темаларны яктырта белү белән генә аңлатырга омтылу һич дөрес түгел (адый караш, кызганычка каршы, бездә очрый әле). Г. Әпсәләмов әсәрләренең әдә- би-эстетик юнәлешен, укучыларны үзенә тарта торган көчен аңларга теләгән кеше язучының төп иҗат пафосына, заман үзе таләп иткән проблемаларның куелышына һәм конкрет тормыш чынлыгын реаль, дөрес чагылдыруына, җанлы геройлар галереясенә күз ташласын һәм шунда ул җавабын да табар.
Габдрахмаи Әпсәләмов бер мәка-ләсендә «Әдәбиятның җаны —заман тойгысы, халыкның бүгенге тормышы белән яшәү», дип язып чыккан иде, шулай ук ул «дистанция теориясе» белән һич килешеп бул- маганлыгын да әйткән иде. Бу — социалистик реализм әдЗбияты принципларын н a 11 к и л е п ә йтел гэн бик дөрес караш. Моның дөреслеген язучының үз иҗаты да тулы- сынча раслый.
Г. Әпсәләмовиың коммунизм өчен көрәшкә, намуслы хезмәткә дәрт-ләндергән, рухи гүзәллеккә өндәгән әсәрләре киң катлау укучылар күңелендә хөрмәтле урын алдылар һәм укучылар яраткан язучыларына үзләренең рәхмәтләрен белдереп хатлар язалар, әдәби очрашуларда әйтәләр. «Алтын йолдыз», «Газинур», «Сүнмәс утлар» һәм «Мәңгелек кеше» романнарының геройлары бик күп укучыларыбызның, бигрәк тә яшьләрнең, иң яраткан геройларыннан исәпләнә. Шушы уңай
107
белән, язучыга укучылар тарафыннан язылган күп санлы хатлар арасыннан бер пичәсенең кыска-кыска гына өзекләрен дә китереп үтәсе килә. Омскидан Фәрдәиә исемле бер кыз үзенең хатын болай дип башлый:
«Татар әсәрләре арасында бу ва-кыткача әле «Алтыи йолдыз» романы кебек яшьләрне батырлыкка, куркусызлыкка, ватаныңа чын күңелдәй бирелгәнлеккә өйрәтә торган әсәр юк иде».
Томскидан студент А. М. иптәш үз фикерен тагын да киңрәк итеп белдереп яза: «Романыгызны укып чыккач, мин үземнең укуыма, укы-тучыларыма һәм киләчәк тормышыма башкача карый башладым. Геройларыгыз мине дәртләндерәләр, рухландыралар, киләчәктә дә азат һәм бәхетле халкыбыз өчен армый-талмый хезмәт итәргә чакыралар... «Алтыи йолдыз» романы минем киләчәк тормыш юлымны яктырта»...
Яки менә «Сүнмәс утлар» турын-дагы характерлы хатлардан шактый мәгънәле бериичәсеи алыйк. Уруссу мәктәбе укытучысы А. К. иптәш чын күңелдән соклануын белдерә: «Совет әдәбиятында «Сүнмәс утлар» романы эшчеләребез- нец рухи яктан гаҗәп бай тормышын күрсәтүгә багышланган иң яхшы әсәрләрнең берсе.
Китапта Казан промышленность предприятиеләренең берсенең кол-лективы чынбарлыктагыча дөрес күрсәтелгән. .Сөләйман абзый, Матвей Яковлевич, Иштуган, Хәсән Мортазин образлары хәтергә сеңеп калалар.
Роман һәртөрле искелеккә каршы көрәш пафосы белән сугарылган».
Нефтьче К. Габдрахманов иптәш «Сүнмәс утлар» романында күрсә-телгән геройларның тормышы белән үз тормышы арасында уртаклык таба һәм аның бик күп нәрсәне дөрес аңларга ярдәм итүен яза.
««Сүнмәс утлар» романы безнең турыда — совет эшчеләре турында язылган. Бу миңа аеруча ошады. Бу китапны укыганда мин үземне, семьямны, яраткан эшемне таный бардым», ди ул.
Мондый хатлар бик күп. Эшче дә, колхозчы да, укытучы да, инженер да Г. Әпсәләмов романнарыннан үзләре өчен рухи азык табалар. Аларның эчкерсез, самими һәм туры бәяләрендә укучыларыбызның таләбе, зәвыгы никадәр югары булуын күреп шатланасың. Халык әдәби әсәргә үз тормышының, рухи дөньясының якты көзгесе итеп карын, шуннан чыгып бәя бирә. Ул Г. Әпсәләмов әсәрләренә дә шундый ук хаклы югары бәяне бирде. Г. Әп- сәләмовның иң яхшы әсәрләренең көче, кыйммәте совет кешеләренең патриотик хисләрен, эчке дөньяларының байлыгын, героик көрәшен һәм эшен чын сәнгатьчә дөрес итеп, йөрәк ялкыны белән сугарып иҗат ителүләрендә, совет халкының какшамас көченә ышанып карауда, коммунизм төзүче бөек кеше-кө- рәшче образын данлыклап җырлый белүендә.
Әйткәнебезчә, Г. Әпсәләмов әсәр-ләренең күпчелеге Бөек Ватан су-гышына, совет халкының героик көрәшенә багышланган. Совет ха-лыкларының бердәм с е м ь я с ы н д а татар халкының уллары һәм кызлары да яңара, үсә, чыныга барулары, ил бәхете өчен үз-үзләрен ая- мастан көрәшкән батыр ата-баба- ларына лаеклы алмашчылар булулары Г. Әпсәләмовны һәрвакыт кы-зыксындырып килде. Сугыш елла-рындагы очерк, хикәяләрендә бул-, сын, аннан соңгы повесть һәм ро-маннарында булсын, ул үзенең төп игътибарын әнә шул образларга юнәлтә. Галим Урманов, Ләлә Ха-лидова, Мөнирә Ильдарская, Вере-щагин, Шумилов һ. б. («Алтын йолдыз»), Г азинур Г афнятуллин («Газинур»), Сөләйман, Иштуган Уразметовлар, Нурия Уразметова, Назиров, Матвей Яковлевич («Сүнмәс утлар») һәм Бакый Назимов Симагин, Кимов, Задонов («Мәңгелек кеше») кебек образларда без совет кешесенең иң матур сыйфатларын күрәбез. Алар батырлык, намуслылык, илгә һәм халыкка бирелгәнлек, рухи ныклык, гүзәллек үрнәкләре булып торалар. Алар чын мәгънәсендә безнең заман геройлары. Язучы аларның һәркайсыи
108
индивидуаль характерлары белән су-рәтли, һәркайсының шәхси язмышын, тормыш тәҗрибәсен, омтылыш һәм хыялларын реаль итеп, тормыштагыча дөрес ачып бирә.
Язучы иҗат иткән образларның кайсылары сәнгатьчә аеруча көчле эшләнгән һәм укучыларның мәхәб-бәтен, хөрмәтен күбрәк казана дигән сорауга җавап бирүе җиңел түгел. Аның дүрт романының өчесендә төп, үзәк герой юк диярлек. Бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле булган берничә герой аркылы язучы халык героизмын, массаның какшамас бердәмлек идеясен гәүдәләндерә. Г. Әп- сәләмов халык арасыннан чыккан һәм һәрберсенең характеры бик үзенчә булган геройлар галереясен киң планда, үзара тыгыз мөнәсәбәтләрдә, зур вакыйгалар эчендә бирә. Бу хәл «Алтын йолдыз» һәм «Сүнмәс утлар» романнарының жанр үзенчәлекләренә сюжет-композиция ягыннан да йогынты ясамыйча калмый. Нигездә төп бер геройлы роман—ул «Газинур» романы. Монда баштан ахырына кадәр Газинур үзәктә тора. Аның үсеш тарихы, язмышы бирелә. «^Мәңгелек кеше» романында, аерым көчле характерлы геройлар булганы хәлдә дә, төп үзәк геройны күрсәтүе читен. Әмма ул романнарның эчке структурасы ничек кенә булмасын, аларның һәр- кайсында истә калырлык көчле об- . разлар бар. Шундыйлардан, мәсәлән, барыннан элек, һәр яктан зур осталык белән эшләнгән, вакыт сынавын үткән фронт геройлары ГалихМ Урманов, Ләлә Халидова, Һаҗәр Шәмсиева, Верещагин, Газинур Гафиятуллин, зур тормыш мәктәбен үткән революцион татар эшчеләре вәкиле, аек карашлы, олы йөрәкле, кешелекле Сөләйман абзый, Уразметов һәм аның кызы, күбәләк кебек җиңел җилпенеп йөрүче якты, саф күңелле Нурия, элекке хезмәтләре белән масайган, кырыс холыклы, бәгырьсез Хәсән Мортазин образларын күрсәтер идем. Г. Әпсәләмов һәрбер образын (хәтта эпизодик роль уйнаган образларын да) аның теге я бу характерлы сыйфатларын калку күрсәтеп, истә калырлык итеп эшли белә. Мәсәлән, «Алтын йолдыз»дагы Суфия ханым, укытучы коммунист Белозеров, үткен юмор белән тулы* беркатлы солдат Галәви, «Сүнмәс утлар» романындагы кайбер образлар, бигрәк тә халык иҗатындагы образларга тартым булган, ачын күңелле, милли үзенчәлекле мишәр Айнулла бабай образы күз алдына килеп басалар.
Г. Әпсәләмов иҗатының үзенчә-лекле көчле бер ягы — ул халыклар дуслыгы, интернационализм идеяләрен дәртле яклавында, ышандырырлык конкрет сурәтләрдә яктыртуында да күренә. Анын геройлары, кайсы гына милләт кешесе булмасын, алар көндәлек иж- тимагый тормышта, семьяда һәрвакыт иң якын дуслык җепләре белән бәйләнгәннәр, бердәм теләк, уртак хисләр белән янып яшиләр. Моны раслар өчен Урманов, Шумилов һәм Ломидзеның дуслык мөнәсәбәтләрен, ярдәмләшү, кайгыртучан- лык, гомуми эш өчен бергә җавап - лылыкны күтәрү («Алтын йолдыз») яки карт эшчеләрдән Сөләйман Уразметов белән Матвей Яковлевич арасындагы иң җылы, самими дуслык күренешләрен («Сүнмәс утлар») искә төшереп китү дә җитә.
Шуны да әйтергә кирәк, Г. Әпсә-ләмов төрле милләт кешеләрен тас вирлаганда тышкы «милли бизәкләр», көнкүреш, гореф-гадәт, этнографик детальләр белән артык мавыкмый. Әмма моңа карап Г. Әпсә ләмов геройларының милли үзенчәлекләре томаланмый, «гомуми» эчендә югалып калмый. Язучы бигрәк тә кешеләрнең үзара мөнәсәбәтенә, милли үзенчәлекле психикасына, фикерләү рәвешенә, туган илен, җирен, халкын сөю тойгыларына җитди игътибар бирә. Иль- дарскийлар семьясында, мәсәлән, тышкы күренешләрендә, өйләрендә башка халыклардан аерылып торган бернәрсә дә юк. Әмма Суфия ханым да, ире дә, кызлары Мөнирә дә эчке дөньялары, уй-тойгы, психик характерлары белән үз халкын-нан аерылмаганнар. Ул семья хәзерге алдынгы татар совет интелли-генцияләре семьяларыннан берсен күз алдына китереп бастыра. Сө
109
ләйман Уразметовлар семьясында да шундый хәл. Бу семья кешеләре психологик тирән ачылганга күрә, татар халкы өчен хас сыйфатлар тагын да калкурак сизелә. Әдәби үзенчәлек, аермалык мәсьәләсен Г. Әпсәләмов марксистик-ленинчыл эстетика таләпләре нигезендә аңлап эш итә. «Сәнгатьтә милли үзенчәлек милли киемнәр аркылы түгел,— ди Г. Әпсәләмов «йомгаклар һәм бурычлар» дигән мәкаләсендә,— бәлки халыкның характерын, фикер үсешен, психикасын сурәтләү юлы белән бирелә. Әлбәттә, теге яки бу халыкның характеры, фикер сөреше, психикасы үзгәрми торган, катып калган бернәрсә түгел. Яңа тормыш төзү процессында ул үзгәреп тора, яңа сыйфатка керә. Боларның барысын да күрү, аннары иҗатында чагылдыру — язучыларның эше» («Совет әдәбияты» журналы, 1957, № 9). Менә шушы дөрес карашның реальлеген без язучының үз иҗатында ачык күрәбез.
Г. Әпсәләмов классик һәм совет әдәбиятының иң яхшы традицияләрен иҗади үзләштереп, каләмен үткенләтә, көчәйтә баручы язучы. Аның иҗаты рус әдәбиятының көчле, уңай йогынтысында үсә. Роман жанры өлкәсендәге эзләнүләрендә дә, тел, стиль структурасында да бу йогынты ачык күренә. Төрле вакытта язылган ике зур романның — «Алтын йолдыз» белән «Сүнмәс ут- лар»ның телләрен чагыштырганда да, язучының теле халыкчанлык нигезендә чыннан да әйбәтләнә, нәфисләнә баруын күрәбез. Ә менә күптән түгел «Азат хатын» журналында басылып чыккан «Ташчы хатын» һәм «Ак канатым» исемле кыска хикәяләре җыйнаклыклары, образларының, телнең хиссиятле, төгәл эшләнүләре белән иң уңышлы вак хикәяләребез рәтенә куярлык.
Г. Әпсәләмов нигездә хәрби тема-тика һәм яшьләр темасында эшләүче булып формалашты һәм танылды. Ләкин аның иҗаты моның белән генә чикләнми, ул әсәрләренең тематикасын һаман киңәйтә, баета бара. Ул совет кешеләренен сугыштан соңгы тыныч тормышын, героик хезмәтен, коммунизм төзү өчен көрәшен яктырткан әсәрләр дә бирде. Совет интеллигенциясе, бүгенге яшьләр һәм эшчеләр образлары аның соңгы әсәрләрендә кин урын алалар. «Сүнмәс утлар» романын аның яңа үсешен, яңа уңышын күрсәткән иң зур әсәре итеп исәпләргә кирәк. Илебездә шәхес культы хөкем сөргән чорда туган зарарлы күренешләргә — совет демократиясен бозу, инициативаны кысу, кешегә игътибарсызлык, аның көченә ышанмау, җитәкче эшченен халыктан аерылу күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре безнен әдәбиятта беренче тапкыр диярлек нәкъ шушы романда кискен итеп куелды һәм чын сәнгать чаралары белән күрсәтелде. Карт эшче Сөләйман Уразметовның Хәсән Мор- тазинга карап: «Директор булу зур мәртәбә, ләкин кеше булу — тагын да зуррак мәртәбә!» — дип әйткән сүзләре романдагы төп фикерләрнең берсен аңларга ярдәм итә. Чынлап та, роман совет кешеләренен социалистик гуманизмын, югары этик-мораль нигезләрен яклый, чын кешелекнең бөеклеген гәүдәләндерә. «Сүнмәс утлар»ны укучылар югары бәя биреп каршы алдылар.
Б ил гел е, м он ды й романнар н ы иҗат итү җиңел эш түгел. Аларны язар өчен тормышны яхшы белергә, эшче-инженерлар дөньясына художник күзе белән карый белергә һәм, әлбәттә, әдәби осталык, тәҗрибә, талант кирәк. Үзенә бик таләпчән, нык эзләнүчән, яңаны яхшы сизә, аңлый белгән, тырыш язучы- ларыбыздан берсе Г. Әпсәләмов үзенең алдына куйган иҗади бурычын бу романында да уңышлы үтәп чыкты һәм әдәбиятыбызны яңа әсәр белән баетты.
Былтыр, «Совет әдәбияты» жур-налында «Мәңгелек кеше» романы басылып чыккач, Г. Әпсәләмовнын эшчәнлегенә, энергиясенә, язучылык сәләтенә бик күп кеше хәйран калды, бер үк вакытта язучынын чынлап та героик иҗади хезмәтенә сокланып шатланды да. «Мәңгелек
110
кеше» романы әле китап булып яңа чыкты, шуңа да карамастан, укучылар инде аның турында сөйлиләр, хатлар язалар. Әдәби тәнкыйть роман турында әле һаман үз сүзен әйтүне «сузып» килә, әмма укучы инде уңай бәясен әйтеп өлгерде. «Мәңгелек кеше» романы язучының да, әдәбиятыбызның да яңа уңышы дип исәпләнергә хаклы. Жанр үзенчәлеге ягыннан ул башка романнардан нык аерыла. Анда тарихи факт, вакыйгалар, чын геройлар, немец фашистларының үлем лагере. Бу- хенвальдта булган хәлләр тасвирлана. Күңел тетрәтерлек, иң явыз, куркыныч нәрсәләр белән тулы әкиятләргә дә сыймаслык хәлләрне беләбез без ул әсәрдән. Никадәр авыр вакыйгалар тасвирланмасын, роман көчле оптимизм рухы белән сугарылган. Тоткындагы батыр совет кешеләренең, башка милләт кешеләре белән берлектә, кискен көрәшкә күтәрелүләрен сурәтләүне тыныч кына укып булмый. Романда төрле ил, төрле милләт кешеләренең какшамаслык бердәмлеге, туганлык, дуслык мөнәсәбәтләре тирән мәгънәле һәм ышандырырлык итеп бирелгән. Фашистларга каршы көрәшкә күтәрелгән лагерьның башында торган «Интернациональный центр» кешеләре Бакый Назимов, Симагин, Кимов, Вальтер, Задонов, Сабир Һ. б. — чын халык геройлары алар. Бу әсәрне «Геройлар китабы» дип атарга мөмкин булыр иде. Анда чын вакыйгалар шулкадәр дөрес бирелгән ки, хәтта Бухен- вальдның чын геройлары Бакый Назиров, И. С. Симаков һәм Н. Ф. Кюнг иптәшләр дә аңарда дөреслектән читкә китүне, чынлыкны бозып күрсәтүне тапмыйлар. Язучыга язган бер хатында Бакый Назиров иптәш: «Романыгыз миңа бик ошады... Бу әсәрне роман дип түгел, документаль повесть дип атарга мөмкин булыр иде, чөнки анда иң чын дөреслек бирелгән»,— ди.
«Мәңгелек кеше» романын, һич шикләнмичә, рус һәм башка тел-ләрдәге бу типтагы башка әсәрләр рәтенә куярга була.
Г. Әпсәләмовның публицистика, тәнкыйть һәм әдәби тәрҗемә өлкә-сендәге хезмәтләрен аның күпкырлы эшчәнлегенең бер матур күренеше дип билгеләп үтәргә кирәк- Сугышчан публицистика — элек- электән алдынгы язучыл арыбыз өчен хас. Г. Әпсәләмов татар әдәбиятының шушы яхшы традициясен дәвам иттерә һәм аны бүгенге көндә нәтиҗәле үстерә килә. Рус һәм башка кардәш халыклармын матбугатында даими чыгышлар ясап торуы да әдәбиятыбыз өчен политик һәм практик яктан бик әһәмиятле. Г. Әпсәләмов үзенек әсәрләре, мәкаләләре белән, төрле милләт укучылары арасындагы чыгышлары белән татар әдәбиятының казанышларын актив рәвештә пропагандалаучыларның берсе.
Язучы күп кенә бөек рус язучы- ларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте. А. П. Чехов, В. Г. Короленко, Д. Н. Мамин-Сибиряк, Н. Тихонов хикәяләрен, А. Ф. Фадеевның «Яшь гвардия», Э. Казаке- евичның «Одерда яз» романнарын аның тәрҗемәсендә укучыларыбыз яратып укыйлар.
Г. Әпсәләмовның әсәрләре, бигрәк тә романнары рус, украин, үзбәк, казакъ, чуваш, башкорт, поляк, француз, фин һ. б. халыклар телләренә тәрҗемә ителгән, төрле телләрдә барысы кырык ике тапкыр басылып чыккан. «Алтын йолдыз»— 15 тапкыр, шулардай рус телендә 6 тапкыр, татар телендә — 4 тапкыр; «Газинур» — 8 тапкыр* шулардай рус телендә — 4 тапкыр, татар телендә — 3 тапкыр, «Сүнмәс утлар» — рус һәм татар телләрендә 4 тапкыр басылып чыкты. Аның барлык китапларының гомуми тиражы хәзер ике миллионнан аша. Әдәбиятыбыз өчен дә, язучы өчен дә горурланырлык факт бу. Ул — Г. Әпсәләмовның иҗаты кнн мәйданга, Бөтенсоюз аренасына нык аяк басып чыккан дигән сүз.
Габдрахман Әпсәләмов иҗат эшен актив җәмәгать эше белән һәрвакыт бергә бәйләп алып бара. Ул һәрвакыт халык арасында, халыкның төрле-төрле катлавы белән җанлы элемтәсен өзми. Коммунист язучы буларак, ул социалистик реа
лизм әдәбиятының байрагын югары тоту өчен көрәштә көчен кызганмый. Шуңа күрә ул партиябезнең тарихи XXII съездына да делегат булып катнашты.
Габдрахман Әпсәләмов үзенең илле еллыгын иҗаты шаулап чәчәк аткан чорында, XXII съездның карарлары белән рухланып, яңа иҗат планнарын тормышка ашыру дәрте белән янган көннәрендә каршылый.
«Хәзер партия үзенең бөтен көчен, бөтен эшчәнлеген бөтен совет халкын бәхетле итүгә багышлый. Аның байрагында: «Партия халык өчен яши, үз эшчәилегенең мәгънәсен аңа хезмәт итүдә күрә», дигән сүзләр алтын белән язылган. Мондый байрак астында халыклар ник тупланмасын да, аңа ияреп нигә бәхет дөньясына бармасын!..
һәр совет кешесе үзенең тормышын, эшен коммунизм идеаллары белән яраштырырга омтылган кебек, кеше рухының инженерлары булып исәпләнүче язучылар да үзләренең иҗат эшчәнлекләрен нәкъ шуңа көйләргә тиешләр. Башка юл юк, булуы да мөмкин түгел!»
Партия съезды көннәрендә Г. Әп-сәләмов «Партиябез — кояшыбыз» дигән мәкаләсендә әнә шулай дип язды. Ул сүзләр язучының бүгенге зур бурычларны якыннан хис итүе, җаваплылыкны тоюы белән суга-рылганнар, ал арда каләмдәшләрен яңа иҗади күтәрелешкә өндәү авазы ишетелә. Г. Әпсәләмов үзе бу бурычны үтәүчеләрнең алгы сафында бара.