Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯЗНЫҢ БЕРЕНЧЕ КӨНЕ

 Проводник хатын аскы урында йоклап ятучыны уятты. — Кызым, тор, Ташлытауга җитәбез. Әминә күзләрен ачты. — Җитәбез дәмени? — Җитәбез, кызым! Әминә урыныннан торды һәм торуына шак итеп өске сәкегә башын бәрде. — Әкрен!.. йокы качты. Әминә кул сәгатенә карады. Өч тулып килә. Вагон тәрәзәсеннән тышны керергә теләде, берни күренмәде, дөм караңгы. Вагондагылар таң алды йокысы рәхәтенә чумганнар. Түшәмдәге тычкан күзе хәтле электр куыгындагы тонык якты сүрелгән. Беренчеләп кенә озын юлга чыккан Әминәгә вагонда каршыланган бу шыксыз иртә бик күңелсез булып күренде. Кая һәм кемгә генә барып юлыгыр ул мондый вакытсыз сәгатьтә? — Апа, тагы да төшүчеләр бармы? — Безнең вагоннан син генә, башка вагоннардан булмаса... Семафорга якынлашкан паровозның сузып кычкырткан * тавышы ишетелде. — Җыен, кызым, җыен! Бу разъездда бик аз тора. Бер генә минут. Проводник хатын, фонарен кабызып, тамбурга узды. Әминә ашык-пошык җыена башлады. Чемоданын чыгарып ботыла- рын киде. Йокыдан вакытсыз торганга башы авырта иде аның. Җитмәсә төне шундый шыксыз. Бар кеше рәхәтләнеп йоклаганда, оин, тормышыңнан риза булмаган төсле, төшеп кал имеш. Кая гына барыр икән ул мондый вакытсыз сәгатьләрдә?! Вагоннарның шалдыр-гөлдер бәрелешкән тавышлар чыгарып йөрешләрен әкренәйтүләре кызның уйларын таратып җибәрде. Ул, чемоданын кулына алып, ишеккә таба юнәлде. Вагон ишеген ачуга йөзгә җепшек һава бәрелде. Әминә чирканып китте. Караңгыда егылып төшүдән саклана-саклана аяк очлары белән текә баскыч басмаларын эзли-эзли, җиргә төшкәч тә, кай якка таба китәргә дә белмичә аптырап торды. 1 Дәвамы. Башы 8 нче санда. П — Паровозга таба бар. Ә-әнә, бер ут күзен күрәсеңме? Шул ут... Калганын Әминә ишетә алмады. Проводник хатынның сүзләре паровозның үкереп кычкыруы, чаж-чож килеп пар бөркүе, вагоннарның баягыдай, бәреләсугыла кузгалган тавышлары астында күмелеп калды. Поезд китте. Соңгы вагон артындагы кызыл ут та караңгыга кереп батты. Әминә буш платформада басып калды. Кайда соң монда проводник хатын әйткән теге ут күзе? Әминә алга таба китте. Бара торгач әлеге ут күзе дигәне күренде. Чак кына күңеле тынычлангандай булды аның. Эзләгән өмет йолдызын тапкан кешедәй кыюланып, Әминә шул утка таба ашыкты. 'Бу разъезд өе иде. Ялгыз ут шул өйнең тәрәзәсеннән төшкән якты икән. Өйгә керү өчен ишеге каерылып ташланган караңгы тар аралыкны үтәргә кирәк иде. Әминә, караңгыда сукыр кеше төсле кулы белән әле бер стенаны, әле икенче якны капшый-капшый, ишек тоткасын тапкач, эчкә керде. Караңгы һәм кысан бер бүлмә иде бу. Әминәнең борынына салкын таш стеналарга утырган тәмәке төтене катыш күн-дегет исе бәрелде. Уң як стенада йодрык сыярлык һәм «Касса» дип язылган бер тишек. Сул як стенада, караңгыда бик ачык күренмәгән, бер плакат. Түрдә тимер юл станцияләрендә генә очрый торган киң утыргычлы авыр имән скамья. Әминә ишектән керүгә шул скамьяны шәйләп алган иде алуын, ләкин, өстендә йоклап ятучыдай берәүне күргәч, чемоданын читкәрәк куеп, үзе шуның бер кырыена утырды. Нибары биш минут .вакыт узган. Таң беленергә аз дигәндә биш-алты сәгать көтәргә кирәк. Дөрес, Әминә хәзер инде ул тикле борчылмый. Чөнки янында, йоклап ятса да, җан иясе бар. Менә бервакыт шул «җан иясе» киерелеп иснәнеп куйды. Аннары мышныймышный торып утырды. Утырганы хәлендә, авызын зур ачып, тагы бер рәхәтләнеп иснәнде. Аннары, теге, бугаз төбеннән чыга торган әһ»не яңгыратып, тагы бер киерелде. Киерелеп туйгач һәм шуның ләззәтен аңлаткан төсле тагы бер сузып иснәнгәч, утырган җиреннән елыша төщеп урын бирде. — Кем ул, әйдә, кил утыр! — диде русчалап. — йоклагыз, йокла! — диде Әминә. — Татар икәнсез, йокы качты әле. Сезне алып килгән паровоз качырды... «йокысы качкан» бу кешене Әминә кем дип юрарга да белмәде. Чынлап та, кем ул? Бозык уйлы кеше була күрмәсен тагы. Берәр хулиган я шпана булып чыкса нишләрсең? — Кунакка кайтышмы әллә? — Юк, кунакка түгел... — Командировкага икән алайса! — диде теге «әйтмәсәң дә белдек кемлегеңне» дигән төсДе. Аннары тагы кыстый башлады: — Кил, апа, кил, утыр. Әллә миннән куркасыңмы? — Нишләп куркыйм икән? — дигән булды Әминә, куркуын яшереп. — Курыкма. Ташлытауныкы мин. Рифгать атлы... Бу хәбәр Әминәгә шул тикле якын, шул тикле күңелле һәм көтмәгәнчә булып ишетелде, әйтерсең ул үзенең күптәнге танышын, алай гына да түгел, бик якын дусын, очратты. — Ташлытауныкы?! — Ышанмыйсызмы әллә? —’ Ышанам! — диДе Әминә куанычын яшерә алмыйча, — мин үзем дә Ташлытауга барам бит. — Безнең авылга «икән, алайса, — диде егет, — концерт-фәлән куярга түгелдер бит?.. 8 Мондый әйбәт юлдаш очравына Әминә хәтсез шат иде. Ул аның соравына җавап бирергә дә онытып, үзе тегеңәрдән сорашты: — Алайса, бергә кайтабыз икән? — Мин кайтмыйм шул, — диде теге, каяндыр йөрәк төбеннән чыккан рәнҗүле бер тавыш белән, — кайтмыйм, апай. Кайтыш түгел, китеш минем... Әминәнең уйлары бердән чуалды. — Китеш? Кая? — Барам әле. Казанны күрәсе дә бар... — Күргәзмәгә җибәрделәрме әллә үзеңне? Теге, көлгәндәгечә итеп, тамак төбе белән гыгылдады: — һе... башкалармы җибәрүләрен ишетәбез ишетүгә... Гәзиттә дә укыйбыз. Түлке безгә андый хөрмәт язмаган шул. — Ни дип китәсез соң авылдан? Әллә торып булмыймы? — Башка авылларда, бәлки, була да торгандыр, ну безнең авылда торып булмый... Бу сүзләрне ишеткән Әминә каушап калды. Әйтерсең лә аңа бер бик яшерен серне ачып салдылар да, хәзер инде ул шупы уйлап баш вата. Башына бер-бер артлы шомлы уйлар керә. Хәтта шундый бер уй да керә Әминәнең башына, бу уеннан ул үзе дә көлеп куя. Имеш, бу кешене Әминәне юлыннан кире борып кайтарып җибәрер өчен, юри шулай, шомлы хәбәр сөйләргә дип бирегә куйганнар. Әлбәттә, көлке бу! Шулай да беләсе иде, ни дип китә соң ул авылыннан? Мондый китүләр сәбәпсез генә булмый бит. — Нәрсә җитми соң сезгә авылыгызда? — Культура! — ди теге бер генә сүз белән. — Кызык! — ди Әминә мондый җавапны ишетеп. — Нәрсәсе кызык?! — *Сезнең шулай әйтүегез кызык. Культура күктән төшми бит! — Беләбез лә анысын, — ди Рифгать, — культура күктән төшмәү түгел, тиздән без үзебез аны күккә менгерәчәкбез. Аена да, Марсына да! Ә Ташлытау шулай Ташлытау булып калачак. Теге, бер җырдагыча: Каким ты был, таким и остался... Егетнең үткенлеге ошады Әминәгә. Аеруча эчкерсезлеге ошады аның. Сүзгә оста күренә бу. Төшеп кала торганнардан түгел. Шулай да, кем соң ул? Тыңлар булсаң, кем әйтмешли, зурдан куя мәсьәләне. Әллә Ташлытау чыннан да яшәп булмаслык кара авыл микәнни?! Рифгать Әминәнең бу уйларын үзе дә сизеп алган төсле сөйләп — Авыл менә дигән безнең. Табигать почмагы прәме! Бер җирдә юк бездәгедәй тугайлар. Урманы дисеңме, суы. Баргач күрерсез әле менә. Ну бер ягы уңмаган тек уңмаган. Дөнья йөзендә культурадан артта калган авыл кая дип сорасаң, «безнең Ташлытау» дип курыкмыйча әйтә алам мин. Культура-агарту эшләре тиешле югарылыкта түгел... Әминә елмайды. Рифгатьнең сүзләре аңа бик таныш булып ишетелде. Егет, күрәсең, шулай, газета, доклад телендә сөйләргә ярата. Шуны аңлатып бераз төрттереп алмакчы да булган иде Әминә, ләкин серкәсе су күтәрмәвеннән шикләнеп, әйтмәскә булды һәм әйтәсе сүзен: — Протокол теле белән сөйлисең! — дип түгәрәкләде. Рифгать дәшмәде. Әминә кыюлана төште. — Комсомол оешмагыз нәрсә карый? Авыл Советыгыз күрмимени мондый хәлне? — Авыл Советы сессия саен «Ташлытауда культура-агарту эшләре тиешле югарылыкта түгел» дип протоколга язып кына тора. Менә шуннан соң сөйләрсең дә протокол теле белән... китә: 9 Kapa, хәерсез, ничек оста тапты җавапны! — Ә сез үзегез нәрсә карыйсыз?! — диде Әминә, тегеңәр бик алай ансат котылырга юл бирмәскә теләп. — Кем «Сез»? — Ну, менә, әйтик, син үзең ди! — Мин кечкенә кеше шул, апа. •— Бер дә кечкенә кешеләрчә сөйләшмисез әле... — Мин турысын әйтергә яратам... — Ә нигә әйтмисең? — Кемгә әйтергә, кая әйтергә? — Сессияләрдә, әгәр чынлап та турысын әйтергә яратсаң... — Мин яратам да, алар яратмый шул туры әйткәнне. — Кемнәр «алар»? — Кемнәр булсын... Билгеле инде, местный власть. Җамалый абзый. Колхоз председателе ул безнең. «Җитди мәсьәлә» дип тә йөртәләр үзен, ә ни өчен алай дип йөртүләрен — баргач күрерсез... — Үзегез турында әйтмәдегез бит әле. Сезне кем дип йөртәләр? — Әйттем ич. Без — кечкенә кеше, рядовой гына. — Шулай да? Рифгать бераз сүзсез торды. Әминәне бу тикле таләпчән булыр дип уйламаган иде ул. — Әлегә прафессия юк минем. Унъеллык тәмамлап та шар сугып йөреп булмый бит инде... — Әлбәттә, — дип килеште Әминә, — эш бирмиләрме? — Бирәләр. Колхозда эш күп анысы. Без теләгәнне бирмиләр. Сыер саварга кушалар. Ә мин теләмим... — Шулаймыни? — диде Әминә гаҗәпләнгән дә, борчылган да кебек итеп. Рифгать бердән җанланды. — Менә!.. Сезгә дә гаҗәп тоеламыни мондый эшләр?! — Ю-к, — диде сузып Әминә, — миңа сезнең колхоз кушканны эшләргә теләмәвегез гаҗәп тоела. Сез нәрсә телисез соң? Рифгать мондый сорауны көтеп кенә тора иде. Ул үзе дә бу сөйләшүне шундый сорауга китереп чыгару уе белән, шулай, бәхәскә керә төшебрәк алып барды. Шуңа күрә Әминәнең анардан ни теләвен соравы дәртләндереп тә җибәрде егетне. — Минме?! — диде ул, менә хәзер бер бик мәгънәле сүз әйтергә чамалавын аңлаткансыман, — мин, апа, бөек эшләргә багышларга булдым әле үземне. Мин докажу аларга — үземнең нинди бөек эшләргә әзер торуымны! — Кемнәргә димәкче буласың? — Кемнәргә дип... Шул, Җамалый абзыйга инде... Нәрсә дигән була бит? Син, дигән була, колхоз эшеннән качасың. Сиңа, дигән була, ашыйсы ипиеңне, эчәсе сөтеңне башкалар табып бирсен... Күпсенеп әйтә бит ул моны... — Күпсенеп микән?.. Ялгышмыйсыңмы? — Ялгышмыйм ла. Ялгышмавымны беләм бит. Комсомолец ла мин. Әминә елмайды. Тик аның бу елмаюын егет күрмәде. Әминәгә, ни өчендер, бу егет бик якын да, баладай әйбәт күңелле дә булып күренде. Аның шундый ышаныч белән сөйләшүе дә таныш иде Әминәгә: бу, үзенә күрә, яшьлек табигатенә хас һәм вакытлыча гына балкып ала торган гөнаһсыз кирелек кенә. Әнә, нинди ышаныч белән «ялгышмыйм» дип кисеп әйтә бит ул. Беләсе иде, үзе әйтмешли, нинди «бөек эшләргә» багышларга булды икән ул үзен? •— Нинди бөек эш ул, әгәр секрет булмаса? Егет әйтергәме-әйтмәскәме икән дигән төсле икеләнгәндәй бер мәл уйланып торды: 10 — Секрет дип... секрет та ул, секрет түгел дә... Мин, апа, космонавт булу хыялы белән янам әле... — Әйбәт хыял! — диде Әминә. Рифгать бөтенләй дәртләнде. — Менә, сразы аңладыгыз!х Культурный шул сез. Ә Җамалый агайга, — әйттең ни, әйтмәдең ни аңа. Айда ни калган сиңа дигән була, жирдәге эшеңне күр, ди... Мин әйтәм тегеңәр: син, дим, научный эшләрне белмисең, дим. Алайса, мин әйтәм, синеңчә исәпләсәк, академии наукка да айда бер ни калмаган булып чыга... — Нәрсә ди соң? — Нәрсә дисен... гел бер сүзен кабатлый «Син академи наук түгел, җирдә дә эш бетмәгән сиңа», ди. Ә җирдә ход юк миңа. — Ну бит әле айга кешеләр җибәрелми... — Беләм анысын. Шунда да барып разведка ясап кайтыйм әле бер. Чиратка язсалар язылып та куярмын... Беренче партиягә эләгәсе иде. Мечта бу минем! — Мечтаң берәр сәбәп белән барып чыкмаса? Айга менә алмасаң?.. — Айга менеп булмаса, сәхнәгә менеп булыр! Минем, апа, артистлык ягы да ничава диләр. Быел җәй авылда академнекеләр булып киткән иде. Ильская апа үзе уйнатып карады мине. Таныйсыңдыр? Казанда народный артистка булып эшли. «Талантың бар синең, Рифгать» дигән иде. Барам әле. Айгамы, сәхнәгәме — икесе дә зур эш бит. Тик әйтсеннәр. тикшереп карасыннар да әйтсеннәр: «Давай, Рифгать, бик подходящий икәнсең!» дисеннәр. Безгә шунысы җиткән аның. — Бәлки сиңа элек үз авылыгыз клубы сәхнәсеннән башларга кирәктер? — диде Әминә, киңәш биргәндәй итеп. —Кирәк эш күп ул, апа җаным, ә безнең авылда аны аңлап җиткермиләр. Менә сез дә бит «үз клубыгыз» дисез, ә каян алырга аны, «үз клубыңны»? — Клубыгыз юкмыни? — Бар иде... — Нишләп «иде»? 1 — Иде шул. Складка әйләнде... — Яшьләр кая җыела? — Сельпога. Менә анда инде күңел ачып була тек була! Баргач күрерсез әле... Ерактан паровоз тавышы ишетелде. Рифгатьнең сүзе бердән киселде. Ул урыныннан сикереп торды да, ашыгып, тәрәзәгә килде. Маңгае белән тәрәзәгә ятып тышны карады. — Семафорны ачтылар. Минем поезд бу. Свердлов—Казан. Ну, ярый, апа, сезгә дә вакыт җитә. Яктыруга склад лапаслары тирәсенә барыгыз, олаучылар шунда җыела. Безнең колхоз автосы да мондадыр әле, китмәгән булса. Гарифулла атлы. Шоферын әйтәм. Әйбәт малай. Утыртып апкайта да апкайта... Паровоз тагы кычкыртты. Бу юлы бик якыннан ишетелде аның'тавышы. Рифгать төенчеген култыгына кыстырды да «хушыгыз!»ны әйтеп чыгып та китте. Әминә ялгызы калды һәм, кинәт, бу ялгызлыкта туган күңелсезлек- не сизде. Нинди әйбәт малай ул! Әйтерсең Әминә бик ашыгыч бер юлда очраткан кешесен яхшылап күрә алмыйча калды. Шундый тәэсир тудырды аңарда бу төнге очрашу... Бәләкәй тәрәзәдән таң якынлашуын хәбәр иткән алсу сыек яктылык сирпелде. Әминә сәгатенә карады: биш тулып килә иде. Йокысызлар өчен бер дә узмас төсле күренгән төннең узуың сизми калуына Әминә балаларча шатланды... II Ташлытау машинасы кайтып .китмәгән икән. Әминә машинаны эзләп килгәндә, шофер Гарифулла юлга чыгу хәстәрен күрә иде. Янына ачык йөзле мөлаем кыз килеп туктагач, Гарифулла, яшь йөрәкләргә хас булганча, беркадәр каушады. Әмма бу тегенди-мондый каушау түгел иде. Бу бер яшь йөрәкнең икенче яшь йөрәкне очратканда, ике йөрәкнең, шулай, берсе икенчесенә якынлашканда була торган җиңелчә баш әйләнүгә охшаш күңелле һәм рәхәт бер онытылу иде. Мондый хәлдә калганда кеше, бик азга, минутның ниндидер бер кыска өлешенә генә сәрхушлана. Китап битләрендә укыганнарын хәтерләп «матуррак» сөйләргә тырыша. Тырыша торгач шуның киресен эшләп ташлый да колак яфракларына хәтле кызара. Монысы инде аның әлеге баш әйләнүләрдән айнып киредән үз хәленә кайтуы була. Гарифулла белән дә хәл шулайрак килеп чыкты. Ул Әминәнең: «Мине дә Ташлытауга алып кайтмассызмы?» — дип соравына шундый ук ягымлылык белән җавап бирергә теләде: «ихлас күңелдән бик теләп алып кайтабыз!» — Тагы кем кайта? — Кем дә... Без генә... — Ничәү соң сез? — Ничәү дип... Ничәү түгел инде... Ни... «без» дигәч тә... Мин үзем инде... аннары менә бу да, ‘— диде Гарифулла, кызарганнан- кызара барып. «Бу да» дип ул машинасын төртеп күрсәтте. Әминә елмаеп җибәрүдән чак тотылып калды. Әминә Гарифулладан ун-уибиш минуттан соң юлга чыгасыларын белгәч, чемоданын машина янында калдырды да, үзе телефонда районның баш врачына шалтыратып хәбәр итү өчен разъезд начальнигын эзләп китте. Әминә китүгә Гарифулланың хәрәкәтләре бердән үзгәрде. Ул, кабина утыргычын күтәреп, теш порошогы белән чүпрәк алды да кабинасы тәрәзәсен ялтыратты. Аннары утыргычы клиенкасын сөртте, аяк астына куелган палас кисәгенең тузанын какты. Кабина эче җыйнакланып, яктырып китте. Кабина белән эшне бетергәч, Гарифулла, тиз генә коедан бер чиләк су тартты да, лапас артына китеп, сабын күпертә- күпертә бит-башын юды. Түш кесәсендәге көзге кисәгендә өс-башын карап, чәчен тарап, «Ландыш» ислемаен да сөрткәч, егетнең үзенә дә ямь кереп китте. Кем булды икән бу кыз? Әй-яй матур, ә? Ни өчен бара икән ул Ташлытауга? Гарифулла Әминәнең чемоданын машинага рәтләп куйгач һәм тагы бер кат көзгедән бит-башын карап үз кыяфәтеннән үзе дә риза калгач, юлда кайтканда сөйләр өчен «матур» сүзләр уйлый башлады... Ләкин, юл Гарифулла көткәнчә булып чыкмады. Машина кузгалып китүгә, бер яктан җыйнак кабина җылысы, икенче яктан, бик төзек булмаса да, ул хәтле җимерек тә булмаган юл буйлап чайкала-тирбәлә барудан Әминәне йокы басты, йокының иң тәмле чагында, сәгатьләр буе ярым караңгы һәм салкын бинада таң каршылаудан ярыйсы гына талчыккан иде ул. Шуңа, ахрысы, кабина аның өчен җылы, йомшак йокы урынына әйләнде һәм шуның рәхәте, оеткан- нан-оетты кызны. Ничаклы йокламаска тырышып караса да, калгып китүдән берничә тапкыр котыла алса да, ахырында йокы үзенекен итте: бер калгып, бер уянып бара торгач, йокыдан авырайган башын күтәрә алмыйча бер якка салындырды да, йоклап та китте. Гарифулла машинаны шаулатмыйча, чайкатмыйча тигезрәк юлдан алып барырга тырышты. Урыны килгәндә ул машинасын шоссе юл белән басу кыры арасындагы тигезлектән дә йөгертте. Чокыр-чакырга төшеп, бәрслә-сугыла узган чакларда, уянмаса ярар иде дигән төсле, 12 тынычсызланып, кызның йомык күзләренә карап-карап алды. Кыскасы, Гарифулла булдыра алганынча Әминәнең тыныч йокысын күзәтте. Ерак-еракларга җәелеп ак кар каплаган буш кыр ята. Ерак-еракта, тауларурманнар аръягында зәңгәр офыкны алсу нурга ялкынландырып көн кабына. 1\абынып туган көннең балкышы тау түбәләренә, урман өсләренә, ак шәл бөркәнгән нарат башларына, кар астында калган басуларга җәелеп, җир йөзен алсуга мана... һәм, менә, ниһаять, ерак-ерактан, таулар-урманнар артыннан күтәрелгән кояшның нурлары төнлә явып узган беренче кар тузанында җемелди, агач ботакларында асылына, кабина тәрәзәсендә чагыла. Таң ага... Тигез генә, салмак кына гүләп машина бара. Әкрен генә, моңлы гына көйләп шофер җыры яңгырый. Таң-тац ата ерактан, Кошлар оча куактан. Сау бул, җаным, дигән сүзе Әле дә китми йөрәктән. Кызарып кояш чыкканда Зәнгәрләтә һаваны. Доктор тапмый, аптек сатмый Сагынуга даваны. Кинәт җыр киселә. Гарифулла, хәвеф якынлашуын сизгәндәй, бердән сагая. Баранкага күкрәге белән ята төшебрәк, сузылып, алга карый ул, аяк очы белән газ биргечкә баса. Машина бердән гүләп ыргыла һәм өченче тизлеккә күчә. — Нигә җырламыйсыз? Җырлагыз, — ди Әминә, йокы аралаш. Шофер дәшми. Ни ^чен дәшми ул? Әминә күзләрен ача. — Нәрсә булды? Гарифулла бер кулы белән баранканы тотып, икенче кулы белән кабина ишеген ача да, утырган җиреннән яртылаш тышка сузылып, бар көченә сызгыра. Шуннан соң гына, беркадәр тынычланып, кире баягы хәленә кайта. — Тәки уздырмадым бит! Әнә, кире борылды... Әминә Гарифулла күрсәткән якка таба карый: коры йомшак карны туздыра-туздыра бер ак нәрсә чаба. — Әллә куян инде? — Юлны кисмәкче булган иде бит, юньсез!.. — Киссә ни булган? — Юл уңмый аннары. Әминә елмая. Гарифулла кызның бу елмаюын күз кырыйлары белән күреп бара. — Мин үзем өчен түгел, — ди ул, аклангандай итеп, — сезнең өчен. Мин эшемне бетереп кайтып киләм. Ә сез барасыз гына... — Л1ин ышанмыйм аның ише хәлләргә... — Мин үзем дә ышанмыйм да бит... Ну шулай да... гадәт инде,— Гарифулла мондый гадәтнең кайдан калганын белүен дә аңлаткан төсле өстәп тә куя: — аңыбыздагы капитализм калдыгы инде, башка берни түгел. Әминә тагы елмая. Аңа бу егеттәге эчкерсез беркатлылыкны күрү бик күңелле. Ул аны сөйләтү өчен әңгәмәне дәвам иттермәкче була. — Андый капитализм калдыгы белән көрәшергә кирәк! — Көрәшәбез ич! Күрмәдегезмени — ничек борылып сыпыртты куяның!.. Әминә шаркылдап көлеп җибәрә. — Сез Гарифулла атлымы? Менә монысы инде чын-чыннан аптырашка салды егетне. 13 Таныш булмаган, беренче күргән кешенең исеме белән атап соравы Гарифуллага әле генә юлны кисә язган куяннан да шиклерәк күренде. Каян белә ул аның исемен? — Әйе, Гарифулла атлы без! — диде ул һәм үзе тегеңәрдән сорады: — Каян белдегез анысын? — Әйттеләр. — Әйттеләр? Кемнәр? — Рифгать. — Рифгать?! Кайсы? Теге айга очар Рифгатьме? — Ни өчен «айга очар» дисез аңа? — Димичә! Үзе шулай ди ич... Айга очам, ди. — Оча алмасмыни?! — Тырышса, бәлки, оча да алыр. Тик менә тырышу ягы бик чамалы шул ул егетнең! Каян беләсез аны? — Беләм. . - — Әллә сез райкомолданмы? — Түгел. Очраттым мин аны бүген. Казанга барам ди. — Казанга барам ди шул. Барсын. Ташлытауда эш беткәнмени аңа? — Ташлытауда ход бирмиләр, ди. — Юкны сөйли! «Ход бирмиләр» диюе нәрсә аның, беләсезме? — Колхозда эшләргә теләмәве, менә нәрсә! Без аның белән урта мәктәпне бергә тәмамладык. Мин шофер булып эшләгәндә, ни өчен аңа да эшләмәскә?.. Шуңа күрә яратып бетермиләр үзен колхозда. Ташлытау Татарстанның эчтә утырган, тимер юлдан беркадәр чит- тәрәк торган авылларның берсе. Ул тугандаш ике республика — Татарстан белән Башкортстан чиге буйлап аккан Сөн елгасы янында урнашкан. Разъезддан Ташлытауга бару өчен юлда берничә авылны узасың. Әгәр юлдагы авылларның берсендә озын-озак туктап тамак ялгап вакыт уздырмасаң, Ташлытауга, бу як теле белән әйткәндә — бер яктыда җитеп була. Гарифулла Әминәне озын юл белән азапларга теләмәде. Уңган шофер иде ул. Моторы төзек машина кичке эңгер-меңгергә Ташлытау колхозы басуларына килеп тә керде. Авылга күп булса биш-алты километр җир калды. Әминәнең Ташлытауга доктор булып баруын ^елеп алгач, Гарифулла мондый кадерле кешене кунак итеп башта үзләренә алып төшәргә булды. Аннары, Әминә үзе дә, кич җитеп караңгылана башлаганга, Гарифулланың тәкъдимен кире какмады. Авыл күренде. Машина, басу капкасын узып, авылның бирге очындагы өч тәрәзәле шыңгырдап торган нарат өй алдына җитеп туктады. Машина туктауга, Әминә кабинадан төшкәнче, Гарифулла ялт өйгә кереп китте һәм шундый ук тизлектә атылып та чыкты. Аңа ияреп олы яшьтәге бер хатын һәм яшүсмер кыз күренде. Олы яшьтәге хатын Гарифулланың әнисе Гайникамал апа, ә яшүсмер—сеңелесе Фәния иде. — Әйдүк, кызым, хуш киләсең! — диде Гайникамал апа, көйли- көйли. Аның йөзендәге якты чырайны күргән Әминә үз әнисен күргән төсле шатланып күреште. Әминәне өйгә алып керделәр. Кунак каршылау ыгы-зыгысы купты. Бусагадан атлап керүгә борынга җылы өйнең беркадәр тынчыккан исе бәрелде. Өйнең һавасы бик үк шәптән түгел иде. Әминә күз кырыйлары белән тәрәзәләргә карады: берсендә дә форточка күренмәде. һавасы авыр булса да җыйнаклыгы белән аерылып торган якты һәм коры өй иде бу. Идәне гәрәбәдәй итеп юылган, миче ап-ак итеп акшар- 14 ланган. Кая карама чәчәкле-гөлле ситсы пәрдәләр, чаршаулар. Мичтән ишеккә тикле ак чаршау сузылган. Түрдә киез җәелгән сәке. Сәкенең уң як кырыенда, чишенмичә генә, тире тун ябынып, бер ‘ \абзый кеше ыңгырашып ята. Өйнең һавасын бозган әлеге әчкелтем ис шул тире туннан тарала, күрәсең. —- Авырыйсызмы әллә? — дип сорады Әминә әлеге абзый кешедән. Җавапны Гарифулла бирде. — Минем әти була инде... Кулы сызлый. Сүзгә Гайникамал апа кушылды. — Берни эшли алмый бит, апаем!.. Төн йокысыз сызланып чыга. Сөйләшүләргә абзый кеше үзе кушылды. — Урын бирегез кешегә. Арыгандыр юлдан... — Арыйммы икән! — диде Әминә, чыннан да арымаган булып күренергә теләп,—көн буе утырып килдем. Басып торыйм азрак. Кая, күрсәтегез әле кулыгызны... Гайникамал апа иренең тастымал, тастымал өстеннән шәл ураган кулын сүтте. Иң соңгы сүтеп алганы маймы, дегетме — ниндидер бер сыекча сылаган һәм төсе танымаслык булып каралган, шуның ^стенә исләнә дә төшкән марляга охшаш бер чүпрәк иде. Әминә күмер яндыручылар- ныкы төсле каезланып каткан, тырнак араларына кер тулган һәм баш бармагының тырнак төбеннән эренгә тулышып, саргаеп шешкән кулны күрде. Институтта укыган китапларында, тыңлаган лекцияләрендә па- нарициянең җан өзгеч газаплы шеш булуын белсә дә, әмма моның ише азып киткән рәвешен Әминәнең күргәне юк иде әле. Ул, сумкасыннан пинцет чыгарып, бармак өстенә капланган тире кисәгедәй юеш әйберне алды. Әйбер сасып исләнгән иде. — Нәрсә бу? — Каз бүтәкәсе ие... Узган кечеатнаны япкан идек, — диде Гайникамал апа. — Моны япкач нәрсә була? — Гыйсми карчыгы кушкач япкан идек инде... — Кем соң ул? — Кем дип... — Гайникамал апа бер мәлгә сүзсез торды. Барысыннан, да алга чыгып тамаша кылып торган Фәния, әнисенең сүзсез калуыннан файдаланып, «Духтыр!» диде дә пырхылдап көлеп тә җибәрде. Аңа акаеп карадылар. Әминә кызчыкның пырхылдавыннан бернәрсә аңламагач, мич буенда басып торган Гарифуллага карады. Гарифулла, гаепле кешедәй, каш-кабагын җыерып, әнисенә ымлап күрсәтте. — Әнә, безнең әни табып китерә инде шуның ише «Гыйсми карчыкларны». Медпунктка барсын дип ничә әйттем! Сестра ни белә имеш... Машинага утыртып Чишмәле больницасына илтеп килим дидем... . — Бальниста кисәләр бит аның кулын! — дип бүлде улын ачулы Гайникамал апа. Гарифулла әлегедән битәр ярсыды. — И-и... Бармак җыйган саен кул киссәләр... — Спорлашмагызсана! Сезгә ансат ул, авырып күрмәгәч, — диде Гарифулланың әтисе Зарифулла агай. Бәхәс шуның белән киселде. Әминә су җылытырга кушты. Самовар куеп җибәрделәр. Гарифулланың РТСта эшләре бетмәгән икән, аннары, ул станциядән туры шунда кайтырга тиеш икән, чәй-фәлән дип кыстауларга да карамастан, машинасына утырып, авылдан өч километрдагы Каенлы түбәлегендә урнашкан РТСка китте. Зарифулла агай өендә Әминәнең килүенә куанып туя алмаган җан иясе Фәния булды. Әминә Фәнияне киң күңеллелеге, ягымлылыгы һәм шул ук вакытта гаҗәп бер самимилеге белән үзенә тартты. Дөрес, 15 яшь авыл кызы, абыйсы өйгә чабып кереп: «Духтыр апкайттым. Каланыкы!» — дип хәбәр иткәч тә беркадәр югала төшкән иде. Ничә әйтсәң дә «кала духтыры» белән күрешүләр, сөйләшүләр бик алай ансат түгелдер, дип уйлаган иде ул. Ә инде ишектән гөл кебек ачык чыраен балкытып, үз кешеләрчә сөйләшә-сөйләшә килеп керүчене күргәч, шуның өстенә тагы Фәнияне башлап үзе кочып алып, «Менә нинди әйбәт кыз үстерәсез икән!» дип ихлас күңелдән мактагач, Фәния дә нәкъ Әминәнең үзе төсле бердән ачылып китте. Чынлап та, бу ике кыз, яшьләре ягыннан аермалары зур булуына да карамастан, шул ук көнне, беренче күрешү сәгатьләрендә үк үзләшеп, ияләшеп тә өлгерделәр. Мондый ияләшү төбендә ике кызның бер-берсенә булган, дөрес, әлегә ныгып өлгермәсә дә, әмма минуты-сәгате саен бөреләнеп ачыла барган дуслык хисләре ятты, ә инде Фәниянең, ике сүзнең берендә, Әминәгә «Духтыр апа!» да «Духтыр апа!» дип эндәшүе Әминәнең күңелен үстергәннән-үстерде. Доктор апа! Никадәр якын булып ишетелә бу сүз күңелгә. Бу сүзне Әминә бүген беренче ишетә. Дөрес, чемоданы төбендәге дипломында аңа «Дәвалаучы врач» исеме бирелүе язылган, шуны раслап кул куелган, печать басылган. Ләкин, ничек кенә булмасын, үзеңнең доктор булуыңны җанлы кеше авызыннан да ишетү искиткеч күңелле икән... Пар бөрки-бөрки самовар кайнап чыкты. Сәкегә ашъяулык җәелде, сөт, май, күмәч куелды. Өй түре буйлап кайнаган самоварның «җыры» таралды. Самовар «җырына» чәйгә утыручыларның әңгәмәләре дә кушылгач, табынга ямь кереп китте. Сүзләр әле каладан башланып «Казан хәдләре» турында, аннары Ташлытаудагы хәлләргә, алары турында сөйләшеп беткәч, Зарифулла агайның шешкән бармагына килеп төртелеп, шулай, әле Казан хәлләре, әле Зарифулла агай бармагы тирәсендә әйләнде. Әминәнең Зарифулла агай бармагы турында җәелеп китеп сөйләве тыңлаучыларга бик ошады.' Тик Әминә шул газаплы чирне ничек итеп телгәләгән төсле кискәләп яру турында сөйләп өркетмәскә булды. Әминәнең сүзләре Зарифулла агайга да ошады, сызлавы басылган кебек булып китте, теле ачылды. Хәзер инде ул, авыру кеше булып ыңгырашып ятарга теләмичә, үзе дә чәй әңгәмәсенә кушылды. — Авылыбызны яратырсың, кызым. Җәй айлары бездә сөйләп бетергесез. Сөн буе үзе ни тора! Болыннар, күлләр, җиләк-җимеш. Җәннәт инде! Дум отдыхың бер читтә торсын. Әтисенең мондый чагыштыруыннан Фәния пырхылдап көлде. Фәниягә ияреп Гайникамал апа да җиң очлары белән авызын каплап елмайды, елмаючыларга Әминә дә кушылды: — Бик алай мактагач китәсе килми башлар аннары, — дигән булды УЛ. . ч — Безнең Зарифуллага, аңа, дөнья йөзендә Ташлытаудан да әйбәт җир юк, — диде Гайникамал апа, — мактыйсың мактавын, сиңа әйтәм, иллә арттырып җибәрәсең тора-торып... Дум отдыхка җитә микәнни?! Зарифулла агай, кырын сузылган җиреннән генә башын калкытып, әйтте: — һей, карчык, дум отдых дигәч тә, нәрсә дип белдең син ул хәтле? Ашыйлар да йоклыйлар, җырлыйлар да бииләр... Шул да булдымыни отдых?! Әллә син мине дум отдыхларга барып күрмәгән кеше дип белдеңме? — Үз авылыбызны үзебез мактамыйк. Менә, доктор апа үзе күргәч мактасын, — диде Фәния. Барысы да мондый тәкъдимне хуплагач, «Ташлытау әйбәтме, дом отдых әйбәтме?» темасына куера язган бәхәсне шунда өзәргә булдылар. 16 Стенадагы сәгать алтыны сукты. Фәния, нәрсәнедер исенә төшергән төсле, җәһәт урыныннан торды. Ул авыл яшьләре оештырган үзешчән драма түгәрәге члены икән. Түгәрәк спектакль куяр өчен сайлаган пьесаларны көн дә җыелышып укып карыйлар икән. Бүген дә шундый «читке» икән. * Фәния доктор апасын да чакырырга теләгән иде дә, мондый эшнең доктор кешеләргә килешеп бетмәвеннән шикләнеп, теләгеннән, кире кайтты. Аннары Әминәнең үз эше дә бар иде әле. Ул, менә хәзер, чәй урынын җыештыруга, самоварда калган судан Зарифулла агайның кулына җылымса ванна ясарга тиеш иде. Өй эчендә эңгер-меңгер куерды. Җылы ванна рәхәтеннән иркен сулыш алган Зарифулла агай, Әминәгә мең рәхмәтләр әйтә торгач-, йокыга китүен сизми дә калды. Картның йокысын бозмас өчен, өйдәгеләр ишек алдына чыктылар. Әминә дә, эш юктан эш булсын дигән кебек казлар белән әвәрә булган Гайникамал апа тирәсендә чуалды. Үз янында шундый уңган-булган кызны күрү буй җиткән егет анасы өчен сөйләп бетергесез бер җан рәхәте иде, әлбәттә. Ах, шулай яныңда гына, кул астыңда гына «Әнкәй!» дә «Әнкәй!» дип киленең бөтерелеп йөрсәче!.. Гайникамал апа шуларны уйлый да уйларыннан үзе дә елмая, югыйсә, Әминә бу карт ананың хыял күгендәге «килен» йолдызын кабындыручы гына бит. Шундый укымышлы кызның аның шофер улына пар булмау түгел, хәтта, якын да килмәвен аңламаслык аңсыз хатын түгел ләбаса ул. Хәер, кем белә тагы!.. ^Дөньяныкын белмәссең. Ни булса да җиңел аяклы булсын иде бу кыз/ Шундый уңган үзе! «Кара эш» дип хезмәттән кача торганнардан түгел. Эш җаен белә, авылда үскән диярсең. Шулай уйлый Гайникамал апа. Аннары бик тиз бу уйларын башыннан куа. Ул бер дә алай булмаган нәрсәләр турында уйларга яратмый. Шуннан соң инде кызның хәзерге эшләренә карый да елмая: — И-и, кызым, авыл җирендә йорт мәшәкате мәңге бетмәс ул. Туфлиләреңне дә пычраткансың әнә. Библәтике якларын күреп кайтыр идең булмаса. Кичләрен яшьләр шунда җыела безнең. Гайникамал-апа киңәшен тыңлап, Әминә иңенә пальтосын элә дә, урамга чыга. Әгәр очрата алса, комсомол секретаре белән күрешеп, учетка керү турында да сөйләшер. Бу кичке сәгатьләрдә Ташлытау чын-чыннан матур икән. Әнә, зәңгәрләнеп ачылган аяз күк диңгезендә ерак йолдызлар җемелди. Авыл артындагы түбәлектә PTC утлары балкый, һавадан кичке учакларда янган тизәк төтене катыш сөт исе аңкый. Каядыр гармонь уйныйлар... Капка алдына чыгуына, Әминә бу кичке күренешне күзәтеп беркадәр басып торды, аннары авылның аргы очына таба (китте. Озак та үтмәде, җил-капканы ачып чыккан бер кызчыкка тап килде ул. Ят берәүне күргән кызчык, авыл халкының карты-яшенә хас булган әйбәт гадәтчә «Исәнмесез!» не әйтеп күреште. — Исәнме, үскәнем. Кая барасың болай? — Кибеткә. Әминә станциядә Рифгать сөйләгән «сельпо»ны хәтерләп алды. — Клубыгыз кай тирәдәрәк. — Клубыбыз йозакта... — Ник? С. ә*- № 9. 17 — Белмим тагы, — диде кыз, бу турыда сөйләп торуның файдасыз эш икәнен аңлаткан төсле, аннары үзе сорады, — апа, әллә сез филармониядәнме? — Филармониядән дә киләләрмени сезгә? — Узган ел килгән иделәр дә уйнамыйча киттеләр. — Нишләп? — Әллә тагы... «Җитди мәсьәлә» абый акча түләмәскә булган, ди. — Шундый абый да бармыни сездә? — Колхоз председателебез... — Кибеткә ни өчен барасың соң?.. — Әти йомышы белән лә... Кызчыкның тавышында эчке бер ризасызлык ишетелде. Шулай, сөйләшә-сөйләшә, алар кибеткә килеп җиттеләр. Әминә дә, бер уңайга, кызчыкка ияреп эчкә керде. Асылма лампа белән яктыртылган, сарайдай иркен һәм шыксыз бер таш бина иде бу. Түр стенадагы шүрлекләр сыгылырлык булып товар белән тулган. Ниләр генә юк монда! Өс киемнәре дисеңме, җиңле һәм җиңсез ефәк күлмәкләр, хатынкыз, бала-чага әйберләре, йорт кирәк-яраклары, савыт-саба, капрон оеклар, резина ботылар, әкәмәт шешәләрдә ислемайлар, исе бөтен кибетне алган камыт, дилбегә, эшлияләр, кайчандыр баллы булып та, озак ятудан корып каткан прәннекләр, шуның янәшәсендә ящигы белән кер сабыны, аның янәшәсендә селедка мичкәсе, тагын да арырак чуен чүлмәкләр, таба, чиләкләр, тегү машинасы, көрәк саплары, велосипед, мотоцикл һәм башкалар. Кызлар килеп кергәндә кибетнең икенче почмагында ящиклардан җайлаштырылган «өстәл»дә дүрт егет «салып» утыра иде. Тик бер егет — ялган сөйләп яман аты чыгудан Тубатар кушаматы таралган Бари исемле егет, ишек төбендәге ком ящигына утырган шәпкә, тегеләрнең гәпләрен тыңлый-тыңлый, тәмәке пыскыта иде. Кызчыкның «Шакир абый!» дип дәшүенә, кибетче тегеләрдән аерылып бу якка узды. Кызчык аңа сер әйткән төсле пышылдагач та кулындагы йомарлап тоткан акчасын сузды. Кибетче иелеп астан «ярты»ны чыгарды да кызчыкка сузды һәм нәкъ шул чакта Әминәне күреп алды. — Сезгә нәрсә кирәк, апаем?! Әминә: «Яна китаплар бармы?», дип сораган булды. Ярыйсы ук башына йөгергән кибетче нәрсә дип тә җавап бирергә белми торды: — Биредә кибет бит, апаем, библәтикә түгел. — Кибетме әллә ресторанмы? — диде Әминә, теге дүртәүнең бакчасына таш атып. Кибетче Шакир, гаебе ачылган кешедәй, кызарды. Ләкин югала торганнардан түгел иде ул, җавабын да тапты: — Ресторан түгел лә инде. Сез бигрәк тагы. Какуй ресторан... чәй- ние дә юк әле аның бездә. — Ничава... Без гаеп итә торганнардан түгел. Кай җире рестораннан ким моның: алда зәм-зәм суы, закускасына дәрья былбылы, әнә, мичкәсе белән! — диде теге дүртәүнең берсе. Калган өчәү тешләрен ыржайтып көлде. — Әлбәттә, инде, клубыгыз йозакта булгач... — «Клубтан да җитдирәк мәсьәлә бар әле», — дип бүлде Әминәне әлеге шук егет. Бу юлы тегеләр хор белән хахылдап көлделәр. Таныш сүзләрне ишеткән Әминә үзе дә көлүдән чак кына тыелып калды... Ишекне ялт ачып идарәгә Тубатар Бари килеп керде. Аның еш-еш сулыш алуыннан ярыйсы гына чабып килүе күренеп тора иде. Идарә халык белән төтенгә тулган иде. Биредә эш белән мәшгуль- ләр дә, иртәге көн нарядын көтеп утырган бригадирлар да, һәр кичне, шулай, бердәнбер җыелышу урыны итеп ләчтит сатып утыручылар да, кыскасы, эше булганыбулмаганы барысы да монда иде. Әнә уң як 18 стена буендагы озын өстәлдә, счет төймәләрен шалт-шолт сугып колхоз бухгалтеры утыра. Әнә, икенче өстәлдә эскәтер зурлыгындагы «форманта хезмәт көннәрен теркәп хисапчы кызлар тырыша, аларнын эшләреннән кызык табып берничә колхозчы күзәтеп тора, кыш җитмәсә дә кыздырып яккан мич буендагы таушалып-чалшаеп беткән скамьяда тыгызланып утырган олы яшьтәге агайлар, тәмәке көйрәтеп, шул көннәрнең вакыйгаларына бәйләп, Зөһрә йолдыз турында әңгәмә сугалар. Түрдәге түгәрәк өстәл артында утырган таза гәүдәле, калын тавышлы, бостон костюм кигән кырык-кырык биш яшьләрендәге берәү—«җитди мәсьәләнең» җанлы оригиналы Җамалый агай ишек төбендә сүзен әйтә алмыйча басыл торган Барины күреп ала. — Нәрсә тагы?.. Ут капмагандыр шәт?! — Хуже! — дип бер сүз белән генә җавап бирде Бари. — Нәрсә, әллә?.. — Әйе, — дип бүлде аны Бари. — Обкомнан. — Кемне әйтәсең? Нинди обкомнан? — Обкомнан инде. Кем булсын! Кем була соң бу чакта?! Вәосил! — Ә?! — Әйе! Әле генә мыж килеп торган яшәү туктап калды. Барысы да Бариның тагы нинди хәбәр әйтәсен көтеп торды. Арадан берсе: «Әй, тапкансыз ышанырга кеше», — дип караган иде, әмма Тубатар бу минутларда шаяруларга урын калмавын аңлатырга теләп: — Бәлләһи менә! Җир йотсын әгәр!—дип кычкырып карганды. — Әйттем мин сезгә! — дип бер генә җикерде Җамалый агай, — әйттем мин сезгә! Я, нәрсә карап торасыз? Нәрсә катып калдыгыз?! Даваегыз, егетләр, даваегыз, алыныйк эшкә! Марш барыгыз да моннан! Кем, Хисами! Давай, чап син фермага! Дуңгызларның хәле ничек икән? — Кемнәрне әйтәсең? — Дуңгызларның дим бит инде сиңа, юньсез! — Ә-ә, мин әрләп әйтүеңме икән әллә дип торам... Хисами җан-фәрман чабып чыгып китүгә, Бари тагын телгә килде: — Әй-яй, хәтәр нәмәстә күренә, малай! Шулай, Шакир кибетендә... ни... нине нитеп утыра идек, килеп кермәсенме бу! Сразы эләктереп алды Шакирны! Кактак дигән була... Кыздыра гына бит... Китаплар таптыра тегеңәрдән. Давай китап и ничего незнаю. Кем уйлар инде, сельпода китап сатирлар дип, ә? Әйтәм ич ут инде менә, ут: безобразие ди, клубыгыз йозакта ди... — Гыймади! — дип кычкырды Җамалый агай. — Әү! — дип атылып торды Гыймади. — Давай, җый яшьләреңне и марш клубка! Кем... Сафа! Мич буенда утырган йомышчы малай сикереп торды. — Давай, Хәтирә апаңның өенә чап. Җамалый абзый әйтте диген, тагы берничә хатын алып клубны юып чыксыннар дип әйтеп әйтте диген. Яме? Аннары, ул башкаларга да команда бирде: — Даваегыз, егетләр, таралыгыз. Җитди мәсьәлә бу. Кем, бригадир, Закир, иртәгә таңнан ук силос базларына! Ишетсен колагың! Ниһаять, идарәдә үзе һәм хисапчы кызлар гына калгач, Җамалый агай өсбашларын сыпыргалап алды да кызларга кушты: — Зөләйха, Ниса, ташлагыз әле шул шалт-шолтларыгызны. Себерке алыгыз, чүпрәк алыгыз. Җыештырыгыз. Тузан-музан калмасын. Тәрәзәне ачыгыз. Бу кадәр тартканнар. Балта ас! Кыскасы, Җамалый агайның булдырам дисә булдыра алырлык сәләте дә, көче-куәте дә бар аның. Ташлытауда бу кичне бердән хәрәкәт ташыды. Әйтерсең лә ниндидер бер көчле куллар тыгылып калган инешне ерып җибәрде, һәм, менә, уңган куллы кызлар әкият тизлегендә 2* 19 идарә эчен җыештырып та чыктылар. Баягы чүп-чардан, төтен- тәмәке сасысыннан бернәрсә калмады... Сандык төбеннән өр-яңа комач материал чыгарылып өстәл өсләренә ябылды. Шулай ук сандыктан матур катыргы тышлы «Гатар поэзиясе антологиясе» һәм башка китаплар чыгарылып Җамалын агайның эш өстәленә куелды. Түшәмдәге тузан басып чебен пычратудан каралып калган лампочканы әйбәтләп чистарткач, идарә эче ялт итте. Бу хәлне күргән Җамалый абзый үзе дә хәйран калды. Аннары ул үзен азрак тынычлангандай сизеп өстәле артына килеп утырды. Кем белә, һәрхәлдә, килеп керә-ннтә калса эш өстендә булу яхшы. Ниндирәк кеше икән? Рәтләп сорашырга да оныткан. Өенә шалтыратып аш-су ягын әмәлләргә кушу өчен кулын телефон трубкасына суз-' ган иде, телефон үзе шалтырады. Җамалый агай трубканы алды һәм нәкъ шул чакны ишектә Әминә күренде. — Кара әле... Слуши... Кызма син, брат,, кызма. Җибәрә алмыйм. Беркемне дә җибәрә алмыйм, дим бит сиңа. Ниткән смотр инде ул? Аннан башка да җитди мәсьәләләр тулып ята әле монда! Все, агай-эне, все! И-и, райком белән өркетмәсәнә!.. Райком үзе белә ул безнең хәлне. Все, агай-эне, все! — диде дә, артык сөйләшер сүз калмаганын хәрәкәт белән дә аңлаткан төсле, Җамалый агай трубканы шап итеп урынына куйды. — Берәүләрдә колхоз кайгысы, ә алар... смотр, имеш. «Биюче кызлар җибәр!» Смотрсыз да биисе сәгатьләр җитә әле монда. Әминә керә-керүенә колхоз председателен танып алды һәм аның телефонда сөйләп бетергәнен көтеп торды. Ниһаять, ул тынычланып җиткәч, Әминә сүз катты: — Җамалый абый... — Я, нәрсә булган тагы? — диде Җамалый агай, кызга күтәрелеп тә карамыйча. — Кайсы бригададан син? — Мин бригададан түгел, Казаннан... — A-а... Шулаймыни? Әйдүк, әйдүк, рәхим итегез! Күптән көтәбез сезне, хөрмәтле иптәш... Мондый ачык чырай Әминәгә ошады. — Миңа комсомол оешмасы секретаре кирәк иде, — диде ул. «Обкомнан!» дигән уй яшен тизлегендә Җамалый абзый башына кереп урнашты. — Комсомол секретаре Казанда, пленумда, — диде ул һәм үзе кыздан сорашырга ашыкты: — Әйбәт кенә килеп җитә алдыгызмы? Әминә рәхмәт әйтте һәм авыл клубы белән кызыксынуын белдерде. «Минкультурадан» дигән икенче уй туды Җамалый абзыйда. — Салдырабыз. Менә дигән клуб салдырабыз. Дворец. Зифа, кая әле, кызым, перспектив план белән клуб проектын бир әле, — дип эндәште ул хезмәт көннәрен теркәп утыручы кызларның берсенә. — Юк, мине проекттагысы түгел, йозактагысы кызыксындыра, — диде Әминә. «Редакциядән» дигән өченче уй керде Җамалый агай башына. ' Ләкин, никадәр юрамасын, никадәр шикләнмәсен, колхоз председателе бик алай югалып кала торганнардан түгел иде. — Шулаймы? Ярый алайса. Бу кич клубта ул-бу юк. Иртәгә калдырабыз инде. — «Кызыксындыра» дигәч тә... яшьләрегез зарланганга әйтүем. Югыйсә, мине барыннан бигрәк врач пункты кызыксындыра, — диде Әминә. Җамалый агайның күңелендәге шиге җиңеләеп киткәндәй булды. Тубатар Бари салган коткы тарала башлады. Әнә кайдан килгән икән 20 ул. Димәк, болан булгач, бу кызны, үзе әйтмешли, врач пункты кызыксындыргач, Минздравтан булып чыга инде. — Анысы белән дә танышырсыз, тиз генә китәргә җыенмый торгансыздыр? Әминә моны үзенчә аңлады. — Карарбыз әле. Башта танышыйк. Яшәү шартлары ничектер 5ит. Мин монда килгәндә авылыгызның бер егетен очраттым. Мактамады ул Ташлытауны. Казанга китеп бара. Рифгать исемле. Җамалый агай бердән кабынды: — Тапкансыз сөйләр кеше! Хөрәсән ялкавы бит ул! Колхозда эшләргә теләмәүдән китә. Китсен! Ерак бара алмас. Сыер да ашаган җиренә кайта. — «Безнең Ташлытауда культурага ход юк» ди. — Дияр, дияр. Андыйлар берничә безнең колхозда. Аларга клуб давай да, кино давай. Ә безнең өчен хәзергесе көндә җитди мәсьәлә — икмәк үстерү! «Икмәк үстерү» темасына сүз кузгалганда, Җамалый агай, гадәтенчә, бик бирелеп сөйләргә ярата һәм, сөйли торгач, кызып та киткәли. Кызып киткән чакларында, табигый инде, ялгыш фикерләр ычкындыр- галап та куя. Берничә тапкыр авызы пешкәне дә бар. Узган район активы җыелышында аның мондый ялгышына күрсәтеп чыгучылар да булды. Ул үзенең мондый «нечкә урынын» үзе дә яхшы белә. Белә дә бит... Кызып киттеме — шабаш: бар белгәннәре чуала. Югыйсә, ул үзе бер дә алай артта калган фикерләр сөйләп йөрүче кире беткән буласы килми. Киресенчә, барлык эшен ул бары тик яхшыга булсын дигән әйбәт нияттән чыгып эшли. Әгәр инде кызып китә икән, башкалар аның шул әйбәт ниятен аңламыйлар, аңларга теләмиләр дип кыза. Әле менә хәзерендә дә, Әминә белән сөйләшүдә дә, клуб, кино мәсьәләсендә бераз «бөгеп» җибәрүен абайлап, эшне төзәтергә дә теләде һәм төзәтү өчен сүзне икенчегә бору җитә дип уйлап тагы ялгышты. — Нәрсә дип сөйләшеп торабыз әле без?.. Вакыт кич бит инде. Әйдәгез. Колхозыбызның «кунак өе»... ни... (Җамалый агайның «юк» дип әйтәсе килмәде) әлегә проектта. Бездә тукталып торырсыз. Мин өйдәгеләргә хәбәр иттем, көтә торганнардыр... Әминә гаҗәпләнде. — Ничек, хәбәр иттегез? — Иттек. Сезнең киләсене ишеттек тә иттек. — Ишеттегез?! Җамалый агай серле елмайды. Янәсе сез безне, бик алай, тормыштан артта калып хәбәрсез яшиләр дип уйламагыз. Аннары болай диде: — Дөнья хәлләрен без алдан ишетеп, белеп торабыз. Әйдәгез, киттек! Җамалый агай урыныннан торды. Әминә дә кузгалды. — Гафу итегез, Җамалый агай, мин урнаштым инде. Кара, усал кыз, янәсе руководстводан читтә тормакчы була, зависим буласы килми, — дип уйлап куйды колхоз җитәкчесе. Кемгә тукталды икән? Беләсе иде. Әмма Җамалый агай, никадәр генә беләсе килеп кызыксынса да, бу хакта сорашмаска, шулай итеп үзенең бик ул хәтле кызыксынмавын юри тегеңәр сиздерергә тырышты. — Шулаймы? Ярый алайса... Җамалый агай тагы нәрсәдер әйтмәкче булган иде дә, стенадагы репродукторның кыштыр-кыштыр кыштырдап сөйләргә әзерләнүен ишеткәч тынып калды. Репродуктордан бер кыз тавышы ишетелде. — Ташлытау радиоузелы сөйли! Рифгатьне күргән кеше тиз генә әйтсен әле үзенә, аны уку өендә көтәләр. Спектакльгә роль үләчәкләр!.. 21 — Кайсы Рифгатьне? — дип сорады Әминә. — Әлеге шул «айга очар» инде. — Алар аның китүен белмиләрмени? — Кайдан белсеннәр?!. Китмәгән бит ул. Качкан! Җамалый агай телефон трубкасын алды. — Радиоузелмы? Мәрьям, синме бу? Егетләреңә әйт: Рифгатьне эзләмәсеннәр. Качкан ул! Очмаган, качкан дим ич сиңа, колхоз эшеннән качкан... Әминә, кайтышлый, юлда Җамалый агай турында уйлап барды. Ул хәтле тискәре җанга ошамаган ич бу кеше. Дөрес, усаллыгы бар барын. Усаллык димме, әллә дорфалыкмы инде шунда? Бәлки шулай кирәктер дә? Колхоз хәтле колхозга җаваплы булгач, бәлки бик алай йомшак булу да ярап җитми торгандыр? Кем белә инде анысын? Үзең председателе булып күрмәгәч... Әминә уйлаган кебек, аның турында, чыгып киткәч, Җамалый атай да уйлап алды. Нинди кыз бу? Нинди йомыш белән килгән ул Ташлы- тауга? Колхоз эше белән дияр идең, ничектер андый эшләр кешесенә охшамаган. Ярый ла Минздравтан булса? Шулай булсын иде. Ул чагында Җамалый абзагызга ничу кайгыртырга, әнә сельсоветныкылар кайгыртсын. Алай дисәң, нишләп соң әле ул «яшьләр зары» дигән булып сөйләнә? «йозактагысы кызыксындыра» дип тә төрттерә. Хәер, яшьләр үзләре дә клуб турында юкка зарланмыйлар инде анысы. Теге юньсезне кара инде син, ә? Рифгатьне әйтәм. Казанда редакцияләр тирәсендә сөйләнеп йөрмәсен тагы... Җамалый агай телефон трубкасын алды. — Мәрьям! Корбанов белән тоташтыр әле. Әйе, әйе, Рытысы механигы Корбанов абыең белән. Кем бу? Гыйният, сиңа, дус егет, йомыш төште әле. Бер бик җитди мәсьәлә килеп чыкты бит, парин! Көлмә әле син, слуши! Бер-ике сәгатьлек эш бар. Зинһар дип соравым булсын, бер самоовалыңны җибәрә күрче. Клубтагы симәнәлек бәрәңгене ташып аласы иде... Срочно, яме? Авыл иртә уяна. Иртә уянган авыл җирендә эш көнен, күбесенчә, хатын-кыз башлап җибәрә: сыерын сава, сарыгын карый, бозавын имезә, каз-үрдәген ашата, күлгә куа, тавыкчебешкә җим ташлый, учагын кабыза, казанын аса, самоварын үрләтә, кыскасы, бер керә, бер чыга, дигәндәй, баскан саен даңгыр-доңгыр даңгырдаган идәнле болдырда эш белән әвәрә була, барсына өлгерә, барсын күреп тора — иснәнеп йөргән этенә кычкыра, яланып эзләнгән карак мәчесен тибеп очыра... Эш көненең мондый ыгы-зыгылы иртәсендә кайбер (күбесенчә яшьләр, әлбәттә) йоклап ятучылар өчен йокы йокы булмыйча, бары тик юрган асты җылысыннан чыгасы килмичә иренеп яту ялкаулыгына кайтып кала. Әмма бүгенге иртәне, Гайникамал апаның даңгыр-доңгырына да карамастан, бер кеше — Зарифулла агай *— аеруча оеп йоклады. Әминә Гайникамал апа белән бергә торды. Хәтта ул аңардан алдарак та уянды. Уянды да яктырганны көтеп ятты. Үзе эшлисе врач пунктын күрергә ашыкты, кешеләре белән танышасы килде аның, йөрәк түзми, һич югында пункт ачылганга кадәр читтән генә булса да карап-күреп кайтасы иде. Шуңа, ахрысы, Гайникамал апа ничаклы гына: «ят әле, кызым, чәем әзер булгач үзем уятырмын», — дип караса да, Әминә тыңламады. «Доктор апасы»на ияреп Фәния дә торды. Юынып өс-башын рәтләгәч тә, иртәнге чәйгә әйләнеп кайтырга ышандырып, Әминә пункт ягына таба чыгып китте. Ярты юлга хәтле Фәния аны озатып барды. 22 Гашлытау врач пункты авылның түбән очында иң кырыйдагы бер як почмагы чак кына кыйшая төшкән биш стеналы иске өй иде. Заманында ул мәктәп булган. Аннары, авылда яңа мәктәп салынгач, аны врач пункты ясаганнар. 5 рам як ишеге бикләнмәгән икән. Әминә эчкә узды. Бу коридорсыман тар гына бер аралык иде. Уңда һәм сулда бер-берсенә каршы ике ишек. Ишекләрнең уңдагысына — чабата зурлыгы йозак асылынганына — сВрач бүлмәсе» дип язылган. Каршыдагысының йозагы булмаса да боҗралары тимер чыбык белән уратып алынган. Түрдәге өченче ишекнең биге күренми. Әминә шул биксез ишекне тартып карады. Ишек аз гына тартылды, әмма эчтән келәсе бар күрәсең, ачылмады. Әминә ишекне шакыды Тавыш килмәде. Тагы шакыды. Эчтән «Кем ул?» дигән карлыккан тавыш ишетелде. — Мин идем... — Кем соң син? Таң тишегеннән ни калган?! — Сез Бәнат апамы? Ачыгыз әле... Бүлмә ишеге ачылды. Өстенә уңып беткән халат ябынган олы яшьтә бер хатын күренде. Бу җыештыручы да, кер юучы һәм каравылчы да булып эшләүче тол. хатын Бәнат апа иде. Ишек төбендә шәһәрчә киенгән, таныш булмаган берәүнең басып торуын күрүгә, йокысы ачылып киткәндәй булды аның. Бармак очлары белән халат якасын эләктерде, эчке күлмәгенең изүен япты, башлап сүз әйтергә генә өлгерә алмады, беренче булып сүзне Әминә башлады. — Көтми идегезме? — Әллә Казаннан инде? — сорауга каршы сорау белән җавап бирде Бәнат апа. — Казаннан. — И-и, хуш киләсең, кызым! Яңа духтырыбыз буласыңмы әллә? — Кабул итәрсезме соң? — Итмиче! Күптән көтәбез без сине, доктор, күптән көтәбез, җаным... Бу тикле ачык чырай белән каршылану, шуның өстенә тагы үзенең көтеп алынуын да ишетү Әминәгә канат үстерде. Ул шушы беренче очрашу минутларында туган куанычыннан Бәнат апаны кочаклап алуын белми дә калды. — Көтсәгез — килдем менә! , — Әйдә, доктор, әйдә. Бик сагындырып килдең... Әминә түшәк урыны җыештырылмаган, һавасы алыштырылмаган бүлмәгә керергә ашыкмады. Бу минутларда аны, барыннан бигрәк, булачак эш урынын күрү теләге ашыктырды. Моны сизгән Бәнат апа тиз генә ачкыч чыгарып врач кабинетын ачты. Әминә эчкә узды. Бәнат апа «бүлмәне генә җыештырып чыгыйм» дип тышта калды. Ләкин ул ялгызы калгач бүлмәсенә түгел, ә урамга атылып чыкты да беренче күргән балага дәште: — Мансур, бар, улым, чабып кына Касыймов абыйларыңа барып әйт: «Каладан яңа духтыр апа килгән» диген. Яме? Чап! Малай чаба-чаба йомыш үтәргә китте, Бәнат апа исә тиз генә бүлмәсенә кайтып, ашык-пошык түшәк урынын җыештыргач, көянтәсен асып, иртәнге чәйгә суга дип күл буена төшеп китте. Әллә инде беренче күрүенәме, әллә күңеле яңа эшкә талпынгангамы, врач бүлмәсе Әминәгә бик ошады. Ишекне ачып керүгә беренче булып аның күзләре эчтәге чисталык һәм пөхтәлекне күрде. Кичтән юып калдырган идән гәрәбәдәй сап-сары, тәрәзәләргә кардай ак пәрдәләр корылган, врач өстәле белән авыруларны яткырып карау кушеткасына ап-ак җәймәләр җәелгән, ак буявы көзгедәй ялтырап торган шкаф шүрлекләрендә һәртөрле никел савыт-саба күзгә чагыла; кыскычлар, кискечләр, каптыргычлар, кайчылар; бер почмакта, бүлмәгә ямь керткән ширма, ширма янәшәсендә көзгесенең көмеше кырылып бетүенә дә ка 23 рамастан нык сакланган иске имән юынгыч, шуларның барысына да аеруча бер төс биреп аңкып торган, халык телендә «больница исе» дип йөртелгән ис... Якын да, таныш та иде бу ис, бу җиһазлар Әминәгә. Әнә биек аяклы бәләкәй өстәл. Өстәл өстендә марля япкан алты кырлы стакан, стаканда агач калаклар, градусниклар, шунда ук марлядан җайландырылган киптергеч, элекке контор кенәгәсенә охшаш катыргы тышлы зур дәфтәр. Тиздән, бәлки бүген үк, Әминә шул дәфтәр битенә беренче авыруының «тарихын» язып, үзенең беренче эш көнен башлар... Казаннан яңа доктор килү хәбәрен ишеткән Хәбибрахман Ка- сыймов, ашыкпошык чәен эчеп, пунктка таба барышлый Җамалый агайга тап килде. Икесе дә ашыга иде алар. Бүтән чакта Җамалый агай очраткан бер кешене туктатыр һәм туктаткан килеш бер биш-ун минут бастырып «җитди мәсьәләләр» турында сөйләшмичә җибәрмәс иде, әмма бүген ул Касыймовны күрү түгел, сәламен дә ишетмәде. Колхоз председателенең мондый хәле пункт мөдиренә беркадәр табышмаграк күренгәч, башлап ул үзе тегеңәр сүз катты: — Саулыкмы, Җамалый агай! Каядыр ашыгасың димме инде?.. Җамалый агай үз исемен ишетүгә уянып китте һәм Касыймовны күреп алды. Күреп тә алды, әйтәсен әйтеп тә салды! — Кара әле, егет, Казаннан кеше бар бит! — Булса... — «Булса», дип... Синең пункт белән дә кызыксына ул... — Яңа докторны әйтмисеңдер? — Нинди яңа докторны? — Шул инде. Казаннан килүчене. — Яиа доктор?.. Кем әйтте аны? — Мин әйтәм менә... > — Нәрсә сөйлисең син? Нинди доктор ул? — Үзем дә шуны әйтәм: нинди доктор икән? Күрергә, танышырга дип баруым. «Доктор апа» дип килеп әйткәч, хатын-кыз нәселеннән була инде... — Хатын-кыз? Шул! Билләһи шул!! — Кемне әйтәсең? — Шул инде! Казаннан килүчене әйтәм. И-и, кара инде син, ә?! Кем уйлаган аның доктор буласын? Гаҗәпләнеп сорагандай итте Җамалый агай һәм үз соравына җавап та көтмичә сөйли бирде: — Доктор дисең, алайса, ә?! Доктор булса, ачуым да килмәгәе, ни калган аңа колхоз идарәсендә?.. Клубта ни эше бар аның? Кичә кич килеп кергәч, мин тагы танымаган башка... Касыймов көлеп җибәрде. — Аңлашыла! Курыкканга куш булып чыккан икән... Җамалый агай чыраен сытты. — Бари дуракның сүзенә ышанган мин... — Кайсы Бари? — Кайсы булсын инде! Тубатар Бари! Вәт бит, ә! Алайса, ул синең пунктка эшкә килүче яңа доктор может... Касыймов әле һаман да көлә иде. Җамалый агай моны ошатып бетермәде: — Көлмә әле син! Күп көлгән елар диләр. Председательнең кисәтүе Касыймовны шып туктатты. — Бик бәйләнчек затка охшый. Мине, дигән була, медпункытыгыз кызыксындыра... — Эшләргә килгәч кызыксындырмыйча... Гади хәл инде анысы, — диде Касыймов. 21 Гади хәлне Җамалын агай хәзер генә абайлаган төсле сүзсез торды. — Пажалый шулайдыр, әй? Син әйтмешли, «курыкканга куш» кебегрәк булып чыкты бит бу. Страм билләһи. Шул юньсез тубатарга ышанып көлкегә кала язганмын. Җамалый агай, кинәт бу борчылулы хәленнән бушанып, үзе дә көлеп жнбәрде: — Бер төндә бит... бер төндә клубны ачтырды! — Клубы да җитди мәсьәлә аның, Җамалый агай! Колхоз председателе бердән үзгәрде. Чырае тагы сытылды аның. Касыймов сүзләрендә киная ишетте ул. — Ярый, ярый, төрттермә син, яме? Синсез дә беләбез без аның җитди мәсьәлә икәнен. — Шуны әйтәм... — Әйтер көнең алда әле. Эшли башласын яңа докторың. Күрербез. Алар өйрәнгән анда, калада: кино да театр, театр да кино... Эшләсен әле менә. Авыл җирендә эшләп күрсен әле бер... Әминәгә пункттагы эчке тәртип ошады. Бу турыда ул мактый-мак- тый Бәнат апага да сөйләде. Мактау ишетеп өйрәнмәгән тол хатын өчен шул җитә калды. Күңеле үсеп китте аның. — Унҗиде ел эшлим инде, доктор. Сугыш башланган елны авылда ир заты калмагач кергән идем, хәзер менә үз өем төсле, чыгасым да килми. Пинсе яшем тулсын инде... — И-и, Бәнат апа, мин килгәч кенә пенсия сагынып утырмасана! — диде Әминә, ачуланган булып. Бәнат апа кыткылдап көлде. — Пинсе бит ул, доктор, сагынсаң-сагынмасаң да үзе килеп җитә. Югыйсә, бер дә әле пинсе яшен сагынып утыруым түгел. Эшемнән аерыласым килмәгәнгә әйтүем иде. — Менә бу сүзең, ичмасам, колакка ята. — Касыймов та шулай ди. Пункт завидещебез. Әйбәт кеше, халык та бик ярата үзен. Олы яшьтәге бу хатынның ихлас күңелдән сөйләве күренеп тора. Шуңа ахрысы, Әминә аның һәр сүзенә ышанды, ә инде пункт мөдирен мактавын аеруча ошатты. Гадәттә киресенчә була бит ул. Тик бу сөйләшүләрдә Әминә өчен борчулы уйлар тудырган бер хәл килеп чыкты әле. Әгәр пунктның, Бәнат апа әйткәнчә, халык үлеп яраткан мөдире бар икән, ул чагында ни өчен Әминәне мөдир итеп җибәрәләр? Аннары, ни өчен Әминә бу турыда Казанда чагында белмәгән? Болан эшләп аны бик җайсыз хәлгә куялар түгелме? Шулай уйлады Әминә һәм уйлары куера барды... Килмисе калган. Шәрәф дөрес киңәш биргән икән. Кызның башында борчулы уйлар ташыганнан-ташый... Чү, алай бик тиз борчылырга җыенма әле син, дигәндәй дә була аңа туа барган уйларының тагы берсе, — бәлки аны, иске мөдирне бүтән эшкә, мәсәлән, берәр зуррак, җаваплырак эшкә, әйтик, больницада эшләргә күчерә торганнардыр? Әйе, әйе, шулай булуы да ихтимал. Әминәнең килүен көтеп торганнардыр. Әнә Бәнат апа да «Күптән көтәбез!» ди ич. Белсә ул белә инде бу хәлләрне. — Әллә башка эшкә күчерәләрме? — Кемне әйтәсең? — Касыймовны. — Юк, беркая да күчермиләр. Ул бит вакытлы гына эшләп килде. — Ни өчен вакытлы гына? — Белеме җитенкерәми диме шунда. — Аңламыйм. 25 — И-и, әнә үзе дә килә. Үзе аңлатыр әле, — диде Бәнат ала, Касый- мовның килгәнен күреп. Әминә килүчене күрү өчен аңа таба борылды һәм күзләренә ыша- ныргаышанмаска да белмичә, аптырап калды. Бу чагында алар янына килеп җиткән Касыймов та, мондый көтелмәгән очрашудан хәйран калып, телсез кеше төсле басып тора иде. Гадәттә шуның ише көтелмәгән очрашулардан туган аптырау һәм сүзсез калулар кыска гомерле булып, күз ачып-йому тизлегендә үзенең киресенә — шаушулы күрешүгә әйләнеп тә китәләр. Болар белән дә шулай булды. — Хәбиб?! — Әминә?! — Менә очрашу-у! — диде Әминә, әле һаман да булса күзләренә ышанмаган төсле. Шундый бит ул дөнья дигәнең!.. Көтмәгәндә, уйламаганда әллә ниләр китереп чыгара ул синең каршыңа. Кем уйлар иде, мәсәлән, Әминә моннан дүрт ел элек дуслаша язып калган иске танышын шушы авылда очратыр дип? Мединститутка кергән елы иде. Ул елны укуларны, гадәттәгечә, беренче сентябрьдән башламыйча, бер айга кичектерделәр дә студентларны колхоз кырларындагы мул бәрәңге уңышын җыюда булышу өчен авылларга җибәрделәр. Мединституттан егермеләп студент Ослан- дагы Ворошилов исемендәге колхозга эләкте. Алар арасында Әминә һәм таныш кызы Суфия, шулай ук бер группада укыячак Хәбиб һәм Шәрәф исемле ике егет тә бар иде. Дүртесе дә бер группаныкы булгач, колхозда аларга аерым бәрәңге җире бүлеп бирделәр. Ул елны һавалар тигез торды. Сентябрь ае, явым-чәчемсез килеп, әбиләр чуагының искиткеч бер көннәренә әйләнде. Яшьләр җимерттереп эшләделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр. Ял сәгатьләрен күңелле оештыруда Шәрәф бик сәләтле егет булып чыкты. Хәбиб гармонь остасы икән. Ул авылдан алып килгән тальян гармоней да китерергә онытмаган. Әминә Хәбибнең иртә таңнан таудагы ялгыз карт имән янына чыгып, Иделгә карап гармоньда моңаюын әле дә булса хәтерли. Ул көннәрдә кыз күңелендә бу егет ниндидер әйбәт тойгыларны, дуслыктан да көчлерәк сизелгән ниндидер бер якынлык хисләрен уяткандай булган иде. Әминә бу хисләрне үзе генә сиземләп, яшерен эчке кичереш утында да янып йөргән иде. Ләкин бу яну кыска гомерле булып, кабыныр-кабынмас сүнгән чаткыдай, юкка чыкты... Бер көн, шулай, эштән кайтып ашап-эчкәч, кызлар торган өйгә Шәрәф белән Хәбиб килеп, иртәгә таңнан Идел буена балыкка төшә- селәрен, әгәр теләсәләр, кызларны да алып бара алуларын әйтәләр. Кем генә теләмәс икән мондый эшне! Шулай итеп сүз дә куештылар. Әмма бу күңелле эш эшләнмичә калды. Кызлар моның сәбәбен икенче көнне генә белделәр. Хәбибнең авылда тракторист абыйсы бәхет- сезлеккә очрап район больницасына эләгә. Бу турыда районнан Казанга — мединститутка, институттан бирегә — колхозга телефон аркылы хәбәр итәләр. Хәбиб шул ук төнне юлга чыга һәм шул китүдән кайтмый... Соңыннан инде, айга якын гомер узгач, Хәбибтән институтка бер елга отпуск сорап язган хат килә. Аннары ел уза, ике ел, өч... Хәбибнең үзе дә, хәбәре дә килми... Шулай итеп, Әминәнең яшьлек таңында кабына башлап та кабына алмый калган беренче мәхәббәте йокы арасында күргән кыска төш кебек кенә булып кала. Ул үзенең бу «төшен» берәүгә дә сөйләми. Берәү дә белми моны. Берәү дә, хәтта Хәбиб үзе дә... Шундый инде ул, күрәсең, беренче мәхәббәт дигәнең. Аның да үзенә күрә гамьсез балачагы бар. Балачагында гөрләп бер кабына да, кисәк исеп узган таң җиледәй, китеп тә югала ул, күрәсең... 26 Кем белә тагы! Яшьнәмәс борын сүнгән яшендәй кыска гомерле мондый кабынуны, бәлки, мәхәббәт дип атарга иртәдер дә? Алай дисәң, мәхәббәтнең бар нечкәлеге, бөтен сафлыгы да шунда — аның иртәлегендә, беренчелеген дә түгелмени?.. Онытылган дус белән көтелмәгән бу очрашу минутларында Әминәнең уйлары пәрдәсендә әнә шул узган көннәр чагылып алды... Хәбиб Әминәгә бик үзгәргән төсле күренде. Егетнең яшьлек шуклыгы каядыр батып калган да, аның.урынын ят бер басынкылык алган. Әминәнең күзләре аның йөзендәге вакытсыз буразна ера башлаган җыерчыкны, күзләрендәге ниндидер эчке бер сагыш чагылдырган моңсулыкны күрде. Нәрсә булган моңа? Чынлап та, абыйсы вакыйгасы шулай бөгеп ташлады микәнни? Түгел, әлбәттә. Хәбибнең тормышында булып алган соңгы еллар үзгәрешенә абыйсының үлеме бары тик еракта калган бер сәбәп кенә. Югыйсә, бүген аның үз кайгысы үзенә җитәрлек. Әминә егеттәге тышкы үзгәрешләрне күрсә дә, әмма йөрәгендәгесен белми иде әле. Ничек кенә булмасын, каршында басып торган кешегә бер сүз әйтмичә карап торып булмый бит инде, нәрсә булса да әйтергә кирәк, һәм Әминә шул «нәрсә булса да»ның беренче башына килгәнен әйтте: — Шундый үзгәргәнсез, Хәбиб! Олыгайгансыз димме инде... Чак кына «картайгансыз» дип ычкындырмады ул. һәм шулай әйтмәвенә үзе дә куанды. Ләкин Хәбиб Әминәнең «олыгайгансыз»ы артына яшеренгән икенче бер мәгънәне, ул әйтергә теләмәсә дә, тиз тотып алды. Чөнки соңгы ике-өч ел эчендә үзенең иртә картая башлавын, чигә чәченең вакытсыз суккан «кыраудан» көмешләнә баруын үзе дә белә иде ул. Тормыш шул! Картайтам дисә билеңне бөгеп, тешеңне коеп картайта да, яшәртәм дисә «эһ» тә иттермичә яшәртә дә «белә ул сине. Тик бу турыда хәзер фәлсәфә куертыр чак түгел. Ничек инде семьяң хәлләреннән зарланып, картаюыңны да шуңардан күреп, бөтен бәлане «явыз» хатыныңа аударып маташырга?! Юк, Хәбиб андыйлардан түгел. Мондый чакта белә ул ничек җавап бирергә. — Үзгәрәбез инде анысы. Бар нәрсә үзгәрүчән диләр бит әле. Сез үзегез дә үзгәргәнсез. Үзегез әйтмешли — олыгайгансыз. Врач булгансыз. Әле кайчан гына студентлар идек... Хәбиб белән очрашкач, Әминә аны борчыган хәлнең ул уйлаганча булып чыкмавын күреп тынычланды. Ташлытау пунктына мөдир китертү мәсьәләсен Хәбиб үзе кузгатып, менә биш-алты ай инде Сәламәтлек саклау министрлыгының исенә төшереп килә икән. Аның үзен дә, пунктның элекке мөдире Хәсәншинны врачларның белемнәрен күтәрү институтына җибәргән чакта, «вакытлы гына калып торасың, күп булса бер айдан алмаштырырбыз», дип күндергәннәр һәм бер ай дигәне бер елга җитә язып калган. — Хәзер нишләргә уйлыйсыз? — Хәзерме?... Хәбиб бу сорауга ничек җавап бирергә дә белмәде. Белмәде генә түгел, ә мондый сорауга үзенең әзер булмавын сизде, шуңа күрә туры җаваптан качу кирәк иде. — Хәзерме? Минемчә, хәзер безгә эш көнен башлап җибәрергә кирәк, ә калганын соңыннан күрербез... Яна доктор килү хәбәре Ташлытау өйләренә тиз таралды. Күпләр бу хәбәрне хуплап каршы алды. Бигрәк тә «җаны-тәяе май кебек эреп киткән» Зарифулла агайның яңа доктор турында «алтын куллы» дип мактап сөйләве хуплауларны көчәйтеп, үстереп җибәрде. Аеруча яшьләр- 27 нец шатлыгы эчләренә сыймады. «Авылга аяк басуына клубны ачтырган» шундый «кодрәтле доктор» үзе белән күп кенә яңа теләкләр алып килүче булып та күренде аларга. Кичә кич идарәдә Җамалый агай белән булып алган хәл, аннары клуб тирәсендә төн буена барган ыгы- зыгы бүгенге иртәне шаян телләрдә мәзәк вакыйга итеп хикәяләнде. Яна доктор килү хәбәренә шигәеп караучылар да булды. Бәнат апа җибәргән малайның Хәбибләргә чабып кереп: «Каладан доктор апа килгән!» дип хәбәр итүен ире белән бергә ишеткән Зәмзәмиянең күңелендә бердән вәсвәсә корты кузгалды. Гаҗәп тынгысыз холыклы бу матур хатын моңарчы иренең бер гаебен атап әйтә алмаса да, көнләшергә һәм көнләшүдән туган уйдырмаларга дигәндә мисле булмаган берәү иде. Башында төрле шикшөбһә умарта иледәй гел мыжлап тора аның һәм кирәк икән шул шик-шөбһәнең берсе нәкъ умарта кортыдай угын батырырга карап кына тора. Хәбибнең көтмәгәндә-уйламаганда иске танышка тап килүдән югалып калуының бер очы да әнә шул усал хатын кулында иде. Юк, Хәбиб, Әминә уйлаганча, ул тикле гаҗәпләнмәде бая. Дөрес, гаҗәпләнә башлаган иде, ләкин шунда ук күңелендә туган шиге — Зәмзәмиянең бу эшләргә ничек карыйсын алдан сиземләве — сагаерга мәҗбүр итте аны. Алла сакласын, әгәр Зәмзәмия бу фәрештәдәй кызның иренең элекке танышы булуын белсә — нишләрсең?! Бар, аннары, дөяне дөя түгел дип исбат итеп кара син аңа. Әгәр түгел икән, дияр, нигә башка авылны сайламаган ул кыз? Хәбиб яшәгән авылда ни калган ака? Хәбибйе өмет итеп килгән ләбаса ул дияр... Хәбиб Зәмзәмиянең әнә шулай уйлап тузынасын алдан сизеп борчылды. Үзеннән битәр Әминә өчен, яңа гына институт тәмамлап эшкә килгән яшь врачның беренче көннәре өчен борчылды ул... Ташлытау хәбәре, шул ук иртәне, күрше Каенлы авылына да килеп җитте. Хәбәрне Гыйсми карчыгы алып кайтты. «Шифалы» кулы, хәсиятле өшкерү-төкерүләре, тылсымлы тамыр- томырлары белән тирә-авылларга даны таралган бу имче карчык Зарифулла агайның кулын дәвалаучы да иде. Ул моннан атна-ун көн элек, авыруның эренләп җыелган бармакларына бер күз салу белән, диагнозны бер докторың да билгели алмаслык дәрәҗәдә «мәгънәле» итеп сөйләп бирде. Карчыкның сүзе кайберәүләрне шундый ышандырды, аларга карап Зарифулла агай үзе дә ышана язды. «Соңгы берничә елда, — диде Гыйсми карчыгы «авыру тарихын» сөйләп, — әүлияләр, сахабалар рухына сәдака бирүне, корбан чалуны онытып куйгансыз... Тәүбә! Тәүбә! Шуның шаукымы бу! Сәдака иясе — әрвахларның бәддогалары төшкән бу бармакларга, алла сакласын! Бәддога бармаклардан кулга, кулдан беләккә, беләктән иңсә буйлап бөтен тәнеңә күчә күрмәсен. Алла сакласын! Тәүбә, тәүбә, әйттем исә кайттым! Әйе, бәхетең бар икән, кем, Зарифулла кордаш. Вакыт әле узмаган икән. Ходай тәгалә сине әлегә үз сабырлыгыннан чыгарып ташламаган. Алла сакласын. Вакыт узмый торып, казага калган сәдакаларыңны өләш, рухларны бәхилләт. Шулай иткәндә генә бу азган кулың, иншал- ла, язылыр». Имче карчыкның сүзләре барыннан битәр Гайникамал апаны тетрәтте. Чынлап та шулай икән бит, әй! Нәкъ Гыйсми карчыгы юраганча икән. Тикшереп карасалар, ни күрсеннәр: өченче ел икән инде Зарифулла агай нә хәерчегә, нә мәчеткә сукыр бер тиен дә сәдака бирмәгән. Корбан чалуын әйтәсе дә юк — бөтенләй онытып ташлаган, имансыз! Дөрес анысы, кайчандыр ул корбан гаете иртәләрендә күрше-күлән белән пайга кереп, тәкә я тана кебегрәген суеп килгән килүен, ә соңга табарак, колхоз терлекләрен әрәм-шәрәм итүләргә каршы чара күрелә башлагач, мондый пайчылыктан баш тарткан. 28 Шул рәвешчә, Гыйсми карчыгы әйткәннәрне раслап фактка иярә факт чыга торгач, шуның өстенә тагы колагы төбендә генә хатыны Гаиннкамалның бетмәстөкәнмәс «Әй ходаем!» «Үзең ярлыка!»лары да яңгырап торгач, Зарифулла агай «сәдака ияләренең бәддогалары»на күңеленең кайсыдыр бер кырые белән ышангандай да булды. Шуннан соң инде, Гыйсми ^карчыгы киңәшен тыңлап, әүлияләр рухына унбиш йомыркага унбиш йомры май, унбиш пачка бөртек чәй һәм унбиш тәңкә акча кушып унбиш көн буе унбиш сәдака бирү зарур табылды, һәм менә хәзер инде билгеләнгән сәдакаларны көн дә алырга килгән саен Гыйсми карчыгы авыруның кулына үз «әптигендә» әзерләнгән шифалы майны да сылап китә иде. Бүген дә Гыйсми карчыгының унбиш сәдакадан җиденчесенә дип килеп чыккан көне иде. 14шекне ачып керүгә авыруның кардай ак бинтка төрелгән кулын, яктырып киткән чыраен күргәч, бер мәл аптырап карап торды ул. Аңа кичә авылга каладан яңа доктор килүен һәм бу эшләр барысы да шул яңа доктор кулы белән эшләнүен сөйләделәр. Карчыкның чырае үзгәрде. Ул ризасызлык күрсәтеп әле Гайникамал апага, әле Зарифуллага акаеп карады. Аннары гайрәт чәчеп тузына башлады: — һәй хәсисләр!.. Иблис күзегезне бәйләгән сезнең. Мин бит Зәри- фулла кордашның күңелендә оялаган кара көчкә каршы көрәшәм, ә ул кара көч, ялгызы гына мине җиңә алмагач, өегезгә доктор кыяфәтендә үзенең аздыргычын китергән. Алдый ул сезне, барыгызны алдый!.. Юк.. юк, алла сакласын, мин мондый өйдә кала алмыйм!.. Шулай тузынды ул һәм тузына^тузына чыгып китәргә җыенган булып та кыланды. Бу хәлдән Гайникамал апа кул-аягы калтырап, апты- рап-өркенеп калды. Ул шунда ук «изге» карчыкның каргышына калмас өчен, ялынып-ялварып ишеккә атылган иде, Зарифулла агайның усал да, кискен дә яңгыраган тавышы юлын кисте аның. —: Тик кенә тор! Китә бирсен! Үзе кара көч ул! Аягын атлатасы булма моннан ары... Ташлытау врач пунктында эш көне башланды. Яшь врачның ни гомер хыялланып көтеп алган беренче эш көне иде бу. Беренче эш көне җанлы һәм күңелле булып, һәртөрле килде-китте- ләргә бай, вакыйгаларга чуар иде. Шуның өстенә әле берсенең, әле икенчесенең «Доктор!» да «Доктор апа!» дип ягымлы эндәшүе яшь врачның кыюлыгын үстергәннәнүстерде. Ә инде беренче пациенты булып кергән Зарифулла агайның, операциядән соң, «Рәхмәт, кызым, алтын куллы икәнсең!» — дип мактавын да ишеткәч, Әминәгә аның зур тормышы, Ташлытау авылындагы бер мөеше кыйшаеп авыша төшкән шушы йортның менә ул басып торган шушы бүлмәсеннән башланып киткәндәй булды... Врач пунктына авырулар белән бергә яңа докторны күрергә кызыксынып килүчеләр дә өзелмәде. Аларның күбесен барыннан бигрәк кичәге вакыйгалар, Җамалый агай белән булган хәлнең бүген иртә бер- сеннән-берсе маҗаралы итеп сөйләнгән кыйссалары кызыктырды. Хәтта үз ялганына үзе баткан Тубатар Бари да югалып калмады. Хәзер инде ул эшне төзәтер өчен, иртә торып чыгуына яңа тубын атты. — Мин аның кемлеген кичә беренче күрүдә үк белдем лә. Җамалый агайның котын алу өчен юри нарушныга шулай иттем. Тимә, мәйтәм, йокысыннан уянсын әле безнең бу «җитди мәсьәлә». Яшьләргә дә, мәйтәм, файдасы тияр. Ник? Тимәде дисезмени? Дими торыгыз, яме! Клубны бушаттылармы? Бушаттылар. Абзагызга рәхмәт әйтегез!.. Яңа докторны күрергә килүчеләр арасында Зәмзәмия дә булды. Ләкин ул, башкалар кебек, яңа доктор белән кызыксынуын сиздерергә 29 ашыкмады. Киресенчә, ул яңа докторның кемлеге, кайдан килүе белән бөтенләй кызыксынмаган булып кыланды һәм шуны җае чыкса аның үзенә төрттереп аңлатырга да әзер торды. Зәмзәмиянең пунктка таба килүен башта Хәбиб күреп өлгерде. Хәер, ул аны көтә дә иде. Ни дип килә ул? Көнчелек корты китерә, әлбәттә, һәм, менә, килә ул, үз күзләре белән күрергә килә ул аны. Ни эшләргә? Таныштырыргамы үзләрен? Таныштырмый ярамас. Бу үзе генә дә сыныктан сылтау эзләүчеләр өчен азык була алмас дип уйлыйсыңмыни?.. Әй, куйсана юк уйларны! Хатыныңның холкыннан куркам дип инде... Ләкин... Ләкин шулай да Әминәнең элекке таныш икәнен белмичә- рәк торуы хәерлерәк түгелме икән? Димәк, яшерергә?.. Бу уеннан Хәбиб үзе дә оялды. Ни өчен яшерергә? Гадәттә, яшерерлек эшне генә, берәр гаебең булса гына яшерәләр бит. Анысы шулай инде аның. Ләкин... Юк, юк, ничек кенә булмасын, Зәмзәмия Әминәнең Хәбиб белән электән таныш булуын белмичәрәк торсын. Бу уйлары Хәбибне Әминә кабинетына ашыктырды. Ашыгып килеп кергән Хәбибне борчылган .кыяфәттә күргән Әминә чынчыннан гаҗәпләнде. — Хәбиб, сез нәрсәгәдер борчылгансыз?.. — Юк, юк, — дип бүлде аны Хәбиб,— мин бары сезгә бернәрсә турында әйтим дип кердем, доктор. — Хәбиб врачлар арасындагы профессиональ гадәт буенча, Әминәгә шулай, «доктор» дип эндәште. — Нәрсә турында икән? — Нәрсә турында? Беләсезме, нәрсә турында?! Безнең элекке танышлык ике арада гына калса... Хәбиб сүзен әйтеп бетерә алмыйча бүленде. Әйтергә теләгәнен ничек итеп аңлатырга да белмичә азапланды ул. Әллә «...Файдалырак булыр иде» дип әйтсенме икән? Ләкин Әминәнең үзгәрә барган чыраен күргәч, бар уйлаганнары чуалып китте дә: «Сез моңа ничек карыйсыз?» дип сорау белән бетерде ул сүзен. Әминә Хәбибнең бу сүзләрендә ниндидер сер төенләнүен сизенеп сагайды һәм шуны сорарга телә»л авызын гына ачкан иде, ишектә Бәнат апа күренде. — Хәбиб, сине Зәмзәмия эзли, йомышым бар, ди. Бәнат апа әйтүе булды, Зәмзәмия килеп тә керде. «Исәнмесез!» — диде ул, Әминәгә сөзеп карап. — Исәнмесез!—диде Әминә һәм ни өчендер гаепле кеше кебек кызарды. Ул моны үзе дә сизде: «Ни дип кызардым мин?» — Таныш булыгыз... Минем хатыным,—диде Хәбиб, алмаш-тилмәш бер хатынына, бер Әминәгә карап. «Белдеңме инде хәзер?!» дигән төсле Зәмзәмия башын чөеп, түшен киереп, Әминәгә карады. Зәмзәмиянең мондый чәнечкеле карашын, ирене кырыйларындагы мыскыллы елмаюын Әминә тиз күрде. Бу караш, шул ук вакытта, кисә- түле дә булып күренде аңа. Хәбибнең әле генә ашыгып кереп әйткән сүзләренең мәгънәсен аңлый башлаган кебек сизде ул үзен. Әмма ул моны берничек тә тегеңәр белдермәскә тырышты һәм ачык чырайга елмаеп баш иде. Янәсе, мондый танышлыкка ихлас күңелдән шат ул. — Утырыгыз... Рәхим итегез!—диде Әминә, башка әйтер сүз тапмагач. — Утырмабыз инде!—диде Зәмзәмия, кыланчыкланып.— Мин авыру түгел лә. Менә, Хәбибкә йомышым төшкәч килүем иде. Алар чыгып киттеләр. Әминә ялгызы калды. Ялгызы калган минутларда бу очрашу турында уйлады. 30 Укат рәхмәт әйткәч тә егет , чыгып китте. Институтның комсомол тормышында кайнап, политукуларда катнашып йөргән көннәрдә, Әминәгә хезмәт турында бер-берсенә капма-каршы ике фикер ишетергә туры килде. Фикерләрнең берсе хезмәтнең кешене имгәтеп гарип ясавы, икенчесе — киресенчә, бизәве турында иде. Ул чагында Әминә бу социаль билгеләмәне нәкъ лектор аңлатырга теләгәнчә итеп аңлады: хезмәт хуҗаларның кесәләрен калынайтуга, ә моңа ирешү өчен кеше көченнән файдалануга корылган капитализм илендә чынлап та зәхмәт камыты ул, газап һәм михнәт чукмары, теләсә кешене ач-ялангач килеш урамга чыгарып ташлый, теләсә гарип ясый, изә, һәлак итә... Шул ук хезмәт социализм илендә намус, дан һәм батырлык эшенә күтәрелә. Әминә лекторсыз да моның күп кенә үрнәкләрен белә, хезмәтләре белән үзенең дә, иленең дә данын күтәргән бик күп хезмәт батырларын белә... һәм менә бүген Әминәнең хезмәт турындагы бу ике фикеренә тагын бер яңа, өченче фикер дә кушылды: хезмәттән аерылып хәрәкәтсез яту да кешене гарип ясый икән. Күренеп тора: егет физик хезмәттән кача, чөнки ул эшләп күрмәгән, тир түгеп тапкан ипинең тәмен белми, кеше тапканга гына карап яшәргә күнеккән. Начар күнегү бу. Менә кайда бу хәтәр чирнең тамыры. Әгәр аны кисеп ташламаганда, ныгыганнан-ныгый торгач кешене күшәп ятучы бирән хәленә китерүе дә бик мөмкин. Әминәнең башындагы уй-фикерләре үскәннән-үсә бара. Ничек атарга мондый чирне — хезмәт сөймәү, хезмәттән качу чирен? ,г. ә/ № 9. 33 34 «Торгынлык», «эшсезлек», «хезмәттән аерылу», «хәрәкәтсез яту..л Кайсы дөрес боларның? Әлбәттә, торгынлык дип алу дөресрәк, аннары, чирне дөрес дәваларга да ярдәм итә алыр иде. Уйларының шундый юнәлештә үсүенә Әминә бик канәгать һәм шул куандыра яшь врачны. Менә ул авырулар кенәгәсенә Баһауның исемфамилиясен теркәгәч тә диагноз графасына «Торгынлык», ә дәвалау чаралары графасына зур хәрефләр белән «Хезмәт» дип язып куйды. Үзе язды, үзе язганына ышанырга да, ышанмаска да белмәгән төсле карап торды. «Дөрес билгеләдемме соң мин дәвалау чарасын? Әлбәттә, дөрес! Әйе, әйе, хезмәт, бары тик хезмәт коткарачак кешене мондый ямьсез кыяфәттән. Медицинада һәртөрле дарулар, дәвалау әмәлләре белән бергә хезмәт Терапиясе дигән хикмәтле бер чара да бар бит әле. Кешенең сәламәт яшәвенә хезмәттән дә шифалы дару булырмы сон. безнең көннәрдә?» Әминәнең уйлары үскәннән-үсте. Әле менә тагы бер яңа уе туды: бүген ул билгеләгән «Торгынлык» чиренең башка төрле формалары да бардыр бит? Берәүләрдә, мәсәлән, менә Баһауда, хезхмәттән читләшү гамьсезлеге формасында үсә. Әгәр дә мондый гамьсезлеккә юл куяр булсаң, кешенең бар яшәве ашау белән йоклауга кайтып калачак. Ан- дыйларны халык‘телендә «Сыер кебек ашау белән йоклаудан башканы белми» дип тә сөйлиләр бит әле. Тагын нинди формалары бар икән? Хезмәттән читләшеп яшәү чиренә юлыгучыларның барсын да май басу заруримы? Түгел, әлбәттә. Формалары күп һәм төрле аның. Аерма, бәлки, шуңардадыр — ул формаларның кайберләре тире өстеиә чыккан чуан төсле күзгә күренерлек һәм, киресенчә, микроблары табылып җитмәү аркасында дәвалавы читен авырудан яшерен булуы да мөмкин. Тик бу уйлануларда Әминә өчен бернәрсә бәхәссез иде: микроб канда түгел, ә аңда һәм бик яшәүчән хәтәр микроб. Әминә өчен беренче эш көне сизелмәс тизлектә узып китсә дә, әмма эш көненнән алган тәэсире бик алай тиз генә узар төсле күренмәде. Искиткеч тәэсир иде бу: гүя Әминә бөтенләй башка бер дөньяга, моңарчы хыялында да чагылмаган яңа бер тормыш биеклегенә килеп чыккан да, шундый биеклек турында бу көнгә кадәр хәбәрсез яшәп килүенә хәйран калган. Бу, әлбәттә, әле кичә генә ата-аналарының җылы кочакларыннан аерылып беренче кат зур тормыш юлына аяк басканда һәркем белән дә булуы бик ихтимал һәм табигый бер кичереш иде. Әминә дә үзен шулай хис итте. Бар нәрсә аңа яңача күренде бүген. Тышта декабрь салкыны башлануына да карамастан, кыз күңеле якты яз күгедәй аяз һәм шат иде. Ә кеше шатлыгы шундый көч ул, бер ташый башласа, барысын актарып, агызып алып китә: кайгы-хәсрәтеңне дә, рәнҗү-үпкәләүләрең- не дә, барысын да. Мондый вакытта ташый барган шатлыгыңны кем белән булса да уртаклашу, кемгә булса да сөйләү теләге туа синдә. Шулай иткәндә генә шатлыгың җиңеләер төсле күренә сиңа. Ләкин... Күренә генә шул. Чынында исә хәл .киресенчә — шатлыгың тагы да көчлерәк, тагы да мулрак ташый. Шуңа карамастан, шатлыгыңны башкалар белән уртаклашып күтәрү җиңел дә, рәхәт тә. Әминәгә дә шулай тоелды. Ул да үзенең беренче зур шатлыгын якын кешесенә, аңларлык дустына сөйләргә ашкынды. Мондый ашкынулы минутларда кызның шушы көнгә кадәр күңелендә ^төенләнеп яткан кемнәргәдер үпкәләү, рәнҗү кебек кичерешләре вагая һәм онытыла барды. Хәзер инде аның уйлары түрендә нәкъ элеккечә, хәтта элеккедән дә якын булып Шәрәф басып тора иде. Менә кемгә сөйләргә кирәк шатлыгыңны! Сөйләргә генә дә түгел, ә уртаклашырга, бүлешергә. Шәрәф бит Әминәне үзен генә кайгыртуда з» 35 гаепли язды. Кем белә, узган хәлләр, бәлки, Шәрәф өчен шулайрак килеп чыккандыр. Ләкин Әминә бер дә алай, Шәрәф уйлаганча, эш итмәде һәм менә бүген аңа үзенең нияте аклыгын тагын бер кат һәм, бу юлы инде, эше белән күрсәтергә җай табылды. Пунктта эш сәгатьләре бетеп, кайтасы кешеләр кайтып киткәч, о Әминә Шәрәфкә хат язарга утырды. Баштарак ул әйтәсе фикерләрен ничек ялгап китәргә белмичә азапланды. Бер язды, бер бозды һәм шулай сызгалый-бозгалый торгач, хат сүзләре дәфтәр битләренең кайсысыныңдыр берсендә үз эзен табып башланып та китте. «Шәрәф! Бу минем сиңа авылдан язган беренче хатым. Ташлытау* миңа ошады, бигрәк тә кешеләре. Авылның исеме бер дә үзенә туры килмәгән: тавы да юк, ташы да. Кайчандыр ак таш ятмалары булган икән дә, тирә-як авылларында төзү эшләре көчәеп киткәч, ташып бетергәннәр. Бүген инде авылның элекке исеме генә калган. Азмыни бездә шуның ише исемнәре тарих булып калган яңа авыллар, яңа шәһәрләр... Барып җитмәс борын мактый бу, дип уйлама. ЛАактарга җыенмыйм, беренче тәэсиремне генә язам. Беренче тәэсир алдаучан да була диләр диюен... күрербез әле. Кичә мин врач халаты киеп беренче эш көнемне, безнең телдә әйтсәк— врачебная практикамны башладым. Ничек көткән идем, ничек хыялланып көткән идем мин бу көнне! Нәкъ мин көткәнчә булып чыкты да. Мин үземнең беренче пациентларым белән очраштым бүген. Юк, бу андый-мондый гына очрашу түгел. Бу очрашуда мин таныш булмаган кешеләрнең күзләрендә без врачларга карата өмет балкуын күрдем. Моны күрү миндә үз эшемә ышаныч ныгытты, алдагы зур эшләргә дәрт кабындырды. Беренче эш көнем җанлы гына- узды. Хәтта операция дә ясадым. Әйе, әйе! Авыл врач пунктында нинди операция инде ул? — дип гаҗәпләнәсеңме? Әйтәм: панариция. Бу юлы инде син шаркылдап көләргә дә әзер. Шулай бит? «Панариция операциямыни ул? Кечкенә генә бер пустяк шунда.»—Шулаймы? Түгел икән. Эшнең зурысы-кечкенәсенә килгәндә, мин үзе.^1 -бу мәсьәләгә Кәрим» абыйча ^арыйм. Син аны беләсең. Институт драма коллективының җитәкчесе иде ул. Бер чакны репетициядә ул безгә: «Сәхнәне сөйгән кеше өчен рольнең зурысы-кёч- кенәсе булмый. Отеллоны уйныйсыңмы, әллә сүзсез генә сәхнәгә хат кертеп чыгасыңмы, онытма, бер бөтен иҗат эшендә катнашасың», дип аңлаткан иде. Ә ни өчен медицинаны сөйгән врач өчен дә шулай булмаска тиеш?! Аннары бит әле шулкадәресе дә бар: врач кеше өчен үлем белән көрәшү кебек гаять җаваплы бер эштә үзенең эчке кичерешләрен, борчылуларын, һәртөрле расланмаган шик-шөбһәләрен авырудан яшерә белү өчен артистлык осталыгы да кирәк. Без врачларга бармак башындагы эренле шешне яру, я булмаса күкрәк капкачын ачып йөрәккә үтеп керү икесе дә бер үк җаваплылыкмы, осталыкны сорый торган эш түгелмени? Шапшак эшләгәндә бармак очын ярып та кешене кулсыз калдырып булмыймыни? Аннары, мин ясаган «кечкенә» операциянең минем өчен куаныч китергән икенче бер ягы да бар: әтием яшендәге кеше, «Рәхмәт, кызым, алтын куллы икәнсең», дип мактады мине. Тагы шунысы да минем өчен үзенЗ күрә бер ачыш булды: без яшь врачлар өчен дәвалау чаралары- быздан читтәрәк калып килгән «чирле авырулар» да бар икән дөньяда. Миңа шундыйларның берсен очратырга туры килде, һәм, беләсеңме, миндә нинди фикер туды, Шәрәф?! Без, врачлар, үз эшебездә лаборатория анализлары күрсәтүләренә генә .таянып түгел, ә тормыштагы күренешләрне өйрәнүебезгә дә таянып, микроблары канда булмыйча, аңда булган «авырулар»ны дәвалауны да бурыч итеп куярга тиешбез. 36 Монысы ярыйсы ук читен һәм түземлек сорый торган эш. Ләкин коммунизмга күчүебез өчен бик кирәк булган бер эш. Мин үземдә тагы шундый бер үземә охшаган якны да күрдем әле: усаллык саклый белмим икән, сиңа булган үпкәләүләр, хәтер калулар барысы да онытыла язды диярлек. Моңа да мин яраткан эшнең шифалы йогынтысы дип карыйм. Кешенең эш белән мәшгуль булуы ана төр- ле ваклыкларга урын калдырмый икән. Беренче эш көнемнең шатлыгы миндә яңа теләкләр уятты. Мин үземне яңадан-яңа теләкләргә баеп барган берәүдәй сизә башладым. Беләсеңме, Шәрәф, безгә, барыннан элек, үзебезне чолгап алган күп төрле ваклыклардан өстен була белергә кирәк икән. Шул чагында әйләнә-тирәңдәге зур вакыйгаларны ачыграк күрәсең, тулырак аңлыйсың һәм үзең дә кечкенә дөньяңа сыя алмыйча шуңа омтыласың икән. Русларда «Дальше своего носа не видет» дип әйтәләр бит әле, әнә шундый, дөньяга карашы борын очыннан ары уза алмаган кеше хәленә калудан сакланырга кирәк безгә. Әле кичә генә бәгырьне теләрлек булып күренгән үпкәләүләр бүген миңа балалык булып күренә. Минем үзебез яшәгән көннәрне, тормышыбызны баета баруда, матурлауда катнашасым килә. Әлбәттә, мин дворецлар проектын төзүче архитектор, я булмаса шундый проект буенча дворецларның үзен салучы ташчы да түгел. Ләкин тормышны таш биналардан башка нәрсәләр белән дә бизәп була бит әле. Миндә бер фикер туды — без врачлар тормышны матур кешеләр хисабына бизәү бурычын алып барырга тиешбез. Без кеше гомерен озынайту гына түгел, ә аның физик яктан камил булып үсүе өчен дә көрәшергә тиешбез. Әгәр без, совет врачлары, кешене физик яктан да, рухи яктан да матур һәм хезмәткә сәләтле итеп камилләштерү чараларын көндәлек эшебездә алып барсак, шундый кешеләр үзләре яшәгән җир өстен үз хезмәтләре белән бизәүне һава кебек кирәк бер эш итеп карамаслар идемени? Коммунизмда һичшиксез шулай булачак. Ләкин бит бу коммунизм булганның беренче көне иртәсеннән үк, борып җибәргән машина шикелле, кинәт башланып китмәячәк. Аннары, андый кешеләр коммунизмга күктән дә төшмәячәкләр. Димәк, сүз безнең үзебез турында бара. Узган елны миңа Максим Горькийның улына язган бер хатын укырга туры килде. Укыган китапларымда ошаткан фикерне күчереп ала торган гадәтем булгач, мин аны күчереп алдым. Менә сиңа да язам. «... Син киттең, ә син утырткан гөлләр калдылар һәм үсәләр. Аларга караган саен, «улым Каприда нинди әйбәт нәрсә калдырып китте», дип уйлау минем өчен бик-бик күңелле. Менә син әгәр һәрвакытта да, һәр җирдә дә бары тик яхшыны гына — гөлләр, фикерләр, үзёң турында данлы истәлекләр калдырсаң, синең үз тормышың да җиңел һәм ямьле булыр иде. Ул чагында инде син кешеләр өчен үзеңнең кирәкле, файдалы икәнлегеңне сизәр идең һәм мондый сиземләү сине рухи бай ясар иде...» Рухи байлык! Әйбәт байлык бу, шулай бит?! Әгәр «шулай» дисең икән, хатымны шуның белән түгәрәклим, югыйсә, озынга китте. Чак кына оныта язганмын: беләсеңме, мин монда кемне очраттым? Хәбибне. Теге, безнең белән беренче курста укып та, абыйсы фаҗигага очрагач кайтып киткән иде бит әле, әнә шул Хәбибне. Иске дус бит ул безнең. Өйләнгән. Хатыны белән таныштырды. Бик усал да, көнче кебек тә күренде миңа ул хатын. Бәлки күренгән генәдер? Ләкин Хәбибнең кайбер хәрәкәтләренә караганда, шулай кебегрәк. Мәсәлән, ул безнең элекке танышлыкны хатыны сизүдән борчыла төсле күренде миңа. Бәлки монысы да күренгән генәдер. Мин моны сиңа гына язам, башкаларга сөйлисе булма. Менә сиңа беренче эш көнем турында отчет. Алда әле бик күп көннәр тора. Синең эш көнең ничек башланды? Мин дә синнән шул турыда «отчет» көтәм». Баһау врач бүлмәсеннән чыккач туры колхоз идарәсенә килде. Килде дә кулындагы справкасын Җамалый агай алдына куйды. Куйды гынамы икән? Атып бәрде ул аны. —- Менә, Җамалый агай, үз кулың белән ертып ташла. Кирәге юк аның миңа! Моңарчы юаш кына, гамьсез генә үз җаена тавышсыз-тынсыз йөреп, берәүгә дә комачауламаган «инвалит» егетнең болай җилләнеп килеп керүен колхоз председателе берьюлы аңлый алмады. — Рәтләп сөйләш. Нәрсә булган? — Буласы булган инде. Артык булмасын. Доктор кушмый... Баһауның сүзләре әле һаман да эшнең асылын төшенмәгән Җамалый агайга аңламаслык булып ишетелде, һәм ул нәкъ шулай берни аңламаган кешедәй гаҗәпләнеп сорады: — Доктор кушмый?! Нәрсә кушмый? — Каравыл торырга... — Аның ни эше бар?!—Җамалый агай гайрәт белән өстәлгә сукты,— кем кушкан, аңар командовать итәргә? Кем председатель бу колхозда? Улмы, минме? Бар, эшеңдә бул! — Тавык-чебеш каравыллау эшмени ул? — «Тавык-чебеш»? Колхоз милке дип сөйлә. Юләр син. Инвалит дип үзеңә ансат эш тапшырдык... — Инвалит түгел мин. Доктор шулай ди. Чебеш саклаумыни минем эш? Чебешләрне тилегәннән генә саклыйлар, анысын да тавыклар үзләре миисез дә бик әйбәт булдыра. Җамалый агай ярсып ачуланды: — Вот сиңа, ә?! Хезмәт көне алгач кайда эшләсәң дә ярамыймыни сиңа? — Миңа, андый, кешене хезмәттән аера торган хезмәт көне кирәкми. — Нәрсә кирәк, нәрсә кирәкмәгәнен колхоз идарәсе әйтер инде анысын! Бар. Диссиплин бозып йөрмә. Доктор белән үзем сөйләшермен. — Җамалый агай, тагы бер кат әйтәм, — диде Баһау кисәтүлс итеп: — минем болай май җыеп чын инвалитка әйләнеп каласым килми. Чебеш карауны аны любой пенсионер әби булдыра. Колхоз председателе нәрсәдер әйтергә теләгән иде, әйтәсе сүзен әйтеп бетергән Баһау ишекне тарс ябып чыгып та китте. Бу сөйләшүләр, шуның өстенә тагы Баһауның ультиматум рәвешендә кисәтеп чыгып китүе колхоз председателенең мин-минлегенә ярыйсы ук кадады. Нәрсә килеп чыгар соң эшләр болай китсә? Нинди доктор бу? Нишләп тыгыла ул колхоз эшенә? Башкалар ни әйтер? Әгәр эшләр болай китеп, авторитет дигәнең түбән таба тәгәрәсә, җыеп та ала алмассың аннары. Шуны аңлыймы ул кыз? Аңламаса, аңлату юлларын тиз табар Җамалый агай...

(Ахыры киләсе санда.)