Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һзм сәнгать яңалыклары

КПСС ҮЗӘК КОМИТЕТЫНЫҢ АТНАЛЫК ГАЗЕТАСЫ КПСС Үзәк Комитетының көндәлек «Экономическая газета»сы 1961 елның 1 августыннан атналык итеп чыгарыла башлады. «Экономическая газета» атнага бер тапкыр, дүшәмбе көннәрендә, «Правда»ның ярты форматы зурлыгында, 48 битле итеп чыгарыла. Газета үзенең битләрендә коммунизм төзүнең, фәнне һәм техниканы үстерүнең иң әһәмиятле проблемаларын яктыртачак, пррмышленностьтагы, транспортта һәм авыл хуҗалыгындагы алдынгы тәҗрибәне гомумиләштерәчәк һәм киң җәелдерәчәк, производство резервларын ачуга һәм аларны рациональ файдалануга, промышленностька, төзелешкә һәм халык хуҗалыгының башка тармакларына җитәкчелек методларын яхшыртуга бәйле мәсьәләләрне яктыртып барачак. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ КПСС ПРОГРАММАСЫ ПРОЕКТЫН ТИКШЕРӘЛӘР 24 августта язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында Татарстан Язучылары Союзы партия оешмасының ачык җыелышы булды. Җыелыш Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең яңа Программасы проектын тикшерүгә багышланган иде. Анда КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре иптәш Ф. А. Табеев партиянең яңа Программасы проекты һәм республикабыздагы иҗат оешмалары алдында торган бүгенге мөһим бурычлар турында тирән эчтәлекле доклад ясады. Иптәш Табеев партия Программасы проектының марксизм-ленинизм тәгълиматын иҗади үстерүче, безнең партиябезнең җиңелмәс көчен һәм куәтен, аның халыкара коммунистик һәм эшчеләр хәрәкәтендәге авангардлык ролен тагын бер тапкыр раслаучы дөнья-күләм тарихи әһәмияткә ия булган бөек документ икәнлеген күрсәтеп, коммунистик җәмгыять төзү эшендә әдәбият һәм сәнгатьнең әһәмиятенә, бурычларына шактый киң тукталды. Шул уңайдан ул татар совет әдәбиятының уңышлары, бигрәк тә соңгы елларда проза, поэзия һәм драматургия жанрлары өлкәсендә иҗат ителгән югары идеяле һәм сәнгатьчә эшләнгән әсәрләр турында әйтеп узды. — Шуның белән бергә, диде иптәш Табеев, безнең көн геройларын, аларның коммунизмны якынайтуга багышланган фидакарь хезмәтләрен чагылдырган күпкырлы һәм тулы канлы әсәрләр тудыру буенча Татарстан язучылары әле укучылар каршында бик зур бурычлы. Массаларны интернациональ рухта тәрбияләү мәсьәләсенә тукталып, докладчы милләтләрнең бер-берсенә көннән-көн ныграк якынаюларын конкрет мисаллар белән аңлатты. Көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча чыгып сөйләүче Г. Ә п с ә л ә м о в, КПСС Программасы проектының барлык совет халкын • иҗади эшкә рухландыручы тарихи, документ булуын әйтеп, бөтен кешелек бәхетенә юл ачкан эпохабыз алдында язучыларның зур җаваплылыгы турында сөйләде. Г. Әпсәләмов, татар әдәбиятының бүгенге торышына күз төшереп, язучылар оешмасының иҗат һәм оештыру эшләрендәге кимчелекләрен тәнкыйтьләде: — Бездә әле барлык язучылар да үзләренең тулы көчләренә эшләмиләр. Исемнәре танылган кайбер язучылар еллар буена матбугатта күренмиләр, безнең күбебезгә чын мәгънәсендә иҗади яну җитми. Татарстан Язучылары Союзы һәм Татарстан китап нәшрияты КПССның XXII съездына кадәр хикәяләрдән торган берничә җыентык чыгаруны планлаштырганнар иде... ләкин ул җыентыкларның билгеләнгән срокка чыгып җитмәү куркынычы бар. Соңгы вакытта әдәби әсәрләрнең сыйфатына таләпчәнлек кимеде. Газеталарда еш кына эшләнеп җитмәгән, йомшак әсәрләр; иҗади мәсьәләләрне ялгыш яктырткан мәкаләләр, рецензияләр басыла. Сыйфат өчен көрәшне бик нык көчәйтәсе бар. С. Хәким язучыларны тагын да тырышыбрак иҗат итәргә өндәп торучы заманыбызның әдәбиятка яңа темалар алып килүен, яңа әдәби формалар тууын әйтте. Татарстан районнарында командировкада йөреп кайткан X. Туфан авыл хезмәт ияләре белән очрашуы, аларның әдәбиятка карата булган зур таләпләре турындагы фикерләре белән уртаклашты, газета, журнал һәм китапларда басыла торган кайбер уңышсыз әсәрләрне тәнкыйть итте. Профессор И. Пехтелев СССР халыклары әдәбиятларының үзара мөнәсәбәтләренә тукҮалды һәм, татар шагыйрьләрен- 157 нэп С. Хәким, Ә. Ерикәй, 3. Нури, Н. Дәү- ли 11. б. ларның рус телендә басылган әсәрләренә таянып, бүгенге татар совет поэзиясенең үсеш процессын аерым мисалларда яктыртты, тәрҗемәләрнең сыйфатын бик нык яхшырту, шулай ук татар совет романының үсеш проблемаларын тиешенчә эшләү кирәклеген әйтте. М. Ә м и р КПССның Программа проектын яхшы дип тапканлыгын белдерде һәм проекттагы: «Халыкчанлык һәм партиялелеккә нигезләнгән социалистик реализм сәнгатендә тормышны сәнгатьчә гәүдәләндерүдә кыю яңалык күрсәтү дөнья культурасында булган барлык прогрессив традицияләрдән файдалану һәм аларны үстерү белән бәйләнештә бара», — дигән юлларга тукталып, аларның әһәмиятен раслаучы күп кенә мисаллар китерде. Р. Ишморатның драматургиядә электән килгән кануннар бүгенге драматургиянең үсүенә комачаулыйлар дигән ялгыш фикерен ул бик урынлы тәнкыйтьләде. Н. Исәнбәт үзенең чыгышын әдәбиятның киләчәге булган яшь авторларны тәрбияләп үстерү мәсьәләсенә багышлады. А. Г у м е р о в • язучыларның активлыклары әле һаман йомшак булуын, аларның матбугат битләрендә сугышчан публицистик чыгышлар ясамауларын тәнкыйтьләде һәм җыелышка катнашучыларны «Совет әдәбияты» журналының киләсе саннарында басылачак әсәрләр белән таныштырды. 3. Нури язучылар алдына безнең ге- ропк заманыбыз куйган зур һәм җаваплы бурычлар, партиянең тарихи документларын пропагандалау буенча ЯзучыларСоюзы идарәсенең эш планы турында сөйләде. Фикер алышуларда шулай ук С. Б а т- т а л, Г. X у җ и е в, Н. Д ә ү л и, Ә. Е н и к и һәм Я. Л и п к о в и ч катнашты. Иптәш Ф. А. Табеев үзенең йомгаклау сүзендә күп кенә сорауларга җаваплар бирде, язучыларны республикабыз промышленностендагы уңышлар һәм авыл хуҗалыгы эшләре йомгаклары белән таныштырды. ЖУРНАЛИСТЛАР КИҢӘШМӘСЕ 4 августта Г. Тукай исемендәге клубта Казанда һәм республикабызның якындагы районнарында яшәүче журналистларның гомуми җыелышы булып узды. КПСС Программасы һәм Уставы проектлары һәм аларны пропагандалауда матбугат алдында торган бурычлар турындагы доклад белән КПСС Өлкә Комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире иптәш Н. А. Андрианов чыкты. Җыелышта «Советская Татария» газетасының җаваплы секретаре Бикчәнтәев. «Зеленодольская правда» газетасы редакторы Кушаев, «Социалистик Татарстан» газетасының җаваплы секретаре Гобәйдуллин, «Татарстан коммунисты» журналы редакторы Мусин, Татарстан журналистлары Союзы правлениесе председателе Хамматов иптәшләр сөйләделәр, КПСС Программасы һәм Уставы проектларын пропагандалау, аңлату һәм тикшерү буенча үзләренең эш планнары белән уртаклаштылар. СӘНГАТЬ БӘЙРӘМЕ 5—6 августта Казанда, В. И. Ульянов- Ленин исемендәге Үзәк стадионда сәнгать бәйрәме үткәрелде. Ул «Безнең йөрәкләребез партия белән» дигән девиз астында узды. Ленинград артисты, нәфис сүз остасы Эдуард Велецкий бәйрәмгә катнашу өчен килгән артистлар коллективы исеменнән ка- занлыларга кайнар сәлам тапшырды. Бәйрәмнең кереш өлешендә машина өстендәге пьедесталга баскан килеш, стадионны әйләнеп, яшь Ульянов образы уза. Аннан соң М. Горький һәм М. Җәлил образлары үтә. Тамашачыларны тирән дулкынландырган бу күренешләр тәмам булуга, сәхнәгә артист Александр Борушиой күтәрелә. Ул «Разлом» спектакленнән Годун монологын башкару өчен Ленинград академия театры артисты, Сталин премиясе лауреаты Виталий Полицеймакога сүз бирә. В. Полицеймаконы эстрада артистларының Бөтенроссия конкурсы лауреаты Тамара Стрелкова алыштыра. СССРиың халык артисты, Ленин премия, се лауреаты Сергей Бондарчук һәм артистка Ирина Скобцева В. Шекспирның «Отелло» трагедиясеннән бер өзек башкардылар. Барлык илләрнең экраннарында диярлек күрсәтелгән һәм тамашачыларның зур ихтирамын казанган «Солдат турында баллада» кинофильмында уйнаучы артистлардан Владимир Ивашов һәм Антонина Максимова, «Комета» матросы» картинасында төп рольне башкарган артист Глеб Романов, атаклы сәнгать осталары Михаил Кузнецов, Мария Ладынина, «Тын Дон» фильмындагы Григорий Мелехов образын иҗат иткән Петр Глебов һәм башка артистларның чыгышларын казандылар бик яратып карадылар. Бәйрәмгә республикабыз сәнгать осталары да катнашты. РСФСРның атказанган артисткасы Н. Юлтыева һәм Татарстанның атказанган артисты Р. Садыйков «Шүрәле» балетыннан бер өзек башкардылар, һава’ акробатлары бертуган Эдуард һәм Федор Кәлимуллиннарның чыгышлары да игътибарга лаеклы булды. Советлар Союзындагы төрле милләт кешеләренең кулга-кул тотынып яшәвен, аларның матур тормышын чагылдырган масса- күләм чыгышлар, биюләр бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр дәвам итте. ГАЛИЯ ИЗМАЙЛОВА КОНЦЕРТЛАРЫ Үзбәкстан ССРның халык артисткасы, Сталин премиясе лауреаты Галия Измайлова сәнгать сөючеләргә Галишер Нәваи исемендәге Үзбәк академия опера һәм балет театры балеринасы һәм төрле халыкларның биюләрен оста башкаручы буларак билгеле. Соңгы елларда ул Европа, Латин Америкасы һәм Көнчыгыш илләрендә булып кайтты. Бу исә аның иҗатын баетуга, репертуарын тагын да киңәйтүгә бик нык ярдәм итте. Галия Измайлова күптән түгел Үзбәк дәүләт филармониясе артистлары группасы 158 составында Россия Федерациясенең һәм тугандаш республикаларның күп кенә шәһәрләрендә гастрольләрдә булды. Аның йомгаклау концертлары Казанда куелды. Казан- лыларны ул төрле халыкларның биюләре белән таныштырды. Аның репертуарында Бирма, гарәп, һинд, испан һ. б. халыкларның биюләре бар иде. Танылган артистканың чыгышлары тамашачыларда бик җылы тәэсир калдырды. ҮЗБӘКСТАН ХАЛЫК ХУДОЖНИКЛАРЫ ИҖАТЫНА БАГЫШЛАНГАН КҮРГӘЗМӘ Татарстан дәүләт музее залында Үзбәк- стан халык художнигы У. Тансыкбаевның пейзаж әсәрләреннән күчмә күргәзмә оештырылды. Анда художникның соңгы егерме ел эчендә иҗат иткән 60 тан артык әсәре куелды. Музейда шулай ук керамика сәнгате остасы, Үзбәкстанның халык художнигы У. Журакулов иҗатына багышланган керамика сәнгате күргәзмәсе дә оештырылды. КУЗБАСС ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ Август аенда Казанга Кузбасс музыкаль комедия театры килде. Театр коллективы үзенең чыгышларын Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында, Ю. Милютинның «Циркта утлар кабына» исемле опереттасы белән башлап җибәрде. Кузбасс артистлары Казан тамашачыларын Л. Лядованың «Кара битлек астында», К. Целлерның «Кошлар сатучы», Ф. Легарның «Чегән мәхәббәте», И. Кальманның «Марица» оперетталары, В. Белицның «Сезне дуслар көтә», Б. Аве- тисовның «Кара диңгез буенда» исемле музыкаль комедияләре һ. б. әсәрләр белән таныштырдылар. Моннан тыш алар Казан предприятиеләрендә иҗади очрашулар үткәрделәр, концертлар куйдылар. КАЗАН ТЕЛЕСТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА Казан телестудиясенең 29 июльдәге тапшырулары Башкортстан кунаклары иҗатына багышланды. Башкорт дусларыбыз, Казан телевизион тамашачыларына бүләк итеп, шактый бай эчтәлекле тапшырулар программасы алып килгәннәр иде. Казандылар Башкортстанда ирешелгән хезмәт уңышлары турындагы яңалыклар, башкорт нефтьчеләренә багышланган «Дала батыры» исемле документаль фильм, «Соңгы сулышына кадәр Ватан өчен» дигән телевизион постановка, шагыйрь Назар Нәҗми шигырьләре һәм башка бик күп чыгышлар белән таныштылар. Башкортстанның атказанган артистлары В. Волков, Н. Дроздов, Башкорт академия театры артистлары X. Яруллин, М. Солта- нов, Ш. Рәхмәтуллин, М. Сәйяргулов һ. б. лар үзләренең иҗат планнары турында сөйләделәр. ГЕРОЙ-ШАГЫЙРЬ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ Башкортстан АССРның Кыйгы районы культура йортында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. М. Җәлил шигырьләрен уку белән башланган бу кичәдә Үрге Кыйгы җидееллык мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 3. Харисова патриотик шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Аннан соң 1929 елда, Мәскәүда балалар йортында тәрбияләнгән чакта, М. Җәлил белән танышкан Гыймаднев иптәш герой-шагыйрь турындагы истәлекләрен уртаклашты. Кичәнең музыкаль өлешендә М. Җәлил сүзләренә язылган җырлар башкарылды. МУСА ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ «СОВЕТ ПОЭЗИЯСЕ КИТАПХАНӘСЕ» СЕРИЯ СЕНДӘ Дәүләт матур әдәбият нәшрияты — Гослитиздат герой-шагыйрь. Муса Җәлил шигырьләрен «Совет поэзиясе китапханәсе» сериясендә рус телендә аерым китап итеп бастырып чыгарды. Китап Р. Бикмөхә.метов тарафыннан төзелгән. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турындагы кереш сүзне Г. Бәширов язган. 30 мең тираж белән чыгарылган бу китапта М. Җәлилнең йөзгә якын шигыре тупланган. Тәрҗемәләрне С. Липкин, Р. Моран, П. Антокольский, И. Френкель, И. Сельвинский, В. Тушнова. В. Ганиев һ. б. шагыйрьләр эшләгән. ЖУРНАЛИСТ ФӘТХИ-БАЛЫКЧЫГА 60 ЯШЬ Шушы елның 19 августында өлкән журналист Хәлил Фәтхуллинга (Фәтхи Балыкчыга) 60 яшь тулу уңае белән, «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә тантаналы кичә уздырылды. Газетаның бүлек мөдире Б. Корбанов үзенең докладында ФәтхиБалыкчының тормыш юлы һәм журналистика өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде. Кичәнең икенче өлешендә юбилярга Татарстан Журналистлары Союзыннан, «Советская Татария», «Социалистик Татарстан», «Чаян», «Совет әдәбияты» редакцияләре һәм Татарстан китап нәшрияты коллективларыннан котлау адреслары тапшырылды. Фәтхи-Балыкчы Татарстан журналистлары Союзы правлениесенең Почет грамотасы белән бүләкләнде һәм «Социалистик Татарстан» газетасының «Почет китабы »н а кертелде. СССР ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНЕҢ КАЗАН ФИЛИАЛЫНДА СССР Фәннәр Академиясенең Казан Филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында сәнгать тарихы һәм халык иҗаты секторы төзелде. Ул өч группадан — фольклор, театр тарихы һәм музыка, группаларыннан тора. Моннан тыш филиалда этнография һәм археология буенча аерым секторлар эшли башлады. ЯЗУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР 13 июльдә язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында республикабыздагы һәм башка өлкәләрдәге мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларның язучылар белән очрашуы үткәрелде. Очрашу вакытында татар язучыларының яңа китаплары һәм «Совет әдәбияты» журналы битләрендә басылган әсәрләр турында фикер алышу булды. А. Гумеров н ы ң кереш сүзеннән соң укытучылар чыгыш ясады. Оренбург өлкәсеннән килгән К. С ә л ә- е в балалар әдәбиятын җанландыру, язучыларның укучылар белән аралашуы мәсьәләләренә кагылып үтте. Ш. Ә х т ә м о в (Башкортстан АССР) журналда «Язучы трибунасы», «Укучы трибунасы» дигән бүлекләр ачарга кирәклекне әйтте һәм яңа чыккан әсәрләр турында тәнкыйть мәкаләләренең соңга калып язылуына тукталды. Ф. Абдрахманова (Саратов) язучыларга бүтән өлкәләргә килергә, андагы геройлар белән якыннан танышырга, халык авыз иҗатын өйрәнүгә игътибарны көчәйтергә чакырды. Мамадыш урта мәктәбе укытучысы һ. Исламова мәктәп яшендәге балалар өчен тирән эчтәлекле китаплар һәм укытучылар, тәрбиячеләр тормышын чагылдырган матур-матур әсәрләр кирәклеген әйтте. К. Шәрәфетдинов (Арча), Т. Мөхәмәтҗанов (Актаныш) һ. б. иптәшләрнең чыгышлары да кызыклы гына булды. Язучылардан М. Садри, Л. Ихсанова, Г. Хуҗиев, Г. Кашшаф, ‘3. Нури, Р. Ишморат, Ә. Бик- чәнтәева, М. Мазунов очрашуда катнашучыларны яңа әсәрләре һәм иҗат планнары белән таныштырдылар. в * * Июнь аенда Арча районы пионерлары Тукай-Кырлай авылы янындагы урманга җыелдылар. Биредә аларның татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 75 ел тулуга багышланган слеты үткәрелде. Слетка чакырылган шагыйрьләрдән X. Туфан һәм И. Юзиев пионерларга яңа шигырьләрен укыдылар, иҗат өлкәсендә каләм көчләрен сынап караучы яшь авторларга файдалы киңәшләр әйттеләр. Республика Халык иҗаты йорты 17—27 июльдә һәвәскәр композиторларның ун көнлек семинарын үткәрде. Семинарда катнашучылар яңа җыр текстлары язган шагыйрьләр белән очрашырга теләк белдерделәр. Бу очрашуга килгән М. Садри, 3. Нури, Н. Арсланов, И. Юзнев һәм Р. Гәрәй яшь композиторлар белән тыгыз элемтәдә торырга сүз бирделәр. * * * Шагыйрь X. Туфан һәм язучы Г. Минский июль аенда Бондюг районына килделәр. Биредә алар эшчеләр, механизаторлар, терлекчеләр һ. б. лар белән очраштылар. Тукай исемендәге колхоз членнарына Г. Минский «Татар совет әдәбияты КПСС- иың XXII съезды алдыннан» дигән темага доклад ясады. X. Туфан Бондюг заводында коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәшүче яшьләр цехының эше белән танышты, яңа әсәрләре өчен материал туплады. Шул ук айда Г. Минский Актанышта булды һәм колхозларга чыгып берничә урында очрашу үткәрде. 30 июльдә әдәбият сөючеләр А. М. Горький исемендәге Культура һәм ял паркында язучылар һәм Татарстан китап нәшрияты эшчеләре белән очраштылар. Шагыйрьләрдән М. Садри, 3. Нури, Н. Дәүли, Г. Пауш- кин, Р. Гәрәй тыңлаучыларга яңа шигырьләрен укыдылар, композитор 3. Хәбпбуллин «Раушан» балетыннан берничә көй упиап күрсәтте. Соңыннан язучылар үзләренең укучыларына автографлар язып бирделәр.