ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
МИНЕМ НИГЕЗ инди генә җилләр исмәсен, Нинди генә җилләр какмасын; Нигезем минем — Горький нигезе, Янда гына яши Такташым 3 . л СИН КҮҢЕЛДӘ ГАФУРИЛАР БЕЛӘН А. Фадеевка атар түгеллегең миңа нигә? Татар хәтта үзе көнләсен; Син күңелгә Гафурилар белән, Галимҗаннар белән керәсең. Горькийдан соң бер өзелгән җепне Гаҗәп оста итеп ялгадың; Мин Казаннан торып тоя идем Синең анда ничек янганың... Безнең бу җир әйбәт кешеләргә Ярлы түгел алай ярлысын... Сагынуыннан һич туктамас җаным; Ник урталай шунда ярмыйсың... / БЕР ГЕНӘ ЯН ИКӘН... Муса Җәлил белән Фатих Кәримгә биектә сез, анда менәр өчен Шактый гайрәт кирәк, көч кирәк... Сезнең язмышны мин көнлим хәзер, Торган саен көнлим көчлерәк. Шагыйрь булып, солдат булып көнлим; Безнең куллар бергә ут ачкан... Бүленми ян, сүрелми ян икән, Бер генә ян икән — тоташтан. 3 Автор биредә Казан урамнарының берсендә Горький һәм Такташ яшәгән йортларны күздә тота. 7- »С. ә.- № 9. 97 АНГЛИЯГӘ БАРЫП КАЙТ СИН... китапларың бер-бер артлы чыга, Аңа гына җитәр байлыгың; Англиягә (барып кайт син, диләр, Иленә «үз төшер Байронның... Ярар иде бер сәяхәт кылсаң, Тик июнь бит хәзер, дусларым; Куркам монда күрми калырмын дип, Арышларның, әй, баш кысканын. Туган җиргә 'бәйле бер моңсулык Көчәя яз белән кабаттан; Сабан туен көткән чабышкыдай, Мин бөтенләй калам тамактан. «Сөйләдең сүз: нинди чабышкы син, Картайгансың, эшең аңгыра...» Крестьянның шул «аңгыра» аты Бик ерактан кайчак алдыра. КАЙДА ДА ЙӨРӘКТӘ ^4нда ул, Анда ул таңнарның Нәкъ Кырлай өстендә атканы. Кайда да йөрәктә, йөрәктә, Төшләргә гел кереп йөдәтә Нигә соң, Нигә соң бу Кырлай яклары. Анда ул, Анда ул суларның Гомремнең эзеннән акканы. Кайда да йөрәктә, йөрәктә, Төшләргә гел кереп йөдәтә Нигә соң, Нигә соң бу Кырлай яклары. Анда ул, Анда ул утларның Тукайлар яшьлектә якканы. Кайда да йөрәктә, йөрәктә, Төшләргә гел кереп йөдәтә Нигә соң, Нигә соң бу Кырлай яклары. ЧЫГАМ АРЧА КЫРЛАРЫНА ^ыгам Арча кырларына, Юллар китә Арчага... Бәгърем, мине дә шул якка Үзең белән алсана. 98 Чыгам Арча кырларына, Арча өсләре зәңгәр. Инде син дә жәлләмәсәң, Мине соң кемнәр жәлләр. Чыгам Арча кырларына, Кошлар оча Арчага. Кошлар оча, эчләр поша. Калмыйм ташлар яуса да. ' КИСӘКЛЕ БОЛЫТ кисәкле лә болыт, әй, кисәкле, Тамган тамчылары исәпле... Шигырьдә шул болыт кук булма дип, Үз-үземә әйттем ничаклы. МОНДА ДА ЯЗМАСАҢ... ^Монда да язмасаң: куаклар Чыкларын өстеңә бөркесен... Төртелсәң, кошчыклар әйтәләр Җырыңның иң кирәк бер төшен. Монда да язмасаң: ал да яз, Тирәмдә сибелгән каурыйлар... Үзләре сыена, бәйләнә; Чәчәкләр артымнан калмыйлар. Монда да язмасаң: сихри көч Ургыла, туктатып -буламы; Җиремнең төбенә тоташкан Мин эчкән чишмәнең улагы. Монда да язмасаң: кешеләр Сынатма, дуакай, дип кул кыса. Миңа бит һәрнәрсә бу ж?ирдә Яшәргә, яшәргә булыша. КОЧАГЫНА АЛСЫН, КАЙНАТСЫН ^4ргач, кайчак бер читкәрәк китәм, Җаным бераз сулу алсын дим... Зур диңгезнең — халык тормышының Ишетеп торам ләкин тавышын мин. Ярга ничек бәрелүеннән аерам Дулкыннарның зурын, вакларын; Барын тоям, барсы үтеп керә Коймалары аша капканың. 7* 99 Булмый икән җанны -бикләп куеп, Баш очыңда тыныч ай батсын... Мең борчулы шул тормышым тизрәк Кочагына алсын, кайнатсын. УРМАННАРГА КЕРСӘҢ... Урманнарга керсәң, сызгырып кер, Селкенмәгән агач калмасын; Сукмакларын уят, аланнарын, Кошчыкларын уят аннан соң... Кошлар канат җилпемәгән төштә Юллар озын, юллар шомлырак. Сайрасыннар бар да шашыпшашып, ТЕГЕРМӘН СТЕНАСЫНДАГЫ ЯЗУЛАР Яңгырга эләктем, яңгырга, Кинәттән яварын кем белгән... Борчак та кукуруз басуда, Басуда иске »бер тегермән. Эчендә тын аның, шомлырак... Җил күктә - болытны кабартты; Дуламый, котырмый тегермән; Ул инде бер генә канатлы. Мемориаль такта күк стена, Укыйсың, кулларын таныйсың; Бур белән һәм күмер белән дә Язганнар авылның тарихын. Герәнкәләп үлчәнгән, потлап та... Бкк сирәк чалына центнерлар. Авылның монда үз моңнары, Юк, туган, юк монда чит җырлар. Елларга ит әнә игътибар: Кырык бер, кырык өч, кырык биш!.. Кайгыны хет тарттыр ташларда Кайда ул, кай төштә тыныч кич? Кызларга алкага ярарлык... « Өзәмен борчакның кузагын. Урман эче торсын шыңгырап. Онтылмасын өчен, кошлар монда һәр агачка җырын уйгандыр... Калын урман, күпне күргән урман, Уйландыра алсаң, уйландыр. 100 Яңгырлар ныграк юсайде Дөньяның җыелган тузанын. Яңгырны җир ничек ярата; Барлык җан иясе терелгән... Синдә мин үтешли тукталдым, Хәзергә хуш, таныш тегермән. ЮАТ СИН ШУЛАРНЫ Ул өйдә бер пеои, бер карчык; Зурайткан рәсеме солдатның, йөрүе дөресме, түгелме — Тавышы ишетелсен сәгатьнең. Кимендә көнгә бер мәртәбә Эш юктан актара ул өйне... Кечкенә тартмада язулар, Тәсбихы, улының ордены. Истәлек-орденны сөрткәли, f Агарта беткәнче таплары... Күңеле басылгач, яңадан Куя үз урнына тартманы. Күз төбәп торганы шул йде, Шул иде аны чын жәлләүче. Күзенең кабагы кызарган, Күзендә сугышның шәүләсе. Сөйләнеп йөрми бу кешеләр, Кайгыны гел эчкә йоталар; Аларда тик нәфрәт сугышка, Әйтерсең тоташ бер ут алар. Картайган тәсбихлы куллардан Ник тотмый бер түгел, ун ходай; «Сугыш» дип сак кына әйтүгә Ярылырга әзерләр бомбадай. Бәрәңге бакчасы эченнән Үт тә тын тар гына сукмактан, Шигърем, юат син шуларны, Изге юл шул инде — син тапкан. ҖИРДӘ СӨТ КӨТӘЛӘР КЕШЕЛӘР болында көтүләр... Кайтамын Барсына соклана-соклана. Юлларны сөт баскан, шәһәргә Туктаусыз сөт ага, сөт ага... Сугышны айкаган бу шофер, Машина чокырга төш дисә, Берлинга ябыша: юл начар, Акчалар юлларга күчмичә... Без алдык сугышып, аларның Булмады хәтта бер солдаты... Солыхка дигән ак кәгазьне Уналты авыр ел саргайтты. Машина ыргыла ачудан, Хуҗасы бик кырыс холыклы. Көтәләр җирдә сөт кешеләр, Аннан да бигрәк... солыхны. Болында көтүләр... Кайтамын Барсына соклана-соклана. Юлларны сөт баскан, шәһәргә Туктаусыз сөт ага, сөт ага