АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕК ТУРЫНДА НЫКЛАБРАК АҢЛАШЫРГА ВАКЫТ
Соңгы елларда тел белеме өлкәсендә без зур казанышларга ирештек. Бай тәҗрибә туплаган карт галимнәребез дә, шулай ук ялкынлы дәрт белән эшкә керешкән яшь кадрларыбыз да татар тел белеме фәнен баета торган күп кенә хезмәтләр бирделәр, һәм мондый хезмәтләрнең саны елдан-ел арта бара. Моңа ышану өчен хөрмәтле карт гал-имнәребездән В. Хангил- динның «Татар теле грамматикасыз (1959) һәм Нәкый Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре»н (бөтенесе өч томга исәпләнгән бу зур хезмәтнең беренче томы 1959 ел ахырында чы-кты) күрсәтеп үтү генә дә җитә. Аерым алып әйткәндә, төрле тип сүзлекләр төзү буенча да безнең телчеләребез шактый зур активлык күрсәттеләр. Дүрт томлы Русча-татарча сүзлек кебек гаять зур хезмәтне дөньяга чыгару эше 1959 елда тәмам булды (баш редакторы бай тәҗрибәле өлкән сүзлекчеләре- бездән Риза Газизов). Филология фәннәре докторы Л. Җәләй җитәкчелегендә Н. Борһанова һәм Г. Якупова тарафыннан төзелгән Диалектологик сүзлек үзе яңа бер хәзинә.. Шулай ук Н. Борһанова һәм Л. Мәхмүтова тарафыннан төзелгән Русча-татарча фразеологик сүзлек тә, һичшиксез, бик кыйммәтле һәм әһәмиятле бер яңалык. Аерым фәннәр һәм хуҗалык тормышыбызның аерым тармаклары буенча да сүзлекләр чыгарылып килә. Ләкин үзенең тормышка ашырылуын инде бик күптән көтә торган һәм үзенең кирәклеген көн дә сиздерә торган зур бер хезмәт бар әле. Без татар теленең аңлатмалы сүзлеге турында әйтәбез. Мондый сүзлекне язучылар һәм журналистлар, педагоглар һәм агитаторлар, гомумән идеология фронты эшчеләре, соң дәрәҗә кирәксенәләр. Революциядән соң чыгарылган рус теле аңлатмалы сүзлекләренең тәҗрибәсе күрсәтүенчә, мондый сүзлек н о р м а т и в булырга, ягъни, әдәби телебездәге сүзләрнең дөрес мәгънәләрен бирергә, алар- иың кулланылыш нормаларын күрсәтергә тиеш. Аңлатмалы сүзлек төзү бик күп көч сорый торган эш. Ләкин бездә ул бөтенләй яңа бер нәрсә түгел инде. Каюм баба безгә «Ләһҗәи та- тари»ны («Татар теле сүзлеге»н) бүләк итеп калдырды. 1919—1925 елларда күренекле тел һәм әдәбият галиме Җамал Вәлиди тарафыннан «Татар теленең аңлатмалы тулы сүзлеге» төзелде. 80—90 табаклар чамасындагы бу хезмәтнең беренче китабы 1927 елда, икенче китабы 1929 елда басылып чыкты, соңгы ике китабы, кызганычка каршы, чыкмый калды. Бу сүзлекне, Гыйльми үзәк тапшыруы буенча, Мөхетдин Корбангалеев председательлегендә биш кешелек комиссия карап үткәргән? «Гыйльми үзәктән» дип язылган сүз башында (авторы Галимҗан Ибра- һимов дип уйларга нигезләр бар) Сүзлеккә югары бәя бирелеп, менә нәрсәләр әйтелгән: «Кулыгыздагы бу Сүзлек, Җ. Вәлиди иптәшнең бу олы хезмәте, шул юлда (татар теленең эшләнүе юлында— М. М.) байтактан бирле дәвам итеп килгән төрле тармаклы С 142 хезмәтләрнең нң мөһим бер тармагында үскән җимешләрнең берсе. Бу зур хезмәт татарның беренче бөек реформаторы Каюм баба белән башланган хезмәтнең советчылык туфрагында үскән, шунда эшләнгән икенче бер яңа, камилләшкән бер баскычы». Табигый, утыз елдан артык вакыт эчендә телебез бик нык үсте, гаять дәрәҗәдә баеды. Хәзер безгә телебезнең байлыкларын мөмкин кадәр тулырак чагылдыра торган аңлатмалы яңа сүзлек кирәк. Аңлатмалы сүзлекләр төзү мәсьәләсендә В. И. Ленинның бик ачык күрсәтмәсе бар. 1920 елда Луначарскийга шул мәсьәлә турында язган кыска гына хатында Ленин В. Даль сүзлегенә бик югары бәя бирә, ләкин аның искергәнлеген һәм өлкәчелек сүзлеге (областнический) икәнлеген күрсәтә һәм җанлы рус телендә булган, шулай ук Пушкиннан алып Горькийга кадәр классиклар тарафыннан кулланылган сүзләрне кертеп, яңа сүзлек төзү кирәклеген белдерә (Әсәрләр, 4 нче басма, 35 том, 369 бит). Хәзерге вакытта, әдәбиятның, матбугатның, мәктәпнең тормыш белән элемтәсен көчәйтү мәсьәләсе аеруча бер кискенлек белән көн тәртибенә куелганда, Ленин күрсәтмәсенең никадәр әһәмиятле икәнлеге бигрәк тә ачык аңлашыла. Без дә үз шартларыбызда Ленинның шул күрсәтмәсен кулланып эш итәргә тиешбез. Безгә хәзерге татар теленең барлык хәзинәсен һәм, әйтик, Тукайдан алып Җәлилгә кадәр, классикларыбызның лексик байлыгын туплаган аңлатмалы сүзлек кирәк. Тел, әдәбият һәм тарих институтыбыз моннан өч ел элек инде шундый сүзлекне төзүнең хәзерлек чараларын күрә башлады. Эш дәвам итә булса кирәк. Ләкин ничек дәвам итә икән ул? Уңышлар ни дәрәҗәдә икән? Ниһаять, зарыгып көтелгән сүзлек тагын ничә елдан соң өстәлебездә булыр икән? Бу турыда әлбәттә аңлашу кирәк. Бәлки, Институтның сүзлекчеләр коллективына җәмәгатьчелек ярдәме дә кирәктер? Гаять әһәмиятле, җаваплы һәм зур күләмле эш башкарылганда, уртага салып сөйләшәсе күп кенә мәсьәләләр бар. Моннан өч ел элек Институт «Татар теленең аңлатмалы сүзлегенә сүзләр җыю өчен лексикологик сораулык» бастырып чыгарды. Шуннан соң эшләрнең ничек дәвам итүе турында матбугатта бер нәрсә дә күренгәне юк шикелле. Өч ел аз вакыт түгел. Димәк, эшләрнең ничек баруы турында сөйләшергә мөмкиндер инде. Шактый кичегеп булса да, «Сораулык»- ның үзе турында да берничә сүз әйтергә кирәк, чөнки андагы принциплар буенча эш иткәндә, Сүзлекнең ничәмә еллардан соң да дөньяга чыгуы икеле. «Сораулык» Фазыл Фасеев иптәш тарафыннан төзелгән, «Сораулык»ны тутыручыга искәрмә- ләр»не дә ул язган. Димәк, без бу «Сораулык»ны бөтенләй үк рәсми документ дип түгел, бәлки Институт эшчеләреннән берсенең хезмәте дип кенә дә карый алабыз. Шулай булса да, Институт маркасы белән ике мең данә басылып бушлай таратылган зур форматлы, йөз биттән артык күләмле бу китаптагы формалистик мавыгулар, лексикологик ялгышлар яшь галимнең тормыш таләпләре белән исәпләшергә теләмәвен күрсәтәләр һәм, әгәр дә катгый рәвештә кире кагылмасалар, алар Сүзлекнең сыйфатын түбәнәйтәчәкләр. Ф. Фасеев иптәш фантастик күләмле Сүзлек вәгъдә итә, Сүзлекне «төзүгә керешү өчен 150—200 мең сүздән гыйбарәт баш сүзләр исемлеге... тупланган булырга тиеш», — ди ул. Рус теленең Д. Н. Ушаков редакциясендә чыккан дүрт томлы аңлатмалы Сүзлегендә 90 342 сүз; С. И. Ожегов тарафыннан төзелгән 146 табаклы, бер томлы Сүзлектә 51 533 сүз. Соңгы елларда СССР Фәннәр Академиясе тарафыннан чыгарылган «Словарь русского языка»ның дүрт томында 82 159 сүз. Ф. Фасеев иптәшнең исә 150 меңнән кимгә риза буласы килми һәм ул хезмәтенә лаеклы срок билгели: «...безнең озак еллар буе көтәргә вакытыбыз юк: безгә сүзлек 143 якындагы 10—15 ел эчендә кирәк», — ди. Безнең заманда шундый, сүзләрне җитди чырай белән әйтү үзе бик сәер бер хәл. Дөрес позицияләрдә торып һәм «Сораулык»тагы кирәксез мавыгулардан котылып эш иткән тәкъдирдә бу срокны өч тапкыр кыскарту мөмкин булачак. Беренчедән, барлык диалектларны туплау аңлатмалы сүзлек бурычы түгел, бәлки махсус диалектологик сүзлекләр бурычы. Бу эш үз җаенда дәвам итәргә тиеш. Икенчедән, яңа сүзләр ясау, терминнар эшләп чыгару яисә элек кабул ителгән терминнарны татарчалаштырып бирү дә сүзлек төзүчеләр коллективының бурычы түгел, һәм бу мөмкин дә түгел. Мәсәлән, «Сораулык»ның авторы «Медицина кораллары» бүлегендә (79 бит) ТЫҢЛАГЫЧ сүзен бирә дә, аны беркем дә аңламавын үзе дә ачык белгәнгә күрә, җәя эчендә СТЕТОСКОПны да бирә. Болай сүз ясап шаяруның кемгә кирәге бар? Татар телендә ТЫҢЛАГЫЧ сүзе юк. Тукайда, әйтик, УЙЛАГЫЧ сүзе очрый. Ләкин Тукайны бик яхшы белүче Җ. Вәлиди ул сүзне үзенең Сүзлегенә кертүне тиеш тапмаган, һәм бик дөрес эшләгән. Чөнки татар телендә андый сүз юк. Тукай да аны бер неологизм булдыру өчен түгел, бәлки сатирик әсәрдә мәгълүм бер стилистик максат белән генә кулланган («Исемнәребез хакында»). Сораулыкта ЭШХАНӘ, БЕЛЕНХАНӘ кебек бик җиңел юл белән «иҗат ителгән» терминнар, УКУЧКУМ кебек тел әйләнми торган сүзләр, ХЕЗМӘТТӘШЧЕ кебек татар теле рухын, грамматикасын боза торган «яңалыклар» бик күп очрый. Шунысын да искә алырга иде. СТЕТОСКОП кебек халыкара бер терминны татарчалаштырабыз икән, башка фәннәрдәге нәкъ шундый ук ТЕЛЕСКОП, МИКРОСКОП, СТЕРЕОСКОП...ларны да татарчалаштыру кирәк булачак. Мондый юл белән баруның дөрес түгеллеге узган гасырда ук исбат ителгән нәрсә бит инде. Бай рус теленең тиңдәшсез җыючысы В. Даль яңа сүзләр ясау белән дә шөгыльләнгән. Мәсәлән, ул МИРОКОЛИЦА (атмосфе- ра), НЕБОЗЕМ (горизонт), НОСОХВАТКА (пенсне) сүзләрен тәкъдим иткән. ДАәгәр рус теле бу сүзләрнең берсен дә үзләштермәгән. Хәзерге заманда яшь совет галименең шундый нәтиҗәсез эш белән мавыгуы аның тормыштан аерылган булуын гына күрсәтә. КУЛЬТУРА СӘЯСӘТЕ, МӘДӘНИЯТ ПОЛИТИКАСЫ дип янәшә язып (87 бит) мәгънәсез рәвештә сүз уйнатуларның да кирәге юк иде. Ни өчендер «Социаль тәэминат» бүлегенә кертеп, социализм һәм коммунизм җәмгыятьләренең мәгълүм принципларын: «һәркемнән хезмәте буенча, һәркемгә ихтыяҗы буенча»,— дип бирү гафу ителә торган эш түгел. Эчтәлек белән исәпләшүне автор үзенең бурычы санамаса да. һич югында, телче буларак, «һәркемнән хезмәте буенча» тәгъбиренең мәгънәсез икәнлегенә игътибар итәргә тиеш иде. Өченчедән, төрле жаргоннарны туплау да аңлатмалы сүзлек эше түгел. Караклар, хулиганнар жаргоннарын җыюда булышлык сорап, җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итү нәрсә ул? Хәзерге вакытта мондый эш белән шөгыльләнергә кем теләр икән? Авторның ниндидер «милләтара жаргон» уйлап чыгаруы да һәм саф рус сүзе булган КАЛЯКАТЬны шул жаргонга кертүе дә аңлашыла торган хәл түгел. Тагын бер мәсьәләгә тукталыйк. һәрбер телдәге кебек, безнең телдә дә бүтән милләтләрдән алынган меңнәрчә сүзләр бар. Алар безнең тел байлыгын арттыралар. Табигый, бездә рус теленнән кергән сүзләр дә күп. Ләкин кайберәүләр- нең кирәкмәгәндә русча кыстырып сөйләүләре андый сүзләрне дә аңлатмалы сүзлеккә кертү өчен нигез була алмый. Мәсәлән, ОТДЫХ (44), ОПРАВДАТЬ ИТҮ, ВЫБОР- ЛАР (53), ГОРОД (55) кебек сүзләрне татар әдәби теленең аңлатмалы сүзлегенә ңертү нигә кирәк иКән? 144 «Сораулык»та бүгенге тормыш белән һәм тормыш таләпләре белән исәпләшмәүнең акыл ирешмәслек үрнәкләре очрый. Татарстанның мех промышленносте үз илебездә генә түгел, бәлки бөтен дөньяда дан тота. Ә менә «Сораулык»та «Мех эшкәртү һәм мех киемнәр эшләү» темасы «Авылдагы һөнәрләр» бүлегендә кечкенә генә бер бүлекчә итеп бирелгән. Төзүчелекне дә шул ук бүлектә бирү күренешне тагы да тулыландырган. Лексикология һәм лексикография мәсьәләләрендә ялгыш позицияләрдә торган һәм колачны чамасыз киң җәяргә омтылган яшь авторга «Сораулык»ның редакторы Л. Җә- ләй аганың тиешенчә ярдәм итмә- гәнлеген дә әйтми үтү мөмкин түгел. Бу «Сораулык»ның дөньяга чыгуына инде күп вакыт узган булса да, аңлатмалы сүзлек турында сүз башлагач, «Сораулык»ның ялгыш принципларда төзелгән булуы мәсьәләсенә дә кагылып үтү тиеш табылды. Чөнки Сүзлекне төзәргә әле һаман да керешмәгәннәр. Ә «Сораулык» бит үзенә күрә бер кулланма итеп чыгарылган. Аңлатмалы сүзлек турындагы соңгы чыгышларда да бик үк дөрес булмаган фикерләр очраштыргалый. Узган ел октябрь аенда «Социалистик Татарстан» газетасында X. Хисмәтуллин иптәшнең «Аңлатмалы сүзлек кирәк» дигән әһәмиятле бер мәкаләсе басылып чыкты. Мәкаләнең авторы бездә аңлатмалы сүзлекләр төзү тарихын кыскача гына яктыртканнан соң, хәзерге көндә аңлатмалы сүзлегебез булмавы табигый бер хәл түгеллеген әйтә. Хисмәтуллин иптәшнең дөрес күрсәтүенчә, классикларыбызның шушы XX йөз башында чыккан әсәрләрендә дә хәзерге укучыга аңлаешсыз сүзләр шактый еш очрый. Андый сүзләрнең бик күбесен әдәби телебездән чыгарып ташлау зур мәгънәсезлек булыр иде. Аңлатмалы сүзлектә алар «искергән» дигән билге белән урын алырга тиешләр. Хәтта революциянең беренче елларында матбугатыбызда киң кулланылып та, хәзер инде бөтенләй онытылган диярлек сүзләр дә аз түгел (шуралар хакимияте, фирка әгъзасы, һәйьәте тә.хририя, җөмһүрият һ. б. ш.). Менә шунда инде бер сорау туа. Искергән сүзләрне биргәндә, узган заманның кайсы чорына хәтле сәяхәт кылу кирәк? Бу мәсьәләдә Хисмәтуллин иптәш колачны бик киң җәя, борынгы чордан башлап, барлык тел байлыгыбызны аңлатмалы сүзлеккә тупларга тәкъдим итә. Аның китергән дәлилләре арасында XVII йөздә яшәгән Меллагол шигыреннән дә бер мисал бар. «Карт», «борынгы» мәгънәсендәге КУЖА сүзе КИМ дип ялгыш тәрҗемә ителгән. («Татар поэзиясе антолопиясе»ндә.) Әйе, анда ялгыш тәрҗемәләр дә, бөтенләй тәрҗемә ителми 'калган сүзләр дә очраштыргалый. XVI йөздә яшәгән Мөхәмматъяр шигырьләрен аңлавы, гомумән, бик кыен. Бер генә мисал китерик. Күз каракый фитнәи гошшак иде, Ике кашы зибалык эчра так иде («Антология», 60 бит). Сноскада «фитнәи гошшак» — «гашыйк итәрлек» дип бирелгән. Бу шикле әле. «Гошшак» — «гашыйклар» дигән сүз. Ә «зибалык» нәрсә? «Так» нәрсә? Әгәр без «Антоло- гия»дә борынгы әдәбиятыбыздан алынган аз гына үрнәкләрне дә дөрес тәрҗемә белән тәэмин итә алмаганбыз икән, аңлатмалы сүзлектә шул эшкә киң күләмдә керешү Сүз- ‘ лек чыгаруны һаман да кичектерә төшүгә сәбәп булыр бит. Борынгы әдәбият үрнәкләрен аңлау өчен күп кенә очракларда бөтен бер юлның яисә тулы бер фразаның тәрҗемәсен бирү .кирәк була. Аңлатмалы сүзлекнең мондый бурычны башкаруы һич мөмкин түгел. Төрле диалектлардагы сүзләрне туплау да Аңлатмалы сүзлек бурычы түгел икәнлегенә югарыда тукталып үттек инде. Бу мәсьәләдә Хисмәтуллин иптәш ялгыш карашта тора, өлкәчелек принципларын алга сөрә. Хисмәтуллин иптәшнең дөрес күрсәтүенчә, яшь кадрларыбыз күп кенә сүзләрнең мәгънәләрен бутый лар. Шулай ук классикларыбызның әсәрләрендә кайбер бик гади сүзләрне хәзерге мәгънәсендә кулланмау да очраштыргалый. Димәк, Аңлатмалы сүзлектә андый сүзләрнең инде онытылган мәгънәләрен дә бирү кирәк. Ләкин бу эш фәнни нигездә барырга һәм ышандырырлык булырга тиеш. Мәсәлән, Тукайның «Мәдрәсәдәй чыккан шәкертләр ни диләр?» исемле шигыренең соңгы строфасында «зурлыклар» сүзе хәзерге мәгънәсендә (зур күрү, зур кеше санау) кулланылмаган, бәлки «җәберләү», «кимсетү» мәгънәсендә алынган. Кайбер басмаларда шушы мәгънә күрсәтелде дә инде. Без моңа ышанабыз, чөнки контекст шуны таләп итә генә түгел, кайбер төрки телләрендә (мәсәлән, үзбәкчәдә) «зурлау» сүзе «ирексезләү», «мәҗбүр итү» мәгънәсендә йөри. Инде икенче мисалга күчик. X. Хисмәтул- лин «ямьсез» сүзенең хәзерге көндә без аңламый торган мәгънәсе турында сөйли һәм, үз фи.керен* исбат итү өчен, Тукайның «Балкан көйләре» дигән шигыренә таяна. Ләкин андагы «ямьсез төрекләр» сүзе Тукай исеменнән түгел, бәлки төрекләргә каршы сугышкан дәүләтләр исеменнән әйтелгән бит. Димәк, бу очракта «ямьсез» сүзенә уңай мәгънә бирү өчен бертөрле дә нигез юк әле. Яна мәгънә эзләгәндә, сүзнең тарихын, төрки телләренең кайсыларында очравын аныкларга кирәк. Тукай мирасына карата без моны аеруча басым ясап әйтергә тиешбез. Тукай текстын дәреслекләрдә, гыйльми хезмәтләрдә һәм Тукай әсәрләренең төрле басмаларында бозып бирү үрнәкләре хәзергә кадәр аз очрамады. Аңлатмалы сүзлек төзү процессында моны кабатлауга юл куярга ярамый. Шул рәвешчә, Аңлатмалы сүзлек мәсьәләсе бик томанлы хәлдә әле. Ул Сүзлекнең нинди булачагын һәм кайчан чыгарга тиешлеген беребез дә белмибез. Моны нормаль хәл дип әйтеп булмый. Сүзлекчеләр, язучылар һәм журналистларның очрашып фикер алышулары бик файдалы булыр иде. Беренчедән, Сүзлекнең нинди типта булырга тиешлеген, ниһаять, хәл итәргә, икенчедән, эшне тизләтү һәм югары сыйфатны тәэмин итү өчен, кайбер конкрет чараларны күрсәтергә, өченчедән, Сүзлекне чыгару срогын якынча гына булса да билгеләп куярга кирәк. . Совет халкының инде традиция булып әверелгән бик матур бер гадәте бар. Бездә, хуҗалык һәм культура төзелеше өлкәсендәге иң катлаулы бурычларның да үтәлеш сроклары алдан билгеләнә һәм ин авыр бурычлар да билгеләнгән срокларыннан элек тормышка ашырыла.