Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢ СЫЗГАНЫП, ЭШКӘ!

артиябезнең яңа Программасы әдәбият һәм сәнгать эшчеләре алдына гаять җа-ваплы бурычлар куя. Бу бурыч совет әдәбиятының һәм сәнгатенең идея-тәрбия ролен күтәрүдән, совет кешеләрендә коммунизм төзүчеләрнең иң яхшы сыйфатларын тагын да үстерүдән гыйбарәт.
«Әдәбият һәм сәнгатьне үстерүдә төп линия, — диелә Программада,— халык тормышы белән бәйләнешне ныгыту, бай һәм күпьяклы социалистик чынбарлыкны дөрес һәм югары дәрәҗәдә сәнгатьчә итеп сурәтләү, яңалыкның, чын коммунистик күренешләрнең рухландырырлык гүзәл гәүдәләнешен бирү, җәмгыятьнең алга баруына каршылык күрсәтүче бөтен нәрсәне фаш итү».
Шулай итеп, партиябезнең XXII съезды тарафыннан кабул ителгән бу программ документ җәмгыятьнең алга баруына каршылык күрсәтүче бөтен нәрсәне, фаш итү бурычын әдәбият һәм сәнгать алдында торган бурычларның башка эш арасында эшләнә торган бер кисәге генә итеп түгел, ә бәлки совет әдәбияты һәм сәнгате үсешендәге төп 'л и н и я н е ң аерылмас өлеше итеп куя.
Бу — коммунистик төзелештәге уңышларны күрсәтү белән беррәт- тән, ул уңышларны яулап алуга комачаулый торган кимчелекләрне фаш итү һәм шул кимчелекләргә каршы көрәшү юлы белән яңа Укышларга юл чистарту, дигән сүз.
Мәсьәләнең шулай куелуы совет җәмгыятенең коммунизмга баруына комачаулаучы барлык күренешләрне фаш итәргә тиешле булган юмор һәм сатираның ролен тагын да күтәрә.
Иптәш Н. С. Хрущев күптән түгел Казахстан авыл хуҗалыгы эшчеләре киңәшмәсендә сөйләгән речендә юмор һәм сатираның роленә кабат тукталды.
«Безгә, — диде ул үзенең речендә,— намуслы һәм алдынгы хезмәт кешеләрен якларга һәм ялкауларны, әрәм тамакларны, безнең алга баруыбызга комачаулаучыларның барысын да фаш итәргә кирәк. Шигырьләр, мәсәлләр, хикәяләр ке-шеләргә бөек һәм изге эштә — ком-мунизм төзү эшендә хезмәт итәргә тиеш».
«Сатира, иптәшләр,—диде ул, дәвам итеп, — үз эшен эшли. Шуңа күрә киеренке эшләмәүчеләрдән бераз көлү, аларны чагу файдалы була. Бу — тирене сафландырачак, тире сулыш алсын өчен күзәнәкләр-, ие чистартачак. Мин уйлыйм... безнең сатирик язучыларыбыз үзләренең үткен каләмнәрен кулларына теләп алырлар һәм авылдагы эштә булган җитешсезлекләрне кыю фаш итәрләр».
Җәмгыятьнең алга хәрәкәт итүенә каршылык күрсәтүче барлык нәрсәне фаш итү чараларыннан берсе булган юмор һәм сатирага партиябезнең яңа Программасы тарафыннан бирелгән югары бәя һәм иптәш Н. С. Хрущевның язучыларны шул коралдан кыю файдаланырга чакыруы бу жанрга тиешле
П
ҖИҢ СЫЗГАНЫП, ЭШКӘ!
120
әһәмият бирү, аны лаеклы дәрәҗәгә күтәрү турында сөйли. Шул ук вакытта ул әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә кайвакыт очрый тор- гай теш ыржайту һәм чынбарлыкка яла ягу кебек зарарлы күренешләргә каршы рәхимсез көрәшү белән беррәттән, бу жанрга карата шәхес культы чорыннан калган ки-рәксез чикләүләрне һәм ясалма киртәләрне бетерү кирәклеге турында да сөйли.
һәркемгә билгеле булганча, җәм-гыятьнең алга баруына комачаулый торган кимчелекләрне — бер урында катып калу, искегә ябышып яту, яңага каршылык күрсәтү, бюрократизм, волокита, ришвәтчелек, сорыкортлык, эштә сүлпәнлек, кешеләрнең сорауларына һәм ихтыяҗларына җансыз карау, капиталистик илләрдән кергән вак буржуаз йогынтыларга бирелү, милли чикләнүчәнлек, кешеләрнең миләрен дини мистика белән агулау һ. б. кебек зарарлы күренешләрне фаш итүдә көчле сатира коралыннан башка эш итеп булмый. Революциягә кадәрге татар прогрессив әдәбиятының бөтен үсеше, билгеле булганча, аның иң алдынгы вәкилләренең җәмгыять үсешенә киртә булган барлык тискәре күренешләргә каршы көрәштә сатира коралыннан киң файдалангаилык- ларын күрсәтә. Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның шигырь һәм проза белән язылган әсәрләреннән зур күпчелегенең юмор һәм сатира әсәрләре булуы гына да моны ачык раслый. Татар совет әдәбия-тының бөтен үсеш тарихы да аның иң күренекле вәкилләренең үз иҗат-ларында бу уңай традицияне дәвам иттергәнлекләрен һәм үстер- гәнлекләрен күрсәтә.
Классик әдәбиятыбызның гүзәл мирасы булган бу традицияне дәвам иттерү татар әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендә соңгы елларда, кызганычка каршы, шактый йомшады. Язучыл арыбызның әсәрләрендә юмор һәм бигрәк тә сатира , элементлары көннән-көн азрак урын ала башлады. Сәхнәләребездә җәмгыятьнең алга баруына комачаулый торган тискәре күренешләрне көчле сатира уты белән көйдереп ала торган оригиналь әсәрләр шулай ук күренми. Театр сәхнәләрендә әледән-әле куелып, бер- ике постановкадан соң төшеп калучы комедияләр үсешкә комачаулый торган кимчелекләрне бетерүгә ярдәм итмиләр. Без аларның күбесендә бу кимчелекләрдән, иң яхшы дигәндә, җиңелчә юмор белән генә көлүне, ә күбесендә исә, арзанлы, примитив мәзәк белән тамашачыны көлдерергә омтылуны гына күрәбез. Андый комедияләрнең идея нагрузкасы һәм сәнгать көче җитәрлек булмый. Шунлыктан, андый әсәрләрне алдынгы, җитди тамашачы кабул итми. Үзешчән сәнгать коллективлары өчен язылган әсәрләрдә бу бигрәк тә ачык күренә. Эстрадабызның репертуарында исә, тамашачының артта калган өлешенең зәвыгына ярашып, мондый примитив, арзанлы көлдерүгә, ә кайбер очракта ачыктан-ачык шамакайлыкка бирелү аеруча күп. Бу күренеш кайбер вакытларда шул ук .тамашачыны «көлдерү» м а ксаты белән хәтта иң җитди әсәрләрне дә юмористик планда башкаруга китерә. Радиотапшыруларда соңгы елларда юмор һәм сатира әсәр-ләренең ни өчендер бөтенләй диярлек югалуы тыңлаучыларны бик нык борчыса, телевидение экранында күпчелек хәлләрдә юмор һәм сатираның иң примитив, иң йомшак үрнәкләрен күрсәтү шулай ук борчый. Газеталарыбызда басыла торган фельетоннарның сыйфаты да укучыны канәгатьләндерми. Ул фельетоннарның күбесендә, тискәре күренешләрне юмор һәм сатираның барлык мөмкинлекләреннән файдаланып фаш итү һәм андый күренешләрне тудыручыларга карата укучыда тирән нәфрәт хисе уяту урынына, укучыны мәзәк хәл белән көлдерергә омтылу гына күрәбез. Газета битләрендә шулай ук чит ил темаларына багышланган оригиналь карикатуралар, фельетоннар, сатирик шигырьләр, мәсәлләр, эпи-граммалар һ. б. соңгы вакытта бөтенләй диярлек күренми. Редакцияләргә ТАСС тарафыннан вакыт-ва- кыт җибәрелә торган һәм газетала
рыбызда бик соңга калып урнаштырыла торган стандарт карикатуралар укучыны шулай ук канәгать-ләндермиләр.
Газета-журналларыбызда һәм ае-рым китапларда басылып чыккан юмор һәм сатира әсәрләренең дә еш кына очракларда әһәмияте аз булган, шуның өстенә бик күп тапкыр кабатланган вак темаларга язылуын, сәигатьчәлек ягыннан эшләнеп җитмәвен әйтмичә мөмкин түгел. Мондый әсәрләрнең авторлары еш кына жанрларны бутыйлар, кешеләрнең язмышы һәм хәтта тормышы белән уйнаучы җансыз бюрократларны, волокитачыларны рәхимсез рәвештә фаш итәсе урында, алардан җиңелчә көлү белән чикләнәләр, яки, киресенчә, җиңелчә көлеп үтәргә мөмкин булган вак кимчелекләргә каршы сатираның бөтен нәфрәт көчен юнәлдерәләр. Мондый әсәрләр ажгырып килгән аждаһага рогаткадан ату, ә борчага туп белән атуны хәтерләтәләр. Шулай ук күп кенә юмор һәм сатира әсәрләрендә тема төрлелегенең җитәрлек булмавына, тормыш белән тыгыз элемтәдә булмау сәбәпле нәрсәдән көләргә белмәү нәтиҗәсендә килеп чыга торган күп кабатлауларның, гел бер ноктага гына сугуның шактый урын алуына да туктамый үтеп булмый. Юмор белән язылган әсәрләрдән, мәсәлән, бик күбесенең кыз белән егет арасындагы аңлашылмауга кайтып калуы да укучыны борчымый кала алмый.
Татар телендәге бердәнбер юмор һәм сатира органы булган «Чаян» журналында басыла торган әдәби әсәрләрнең саны һәм сыйфаты да I укучыны канәгатьләндерми. Журнал битләрендә татар язучылары- ның оригинал көлке әсәрләре ел- дан-ел кими бара. Бу хәл бигрәк тә журналның проза тармагына кагыла. Журнал тирәсенә татар язучыларын туплау, алариы журналда актив катнашуга тарту буенча редакция тарафыннан күрелгән күп санлы чаралар шушы көнгә кадәр уңай нәтиҗә бирми. Язучыларның иң зур күпчелеге, әгәр дә шулай дип әйтергә яраса, журналның язмышына карата «битарафлык» позициясендә тора, аның әдәби эшләнешенең сыйфаты түбәнәюеннән зарланудан узмый. Мондый хәлдә, әлбәттә, кимчелекләрне бетереп булмый.
Журналның эшендә татар әдә-биятында юмор һәм сатираның үсешенә комачаулый торган тагын бер кимчелек турында да әйтмичә үтеп булмый. Билгеле булганча, рус әдәбиятының сәнгатьчә югары сыйфатлы иң алдынгы әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү, татар укучыларын андый әсәрләр белән таныштыру өстенә, татар әдәбиятының үсешенә ярдәм иткән кебек, рус әдәбиятында чыгып килә торган юмор һәм сатира әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү дә шундый ук уңай бурычны үтәргә тиеш иде. Ләкин «Чаян» журналы ике телдә чыга башлаганнан бирле мондый гүзәл практика бөтенләй тукталды. Бу хакта журнал редакциясендә булган фикер алышуларның да шушы көнгә кадәр уңай нәтиҗә биргәне юк.
Журналның эшендә булган мондый кимчелекләрне бетерү өчен җитәкче оешмалар ярдәме белән язучылар җәмәгатьчелеге һәм журнал редакциясе бу өлкәдә бергәләп конкрет чаралар билгеләргә тиешләр. Безгә гомумән татар әдәбиятында юмор һәм сатира жанрының торышы турында җитди сөйләшергә кирәк.
Җәмгыятебезнең алга баруына комачаулый торган күренешләрне фаш итү коралы булган юмор һәм сатира алдына заманыбыз тарафыннан куелган әһәмиятле бурычлар безнең барыбыздан да — язучылардан да, редакторлардан да, нәшрият эшчеләреннән дә, — бу жанрга игътибарны көчәйтүне таләп итәләр. Ләкин, язучылар кемнәндер ярдәм, ниндидер чара күрелүне көтеп ятмыйча, иптәш Н. С. Хрущевның югарыда әйтелгән чакыруына колак салып, үткен каләмнәрен кулга алырга һәм эштә булган кимчелекләрне фаш итү буенча кыюлык белән, җиң. сызганып эшкә керешергә тиешләр.