Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕРЕНЧЕ ЯҢА ЕЛЫБЫЗ


У рамнарына Питерның Кар яуган бурап-бурап. Бара Ильич машинасы Көртләрне урап-урап.
Чакырган аны эшчеләр Беренче Яңа елга.
Тик ике ай әле Рәсәй Чыкканга яңа юлга.
Питер, Питер, ул көннәрне Онытмыйбыз бүген дә — Яңа ел бусагада чак, Дошман — капка төбендә...
Данлы унҗиденче елның Соңгы сәгате үтә;
Выборг ягында Ленинны Кызыл гвардеецлар көтә.
Иртә таңнан ук аларның Патронтаж буасы бар;
Буам, дип килгән дошманны Шәһәрдән куасы бар.
«Беренче Яна елыбыз — Бәйрәм итәсе килә;
Яуга киткәндә Ильичны Күреп китәсе килә!»
..Керә, исәнләшә Ленин Кулларны кысып-кысып.
Сөйли Җиңүгә ьцпанып, Дәртләнеп, кызып-кызып.
Тагын бик күп җиңүләргә Китерер көрәш юлы.
Котлы булсын Советларның Беренче Яңа елы!
47
Рухланып тыңлый эшчеләр: — Җиңәр Революция! Патшаны төшергән куллар Ленинны күккә чөя.
Әй, син, иксез-чиксез җирле, Урманлы, карлы Рәсәй, Шушындый юлбашчы ирне Күргәнең бармы, Рәсәй!
...Кайта Ильич машинасы Карлы урамнар буйлап. Кайта Ильич, без яшәгән Яңа елларны уйлап.
КИЧЕКМӘ
С*еңге кебек очлы ак самолет йолдызларга карап юл алды. Син шәйләп тә аны өлгермәдең, Шул мизгелдә күздән югалды.
Зәңгәр күккә ап-ак тасма сузып Ак самолет очты еракка.
Шунда гына, көчле гүләү тавышы Килеп җитте синең колакка.
Безнең заман — тизлек заманасы, Тормышта да, дустым, кичекмә; Вакыйгалар шаулап үтеп киткәч, Тавышларын соңлап ишетмә!..
ТИМЕРЧЕ ГОМӘР ҺӘМ ГОМЕР
БАЛЛАДА
^Иаңгайга чак кына Этәреп бүреген, Елмая-елмая Баса ул күреген.
Ул гомер-гомергә Шушында эшләгән; Кайчандыр әбигә Ураклар тешәгән.
Тупсалар, йозаклар Ясаган ул байга; Шөшлеләр, пычаклар Ясаган бабайга...
•48
Сизә ул тәнендә Шулкадәр җегәрлек — Тагын бер Гомәргә Гомергә җитәрлек!
*
* $
Бер көнне анарга Әйтәләр уллары:
— Эшләмә, рәхәт күр, Ял итсен кулларың!
Карышып карый да, Егетләр тыңламый — Бүгеннән Гомәрнең Чүкече чыңламый...
Утыра болдырда Кулларын кушырып; Биеми чүкечләр йөрәккә кушылып...
Ул һаман, эшкә, дип, Уяна таң белән;
Уяна таң белән — Чакырган чаң белән.
Җиңелдер, тимернең Телләрен белмәсәң. Әнә бит, чаң ничек Юксынып эндәшә...
йомшыйлар буыннар, Тимерче сыгыла; Көннәрдән бер көнне Аяктан егыла...
Гомәрнең йортыннан Табиплар өзелми, Сырхауның хәл мөшкел — Яхшыру сизелми.
Күмердәй каралган Иреннәр шул чакта. Сүрелә, сүнә бит, Бер сүнә учак та...
Эх. басып булсачы, Гомернең күреген!..
Тимерче яңадан Сорады бүреген.
Улына ябышып Басты ул аякка;
Куллары калтырап Тотынды таякка:
— Торасым килә бер Нигездә утырып; Кояшка карыймчы Күземне тутырып...
Кия ул итеген, Тунына төренә. Күмердәй күзләре Җылына, терелә:
— Керәсем килә бер Урамда утырып; Инешне карыймчы Күземне тутырып...
Күперне чыккач та Алачык күренә. •Тимерче, атлыгып, Шул якка үрелә:
— Чыгасым килә бер Түрендә утырып;
Учагын карыймчы Күземне тутырып...
Күзләргә учактан Очкыннар кабына; Сандалга килә карт Абына-абына:
— Улларым, бу сезгә Иң соңгы үтенеч: Чүкечне тотыйм бер, Калмасын үкенеч...
Маңгайга чак кына Этәреп бүреген, Үрелеп, сак кына Баса ул күреген.
Гөжелдәп кабына Күмерләр учакта, Көч кайта Гомәргә, Кан уйный шул чакта!
Учагың сүнәргә Иртәрәк, күрәсең; Син үлгән гомергә, Гомәр, җан өрәсең!
Егылмас ул бүтән - Чүкече түнмәсә;

Сүнмәс күк тормышы — Учагы сүнмәсә!
Йөрәк ул — юрга ат, Тыйганны тонмасын; Бәйгедә булсын гел, Омтылып туймасын!
...Маңгайга чак кына Этәреп бүреген, Елмая-елмая Баса ул күреген!
ЧӘЧӘКЛӘРНЕ ЮЛДА ТАРАТСАМ ДА...
С*өенсен дип сиңа чәчәк җыйдым, Күбәләкләр белән ярышып;
Каршы чыгып кызлар сузылганда Ничек тормак кирәк карышып?
Юлларымда алар бөгелеп-сыгылып. Тик елмаеп кына сөйләште;
Сиңа диеп җыйган чәчәкләрне Берәм-берәм барсын өләштем...
Болыннарда чәчәк бик күп әле, Башларыңны түбән имә син; Чәчәк белән бергә хисләреңне Өләшкәнсең инде... димә син.
Чәчәкләрне юлда таратсам да, Ышанычың синең акладым — йөрәгемә куллар үрелсә дә, Мәхәббәтне, Мәхәббәтне сиңа сакладым!
ИСКЕ ГАДӘТ ИКӘНЕН ДӘ БЕЛӘМ...
^издермәгән булып йөрим дә бит, Әйтсәм әйтим инде, көлмәсәң: Тыштан гамьсез булып кылансам да, Яратканга, ахры, көнләшәм!..
Үземә генә каратып тотар идем, Елмайтмас та идем үзгәгә;
Чит күзләрдән сине каплар идем, Саран итәр идем сүзгә дә...
Лекцияләр укыйм шул турыда — Бер хәл булыр иде белмәсәң... Иске гадәт икәнен дә беләм, Ләкин
Яратканга, ахры, көнләшәм...
КИПАРИСЛАР МИНЕ АҢЛАМАСЛАР...
Рүзәллеккә ансы, гүзәл бу җир, Назлы нурлар белән тулган як. Шат чагында яхшы ят якта да, Моңайганда кирәк туган як...
Мин бит монда бары кунак кына, ‘ Чирәмендә аунап үсмәгән;
Матурлыгы — рәсем кебек кенә, Күңелемә яшьтән күчмәгән.
Арышлы кыр, таллы инешләрне Өстен куярга мин җыенмыйм; Тик шулай да, күңел ашкынганда Кая барып бүген сыеныйм?
Кипарисы мине аңламастыр, — Көязләнеп күккә караган.
Пальмасы да, ахры, төшенмәстер, Чәчен ничек купшы тараган...
Ят икәннәр банан, магнолияләр, Сердәш түгел икән каштаннар;
Таулар биек — алар ишетмиләр — Болытлардан өскә ашканнар.
Дулкынланып көнен, төннәрен дә, Тынгы белми шаулый гел диңгез. Чыгыйм әле шунда!
Синең белән, диңгез, Аңлашырбыз, дим, без!..
БЕР КҮҢЕЛНЕ ҖЫЛЫТСА ДА...
^ерни бүген шатландырмый, Берни бүген юатмый;
Берни күңелне кузгатмый, Тойгыларны уятмый.
Нәрсә кирәк, нәрсә җитми, Ник болай мин, ник боек? Атлыйм йөрәк турысында Авырткан бер таш тоеп...
Шул чак җыр килде каяндыр!..
Күңелем күзен ачты;
Төшенкелек дигән нәрсә йөрәктән чыгып качты. ‘
Моннан да яхшы дәваны Булмыйдыр да шәт табып: Күтә р ел мә гә н күңел гә Җыр икән иң шәп табип.
...Тартынма, җырым, син дә гел Кешеләргә якын бар;
Бер күңелне җылытсаң да Яшәргә бит хакың бар!
51
4*
ҺАВАДА ОЧКАНДА
^4тңа буе болыт булды, Кызыгы, әй, аз икән... . Ә болыт өстендә кояш, һаман чалт аяз икән!
Кузгалыр җил, болытларны Таратыр, куар әле;
Ачылыр күк, кояш җиргә Елмаеп куяр әле.
...Күңелне дә күләгәләп Ваклыклар үтеп тора.
Бирешмә, кайгы артында Шатлыклар көтеп тора!