Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРТИЯБЕЗНЕҢ ЯҢА УСТАВЫ ПРОЕКТЫ

Коммунистлар партиясе төп ГҮ\ һәм җитәкче ике документж ка— Программа һәм Уставка нигезләнеп эш итә. Программа тарихи үсешнең билгеле бер этабында партиянең бурычларын һәм максатларын фәнни яктан кыскача нигезләсә, партиянең стратегик һәм тактик нигезләрен билгеләсә, Устав партия төзелешенең оештыру формаларын, партиянең эчке тормышын җитәкләүче тәртипләрне, партия оешмаларының практик эшчәнлеге юлларын билгели. Уставта партия тормышының һәм партия җитәкчелегенең В. И. Ленин эшләгән нык нормалары һәм принциплары беркетелгән. Устав — ул партия тормышының төп законы. Уставта партиябез эчке тормышының һәрбер коммунист кулланып эш итәргә тиешле иң әһәмиятле, иң төп тәртипләре язылган. Партия оешмаларының практик эшчәнлекләрендәге бик күп төрле мәсьәләләрнең барысын да конкрет рәвештә хәл итеп бетермәсә дә, Устав ул мәсьәләләрне дөрес хәл итү өчен ныклы нигез бирә. Барлык мәсьәләләрдәге кебек үк, оештыру мәсьәләләрендә дә партия иҗади марксизм-ленинизм позицияләрендә тора. Оештыру формалары һәм эшчәнлек методлары партия өчен үзмаксат түгел, ә бәлки алга куелган максатларга ирешү чаралары булып санала. Шуңа күрә дә Коммунистлар партиясе үзенең һәрбер этабында эшчәнлеге- нең конкрет тарихи шартларына җавап бирә торган һәм алдындагы политик бурычларны уңышлы хәл итәргә булыша торган оештыру формаларын эзли һәм шуларны кулланып эш итә. Конкрет тарихи шартларга һәм шул шартларда туган бурычларга карап, КПССның Уставы да үзгәртелә бара. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең октябрь аенда ачылачак XXII съезды КПССның яңа Уставын раслаячак. Партиянең Уставын үзгәртеп төзү нигә кирәк булды соң? Соңгы елларда илебез үзенең үсешенең яңа чорына — киң колач белән коммунизм төзү чорына керде. Совет җәмгыятенең җитәкче һәм юнәлеш бирүче көче булган партиябезнең роле һәм әһәмияте тагын да ныграк үсте, коммунизм төзелешендә, идеология һәм оештыру эшләрендә һәрбер коммунистның, партиянең һәрбер оешмасының, һәрбер җитәкче органының роле бик нык күтәрелде. Партиянең хәзер гамәлдә булган Уставы XIX съездда кабул ителгән иде. Моннан соң үткән чор эчендә партиябезнең төзелешендә бик күп тәҗрибә тупланды. Шәхес культының зарарлы нәтиҗәләрен бетерү, партия тормышында ленинчыл нормаларны һәм прин- ципларны яңадан булдыру һәм партиядә эчке демократияне тагы да киңәйтү буенча бик күп әһәмиятле эшләр башкарылды.. Партия эшенең партиябезнең хәзерге үсешенә җавап бирә торган өр-яңа формалары туды һәм киң танылды. Болар барысы да партия оешмаларының оештыру һәм политик эш формаларын һәм методларын коммунистик төзелешнең үскәннән үсә барган бурычларына яраклы итеп камилләштерүне таләп итә. Шуның белән бергә, тарихи конкрет обстановкага карата партия үзенең Уставын күпме генә үзгәртеп төзесә дә, Уставның В. И. Ленин эшләп калдырган төп оештыру принциплары үзгәрмиләр. Яна Устав проектына нинди үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә соң? Яңа Устав проектында иң элек КПСС Программасындагы положениеләргә — партиянең үткән юлын кыскача характерлый торган положениеләргә бик төгәл итеп яңа билгеләмә бирелә. «Советлар Союзы Коммунистлар партиясе, — диелә КПССның яңа Уставы проектында, — совет халкының сыналган сугышчан авангарды, ул.СССР эшчеләр сыйныфының, колхозчы крестьяннарының һәм интеллигенциясенең алдынгы, иң аңлы өлешен ирекле нигезләрдә берләштерә». Партиябезнең шушы яңа билгеләмәсенең бөтен дөнья күләм-тарихи әһәмияте менә нәрсәдән гыйбарәт: Беренчедән, бу билгеләмә партия турындагы марксистик-ленинчыл тәгълиматны тагын да баета һәм үстерә. Марксист-ленинчы- лар, партиябезне эшчеләр сыйныфының алдынгы отряды, авангарды, диләр. Партиягә бирелгән бу билгеләмә әле җитәкчелек итә торган партиягә әйләнмәгән һәм шулай ук җитәкчелек итә торган, ләкин әле социализмның тулысынча җиңүе тәэмин ителмәгән барлык илләрнең коммунистлар һәм эшчеләр пар-- тияләре өчен хәзер дә дөрес билгеләмә. Ләкин хәзер безнең илдә эш бөтенләй башкача тора. Советлар Союзында социализхМ тулысынча һәм тәмам җиңде, эксплуататор 124 сы йн ыф л а р бөтенләй гә бетерелде, совет җәмгыятенең мораль-прлитик бердәмлеге оешты һәм^ ныгыды. Илебездә эшчеләр сыйныфы, крестьяннар һәм интеллигенция берберсенә һаман якыная баралар. Менә шушы шартларда партиябез барлык яктан да чын-чыннан халык партиясенә, совет халкының алдынгы авангардына әверелде. Икенчедән, бу билгеләмә социализмның җиңүе һәм коммунизм төзү өчен көрәштә партиянең социаль базасы киңәйгәнен һәм үскәнлеген, партиянең сыйныф авангардыннан совет халкы авангардына, бөтен халык партиясенә әверелгәнлеген, аның иҗтимагый тормышның барлык якларына да йогынтысы көчәйгәнлеген раслый. Өченчедән, бу яңа билгеләмә партиябезнең иң әһәмиятле һәм иң характерлы сыйфатын — аның халыкчанлыгын, аның халыкның авангарды икәнлеген басым ясап әйтә. КПСС Уставы проектында: «Партия халык өчен яши һәм халыкка хезмәт итә», диелә. Яңа Устав проектында коммунизмны төзүдә партиянең җитәкчелеге һәм юнәлеш бирүчән роле тагын бер тапкыр басым ясап әйтелә, совет халкының бөек иҗади эшчән- легеиә партия җитәкчелек итүе, халыкның коммунизмның җиңүе өчен көрәшенә партиянең планлы рәвештә һәм гыйльми нигезләнгән оешканлык характеры бирүе күрсәтелә. Коммунистлар партиясе үзенең авангардлык ролен революцион теориясе, дөрес политикасы белән генә түгел, бәлки нык оешканлыгы белән дә үти. Яна Устав проекты партиябез иҗади рәвештә тормышка ашыра торган бөек идеяләр — Ленин идеяләре белән башыннан ахырына кадәр сугарылган. «КПСС тормышының какшамас законы, — диелә яңа Устав проектында, — аның сафлары идея һәм оешу ягыннан бердәм, монолит булу, барлык коммунистларның югары аңлы дисциплинасы». Партия члены булуның төп шартлары һәм нормалары билгеләмәсе яңа Устав проектында бик әһәмият 125 ле урын алып тора, һәм бу законлы да, чөнки киң колач белән коммунизм төзү чорында партиянең һәрбер членының роле һәм җаваплы- лыгы аеруча үсә. Коммунистлар партиясе үзен оештырган һәм юлбашчысы булган В. И. Ленинның «Безнең бурыч — партиябезнең ныклыгын, тотнаклылыгын, сафлыгын саклау. Без партия членының исемен һәм әһәмиятен югары, югары һәм югары күтәрергә тырышырга тиешбез» ! , дигән күрсәтмәсеннән килеп эш итә. Яна Устав проекты партиягә член булып керүчегә күп өлеш югарырак таләпләр куя, партиянең һәрбер членының бурычларын шактый киңәйтә һәм конкретлаштыра. «Советлар Союзы гражданнарыннан,— диелә яңа Устав проектында,— партия Программасын һәм Уставын танучы, коммунизм төзүдә актив катнашучы, партия оешмаларының берсендә эшләүче, партия карарларын үтәүче һәм членлык взносларын түләүче һәркем КПСС члены була ала». Бу билгеләмәдә нәрсә яңа соң? Иң элек шунысы яңа, Советлар Союзы гр а ж да н нары н нан ко м м унизм төзүдә актив һәм фидакарь катнашучы кеше генә партия члены була ала. Партия члены өчен Программа • белән Уставны тану гына җитми, ул аны тануын практик эше белән, коммунизм өчен актив көрәшүе белән расларга да тиеш. Партия члены — ул коммунизм өчен алдынгы көрәшче. Сафларын аеруча аңлы һәм актив хезмәт ияләре белән тулыландырганы хәлендә, партия үзенең членнарына зур таләпләр, зур бурычлар куя, шул таләпләрне һәм бурычларны бозучыларны үзенең сафларыннан чыгара. Устав проектында партия членының бурычлары, коммунистик төзелеш бурычлары яктылыгында, яңача формалаштырылган. Партия члены иң элек коммунизмның материаль-техник базасын булдыру өчен көрәшергә, хезмәткә коммунистик караш үрнәге күрсә1 В. И. Ленин, Әсәрләр, татарча басмасы, 6 том, 507 бит. тергә, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә, бөтен яңа, прогрессив күренешләрнең башлап йөрүчесе булырга тиеш. Партия члены партиянең карарларын нык һәм тайпылышсыз тормышка ашырырга, илнең политик тормышында, дәүләт эшләрен идарә итүдә актив катнашырга тиеш. Партия члены марксистик-ленинчыл теорияне үзләштерергә, үзенең идея дәрәҗәсен өзлексез күтәрергә, үзен генә түгел (хәзерге Уставта ул шулай), башка хезмәт ияләрен дә коммунистик җәмгыять кешесе итеп тәрбияләп үстерүгә ярдәм итәргә, коммунистик мораль кагыйдәләрен үтәргә, җәмәгать интересларын шәхси интереслардан югары куярга тиеш. Коммунист шулай ук буржуаз идеологиянең теләсә нинди күренешләренә, хосусый милекчелек психологиясе калдыкларына һәм үткән заманның башка хорафатларына каршы көрәшергә тиеш. Яңа Устав проектына шулай ук коммунист социалистик интернационализм һәм совет патриотизмы идеяләрен хезмәт ияләре арасында актив үткәрүче булырга, милләтчелек һәм шовинизм калдыкларына каршы көрәшергә, СССР халыкларының дуслыгын, совет халкының социалистик лагерь илләре халыклары белән, барлык илләрнең пролетарийлары һәм хезмәт ияләре белән туганнарча элемтәләрен ныгытуга сүзе һәм эше белән ярдәм итәргә тиеш дигән яңа пункт та кертелгән. Партия членының яңа Устав проектында бик ачык формалаштырып язылган шушы һәм башка бурычлары барысы да коммунистик төзелеш бурычларына нигезләнгәннәр һәм алар коммунистик идеалларны тормышка ашыруда партиянең һәрбер членының җаваплылыгын күтәрүне, коммунистларда һәрнәрсәдә партия принципларына, партиянең бөек максатларына тулысынча җавап бирерлек хәрәкәт итү өчен эчке, органик бер зарурлык тәрбияләүне таләп итәләр. Партия членының яңа Устав проектында яңача формалаштырып әйтелгән бурычлары һәрбер коммунистка бар яктан да җәмгыятебезнең чын-чыннан алдын 126 гы кешесе, коммунизмны актив төзүче, халык массаларын * чын-чын- нан җитәкләп баручы булырга ярдәм итәчәк. Яна Устав проекты партия членнарының хокукларын шактый киңәйтә. Мәсәлән, элекке Уставта әйтелгән хокуклардан тыш, яңа Устав проектында, һәрбер партия членына оешма карар кабул иткәнгә кадәр партия җыелышларында, конференцияләрендә, съездларында, партия комитетлары утырышларында һәм партия матбугатында партиянең политикасы һәм практик эше мәсьәләләрен иркен тикшерү, тәкъдимнәр кертү, үз фикерен ачыктаначык әйтү һәм яклау, партиянең теләсә кайсы инстанциясенә, шул исәптән КПСС Үзәк Комитетына да, сораулар, гаризалар һәм тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итү һәм үз мөрәҗәгатенең асылы буенча җавап таләп итү хокукы бирелә. Болар барысы да коммунистларның активлыгын, аларның- инициативасын һәм үзешчәнлеген күтәрәчәк. Яңа Устав проекты Ленинның демократик централизм — партиянең организацией төзелешендә җитәкче принцип дигән положениесен беркетә. Коммунистлар партиясе — ул төз организацией системасы, бердәм партия дисциплинасы, партия съезды йөзендә, ә съездлар арасындагы чорда КПСС Үзәк Комитеты йөзендә бердәм җитәкче органы булган нык үзәкләштерелгән оешма. Партиядә азчылык күпчелеккә, аерым оешмалар үзәккә, түбәнге оешмалар югары оешмаларга, партия членнары партиянең башлангыч оешмаларына буйсыналар. Безнең партиябез үткәрә торган централизм ул иң элек партиянең барлык оешмаларының, партиянең барлык членнарының бердәм хәрәкәт итүләрен тәэмин итә торган җитәкчелек централизмы. Централизмнан һәм корыч дисциплинадан башка партия үзенең барлык көчләрен тиз хәрәкәткә китерә алмас һәм ул көчләрне уртак бер максатка — коммунизмның җиңүенә юнәлтә алмас иде. Шуңа күрә партиянең барлык буыннарында да централизмны һәм бердәм партия дисциплинасын тагы да ныгыту идеясе яңа Устав проекты буйлап, кызыл җеп булып үтә. Шул ук вакытта партиябездәге централизм һәм корыч дисциплина партиянең эчендәге демократиягә, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтькә, партия членнарының активлыгына һәм үзешчәнлегенә һич каршы килмиләр. Партия членнарының активлыгын тагы да күтәрергә һәм аңлы партия дисциплинасын ныгытырга кирәклектән килеп, яңа Устав проекты партия эчендәге демократияне тагы да үстерү һәм партиянең коллектив җитәкчелеген ныгыту буенча бик әһәмиятле күп кенә чаралар билгели. Иң элек партиябезнең тарихында беренче тапкыр, җитәкчелекнең дәвамчанлыгын саклаган хәлдә, партиянең башлангыч оешмаларыннан алып партиянең Үзәк Комитетына кадәр партиянең сайлап куела торган барлык органнары составларын системалы рәвештә яңарта бару практикасы кертелә. Чираттагы һәр сайлауда КПСС Үзәк Комитетының һәм аның Президиумының составы кимендә дүрттән бер өлешкә яңартыла. Президиум членнары, кагыйдә буларак, рәттән өч чакырылышка гына сайланалар. Союздаш республикалар компартияләре Үзәк Комитетларының, край комитетларының һәм өлкә комитетларының составы чираттагы һәр сайлауда кимендә өчтән бер өлешкә; партиянең округ комитетларының, шәһәр .комитетларының, район комитетларының, парткомнарның яки партиянең башлангыч оешмалары бюроларының составы кимендә яртылаш яңартыла. Шуның белән бергә, партиянең ул җитәкче органнарының членнары рәттән күп дигәндә өч срокка, партиянең башлангыч оешмалары секретарьлары рәттән күп дигәндә ике чакырылышка сайлана алалар. Партия оешмасы, политик һәм эшчәнлек сыйфатларын искә алып, партиянең җитәкче органнарына теге яки бу әшлеклене озаграк срокка да сайлый ала. Ул чакта 127 тиешле кандидат, яшерен тавышка Куелганда, тавышларның кимендә дүрттән өч өлешен алса гына сайланган исәпләнә. Яңа Устав проекты партия оешмаларында җитәкчеләрне сайлап куюны һәм аларның партия оешмасы алдында отчет бирүләрен киң куллануны күз алдында тота. Партиябез төзелеше тарихында беренче тапкыр яңа Устав проектында партия җитәкчелегенең югары принцибы булган коллективлык — партия оешмаларының нормаль эшенең, кадрларны дөрес тәрбияләүнең, коммунистларның активлыгын һәм үзешчәнлеген үстерүнең мәҗбүри шарты икәнлеге әйтелә. Яна Устав проектында шәхес кулыгына һәм шул уңай белән партия эчендәге демократиянең бозылуына партиядә түзеп торырга мөмкин түгеллеге, аларның партия тормышының ленинчыл принциплары белән сыеша алмавы бик кискен төстә әйтелә. Партия эчендәге демократияне киңәйтү һәм партиядә коллектив җитәкчелекне ныгыту турындагы зур чараларны яңа Устав проектына кертү белән нинди максат күздә тотыла соң? Партия эчендәге демократияне киңәйтү Һәм партиядәге коллектив җитәкчелекне ныгыту буенча билгеләнгән бу чаралар партия органнарының барлык буыннарында да җитәкчелекнең коллективлыгы турындагы ленинчыл принципны яңадан булдыруны максат итеп куя, партия эчендәге демократияне, партия тормышының ленинчыл принципларын бозуларны, тәнкыйть белән үзара тәнкыйтьне кысуны булдырмауны, Һәртөрле яраклашу, ялагайлану һәм ялгышуларга үзара амнистия ясау омтылышларын булдырмауны максат итеп куя. Партия җыелышларының, конференцияләренең, пленумнарының, партия комитетларының Һәм партиянең башка коллектив органнарының рольләре тагын да күтәрелә. Партия органнарының составлары системалы рәвештә яңартыла баруы Һәм җитәкчелекнең дәвамчылыгы принцибы саклануы партия органнарына яңа көчләр килүен, карт кадрлар белән яшь кадрларның дөрес бәйләнешен тәэмин итәчәк. Партия эчендәге демократиянең киңәйтелүе һәм партия органнарына сайлаулардагы яңа тәртип аерым эшлеклеләр кулында властьның артык күп туплануы кебек фактларга юл куймас һәм аерым эшлеклеләрнең партия коллективлары контроленнән читтә калуларына ирек бирмәс. Болар барысы да партия членнарының активлыгын һәм үзешчәнлеген, партия оешмаларының инициативасын тагы да күтәрергә ярдәм итәр, партия кадрларының үсүен тизләтер, аңлы партия дисциплинасын, партия массаларының бердәмлеген һәм тупланганлыгын ныгытыр. Яңа Устав проектында партиянең җирле җитәкче оешмаларының бурычлары бик ачык билгеләнә. Партиянең республика, край, өлкә, округ, шәһәр, район оешмалары һәм аларның комитетлары үз эшләрендә КПССның Программасын һәм Уставын кулланып эш итәләр, үзләренең административтерриториаль бүленешләре чикләрендә партия политикасын тормышка ашыру буенча бөтен эшне үткәрәләр, КПСС Үзәк Комитеты директиваларын үтәүне оештыралар. ДҮассаларны сугышчан оештыручы һәм тәрбияләүче булу, партиянең политикасын тормышка төгәл ашыру, КПСС Үзәк Комитетының директиваларын җиренә җиткереп һәм кимчелексез үтәү — җирле партия органнарының эшендә төп нәрсә шул. Менә шул төп бурычтан килеп, массалар арасында политик һәм оештыру эше алып бару, хезмәт ияләрен коммунизм төзүгә тагы да активрак катнашырга туплау, идеология эшен оештыру, Советларга, профсоюзларга, комсомолга, кооперациягә һәм башка җәмәгать оешмаларына җитәкчелек итү буенча җирле партия оешмаларының бурычлары конкретлаштырыла. Монда шунысы яңа: партиянең өлкә, шәһәр һәм район комитетлары, штаттан тыш эшчеләр сыйфа 128 тында, җәмәгатьчелек үзешчәнлеге тәртибендә, коммунистларны киң күләмдә партия эшенә тарталар. Партия ирекле нигездә, җәмәгатьчелек тәртибендә коммунистларны партия эшенә һаман киңрәк тарту юлы белән партиянең түләүле аппаратын өзлексез кыскарта бару бурычын куя. Партия оешмалары шул юл белән коммунистик үзидарәгә бару үрнәген күрсәтергә тиешләр. Җәмәгать тәртибендә үзешчәнлеккә күчүнең кирәклеген, тормыш үзе раслый. Шәһәребезнең барлык райкомнарында хәзер штаттан тыш инструкторлар эшли, персональ эшләрне, жалобаларны һ. б. ларны тикшерү буенча штаттан тыш комиссияләр төзелә. Алар партиянең башлангыч оешмаларында партия эшен тәртипкә салуда, хезмәт ияләренең жалобаларын һәм гаризаларын тикшерүдә, бюроларга һәм пленумнарга мәсьәләләр хәзерләүдә райкомнардагы бүлекләргә зур ярдәм итәләр. Без коммунистларны райкомнарның штаттан тыш инструкторлары, төрле комиссияләр членнары һ. б. лар сыйфатында җәмәгатьчелек эшчәнлеге тәртибендә партия эшенә һаман киңрәк тартырга тиешбез. Җирле партия оешмаларының яңа Устав проектында формалаштырылган шушы барлык бурычлары бу оешмаларның оештыру һәм җитәкләүче рольләрен тагын да күтәрүне, коммунизмның материал ь- техник базасын булдыру, промышленность һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне тагы да арттыру, фәнне һәм культураны үстерү өчен массаларны сугышчан оештыручылар итеп тәрбияләүне максат итеп куялар. Соңгы елларда, партия тормышында ленинчыл нормаларны яңадан булдыру, коммунистик төзелешнең масштаблары һәм бурычлары үсүе нәтиҗәсендә, партиябезнең нигезе булган башлангыч оешмаларның роле бик нык күтәрелде. Яна Устав проекты партиянең башлангыч оешмаларының организацией структурасына зур үзгәрешләр кертми. Партиябезнең хәзерге Уставыннан үзгә буларак, яңа Устав проекты авылларда һәм йорт идарәләре каршында коммунистларның тору урыннары буенча территориаль башлангыч партоешмалар төзүне күз алдында тота. Мәс- кәү, Ленинград һәм башка зур шәһәрләрдә, шулай ук безнең Казандагы кайбер тәҗрибәләр, торак контораларында хезмәт итүче коммунистлардан, пенсионер яки йорт хозяйкасы булган коммунистлардан йорт идарәләре каршында төзелгән партия оешмаларының халыкның тору урыннарында бик кирәкле һәм зур политик-тәрбия эше, балаларны культуралы ял иттерү һәм тәрбияләү, ишек алларын тәртипкә китерү һәм яшелләндерү., квартираларны ремонтлау һәм торак фондын саклау буенча бик файдалы эш алып бара алганнарын күрсәтте. Шуңа күрә йорт идарәләре каршында партия оешмалары төзү ул — бик җитлеккән һәм үзен тулысынча аклый торган чара. Элек оешмада 100 коммунист булганда партия эшчесе, кагыйдә буларак, башка эшләрдән бушатыла иде. Яна Устав проекты бу норманы 150 кешегә күтәрә. Хәзерге Устав буенча парткомнар оешмада 300 коммунист булганда гына төзелә иде, ә колхоз һәм совхозларның эш шартларының үзенчәлеген исәпкә алып, КПСС Үзәк Комитеты колхоз партия оешмасында 50 коммунист булганда, ә совхоз партия оешмасында 100 коммунист булганда партком төзергә рөхсәт итә иде. Яңа Устав проекты шуны законлаштыра. Аннан соң КПССның яңа Уставы проекты партиянең башлангыч оешмаларына союздаш республикалар компартияләре Үзәк Комитетларының, край, өлкә, округ, шәһәр, район комитетларының членнарын,, членлыкка кандидатларын, шулай ук ревизия комиссияләренең членнарын партия җаваплылыгына тарту мәсьәләсен тикшерү хокукын бирә. Яңа Устав проекты партиянең политик, идеологии һәм организацией эшендә башлангыч оешмаларның 9. ,с. Ә/№9. 129 ролен һәм җаваплылыгын тагын да күтәрүне максат итеп куя, аларның бурычларын һәм эшләрен тагын да киңәйтә. Проект партиянең башлангыч оешмаларының эшчәнлекләрен- дә тулысынча КПСС Программасы һәм Уставы белән кулланып эш итәргә тиешлеген басым ясап әйтеп үтә. Партиянең башлангыч оешмалары турыдан-туры хезмәт ияләре арасында эшлиләр, массаларны Советлар Союзы Коммунистлар партиясе тирәсенә туплыйлар, массаларны партия политикасын тор- мышка ашыруга, коммунизм өчен көрәшкә оештыралар. Шушы зур һәм бик җаваплы бурычларны уңышлы үтәү өчен, КПСС Уставы проекты партиягә яңа членнар кабул итү, коммунистларны тәрбияләү, хезмәт ияләрен коммунистик төзелешнең чираттагы бурычларын хәл итүгә оештыру, социалистик ярышка җитәкчелек итү, производствоның эчке резервларын табу һәм файдалану, яңа техниканы кертү, алдынгыларның тәҗрибәләрен гомумиләштерү һәм тарату, агитация- масса эшен үткәрү, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерү мәсьәләләре буенча партиянең башлангыч оешмаларының төп бурычларын конкретлаштыра. Башлангыч партия оешмаларына яңа Устав проекты йөкли торган катлаулы, җаваплы һәм шул ук вакытта мактаулы бурычларны ул оешмалар предприятиеләр һәм колхозларның администрацияләре эш- чәнлегенә партия контролен бик нык көчәйткәндә һәм барлык коммунистларның активлыгын күтәргәндә, масса арасында оештыру һәм политик эшкә партиянең барлык членнары тартылганда гына уңышлы үти алачак. Шуңа күрә Устав проекты коммунистларны тәрбияләү һәм алар- ныц мораль сыйфатларын күтәрү эшендә партиянең башлангыч оешмаларына бик зур һәм бик җаваплы бурычлар йөкли. Устав проектында «Партия оешмасы һәр коммунистның КПСС Программасында аңлатылган әхлак принципларын үзенең бөтен тормышында үтәвенә һәм хезмәт ияләрен дә шул принципларга күнектерүенә ирешергә тиеш», диелә. Партиянең һәрбер члены үзе үтәргә һәм хезмәт ияләрен дә күнектерергә тиеш булган бу бөек һәм гали принциплар нигездә түбәндәгеләрдән тора: — коммунизм эшенә бирелгәнлек, социалистик Ватанга, социализм илләренә мәхәббәт; — җәмгыять файдасына намуслы хезмәт: кем эшләми, шул ашамый; — һәркем җәмгыять байлыгын саклау һәм арттыру турында кайгырта; — җәмгыять каршындагы бурычны югары дәрәҗәдә аңлау, җәмгыять интересларын бозуларга түзеп тормау; — коллективизм һәм иптәшләрчә ярдәмләшү: һәркем бөтен кеше өчен, бөтен кеше һәркем өчен; — кешеләр арасында кешелекле мөнәсәбәтләр һәм ихтирам итешү: кеше кешегә — дус, иптәш һәм туган; — намуслылык һәм гаделлек, әхлак сафлыгы, иҗтимагый һәм шәхси тормышта гадилек һәм тыйнаклык; — семьяда ихтирам итешү, балаларны тәрбияләү турында кайгырту; — гаделсезлеккә, әрәм тамаклыкка, намуссызлыкка, карьеризмга карата килешмәүчәнлек; — СССРдагы барлык халыкларның дуслыгы һәм туганлыгы, милләт һәм раса дошманлыгына түзеп тормау; — коммунизм, тынычлык эше һәм халыклар азатлыгы дошманнарына карата килешмәүчәнлек; — барлык илләр хезмәт ияләре белән, барлык халыклар белән туганнарча бердәмлек. Коммунистны заманыбызның иң алдынгы кешесе итеп характерлый торган шушы әхлак принциплары үзүзләреннән генә, стихияле төстә генә урнашырлар дип уйларга, әлбәттә, ярамый. Бездә партия этикасын һәм социалистик моральне тупас рәвештә бозулар, кызганычка каршы, очрый әле. Шуңа күрә һәрбер партия оешмасында партиянең эчке эшен тагы да югарырак күтә рергә, партия тормышы нормаларын һәм партия морален бозучыларга карата түзеп тормау обста- новкасын тудырырга, партия оешмасындагы обстановканың һәм оешмалардагы кайнап торган тормышның үзе үк партиянең һәрбер членында югары әхлак сыйфатлары тәрбияләвенә ирешергә кирәк. КПССның яңа Уставы проектында партиянең коллектив тәҗрибәсе һәм коллектив акылы гәүдәләнә. Аңарда марксистик партиянең Ленин эшләп калдырган оештыру принциплары, партия тормышының нык нормалары һәм партия җитәкчелегенең принциплары иҗади яктан тагын да үстерелә. КПССның яңа Уставы ул барлык партия оешмаларының оештыру һәм политик эшләрен тагын да күтәрү өчен бик көчле корал. Яңа Устав партиябезнең сафларын тагын да ныграк туплар, Ленин партиясе члены дигән бөек исемне һәм шул исемнең дәрәҗәсен, илебездә коммунизм тантанасы өчен көрәштә һәрбер коммунистның һәм һәрбер партия оешмасының ролен һәм җаваплылыгын тагын да күтәрер