Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВКА 50 ЯШЬ

Кадерле дустыбыз Габдрахман!
Бүген, сиңа илле яшь тулган көндә, каләмдәш дусларыңның чын күңелдән котлауларын һәм иң яхшы теләкләрен кабул итеп ал.
Габдрахман дус, бу юбилееңны син иҗатыңның гөрләп чәчәк аткан чагында каршылыйсың: синең һаман да яшьлек бөркеп торган көләч йөзең, тиңдәшсез эшчәнлегең, тый-гысызлыгың һәм күпләргә үрнәк бу-лырлык иҗади активлыгың безне чиксез шатландыра.
Габдрахман дус, синең каләмең бер-бер артлы иҗат иткән яхшы, мавыктыргыч хикәяләр һәм ялкынлы публицистик мәкаләләр, тирән эчтәлекле повестьлар һәм киң ПО-ЛОТНОЛЫ романнар—туктаусыз агып торган бетмәс-төкәнмәс шушы иҗат чишмәң коммунизм төзелеше дигән бөек дәрьяга барып кушыла, аңа көч-куәт өсти.
Безнең арабызда син турылыклы көрәшче һәм тыйнак солдат ’ булып танылган әдипләрнең берсе. Илебезнең язмышы хәл ителгән ( дәһшәтле сугыш елларында син дошманга каршы корал белән көрәшеп кенә калмадың, ә совет сугышчыларын батырлыкка, фидакарьлеккә өнди торган күп кенә патриотик хикәяләр, очерклар ' иҗат иттең. Аннары яшь геройлары белән киң күләмдә дан казан- ( ган «Алтын йолдыз» романын яздың, «Газинур» романында Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның үлмәс батырлыгын тасвирлап, аның исемен мәңгеләштердең. Ниһаять, эшчеләр сый- } ныфының бөек эшенә һәм көрәшенә дан оцырлый торган «Сүнмәс < утлар» һәм «Мәңгелек кеше» романнарың белән иҗатыңның никадәр киң колачлы булганын яңа көч белән исбат иттең.
Бүгенге көннең дулкынландыргыч төп проблемаларын чын ху- ( дожник йөрәге аша үткәреп, партиялелек һәм халыкчанлык пози- i циясеннән торып күрү һәм күрсәтү, Ватаныбыз куәтенең төп чыга- * наклорыннан берсе булган халыклар дуслыгы идеясен пропаган- ] далау — синең иҗатыңа хас күркәм сыйфатлар, шуңа күрә дә i синең әсәрләрең укучылар арасында аеруча популярлык казаналар, русчага һәм башка күп кенә телләргә тәрҗемә ителеп, кат- | кат басылып таралалар. )
Партиябезнең тарихи XXII съезды делегаты буларак, Мәскәү Кремлендә син халыкларның алдынгы вәкилләре белән якыннан \ аралаштың, аларның ялкынлы чыгышларын тыңладың, алар белән ) бергәләп, илебездә коммунизм төзү Программасын кабул итүдә / катнаштың... Әнә шундый бәхетле язмышка тап булган сөекле язу- j чыбыз син. f
Бүген без сине, Габдрахман дус, талантлы зур язучыбыз, актив ? җәмәгать эшлеклебез, әдәбиятыбызның коммунистик хезмәт удар- < нигы буларак ихлас күңелдән хөрмәтлибез һәм сиңа озын гомер, $ саулык-сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. ?
Каләмдәш иптәшләрен,