БУЕНЧА БӨТЕНСОЮЗ КИҢӘШМӘСЕ
1961 елның 25—28 декабрендә Мәскәүдә,
Кремльнең Зур сараеның утырышлар залында,
идеология эше мәсьәләләре буенча Бөтенсоюз
киңәшмәсе булды.
КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре
иптәш Н. С. Хрущев, киңәшмәне ачып, идеология
эше мәсьәләләре буенча- Бөтенсоюз киңәшмәсе
партия Үзәк Комитетының идеология өлкәсендә
КПССның XXII съезды карарларыннан һәм
партиянең яңа Программасыннан килеп чыга
торган бурычларны тикшерү өчен
чакырылганлыгын әйтте.
Киңәшмә эшләрендә урыннардагы партия
оешмаларыннан 1300 һәм үзәк учреждениеләрдән
1400 ләп кеше катнашты.
КПССның XXII съезды һәм партиянең
идеология өлкәсендәге бурычлары турындагы
докладны КПСС Үзәк Комитеты секретаре иптәш
Л. Ф. Ильичев ясады.
Л. Ф. Ильичев докладыннан соң өч көн дәвам
иткән фикер алышуларда киңәшмә
трибунасыннан союздаш республикаларның,
өлкәләрнең һәм шәһәрләрнең партия оешмалары
эшчеләре, ижат берләшмәләре, культура-агарту
учреждениеләре вәкилләре, пропагандистлар,
журналистлар һәм язучылар чыгыш ясадылар.
Хәзер, илебез үсешенең яңа этабына —
коммунизм принципларын турыдан-туры
тормышка ашыру өчен көрәш этабына кергәндә
идеология эшенең гаять зур әһәмияте турындагы
фикер аларның чыгышларында төп урынны алды.
СССР ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ
ПЛЕНУМЫ
22—23 декабр ьдә, /Мәскәүдә, СССР
язучылары Союзы идарәсенең өченче пленумы
булды. Анда КПССның XXII съезды йомгаклары
һәм совет әдәбиятының бурычлары тикшерелде.
СССР язучылары Союзы идарәсенең секретаре Г.
Марков «КПССның XXII съезды һәм совет
әдәбиятының бурычлары» дигән темага доклад
ясады. Аның доклады буенча ике көн дәвам иткән
фикер алышуда Л. Соболев, Л. Дмитерко
(Украина), И. Шамякин (Белоруссия), Н. Зарьян
(Әрмәнстан), В. Смирнов, Н. Мординов (Якутия
АССР), Л. Якименко, А. Никульков
(Новосибирск), С. Арсанов (Чечен-Ингуш
АССР), К- Воронков, М. Гусейн (Азербайжан), А.
Салынский, К- Яшен (Үзбәкстан), В. Ермилов. С.
Михалков, В. Косолапов, В Озеров, И. Анисимов,
Е. Мальцев, Г. Медынский, Б. Сучков, А.
Тимонен (Карелия АССР) һ. б. лар катнаштылар.
Пленум СССР язучылары Союзы идарәсе
секретариатының яңа составын сайлады: К.
Федин — идарәнең беренче секретаре, И.
Абашидзе (Грузия), Т. Абду- момунов
(Кыргызстан), М. Бажан (Украина), П. Бровка
(Белоруссия), К. Воронков, А. Гончар (Украина),
Н. Грибачев. М. Гусейн (Азербайжан), Б.
Кербабаев (Төркмәнстан), В. Кожевников. А.
Кор-* нейчук (Украина), Л Леонов, В. Лукс
(Латвия), А. Лупан (Молдавия), Г. Марков, Э.
Межелайтис (Литва), Г. Мөсрепов (Казахстан), Л.
Новиченко (Украина), А. Салынский, Л. Соболев,
IO. Смуул (Эстония), А. Сурков, А. Твардовский,
Н. Тихонов, Э. Топчян (Әрмәнстан). М. Турсун-
заде (Таҗикстан), К. Яшен (Үзбәкстан).
РСФСР ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ
ПЛЕНУМЫ
/Мәскәүдә, Әдәбиятчыларның Үзәк Йор-
тында, 23 декабрьдә РСФСР язучылары Союзы
идарәсенең чираттагы пленумы булды. Пленум
«КПССның XXII съезды карарлары яктылыгында
Россия Федерациясе язучыларының бурычлары
турында»- гы мәсьәләгә багышланды.
РСФСР язучылары Союзы идарәсе
председателе Л. Соболевның кереш сүзеннән соң,
пленум РСФСР язучылары Союзы идарәсенең
1962 елга эш планын раслады һәм, бертавыштан,
КПССның XXII съездының тарихи карарларын
хуплап, резолюция кабул, итте.
Пленум РСФСР язучылары Союзы ида-
рәсенең секретаре итеп, өстәмә рәвештә. Мостай
Кәримне сайлады.
һәр ике пленумга да Татарстан язучыла-
рыннан М. Әмир, Г. Бәширов, Н. Исәнбәт һәм А.
Шамов катнашты.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНДА
Татарстан язучылары Союзы идарәсенең 8
декабрьдә үткәрелгән утырышында язучылар
Союзы идарәсе председателе А. Ша-
157
мовнын авыру сәбәпле бу хезмәтеннән азат итүне
сорап язган гаризасы тикшерелде. Утырыш А.
Шамовның үтенечен канәгатьләндерде һәм
Татарстан язучылары Союзы идарәсе
председателе итеп идарә члены язучы Мирсәй
Әмирне сайлады.
❖
20 декабрьдә Татарстан язучылары
Союзының партия оешмасының ачык җыелышы
булды. Җыелышта «Ялкын» журналының
редакторы Газиз Мөхәммәтшинныи «Татар
балалар әдәбияты һәм аның бурычлары турында»
доклады тыңланды.
— Совет язучысының хезмәте авыр һәм
җаваплы, — диде Г. Мөхәммәтшии. — Ә хәзерге
чорда балалар язучысының эше тагын да
катлаулырак, икеләтә — өчләтә җаваплырак.
Чөнки хәзер китапларны укып тәрбияләнүче
кечкенә малайлар белән кечкенә кызлар, үскәч,
коммунистик җәмгыятьтә яшәячәкләр».
Докладчы соңгы елларда балалар әдәбияты
әсәрләре сап ягыннан артса да, сыйфат ягыннан
һаман әле бүгенге көн таләпләренә тулысынча
җавап бирерлек түгел икәнлеген мисаллар белән
күрсәтте. Аннары докладчы балалар әдәбияты
секциясенең эше йомшак баруын һәм моңа
язучылар Союзының игътибары җитмәвенә
тукталды, Татарстан китап нәшрияты балалар
әдәбияты редакциясенең авторлар белән йомшак
эшләвен, оригинал әсәрләрне аз чыгаруын
тәнкыйть итте.
Доклад буенча фикер алышуга Г. Бакиров, Ә.
Юныс, 3. Нури, Җ. Тәрҗеманов. А. Әхмәт, И.
Туктар, И. Гази һ. б. лар катнашты.
$
*
23 декабрьдә Татарстан язучылары
Союзында башлап язучы Р. Фәезов, Р.
Шәрифуллин, X. Халиков белән индивидуаль
семинар үткәрелде.
ААагнитогорскпдан килгән Р. Фәезов хи-
кәяләрен үзе белән бергә эшләүче кешеләр—
тимер юлчылар тормышыннан алып язган. Аның
хикәяләрендә матур-матур детальләр һәм
характерлар бар. Ләкин, шуның белән бергә, ул
еш кына профессиональ терминнар белән
кирәгеннән артык мавыга. Р. Фәезовның
семинарга куйган җиде хикәясенең өчесе яшь
прозаиклар җыентыгына тәкъдим ителде.
Татарстан районнарыннан килгән А. Шә-
рифуллин һәм X. Халиковның шигырьләрендә дә
бүгенге көн кешеләрен чагылдырырга омтылу
сизелә. Аларның да берничә шигыре матбугатка
тәкъдим ителде.
ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР ҺӘМ ОЧРАШУЛАР
13 декабрьдә В. И. Ульянов- Ленин
исемендәге Казан дәүләт университетының
Актлар залында күренекле татар совет язучысы
Гомәр Бәшировка 60 яшь тулуга багышланган
юбилей кичәсе үткәрелде. Язучының тормышы
һәм иҗат юлы турындагы докладны Татарстан
язучылары Союзы идарәсе председателе Мирсәй
Әмир ясады.
КПССның Татарстан Өлкә Комитеты.
ТАССР Верховный Советы Президиумы һәм
ТАССР Министрлар Советы исеменнән
КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре
М. Тутаев, Башкортстан язучылары исеменнән
Башкортстанның күренекле шагыйре Сәйфи
Кудаш, Татарстан язучылары исеменнән Г.
Кашшаф, Чувашстан язучылары Союзы вәкиле
Александр Калган, СССР Фәннәр Академиясенең
Казан Филиалы коллективы исеменнән
филология фәннәре докторы М. Гайнуллин,
Татарстан культура министры Б. Гыйззәтуллин
юбилярга котлау адреслары тапшырдылар.
Соңыннан республикабызның сәнгать ос-
талары көче белән концерт булды.
15 дек абрьдә Татарстан язучылары
Союзыныц Габдулла Тукай исемендәге клубында
күренекле татар совет язучысы Кави Нәҗминең
тууына 60 яшь тулуга багышланган әдәби кичә
үткәрелде.
Язучының тормышы һәм иҗат юлы турында
докладны филология фәннәре кандидаты Н.
Гыйззәтуллин ясады.
Кичәдә катнашучылар язучының үзе исән
чагында магнитофонга язып алынган речен
тыңладылар.
Соңыннан А. М. Горький исемендәге
клубның үзешчән сәнгать түгәрәге коллективы
концерт бирде.
23 декабрьдә В. И. Ульянов- Ленин
исемендәге Казан дәүләт университетының
Актлар залында күренекле татар совет шагыйре
Сибгат Хәкимнең тууына багышланган юбилей
тантанасы булды. Шагыйрьнең тормышы һәм
иҗат юлы турында доклад белән филология
фәннәре кандидаты доцент Хатип Госман чыкты.
Кичәдә юбиляр исеменә РСФСР язучылары
Союзы идарәсеннән, Әрмәнстан, Молдавия,
Грузия, Башкортстан язучыларын- нан һәм башка
өлкәләрдән килгән күп санлы котлаулар укылды.
КПСС Өлкә Комитеты, ТАССР Верховный
Советы Президиумы һәм Министрлар Советы
исеменнән, Татарстан язучылары Союзыннан һәм
газета-журнал редакцияләреннән юбилярга
адреслар тапшырылды.
Соңыннан зур концерт булды.
* ♦,
Шагыйрь М. Садри республикабызның
Лениногорск районында булып кайтты. Ул
районның 5 нче номерлы мәктәбендә, музыка
училищесында һәм нефтьчеләр поселогы
Ромашкино клубында чыгышлар ясады,
нефтьчеләр белән очрашты.
« *
Казанда яшәүче танылган чуваш язучысы
Алексей Талвир Октябрь Норлаты районында
иҗат командировкасында булды.
158
Ул районның чуваш авылларындагы клубларда,
китапханәләрдә, мәктәпләрдә «Чуваш әдәбияты
яңа этапта» дигән темага әңгәмәләр үткәрде һәм
үзенең Чабаксарда басылып чыккан «Такси
шоферы» исемле повестеннан өзекләр укыды.
«ЙОЛДЫЗЫМ» ПОВЕСТЕ БУЕНЧА
ДИСПУТ
21 декабрьдә В. И. Ульянов- Ленин
исемендәге Казан дәүләт университетында тарих-
филологня факультетының татар теле һәм
әдәбияты кафедрасы студентлары язучы Р.
Төхфәтуллинның «Йолдызым» повесте буенча
диспут үткәрделәр? Диспутта автор үзе һәм
язучылардан Г. Кашшаф, Н. Юзиев, И. Нуруллин,
Г. Ахунов катнашты.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
12 декабрьдә Татарстан язучылары Союзы
каршындагы шагыйрьләр секциясенең Шәүкәт
Галиев иҗатын тикшерүгә багышланган
утырышы булды.
Фикер алышуда Ә. Исхак, X. Туфан, Н.
Дәүли, Ш. Мөдәррис, Г. Хуҗиев, Г. Латыйп, Ю.
Эминов, М. Мазунов һәм күренекле башкорт
шагыйре Сәйфи Кудаш катнашты.
Тәрҗемәчеләр секциясенең шул ук көнне
үткәрелгән утырышында В. Шишковның «Хәсрәт
дәрьясы» («Угрюм-река») исемле романының
татарча тәрҗемәсе тикшерелде.
Фикер алышуда Г. Ахунов, А. Гумеров, Я.
Халит, Н. Фәттах, С. Сабиров Һ. б. лар катнашты.
Алар романны тәрҗемә иткән К. -Миңлебаевныц
зур көч куеп, тырышып эшләгәнлеген әйттеләр,
тәрҗемәнең сыйфатын яхшырту буенча
киңәшләр бирделәр.
26 декабрьдә тәрҗемәчеләр секциясенең
чираттагы утырышы булды. Утырышта М.
Әмирнең «Әлтәф исәбе», М. Шабайның «Таң
әтәче», Л. Ихсанованың «Җәмилә апа», Г.
Мөхәммәтшинның «Бишенче класстагылар»
исемле хикәяләренең русчага тәрҗемәсе
тикшерелде. Чыгып сөйләүчеләр «Таң әтәче»,
«Бишенче класстагылар» хикәяләренең
(тәрҗемәчесе М. Рәфиков) шактый уңышлы
тәрҗемә ителгәнлеген әйттеләр, «Әлтәф исәбе»,
«Җәмилә апа» хикәяләренең тәрҗемәләрендәге
(аларны яшь тәрҗемәчеләр — Ә. Сәйфетдинов, Л.
Мак- судовлар тәрҗемә иткән) күп кенә төгәл-
сезлекләрне күрсәттеләр.
ЯХШЫ БАШЛАНГЫЧ
Татарстан художниклары коллективы
агитплакатлар чыгару эшен башлап җибәрде. Ул
плакатларда КПССның XXII съезды
материаллары популярлаштырыла,
производство, көнкүреш, дингә каршы көрәш һәм
яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләре чагылдырыла.
Ялкаулар, исерек башлар, әрәм тамаклар,
хулиганнар һәм спекулянтларны камчылаган биш
плакат әзерләнде инде.
Татарстан художниклары коллективы
мондый агитплакатларны бу елның январеннан,
атнага бер тапкыр, чыгара башлаячак.
Агитплакатлар подписка белән таралачак һәм,
бер еллык подписка буенча, 50 данә плакат
җибәреләчәк.
ТАТАР АРТИСТЛАРЫ ҮЗБӘКСТАНДА
Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт
филармониясе артистларыннан бер группа
Үзбәкстанда гастрольдә булып кайтты. Бу группа
Ташкент, Алмалык, Яна юл, Чырчык, Бохара,
Сәмәрканд һәм Андижан шәһәрләрендә
чыгышлар ясады.
ЙОМГАКЛАУ КИҢӘШМӘСЕ
Татар драматургиясе һәм театр сәнгатенең
торышы турында «Социалистик Татарстан»
газетасы битләрендә ярты елдан артык дискуссия
барган иде. 6 декабрьдә Язучылар Союзының Г.
Тукай исемендәге клубында үткәрелгән
җыелышта шул дискуссия материалларын
тикшерүгә багышлап киңәшмә үткәрелде. Анда
язучылар, сәнгать эшчеләре, Казан, Зеленодольск
шәһәрләреннән, Дөбъяз, Арча һәм башка
районнардан килгән тамашачылар катнашты.
Газета битләрендә барган дискуссия
җыелышта да дәвам итте. Чыгып сөйләүчеләр
барысы да диярлек драматургиябезнең һәм театр
сәнгатенең әле заман таләпләренә җавап биреп
җиткермәвен әйттеләр һәм моның сәбәпләрен
күрсәттеләр.
ГАДИ КОЛХОЗЧЫГА ҺӘЙКӘЛ
Республикабызның Минзәлә районы
«Дружба» колхозы үзәк бакчасында бер һәйкәл
бар. Анда: «Василий Михайлович Костин» дип
язылган. Кем соң ул Василий Михайлович һәм ни
өчен аңа һәйкәл куйганнар? Аның турында
укучыларыбызга билгеле. Атаклы бакчачыга үзе
исән вакытта ук әдәби һәйкәлләр бар иде: ана
багышлап шагыйрь С. Хәким үзенең «Бакчачы-
лар» поэмасын язды, аның тырыш хезмәтен
сурәтләгән очерклар басылды.
1933 елда, Василий Михайлович эшли
башлаганда, хәзерге алма бакчасы урынында
алабута, әрекмән, шайтан таягы кебек чүп
үләннәре үсеп утырган ташландык җир була. В.
М. Костинның бөтен көчен биреп, тырышып
эшләве нәтиҗәсендә, бу урында менә дигән
җиләк-җимеш бакчасы үсеп чыга, һәм бу бакча
колхозга елдан-ел күбрәк керем бирә башлый.
Хәзер Василий Михайлович үзе юк инде.
Әмма ул үстергән бакча кешеләр күңеленә
шатлык өстәп, аларның тормы
шын ямьләндереп һаман үсә. Костин утырткан
алмагач үсентеләре «Дружба» колхозыннан бик
ерак урыннарга күчеп, яңа бакчалар ясый, яңа
урыннарга яңа ямь бирә.
Костин бакчасын колхозчылар муллык
чишмәсе дип атыйлар. Бу юкка гына түгел, узган
көз колхоз бакчадан 900 центнер алма һәм башка
төр җимешләр жыеп алды, ә алардан ел саен дип
әйтерлек i00000 сумга якын керем алына.
Колхозчыларның соравы буенча, бакчага
мәрхүм В. И. Костин исеме бирелде.
«ТЕАТР ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ»
Дүрт томлык «Театр энциклопедиясе»- нең
беренче китабы басылып чыкты. Бөтен дөнья
театр сәнгатенә багышланган бу хезмәт Советлар
Союзында әле беренче мәртәбә басыла. «Театр
энциклопедиясе»ндә театр һәм аның жанрлары
турындагы үзен кызыксындырган барлык
сорауларга диярлек укучы җавап таба алачак.
Беренче томга кертелгән күп кенә статьяларда ак-
тер сәнгате техникасы, грим һәм сәхнә эффекты
(тавыш, яктылык, декорация) мәсьәләләре бик
тулы чагылдырылган.
«Театр энциклопедиясе»н тудыруда милли
театр белгечләре, шул исәптә, татар театр
белгечләре дә катнашкан.
АЙЛЫК БЮЛЛЕТЕНЬ
Чит ил әдәбияты Бөтенсоюз дәүләт ки-
тапханәсе «Современная художественная
литература за рубежом» («Хәзерге заман матур
әдәбият чит илләрдә») исемле айлык бюллетень
чыгара башлады.
Бюллетеньдә чит ил язучыларының яңа
әсәрләренә рецензияләр, аннотацияләр, хәзерге
заман әдәби процессын чагылдырган тәнкыйть
мәкаләләренә ч карата фикерләр, библиография
һәм хроникаль материаллар басылачак.
Бюллетень чит ил язучыларының әсәрләрен
чыгаручы нәшрият һәм журнал редакторларына,
тәнкыйтьчеләргә, тәрҗемәчеләргә,
укытучыларга, югары уку йортларының әдәби
факультет студентларына һәм гомумән чит ил
әдәбияты белән кызыксынган кешеләргә зур
ярдәм итәчәк.