Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ялкынлы көрәшче

 Мулланур Вахитовныц тормы- ^*шы, революцион эшчәнлеге турында татар һәм рус телләрендә күп санлы мәкаләләр, тикшеренүләр бар. Ул хезмәтләрдә М. Вахитовныц һәм ул җитәкчелек иткән Мөселман социалистик .комитетының эшчәнлегенә -бәйләнешле күп кенә кыйммәтле фикерләр, фактлар тупланган. Шуның белән бергә, кайбер хезмәтләрдә, М. Вахитовныц революция хәрәкәтендә катнашуы, революция эшчәнлегенең әһәмияте яки кечерәйтеп, кайбер очракларда исә хәтта бозып күрсәтелә. «1917 елда Казанда Октябрь кораллы восстаниесе турында» исемле мәкаләләр җыентыгында 14 мондый ялгышлар аеруча күп. Ул җыентыкка кергән мәкаләсендә А. Григорьев, мәсәлән, М. Вахитов җитәкчелегендәге Мөселман социалистик комитеты «контрреволюцион татар буржуазиясе позициясенә тәгәрәде» (28—29 битләр) дип, бу комитетның эшчәнлеген бөтенләй бозып аңлата. 1960 елда Татарстан китап нәшрияты татар халкының ялкынлы революционер улы турында рус телендә Р. Ыәфыйковның «Мулланур Вахитов» исемле тарихи-биографик очерк китабы басып чыгарды15 . Автор, вакытлы матбугат, архив материаллары һәм бай фактик материалга таянып, М. Вахитовныц тормыш юлын, аның революцион эшчәнлеген яңадан тикшереп чыккан. Бу хезмәтендә Р. Нәфыйков М. Вахитов турында әйтелгән күп кенә хата һәм берьяклы фикерләрне юкка чыгара, аның эшчәнлеген яктырткан яңа фактлар китерә, кызыклы, яңа 14 О б Октябрьском вооруженном в о с с т а и и и в К а з а н и в 1917 году (сборник статей), рус телендә, Татгос- издат, 1948 ел. 15 Р. И а ф и г о в. Мулланур Вахитов, (рус телендә). Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел. фикерләр әйтә. -Мулланур Вахитов үзенең -иҗат энергиясен, бөтен көчен татар, башкорт һәм башка көнчыгыш халыклары арасында большевиклар партиясенең политикасын һәм тактикасын, марксизм-ленинизм идеяләрен пропагандалауга багышлаган кеше. Актив большевикларга, алдынгы татар интеллигенциясенә таянып, ул большевиклар партиясенең бик күп лозунг, күрсәтмә язмаларын, эшчеләр партиясенең программ доку- ментларын татар һәм башкорт телләренә тәрҗемә итү буенча да әйтеп бетергесез зур эш башкарган. 1917 елда М. Вахитов, татар большевикларының ярдәме белән, большевиклар партиясенең Уставын һәм Программасын татар теленә тәрҗемә итеп бастыра. «Кызыл Байрак» газетасына ул революциягә хәзерлек, кораллы восстание турында тирән эчтәлекле мәкаләләр яза, татар хезмәт ияләрен царизмга каршы кораллы көрәшкә хәзерли. М. Вахитов Мөселман социалистик комитетын оештыра. Аның ту- рыдантуры катнашы белән, бу Комитет каршында Эшчеләр клубы, китапханә төзелә, политик-агарту, агымдагы политика мәсьәләләрен өйрәнү түгәрәкләре эшли. Казан большевиклары оешмасының күренекле җитәкчеләреннән Я. С. Шейнкмаи һәм башкалар Мөселман социалистик комитетының эше белән һәрвакыт якыннан танышып торалар, түгәрәк занятиелә- рендә докладлар, лекцияләр белән чыгалар. Үзенең барлык мәкаләләрендә, төрле чыгышларында, митингларда сөйләгән речьләрендә М. Вахитов пролетар интернационализм идеяләрен үткәрде, рус һәм татар эшчеләрен, уртак дошманнарына — татар һәм рус буржуазиясенә каршы бергәләшеп көрәшергә чакырды. Буржуаз милләтчеләргә, «татарларда сыйныфлар да, изелүчеләр һәм изүчеләр дә юк» дип лыгырдаучы сатлык җаннарга М. Вахитов җимергеч удар бирде, хезмәт иясе массаларына буржуазия ялчыларының «милли флаг» исеме астына яшеренгән кабахәт йөзләрен ачып салды. Р. Нәфыйков очерыгында М. Вахитовның Бөек Октябрь социалистик революциясе елларындагы эш- чәнлеге дә тулы яктыртылган. Октябрь революциясе җиңгәч, бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинның тәкъдиме белән М. Вахитов башта РСФСР Халык Комиссарлары каршындагы Эчке Россия мөселманнары эше буенча комиссар итеп, соңрак Үзәк мөселман комиссариатының председателе итеп билгеләнә. В. И. Ленинның турыдан- туры җитәкчелегендә М. Вахитов татар, башкорт һәм башка халыклар арасында партиябезнең халык хуҗалыгын торгызудагы бурычларын, милли мәсьәлә буенча политикасын аңлату буенча зур э*ш башкара. Китапта М. Вахитовның В. И. Ленин белән тыгыз элемтәсе турында кайбер яңа фактлар да китерелүе бик кыйммәтле. М. Вахитов татар милләтчеләренең «Болак арты республикасы», Уфадагы «Милли мәҗлес» кебек контрреволюцион оешмаларын тармар итүгә актив катнаша. Татар һәм Башкорт Автономияле Республикаларын оештыру турындагы тарихи документлар да М. Вахитовның якыннан катнашы белән эшләнә. Казанны ак чех бандалары басып алу куркынычы тугач, М. Вахитов, II нче татар-башкорт батальоны белән, шәһәрне сакларга кайта... Р. Нәфыйков М. Вахитовның революцион эшчәнлегендә күренеп киткән кайбер кимчелекләрне дә яшереп калдырмый. М. Вахитов редакторлыгындагы «Кызыл Байрак» газетасы үзенең бер баш мәкаләсендә Өченче мөселман съездының «милликультура автономиясе» игълан итү турындагы карарын хуплап чыккан иде. Дөрес, газета «милли- культура автономиясе» эшче-кресть- ян интересларын якларга тиеш дип язды. Тик, ни генә булмасын, бу нәрсә — газетаның зур политик хатасы иде. М. Вахитовның Учредительное собравиегә сайланучылар исемлегендә катнашуы да бераз сәер күренеш. Ләкин бу соңгы факт ныклап тикшерүне сорый әле. Кем белә, бәлки моны ул нинди дә булса тактик максатлардан чыгып эшләгәндер. Иң әһәмиятлесе шунда, М. Вахитов үзенең бу ялгышуларыннан тиз арына алды. Безнең өчен, беренче чиратта, ул — марксизм-ленинизм идеяләренең ялкынлы пропагандисты, күренекле революционер. Билгеле, Р. Нәфыйковның китабы кимчелекләрдән азат түгел әле. Бер урында автор, Л. Милхның бик үк тулы булмаган истәлекләренә таянып кына, Мулланур Вахитов Казан большевиклар оешмасын яңадан төзүгә катнашты, дип раслый. Ә шул еллардагы революцион хәрәкәт турындагы башка материаллар һәм шул хәрәкәттә катнашучыларның истәлекләре Р. Нәфыйковның бу фикерләрен дөресләмиләр. Мулланур Вахитов 1905—1907 елларда ук социаль-демократик түгәрәкләр эшенә катнашып килгән, ди автор. Бик .кызыклы һәм -яңа фикер. Ләкин бу яңа фикер дә конкрет фактлар белән җитәрлек дәрәҗәдә яктыртылмаган. Бу мәсьәлә дә шулай ук ныклап өйрәнүне сорый әле. Ләкин бу кимчелекләр китапның гомуми бәясен һич тә киметмиләр. Р. Нәфыйковның «Мулланур Вахитов» исемле хезмәте бөек революционерның эшчәнлеген һәрьяклап дөрес яктырта, ул бай фактик материалларга нигезләнгән.