КОЛХОЗЫБЫЗ ҮСӘ ҺӘМ НЫГЫЙ ?
Р ЮТ /Ю* Үзәк Комитеты- i\ 11ның янваР ь Пле- /нумы карарларын тормышка ашыра барып, безнең колхоз хезмәт ияләре дә шактый гына уңышларга ирештеләр. Партиябезнең XXII съездын лаеклы каршылау өчен социалистик ярыш бездә дә көннәнкөн киңрәк колач ала. Коммунизм төзүнең бөек перспективасын сурәтләгән, көрәшкә һәм җиңүләргә рухландыра торган КПССның яңа Программасы проектын, бөтен илебез хезмәт ияләре кебек үк, безнең артель членнары да гаять зур күтәренкелек белән, хуплап каршы алдылар һәм аны игътибар белән өйрәнәләр. Урыпҗыю, дәүләткә ашлык сату эшләрен кыска срокта башкарып чыгу өчен алар бөтен көчләрен биреп тырышалар. Дәүләткә авыл хуҗалыгы продуктлары сату буенча алган йөкләмәләр уңышлы үтәлә. Безнең районда хезмәт ияләрен алга өндәүче, үзләре белән тиңләшергә чакыручы яңа маяклар кабынды. Алдынгы колхозлар, аерым терлекчелек фермалары коллективлары күршеләрен шефлыкка алдылар, аларга экономик ярдәм күрсәтәләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар. ЛАәсәлән, «Россия» колхозының коммунистик хезмәт коллективы исеме алу өчен көрәшүче сыер савучылары күрше колхоз терлекчеләрен үзләре ирешкән дәрәҗәгә күтәрү өчен аларның эшләренә практик ярдәм күрсәтәләр. Безнең «Ирек» колхозы да Калинин исемендәге колхозга ярдәм итә. Колхозыбызның экономикасы ныгый, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм дәүләткә сату ел- данел арта. Безнең колхоз дәүләткә ит сатуның быелгы ярты еллык планын 20 майга 106 процентка үтәде. Барлыгы 511 центнер ит сатылды. Ит сатуның еллык планын партиябезнең XXII съезды ачылу көненә үтәячәкбез. Ит җитештерүне арттыра бару өчен без дуңгызлардан үрчем алуга аеруча игътибар бирәбез. Мәчтүрә Зәйниева, Интал Гафуров иптәшләр ярты ел эчендә һәр ана дуңгыздан 14 әр бала алдылар һәм аларны исән-сау үстерәләр. Ел азагына кадәр бу күрсәткеч бермә- бер артачак. Без быел беренче мәртәбә группалап 5—6 ананы бергә, бер станокта балалатуны оештырдык һәм бу яхшы нәтиҗәләр бирде. Безнең колхозда дуңгыз итенең үзкыйммәте дә кимегәннән кими бара: 1959 елда 1 центнер дуңгыз ите иске акча белән 1059 сум торса, 1960 елда ул 656 сумга төште. Ә быел тагын да арзанрак булачак. Колхозда 1958 елда ни барысы 7000 генә данә йомырка җитештерелгән булса, быел кошчылар дәүләткә 120 мең йомырка сатарга сүз биргәннәр иде. .Назирә Бухарева һәм аның иптәшләре дәүләткә 121 мең йомырка сатып 30 майга ук инде еллык планны намус белән 132 үтәделәр. Партиябезнең XXII съезды ачылу көненә алар тагын 60 000 данә йомырка җитештереп, йөкләмәләрен бер ярым мәртәбә арттырып үтәргә булдылар. Сөт сату буенча да алган йөкләмәбезне үтибез. 1\өн саен дәүләткә ике мең килограммнан артык сөт сатабыз. Ел башында фермага сыер саварга яшь егет Афзал Хәкимов килде. Ул элек 4 ел буена көтүче булып эшләгән иде. Хәзер Афзал үз группасындагы сыерлардан һәр көнне берәр пот сөт савып ала. Безнең колхозда 29 майдан башлап берничә савучы үз группаларындагы сыерлардан көненә 15 әр килограмм, берәр пот сөт ала. Колхоз буенча көндәлек савым 12 килограммнан артык. Колхозның дәүләткә йон сатуның ярты еллык планны срогыннан алда 121 процентка үтәвен дә әйтеп үтәргә кирәк. 1976 килограмм урынына 2300 килограмм йон тапшырдык. Колхозда эшләүче терлекчеләрнең күбесе яшьләр, фермага алар комсомол путевкалары белән килделәр. Сөтчелек фермасын без «Комсомол-яшьләр фермасы» дип йөртәбез. Яшьләр коммунистик хезмәт коллективы дигән мактаулы исемне алу өчен көрәшәләр. Терлекчелекне өзлексез үстерә бару өчен ныклы азык базасы булдырырга кирәк. Колхозда хәзер кукуруздан югары уңыш җитештерү осталары аз түгел. Үткән ел Һади Хәлимов җитәкчелегендәге мехаиикалаштырылган звено членнары кукурузның гектарыннан 1030 центнер яшел масса алдылар. /Моннан тыш берьеллык һәм күпьеллык үлән чәчүлекләрен әйбәт карап үстерү, чиста парлардан дөрес файдалану азык базасын ныгытырга гына түгел, ярышучы Калинин исемендәге колхозга да ярдәм итәргә мөмкинлек тудырды. Ал арга 100 тонна силос бирдек. Үзебез белән ярышучы күрше Ульяновск өлкәсе, Богдашкино районының ике колхозына 600 центнер тупас азык белән ярдәм иттек. КПСС Үзәк Комитетының январь Пленумында бөртеклеләрдән уңыш алуны күтәрү, карабодай, борчак һәм башка ярма, кузаклы культураларның мәйданын киңәйтү турында әйтелде. Партия куйган бу бурычларны үтәү өчен без тиешле чаралар күрдек. Җирләрне ашладык, кар сулары тоттык, яз башында басуларны тырмалап, дымны саклап калдык. Барлык техника, авыл хуҗалыгы машиналарын кыш көннәрендә үк әйбәт итеп ремонтладык. Яз башында механикалаштырылган 4 звено чәчүгә чыкты. Аларнык эшен сыйфат инспекторлары тикшереп барды, агитаторлар көнлек эш нәтиҗәләренә, социалистик ярышка йомгак ясап тордылар. Иртә культураларны чәчү 5 көндә тәмамланды. Звенолар чәчүне агротехника таләпләре нигезендә, тар рәтле һәм аркылыга-буйга эшкәртеп башкардылар. Кузаклы һәм ярма культуралары мәйданнары да шактый киңәйтелде. Әгәр үткән ел колхозда барысы 70 гектар борчак чәчелгән булса, быел 255 гектар мәйданнан мул борчак уңышы җыеп алынды. Урып-җыюда техникадан тулы файдаланырга мөмкинлек булсын өчен солыны горчица белән катнаштырып чәчтек. Шулай ук карабодай да узган елга караганда 35, тары 62 гектарга артык чәчелде. Үткән елларга караганда быел агротехника гына түгел, ә орлыкларның сыйфаты да күп яхшы: сортлы орлыклар гына чәчелде. Тагын кабатлап әйтергә кирәк, бу мәйданнарның киңәйтелүе башка культураларны кысу исәбенә түгел, ә чиста парларны файдалану нәтиҗәсендә эшләнде. Колхозда бер гектар да чиста пар калмады. Шикәр чөгендере чәчеп без үткән ел иске акча белән 700 мең сум доход алдык. Быел шикәр чөгендереннән доходыбыз тагын да күбрәк булыр дип уйлыйбыз. Шуңа күрә дә бу техник культураны 280 гектарда чәчтек. Бу елдан-ел үсә барган терлекчелек тармакларын азык белән тулы тәэмин итәргә, терлекләрдән продукт алуны кышын да киметмәскә мөмкинлек бирә. Хезмәт ияләрен материаль яктан к ы з ы кс ы н д ы ру, аларның хезмәтенә акчалата түләүне куллану әйбәт нәтиҗәләргә китерде. Колхозда хәзер терлекчелекнең барлык тармакларында акчалата түләү кулланыла. Дуңгыз караучылар, сыер савучылар, кошчылар һәм башка терлекчелек работниклары ай саен хезмәтләренә 50 сумнан 100 сумга кадәр акча алалар. Үз хезмәтләренең җимешләрен күреп, алар тагын да тырышыбрак эшлиләр, һәр үрчемне саклап калу, күбрәк сөт саву, йомырка җитештерүне арттыру өчен чын хуҗаларча кайгырталар. Күп тармаклы колхоз производствосында коммунистларның авангардлык роле бик зур. Партоешма партия членнарын иң җаваплы эшләргә куя, партия кушканнарның төгәл үтәлешен тикшерә. Хәзер бездә терлекчелектә һәм кырчылыкта 27 коммунист эшли. Яхшы кадрлар һәм ныклы азык базасы белән бергә терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыру өчен терлекләргә якты һәм җылы биналар да кирәк. Шуны искә алып, соңгы ике ел эчендә безнең колхозда 8 зур терлек абзары, шул исәптән 2000 баш дуңгыз сыярлык 4 дуңгыз абзары, 150 баш сыешлы 1 бозау абзары, 270 сыер сыешлы 1 сыер абзары һәм 4000 башлык 1 тавык кетәклеге, 4000 баш чебеш үстерү өчен 1 бина салынды. Янабаштан куяннар фермасы төзелде. Авыл соңгы ике елда тулысы белән электрлаштырылды, радиола штырылды. Әле күптән түгел генә экономик яктан шактый зәгыйфь саналган «Ирек» колхозы хәзер ышанычлы адымнар белән алга бара. Безнең тәҗрибәне өйрәнергә инде хәзер тирә-күрше колхозлардан, чиктәш Ульяновск өлкәсеннән делегацияләр килә. Районда һәр яктан беренче урында баручы Сталин исемендәге колхозны куып җитү, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне кискен арттыру өчен, безнең колхозчылар бөтен көчләрен бирәләр һәм без моңа ирешәчәкбез дә. Бөтен көч—йөкләмәләрне үтәүгә! Маяклар казанышын — коллектив казанышы итәргә! Эш шушы лозунглар астында алып барыла. Хезмәт ияләре арасындагы бу күтәренкелек, партиябезнең XXII съездын хезмәт җиңүләре белән каршылау өчен социалистик ярышның көннән-көн кыза баруы шуны ачык күрсәтеп тора: безнең колхоз хезмәт ияләре алган социалистик йөкләмәләрен намус белән үтәрләр!