Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕЛЕНДӘГЕ БЕРЕНЧЕ ӘДӘБИ-ПОЛИТИК ЖУРНАЛ «ӘЛ ГАСРЕЛ-ҖӘДИТ»

Беренче рус революциясе елларында татар халкы тормышының барлык өлкәләрендә көчле җанлану башлана. Татар әдәбияты, татар сәнгате өлкәсендә эш көчәя. Күп кенә һәм зур гына шагыйрьләр, язучылар үсеп чыга. Вакытлы матбугат булдыру—ч газетажурналлар чыгару мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. Ниһаять, татар телендә беренче газета- журналлар оеша башлый. Татар телендәге беренче газета һәм журнал чыга башлау Уральск шәһәре һәм Камил Мотыйгый-Төх- фәтуллин исеме белән бәйләнгән. Камил Мотыйгыйның хәзерге көндә безнең кулда сакланган архив докуметларына караганда, 1904 елдан ук инде ул журнал чыгару эшенә хәзерләнә., Шул елның декабренда ул, татар телендә «Әлгасрел-җәдит» («Яңа гасыр») исемле журнал чыгарырга рөхсәт сорап, Петербургка прошение яза, татар интеллигенциясенең алдынгы вәкилләре белән бәйләнешкә кереп, фикерләрен сораша, алардан журналда үзләренең әдәби әсәрләре белән катнашуларын үтенә. Казаннан Г. Камал, Буадан Ш. Мөхәммәтов, Уральскидан Г. Тукай һәм демократик карашлы башка татар интеллигентлары К- Мотыйгыйның бу эшен хуплап каршы алалар, журналда актив катнашачакларын белдерәләр. 1904 елның июнендә 9 татар телендә «гыйльми, әдәби, хикми вә фәнни» дип баш куелган кулъязма журналның беренче саны чыга. 1906 елга кадәр бу «Әлгасрел-җәдит» журналы шулай кулъязма журнал булып чыгып килә. Тексты матур каллиграфия белән язылган бу журналда татар тормышына, әдәбиятына һәм гомумән культурабыз тарихына караган күп кенә мәгълүматлар бар. (Камил Мотыйгыйның архивында -шушы кулъязма журналның 1904 елда чыккан 11—22 саннары, 1905 елда чыккан 1—9 саннары сакланган). Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 1903—04 елларда язган шигырьләре моңарчы безгә бары тик истәлекләр аша гына билгеле иде. Хәзер шушы кулъязма журналда без аларның төп басма нөсхәләрен күрәбез инде. «Әлгасрел-җәдит» журналының кулъязма саннарында Г. Тукайның сатирик хатлары, публицистик мәкаләләре һәм кайбер шигырьләре урнаштырылган. Алар Г. Тукайның беренче әсәрләрен шагыйрь үзе язган хәлендә укырга, моңарчы шулай булырга тиеш дип кенә уйланылган кайбер сүзләрне дөресләргә, Тукай текстларын аныкларга ярдәм итә. Билгеле булганча, шул елларда газеталарда Уральск шәһәренең нн зур типографияләреннән берсе «Уралец»ның сатылуы турында хәбәр басыла. Камил Мотыйгын шактый зур сумага^бу типографияне сатып ала. Озак та үтми, Казаннан ул гарәп хәрефләре китертә, набор- щиклар чакыртып ала. Шулай итеп, «Әлгасрел-җәдит» журналын типографиядә бастыра башлау өчен матер и ал ь-те х ник м өмки н л ек л әр булды р ы ля. һәм 1906 елның 15 январенда «Әлгасрел-җәдит» журнал ынын 9 Числосын, кызганычка каршы, аныклый алмадык, — М. Г. Б 10* 147 148 типографиядә басылган беренче саны чыга. Революцион хәрәкәт кайнап торган чакта һәм Габдулла Тукайның актив катнашуы белән туган бу әдәби- .политик журнал, беренче чиратта, халыкның демократик теләкләренә жавап биргән иҗтима- гыйпублицистик мәкаләләре һәм көчле сатирик шигырьләре белән таныла. Камил Мотыйгый имзасы белән игълан ителгән белдерүендә журнал үзенең 'максатын түбәндәгечә билгели: «... Әлгасрел-жәдит» журналы кирәк кыйммәт жәһәтенчә вә кирәк мөндәриҗәт жәһәтенчә Россиядә беренче журнал идеке һәркемгә мәгълүмдер. — Варсын. — Милләтемез файдалансын. — Иптәшләр!.. Безем бу журналны нәшер итмәктән максатымыз мал жәһәтенчә файда казану дәгелдер. — Юк! Безем башлыча максатымыз: — Милләтемезне. инкыйраздан коткармак юлында бихаккый социалист-демократ мәсләгендә ула- рак, там хөррият казанмая хезмәт итмәктер. — Долой бюрократ провокаторларны! — Долой инсаннарга зарарлы адәмнәрне! Хөррият, ирек барча халыкка улсын. Россиядә улан барча халыкка улсын. Милләт, нәсел вә нәсәп аерылмаенча, русларга, мөселманнарга, яһүдиләргә вә башка милләтләргә, ирләргә вә хатыннарга барчасына тигез хаклар бирелсен. — Барчасына бертигез закон улсын. — Менә безнең сөйли торган сүзләребез ушбулардыр. — Иштә безнең мәсләктә будыр» Шул заман шартларыннан килеп караганда, журнал, чыннан да үзенең программасына турылыклы булып бара. Аңарда шул көннәр өчен бик әһәмиятл е ижти м а гы й -п ол ити к эчтәлекле мәкаләләргә, ялкынлы 1 ^Әлгасрел-җәдит» журналы, 1906 ел, 17 сан. публицистик чыгышларга киң урын бирелә. «Әлгасрел-жәдит» журналында, шулай ук Камил Мотыйгын редакциясендә үк чыккан «Фикер» газетасында Габдулла Тукай һәм башка күренекле татар язучыларының күп санлы мәкаләләре басыла. Алар арасында татар халык шагыйренең «Хиссияте миллия», «Тәшәккер», «Шигырьләребез», «Әдәбият ахшамы яки литературно-музыкальный вечер» кебек бик әһәмиятле мәкаләләрен күрсәтергә була. Журналда бу елларда урнаштырылган .материаллар шул чорның политик таләпләрен, революцион көрәшнен бурычларын шактый дөрес аңлап, белеп язылулары белән аерылалар. Аның битләрендә Фатих Әмирханның рус теленнән тәрҗемә итеп эшләнгән «71 нче ел Коммунасы» исемле публицистик мәкаләсе, Г. Туканның революционер А. Бахнын «Царь Голод» «исемле экономил очеркларыннан файдаланып язгая «Ачлык падишаһ» исемле хезмәте чыга. Алар аңлаешлы, гади телдә язылган «булулары, - революцион фикерләрне пропагандалаулары белән әһәмиятлеләр. Шул ук журналда Тукайның рус телендәге политик брошюрадан файдаланып язылгач «Мөхарәбә вә Государственная Дума» исемле озын политик мәкаләсе дә басыла. «Әлгасрел-җәдит»нең 1907 елгы 1— 2 саннарында «Германиядә санлау көне» дигән бер политик мәкале урнаштырылган. Мәкаләдә автор 1903 елда Германия'шәһәрләренең берсендә сайлау вакытларында төрле партияләр арасында барган көрәш турында сөйли, Германия эшчеләренең, үз кандидатларын үткәрү өчен, «җаннарын аямыйча» тырышуларын яза. Журнал татарларда иҗтимагый фикерне үстерүгә һәм татар демократик культурасын, әдәбиятын үстерүгә хезмәт итә. Аның битләрендә күп кенә шигырьләр, хикәяләр чыга. Тукайның «Сорыкортларга», «Мөритләр каберстаныннан бер аваз», «Хөрриятә», «Шагыйрьгә», «Син булмасаң», «Теләнче?, «Мөташагый рьгә», «Парат», «Ләз- 149 Уңнан сулга таба: 1 нче — Габдулла Тукай, 2 нче — Камил Төхфәтуллин-Мотый- гый. Фото Уральскида алдырылган. Оригиналы филология фәннәре докторы М. Гай- нуллинда саклана. зәт вә тәм нәрсәдә?» кебек шигырьләре беренче мәртәбә шушы журналда басыла. Журнал татар телендә сәхнә әсәрләре булдыруга да игътибар итә. 1906 елның маенда чыккан 5 санында журнал редакциясе идарә исеменнән түбәндәге белдерүне ясый: «Моннан соң театрларда уй- налмага яра-рлык театральный яңа әсәрләрне журналымызда басып чыгарырга аеруча дикъкать ителәчәктер. Театрда уйналачак әсәрләр дөрес, гыйбрәт булып бонлардан фәү- кыльгадә истифадә (гадәттән тыш файда — М. Г.) итмәк мөмкиндер. Хосусан, заманымыздагы хәлләрне тәмсил идәр (мисал итеп күрсәтә торган. — М. Г.) әсәрләрне күз уңында күрсәтмәкнең файдасы галәмчә тәҗрибә улынмыштыр». Журналда чыккан пьесалар чыннан да үз чорының әһәмиятле социаль күренешләрен, кешеләр арасындагы сыйнфый мөнәсәбәтләрне сурәтләүгә багышланган. Мәсәлән, 4 санда (1906) 10 «Әлгасрел-җәдит» журналы, 1906 ел, 6 сан. 11 Шунда ук. 12 Шунда ук, 8 сан. 13 Шунда ук, 1907 ел, 1 сан. басылган «Попечитель я.хут мәдрәсә назыйры» дигән пьесада иске тип мәдрәсәдә попечитель булып торган Казан байларының берсенең реакцион эшчәнлеге фаш ителә. Пьесадагы тискәре образлардан Габдулла бай мәдрәсәдәге тәртипләрне һаман да искечә калдырырга тырыша. Алдынгы фикерле шәкертләр бу байга каршы көрәшәләр һәм нәтиҗәдә җиңеп чыгалар: попечительнең гаепләре ачыла, шәкертләрнең басымы астында ул мәдрәсәдән куыла. Аның бу хәлгә төшүе семья членнарына да йогынты ясый, улы белән кызы, - аталарының деспотлыгына түзеп тора алмыйча, бу йортны ташлап чыгалар. Кыска гына вакыт эчендә «Әлгасрел-җәдит» журналы редакциясе һәрьяктан тулы эшләнгән, сәнгать ягыннан камил драма әсәрләре чыгарырга өлгерә алмый, билгеле. Моңа татар театр сәнгатенең әле тиешенчә җанланып китә алмавы да -комачаулык итә. Шулай да, журнал редакциясенең татар театрын тудыру өчен башланган эше нәтиҗәсез калмый. «Әлгасрел-җәдит» журналында басылган «Ачу нәтиҗәсе» *, «Тутам рисаләсенең 2 нче кисәге» 10 11, «Мокаясә»12 («Чагыштыру»), «Гүзәл тцрбия» 13 кебек әсәрләр, әле татар әдәбияты тарихын тикшерүчеләр тарафыннан искә алынмасалар да, үзләренең реаль тормышны типик чагылдырулары белән игътибарга лаеклылар һәм татар әдәбияты тарихында, һичшиксез, урын алырга тиешләр. «Әлгасрел-җәдит» журналы, беренче саннарыннан башлап ук татар укучыларын рус классик әдәбияты, башка халыклар әдәбиятыннан үрнәкләр белән даими рәвештә таныштырып килә. Журнал битләрендә ' Г. Тукай тәрҗемәсендә И. А. Крылов мәсәлләре, И. Фран- коның «Урманнар һәм утарлар»ы, К. Мотыйгый тәрҗемәсендә гарәп мәсәлләре басылып чыга. 150 «Әлгасрел-җәдит» журналының оештырылу тарихы турында сөйләгәндә, аның редакторы һәм на- шире Камил Мотыйгыйның җәмәгатьчелек эшчәнлеген мскә алып үтмичә мөмкин түгел. Типография К. Мотыйгый .кулына ‘күчкәч, Уральскида рус телендә чыгып килгән «Уралең» газетасы да аның карамагына кала. К. Мотыйгый архивында сакланган >истәлекләр бу газетага Уральск социал-демократлары турыдан-туры катнашканын раслыйлар. 1906 елның 20 январенда, патша хөкүмәтенә каршы политик эш алып баруда гаепләнеп, «Уралең» газетасы губернатор тарафыннан бөтенләйгә ябыла. Күп тә үтми, К. Мотыйгый типографиясендә «Уральский дневник» исеме белән икенче 'бер көндәлек газета чыга башлый. К. Мотыйгыйның архив материаллары арасында газетаны чыгару турында (большевик Д. Г. Колотилин белән төзелгән договорның бер нөсхәсе сакланган. Бу договор .белән К. Мотыйгый. һәм Д. Г. Колотилин «Уральский дневник»ны • бергәләп чыгарырга килешәләр. Договорның түбәндәге юллары аеруча әһәмиятле. «Әгәр кайсыбыз да булса предприятиенең, мораль эшчәнлеге буенча суд яки администрация , җаваплылыгына тартыла калса, безнең килешү мөнәсәбәтләре үзгәрмәячәк һәм һәр- беребезгә шәхси эше белән яки ва- вытлыча урынбасар чакыртып, килешү мөнәсәбәтләрен һич тә бозмыйча, бәхетсезлеккә төшкән иптәшен ал <-Яиа тормыш» газетасын чыгару турындагы килешү кәгазе. Астан икенче юлда Габдулла Тукай газетаны чыгару өчен 100 сум акча кертүен белдереп кул куйган. маштырырга тырышып, гомуми эшне намуслы рәвештә дәвам иттерү бурычы йөкләнә», диелә аңарда. Бу документ К. Мотыйгыйның Уральск социал-демократлары белән бәйләнештә булуын күрсәтә. Реакция еллары башлангач, татар ; реакционерлары, фанатик дин әһелләре демократик татар матбугатына кискен көрәш ачалар. «Әлгасрел- җәдит» журналы нашире һәм редакторы Камил Мотыйгый татарның «асыл зат»ларына тел тидергәне өчен берничә мәртәбә суд җаваплы- лыгына да тартыла. 1907 елның февралендә реакцион көчләр, күп тапкырлар донослар бирүләре нәтиҗәсендә, җиңүгә ирешәләр. Камил Мотыйгыйдан наширлек һәм редакторлык хокуклары алына. Патша хөкүмәтенә каршы пропаганда алып бафганы өчен, Уральск окружной суды аны бер ел да ике айга төрмәгә ябарга, бөтен милкен конфискацияләргә, дигән хөкем чыгара. Камил Мотыйгый типографиясен сатарга, газета-журнал чыгару эшеннән вакытлыча читләшергә мәҗбүр була. Типографияне Уральск шәһәренең зур байларыннан миллионер Мортаза Гобәйдуллин сатып ала. Камил Моты й гы й д а н р е д актор л ык һә хМ наширлек хокукларын патша чиновниклары тартып алган булса, журналның яңа нашире Мортаза Гобәйдуллин патша чиновникларына үзе булыша. Газета белән журналны үз кулына алуга 2 ай тулмый, ул үзенә һәм сыйныфташларына каршы ачы-ачы мәкаләләр, сатирик шигырьләр бастырып торган журналны туктата. 1907 елның 25 маенда «Әлгасрелҗәдит» журналының соңгы 5 нче саны чыга. Ләкин «Әлгасрел-җәдит» журналында башланган традицияне аннан соң чыккан әдәби журналлар тагын да киңрәк дәвам иттерәләр. «Әлгасрел-җәдит» журналының роле, югарыда искә алганыбызча, татар культурасы /тарихында беренче әдәбиполитик журнал булуында. Аның битләрендә басылган иҗ- тимагыйпублицистик мәкаләләрне, шигырьләрне һәм драма әсәрләрен татар әдәбияты һәм журналистикасының беренче рус революциясе елларында мәйданга килгән яхшы үрнәкләре дияргә кирәк. «Әлгасрел-җәдит» журналы һәм «Фикер» газетасы туктатылганнан соң, Камил Мотыйгый татар телендә газета чыгару өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр эзләп карый. Аның архивында булган бер документка караганда, ул 1907 елның июлендә, халык шагыйре Г. Тукай белән бергә, «Яңа тормыш» исемле газета чыгарырга хәзерләнә. Бу документта К. Мотыйгыйның газета өчен 500 сум, Г. Тукайның 100 сум акча керткәне күренә. «Яңа тормыш» газетасы Мөхәммәт Гали Мусинның рәсми редакторлыгы һәм нәширлегендә чыкса да, аның фактик оештыручысы һәм җитәкчесе Камил Мотыйгый була. Газета кара реакция елларыйда халыкны капитализм тормышының гаделсезлекләрөнә каршы юнәлткән материалларга күп урын бирә. «Әлгасрел-җәдит» журналының тарихы Габдулла Тукайның беренче иҗат адымнарын сурәтләгән, аның шул чорда татар вакытлы матбугатын булдыру өчен гаҗәп зур тырышлык күрсәтүен күрсәткән, Камил Мотыйгыйның журналистлык эшчәнлегенә бәйләнгән материаллар белән танышу әдәбият белгечләренә күп кенә яңа нәрсәләрне ачыкларга ярдәм итәчәк. Без хәзер «Әлгасрелҗәдит» журналының 1906 елның январенда түгел, бәлки күп элегрәк, 1904 елның урталарыннан ук, чыгып килгәнен күрдек. Шунда әдәбият тарихыбызны ачыклауга булышлык иткән бик әһәмиятле материалларның теркәлеп калуы, шулар эчендә Г. Тукайның да әсәрләре күренүе ул документларның зур игътибарга лаеклы булуы турында сөйли.