БҮГЕНГЕ ДРАМАТУРГИЯБЕЗ ТУРЫНДА
(Халыкчанлык һәм милли үзенчәлек мәсьәләләре) атар совет драматургиясенең артка калып баруы, за- мандашл арыбызның тулы канлы образларын сурәтләгән драма әсәрләребезнең аз булуы әдәбият белгечләрен, сәхнә осталарын һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләрен күптән борчып килә. Бу турыда Татарстан язучылары союзының IV съездында да, драматургия мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган төрле җыелышларда һәм киңәшмәләрдә дә җитәрлек әйтелде. Дөрес, драматурглар бу вакыт эчендә тик кенә ятмадылар, яңа сәхнә әсәрләре иҗат иттеләр. Алар- да бүгенге тормышның күп кенә әһәмиятле мәсьәләләре күтәрелде. Соңгы елларда язылган драма әсәрләреннән Н. Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясен һәм Р. Ишморатның «Үлмәс җыр» драмасын аерым рәвештә билгеләп үтәргә кирәк. Алар — үзләренең иҗтимагый әһәмиятләре белән татар совет драматургиясенең казанышлары булып саналырга лаеклы әсәрләр, һәр ике әсәр совет кешесенең какшамас ихтыяр көчен, үлем белән йөзгә-йөз очрашкан вакытта да коммунизм идеалларына турылыклы булып калуын гәүдәләндерә. Алар мисалында без татар совет драматургиясенең уңай традицияләре дәвам итте- релүен күрәбез. Соңгы елларда драматургиягә күп кенә яңа көчләр килде: IO. Эминов, X. Вахит, Ш. Шаһгали, А. Гый- ләҗев, Г. Сәгыйдуллин кебек яшь драматурглар яңа пьесалар яздылар, бүгенге репертуарны баетуга, драматургиябезне үстерүгә билгеле бер өлеш керттеләр. Ләкин драматургия өлкәсендә ирешелгән бу уңышлар гына гомуми артталыкны бетерә алмый әле. Бүгенге чынбарлыкның зур һәм катлаулы күренешләре һаман да әле 4 «Социалистик Татарстан» газетасы. 1961 ел, 30 март саны. 1 «Социалистик Татарстан» газетасы. 1961 ел, 16 июнь саны. драматургиядә тиешле чагылышын тапканы юк. Тормышыбыздагы зур һәм катлаулы проблемалар драматургларның игътибарыннан читтә калалар һәм репертуарда төп урынны чагыштырмача сай, бүгенге көн өчен бик үк әһәмияте булмаган темаларга язылган пьесалар алып тора. Бу хәл киң җәмәгатьчелекне борчымый кала алмый, әлбәттә. Күптән түгел «Социалистик Татарстан» газетасы татар совет драматургиясе мәсьәләләренә багышланган иҗади дискуссия ачты. Газета битләрендә кайбер киңәшләр, файдалы фикерләр әйтелде. Мәсәлән, Г. Кашшаф «Драматург һәм режиссер»4 исемле мәкаләсендә драматург һәм режиссер арасындагы иҗади бәйләнеш мәсьәләләренә кагыла. Ләкин ул әһәмиятле бу мәсьәләне тиешле югарылыкта тикшермн. Мәкаләдә күтәрелгән фикерләр тн- рәнәйтелми, үстерелми кала. Нәкъ менә шуның аркасында булса кирәк, Ф. Мөсәгыйть, Г. Кашшаф фикерләренә каршы чыгып8 Т 135 авторны «мәсьәләгә берьяклы к-илү»дә гаепли ’. Ф. Мөсәгыйть бүгенге драматургия, театр сәнгате өлкәсендәге кимчелекләр башлыча— «драматургия үсешендәге җнтешсезлекләр», шуңа күрә «драматургиянең сыйфатын бик нык яхшыртмый торып, әйбәт спектакль тудыру мөмкин түгел», ди. Сүз дә юк, сәхнә сәнгатенең үсүен драматургиянең җитди уңышларыннан башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Ләкин драматургия үсешендә театрның ролен исәпкә алмау шулай ук берьяклылык булыр иде. Күренә ки, Г. Кашшаф белән Ф. Мөсәгыйть фикерләрендә бернинди принципиаль каршылык юк. һәр икесе хаклы, тәнкыйтьчеләр /бер-берсенең фикерен ачыклыйлар һәм тулыландыралар гына. Ләкин бу мәкаләләрдә без үзебезне күптәннән бирле борчып килгән сорауларга җавап табалмыйбыз әле. Чөнки бу өлкәдәге аерым кимчелекләрне санап чыгып һәм берәүләрне «яхшырак язарга», икенчеләрне язылган әйберләрне «яхшырак куярга» өндәү белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый. Безгә бүгенге кимчелекләрнең асылына һәм шуларның нигез сәбәпләренә төшенергә кирәк. Драматургия өлкәсендәге кимчелекләрнең төп сәбәбе нәрсәдә соң? Реалистик сәнгать художниктан тормыш күренешләренең асылына төшенүне, кешеләрнең рухи халәтләрен тирән аңлауны таләп итә. Бу таләпләргә җавап бирү өчен язучылар бүгенге заман идеяләре белән яшәргә, вакыйгаларның үзәгендә кайнарга тиешләр. Безнең драматургларга тормышның эчендә кайнау, бүгенге кешеләрдәге рухи, үзгәрешләрне белү дә җитмидер, бәлки. Ләкин драматургия өлкәсендәге гомуми кимчелекләрне аерым язучыларның шәхси осталыклары җитмәүгә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Төп кимчелек соңгы елларда татар совет сәнгатендә күренеп үткән кайбер ялгыш фикерләргә бәйләнгән булса кирәк. Бу мәкаләдә мин әнә шул күренешләргә тукталырга телим. Югарыда әйтеп узганча, драматургия һәм театр бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә яши. Драматургиядәге кимчелекләр театр сәнгатенең үсешенә комачаулаган кебек, театр, үз чиратында, драматургия үсешенә зур йогынты ясый. Безнең җәмгыятьтә барлык идеологии оешмалар өчен дә социаль һәм идея-эстетик принциплар бер. Алар халкыбызны коммунистик рухта тәрбияләү максатына хезмәт итәләр. Ләкин шул ук вакытта һәр театр, тамашачысының культура дәрәҗәсеннән билгеле традицияләрдән чыгып, үзенә генә хас иҗат принципларын да тудыра. Бу үзенчәлекләр репертуарның тематикасында, жанр үзенчәлегендә, башкару алымнарында һ. б. детальләрдә чагыла һәм театр драматургия белән тамашачы арасында арадашчы функциясен үти. Бер яктан, ул драматургиянең идеяләрен тамашачыга җиткерсә, икенче яктан, тамашачының сорауларын, таләпләрен драматургларга да әйтеп бирә. Шулай итеп, драматургия белән театр берберсенә органик бәйләнгән, берберсеиең үсешен билгели һәм тәэмин итүче факторлар. Шуңа күрә драматургиянең торышы турында сүз алып барганда, һичшиксез, театр сәнгатенең торышын, аның уңышларын, җитешсезлекләрен искә алып эш итәргә кирәк. «Театр» дигәндә без иң элек Татар дәүләт академия театрын күздә тотабыз. Чөнки ул — республикабызның иң олы, әйдәп баручы театры, бүгенге татар совет театры сәнгатенең көзгесе. Драматургиядәге барлык уңай һәм тискәре тенденцияләр, беренче чиратта һәм иң калкулы рәвештә, нәкъ шушы театрның эшчәнлегендә чагыла. Билгеле булганча, Татар дәүләт академия театрының зур тарихы, татар драматургиясен үстерүдәге бай традицияләре бар. Г. Камал, К. Тинчурин, Т. Гыйззәт, Н: Исәнбәт кебек татар совет драматургиясе тарихын 136 да күренекле эз калдырган зур язучыларның иҗатлары нәкъ шушы театр сәхнәсендә формалашкан. Театрның уңай йогынтысы хәзерге буын драматургларының иҗатларында да сизелеп килә. Моны танымый мөмкин түгел. Шуның белән бергә, бу театрның соңгы еллардагы эшчәнлегендә күренгән кайбер тискәре тенденцияләргә дә күз йомарга ярамый. Бу тискәре тенденцияләрне тикшерү драматургия һәм театр өлкәсендәге җитди кимчелекләрнең сәбәбен, эчке табигатен аңларга ярдәм итәчәк. Партия, шәхес культын һәм аның калдыкларын фаш итү эшендә, көн тәртибенә милли сәнгать мирасларын яңабаштан карап чыгу һәм аларның коммунистик тәрбия таләпләренә хезмәт итәрлек үрнәкләреннән активрак файдалану‘мәсьәләсен куйган иде. Массаларның аң-культура дәрәҗәсен үстерү эшендә үткән культураның уңай үрнәкләреннән файдаланмау үзе зур ихата булыр иде. Ләкин һәр культурада, уңай күренешләр, уңай тенденцияләр белән бергә, заман таләпләренә җавап бирә алмый торган, искергән формалар, тискәре тенденцияләр дә бар. Ә .менә татар театр сәнгатендә онытылган мирасны барлау мәсьәләсендә кайбер эш- леклеләр, үз өсләренә чамадан тыш вазифа йөкләп, искергән әсәрләрне популярлаштыруда кирәгеннән артык тырышлык күрсәтә башладылар. Борынгы заман һәм авыл темасына язылган кайбер уңышсыз әсәрләр дә «милли реликвия» рәвешендә тамашачыга тәкъдим ителде. «Җилкәнсезләр» комедиясе кебек, үзенең идея-художество сыйфатлары ягыннан бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек һәм татар совет драматургиясенең төп фондына кергән әсәрләр белән бергә, «Урал суы буенда», «йосыф-Зөләйха» кебек, бүгенге тамашачылар өчен тәрбияви әһәмияте булмаган пьесалар да сәхнәгә менгерелде. Бу әсәрләр тамашачының эстетик яктан түбән зәвыклы аерым төркемнәре арасында билгеле бер уңыш та казандылар. Татар халкының совет власте елларында культура, аң дәрәҗәсе үсүе бәхәссез нәрсә. Ләкин халыкның революциягә кадәр озак еллар торгынлыкта яшәп килүе аның кайбер төркемнәре арасында хәзерге вакытта да үзенең эзен югалтмаган. Бу төркемнәрнең культура зәвыклары да бүгенге көн таләпләре югарылыгына күтәрелмәгән әле. Аларның интереслары чагыштырмача тар, үтелгән этап, милли чикләнгәнлек рамкаларында кала бирә. Шунлыктан, театр сәхнәсендә аларның игътибарын җәлеп иткән һәм күңелләренә ләззәт биргән нәрсә дә ата- бабалардан килгән борынгы сюжет, кызганычлы ситуацияләр, җыр-бию һәм этнографик бизәкләр кебек тышкы х а р а ктер и сти к а л а р белән чикләнә. Бу төркемнәрнең зәвыгына иске мирас репертуары һичшиксез җавап бирә иде. Соңгы елларда Татар дәүләт академия театрының кайсы спектакльләре тамашачыларда иң зур популярлык казана алды? Алар элеккеләрдән — «Хуҗа Насретдин», «Зәңгәр шәл» һәм «Казан сөлгесе», яңалардан — «Беренче мәхәббәт». Бу. әсәрләрнең художество дәрәҗәләре турында бәхәсләшмибез. Аларның беренче икесе халыкның күңеленә кереп урнашкан традицион образлары, моңлы көйләре белән аның изге истәлекле энҗе бөртекләре булып исәпләнерлек әсәрләр. Ләкин тамашачының хәзерге көндә нәкъ шушы әсәрләргә инану күренеше аның эстетик зәвыгының нинди юнәлештә тәрбияләнгәнлеген күрсәтмимени?.. Татар дәүләт академия театры тамашачысының төп составы, контингенты турында күптәннән бирле борчылулы сөйләшүләр бара. Ләкин ул сөйләшүләр, ни сәбәптәндер, кулуардан трибунага менеп җитә алмыйлао әле. Культура дәрәҗәләре һәм эстетик таләпләре ягыннан югары торган массаларны яңадан үзенә җәлеп итү өчен Татар дәүләт академия театрына күп көч куярга туры киләчәк. Бүгенге совет тамашачысын хан заманнарыннан яки иске авыл тормышыннан алынган һәм, күп очракта, кыз-егет мәхәббәте кебек, таушалган темаларга /язылган әсәрләр -белән генә кызыктыру 137 мөмкин түгел. Чөики заманыбызның алдынгы .кешесе үз халкының характерын, барыннан да бигрәк, чорыбызга хас булган бөек эшләр чолганышында, коммунизм төзүдәге көрәшнең катлаулы сынаулары мөнәсәбәтендә күрергә тели. Шуңа күрә дә, бүгенге тамашачының Татар дәүләт академия театры спектакльләреннән күңеле суына баруына гаҗәпләнергә туры килми. Театр белән тамашачы драматургиягә заман темасын үстерүдә зур йогынты ясыйлар. Татар драматургиясенең бер үзенчәлекле ягы бар. Үзенең тарихын ул шәһәр темасыннан башлап җибәргән иде, ләкин, еллар узу белән, анда үзәк урынны авыл темасы яулап алды һәм бу үзенчәлек хәзерге көндә дә дәвам итеп килә. Иске авыл темасы — безнең драматургиядә шактый тулы яктыртылган темаларның берсе. Образлы итеп әйткәндә, татар халкының соңгы 100 еллык тарихын бары драма әсәрләре буенча гына да өйрәнеп булыр иде кебек. Авыл темасының җентекләп эшкәртелүенең сәбәбен, билгеле, татар халкының тарихи яшәү шартларыннан эзләргә кирәк. Революциягә кадәрге татар халкының гореф-гадәтләре, уйлары, омтылышлары, гомумән, барлык иҗтима- гый-экономик һәм культура тормышы авыл шартларында формалашты. Татар халкының политик һәм социаль карашлары, азатлык өчен барган сыйнфый көрәше аеруча характерлы рәвештә авыл җирлегендә чагылды. Ул вакытта сәнгать әсәрләрендә авыл темасының төп урын алуы бик табигый иде. Ләкин бүгенге көндә моның белән килешеп булмый инде. Сәнгать чынбарлыкны тулы һәм дөрес чагылдырырга тиеш, дибез. Революциягә кадәр үк татар хезмәт ияләре завод-фабрикаларда, шахта һәм рудникларда эшлиләр, татар эшчеләре, рус һәм башка тугандаш халык эшчеләре белән бергә, үз хакларын да даулап, капиталистларга каршы көрәшәләр. Татар классик әдәбиятында без бу көрәшнең чагылЫшын Г. Коләхметов, Г. Камал, Ш. Камал әсәрләрендә күрәбез дә. Татар эшчеләр сыйныфы үскәннән үсә барды, аның сыйнфый аңы да үсә килде. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендәге совет халыкларының какшамас нык һәм дус семьясында, татар хезмәт ияләре социалистик промышленностьның һәр тармагында хәзер җиң сызганып эшлиләр, хезмәт геройлыклары күрсәтәләр. Бу хәл татар халкының милли тормышына да гаҗәп уңай һәм матур үзгәрешләр кертә, аны нигезеннән үзгәртә бара. Бу процесс әдәбиятыбызда үзенең чагылышын таба килә. Ләкин драматургларыбыз әле һаман да үзләренең иҗади эзләнүләрен күп очракта элеккечә авыл темасы белән генә чикләп киләләр. Алар җәмгыятебезнең тарихи үсеше китереп чыгарган һәм халкыбызның экономик тормышында барлыкка килгән шушы җитди үзгәрешләрне, нишләптер, күрмиләр. Кайчандыр такыр басу һәм болынлыклар булган урыннар хәзер нефть вышкалары, яңа төзелеп килә торган социалистик шәһәрчекләр белән бизәлде. Татарстан алдынгы химия промышленносте республикасына әверелеп бара. Кайчандыр К. Насыйри халкыбызның тома на л ы г ы н а әрнеп, «... ни үкенеч ки, бөтен дөнья гыйлем һәм фәнгә тулы кызыксыну белән кызыксынган бер заманда,' милләтебез халкы арасында гыйлемнең әсәре дә юк» *, дип язган иде. Хәзер җәмгыятебезнең экономик һәм культура үсешенә, илебезнең башка тугандаш халыклары вәкилләре белән бергә, татар совет галимнәре дә зур өлеш кертәләр. Бу хәл көннән-көн киңәя бара. Партиянең социалистик милләтләрнең һәрьяклап үсүен тәэмин итә торган ленинчыл милли политикасы моңа нигезле гарантия булып тора. Ләкин заманыбызның бу үзенчәлекле күренеше дә безнең драматургиядә тулы гәүдәләнешен тапканы юк әле. 1 К. Н а с ы й р и , Сайланма әсәрләр, Татарстан китап нәшрияты, 2 нче басма, 1956 ел, 17 бит. 138 Дөрес, бу өлкәдә тәҗрибәләр бөтенләй булмады түгел (мәсәлән, М. Әмирнең «Профессор Саматов» пьесасы һ. б.). Ләкин, театр тарафыннан тиешле терәк һәм ярдәм табалмыйча, бу әсәрләр сәхнә гомерен күрә алмыйча, онытылуга дучар булдылар. Татар совет культурасы өлкәсендә эшчәнлек күрсәтүче кайбер иптәшләрдән шундый фикер дә ишетеп була: «Халык үз тормышыннан булмаган (?) әйберләрне... «яратмый». Бу сүзләрнең мәгънәсе шул: сәхнә өчен, янәсе, интеллигенция (ул бит «халык» төшенчәсенә кер- .ми!) тормышыннан алып язылган әсәрләр кирәк түгел... Ул карашның һәртөрле тәнкыйтьтән түбән булуы бәхәссез. Моңа тукталып та тормаска мөмкин булыр иде. Әмма бу фикернең бер караганда дөрес булып күренүе дә мөмкин: Татар дәүләт академия театрының сәхнәсендә Ш. Камалның «Карчыга», Ә. Фәйзинең «Рәүфә» драмалары «Казан сөлгесе», «Урал суы буенда» кебек әсәрләр белән ярыша алмадылар, тиз вакыт эчендә репертуардан төшеп калдылар. Сәбәп һаман да бер үк: җырбию элементлары белән чуарланган әсәрләргә «күнеккән» тамашачы «кабинет обстановкасында» бара торган спектакльләрне кабул итәргә теләмәде. Бик аяныч, ләкин хакыйкать! Кайбер драматурглар, бу хакыйкатьне яхшы белгәнгә күрә, пьеса язу өчен авыл җиренә китәләр (авыл темасы җыр-бию элементларын җиңелрәк «сыйдыра»). Ә театр, аерым авторларның тышкы эффектлар белән мавыгу тенденцияләренә тиешле отпор бирү урынына, кайбер очракларда шушы алымнарның сәхнәдә «хокук» алуына үзе үк юл куя. Шулай, мәсәлән, Ш. Шаһгалинең «Таң атканда» драмасы Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә менүе дәверендә «Пролог» исемендәге музыкаль картинага «баеп» куйды. Әгәр дә бу өлешнең әсәрнең идея эчтәлегенә һичнинди яңалык өстәмәгәнлеген исәпкә алсак, 5 А. Н. Островский әсәре. - 2 Л. II. Толстой романы буенча. 7 Раннет әсәре. аның кертелү максатын аңлавы читен булмаячак... Кайбер артистлар, образлар өстендә эшләгәндә, шушы образларның эчтәлегендәге продуктив фикерләрне ачыклау һәм сәхнә сәнгате чаралары ярдәмендә аларны һәрьяклап үстерү турында кайгырту урынына, барлык көчләрен тамашачының «эчен катыру», кирәкмәсә дә шарж алымнарын куллану юлына басалар. Асылда, бу «тырышулар» түбән зәвыклы аерым төркемнәрнең алдында тез чүгү, иҗат эшендә инициативаны шуларның кулына тапшыру дигән сүз. Әмма юкка! Безнең шәһәр һәм авыл хезмәт ияләренең төп массасы шушы арзанлы һәм артта калган традицияләрдән күптән ваз кичте инде. Аларның эстетик зәвыклары чынбарлыкның катлаулы күренешләрен чагылдырган югары дәрәҗәле сәнгать әсәрләре сорый, һәм бу таләпләр үскәннән-үсә бара. Бу мәсьәләгә тукталып, Татарстанның атказанган артисткасы Ш. Әсфандиярова болай дигән иде: «Безнең, тамашачыбызның үзенчәлеген истә тотып, «Бирнәсез кыз»', «Анна Каренина» 5 6 кебек әйберләрне куйганыбыз юк. Моңа хәтле, Лариса белән Каренина образларын тамашачы аңламас, тиешенчә кабул итмәс, дигән фикердә йөри идек. Менә без «Юлдан язган»ны7 куйдык. Билгеле булганча, ул — катлаулы, психологик пьеса. Ләкин тамашачы спектакльне яхшы кабул итте. Шуннан соң безгә болай дип әйтүчеләр булды: янәсе, бу— шәһәрдә шулай, ә авыл җирендә сез, һичшиксез, уңышсызлыкка очраячаксыз... Әмма бу күрәзәлек тә дөрес булып чыкмады. Авылларда спектакльне без күп мәртәбәләр уйнадык, һәм тамашачы тарафыннан булган I реакция һәрвакыт урынлы, дөрес иде. Тамашачыны көлдерә белү генә җитми, аңа ышанырга кирәк. Безгә интеллектуаль герой, философик ’характердагы проблемалар хакында уйланучы кешеләр турындагы пьеса- 139 лар кирәк» 8 . 8Ш. Әсфәндиярованың ВТОдагы чыгы-, шыннан. «Театр» журналы, 1961 ел, 4 сан. 66 бит. 140 Бик дөрес сүзләр! Моңа өстәп шуны гына әйтәсе килә: «х а л ы к ч а и л ы к», « м и л- л и үзенчәлек» пәрдәләренә төренгән иске традицияләр, иске карашлар коллыгында яшәү катлаулы һәм күпкырлы чынбарлыгыбызны 1Я р л ы л а н д ы р ы п бирүгә, ту л ы һ ә м дөрес чагылдырмауга (китерә. Минемчә, чынбарлык белән татар драма сәнгате арасындагы бу ераклык кыю рәвештә бетерелергә тиеш. Мин авыл темасына һәм, бигрәк тә, хәзерге социалистик авыл темасына драма әсәрләре язмаска кирәк дигән фикерне якламыйм. Киресенчә, ул — бик кирәкле тема. Хәзерге авылда искиткеч зур, яңа үзгәрешләр бара. Бу үзгәрешләр аның экономик базисының ныгуы һәм шуның нигезендә политик өскормасының һәрьяклап камилләшә баруы күренешләрендә чагыла. Мәйданга үзләренең белем, культура дәрәҗәләре, дөньяга карашлары белән яңа кешеләр үсеп чыга. Бу күренешләргә битараф булу үзе зур хата булыр иде. Шуңа күрә язучылар армиясенең билгеле бер өлешенең авыл темасына «беркетелүен», һичшиксез, законлы һәм зарури күренеш дип карарга кирәк. Соңгы елларда бүгенге авыл тормышы темасына күп кенә драма әсәрләре язылды. :Ш. Шаһгалинең «Таң атканда» һәм Р. Ишморатның «Серле моң» әсәрләрендә — совет кешеләренең хезмәткә булган намуслы мөнәсәбәтләре, X. Вахитның «Беренче мәхәббәт» драмасында — совет кешеләренең дуслык һәм мораль сафлык сыйфатлары, А. Гыйләҗев- нең «Җиз кыңгырау» пьесасында совет яшьләренең иптәшлек, үзара ярдәм итешү, коллективизм хисләре сурәтләнә. Ләкин бүгенге драма әсәрләрендә социалистик авылдагы экономик һәм культура үзгәрешләре, халыкның яңа мораль һәм әхлак сыйфатлары үзләренең тиешенчә гәүдәләнешен таба алганнары юк әле. Бүгенге авыл тормышы темасына язылган әсәрләр арасында чорыбызның бөе>к рухына туры -килгән һәм үзләренең иҗтимагый яңгырашы белән «Кандыр буе», «Мактаулы заман», «Миңлекамал» кебек үз чорларының катлаулы күренешләрен, типик образларын һәм заманның пафосын гәүдәләндергән зур үрнәкләр күренми әле. Шушы яктан килеп караганда, шактый популярлык казанып өлгергән һәм югары бәя алган «Беренче мәхәббәт» (X. Вахит) драмасы да тулысынча канәгатьләндерә алмый. Пьесада бара торган вакыйгалар иҗтимагый әһәмиятләре ягыннан актуаль проблема дәрәҗәсенә күтәрелә алмыйлар, ә бу тамашачы өчен шулхәтле кирәк иде! Бүгенге көнге татар совет драматургиясенең төп кимчелеге дә аның фикер ягыннан чагыштырмача сай, алынган проблемаларының тар һәм искергән булуларында. Бу җитешмәгән яклар этнографик бизәкләр һәм җырбию элементлары кебек тышкы детальләр ярдәмендә «җиткерелеп» килә. Бүгенге драматургиябезнең төп бәласе менә шунда. Иске темалар белән ияреп килгән бу алымнар бүгенге көндә безне канәгатьләндерә алмый инде. Алар чорыбызның бөек эшләрен чагылдырган зур полотнолы әсәрләр тудырырга комачаулыйлар. Театрның соңгы еллардагы «милли реликвиячелек» белән мавыгуының тискәре ягы әнә шунда. Драматургиянең бүгенге көнге җитешсезлекләре алдагы көннәрнең дә шундый ук «өметсез» булачагына гарантия дигән сүз түгел, әлбәттә. Безнең драматургия бүгенге көндә эзләнүләр дәвере кичерә. Дөрес, бу эзләнүләр хәзергә зур уңышларга китерә алмадылар әле. Ләкин кайчан һәм нинди тәҗрибә шома гына үткәне бар? Шуңа күрә «Киек каз юлы», «Рәхим итегез» кебек әсәрләрне (билгеле, кимчелекләренә күз йоммыйча) кирәкле әсәрләр дип карарга тиешбез. Заман темасына иҗат ителгән әсәрләрне сәхнәгә менгерүгә театр кыюрак алынырга тиеш. Ләкин ул гына җитми. Бүгенге көн таләпләренә тулы җавап бирү өчен, театрдан зур осталык һәм профессиональ культура да сорала. Драматургиянең кимчелекләрен театрның эшчәнлегенә бәйләп тик шерү барлык «гөнаһларны» театрга гына ягып калдыру дигән сүз түгел, әлбәттә. Татар дәүләт академия театрының ярты гасырдан артык вакыт эчендә халыкка күрсәткән хезмәтенең дәрәя<әсе һәм роле һәркемгә мәгълүм. Бу урында аңар тукталып торуның кирәге юктыр. Ләкин бернәрсә ачык: драматургия үзенең бурычларын театрдан башка үти алмаячак. һәм бу бурычларны үтәү тамашачының эстетик зәвыкларын тәрбияләү һәм үстерү юнәлешендә барырга тиеш. Чөнки драматургияне үстерү мәсьәләсе хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләүгә турыдан-туры бәйләнгән. Бүгенге көнне сәнгатьтәге халыкчанлык, милли үзенчәлек кебек төшенчәләрнең асылын, аларның борынгылык, фольклор кебек тышкы характеристикаларга гына кайтып кал м агайлыгын, бә л ки халыкның коммунизм җәмгыяте төзүдә яңа сыйфатларга ирешү һәм, экономик, культура үсеше нигезендә, даими камилләшә, башка халыклар белән якыная бару, интернационаллашу күренешләрендә гәүдәләнгәнлеген аңлату сорала. Драматурглар, театр һәм бөтен җәмәгатьчелек белән берлектә, драматургиянең бүгенге көндәге артталыгын, һичшиксез, җиңеп чыгарлар дип ышанырга кирәк.