ГЕРОЙГА ҖИТДИ ИГЪТИБАР
А яз Гыйләжевның Татарстан ки-
^тап нәшрияты аерым китап итеп
бастырып чыгарган бу озын хикәясеXXI
Бөек Ватан сугышы чорында тыл
тормышын тасвирлауга багышланган.
Хикәядә авторның әйтергә теләгән
фикере укучы өчен, һичшиксез,
кызыклы һәм кирәкле. Ләкин укучы
өчен авторның әйтергә теләгәне түгел,
ә аның әйткәне кыйммәтле! Ул
язучыны иң элек аның эше, язган әсәре
буенча хөкем итә. Кайчак шулай була:
автор бик әһәмиятле һәм кызыклы
темалар, идеялар күтәрә, ләкин,
авторның әдәби тәҗрибәсе, осталыгы,
тормышны танып-белүе җитмәве һ. б.
нәтиҗәсендә, әсәр уңышсыз чыга,
авторның әйтергә теләгән фикерләре
ялангач булып калалар.
Авторның әйтергә теләгәне бу
хикәядә ничек бирелгән соң? А.
Гыйләҗев хикәясендә безне иң элек
менә шушы мәсьәлә кызыксындыра.
Иң куанычлысы шул — автор үзенә
бик таныш, якын булган тормышны,
кешеләрне сурәтли, алар турында яза.
«Дүртәү» исемле хикәядә 1944 елда
бер авылда булган хәл сурәтләнә.
...Киеренке, авыр һәм күңелсез көзге
көннәр... «Көнбатышта каты сугышлар
бара. Дошманны тәмам кыйнап бетерү
өчен фронт һәм дәүләт бездән икмәк
таләп итә. Ә монда атлар кырылган,
кешеләр җитми, шуның өстәвенә елак
көз иген- таруны бердәм генә җыеп
алырга ирек бирми. Көн дә эштә
кешеләр, төн дә...» (3 бит). Җитмәсә
көннәр дә бозылып китә: көне-төне
яуган яңгыр юлларны сазлыкка
әйләндерә. Ә колхоз ындыр
табакларында юеш ашлык кыза. Аны
киптерергә һәм дәүләткә тапшырырга
XXI А. Гыйләжев. «Дүртәү», хикәя, Татарстан китап нәшрияты, 54 бит. Казан, 1961 ел.
кирәк. Хикәя геройлары әнә шундый
шартларда хәрәкәт итә башлый. Ә алар
кемнәр? Яңа гына унөч яшь тулган
дүрт малай — Ибраһим, Вакыйф,
Әкмәл һәм Барый. Менә шуларга
колхозда фронтка киткән әтиләрен,
абыйларын алмаштырырга һәм, илгә
басып кергән явыз дошманны тар-мар
итү өчен, әниләре, апалары белән көне-
төне армый-талмый эшләргә туры
килә. Чөнки алар «йорт башлары,
колхозның терәкләре» булып
калганнар.
Хикәя балалар өчен язылган,
шунлыктан аңарда хикәяләү бала
исеменнән алып барыла. Бу — автор
үзе сурәтли торган күренешләргә
балалар күзлегеннән чыгып бәя би-
рергә тиеш дигән сүз. Монда иң элек
шуны ачыкларга кирәк: автор
хикәяләүчене унөч яшьлек бала итеп
бирә алганмы? Ибраһим (хи-
кәяләүченең исеме) һәрнәрсәне
аңлаучан, дөрес фикер йөртүчән итеп
бирелгән. Аны балалык уеннарыннан
башка бернәрсә турында да уйламаучы
ваемсыз бала дип һич тә әйтеп булмый.
Ул үз буынына туры килгән авыр яшәү
шартлары аркасында тормышны
аңлауда вакытыннан элек җитлеккән
бала. Ул иң элек тормыш, яшәү,
авырлыкларны җиңү турында уйлый,
кайгырта.
«Каралты түбәсен кышын япкаи
идек, әле яңадан ябарга чират та тигәне
юк, салам да таба алмыйбыз.
ю» 147
Көзе болан елак торса, яба алмый Да
калырсың әле, саламың кырда Ук
череп бетәр. Шуларны уйлап,
хәсрәтләнеп, торып ук бастым» (5 бит).
Яки менә икенче мисал. Юлда ялга
туктагач, Ибраһимның аты сазга бата.
Атның үлүеннән куркып малайның
коты оча:
«...Ат бәясен кем түләр? Әткәй
кайтуына дип саклап тоткан кәҗә
бәрәнен бирербез инде. Тагын ни
бирербез? Әнкәй ни әйтер, кешеләр
нәрсә диярләр? Фәхри абый, Нурҗиһан
апалар, үзе йоклап ятып, атын батырып
үтергән диярләрме?
Нишләргә инде, нишләргә?» (38
бит).
Ибраһим инде хезмәт кешесе. Унөч
яшендә үк зурлар урынында эшләве
бик авыр аңа. Ул моны яшерми,
ачыктан-ачык әйтә: «Көне буе көлтә
ташыганга билем сызлый, кендегем,
каядыр, култык астына шуышып
күчкән кебек тоела иде» (5 бит). Менә
алар караңгы төндә пычрак юлдан
арбаларны көчкә өстерәп баручы, ял
итмәгән арык атлар артыннан
атлыйлар. Өсләренә иске-москы
кигәннәр. Салкын. Юеш. Ибраһим
уйлый: «Әтиләр дә шулай и нтегә- и
нтегә та ш ы ды л ар ми кән ? Юк, ул
вакытта колхозның бер автомашинасы
өстенә никадәр аты булган. Әтиләр
өйдә торып, автомашина да сугышка
алынмаган булса... Ә без? Без мондый
ямьсез төннәрдә җылы мендәрдә генә
аунар идек» (15 бит). Әйе, аңа авыр,
ләкин түзәргә кирәк, чөнки явыз
дошманны «тәмам кыйнап бетерү өчен
фронт һәм дәүләт бездән икмәк таләп
итә». Шушы унөч яшьлек авыл малае
үзен бөтен ил, халык алып бара торган
авыр көрәшнең бер көрәшчесе, Ватан
алдында җаваплы кеше итеп хис итә.
Геройны тормышка киң карашлы,
югары аң-белемле итеп сурәтләү,
билгеле, яхшы нәрсә. Ләкин инде әйтеп
үткәнебезчә, автор безгә авыл малае
образын, аның психологиясен,
характерын сурәтләргә, тормышны
шул малай күзлегеннән чыгып
тасвирларга тиеш. Ә менә хикәяләүче
Ибраһим, аның үз-үзеи тотышы,
фикерләре артыннан күзәткәндә, бездә
әледәи- әле шундый сорау туа:
Ибраһим исеме астында кем хәрәкәт
итә соң: унөч яшьлек авыл малаемы,
әллә автор үземе? Күзәтеп барасың-ба-
расың да уйлап куясың: юк, монда бала
гына түгел, ә автор үзе дә хәрәкәт итә.
Я, карагыз инде, ничек бала шулай
фикер йөртергә мөмкин:
«Без игенченең борыны белән җир
сөреп чәчкән, тырнагы белән җир
тырнап үстергән изге икмәкне ничек
олылавын күреп үскәнгәме, икмәк алга
килгәч, берьюлы олыланып?
җитдиләнеп киттек». Сүз юк, бик дө-
рес, бик матур әйтелгән. Тик моны 5—
6 класста укучы малай түгел, ә фәлсәфи
фикер йөртүче автор үзе әйткән. Шуңа
күрә ул Ибраһим авызында ясалма
яңгырый. Аннан соң хикәядә Ибраһим,
ничектер, күп белүче, бервакытта да
ялгышмаучы, мөмкин булган саен
иптәшләренә зурларча киңәш бирергә
омтылучы итеп сурәтләнә. Ә бит дүрт
малай арасында аннан да өлкәнрәкләр
бар.
Кыскасы, Ибраһим образында, бала
психологиясен, характерын ачуда
эзлеклелек һәм бөтенлек җитми.
Әледән-әле аңа автор комачаулый: аны
үзе белән алыштыра, аның авызыннан
үз фикерләрен әйттерә. Бу исә
образның җанлылыгын, тулылыгын
һәм сафлыгын киметә, аны, ничектер,
төссезләндерә, ярлыландыра. Ә менә
өч малай образы шактый матур
эшләнгән. Алариы сурәтләгәндә автор
үзе кирәкмәгәнгә кысылмый,
геройларга үзләренчә хәрәкәт итәргә,
фикер йөртергә ирек бирә.
Шунлыктандыр, күрәсең, бу
персонажлар табигый. Без авторның ул
геройлары белән бергә сулыш алуын,
аларча уйлавын, хәрәкәт итүен
күрәбез. Нәтиҗәдә хәрәкәте, фикере
психологик яктан нигезләнгән
образлар тудырылган.
Шундый бер эпизодны алыйк. Юлга
чыгар алдыннан малайларның берсе —
Вакыйф сояга кала. Моның сәбәбен
белергә Ибраһим аларның өенә бара,
йокыдан вакытсыз уятылган Вакыйф
канәгатьсезлек белдерә, үзенең
шундый караңгы төндә юлга чыгарга
бик ашкынып тормаганын әйтә.
Ибраһим ачуланып болай ди:
148
— «Кая, йөгәнеңне, сбруйларыңны
бир. Берәрсе барыр әле.
. Караңгыда Вакыйфның күзләре
ялтырап киттеләр.
— Бирмим, — диде ул, усал тавыш
белән. — Ансат кына алыр идегез
бугай. Мин ул сбруйларны аер ел
җыйдым. Белом, беләм, минем шлеяга,
чуклы йөгәнемә күптән кызыгасыз!
Барыбер сезгә тәтемәс!» (12 бит).
Вакыйфның шушы җавабы гына да
инде яхшы ат, каеш сбруйлар өчен
җанын бирергә әзер торган чая
малайны бик җанлы, сөйкемле итеп күз
алдына китерә. Әкият тыңларга
яратучы черелдәвек тавышлы,
кысыграк күзле Әк- мәл һәм башкалар
алдында батыр күренергә тырышып та,
чак кына куркыныч булса да коты
очучы Барый укучыда шулай ук җылы
хис калдыра.
Менә караңгы төндә урманда
барганда качкыннар турында сүз китә.
Барый әбисеннән ишеткән, «тимер
тешле» качкыннар турында сөйли.
Аның шул моменттагы үз- үзен
тотышын автор балаларча табигый һәм
дөрес итеп сурәтли: «Барый үз
әкиятеннән үзе тагын да шүрли төште.
Аның күзләре зур булып ачылдылар,
бишмәт якасыннан күренеп торган
озын муены төрле якка борыла, үзе
һаман миңа якынрак елыша» (18 бит).
Хикәянең темасы — сугыш чорында
тылда калган балаларның явыз
дошманны тар-мар итү өчен бөтен ил,
халык көрәшенә үз өлешләрен кертергә
омтылуын күрсәтү. Ә шуны ачар өчен
алынган тормыш күренеше — дүрт
малайның дәүләт амбарына икмәк
илтүе. Хикәя башында укучы геройлар,
алар яши торган тормыш шартлары,
шул чордагы авылның реалистик
сурәтләнгән картиналары белән
таныша. Кереш өлеше ярыйсы гына
матур бирелгән. Автор анда артык
читкә чыкмый, бары шул чорның атмо-
сферасын күрсәтү, теманы һәм об-
разларны ачу өчен кирәк булган
моментларга, детальләргә генә тук-
талган. Ләкин бу хәл ахырга кадәр
сакланмый. Сюжетны үстерә башлау
белән, хикәядә кереш өлешенә хас
булган җыйнаклык югала. Автор
әледән-әле төп ситуациягә ту- рыдан-
туры кагылышы, теманы һәм
образларны ачуда кирәге булмаган
детальләр белән мавыга башлый.
Мәсәлән, шундый бер детальне генә
алыйк. Юлда барганда геройларга бер
хатын очрый. Ул, малайларны алдап,
алардан бер-ике капчык бодай алмакчы
булган икән. Авторның бу детальне
хикәягә ни өчен керткәнлеге
аңлашылмый. Геройларның уяулыгын
сынаргамы? Әгәр алай булса, автор
бушка тырыша. Чөнки бу эпизодка
кадәр үк укучы шундый юлларны
укыган иде: «Дүрт йөк бодай ил өчен,
фронт өчен әллә нәрсә дә булмагандыр.
Әмма безнең өчен дүрт йөк алтыннан
да кадерлерәк иде ул. Үз авызыбыздан
өзеп, аталарыбызга булсын,
абыйларыбыз ашасын, дип ниятләгән
бодай ич» (22 бит). Шундый аңлы, уяу
фикер йөртүче кешене алдау мөмкин
түгел. Укучы моңа чын күңеленнән
ышана. Димәк, малайларны алдап
бодай алырга омтылу детале хикәядә
артык.
Билгеле булганча, хикәя Ибра-
һимның сазга баткан атын коткар-
ганнан соң скрипкачы Хафиз картның
дүрт биткә сузылган әкияте белән бетә.
Бу әкият символик образлар аша
«бердәмлектә көч» дигән фикерне әйтү
өчен сөйләнә. Ләкин ул кычкырып
торган үгет- нәсихәт! Монда автор
геройларга гына түгел, укучыга да
вәгазь укый. Безнеңчә, Хафиз карт
образы белән бәйләнгән эпизод
бөтенләй кирәк түгел.
Шактый озын язылса да, хикәя
төгәлләнмәгән. Геройлар әле яңарак
кына хәрәкәткә килә, үсә, ачыла, укучы
да аларны аңлый гына башлый. Ләкин
боларның барысы да ярты юлда кала.
Менә Вакыйф образын гына алыйк.
Хикәя башында ул берьяклы итеп, үзен
иптәшләреннән өстен куярга, күп
белдекле булырга омтылучы һәм бераз
кирерәк малай итеп сурәтләнә. Ә
укучы хикәя азагында Вакыйфның
төзәлүен, аның үз-үзен тотышында
кискен борылыш тууын көтә. Ләкин
Вакыйф башта ничек булса, хикәя
азагында да шулай булып кала.
Күренеп тора: образ үсештә бирел-
мәгән. Шушы ук хәл башка образларда
да күренә. Укучы, хикәядә
сурәтләнгәннән генә чыгып, геройлар
үзләренә тапшырылган эшне
башкарып чыга алырлар дип һич тә
тулы ышаныч белән әйтә алмый. Чөнки
алар алдында байтак каршылыклар,
авырлыклар тора әле. Хикәя башында
аларның берсен Ибраһим исеменнән
автор күрсәтеп тә китә: «...Кулымны
йөккә тыгып карадым. Җып-җылы!
Мондый ашлык явымлы көндә
сүрәнләнеп, дымланып китә, тагын
элеваторда кабул итми азапланып
теңкәгә тиярләр инде» (10 бит). Бик
реаль хәл. Ләкин хикәядә ул юк. Бу
инде тема да тулысынча ачылмады
дигән сүз.
Аннан соң образларны ачуда бик
кирәкле һәм урынлы бер алым кул-
ланылмаган. Бу геройлар, иң элек
Вакыйф белән башка өч малайның
үзара мөнәсәбәтләрендә конфликт
тудырып, шул нигездә образларны ачу,
характерлау. Моның өчен хикәядә
реаль җирлек бар. Ә аның урынына
автор хикәягә Хафиз карт образын
кертеп, шуның авызыннан вәгазь укый
башлый. Күренеп тора, бу урынсыз
алым.
«Дүртәү» исемле хикәя әле яшь
язучының хикәя жанры өлкәсендә бик
күп эшләргә, тәҗрибә тупларга
тиешлеген күрсәтә. Аңа бигрәк тә
кыскалыкка, тел җыйнаклылыгына
омтылырга, образлар өстендә эшләүгә
җитди игътибар бирергә кирәк.