Логотип Казан Утлары
Очерк

Тынгысыз күршеләр

Михаил Иванович Матросов Зөя балык питомнигын кабул итеп бетергәч, һавалар кисәк кенә бозылды. Инде бит менә ничәнче көн һаман шулай көйсезләнә: ачылып китәргә теләгәндәй, иртә белән бераз җнлләп-җилләп тора да, яңадан сирәк кенә , яңгыр сибәләп яварга тотына. Аннары, юк-бар өметне дә кисеп, бөтенләй томалап ала. Югарыдан хәбәр итүләренә караганда, шушы араларда балык үрчетү буенча белгеч килергә, тиеш иде, ни өчендер, ул да озаклады. Яшерен-батырын түгел: «Бергәләп башлап җибәрүе җиңелрәк тә, күңеллерәк тә булыр», дип уйлый иде Матросов. Ләкин питомник директорының зур өметләр баглап зарыгып көтеп алган ярдәмчесе быел гына техникум тәмамлаган япь-яшь бер кыз булып чыкты. Шуңа күрәме, Михаил Иванович, бары тик каршылау йоласын үтәү йөзеннән генә вак-төяк сораулар биргәләп, өстән-өстән танышкан хәлдә: — һе, кара син аны, Одеоса кызы да безнең якларга килеп чыгар икән, — дип көлемсерәп куйды. Аннары: — Шуны әйтегез әле, Любовь Ивановна, сезнең анда менә хәзер дә, мөгаен, бик, бик рәхәттер, бездәге шикелле салкын яңгырлар юктыр? — дип сорады. Мәгәр Любовь Ивановна, үзе шулай оялчан бер кыз булып күренүенә карамастан, алай бик сер бирә торганнардан түгел, откырлыгы да бар, кирәк чагында чаялыгы да җитәрлек икән. — Нечкәргән булып, тел яшермәсәгез иде, мин бит барысын да аңлыйм, — диде ул. — Әйе, әгәр бүтән кайгыгыз булмаса минем өчен хәсрәтләнмәгез. һәм шуннан соң дөрестән дә, тел яшереп торуның кирәге калмады, әңгәмә үзснпән-үзе җитди тонга күчте. — Яхшы, алай булгач, барын да уртапа салып сөйләшик, — диде .Михаил Иванович. — Рәхим итегез! Ихтимал, управлениедә сезгә барын да ал да гөл итеп күрсәтергә тырышканнардыр... — Аларның гөнаһлары өчен мине гаепләргә җыенмыйсыздыр бит? — диде Любовь Ивановна, мөлаем елмаеп. Ишетеп тә, игътибар биреп тормадымы, әллә, кирәгеннән артык мавыгып китеп, үз уйларыннан гомумән арына алмадымы, Михаил Иванович, хәтта аңа күтәрелеп карамыйча, һаман шул бер үк эчке борчылу белән: 1(К> М 107 — Ләкин 'биредә эшләр шәптән түгел бит, аппагым. АчыгракЬйткән- дә, мине кодалагандагы шикелле, сезне дә бераз алдаганнар, күрәсең,— диде. — - Читтән караганда, һәммәсе дә җитешкән кебек үзе. Трасса буендагы төзек кенә бер шәһәрчек дип уйларсыз. Ә менә нәрсәгә тотынсаң, шул юк. Л1әсәлән, электростанция сынау вакытында ук яраксызга чыкты. Яз җитү белән бульдозер яки скрепер кирәк булачак. Әгәр җәй коры килсә, насоссыз да мөмкин түгел. Кыскасы, кирәк нәрсәләрнең барысын да саный китсәң, шактый җыела. Алары бер хәер әле. Әйе, Мәс- кәү берьюлы төзелмәгән, дигәндәй, әкренләп 'булдырырбыз. Мине иң хәвефләндергәне — гидрокорылмалар. Чөнки төзүчеләр проектның кайбер детальләрен төгәл үтәмәгәннәр, шуның, аркасында дамбаларның, су белән юылып, ашалу куркынычы бар. Бу инде, үзегез беләсез, вак-төяк кимчелек кенә түгел... — Сез директор кеше ич: нигә соң алай кабул иттегез? — диде Любовь Ивановна, аның сүзен бүлдереп. — Мин искәрмәләр белән кабул иттем. Любовь Ивановна Көлемсерәп куйды. — Күрәм, сез мине дә искәрмәләр белән кабул итәргә исәплисез, ахры, — диде ул, зур кара күзләрен Матросовка текәп. Михаил Иванович җавап бирергә өлгермәде, кабинетка урта буйлы, тулы гәүдәле бер хатын-кыз килеп керде. Питомникның барлык хуҗалык эшләрен башкаручы бу хатын бик җиңел сөякле һәм уңган бер .кеше иде. Телгә дисәң, шулай ук аңа чыкканы юктыр. Кайберәүләр шикелле әллә ни җәелеп тә китми үзе, бер сүзе белән җанны эретеп җибәрә. Әле хәзер дә, ишектән керүгә үк: — Кунак өен .менә дигән итеп җыештырып чыгардым, — дип сүзен башлады. — Ә инде мичен дә ягып җибәргәч, бөтенләй нурланып китте. Әйе, май кебек, шундый җылы төште, ходаем-, сөякләрең эреп китәр, керсәң, чыгасың да килмәс. Сүзнең үзе турында ’барганлыгын аңлап алгач, Любовь Ивановна ничектер бераз уңайсызланып калды: — Сез ни сөйлисез, мин кунак булып килмәдем' ләбаса... — диде ул аңа. — Бәй, кунак булмый әллә: сез юл килгән кеше и>ч бүген, — диде Әлфия. — Безнең якның йоласы шулай. — Ишеттегезме, Л.юбовь Ивановна? — диде Матросов, Әлфия өчен горурланып. — Нишлисең (бит, кунак — хуҗаның .колы, дигәндәй, буйсынырга туры киләчәк. Ләкин моның белән генә Әлфиянең күңеле булмады әле, аның башка бер теләге дә бар иде: — Сүз уңаеннан шуны да әйтим дигән идем әле, — диде ул,— әллә буш торган квартираларга да ягып җибәрәсе инде. — Ни өчен? — Бәй, ни өчен буламыни, — диде Әлфия үтә беркатлылык белән. — Болай бигрәк шыксыз яшибез ләбаса. Әнә болын хәтле өйләр һаман буш: бераз ямь керер иде, ичмаса, аларга да. Михаил Иванович: — Монысы миңа бер дә ошамый инде. Утынны әрәм-шәрәм итәргә ярамый, — дип кисәтсә дә, күңеле йомшарып, ирексез елмаеп җибәрде. — Озакламый семьябыз тагын артырга тора: шушы араларда эшчеләр килергә тиеш. Өлгерерсең, Әлфия, гөрләп яшәрбез әле. Әлфия чыгып киткәч, тынлык урнашты. Әсәрләнеп калган Любовь Ив а нов н а, ни Һ а ять: — Әйбәт җанлы кешеләр бар соң дөньяда, дип куйды. Михаил Иванович, әйтерсең, тик шунда гына аңына килде: — Әлфия әйтмешли, сез юл килгән кеше. Хәзергә тәмамлыйк, — диде, урыныннан кузгалып: — Барыгыз, рәхәтләнеп ял .итегез. 108 to 1 — >3арар юк, әңгәмә куерыш кына бара иде... — Мин онытып та җибәргәнмен тагы, — дип Михаил Иванович, китап шкафыннан нәрсәдер эзли башлады. — Әгәр телисез икән, менә бу томнарны үзегез белән алыгыз. Анда безнең питомникның оешу тарихы һәм перспективасы турындагы барлык документлар да тупланган. Таныша торырсыз, — диде һәм зур-зур берничә папканы Любовь Ивановнага сузды. Ул кичне Любовь Ивановна Згуц1кая соң гына ятты. Хәер, шуннан соң да тиз генә йоклап китә алмады әле. Михаил Иванович тәкъдим иткән материалларны өйрәнү аның яшь йөрәгендә якты өметләр һәм матур хыяллар уятып кына калмады, хәзердән үк каядыр чакырып, нәрсәгәдер өндәп дәртләндереп тора башлады. Дөрес, табигый һәм ясалма күлләрдә балык үрчетү яңалык түгел түгелен. Гомумән, моңа кадәр кысыр яткан җир-суларны кирәгенчә файдаланып, зур табыш чыганагына әверелдерү безнең илдә бер традициягә керде инде. Хәзер Татарстан республикасында да бу эшкә ел- дан-ел зуррак әһәмият бирелә. Ләкин Зөя балык питомнигының үзенчәлеге бар. Монда Куйбышев диңгезе өчен сазан балыгы үрчетү күздә тотыла. Сүз уңаенда шуны да искә алып китәргә кирәк, галимнәр һәм беле гечләрнең мәгълүматларына караганда, Куйбышев диңгезе барлыкка килгәнче үк инде сазан балыгының Иделдә елдан-ел азая баруы билгеле булган. Мәсәлән, башка төр балыклар белән чагыштырганда, сазан ни барысы 0,2% тәшкил иткән. Менә шуңа күрә дә, бөтен дөньяга атаклы гидростанцияләр төзү белән беррәттән, Зур Идел шартларында шушы кыйммәтле балыкның язмышын уңай хәл итү мәсьәләсе дә калкып чыга. ’ Ләкин ничек, нинди юллар белән? Иделнең тирәнлеге урыны-урыны белән 30 метрларга, ә киңлеге 40 километрларга җитә. Ә мондый шартларда зур сазан балыклары гына әйбәт яшәргә сәләтле: алар үзләренә кирәкле азыкны да табалар, ерткыч балыклар да аларга ул кадәр куркыныч түгел. Мәгәр уылдык чәчү мөмкинлекләре чикле, шуның өстенә, алардан яралган маймычлар өчен дә шартлар шәптән түгел. Әллә нихәтле тәҗрибәләр ясап тикшеренгәннән соң, галимнәр һәм белгечләр сазан балыгын ябык күлләрдә үрчетеп Иделгә җибәрү файдалырак булыр, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Татарстанда шундый зур әһәмиятле дүрт-биш балык үрчетү хуҗалыгы оештырылырга тиеш. Зөя питомнигы — беренче карлыгач. Проектта күрсәтелгәнчә, ул әллә ни зур урын да биләми — ни барлыгы 180 гектар. Моңа питомникның йорт-җир урыннары да, бүтән корылмалары да керә. Кыскасы, һәммәсе дә уч төбендәге шикелле, җыйнак кына бер хуҗалык. Шулай уйланып ятканда, ни хикмәттер, Любовь Ивановна Әлфиянең: «Әллә буш торган квартираларга да ягып җибәрәсе инде» дигән сүзләрен хәтерләде. Хәтерләве булды, рәхәткә тарыган сабый шикелле елмаеп, йоклап та китте... Иртә белән дә Любовь Ивановна куанып уянып киткән иде. Ләкин: «Бүген чынлап та аязытмакчы бугай. Яңгыр да туктаган, җитмәсә җилләп тә тора», дип уйларга өлгермәде, койма буена сыенган ялгыз кәҗәне күреп алды. Бу Любовь Ивановнага әллә ничек сәер тоелды, аның күңелендә борчылу хисләре уятты. Ә бит, дөрестән дә, куанырга иртәрәк икән әле, бүген әнә Зөя елгасындагы балыкларның ниндидер бер билгесез йогышлы авырудан кы- 109 рыла башлаулары турында хәбәр иткәннәр. Янгын чыккандагы ашыгычлык белән каударланып Михаил Иванович Любовь Ивановна ял итә торыр дип, бер үзе китеп 'бармакчы иде, ләкин тегесе «юкны сөйлисез» дигәндәй, көлемсерәде: — Ә без ни өчен бальш< үрчетеп Мәшәкатьләнәбез соң? Л1ихаил Ивановичның сизгерлеге җитми калды ахры, гаҗәпләнә төшеп: — Ничек ни өчен булсын? — диде. — Зур Идел, Куйбышев диңгезе өчен. Любовь Ивановна, җитдй тонга күчте: — Зөя елгасы да шул ук Зур Иделнең бер тармагы. Әгәр аңардагы балыклар чынлап та йогышлы авырудан һәлак булалар икән, димәк, Зур Идел өчен дә куркыныч бар. Менә шуңа күрә мин дә сезнең белән барырга, бергәләп тикшерергә тиеш. Любовь Ивановнаның чаялыгы Матросовның күңеленә бик хуш килде, бары тик сер бирмәс өчен генә: — Өлгерер идегез әле, —г дигән булды. һәркемгә билгеле, Зөя — республикабызның балыкка бай елгаларның берсе. Ә Куйбышев диңгезе барлыкка килгәннән соң, аның ул хәзинәсе бермә-бер артып, халык хуҗалыгында тагын да әһәмиятлерәк урын тотарга тиеш. Хәер, Зөя буена утырган күп кенә колхозлар, балык тоту бригадалары оештырып, инде игелеген дә күрәләр. Михаил Иванович бүген иртән ишеткән шомлы хәбәргә ышанып та җитмәгәндер, чөнки Зөя елгасының әнә шул хәзерге мактауга лаеклы якларын искә алып, аның матур һәм өметле киләчәге турында сөйләп бара торгач, ничектер тынычланып киткәндәй булды. Әле кайчан гына соң ул үзе су трамвае белән Казанга барып кайтты ич. Бернинди хәвеф- хәтәр юк, киресенчә, танышбелеш балыкчыларын очратып, аларның уңышлары өчен бик тә куанган иде. Ләкин Михаил Иванович үзен юкка гына юаткан икән. Барып җиткәч, ни күрсен: кая карама — үлтән балык. Ап-ак корсакларын ялтыратып, су төбеннән һаман калкып чыга торалар. Михаил Иванович белән Любовь Ивановна яр буйлап хәтсез җир киттеләр. Очраган бер балыкчы янында озак кына тукталып, никадәрле генә сорашсалар да, һичкем аларга төпле җавап бирә алмады; һәммәсе дә, сүз куешкандай: — Үзебез дә аптырыйбыз: кичтән бирле шулай балык кырыла. Мондый .афәтне гомердә дә күргән юк иде, — дип, иңбашларын җыерып куялар иде. Шулай да ниндидер бер карт акыллы киңәш бирде. — Зөя суын хурлый алмыйм, оланнар, балык өчен яратылган елга ул. Борын-борыннан игелеген күреп яшибез, — дип сүзен башлады ул. — Минем оныгым Буа шикәр заводында эшли. Әле күптән түгел генә кайтып киткән иде. Аның сүзенә караганда, заводның барлык шакшы суларын Зөягә җибәрәләр булса кирәк. Шуның бәласе түгелме икән бу? Тикшерә торгач, балыкчы картның сүзләре расланды. Билгеле, яшь белгеч тә һәм питомник директоры да: «Сәбәбе табылгач, бәласеннән котылу җиңел булыр», — дип уйлаганнар иде. Шуңа күрә икенче көнне үк тиешле оешмаларга хатлар язып җибәрделәр. Ал- гарак сикереп, йөрәкне сыкраткан шул нәрсәне дә әйтеп үтәргә кирәк: югары оешмалар, ни өчендер, үз вакытында моңа игътибар итеп, чарасын күрмәгәннәр. Быел җәйнең җәй буена Зөя елгасында балыкның бик аз булуын (питомник җитәкчеләренең әйтүенә караганда, алар да Иделдән үрләп кергән балыклар гына) бары тик шуның белән генә аңлатырга мөмкин. Сазан балыгының ите бик тәмле. Өстәвенә сазан бик үрчемле дә ул. һәрбер балык уртача алганда 200 мең уылдык чәчә, шулардай ким дигәндә 60—70 мең маймыч ярала һәм һәр маймыч берничә елдан 10—15 килограммга җитә. Димәк, питомник шартларында нәсел үрчетү өчен балыкларны күп асрауның хаҗәте юк. Питомникта балыкларны кышлату өчен махсус буа ясалган. Анда быел ни барысы 200 ләп балык җибәрелгән. Бер уйлаганда, Любовь Ивановнага борчылырга урын да юк кебек. Ләкин ул читтән караганда гына шулай тоела. Нәсел балыкларын кышлату ул — күп хезмәт таләп итә торган бик нечкә һәм четрекле эш. Мәсьәлә боз астындагы суның температурасын яки 1андагы һава үзгәрешләрен тикшереп баруда гына түгел, гомумән сизгер җанлы да булырга кирәк. Югыйсә, бөтен яшәү шартлары килүенә карамастан, балыклар күлнең бер җиренә генә җыелып оеп калсалар да хәвефле хәлгә очраулары мөмкин. Ул чагында аларга һава җитми, алар әкренләп хәлсезләнә һәм арыклана баралар, һәртөрле авырулар тарала башлый. Любовь Ивановна һәр тумыш көн иртәдән алып кичкә кадәр күл өстендә әвәрә килгәнлектән, аңа инде шактый ияләшкән Әлфия бервакытны: — Балыкларга табына торгач, безне бөтенләй онытып җибәрдең, ахры, дип әйтә куйды. — Ичмаса шушындый челләдә нурлы йөзеңнән безне мәхрүм итмәсәң икән. Сүздән сүз чыгып, Любовь Ивановна балыкларның әлеге шул кызыклы тормышын сөйләп биргәч, Әлфиянең соклануы йөзенә үк чыкты. Ләкин, ни өчендер: — И, газиз җаннарым! — дип көрсенеп куйды, һәм шундук өстәде: — Кара әле. алар боз астында яшиләр ич, син барын да ничек күреп торасың? Әллә берәр тылсымың бармы? Әлфиянең торыш-килбәте генә түгел, зур ачылган күзләренә кадәр ниндидер бер серле әкият тыңлап таң калган кечкенә кызны хәтерләтә иде. Любовь Ивановна ирөксездән: — Тылсым белән әкияттә генә эш итәләр, — дип елмайды. — Ә тормышта, Әлфия, күңел күзе белән карый белергә кирәк. Әлфия: — Син әйтәсеңме аны, минме, дигәндәй, хак сүз, нәкъ борынгыларча... — дип җүпләп куйды. Уйларына бирелгән Любовь Ивановна Әлфиянең сүзләрендә ишетмәде бугай, кисәк кенә туган эчке тойгыларына буйсынган хәлдә: — Менә шулай эшләр, тора-бара нишләр тагы, — диде. Әлфиягә шул җитә калды. — Бер дә кайгырма, җан кисәккәем, әйбәт башланган эшнең ахры да хәерле булыр, — дип юатырга кереште. — Әй, Әлфия, алай димә әле, чебешне көзен саныйлар. — Менә әйткән иде диярсең... — Ә шулай да алдагысы өчен борчылмый яраьмый. — Нәрсә, әллә чынлап та, бер-бер хәвеф-хәтәр бармы? — Юк, болай гына әйтүем. Зөя вакыйгасы исемә төште дә нигәдер эчем пошып китте. Ул вакытта да бик ышанып тотынган идем. Ә бит нәтиҗәсе һаман күренми. — Минем котым калмаган иде, әлеге шул Зөя өянәге кузгалган икән, — диде Әлфия, җиңел сулап. — И, илаһым, син инде бигрәк... Әллә кайдагы Зөя өчен янып-көеп яшәргә... — Шулай дисең дә, ә үзең соң? — Миңа тилчә дә тимәгән... 111 —Юк, исеңдәме? Мин килеп төшкән көнне буш квартираларны да җылытырга йөри идең? —Буш ятуларына эчем пошканга күрә генә иде инде анысы. Кешеләр өчен салынганнар лабаса... —Шул-шул әнә, һәр нәрсәнең бер рәте бар, Әлфия. Минем дә кешеләр турында күбрәк кайгыртасым килә. Ике йөрәкне бергә тоташтырган бу әңгәмә шуның белән тәмамланды: ут алырга вакыт җиткән икән, бер мәлгә сүзсез калып елмаешып торганнан соң, Әлфия, сискәнеп, урыныннан кузгалды, һәм үзенчә сукранган булып: —Синең янга керсәм, җаным эреп китәме шунда, дөньямны онытам да куям бит, — диде дә тагын бер тапкыр елмаеп куйды. Хәер, болар әле питомник тормышындагы беренче адымнар, беренче уңышлар, икенче төрле әйткәндә, киңрәк колач алып җәелеп китәр алдыннан кирәк булган беренче ашкынулы талпынулар гына иде. Ә зуррак сынаулар яз җиткәч башланды. Яз дигәннән, игенчеләргә карата әйтелгән тапкыр халык мәкале бар: сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың, диләр. Ул мәкаль шулай ук балык үрчетүче хуҗалыкларга да туры килә. Чөнки нәсел балыклары, агрономнар теле белән әйткәндә, чәчү материалы гына әле ул. Аларны махсус күлләргә җибәреп үрчетәсе бар. Ә моның өчен иң элек күп кенә хәзерлек эшләре алып барыла: күл төпләрен үткән елгы үләннәрдән чистартырга, әйбәтләп дезинфекцияләргә һәм, яшел үрентеләр тизрәк шытып чыксын өчен, туфрагын тырмалап йомшартырга кирәк була. Җиң сызганып тотынгач, хәзерлек эшләре алай озакка сузылмады: алдан планлаштырып куелганча, үз вакытында тәмамланды. Аннары балыклар да әйбәт кышлаганнар иде, зуррак күлгә күчергәч, бигрәк тә уйнаклап киттеләр. Питомник директоры, күл буенда Любовь Ивановнаны очраткан саен, ничектер мәгънәле генә елмая да: —Мал иясенә охшый, дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең, — дип суга ишарә ясап куя торган иде. Любовь Ивановна исә, ни хикмәттер, бу вакыт, киресенчә, артык кыюсыз, бигрәк оялчан бер кызга әйләнә дә кала. Тик зәңгәр күзләре генә үзенеке иде. Нәкъ кирәк чагында гына көннәр шундый җылытып җибәрде, уылдык чәчү бик уңышлы үтте. Ә бу — кара исәп белән дә миллионнан артык маймыч дигән сүз. Шуның өстенә Ушнәдән кайтартылган бер еллык карп балыклары да күзгә күренеп үсә башлады. Дөрес, болары Зур Идел өчен түгел, быел көз көне үк дәүләткә тапшырылып, илебездә мул җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукцияләре арасына кыйммәтле азык төре булып өстәләчәк. Беркөнне шулай, Фрунзе исемендәге колхоз председателе Бәхетгә- рәй Мөхәммәтҗаиов ниндидер йомыш белән питомникка килеп чыккач, көтмәгәндә кызыклы бер бәхәс кузгалды. Бәхетгәрәй беренче карауда сабыр, басынкы табигатьле булып күренсә дә, яшәү дәрте белән сугарылганлыктан, уен-көлкене ярата торган киң күңелле кеше иде. Матросов белән дусларча күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашканнан соң: —Күрәм, күрәм, безнең җирләрне көпә-көндез басып алдың да хәзер инде эреләнеп, тауга күтәрелеп барасың икән, — дип әйтә куйды. Михаил Ивановичның кәефе күтәренке чак иде, ул да шул ук шаян тонга күчте. — Менә җүләр, дәүләт кисеп биргән җир өчен әллә миңа үпкә саклап йөрисеңме? 112 — Йөрмәскә, һәркемнең үзенеке кадерле. — Шуңа җавап бирче: кулыңда чагында кадерен белдеңме соң? > — Белмәскә... — Ә минем шигем бар. — Бөтен ышанычың җирдә булсын да, һәрвакыт аның игелеген күреп яшә дә, кадерен белмә, имеш, — диде Бәхетгәрәй, бу юлы үзалдына сөйләнгәндәй. Фрунзе исемендәге колхозның Кайбыч районында .күп тармаклы алдынгы хуҗалыкларның берсе булуы Михаил Ивановичка сер түгел, әлбәттә. Өлгер җитәкчесенә дә ихтирамы зур (ничә сөйләсәң дә арттагы колхозны аякка бастырган кеше бит). Алыш-биреш итәргә туры килгәндә дә, башка колхоз председательләренә караганда, Бәхетгәрәйгә ешрак барып чыгыла. Шулай да Мтхамл Иванович, аның ай-ваена карамыйча: — Бәхәсләшәбезме алайса? — дип кызып җитте. — Табигатем шундый инде минем, — диде Бәхетгәрәй, көлемсерәп: — кеше теләгенә каршы килә алмыйм, әйдә. — Бөртекле культуралар буенча гектарыннан уртача күпме уңыш аласың? — Унике центнер, ә кайбер елларда артыграк та. — Хуш. Ә питомникка кисеп биргән җирдән? — Ничек дип әйтергә... — Юк, җилкәңне кашыма. Бәхетгәрәй: — Уңайсыз сораулар бирә башладың әле син, — дип көлеп җибәрде дә, диңгез шикелле җәйрәп яткан күлләргә ирексездән күз төшереп алды. Алар колхоз фермаларына кадәр барып тоташкан иде. — Дөрес инде анысы, әллә ни игелек күрсәтмәде. Ник дисәң, су баса торган җирләр бит... — Тотлыктыңмы инде? Их, әгәр беләсең килсә, әйтим инде: синең ул түмгәкләрең астында алтын яшеренеп яткан. Ышанмыйсыңмы? — һәм җитдиләнеп бераз дәшми торганнан соң: — ә менә хәзер исәпләп карыйк, — дип дәвам итте Л1ихаил Иванович: — Быел без 30 гектар күлгә 108 мең бер еллык карп балыгы җибәрдек. Көзгә кадәр 400 әр граммга артсалар да, күрәсеңме, кая барып басачак: кимендә гектарыннан 13 центнер менә дигән карп балыгы. Акчага күчерсәң (яңасы белән, әлбәттә) 7—8 мең доход дигән сүз. Бәхетгәрәй, дөрестән дә, җилкәсен генә түгел, башын да кашып куйды. — Нишлисең бит, ачык авыз булганбыз, — диде ул, ниһаять. Шунда күңеленә икенче уй да килде: — Ә бит бер үк вакытта каз-үрдәк тә үрчетергә мөмкин булыр иде, ә? — Әйтерең бармы? — Нихәл итмәк кирәк соң, Михаил Иванович, оҗмахка бик керәсе килә дә гөнаһларым җибәрми, дигәндәй, барысына да кул җитми шул, — диде Бәхетгәрәй. Михаил Иванович аңа папирос тәкъдим итте. — Рәхмәт, хәзер генә ташладым. Күренеп тора: Михаил Ивановичның тел төбендә тагын нәрсәдер бар. Ул кулындагы папиросын уйнаткалап: — Бәлки тартырсың? Тәмәке кайгы-хәсрәтие тарата бит, — дигән булды. — Минем бер хәсрәтем дә юк, берөзлексез тәмәке төтәтеп утырырга... — Шулаен шулай да, дөнья хәлен белеп булмый: бүген ул болан, иртәгә тегеләй, — дия-дия папиросын кабызгач, Михаил Иванович 8. ВС. Ә.* № 9. 113 төтен алкалары җибәрә-җибәрә, болай гына сораган шикелле итеп әйтеп куйды: — Бу үзәнлектә су баса торган җирләрең шактый бугай! — Булса соң? — Киләчәктә дә авыз ачып калмагыз, дигәнем. Шуннан соң сүз үзеннән-үзе уеннан чынга күчте. Әйе, бу питомник әле нигез генә, ә якын киләчәктә зуррак перспективалар ачылырга тора. Моның өчен яңадан 200 гектар җир кирәк. Чөнки балык нәселен яхшырту буенча тәҗрибә эшләрен дә оештырмакчылар. Инде кайбер чарасына керешкәннәр дә икән: шушы араларда Хабаровскидан Амур сазаннары кайтартканнар. Питомникның киләчәген күз алдына китергәч, Бәхетгәрәй әсәрләнеп калды. — Шәп бит, ә? — диде ул ахырдан, һәм шундук: — Иллә дә тынгысыз күршеләр булып чыктыгыз соң, минем йөрәккә дә гел борчу салып торасыз, — дип өстәде. Йөрәге бер кузгалгач, түзмәде Бәхетгәрәй, икенче тапкыр тагын сугылды питомникка. Башта ул, нәрсәдәндер тартынгансыман: — Юл уңае туры килгәч, хәлеңне белеп чыгарга уйладым әле, күрше, — дигән булды. Әмма сере тиз ачылды. Алар берничә сүз алышуга, кайдадыр якында гына, күл буенда булса кирәк, ике тапкыр рәттән мылтыктан аткан тавыш ишетелде. Бераздан ул тагын кабатланды. — Әһә, өчәү булды, — диде Михаил Иванович. Ниһаять, Бәхетгәрәй: — Нәрсә саныйсың әле син? Мылтык белән -кем шаяра анда сезнең? — дип гаҗәпләнеп сорады. — Кем булсын, билгеле, Любовь Ивановна. — Тапкан икән вакыт, — диде Бәхетгәрәй, көлемсерәп. — Булмаса, син аны, мактаулы белгечеңне, миңа биреп тор, ул гадәтләрен тиз онытыр. Әйе, игенче тормышын бераз татып караса... Михаил Иванович, аның сүзен бүлдереп: — Син белмисең икән алайса, — диде, — акчарлаклар тәмам теңкә- гә тия башладылар. Зөядә балык булмагач, каян сизеп алганнардыр, барысы да монда ябырыла. Юк, молодец ул Любовь Ивановна: очраган берсен кыра бирә. Аучы булып яралган диярсең: кая барса да, мин биргән ау мылтыгын үзеннән калдырмый. Җитмәсә бер патронны да бушка әрәм иткәне юк. Менә хәзер дә өчне атып төшерде. Әгәр ышанмасаң, бәхәсләшергә мөмкин. — Бу юлы бәхәсләшергә исәп юк әле, — диде Бәхетгәрәй, елмаеп. — Башка уй төшкән чак. Икенче төрле әйткәндә, безнең дә ниятләргә теләк бар. Монда килүемнең сәбәбе—сезнең эшләр белән якыннанрак танышу. — Башта ук әйтәләр аны, — диде Михаил Иванович, — җәһәт кенә, хәзер барып киләбез. Шунда мактаулы аучының трофеен дә үз күзең белән күрерсең... Җәйге гаҗәп матур көннәрнең берсе иде бу. Әйтерсең ялгыз усак та, шуңа хәйран булып, таң калган да, рәхәткә чумып, тәмам изрәп төшкән: ник бер яфрагы селкенсен. Күл буйлары үзе бер хозур: ничек кенә эссе булмасын, биредәге һава, сафландырып, сулышларны җиңеләйтеп җибәрә. Әле кайчан гына тип-тигез җирләр иде бит. Ә хәзер кая карама, берсеннән-берсе дамбалар белән генә аерылып, күлләр җәйрәп ята. Алар дистәләрчә. Берсендә, әйтик, карп балыклары, икенчесендә — сазаннар. Маймычлар исә үзләренә аерым дөнья булып яшиләр. Баштарак Бәхетгәрәйнең зиһене төрле җиргә таралды, шуңа күрә Михаил Ивано вичның сөйләгәннәрен дә өнәп бетерми иде. Ләкин билгеле бер системага салынган хуҗалыкның серләренә төшенгән саен, фикерләре ачыкланып, зиһене туплана -барды. Тора-бара ул шундый мавыгып, бөтен дөньясын онытып җибәрде, әллә нихәтле җирләр йөреп, соңгы күлнең дамба башына барып җиткәннәрен дә сизми калды, һәм үзе дә: — Бәй, фермага килеп төртелгәнбез ләбаса, — дип куйды. Ул арада күлнең икенче ягыннан аларга каршы якынлашып килгән Любовь Ивановна: — Бу ни хәл, адашып йөрисезме әллә, Бәхетгәрәй иптәш? —дип кычкырды. — Яшерер хәлем юк, сүзегез дөрес, Любовь Ивановна, — диде Бәхетгәрәй, аның белән күрешкәч. — Өч нарат арасында адашкан кеше турында ишеткәнегез бардыр. Оятка каршы, менә мин булам инде ул. Карагызчы, безнең борын төбендә генә нинди хуҗалык оештырып җибәргәнсез. — Шелтәләп китүчеләр дә бар иде. Рәхмәт инде, алай ошаткач, — диде Любовь Ивановна, гадәтенчә, тыйнаклык саклап. — Урам аша гына яшибез, дигәндәй, киләчәктә ешрак кунак булып килегез. — Юк инде, Любовь Ивановна, кунакка күп йөрештек, хәзер тәҗрибә алмашып та яшик, — диде Бәхетгәрәй.