Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ПАТША-ТУП БАР КРЕМЛЬ УРТАСЫНДА... ^7атша-туп бар Кремль уртасында — Күргәзмәгә күптән куелган. Адәм башларына төшәр ядрә Баш-баш.итеп, зурдан коелган. Заманында ул дәһшәтле булган, Әмма бер тапкыр да атмаган.- Чуен бугазыннан үлем чыгып Аяк асларына ятмаган. Рәсемнәргә төшә хәзер монда Башкалага килгән кунаклар. Кеше тынгач, бу борынгы тупка Күгәрченнәр килеп кунаклар. Аяз көннәр нинди яктылар да, Тыныч сулар нинди тоныклар... Атылмаган ракетаны шулай Күрсә иде безнең оныклар! ЮК, ИПТӘШКӘЙ, АРТЫК КЫЗАСЫҢ ^уар күлмәкле бер егет күрсәң, Бөтен егетләргә тиясең: — Әллә ничек бу хәзерге яшьләр, Рәтләре юк бер дә, — диясең. Очрый калса инде берсе сиңа Утырганда әгәр типтереп, — Син сөйлисең барлык яшьләрне дә Шундый әрәм тамак иттереп: — Әллә ничек бу хәзерге яшьләр, Юньнәре юк бер дә, — диясең... 4 Юк, иптәшкәй, артык кызасың син, Урынсызга безгә тиясең! Миллионлаган гектар чирәм җирне Күтәрдеме яшьләр? Күтәрде! Ресторанда түгел, палаткада Үткәрдеме төнен? Үткәрде! Себер елгаларын йөгәнләгән Иреклеләр кемнәр, синеңчә? Дөнья иминлеген саклар өчен Кирәклеләр кемнәр, синеңчә? Галәм киңлегеннән урап төшкән Яшьтәшемне кая куясың? Яшь Союзның бөтен якларында Син бит яшьлек дәрте тоясың! Юк, иптәшкәй^ артык кызасың син, Урынсызга безгә тиясең. Уйлап баксаң: «Ну, хәзерге яшьләр Молодец та инде!» — диярсең. БАБАЙЛАРДАН КАЛГАН... Игенченең исе китмәгән шул, Начар булган «архив» яклары; Сакланмаган өйдә әткәйнең дә Шахталардан салган хатлары... Бабай язган васыять кәгазен дә, Күрәлмәдем, күптән җуйганнар; Әллә шунда кыяр орлыклары, Теш карасы төреп куйганнар... Борынгылар җыйнак булмаган дип, Әйтер идең, алар аклана: Шкаф өсләрендә төргәк-төргәк Налог кәгазьләре саклана7 йөз саргайткан сары кәгазьләргә Карап утырдым да буш чакта, Тузан җыеп, аунап ятмасын дип, Илтеп аттым янган учакка. йодрык-йодрык мөһер сурәтләрен Утта яндырдььм мин үч итеп; Карап тордым кызыл ялкыннарга Бабайлардан калган төс итеп... ТАҢ ШАТЛЫГЫ Тәрәзәгә күзем төшү белән Ашык-пошык торып киендем; йөгереп чыктым тизрәк өй алдына, Офыкларга карап сөендем. Таңгы рәхәт җилләр китерделәр Җылы туфрак һәм чык исләрен; Яңардылар шул чак күңелемдә Онытылып барган хисләрем. Әллә кайчан ялгыз җырлап кайткан, Сагындырган җырлар кузгалды... Таң күрмичә әрәм үтеп калган Көннәремне бүген кызгандым. һәр көннең бар үзенең гүзәллеге — Таңнар таңга бер дә охшамый; Таңнар күреп йөргән кешеләрнең Күңелләре җырдан бушамый. ЯНВАРЬ ЯҢГЫРЫ $з төсләре иңде офыкларга, Вак яңгырлар карны тиштеләр; Юешләнде юллар, рәшәткәләр — Язгы көннәр искә төштеләр. Искә төште бозлар айкалган чак, Су җәелгән чаклар болынга; Әйтерсең лә, карлы чыбык түгел, Чәчәк аткан шомырт кулымда... Тамчылар да, апрельдәге кебек, Нинди якты, нинди тереләр! Яз җиткәнме, диеп, гаҗәпләнеп, Күзен ачып карый бөреләр... 6 ГАБДРАХМАН МИНСКИЙ Язның БЕРЕ