Логотип Казан Утлары
Роман

УТЫЗЫНЧЫ ЕЛ

 

2 ИКЕНЧЕ КИСӘК

Кара урманның, ай-һай, уртасында Төлке уйный торган нурлар бар; Типсен лә генә йөрәк, сүнмәсен дәрт, Дәртлеләргә якты юллар бар: (Татар халык җыры). 1 үкләк Гайфул кладовой түбәсендә, печән арасында бик җайлы урнашкан һәм Әптеригә юнәлтелгән пуляны да шуннан, Галләм хаҗи алдан ук, түбә тактасын тишеп, үзе уеп ясаган «амбразура»дан җибәргән иде. Әйтеп аңлатып булмаслык бер хәл: әнә шул иртәдән аны эчке «бер калтырау биләп алды. Курку да, әлбәттә, юк түгелдер, кинәт өшетеп тә алгандай * булды, барыннан да хәтәррәге ялгызлык хисе иде. Бервакытта да алай нечкәртеп уйлый белми торган һәм, гомумән, уйлый белми торган бу кеше ялгызлык хисен кинәт шундый көчле итеп кичерә башлады, әйтерсең, сусызлык - тан көйгән иксез-чиксез чүлдә аның бер үзен калдырып киткәннәр. Кычкырып, тавышын ишеттерә алмый, кузгалып китсә, кай якка барырга икәнен белми, ашарына юк, эчәренә юк, сүз катар кеше юк, аны тик ту’бэдэге печән катыш тузан исе һәм салкынның әкренләп эчкә үтә баруы гына айнытып, әледән-әле бу дөньяга кайтаргандай була иде. " Ләкин бу дөнья аның дөньясымы соң хәзер? Нишләде соң ул, нишләде? Шул ләгънәт төшкере Галләм карт коткысына бирелеп бит, алдын- артын бер дә уйламыйча, хәтта әйбер өчен дип тә әйтеп булмый. Нигә кирәк аңарга, Мүкләк Гайфулга, әйбер? Пыскытырга сасы трубкасы бар иде, киреле-мырлы әйтешергә катыны Шәмҗамал бар иде, ягарына бетсә, күрше-күләннәрнең читән казыклары, ындыр киртәләре бар иде. Хәтта ягылмаган өйдә генә яшәсәң дә, -менә мондый эчке (пошаманлык кичермичә, хәвефсез-хәтәрсез яшәү бик кызык булган икән. Чөнки ул хөр иде, кешеләр белән иде, курыкмый иде, ә хәзер менә шул хөрлек югалды, кешеләр аны ташлап киттеләр. Берәүләрең куып җибәрделәр, икенчеләре үзләре киттеләр, Мүкләкне үзләренә иш санамыйча, аны бөтенләйгә ташлап киттеләр. Хәтта үпкәләп сүз дә әйтә алмый Мүкләк, чөнки белә: үзе гаепле. Уйламыйча, нәрсә эшләгәнен һәм соңыннан ни- 2 Дәвамы. Башы 7, 8 саннарда. М 4' I 51 чек җавап бирәсен уйламыйча, шаяргандай итеп -кенә, әнә нинди хәтәр эш эшләп ташлады. Инде ;менә терсәкне :бик тешләр иде, тешләп булмый. Мүкләккә кинәт, бөтен авыл аякка басып, аиы кулга алырга йөриләрдер кебек тоелды һәм ул, үзен сырып алган бу тынгысыз уйлардан качарга теләгәндәй, башын коры печән арасына яшерде. Инде тәгаен генә карар да кабул итеп өлгергән иде: караңгы төшмичә шушы печән арасыннан башын чыгармаячак. Суык булса булыр, ачыкса — ачыгыр, ләкин көн яктысында кеше күзенә күренмәячәк, юк-юк, күренмәячәк. Төрле пошаманлы уйларга бирелеп, онытып җибәргән булган икән, кулы кесәдәге каты әйбергә тиеп куйды. Алып караса, әлеге шул башка бәла булып төшкән револьвер икән. Түбә ярыкларыннан, әлеге «амбразура» тишегеннән төшкән яктыда Гайфулга барысы да ачык күренә: атылмаган тагын биш пул*ясы бар. Әй, шул . бишнең берсен үзеңнең ипи шүрлегеңә җибәрсәң! Менә мондый юк-бар уйларга урын калмас иде ул чагында. Ләкин үзең белән мондый эшне алай, шаяргандай, җиңел генә итеп һич эшләп булмый икән. Гомер буена шушы тузанлы печән арасында качып ятырга туры килсә дә, эшләп булыр кебек күренми андый эшне. Туңып калтырануы өстенә, шикләре-хәвефләре өстенә менә бу да өстәлде: кара әле, Мүкләк Гайфул дигәннәре Куркак Гайфул да икән. Әгәр куркак булмаса, кулында әнә нинди җиңел котылу юлы бар: бастың чакмага, бетте Гайфулың. Ягарга да, ашарга да, куркырга да .кирәк . булмаячак аннары... Көн үзәгенә таба, кече капканың келәсе шыңгырдаган тавышка, сискәнеп, «тәрәзәсеннән» ишек алдына күз салса, йа алла, бусы әле аны тотарга килүчеләр түгел икән. Укытучы Шамкина кайтып, бушап калган ишек алдына бер мады, хәтта белергә тырышыл караса да белә алмаган булыр иде. Чөнки Сәүбән эчмәгәндә бик каты серле, бигрәк тә хатыны белән ни дә булса сөйләшеп, киңәшләшеп торуны үзе өчен түбәнчелек саный иде. Шулай да кичә, ашыгыч чакыру буенча тикшерү органнарында булып кайткач, хатыныннан кызык кына итеп сорап куйды ул: — Синең, Маһибәдәр, бер дә андый-мондый куркыныч төш күргәнең юкмы соңгы вакытта? Маһибәдәр, ни дип җавап бирергә дә белмичә, аптырабрак калгач, аңарга әйтүдән бигрәк үзенә-үзе сөйләнгән бер кыяфәт белән, авыз эченнән м ы гы р да н ы р га тоты н ды: — Ә мин күрдем: имештер, мулла болынында безнең ала бозауны бүреләр яралаганнар. Син шунда нишләргә белмичә чабулап йөрисең, ә мин сиңа кычкырам, кычкырам... тавышым чыкмый, чыкса да үз янымнан китми, имеш. Төш сөйләүдән ул шундук өнгә күчте, хатынына якынрак килде һәм, хатыны күңелендә йөргән шикләрне белергә тырышкан кебек, гомер эчендә беренче мәртәбә көн яктысында, айнык килеш, Маһибәдәрнең иңнәреннән назлап кына тотып алды, аның күзләренә карады: 62 — Син, хода бәндәсе, кеше сүзеннән вәсвәсәләнеп, гөнаһсыз бер адәмне — Җаббар Гайниясен каргама, — Сәүбәннең күзләрендә моңарчы һич күренмәгән хәтәр бер чаткы кабынгандай булды, кабынды һәм шундук сүнде, — кеше нәрсә сөйләмәс ул, кеше сүзенә ышанып шашына китсәң... Ансы дөрес, күңелгә бозык уй төшеп, артыннан чапкан чакларым булды. Берчакмы шулай, салмыш баштан, өенә дә барып кергәнмен, җитмәсә тагын җиде төн уртасында. Но бит монда Гайниянең сукыр бер тиенлек тә гаебе юк. Аракы белән күзе тонган кешенең башына ни килмәс. Пример, әйтик, әгәр ул шунда мине кочагын җәеп каршы алган булса икән... Кыскасы, син аны бер дә юкка каргап гөнаһлы булма, карчык. Кинәт исенә килгәндәй башын артка чөйде, хатыныннан кулларын ычкындырды, үз сүзләреннән үзе качкандай, йөгереп чыгып китте. Моңа чаклы үзе белән бик кырыс кыланучы, һичбер вакытта да — башына кайгы төшкәндә дә, шатлыгы булганда да — теш агартып сер уртаклашмаучы иренең кинәт кенә болай йомшарып, булган гаепләрен-берьюлы түгеп ташлавы /Маһибәдәрне яхшы ук аптырашта калдырды. Әгәр Җаббар Гайниясенең өстендә тоткан булса, бу чаклы аптырап калмаган булыр иде. Кеше теленә керәсе кергән, иренең холкын-фигылен белә, шулай ук үзенең дә ис китәрдәй җире юклыгын белә, тегесен уйлап, бусына түзеп, коры сөяккә калды, хәзер менә, хатын-кыз буларак, күз төшәр җире, тотар урыны юк, ә бит ничә әйтсәң дә бер сүз: ирләр сауны ярата. Ә аның, Җаббар Гайниясенең, чиртсәң битеннән кап чыгардай, тиле ите тиресенә сыймагандай ташып тора, яме-күрке үз өстендә. Нишләп азмасын ирләр аңарга карап... Шулай уйлый иде Маһибәдәр. Шулай уйлап ул, эчтән өзлексез сызса да, тышка чыгар-мый, үзенең бимазалы язмышына ничектер күнгән кебек булган иде. Иренең, тора торгач менә болай берьюлы чишелеп, Җаббар Гайниясен яклый башлавы аны кинәт ерып чыга алмаслык ; пошаманга салды. Бер яктан, бу чишелүнең нилектән килеп чыкканлыгын белми, шунлыктан, көнчелеге тагын да котыра төшкән. Икенче яктан, ире бик тилмергәндәй итеп әйтте, аның сүзләренә дә ышанмыйча булдыра алмый иде. Кыскасы, моңа чаклы үзенең юк-бар сүзләрдән котырынып, кеше алдында гөнаһлы булганлыгын уйлап, ничектер апты- рабырак калган: кара әле, юк сүз булган икән алайса Җаббар Гайниясе дигәннәре, юк сүз икәнлеген ире үзе әйтеп тора ич. Шул ук вакытта, өченче яктан, иренең әнә шул үзе әйтеп торуы аны моңа кадәр әле һичбер вакытта да, көнчелек өянәге ничек кенә котырганда да, кичермәгән яңа бер хафага салды: «Алган сулышы кара төтен булың чыга торган шундый борчулы вакытында, бүтән берәүне дә телгә кертмәгәндә, шул мунча себеркесенең исемен телгә алып торуын кара әле син аның... Телгә алып кына калса бер хәл иде, аклап, яклап маташмакчы, кардан ак, сөттән пакъ итеп күрсәтмәкче була...» Менә шушы минуттан башлап аның, идән уртасында кара көеп басып калган Маһибәдәрнең, болытлар арасында кысылган кыйпылчык кына өметең дә яшен уты кисеп үтте, тормышы тәмам бетте, аяк астында, әйтерсең, туфрак дөрләп яна, яньчек күкрәгеннән соңгы тамчы мае сыза, ә күз алдында һаман шул ләгънәт төшкән Җаббар Гайниясе: битеннән чиртсәң кан чыгар, тиле күкрәкләре ташып тора, авызы ерык. «Нигә сине ходай җир йөзенә яратты икәй? Ләгънәт төшкере. Күзләрең чәчрәп чыккыры. Җирдә кортларга азык булып яткыры». Шул рәвешчә, мең төрле каршылыклы уйлар белән күмелгән Маһибәдәр абайлап өлгермичәрәк калды, аның Сәүбәне өйалдында кыштыр- кыштыр килеп маташты да кинәт тынды. Ишек алдына, абзар-кура арасына чыгып киттеме, әллә, берәр йомыш табып, -кая булса да китеп барды, кыскасы, суга төшкәндәй юк булды. 63 Маһибәдәр «башта моңа әһәмият бирмәде. «Бу арада болай да өй тавыгына әйләнгән иде, әйдә, күздән югалып торуы яхшы. Гел эчтән көеп йөргәнче кеше арасында бераз күңеле ачылыр», дип карады. Иренең фаҗигасын бөтен тирәнлеге белән үк белеп җиткерми иде Маһибәдәр, хәер, аны бик күнләр белеп җиткерми иде. Сәүбәннең дөньядан ваз кичеп, читтә-чатта йөрүен, кинәт кеше арасында бөтенләй күренмәс булуын идарә тирәсеннән читкә тибәрелүеннән дип карыйлар, кайчандыр «Мин кем?» дип күкрәк кагып йөргән бу кешенең дәррәү болай шиңеп калуы катлаулырак сәбәпләрдән килгәнлеген белсә, тик берничә кеше генә белә иде. Сәүбән кичке ашка да кайтмагач, Маһибәдәр беркадәр шомлана калды. Көтеп-көтеп зарыгып беткәч, ниһаять, ул инде суынып бара торган аш табагы янына ялгызы килеп утырды. Ләкин тамагыннан аш узмады. Шундук аның күз алдына тагын әлеге шул, аның уйлавынча, ирләрне аздыру өчен дөньяга Иблис каныннан оештырылып яралган Җаббар Гайнйясе килеп басты. «Әллә, каһәр төшкересе, шул себерке ябып яткырамы?» Артыннан иснәнеп йөргәнне иренең бер дә яратмаганлыгын яхшы белә иде Маһибәдәр. Кайчакларда Сәүбән, ошатмау белән генә чикләнеп калмыйча, кулына да ирек биргәли иде. Тәне күгәреп чыккан тимгелләрдән арынып тормады Маһибәдәрнең. Берсе бетсә, өчесе берьюлы килеп чыга иде. Кеше белми, ә Маһибәдәргә белә торып эләгә: барысы да шул артыннан иснәнеп йөргәне өчен эләгә иде. Элегрәк теленнән дә таба иде, хәер. Әмма менә болай, аш табыны янында ялгыз башыңны бер якка салып, әллә ниткән шикле уйларга чумып утыруга караганда, аның ул котырынулары сабан туе гына булган икән. Кинәт ул утырган урыныннан сикереп торды, өстенәбашына ни туры килсә шуны эләктереп, ишекне дә бикләп тормыйча, кабаланып чыгып китте. Кеше күзенә бик үк ташланмаска тырышып, куркакурка гына тегермән очына барып килде. Юл уңаеннан әтиләренә кереп, хәлләрен белде, әмма утырып сүз тапмады, .бик тиз чыгып китте. Аннары ка>я барсын? Тагын шул Җаббар Гайниясенең капкасын каравылларга инде. Капкасы булса икән әле, хәер- сезнең. Авыл башында кәҗә абзары чаклы гына өе бар. Кышын көрт басып китә, җәен тирә-юне көтүдән кайтмый калган гадәтсез терлекләр белән тулы. Үзе кешегә көнлеккә йөреп тамак туйдыра. Шулай да Маһибәдәргә караганда бәхетлерәк, күрәсең. Менә бит, Маһибәдәр йортын Гайния каравылламый, Гайниянең кәҗә абзарын Маһибәдәр каравыллый. Ләкин бу каравыллаудан да бернинди дә файда чыкмады, Сәүбән юк та юк иде. «Мин югында кайтмадымы икән?» дип өметләнеп һәм, тегенең ачуына дучар була-нитә калса, рәхәтләнеп кыен ашарга әзер торганы хәлендә, йөгереп өенә кайтты. Әмма өе һаман буш, өйалды ишеге, ничек калган булса шулай, ябылыр-ябылмас иде. Өйгә .кереп, асылмалы лампаны кабызды һәм лампаның сүрән генә яктысында үзенең ялгызлыгын кинәт, моңа чаклы беркайчан да сизмәгән бер кискенлек белән, сизде: кара әле, өй эче нинди ялгыз! Ичмасам, тараканнар да шыбырдашмыйлар, салкынча тынлыктан куркыткандай, ярыкларга качып беткәннәр. Маһибәдәрне кинәт тетрәткеч эчке курку биләп алды. Әле моннан биш-ун минут кына элек Сәүбәне өчен курка иде, чабып йөрүләренең, кеше бусагасын каравыллавының аңлатмасы бар иде. Ә менә бу минуттагы куркуының бернинди дә аңлатмасы юк. Ул, балалар кебек, өйнең ялгызлыгыннан, тынлыгыннан, лампаның саргылт утыннан курка. Күңеле нидер сизенгәндәй, әйтерсең, менә шушы минутта узгынчы бер юлчы, әкрен генә килеп тәрәзә чиртер дә, үзе күренмичә, ниндидер коточыргыч бер хәбәр җиткезеп китәр төсле. Шул билгесез юлчы китерәчәк хәвефле хәбәрне ишетергә теләмәгән- 64 \ дәй, тиз генә утны сүндереп, рәтләп чишенеп тә тормыйча, урынга ауды һәм, туңудан бигрәк куркудан, башыннан гук бөркәнеп ятты. Күрәсең, кичтән озак чабылганныкы булса кирәк, иртәгесен ул бик соң уянды. Көн инде 'яктырып беткән, өй абзардай булып суынган, тәрәзәләр эчтән дә, тыштан да бозланып каткан, ишек ачыйм дисә, анысы да ныклап бер типмичә ачылмады, баскыч төбендә терлекләр ашарга сорап моңсу гына кычкыргалап торалар иде. Маһибәдәрне барыннан да бигрәк куркытканы тагын шул булды: өй эче мәет чыккан кебек күңелсез иде. Димәк, аның Сәүбәне ул йоклаганнан соң да кайтмаган. Хәзер инде хатынның куркуы тагын да үзәккәрәк йөгергән кебек булды. Ул бераз вакыт, нәрсәдән тотынырга белмәгәндәй, аптырабрак калды. Баеткыч төбендә кычкырып торучы терлекләр генә өнгә китерде, тиз генә чыгып, аларга ашарга салып керде. Хәзер инде, көндәлек гадәт буенча, мич ягып җибәрергә кирәк иде. Өйнең шыксыз салкынлыгын сизүдән бигрәк, көн дә иртән эшләнә торган һәм шулай гадәткә кергән фарыз бер бурычны үтәгәндәй, менә ул кибәргә дип мичкә салынган итекләрне, бияләйләрне алды, кичтән үк өеп калдырган утыннарны рәтләштергәләп, мичкә ут төртте. Әмма ялкын тиз генә үрләп китмәде. Эчмичә исереп йөри торгач, морҗа ачмыйча якканлыгын белеп алды. Әнә, аптырамаган диген син аны. Җитмәсә, морҗасын да калакны тартып кына ачасы түгел, очырмага менеп ачасы икән. Әгәр дә анда, очырмада, әлеге теге куркыныч хәбәрне алып килгән билгесез юлчы басып торса?.. Ничек кенә булмасын, морҗаны ачмыйча мөмкин түгел, чөнки мичтән төтен кайта, өй эчендә төтен куерганнан-куера бара иде. Менүен менде очырмага, ә ничек төшкәнен белми Маһибәдәр. Шул минутында да белмәде, соңыннан да исенә китерә алмый. Кинәт аның бик яман тавыш белән чырылдап кычкырып җибәргәне ишетелде. Күршеләре, бу тавышны ишетеп, як-якка каранып та өлгермәделәр, куркудан төсе качкан Маһибәдәр аларга үзе атылып керде. Аның елау һәм курку аралаш чыккан өзек-өзек сүзләреннән рәтләп бернәрсә дә төшенмичә, шулай да хәтәр эш барлыгын инстинкт белән диярлек сизенеп, күршеләре, күп сорашып тормыйча, хәтта Маһибәдәрнең үзеннән дә элек, аның өенә чаптылар. Өй эче төтен белән тулган, мич сүнгән, күрә-’ сең, морҗа тәки шулай ачылмаган килеш калган икән. Очырмада, түбә кайчысына иске йөгән бәйләп, шуның каеш тезгененә асылынган килеш, инде катып, туңып беткән Сәүбәнне күргәннән соң гына Маһибәдәрнең нилектән шашынуын төшенгәндәй булдылар, дошманыңа да күрсәтмәсен, шашынырлык эш булган икән шул монда. Маһибәдәр очырмага икенче тапкыр менәрлек хәлдә түгел иде, аны шулай ук өенә дә тиз генә алып керә алмадылар. Ир-ат монда кайнашкан арада бичара хатынны кайсыдыр бер яхшы күңеллесе, кеше күзеннән качырырга тырышып, үзе белән алып киткән иде булса кирәк. Тавыш-гауга күтәрмичә генә, шулай да нык кына ыгы-зыгы килеп, ниһаять, мәетне өйгә алып төштеләр, булдыра алганча йоласына китереп, озату чарасына керештеләр. Әмма газапланып үлгән һәм шул хәлендә чалышаеп каткан йөзне әллә ни игә китерү мөмкин түгел иде. Караучыларны чиркандырмас өчен булса кирәк, кайсыдыр берсе, бүлмә тоткасы өстендә эленеп торган кызыл башлы сөлгене алып, мәетнең йөзенә каплады. Юып, йоласына китергәч, тагын шул ук кызыл, башлы сөлгене капладылар һәм мәетне өйдән алып чыкканчы аны күтәреп караучы булмады. Аның каравьг мәетнең бүреге эченнән табылган кечкенә кәгазь .кисәге белән барысы да кызыксына, чөнки кайчандыр ажгырып яшәгән Сәүбәннән тик әнә шул кәгазь кисәге генә истәлек булып .калган иде. Ә кәгазь кисәгендә: «Минем болай үлемемдә берәүне дә гаепләмәгез. Бөтенесе өчен үзем гаепле, үзем буталдым, үз йомгагымны үзем чуалттым» дигән сүзләр язылган иде. Үз гомерендә хаклыкка бик алай исе китмичә, ничек эләксә шулай яши биргән бу гөнаһлы бәндә дөньядан киткәндә, шулай да, бер хак сүз әйтеп китүне кирәк тапкан һәм әнә шуның белән ул авылдашларының күңелендә үзенә ’карата билгеле бер кызгану хисе уяткан иде. 5 Айлы төн. йолдызлар, ындыр юлына сибелеп калган ясмык бөртекләресыман, ничек туры килсә шулай сибелгәннәр. Кадер юк ярлылар ашы ясмыкка. Ә ай, җыен ясмык арасында күпереп утырган бодай калачыдай, тәкәббер генә елмая. Урамда этләр өргәне дә ишетел.м«и, җил дә җыла- мый, бөтен нәрсә оеп калгандай. Тын. Коры салкын. Вафин, боларның берсенә дә игътибар итмәгәндәй, ашыкмыйча гына атлап өенә кайтып бара. Аның аяк тавышы, төнге тынлыкны ярып, ерактан ук шыгырдап ишетелә башлый, ул узып киткәннән соң да байтакка кадәр шыгырдап ишетелеп тора, ләкин ул үзе моны ишетми. Гомумән, бернәрсәне дә ишетми ул -бу минутта. Бернәрсәгә дә исе «китми. Кешесез урам, уйсыз баш. Әкрен генә атлый бирә. Арып-талчыгып кайту түгел бу, ниндидер билгесез бер изрәү, оеп бару, башыңа күсәк эләкмәгән килеш миңрәп калу... Югыйсә, өйгә кайткач, кич утырып эшлисе эшләре дә бар әле егетнең, әмма «барыбер ашыкмый, «булса тагын... ник шунда дөньясы җимерелми». Шулай дигән төслерәк атлый да атлый. Капка төбен^ кайтып җиткәч тә, өйгә керергә бик ашыкмыйча, тукталып калды. Беренче тапкыр күргәндәй, карлы урамга, урамны ике яклап тезелеп киткән зурлы-кечкенәле өйләргә карап торды. Юк, «оеп калды» дигән сүз урынлы -булмаган икән. Кинәт әллә кайдан җыр тавышы ишетеп алды ул. Авылның югары очында, аргы мәхәлләдә гар- моньга кушылып кемдер -берәү сузы.п-сузып җырлый иде. Вафин, йокысыннан сискәнеп уянган кешедәй, җырга колак салды, бирелеп тыңлап тора башлады. Гармонь һәм җыр тавышы әле, коштай канат кагып, колак төбеннән үк сирпелеп китә, әле, каядыр поскандай булып югалып тора да, бөтенләй икенче яктан, икенче колак төбендә, бу юлы инде җирнең бераз тупасрак үз моңы булып, иңрәргә тотына һәм болай якынаеп ишетелгән вакытта җырның хәтта өзек-өзек сүзләре дә колакка килеп җитә. ...Машина... бара, ...ятып кала, Бик сагынсаң айга кара, ул бездән сезгә бара... Әллә .нәрсә генә булган бүген бу «Ячәйкә абый»га, җырны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Тагын җырласын иде әле, тагын, тагын. Ләкин нәкъ шулай онытылып көтеп торганда җыр тавышы кинәт өзелде һәм бүтән кабатланмады. «Нишләп болай тынып калды соң әле бу дөнья?» дип үз алдына сөйләнеп куйды Вафин, .аның һич өйгә керәсе килми иде. Әле кайчан гына авыл егетләренең аулак өйләрдә кич утырып, аулак өйләр булмаса, кара мунчаларда әкият сатып вакыт уздыруларын бер дә ошатмыйча тәнкыйтьләп сөйләүче, урамнан җырлап узучы яшьләрне «суык туңдырып, чабата туздырып йөрүче мескеннәр» дип стена газеталарында язып чыгучы үтә кызыл бер комсомолның бу минуттан менә болай кинәт хискә бирелеп китүе, әлбәттә, тикмәдән түгел. Болай үзе икърар итәргә бик үк теләмәсә дә, егетнең күңеле юксына, тора торгач ниндидер бушлык -сизенгәндәй була, вакыт-вакыт үзенә үзе бүре булып күренә башлый, җанына урын таба алмый, бигрәк тә менә мондый төнге тынлыкларда аның күңелен билгесез сагыш биләп алгалый иде. Җитмәсә тагын, нәкъ шундый минутта колакка килеп җиткән җырын кара әле. Янәсе, имеш: Бик сагынсаң айга кара, ул бездән сезгә бара. 5. .С. ә.- м 9. 65 66 Кемне сагынсын соң ул? Аннары тагын комсомол кешегә, «Ячәйкә абый»га, кемне дә булса сагынып торырга мөмкинме соң? Ошамаганны, уставка сыймаганны, тьфү, тьфү! Ләкин, ничек кенә төкеренмәсен, сагышны төкереп кенә ташлап булмый, күңеле үз урынында түгел, йөрәк дигән нәрсә, акыл ясап куйган җайлы әрҗәгә кереп, тик кенә торып кальирга теләми, бигрәк тә кеше аягы тынган менә мондый төнге бушлыкта йөрәкне аеруча тилертә торган юксыну хисеннән якякка төкеренү белән генә котылу һич мөмкин түгел иде. Әле ярый, нәкъ шул минутта кайсыныңдыр шыгырдап капкасы ачылды. Вафин сагайды, шундук аны кызыксыну хисе биләп алды: «Кем бу болай вакытсыз йөрүче?» Бытбылдык Әхмәтҗан икән һәм аның -болай шыгырдап кече капкасы гына түгел, олы капкасы ук ачылган икән. Капкадан йөкне кузгатып алып чыгуга, каршысына «комсомол атаманы» үзе килеп баскач, Әхмәтҗан бераз каушабырак калды. Бик ачык чырайлы күренергә тырышып, нәрсәдер әйтмәкче булды, ләкин сүзләре ышандырырлык яңгырамады. Җәмәгатьләштерелгән атлар өчен хәзергә әле җитәрлек каралты- кура булмаганлыктан, колхозга язылпан кешеләрнең атлары, вакытлыча, аларның үзләрендә саклана иде. Ләкин бу, колхоз атларын, идарә рөхсәтеннән башка, теләсә нинди вакытта теләсә кая җигеп чыгып китәргә ярый дигән сүз түгел, моның шулай икәнлеге барсыма да билгеле, бу турыда идарәнең махсус карары бар иде. Шуңа күрә Бытбылдык Әхмәтҗанның болай вакытсыз йөк төяп каядыр китеп баруы Вафинның колагын торгызды. — Кемнән сорадың? — диде ул, үтә каты кычкырганлыгын үзе дә абайлап бетермичә. Соңгы көннәрдә булып узган хәлләр, бигрәк тә моннан чак кына элек күңелендә баш калкыткалап куйган «гнилой интеллигентлык» аның зәһәрен чыгарган, шуңа ачу итеп булса кирәк, Вафин бу очракта аеруча кырыс, сыртын кабарткан иде. Әмма шулай да Әхмәтҗанны кире борырга батырлыгы җитмәде аның. Чөнки, бер чиркәнчек алгач, теге дә сүзгә кесәгә кереп тормады: гадәттәгечә Бытбылдык булып, бер сүз сораганга ун җавапны .яудыра бирде. Янәсе, аның келәтендә бер соскыч оны калмаган. Янәсе, ул тегермәнгә бара. Ни өчен болай вакытсыз? Анысын инде, комсомол иптәшкәем, Әхмәтҗан абыең үзе белә. Вакытында гына барсаң, беренчедән, тегермәндә чират була, икенчедән, йөк белән кешеләргә юл бирү читен һәм, өченчедән, «безнең крестьян элек-электән шулай кыбырсык халык инде ул, комсомол иптәшкәем. Хатыны янында арка җылытып ятуга караганда, нужасын куып юлда чиләнергә >өйрәнгән. Колхоз булгач бу алама гадәтне, кәнишно, ташласаң да ярар' ие кана да, җәлт кенә ташлап булмый бит менә», һәм гомумән, озак сөйләшеп торганчы, әйдә хайван җаным, юл кешесенең юлда булуы яхшы. Бытбылдык Әхмәтҗан атына чөңгереп куйды, йөк кузгалды, кырыс комсомол, хәзергә берни дә кыра алмаган килеш, бер урында басып калды. Бытбылдык, күңелендә сакланганны, йөк өстенә менеп утыргач, үзенә үзе әйтте: «Менә бит, хода бәндәс,е... Нинди заманага калды башларыбыз. Үз хайваныңны үзең җигәргә ярамый. Сакалыңны сәлперәй- теп, җыен бала-чага алдында сабак тыңлатып тор. Керүен кердем бу колхоз дигәннәренә, илләмәгәр бер дә майлы ботка күренми әле хәзергә». Күңеленнән шулай сөйләнеп барды Әхмәтҗан. Бер яктан, ул «комсомол атаманын» оста гына утыртып китүе өчен куанып бетә алмый: менә чәчүлеккә дигән орлыгын тарттырып кайтсын әле бик әйбәтләп. Анңа- ры сез алып карагыз Бытбылдык Әхмәтҗаннан, он итеп кайтканнан соң. Шул ук вакытта эндәшми-тынмый гына басып калган «комсомол атаманы» аны өркетә дә иде: күрде бит очлы күз. Әллә юри саклап торган инде. Кара әле син аның сөйләшеп торган булуын. 5» 67 Авыл башына җиткәнче шулай үзе белән үзе сөйләнеп, бүреге белән киңәш итеп барды Әхмәтҗан. Үзен үзе ничек тә тынычландырырга тырышты: «Бара бир. Тарттырып кайткач, җавабы бер булыр. Белмәдем, диярсең. Колхоз булгач чәчүлексез калдырмаслар, шәт. Казна бирер әле». Шундук тагын күңелгә шик тә килеп төшә: «Ә сорый башласалар? Эш зурга ‘китсә? «Кулак» дигән пичәтне оугып куйсалар?» Авыл башына җиткәнче шулай үзе белән үзе сөйләнеп барды Әхмәтҗан. Авыл башына җиткәч «жу!» итеп күңеленнән яңа бер курку узды: «Әйтик, көннәрдән 'бер көнне «кулак» дип авылдан сөрсәләр?» Бик икеләнгән, аптыраган-йөдәгән, ачык бер карарга килә алмыйча башы каткан чакларында да аның башында ниндидер аек бер аваз, каршы килеп булмаслык ачык аваз сакланып кала һәм шул аваз аны бора иде. «Ил белән күргән бәла — сабан туе. Сип, Әхмәтҗан, алдыңны-ар- тыңны карап эш ит, илдән аерылып калырга булмасын» — дигән кебек булды бүген әлеге шул эчке аваз. Картын озатып ятканнан соң, карчыгы әле йокыга да китмәгән иде, зурдан кубып чана шыгырдатып чыгып киткән Бытбылдык, шундый ук зур шыгырдау белән, йөкне яңадан ишек алдына алып кайтып керде. — Нишләп борылдың? — дип сорады карчыгы, бераз аптырабрак. — Син ни әйтерсең икән, дип. Әхмәтҗан бүтән бер сүз дә өстәп тормады, хәер, артык сүзнең монда кирәге дә шулкадәр генә иде. 6 Ире Сәүбәнне җирләгәннән соң Маһибәдәр берничә кен әтиләренә барып кунды, хәтта көндезләрен дә өенә куркып кына керә, кайда да булса кечкенә генә кыштырдау ишетсә, хәзер коелып төшә, белгән догаларын укып, тизрәк өйдән чыгып китү ягын карый иде. Татарның борынгы йоласы буенча, аңарга берничә көн өйдә казан асарга да ирек бирмәделәр, күрше-күләннәрдән әле тегесе, әле бусы гел кунакка чакырып торды. Әмма өйне ташлап һаман болай читтә-чатта йөрү «мөмкин түгел, аз булса да терлеге-туары да бар, йортка күзколак та кирәк. Озатканның дүртенче көнендә, ниһаять, ул кайтып, салкын базга әверелгән өенә ягып җибәрде. Ягылмаган өч көндә катып идәнгә коелган тараканнарны себереп түкте, җыештырды, кичкырын казан астына ягып, өйгә аш исе чыгарды, үзен ничек булса да кулга алырга тырышып, хәтта кунарга да калды. Ләкин барып чыкмады, күңелендәге шомлануны җиңә ал.ма- ды. Мәрхүм ире әле тегеләй, әле болай гел күз Алдына килә, күзгә йокы керми, шомлану әкренләп куркуга әверелә бара иде. Төннең бер вакытында яткан урыныннан оикереп торды, ут яндырып мәшәкатьләнмичә, кармаланып кына бишмәтен, шәлен, киез итекләрен эзләп киде, белгән догаларын укый-укый ишеккә килде, әмма ишекне ачып караңгы өйал- дына чыгу һәм өйалды аша тиз генә үтеп китү аның өчен иң куркынычы иде. Менә шунда—өйалды баскычында — Сәүбән үзе, яки аның өрәге утырадыр кебек тоела, я булмаса, Маһибәдәр чыгуга, очырмадан атылып төшәр дә, хатынының якасыннан борып алып: «Син, биләмче хатын, нишләп болай өй ташлап йөрисең?» дип бәйләнер кебек күз алдына китерә иде. Маһибәдәр ишек төбендә озак кына басып торганнан соң, бер җиргә дә китмәскә булып, ишекне бисмилла әйтеп кат-кат сыпыргалады, шуның белән үзен тынычландыргандай итеп, кире чишенеп ташлады. Тик урынга яту белән аны яңадан курку катыш шомлану хисе биләп алды, — ирен озату хәсрәте һәм күрше-күләннең кунакчыллыгы аркасында моңарчы белеп җиткермәгән булган икән, менә кайда икән ялгыз калуның читенлеге. Ятып, йокы керми, торып, тынгы күрми — гомер буена шушындый хәл булса нишләрсең? 68 Кинәт, тыеп калып булмаслык бер көч белән, кемгә булса да сыенасы килү, сөйләшеп, эчке шомнарны бүлешергә теләү хисе кузгалды Маһибәдәрдә. Бусы куркудан да, караңгы өйалдыннан да, салкын түшәктән дә яманрагы иде. Чынлап та, төн уртасында ул диванага сабышканны кем көтеп тора торгандыр! Ләкин күңеленең кеше янына омтылуын тыеп калырлык түгел иде, тиз генә яңадан киенеп һәм, бер нәрсә турында да уйлап тормастан, урамга атылды. Бары тик шунда, февраль төненең догалар һәм шомлану белән бутал.маган саф һавасын сулаганнан соң гына, айнып киткәндәй булды Маһибәдәр. Күктә, аның баш түбәсендә әнә нинди яшькелт йолдызлар бар икән әле! Чиртсәң, скрипка кылы кебек, шыңгырдап җырлап куярдай зәңгәр төн бар икән, салам көлтәләренә төренеп йокыга талган кечкенә-кечкенә өйләр, димәк, кешеләр бар икән. Бу өйләрнең барысының да ишекләре бар, ә ишекне ни өчен ясыйлар? Кеше керсен өчен ясыйлар. Шулай да Маһибәдәрнең саташуы кайсы ишек туры килсә — шуны шакырлык дәрәҗәгә җитмәгән, айнык акыл белән уйлап карау сәләтен әлегә югалтмаган иде. Болай вакытсыз теләсә кемнең ишеген шаку, әлбәттә, килешмәячәк. Теге очта әтиләре бар, аларга барасы килми, чөнки ирен озатканнан соң күбесенчә аларда үткәргән көннәрендә, тегеләй киңәш биреп, болай акыл сатып, шактый колак итен ашадылар, җитмәсә тагын кичә әтисе «Бала-чага кебек, үз өеңнән үзең качып йөрмә, йортыңа хуҗа бул» дип кисәтеп тә җибәргән иде. Менә шунда кинәт акыл җитмәслек һәм, бер караганда, һичбер логикасы юк кебек күренгән бер уй килде Маһибәдәрнең башына: «Әгәр Гайниягә барсам? Ачар иеме икән ишеген? Авырыксынмыйча кертсә, менә булыр ие тамаша... сүзе дә табылыр ие». Бу фикер бер үк вакытта аны тетрәтеп һәм терелтеп узган кебек булды. Тетрәтте, чөнки әле кайчан гына Гайнияне үзенең кан дошманы саный, күңеленнән аны өзлексез каһәрли, Гайниянең ирләр күзенә ташланырдай дип тапкан якларын — зифа буен, тулы тәнен, бишмәт күкрәкчәсен тишәрдәй булып тертәеп торган калку түшләрен, уен-көлкеле гадәтен, бернәрсәгә дә исе китмичә гамьсез көлә белүен, көлгәндә хәйләкәр кысыла торган елтыр күзләрен, хәтта тәненә спай гына ябышып торган иске бишмәтенә чаклы — барысын да-барысын да күрә алмый иде. Андый буй-сынның үзендә булмавы өчен көнләшеп яна иде. Ире аны нәкъ әнә шул яклары җитәрлек булмаганга күрә яратмагандыр, ә Гайнияне нәкъ әнә шул яклары мул булганга күрә ярата торган булгандыр, дип, үзенчә төрле гөманнар корып бетерә, Гайнияне алдында да, артында да «кеше ирләрен аздыручы себерке» дип кенә атап йөртә, әгәр гөнаһсыннан һәм төрмәгә ябып куюларыннан курыкмаса, инде ул аны әллә кайчан, үзенең менә шушы бирчәеп беткән каты куллары белән буып үтергән булыр иде. Шулай да менә бу минутта аны «Гайниягә барырга!» дигән уй терелтеп җибәрде, чөнки, аның карашынча, аларнын икесенең дә кайгысы уртак, Сәүбәннең болай үз-үзенә кул салуы Гайния өчен дә, шәт, бәйрәм түгелдер. Кем белә, барып сөйләшә башласаң, ул, шаркылдык авыз, бәлки, Маһибәдәр белмәгәннәрне әйтеп ташлар, һәрхәлдә, бу минутта Гайния Маһибәдәргә сер сөйләшеп төн уздыру өчен иң кулай бер кеше булып күренә. Алай гына да түгел, әле кайчан гына кара дошман булып күренгән Гайния хәзер инде, ире үлгәннән соң, аның иң якын дусты, сердәшчесе булыр кебек тоела, ача белеп ачсаң, аның ул таза күкрәкләрендә әллә ничаклы мәрхәмәт бардыр. Мәсьәлә тик шунда: кайсы ягыннан килеп, ничек итеп күңел тәрәзәсен чиртеп карарга икән? Гайниягә бару фикере Маһибәдәрдә шул хәтле көчле булып кузгалды, әгәр, ул якка барышлый, капка төбендә әтисе очрап/ өйгә керергә чакырса, Маһибәдәр, әтисенең сүзенә колак та салмас, ,’һичнигә карамастан, Гайниянең авыл башындагы кәҗә абзарына китәр иде. Бер миз 69 гел аның башына «әллә боздымы икән себерке марҗа?» дигән вәсвәсә дә килде. Ләкин бу шикне ул шундук- үз аяклары белән таптап узгандай булды. Чөнки 'көнчелектән бозылган хыялы Гаянияне ничаклы сына «ирләр аздыручы» иблис итеп сурәтләмәсен, Маһибәдәр әле Сәүбәне исән чакта ук Гайниянең алай ялынып йөри торган кеше булмаганлы- гын, Сәүбәннең аның артыннан үзе сөйрәлеп йөргәнлеген ишеткән, белә иде. «Шулай булгач,—дип үзен үзе тынычландырды ул, — нишләп соң аның бозыгы миңа төшсен. Бозган булса, Сәүбәнне бозгандыр, ә ул бичара хәзер кара җир астында ята». Дөресен генә әйткәндә, хәтта Маһибәдәрнең «ул мине бозгандыр» дип фараз кылуы ниндидер бер әкәмәт аркасында чын булып чыккан сурәттә дә, күңеле купшыган ул хатынны Гайниягә барудан туктатып калып .булмас иде — көнчелектән көеп коры сөяккә калган ул хәсрәтле хатында тәвәккәллек дәрте әнә шулай котырып кузгалган иде бу минутта. Шулай да ул айнык акылын югалтмады, күңеленә килгән уе дөрескә чыгып, юлда әтисе-мазар очрамасын дип, Олы урамнан түгел, Тегәрҗеп урамыннан уратып китте. Гайнияне уяту ансат булмады, әле әкренрәк, аннан катырак итен берничә тапкыр ишеген кагарга туры килде. Чөнки караңгы таңнан торып кешегә әвен суккан һәм аннан соң да, кырык төрле эш табып, көннең көн буе гел аяк өстендә бөтерелгән хатын таза һәм ваемсыз йокы белән йоклап киткән иде. Ишек ачарга чыкканнан соң да, йокы исереклегеннән айный алмыйча булса кирәк, Маһибәдәрнең тавышын тиз генә танымыйча, кабат-кабат сорашып интектереп бетерде. «Әллә хәерчесен таларга керәләр дип коты очтымы икән, шул хәтле калтырап төшмәсә» дигән тәкәббер уй узды Маһибәдәрнең башыннан. Шул ук вакытта ул Гайния янына керү алай ансат булмаганлыгын, тегенең үз дәрәҗәсен, күрәсең, кагылгысыз итеп саклый белгәнлеген уйлап, аңарга карата кү,- ңелендә хөрмәт уянды. Ишекне ачып, өйгә керткәннән соң да Гайния, эшнең нидә булганлыгын тиз генә төшенеп җитмәстән, кызыксыну катнаш, аптырабрак калды. Тик өйгә ут алып, Маһибәдәрнең йөдәгән кыяфәтен, бигрәк тә тилмереп караучы талган күзләрен күргәч һәм, шуның өстенә тагын өзек- төтек булса да, бер-ике авыз сүз алышканнан соң гына, хуҗа хатын эшнең уен түгеллеген, Маһибәдәрнең хәсрәтле башына урын таба алмаудан, гаҗизлектән шулай йөргәнлеген сизеп алды. — Чишен өстеңне, өем алай суык түгел, — диде ул, ачык йөз белән, һәм, тегенең икеләнеп торуына юл куймыйча, өстен үк салдыра башлады. Күңеле ниндидер олы бер сөйләшү булачагын сизенгәндәй иде, шуның өстенә тагын Маһибәдәрнең уйнап йөрмәгәнлеген күреп тора, күп сүзнең урыны түгел, булганы белән аны кунак итәргә әзер иде. — Ятып, күземә йокы кермәгәч, торып чыктым. Син, Гаййня, гаеп итмә берүк. — Маһибәдәр бер мәл, үзен кая *куярга белмәгәндәй, апты- рабырак калды. Өй салкын булмаса да, туңгандай дерелдәп куйды. Аркасы белән мичкә килеп сөялде. Кулларын әле аркасы, әле учы белән җылытып алды. Бары тик шуннан соң гына, анда да курка-курка гына сүз башлагандай, әйтеп куйды: — Мәрхүм үзе исән чакта, яшерен-ба- тырын түгел, синең турыда юкны-барны уйлап гөнаһлы да булып беткәнмендер. Бер сөйләшеп утырсак, эч пошуларым таралып китмәсме, дип килүем ие. Гайния үзе кунагының сүзен тыңлый, шул арада үзе, күз дә иярмичә калды, самоварына ут та салып җибәргән булган икән. Хуҗасына куәт, кунакка дәрт өстәп, мич алдында самовар да гөжли башлагач, кечкенә өй эче бөтенләй күңеллеләнеп китте. — Эчәрбез әле, самовар куярга иренеп, теге ни... Үзем дә сусаган килеш яткан ием,— дигән булды Гайния, Маһибәдәр самовар кузгатканга каршы килгәч. Бу турыда ул хәтта тыңларга да теләми иде, — гомер эчендә бер килгән кадерле кунак белән утырып бер самовар чәй 70 дә эчмәгәч, теге ни... Килеп банк яхшы эшләгәнсең, Маһибәдәр апа. Үзем дә барып хәлеңне белмәкче булып йөри идем әле. Бигрәк көтелмәгән бер хәл булды инде, Сәүбән абыйның үлемен әйтәм. Андый хәсрәтле чакта онытылып бер сөйләшеп утырсаң да бушанып каласың. Өем җылы, урын-җирем аллага шөкер, унике бала каз гына суйдым быел. Бар рәхәтем шул: эшләп кайтам да каз мамыгына чумып ятам... Гайния үзе, самовары белән парлашып, өй эчен тутырып гөрли, үзе чаршау белән генә бүленеп куелган кече якта, күрәсең, өстен алыштырып азаплана иде булса кирәк, терсәге бәрелүдән кинәт чаршау итәге яртылаш ачылып китте һәм әнә шунда Маһибәдәр аның, әле кайчан гына үз куллары белән буып үтерердәй булып йөргән дошманы Гайниянең, тыгыз ак тәнен, бернинди чүпрәк-чапрак белән дә бөрештереп куелмаган күкрәкләрен күреп калды һәм, гомердә булмаган хәл, кинәт күңеле бушанып, ачуы басылып китте, «йа, хода,1—диде ул эченнән генә үз-үзен әрләп, — мин дә синең бәндәң булып йөргән булам хозурыңда. Әле җитмәсә, шушы көеп беткән тәнем белән Сәүбәнемне аңа җибәрмичә тотып калырга тырыштым. Кулымнан килер иеме соң андый эш? Моңа чаклы китмәгән булса, моннан соң, әйтик, иртәгә, иртәнең иртәсенә, я булмаса бер елдан соң, кайчан булса да барыбер китмәс идемени? Ничек кирәк алай тотып та калдымл ди. Я, шуннан миңа ни файда? Ә аңарга әнә тотып калуның һич кирәге юк, аңарга син бирергә тиешлесен биргәнсең... Алай дисәм, вакыты җиткәч ул да тотып кала алмаган, тәүбә-тәүбә... көферлеккә төшүең дә бик тиз, алай юкны-барны уйлый башласаң...» Юкны-барны уйламаска булды Маһибәдәр, ләкин шулай да башына килгән уйлардан чәбәләнеп кенә һич котыла алмый, элекке дошманы Гайниягә башыаягы белән гашыйк, аның тәненә, аның хөрлегенә, аның юк-бар белән исәпләшми торган эчкерсез күңеленә, аның кунакчыллыгына — барысына да, барысына да гашыйк һәм инде хәзер җир астында ятучы Сәүбәнен дә һич ачуланмый, алай гына түгел, хәтта аны бер карыш үстереп тә җибәргән иде — «кара әле шадра пәрине, кем артыннан өстерәлеп йөрергә белгән бит», янәсе. Самовар кайнап чыккач, алар, сәке кырнына кечкенә генә табын әзерләп, чәй эчәргә утырдылар. Башта бик кыстатып кына керешкән Маһибәдәр бер эчә башлагач онытылып китте. Кабып эчәрлек чәй әйбере булмаса да, карап эчәрлек әйбер бар: өстенә шикәр комы сибеп, салат оныннан катырылган перәннекне берсен дүрткә кисеп шикәр савытына өеп салган, ләкин аңа берсе дә кагылмый, Маһибәдәр үзенең төче әйбер яратмаганлыгын баштан ук әйтеп кереште, ә Гайния исә кунагы кагылмаганга кагылмый. Шулай итеп, шикәр савыты киселгән перәннекләре белән уртада чүмәләдәй утыра, ә ике хатын, инде артык кысташып та тормыйча, коры чәйне чөмерә бирәләр иде. Чәй янында сүз теге турыда да, бу турыда да барды, ләкин нәрсәдән генә башланып китсә дә Маһибәдәр сүзнең очын гел үз тормышына китереп тери, шуннан инде үзен үтә кызыксындырган нәрсәгә күчә: читләтеп-чилләтеп кенә булса да Гайниянең Сәүбәнгә карата булган мөнәсәбәтен калкытып чыгармакчы була иде. Чәй янында очы да чыкмаган йомгак, аның каравы, соңыннан, урын җәя башлагач, берьюлы сүтелеп китте. Маһибәдәрнең бу төнне Гайния өендә уздырачагы сүзсез дә ачык иде инде, шуңа күрә чәйдән соң ук хуҗа хатын һич тәкәллефсез урын җәю эшенә кереште. Каз мамыгыннан гына тутырылган әлеге мактаулы мендәрләр урыннарыннан куптылар. Үзе бөтенләй бүтән нәрсәләр турында сөйләшкәндә дә бер читтән гел Гайниянең хәрәкәтен, сынау карашы аша уздырып, күзәтеп торучы 2\1аһибәдәр, ниһаять, үзен тыеп кала алмады, сәер генә итеп кинәт сорап куйды: 71 — Шул мендәрләреңнең берсендә, ялгыш кына дигәндәй, минем Сәүбәнемнең исе сеңеп калмадымы икән? Дөнья булгач дигәндәй... Гайния кинәт эшеннән туктады, сынын турайта төште, нәрсә дип әйтергә дә белмичә аптырабырак калды, көлгәндәй итеп иреннәрен җәйде, иреннәре шундук янә урынына җыелды, аның моннан биш-ун минут кына өй эчен тутырып торган шау-шуы кинәт узды, ул хәзер кирәкле сүзләрен дә әйтә алмый, аңа авыр һәм ничектер дөнья кысан булып китте кебек. — Ялганлый белмим, Маһибәдәр апа, — дип, бу юлы инде кунагының күзенә карамаска тырышыбрак, башлап китте ул, ниһаять, — узган эшкә салават, аннары хәзер ялганлап торуның кирәге дә шул чаклы гына. Әйтсәм әйтим, берчакны шулай кунды синең Сәүбәнең миндә. Алла шаһит, әмма мии моны үз теләгем белән эшләмәдем. Куркытты. Кәнсә эше белән дип килеп керде, кергәч чыгара алмадьпм. Атып үте- рәм, кеше белән тоттым дип даныңны чыгарам, авылдан кудыртам дип куркытты. Әле ул чакта колхоз түгел ием мин... Гайния, кинәт күз яшенә тыгылып, сүзләрен әйтә адмас булды, үзен тотып кала алмыйча, Маһибәдәрнең күкрәгенә авып төште. —Аннары, бүтән вакытта... мин аны төнлә түгел, көндезен дә бусагамнан атлатмадым, синең ул сасыгыңны... < Сүзнең үлгән кеше турында барганлыгын искәреп, тупас сүзе өчен тетрәнеп куйды һәм бүтәнчә инде акланып та, гафу үтенеп тә Сәүбән турында ләм-мим өстәмәде, чөнки шуның белән сүзне беткәнгә саный иде. /Маһибәдәр кузгата икән — үз теленә үзе хуҗа, ялгызы тик сөйләнә бирсен. Гайния өчен шушы ч аклысы да бик татымлы булды. Рәхәтләнеп йокларга тиешле кешенең әнә күзләре ничөк кызарып чыккан. Бәхеткә каршы, Маһибәдәр дә бу турыда артык сүз кузгатмады. Гайния урынны икесенә ике төшкә җәя башлаган иде, Маһибәдәр үзе әйтеп, икесенә бергә җәйдерде һәм алар, яткач та, озак кына вакыт йокламыйча, дусларча мыдыр-мыдыр сөйләшеп яттылар. —Курыкма, ялгыз утырып калмассың бу дөньяда, Маһибәдәр апа, калырга теләсәң дә калдырмас колхоз, — дип, тегенең бөтен зарларына берьюлы нокта куйды Гайния. Аның үз-үзенә зур ышану белән әйткән бу сүзләрендә Маһибәдәр үзе өчен ниндидер бер юаныч, сәбәбе үзенә һич ачык булмаган .рәхәт тынычлану тапкандай булды. 7 Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» дигән мәкаләсе март башында ук басылган булса да, «Кызыл Татарстан» газетасының ул мәкалә урнаштырылган саны Әтәчле авылында март урталарында гына калкып чыкты һәм үзләрен, барысын да җиңгән хис итеп, беркадәр тынычланып калган авыл башлыклары өчен көтелмәгән ыгы-зыгылар тудырды. Авыл советын да, хәзергә әле колхозын да үзем өстерәп барам дип йөрүче, исеме югарырак начальниклар тарафыннан телгә алынгалый башлагач, беркадәр борынын күтәргән Гафи Җиһангиров өчен бу мәкалә бигрәк тә аяз көнне китереп суккан яшен булды'. Дөресен әйткәндә, Гафи үзен әлеге -мәкаләдә телгә алынган гөнаһлы кешеләр рәтенә һич кертми, аның фикер йөртүе кыска һәм ачык: ул кош-кортларны берләштермәде, колхозны үтеп коммунага сикермәде, мәчет манарасын кыеп төшермәде, кайдадыр кызган баштан шундый тамашалар кубарганнар икән, аны кубаручылар моның өчен үзләре җавап бирсеннәр, ә Гафиның бу яктан арты ындыр табагы кебек такыр һәм чиста. Шулай да күңеленең кайсыдыр бер почмагында хәвеф тә юк түгел: колхозлашу проценты ягыннан бөтен волость күләмендә алдынгыларның берсе булып барганда, бу мәкалә Җиһангировның исемен сводка башыннан сугып төшермәгәе. Ялгыз үзе генә калып, соңгы унбиш-егерме көндә булган хәл-әхвәлләрне 72 күз алдыннан үткәрә башласа, чамалый Гафи абзагыз: барысы да бик үк «ындыр табагы» да түгел шул. Кайберәүләргә йодрык та күрсәткә- ләде, кайберләрен авылдан сөрдерү белән дә куркытты, ай-һай ла, тау башына менеп аякны салындырып утырам дигәндә генә тәгәрәп төшәргә туры килмәгәе. Шуларны уйлап, ул авылга килә торган биш-алты данә газетаны, аллага тапшырып, берәүгә дә күрсәтмәскә булган, почта йөртүче калдырып киткәч тә, төргәге белән үз өенә алып кайтып, бала-чаганың кулы җитмэстәй аулак урынга җыеп куйган иде. Әмма безне капчыкта саклап буламы соң! Бер заман безнең очы шундый төртеп чыкты, ничек яшереп бетерергә белмәде башы әйләнгән Гафи. Хәер, бу вакытта инде бөтен дөнья шул турыда шаулый, яшереп кенә бетерергә мөмкинлеге дә калмаган иде. Гомерендә кулына газета тоткан кеше түгел иде Бытбылдык Әхмәтҗан. Әлеге мәкалә басылган газета турында Теләче базарында ишетеп, юл уңаеннан җәяүләп, берничә авылга сугыла узган һәм, ниһаять, җиде километрдагы Балыклы авылыннан, таныш кибетчедән, кулда күп йөрүдән почмаклары телгәләнеп беткән бер газетаны өч сумга сатып алып кайткан иде. Менә бер заман, җилләнеп-давыллаиып, авыл советы йортына Бытбылдык Әхмәтҗан килеп кермәсенме. Сәлам'дә биреп тормады, туп-туры түргә, барьерның эчке ягына узды. Монда Вафин белән Гафи тирләп-пешеп эшләп утыралар. Җыелган чәчү орлыгын исәпкә алалар, шуны чәчү мәйданына бүләләр, җитмәслек икәнен чамалап башларын кашырга тотыналар, аннары җыелмаганын, ягъни үзләре колхозга язылып та, әле теге, әле бу сылтау белән хәзергә чәчүлекләрен һаман китермичә сузып килүчеләрне казып чыгаралар, шушы берничә көн эчендә ничек тә җыеп бетерү чарасын күрү турында планнар коралар иде. Бытбылдык Әхмәтҗан, сүз урларга чамалаган кешедәй, бүрек колакчынын бер якка күтәрә төшеп, шактый гына вакыт тыңлап торды да, ахыр артык сабырлыгы җитмәде булса кирәк, кызмыйча гына, ләкин шаярып әйтмәгәнлеген сиздерерлек итеп әйтеп салды: — Син анда, кем, Вафин товарищ, мин китергән унбиш пот солы белән биш пот бодай симәнәсен әртил шугына кушмый тор әле, ник дисәң... Әхмәтҗан мәгънәле генә итеп тукталып калды, кесәләрен актарып тәмәке янчыгы эзли башлады, ә тегеләр, аптырашудан сөйләү куәлә- рен югалткандай, икесе берьюлы Әхмәтҗанга сүзсез генә карашып торалар иде. — ...Ңик дисәң, — бер дә ашыкмыйча һәм яңадан үз сүзләре белән үк ялгап китте Әхмәтҗан. Ул инде тәмәке янчыгын тартып чыгарган, кәгазен ерткан, тәмәкесен мул итеп салган, төргән, хәзер шуны бер дә ашыкмый гына төкереге белән ябыштырып азаплана иде. Шул эшен һич бүлмичә эшләп бетерде дә иренеп кенә әйтеп куйды соңыннан,— гаепләш булмасын, егетләр, мин, бүрегем белән яңадан киңәш-табыш итешә торгач, сезнең ул уртак буткагызга кушылмаска булдым, әй. Бүгеннән башлап мине холхоз дип исәпләмәвегезне сорыйм. Үзе ясаган «кәҗә сыйрагын» авыз читендә уйната-уйната, шундук тагын кара мунча төтене хәтле төтенен дә бөреккәләп, ул эчке кесәсеннән дәфтәр битенә балалар кулы белән язылган гаризасын чыгарды. Бусын алдан ук аныклап килгәнгә ахыры, бик ансат чыгарды һәм шулай ансат кына итеп шапылдатып Гафинең алдына, өстәлгә җәеп тә салды. Үзе әйтеп бала-чагадан яздырганлыгы күренеп тора, чөнки гаризаның юллары дүшәмбедә башланып, чәршәмбегә таба кәкерәеп төшкәннәр, әнә шундый кәкере-бөкере юллар белән бөтен битне язып тутырган да, ахырына тулы итеп исем-фамилиясен куйдырган, ул гына җитмәсә, ди 73 гәндәй, «Бытбылдык Әхмәтҗан» дип тә өстәткән. Иң ахырдан, тагын да ышанычльпр.ак булсын дип ахыры, үз кулы белән әрҗә тамгасын да салып куйган иде. Әмма өстәл якындагыларны, әрҗә тамгадан бигрәк, Әхмәтҗан үзе авызына караткан иде. — Баш белән уйладыңмы, Әхмәтҗан? — дип авыр гына гөрелдәп куйды Гафи һәм, артык сабыр булып кылана алмыйча, гадәттәге кызулыгы белән акырып җибәрде: — Син Бытбылдык башыннан чыккан нәрсә түгел бу, Соловкига озатылмыйча калган кайсы да булса берәр контра котырткан оине, әйт яхшы чакта, кем котыртты? — Сталин котыртты, бел алайса, алай бик беләсең килсә, — диде Әхмәтҗан, председательнең акыруына бер дә исе китмичә. Шул арада үзе куен кесәсеннән шакмаклап төрелгән газета чыгарды. Аны тиз генә таратып, һич тә каршы килеп булмаслык бер .тәкәбберлек белән, укый белмәсә дә оста чамалап, нәкъ Сталин мәкаләсенә бармагы белән төртеп күрсәтте. — Сез менә монда, өстәл артында утырсагыз да укымагансыз, ә мин менә Бытбылдык башым белән укыдым. Товарищ Сталин әйтә, колхозга көчләп куарга шалишь, ди. Вафин кызарып, уңайсызланып калды, «нәрсә бу, Гафи абый?» дигән кебек председательгә карады, ә Гафи исә берсенә дә карамаска тырыша иде. Менә ул Әхмәтҗанның гаризасын алып шытырдатып ертып ташламакчы булды, нидер уйлады булса кирәк, тагын өстәлгә атты, «сүзсез калмыйм, сүзсез калсаң муеныңа атланырлар бу контралар» дигәндәй, һич тә сер бирергә теләмичә дәвам итте: — Син бүген укысаң, без аны синнән күп элек укыган, әгәр беләсең килсә. Иптәш Сталинда колхозларны почмаклап-почмаклап сүтә башларга дигән сүз һич юк. Үз кулың белән алып кит бу кәгазеңне. — Мин аны кире алып китәр өчен китермәдем... Тиз-тиз атлап чыгып барган Әхмәтҗан, ишек тоткасына җиткәч кире борылып, берәр адым яңадан бу якка таба атлады һәм соңгы сүзе итеп, үтә кистереп, әйтә чыкты: — Ә менә чәчүлеккә дип китергән ашлыгымны алып китәчәкмен, — Вафин ягына карап, ачыктан-ачык аңарга төрттереп, өстәде, — әллә кайдан безнең кояш астына килеп төшкән малай-салайлар миңа баш булырга азапланмасын. Болай мин үз малыма үзем хуҗа. Телим икән, чәчү орлыгымны гына түгел, үз хатынымны үзем тегермәнгә салып он итә алам. Белдегезме шуны? Әхмәтҗан чыгып киткәннән соң, бер тын вакыт икесе дә сүзсез, берберсенә карашып алдылар. — Нинди тегермән белән бутый ул тагын?—дип авыр гына сорап куйды Гафи, ниһаять. Вафин моннан ике-өч көн элек, чәчүлек орлыкларын тегермәнгә алып барырга чыккан Әхмәтҗанны үзенең кире борганлыгын теләр-теләмәс кенә Гафига сөйләп бирде. Дөресен әйткәндә, бу минутта аны Әхмәтҗаннан да бигрәк бүтән нәрсә борчый: шушы көнгә чаклы Сталинның мәкаләсен укымаган килеш йөргән. Бытбылдык Әхмәтҗан булып, Бытбылдык Әхмәтҗан укыган, ә менә Вафин, «Ячәйкә абый» башы белән, укымаган. Үзе әле яшь коммунист, җитмәсә. Ничек аңларга соң моны? Күңелендәгөн, үзе дә сизмәстән, тышка чыгарып: — Ничек аңларга соң моны, чорт возьми? — дип сөйләнеп куйды Вафин. Чынлап та, ул бик аптырап калган иде бу минутта. Ә Гафи исә сер бирмәгән төсле күренә. Бәлки, тыштан гына шулай кылануыдыр, ничек кенә булмасын, аның Вафин хәтле үк тирәнтен кичергәнлеге сизелми иде. — Ничек аңларгамы? 74 Бөтенесенә берьюлы ачуы чыккан Гафи бер мәл вакыт сүзләрен әйтә алмас булып торды һәм, ниһаять, өстәл өстендәге дәфтәр битен — Әхмәтҗанның гаризйсын — алып, урталай ертып атарга әзерләнде. — Менә болан итәбез андый кәгазь чүпләрен и, кирәк була-нитә калса, дип абзарга алып китәбез, — аның Бытбылдык Әхмәтҗанга кузгалган җене хәтта моның белән генә дә басылмады. Киресенчә, Вафин- ның беркадәр аптырабырак карап торуын күреп, ачуы тагын да көчәя төшкән иде, — син нәрсә, егет, әллә колхозларны түр башында утырып төземәкче булган идеңме? һәрбер кулак коерыгы котырган саен шулай әчегән йонга әйләнә китсәң, башыңдагы пеләшең төтмәс. — Сүз кулак коерыгы турында бармый монда, — дип, яшьлегенә хас булмаган үтә бер җитдилек белән каршы төште Вафин һәм шундук Гафи кулындагы кәгазьгә—әлегә ертылып ташланмаган һәм абзарга алып кителмәгән гаризага сузылды, — бир аны, Гафи абый, үзең саклый алмасаң, миндә сакл-ансын. Вафинның моңарчы һич күрелмәгән мондый кырыслыгы Гафины бераз йомшартып калдырды, бәласеннән баш-аяк, дигәнрәк бер кыяфәт белән гаризаны аңа атты, хәтта, ихтимал, бу минутта ул'үзенең нишләве турында хисап та .биреп тормагандыр. Әйе, эшнең уен түгеллеге күз алдында иде, ләкин шулай да Җиһангировның кирелеге тиз генә бетмәде, Вафинны бөтенләй санга да сукмагандай булып, ул һаман инде әллә кайчан чыгып киткән Бытбылдык Әхмәтҗан белән әрепләшә бирде. — Колхозны таркатырга йөрүче синең ише кулак коерыклары күп булыр монда, әгәр барыгызга да колак сала китсәң. Кара син аны, ә... чәчүлеген тутырып апкитмәкче... Капчыгыңны ямап килдеңме соң? Тишек капчыгың белән, теге ни... (кереп, ңыгып йөрмәкче. Акылы алтын кешенең, пеләше калай гына булса да... Вафин, председательнең салкыная төшүен көтеп, сүз катмады, папкасындагы кәгазьләрне рәтләгән булып, ләкин (күңел күзе белән гел картның кыланышларын күзәтеп, берничә минут тын утырды. Тик шуннан соң гына, ягъни Гафи абзыйсының җене инде тырнакларын яшерде бугай дип исәпләп, әлеге шул өркетә торган җитдилек белән әкрен генә әйтеп куйды: — Кеше котыртуы белән генә йөргәнгә бер дә ошамый, Гафи абый, — ул урыныннан кузгалып бер әйләнеп килде, — шулай да... ничаклы авыр булса да, Бытбылдык Әхмәтҗаннан кергән гариза турында салкын акыл белән әйбәтләп бер уйларга, киңәш-табыш итешергә кирәк булыр безгә. Шушы җитдилеккә бераз үпкәләгән тон да кушып, ниһаять, ул мондый сорауны да бирде: — Бытбылдык Әхмәтҗанының кулына барып кергән ул газета нишләп менә минем кулга кермәде икән, Гафи абый? Кеше-кара юк чагында минем әнә шул турыда да бик беләсем килә. Вафин текәлеп Гафига карап калды. Җавап көтү дә, сынау да, аптырау катыш гаҗәпләнү дә, чак кына шикләнә башлау да бар иде бу карашта. Күп нәрсәгә исе китмичә карарга өйрәнгән карт чыпчык үзеннән бик күпкә яшь иптәшенең шикләнеп карый башлаганлыгын шундук сизде, күңеле йомшап китте, күзләре кычытып куйгандай булды. Аңа җиңел түгел иде бу минутта, һич тә җиңел түгел иде. Шулай да ул сер сынатмады. Гадәттәгечә бераз өстәнрәк карап, ләкин шул ук вакытта күңеле борчыла башлаганлыкны сиздерә торган итеп, сорап куйды: — Син нәрсә, Котдус туган, Җиһангиров абыеңнан сорау алуыңмы бу, әллә югыйсә безнең ише .карт бәльшәвиккә ышаныч бетә башладымы хәзер? Кем булып бирәсең син миңа андый сорауны? — Коммунист буларак бирәм, Гафи абый, — диде Вафин, тавышын чак кына да үзгәртмичә. Картның яңак итләре тартышкалап куйды, 75 ләкин аңа карап, Вафинның ике арада урнашкан киеренкелекне йомшартырга ашыгуы һич сизелми иде, — карт большевик итеп ышанганлыктан, ышанычымны югалтырга теләмәгәнлектән бирәм бу сорауны: кайда югалды безнең ул газеталар? Кем аларны шулай яшереп куярга может? Бераз вакыт ни берсе, ни икенчесе сүз кушмады. Ике арадагы киеренкелек көчәйгәннән-көчәя бара, бүлмә эче тын, бары тик стенадагы герле сәгатьнең «тек-тек!» кабаланып йөргәне ишетелә дә, шул ук стенадан Ленин портреты: «Я, ничек хәл итәрсез икән бәхәсне?» — дигән кебек бик җитди карап тора иде. Гафи, утырган урыныннан капылт кына кузгалып, ишекнең келәсен төшереп килде. — Миндә гаеп, Котдус туган, мин җыеп куйдым ул гәҗитне, — диде ул берьюлы өзеп һәм, шуклыгы өстендә тотылган бала кебек, сизелерлек йомшарып, дәвам итте, — үземнең дурак башым белән болай уйладым: инде, мәйтәм, эшлисе эш эшләнгән, баш ярылып күз чыкмаган, ата казларны яңадан өскыты-п торырга ничуы, башланган эш шулай бара бирсен, дидем. Бераз туктап торганнан соң ул, үзен ничектер беркадәр җиңеләйгән- рәк хис итеп, дәртлерәк тавыш белән өстәп китте: — Кайдадыр киртә сикергәннәр икән, аларны авызлыклау мотлак кирәк. Ә бездә, үзең күреп торасың, бөтенесе эздән бара. Колхозны узып, камун дигәненә барып ябышмадык. Әтәч-тавык куып йөрмәдек. Мәчет манарасын кыеп төшермәдек. Бездә бөтенесе партия-правительство кушканча. — Ә газетаны яшереп куйдык. Ансы ничек? Ансы да партия-правительство кушканчамы? Гафи нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, авызына су алгандай, тагын тынып калды. Япь-яшь кеше алдында болай аптырап калуны килештермәде булса кирәк, торып-торып бернинди сүз дә тапмагач, Вафинга әйтүдән бигрәк, үзенә үзе әйткән кебек итеп, авыз эченнән генә мыгырданды: — Сталин да инде, кырмыска оясына таяк тыгып бутамаса, бүтән эше беткәндер шул. «Большевиклар бервакытта да үзләренең йомшак якларын халыктан яшермиләр, хатаны ачык күрә белгәнгә, аны вакытында төзәтә дә беләләр» дип әйтмәкче булган иде Вафин, әмма бу очракта андый китап сүзләре артык рәсми яңгырар, йомырканың тавыкны өйрәтә башлавы кебегрәк килеп чыгар төсле тоелды. Шуңа күрә кыска гына итеп түгәрәкләде: — Кырмыскаларның мыжгуыннан курыкмыйк, Гафи абзый, мыж- гырдае мыжгып калсын. Әмма җыеп куйган газетаны чыгарыйк без. Гафи карт бик үк теләмәсә дә, шулай да, әлеге газетаны язылган кешеләренә шау-шу күтәрмичә генә җиткерергә булдылар. Шулай ук председатель Бытбылдык Әхмәтҗанының гаризасын да кызмыйча гына тикшерергә, әгәр теге сүзен кире алмый икән, бәласеннән башаяк, дигәндәй, «колхоздан эчәкләре-карталары белән йолкып атарга» сүз бирде. Тик барыбер сүзе бетеп үк җитмәгән икән картның. Чыгып барышлый, әмма ишекнең келәсен ачканчы, авызын суза төшеп, шыпырт кына өстәде: — Инде, кем, Котдус туган, буласы эш булган, без дә ата баласы, хатадан хали түгел. Бу гәҗит яшереп кую дип сөйләнүләребез, зинһар, ике арабызда гына калсын, зурга җибәрмик. Бу минутта ул, барыннан да элек, кызганыч иде һәм нәкъ менә шушы минутта Вафинның башына: «Бу дуамал карт моннан соң да колхозны җитәкләп алып бара алырмы икән?» дигән сорау килде. 76 Ун көннән Әптерп больницадан әйләнеп тә кайтты. Терелүен бөтенләй үк терелеп җитмәгән, кулын ак марля белән муенына асып йөри, ләкин куркыныч инде узган, җөй ямалган, яшь тән үзенекен иткән, әле бу марля белән асып йөрүе дә тегеннән шулай кушып кайтарулары өчен генә иде. Кадердә тик ашап ятканныкымы, хәтта тазарып, иңбашлары киңәеп, үсеп кайткан иде. Бу турыда ул үзе теш агартып сүз әйт- мәсә дә, әнкәсе Мәүлихәттәй бик кодрәтләнеп, кемне күрсә шуңа сөйләп йөрде. — Бик тә кадерләгәннәр Әптериемне, гел дәү духтыр үзе караган. Ул ашауэчү, яту-тору яклары сөйләп .кенә дә бетерерлек түгел, ди. Майда пешкән карабодай боткасы авызымнан кала ие, ди. Көненә әллә ничәшәр кереп тәненең жарын үлчәгәннәр, үлчәгән берсен язып баралар, ди, үзләре. Әле тагын бераз тотасылар икән дә, минем бит ул атасы мәрхүмгә охшаган, кыбырсык, өй бәрәңгесен сагындым, әни, дигән була. «Кайтам да кайтам!» дип духтырларның теңкәсенә тиеп беткән. Тиле бәрән орлыгы ашаган нәмәстә, шундый рәхәттән кайтыр ием мин булсам. Ак җәймә өстендә майлы карабодай боткасы ашап, аякларымның берсен мәшрикка, икенчесен мәгърипкә сузып ята бирер ием. Ләкин, ничек кенә сөйләнмәсен, малаеның терелеп кайтуына Мәүлихәттәй бик шат, хәтта аның болай күп итеп һәм шыр ярып сөйләнүе үзе генә дә шул шатлыкны раслап тора иде. Әмма Әптери ничектер олысымакка әйләнеп кайткан, үзе турында бөтенләй сөйләми, гел мондагы хәлләрне сораша, сүз арасында шаярткан булып кызыксынгалап та куя: янәсе, кем булды икән ул, кулына мылтык алып та, Әптеридән бүтән кешене тапмаучы сукыр тавык? Ләкин бу җорлык тыштан гына, эченнән ул бик ачулы һәм, гомумән, дөньяның уен гына түгеллеген әкренләп төшенә башлаганга охшый иде. Хәер, озак та үтмәде, ул кеше, Мәүлихәттәйнең карап күзен алал- мый торган һәм ана хыялына киләчәктә бик зур кеше булырдай күренгән бердәнбер Әптериенә кул күтәргән ул рәхимсез җан табылды. Әллә кайдан да килмәгән, хәтта әле атасы ягыннан Әптеригә бераз гына «чыбык очы» да тия торган кеше икән. Уйлап, күз алдына китерү мөмкин булмаган бу кеше һич көтелмәгән яктан һәм бөтенесен шаккатырып, үзен үзе фаш итте. Ә бу болай булды: Мотра Галләмнәрне авылдан озатканда булган хәлләр: кладовой түбәсендә көннең көн буена качып яту, үзәгенә үтеп туңуы Мүкләк Гайфулга бик кыйммәткә төште. Шул кичне кайтып егылганнан ул тора алмады. Салкын тиюдән үпкә шешүгә әйләнде, тыштан туңу, эчтән яну башланды, элек тамактан калды, аннары төнне-көнне белмичә саташулар ялганып китте. Аз гына өнгә килеп, күзләрен ачып торган минутларында да кешегә-карага сүз катмый, күзен өйнең почмагына терәп һәм, күңелендә бик зур кара тап булганлыгын сизенүдән туган хәсрәтле басынкылык белән, тик кенә ята бирә иде. Шулай да бер көнне ул хатыны Шәмҗамалны янына чакырып китерде. — Мәүлиха малаен күрәсем бар ие, Әптерине, — дип башлады ул сүзен һәм, уйланып калгандай итеп, бер мәл дәшми-тынмый ятканнан соң, янә тотынды, — чакырып килче шуны, Каракаш. Үзең шунда, Мәү- лихәттәң янында, беравык утырып калсаң да була, минем сүзләрем бар Мәүлиха малае белән сөйләшәсе. Бу сүздән бик тә колагы торган Шәмҗамалның, кирелек өянәге кузгалып, ире белән бик әйткәләшәсе килсә дә, хәл эчендә яткан кешегә каршы тел кузгатып сүз әйтергә шулай да базмады, кушылган йомышны үтәргә китте. Әптеринең больницадан кайткан көннәре генә иде, бу 77 чакырудан ул бераз аптырабрак калган, ләкин авыру кешене көттермәде, шундук килде. Аның -белән 'бергә үк кузгалмаса да, аның кайнар эзләренә басып диярлек, Шәмҗамал үзе дә кайтып җитте — үзегез уйлап карагыз, өйдә шундый серле сүз кузгаласы бер минутта кайсы ахмак хатын биләмдә җәелеп утыра алсын икән! Шәмҗамалның бар курыкканы шул: «теге Мүкләк, башын диваналыкка салып, куылыр алдыннан Мотраныкылар китереп калдырган маллар турында тишмәгәе» дип шүрли иде. Ничә әйтсәң дә, ансат юл белән кергән мал хатынның нәфсесен бик кымырҗыта, бүген үк чишәргә күңеле тартмаса да, иртәгә якИ аның иртәсенә ул төенчекләрне әкренләп чишмичә түзеп тора алачагына ышанмый иде. Ләкин ул, ишеккә колагын куеп, ничаклы гына тырышып тыңласа да, өйдә — ире белән Әптери арасында барган сүздән ичмасам берсен дә ишетә алмады. Хәер, Шәмҗамалның куркуы бушка гына булды, өйдә сүз Шәмҗамалны кызыксындыра торган темага бармады, өйдә сүз җитдиерәк темага һәм шунлыктан шыпыртрак барды. Дөресен генә әйткәндә, өйдә сүз бик алай озак та бармады, Гайфулның озак сөйләшердәй хәле калмаган, ул бик кирәкле сүзләрен генә, аларын да кайдандыр эчтән көчкә-көчкә генә тартып чыгаргандай, әйтте: — Гөнаһысын теге дөньяга апкитәр хәлем юк, Әптерәхман. Алдан ук белеп торам, анда мине болай да җитәрлек яндырачаклар, — кинәт аның күзләре яшьләнде, беравык вакыт сүзен әйтә алмыйча мөлдерәп карап ятты. Аннары бераз җанлана төшеп, янә башлады,— кичерә күр, улым, теге көнне... сиңа пуля җибәрүче кеше — ул мин ием, барысы да шул Мотра Галләм вәсвәсәсе аркасында булды. Бөтенесенә мин гаепле, сукыр булганмын, соңыннан исемә төште, эш узгач... 1 Кинәт бушануданмы, бөтен әгъзалары -берьюлы йомшарып, үтә хәлсезләнеп калды ул һәм шундук, күзләрен йомып, эреп йокыга да китте. Бераз вакыт, ни әйтергә дә белмичә, авыруның өстенә карап торды Әптери. Ул бу эштән бик аптырап калган иде. Ләкин шунысы гаҗәп: Гайфулга һич кенә дә ачуланмый, хәтта моңарчы эчендә кайнап йөргән ачулары да дәррәү юкка чыгып, кинәт тотрыксыз бер хәлдә калган, хәтта авыз эченнән генә дә сүз әйтә алмый, ни дә булса уйларга башы җитми, ләкин шул ук вакытта үзендә, әлеге шул вакытлы аптырап калудан соң, хәзергә бик үк ачык һәм анык булмаса да, ниндидер бер кырыс фикернең уянып килгәнлеген дә сизә: шулай икән шул бу дөнья, анда кешеләр уйнап маташмыйлар икән-! Димәк, моннан соң Әптеригә дә ачыграк күзле булырга кирәктер. Ләкин бу кырыс уй дигәне Гайфулдан ничек тә булса үч алу, аның турында кемгә булса әләкләү уен һич тудырмады. Хәер, үзе дә шул мәкерле дөнья тарафыннан корбан ителгән ул беткән җаннан ничек итеп үч алмак кирәк. Әйтәсен әйтте дә әнә ничек татлы йокыга эреп китте. Кем белә, бәлки, нәкъ менә шул әйтелмәгән сүз, кара таш булып вөҗданында яткан шул яшерен сер моңа чаклы аңарга тынычлап йокларга ирек бирмәгәндер. Әгәр шулай икән, димәк, ул инде үз җәзасын үзе алган дигән сүз. Әптери һәм Шәмҗамал — ишектә бер-беренә каршы булдылар, ни яхшысын, ни яманын, бер сүз дә алышмыйча, берсе тышка — киң һавага ашыкты, икенчесенең үзенеке көчле: әлеге шул ансат юл белән кергән мал кайгысы һәм, хәзер инде ул тынгысыз кайгы янына икенче борчу — «теге саташкан теленнән ычкындырып ташламадымы икән?» дип хәвефләнү дә өстәлгән иде. Минуты-секунды белән башланып киттеме, әллә беркадәр тын алыштан соң, Шәмҗамал чак кына хәл җыйгач, яңа көч белән ташландымы,—ул чаклысы, сер булып, аларның түбәсе ябылган кечкенә өйләрендә калды, әмма ничек кенә булмасын, тынычлыкны бетерде ул ансат кергән мал. Кычкырып та, күз яше белән елап та, карамыйча 78 ташлап китү белән куркытып-янап та, иреннән Мәүлихә Әптерие белән ни турында сөйләшүен әйттерә алмагач, аның саен шикләнүе, кызыксынуы, «мал китмәгәе» дип куркуы көчәя барган Шәмҗамал, ниһаять, актык чигенә җитте: — Алайса ялгыз кат, алай мине хатын итеп карамагач, — диде дә. өстенә ни сәләмәсе бар, шуны элеп, ишекне каты ябып, чыгып китте. Бу, әлбәттә, хатынның бүген генә күрсәткән «театры» түгел, аның шулай дулап чыгып та, бер-ике сәгатьтән песием генә атлап кайтып керә торган гадәте булганлыгын белгәнгә, ишекнең болай каты ябылуына Гайфул әлләни игътибар итмәде. Коеласы тузан коелып беткән, ник шунда түшәм такталары үзләре сынып төшми! Бер мәл вакыт ыңгырашмыйча да, ишекнең яңадан ачылып-ябылуын да ишетмичә, күзләрен ачар-ачмас, мич башы почмагына карап ятты ул. Моны аның саташуы яки төшле-өнле йокысы дип тә карарга мөмкин булыр иде, әмма алай булып чыкмады, күрәсең, бу—аның котсыз үткән үкенечле гомеренең иң айнык, иң зирәк бер уяну минуты булгандыр. Менә ул, башын чак кына калкыта биреп, тирә-юньне тыңлап торды да, ул-бу ишетелмәгәч, бар көчен туплап дәррәү торып утырды. Тәнендә, әгъзаларында үтә бер хәлсезлек, тын гына оеп калу һәм сизелер-сизелмәс кенә дерелдәү -сизелә иде, ләкин башында кузгалган уй боларның барсына караганда да көчлерәк булып чыкты, шул тыелгысыз уй вакытлыча бөтенесен томалады, шул уй аны аякка бастырды. Шулай икән, кеше белән гаҗәп-хәйран хәлләр дә булуы мөмкин икән. Унбиш көн буена эсселе-салкынлы мич башында аунап яткан, унбиш көн буена рәтләп тамагына капмаган, тәмам хәлсезләнгән, кип- кән-корышкан Гайфулның, .менә-менә аякларын суза дип көтеп торганда, кинәт шулай җанланып китеп, үзе кирәк дип тапкан кешене чакыртып китерүе һәм ул кешегә әйтергә теләгән сүзен әйтүе үзе генә дә бер тамаша булып Шәмҗамалны аптырашта калдырган иде. Ә ул менә, бер кызып киткәч, ул тамаша белән генә дә чикләнеп калмаган. Ничек баргандыр? Күрүче булмаган. Андый кеше соңыннан да килеп чыкмады. Күрәсең, берәү дә җитәкләп тә, күтәреп тә алып бармаган, аяклары беләнме, түше белән шуыпмы, әмма барган, үзе барган. Башта, аны беренче күрү белән, Гафи председатель дә каушап, ничектер аптырабрак калган. Үзе шаһит булган бу гаҗәп-хәйран эшне, аз-маз гына тәртипкә сала төшеп, ул соңыннан сөйләде һәм хәзер дә, җене чыкмаганрак вакыты туры килсә, балалар кебек җанлану белән һәм беркадәр юмор бизәкләре дә кыстырып сөйләп җибәрә: — ... Шулай утырам бер заман кәнсәдә, — бер сөйли башлагач син аны бүлдермә инде, һич яратмый бүлдергәнне, — кәгазьләр караштыр- галыйм, җыелган симәнәне исәплим, чут төймәсе тартам, разный эш шундый, баш тәмам каткан. Менә бер заман ишек тышкы яктан кыштыр да кыштыр. «Кайсы җафасы бу, ишек тоткасын табалмый?» дим эчемнән. Торам тыңлап, теге якта кыштыр да кыштыр. Ачу чыкты минем бу җафага. Йөгереп барып, ишекне ачып җибәрсәм, күземә күренәме дип торам, Мүкләк Гайфул тора калтыранып. Теге дөньядан әйләнеп кайткан диярсең: чырай юк, кыяфәт юк, шәүлә дә шәүлә, Гайфул да шәүлә. Бактың исә, Мүкләкнең, .мыштым гңна атлап, теге дөньяга китеп барышы булган икән бу. Миңа ни, теге дөньяга кеше озатып, аннан кеше каршылап йөргән бәндә түгел, аны-моны чамаламадым, дуамал гына сорый куйдым бу әрвахтан: — Нәрсә, Гайфул кордаш, бик бетерештең, — мәйтәм, — әллә Мотраныкылар киткәч яланырга тәлинкә «алмадымы? Тел әшәке бит минем, хәзер менә үкенеп бетә алмыйм, ник шулай зрә каты бәрелгәнмендер. Карап торды бу беравык, нидер әйтмәкче булды, иреннәре кыймыл да кыймыл, иллә сүзен әвәләп чыгара алмый. Менә бер заман баскан җирендә көнбагыштай чайкала башлады, мин 79 моңа тизрәк урындык китереп бир. Элек урындыкка ауды, шәйләп өлгермәдем, урындыгы 'белән гөрселдәп идәнгә гөрес. Менә шул. Ни кызыгы бар мондый эшнең? Бер дә кызыгы юк мондый эшнең. Анысы дөрес, мин фронтта төрлесен күргән кеше, бик алай калтырап төшмәдем. Курткамны »баш астына кыстырдым да, җәлт суга борылдым. Кайда ул бичарада су кайгысы, кулы белән этеп җибәрде бу мине. Но мин дә кыстамадым, эчәсе килми икән, эчми. Шулай да сизеп алдым, уен түгел бу бичараның эше. — Берәр сүзең бар ие мәллә, сәвит власына әйтәсе? — дим. — Бар, — диде бу, әллә аңлап, әллә саташып, миңа озак кына карап торды, аннары, иреннәрен көчкә-көчкә генә кыймылдатып, янә өстәде,— бар... минем сәке астында... Мотра Галләм калдырып китте... Барып алыгыз эзе югалганчы. И шунда, күз алдымда балавыз шәмдәй эреде дә төште, әй. И калган ягын үзегез беләсез, артык сөйләп торуның хаҗәте юк. Шушы урында Гафи председатель, кинәт сүзсез калып, йөзен чит- кәрәк бора һәм бүтәннәрнең дә лыгырдауларын бер дә яратмый. Шушы урында безнең дә Мүкләк Гайфул турындагы хикәябез бетә. Үз гомерендә рәтләп җүнле тормыш күрмәгән, шуның өстәвенә хатыны Шәм- җамалдан да байтак кына тиргеш-кыен ашаган, бакча киртәләрен һәм читән казыкларын сорамыйча гына суырып алып, күршеләренә күп кенә бимаза салган, ләкин берәү белән дә ызгышып-талашып яшәмәгән, фәкыйрьлек Аркасында аны-моны уйлап тормыйча, кем ялатса — шуның тәлинкәсен ялаган, әмма соңгы сулышында совет йорты бусагасына егылып, тәүбә итәргә теләп тә, тәүбә итә алмыйча үлгән бу гөнаһлы, ләкин көләч җанлы кешегә карата минем үземнең, мәсәлән, бер дә артык каты буласым килми. 9 Бытбылдык Әхмәтҗанның аягы «җиңел» булды, аннан соң тагын берничә кеше колхоздан чыгаруны сорап гариза күтәреп килде. Сәбәпләрен дә табып кына торалар: ире килсә бөтен гаепне хатынына аудара: янәсе, теге чүпрәк баш ич, авыз да ачтырмый. Яки хатыны килеп ирен җитмеш төрле гөнаһта гаепли: белмисез генә, аның комсыз иренә чит кеше хатыннары кирәк, кыскасы, «атабаба шулай яшәгән әле, без дә шәт шулай яшәрбез, безне колхоздан чыккан исәпләгез». Башкасын әйткән дә юк, хәтта бер көнне Мүкләк Гайфул Шәмҗамалы да чәрелдәп килеп җиткән. Шәмҗамалның, "күрәсең, Мотраныкылардан калган әйберләрнең телгә керүенә дә бик ачуы чыккан булса кирәк (ә бит ул малларны, телгә кертү белән генә калмыйча, кенәгәгә дә кертеп, барып язып та кайтканнар иде инде), бигрәк тә ире үлеп ялгыз гына калгач һәм өйдә талашыр кеше калмагач, ялгызлыктан ярсыганга охшый иде. Гафиның иң җенен чыгарган кеше менә шул булды. — Сиңа ни җитмәде, байгош? Болай да баш әйләнгән вакытта, — дигән сүзләр белән каршылады аны председатель. Күренеп тора, Шәм- җамал килер дип ул һич уйламаган иде булса кирәк. Шәмҗамал башта аны-моны эндәшмәде, керәсен керде, узасын узды. Идән уртасына килеп туктады. Бишмәт төймәләрен чиште, хәерчелеге белән мактанырга теләгәндәй, 'кулмәк сәләмәләрен актарырга тотынды һәм, актара торгач, күлмәк кесәсеннән йомарланып беткән кәгазь чыгарды. Ләкин, бирсәм үкенмәм микән, дигәндәй, тотып калды, бирергә бик ашыкмады. — Ник бирмисең, бир заявлениеңне. Күреп торам, син дә колхоздан чыгаруны сорап заявление күтәреп килгәнсең. — Килсә соң... Әллә көчләп тотар иеңме холхозыңда? Мәрхүм Гайфулымны куркытып тоткач та, мине куркыта алмассыз, курка торганнардан түгел. 80 Шулай сөйләнә-сөйләнә, бияләйләрен салып мич кырына илтеп куйды, бишмәтен салып селекте, аннары тагын киде, чынлап та, Шәмҗа- мал курыкканга да, тиз генә чыгардай кешегә дә һич охшамый иде. — Язылган кәгазь синдә торды ни дә миндә торды ни, — диде ул, кәгазьне шундук янә эчкә яшереп, — син миңа элек шуны әйт: кайчан килеп аласыз сез миннән ул малларны? Язып чыга белдегез, инде, алла боерса, үзегез саклый да белегез. — Безгә калдырмаган ич, сиңа калдырган, син сакларга тиешсең. Председательнең болай тыныч торышы Шәмҗамалның ачуын аеруча кабартты, башына япкан яулыгын бер чишеп, бер бәйләп каударлануы да аның иркенләп бер кычкырышу өчен килгәнлеген аерым-ачык күрсәтеп тора иде. Әмма кеше ире белән, үз ирең белән талашкан кебек, рәхәтләнеп талашып «булмый икән. Шәмҗамалның теленнәнме, сә- ләмәләреннәнме нәрсәдер тотып торгандай иде. Әнә утыралар да утыралар. Берсе өстәлнең түр ягында, ничек тә эшем кешесе булып күренергә тырышкандай, кәгазь-каләм кыштырдата. Икенчесе аңарга каршы якта: дөнья туздырып бер кычкырышып булмаганнан аптырабырак калган. Шулай да кирелеге үзе белән булган икән Шәмҗамалның, сәләмәләрендә казына торгач, кайдандыр бер шырпы табып алып, бик тантана иткән тавыш белән, шул шырпыны Гафиның борын төбенәрәк сузды: — Менә Галләм хаҗидан калган тагын бер шырпы килеп чыкты, — диде ул, үз сүзеннән үзе бик хозурланып, — анысын да кенәгәләреңнең берсенә язып куй. Иллә-мәгәр ачык итеп яз: кабы-мазары юк. Гафи көлмәс җиреннән көлемсерәгәндәй итте, ләкин бу ихлас көлемсерәү түгел, чын дөреслектә, аның инде шеше тулып килә, әле тавыш күтәреп, әле мыскыллап каршында сайрап утыручы бу сәләмә хатынны, иңеннән алып, ишекнең аргы ягына селкеп ташларга ташы бик кызган иде. Күрәсең, шуны сизеп булса кирәк, Шәмҗамал кинәт бик җитдиләнеп, ләкин үзенең ярлы тәкәббер булуын һич яшермичә, әкрен генә янә башлап китте: — Язып алгач, аннан әлләни өреккән юк, малын да миндә калдырмассыз, шәт килеп алырсыз, — диде ул, моңа хәтле сөйләгәннәренә үзенчә бер йомгак ясагандай итеп, — мине монда китергән нәрсә бөтенләй бүтән эш. Чын булса, Гафиулла кордаш, син монда иптәш Сталин чыгарган законны безнең ише ярлы-ябагайдан яшереп яткансың, имеш. Әлеге шул холхоз турыннан чыккан законны. Чын булса әгәр шул сүз, менә бусы әшәке эш инде моның, кордаш, иллә әшәке эш тә соң. Сәвит влачы чыга-чыкканнан алып ярлыларга таянып эш итә, безнең ише ярлылар аның терәге. Ә син менә, үзеңне бик белдекле башка санап, шундый зур законны бездән яшереп калмакчы булгансың. Галләм дисең син, бактың исә, бәлкем синең ул кешене карт көнеңдә илдән сөрүең дә законга хилаф, иптәш Сталин әйткәнгә хилаф эшләнгән эштер әле. — Нәрсә син миңа закон өйрәтергә килдең, кулак адвакаты? •— ниһаять, артык чыдап утыра алмады Гафи, капылт сикереп торды да, өстәл артыннан ялт чыгып, мич буеннан тегенең ямаулы бияләйләрен алып бирде, бераз аптырабрак калган Шәмҗамалның изүенә төрткәләп бияләйләрен эчкә тыкты, — бүтән сүзең булмаса, табаныңны ялтырат. Монда синнән башка да җитәрлек баш каткан. — Тукта, син алай кызма, — дип әрепләшмәкче булып карады хатын, ләкин бу сиңа Мүкләгең түгел, Гафиның кан баскан күзләрен күреп кенә дә, артка таба чигенмичә мөмкин түгел иде, — син алай борынны күтәрмә бик. Син исәпләшергә теләмәгәч тә, сәвит дигәнең безнең ише ярлы-ябагай белән бик исәпләшә ул. Бәлкем, минем шул турыда сөйләшәсе сүзләрем булгандыр, ә син мине, ярлылар вәкилен, тыңларга да теләмисең. — Монда кемнең кем вәкиле булганлыгы тикшерелми хәзергә. Әйтәсе сүзеңне әйт тә... — Юк инде, факыр, әйтәсе сүземне әйтмим инде болай булгач. — Әйтмәсәң, табаныңны ялтырат. Ишек тоткасына барып җиткән Шәмҗамал вак-вак кына атлап кире өстәл янына килде дә ике бияләен берьюлы шапылдатып өстәлгә салды һәм: — Әйтми китәмме соң болай булгач, ярлылар вәкиле белән болай кылангач. Югарыракка да җиткерермен әле, аны кара. Халхоз синеке генә түгел, халхоз менә безнең ише ярлыларныкы ул. Иллә-мәгәр болай булгач әйтмичә китә алмыйм: сызып ташла мине ул халхозыгыздан. Менә шул. Ул, әлеге йомарланып беткән гариза кәгазен өстәлгә атып бәрде дә, арттан килеп тотып алмасын тагы, дигәндәй, тек-тек басып ишеккә йөгерде. Ләкин Гафи аның артыннан бару түгел, хәтта күтәрелеп тә карамады. Дөресен әйткәндә, теге көнне Сталин мәкаләсе буенча Вафин белән сүзгә килешкәндә үк беркадәр аптырабрак калган һәм Бытбылдык Әхмәтҗаннан, колхоздан чыгаруны сорап, беренче гариза кергәч яхшы ук каушаган Җиһангиров, ни хикмәттер, менә бу минутта үзен тыныч хис итә иде: «Әйдә, иләнәсе иләнсеи, очасы кибәк очсын» дип уйлап куйды ул Мүкләк Гайфул чәрелдеге чыгып киткәч. Ә Шәмҗамал чәрелдек үзе, бик тә күңеле кырылган, урынсыз рәнҗетелгән кеше кыяфәтенә кереп, кем очраса шуңа Гафи председательнең, янәс$ имеш, аны совет өеннән куып чыгарганлыгын, туры сүздән куркып, янәсе, колхоздан да куып чыгарырга маташканлыгын такмаклый-так- маклый кайтты. Дөресе, кайтмады, үз өеннән узып, аргы якка менеп китте һәм урам чатында, суга баручы кайсыдыр берсе белән кулларын болгый-болгый байтак кына остарып торды да, кинәт кенә борылып, Әрлән Сафиларның бөркәүле ишек алларына чумды. Ә Әрлән Сафиның кем көтүеннән булганлыгы чама белән билгеле, Галләм хаҗи рәтеннән аңарга да теш кайраучылар булган иде дә, нәрсәседер туры килмәде булса кирәк, калды, ләкин Сафи үзе сизә: калуы кыл өстендә генә. Көндезге чәйгә кайтырга дип совет өеннән чыгып барганда, өйалдымда Гафига Маһибәдәр очрады. «Бусы нишләп йөри тагы?» — председательнең башыннан узган беренче сорау әнә шул булды. — йомышым сезгә ие, Гафи абый, — диде Маһибәдәр, ничектер, куркакурка гына эндәшеп. Электән үк ябык кеше, ул соңгы көннәрдә бөтенләй бетерешкән, тавышы авыру балалар тавышы кебек зәгыйфь чыга, маңгаена төшереп япкан калын шәле астыннан иске кәрәздәй булып җыерчыклы маңгае күренә иде. Әйтерсең, шул маңгайдан, эчкә баткан күзләреннән башка бер җире дә юк, авызын ул, кешегә күрсәтмәскә тырышкандай, аска алыбырак сөйли иде. — Әгәр бу юлы вакытың булмаса, икенче килермен алайса. Маһибәдәр кире борылып кайтып китәргә дә әзер иде, әмма шушы тыйнаклыгы һәм кыска гына вакыт эчендә күзгә күренеп болай суырылып калуы Гафи председательдә бу бәхетсез хатынга карата ихлас кызгану хисе уятты. Бер уйлаганда бу кызгану нигезсез дә түгел. Беренчедән, Сәүбәннең үзүзенә кул салуында Гафи читләтеп кенә булса да үзенең дә азмы-күпме «өлеше» бар дип исәпли, димәк, шулай булгач аның хатыны Маһибәдәрнең болай кинәт бетәшеп калуы өчен, билгеле бер дәрәҗәдә, Гафи да сәбәпче булып чыга түгелме соң?! Җитмәсә, дөнья ыгы-зыгысына бирелеп ул аның хәлен дә белмәде, кеше яки авылдаш буларак дип әйтмибез дә инде, рәсми кеше — авыл советы председателе— булара.к та бер кереп чыкмады. Бу тупаслыкны исенә төшерү, әлбәттә, бик ансат түгел иде олы яшьтәге кешегә. Шул ук вакытта, икенчедән, Сәүбәнне Совет властеның ачыктан-ачык дошманы дип үк санамаса да, кылган эшләрен яшереп, ничә еллар буена хәрәмs. . с. ә.- №9 С1 82 ләшеп килүе һәм, ниһаять, җавап бирергә вакыт җиткәч, үзен тиз генә дөньядан «алып китүе» өчен, телгә алганда да эчке чиркану белән телгә ала, шулай булгач, димәк, аның хатыны Маһибәдәр алдында да эреп китмәскә тырыша иде. Болан да баш каткан бер вакытта аяк арасына килеп кысылган Маһибәдәрнең нинди йомышы булуы мөмкин икән соң Гафи председательгә? Бактың исә, мөмкин икән шул. Башта кыяржыймасрак торган Маһибәдәр, совет өенә кереп җылына башлагач, берьюлы эреп киткәндәй булды. Үзенең пожар урынында торып калган көйгән баганадай ялгыз калуын да, өенә кайтырга шомланып кешедә кунып йөрүләрен дә, мәрхүм Сәүбәненең гаебе нидә булганлыкны ачык кына белмәгәнлектән «әллә берәр ягым белән үзем сәбәпче булдыммы?» дип өзгәләнүен дә — барысын да, барысын да берьюлы елый-елый түкте дә, кинәт ачылып һәм кыюланып китеп: — Шундый чакта сезгә килеп егылмыйча, бүтән кая барыйм мин. Сәүбән бичараның нинди дә булса гаебе булган икән, ул бит инде үз гаебен үзе белән алып китте,— дип, үзенчә бик ачык нәтиҗә ясап куйды. Гафи аны берничек тә бүлдермәгәч һәм, эшнең нәрсәдә икәнлеген ачык кына төшенмәгәнлектән, гадәттәгечә бераз кырысрак торгач, китек күңелле хатын шундук тагын боегып та калды, тизрәк йомышын әйтергә ашыкты: — Гайния киңәше белән килүем ие, — диде ул яңадан шулай үтә оялчан кешегә әверелеп,— юатуы булдымы, жәлләп әйттеме, әйтте Гайния: «бар да сөйләш Гафи абзый белән, алсын колхозга. Бергәләп рәхәтләнеп эшләрбез, кеше янында, ичмасам, башыңа юк-бар уй килмәс» диде. Ул әйтте, мин килдем. — Син нәрсә, колхозга алуны сорап килдеңме? Гариза яздыңмы соң? Алырлар дип ышанып килдеңме? Беләсеңме эшнең ничек тор^ ганын? Көтмәгәндә килеп чыккан бу мәсьәләдән аптырабрак калган Гафи, үзенең шул четерекле хәлен хатынга сиздермәскә тырышып, берсеннән- берсе кырысрак сораулар яудыра башлады. Бер караганда, аның хәле дә җиңелдән түгел иде, әлбәттә. Кайбер бытбылдыклар, әле тегеләй, әле болан сайрап, кереп җитмәс борын колхоздан качарга йөргәндә, бәхетсезлеккә дучар булган ялгыз бер хатынның колхозда сыену урыны эзләп килүе, бер яктан, аны нык кына дулкынландырган иде — «димәк,, колхоз югарыда уйлап чыгарылган бер нәрсә түгел, колхоз мондагыларга, түбәндәгеләргә, җирдә яшәүче аптыраган-йөдәгән кешеләргә кирәк. Димәк, аларга тотынырга,'ныклабрак тотынырга!» Икенче яктан, берьюлы бик күп сораулар кузгалды Гафиның башында: «Чынлап килүеме бу аның?» «Аны соң алырга ярармы икән? Ничә әйтсәң дә... тегендиерәк кешенең хатыны бит ул». «Алып без аны кая куярбыз, бу бетәшкән ачарбакны?» — Гайния киңәш итте диген алайса? — дип кабатлап сорады Гафи, Маһибәдәрнең сүзләренә шулай да бик үк ышанып җитмәгән бер кыяфәт белән. Дөресен әйткәндә, бу тәкъдимнең Гайния башында туган булуы да уйландыра иде картны: «Димәк, алар, ул ирсез хатыннар, бер-берсен безгә караганда яхшырак аңлыйлар». — Менә монда минем яздырып алып килгән кәгазем дә бар, гариза дисезме әле шуны, — Гафи картның ачык кына җавабы булмауны үз файдасынарак юрап, бераз башын калкыта төшкән Маһибәдәр жакетының эчке кесәсендә актарына башлады,— бик әйбәт булыр ие, Гафи абзый, алсагыз. Ялгыз баш дөнья көткәнче, ичмасам, бары-югы кеше белән уртак булыр ие. — Гаризаң ансы беркайчан да качмас. Бу —аның, Маһибәдәргә әйтүдән бигрәк, үзе белән үзе сөйләшүе кебегрәк килеп чыкты. Бу сөйләшүнең хәзергә әйтелеп бетмәгән дәвамы б* 83 да бар иде: «бу хәтәр эшкә минем үз башым гына җитми. Сөйләшербез, киңәштабыш итешербез. Барып, волком Батталов белән сөйләшкәндә дә бер дә зарар итмәс. Уен эш түгел. Ә гаризаны карарга кайчан да өлгерербез, иртәгә чәчүгә чыгып китәсе түгел» — менә шушы иде ул сөйләшүнең әйтелми калган дәвамы. Әмма Маһибәдәр аның дәвамын көтеп тора алмады, ул, күрәсең, шундук үзенең берьяклы нәтиҗәсен ясап, урыныннан кузгалып өлгергән, Җиһангиров күтәрелеп караганда, ул инде ишек янында иде. —Шулай булыр дип уйлаган ием аны, — диде ул, яшь аралаш,— бер бәхетсез гел бәхетсез булмыйча соң... Сүзен дә әйтеп бетермәде, Гафи әйткәнне дә көтә алмады, ашыгып чыгып китте һәм шул чыгып китүдән үз өе ягына түгел, авыл башына,. Гайнияләр ягына таба чапты. Чәчү орлыклары салынган амбарларда кладовщик булып эшләүче, ләкин бу эш белән генә йөрәге түзмәгәнлектән, көндезләрен триер янында ашлык чистартып, башкалардан болаерак тузанга манылып йөрүче Гайниянең көндезге чәйгә кайткан төше иде, Маһибәдәрне якты чырай белән каршы алды. —Кайгырма, Майбәдәр апа, колхоз зимагор Гафи белән генә бетми, алла боерган булса, — диде ул, ирләрчә йодырыкларын йомарлап,— менә күр дә тор, менә’шушы Кәҗә Гайниясе әйткән ие диярсең, әгәр сине колхоз итмәсәм, муенымны кисмәгә бирәм. Тапканнар эш: белер-белмәс ыргылып, элек кешенең ирен теге дөньяга җибәрделәр, инде килеп, үзен дә читкә какмакчылар. Кулыңны кыскарак тот, иске заман түгел бу сиңа! 10 Март урталары җитүгә карамастан, кыш әле сынын нык тота. Кайбер кояшлы көннәрдә көндезләрен өй кыекларыннан тамчылар тамып, авыл урамындагы юлларда ат тизәкләре, салам көлләре чыгып, көндезләрен яз исе беркадәр таралса да, иртә-кич, бигрәк тә төннәрен, кыш яңадан үз урынына килеп утыра, аның астын җебетеп урыныннан чак- чак кына кымшату өчен кояшка, яз остасына, иртәдән үк ударникларча эшкә тотынырга туры килә иде. Кояш күренмәгән кайбер сүрән көннәрдә авыл бөтенләй бөрешә: яулы-к өстеннән иске бүрек киеп суга баручы түтәйләр, абзар капкаларыннан башларын сузып бер өзлексез ашарга сорап кычкырып торучы сарыклар, гәрәзә өсләрендә, өй кәрнизләрендә тәпиләрен яшереп бөрешеп утыручы туңган чыпчыклар күңел көтә торган язны беразга онытып торырга мәҗбүр итәләр; путаны тагын да кыса төшебрәк бәйләргә туры килә, әйтерсең, быел яз бөтенләй булмаячак, авыл, салам көле исенә күмелеп, гел менә шулай кар таулары арасыннан Кыз тавы ягына таба тилмереп карап ятачак кебек күренә иде. Шулай да вакыт үзенекен итә, хәтта әнә шундый соры, күңелсез көннәрдә дә -кәҗә халкы, абзарга сыеп чыдый алмыйча, юлда коелып калган коры печән, кибәк-мазар чемченә-чемченә авылны бер гизеп кайта. Әлеге теге яулык өстеннән башларына иске бүрек киеп куйган түтәйләр, култык асларына ана казларын кыстырып, ата каз янына алып китәләр. Мәктәптән сабактан кайтучы малайлар, кыш көнендәге кебек, әтиләреннән яки абыйларыннан калган тирән эчле бүрекләре астына качып өйгә таба йомылып йөгермиләр, ‘икешәрләп тә өчәрләп һәм, әле тегендә, әле монда туктала-туктала, төймәдер, чалгы пәкедер, конфет кәгазедер — әнә шундый вак-төяк товарлар алмаша-алмашга кайталар — димәк, яз әллә кайда, җиде диңгез артында түгел, яз ындыр артында гына, тик әле авылга керергә кыймыйчарак тора, ник дисәң, кешеләре бик-корымга катканнар, аннары тагын үзара бик талашып яшиләр. 84 Якынаеп килә торган язның иң күзгә бәрелеп торган бер күренеше авылның аргы башында: анда, колхозның җәмәгатьләштерелгән һәм, көч җиткән хәтле, бер тирәгә күчереп салынган келәтләре алдында иртәдән кичкә чаклы җилгәргеч машина һәм триер тавышы гөрләп тора. Келәтләр өстеннән соры болыттай тузан һәм кибәк өермәсе оча. Монда шундый ук соры тузанга каткан, тик күзләре белән тешләре генә ялтырап күренүче кешеләр, күбесе хатын-кыз, үзара уен-көлке сүзләр әитешкәләп, җае чыккайда аты юлы белән яңгырый торган сүзләрдән дә тартынмыйча, семфондка җыелган орлыкны чистарталар. Төрле кешедән төрлечә җыелган, теләп тә, теләр-теләмәсрәк тә китерелгән, үзләре куылган кулакларныкы исә келәтләре белән дигәндәй китереп аударылган, Бытбылдык Әхмәтҗан ишеләрнеке тегермәнгә тартырга барган җирдән борып бушатылган — чүплесе, тузанлысы, бакралысы — нин- дие генә юк монда солы, бодайның. Башкасын әйткән дә юк, хәтта бер араны шулай келәттә чуманга ашлык тутырып торучы Янтык Хәбир иске чабата күтәреп чыкты. — Менә, җегетләр, борчак арасыннан килеп чыкты. — дип чабатаны барысына да күрсәтеп, селкеп йөрде ул, — триер аркылы үткәрәбезме, әллә болай да барырлыкмы? Эштән бер дә авырыксынмыйча туктап, бик рәхәтләнеп бер гөрләшеп, телләрен чарлап алдылар: — Колхоз булгач, әллә күн итек кенә киеп йөрербезме дигән ием, юк икән, анда да шул чабатадан котыласыбыз булмастыр гасәкен. — Син. агайне, сәкенләп сөйләмә. Сәкенләп ул Галләм хаҗи гына сөйлидер ие. — Колхоз булгач сәкеине дә, сәкене дә чыгарып атабыз да, идәнгә хәтфә палас җәеп, оекчан гына йөри башлыйбыз, алла боерса. — Алайса, бу иске чабатаны син атып бәргәнсеңдер әле борчак арасына. Янәсе, мәгез бу иске тормыш сәләмәсен, мин бүгеннән башлап оекчан гына йөри башлыйм. — Чабата чәчсәң, нәрсә тишелеп чыгасын беләсезме соң сез? — Белсәң, син әйт инде ансын. — Әйтергәме? Чабата чәчсәңме? Әйтер сүзен бик кызыктырып, алдан кешенең сусынын кузгатып, тик шуннан соң гына, анда да бераз тешен казып, «бүген иртән Ситдика җиңгәгез кызган ит белән сыйлап җибәргән ие, тәки тешне кымырҗытып тора» дигән булып, теленә салынып алгач кына әйтә торган Аръяк Ахунҗан «чабата чәчкәч нәрсә тишелеп чыгасын» әйтергә өлгермәде, келәтләр арасыннан искәрмәстән генә Гайния килеп чыкты. — Нәрсә син монда кулак коткысы таратасың тишек чабатаң белән,— диде ул, кызып. Ахунҗан аны-моны абайлап өлгергәнче, иткә сикергән мәче кебек сикереп, тегенең кулыннан әлеге иске чабатаны тартып алды, — синең авыз еруың бетмәс монда. Төшеңә кермәгән итне теш араңнан эзләп азапланган булма, кеше ышандырып... Гайниянең кайдадыр ачуын кабартканнар иде булса кирәк, ул бүген бик кырыс күренә иде. Әмма аның бу кырыслыгы ирләргә карата гына булды, хатын-кызлар төркеме ягына борылып, шундук ак җәймә-көн дигәндәй, ачылып сөйләп китте: — И, малай, буранга очырадым әле мин, — дип, гадәтенчә шаулап сүзгә кереште ул һәм шундук өстендәге бишмәтен салып бер якка атты, беләкләрен яртылаш сызганды, итәген ыштан бөрмәсенә кыстырып куйды. Шул арада үзе хикәясен дә дәвам иттерә бирде. — Хәтерсез Хәллә белән күршесе Әптелмән Сабирасы кычкырыша, әй, сүзләрен табалар да соң, малай. Нәрсәдән диген, тавыш нидән чыккан диген, Сабираның кәҗәсе Хөлләләрнең лапас түбәсендәге печәнгә менгән. Хәллә Хәтерсез бер сүз эзләп тапканчы Сабира тегенең авызына бишне китереп чәпи. Теге бичара, үзегез беләсез, черек ми бит, тавышның 85 иң башта нәрсәдән чыкканлыгын оныткан, киртә аркылы күз яше белән генә ялынмый, факыр: «Ансы шулай инде, Сабира күрше, мин үземне дә пигамбәр нәселеннән килгән кеше димим, буласы булгандыр, әмма зинһар өчен бу чаклы зәһәр кычкырма, әйтәсе сүзеңне колагыма гына әйт. Яхшымы-яманмы, колхоз бит без хәзер, кеше көлдермик» ди. Сабира аның саен кычкырыпмы кычкыра, авызына кергәнне эт җыймый. Шуннан соң Хәллә абзый артык чыдамады, киртә аркылы тегенең якасыннан эләктереп алды да, һавага күтәреп, селки башлады: «Әйт алай булгач, корт чаккыры, белеп торыйм: нәрсәдән чыкты соң бу тавыш безнең арада?» ди. Күрәсең, Әптелмәннәр кәҗәсен лапас түбәсеннән тегеләрнең ишек алдына лыркылдатып атып бәргәнен шул арада онытып та өлгергән. Гайниянең хикәясе, бигрәк тә аның, килү белән өске киемнәрен салып ташлап, җиңел кулдан эшкә тотынырга әзерләнүе бүтәннәрне дә кузгатты, барысы да үз урыннарына барып бастылар. Кайсы кулына көрәк алды, кайсы җилгәргеч машинасының сабына тотынды. Бераздан инде келәтләр өстендә тагын тузган һәм кибәк бураны уйный башлады, җилгәргеч, триер тавышы көйле генә бер ритм белән авыл өстенә «келтер-келтер» таралырга тотынды. Ләкин җиң сызганып эшкә тотынган Гайнияне ул арада икенче бер көтелмәгән хәл бүленергә мәҗбүр итте. Элек келәтләр артына шыгырдап атлы чана килеп туктаганы ишетелде, озак та үтмәде, биленә кызыл пута бәйләгән, путага чыбыркысын кыстырган һәм беләгенә берничә капчык салган Бытбылдык Әхмәтҗанның, бияләйне бияләйгә бәрә- бәрә, бик эшлекле кыяфәт белән болар янына килгәне күренде. Сүзне Әхмәтҗан үзе башлады һәм, кыяфәтенә караганда, уйнап сөйләшкән кебек күренми иде ул. — Ялгышмасам, син бугай монда, Гайния, баш кеше, — дип тотынды ул, бу хәлне ничек юрарга белмичә, аптырабрак карап калган кешеләрдән күзләрен ала төшеп, — кая миңа үзем китереп салган ун подаука солы белән биш подаука бодаемны, янә дә тагын бер капчык борчагымны тутырып бирегез дә... Машина якындагыларның берсе, шаярткан булып, аны бүлдерде: — Колхозда подаука белән, йөртмиләр эшне, Әхмәтҗан абзый, дөньядан артка калгансың бераз. Теге егетнең көр тавышы Гайниягә дә куәт биргәндәй булды, хәер, ул үзе дә җавапка күршегә керердәй .кебек күренми иде. — Мин ни... мин бәләкәй чут монда, — дип, шулай да булдыра алган чаклы йомшагырак итеп сүз башлады Гайния. Кулындагы көрәген бер читкә куеп, күзен-битен сөрткәләгән булды. — Син, Әхмәтҗан абзый, элек башрак кешеләр белән сөйләшер иең. Әйдә, читкәрәк китик, безнең монда бик тузан. Аның, эшне зурга җибәрмичә генә, картны бу тирәдән тизрәк тавыш- - сыз-тынсыз гына озатасы килә, шул ук вакытта кладовщик башы белән мондагы кешеләр алдында бик алай җебегәнлек күрсәтеп, абруен төшерергә дә бер дә теләми иде. Әмма Әхмәтҗан да уйнар өчен килмәгән, ат җигеп килгәч үзенекен алып китәргә тели, бигрәк тә менә бу гомердә төк кунмаган Җаббар Гайниясе алдында сакалын сәлперәйтеп сөйләшеп торуны үзенең ирлек абруен түбәнсетү дип карый иде. Шул сәбәпле булса кирәк, олы яшьтәге кешеләргә бер дә килешми торган үлчәүсезлек белән ычкындырып ташлаганын үзе дә сизенми калды: — Яшьрәк чагым булса, һем, тиле кеше әйтмешли... Читкәрәк китеп сөйләшкәндә дә ярар ие. Күп кирәкме соң кеше күңелен рәнҗетү өчен! Әхмәтҗанның тел төбендәге мыскылны шундук сизеп алган Гайния, берьюлы зәһәрләнеп, күзләренең агы белән тегеңә күтәрелеп карады: — Син кем белән сөйләшкәнеңне беләсеңме, Кәҗә-сакал? — ул, те 86 генең якасыннан алырга теләгәндәй, җан-фәрман кызуланып, Әхмәтҗанның нәкъ каршысына, борын төбенә үк килеп басты, — яхшы чакта китеп котылмасаң, кара аны, сакалың бар дип тормам, сакал ул минем кәҗәмдә дә бар. Әйттеләр сиңа, элек Җиһангировка бар, дип. — Сезнең көегезне көйләрмен, көйләмәгән кайда, ди, — Әхмәтҗан да сер бирергә теләми һәм, гомумән, аның да озак тәкәллефләнеп торыр чамасы калмаган иде. Машина тирәсендәгеләр бик кызыксынып, эшләрен ташлап, бу ике кешегә карап тора башладылар. Чынлап та, көтмәгәндә генә тамаша чыгар кебек иде бу килештән, — сезнекенең бер гөрәнкәсе кирәк түгел, үземнекен әчмухасын да калдырмыйм. Әхмәтҗан, капчыкларын селки-селкй, яшьләрчә җәһәт атлап, келәт алдына таба узды. Келәт ишекләре ачык, әйтеләсе сүз әйтелгән, менә хәзер керәсе дә, үзенә кирәк чаклыны тутырасы да аласы — Җаббар Гайниясе белән озак сатулашып торырга вакыты юк Әхмәтҗанның. Кызуланып келәт ишегенә таба томырылуына караганда, шулайга таба бара иде монда эшләр. Әмма Гайния дә мәлҗегәннәрдән түгел, шулайга таба барган эшне ул кинәт икенче якка таба борып җибәрде. Кызыксынып карап торучылар ни дип уйларга да белмичә аптырап торган арада Гайния Бытбылдык Әхмәтҗанның келәтләр артында туктатып калдырган атын, чанасына үзе менеп баскан килеш, ирләрчә сызгырасызгыра, чаптырып алып килде. Атны ачык келәт алдына китереп туктатты, өстеннән бурычны төшерергә теләгәндәй, келәт эченә карап өч мәртәбә кычкырды: —Исән чакта чыгып тизрәк чанаңа җыгыл, Әхмәҗҗан абзый. Бер әйтәм, ике әйтәм... Өч әйтеп торырга сабырлыгы җитмәде булса кирәк, җан ачуы белән келәт эченә атылды һәм, озак та үтмәде, картны бер кулы белән җилкәсеннән каптырып тоткан килеш, икенчесе белән чибәр генә дөмбәсли- дөмбәсли һәм, өстәвенә тагын арт яктан тезләре белән дә «кызулык өстәп», ишектән салам көлтәседәй бүсеп чыгарды, чанасына китереп аударды. Ь1ндыр табагындагыларның кайсы шаркылдап көлде, кайсылары, теге якны да, бу якны да якламыйча, битараф гаҗәпләнү белән гаҗәпләнеп калды, әмма Гайниянең ал арга карап торырлык чамасы калмаган иде. — Бәйләп салыйкмы, әллә болай, яхшылык белән генә китәсеңме? — дип кычкырды ул, чана үрәчәсенә кырын барып төшкән Әхмәтҗанга туп-туры карап. Шундук тегенең буш капчыкларын берәм-берәм өстенә атып бәрде һәм, дилбегәне үзе тотып, атка яхшы гына бер селтәп җибәрде. Ул, әлбәттә, кунакны өенә хәтле үк илтеп җиткермәгән иде булса кирәк. Ник дисәң, озак та тормыйча, келәтләр арасыннан шундый ук кызулык белән борылып кайтып та җитте. —Көпә-көндез килеп колхозны таламакчы, кулыңны кыскарак тот, Бытбылдык абзыкаем, — аның Әхмәтҗан картка чыккан ачуы әле һаман басылмаган, йодырыгы шулай йомарланган килеш калган һәм, гомумән, үтә кырыс күренә иде. Шул ук вакытта Гайниянең бу кырыс сүзләрен, гәрчә ул сүзләр мондагы кешеләргә атап әйтелмәсәләр дә, колхоз эшендә икелемикелерәк йөргән кешеләр әкрен генә үз мыекларына да бөтереп куйдылар: «алай икән шул... колхоз белән бик алай шаярырга ярамый икән!» Бытбылдык Әхмәтҗан белән Җаббар Гайниясе арасында булган бу җанҗал турындагы хәбәр кичкә чаклы бөтен авылга таралып та өлгерде. Бу эшкә төрле кеше төрлечә карады. Әмма иң яхшы караганы Гафи председатель булды. Үзе дә кызу канлы, тоткан җиреннән өзеп ташларга яратучы Гафи бүтәннәрнең дә шундый кызулык белән эш итүләрен ошата, бу очракта исә әлеге егетлекне аның үз кешесе, идарә 87 члены, постка куйган солдаты (әллә кайчан башыннан кичкән сугыш хәлләре инде үзләре онытылып беткән булсалар да, кайбер хәрби сүзләр аның телендә әле һаман сакланып калган һәм ул аларны бик җилләнеп киткән чакларында кыстыргалап җибәрергә дә ярата иде) эшләгәч, аның аеруча кәефе килгән иде. — Ишеттем, Бытбылдык Әхмәҗҗанның коерык астына ниша тор кыстыргансың икән, маладис, — дип мактап куйды ул, өенә кайтып барган Гайнияне урамда туктатып. Әмма Гайния ул турыда озак сузмады, чөнки аның күңелендә Гафи абзыйсына -карата икенче бер җитди дәгъвасы бар иде. — Кара әле, Гафи абый, — дип, кинәт сүзне икенче якка борды ул, — син ул Майбәдәр апаны нигә колхозга алмыйча борып җибәрдең? Кем булдың син ул хәтле? Аптыраганнан барып егылган кешене кире борып җибәрергә. Җиһангиров бераз вакыт нәрсә дип әйтергә, ничек җавап бирергә белмичә аптырабрак калды. Гайния дөрес әйтми, Маһибәдәрне ул кире бормады, Маһибәдәргә ул «уйлашырбыз, киңәшербез» диде. Аннан соң бит ул, гомумән, ялгыз үзе генә колхозга ала да, чыгара да алмый. Менә шулай дип чатылдатып кына әйтеп бирергә иде югыйсә, ләкин булмады, әйтә алмады... Ник дисәң, күңелен бик нык кузгатты аныц Гайния, кинәт кузгатты, әллә ничек татлы итеп, уйландыра торган итеп кузгатты. «Менә бит... кеше кайгысын кайгырта, ә үзенең өе өстенә ишелергә тора» дип уйлап куйды ул, күзенә яше килеп, һәм аны-моны сиздермәс өчен. —- Ә... ул турда икән... Беләм... иртәгә... шушы көннәрдә,—дип әзек-өзек мыгырданды һәм, шушы өзек-өзек сүзләре белән Гайниянең җенен тагын да ныграк чыгарып, китеп тә барды. 11 Ачыктан-ачык якалашулар һәм астыртын каршылыклар белән авыл гөж килеп Гора. Шул ук вакытта тирә-яктаи койма яки киртә белән тотып алынган ишек алларында, өйләрдә һәм семья эчләрендә дә буталышсыз гына түгел иде. һич уйламаганда, юк кына нәрсәдән күрше белән күрше, агайне белән агайне арасында җанҗал чыга. Үзенә кагылмаган кешеләр мондый җанҗалларга кәмит итеп бер читтән авыз ерып карап торалар. Әмма үзләре бу тамашаны башлап җибәрүчеләрнең ташлары кызганнан-кыза бара, теге дөнья да, бусы да истән чыга, берсе дә әҗәтле булып калырга теләми, берсе биш каты сүз әйтсә, күршесе ун сүз белән җавап кайтара һәм болан, юктан гына сүзгә килешеп, кызып-кызып ызгышулар һәр ике күршенең дә күңелендә зәко- мы озакка китә торган рухи яралар калдыра иде. Еш кына хәлләрдә исә рухи яра белән генә дә чикләнмичә, күсәкләшүгә хәтле барып җитәләр, канга батышканчы сугышалар һәм нәтиҗәдә авызы чалышаеп, колак йомшагы өзелеп яки бер кабыргасы сынып калган кешеләр, соңыннан бу хурлыклы хәл турында искә дә алмаска тырышып, икенче бер шундый ук канлы сугыш кузгалып киткәнне көтеп йөргәндәй, чалыш авызларын ерып йөри бирәләр. Мондый хәлләрнең нигезендә, башлыча, бер нәрсә — хосусый милек корты ятканлыгы, әгәр шул корт белән берәр әкәмәт эшләнмәсә, мондый хурлыклы вак талашларның киләчәктә дә дәвам итәчәге һәм кешегә беркайчан да, беркайчан да тынгы булмаячагы турында берсе дә уйлап карамый. Ник дисәң, алай нечкәртеп уйлап торырга кешеләрнең вакыты юк, бер сугыш белән икенче сугыш арасында кешеләрне, сүз әйтергә һәм уйланырга ирек бирмичә, куалап йөртә торган тагын бер кам,чы -бар, ул — тамак. Хәтерсез Хәллә белән күрше Әптелмән Сабирасы арасында бүген иртә белән чыккан талашның да нигезендә нәкъ әнә шул каһәр суккан 88 хосусый милек корты кымырҗып баш калкыткан иде инде. Оят түгелме, үзләре икесе дә колхозда, җитмәсә тагын Хәлләсе дөньядан бөтенләй төшеп калган кеше дә түгел, Казанда агрономлыкка укып ^ятучы, башына комиссар папахасы киеп йөри торган бертуган энесе бар, дөньяның. кай якка таба барганын аннан да ишетеп тора. Кышкы каникулга - кайтканда, авызыннан ут чәчә-чәчә, колхозны җәннәт итеп күрсәтүчеләрнең берсе нәкъ әнә шул булды. Сөйләде-сөйләде дә үзе соңыннан китте дә барды, абыйсы менә хәзер шул «җәннәт»тә, ә шулай да сугыша. Шайтаны, култык астына яшеренеп, үзе белән колхозга да ияреп кергән булса кирәк. * Дөресен әйткәндә, Хәллә агайның һич алай сугышыр нияте юк иде иртән торып чыкканда. Киресенчә, кәефе бик хуш, күршеләргә яхшылык теләү дәрәҗәсендә үк булмаса да, шулай да үзенә начарлык эзләп чыкканга һич охшамый иде. Баскыч төбенә чыккач иң элек бер тын, һичкемгә начарлык теләмичә, авыл өстенә карап торды, морҗалардан чыккан төтеннәргә карап, көннең ни дәрәҗәдә салкынлыгын тикшерде. Төтен баганадай булып туп-туры өскә күтәрелә — димәк, «бәк салкын» бүген. Әтәчле авылында төтен барометр урынына йөри. Аннары тәмәке төпчеген уты иренен көйдергәнче суырды да, инде артык суырыр җире калмаганга бераз кәефе киткәндәй, бер читкә атып бәрде. Төпчек карга төште, шулай да Хәллә аны аягы белән таптап сүндереп килмичә тынычлана алмады. «Сындырган суыклар булыр әле, төтен бәк туры күтәрелә» дип үзенә үзе сөйләнеп куйды ул соңыннан. Шул ыгы-зыгы арасында, күрәсең, ул үзенең колхоз икәнлеген дә, калада агрономлыкка укып ятучы папахалы энесе барлыгын да, гомумән, хәзер инде, колхоз булганнан соң, күршеңне күрәлмичә аңарга уңышсызлык теләүнең ярамаган бер эш булганлыгын да онытты, ник дисәң, сәбәбе бар: күзе каршы якта сузылып яткан урман юлына төште. Аннан кайсыларыдыр утын төяп кайталар иде. «Шул хәтле әче таң белән йөрмәсәләр...» дип, әлеге шул утын төяп кайтучыларны күңеленнән әрләп, мыгырданып куйды Хәллә. Ачу килмәслек тә түгел, Хәллә агаең монда, йокысыннан торып, әле тик урамга чыгып кына килә, ә ул дөнья корткычлар әнә шыгырдатып утын төяп кайталар. Әллә югыйсә, хәзер үк Гафи председательгә барып’әйтеп, утыннарын совет йортына бушаттырыргамы икән? Хәллә моны, әлбәттә, эшли алмады һәм шунлыктан кәефе тагын да кырыла төште. Бары тик «чананы әзерләп куярга кирәк, кичкә таба үзем дә барып кайтырмын, алла боерса» дигән карарга килгәннән соң гына азрак тынычлангандай итте. Инде менә терлекләргә иртәнге азыкны бирергә дип лапас тирәсенә барса... ни күзе белән күрсен, күрше Әптелмәннекеләрнең тавыклары белән әтәче... кай арада куначадан төшеп,.кай арада рәхим итеп өлгергәннәр диген, боларның лапас-курасында салам-башактан коелып калган җимне чүпләнеп йөриләр. Ә Хәтерсез Хәлләнең үзенекеләр, кунакка килгән мулла кызларыдай, куначада тезелешеп берсенә-берсе тамак кыргалап утыралар. Җитмәсә тагын, әтәче бугазын киереп кычкырып маташкан була. Янәсе, кузгалырга вакыт түгел микән безгә, әнә хуҗабыз үзе дә торып чыккан, ашарыбызга салырга йөрмиме икән? Ә җирдәге җимне Әптелмәйнекеләр тавышсыз: тынсыз гына чүпләнепме чүпләнәләр. Хәллә, ачудан, тәмам канатырдай итеп, иренен тешләде. Бик яман суз әйтеп сүгенергә теләде, Әптелмәннекеләрне пранлатып куып чыгарырга булды. Әмма ул арада кызган ташны боларның бөтенесенә караганда шәбрәк баса торган бер әкәмәт уйлап тапты. Кулына сынык балта сабы алып, үзенекеләргә — куначага томырды. — Көшегез, булмас йортка бөкре туган имгәкләр. ' 89 Тавыклар барысы берьюлы бер чикылдашып алдылар да, берсе артыннан икенчесе, түбәнгә коела башладылар. Сынык балта саоы әтәч яныма ук барып кунаклаган куштан чуар тавыкка эләккән булса кирәк, ул җүнсезе җиргә төшү белән кырылдап бер әйләнде дә... дөресен әйткәндә, җүнләп күкәй дә салганы юк, аңа ни булса да таман, кичкә казанга керер алла насыйп итсә. Шулай уйлады Хәллә һәм, шулай уйлап, сынык балта сабын бик нык кизәнеп, инде Әптел мәйнекеләргә томырам, дип борылса, син күр дә мин күр, тегеләрнең эзләре үк суынган. Эшнең юньлегә бармаганлы- гын чамалаганнар, күрәсең. «Кешенекеләр ник болай акыллы башлар да, безнекеләр нишләп бу хәтле миңгерәүләр, барыгызны да берәм- берӘхМ мур кырып бетергере». Шушы хәлне үз күзләре белән күреп торып ничек җене чыкмасын инде Хәллә абзыйның! Әмма җеннең мөгезлесе шулай да лапасның астында булмаган, лапасның өстендә булган икән. Тезмәгә өйсәң, тычкан бик кисә, дип Хәллә абзый аруазык саламын һәм печәненең беркадәресен көздән үк төа лапас түбәсенә, аязга өйгән иде. Өстен әллә кайчан кар басып киткән бу юньлерәк азыкны хуҗа күз карасыдай саклап тота, үз терлекләренә дә сллә нидә бер генә сала, «ул азыкның вакыты алда әле, яз җитеп, терлекләрнең тоягы суга тигәч» дип өйдәгеләрие дә әледән-әле кисәтеп кенә тора иде. Менә шунда, Хәтерсез Хәлләнең күз карасыдай саклап тота торган әнә шул газиз печәне белән газиз ару-азык саламы янында, арткы яктан юха җыландай сузылып килеп, кем кәҗәсе «керт-керт» чемченеп тора дисәгез, алла орган икән, тагын шул Әптелмәннекеләр кәҗәсе. Менә шуннан соң да инде, «Мин колхоз!» дип, дәшмичә калырга тиешме сезнең Хәллә абзагыз? Аның ачуы түбәтәйдәй бүлтәеп бугазына шулкадәр килеп тыгылды,, бичара бәндә бер мизгел вакыт тора таш булып катты, әйтер сүзен- нәрсәдән башларга белмәде. Әптелмәннәр ягына таба карап йодырыгын кизәнде һәм, шундук кәҗәне тотып алып, лапас түбәсеннән тегеләр ягына лыркылдатып атып бәрде. һәм шуннан китте, һәм шуннан китте ызгыш! Әптелмән үзе өйдә юк икән, әмма хатыны Сабира ире өчен дә, үзе өчен дә җиткезерлек итеп әйтте. Сабираны, гомумән, кеше белән кычкырышканда сүзгә әҗәткә керми ди торганнар иде, әмма кәҗә чаклы кәҗәсен Хәтерсез Хәллә лапас түбәсеннән лыркылдатып атып бәргәч, аның талашу сәләте аеруча котырып кузгалды. Кыскасы, әйтелмәгән бер генә начар сүз дә калмады булса кирәк, хатын-кыз пулеметка утырса, ирләрдән шәберәк сиптерәсе икән, әй. Бер мәлне Хәллә, исенә килеп, бу чәрелдек хатын белән бәйләнешеп китүенә үзе дә үкенеп куйды. «Ник янмый шунда печәне... кеше алдында бу хәтле пычырак сүз ишетеп торганчы» дип уйлап куйды күңеленнән. Кем белә, бәлки аның Сабираны читән аркылы бишмәт якасыннан дәррәү каптырып алып һавада селкүе дә әнә шуннан соң, тегенең «пулеметын» берничек тә туктата алмагач, тәмам аптыраганнан килеп чыккан бер дуамаллык булгандыр. Тик бер селкү белән генә бу бәлане коеп бетереп булырмы икән? Нигез күршеләре бит, арада читән генә. Әмма шул читәннең ике арадагы кече капкасы бик коелган. Капкаң әнә шундый өтек булгач, дөресен әйткәндә, кәҗә гаеплемени. Утыртырга иде әнә шул урынга кош та очып үтмәслек бер ишек, алырга иде ул ишекне бозау хәтле йозак белән бикләп. Ишек дигәннән, Хәтерсез булса да келт итеп исенә төште моның: ишек бар бит бер җирдә. Үзара гына әйткәндә, хәзергә әле рәтле-башлы хуҗасы да юк, «алып кит мине!» дигән шикелле, узганда-баргаида гел Хәтерсез Хәлләнең күзенә чалынып тора. Галләм хаҗилардан калган каралтылар арасында бер кладовониың тышкы яктан калай белән тө- 90 релгәи бик таза ишеге тәки менә әрәм аунап ята. Элек өске тупсасыннан ычкынып яртылаш кылаеп төшкән хәлдә торды, берәү дә килеп урынына күтәреп куймады. Аннары бер көнне, шул тирәдә качыш-ка- чыш уйнаучы малайлар булса кирәк, ишекнең аскы тупсасын да каерып чыгарганнар, ишек бер читкә капланып төшкән һәм шул капланып төшкән килеш кар астында яртылаш күмелеп кала бирде. Хәер, ишек кайгысымы соң хәзер кешеләрдә. Җигеп йөргән хәләл атыңны тезгененнән үзең тотып, эчеңнән елый-елый, уртак кулга илтеп тоттырган бер заманда, шундый вак-төякләргә күз төшеп торамы соң! Ә менә Хәллә абзагызның күзе, шулай да, әлеге теге ишеккә төш- кәләп тора, каһәр суккыры. Бигрәк тә аның бүген, Әптелмәннекеләр белән талашканнан соң, шул калай тышлы ишеккә бик тә гыйшкы көчәеп китте. Әптелмәннәр белән ике арадагы коелган иске капка урынына шул ишекне алып кайтып утыртканда, әмма шәп булыр иде дә соң! Кереп карасын иде аннан соң Әптелмән Сабирасының кәҗәсе. Ә болай, әлеге шул юньле ишек юклык аркасында, күрше белән әледән- әле талашып тор. Җитмәсә тагын икесе дә колхозчылар. Шуның өстәвенә Хәтерсез Хәлләнең калада агрономлыкка укып йөри торган бик башлы энесе дә бар, кайтканда-киткәндә аннан да гел газет .сүзләре генә ишетеп тора. Гарьләнеп үләрсең билләһи, колхоз башың белән кә- җә-ристан өчен тавыш күтәр, имеш. Ә шуд вакытта менә дигән ишек аяк астында әрәм булып череп ятсын. Әллә, аллага тапшырып, тәвәккәлләргәме икән? Кеше-кара күрмәгәндә генә. Хәер, күрсәләр дә бер гаебе юк. Ишек хәзер колхозныкы, ә Хәтерсез Хәллә башы-аягы белән колхоз. Шулаерак уйланып йөрде Хәллә. Кәҗә аркасында Әптелмән Саби- расы белән җанҗал чыккан көнне, хәтта тамактан диярлек калып, бөтенләй каршылыклы уйларга батты. Бер тәмам алып кайтыр чиккә җитеп һәм үзенчә моны акларга тырышып, икенче яктан, «ярап бетәрме икән?» дигән шикләнү астында, берничә тапкыр шул тирәдән урап та кайтты. Шулай да көпә-көндез барып тотынырга кыюлыгы җитмәде. Ә кич җитеп көнгә караңгылык кунгач, үзегез беләсез, күз-колак басыла. Әмма күңелдәге шик басылмый. Киресенчә, яңа бер курку төшә: караңгыда кылган эш караклык булып чыга түгелме? Ә ишек, калай тыш өстеннән аркылыга-буйлыга тимер шиннар суккан тап-таза ишек, аунап ята да ята. Бер кызган минутында, хәер, төнне көтеп тә тора алмады Хәллә. Авыл кешеләре терлек-туар арасында кичке эшләрен карап бетергәннән соң, өйләргә утлар алынып, халык кичке ашка утыргач, яшь-җилкенчәк аулак өй эзләп кузгалып чыкканчы, урам бер мәл тынып калган арада, тиз-тиз генә барды да, зур һәм шактый авыр ишекне «эһ!» тә димичә иңенә салып, сарык эләктереп чапкан бүре кебек, бакчалар артла- тып кына өенә чапты. Ишек чынлап та байлар ишеге икән. Калын идән тактасыннан, калай дигәне дә калай гына түгел, тимер белән тышланган, шуның өстеннән аркылыторкылы кагылган шиннары да бар, кыскасы, заманасында Галләм хаҗиның үзеннән бүтән адәм кулы ачып кермәслек итеп эшләнгән авыр һәм тупас бер албасты булып чыкты. Моның авырлыгын Хәллә иртәгесен, лапас астына чыгып, табышны кузгатып караганнан соң белде. Ишек Хәлләнең катыклы умач ашап җыелган сыек кына мускуллары өчен яралган нәрсә түгел, бугаз тамырларыңны чыбыркы сабы чаклы итеп көчәнмичә, аны хәтта селкетеп тә булмый иде. Ә кичә ул әнә шул «албастыны», бер селтәнү белән иңенә салып, ничек җиңел күтәреп кайткан иде. Нәрсәдә соң хикмәт? Галләм хаҗиның җеннәре күтәрешеп кайтмагандыр ич? Ә чынлабырак уйлап караса, хикмәтнең нәрсәдә булганлыгын үзе дә төшенгән булыр иде. Кичә ул «ишекне урлап алып кайтты, аны курку, «кеше күрмәгәе» д.'ип шикләнү артыннан куды, шуңа күрә ул аның 91 авырлыгын сизмәде. Ә бүген исә, ишек аның лапас астына кайтып төшкәч, арттан куа кайткан андый курку беткән, һәрхәлдә, ул хәзер ишекне үземнеке дип исәпли иде. Әмма шул ук вакытта шиктән дә бөтенләй үк арынып җитмәгән иде әле. Әптелмәннәр белән ике арага ишекне аның барлык тимер-томырлары белән үк бастырып куярга һәм шуның белән тегеләрнең борыннарына ёугарга (күрдегезме, Хәтерсез Хәллә нишләтә! Кереп карасын инде хәзер кәҗәгез!) дәрте бик булса да, Сабира-кисәү башының озын телле булуыннан, барып әйтүеннән шикләнеп, төрле тимер-томырларыннан-ишекне тәмам чишендерергә булды. Балта, чүкеч һәм карга борыны алып чыгып, көниең-көн буе лапас астында ишекнең аркылы кадакланган шиннарын, тышлык калайларын салдырып маташты, тәмам тирләп,- мышкылдап бетте. Үзе күңеленнән болай фикер йөртте. «Син инде, Галләм абзый, үзеңчә болайрак уйлагансыңдыр, янәсе, кадакның бик җиллесен каккач, якын килә алмаслар бу ишеккә, дип уйлагансыңдыр, якын килә алмас хәзерге халык. Кругом колхоз бул да синең кадагың алдында калтырап кал, имеш. Калтырамаган кайда. Тешем белән дә суырып чыгарам инде мин аны, суырып чыгарырга калгач...» һәм суырып чыгарды. Бер генә тимер заты да калдырмады ишектә. Аннары кайбер җирләрен балта белән юнгалап, аз гына җиңеләйтә дә төште. Җиңеләйтүдән дә бигрәк, кеше күзенә чалынып, танып алуларыннан шикләнә иде. Ләкин шулай да, күрәчәк бәлә бер читтә посып торган икән, балта ишекнең бөтен төшенә тиеп бетмәгән һәм әнә шул балта тимәгән та-кталарның берсендә дегет белән язылган «...бакаләй сәүдәсе» дигән ике сүз сакланып калган, имеш. Әнә шул ике сүз Хәтерсез Хәлләнең башына җитә язды. Башына ук җитмәсә дә, кеше алдында Хәлләне бик уңайсыз бер хәлдә калдырды. Нибары ике сүз, шуның белән ил алдында рисвай була язды бит Хәллә бичара. Иске малахайда үскән башың белән барысын да кайдан белеп бетермәк кирәк. Чынлабырак уйлый башласаң, кот очырырлык сүзләр икән ул ике сүз. Имеш, «Бакаләй сәүдәсе». Шул ике сүз аркасында, алла сакла- .сын, кулак дип Себер җибәрүләре бар. 12 Себер үк җибәрмәсәләр дә, шулай да, бик яман кызарырга туры килде Хәтерсез Хәлләгә! Әптелмәннәр белән ике арадагы кече капка урынына әлеге теге яңартылган, әмма шулай да «Бакаләй сәүдәсе» дигән ике хәтәр сүзе чекерәеп калган таза ишекнең тик куелуы гына булды, Әптелмән Саби- расы шул көнне үк, хәтта минуты-секунды белән диярлек, Совет өенә— Гафи председатель янына әләкләргә йөгерде. — Шулай почмаклап-почмаклап ташый башладыкмыни инде хал- хозны? — дип башлады ул кызып, — алайга киткәч, әйтмәдең дип әйтеш булмасын, мин дә берәр нәрсә умырып апкайтам, бүтәннәргә яраганны миңа гына ник ярамасын. Кешеләрнең барысының да авызлары туры булып, минеке генә кыекмыни... Әптелмән Сабирасының болай ярсуы колхоз милке өчен бик көйгәннән түгел иде, әлбәттә. Аңарга, барыннан да элек, күршесеннән үч алырга кирәк иде, ә бу әләктән соң аның җаны рәхәтләнде, күңеле бушап калды. Әмма Гафи председатель мәсьәләнең андый нечкәлекләренә кереп тормады, хәер, алай нечкәртеп торырга вакыты да юк иде аның. Шундук бик коры тотып Хәлләне чакыртып китерде, башка кешеләрне канцеляриядән куып чыгарды, ишекнең келәсен төшерде, икәве генә калгач, капылт кызып, Хәлләнеп якасыннан борып алды. — Син нәрсә? Колхозны шулай почмаклап-почмаклап кимерә баш- .лау өчен дип колхозга кердеңмени? Галләм хаҗи артыннан әллә Со- 92 ловкига олагасың киләме? — кинәт болай кызып китүдән Гафи бер мәл- вакыт сүзләрен әйтә алмас булды, сул як яңагы тартышып-тартышып куйды. Эшнең уен түгеллеге әллә кайдан күренеп тора, тик шулай да Хәллә сүзнең нәрсә турында барганлыгын ачык кына белеп җиткермәгән, әллә белеп тә белеп җиткермәгәнгә салыша, шунлыктан, аеруча- аптырап калган мескен кыяфәт белән күзләрен челт-челт йомгалап тора иде. Аның болай кинәт бичара куянга әйләнеп бөрешеп калуы, каршы сүз әйтмәве председательне бераз йомшартты булса кирәк, ул, тавышын баса төшеп, дәвам итте, — элекке режим чагы булса, беләсеңме, сине нишләтергә мөлким булыр ие моның өчен? Шул үзең урлап кайткан ишегеңне җилкәңә күтәртеп, муеныңа дегет чиләге асып, арттан кай төшең кычыта — шуны чәбәкли-чәбәкли, урам йөртергә мөлким- булыр ие. И тәки йөрткән булырлар ие. Кинәт бик тизлек белән һәм барысын берьюлы төшенеп алды Хәллә абзый: шул каһәр төшкән ишек турында сүз бара булса кирәк, һичшиксез шуның турында. Урлау булып чыгамы икәнни соң ул? Күрәсең, шулай булып чыга бу килештән. Күрәсең, ярамый торган эш эшләнгән. Урам чук йөртмәсеннәр дә, шулай да... — Булды шул андый эш, кордаш, — дип песием генә бер тавыш белән телгә килде Хәллә, — хагыннан, нахагыннан ходай сакласын, минаны урлау дип башыма да китермәдем. Әйтсәм әйтим: мин аны җәлләп алып кайттым. Ишек чаклы ишек әрәм ята, мин сиңайтим; Каерып ташлаганнар бер якка, кар астында калып чери, «тукта, мал әрәм булмасын» мәйтәм. Бактың исә, ул шулай урлау булып чыгамыни? Ходай сакласын, шушы яшемә җитеп кешенең шырпысына да кул якканым юк минем. Ике күзем чәчрәп чыксын, әгәр... — Кешенекенә кагылмагансың, ә менә колхозныкына кагылгансың, җитмәсә әле башыңны дураклыкка салып, мине күз яше белән шаккатырырга маташасың, разный кулак фокуслары күрсәтеп... Шулай да Гафи председатель баштагы кебек үк каты сөйләшми иде хәзер, ачуланса да авыз кырыйларына ак күбекләр чыгарып ук түгел, эндәшми калырга мөмкин булмаганлыктаи һәм эшнең болай килеп чыгуына үзе дә яхшы ук аптырап калгандай итеп, тәмам ходка киткән телен тыя алмыйча гына әрли иде. Ниһаять, менә ул туктады, яумый узган болыттай, кара-кучкылланып бераз торды да өстәл артына кереп басты. Шкафны ачып, аннан калын гына папка чыгарды, андагы кәгазьләрне кыштырдаткалап бераз вакыт уйланып калды. — Бу эшне хәзер, протокол төзеп, югарыга җибәрергә кирәк ие кирәклеккә, — дип, авыз эченнән генә мыгырданып һәм шулай эшләмәгәнлеге өчен үзен чын-чынлап гаепле санагандай әйтеп куйды ул, ниһаять, — ә мин менә арыш боламыгы. Балаларыңны жәллим, бу юлга алай эшли алмыйм. Ник дисәң, күңелем тартмый алай эшләргә. Үзара гына әйткәндә, синнән сукин сын ясыйсым килми. Кинәт ул папкасын шап итеп шкафка атып бәрде дә, өстәл артыннан чыгып, яңадан Хәлләнсң каршысына килеп басты. Теге бөрешкәнне иңбашыннан йолкып торгызды, каршысына бастырды, бер сүз дә әйтмичә, бер мәл күзләренә текәлеп карап торды. Үз кеше итеп әр/1әү дә, оялтырга тырышу да, кисәтү дә, тегенең җанында нәрсә кайнаганлыгын белергә тырышу да бар иде бу карашта. Иң әһәмиятлесе: кешелек миһербанлылыгы бар иде бу карашта. — Кара аны, колхозда бер генә күз түгел, мең күз бар. Тугыз йөз туксан тугызы күрмәсә, меңенчесе күрә, әбәзәтельне күрә, — ул акыл бирергә тырышып шулай башлап китте, ләкин акылы озакка җитмәде, тагын кызарга тотынды, — шулай булгач, икенче тапкыр кыек эшкә кул сузасы булма, ишетсен колагың. Монысын да балаларың хакына и калада сәвит әпәен чертей укып ята торган энең бар, аның битенә 93 кызыллык килмәсен дип кенә кичерәм. Бар кит, көндез булса көндез, төнлә булса төнен, ишекне үз урынына илтеп бастьфып куй. Ачуланып булса да болай яхшылык теләп әйтелгән соңгы сүзләре, бигрәк тә калада «сәвит әпәен чертеп» укып ятучы энесен искә төшерүе Хәллә хәтерсезне бер үк вакытта айнытып та, куркытып та җибәргәндәй булды. Ишек алдына кайтып егылгач ул бу турыда берәүгә дә, хәтта никахлы хатынына да, ләм-мим сүз әйтмичә, биткә кызыллык китерергә сәбәпче булган әлеге ишекне шул минутта ук тупсасыннан күтәреп алды. Лапас астына алып кереп, кеше күзеннән качып, аны яңадан элекке тимер-томырлары белән киендерергә, каккаларга-сукка- ларга кереште. Көннең көн буе, хәтта хатынының ашарга чакыруына да игътибар итмичә, мәйханә килеп кайнашты. Ләкин шулай да көндез, кеше-кара күзе төшә торган вакытта, урланган ишекне күтәреп йөрергә батырлыгы җитмәде. Төнлә алып кайткан иде, илтеп куюын да төнлә илтеп куйды. Ләкин алган җиренә илтеп ыргыту белән генә чикләнмәде^ күгәннәренә кидереп, ишекнең бозланып каткан яңакларын юнгалап, бикләрен рәтләп, өеннән алып барган йозак белән йозаклап ук кайтты. Иртәгесен, совет йортына узышлый, Гафи председатель иренмичә борылып кереп, ишеккә күз сала китте: димәк, шулай. Сөйләшү бушка китмәгән, димәк, кәгазь-каләм кыштырдатмыйча да мөмкин икән кешесенә күрә. Көндезен Хәллә үзе, аулагырак бер вакытны туры китереп, Гафи председательгә ишекнең ачкычын китерә килде һәм кичә бераз кырысрак тонда башланган сүз бүген шактый күңелле булып дәвам •итте. Хәлләне, барыннан да бигрәк, кеше арасында яманаты чыгу ихтималы куркыткан булган икән, кайта-кайта туктап, ул Гафи-кордашыннан инде бу эшне шуның белән беткән дип санавын, кеше-карага шаулап йөрмәвен үтенде. Председатель әллә шаяртып, әллә моның кылын тартып карау нияте белән,. «кешегә шауламасам да калада укып ята торган комсомол энекәшеңә язмыйча булдыра алмам, кордаш. Монда бар да ал да гөл икән, дип тынычланып ятмасын» дип әйтеп куйгач, Хәллә карт янәдән коелып төшкәндәй булды. — Анысы нигә кирәк инде, кешенең полный ход барган укуын бүлдереп, — дип куйды ул, чын күңелдән борчылып, — ике бармак арасы-, на ит үсми, ике агай-эне без болай да шәт аңлашырбыз. Син инде, кордаш, болай да күреп торасыңдыр. Төшеп калган икән, дип колхозныкын үз өнеңә тарттырырга ярамаганлыкны ачу ташы итеп каныма ярып салдым, Касыймга бу турыда шәйлә турыдан бәреп язмаганда да ярар ие. Кордашының кеше сүзеннән болай куркуы, үз исеме белән исәпләшүе Гафи председательгә ошады, бигрәк тә аңарга үзенең иске урынына коеп куелган кладовой ишеге ошаган иде. Форсаттан файдаланып, ул, хәйләкәр төлке, сүзне шул якка таба борды: — Кулың балта эшенә бик ябышып тора икән, кордаш, бу һөнәреңне белми ием әле, — дип башлады ул, икенче яктан җайлап кына әйләнеп килеп, — әллә, мәйтәм, шушы ара-буш ара, дип кәнүшни капкасын да рәтләп бирәсеңме? Бик салынып төшкән, бүген-иртәгә .җан-тәслим дип тора, кулактан калган мал соң игелекле буламы. Шулай җайлап кына сөйләшүдән соң, Хәллә хәтерсез атна-ун көн буена колхозда балта остасы булып йөрде. Коелган яки коелырга- торган барлык тишек-тошыкларны ямады. Гафи председательгә бигрәк тә моның шунсы ошады: колхозның яңа яралган бу остасы материал сорап теңкәгә тими, алай итә, болай итә, кайдандыр калдык-постык такталар казып чыгара, итәк кисә, җиң ялгый, ничек тә рәтен таба, әйткән эшне ялтыратып эшләп куя, бер кулы кызгач, әйтмәгәнен үзе күреп тә эшли иде. Бер көнне, нәсел айгыры ябыла торган сарайның ^сайгак тактасын алыштырып торган җирендә күреп, Гафи председа 94 тель бөтенләй эреп, китте. Чергән, ләкин хәзергә җимерелеп төшмәгән; әмма якын бер арада җимерелеп төшәчәк һәм, ихтимал, нәсел айгырының аягын имгәтү белән бетәчәк хәтәр бер төш иде бу. Кеше әйтмичә, Хәлләнең әнә шул караңгы почмакка күзе җитүе председательне бик тә куандырды. Ул Хәлләнең, сүзгә-өнгә катнашмыйча, хуҗа кешедәй эшләп йөрүен бер читтән карап торды да, якынрак килеп, тегеңә куәт теләгәннән соң: — Син, Хәллә кордаш, шушы эшеңне бетергәннән соң, минем янга-* кәнсәләргә кереп чык әле, сүзем бар сиңа, — дип, тегене бераз апты- раштарак калдырып, китеп барды. Чынлыкта исә аптырашта калырлык эш булмаган, киресенчә, хәтта бераз күкрәкне киерерлек эш чыгып тора икән. Хәтерсез Хәлләнең гомердә ишеткән сүзе түгел, хәтәр зур сүздер инде: «завхоз» дигән сүз әзерләп куйган иде аның өчен Гафи председатель. Моның кызык ягы бигрәк тә шунда: председатель моны көлеп тә, гадәттәгечә ачуланып та әйтмәде. Димәк, нинди дә булса сүгенү сүзе түгел инде ул, «завхоз» дигән сүз. Шулай ук мыскыл сүзе дә булмаска тиеш.. Шулай да Хәтерсез баш сагая төште: «Әллә, ходаем, болай да вәйран башымны хәйранга калдырып, берәр урынга куймакчы булалармы?» — аның күңеленнән тиз генә әнә шул сорау узды. Сөйләшә торгач, эшнең чынлап та шул якка таба борылырга торганлыгы мәгълүм булды. — Кара әле, Хәллә туган, — дип, гомердә күрсәтмәгән ягымлылык, белән ялгап алып китте председатель, — карап йөрдем мин сиңа читтән генә, кабак баш, и шушындый карарга килдем: кулыңнан эш килә, үзең тагын калада зур урында укый торган ата комсомолның бертуган абыйсы, нигә сиңа мич башында таракан санап ятырга? Синең урының колхозның түрендә булырга тиеш. Кыскасы, шул: мин сине колхозның завхозы ит.мәкче булам. — Анысы нәрсә дигән сүз тагын? — дип юаш кына сорап куйды Хәллә абзый. Әмма Гафи председатель үзенең карарында бик нык тора, аны бернинди йомыхыйлык белән дә әлеге фикереннән кире дүндереп булырлык түгел иде. — Завхозмы нәрсә дигән сүз була? — кинәт ул, үзенең гадәттәге кызулыгына бирелеп һәм Хәлләне үз итеп кенә шелтәләргә теләгәндәй, элеп алып китте, — оят түгелме сиңа, энесе калада агромонлыкка укый торган кешегә, шулай соранып тору? Белмәсәң бел алайса: завхоз колхозның бөтен хуҗалык әйберләренә баш, шулар өчен җавап бирә торган, колхоз председателе белән бер дәрәҗәдә диярлек җаваплы, эш ягына килгәндә, председательгә караганда да күбрәк чаба торган бер кеше була. Кәнишно, сине шундук правление члены да итәбез, бер сүз белән әйткәндә, муенга камыт, Хәллә туган. И кәнишно, син инде ул чагында урындагы кеше булып исәпләнәсең. Башта «абата-чабаталык кына грамотам белән берәр түрә итеп куярга маташалармы әллә болар?» дип чәчләре үрә баскан Хәллә, Гафи председатель, «камыт», «камыт!» дигән сүзләргә бик басым ясап, мәсьәләне беркадәр шаярту ягына таба боргач, ул чаклы ук ку- рыкмый башлады. Хәтта аңарга — соңгы көннәрдә кулына корал тотып колхозның каралты-кура арасында юнышыпбөтәйтөп йөргән кешегә — бу «завхоз» дигәннәренең көч җитмәслек әллә нәрсәсе юктыр да кебек күренә иде инде. Шул ук вакытта сүзе ничек шәп яңгырый: «завхоз!». Җитмәсә әле, правление члены да итәбез, ди. һәм гомумән «урындагы кеше» булачак инде аннан соң Хәллә абзагыз. Башкасын хәзергә белгән юк, хатыны Наилә алдында базары ничек күтәреләчәк. Кыскасы, Хәтерсез Хәллә бу тәкъдимнән бик- алай калтырап төшмәде, завхоз икән завхоз. Әмма бик ул хәтле сикереп тә чыкмады. — Камытын камыт та, муен бик бәләкәй бит минем, Гафиулла, камытны тота алыр микән? — дип түбән карап кына әйтеп куйды ул. Бераз тынлыктан соң өстәде, — аннары үзең беләсең, хәтер ягы да тишек иләк кебек кенә. Күлендә калдырып кайткан плугымны төштән соң таба алмыйча аптырап йөргәнемне атакка алып сөйләүләрен үзең дә ишеткәнсендер. — Ничава, без сиңа плуг эзләп йөрергә кушмабыз... Гафи председательнең уйнап сөйләтмәгәнлеге минуттан-минутка ныгырак ачыла бара йде. Ниһаять, ул мәсьәләне хәзергә шушының белән беткәнгә санагандай, үтә кистереп әйтеп куйды: — Син онытканны хатының исеңә төшерер. Наиләне без бүген генә белмибез, теге елны крестком сайлаганда, ничек ярып салды Апушны. һич югында аңарга да бер сәвит эше булыр. Ясарсыз, икегезгә бер кенәгә. Икегезнең дә кулыгыз язу белә. Язып куясыз шул кенәгәгә колхозда нинди малмөлкәт барлыгын. Ә кырын ятканны, тишек-тошыкны син карыйсың, кулыңнан эш килгәнлекне күрсәттең, бер сүз белән әйткәндә/ Минем категорически решение шул: завхозлык камыты өчен авылда синекеннән дә шәп муен юк. Бар, уйла, хатының белән дә киңәш-табыш ит. Хәллә инде чыгарга борылган иде. Гафи председатель әйтеп өлгермәгән сүзләрен, тегенең үзенә әйтүдән бигрәк* җилкәсенә әйткәндәй, тезә калды: — Кәнишно, бу әле минем фикер генә, правлениегә куеп решение чыгарылмаган. Шулай булгач, син моны кешегә-карага бик шаулама, әмма Наилә-жанкәшең белән сөйләш. Эшнең шактый гына өлеше аңа да төшәчәк. Колхоз идарәсе дә, әлбәттә, председательнең бу тәкъдименә каршы килмәде, чөнки Хәлләнең кулыннан эш килә торган хуҗалыклы һәм, әлеге теге «каһәр төшкән» ишек белән бер мәртәбә хурлыкка калуын искә алмаганда, намуслы кеше булганлыгын яхшы беләләр иде. Тагын шул чаклысы да бар: бу эшкә Хәлләнең хатыны Наилә дә каршы килмәде. Хәтта киресенчә. Иренең соңгы вакытта юк-бар жор сүзләр сөйләп гел мич башында ятуы аны туйдырган, шуның белән бергә, үзенең дә чүлмәкләр янымнан чак кына котылып, кеше арасында, җәмәгать эшендә буласы килә иде. Гафи председатель әйткәнчә, чынлап та икесенә бер каты тышлы озынча кенәгә көйләп алдылар, шуңа барысын да теркәп бара торган булдылар. Икенче бер шундый ук каты тышлы, шундый ук озынча кенәгәдә колхозның мал-мөлкәте теркәлде, шулай итеп, кәнсәләрия хәзер боларның үз өйләрендә дә оеша башлады. Хәтерсез Хәллә искәртеп җиткермәгәнен хәтерле Наилә искә төшерә, берсе өлгермәгәнгә икенчесе чаба, эшне үзара бик килештереп эшлиләр, өченче кешене ярдәмгә чакырмыйлар иде. Авыл озын телле бит ул, ике кешедән торган бу бер урын озакламый үзенең яңа кушаматын да тапты: «завхоз» түгел, «чап, куш» дип чыгардылар боларны. Янәсе: Наиләсе кушып тора, Хәлләсе чабып тора. Ничек кенә димәсеннәр, колхозның үзе өчен дә ярап куйды болай парлап чабу. Аркылы ятканнар буйга алынып салынды, бигрәк тә шунсы яхшы булды, иясез мал әрәм череп ята бит, кадалгыры, дип колхозның вак мал-мөлкәтенә күзләрен ялтыратучылар азая төште.

(Дәвамы бар)