Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОММУНИСТ

лкынлы көрәшче, күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе, бөтен гомерен Ленин эшенә багышлаган коммунист Сәхипгәрәй Сәет- галиевнең тормышы гаять бай һәм гыйбрәтле. Ул 1894 елда Екатеринбург (хәзерге Свердловск)' шәһәрендә эшче семьясында туа, мәктәпкә кереп, үзе әйтмешли, «ташка баскан язуны таный башлый» һәм ун яшеннән үк үз көнен үзе күрергә мәҗбүр була. Кайда гына булырга, кем генә булып эшләргә туры килми аңа!? 1904—06 елларда газета сатучы, 1906—07 елларда Себер тимер юлының Шумиха станциясендә самовар куючы малай, тимер юл үлчәүләре ремонтлау буенча кара эшче, агач заводы эшчесе, Тупинцын пароходында савыт-саба юучы, Уфа шәһәрендәге Степанов фабрикасында конторщик, гостиницада йомышка йөрүче, Брюкгауз энциклопедиясенә подписка җыеп йө-рүче һ. б. лар. Кыскасы, яшүсмер Сәхипгәрәй дөньяның ачысын-төче- сен җитәрлек татый, революциягә кадәрге гади хезмәт кешесенең авыр язмышын үз җилкәсендә кичерә.
1915 елда Сәхипгәрәй Сәетгалиев патша армиясенә алына. 1916 елдай ул Урал эшчеләренең революцион көрәшенә актив катнаша башлый. Аның халык азатлыгы көрәшенә кушылып китүе, әлбәттә, бик табигый: Сәхипгәрәй малай вакытында ук инде (беренче рус революциясе елларында) революцион прокламацияләр яшерүе, тыелган брошюралар сатуы өчен полиция эзәрлекли.
1917 елгы февраль революциясен Сәетгалиев, 126 запас пехота полкының солдаты булганы хәлдә, Екатеринбург шәһәрендә каршылый. Патша төшерелү хәбәре ишетелү белән үк ул шәһәрдә эшчеләр һәм солдатлар арасында большевистик идеяләрне таратучы ялкынлы агитаторга әверелә. Солдатлар аны полк комитетына, эшче-солдат депутатларының Екатеринбург Советына член итеп сайлыйлар. Тиздән Сәетга-
Я
НУР СӘЙФИ
КОММУНИСТ
лиев мөселман сугышчыларының Гарнизон комитеты председателе булып сайлана.
Сәхипгәрәй Сәетгалиев 1917 елның март аенда Екатеринбург шәһәрендә РСДРП (б) сафларына кабул ителә. Май аенда аны мөселман сугышчыларының Өлкә Комитеты председателе итеп сайлыйлар Һәм үл солдатларны, гомумән Урал хезмәт ияләрен большевиклар партиясе тирәсенә туплау буенча киң эш җәелдереп җибәрә, контрреволюцион Керенский хөкүмәтенең халыкка каршы политикасына, эшчеләр сыйныфына һәм хезмәтчел крестьян массаларына хыянәт иткән меньшевиклар һәм эсерларга каршы көрәшә, пролетариатка дошман булган соглашатель партияләр политикасын, монархияне яклаучы буржуазиянең мәкерле планнарын рәхимсез фаш итә.
Бөек Октябрь революциясе көннәрендә Урал гарнизоны солдатлары Сәетгалиевне 47 бригададагы мөселман сугышчылары эше буенча комиссар итеп сайлап куялар. Аның инициативасы буенча Уралның сигез гарнизонындагы солдатлардан Беренче Урал революцион мөселман батальоны оештырыла. Бу батальон соңыннан Уралны Дутов бандаларыннан саклау буенча барган сугышларда зур батырлыклар күрсәтә.
Дәүләт властеның эшчеләр һәм крестьяннар кулына күчүе — эксплуататор сыйныфлар хакимлегенең бетүе, кешелек тарихында яңа чорның башланып китүе дигән сүз иде. Сәетгалиев моны тирәнтен аңлап ; эш итә. Турыдан-туры аның инициативасы белән кыска гына вакыт эчендә Екатеринбург шәһәрендә эшче мөселманнарның Беренче Урал съезды чакырыла. Бу съездда Уралның барлык заводларыннан, шахталарыннан, рудникларыннан, тимер юлларыннан ун меңнәрчә татар-башкорт эшчеләре вәкилләре катнаша.
1917 елда Казан шәһәрендә мөселман сугышчыларының Беренче Бө- тенроссия съезды җыйнала. Бу съезд турыдан-туры татар буржуазиясе йогынтысы астында уза һәм анда контрреволюцион «Хәрби шура»ның башкарма органнары сайлана. Алкин, Токумбетов кебек ак офицерлардан торган «Хәрби шура» җитәкчеләре ашыгыч рәвештә Идел буе шәһәрләрендә, Оренбургта, Уфада татарлардан хәрби частьләр оештырырга керешәләр. Бу эшне аннан-моннан башкарып чыгу белән үк, татар буржуазиясе Бөтенроссия мөселман хәрби советы — «Хәрби шура» аша Казанда Икенче Бөтенроссия мөселман хәрби съездын чакыра. Шул уңай белән Екатеринбург шәһәрендә дә Урал гарнизоннарындагы татар-башкорт солдатларының Икенче съезды җыйнала. Анда Сәхипгәрәй Сәетгалиев һәм Галиулла Касыймов әлеге Икенче Бөтенроссия мөселман хәрби съездына делегат итеп сайлана.
Билгеле булганча, бу съезд Казанда ул вакытта яшәп килгән халыкка дошман оешмалар — «Хәрби шура» һәм «Милли шура» тарафыннан Советлар властена каршы хәрби көч туплау өчен чакырыла. Съезд делегатларының да күпчелеген капиталист, алпавыт, сәүдәгәр, реакцион рухани малайлары тәшкил итә. 235 делегатның 220 се «Хәрби шура» платформасын яклый, калган 15 е генә аларга каршы була.
Съезд үзенең эшен ике ай буена (1918 елның январь, февраль айлары) дәвам иттерә. Большевик делегатлар, милләтчел татар буржуазиясе агентлары планнарын фаш итеп, ялкынлы речьләр белән чыгалар, большевиклар белән милләтчеләр арасында көрәш шул дәрәҗәгә җитә — Казан шәһәрендә киеренке хәл туа.
Съезддагы большевик делегатларга Сәетгалиев җитәкчелек итә- һәр-вакыттагы кебек үк анда да ул гаять зур оештыру сәләте күрсәтә. Аның тырышлыгы белән аерым большевистик фракция оеша һәм ул кичекмәстән Казандагы большевиклар оешмасы белән бәйләнешкә керә. Большевистик көчләрнең берләшүе — буржуаз милләтчеләрнең идея пози-
96
цняләрен җимерүгә, бу съездны оештыручыларның чын йөзләрен фаш итүгә зур этәргеч бирә.
Икенче мөселман хәрби съездын оештыручыларның контрреволюцион планнарын ачып биреп, большевиклар фракциясе үзенең декларациясен игълан итә һәм съездны ташлап чыга.
Бу съездда буржуаз милләтчеләрнең хәрби җитәкчеләре Алкин, То- кумбетов, Мозаффаров һ. б. лар Совет хөкүмәтенә һәм аның революцион чараларына каршы котырынып агитация алып баралар, татар хезмәт халкын бөек рус халкына каршы куярга маташалар-
Хәзерге карт буынга яхшы билгеле: прогрессив татар яшьләре белән консерватив буржуазия арасындагы көрәш бик озак дәвам итте. Бу көрәштә буржуазия реакцион руханиларга таяна иде. 1905 елгы революция бу көрәшнең тагы да көчәюенә этәргеч булды. Татар буржуазиясе күптәнге хыялын — «Эчке Россия һәм Себердәге татарларның милли автономиясен» оештыруны тормышка ашырырга һәм Идел буё, Көньяк Уралда яшәүче мөселманнарны берләштереп «бәйсез» «Идел—Урал штатлары» төзергә теләде. Татар хезмәт ияләре массасы буржуазиянең бу маташуларын якламады. Шуннан соң инде милләтчеләр 1918 елда Казан шәһәренең бер урамында гына булса да «үзбаш» дәүләт төзеп, бәхет сынап карамакчы булдылар. Алар съездга килгән контрреволюцион буржуазия вәкилләренә һәм ул вакытта Казанда яшәп килгән «Хәрби шура» оешмасына таянып «Болак арты республикасы» оештырдылар.
Татар коммунистлары һәм коммунист булып битлек киеп йөргән бәндәләр арасында ул вакытта бу буржуаз милләтчел «республика» га карата төрле-төрле караш яши иде. Сәетгалиев җитәкчелегендәге коммунистлар революцион көч кулланып «Болак арты»н җимерүне галәп итте, ә Солтаигалиев1 җитәкчелегендәге төркем моңа теше-тырнагы белән каршы чыкты. Партиянең Казан оешмасы Сәетгалиевнең бердәнбер дөрес планын яклады һәм Солтаигалиев иярченнәренең бур- жуаз-милләтчел планын кире какты.
Шулай итеп «Бәйсез Болак арты республикасы», дүрт атна яшәгәннән соң, Казандагы революцион пролетариат һәм хәрби властьлар тарафыннан тар-мар ителде. «Болак арты республикасы»н юк итүгә Бөтен- россия мөселманнарының Икенче хәрби съездының С. Сәетгалиев, К. Якуб, Г. Касыймов, X. Урманов һ. б. лар составында булган большевиклар фракциясе членнары да турыдан-туры катнаштылар.
«Болак арты республикасы»иың тиз вакыт эчендә юк ителүе татар хезмәт иясе массаларының реакцион буржуазияне якламавын ачык күрсәтте. Бу «республика»ны тар-мар итүне эшчеләр һәм крестьяннар большевиклар җитәкчелегендә үзләре башкардылар.
Шурачылар бу авантюраны оештырганда нәрсәне күз алдында тотып эш иттеләр соң? Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе материаллары бу сорауга ачык җавап бирә. Мәсәлән, Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының 1919 елның ноябренда Мәскәүдә уздырылган Икенче Бөтенроссия съездында Үзәк мөселман хәрби коллегиясе вәкиле Нәби Вахитов болай дип чыгыш ясый:
«Ү. М. X. К. ярдәме белән Казанда 20000, Оренбургта 12000, Уфада 15000 һәм Идел буендагы төрле шәһәрләрдә 10000 гә якын гаскәре булган «Хәрби шура» тар-мар ителде»1 2.
Шурачы провокаторлар менә нинди көчләргә таянмакчы булганнар.
«Болак арты республикасы»н тар-мар итү сугышларына турыдан- туры катнашкан Сәхипгәрәй Сәетгалиев 1921 елның 1 апрелендә
1 Соңрак Солтангалиевиең коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәтенә каршы эшчәнлеге фаш ителде һәм ул партиядән чыгарылды.
2 КПСС ҮК каршындагы Марксизм-ленинизм институтының Үзәк партия архивы
ф. 17, оп. 2, эш 2, 160, 161 б.б. н
7. .C. Ә.- № 1.
97
98
«Известия ТатЦИКа» газетасында басылып чыккан мәкаләсендә болан дип язды:
«1918 елның февралендә Казандагы татар буржуазиясе, хезмәт ияләре белән булган трибунадагы парламентар көрәштә һәм урамда кораллы бәрелештә җиңелгәннән соң, көчләрен бер үзәккә туплады һәм шәһәрнең татарлар тыгыз яши торган районында итчеләрдән, буржуй малайларыннан, әле генә империалистик сугыш фронтларыннан кайтып, алар тарафыннан алданган ач солдатлардан торган «Тимер дружиналарга нигезләнгән «Болак арты республикасы» игълан итте... Казанда... буржуазия бәйрәм итәргә хәзерләнде. Хезмәт ияләре сакка басты, атмосфера куерганнан-куерды, контрреволюция тарафыннан провокация көчәйде... ниһаять, шул чиккә җиттек ки, шурачы полклар да. совет гаскәрләре дә йокларга ятканда да чишенмичә, винтовкаларын кочаклап йоклый башладылар. Бик каты күк күкрәп яшенле яңгыр, шактый күп бәла-каза китерерлек давыл якынлаша иде.
Чаралар күрергә кирәк иде — тиз һәм хәлиткеч чаралар кирәк иде, һәм без бу эшне башладык: Алкин әфәнделәрне кулга алдык, «Хәрби шура»ны һәм аның түбән оешмаларын юк иттек, асылда контрреволюцион булган съездны кудык. Бу чаралар нәтиҗәсендә татар һәм рус буржуазиясенең бөтен планнары җимерелде. Үзенең көчләрен торгызу максаты белән буржуазия Болак артына китте һәм үзеиең «бәйсезле- ген» игълан итте».
Үзеннән-үзе аңлашыла: мондый шартларда пролетариатка вакытны озакка сузмыйча җитди чаралар күрергә кирәк иде. Әмма штурмны тиешле әзерлексез башларга ярамый, чөнки шурачылар Россиянең көнчыгышындагы милләтчеләр белән бәйләнештә иде. Казанга Мәскәүдән 800 Балтик матросыннан торган отряд килеп җиткәннән соң, 28 мартта. Мөселман эшләре комиссариаты «Болак арты республикасы»на һәл «Тимер дружиналар»га ультиматум белдерде.
1 апрельдә Казан тулысы белән совет шәһәре иде имде. Андагы контрреволюцион милләтчеләрнең үзәге тәмам тар-мар ителде. Моның әһәмияте зур иде. Чөнки алариың иярченнәре илнең төрле почмакларында — Кырымда, Башкортстанда, Кыргызстанда, Төркстаида һ. 6. урыннарда шактый иде. Болардан тыш «Хәрби шура» Совет властена дошман булган Украина радасы һәм Кырымдагы генерал Сулькевич белән бәйләнешкә кергән иде.
Шулай итеп Сәхипгәрәй Сәетгалиев, Бөтенроссия мөселманнарының Икенче хәрби съездының большевиклар фракциясе башлыгы буларак, контрреволюцион хәрби съездны таркатуда гына түгел, «Хәрби шура»ны һәм буржуаз милләтчел «Болак арты республикасы»!! тар-мар итүдә дә зур роль уйный. «Хәрби шура» таркатылганнан соң башка милләтчел оешмалар да тар-мар ителә. Алар урынына уездларда Советлар каршында җирле Мөселман Комиссариатлары оештырыла.
«Болак арты республикасы»н тар-мар итү тәмамланганнан соң, Сәетгалиев Казан губерна Башкарма Комитеты янында оештырылган Мөселман комиссариатында — башта хезмәт комиссары, соңрак, 1918 елның 17 маеннан, комиссариат председателе булып эшли, татар эшче һәм крестьяннарын Советлар власте тирәсенә туплау буенча армый-талмый көрәшә, эшчеләр, крестьяннар, кызылармеецлар җыелышларында бик еш кына чыгышлар ясый, аларга большевиклар партиясенең чын максатын, Совет хөкүмәтенең политикасын аңларга зур ярдәм күрсәтә. 1919 елның маеннан ноябрь аена кадәр Сәетгалиев Хәрби һәм диңгез көчләре халык комиссариаты каршындагы Үзәк Мөселман хәрби коллегиясендә политработник булып эшли, ноябрьда Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Икенче Бөтенроссия съездына делегат итеп сайлана. Бу съезд 22 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр ААәс-
99
кәүдә үткәрелә. Агымдагы хәлләр турында үзенең докладында В. И. Ленин халыкара хәлләргә тирән анализ ясый, империализмның җимерелүенең тарихи котылгысыз икәнлеген күрсәтә, Кызыл Армиянең гражданнар сугышы фронтларында күп санлы җиңүләренә китергән сәбәпләр турында, беренче чиратта торган бурычлар, Көнчыгыш халыкларын уятуда Россиядәге пролетариат революциясе җиңүенең дөнья күләм тарихи әһәмияте турында сөйли.
Съезд делегатлары Владимир Ильич докладын гаять зур игътибар белән тыңлыйлар, доклад тезисларын киләчәктәге үз эшләре өчен сугышчан программа итеп кабул итәләр.
27 ноябрьдә Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты исеменнән съезд делегатларын котлап М. И. Калинин чыгыш ясый. Съездның 28 ноябрендәге утырышында татар-башкорт мәсьәләсе тикшерелә. Бу мәсьәлә буенча Сәетгалиев тә сөйли, Татар-башкорт республикасы оештыруның зарури икәнлеген әйтә. Бу съездда Сәхипгәрәй Сәетгалиев РКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы председателе итеп сайлана.
Аның шул вакытта язган «Кызыл Иван, нык тор, сиңа ярдәмгә Кызыл Абдулла килә» дигән мәкаләсе бик характерлы. Бу мәкаләсендә ул Якын Көнчыгыш илләрендәге революцион кузгалышларга туктала, эшче һәм крестьяннарның колонизаторлар изүеннән котылу өчен кө- чәйгәниән-көчәя барган көрәшләре турында сөйли. «Ул илләрдә хәзер нәрсәләр эшләнә соң! — дип яза Сәетгалиев. — Колонизатор ерткычларның электәге кебек үзләренең капиталистик илләре файдасына хезмәт ияләренең каннарын имәргә һәм изелгән җирле халыкны үзләренең талау максатлары өчен сугыш корбаннарына әверелдерергә хәзер дә кулларыннан киләме соң? Бу сорауларга без бары тик «юк» дип кенә җавап бирә алабыз... Мөселман ярлылары йөзендә без нык союздашларыбызны күрәбез, алар безгә ’ярдәмгә ашыгалар. Көнчыгыш яна. Көнбатыш Европа империализмының терәге булган нигез Көнчыгышның изелгән ярлы халкы тарафыннан җимерелә... Паннар Польшасы дөнья революциясе диңгезендә батып бара торган бөтендөнья контрреволюциясе тотынган соңгы бүрәнә ул. Кызыл Иван, дөнья буржуазиясенең соңгы таянычы булган паннар Польшасын кыйна! Аяусыз- кыйна: сиңа ярдәмгә Кызыл Абдулла ашыга»3. 1920 елның беренче яртысында Сәетгалиев РКП(б)иың Мәскәү оешмасы членнары җыелышларында, Мәскәү һәм Мәскәү тирәсендәге завод-фабрика эшчеләре митингларында күп мәсьәләләргә карата докладлар белән чыгышлар ясый.
Сәхипгәрәй Сәетгалиев — Татарстан Автономияле республикасын оештыручыларның берсе. 1920 елның 8 маенда В. И. Ленин тәкъдиме белән Сәетгалиев ТАССР оештыру буенча декрет проекты төзү өчен махсус комиссия составына кертелә.
Эш процессында аңа берничә мәртәбә В. И. Ленин белән очрашырга туры килә. Ул үзенең 1925 елда «Пролетарская Революция» журналында (№ 9) басылган истәлекләрендә бөек юлбашчы турында болай днп яза: «Вакыты белән ялгышуыбызны Ильич иң гади сораулар белән тулысы белән ачып биреп, безне уңайсыз хәлдә калдыра иде».
Ленин белән булган бу очрашулар Сәетгалиев өчен зур политик мәктәп була һәм ул үзен чын коммунист-интернационалист итеп таныта.
Партия Үзәк Комитеты Политбюросы карары нигезендә Сәетгалиев 1920 елның 8 июнендә ТАССРның Ревком председателе итеп билгеләнә. 1920 елның 25 июнендә Казан губерна Башкарма Комитеты властьны Татарстан республикасы Ревкомына тапшыра. Бу көннәрдә Сәетгалиев
3 КПСС ҮК каршындагы Марксизм-ленинизм институтының Үзәк партия архивы ф. 17, оп. 2, 236 эш, 1—4 б. б.
100
урыннардагы Советлар белән дөрес җитәкчелек итү, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Учредительный съездын хәзерләү буенча армый-талмый эшли.
1920 елның сентябрь аенда ТАССРның Учредительный съезды /Кыйнала. 26 сентябрьдә Ревком председателе Сәетгалиев съездны ачык дип белдерә. Съездда Сәхипгәрәй Сәетгалиев Татарстан Халык Комиссарлары Советы председателе итеп сайлана.
1920 елның көзе. Илдә гражданнар сугышы әле дәвам итә. Кайда карама — җимереклек. Халык ачлыктан, салкыннан, төрле авырулардан интегә. Кыскасы, илебез авыр чор кичерә.
Татарстан хөкүмәте республикада продразверстка планын үз вакытында үтәүне тәэмин итү өчен Бөтен Татарстан Азык Киңәшмәсе оештырырга карар чыгара. РКП(б) Үзәк Комитеты һәм Совет хөкүмәте зада- ниесе буенча Татарстан Кызыл Армия сугышчылары һәм илебезнең промышленность үзәкләрендә эшләүче эшчеләр өчен 10120 мең пот икмәк хәзерләргә тиеш була. Хәрби коммунизм чорында бу заданиене үтәп чыгу республика партия оешмасының сугышчан һәм почетлы бурычы исәпләнә. Әнә шул изге бурычны намус белән башкарып чыгу эшенә республикабызның партия һәм совет оешмалары зур игътибар бирәләр.
Бу авыр чорда, искиткеч кыен шартларда Татарстан хөкүмәтенен җитәкчесе буларак Сәетгалиев үзен энергияле, сәләтле оештыручы, саф намуслы коммунист, бөтен барлыгы белән революция эшенә бирелгән көрәшче итеп таныта. Республиканың партия һәм Совет хөкүмәте заданиесен вакытыннан элек 103 процентка үтәп чыгуында җирле оеш* маларның эшен дөрес оештыруның роле зур булды. Менә шуңа күрә дә продразверстка планын вакытыннан элек намус белән үтәве өчен Татарстан хөкүмәтенә һәм Азык Киңәшмәсе работникларына Владимир Ильич Ленин рәхмәт белдерә. *
Сәетгалиев, ТАССР Халык Комиссарлары Советы председателе булган хәлдә, Татарстан хезмәт ияләре арасында партия политикасын һәм марксизм-ленинизм тәгълиматын пропагандалау буенча да күп эшли. Аның кызылармеецлар, эшчеләр, крестьяннар һәм яшьләр алдында ясаган күп санлы докладлары һәрвакыт тирән эчтәлеккә һәм зур ышандыру көченә ия була. Халык алдында ул үзен тыйнак һәм гади тота, гади хезмәт кешеләре белән дусларча, үз итеп сөйләшә. Ул һәрва* кыт эшчеләр һәм крестьяннарның уй-фикерләрен, омтылышларын ти- рәнтен белеп эш итә. Менә шуңа күрә дә катлаулы политик мәсьәләләр турында сөйләгәндә дә аның сүзләре тыңлаучылар өчен ачык һәм аңлаешлы була.
Комсомолецлар, яшьләр Сәетгалиевне аеруча дус күрәләр. Ул үзе дә яшьләрне якын итә, чын күңелдән ярата, аларга даими ярдәм күрсәтә.
1920 елның 16 августында Казан университетының Актлар залында үткәрелгән Яшьләрнең Коммунистик Союзы членнары конференциясендә ясаган докладында ул яшь буынны — конференция делегатларын чәчәкләр бәйләменә охшата. «Кешеләр чәчәкләрне кадерләп үстергән шикелле үк, халык яшь буынны яратып үстерергә, күз карасы кебек сакларга, тәрбияләргә тиеш, — ди ул. — Чөнки яшьләребез — безнен киләчәгебез ул».
Конференция делегатлары аның докладын зур игътибар белән тыңлыйлар, көчле кул чабулар белән аның сүзләренә үзләренең теләктәшлекләрен белдерәләр.
Дәүләт эшләре: фронтка ярдәм итү, хуҗалыкны торгызу, продразверстка планын үтәү, ачлык белән көрәш һәм башка бик күп төрле эшләр белән шөгыльләнгән хәлдә, ул аерым кешеләр турында кайгыртырга да вакыт таба. Ә бит аңа гаҗәп авыр шартларда эшләргә туры
101
килә. Ул вакытта, хәтта партия членнары арасында да буржуаз милләтче элементлар бар иде. Солтангалиев, Енбаев, Мохтаров һ. б. кебекләр эшчеләр һәм крестьяннарда, аеруча яшьләрдә милли дошманлык хисләре тудырырга азапландылар. Солтангалиевчеләр Татарстанны Советлар Союзыннан аерырга, мөстәкыйль «Мөселман федерациясе» — «Туран дәүләте» төзергә маташтылар. Бу максат белән алар кайбер империалистик илләр белән бәйләнешкә дә керделәр. Нәкъ әнә шулар, буржуазия һәм реакцион муллалар белән берлектә, эшчеләр һәм хезмәтчел крестьян вәкилләрен властька үткәрмәскә, милли кадрларны үстермәскә теләделәр. Солтангалиевчеләр нигездә ак эмигрантлар: С. Максуди, Г. Исхакый, Ф. Туктаровларга хезмәт иттеләр. Ә фашистларга сатылган ак эмигрантларның хыянәтчел эшләре безгә яхшы билгеле. Бөек Ватан сугышы елларында алар Берлинда «Идел-Урал» комитеты төзеделәр, газеталар чыгарып яттылар. Алар, фашистлар ярдәмендә, «Идел-Урал штатлары» төзергә хыялландылар. Әмма хыянәтчеләрнең бу хыяллары да, 1918—1920 еллардагы кебек үк, чәлпәрәмә килеп җимерелде. Башкача булуы да мөмкин түгел иде...
Татарстан республикасы шартларында социалистик төзелеш җирле милләтчелекне теоретик яктан да, практик яктан да җимерүне таләп итте. Татарстан партия оешмасы хезмәт ияләрен интернациональ тәрбияләү буенча политик-масса эшләрен киң җәелдерә барып, халыкны партия Үзәк Комитеты тирәсенә туплауда зур эшләр башкарды. Милләтчеләр белән көрәшү, хезмәт ияләрен пролетар интернационализм рухында тәрбияләү өчен Сәхипгәрәй Сәетгалиев көчен дә, вакытын да жәлләмәде. Чын коммунист буларак ул буржуазиянең, великорус шовинистларының, татар милләтчеләренең реакцион политикаларын рәхимсез фаш итте.
Аның сугышчан революцион эшчәнлеге, гади хезмәт кешеләре белән якыннан бәйләнеше, партия эшенә чын күңелдән бирелгән булуы, ленинчыл милли политиканы эзлекле рәвештә тормышка ашыру өчен көрәше буржуаз милләтчеләрнең аңа карата ачуын чыгарды. Коммунистлар партиясенең саф намуслы вәкилен, татар халкының күренекле улын — Сәхипгәрәй Сәетгалиевие алар социалистик җәмгыять төзүчеләр сафыннан алып ташларга җай эзләделәр һәм 1920 елның 9 Октябренда кичке сәгать унда ТАССР Халык Комиссарлары Советының беренче председателе Сәетгалиевкә һөҗүм оештырдылар: мәкерле хыянәтче яшеренгән хәлдә аның аркасына пуля җибәрә. Татарстан хезмәт ияләре хыянәтчеләрнең бу мәкерле җинаятенә тирән нәфрәт белдерделәр, аларны каты җәзага тартуны таләп иттеләр. Бу вакыйгага карата партиянең Татарстан Өлкә Комитеты секретаре А. Таняев «Известия ТатЦИКа» газетасына болай дип яза: «Почмак артыннан тагын бер ату. Шушы көннәрдә ниндидер җинаятьче Халык Комиссарлары Советь председателе иптәш Сәетгалиевие үтерергә теләде. Җинаятьчел план- барып чыкмады. Партиябезнең иң яхшы вәкилләренә төбәлгән беренчс- генә ату түгел бу. Яшертен һөҗүм ясау һичшиксез алдан корылган план нигезендә башкарылган... Бу кабахәтлеккә һәм түбәнлеккә башсыз буржуазия һәм социал-хыянәтчеләрнең вак буржуаз калдыклары гына сәләтле... Татарстан республикасы хезмәт иясе массаларының моңа җавабы рәхимсез бул&р...» (17 октябрь, 1920 ел, № 92/237). Шушы ук газе-тада (2 ноябрь, 1920 ел) Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы председателе Борһан Мансуров болай дип яза: «Бөек Россия революциясе революциягә турылыклы булган бик күп геройлар тудырды һәм алар арасыннан күпләре ярлы халыкның бәхетле киләчәге өчен көрәштә корбан булдылар. Иптәш Сәетгалиев бу революциянең җимеше, ул татар пролетариаты арасыннан чыккан... Иптәш Сәетгалиев татар пролетариатының рухи көзгесе булып күз алдына баса... Татар буржуазиясе почмак артыннан хыянәтчел төстә атып, аны бездән
102
аерырга теләде. Әмма бу явыз теләк барып чыкмады. Иптәш Сәетгалиев безнең белән бергә үз постында калды. Көнчыгыш пролетариаты иптәш Сәетгалиевнең сау-сәламәт булуына шатлана, ул аңарда үзен күрә. Сәлам сиңа, кадерле иптәш!»
Таняев һәм Мансуров иптәшләрнең аңа карата әйткән дулкынландыргыч сүзләре яшь Татарстан республикасы хезмәт ияләренең хисләрен. мөнәсәбәтен бик тулы чагылдыра.
Сәетгалиевнең Казан университетының Актлар залында 1921 елның 19 январенда ясаган чыгышы хәтеремдә. Бу көнне Казанда партиянең татар эшче һәм крестьян хатын-кызларыннан Беренче Өлкә съезды үзенең эшен башлап җибәрде.
Күп кенә хатын-кызларның зур калага беренче килүләре иде. Хәтта гади трамвайны күргәч тә аларның кайберләре куркып калдылар, бу «шайтан арбасы» янына килергә шикләнделәр. Авылдан килгән делегат хатын-кызлар русча бер авыз сүз белмиләр һәм, озатып йөрүче бул- маса, шәһәр урамына чыгып йөрергә куркалар, чыксалар да берсе икенчесенең итәгенә тотынып кына йөриләр иде.
Иптәш Сәетгалиев алар алдында «ТАССРның хәзерге хәле һәм эшче, крестьян татар хатын-кызлары алдында торган бурычлар» дигән темага доклад белән чыкты. Аның тирән эчтәлекле рече делегат хатын- кызларга гаять зур тәэсир итте, аларның күңелләрендә чын-чыннан борылыш ясады. Сәетгалиев үзенең чыгышын тәмамлаганнан соң, аның янына тантаналы елмаеп, берничә хатын-кыз килде, һәм алар «без дә коммунистлыкка язылабыз», — дип белдерделәр.
Сәхипгәрәй Сәетгалиев партия съездларына да күп мәртәбәләр делегат итеп сайлана. 1920 елның июль аенда ул Россия делегациясе составында Коминтернның II конгрессында катнаша. 1921 елның мартында партиянең X съездында аны милләтләр мәсьәләсе буенча резолюция хәзерләү өчен съезд комиссиясе члены итеп сайлыйлар.
Сәетгалиев шулай ук Советларның VII, VIII Бөтеироссия съездлары делегаты да була, Бөтеироссия Үзәк Башкарма Комитеты члены итеп сайлана. 1921 елда РКП(б) Үзәк Комитеты Сәхипгәрәй Сәетгалиевне Кырымга җибәрә, анда ул Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасының Халык Комиссарлары Советы председателе итеп сайлана. 1924 елга кадәр Сәетгалиев шунда эшли.
Партиянең XIII съездында (1924 елның мае) Сәетгалиев ВКП(б) Үзәк Контроль Комиссиясе члены итеп сайлана. Ә 1926—33 елларда ул бөтенсоюз күләмендә төрле җитәкче постларда эшли.
Татарстанда һәм Кырымда эшләгән чорларда Сәхипгәрәй Сәетгалиев берничә мәртәбә Владимир Ильич Ленин белән очраша. Владимир Ильичка ул төрле мәсьәләләр буенча сораулар белән мөрәҗәгать итә һәм бөек юлбашчы аны һәрвакыт игътибар белән тыңлап, тиешле ярдәмне күрсәтә. 1921 елгы ачлык вакытында В. И. Ленинның һәм бөек рус халкының Татарстанга турыдан-туры ярдәме зур булды.
Сәетгалиев Владимир Ильичка хатлар белән дә мөрәҗәгать итә. Шундый хатларның берсендә ул Лениннан түбәндәге дүрт сорауга җавап бирүен үтенә.
1. Россия Совет Федерациясендә гомумән вак автономияле респуб-ликаларның һәм, аерым алганда, Татарстанның яшәве кирәкме икән?
2. Әгәр дә кирәк икән, кайчанга кадәр, икенче төрле әйткәндә, нинди бурычларны үтәгәнче һәм нинди максатларга ирешкәнче?
3. Элек хакимлек иткән милләтләрнең коммунистлары элек изелгән милләтләрнең коммунистларына һәм барлык хезмәт ияләренә карата педагог һәм нянька ролен үтәргә тиеш дигән караш дөресме?
4. Дүртенче сорау ул вакытта автономияле республикалардагы ком-мунистлар, аерым алганда, Татарстандагы татар коммунистлары ара
сында бер-берсеннәи кискен аерыла торган ике агым (төркемнәр) булуга кагыла.
1921 елның 18—20 июлендә Владимир Ильич бу сорауларга җавап яза:
«Беренче сорауга — әйе.
Икенче сорауга — Әле озак вакытка.
Өченче сорауга — Педагог һәм нянька түгел, ә ярдәмче.
Дүртенче сорауга — «Ике агым»га карата фактларны төгәл, кыска, ачык күрсәтүне сорыйм»4.
Сәхипгәрәй Сәетгалиев бөтен гомерен Коммунистлар партиясенә, совет халкына багышлады. Ул чын коммунист, сизгер дәүләт эшлекле- се иде. Аның тормышы, күпкырлы эшчәнлеге турында укучыларга, бигрәк тә хәзерге яшь буынга аз билгеле әле. Әлбәттә, партиябез һәм халкыбызның бу турылыклы улы турында әдәби әсәрләр дә язылыр, республикабызның югары оешмалары аның исемен мәңгеләштерү буенча тиешле чараларны да күрерләр. Аның якты образы, яшьләребезгә чын мәгънәсендә үрнәк булып, коммунизм төзүчеләр сафында булырга тиеш.
4 В.