АКТАНЫШ ОФЫКЛАРЫ
АКТАНЫШ ОФЫКЛАРЫ
Кәзкәй һәм Тыңламас авыллары бер-берсенә бик якын утыралар. Офыклар алланып, кояш күтәрелә башлау белән, Кәзкәй кешеләре Тыңламас ягына, Тыңламас кешеләре Кәзкәй ягына юнәләләр. Басулар янәшә, ә басуда аларны кызу хезмәт, корыч машиналар көтә. Колхозлар берләшкәч, Тыңламастагы «кәнсәләр» йорты бушап, боегып калгандай булды: колхоз агайлары хәзер шау-гөр килеп анда нә- рәткә җыйналмыйлар, стеналар буйлап тәмәке төтене шуышмый, уен- мәзәк тә сирәк ишетелә... Ләкин бу сүзләр, биредә эшләр шәптән түгел ахры, дигән фикер уятмасын тагын. Колхоз идарәсенең хәзерге йортында җанлылык элеккедән дә куәтлерәк. Тик идарә йорты хәзер инде Кәзкәйдә. Ике авылны хәзер «Изаиль» дигән уртак исем берләштерә. Ике авыл бер күкрәк белән сулый, икесендә дә бер үк йөрәк тибә. Кырларда язгы эшләр кайнаган чагында бу аеруча нык сизелә. Басуларга ашыгыч чыгарга кирәк булганда, колхоз җитәкчеләре җиңел машинага утырып та чабалар, ат белән дә юырталар; кирәк икән, «унберле» белән дә шәп атлыйлар. Председатель кигән кирза итекләрнең эзе төшмәгән гектарлар юктыр бу якта... Ул әле моннан берничә минут кына .элек Кәзкәйдә иде, ә хәзер — Тыңламаста. Менә ул Кәзкәйгә шалтыратыр һәм: «Тиздән кукуруз чәчә башлаячакбыз. Бу мәйданнарны катокларга кирәк», — дияр. Ләкин телефон эшләми. Ясәви Хөсәенов, оста .монтер кебек, телефон баганасына үрмәли. Чыбыкларны кисеп ялгаганнан соң трубкада аның көр тавышы яңгырый: — Кәзкәй, Кәзкәй, дим, алло!.. Колхоз партоешмасы секретаре Назыйм Мәгъдәнов чәчкечләрне карап йөри. — Буламы, егетләр?—ди ул механизаторларга. — һавалар җылынды. Берике көннән кукурузга чыгабыз. Кичке якта аз гына кояшлап яңгыр явып узды. Яңа яфрак ярган таллар тагын да яшәреп, шәбәеп киттеләр, Кәзкәйдән алып Илешкә тикле салават күперенең аллы-гөлле көянтәсе сузылды. МӘҮЛӘВИ ЗАМАНОВ «Изаиль» колхозы кукуруз үстерү буенча Актанышта бары тик «Татарстан» колхозыннан гына калыша. «Татарстан» колхозының кукуруз үстерү остасы Фәнүс Мансуровның исеме бөтен республикабызда шаулады. 1390 центнер яшел масса! Ә быел— 1400 центнер! К 116 «Изаиль» колхозының үз күрсәткечләре, үз геройлары, икенче төрле әйтсәк, үз горурлыгы бар. 1958 елда Мәүләви Заманов, Рәфакъ Галиев звенолары кукурузның һәр гектарыннан уртача 650 шәр центнер, 1959 елда— 843, 1960 елда 1200 центнер чәкәнле яшел масса җыеп алганнар. Ә быелгы йөкләмәләре — 1300! «Советская Татария» газетасының 10 май санында «Республикабызның барлык кукуруз игүчеләренә «Изаиль» колхозы кукуруз игүчелә- ренең хаты» игълан ителде. Ул хат кукуруз өчен көрәшкә ялкынлы чакыру булды. Әйтергә кирәк, бу чакыруны татарстанлылар һич тә көтмәгәннәр иде. «Изаиль» колхозы кукуруз игүчеләре белән безнең танышлыгыбыз газета аша башланды. Ләкин без аларны элек тә ачык күрә идек. Гүзәл башлангычлар, якты маяклар кебек, ерак чакрымнар аша балкып күренәләр, аларның нуры туачак көннәргә төшә. Сөрелгән кырлар өстендә күгелҗем рәшә тирбәлә. Күк йөзе диңгез төсендәге пыяла гөмбәзне хәтерләтә. Бары тик көнчыгыш яктан күтәрелгән болытлар гына шушы кояшлы көннең бер читендә нәни шик булып эленеп торалар. «Беларусь» тракторы, кырларны иңләп, чабып йөри. Заманов агрегаты бәрәңге утырта. Менә басу буенча юргалый-юргалый йөргән трактор ызанга килеп туктады. Битен-күзен тузан каплаган, киеме майланган тракторчы корыч юргасыннан сикереп төште: — Эчәсе килде шайтанның, су сорый! Ул, елмаеп, тракторы ягына борылып карады да җитез адымнар белән чанга таба юнәлде. Бер чиләк су алып килеп юргасын «сугарды». Бу кеше Рәфакъ Галиев белән (иңгә иң торып эшләүчеләрнең берсе, механикалаштырылган беренче звено җитәкчесе Мәүләви Заманов иде. — Рәфакъның тракторга беренче өйрәтүчесе дигәч, сезне өлкән яшьтә дип уйлаган идек... — Өч дистәне тутырдым инде. Өч бала атасы булам... — Аннан, оялчан кыяфәт белән, кесәләрен капшап чыкты, папирос алып кабызды... Ә кичен ул безне өендә каршылады. — Әле карчык эштән кайтмаган. Өйдә тәртипсезлек күрсәгез, гаеп итмәгез инде, — диде ул, уңайсызланып. Җыйнак кына бүлмә. Өстәл. Китаплар. Стенада мактау кәгазьләре... Әйе, гади кәгазьләр генә түгел болар. Аларның берничәсе Татарстан АССР Верховный Советы һәм КПСС Өлкә Комитеты исеменнән бирелгән. 1960 елны Мәүләви СССР халык хуҗалыгы казанышлары Күргәзмәсенең Көмеш медале һәм кыйммәтле бүләк — келәм, шулай ук ВЛКСМ Үзәк Комитеты тарафыннан исемле сәгать белән бүләкләнгән. Мәүләвинең иптәше Флера башлангыч классларда укытучы булып эшли икән. Бераздан, шат елмаеп, ул да кайтып керде. — Мәүләви, кунаклар килгәч, хет самовар куя торалар аны,—дип. картын җиңелчә генә шелтәләп алды. Үзе шунда ук, җиңнәрен сызганып, самовар кайнатырга кереште. Мәүләви дә, Флера да шат күңелле кешеләр, шаяртып сөйләргә яратучаннар, мәзәкчәннәр. Тормышларында яшьлек рухы бөркелеп тора. Мәүләви бүген күршедәге башкорт дусларына үзенең эш тәҗрибәсен уртаклашырга барырга тиеш. Ул Илеш радиоузелы аша чыгыш ясаячак. Сөйләячәк сүзләре дә әзер иде инде аның. — Мәктәптә эшләрем бар иде әле. Өйгә синең өчен генә кайттым. Мәүләви... Я, укып кара әле, — диде аңа Флера, мөлаем тавыш белән — 117 Илешлеләр гаеп итеп калмасыннар үзеңне. Сиңа булышырга дип кайттым. — Сүзгә чыннан да минем осталык юк бит, әй. Кайтып бик әйбәт эшләдең әле. Карты турында кайгыртучанлыгы, аның уңышлары белән куануы, кимчелекләре өчен борчылуы Флераның карашыннан ук сизелеп тора иде. Мәүләви хәзерләнеп куелган чыгышын тагын бер кат укып чыкты. Флера исә җөмләләрнең укылышын, авазларның әйтелешен дөресли барды. Әлбәттә, болар Мәүләви өчен беркадәр четереклерәк нәрсәләр иде. Ләкин, ул «ваклану»дан курыкмады. Укытучы иптәшенең һәр сүзенә колак салып, аның әйткәннәрен хәреф өйрәнүче малай шикелле бирелеп тыңлады. Юк, аңа кызарырга туры килмәс. Чөнки ул бу саннарны маңгай тирен агызып яулаган. Алар үзләре өчен үзләре сөйлиләр. Мәүләви, кара бөдрә чәчләрен сыпыргалап, җөмләләрен, хәрефләрен каткат төзәтте. Эш тәҗрибәсен акка кара белән яңадан күчереп язды. Язып бетергәч, кәгазьне дүрткә бөкләп, пиджагының түш кесәсенә салып куйды. — Эш бетте, көлтә җыясы гына калды! — Аның күзләре нурланып очкынландылар, су өстеннән җил йөгергәндәй, йөзенә көлемсерәү таралды... — Күпләр кукуруз үстерүнең сере белән кызыксыналар. Хәбәрчеләр дә иң элек шул сорауны бирәләр, — дип сөйләп китте ул, — ничек үстерәсез, диләр. Кукуруз үстерүче көше әгәр шагыйрь дә булса, моның серен, мөгаен, болай аңлатыр иде: «Кукурузны, туфракта җылы җитмәсә, йөрәк белән җылыталар, дым җитмәсә, маңгай тире белән сугаралар, яктылык җитмәсә, күз нурлары белән сөеп карыйлар...» Уңышның серен әйтер өчен бер сүз җитә — тырышлык. Ә инде тәҗрибә туплау өчен еллар кирәк. Мәүләви тракторчы булып 1951 елдан бирле эшли икән. 1952 елда ул Чаллы авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесын тәмамлаган. Әле шушы көннәрдә генә Заманов исеменә бу училищедан бер хат килеп төште. Директор һәм партоешма секретаре кукуруз игү батырын яңа уңышлары белән котлыйлар, Мактау тактасына кую өчен аның фоторәсемен сорап язалар. Мәүләви үзенең тормышында якты эз калдырган бер вакыйга турында сөйләмичә булдыра алмады. Бу хәл узган ел була. Зур уңышка нигез салынган көннәрнең берсендә партоешма секретаре Мәүләвине үз янына чакыртып ала. — Мәүләви, ни эшләсәң дә кулыңнан килә торган егет син. Дөрес, батырны күзенә карап мактау юк бездә. Шулай да бер сүз әйтәсем килә. Син — лаеклы көше. Сине партия сафына алсак, ничек булыр, сынатмассыңмы? — ди аңа секретарь. — Колхоз җитәкчеләре синең кандидатураны беравыздан яклап чыгалар. — Мин үзем дә бу турыда күптән уйлана идем. Әйтергә кыюлык җитеп бетми, — ди Мәүләви, дулкынлануын басарга тырышып.— Беләм, бу—бик мактаулы һәм җаваплы юл... Сынатмам! ...Заманов, коммунистларның күзләренә кыю карап, үзен олы имтихан алдында торгандай хис итә. Сорауларга җавап бирергә ашыкмый. Башка мең төрле уйлар килә: «Чыннан да бу бөек исемне аклый алырмынмы? Сынатмаммы?» Иптәшләренә күз йөртеп чыга, һәркемнең карашы аңа текәлгән, һәркем җавап көтә. — Сынатмам! — ди Мәүләви, ниһаять, һәм секретарь аның кулын кыса.. 118 МӘЙДАНДА — ИКЕНЧЕ БАТЫР Көнбатыш яктан күләгәләр озынаеп сузылды. Мәдинә апа, әледән- әле ян тәрәзәгә караштыргалап, кичке аш хәзерләп йөри. — Бүген нигәдер соңладылар, машиналары белән берәр хәл булды, күрәсең... Токмачымны салыйм, шәт хәзер кайтып җитәрләр, — ди ул, учакка йомычка өсти-өсти. Учак чарт-чорт килеп яна. Аның ахак яктылыгы Мәдинә апаның җыерчыклана башлаган маңгаенда уйный. Чал керә башлаган чәчләре юл-юл булып күренә. Ана, ашын суытмыйча, эштәге ирен һәм улын көтә. Менә улы да кайтты. Гади генә авыл егете, йөзе кырлар җилендә бронзаланган. Озын кара керфекләре астында шат күзләр елмая. Иртә белән генә әле Казан радиосы Заманов һәм шушы егет җитәкчелегендәге звеноларның республикабызның барлык кукуруз игүчеләренә мөрәҗәгатен тапшырган иде... — Арылмадымы соң, Рәфакъ? — Анысы бераз булгалый инде, — диде Рәфакъ, елмаеп. — Бәйрәм түгел... Бераздан Мөхәммәтгали агай да кайтып керде. Улы Рәфакъ — тракторчы— звено җитәкчесе. Мөхәммәтгали ага аларны ягулык белән тәэмин итүче булып эшли. Алар аталы-уллы кара-каршы утырдылар. Бу түгәрәк табында берберсенең хәлен берсүзсез аңлаучылар алар гына иде кебек. Болдырда җиләс. Басуда әле дә трактор гүләгәне ишетелеп тора. /Май җилендә тирәкләр шаулый. Якында гына Сөн елгасы ага. Ул, ту- гайлытугайлы булып, әллә кайларга сузылган. — Беләсеңме, без бит чиктә яшибез, — ди Рәфакъ, елга аръягына күрсәтеп. — Башкортстан белән Татарстан чигендә. Сөннең теге як ярыннан Башкортстан башлана. — Чик’ бозулар булгаламыймы соң? ■ Рәфакъ, шаяртуны шунда ук төшенеп, ак тешләрен күрсәтеп, рәхәтләнеп бер көлеп җибәрде: — Бик тату яшибез, алышчбиреш шәп бара. Хәтта, әнә теге авыл белән ярышабыз да әле. — Ул кулын Сөн тугаенда күкселләнеп күренгән бер авылга төбәде. — Тегесе әнә башкорт колхозы. Кыскасы, барлык «бәхәс»ләр «тыныч юл» белән хәл ителә. Чикне бозса, үрдәк белән казлар гына боза. Тегеләрнең солысына чыккалыйлар. Безнең егетләр аргы як кызларына, аргы як егетләре безнең кызларга гашыйк булгалый. Башкорт киленнәре дә күп бездә. Мәүләвинең хатыны да аргы як кызы бит... Ул тәмәке кабызды. Болдыр баскычына иркенләп утырып, киң сулыш алып тәмәке төтәтте. Якында гына бер егетнең йомшак тавыш белән җырлап узганы ишетелде: Агыйделдә, тар басмада Сүз биреп киткән идек. Инде ничек аерылырбыз, Өйрәнеп җиткән идек... Рәфакъның тормыш юлы әле озын түгел. Ул 1937 елда туган. Актанышта җиде классны тәмамлагач, малайда механизатор булу теләге туа. Аркасына юл капчыгын аса да, Чаллы ягына карап юл тота. 1954 елда Чаллы авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесын тәмамлап, Ленин исемендәге колхозга кайта. 119 1959 елдан -бирле «Изаиль» колхозы кырларында Мәүләви Заманов белән бергә эшли. Рәфакъ та, Мәүләви кебек, партия сафына үзе үстергән кукуруз арасыннан килде, яхшы тәҗрибә туплап, ныклы ихтыяр тәрбияләп, кыенлыкларны җиңәргә өйрәнеп килде. Мәүләви Заманов Рәфакъка беренче булып дуслык кулын сузды. Аңа яхшы механизатор булып үсү өчен күп ярдәм итте. Менә алар 1959 елдан бирле «Изаиль» басуларында мул уңышлы кукуруз өчен көрәшәләр. Икесе — ике звено. Икесендә — бер теләк. Рәфакъ алган Мактау язулары сан ягыннан хәзер Мәүләвинекеннән бер дә аз түгел. Шуның өстенә 1960 елда аңа «Татарстанның алдынгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде. — Рәфакътан яхшы механизатор чыкты, — дип шатланып бетә алмый Мәүләви. — Очарга өйрәнде бөркет, — дип елмаеп та куя. Мәүләви дә, Рәфакъ та үзләрен кукурузга гына бәйләп куймаганнар. Тырыш механизаторлар буларак, алар ел әйләнәсенә колхозның төрле эшләрен башкарып йөриләр: җир сөрәләр, тырмалыйлар, уралар, сугалар. «Кайда хаҗәтең бар — шунда эшлә», — коммунистик хезмәтнең кыйммәте әнә шунда. КҮРШЕЛӘРГӘ ЯРДӘМГӘ Сөн тугайлары буйлап бормаланып сузылган юл белән «победа» чаба. Аның тәрәзәләре ерактан ук, кояш нурларында чагылып, ялт- йолт килә. Машина, бер күтәрелеп, бер төшеп чайкалганнан соң, Сөннең аргы ягына килеп туктады. Кабинадан бер-бер артлы өч кеше чыкты. Ул да булмады, өчесе дә кулларын күтәреп: «Кәмә!» — дип кычкырдылар. «Кәмә!»— әллә каян билгеле—болар башкорт дуслар инде. Ишкәкче карт аларны бирге якка алып чыкты. Калын кара кашлы, йөзендә ихтыяр көче ташып торган кеше Башкортстанның Илеш райкомы секретаре иптәш Әминов иде. Аларда кукурузның хәле шәптән түгел икән. Үзе белән бергә секретарь «Искра» колхозы председателе иптәш Нәҗмиевне дә алып килгән. «Барып күрик, янәсе, аларда ниндәй туфрак икән, ниндәйрәк кешеләр шаулата икән кукурузларын...» Җыйнаулашып кырга чыктылар. Иң алдан «Изаиль» председателе Ясәви Хөсәенов бара, рәхим итегез, янәсе. Озак бәхәсләштеләр, салмак тавыш белән дә, кычкырып та сөйләштеләр. Әминов исә, кулына бер уч туфрак алып, «Искра» колхозы председателе Нәҗмиевнең борын төбенә үк китереп күрсәтте. Аннан соң, шул туфракны кәгазьгә төреп, үзе белән алды һәм: — Әллә хикмәтлеме икән соң бу туфрак? Кайткач, лабораториядә тикшертеп карарбыз, — диде. Ясәви Хөсәенов, агроном Билалов, партоешма секретаре Мәгъдәнов үзләрен Башкортстан кунаклары алдында бик тыйнак тоттылар. Заманов райком секретареның һәр соравына тулы җавап биреп барды. Илеш райкомы секретаре менә шунда инде аны тәҗрибә уртаклашырга чакырды..< * * * Замановның Илештә радио аша чыгыш ясаячагын идарәдә беләләр иде. — Сынатма, Мәүләви дус, «Изаиль» кешеләрен ут икән дип уйласыннар,— диештеләр аңа. Ә Мәүләви җавап урынына башын гына се- 120 лекте. Заманов башкорт дусларының өч колхозында һәм район үзәге Илештә булды. Ни турында гына сөйләмәсеннәр, барысы да кукурузның сере дигән темага китерә иде. Чөнки әңгәмәне райком секретаре Әминов үзе алып барды; төрле сораулар биреп, сүзне гел кукуруз арасына борып кертте. Янәсе, тайпылмый гына торыгыз, булганны биреп бетерегез безгә, һәркем блокнотына сызгалап, тамгалап барды. Максат — кунаклардан тәҗрибәне күбрәк алып калу иде. Мәүләвинең тавышы микрофоннан ышанычлы яңгырады. Маңгаендагы тир бөртекләрен кулъяулыгы белән сөртеп, сүзен болай дип тәмамлады ул: «Күршеләр! Мин сезгә үземнең кайбер тәҗрибәләремне сөйләдем. Сезнең республикада һәм районыгызда алдынгы кукуруз игүчеләр бардыр. Әйдәгез, тәҗрибәләрне уртаклашыйк, йөкләмәбезгә тугры булыр- га тырышыйк. Бу һәркайсыбызның партиянең XXII съездына хезмәт бүләгебез булыр...» Тәҗрибә артлы тәҗрибә! Мәүләви алдынгы тәҗрибәләрне үзе дә йотылып үзләштерә. Атаклы механизатор Мануковский методын ул үзенә үрнәк итеп алган. Уңышларының төп сәбәбен аңлатканда, ул өч факторны китерә. Беренчедән, ди ул, чәчеләчәк җирнең мәйданын, структурасын бик яхшы белергә кирәк. Участокның урынын 2—3 ел алдан белеп, сайлап тору бик әһәмиятле. Мин үзем, мәсәлән, 1962—1963 елларда кукуруз чәчеләчәк урынны хәзердән үк белеп торам. Икенчедән, кукуруз игү өчен кулланыла торган машиналарны алдан ук, кирәк булса, төрле җайланмалар кертеп көйләү, өченчедән, участокны агротехника законнарына туры китереп эшкәртү һәм чәчү, төгәл квадратлар чыгуны булдыру таләп ителә. Әнә шуларны күздә тотып эшләү нәтиҗәсендә, безнең звенолар быел кукуруз чәчелгән мәйданның һәр гектарыннан 1300 центнер яшел масса, 40 центнер бөртек уңышы алырга тиеш. Илештән кайткач, Мәүләви ясаган бу «прогулкага» колхоз идарәсендә йомгак ясадылар. — Барыбыздан да бигрәк Замановка тирләргә туры килде, — диде Хөсәенов, көлеп. Аннары, өстәл артында елмаеп утырган Мәүләвигә карап, өстәп куйды: — Сине хәзер, Мәүләви дус, социалистик ярышка чакыручылар шактый бугай анда? — Әйе, дистәгә тула,—диде Мәүләви. — Ярышырга теләүчеләр күбәя. — Алардан да үрнәк алырлык нәрсәләр бар безгә: җирләре, мин сиңайтим, көлеп тора. Мәк җире инде, — ди Хөсәенов. — Ләкин, җирне гел бер генә уңайга эшкәртү сәбәпле, тигезлек бозыла. Ә «Изаиль» кукурузчылары җирләрнең тигезлегенә зур игътибар бирәләр. Бер тарафка культивацияләнсә, икенче якка тырмалана, өченче юнәлешкә катоклана. Болай иткәндә җир тигезләнә, туфракның структурасы дөрес саклана. — Ну Заманов күрсәтте үзләренә! Тракторга аяк бөкләп менеп утырды, — дип дәвам итте председатель, — өелгән тиресләрен каертып атты да, — монда нәмә үссен? — диде тегеләргә. Карасалар, энеккәйге- нәм, тирес астында боз икән. Бу мисал алдында бар да телсез калды... Заманов үзе турында сөйләгәндә башын аска иебрәк утыра иде. Кинәт, ул да җанланып китеп: — Алар тиресне дөрес кертмиләр, — дип өстәп куйды. — Салам чәчәләр басуга. Квадратлары өчпочмак булып чыккан... 121 ҖАНГА ЯКЫН! Актанышка килгәндә, яшермим, кесәмә кызыл тышлы кечкенә китап тыгып килгән идем. Әйе. Кукуруз игү агротехникасы турында бәйнә- бәйнә язылган иде анда. Ләкин, миңа ул китап белән беренче көндә үк саубуллашырга туры килде. Чөнки Кәзкәй белән Тыңламас авылларында кем белән генә сөйләшмә, бу культура турында сиңа аларның һәркайсы тулы белешмә бирә ала. «Королева», «Алтын чәкән», «Кырлар патшасы» һәм башка исемнәр белән дә төрләндереп бирә. Ләкин иң матуры, авыз тутырып «кукуруз» дип әйтү инде! Җанга якын... Партоешма секретаре Назыйм Мәгъдәнов кукуруз турында, үз коммунистларының ничек итеп зур уңышка ирешүләре турында сөйли. «Изаиль» колхозында ноябрь башыннан атнаның һәр шимбәсе «Кукуруз көне» итеп билгеләнгән. Бу көнне бөтен механизация, барлык кул көчләре кукуруз эшенә җигелә. Эш көненең нәтиҗәсе колхоз радиоузелы аша игълан ителеп барыла... — Бүтән эшләр «китап кушканча»—агротехника буенча бара инде. Безнең егетләр йөрәкләре белән җиргә береккән кырчылар алар,— ди иптәш Мәгъдәнов, Мәүләви һәм Рәфакъ турында. «Изаиль» колхозында кукуруз үстерү эшенә -тотыла торган расходлар елдан-ел кими бара. Чөнки тәҗрибә зурая, техника көннән-көн камилләшә. Кукуруз игелә торган басуларга ашлама күп чыгарыла. Бу исә үз нәүбәтендә кукуруздан соң игелә торган культураларның уңышын да бермә-бер күтәрүгә ярдәм итә. 1959 елда биредә бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача 18 центнер 90 килограмм, 1960 елда 18 центнер уңыш алынган. Бу — Актаныш районында иң югары күрсәткеч. Бәрәңге игүдә дә шушы ук звено членнары эшли. 1959 нчы елда бәрәңгенең гектарыннан 198, ә 1960 елда 152 центнер уңыш алынды. Бәрәңгенең дә, бөртекле культураларның да үзкыйммәтләре елдан-ел төшә бара. Бөртекле культураларның, мәсәлән, бер центнерының бәясе, яңа акчага күчереп исәпләгәндә, 1959 елда 4 сум 32 тиен булса, 1960 елда 2 сум 53 тиен! Колхоз терлекләре унбишенче майга чаклы яхшы сыйфатлы кукуруз силосы ашадылар, җәйгә көр булып чыктылар. 100 гектарга күчереп исәпләгәндә 1959 елда уртача 96 центнер, 1960 елда 122 -центнер сөт савып алынган. 1959 елда сөтнең центнеры 9 сум 45 тиенгә бәяләнсә, 1960 елда бу сан 8 сум 92 тиенгә төште. Узган ел дәүләткә ит сатуның икееллык планын ярты елда үтәгәне өчен колхозга РСФСР Верховный Советы Президиумының Мактау язуы тапшырылды. 1959 елдан башлап колхозда хезмәт көннәренә акчалата түләү тәртибе кертелде. Мондый үзгәрешләргә «кырлар патшасы» — кукурузның турыдан- туры йогынтысы барлыгын һәр адымда сизәсең. Кукуруз чиләк-бидон- нарга сөт булып ага, кешеләрнең йөзләрендә шатлык булып балкый, кичке авыл өстендә Ильич лампалары булып кабына... $ * Кояш төшлеккә күтәрелде. Җил басылды. Яңа көнне алкышлап шаулашкан яфраклар тынып калдылар. Рәфакъларның капкасы шыгырдап ачылды. Башына бөрчекле яулык япкан, аякларына «чебиләр» чыккан, бер-берсенә охшаш кара тутлы ике кыз, төенчеккә кидерелгән таякның баш-башыннан тотып, күрше басуга карап йөгерделәр. Аларның берсе Рәфакъның сеңелесе Инзидә икән. Рәфакълар әле эшли бирәләр. Ызан башына чыгып, тракторын су белән сыйлагач, чиләктә калган суны Рәфакъ үзенә коя, — Трактор да, әнә, сусыз эшләмим, ди бит! Ул да булмый, аның янына сеңелесе килеп җитә. Рәфакъ савыттагы ашны агач кашык белән «сосканнан» соң, кул аркасы белән авызын сыпырып куя да, папирос алып каба. «Мәүләвинең туктаганы юк әле, — дип уйлый ул, якында гына ишетелгән мотор тавышына колак салып. — Әллә инде заправкага да туктамый...» Аннан, папиросның очын тешләп ата да, маңгаен сыпырып чәчкечкә күтәрелә: — Башладык! Мәүләви дә, Рәфакъ та үз эшләре турында күп сөйләргә яратмыйлар. Аларның сөйләгәне күбрәк машина һәм механизаторның күзен күгәрткән «запчастьлар» турында була. Ә үзләре турында... Ну, ниен сөйлисең? Кара туфрак. Чәчкечләр. Трактор. Тырышып эшлибез. Эшебезне, билгеле, яратабыз... Әйе, алар дөрес әйтәләр. Бәлки, шунда нокта куярга да булыр иде. Тик, аларның фикерен куәтләп; «Сез бит офыкларны — Актаныш офыкларын киңәйтәсез, егетләр! диясе килә.— Ә Актаныш офыклары ил офыкларына кушыла».