ҺАДИ ТАКТАШ ҖЫЕНТЫГЫ
ТГакташ әсәрләренең күбесе ин-
* де кат-кат укылган. Ләкин, шуңа
карамастан, әле шушы араларда гына
Татарстан китап нәшрияты чыгарган
җыентыкны XX өр- яңа китап итеп кулга
аласың һәм дулкынлану белән кабат
укып чыгасың. Моның беренче һәм төп
сәбәбе—Такташ поэзиясенең еллар
сынавын үтүе дисәк ялгышмабыз. Һади
Такташ хезмәт иясе халык арасыннан
күтәрелеп чыкты, халык җырчысы
булып җитеште. Иҗатының чәчәк
аткан вакытында Коммунистлар
партиясенә зур ихтирам күрсәтеп,
тирән кичерешләр белән язган юллары
моның ачык мисалы булып торалар.
Шагыйрьнең кулъязмалары архивында
сакланган шигъри сызмалар арасыннан
бу җыентыкка алып бирелгән
түбәндәге парча бу яктан бик
характерлы:
А, Партия,
Синең иртәгәңә бару өчен, Авырлыклар аша
үтү кирәксә, Безнең бүген күргән авырлыклар
Җиңү өчен файда бирәлсә, Шатлыгым да,
кайнар яшьлегем дә, Җырларым да сиңа
булсыннар.
Такташ иҗат иткән 20 нче еллар
бүген күз алдына китерүе кыен булган
чиктән тыш авыр еллар иде. Шул авыр
көннәрдә дә партия киләчәккә зур
ышаныч белән карады. Партиянең 1919
елда кабул ителгән икенче
Программасы илебезне капиталистик
элементлардан арындыруның һәм
социалистик җәмгыять төзүнең төп
маякларын билгеләде. Талантлы бик
күп совет язучыларын рухландырган
кебек, һ. Такташка да ул зур илһам
чишмәсе булды. Искелек
XX Һади Такташ, Сайланма әсәрләр, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1961 ел, төзүчесе һәм
редакторы Г. Минский.
л
1 «Яңалиф» журналы, № 10,
1931 ел.
калдыкларына каршы көрәшне
сурәтләүдә абстракт образлар белән эш
иткән шагыйрь соңга таба заманның
рухын чагылдырган, җиңү пафосы
белән сугарылган талантлы, реалистик
әсәрләр яза башлады.
Билгеле булганча, классик әдипләр
үз заманнарының әһәмиятле зур
вакыйгаларын, карашларын ча-
гылдыралар. Аларның әсәрләре шул
тормышны тапып-белү һәм эстетик
тәрбия бирү чарасы булып хезмәт итә.
Шуның белән бергә, классикларның
әсәрләрендә һәр яңа чор өчен аваздаш
булган, кешелекнең прогресс өчен
көрәшендә зур роль уйнаган бөек
фикерләр яңгырый. Алар үзләренең
югары идеяле һәм тирән художестволы
булулары белән бүген дә, иртәгә дә
сокландыралар.
Һади Такташның бүгенге көрәше-
безгә дә аваздаш булып яңгыраган
шигырь һәм поэмаларыннан «Нота»,
«Гасырлар һәм минутлар», «Байрак
тегәбез», «Киләчәккә хатлар» кебекләр
һичшиксез шундый әсәрләр саналырга
хаклылар.
Чын күңелдән чыккан гына күңелгә
ята, дигән халык мәкалендә әйтелгәнчә,
Такташ поэзиясе үзенең самими һәм
эчкерсез булуы белән сокландыра.
Никадәр тирән ышаныч һәм эчке
җылылык белән язылганнар алар!
Такташ үзе ««Партиясез» һәм партияле
шигырьләр турында (иҗат хатлары)»
исемле мәкаләсендә билгеләп узганча:
«...шагыйрьнең «фәлсәфи» булуы —
аның кечкенә бер фикерне дә кеше
аңламас-
144
лык итеп язуында түгел, бәлки про-
летариатның зур идеяләрен, алар- ның
зурлыгына зарар итми, киң массага
аңларлык итеп гади рәвештә, җанлы,
матур бер форма белән бирә һәм
массаның йөрәгенә сеңдерә белүендә...
Зур бер фикерне, аның зурлыгын
югалтмый, җиңел рәвештә әйтә алуы,
бу шагыйрьнең талантлы булуын,
әйтергә теләгән фикерен әтрафлы
рәвештә белүен һәм ялангач формага
түгел, бүгенге теләкләргә хезмәт итәргә
теләвен күрсәтә» !. Аның бу теоретик
карашы, беренче нәүбәттә, үз иҗатына
бик туры килә. Такташ нәкъ менә
шулай, заманы өчен актуаль һәм
чишелүе бик кирәк булган пробле-
маларны күтәреп чыга да, аларны
гаҗәп оригиналь һәм аңлаешлы
формада, укырга кызыклы, мавык-
тыргыч, шул ук вакытта күңелгә ләззәт,
акылга азык бирерлек итеп күрсәтә һәм
партиялелек ноктасыннан килеп чишә
ала. Мисалга «Сыр- кыды авылы»,
«Мокамай», «Мәхәббәт тәүбәсе»,
«Киләчәккә хатлар» поэмаларын искә
алу да җитә.
«Һади Такташ — үзе яшәгән һәм
төзешкән социализм җәмгыятенең күп
төрле вакыйгаларыннан илһамланып
язган шагыйрь. Ул үз заманының
тарихи вакыйгалары бөеклегенә
күтәрелеп, шул бөеклектән коммунизм
кырын күреп, алга карап иҗат иткән
шагыйрь», — ди җыентыктагы кереш
сүзендә Г. Минский. Ул шагыйрьнең
архивындагы язмаларыннан түбәндәге
юлларны китерә:
Бүгенгенең бөек теләкләрен, Ашкынулы,
җылы хис белән, йөрәк каны белән сугарып
мин, Җырлар өчен саклап үстерәм.
Такташ заманның сулышын, йөрәк
тибешен тыңлый белгән, уңай
прогрессив күренешләрне ашкынулы
җылы хисләр белән мактый алган, алга
баруыбызга комачаулык иткән тискәре
типларны рәхимсез фаш иткән
шагыйрь. Шагыйрь- гражданин
буларак, ул иҗтимагый тәрбиянең
әһәмиятенә зур бәя бирә. Социалистик
җәмгыятьтә югары моральле, бөек
идеаллы яңа кешенең тууына нык
ышана. «Яна кешеләр... алар бу көнге
яңа тормыш өчен булган бөек
көрәшнең эчендә тәрбияләнәләр,
ныгыйлар... Бөек көрәшкә кирәкле
кеше булып җитешәләр», — ди
шагыйрь һәм бөтен талантын, иҗади
сәләтен кешеләребездә социализм
җәмгыяте өчен кирәкле сыйфатлар
тәрбияләүгә багышлый.
Такташның таланты чәчәк атуга
хезмәт халкы белән бергә яшәү, өйрәтү
генә түгел, өйрәнә дә белү зур ярдәм
итте. Ул яшь язучыларга да: «Укучыга
никадәр якын торсаң, ул сине шулкадәр
якын итә, ярата, син күрмәгән,
сизмәгән ялгышларыңны күрсәтүдән дә
курыкмый, чөнки ул сине үз язучысы
итеп карый», — дип киңәш бирә.
Партиябез язучыларны халкыбызны
коммунизм рухында тәрбияләүдә
үзенең якын ярдәмчеләре саный,
коммунизм төзүче героик совет
кешеләренә мәгънәви азык булырлык,
сәнгатьчә югары сыйфатлы әсәрләр
иҗат итәргә чакыра. Күп милләтле
совет әдәбиятының талантлы әсәрләре
арасында Такташ әсәрләре дә гаять
күренекле урында тора. Аның
«Киләчәккә хатлар» поэмасындагы
түбәндәге юллар бүген дә бөтен
көчләре белән яңгырап торалар:
Хәзер,
Бөлгенлеккә төшкән буржуа иле Теләсә генә
ничек итсә дә, Безгә блокадалар ясау түгел,
Борыны белән чәнчелеп китсә дә, Без
җиңәрбез!..
Хыял безнең өчен чит бер нәрсә, һәрбер теләк
якын киләчәк!
һәрбер колхоз, һәрбер гигант совхоз Яшәү
көче безгә бирәчәк!
Бишьеллыкның бөек гигантлары һаман үсә,
һаман күккә таба үрелә, Башларыннан инде
сез яшәгән Коммунизм кыры күренә...
Һади Такташ югары культуралы, киң
карашлы шагыйрь иде. Аның киң
кырлы иҗат мирасын өйрәнү буенча
шактый санда хезмәтләр булса да, әле
тагы да күбрәк эшләргә кирәклеген
әйтмичә булмый. Бу җыентыкны
төзүче һәм редакцияләп чыгаручы Г.
Минский үзенең сүз башында
шагыйрьнең иҗатын
өйрәнүгә беркадәр ярдәм итәрлек матур
гына фикерләр дә әйтә. Шигырьләрнең
җыентыкта хронологик тәртиптә
урнаштырылуы һәм алар- ның төрле
вариантлары бирелүе дә уңай күренеш.
Төзүче Һади Такташ шигырьләрен ике
бүлеккә урнаштырган. Беренче бүлеккә
1916— 1923 еллардагы шигырьләр
бирелгән һәм аларның һәркайсыныц
ахырына автор куйган датасы бар, хәт-
та кайберләреиең кайда язылуы да
әйтелгән. Икенче бүлектә 1923— 1931
елларда иҗат ителгән шигырьләре
тезелеп китәләр, һәм... анда 70 әсәрнең
бары берсенең генә ахырында (190 бит)
язылган датасы куелган.
Калганнарыиың берсенең дә язылу
датасы юк. Җыентык ахырында
шагыйрьнең басылып чыккан
әсәрләренә карата бирелгән
библиография дә бу кимчелекне бетерә
алмый. Минемчә, укучыны беренче
нәүбәттә, шигырьнең, кайсы
җыентыкка кергән булуыннан бигрәк,
кайчан һәм беренче мәртәбә кайда
басылган булуы кызыксындыра.
Сүз чыкканда шуны да әйтәсе килә:
Һади Такташның шигырьләре басылган
җыентыкка аның эстетик карашларын
ачыклаган, әдәбиятта партиялелек
принциплары н ял кы и - лы яклаган,
формализмга, футуризмга каршы
уңышлы көрәшен күрсәткән «Иҗат
хатлары», «Ничек үсәбез», «Язучыдан»
һ. б. шундый теоретик мәкаләләрен дә
кертергә кирәк иде. Такташ бит
шигырьдә генә түгел, әдәби тәнкыйть
һәм публицистик мәкаләләрендә дә
сокланырлык ачык, укып туя алмаслык
матур һәм тирән мәгънәле итеп яза
алуы белән барыбызга да үрнәк булып
тора.
Такташның архивында булган
кулъязмаларны, аның «Азат хатын»,
«Чаян» журналлары, «Крестьян га-
зетасы»нда һ. б. басылган мәкаләләрен
эченә алган әсәрләренең тулы
басмасын җәмәгатьчелеккә күрсәтер
вакыт җитте түгелме икән? Бу
мәсьәләдә — Такташның бөтен иҗат
мирасын фәнни аңлатмалар белән
бастыруда без артык акрын
кыймылдыйбыз. Такташ иҗатын өй-
рәнү өстендә эшләүче иптәшләр моны
хәтердән чыгармасыннар иде.
Бу җыентыкта беренче тапкыр ба-
сыла торган фоторәсемнәрнең ачык
чыгуы, художник ДА. В. Виноградова
оформлепиесеидә китапның матур
эшләнгән булуы игътибарга лаеклы.