ЧӘНЕЧКЕЛЕ ЮЛЛАР
КОЙРЫК БОЛГАУЧЫГА
А*емгә әйттең син бу боерыкны: Үзеңәме, безгә
булдымы?
Үзең болгыйсыңмы коерыкны, Әллә коерык сине
болгыймы?
НИК ДӨБЕРДИ?
З^йлама син булды нидер, дип, һәм атыңны юкка
каргама — Буш булганга арбаң дөберди, Йөк
салып йөр, иптәш, арбаңа!
ЯЛГАНЧЫ
Гайбәт сатып көн-төн бушамый, Сүз эзләп ул
керми кесәгә.
Шуңа аңа һичкем ышанмый «йортым яна
минем...» дисә дә.
йдә дә кия эшләпә,
154
ДӘҮ БАРАБАН
И
ң дәве мин, диеп, сезнең арада Оркестрда
борчак сипте Барабан, һәм әйттеләр аңа: —
Ишет, дус,—
диеп, —
Дәвен дәү син, ләкин эчең буш, диеп.
ТАГЫН БЕР ЯЛАГАЙ СҮЗЕ
^акон язасың, закон бозасың,
Син бит начальник, мин нәрсә
диим..
Теләсәң нинди көйне сузасың, Уйнавың
ничек—мин шулай биим.
ШУНДА ДА ХӘЙЛӘЛИ
^ер капкынга Төлке эләкте:
— Әй, аучылар, тизрәк килегез! Минем аяк
кемгә кирәкте?
Мәгез аяк, тавык бирегез!
ЮККА ӘЙТМИЛӘР
С*ин торырсың, ә ул «Ят!» дияр, «Кит!»
дип уйлар, әйтер «Кил!» диеп .. Димәк, аны
юкка әйтмиләр: «Авызы капка, сүзе җил!»
диеп.
ЯЛГЫША
-/Инн ул, мин ул хуҗа, — ди,—таңга! .
Кайчан шуны аңлар Әтәч: Кычкырсаң да,
кычкырмасаң да Атмый калмый таңнар,
Әтәч.
ГАЙБӘТ
Ул көчек—усал, Артыңнан йөрер. Юашрак
булсаң — Катырак өрер...
ФИЛ ҺӘМ ЧЕБЕН
баудай күренә берсе ерактан, Ноктадан да
берсе кечерәк. Ә Фил әйтә:—Керсә колакка,
Шул чебен дә миннән көчлерәк.
АЛДЫЙ АЛМАДЫ
актанды берәү: «һөҗүмнән кайтам!. >
Тотылды ләкин: — Иптәш, карале,
Күзеңә карап, үзеңә әйтәм: Күкрәгең түгел,
аркаң яралы...
ӨСКӘ МЕНМӘКЧЕ
баскыч буйлап §скә мепмәкче, Тик теләми
шуиы белергә:
Ашыкма, дус, өскә менгәнче Тигез җирдә
өйрән йөрергә!
ТӨКРЕК ЧӘЧМӘ
Төкрек чәчеп әйтәсең син «Бир!»не,
Тартканнарың «Казбек», «Алтын чәч»...
Төкрек чәчеп чылатма син җирне, Син
хезмәттә янып ялкын чәч!
БУ КЕМ ХОЛКЫ
Л*үз алдыңда сине күккә чөяр: «Күңелкәем
сиңа эскәтер!..» Эт очраса — «Кач син,
котыл!» дияр һәм «Тот!» диеп этне өсләтер.
ТИКШЕРҮ ЮК
Тикшерү юк! Ләкин һич кермиләр
Билетсызлар! Барам көн дә бер!.. —
Киноларда? Билет тикшермиләр? Начар
фильм барган көндәдер?!
ӘЙТЕП КУЙ
С*ин онытма: әгәр Куяннарга Редсоветта
шигырь сөйләсәң, — Басып булмый моны,
дияр бар да: — Фил мактады моны, —
димәсәң.
БЕР ТӘНКЫЙТЬЧЕ ЗАРЫ
<9шем кыен, әйтим дөресен: Я яманлап үтер,
я макта. Телең яшер — әйтмә турысын... һәм
егылма үзең, һәм атла.