Логотип Казан Утлары
Роман

Утызынчы ел

Ике кисәктән 1

БЕРЕНЧЕ КИСӘК 17

алкан борынлы Гыймайлар тыкырыгыннан ике кеше чыгып, мәктәпкә таба атладылар. Мәктәп >бинасында бүген Әтәчле авылы гражданнарының гомуми җыелышы билгеләнгән иде. Берсе картрак, берсе ир уртасы кеше. Картрагы сөйли. — Шуны әйтәм, Минһаҗ күрше, заманалар үзгәрде, мәйтәм... Дөньяның асты-өскә килә, әкият. Менә без яшьрәк вакытларны әйтәм әле, .күрер күзгә шул ук кешеләр, ә бөтенләй икенче тамаша иде, әкият. Ә хәзер кая? Әйләндереп сипләгән бишмәт төсле, бөтенләй икенче ягы белән әйләндереп куйдылар дөньяны, мәйтәм. Моңарчы торганнар, яшәгәннәр, ашын ашаганнар, чәен эчкәннәр дигәндәй, бер дә болай кеше ишетмәгән нәмәстәкәйләр уйлап чыгармаганнар, «халхоз» дигәннәре дә кирәк булмаган, торганнар, әй. Ә хәзер, әкият, үзләренеке дөрес. Безнең ише какшаган тешләрнең сүзе хәзер көнбагыш кабыгы урынына да тормый. Ничә әйтсәң дә яшьләр, яшьләр^.- Дөнья, мәйтәм,, яшьләр кулына калды. Сөйли торган картрак кеше үзенчә пауза ясап алды. Аннан тавышына яшь вакыттагы, карчыгы Мәрвиҗамал исән вакыттагы, гайрәтне чыгарырга тырышып, янәшәсендә атлый торган кешегә сорау бирде: — Әле бу җыеннары нәрсәгә икән, Минһаҗ күрше? Контордан- фәләннән килгәннәрме әллә? Ир уртасы кеше элек җилкәсен сикертте, аннан капылт кына ярып салды: — Үзебезнекеләр дә башны аллага шөкер әйләндерәләр хәзер. Аннары тагын каладан теге кысылып үлгән көннекче Сәлим малае да кайткан, диме. Контордан килгән кеше дә бар бугай. Шәяхмәт дигәне үзалдына сөйләнгәндәй авыз эченнән генә сөйләнеп барды: — Зрә түгелдер. Бирергә дә чакырмаслар, сораргадыр. — Бераз тынып барганнан соң яңа кызыксыну белән сорау бирде. — Кайсы? Теге молотилкага кысылган Сәлим малаемы кайткан? Аны бит урыс булган дигәннәр ие. — Ансы, Шәяхмәт абзый, хәзер берсе дә тавык тәпие такмый, кеше сүзен сөйләмә син. Күргән кеше бик мактый үзен, бик әтчәйни егеткә әйләнгән, ди чын булса. д Дәвамы. Башы 7 санда. Ш 58 Шуннан соң ул Шәяхмәт дигәнтә елыша төшеп, бик яшерен сер ачкандай, пышылдап кына дәвам итте: — Коммунист булып кайткан, ди, әгәр беләсең килсә. Ә син аның муенына тавык тәпие элмәкче буласың. Пычагыма кирәк коммунистка тавык тәпие. Авызыннан утлар чәчә, ди. «Колхозны яңадан оештырабыз, Сәүбәнне бер минут та тотмыйбыз, аның шикеллеләргә хәзер казаматта да урын юк» дип әйтеп әйтәдер, ди. Минем үземнең күргәнем юк, хәер, күргән кешеләр әйтә: Сәүбәнең соңгы мунча себеркесе кебек бер тамаша җебеп төшкән, ул калай әтәчнең хәзер койрыгы җирдән сөйрәлеп йөри, ди... — Чүперәләгән икән алайса. Хи-хи-хи!.. Шәяхмәт дигәне бу хәбәрдән бик канәгать калган бер кыяфәт белән, тамагына ипи катысы тыгылган ана үрдәк төсле, хихылдап алды. Аннары, башындагы «мескен» бүреген сыңар кулы белән өскәрәк этәреп, колагын аязгарак чыгарды. Мәктәпкә җитәрәк, Минһаҗ дигәне яңадан сүз тапты: — Кара әле, Шәяхмәт абзый, менә син инде болай үзең миңа караганда күбрәк яшәгән, олырак, дөнья күргәнрәк кеше. Менә бу «халхоз» дигән нәрсәләре ничек булып чыгар икән, мәйтәм? Рәте-чираты булыр микән аның? — И, Минһаҗ күрше, таптың сорашырга кешесен дә. Миңа нәрсә: миңа инде, күрше балакай, иң рәтлесе кабер инде. Яшең җитмешкә таба тәгәри башлагач, әкият, алладан иман байлыгы гына сорыйсы кала икән ул. Шулай да, өченче көн минем кияүгә киткән кызымның үги улы килгән ие дә, ул әйтеп утырды: «Безнең Көлчәле авылы, ди, әллә кайчан камхуз булып бетте инде», ди. Әй карасана, Минһаҗ күрше, ил белән булганда, ачка үлмәбез, алла боерган булса. Безнең ише кешеләргә кая барсак та бер кояш. Тик менә алашаны үзем ашамый ашатып бик тә көрәйткән ием. Тартырга да бик егәрле. Андый-мондый .була-нитә калса, алашам жәл... Үзе бик тиз генә: «Алашамны үземдә калдырсалар, керәм мин камхузларына. Ичмасам, сука камыты белән атның муены чиләнмәс» дип уйлап куйды. Минһаҗ дигәне, күршесенә әйтүдән бигрәк, үзе белән үзе сөйләшкәндәй, авыз эченнән генә мыгырданды: — Анысы шулай, билгеле. Ил белән булганда, чыпчык та үлми дигәннәр борынгылар. Тик менә шуны әйтәм: опши булгач, ишек алдыңа чиләге белән сөт алып кайта торган бурадай сыерың кайтып кермәс шул аннары. Ә минем сыер бит ул, Шәяхмәт абзый, авылда бер сыер. Үзем үлсәм дә сыердан аерыласым юк, ди, катын әйтә. Мәктәпкә якынлашканнар иде инде. Шәяхмәт карт бөтен сөйләнгән •сүзләргә бер йомгак ясаган тавыш белән: — Тыңлап карыйк. Кеше нәрсә әйтер тагын, — дип куйды. Сүзгә урын булмады. Бер аякларындагы карны икенче аякларының үкчәләренә кага-кага, эчкә кереп киттеләр. Халык җыелды. Шундый күп, башка вакытта җыенга әйтсәләр мыегының очын гына да селкетеп карамый торган чана карамалаучы Сабирҗан да килгән. Яшьрәкләр, шушы ара — буш ара, дигәндәй төрле яклатып һәм җыен тузга язмаган сүзләре белән Сабирҗанга ташландылар. Танау астына әле бала йоны да чыкмаган бер тилесе, морҗа кырына килеп сөялгән 'Сабнрҗанның өстәл чаклы җилкәсенә шап итеп сугып: — Егетләр, җыенга Сабирҗан абзый килгән. Карагыз да торыгыз, менә шушы дурак әйткән ие диярсез, иртәгә кояш я бөтенләй чыкмый, я икенче яктан чыгачак, — дип теленә салынып куйды. Икенче шыр тилесе беренче шыр тиледән уздырды: 59 — Сабирҗан абзыйның бүген ни өчен җыенга килгәнен сез белмибез. Ә мин беләм. Беләм, но әйтмим. Күрше белән күрше, без бер-бере- .бездә нинди хәлләр булганны момент белеп торабыз. Шул тирәдәге мыексызлар гөрләшеп алдылар: — Я әйт инде белсәң, ни катып калдың. — Колакка гына әйт, әгәр бик яман сер булса. — Тартырга сорамассың микән, шунда күрербез. Җыелган халык яхшы ук шаулаша башлагач, авыл Советы председателе Гафи, түрдәге ячейка бүлмәсеннән чыгып, зәһәр генә бер кыңгырау шалтыратып та карады, әмма моның әллә ни зур файдасы тимәде. Ишеккә якынрак торганнары чыгып, тартып кергәли торалар, иң читенен алданрак килеп түргәрәк эләгеп калган кешеләр кичерә иде. Бүрекләр инде баштан очкан, әмма түбәтәйләр, тир белән ябышып, башны бик кычыттыра башлаганнар иде. Шулай башы бик кычыта башлаган берәү булса кирәк, такта бүлмәдәгеләргә ишеттерергә тырышкандай, каты гына ярып салды: — Башласалар башламадылар, парга әйләнеп, морҗадан очар вакыт җитте монда. Бүтәннәре, шуны гына көтеп торгандай, элеп алдылар: — Балык урынына мичкәгә тозлап тутырырга җыйнамаганнардыр бит халыкны? — Шар суккан җирдән түгел, эш ташлап килгән кешеләр монда. — Терлек-туар карыйсы бар, кичке эш җиткән. — Булмаса, без кайтып китәргә дә күп алмабыз. — Аягыңны бик җайлап сузгансың, адаш абый, туйганчы утырып кал. Гөжләү бик көчәеп киткәч, әлеге такта бүлмәдән Гафи һәм аңа ■ияреп Батталов чыкты. Мәктәп эче кинәт тынып калды. — Чыннан да, җылынды сезнең бу мәктәп, — дип, гадәти генә сүзләр белән, халыкка күтәрелеп карады Батталов. Кешеләрнең күзләрендә, күзләрендә генә түгел, йөрәкләрендә нәрсә булганны, кешеләрнең бу минутта ничек уйлауларын белергә тырышкандай, бөтенесенә берь- чолы текәлеп, чак кына тынып торды. Аннары бераз күтәренкерәк нотага күчеп, яңадан тотынды: — Ә бит без гаепле түгел, иптәшләр. Үзегезнең «Күмәк көч» колхозы председателе Сәүбән Бикчәнтәевны көтеп менә шулай пешеп утырасыз. Сез генә түгел, без дә пешәбез. Бәлки, ихтимал, без сезгә караганда да ныграк пешә торганбыздыр. Озын сүзнең кыскасы, без бүген монда иң элек Сәүбән Бикчәнтәевның отчетын тыңламакчы идек, ә ул менә туйдан качкан кыз булып чыкты. Күренми дә күренми. Өенә кеше җибәрдек — өендә юк, идарәгә җибәрдек — идарәдән тапмыйча кайттылар. Башы исән-сау булса, бәлки, бер килеп чыгар. Аңа хәтле монда менә безнең бер кунак егетебез бар. Дөресен генә әйткәндә, сезнең үз егетегез, агроном булып сезнең үзегезгә кайтачак егет. Ул анда миңа дәгъвә белдерде: «Бүтән җирләрдә ярлылар, урта хәллеләр авыллары- авыллары белән колхозга кергәндә, нишләп соң безнең Әтәчле авылы гына болай кымшанмый утыра?» ди. Кыскасы, колхозга керергә өндәп, авылдашыгыз сезнең белән, күзгә күз карашып, бер сөйләшергә тели. Бикчәнтәев килгәнче, әллә аңарга сүз бирикме, иптәшләр? Парталар өстенә такталар түшәп кораштырган бу алынмалы сәхнәгә Сәлимовның беренче генә күтәрелүе булмаса да, җитди уй белән килгән авылдашлары алдына чыгып баскач, башта нык кына уңайсызланып калды. Ләкин бу халык белән еш очрашмаудан килгән вакытлы бер. хәл генә иде. Егет моны бик тиз җиңде. Анда, такта бүлмәдә, аның иптәшләре — комсомоллар, ә монда, менә терсәге төбендә генә, волком секретаре Батталов белән авыл Советы председателе .Гафи Җиһангиров утыра. Каршыда авылдашлары. Ул аларның бөте- 60 несен таный. Кирәк икән, кушаматлары белән тезеп китә ала. Җитмәсә тагын, чоры шундый. Өстә институтның комсомол комитеты тагыгг җибәргән задание дә бар. Кыскасы, каушап калырга мөмкинме соң шундый чакта. Халыкара хәлдән — фаш ителгән солтангалиевчеләрне тагын бер- мәртәбә фаш итүгә күчеп, шуннан ук Мех фабрикасындагы инженер Крысинны үтерү вакыйгасын да эләктереп, сыйнфый дошманның авылда да, шәһәрдә дә активлаша баруын, әмма шуңа да карамастан, илне- индустрияләштерү хәрәкәте партия кушканча көннән-көн киңрәк җәелә килүен, ә моның үз нәүбәтендә авылга да әлбәттә кагылганлыгын, авылның да, катыклы аш ашап, бер читтә корсагын уып кына кала алмаганлыгын, бераз газетачарак итеп, шул ук вакытта үзе дә «аягым тайпылып китмәгәе» дигән кебек шикләнә төшебрәк сөйләүче Касыймны шулай да авыз ачып тыңлап утыручы бик күренми, үзавылларыннан, үз өйләреннән кайдадыр еракта булган бу хәлләрне кешеләр ничектер колак очлары белән генә тыңлыйлар иде. Ниһаять,, сүз Әтәчле кешеләренең үзләренә җиткәч, колхоз мәсьәләсе гомумән түгел, һәр кешенең борын төбенә килеп терәлгән бер мәсьәлә итеп куелгач, кешеләрнең игътибары көчәя төште, шулай ук ораторның да теле- чишелеп китте. Телгә җор сүзләр килә башлады, әле онытылып өлгермәгән мәкальләр дә яңарды. Аз-маз гына әдәби китаплар да укылган булган икән, алардан отып алган сүзләр дә эшкә ярады. Шул ук вакытта Сәүбән Бикчәнтәевка да ачуы кабарып өлгергән икән егетнең, бу ачуның да файдасы тиде, иң әһәмиятлесе — аның үз ышанычы, үзенең, камил иманы шул колхоз ягында иде. Боларның барсы өстенә тагын,, егетнең, үз авылдашлары алдында, бераз гына белдекле булып та күренәсе килә иде булса кирәк. Бу да, әлбәттә, тегермәнгә су коймыйча калмагандыр. Ничек кенә булмасын, Сәлимовның тегермәне ярыйсы гына тартты ул көнне. Әмма крестьян бу җыелышка бүген «тегермән тарттыру» өчен килмәгән, крестьян бу җыелышка җитди уйланып, үзен эчтән кимерә торган сорауларга җавап эзләп килгән, ул бикҗитди, хәтта бераз ачулы да күренә иде. Бу уртак ачуны чагылдырып, мәсәлән, Бытбылдык Әхмәтҗан, бер тыныш арасында, Сәлимовка нык кына төрттереп тә куйды: — Халхозны бик мактаулы килен итеп күрсәттең күрсәтүен дә, егетем, әмма сүзеңнең бер җилеме җитеп бетми: алай бик мактаулы булгач, нигә соң син иң әүвәл үзеңнең бертуган Хәллә абыеңны халхоа- итмисең менәтрәк? Җыелыш сизелерлек җанланып куйды, кешеләр арасыннан кәлтә җыланы кебек шуышып пышылдау узды, көлеп куючылар да булды, ян тәрәзә төбендә утырган кәҗә сакаллы кешегә таба каранпалап та алдылар. Өстенә кеше иңеннән төшкән кала искесе кигән, муенына хатынының шәлен ураган һәм, бик эсселәгәнлектән, бу шәл-шарфны никрутларча чишеп җибәреп, аның чуклы башы белән, исе дә китмичә,, битенә җил җилпеп утыручы бу шактый ук гамьсез чырайлы, илле яшьләр чамасындагы кеше—Касыйм Сәлимовның әле генә телгә алынган бертуган абыйсы Хәлил Сәлимов (Әтәчле кешеләречә бозып әйтсәк, «Хәллә») — тыштан гына шулай гамьсез кебек күренә. Кешедә булган гамь анда да, әлбәттә, бар, хәтта анда икеләтә-өчләтә көчлерәк: бер: яктан, егерме беренче елгы тиф авыруыннан бөтенләй хәтерсез булып калган һәм авылда «Хәтерсез Хәллә» дигән кушаматы таралган Хәллә колхозны нәкъ үзе өчен чыгарылган бер бәрәкәт итеп саный. «Төшкә чаклы сөргән җиреңә төштән соң барып, сабаныңны тапмыйча, гел хатын итәгенә тагылып йөргәнче, ичмасам, шунда — кеше белән бергә- булыр» дип карый. Икенче яктан әмма хатыны Наилә колхоз дигәндә пәри тора. Хәтерсез ирен ыштан бавына тагып йөрергә әзер, ә колхоз дигәнне ишетергә дә теләми. Инде килеп менә, шул Хәтерсез Хәл.- 61 ләне калада укып ятучы тәмле тамак энесе белән дә табалый башладылар: алай бик -күпне белә торган укымышлы кеше булып кайткач, янәсе, ник соң ул иң элек үзенең бертуган абыйсын колхоз итми? Кыскасы, тыштан гына гамьсез күренә Хәтерсез Хәллә, болай гына ул хатынының шәл чуклары белән шаяргалап утырган була, чын дөреслектә аның да күңелен мең төрле уй талый иде. Шулай да «каладан тәмам пешеп кайткан» яшь Сәлимовның докладын, тулаем алганда, кызыксыну белән тыңладылар. Сүз үзләренә якынрак мәсьәләләргә күчкәч доклад дигәне үзара әңгәмәгә әйләнеп китте. Шундук сораулар, шундук җаваплары. Шундук тагын, крестьянча тыштан бераз ис киткәнлек күрсәтеп, ирен чапылдаткан булып та, эчтән әкрен генә көлеп утыручылар да табылды. — Шулай диген, ә? Дөрестер ул, әй, бер караганда. — Теле белән эретте егет, пешүе җиткән икән, хәер. — Инде хәзер, мәйтәм, шул эрегән килеш кайтып ятырга да була торгандыр. — Бөтен өязгә баш булырга укый, ди. — Булсын, әйдә. Безнең авылга да берәр файдасы тимәсме? Кешеләр шулай үзара авыз эченнән ботка пешерә башлаганда Зәңгелә Зөбәер дигән берәү, сүз дә алып тормыйча, дәррәү аякка калыкты да, бүреген батырыбрак киеп, шундук сөйли дә башлады: — Шуны әйтәм әле, Касыйм туган, ничә әйтсәң дә үзебезнең йорт тумасы шул. Үз арабызда үскән, бәрәңге әүшәли торган тел белән сөйләдең. Кинәндердең, энекәш, ничу әйтеп торырга. Югыйсә болай да була бездә хәзер. Киләләр. «Җыен җыегыз» диләр. Җыелабыз. Менәтерәк тотына сөйләргә. Сөйли, сөйли. Аркан буе сүз. Әллә урысча, әллә татарча? Белгән юк. Ничек кенә димә, безнең кара халык — кара сарыкка алай батмый ул. Бәрәңге бакчасыннан ары киткәне юк бит аның — безнең кара халыкның. Шуңа күрә теге китапча телне без бит, малай, 'бик төшенеп тә җиткермибез. Ә син менәтерәк үзебезнең телдә ярдың да салдың. Шулайдыр шул ул, туган, кирәкле нәрсәдер ул «колхоз» дигәннәре. Кирәкле булмаса, аны инде, акыллым, хөкүмәт башындагы кешеләр уйлап чыгармаган булырлар ие. Зур һәм әйләнмәле сүзләрдән, ниһаять, конкрет нәрсәгә — барысын да бик уйландыра торган колхоз мәсьәләсенә күчә башлагач, Батта- лов бик җанланып, әлеге татлы телле Зөбәергә сорау куйды: — Ничек соң, Зөбәер абзый, син үзең колхозга керергә заявление алып килдеңме соң? Зәңгелә Зөбәер, авыз эченнән аңлашылыр-аңлашылмас нидер мыгырданып, тиз генә урынына чүкте. Ә башкалар, «тик кенә утыра бсл- мәсәң, менә каптыңмы?» дигәндәй, көлемсерәп аңа бер карап алдылар. Көтеп-көтеп тә, сүз сораучы булмагач, Гафи председатель, авылдашлары өчен кызарып, үзе үгетләргә тотынды: — Ягез, җәмәгать, килгән кунаклар кебек нәрсә монда ' авыз йомып утырасыз. Әйтәсе сүзегез булса, әйтегез. Каршы килеп сүз әйтүче булмаса, решение ачык безнең: иртәгә алайса тотабыз да өй борынча йөреп колхозга язабыз да чыгабыз. Менә сиңа йөз пронсит. Идәннең нәкъ уртасына кереп аягын бөкләп утырган чал сакаллы кешенең муены сузылды: — Тукта әле син, Гафиулла, куеп тор әле шул пронситларыңны. Иң элек минем Сәлим кордаш малае турында берничә сүз әйтәсем килә. Әмма ярып салды да соң, ничә әйтсәң дә үз кешебез шул. Монысы өчен Касыймга бик зур рәхмәт. Булдырасың икән, рәхмәт яугыры. Катын тикмәгә кайтып мактамаган икән үзеңне. Бездә кайвакытта: «халхозга кермәсәң, имеш, син сәвиткә каршы кеше» дип тә куялар мәсьәләне. Ә Касыйм рәхмәт төшкере әйтә, ирекле, ди. Ирекле булгач, туктагыз инде, Гафиулла, безнең иске бүрекле баш бераз уйласын 62 инде. Дөресен әйткәндә, җәмәгать, мин үзем каршы түгел ул... камхул- мы, кархузмы дисез шунда... Аның янында утыра торган чепи күзле кеше тегенең янтыгына төртте: — Иң элек әйтергә өйрәнеп кил, Кәрим абзый, камхул да түгел,, кархуз да түгел, камхуз. Сүз болай икенче-өченче мәсьәләләргә күчкәч, барысы да бер иркен сулыш алып, үзара җилпенешеп куйдылар. Яңадан бер тапкыр иске бишмәт исе күтәрелде. Председатель үзенең көчен сиздереп янә кыңгырау шалтыратты. — Ягез, тынычлык... Бу сезгә каравыл өе түгел, сүз алып кына. Үзенчә тынычланган шикелле итеп тапкач, Гафи яңадан түгәрәк сакаллы абзыйга карады. — Я, Кәрим абзый, нәрсә әйтмәкче идең? Сөйләп бетер! — Сөйлә дип инде, кем, Гафиулла туган, минем әллә ни сөйлисем юк юклыкка... Бая әйткәнчә әле, җәмәгать, көлсәгез көләрсез, мин ул камхуз дигән нәрсәләренә төшенеп җитә алганым юк иде. Илла-мәгәр- менә авылдаш сөйләп күрсәткәндәй булса, бетте. Иртәгә үк керәм. Касыйм әйтмешли, нәрсәгә монда арык кабыргалы алашаның коерьпс астын саклап гомер уздырырга... Тулке мин менә шуннан шикләнәм,. мәгәр без камхуз булсак, Сәүбән безнең үзебезне ат итеп атланып, йөрмәс микән? Яшерене-батырыны юк, яныбызда иптәш Батталов кебек олы кеше булудан файдаланып әйтүем, бик тә киртә сикерә башлады безнең ул әтәч. — Син кеше белән авыз чайкама, алдыңа кара да, үз атыңны үзең куалый бир. Арткырак рәттәгеләрнең берсе яный торган тавыш белән әнә шулай кычкырып куйды. Кычкырды һәм шундук юк та булды. Эшнең кискенләшә барганлыгы күренеп тора иде. Шуны сизеп, ниһаять, Батталов- үзе сүз алды. Ул, кереш ясап тормыйча, турыдан-туры аңлата башлады. Моңа чаклы Әтәчле авылында үзен бик зур исем белән «колхоз* дип атап йөрткән кәрлә хуҗалыкның бердәм устав нигезендә төзелгән чын мәгънәсендәге колхоз булмаганлыгын, аның тик җирне бергәләп эшләү ширкәте генә булганлыгын, хәзер төзелеп килә торган колхозларның чын мәгънәсен һәм аларга ясала торган ташламаларны аңлатып биргәннән соң, Батталов шундук кичә авыл ярлылары һәм. партия, комсомол активы кабул иткән карарны укыды һәм сүзнең, ахырын: — Хәзер сүз Бикчәнтәев колхозы турында түгел, бөтенләй яңа нигездә оештырыла торган, бердәм авыл хуҗалыгы артеле уставы нигезендә эшләргә тиешле яңа колхоз турында бара. Ә устав берәүгә дә икенче берәүнең җилкәсенә атланып йөрергә юл куймаячак, хафаланмагыз, Кәрим абзый, — дип бетерде. — Ул «актип» дигәнегездә Сәүбән үзе катнашмаган ич. Нигә сез- аны катнаштырмыйча куып чыгардыгыз? Шушы сәвит влачы өчен кан түгеп сугышып йөргән кызыл партизанны? Арттагы рәттәгеләрдән янә берәү телгә килеп, үзе күзгә бик таш- ланмаса да, ләкин сүзен ишетелә торган итеп ярып салды. Күренеп тора, Сәүбән үзе килмәсә дә, аны яклаучылар монда утыралар иде . — Без аны куып чыгармадык, ул үзе безнең белән эшләргә теләмичә чыгып китте, ә бүген менә, үзегезнең күз алдыгызда, чакырып та,, алмага кеше җибәреп тә китерә алмадык, — дип аңлатты Батталов. һәм, кинәт салкын канлылыгын югалта төшеп, шактый ярсып дәвам итте. — Әгәр киләчәктә безнең эшебезгә таркаулык кертергә маташучылар була икән, кемнең кемлегенә карамастан, без андыйларны үз арабыздан, намуслы колхозчылар арасыннан, әлбәттә, куып чыгарачакбыз һәм бөтенләйгә куып җибәрәчәкбез. 63 Батталов туктауга Гафи председатель элеп алды. — Ягез, җәмәгать, баш кашып утыру өчен генә җыелмаганбыздыр монда, — диде ул, кешеләрне карашы белән тартып торгызырга теләгәндәй, — сөйләшәсе сүзләрне сөйләштек, Батталов иптәшнең дә бик дөрес сүзләрен тыңладык, язып килгән гаризаларыгыз булмаса, хәзергә телдән генә әйтегез, язуы соңыннан да качмас. — Миндә язганы бар, — диде Латыйп, дәррәү торып, сәхнә ягына таба атлады, — каршы килердәй хатыным юк, әни белән сөйләшеп килдем, безнең ишеләргә колхоздан башка көн булмастыр ахыры бу дөньяда. Ул гаризасын нәкъ Батталовның борын төбенә чапылдатып җәеп салды да үзе шундук кире үз урынына борылды. Ләкин арада калган тар гына юлда, нәкъ Латыйпка каршы, Гайния торып баскан иде. — Ничәмә апкилеп, ничәмә кире апкиттем шушы гариза кәгазен,— диде ул, Батталовтан уңайсызланган кебек, бераз читкәрәк карый төшеп. Бите кинәт алсуланып калды, ул хәзер инде бары тик авылдашы Гафи белән генә сөйләшә кебек иде, — инде дә кире апкитәргә булмасын, карагыз аны, Гафи абый. Хәтерсез Хәллә дә тәрәзә төбеннән төшкән, шәл чугы белән җилпенеп уйнамый, гомумән, бик уйчан, бик җитди, сәхнәдәгеләрдән күзен ала алмагандай, карап тора иде. — Нәрсә бик томырылып калдың, Хәллә кордаш? — дип, аны уятып җибәргәндәй итте Гафи председатель, — кызлар күзләгәндәй итеп. — Сезне күзлим, — Хәллә бик кырыс һәм аз сүзле иде бу минутта, — беләсем килә: сөйләгәнегез кебек хак итеп эшли дә алырсыз микән? Үзе, куйган соравына җавапны да көтмичә, шул кызган шәпкә дәррәү ярып та салды: — Яз мине. Хәтерсез башым, бөтен эчәкләрем белән. Мәгәр уйламагыз: энекәш әйтә дип түгел, күңелем әйткәнгә керәм. Читен миңа — үземә генә дөньяны җырып бару. Гариза бирүчеләр дә, хәзергә телдән генә әйтеп яздыручылар да булды, ләкин күбесе, бүреге астына качып, теге яки бу сылтауны тапкан булып, күзгә бик ташланмыйча читтәрәк калу ягын карый, үзенчә, болайрак фикер йөртә иде: «гел бу Батталов дигәннәре булып тормас, үзебезнекеләр белән генә шәт сөйләшә алырбыз, шулай сөйләшә торгач, бәлкем, бер читтә онытып та калдырмаслармы?» Соңга таба яхшы ук активлашып киткән бу очрашудан, тулаем алганда, канәгатьләнү тойгысы кичергән Батталов арган җыелыш өстенә талчыккан күзләре белән озак кына карап торды да, ниһаять, катгый карар кабул итте булса кирәк, шактый кискен һәм сүз уйнатып торуларга урын калдырмаслык итеп әйтте: — Сезнең авылның ярлылары кичә бик әһәмиятле тагын бер карар кабул иттеләр. Авылда яңа нигездә, яңа устав белән эшләргә тиешле зур колхоз төзү өчен безгә арабызда булган чүп үләннәрен, ягъни безнең тәгәрмәчкә таяк тыгарга маташкан сорыкортларны йолкып ташларга туры киләчәк. Икенче төрле әйткәндә, колхоз эшенә комачауламасыннар өчен. Шушы көннәрдә без сезнең авылда да раскулачивание үткәрергә тиешбез, көне килеп җитте, наконец. Кичәге ярлылар утырышы әнә шул мәсьәләне дә хәл итте. Соңыннан төрле сүзләргә урын калдырмас өчен, сезгә аларның кемнәр икәнлеген дә әйтеп үтик. Укып җибәр, Гафи абзый... Гафи председатель папкасында казынып карады, ләкин рәт чыгара алмады. Кәгазьләре күп, «кирәк булса» дип ул колхозга кабул итүне сорап бүген иртә белән китергән гаризаларны да, нишләптер, монда күтәреп килгән иде. Ниһаять, бер кәгазьне кулына тотып, ләкин аңа 64 һич тә^карамыйча, берәм-берәм дүрт хуҗалыкны әйтеп чыкты. Бу дүрт хуҗалыкның каралты-куралары, иген кораллары һәм башка шундый эшләп чыгару милекләре колхоз файдасына алынып, үзләренә карата, категориясенә туры китереп, төрлесенә төрле хөкем чыгарылып куелган иде инде. Тик бу чаклысын хәзердән үк әйтеп куюны гына кирәк тапмадылар. Моңа чаклы шау-гөр килеп торган җыелыш кинәт, авызына су кап- « кандай, тынып калды. Ризалык галәмәте булдымы бу тынып калу? Әллә яңа эш алдыннан була торган тынып көч җыю идеме? Ачык кына әйтү кыен иде. 18 Сәрвәр җыелыштан арып-талып һәм бик каршылыклы кичерешләр белән тик кайтып кына җитте, әле өстен дә чишенеп өлгермәгән иде, ишектән Наҗия атылып керде. Соңгы вакытта, өйдәге сәбәпләр аркасында булса кирәк, бераз йомылыбрак, төшенкерәк йөргән бу кызның бу кичне, ут яктысына килгән төнге күбәләктәй, очынып керүе һәм ачык йөз белән Сәрвәр апасына сарылуы бераз гаҗәбрәк тоелса да, Шамкина аны-моны сиздермәде. Тулаем алганда, бу ике кыз арасына бернинди исәп-хисаплар да 'керә алмый, алар бер-берсен туганнарча яраталар, кирәк чакта бер-берсе белән эч серләрен дә бүлешә беләләр иде. — Сәрвәр апа, җан кисәгем, — дип, сөйләр сүзен тизрәк сөйләп бетерергә ашыккандай, тезәргә тотынды кыз, — көтә-көтә көт булдым үзеңне. Нишләп алай бик озак тордыгыз бүген? Әллә берәр эш килеп чыктымы? Котдус абый да шунда сезнең белән идеме? Өсте-өстенә сораулар биреп, үзе исә биргән сорауларына һич җавап көтмичә, киресенчә, дөньясы тәмам түгәрәкләнгәндәй гөрләп, килеп керүе белән бер үзе бөтен өй эчен тутыргандай шаулап торучы бу кызга, әмма ләкин, бер дә алай һавага сикерердәй сәбәпләр юк иде хәзергә. Шамкинага инде мәгълүм, авылдан сөрелергә билгеләнгән ике кулакның берсе Наҗиянең әтисе Галләм хаҗи иде. Димәк, иртәме-соңмы бу күбәләккә моннан очып китәргә һәм, кем белә, бәлки салкын якларга барып төшеп, канатларын өшетергә туры .килер. Ә ул... Наҗия эндәшмичәрәк торган Сәрвәрнең муенына килеп сарылды. — Миңа алай маңгаең белән карама, Сәрвәр апа, яратмыйм мин алай караганны. Теге белдекле башның алай каравыннан да туйган,— ул көч белән дип әйтерлек Сәрвәр апасының йөзен үзенә таба борды, текәлеп аның күзләренә карады, — күзләреңнән күрәм, апа җаным, бик аргансың син бүген. Утыр, чишенеп ат өсләреңне. Өйне мин бүген бик җылы итеп яктым, әти күрмәгәндә тагын бер кочак алып кереп өстәдем. Мичтә бик тәмле булып чүлмәк белән сөтле өйрә пешә, самовар кайнап тора теге өйдә, самовар яндырасың дип ничектер телгә кертмәделәр әле бүген. Әй, исең китмәсенсӘнә дөньясына, ашагач менә җылы өйдә иркенләп бер сөйләшеп утырырбыз. Минем бик сөйләшәсем килә. Беләсеңме, Сәрвәр апа җаным, шушы яшемә җитеп, минем бит бер генә егет белән дә йөреп караганым юк. Әйтсәм, иптәш кызларым көлә. Кызыктыр ул, әй, егет белән йөрү. Наҗия, бөтерчектәй әйләнеп, үзе бер өзлексез такылдый-такылдый, өстәлдәге китап-кәгазьләрне җыярга, табын әзерләргә тотынды. Буш вакытларында әледән-әле шулай Сәрвәр апасы тирәсендә кайнашканга, ул Сәрвәр апасының кайда нәрсәсе һәм ничек ятканлыгын белә, кушканны һич көтеп тормыйча, апасына булыша, үз өйләрендә тәмлерәк әйбер пешкәндә, кайчагында сорап, ә кайчакта сорап та тормыйча, апасына да өлеш кертә һәм аны да үзе кебек тартынусыз булырга өйрәтеп бетергән. Кыскасы, берсе өлкәнрәк яшьтәге, дөнья күргәнрәк, ә икенчесе исә дөньяга яшьлек хыялы аша карап, сәбәбе булса да, булмаса да, гел очынып торучы бу ике кыз арасында тел белән әйтеп бирү мөмкин булмаган ниндидер самими җылылык, берсен-берсе юатып һәм сөендереп торучы саф мөнәсәбәт урнашкан иде. Әгәр инде кайчакларда Наҗиянең кәефе кырылгандай күренсә һәм ул сүз арасында «теге белдекле баш» дигән сүзләр ычкындырса, Сәрвәр шундук сизенә: бу очанак кыз белән аның үги анасы арасында нәрсәдер булган, кызга үги әнисеннән, я булмаса әтисеннән бераз эләккән дигән сүз. Әмма нәрсә өчен? Сәрвәр бу турыда төпченми, чөнки төпченсә дә Наҗиядән ул турыда сүз ала алмаслыгын белә, шулай итеп, күңелсезлек стенаның теге ягында торып кала, ә Сәрвәр ягына кергәч, Наҗия һәрвакыт уен-көлкеле, һәрвакыт нинди дә булса берәр кызык уйлап таба, һәрвакыт очынып торучан... Тик аның шушы вакыткача йокламыйча көтеп торуы һәм бу кичне аеруча эчкерсез ягымлылыгы Сәрвәрне беркадәр уйландырып калдырган иде: «Нарасый булса да булыр икән! Бернәрсә дә сизмиме, әллә, сизеп тә, сизмәмешкә салышамы?» — Я, сөйлә алайса... Синдә нинди яңалыклар бар соң? Өстәл янына утырып, бераз тамак ялгаганнан соң, Сәрвәр, иптәш кызының күзләренә мөмкин чаклы турырак карарга тырышып, үзе әнә шулай сүз башлады. Әмма Наҗия моннан биш-ун минут кына элек очкындай чәчрәп торган очанаклыгын югалткан, нәрсәдер сизенгәндәй, уйчанланып калган иде. Ике кыз, икесе дә уйчан, икесе дә нәрсәдер сизенгәндәй сагаеп калган, менә алар җыелмаган табын янында, өстәлнең икесе ике ягында утыралар, Наҗия әйткән гөрләшү тумады, шул ук вакытта кузгалып, табын, җыя башлаганнары да күренми иде. — Я, ник тынып калдың? Сөйләмәкче идең бит. Әллә берәр яңалык ишеттеңме? Өсте өстенә сораулар биреп, Сәрвәр Наҗияне кузгатмакчы/ аңарда моннан берничә минут кына элек чәчрәп торган ялкынны үрләтмәк- че булды. — Миндә ниткән яңалык булсын, ди. Өй белән абзар арасында чабып йөреп, — дип басынкы гына җавап кайтарды Наҗия. Ул, кулына урын тапмагандай, ашъяулык -почмагын бөтәрләп куя, торып-торып, апасына карап ала иде. Әйе, бу минутта кызда ниндидер эчке бер яшерен сернең ташып китәргә торганлыгын, сүз белән әйтмәсә дә, сизәргә мөмкин иде. Хәер, ул моны артык тыеп та кала алмады... — Анда... син булган ул җыелышта бүтән кешеләр дә... комсомоллар да булдымы, Сәрвәр апа? Ул Сәрвәргә шундый ялкынлы, ялварулы һәм, бер үк вакытта, йөрәккә үтүчән шундый бер эчкерсез мөлаемлык белән карап алды ки, аның бу карашыннан соң Сәрвәр бичарага ясалып торырга һич урын калмады. Ул, Наҗиянең үзе кебек, самими ачыклык белән: — Комсомоллар ник булмасын, барысы да шунда иде, — дип куйды, һәм шуның артыннан ук, үзе дә сизмәстән, бары тик кешегә яхшылык теләүче тыелгысыз бер инстинкт белән диярлек, кызык кына итеп өстәде: — Котдус абыең да бар иде, әлбәттә. Бу исем ишетелгәннән соң Наҗия колакларына чаклы кызарды һәм хәтсез генә вакыт, күзләрен кая куярга белмәгәндәй, сүзсез генә аска карап утырды. Ара-тирә ычкынгалап китә торган өзек-төтек сүзләреннән, яртылаш кына әйтелгән кинаяле ишарәләрдән, Вафинның исеме чыккан чакларда кызның үзенә бертөрле алсу-кызыллык белән колакларына чаклы яна башлавыннан үзенчә нәтиҗә ясап, Сәрвәр бу дәртле кызда Вафинга карата бик яшертен һәм аны өзлексез очындырып торучы мәхәббәт хисе булганлыгын инде байтактан сизенеп килә иде. Менә бу минутта, Котдус абыйсының исеме чыккач, кызның кинәт кызарып һәм берьюлы телдән калуы янә бер раслап тора: Сэрs. .с. ә.- № 8. 65 66 вәрнең сизенүе тикмәгә түгел, Наҗиянең күңеле купшыган иде. Ә кем белә, бәлки, Сәрвәргә алай ишарәләр ясап шаярырга кирәк тә булмагандыр ул чагында. Ишарәләп тору, яшертен янган утларны үрләтү заманымы соң! Әмма бер кызыксыну кузгалгач, Сәрвәр үзен тыеп та кала алмады. — Я әйт инде, синең нәрсәдер әйтәсең килгән иде ич, — дип, аска карап оеп калган Наҗиягә эндәште ул, ниһаять. — И, юк ла... миндә ниткән сүз булсын, бер кеше күрмичә өйдә утырып. — Бары-югын мин күреп торам, Наҗия сеңлем. Мин бит укытучы кеше, нәрсәнең нилектән килеп чыкканын бераз чамалыйм. — Ә менә бу бәрәңгенең кайдан килеп чыкканлыгын чамалыйсыңмы соң? — Наҗия, сүзне икенчегә борырга теләп булса кирәк, яңгы- раулы тавышы белән өйне шаулатып көлеп җибәрде һәм, ишек ягына карап, авызын кулы белән томалады: янәсе, бетте, бетте, теге өйдәге- ләр ишетә күрмәсен. Тик бераздан соң, бу юлы инде тавышын кыса төшеп, сер сөйләгәндәй әкрен генә өстәде: — Нәрсә әйтим... шул комсомоллар турында әйтмәкче ием. Бер генә дә җитешмәгән җирләре юк. Әле менә, чын булса, өй борынча йөреп, картларны яңалифчә укыта башлаячаклар, имеш, ди. Мин дә укытыр идем шулар белән йөреп. Әллә мин укыта белмәс идемме? — Барсы белән дәме? Әллә берсе белән генә йөрепме? Сәрвәр, кызның серен алырга теләгәндәй, хәйләкәр көлемсерәп, Наҗиягә туры гына карап куйды. — Син инде кешедән көләргә генә торасың, Сәрвәр апа. — Наҗия үпкәләгәндәй итеп авызын турсайтты һәм, моның килешмәгәнлеген шундук сизеп алгандай, тагын да ачылып сөйли башлады. — Әллә берсе белән генә йөрергә ярамыймы? •»Әллә берсен генә яратсам, синнән яшереп торган булыр идемме? Ә мин менә (бөтенесе белән бергә, шунда — араларында кайнашыр нем. Только син бу сүзләрне кешегә сөйләп йөри күрмә, Сәрвәр апа. Бигрәк тә әнә теге өйдәге (ул ияген кагып, тагын ишеккә ымлады)... әнкәй дигән кеше ишетә күрмәсен, бо- лай да гаеп табарга гына тора. Наҗия тиз генә барып ишекнең келәсен төшереп килде һәм, яшертен эш турында хәбәр итәргә җыенган кебек, тавышын тагын да кыса төшеп һәм бик бирелеп сөйли башлады: — Бер көнне Чатан Зарифларда .кич утырганда... Үзең беләсең, мине кич утырырга йөртмиләр, ә мин хәйләсен таптым, Дәү апаларга дип сорап киттем дә, Рәхимәгә ияреп, Зариф абзыйларга кич утырырга кердем... Шунда шул Садри котсыз тилерткән була үземне. «Әйдә, Наҗия, кер комсомолга. Теге чакны театрны да бик шәп уйнадың, кулың язуга да оста, стена гәзите генә чыгарып утырырсың» дигән була. Кара әле, Сәрвәр апа, керүен керсәм, стена гәзите генә чыгарып калмас ием мин. Әйт әле бер дә яшермичә: әгәр комсомолга керергә сорап гариза бирсәм, алырлармы икән мине? «Кулак кызы» дип кызартмаслармы? Минем бигрәк тә әнә шулай дигәнгә ачуым килә. Аптырабрак калды Сәрвәр. Чөнки җиңелчәрәк башланган бу әңгәмәнең болай җитди борылыш алуын ул һич тә көтмәгән ид£. Шул ук вакытта җавап бирмичә калу да мөмкин түгел, чөнки Наҗия, ялвару- лы кара күзләрен мөлдерәтеп, аңарга текәлеп карап тора — җавап көтә иде. — Нигә, әллә мин кеше эшләгәнне эшли алмас идемме, әгәр керсәм? Кинәт Наҗиянең иреннәре тетрәнеп куйды. Ул әле тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, әйтә алмады. Күкрәкләре, әле тулышып та өлгермәгән яшь кенә күкрәкләре, күңелендә әйтелмичә калган сораулардан дулагандай, күтәрелеп-күтәрелеп куя иде. Сәрвәр апасы нәрсә әйтсә — ШУ“ 67 нарга ышанырга әзер торган бу кызчыкның күзләрендә мснә-менә түгелергә торган яшь катламы ялтырый һәм, шулай яшь аралаш ялваруы белән, ул көтә, Сәрвәр апасыннан җавап көтә, аңа җавап бирмичә калырга һич мөмкин түгел иде. Шул ук вакытта Сәрвәрнең үз хәле дә җиңелдән түгел, чөнки ул ачык кына белми, кеше күңеленә керә алмый, шикләнә, курка, аны бер өзлексез газаплы сорау борчый: «Кайдан исенә төшкән әле моңарга бу комсомолга керү мәсьәләсе? Болай да башыннан ташып ашарга торганда...» — Ә син, Наҗия... — дип, бераз икеле-микелерәк итеп, авыз эчендә ботка пешеребрәк сүз башлады Сәрвәр һәм, шул ук вакытта, каты бәрелеп кызны рәнҗетергә дә теләми иде ул: — ... әгәр бу турыда Котдус абыеңның үзе белән сөйләшеп карасаң? Ул сине белә. Син дә * кажется... Әмма Наҗиянең эчке халәте болай әйтелеп бетмәгән 4 фикерләрне төпченеп торырлык түгел иде, Наҗия берьюлы ташып чыкты: — Ә мин менә белеп җиткермәгән икәнмен. Мин сине мондый куркак кешедер дип һич уйламый идем, Сәрвәр апа, — ул елап Сәрвәрнең күкрәгенә ауды һәм шунда, йөзен тегенең күкрәгенә яшергән килеш, яшь аралаш дәвам итте, — имештер, мин комсомолга тик Котдус абый аркасында... аны яратканга күрә керәм булып чыга. Нигә? Әллә гаепме? Әллә яратмаслык кешеме Котдус абый? Әллә мин үзем кешедән кимме? Син менә комсомолда ич... нигә миңа ярамый? Кулак кызы булганым өченме? Түгел, аларныкы түгел мин. Алмасагыз да әйтәм әйтәсемне: аларныкы түгел! Кызның кайнар күз яше Сәрвәрнең күкрәгенә сарыкты, әмма Сәрвәр һаман да әле ачык кына бер карарга килә алмаган: чөнки заманның кырыслыгы һәм кешеләргә ышанып җитмичә карау, күз яшенә караганда, күп мәртәбә көчлерәк иде ул чагында. 19 Хәтерсез Хәллә җыелыштан кайткач, хатыны үзе сүз башламасмы, дип дәшмичәрәк торды. Хәер, Наилә озак көттермәде, «минем шәлне чорнап китмәсәң, беткәндер бүтән иске» дип, нидер сизенгәндәй, шырпылы гына итеп сүз башлады да, гадәттәгечә, мыскыллы тонга күчеп: — Чергән ми башың белән кыргансыңдыр инде, шөйлә. Кеше сөйләгәнгә авызыңны ачып утыргансыңдыр, — дип, табын әзерләгән җиреннән, иренә төрттерә узды. Күренеп тора, болай караганда тыныч, хәтта беркадәр һавалы күренсә дә, чынлыкта исә хатынның да җыелышта ни булганлыгын беләсе бик килә, төрле авыздан төрле сүз ишетеп баш катып беткән бер заманда югарыдан килгән кеше катнашында узган җыелыштан ниндидер бер тынычландыргыч сүз көтәргә кемнең дә, әлбәттә, хакы бар, тик менә Хәтерсезенә бик үк ышанып кына җитми Наилә: юктыр, өйгә кайтып җиткәнче ишеткәнен дә түгеп-чәчеп бетергәндер. Әмма алай булып чыкмады, Хәллә абзагыз, гәрчә болай «чергән ми» булса да, үзенә кирәген онытмаган икән. — Күп нәрсә булды, әнкәсе, — дип салмак кына башлап китте ул, хатынына бер мәл сынау карашы белән карап торганнан соң. Аннары күзләрен аңардан алып, ләкин үзе барлык игътибары белән хатынының фикерен көткән хәлдә, дәррәү ярып салды, — җыейышта булганнарның барсын да әйтеп бирә алмам, әйтеп бирергә тиешлесе шул: мин, әнкәсе, колхозга кереп кайттым. Наилә, элек: «Чынлап әйтәме, шаяртамы бу Чергән ми?» дигәндәй, иренә төбәлеп карап торды, өйдә беравык киеренке тынлык булып алды. 68 — Балалар йокларга яттылармыни? — дип, тынлыкны бозып, сорап куйды Хәллә. Хатыны Наилә аның бу соравын бөтенләй ишетмәде, аның үзенеке көчле иде. — Син нәрсә, Хәлил? Ни дигән сүзең булды бу һичбер киңәш-табышсыз? Бүтән вакытта уйный-көлә гел «Чергән ми», «Хәтерсезем», «Минем теге Черек ми» дип кенә йөртә торган хатынының бу минутта үзенә болай зурлап, мулла кушкан исеме белән эндәшүе үзе генә дә күңелле фал түгел: эш җитди, менә-менә өйдә бик зур тавыш кубачак. Шуңа чаклы әйтсәм әйтеп калыйм дигәндәй, Хәллә сабыр бер төс белән яңадан тотынды: — Уйлый-уйлый да баш катып бетте инде, — ул үзе бик җитди, ләкин тавышын мөмкин чаклы тигез тотарга тырыша иде, — кешегә ни, безгә шул булыр. Әллә бөтен җиргә сине тагып йөрү миңа бик ансат дип беләсеңме? Ичмасам, болай кеше белән бергә булыр. — Шул Касыйм-белдекле баш котырткандыр инде, — Наилә елаган тавыш белән, сүзләрен көчкә-көчкә генә кысып чыгаргандай, әйтеп куйды һәм, кашыгын бер читкә атып бәреп, табыннан кубып ук китте. Шуннан соңгысын ул кече яктан, бүлмә тактасы аркылы, әмма шуннан да бик җиткезә торган итеп, ярсып-ярсып тезәргә тотынды, — ярар, торырсың инде алай булгач, алай кеше белән торырга бик дәртең булгач. Иллә дә мәгәр, икенче кабат миңа бу турыда сүз кушасы булма. Минем анда, эт өеренә кереп, Сәүбән кулына карап торасым юк. Кече якта нәрсәнеңдер дөбердәп идәнгә ауганы ишетелде, әллә кызган шәпкә тәртә башы белән орынып, әллә юри әйбер атып бәреп, Наилә үзенчә бер «кыямәт» кубарып алды. Күрәсең, тел белән әйтеп кенә гайрәтен күрсәтеп бетерә алмас кебек сизә иде булса кирәк. Ләкин Хәллә тыныч калды, табак белән авызы арасында кашыкны бик алай ут уйнатып чаптырмаса да, шулай да тамагын туйдырмыйча табыннан кузгалыр исәбе күренми иде. — Сәүбәннең көне санаулы калып бара, аннан куркып, син анда савытсаба кырма, әнкәсе, — дип, гадәттәгечә уен-көлке кыстырып, хатынын чак кына булса да тынычландырмакчы булды Хәллә. Аннары, тегесе аны-моны дәшмәгәч, тагын да шәберәген өстәде, — колхозны без үз кулыбызга алачакбыз, менә син шуннан соң карап күрерсең: каладагы кебек, читеккәвеш киеп, «керт-керт» кенә басып йөрүче кем дисәләр, ул минем Наилә каракаш булыр, алла боерса. — Әллә, ходаем, Сәүбән урнына сине куясылармы? — Наилә, үзенеке булмаган ят бер тавыш белән, елау катнаш шаркылдап көлеп җибәрде һәм, кече яктан давылланып чыкты да, Хәлләнең ашап бетергәнен дә көтмичә, чатыр чабып, табынны җыярга ук тотынды. Үзе һаман мыскыллы тавыш белән сөйләнә, ирен ничек булса да хурларга тырыша иде, — әгәр син баш булсаң, алла боерса, эшләр китә инде аннары ходка. Иртә белән куйган нәрсәсен кич таба алмыйча йөдәп бетә торган черек мине эш башына ук менгезеп куйсалар. — Эш башы — мич башы түгел ул, әнкәсе, анда синең помошнмк- ларың гына да бер көтү булачак. Иренең шулай тыныч калырга тырышуы, тегенең дулап әйткән бөтен сүзләренә, мыскылларына каршы авызын ерып көлеп кенә җавап кайтаруы болай да ярсыган хатынны, ниһаять, тәмам чыгырыннан чыгарды булса кирәк, Хәтерсезе шәйләп тә өлгермәде, тегесе әллә кай арада өстен-башын киенеп өлгергән иде инде. — Ярар алайса, моннан соң шул помошникларың белән торырсын- Мин синең хатының түгел шушы көннән башлап. һәм ишекне каты -итеп ябып чыгып та китте. Хатыны Наиләнен сирәксирәк кенә булса да дулап, түшәмнән туфрак коя торган гадәте барлыгын белсә дә, төнгә каршы болай өйне, балаларны ташлап чЫ 69 гып китәр дип һич кенә дә уйлаганы юк иде. Хәлләнеп. «Кулың сынса — җиң эчендә» дип карый торган йорт җанлы Наилә, киресенчә, өйдә булганны тышка — кешегә чыгарырга һич яратмый, өйдәге хәлләре турында хәтта үзенең шушы Әтәчле авылындагы әти-әнисе йортына да белдерми иде. Бүген, күрәсең, эшләр артыккарак китте булса кирәк. Әллә салынган чүпрәсе бик кабарта торган булдымы, һәрхәлдә, карты Хәллә аны бу чаклы ук дулар дип уйламаган иде. Шулай булып чыкты шул менә. Озак уйлап тормыйча, Хәллә, өстенә әлеге теге ялавы кырылып беткән кала искесен генә элде дә, ишек алдына чыкты, хатыны ишек алдында күренмәгәч, аптырап капка төбенә чыгып басты, тәмәке төреп кабызды. Андый чакта күңелне баса торган бер юаныч — шул тәмәке инде. Әйдә, йөрәк янганчы, ул янсын. Күңелендә берьюлы кузгалган тынгысыз уйларны ничек булса да томаларга тырышкандай, тәмәкесен пыскыта-пыскыта, үзалдына сөйләнеп куйды: «Бар икән ходаның кодрәте, әле генә буранлап тора иде, шундук чалт аязып та китте». Ул, беренче мәртәбә күргәндәй, сәерсенеп йолдызларга карап торды. «Кара әле, нинди күпләр. Үзләре тагын, көтүчесез сарыклар кебек, теләсә ничек сибелгәннәр. Берсе Ярмәк елгасы өстендә, икенчесе Беракча почмагында...» Монда, җирдә «колхоз» дип шашыналар, үз кулың белән үз малыңны әртил казанына илтеп сал. Ә Хәллә абзагызның башында бу минутта, күк йөзенә сибелгән әнә ул йолдызларны күргәч, менә нинди кызыклы фикер уянды: «төрлесе төрле-җары сибелгән әнә шул йолдызларның барысын бергә җыеп, үзебезнең ишек алды өстенә генә тезеп куясы ие, әй. Чынлап та, менә... ул чагында Хәтерсез Хөлләгезнең ишек алды, төнен дә көндезге кебек булып, келпеп торыр ие. Ул чагында төнлә, ат карый чыкканда, фонарь яндырып мәшәкатьләнәсе дә булмас ие». Алай дисәң, озак калачакмы соң үзендә аты? Язылды бит инде, колхоз дигәннәренә ул да язылып кайтты. Димәк, бүтәннәргә килгән — аңарга да килә: атыңны, рәхим итеп, үз кулың белән әртил абзарына илтеп яп. Салкынайта төштеме, әллә кеше иңендә чакта ук җылысын югалтып бетергән иске куртка җил үткәрә башладымы, тәне чыйрап киткәндәй булды Хәлләнең. Барыннан бигрәк, алашасы исенә төшкәч, кинәт аңына килгәндәй булды \ул, бөтенесе турында онытып, әле үз абзарында чагында үз күзләре белән атын карап керергә булды. Сарайда атның яшь тешләре белән кисеп-кисеп башак ашаганы ишетелә иде. Хәллә абзый, ишеккә барып җиткәч кермичә, колак салып тыңлап торды. Их, әнә нинди тәмле итеп ашый. Яшь хайван шул, рәхмәт төшкере. Салган бер азыкны чәчеп-сибеп, яңасын көтеп тора торган үнәрсез мал булса нишләр иең. Хәллә сарайга кереп, атының сыртын, ял асларын сыпыргалап куйды. Сарайда борынны ерып әчкелтем тирес исе аңкый иде, күптән борыны ияләшкән бу исне Хәллә бөтенләй сизмәде. Хәер, бу минутларда аны бүтән нәрсә бик нык биләп алган. Язып ук бирмәсә дә теленнән әйтеп өлгерде бит, кадалгыры. Шунысы «чынга алынып, Хәлләне дә колхоз итә калсалар, аңа менә бу акыллы хайваннан аерылырга туры килә шул инде аннары... •— Шулаймыни? Китәрсеңмени син миннән? Әгәренки мин сине колхозга бйрмәсәм? Ул чагында... Ул аты белән әнә шулай сөйләнеп куйды. Ләкин үзе бу соңгы сорауга нәрсә дип тә җавап кайтара алмый, уе купшынган, күңеле ниндидер икенче тормышны, моңарчы сынап карамаган тормышны сынап карарга тели һәм, шуның өстенә тагын, кем беләндер ачык кына 70 итеп бер сөйләшеп утырасы, эч серләрен бүлешәсе, бушанып каласы да бик килә иде. Ул өйгә әйләнеп кергәндә, энесе Касыйм кайтып, кысып куйган асылмалы лампаның утын күтәрмичә генә, караңгылы-яктылы кече якта өстен чишенеп азаплана иде. — Нигә утны күтәрмисең? — диде абыйсы, кырыс кына эндәшеп. Лампаны эленеп торган урыныннан алып, яктысы кече якка да төшә торган итеп, мич буендагы чыбыгына элде. — Туганым җиңги өйдә юк мәллә? — дип гаҗәпсенеп сорап куйды Касыйм. — Юк, — диде абыйсы, бер сүз белән өзеп. Бераздан, йомшаграк тавыш белән өстәде, — ... мич алдында өчаякта аш бардыр, алып аша. Үзе, чишенеп урнына менеп ятканнан соң, бөтен ачуын энесеннән алырга теләгәндәй, сукыранып әйтеп куйды: —^Ялга дип кайткансың, көн белән төнне аермыйча чабасың. Синнән башка булдыра алмаслар дип куркасың ахыры. Касыйм, абыйсының соңгы сүзләрен ишетмәгәнгә салышып, аяк астындагы әйберләргә абына-сөртенә, нәрсәдер кайнашып алды, бераздан аның шапыр-шопыр салкын аш шупырдатканы 'ишетелә башлады. Әмма абыйсы һаман тынычлана алмый һәм аның күзенә бүген йокы да керер кебек күренми иде. — Кара сарык ике кадак майга чыдамый, дигән сүз шул безнең ише кешеләр өчен чыгарылган сүздер инде, — аның, бер үк вакытта, әле һаман кайтып күренмәгән хатынына да, энесе Касыймга да ачуы чыккан иде. Бер авыз ачылганда шуның барысын да энесенә • түгеп, шактый кыза төшеп, тезеп китте, — кая куеп бетермәк кирәк аны, каладан җыеп алып кайткан ике кадак майны. Синең кысылып йөрүең кемгә кирәктер. Кеше теленә кереп... Касыйм бик алҗып кайткан иде, шунлыктан хәзергә абыйсы белән бәхәскә кереп тормады. Сүзне уен-көлке белән бетерергә булды. — Син дә мулла, мин дә мулла булсак, атка печәнне кем- салыр икән соң, абый? — Аты калса, печәнен салучы кеше, шәт, табылыр ие әле анысы,— диде абыйсы һәм, тагын да кыза төшеп, ярып салды, — сез генә тик, күпне белгән булып, мужикның актык атына каныга башладыгыз. Ахырысы, ул катырак кычкырып җибәрде бугай, тавышка бишектәге бала чырылдап уянды. Бала тавышына кайтып кергәндәй, нәкъ шул минутта ишектә Наиләнең шыгырдап каткан аяк тавышы ишетелде. — Чак кына китеп торыр хәл юк, өйдә олы тавыш куба. Балаларны уятып бетергәнсез икән, — дип сукырана-сукыранһ, тиз генә өстен салып ташлады һәм, баланы кулына алып күкрәгенә кушкач, кече яктагы каенэнесенә ишеттермәскә тырышкандай пышылдап, ләкин шулай да бик үткәзә торган итеп әйтте, — синме, минме менәм мич башына? Бүгеннән башлап безгә бер түшәктә йоклау бетте, әнә бар, колхозың белән йокла. Баланы артык борчучы булмады, сүзне шуның белән бетерделәр. Вакытсыз кузгалып, кыска гына бер арада уйнап алган бу «пәри туен»- нан кече Сәлимов шулай да нәтиҗә чыгарып өлгерде- «Монда болар- ның, мин юк чагында, савыт-сабалары шалтыраган булса кирәк», һәм шунда, әллә кайдан гына исенә төшеп, халыкта бик еш җырлана торган, инде шомарып, мәгънәсен югалтып бетерә язган бик иске бер җыр, ничектер яңа мәгънә белән әйләнеп кайткандай булып, яңадан күңеленә килде: Ал да булырбыз әле, гөл дә булырбыз әле, Бер болганмый су да тонмый, бергә булырбыз әле. Сүзне артык сузмасалар да, әмма хәзергә берсенең дә күңеле тыныч түгел иде. Шулай да хатыны белән карулашып тормады Хәллә, оу төн- 71 не ничек тә булса хатынсыз гына йокларга булып, эндәшми-тынмый гына мич башына үрмәләде. Хәтерсез булуның да бер файдасы бар икән, Хәллә дигәнең кичтән булган әрепләшүләрне бөтенләй оныткан, яки шулай күренергә тырыша, иртәгесен аның йөзе ал да гөл, хәтта гадәттәге җорлыгына кайтып, шаяртырга ук маташа иде. — Тараканнар мич башында бер дә белмичә генә җыелып ятмыйлар икән, әнкәсе, — дип тотынды ул, иртәгесен казан тирәсендә бәрәңге пешереп кайнаша башлаган хатынына, — шәп икән монда, сиңайтәм. Бөтен җилкә тамырларыма, аяк бармакларыма җылы үткән. Аерым ятканы өчен хатыны Наиләнең аңарга болай да бик җене чыккан иде, җитмәсә тагын теге Хәтерсезе иртә таңнан теленә салынып, кеткелдәп көлеп торгач, хатыны дәррәү кабынып китте: — Атаң мәрхүм булырсың икән бу тиклем. Өйдә баш пешәрлек, ә ул мич башына үрмәләгән. Йокы*белән абайламыйчарак калдым, кай җиреңнән тартып төшерергә белгән булыр ием, хәерсез. — Чү-чү... Күп шаулама, сиңайтәм, — дип бик җитди тавыш белән хатынын кисәткән булды Хәллә һәм, бераз тын торганнан соң, шундый ук җитдилек белән дәвам итте, — тараканнарны саныйм, әйе. күп шаулама, әнкәсе. Ник дисәң, мин сиңайтим, учетын алырга кирәк. Колхозга ничә баш таракан алып кергәнебезне кеше белеп торсын. — Тараканнарны колхозга алып керергә рөхсәт юк, абый, югарыдан шулай кушылган. — Ә алаша белән керергә рөхсәтме? — Апкерерсең, әгәренки апкерердәй алашаң булса, — дип авыз эченнән генә мыгырданып куйды хатыны. Дөресен әйткәндә, моны ул кешегә ишеттерерлек итеп әйтмәгән иде, моны ул үзе генә, дәшмичә кала алмаганлыктан гына әйткән иде, әмма Хәллә ишетте. Димәк, давыл үтеп үк бетмәгән икән әле. Хәллә, мич башыннан тиз генә төшеп, бер кешегә бер сүз катмыйча, тизрәк тышка, ишек алдына, сарайга чапты. Күңеле тиккә генә хәвефләнеп кузгалмаган икән: сарайның ишеге ачык, ашалып бетмәгән башак улакта катып калган, алаша үзе юк иде. 20 — Атны кая куйдың? Тыштан әйләнеп кергәч Хәлләнең кабынып әйткән беренче сүзе әнә шул булды. Аның гадәттәге җорлыгы югалган, йөзе челлә болытыдай яшелле-күкле, бүреген бер сала, аннары янә башына чәпәп куя, үзе, йомыш белән генә кергән ят кеше кебек, гел ишек төбендә таптана иде. — Сиңа әйтәләр, телеңне йоттың мәллә: атны кая олактырдың? Кече якта савыт-саба юып кайнаша торган хатыны башта бу сорауга игътибар итмәгәндәй, хәтта ишетмәгәндәй калды, янәсе, ир кеше үзе өйдә булганда хатынкызның атта ни эше'бар. Ире икенче мәртәбә һәм шкафтан чынаяк-савыт коелырлык итеп кычкыргач, өй эче дәррәү хәрәкәткә килде. Бишектәге бала елап җибәрде, китапка кадалган Касыйм да аякка басты, кече яктан, бала елаганга һич игътибар итмичә, чәчен-башын туздырып, Наилә атылып чыкты. — Кемгә акырасың шул хәтле? — Наиләнең куркыр исәбе һич күренми иде. Ул сүзләрен ачык итеп, әмма тавышын һич күтәрмичә, татылдарга тотынды. — Колхозга кердем дип кайттың ич кичә, колхоз абзарына апкиткәннәрдер атыңны. Бар да колхозыңнан сора. 72 Кара әле, туганым-җиңги, — дип Касыйм да сүзгә кушылмакчы булган иде дә, җиңгәсе аны беренче сүзендә үк кырт кисте: Кунак булсаң тыйнак бул, Касыйм, — буаның кинәт ерылып китүе кебек, дәррәү ярсып китте хатын, — мин сиңа абыең түгел, абыеңның башын катыруың да бик җиткән. Монда кайтып, ир белән хатын арасын бозарга йөрмәсәң, бүтән эшең беткәндер шул. Укуыңны әйтер ием, дөнья болгатырга йөрисез шунда. — Тел якма аңарга, монда Касыймның катнашы юк, — Хәллә, бер читтә торган табуретканы алып, хатынына ормакчы булган иде дә,., энесе Касыйм арага кереп өлгерде. — Син нишлисең, абый? Акылыңа кил. — Әнә ул килсен акылына, ирдән узып ат коёрыгына барып ябышмасын. Касыйм, җиңгәсе белән үзе сөйләшеп карарга булып, абыйсын тавышсыз-тынсыз гына чыгарып җибәрергә тырыша, хәер, тегесе үзе дә бу талкыдан башын ничек алып ычкынырга белмәгән булган икән. Шулай да ишектән чыгышлый, үзенчә бер ирлек ныклыгы күрсәтеп, кисәтеп китүне кирәк тапты: — Чыгам, иллә дә мәгәр мин кайтканчы ат абзарда булсын, аны карагыз. Ир белән хатын арасында дипломат булудан да читен нәрсә дөньяда бармы икән! Касыйм бу минутта әнә шул читен эшне өстенә алган иде. Тәмам тирләп чыкты бичара. Яхшылык белән дә, үзе белмәгән закон сүзләрен дә кыстыргалап, аптырагач, атта үзенең дә дәхеле булуын җиңгәсенең исенә төшереп, әле йомыры тел белән, әле өркетүгә күчеп, әле бер тирләп, әле бер суынып үгетли торгач, кыскасы, таш эретерлек көч сарыф иткәннән соң, аркылы тешләгән иреннәрен ычкындырып, ниһаять, телгә килде хатын. — Атны әтиләргә төшереп куйдым, суймаган булсалар, үзегез барып алыгыз. һәм телен яңадан аркылы тешләгәндәй, сүзсез калды. Чынлап та, атның менә шушы минутта исәнме-түгелме икәнлеген ул белми, төнлә, тегеләрнең йокыларын бүлдереп ат җитәкләп кергәндә, озак сөйләшеп торырлык ара булмаган, Наилә-кызган башның анлык әмәле дә калмаган иде. — Әгәр мине бала итсәң, сүзем тик бер генә, — диде ул, атны абзарга кертеп япканнан соң, әтисе каршына килеп, — иртәгә чаклы суеп эшен бетер шуның. Сәүбән-алап авызны кинәндергәнче, ичмасам, үзебез ашарбыз. Минем теге Черек ми колхозга язылып кайткан, карама таякка атланып керсен колхозына. Әнә шулай дип аңлатты ул атасына. Ә аның атасы, гомере буена Теләче базарында маклерлык итеп, әле кешегә алып-сатарга булышып, әле үзенекен әвеш-тәвеш китереп, алмашып та, алдашып та туймаган Нурислам карт алай бик нечкәртеп уйлый торганнардан түгел. Аның турында тикмәгә генә «әгәр алыштыручы булса, Нурислам ул хатынын да алыштырыр ие» дип сөйләмиләр, терлек алыштырырга яки ат суярга дигәндә, ике дә уйламый торган бер кеше Нурислам. Телен тешләгәндәй, бер сүз әйтмичә сузып-сузып та, Наиләнең, ниһаять, телгә килүенең төп сәбәбе дә шунда: ул инде, ат мөгаен суелгандыр, дип уйлый иде. Әмма ат суелмаган булып чыкты. Башка эштә ике дә уйламый торган тәвәккәл Нурислам карт бу очракта уйламыйча гына атка кызыл камыт кидерергә ашыкмаган. Беренчедән, ничаклы гына җанкыяр әдәм булмасын, борынгылардан калган йоланы ул да йола итә: ир— баш, хатын — муен дип карый. Ә бу очракта әлегә башның кая таба һәм ничек борылганын ул белми, шуңа күрә «муен» борыла дип кенә әлләни егылып төшмәгән, атны да екмаган иде. Икенчедән, тагын да 73 шикләндерә торганы, монда эш колхоз дигәннәре белән бәйләнгән. Бер дә юктан гына бәләде булып, кулаклар рәтеннән телгә керәсе килеп тормый кешенең. Ничек кенә булмасын, әмма Хәтерсез Хәлләнең алашасы исән калган, көн үзәгендә олылы-кечеле ике агай-эне килеп, атны йөгәнләп алып киттеләр. — Хәерле сәгатьтә булсын, кияү. Мин дә озакламам, сезнең арттан барып җитәрмен, — дип, капканы зур итеп ачып, яхшы сүз белән озатып калды бабасы. .Шул бер кузгалган шәпкә Хәллә абзагыз атны, киредән үзенә алып кайтмыйча, колхоз абзарында калдырып ук кайт- макчы булган иде дә, әмма хәзергә колхозның андый зур абзары оешып өлгермәгән булып чыкты, шунлыктан, колхозга кергән кешеләрнең дә аты-сбруе үзләрендә саклана иде. Шулай итеп, Хәтерсез Хәлләгә дә үзенең сөекле алашасыннан шул көнне үк аерылырга туры килмәде. Менә бит, үзләренә насыйп мал, итәккә тагылгандай, тагын ишек алдына кайтып керде. Бу факт Хәлләнең иртәнге кәефсезлеген берьюлы кырып ташлады, ул тагын гадәттәге җор кешегә әверелде. Теле белән тегермән тартырга әзер, хәтта иртән хатыны белән ике арада булып узган җәнҗалны да оныткан, атны җитәкләп ишек алдына килеп керүгә, бар тавышына кычкырып җибәрде: — Әй, әнкәсе, чык әле монда. Менә күр, насыйп мал тагын үзебезгә әйләнеп кайтты. Бер якта тышкы баскычка чыгып баскан хатын, икенче якта — тезген очын селеккәләп, бераз шаярткандай кыланучы ир, өченче якта «җиксәләр җикмәделәр, болар нишлиләр минем белән?» дигәндәй,, әллә нидә бер калын иреннәрен шапылдатып куйгалаучы алаша — торалар да торалар басып. Аннары, иренә яхшы-яман сүз катмастан, Наилә өйдән җылы су сосып алып чыкты, онны күп итеп сибеп, атка башак болгатып бирделәр. Тик шуннан соң гына исләренә төштег бүген әле үзләренең дә ашаганнары юк икән. Иртән ашап торырлык чама булмады, күзне ертып кузгалуга өйдә тавыш купты. Көндез вакыт тимәде, бөтенесендә алаша кайгысы иде. Инде килеп насыйп мал яңадан үзләренә әйләнеп кайткач, тынычлангандай булдылар, Касыйм да әйләнеп кайтты, ярмаланып пешкән парлы бәрәңге тирәсенә бик төгәл җыелыштылар. Ләкин иртәнге талашның зәукымы бетеп җитмәгән, үзара сүз бик ялганып китми, сүзсез генә биетәләр һәм, бик комагайланып тыгыла башласалар, бугазны сөтле чәй белән юдырып җибәрәләр иде. Ничек кенә булмасын, салам түбәле бу иске өйнең хәзергә асты өскә килмәде, һавада зилзилә галәмәтләре сизелгәләп торса да, зилзилә үзе булмады. Хәер, бу иске өйнең әлләни зур зилзиләләргә каршы торырлык чамасы да калмаган. Шуны искә алып булса кирәк, Наилә- кайнар баш, болай үзе хәзергә тел әйләндереп сүз катмаса да, күңеленнән килешеп тә өлгергән: әйткәннәре барыбер булыр, нишләп соң мин шул Хәтерсезне аерым яткызып, үзем мич башы ташы кочаклап ятыйм? Тузга язмаганны... 21 Шәмсия карчык әйтмешли, ниләр генә күрми әдәм башы белән ат башы! Атка кагылмыйк, бу арада Хәтерсез Хөлләнекеләр дә ат белән күп чуалдылар, әйтик, менә Котдус Вафин башын гына алып карыйк. Үз авылыннан чит-ят җирдә, чит-ят кешеләр арасында, туган-тумачаларыннан аерылган хәлдә, аларга кул кисәге хат язып салырга да вакыт тапмыйча, япь-яшь кенә килеш инде ниләр генә күрмәде, киләчәктә тагын ниләр генә күрмәс, һич тә булмаса шушы Әтәчле авылына күчеп 74 килгәннән соң күргән хәл-әхвәлләрне алып карыйк. Китапханәдә утырырга, культура-агарту эше алып барырга, иске тормыш караңгылыгында укый-яза белмичә калган кешеләрне укырга-язарга өйрәтергә дип җибәргәннәр иде аны. Шуңа бераздан ячейка оештыру, яшьләр арасында эшләү бурычлары да өстәлгән иде. Партшкола бетергән, волкомол секретаре булып эшләгән һәм, гомумән, политик яктан дага- ланган яшь егеткә башта бу эшләр бик җиңел булыр, бер селтәнү белән ул аларны «момент әйләндереп салыр» кебек күренгән иде. Әмма тормыш дигәнең алай ансат кына «әйләндереп сала» торган нәрсә булып чыкмады. Баштарак аңарга, бүтән эш ' тапмаганлыктан, юк нәрсә белән кеше аптыратып йөрүче нарасый җүләргә караган кебек карадылар. Имеш, наданлыкны бетерә. Кемгә кирәге бар бу эшнең? Аннары, гомумән, бөтен кеше мулла булып бетсә, атка печәнне кем салыр? Шулай дигән кебегрәк карадылар. Укый-яза белмәүчеләр- нең исәпләрен ала башлагач, авылдагы бөтен кеше диярлек бу «юк эштән» әле теге сылтауны табып, әле бу хәйлә белән тайпылып, калырга маташты. «Килгәнсең икән, энекәш, авылның катыклы ашына риза булып ята бир, безне юк-бар эш белән бимазалап йөрмә» дип ачыктан- ачык әйтүчеләр дә булмады түгел. Әмма боларның берсенә дә карамастан, Вафин күңелен төшермәде, кешеләргә, кешеләрне күзле сукырлар итеп калдырган иске тормышка ачу итеп, җиң сызганып эшкә тотынды. Укый-яза белмәүчеләрнең төгәл исәбен алды — ә алар коточыргыч күп булып чыктылар. Аларны группаларга бүлде, бу эшкә укытучыларны, аз-маз күзе ачыла башлаган комсомолларын, яшь активларны тартты, сөйләде, аңлатты, аңларга теләмәүчеләр булса, аларны контрлыкта гаепләп, әллә нәрсәләр белән куркытты, кыскасы, эш дәрте белән янган комсомол егет өчен барлык чаралар да ярады, бөтен капкалар ачык иде. Хәер, капка ябык булса да әлләни исе китеп тормады аның. Койма өстеннән төшеп, барыбер .тегенең бәбәге каршына ук килеп баса, әйтәсе сүзен барыбер әйтә иде. Тырышлык бушка китмәде, озакламыйча, кичке сәгатьләрдә, карыйсы йорт эшләрен карап бетергәннән соң, дофтәр-китапларын кешегә күрсәтмәс өчен, урталай бөкләп, чалбар кесәләренә тыккан «шәкертагайлар», олы-кара күзенә бик ташланмас өчен аулаграк тыкырыклардан китүче җиңги-укучылар, картайган көннәрендә аз гына вакытка булса да учак корымыннан .арынып торырга сылтау килеп чыкканга бик тә шатланып, яшьрәк кызлары булса, шул уңайдан күрәсе егетләрен күреп, сөйләшәсе серләрен сөйләшеп, аларның үз сүзләре белән әйткәндә, «кара сарык йоны агартырга» бик теләп чаба башладылар. Яшьләр арасында эшләү шулай ук җиңел булмады. «Ячейка абый!» дип үлеп торучы күп, ә менә кечкенә генә эшкә тарта башласаң, «тукта, әни нәрсә әйтер бит әле?» дигән кебек икеләнеп калалар иде. Шулай да иң читене алар булмаган, иң авыз пешерә торганы «мичтә калган» булган икән. Менә ашлык хәзерләү, кулакларның яшергән ашлыкларын табып алып чыгу, колхоз өчен, яңа тормыш һәм кызыл туйлар өчен, таракансыз өй һәм пәрисез мунча өчен көрәш китте — менә кайда икән егетнең тиргә төшәр көннәре! Болар барысы да егеткә әле егерме биш тә тулмаган бер вакытта, ә егерме бишнең югары ягында тагын нәрсәләр булыр? Турысын әйткәндә, Вафинны аптыратканы хәтта болары да түгел, Вафинны аптыратканы һәм кичәдән бирле йокысыз калдырганы бөтенләй бүтән нәрсә: Галләм хаҗи кызы Наҗиядән, комсомолга алуны сорап, ячейкага гариза керде. Менә шуны нишләтергә? Кичә су китергән җиреннән, чиләк-көянтәсен мәктәп алдында калдырып, ячейка бүлмәсенә Наҗия үзе килеп керде һәм бусага төбендә кыяр-кыймас кына тукталып калды. Сүзен башларга бик үк кыймый, әмма шулай да күңеле купшыганлыгы әллә кайдан күренеп тора иде кызның. Менә ул 75 күтәрелеп һәм күзләрен тутырып бер карап алды, шушы кыска карашы белән гүяки әйтте Вафинга: «Син миннән юкка гына курыктың, Котдус абый... Вакыт җиткәч менә мин үзем үк килдем!» Буе-сыны килешле, киң ак маңгае нечкә кара кашларын һәм яшьлек җилкенүе белән тулы шомырт кара күзләрен әллә кайдан аерым-ачык күрсәтеп тора. Нечкә генә иреннәр һәм бу минутта аның ул нәфис иреннәре бик каты кысылып, бу япьяшь кызга бик үк килешеп тә бетми торган бер җитдилек, кырыслык бирә — аның бу чаклы җитди булганын Вафин бүтән бервакытта да күргәне юк иде. Хәер, болай җитди булып озак кала алмады кызый, менә ул тузанлы мәктәп эчен һәм, бер үк вакытта, гүяки бөтен дөньяны тутырып, сәер генә бер елмаеп куйды... Шуннан соңгысын Вафин хәтерли алмый. Кыз нәрсә дип әйтте дә, Вафин аңарга ни дип җавап кайтарды? — булды бугай шунда бер-ике авыз сүз. Көрәш һәм ыгы-зыгы белән тулган дөньяда, кешеләргә карата ачык күзле булу, эштә үтә уяулык сорала торган таләпчән дөньяда, үзең тирләп-пешеп ликбез өчен, пәрисез авыл өчен өндәү- димләү эшләре алып барган бер вакытта, һичбер өндәү-димләүсез синең яныңа пәри кызы үзе кереп, синең күзеңне бәйләп һәм акылыңны томалап чыга торган минутлар да булгалый икән, әй. Вафин белән дә гүя әнә шулай булды. Нәрсә булды — ул булды, мәсьәлә хәзер анда түгел. Мәсьәлә хәзер шунда: ул кызны хәзер кая куярга? Гаризаны кызый үз-үзенә нык ышаныч белән һәм, шул ук вакытта, Вафин абыйсына да бераз аркаланыбрак язган: «... кеше эшләгәнне мин дә эшләрмен. Театр да уйный беләм, җырлыйм дисәм, анысын да булдырам, наданнарны укыту эшендә дә бүтәннәр кебек үк чабармын, әгәр чәчне кистереп ташларга дисәгез, бер каршылыксыз чәчемне дә кистерәм, ләкин кулак кызы булып моннан соң бер генә минут та кала алмыйм. Үги ана какканы да үзәгемә үтте, әти дә бик абыстай итмәкче, миңа алар белән якты тормыш барыбер булачак түгел, ә мин яшь гомеремне, комсомол кояшы астына басып, Ленин бабай васыятьләрен үти-үти, саф һава сулап, яңа җырлар җырлый-җырлый, күкрәк киереп үтәсем килә...» Ячейкада авыл хатын-кызларыннан әле бер кеше дә булмаган бер вакытта, мондый яшь һәм «эшлим!» дип ыргылып торучы кызның булуы, ул кызның җиденче кеше булып исемлектә эленеп торуы, бүтән яшьләр арасында «КИМ»лы күкрәген киереп атлап йөрүе, болай үзе, бик кызыктыра кызыктыруын Вафинны. Әмма аның болай «күкрәк киереп йөрүе» әтисе Галләм хаҗины яки, кулак кызы буларак, үзен саклап калу өчен генә эшләнгән күз буяу булса? Үзенә кырын килә башлагач, кем генә соры чыпчыктан сары сандугачка әверелергә маташып карамас икән? Алай дисәң, теге вакытта, халык алдында оятлы була язып калганда, шул «соры чыпчык» коткарды түгелме соң спектакльне? Әле ул вакытта кулакларны ояларыннан туздыру хәбәре телгә дә кермәгән иде ич. Галләм хаҗиның таяк тотып, коры давылдай, дөнья туздырып кызын эзләп йөрүләрен, кайткач Наҗияне кыйнарга ябышуын, үзенең кызны аралап калуын һәм, ниһаять, шул ук Наҗиянең, атасы корган мәкер җәтмәсен ертып, кулакның яшергән ашлыгын алып чыгуда авыл активына булышлык күрсәтүен — менә боларны онытырга ярыймы соң? Аннары тагын Вафинның китапханәсеннән иң күп китап алучы кем? Шул кыз бит. Хәтта бер көнне каталогларны күчереп язарга да шул кыз булышты. Язуы шундый матур, әгәр комсомолга алсаң, стена газетасы гына яздырып торырлык. «Ликбез»га чаптырганда да биткә кызыллык китерерлек түгел. Кыскасы, Вафин ул төнне, әнә шундый каршылыклы уйлардай игәлеп, бик озак йоклый алмыйча ятты. Юк, аның гына башы җитми бу эшкә, һич югында «крепленный ата», ягъни Гафи председатель белән сөйләшергә кирәк, ул ни әйтер, ләкин, алай-болай каршылыкка очрый калса, Вафин бөтен йөрәге белән Наҗияне якларга, әгәр 76 кызны аталарына тагып кая да булса җибәрә башласалар, аны-моны уйламыйча, арага керергә, кызны ул бәләдән йолып калырга да әзер иде. Кичтән бик озак йокыга китә алмыйча, төрле уйлар белән баш ватып ятуына да карамастан, Вафин иртәгесен иртүк, хәтта Шәмсия карчык үзе кузгалганчы ук, аякка басты. Үзендә әнә шундый йокысыз төннәрдән соң була торган ватылу катнаш бер җилкенү сизә иде. Лапаска чыгып, кәҗәгә печән ташлады, ишек алдындагы карны көрәп атты, казан астына ягарга утын ваклады. Саф һавада кызып эшләүдән тәнендә, бөтен әгъзаларында рәхәт бер җиңеллек тоеп, һәртөрле ике- ләнүле уйлардан бөтенләй диярлек арынып, «Шәмсияттәй, чәй, чәй!» дип шаулап кереп килгәндә, — кайдан шундый бәлә туры килеп тора диген, — өй ишегенең өске борысына башы бәрелде. —Шулай акаеп чапмасаң, — дип куйды Шәмсия карчык һәм, шундук үзенчә бик зур мәгънә салырга тырышып, өстәде, — ишеккә сыймый башладым, диген алайса. Безнең Әтәчле ипие шулай итә ул кешене. — Тышта шундый рәхәт... Буран басылган, ишек алдын аппак кар күмеп киткән, мин инде синнән рөхсәт сорап тормадым, Шәмсияттәй,. көрәдем,— дип, кечкенә өй эчен тутырып, бер гөрләп куйды Вафин. Ул Шәмсия карчыкның сүзләрен ишетмәмешкә салышкан кебек күренсә дә, чынлыкта исә аларны колагы белән генә түгел, ничектер күңеле белән үк ишеткән иде. Шулай да булгалый бит ул тормышта. Йөрисең-йөрисең, тирә-юнеңдәге бөтен кешеләргә, урам-тыкырыкларга, сөйләнә торган сүзләргә, җырлана торган җырларга күнегеп бетәсең, аларны ничектер күрми дә* ишетми дә башлыйсың, шул җөмләдән, үзеңне үзең дә күрми башлыйсың. Ияләшү, эш белән мавыгу, канәгатьлек, булганы белән чикләнү* «мин зур кеше!» дип уйлау синең күңел күзеңне вакытлыча томалап калдыра. Шулай көннәр үтә, шулай айлар үтә һәм кинәт, иокәртмәстән генә, тормышның зәгыйфь кенә яңа җиле син көтмәгән яктан исеп куя... Исеп куя һәм синең күз алдыңнан бөтен томаннарны куып алып китә. Тирә-юнь бөтенләй икенче төрле булып, яңа бизәкләрдә ачылып кала. Син тормышны да, кешеләрне дә, үзеңне дә ничектер яңачарак күрә башлыйсың. Кичтән кеше язмышы турында бик бирелеп уйланып ятуы, иртәнге сәбәпсез җилкенү, ишек борысына башы бәрелү, шуннан сон Шәмсия карчыкның уйный-көлә әйткән сүзләре Вафин өчен әнә шул кинәт исеп куйган яңа «тормыш җиле» булды. Моңарчы һичбер вакытта да үзе турында, үзенең буе-сыны, төсе-бите, киеме-салымы турында уйлаганы юк иде аның. Нәрсә эләксә — шуны киеп, ничек туры килсә — шулай чаба бирә иде. Ишеккә баш бәрелерлек булгач, димәк, ул инде малай түгел, димәк, кием-салым кебек «вак-төякләр» турында да уйлана* башларга вакыттыр. Буе гына түгел, шуның өстенә тагын кызлар күзе төшәрлек бүтән яклары да бар егетнең: бүреккә сыймый торган куе кара чәче бар, чәче кебек үк котырып үскән куе кара кашлары бар, бераз салыныбрак торган калын күз кабаклары астында һәрвакыт ниндидер бер астыртын хәтәрлек яшереп саклагандай күренә торган соргылт- кара күзләре бар. Әйе, өстәге менә бу, кайчандыр хәрбиләрнеке булып та, инде хәрбилектән чыккан, кем кисә шуңа яраклы булып, ватылып- майланып беткән гимнастерканы салып атсаң да бер тамаша булыр иде кана... Кара әле, кара! Берсенә-берсе бәйләнешсез бу башкатыргыч уйлар кайдан килеп.болай сарылды соң әле? — Чәйгә чаклы минем барып кайтасы җирем бар икән, Шәмсияттәй. Самоварны сүндермә, мин «җәлт» кайтып җитәрмен, — дип сөйләнә- сөйләнә, тиз генә өстенә киенде Вафин. «Ликбез» группаларының берсен алып баручы Чатан Сабир бүген таңнан солы төяп Казанга китәсе иде, 77 шуның урынына укытып торуын сорап, Сәлимов белән сөйләшмәкче булды ул. Гаҗәбен бераз гаҗәбрәк: кич эшләнергә тиешле эш өчен нигә соң әле ул болай ачы таңнан кабаланып кузгалды икән? Алайга китсә, хәер, Шунда беррәттән аңарга менә мондый сорауларны да куярга мөмкин’булыр иде: ни өчен нәкъ менә шушы иртәдә башың ишеккә бәрелде синең, егет? Ни өчен син гимнастеркаңның майланып беткән булуын нәкъ менә бүген, бураннан соң килгән шушы ак иртәдә, күрә башладың икән? Ни өчен син бүген төнлә тынычсыз йокладың? Әй, тормыш, тормыш! Ни өчен син болай катлаулы, күздән яшь китерер дәрәҗәдә катлаулы булдың икән? /22 Мәчет белән янәшә Шакир байларның аслы-өсле өйләре. Шул югары өйләрнең берсендә кичләрен «ликбез» группасы җыела. Баштарак кешеләр бу югары өйгә менгәндә ничектер уңайсызланыбрак, әкренрәк басып йөрделәр. Бераз ияләшә төшкәч, ике баскычны бер итеп, сикерә- кадала чаба башладылар. Тагын да ияләшәрәк төшкәч, яшь-җилкенчәк, тәнәфес вакытларында ак өйалдына чыгып тәмәке тартырга өйрәнде һәм төпчекләрен шуннан, югарыдан торып кына ишек алды уртасына җитәрлек итеп чиертеп җибәрәләр иде. Кыскасы, укырга-язарга өйрәнү белән берлектә, кешеләр әкренләп этлеккә дә өйрәнәләр. Хуҗа кеше телгә килеп, тәртипкә чакыра башласа, тегеләр аның бер сүзенә ун сүз белән җавап кайтаралар: — Син, Шакир абзый, юкка көймә. Себер дигәннәре бик зур, имеш. Себергә баргач, өйләрнең моннан да шәберәген салып керерсез, — дип кенә җибәрәләр иде. Менә бүген, Вафинның сүзен тыңлап, Касыйм Сәлимов шушы Шакир бай өенә, «ликбез» группасын укытырга дип килде. Баскычта ул хуҗаның үзенә юлыкты, дәшми узарга яхшысынмады, каршы төшеп килә торган Шакир белән: — Исәнмесез, Шакир абзый? — дип зурлап исәнләште. Шакир башта, яхшы ук гаҗәпләнгән төс белән, Касыймны башыннан аягы- нача күздән кичерде һәм, «ай, алла! Ничә әйтсәң дә яхшы ата баласы шул!» дип сөйләнә-сөйләнә, күрешмәкче булып Сәлимовның кулларына ук сузылды: — Сау гынамы, авылдаш? Ишеткән ием, күрү дә насыйп икән. Менә дигән зур егет булгансың, ә? Тануым да юк тагын... Сәлимовның кулларын кысты. Тагын нәрсәләрдер әйтергә, мондагылардан зарланырга теләгән иде булса кирәк, өлгермәде, Сәлимов кулларын тартып алды: — Гафу итегез, мине анда укучылар көтә, Шакир абзый! — Ә шулаймыни? Син укытасыңмыни бүген аларны? — Шакир егетнең чабуыннан ук тотып алды. — Барәкәлла, җүнле ата баласын да күрер көнебез бар икән. Әйтсәм әйтим инде алайса, Касыйм җаным, бик тә басымчак итә башладылар соңгы вакытта. Бар микәнни шундый законы? Ичмасам, тәмәкеләрен генә булса да чыгып тартсыннар ие. — Ярый, әйтермен мин егетләргә, — диде Сәлимов коры гына. Ләкин шулай да Шакир, тегенең корылыгыннан куркып, әйтәсе сүзен әйтеп бетермичә, китәргә ашыкмады: — Бер иркенләп килеп утырыр иең, Касыйм. Хәзер үзең беләсең, чакырыпнитеп булмый. Әлләни зур сый-хөрмәт тә юк дигән шикелле... Болай, якын итеп килеп утыр. Дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырырбыз, алла боерса. Ничә әйтсәң дә күз күргән кеше бит. Атаң мәрхүмне әйтәм әле, яхшы кеше иде мәрхүм. Урыны җәннәттә булсын... — Мин тиздән китәм, кунакка йөрүләр булмас, — диде Сәлимов, бер-ике сүз белән өзеп. 78 Шакир түбәнгә, Сәлимов югарыга атладылар. Сәлимов бик тиз генә Шакир байның соңгы җөмләсен күңеленнән үткәрде. «Атаң мәрхүм дә яхшы кеше иде бит!» янәсе. «Шулай диген, ә?.. Атаң мәрхүмне молотилкага без кыстырып үтердек, дисәң ояла торгансыңдыр шул». Баскычта туры килеп, Шакир белән бер-йке авыз сүз сөйләшеп алу, тегенең кунакка чакырып юхалануы, шушы авыл байларында көнлекче булып йөргәндә молотилкага -кысылып үлгән әтисенең искә төшүе аны кинәт әйтеп бетергесез усалландырган, йөрәк ачуы белән кемгә булса да бер кычкырып җибәрәсе килә иде. Кешеләре дә туры килде, хәер. Ул рәтләп танып та җиткерми торган Югары оч кешесе өйалдындагы сукыр лампадан тәмәкесен үрләтеп азаплана, аның янындагы икесе «пуш-пуш» килеп пыскыта ук башлаганнар иде. Монда тәмәке тартырга рөхсәт юк, — диде Касыйм, кискен тавыш белән, һәм тегеләрнең авызларыннан тәмәкеләрен йолкып алып., кысып сүндерде дә, тәрәзәдән тышка атты, — бу сезгә әллә каравыл өеме? Мәктәп диләр моны икенче төрле әйткәндә. Тегеләре үзләренә, бусы үзенә бер төрле аптырау белән аптырап калдылар: чыкса да чыга икән тавыш! Кемгә кычкырды диген? Авылдашларына. Ә тулаем алганда, ярады бу кычкыру, күңеле басылды егетнең: элеккечә, кара халыкка барсы да бата, дип уйламасыннар, кара халык түгел алар хәзер, колхоз халкы, Касыйм кергәндә Садри кара тактага нәрсәдер языпмы, ясапмы маташа иде. Кешегә дә охшаган кебек, хайванга да. Аягы да бар шикелле, коерыгы да. Хәреф тә төсле, түгел дә төсле. Теләсәң нәрсә дияргә була. Садри әлеге «сәнгатен» ясап бетерде дә иптәшләренә борылды: — Сезнеңчә, нәрсә бу? — Ат! — Түгел! — Сыер? — Сыер да түгел. ч — Дуңгыз? — Юк, түгел. — Соң нәрсә инде алай булгач? • — Белмисез, егетләр. Бернәрсә дә белмисез. Бумы? Бу... Ул әле чыгып җитмәгән рыегы астыннан рәхәтләнеп бер көлеп алды. — Я, әйт инде, нәрсә соң? — дип түземсезләнеп сорады Фәхри кызы. — Бумы? Бу... бу безнең Маһруй апабызның көз буе җыйган чикләвеген ашап «кәк» итеп йөрүче күрше авыл егетенең кәртечкәсе булыр бу, әгәр бик беләсегез килсә. Бакчага карый торган тәрәзә буенда утырган Маһруй җиңелеп калырга теләмәде булса кирәк, Садриның үзеннән дә яманрак чатылдап сүзгә кереште: — Минем чикләвекне әллә син ашарга җыйналган идеңме? Тукта әле, торыбрак тор. Сиңа дигән чикләвекнең куагы тишелеп чыкмаган, ди. Садри тагын нәрсәдер өстәргә теләгән иде дә, ишектә Сәлимовны күреп, бүленеп калды: f _ TZ — Әйтермен әле сиңа, яме... Ярыймы, Маһруй җаным. Колагыңа гына. — Ягез, яшьләр! — диде Сәлимов, җайлап кына. Өйалдында бер ташып алганнан соң, ул инде ярларына утырган иде. а ир а ыи өйдә булмагайлыктан, бүген сезнең белән дәресне мин уд^р 79 Озын өстәлнең башынарак килеп туктады. Өйгә, кешеләргә күз ташлады. Өстәлнең як-ягына сузылган берсе биегрәк, икенчесе тәбәнәгрәк эскәмияләргә яше-карты егермегә якын кеше, аның авылдашлары тезелешеп утырган. Бер якта егет-җилән, икенче якта хатын-кыз. Әнә шул эскәмияләрдә, тезелешеп утырган авылдашлары арасында, күңелгә аеруча якын бер кеше бар. Хатын-кызлар рәтендә, өстәлнең бер ягында, аска гына карап һәм, кеше арасыннан мине күреп алмасыннар тагы, дигәндәй кысылып кына, моңсу соры күзле Рабига утыра. Моннан өч ел элек, Касыйм укырга киткәндә, тирә-юньнән ашлык һәм яңа ипи исе аңкыган йолдызлы авыл төнендә, бераз күңелсезләнеп, ләкин телгә кертмичә, хәтта киресенчә, сөйгән егетенең калага укырга китүенә шатлангандай, Касыймны озатып калган Рабига. Әлбәттә, уңайсызланды, кузгала башлагач кинәт, ни әйтергә белмичә, аптырабрак калды, кинәт исенә төшерде: гади авыл төне кебек табигый йомшаклык белән, «Хат яз ярыймы, Касыйм!» дип -калган иде Рабига ул чагында. Ә менә Сәлимов өч ел буена аңарга, ичмасам, бер генә хат та язмады. Әллә нәрсә генә булды шунда. Вакыты да табылыр иде. Язарга теләмәде дип тә әйтеп булмый, бәлки, гади бер таркаулыктан, ыгы-зыгылы шәһәр тормышына барып эләккәч, югалып калуыннан килгәндер. Бәлки, борын күтәрүе булгандыр. Ничек кенә булмасын, хат язылмады, күрәсең, күңеле җитмәде булса кирәк. Алай гына булса бер хәер иде, кайтканына инде ике атна, китәр көне җиткән, ә ул Рабига турында ник кенә бер уйлап карасынчы. Дөнья мәшәкатьләре дисәң дә колакка керми, берсе дә колакка керми. Оят, оят. Инде менә иртәгә-берсекөнгә китәргә дип торганда, ул турыда һич уйламаганда, рәхим ит, онытылган мәхәббәтең белән күзгә күз очраш! Ә ул әнә нинди үзгәргән: үскән, тулыланган, күңелне өркетерлек җитди. Күзләрендә теге вакыттагы рялчанлык, теге вакыттагы сабыйлык оялчанлыгы урынына бүген өлгергәнлек, үз дәрәҗәсен белү җитдилеге. Тагын нәрсәдер бар. Нәрсә генә дип әйтергә шунда? Үпкәләүме, авыл тәкәбберлегеме? Олылык дияргәме? Юк, юк, берсе дә түгел. Бөтенләй башка. Бары тик шуны гына әйтеп була: ул инде теге вакыттагы сыгылып төшәргә торган Рабига түгел. Иң хәтәре шунда: әнә ул нинди җитди утыру белән утыра. Күз керфекләрен сирпеп, ник кенә бер күтәрелеп карасын. Шулай да күзләрне бөтенләй яшереп буламьпГи! Кеше күрмәгәндә генә, ялгыш кына күзе төшкәндәй итеп һәм шундук карашын аска яшереп, әллә нидә бер карап та алгалый. Барысы да бар һәм барысы да бергә бу яшертен карашта: сагыну да, үпкәләү дә, сер бирмәскә тырышу да, үз дәрәҗәсен белү дә. Янә дә шул, әлеге дә баягы, үкенечле сорау уза Сәлимовның күңеленнән: «Ничек?.. Нәрсәдән килеп чыкты соң бу оныту?» — ...Шулай, иптәшләр, сезнең дәресне бүген миңа алып барырга туры килә, — дип, бер башлаганны яңадан башлап куйды Сәлимов. Иң элек зурлар өчен махсус чыгарылган эре-эре хәрефле әлифбадан берәм-берәм төрле парчалар укытып карады. Укулары ярыйсы гына иде. Арада яңалифне Сәлимовның үзенә караганда да шәберәк сукалаучылар да килеп чыккалады. Эченнән генә көлеп тә куйды яшь укытучы: «Үземне укыта башламасыннар тагын бу белдекле башлар!» Ә аннан, берәм-берәм тактага чыгарып, яздыра башлады. Язуга килгәндә, мактанырлык эшләре күренми: күбесе рәтләп акбур да тота белми иде. Күбесенең язган хәрефләре бая Садри ясаган «кәртечкә»гә охшый. Әдәмгә дә охшый, хайванга да. Хәреф тә төсле, түгел дә төсле. 80 Рабига такта янына чыккач, Чулак Фәйзулла кызы Маһруй, шаярткан булып, төрттереп әйтеп куйды: — Рабига инде калага яңалифчә хат язып җибәрерлек булды... Маһруйның читләтеп әйтергә маташуын Рабига да, Сәлимов та бик яхшы төшенделәр. Кыз колакларына чаклы кызарды, куллары калтырагандай итте, күз алдында хәрефләр биешкәндәй булдылар. Ләкин барыбер язды, сер бирмәде. Сәлимовның менә шушы минутта Рабиганы бик каты кысып кочаклыйсы, маңгаеннан үбәсе, иркәлисе, аннан гафу үтенәсе килде. Ләкин моңа чаклы бу кызга карата күңеле сукыр кала килгәч, кинәт кенә күзле кешегә әверелү аңарга, әлбәттә, ансат түгел иде. Шулай да ул узганнарга кире әйләнеп кайтырга, яшьлек аркасында килеп чыккан хаталарын күңеленнән бөтенләй кырып ташлап, яңадан элеккедәй шук табигатьле авыл егете булырга тырышып карамады түгел. Дәресне тәмамлап, укучыларны өйләренә кайтарып җибәргәч, кинәт эчке кабынуга бирелеп, Рабига артыннан йөгерә-атлый куа китте. — Безгә бер очка таба кайтасы ич, Рабига, — дип сүз кушты ул, кызның артыннан җитеп, — нигә син мине көтмичә китеп бардың? Ярыйсы гына чыкты кебек бу сүз, югыйсә. Әгәр күңеле бөтенләй үк таш булып катмаган булса, кыз кеше бу сүзләрдән, бәлки, кайбер мәгънәләр дә чыгара алган булыр иде. Сәлимов бик тиз генә әнә шулай уйлап алды һәм, дөресен генә әйткәндә, укымаган бу авыл кызын яңадан учта эретү өчен ул әллә ни зур мәшәкать кирәк булыр дип уйламый да иде. Әмма эш ул көткәнчә чыкмады, кыз эреп китәргә ашыкмады. — Юк, Касыйм абый, безгә хәзер бер очка түгел, — диде Рабига, кырт кына кисеп, — без хәзер Сапый абыйлар урынына күчтек. Рабига, куркынгандай, юлның икенче читенәрәк тайпылды һәм, тыкырык турына килеп җиткәч, кинәт кенә борылды да, рәтләп исәнләшеп тә тормыйча, китеп барды. Тик бераздан, төнге тынлык аша, аның ниндидер эчке мәгънә салырга тырышып әйткән өзек-өзек сүзләре генә ишетелеп калды: — Кайтуыңа ничаклы... безнең күчкәнне дә ишетмәгәнсең икән. Әйе, шулай икән шул, ишетмәгән икән. Инде менә ишетте, ләкин соң иде шул. Кызның хәзер тыкырык сукмагында — ак кар өстенә шыгырдатып баскан аяк тавышлары гына колак төбендә яңгырап калган иде. Барысын бергә җыеп әйткәндә, узганны тиз онытучан студент егет өчен бик тә гыйбрәтле кич булды бу. Тышкы яктан гаҗәп самими күренгән әнә шул Рабига иң элек, аны-моны сиздермичә генә, студент егетнең үзеннән сабак алды. Студент егет моңа чаклы сукыр кала килгән күңел күзен кинәт кенә ачып, кызны бик тиз генә яңадан «учында эретергә» уйлагач, ул кыз, эче тулы ялкын булуына да карамастан, үзен тыеп калды, бу юлы инде яхшы ук ачык сиздерә торган итеп, егетнең үзенә сабак биреп, ашыгып китеп барды. 23 Әкренләп башланды. Сөйләшә торгач, ниһаять, хатынын да күндереп, Хәтерсез Хәллә колхозга язма рәвештә дә гариза китереп бирде. Бусы Сәлимов өчен иң әһәмиятлесе һәм ул, соңыннан авырган атлы булып акланырга ниятләп, каникул срогын да нәкъ әнә шуның өчен сузып килгән иде. Югыйсә, үзе алдында авызга су кабып тормаганны, үзе киткәч әйтәчәкләр Дә әйтәчәкләр: әнә «колхоз! колхоз!» дип бик шапырынып йөрде Мокыт Сәлим малае, ә үзе бертуган абзасын колхозга кертә алмады. Җаббар Гайниясе, биреп калдырган гаризасы белән генә тынычланмыйча булса кирәк, Сәүбәнне председательлектән алып ташлаганның икенче ’көнендә үк, әлеге теге зиратка .кереп йөдәтә торган бердәнбер кәҗәсен мөгезеннән бау белән эләктереп алып килде. Ул кәҗә белән тамаша чыкты бер. Колхоз идарәсенең баскычыннан менми генә бит җүн- сез хайван. Ә Гайниянең аны һичшиксез менгезәсе, кәҗәне үзе белән начальство янына алып керәсе килә иде. Нинди дә булса берәр кызык килеп чыгуын көтеп, я булмаса бүтәннәрдән тәмәке төпчеге теләнеп, гел шул тирәдә чуалучы «әрсез алабайлар» белән Гайния арасында, узышлый, очлы-очлы гына сүзләр атышып алу булды. Теге вакытта Сәүбәннең яңагына чалтыратканнан соң Гайниянең даны киткән, аңа юкны-барны әйтергә бик кыймыйлар иде. Шулай да тутырган тавык кебек алсуланып пешкән яшь тол хатын борын төпләреннән узганда, эндәшми дә кала алмадылар. — Син ул кәҗәңнән сөте юкка шулай котылырга йөри торгансыңдыр, Гайния... Сөте булса, нибуч, болай үз кулың белән колхозга сыларга тормас идең. — Юкны сөйләмәче, — дип, беренчесеннән бик ансат котылды Гайния. Ул арада икенче бер теленә салынганы, Гайнияне яклаган булып, шул арада үзе иптәшенә мутларча күз дә кысып алып, өстәде: — нәрсә ашап шулай кабартмадай күпереп йөри дисең син Гайния апаңны, шул кәҗә мае белән игелекләнеп симерә ич ул. — Лыгырдап торган булмагыз юкны, ачу китереп, — дип, икесенә берьюлы авызларына чәпәгәндәй, кычкырып җибәрде Гайния тегеләргә, — кәҗә мае белән әдәм тазара торган булса, иң элек син, Миңне- әхмәт, үзеңнең чырадай корышып калган Хәдичәбикәңне тазарт, яме. Кәҗә белән булашып Гайния бичара тәмам тирләп чыккан, агы — ак, алы — ал. Җитмәсә тагын теге, заманадан артта калган җүнсез мал тирәсендә бөгелгәнсыгылган чакларында алды-арты белән дигәндәй күзгә үк бәрелеп тора, башындагы шәле арткарак шуып маңгай чәче яртылаш чыккан, шуның янына тагын шомырт кара күзләре көләргә дә, елап җибәрергә дә әзер торгандай ничектер аеруча мөлдерәп күренәләр. Үзе балаларча аптыраган, җитмәсә әнә теге эшсез сорхан- тайлар, ачу китереп, тел чайкап дорган булалар. — Алып чыгыгыз бөтен кәнсәсен монда, — дип ярсып кычкырып җибәрде ул, кәҗәне алып кереп булмаслыгына тәмам ышанганнан соң, — күрсеннәр, каршы алсыннар. Җаббар Гайниясе бүтәннәр кебек югын бизмәнгә салып тормый, Җаббар Гайниясе ни бәрәкәте бар — шуның белән килә колхозга. «Бөтен кәнсәсе» белән үк чыкмасалар да, шулай да эчтә булган җан иясе бар да чыккан, арада зур гәүдәсе белән Гафи үзе калкып тора һәм аның кырыс йөзендә — сирәк очрый торган хәл — сөйкемле елмаю нуры балкый иде. — Килдеңме, Гайния килен? — диде ул, кунак каршылагандай баскыч башында торып. Сәүбәнне җитәкчелектән алып ташлаганнан соң, волком секретаре Батталов киңәше белән, оештыру эшләре беткәнче дилбегәне үз кулына алып торырга мәҗбүр булган Гафи Җиһанги- ров эше күплектән кая борылырга да белми, җитмәсә тагын аңарга, кайчакларда чыгырыннан чыгып китү гадәте булганлыгын искә алып булса кирәк, кешеләр белән кешечә сөйләшергә тырыш, дип Батталов тарафыннан кабат-кабат кисәтү дә ясалган иде. Аның Гайниягә «Гайния килен!» дип якты чырай белән эндәшүе үзенчә тик яхшы нияттән чыгып эшләнгән бер эш иде, югыйсә. Әнә шул тәмле тел янына тагын— һич булмаган хәл — көлемсерәү дә килеп кушылгач, кеше арасында төрле сүз ишетеп каны бозылып беткән Гайниягә, күрәсең, ошамады •булса кирәк, ул дәррәү кабынып, Гафи абзыйсының авызын томалады. 6. .С. Ә." №9, О1 82 — Синең малаеңа кияүгә чыкканым юк ла минем, «килен» дипг теге ни... Яратсагыз, мәгез, алып калыгыз, бар байлыгым шушы кәҗә... Кайбер карун әдәмнәр кебек, аралыкка яшереп, имеп ятасым юк. Гафи шундук гадәттәге кырыслыгына бирелеп, ләкин Гайния сөйләгәндә мөмкин чаклы эндәшмәскә тырышып тыңлап торды да, каршында гамьсез сакалын селкеп торган кәҗәгә янә күзе төшкәч, ачудан сабырын югалтып, ярып салды: — Кайсы контры әйтте сиңа, колхозда кәҗә-сарык җыялар, дип? — дәррәү кызып китүдән ул беравык сүзләрен әйтә алмас булды, — явно контра коткысы. Бүгенгесе көндә, әйтик, производство коралы дип кәҗәне .кайсы дурагы әйтә алыр икән, әгәр контра булмаса? Шулай кызды-кызды да, Батталовның кисәтүе исенә төште булса- кирәк, кинәт йомшый төшеп, хәтта тагын чак кына көлемсерәгәндәй итеп, янә ялгап китте: — Безгә пока югартын -синең кәҗәң турында установка булганы юк, — ул, сүзләре шәберәк чыксын өчен, кайчагында шулай русча сүзләр дә кыстыргалап җибәрергә ярата иде, — әгәр колхоз синең сөтсез кәҗәңнән башка тора алмый дигән кәнкрит установка булса, китереп- мәшәкатьләнеп йөрергә урын калдырмабыз, үзебез барып алырбыз. Кәҗә дигәнең кайту ягына борылгач һич каршылыксыз, җәен авылга кунакка кайткан кала кызы кебек, керт-керт кенә басып китте. Шулай да Гайния бик үк кәефле түгел иде. Гафи үлчәүсезнең «сөтсез кәҗәң» дип мыскыллабрак әйтүе кимсеттеме аны, әллә теге «кәнсә» өйалдында җыелып ләчтит сатып утыручы сорхантайларның уйный-көлә әйтеп калган сүзләре күңелен рәнҗеттеме, әллә инде болай да күрше-күләннән өзлексез тиргеш алып торырга сәбәпче булган менә бу тәүфыйксыз кәҗәнең, көяз-көяз генә басып, яңадан итәккә тагылып кайтып килүе күңеленә ошамый, ни генә булмасын, Гайниябез баргандагы кебек күтәренке күңел белән кайтмый иде. «Гайния апагызны белмисез әле сез,—дип үзе белән үзе әрепләшеп кайтты ул юл буе, — Шакир байларга урак өмәсенә генә чыгам, анда да артымнан кеше җиткермим мин, ә бу—байларга өмәгә эшләү түгел, әгәр барып чыга торган эш булса — бу үзебезнеке булачак, күрерсез әле Гайния апагызның ниндирәк килен булганлыгын». Колхоз белән эш әнә шулай ярыйсы гына җайланып торганда, Гафн абзыйның башына көтелмәгән* икенче кайгы төште: Сәлимовның китәр көне килеп җиткән, имеш. Әле бит ул — сафта бер солдат иде. Нишләмәк кирәк, калада, шундый зур җирләрдә, шундый зур кеше булырга укый торган кешене бер Гафи гына тотып кала алмас шул. Әмма ләкин Гафи председательнең кулыннан килә торган шулай да бер эш бар. Ул аны Арча станциясенә кадәр колхозның иң яхшы атында озатты- рачак. Бу чаклысында шикләнмәскә мөмкин. Иртәгесен бөтен ячейка һәм, ячейка тирәсендә кызыксынып йөреп тәг хәзергә әле, теге яки бу сәбәп аркасында, аның бусагасыннан атлап өлгермәгән барлык яшьләр, алар арасында карт коммунист Гафи абзый үзе дә, шунда ук әлбәттә Сәлимовның абыйсы Хәллә белән, инде ачуы басылган җиңгәсе Наилә дә, үзләренчә бик зурдан кубып, үз авылларыннан чыккан «стуҗинны» озатырга җыелдылар. Гафи Җиһангиров. әле шушы көннәрдә генә колхозга кергән Бытбылдык Әхмәтҗанның кара айгырын түрле чанага җиктереп, кучерга идарә йорты тирәсендә чуалучы әлеге теге эшсез сорхантайларның берсен утыртмакчы булган иде, ул арада Әхмәтҗан үзе йөгереп килеп җитте. — Арчада йомышларым да бар ие,—дип кыяр-кыймас кына башлап китте ул һәм, шундук батырая төшеп, тәкъдим дә ясады, — әллә, мәйтәм, үз атыма үзем генә утырып барыйммы, кем, Гафиулла? — Ат хәзер синеке түгел, ат колхозныкы, бүгеннән башлап «үз атым» дип сөйләнүләргә точка куелырга тиешле, — Гафи кырыс кын •6 83 кабынып тегенең авызын томалады һәм, волком секретаре Батталовның кисәтүе янә исенә төшеп, бераз йомшарды, — Арчага йомышым төште дисәң, сүзем юк, миңа барыгыз да бер, тик кара аны, булачак агра- мон егетне туңдырасы булма, шәп алып бар. Ул арада Наилә җиңгәчәй, бу минутта бөтенесенең күзе текәлгән укымышлы кай-нише алдында үтә куштанланып, зур гына мендәр белән өйдә суккан буй-буй палас күтәреп килде. Сәлимовның «кирәкмәс!» дип каршы торып маташуына карамастан, чанадагы печән өстенә әлеге? мендәрне салып, аның өстеннән палас белән төреп алгач һәм шул кабартылган урынга безнең кыска күн курткалы, башына, Буденныйчараг* күренергә тырышып, стипендия акчасына «биш бәясенә алынган» купшы папаханы кыңгыр салган «стуҗин егетебез» менеп кунаклагач, дөресен әйтергә кирәк, болай да бик мактанчык Әтәчле кешеләренә яхшы ук кәеф булып китте. Арада, әллә чынлап, әллә шуклык йөзеннән, егетнең үтә аязда утырып калган колагын жәлләп сүз катучылар да булмады түгел. Әмма ыгы-зыгы арасында андый юк-бар сүзләр ишетелмәде, дөресрәге, Сәлимов аларны ишетмәмешкә салышты. Дөресен әйткәндә, колакны жәлләргә монда һичбер нигез юк, кирәк була-нитә калса, Сәлимовның өйдән бирелгән иске тире толыбы да бар, хәзергә ул аны кимәгән генә. Ник дисәң, беренчедән, бик иске’, бабайдан ук калган толып, икенчедән, ничек әйтсәң дә ул да шушы мактанчык Әтәчле авылы тумасы ич. Алар куык икән, шул инеш суын эчеп үскән Касыйм гына ник куык булмасын. Әйе, тел тидерерлек итмәделәр, «үз авылларыннан чыккан стуҗин»- ны бик шау-шулы озаттылар. Арада хәтта чын-чынлап кодрәтләнеп һәм күңелне кымырҗытып торган уйны тыеп кала алмыйча: — Мондый фасонда элек йөрсә тик губернатор гына йөргәндер, — дип әйтеп куючылар да булды. һәм бер сүз дә әйтмичә, бары тик бер читтән, ике-өч өй аркылы читтән, капкадан башын гына чыгарып, кызыгып һәм кимсенеп, эчтән янып, ләкин тышка бернинди сер дә чыгармыйча, тыйнак кына карап калучы кеше дә булды. Бу — Рабига иде. Рабига, бичара, кешеләр арасында буталмады һәм аның бу минуттагы рухи халәте кеше арасында буталырлык та түгел иде. Әнә бит китте. Ичмасам, рәтләп сөйләшә дә алмый калдылар. Кичә кич, «ликбез»дан кайтышлый, мөмкин иде бит, мөмкин иде, рәхмәт төшкересе! Их, бу кызлык горурлыгы! Вакыты һәм урыны туры килгәндә күзгә күренми торган койма булып арага шул кереп баса. Телне шул бәйли. Соңыннан ул койманы үзең үк җимереп атмакчы буласың, тел дә тотлыкмас кебек, әмма эш узган, сөйләшер кешең киткән, кадерле минутлар үткән... Ә Бытбылдык Әхмәтҗан авылны чыгып бераз баруга Гафи председатель әйткәнне онытты, «үз атын» бер дә кумыйча, җаена гына куеп һәм Сәлимовның аязда калган колаклары белән һич исәпләшмичә, атлатып кына бара башлады. Бераздан исә ул бөтенләй үз кешегә әйләнеп, кучердан түргә — булачак агрономның янәшәсенә үк күчеп утырды һәм монда күчкәч аның беренче эше Сәлимовтан папирос сорап алу булды. — Шулай шул, Гафи әйтер ул, Гафига ни: үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын аңарга, — папирос төтенен бик тәмләп бер суырып алганнан соң, ул әнә шулай җайлап кына сүзгә кереште.. — Ә безнең крестьян уйламыйча булдыра алмый. Бераз паузадан соң, тыштан болай юри-мари гына әйткәндәй күренергә тырышып, ләкин чынлыкта һич тә шаярмыйча, үзен бик тынычсызлаган сорауны дуамал гына ярып салды: — Кара әле, кем, Касыйм туган, син укыган кеше инде, безнең ише катып калган сала мужигы түгел, беләсеңдер: бу колхоз дигәннәре, 84 мәйтәм, кайчан булса да бер бетәр микән соң? Бер дә рәте-башы күренми хәзергә. — Юк, сез аның бетүен көтмәгез, Әхмәтҗан абзый, — диде Сәли- мов, яхшы ук җене чыгып. Бераз тынлыктай соң шундый ук ярсу белән, ләкин инде чак кына йомшарта төшеп өстәде, — ә рәтләнүен рәтләнәчәк. Рәтләнүе үзебезнең кулда аның. — Безнең кулда хәзер аның бүтән җиргә сыеп бетмәгәне генә торып калды шул, энекәш, — дип, мыскыллы тавыш белән сузып куйды Әхмәтҗан һәм кинәт тынды, ләм-мим сүз әйтмәс булды. Хәер, Сәлимов- ның да бик алай сайрашасы килеп тормый иде. Ул чана башыннан абыйсы тыккан әлеге теге тире толыпны алып киде дә, шуның якасына поса биреп, уйланып барды: «әнә бит... үзе колхозга кергән, күңеле кайдадыр читтә очып йөри... Ах, күп кирәк әле безгә рәтләнгәнче...» 24 Наҗиядән кергән гаризаны артык тозлап яткырырга мөмкин түгел иде. Элек Гафи абзыйсы белән сөйләшеп, аңардан «кара сарык йонын агартып маташмыйк, бүтән эшләр дә бетәсе түгел, бүре баласын бүреккә салып маташмасак та» дигән хәлиткеч күрсәтмәне алгач, Вафин, теләсә-теләмәсә дә бюро җыеп, бу четерекле эшне ничек тә өзәргә булды. Бюрога Наҗия үзе дә, әлбәттә, чакырылган иде. Киенеп-ясанып килгән ул кыз соңыннан, болай чәчәктәй киенеп килүе өчен үзе дә .уңайсызлангандай, күтәрелеп карарга да кыймыйча, бирелгән сорауларга кыска-кыска гына җаваплар кайтарып, кызарып-янып утырды. Хәер, аның үзе алдында ук алай каты кыланмадылар, тик кайчандыр Наҗияләрдә җәйлеккә ялланган малай булып эшләгән Латыйп кына, аны-моны уйлап тормастан, «Син, Наҗия, комсомолга кергәч, беренче эшең итеп, теге чакта минем сездә калган тишек чабатаны алып килеп бирерсең, яме. Үзем хаҗи абзый каршына барып сүз ката алмыйм», дип төрттереп әйтеп куйды. Башкалары бик алай тупас кыланмасалар да, Наҗия комсомолга керүнең аның өчен алай ансат кына булмаячагын шундук чамалап алды һәм моны сизенүдән ул тагын да алсуланып, матураеп калгандай күренә иде. Бәлки, алай да булмагандыр, бәлки, Вафинның бу эшкә тыныч карый алмый торган күңеле генә моны шулай итеп күргәндер. Шул хакыйкатьне ничек тә икърар итмәскә тырышып, Вафин өреп тутырылган куыктай, гел. күперенеп, юк кына шаяру сүзләре өчен дә кешеләргә бәйләнгәләп утырды. Әйе, секретарь ачулы иде, шул ук вакытта секретарь үзенең ачулы икәнен кызга бик үк сиздерергә дә теләми иде. Шунлыктан, бернинди устав тәртипләре белән исәпләшеп тормастан, тикшерелә торган мәсьәләне ярты юлда өзеп, Наҗиягә чыгып торырга кушты ул. — Калганын Сәрвәр апаң апкайтып тапшырыр, без монда бөтен сүзне кешенең бәбәге алдында сөйләшеп тора алмыйбыз, үзең аңларга тиешсең, — диде кырыс кына. Кызга туры карамас өчен, өстәлдәге кәгазьләрне рәтләгән булып алды. Аңламыймы соң, бик тә аңлашылды. Бигрәк тә Вафин абыйсы үзе шулай, куып чыгарырга теләгәндәй, сүзләрен кадап-кадап әйткәч, аңлашылды: юк, алмаячаклары көн кебек күренеп тора. Әле тик ачык- тан-ачык әйтеп кенә бетермиләр. Менә кыз элек теләр-теләмәс кенә •урыныннан кузгалды, аннары, капылт кына борылып, йөзен һәм күзләрен кешегә күрсәтмәскә теләгәндәй, тизрәк ишеккә ташланды. Наҗия чыгып китеп, бүлмәдә бераз вакыт авыр тынлык хөкем сөр- тәинән соң, Сәрвәр Шамкина борчылган кыяфәт белән кинәт сүзгә кереште. 85 — Әйтәсе сүзебезне күз алдында өзеп әйтергә иде дә, кешене әйле- шәйле йөртәсе түгел иде. — һәм шундук, аңарда бик сирәк була торган кызу канлылык күрсәтеп, ярсып тезеп китте. — Ул япь-яшь кызны ата-аналары белән табалап, комсомолдан кире кагу, белмим, кемгә кирәктер? Аларның ничек торганнарын миннән сорагыз, үги анасы пешереп кенә ашамый. Җитмәсә тагы Латыйп монда, теленә салынган булып, әллә кайчандагы иске чабатасын сөйрәп чыгарды... — Син чабатага кагылма, Сәрвәр апа, яме... Галләм хаҗиныкылар кагылганы да җиткән... Латыйп күкерт урынына кабынып Шамкннаның сүзен бүлдерде һәм, шуның белән тынычлангандай булып, тынып калды. Кинәт кабынып китүләр һәм бүтән вакыттагы кебек озын-озак сөйләүләр шулай да бик булмады, чөнки моның артыннан караласы тагын сигез мәсьәлә көтә иде. Утырыш башыннан ук болай да купшынган күңеленә урын таба алмыйча ачудан күперенеп утырган Вафин, Наҗия гаризасы белән бәйләнешле бөтен сүзгә бер йомгак ясарга теләгәндәй, прокурорларча торып басты: — Кулак белән безнең сөйләшәсе сүзләр бер утыруда гына бетмәс әле, иптәш Шамкина, моны хәтердән чыгармаска кирәк, — үз чиратында ул да Сәрвәр Шамкина бакчасына таш атудан башлады, аннары Наҗия мәсьәләсенә күчмәкче булды. Ләкин Наҗия турында нинди дә булса начар сүз әйтергә һич теле әйләнми иде, — дөрес, Наҗия үзе ярамаслык кыз түгел, эшләргә дәрте дә бар шикелле, аннары килеп, үзегез беләсез: теге чакны әтисенең яшергән ашлыгын табышырга кем булышты? Наҗия булышты. Шулай да... бер сүз белән генә җыеп әйткәндә... Әмма «бер сүз белән генә җыеп әйтү» ансат булып чыкмады. Секретарьның маңгаена тир бәрде, гимнастерка якасы муенын кыса башлагандай булды. Шул ук вакытта күңеле түренә яшеренеп утырган ниндидер бер кыбырсык шайтан баласы, гел Наҗия ягын каерып, «кызга тел-теш тидермә, кыз әйбәт, кыз әйбәт... син аны яратасың. Яшереп маташма, син аны яратасың», дип коткы салып тора иде. һәм әнә шул кулак кызын яклаучы яшертен шайтанның коткысына бирелмәскә тырышудан тәмам аптырап калган бичара секретарь нәкъ шул минутта — менә бәхет басты! — Гафи абзыйсының сүзләрен исенә төшерде. — Кара сарык йонын агартып маташмыйк, егетләр. Бүтән эшләребез дә бетмәгән, бүре баласын бүреккә төреп азапланмасак та, — дип, кешедән ишеткән сүзләрен һәм, шунлыктан, бигрәк тә каты кычкырып ярып салды. «Ячейка абый» үзе шулай дип торгач, мәсьәләне артык сузарга һич урын калмады, «сыйнфый йөзе бик ачык булганлыктан, Наҗия Гый- лемдарованы Ленин комсомолы сафына алып, күкрәгенә «КИМ» значогы тагудан хәзергесе көндә сабыр итеп торырга» дип, китапчарак итеп, резолюция язып куйдылар да, бу эшне шуның белән беттегә исәпләп, бүтән мәсьәләләргә күчтеләр. Хәлбуки, «бу эш» аның белән генә бетмәде. Моның шулай икәнлеген кичен өйгә әйләнеп кайткач, бөтен кешедән элек, Сәрвәр Шамкина күрде һәм ул аны йөрәк өзгеч ачыклык белән күрде. Әйтеп бетерерлек кенәме соң: никадәр сүз булды анда! Шәфкать^сорап, бүтәннәр белән бергә чабарга, бүтәннәр эшләгәнне эшләргә һәм, бүтәннәр кебек үк, җаны теләгән кешесен сөяргә зәмин сорап, кулларын сузып килгән ул яшь кызны ишектән кире бору өчен берсөннән-берсе шәбрәк нинди генә дәлилләр китереп маташмадылар. Ә ул менә, ишектән кире кагылып та, тормышка мәхәббәте сүрелмәгән ул дәртле кыз менә, көтелмәгән бер юләрлек эшләп һәм ул юләрлекне кешеләрчә чын күңелдән эшләп, анда сөйләнгәннәрне үзенчә дәррәү аударып ташлады. «Хөдәвән- дә! Ул бичара кызга ничек кенә аңлатырмын икән инде?» дип күңелен 86 нән борчылып кайткан иде Сәрвәр. Ишектә аяк тавышы ишетелүгә Наҗия аның каршына чыгып, балалар кебек сөйләнә-сөйләнә, апасына ияреп аның өенә тагылып кергәч һәм, бигрәк тә, аның сәер генә итеп башын бәйләп куйганлыгын күргәч, Сәрвәрнең юлда уйланып кайткан борчулары кинәт сагаю белән алышынды. Хатын-кыз күңеле бик тиз сизеп алды: Сәрвәр апасы югында кыз монда ниндидер юләрлек эшләп өлгергән булса кирәк! — Сиңа нәрсә булды, Наҗия? — дип куркынып сорап куйды Сәрвәр. Агарынып һәм, елаудан булса кирәк, битләре җилсенеп калган Наҗия, Сәрвәр апасының соравын бөтенләй ишетмәгәндәй, һаман үз сорауларын — бер үк сорауларны — тәкрарлый иде: — Я, алдылармы мине? Ник дәшмисең, Сәрвәр апа, алдылармы? Котдус абый тагын нәрсә диде? — Иң элек син миңа үзең әйт: нишләттең син чәчеңне? Сәрвәр һичбер тәкәллефсез Наҗиянең башына үрелде, ул инде сизеп кенә түгел, күреп үк алды: кысып бәйләгән яулык астында гадәттә бүлтәеп күренә торган калын чәч толымы юк иде. •— Башың бармы синең, тиле кыз? — дип, әрләүдән дә бигрәк ачыну белән, кычкырып җибәрде Сәрвәр, һәм гасабиланып, кызның башыннан яулыгын тартып алды. Апасының каршында кырыкмыш тай кебек басып калган Наҗия, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәгәч, каушый-кызара сөйләнергә тотынды: — Теге яктагылар ишетә күрмәсен, апа җаным. Киссә соң ни булган? Әллә белмимме, бүтән комсомолкалар да кистерәләр ич... Менә алар, бер-берсенә карашып, шул ук вакытта бер-берсен аңламыйча, үзенең хаклыгын исбат итеп берсе икенчесенә нинди сүз әйтергә белмичә, аптырашып басып калдылар. Күзләре тилмерү белән тулы, башларында тәшвишле сораулар кайный. Әле бу үз араларында, ике дус кыз арасында. Ә «теге як» ишетсә? Дөнья, дөнья! Шул япь-яшь кенә кызыңны нигә син шулай газаплыйсың икән? 25 Төн урталары якынлашып килгәндә Әтәчле авылының басу капкасыннан түрле чанага җигелгән озын торыклы зур кара ат килеп керде. Толып якаларын күтәргән ике кеше кашовкага кысылып утырган иде. Ат тотканы авылга кергәч озын каеш чыбыркы белән селтәнеп җибәрде, ат сикереп алып чаба башлады, аның тоякларыннан кар кисәкләре атылгалап, чанадагыларның өстенә сикерде. Бу төнге юлчылар кемнәр? Алар кайдан? Ни йомыш белән йөрүчеләр? Кемгә киләләр? Бу сорауларга җавап эзләп торырга вакыт булмады, күргәне күрде, күрмәгәне йоклап калды, төнге юлчылар Чат Җамалыйлар тыкрыгыннан элдереп арткы урамга чыктылар һәм, чатыр-чабып килеп, атны Сәүбән йортының җил капкасы төбенә китереп туктаттылар. Каршы чыгып алганны көтеп тормадылар, шундук икесе ике якка сикереп төшеп, капкага килделәр. Капка төбенә, рәтләп көрәлмәгәнлектән, кар өелгән иде, төнге кунаклар авыз эчләреннән генә хуҗаны битәрләп алдылар. Әмма шуннан да артыгы ишетелмәде, хәер, шуннан да артыгына вакытлары да юк иде шикелле. Җил капканы яртылаш каерып һәм елаткандай шыгырдатып ачтылар да, атны тизрәк ишек алдына тарттыргач, капканы тагын элекке хәленә әмәлләп куйдылар. Бераздан инде ат ишек алдында күренми, аны тугарып лапас астына куйганнар, чананы да шунда ышыкка шудырганнар, ишек алдында сирәксирәк кенә очкалаган кар бөртекләре дә, урынсыз ташланган сынык кыргыч һәм ашык-пошык каерганда бәрелеп төшкән капка өслеге генә сузылып калган иде. 87 Өйнең урамга таба карый торган тәрәзәләре салам көлтәләре, чыпта кисәкләре белән бөркәлгән, ишек алдына карый торган бердәнбер тәрәзәдән уты кысылган җиделе лампа, чыкмаган җан кебек, дер калтыранып, чак кына җемелдәгән була иде. Әмма төнге кунакларның утны һәм хуҗаның чыраен тикшереп торырга вакытлары юк иде шикелле, астына салган киез итек кигән килбәтсез олы гәүдәлесе, зур саклык белән, ләкин һич тә икеләнеп калмыйча, аз-маз тормыш исе бөркеп торган әлеге шул бердәнбер ян тәрәзәгә килде. Ләкин тәрәзә чиертергә ашыкмады, өй эченә күз ташлап, элек күзәтмәкче булды. Тәрәзә пыяласы бозланып каткан, туң тәрәзә аша әлеге шул зәгыйфь җиделе лампа шәүләсе генә күренә иде. Ниһаять, менә ул, алдан сөйләшеп куйган кебек, өзек-өзек кенә итеп өч мәртәбә тәрәзәгә чиертте. Туң тәрәзә зыңгылдап куйды, ишек алдындагылар бер-берсенә карашып алдылар. Өй эченнән иң элек ялан аягына киез ката өстерәгән Сәүбән, аның артыннан, кызыксынуын эчендә басып калдыра алмаганлыктан, һич тавыш чыгармыйча, салкын идәнгә ялан аяклап лач-лоч басып чыккан хатыны Маһибәдәр күренде. —Сиңа ни калган, көчектәй арттан иснәнеп килмәсәң, — дип, хатынына тупас кына кычкырып куйды Сәүбән. Шуннан соң бу өч кеше арасында кычкырып сүз әйтүче булмады. Үзләре генә калгач, ат куйган лапас астына кереп, ут-күздән бик сакланып кына, папирос кабыздылар. Шырпы кабызгач Сәүбәннең күзе җалкоерыклары инде бәсәрә башлаган атка төште. —Атыгызны тирләтә төшкәнсез икән, — дигән булды ул, сүз башлап җибәрү өчен һәм, кайдандыр иске палас табып алып килеп, атның өстенә бөркәде: —Кызурак киленде шул... Юлга да бик салган икән, — диде кунакларның берсе, бары тик җавапсыз калырга теләмичә генә. Ә икенчесе исә, сүз уңаеннан, Сәүбәннең сөяленә үк китереп басты. —Ничә әйтсәң дә элеккеге кавалерист шул. Иң элек атка күзе төшә Бикчәнтәевның... Ә бер заман, мин сиңайтим, көтмәгәндә генә үзең туңа башласаң, ә?.. Сиңа шулай палас китереп бөркәүче булыр микән? Шулай, әле эшнең хөртләнә барганлыгынд ачыктан-ачык ишарәләп, әле кинаяләр белән тәртешкәләп, кабызган тәмәкеләрен тартып бетерделәр дә өйгә керергә булдылар. Бусагадан атлаганда Сәүбән, үзенчә киң күңеллелек күрсәтеп, сөйләнә-сөйләнә керде. —Әйдә, суыктан өшеп килгән кунакларны гына җылытырлык минем үземдә дә бар, җитмәгәнен мөгәрич итеп Галләм хаҗидан таптырырбыз. Әгәр барып чыкса, айгыр чаклы айгырын бәлә-казасыз кулдан җибәрүе өчен, шәт, мөгәрич тиешледер аннан. —Барып чыгар дип уйлыйсыңмы соң? Син бит мондагы кеше, беләсеңдер: мөгез төбе бераз йомшаган күренәме? —Бүген таңда Соловкига озаталар дип дер калтырап торсын да, йомшамас бар. Сәүбән, канәгать бер тавыш белән, хихылдап көлеп куйды. Толыбын яртылаш салып, сыңар иңбашында өстерәп килүче базык гәүдәле, янып торган кара күзле һәм борын төбендә генә калдырган кара мыеклысы Сәүбәннең мондый сүзләрне болай кычкырып сөйләвен бик ошатмыйча: — Әкренрәк син, кайниш... Үзеңнең дә көймәң комга терәлә барганын әллә без белмибезме? — дип, явыз ирония белән кисәтеп куйды, — -сөйләнгән буласың син дә. Ябышкан коерыгыңны үз вакытында куптарып ал алсаң, шул үзе сый инде синең өчен. Сәүбәннең баш төзәтергә дип калдырганын салгач һәм, шуңа өстәп, ■әлеге алны-артны бик чамалап йөрүче елтыр күзле җизни кеше тыгып 88 килгәнне дә кушкач, өчесе дә кыюлана төштеләр, төннең -икенче яртысы авышып баруына карамастан, йокы турында телгә дә кертмичә һәх? кая баруларын Маһибәдәргә әйтеп тә тормыйча чыгып киттеләр. Хәер, озак сөйләшеп торуның кирәге дә юк, алар бер-берсен ярым-йорты сүзләрдән дә аңлыйлар, ә бу минутта хәтта әллә ни аңлашып торырга урын да юк: күршетирәдәге этләрне үчектермичә тавышсыз-тынсыз гына кереп булса, соңгы вакытта Соловкига сөрелүдән куркып болай да коты алынып торган Галләм хаҗины төрле юллар белән өркетеп, аның рәтләп камыт -кимәгәнлектән сарайда ажгырып торучы айгырын юк кына бәягә кулга төшерү һәм шул уңайдан, ат магаричы эчеп, бераз сыйланып чыгу һич читен булмаячак. Исәпләре әнә шулай иде. Тазның күзе кырчында дигәндәй, әлеге теге елтыр күзле җизни кешенең елтыр күзе узган атнада Галләмнең сатарга дип базарга алып чыгып та сатмыйча кире алып кайткан айгырына төшкән булган, шуннан бирле йокы күрми икән. Әлбәттә, теге атна теге атна, теге атнада булгаң исәп бу атнага ярамый. Җизни - кешенең уйлавынча, хәзер инде ул карт бүренең өне бөтенләй качкандыр, менәменә өеңнән куып чыгарып Себер җибәрәләр дип көтеп ятканда кешедә ат кайгысы калгандырмы? Шул исәп белән һәм, алай-болай киреләнә-нитә калса, картны өркетер өчен үзенең волость идарәсендә эшләүче портфельле әшнәсен дә юмалап алып чыккан, шушы ниятендә уңышка ирешүдә ул бигрәк тә кай- нише Сәүбәнгә таяна иде. Барып җиткәч шыпырт кына янә бер кат кайэнесенең исенә төшерергә булды. — Син, Сәүбән дускай, теге ни... үзең беләсең инде. Сезнең политикагызда минем әллә ни эшем юк, мине бигрәк аты кызыктыра, аты... Дуамал каты да бәрелеп куйма, но шулай ук сүздән аркан ишеп тә маташма. Үзең беләсең, вакыты түгел. Капканы кеше-кара күзе төшмәслек итеп кенә ачтырып керделәр, ләкин калган ягы алдан корылган план буенча барып чыкмады. Галләм хаҗи озын ак күлмәктән, ак ыштаннан, аякларына ката кигән килеш боларның каршысына килеп басты да, мондый кара төн уртасында һәм йокысы бүленгән карттан көтелүе һич мөмкин булмаган бер ачыклык белән, елтыр күзлегә дә, портфельле дәү абыйга да игътибар- итмәстән, тик Сәүбәнгә генә карап, ярып салды: — Син инде, кем, Сәүбән энекәш, башына хәсрәт төшкән бу ходай бәндәсен төн уртасында янә бер кат өркетеп, аны бераз савып чыгып булмасмы дип килгәнсеңдер,—ул әкрен генә башлады һәм шулай әкрен генә дәвам да итте, — нишләмәк кирәк, сөтем калмады бит хикмәте- хода. Булган чакта, алланың биргәненә шөкер, эчердем... Кемнең кем булуы белән исәпләшеп тормадым, эт тә тук булды, кош та тук булды. Синең үзеңнең дә, Сәүбән энекәш, миннән эчкән әче балларыңны, минем түргә утырып эчкән аракыларыңны бергә җыеп, тегермән чарыкларына коя башласаң, билләһигазыйм дип ант итәм, дүрт ташлы тегермәнне дер селкетеп эшләтергә җитәр ие, иллә-мәгәр хәзер, гаепләштән булмасын, бер тамчы да юк. — Куйсана, Галләм абзый, кем синнән эчәргә сорый, — ләкин кыз- мача башлы Сәүбәннең дипломатиясе шуннан да артыкка җитмәде, кинәт аның каны кызып куйды, бигрәк тә җизнәсе алдында шушы бетәшкән картны да бөгә алмавына җене кузгала башлаган иде. Менә ул,, бөтен өйне яңгыратып, кычкырып җибәрде, — әгәр менә бу портфельле кеше хәзер үк сине төрмәгә алып китәргә дип килгән булса, ә? Ул чагында нишләрсең син, ә? — Ул чагында нишләмәк кирәк, алланың фәрманы шулдыр дисең дә утырасың да китәсең. — Галләм хәйләкәр рәвештә юри бик җайлы,, тәмле телле булырга тырышып, ләкин килгән кешеләрнең портфель- лесенә дә, портфельсезенә дә һич карамыйча, хәтта ал арны бар дип тә белмичә, тик Сәүбәннең үзенә генә текәлеп, дәвам итте, — иллә- 89 мәгәр ул кеше, әүвәлән килеп, миңа кечкенә генә закон кәгазе чыгарып тоттырырга тиеш... Бармы икән шундый закон берәр җирдә? — Законны тоттырыр идем мин сиңа... — дип, тавышын тагын да күтәрә төшеп, очып кунуын белде Сәүбән, ләкин иптәшләре аңарга артык узынырга юл куймадылар, картның бик алай калтырап калмаганлыгы ачыктан-ачык күренеп тора иде. Тегеләр ишеккә борылгач та Галләм гел шулай җайлы гына аккан бер тавыш белән, һаман шулай Сәүбәннең үзенә генә атап, аңарга ияреп килгәннәрне һаманбар дип тә белмичә, үзенчә кисәтеп калды: — Ә минем закон үзем белән рәттән үк: бер өемдә, әлхәмделилла, сәвитнең уң күзе мөгаллимә тора, икенче бүлмәдә кичә генә чәчен кыркытып коммун булып кайткан кызым... Үзем шушы сәвиткә ике малай бирдем, ат сорасалар — атын, икмәк сорасалар — икмәген бирдем. Тик иң ахырдан гына, тегеләр инде ишектән чыгып -беткәч диярлек, тавышын серле рәвештә кыса төшеп, әйтеп калды карт: • — Янә килеп, Сәүбән туган, син үзең дә белергә тиешсең: миндә синең үзеңә генә кагыла торган янә бер «закон» бар. Дөрес, мин аны моңа тиклем әдәм күзенә күрсәтмәдем, аллаһе-тәгалә күңелемә вәсвәсә сал- маса, моннан соң да шәт күрсәтмәм, иллә-мәгәр ул бар, ул миндә саклана. Сәүбәннең бәхетенә каршы, картның бу соңгы янауларын берәү дә ишетмәде, ул тик бушлыкта яңгыраган коры бер шартлау булып кына калды. 26 Соңгы вакытта болай да төрле яктан ишетелгән сүзләрдән, «тегеләй булмагае, болай булмагае» дип өзлексез пошынудан башы катып беткән иде Галләм хаҗиның. Чөй өстенә тукмак булды бу төнге кунаклар. Өйдә аракы, тәмәке исе калдырып, шулар кереп чыкканнан соң, дөресрәге, аларны коры өйдән буш озатып калгач, ул тагын да ныгыр ак пошаман- лана төште, тиз генә йокыга китә алмыйча, бурсып ятты. Сәүбән үзе генә булган булса икән, түгел иде шул. Аның янында җизнәсе, җизнәсе янында тагын бер «закон капчыгы» бар иде. Кешеләр, дус-ишләр кирәк чагында, билне бишкә бөгеп дус-иш аягына егылыр бер вакытта, муенга элмәк атсалар, «рәхмәт, ходайның бүтән шәфкате булмагач, бусы да бер бәрәкәт», дип рәхмәт әйтеп торасы тәшвишле бер заманда, шундый тупаслык, үлчәүсезлек күрсәт, агач солдат кебек үрә катып кал, имеш! Киләп очын чуалта башлау шушылай була торгандыр инде. Ә чуалтырга иртәрәк түгелме? Әле якадан ук килеп тотмаганнар. Дөрес, кеше телендә сүзләр йөри: имештер, фәлән-фәлән кешеләрне авылдан сөрәчәкләр икән, әле тик шалон тулганны гына көтәләр икән... Хәер, кеше ни сөйләмәс, шуның өчен кеше ич ул. Күршегә килгән бәлагә эчтән куанып, теленә ни эләксә — шуны лыгырдап йөрү, әле җитмәсә,, үзен белдекле башка санап, юкны бар итеп арттырыбрак та лыгырдау өчен... Фәлән-фәләннәрне җибәрерләр, ә бәлкем Галләм хаҗига тимәсләр. Ничек кенә димә, тирә-якта бер хаҗи ич ул, мәчет картлары арасында абруе зур. Шуның өстенә тагын, бер өендә мөгаллимә кыз торганны, икенче өендә әлеге «ликбез» укытканны да исәпкә ' алмыйча булмаслар. Бәлкем, ходаның рәхмәте киң, давыл дигәнең читләтеп кенә дә узар. Бер яктан, шулайрак уйлап үзен юата ‘иде Галләм. Әгәр инде, юраганнары юш килеп, якадан тота калсалар, яканы алар кулында калдырып, ялангач муен белән шуып чыгу юллары табылмасмы? Шайтан гына өметсез, диләр. Әмма йоклап, якадан килеп тотканнарын көтеп ятырга шулай ук ярамый. Хәрәкәт итәргә, ачык күзле булырга, күрәсе- кешеләрне алдан күреп, кыласы чараларны кылып калырга кирәк. 90 Шулай уйланды Галләм һәм, ниндидер бер «карарга «килгәндәй, яткан урыныннан сикереп торып, тиз генә өстенә-башына киенә башлады. Хатыны Хәзинәбикә йокысыннан да уянмыйча калды, «ишекләр шыгырдамады, капкадан чыкса, кеше күзенә чалынуым бар дип, арт капкадан гына чыгып, тыкырык ягыннан әйләнде. Камалы туннан, камалы бүректән, кулында мәчет таягы, муенында хатынының иске шәле, аягында иске киез итек—менә ул буш мичкә кебек шыңгырдап торган кышкы урамнан япа-ялгыз каядыр китеп бара. Өстә ахактай зәңгәр күк, урамның ике ягында күзләрен дөм йомып йоклый торган кечкенә-кечкенә өйләр кала, җиң очыннан таракан кебек салкын үрмәли, чынлап та, бөтен шыксыз салкынлык шушы февральгә җыелып калган икән! Бүреге белән киңәшкәндәй бераз туктап торды Галләм. Аннары кузгалып, әллә ни очынмыйча гына, Түбән очка таба атлады. Анда аның бик ышанып йөри торган кешесе — Мүкләк Гайфул тора. Көндез йокы туйдырып, төнлә өе салкынга чыдый алмыйча торып утыра торган гадәте бар ул ябалакның. Шундый чакта ул тегеннән йолкып, моннан каерып, читән «казыклары, киртә башлары җыеп алып кайта, мич ягып җибәрә һәм, мич алдына чүгәләп, трубкасын «пуш-пуш» суыра-суыра хыялланырга ярата. Кем белә, бәлки хәзер менә нәкъ шундый хыялланган минутыдыр. Мондый чакта аңа ансат килүе мөмкин булган байлык күрсәтсәң, баш түбәсендә биеп китәргә әзер. Үзе мәчет, юлының кайда икәнлеген дә белми торган байгош, ул мулламунтагайга бик ышана, Галләм хаҗиның хаҗ юлында күргәннәрен сөйләтергә бик ярата һәм хаҗи аб- засына, курку катыш, мәзәк бер соклану белән сокланып карый иде. Боларның барсы өстенә тагын, яңгырсыз ел кебек шыр- «ялангач бу фәкыйрь хаҗи абзасына муеннан бурычка да баткан иде. Менә шул Мүкләк Гайфул инде Галләм картның күз ’атып йөргән корбан тәкәсе. Гөрләп янган җәһәннәм ялкыннары өстеннән үткәрсә әнә шул Мүкләк Гайфул җилдәй очырып үткәрә инде. Әгәр менә соңгы вакытта ишетелеп торган шомлы хәбәрләр чынга әйләнеп, Галләм хаҗиның мал-мөлкәтенә кул суза башласалар, һич югында әнә шул ачар бакның үзенә юк җилкәсенә таянып булмасмы? Ягъни-мәсәлән, кайбер нәрсәләрне вакытлыча аңарга сылап торып булмаомы? Үз гомерендә мал күрмәгән кеше, дөрес, ул бик ышанычлы да булмастыр. Бер кулы белән алыр, икенче кулы белән туздырьнр. Шулай да урам уртасында басып, өстеңә бәла ябырылып килгәнне көтеп торганчы, алдан ничек тә булса хәрәкәтләнеп, чараларын күрә башлау лазым. Өстенә Мәккә мөш- рикләре ябырылып килгәндә, Мөхәммәт пәйгамбәр дә, шәт, шулай хәрәкәт иткәндер. Шулай уйланып һәм авыз эченнән генә шулай сөйләнгәли-сөйләнгә- -ли барды Галләм. Әмма Түбән очка төшеп, күперне чыккач, ул янә икеләнеп калды. «Болай вакытсыз шул ачарбакның капкасын каккан- 'чы,—дип уйлады ул, шундук тагын икенче яктан килеп, — ичмасам, кагардай капкасы булса икән, ходай бәндәсенең... Берәү ишетмәсә, икенче берәүнең ишетеп калуы бар»... «Тукта әле кем, Галләметдин туган, үз малыңны үз кулың белән җыен әләмәтрәккә өләшергә ашыкма әле •син», диде.ул, ниһаять, бер карарга килеп. Шундук борылды да өенә таба кире китте. Ләкин кайтканда аңарга тыныч кына уйланып кайтырга мөмкинлек булмады. Күрәсең, бу дөньяда урныннан купкан кешеләр бер ул гына түгел иде булса кирәк. Галләм'хаҗи борынын салып әкрен генә кайтып килгәндә, гомердә колак ишетмәгән хәл, тын авыл өстендә кинәт хатын- кыз чырылдаган тавыш! — Каравыл! Коткарыгыз, Сәүбән ишегемне ватмакчы... үземне мыскыл итмәкче... коткарыгыз, ярдәмгә килегез. 91 Тавыш авыл читендә бүленеп калган Җаббар Гайниясе өе ягыннан ишетелә иде. — Әҗәтканә... Кемгә кирәктер синең хәерче өең... шул хәтле разбой салмасаң, — дип авыз эченнән мыгырданып куйды Галләм. Үзе шулай да, кызыксынып, тыңлый башлады. Хәер, озак катып торырга туры килмәде аңарга. Шундук тыкырык чатыннан, кемнәрнеңдер читәне аша сикереп һәм бот тиңентен кар ерганлыктан өсте-башы ап-ак карга манылып, ухылдап Сәүбән килеп чыкты. Галләм хаҗи һәм Сәүбән — шушы бер төн эчендә менә икенче тапкыр күзгә-күз очраштылар. Эше пешмә! гәнлектән булса кирәк, бу очрауда Сәүбәннең аеруча җене кузгалган иде. — Син нәрсә мине каравыллап йөрисең, карт тәре? Әллә бүген үк Соловкига китәсең киләме? — Син әкренрәк, кем, Сәүбән энекәш, — дип, тавышы белән үк ачык- тан-ачык киная һәм кисәтү ясарга тырышып, ләкин үзе һич тә кызмыйча, җавап кайтарды Галләм, — йоклаган кешеләрнең йокыда калулары хәерле мондый чакта. Гайнияхури кабул итмәде диген алайса? Карт кешегә бу чаклы ук нечкәртеп җибәрмәгән булса да яраган буласы икән югыйсә, телдән ычкынды бит шул чәнечкеле сүз, кадалгыры. Инде җыеп алырга соң, кадаласы энә кадалып өлгерде, моннан аеруча шашынган Сәүбән шундук картның якасыннан каптырып алды, ләкин күккә күтәреп селкергә бик ашыкмады, шул ук вакытта яканы ычкындырып та җибәрмәде. — Син карт төлке белән күптән бер сөйләшәсем килеп йөри иде, — дип, бу юлы инде кысылганрак тавыш белән, пышылдарга тотынды Сәүбән. Аның юри башын исереклеккә салып кыланганлыгы әллә кайдан сизелеп тора иде, — үзең кулга килеп кердең, инде алайса үзеңә үпкәлә. Язмышлары икесенең дә бер кызулык белән түбәнгә тәгәри башлаган буйке кеше, шулай да эшне үзара янашудан артыкка җибәрмәделәр. — Болай вакытсыз син нишләп йөрисең? Әйт, колхозга каршы коткы таратып йөрисеңме? — дип, Сәүбән аңарга хас дуамаллык белән бәйләнергә тотынды, ниһаять. Әмма Галләм карт алай дуамалланмады, хәер, якаңнан шулай бөтереп алсалар, дуамалланып кая барасың, ди. — Колхоз синең белән минем коткыга мохтаҗ түгел хәзер, — диде карт, һаман шулай тынычлык саклаган хәлдә, — инде, әйтик, минем нишләп вакытсыз йөрүемә килсәк, анысының сәбәбе бар: кичтән мич яккан булганнар ие дә, кадалып, морҗаны иртәрәк томалаганнар, башка ис тиде. Шуңа күрә чыктым. Күреп тора Сәүбән, «ис тиде» дигән булып ялганлый бу хәйләкәр карт. Әмма ул аны шундый килештереп ялганлый, дөресрәге, ялганлады, инде моннан соң аны камасы кырыла башлаган якасыннан тотып торып ни мәгънә бар. Икесенең дә йокысы качкан, икесенең дә эчке тынычлыклары югалган һәм икесенең дә юллары уңмаган, алар шулай да соңгы чиктә җанҗалсыз да бер-берсен аңлаштылар, хәер, шуннан башка юл да калмаган иде. Әмма Галләм карт шулай да өенә кайтып ятырга ашыкмады. Кем беләндер бераз акыллырак итеп сөйләшәсе, киңәшәсе килә иде аның. «Өй түбәсенә очкын төшеп, дөрләп* яна башлаганны көтеп ятырга ярамый, очкын килеп төшкәнче аякны киенеп куярга кирәк» дип фикер йөртте ул һәм, бернинди гаеп-кыек белән исәпләшеп тормастан, бергә гомер иткән кордашы—кибетче Шакирның капкасын шакыды. Төн өстеннән болай кеше бимазалап йөрү, әлбәттә, бераз гаҗәбрәк иде. Әмма аннан да гаҗәбрәк эшләрне көтеп дер калтырап торган бу ике кордаш берберсен шундук аңладылар. Шакир байның кибет өстенә чардаклап салынган кунак өенә бикләнеп һәм тәрәзә пәрдәләре өстеннән кара одеяллар бөркәп, ләкин ашауэчү әйберләре һич кузгатмыйча, таңга чаклы авызны авызга куеп сөйләшеп утырдылар. 27 92 Шул тынычсыз төннең иртәгесен: Гафи председатель, Вафинны һәм авыл Советы секретарен ияртеп, куркынычрак күренер өчен булса кирәк, култык астына үзе дә зур гына папка кыстырып, килеп керде дә, Галләм хаҗиның йорт-җиреи, хайваннарын, шул җөмләдән, әлеге теге бушка азык чертеп ятучы кара айгырын да, каралтыкурасын һәм иген коралларын, сбруйларын язып чыктылар. — Бу язылган мал-мөлкәткә кагыласы булма, башың белән җавап бирерсең, — диде Гафи чыгышлый. Аннары тагын, бик кирәкле бер кисәтү ясарга теләгәндәй, кистереп карап торды, ләкин ул чаклысына ук вакыт җитмәгән дип тапты булса кирәк, әйтмәде, кул гына селтәде: янәсе, беркая да китә алмассың, коерыгың бозга каткан синең. Шуннан соң инде, бигрәк тә Гафиның, нидер әйтмәкче булып таг әйтеп бетермичә, киная белән кул селтәвеннән соң, Галләм картның хәзергә чаклы күз алдын томалап торган өмет томаны дәррәү коелды: юк, саламга ябышып калып булмастыр ахрысы. Шул ук вакытта, утның итәккә килеп капканын авыз ачып көтеп ятарга да исәбе юк иде. Хәзер инде, әлбәттә, тәрәзәне бөркәп, чыш-пыш сөйләшеп утыру белән генә үзеңне саклап калып булмаячак, шулай ук Сәүбән терәк тә черек терәк булып чыкты. Шуларның барсы турында да уйлап, көне-сәгате белән эшкә керешергә булды. Барыннан да элек, якыннанрак күргән-белгән, сер сыярдай кешеләрне уагын бер күрергә кирәк тапты. Кенәгәгә кергәне — инде кергән, картта әле кенәгәгә кермәгән мал да җитәрлек, алай- болай булса, әнә шуларны алдан каядыр, кемнәргәдер урнаштыра башларга иде исәбе. Нужа калач ашата, диләр. Узган төнне өенә җитеп тә, кагар капкасын таба алмаган булып, Мүкләк Гайфулдан кире борылган иде, хәзер инде шул йолкышка да барып егылырга әзер. Гадәттәгечә, мәчет таягына таянып, камалы тунын киеп, авыз эченнән укынгалап, кыскасы, тыштан бик тә тәкъвә бер кыяфәт белән, авыл буенча чыгып китте, йөрде, керәсе кешеләренә керде, берьюлы бик үк чишелеп бетмәсә дә, кылларын тарткалап карады. Сер сыярдай дип саналган кешеләрнең берничә- . се, тыштан болай хаҗи абзыйның хәсрәтен бүлешсәләр дә, ләкин шуннан да арыга китә алмаганлыкларын сиздерделәр. Мәсихле картны нинди ачык йөз белән каршылаган булсалар, шундый ук ачык йөз белән тизрәк озатып җибәрү ягын карадылар. Хәтта,’ хаҗи һич көтмәгән эш, Җаббар Гайниясендә Маңгае белән таш стенага килеп бәрелгәндәй булды карт. Хаҗи абзасының ераклардан чолгап, әле дин исеменнән суктырып, бик үк аңлашылмый торган китап сүзләре белән, әле майлы калҗа күрсәтеп кызыктырып маташуын дәшми-тынмый тыңлап торган Гайния, соңыннан берьюлы кайнап, самовардай ташып чыкты. — Син нәрсә, хаҗи абзый? Кем белән сөйләшәм дип сөйләшәсең? — Кәҗәсен алмыйчы кире борып кайтарганнан бирле болай да кәефе үзенеке түгел иде Гайниянең. Ә менә хәзер гомумән җене кузгалды,— янәсе имеш, биргән әҗәтләре исәбенә мин үземнең өемне аның складына әйләндереп, колхозга китәчәк малларын яшереп ятырга тиеш. Шулай булмаган кайда! Әдәм башымны әрәм итмәгән кайда! Дөресен әйткәндәме, хаҗи абзый? — Гайния, тавышын бераз тыя төшеп һәм үзе аның саен усаллана биреп, картка беравык текәлеп карап торды, — дөресен әйтә башласак, хаҗи абзый, теге дөньяда кем-кемнең якасыннан алыр бит әле? Капчык төбенә салып җИбәргәп бер пот борчак оның өчен синме минем якадан алырсың, әллә җәйнең җәй буе тир түгеп эшләтеп тә, рәтле^башлы түләмичә, вагы коелган вәгъдәләр биреп кенә кайтарып җибәрүең өчен минме сине боргычлап алырмын? 93 Эш боланга әйләнгәч, Галләм хаҗи, бу йортка ник кергәненә үкенеп бетә алмыйча, тизрәк ишеккә борылды. Шул ук вакытта, чыгып китәргә бик ашыкмый, ике араны ничек тә булса төзәтеп китәргә, булган сүзне шушы урында бетерергә тырышып, татлы телләнеп маташа иде. — Анысы инде, кем, Гайния килен, дөнья булгач ‘барсын да мыскалга салып кына булмый,—дип тотынды ул, ишек тоткасына барып ябышкач,— беребездә хатадан хали түгел, иллә-мәгәр бәхил булышыйк, бу сасы дөньяның керен-тузанын теге дөньяга алып китмик. Монда булган сүз шушында калсын, ягъни мәсәлән. Әмма ачуы кузгалган кызу канлы Гайния бу эшне болай гына калдыра алмады. Колхозга кергән атлы булып йөреп тә, әлегә бер эш тә күрсәтә алмавы өчен болай да аның эче пошып торган булса кирәк, ә монда менә Гафи председательнең йөзенә бәреп әйтергә сүз килеп чыкты. — Сез кайчанга хәтле саклап асырамакчы буласыз ул кулакларны?— дип, кызып башлады ул, авыл Советы бусагасын атлап керү белән,— әйберләрен тегендә-монда яшереп бетергәнне көтәсезме? Хәер, ул башлаганда гына шулай кызу башлады. Аннары сизелерлек җайлана төшеп, Гафи абзыйсына барсын да — Мотра Галләменең аның өенә ничек сәләм биреп килеп керүен, читтән-чаттан уратып ничек сүз башлавын һәм, ниһаять, ничек итеп моның өенә кайбер вак-төяк әйберләрен куеп торырга әйткәнлеген, ә үзенең, «активка язылган» колхозчы буларак, ничек итеп тегенең авызын том-a даганлыгын — барсын да-бар- сын да сөйләп бирде. Әмма бөтенесе дә «активка язылган» кешеләр түгел иде шул Әтәчле авылында, йөрергә дип чыккан хаҗи йөрде, берсеннән чыкты, икенчесенә керде. Мәсәлән, өй түбәсен кубарып ягып та җаны җылыга тиенмәгән Мүкләк Гайфул һәм шуның ише тагын берничә «ач күз», үзе килеп кергән аяклы бәхет барлыгын сизеп, тизрәк аның мөгезеннән эләктереп калырга ашыктылар. Нәтиҗәдә узган төн Галләм^. хаҗига һәм аның карчыгы Хәзинәбикәгә йокы бөтенләй эләкмәде. Алар әлеге шул сер сыйган кешеләргә, күселәр кебек, әйбер ташыдылар. Кием-салым, сандык әйберләре, йорт җиһазлары, ак самоварлар, муенсалар, белә- зек-йөзөк, «алай-болай булса, акчасын бише белән чыгарыр» дип салып куйган оч-оч кызыл мал, киемлекләр, аларга ияләшкән көяләр — барысы да урыннарыннан купты, яңа урыннарга барып урнаштылар. Бу яңа урыннарның бик алай ышанычлы булмаганлыгын, үз куллары белән өләшеп йөргән бу малларның күбесе,.бик ихтимал, үзләренә кире әйләнеп кайтмаячагын хаҗи әфәнде, әлбәттә, сизенә, ләкин шулай да бу чараны күргәндә картта әле кечкенә генә булса да өмет чаткысы кала: ничек кенә димә, үз авылдашлары, иманлы авызлары белән биргән сүзләрендә, шәт, торы.рлар, яртысы югалса да, яртысы үземә әйләнеп кайтыр, дип исәпли иде. Әмма «тегеләргә» ул үз ихтыяры белән хәтта шырпысын да бирмәячәк, алла сакласын, башы мордар китсен... «Тегеләр» дигәне — шулар инде, аның сүзләре белән әйткәндә, «җыен әләмәтрәк, холхоз дип дөнья корытып йөрүчеләр, атаманнары — зимагор Гафи». Хәтта үзенең бердәнбер кызы Наҗияне дә ул «тегеләр» рәтенә кертә, бу мал-мөлкәт ташу эшенә аны катнаштырмый гына түгел, аңарга һичнәрсә сиздермәү ягын карый иде. Наҗиягә сиздермәүдән Хәзинәбикә дә бик риза. Дөресен әйткәндә, Хәзинәбикә үзен «тегеләр» рәтенә дә кертми, «болар» .рәтеннән дә санамый. Яулык астында аның үз башы, үз башында үз акылы. Алай-болай кырын килә калса, аның җавабы әзер: «мин яшь хатын, мин бернәрсә дә белмим, кулак белән тапканым да, бүлешкәнем дә юк». Һәм яшь х-атын буларак, әлбәттә, бу коры сөякне мәңге ялап ятмаска, аны кайда булса да ташлап калдырып, яңадан бу -малларны үз кулына җыеп алырга. Шулай булгач, үги кызның бу эшне белергә хакы буламы соң? Шулай фикер йөртә иде Хәзинәбикә. 27 92 Шул тынычсыз төннең иртәгесен: Гафи председатель, Вафинны һәм авыл Советы секретарен ияртеп, куркынычрак күренер өчен булса кирәк, култык астына үзе дә зур гына папка кыстырып, килеп керде дә, Галләм хаҗиның йррт-җирен, хайваннарын, шул җөмләдән, әлеге теге бушка азык чертеп ятучы кара айгырын да, каралтыкурасын һәм иген коралларын, сбруйларын язы-п чыктылар. — Бу язылган мал-мөлкәткә кагыласы булма, башың белән җавап бирерсең, — диде Гафи чыгышлый. Аннары тагын, бик кирәкле бер кисәтү ясарга теләгәндәй, кистереп карап торды, ләкин ул чаклысына ук вакыт җитмәгән дип тапты булса кирәк, әйтмәде, кул гына селтәде: янәсе, беркая да китә алмассың, коерыгың бозга каткан синең. Шуннан соң инде, бигрәк тә Гафиның, нидер әйтмәкче булып таг әйтеп бетермичә, киная белән кул селтәвеннән соң, Галләм картның хәзергә чаклы күз алдын томалап торган өмет томаны дәррәү коелды: юк, саламга ябышып калып булмастыр ахрысы. Шул ук вакытта, утның итәккә килеп капканын авыз ачып көтеп ятарга да исәбе юк иде. Хәзер инде, әлбәттә, тәрәзәне бөркәп, чыш-пыш сөйләшеп утыру белән генә үзеңне саклап калып булмаячак, шулай ук Сәүбән терәк тә черек терәк булып чыкты. Шуларның барсы турында да уйлап, көне-сәгате белән эшкә керешергә булды. Барыннан да элек, якыннанрак күргән-белгән, сер сыярдай кешеләрне тагын бер күрергә кирәк тапты. Кенәгәгә кергәне — инде кергән, картта әле кенәгәгә кермәгән мал да җитәрлек, алай- болай булса, әнә шуларны алдан каядыр, кемнәргәдер урнаштыра башларга иде исәбе. Нужа калач ашата, диләр. Узган төнне өенә җитеп тә, кагар капкасын таба алмаган булып, Мүкләк Гайфулдан кире борылган иде, хәзер инде шул йолкышка да барып егылырга әзер. Гадәттәгечә, мәчет таягына таянып, камалы тунын киеп, авыз эченнән укынгалап, кыскасы, тыштан бик тә тәкъвә бер кыяфәт белән, авыл буенча чыгып китте, йөрде, керәсе кешеләренә керде, берьюлы бик үк чишелеп бетмәсә дә, кылларын тарткалап карады. Сер сыярдай дип саналган кешеләрнең берничә- с се, тыштан болай хаҗи абзыйның хәсрәтен бүлешсәләр дә, ләкин шуннан да арыга китә алмаганлыкларын сиздерделәр. Мәсихле картны нинди ачык йөз белән каршылаган булсалар, шундый ук ачык йөз белән тизрәк озатып җибәрү ягын карадылар. Хәтта,1 хаҗи һич көтмәгән эш, Җаббар Гайниясендә Маңгае белән таш стенага килеп бәрелгәндәй булды карт. Хаҗи абзасының ераклардан чолгап, әле дин исеменнән суктырып, бик үк аңлашылмый торган китап сүзләре белән, әле майлы калҗа күрсәтеп кызыктырып маташуын дәшми-тынмый тыңлап торган Гайния, соңыннан берьюлы кайнап, самовардай ташып чыкты. — Син нәрсә, хаҗи абзый? Кем белән сөйләшәм дип сөйләшәсең? — Кәҗәсен алмыйчы кире борып кайтарганнан бирле болай да кәефе үзенеке түгел иде Гайниянең. Ә менә хәзер гомумән җене кузгалды,— янәсе имеш, биргән әҗәтләре исәбенә мин үземнең өемне аның складына әйләндереп, колхозга китәчәк малларын яшереп ятырга тиеш. Шулай булмаган кайда! Әдәм башымны әрәм итмәгән кайда! Дөресен әйткәндәме, хаҗи абзый? — Гайния, тавышын бераз тыя төшеп һәм үзе аның саен усаллана биреп, картка беравык текәлеп карап торды, — дөресен әйтә башласак, хаҗи абзый, теге дөньяда кем-кемнең якасыннан алыр бит әле? Капчык төбенә салып җибәргән бер пот борчак оның өчен синме минем якадан алырсың, әллә җәйнең җәй буе тир түгеп эшләтеп тә, рәтле-башлы түләмичә, вагы коелган вәгъдәләр биреп кенә кайтарып җибәрүең өчен минме сине боргычлап алырмын? 93 Эш боланга әйләнгәч, Галләм хаҗи, бу йортка ник кергәненә үкенеп бетә алмыйча, тизрәк ишеккә борылды. Шул ук вакытта, чыгып китәргә бик ашыкмый, ике араны ничек тә булса төзәтеп китәргә, булган сүзне шушы урында бетерергә тырышып, татлы телләнеп маташа иде. — Анысы инде, кем, Гайния килен, дөнья булгач -барсын да мыскалга салып кына булмый,—дип тотынды ул, ишек тоткасына барып ябышкач,— беребездә хатадан хали түгел, иллә-мәгәр бәхил булышыйк, бу сасы дөньяның керентузанын теге дөньяга алып китмик. Монда булган сүз шушында, калсын, ягъни мәсәлән. Әмма ачуы кузгалган кызу канлы Гайния бу эшне болай гына калдыра алмады. Колхозга кергән атлы булып йөреп тә, әлегә бер эш тә күрсәтә алмавы өчен болай да аның эче пошып торган булса кирәк,, ә монда менә Гафи председательнең йөзенә бәреп әйтергә сүз килеп чыкты. — Сез кайчанга хәтле саклап асырамакчы буласыз ул кулакларны?— дип, кызып башлады ул, авыл Советы бусагасын атлап керү белән,— әйберләрен тегендә-монда яшереп бетергәнне көтәсезме? Хәер, ул башлаганда гына шулай кызу башлады. Аннары сизелерлек җайлана төшеп, Гафи абзыйсына барсын да — Мотра Галләменең аның өенә ничек сәләм биреп килеп керүен, читтән-чаттан уратып ничек сүз башлавын һәм, ниһаять, ничек итеп моның өенә кайбер вак-төяк әйберләрен куеп торырга әйткәнлеген, ә үзенең, «активка язылган» колхозчы буларак, ничек итеп тегенең авызын томалаганлыгын — барсын да-бар- сын да сөйләп бирде. Әмма бөтенесе дә «активка язылган» кешеләр түгел иде шул Әтәчле авылында. Йөрергә дип чыккан хаҗи йөрде, берсеннән чыкты, икенчесенә керде. Мәсәлән, өй түбәсен кубарып ягып та җаны җылыга тиенмәгән Мүкләк Гайфул һәм шуның ише тагын берничә «ач күз», үзе килеп кергән аяклы бәхет барлыгын сизеп, тизрәк аның мөгезеннән эләк- * тереп калырга ашыктылар. Нәтиҗәдә узган төн Галләм,, хаҗига һәм аның карчыгы Хәзинәбикәгә йокы бөтенләй эләкмәде. Алар әлеге шул сер сыйган кешеләргә, күселәр кебек, әйбер ташыдылар. Кием-салым, сандык әйберләре, йорт җиһазлары, ак самоварлар, муенсалар, белә- зек-йөзөк, «алай-болай булса, акчасын бише белән чыгарыр» дип салып куйган оч-оч кызыл мал, киемлекләр, аларга ияләшкән көяләр — барысы да урыннарыннан купты, яңа урыннарга барып урнаштылар. Бу яңа урыннарның бик алай ышанычлы булмаганлыгын, үз куллары белән өләшеп йөргән бу малларның күбесе,..бик ихтимал, үзләренә кире әйләнеп кайтмаячагын хаҗи әфәнде, әлбәттә, сизенә, ләкин шулай да бу чараны күргәндә картта әле кечкенә генә булса да өмет чаткысы кала: ничек кенә димә, үз авылдашлары, иманлы авызлары белән биргән сүзләрендә, шәт, торырлар, яртысы югалса да, яртысы үземә әйләнеп кайтыр, дип исәпли иде. Әмма «тегеләргә» ул үз ихтыяры белән хәтта шырпысын да бирмәячәк, алла сакласын, башы мордар китсен... «Тегеләр» дигәне — шулар инде, аның сүзләре белән әйткәндә, «җыен әләмәтрәк, холхоз дип дөнья корытыл йөрүчеләр, атаманнары — зимагор Гафи». Хәтта үзенең бердәнбер кызы Наҗияне дә ул «тегеләр» рәтенә кертә, бу мал-мөлкәт ташу эшенә аны катнаштырмый гына түгел, аңарга һичнәрсә сиздермәү ягын карый иде. Наҗиягә сиздермәүдән .Хәзинәбикә дә бик риза. Дөресен әйткәндә, Хәзинәбикә үзен «тегеләр» рәтенә дә кертми, «болар» .рәтеннән дә санамый. Яулык астында аның үз башы, үз башында үз акылы. Алай-болай кырын килә калса, аның җавабы әзер: «мин яшь хатын, мин бернәрсә дә белмим, кулак белән тапканым да, бүлешкәнем дә юк». Һәм яшь хатын буларак, әлбәттә, бу коры сөякне мәңге ялап ятмаска, аны кайда булса да ташлап калдырып, яңадан бу малларны үз кулына җыеп алырга. Шулай булгач, үги кызның бу эшне белергә хакы буламы соң? Шулай фикер йөртә иде Хәзинәбикә. 96 Җавап та язмады, бүтәнчә ул хатка әйләнеп кайтырга вакыт та тимәде Сәрвәргә. Кызның эчке каршылыклар белән тулышып, күңеленнән генә үз-үзе- нә «Бик каты кыланмыйбызмы без кешеләр белән?», «Бөгеп җибәрмибезме икән?», «Кояш астында һәркемнең дә яшәргә хакы юкмыни?» кебек сорауларны биреп, ләкин аларны иптәшләре алдына куярга кыюлыгы җитмичә, каршылыклы уйларга күмелеп йөргән бер чагында әнә шул ләгънәт төшкән хат кисәге яңадан терелеп чыксынчы әле. «Үлгән кешеләр тере кешеләрнең чабуларына ябышалар», дип укыган иде Сәрвәр бер китапта. Кайсы китаптан, кем сүзләре икәнен дә белми хәзер. Ә менә шул сүзләр нәкъ шушы көннәрдә бик ачык булып аның хәтеренә килеп төште: «үлгән кешеләр тере кешеләрнең чабуларына ябышалар». Кем әйтсә дә, ай-һай, дөрес әйткән дә соң! Күзгә күренми торган куллар бу көннәрдә Сәрвәрнең дә нәкъ чабуыннан тарталар кебек иде. Ниһаять, ул үзен тыеп кала алмады. Дәрес сәгатьләрен бетереп, балаларын кайтарып җибәргәч, өенә кайтышлый гына кергәндәй булып, ячейка бүлмәсенә килеп керде. Ул кергәндә Вафин ниндидер кәгазьләр, исемлекләр карап утыра иде. Ул, Сәрвәргә игътибарсыз гына бер карап алды да, яңадан күзләре белән кәгазьләренә чумды. — Куабызмы? Процентны тутырабызмы? — дип чәнечкеле сорау бирде Сәрвәр. Вафин бу юлы Сәрвәргә карамас җиреннән күтәрелеп карады һәм, үзенең самими аптыраш белән тулган күзләрен кыздан ала алмыйча, бер мизгел карап торды. — Процент уен нәрсә түгел, иптәш Шамкина. Без аның өчен төннәр йокламыйча сугышабыз. — Сугыш ике яклы бит ул, иптәш Вафин,—дип, бераз ирония бе- ләнрәк, шул ук вакытта үзе дә рәсми тонга күчеп дәвам итте Сәрвәр, — сугышкан вакытта я син кемне булса да җәберлисең, я синең колагыңны өзеп алулары мөмкин. Дөресен генә әйткәндә, Вафин иптәш... Сәрвәр кинәт тукталып калды, ләкин бу, сүзгә караганда, күбрәкне аңлата торган тукталып калу иде,—дөресен әйткәндә, Вафин иптәш, крестьянга алай югарыдан диктовать итеп кенә тиешле нәтиҗәгә ирешеп булыр микән? Вафин элек карандашын яза торган кәгазьләре өстенә ыргытты, аннары янә бер мәртәбә, кызны бу минутта беренче күргәндәй итеп, бик турылап Сәрвәрнең күзләренә карады. Шундый туры итеп, шундый текәлеп карады, әйтерсең лә, Сәрвәрнең күзеннән моңарчы таба алмаган өр-яңа бер мәгънә тапты. Кинәт, үзенә дә бик ачык сизелерлек булып, сул күз кабагы тартышып куйды «Ячейка абый»ның. Бу—аның бик җене чыккан чакларында гына була торган бер кимчелеге иде. — Булыр микән, имеш... Тез буыннарым калтырый башлады диген алайса?.. Шүрли башладым, диген? Шулай бит ул. Тиз җылынган таш тиз суына да. Ә соң башта үтә кайнарланып тотынган кеше син түгел идеңме? Күзләреңне йомма!.. Хәзер менә җиң сызганып эшләргә, күзеңне ныграк ачып кулак белән көрәшергә кирәк була башлагач, менә шушының чаклы крестьян хуҗалыгы, — ул кәгазьләрнең әле берсен, әле икенчесен селкеп, исемлекнең нинди озын булганлыгын төшендерергә тырышты, — үз теләге белән колхозга керергә гариза биреп торганда... Вафин үз алдындагы исемлекләрне Сәрвәргә таба этәрде. Тегесе кәгазьләргә күз кырыен гына төшереп алды да, аларны Вафинның үзенә таба шудырды: — Эш кәгазьдәге резолюцияләрдә, кәгазь өстендәге очсыз-кырыйсыз саннарда түгел, Вафин туган. Кәгазьдән аннан кибән куярга да була... «Партиясез кешедән... гнилой интеллигенттан шуннан башканы көтәргә мөмкинме соң?» дип ачуланып уйлап куйды Вафин. — Ярый, — диде аннары, күтәрелеп карамыйча гына. Сәрвәргә чыгып китәргә дә мөмкин икәнлегенә сүзсез генә ишарә ясады. Бу минутта аның теленә укытучы кызны кырыкмаса-кырык төрле гөнаһыда гаепли торган очлы-очлы сүзләр килсә дә, хәзергә дәшми калуны хәерлерәк санады. Әм.ма Сәрвәрнең чыгып китәргә ашыгуы бик сизелми иде. Ишеккә җиткәч, кире борылып, бу юлы инде солых сораган тавыш белән, яңадан тотынды ул: — Кара әле, Вафин. Син әллә ачуландың дамы? Нәрсә бик турсайдың? — Оппортунизм кураена биергә вакытым юк, — диде Вафни, өздереп кенә. Тиз генә урыныннан кузгалып, өстәл өстендәге кәгазьләрен җыя башлады. Үзе каршында басып торган кызга карамаска тырыша иде. . — Синең кебек бик алай нечкәртеп тә тора алмыйм,—диде ул бер- \ аздан, әлеге шул ихлас күңелдән туган ачуын һич тыя алмыйча, — нишләмәк кирәк, анадан ак перчаткада туа алмаганмын, бигайбә. — Син тагын мине нинди дә булса берәр уклонда гаепли күрмә, иптәш секретарь. Сәрвәр үзенеке булмаган ясалма бер тавыш .белән көлеп куйган булды һәм, шундук тагын үзенең җитди халәтенә кайтып, Вафинның нәкъ каршына килеп басты. Аларның аралары шундый якын булып калды, бичара Вафин, ирексездән сискәнеп, арткарак чигенергә мәҗбүр булды: Юк, качма син, Котдус, — дип аның саен тегеңә якынрак килә төште Сәрвәр һәм кызның җитди күз карашы, Вафинны эзәрлекләгәндәй, аның өстендә асылынып тора иде, — әгәр мин үземне борчыган кайбер нәрсәләр турында синең алда сүз башлаганмын икән, әйтче, егет, соң мин аларны синнән бүтән тагын кемгә сөйлим? һич көтелмәгән хәл, башка чагында һәр хәрәкәтен үлчәп, салкын акыл һәм бик килешле нәзәкәтлелек белән эшли ала торган үтә интеллигент табигатьле Сәрвәр Шамкина бу минутта кинәт икенче кешегә әверелде: эчке кабынуга бирелеп, Вафинның иңнәренә кулларын салды һәм кызып-кызып акланырга тотынды: — |Юк, Вафин, хаклы түгел икәнлегемне мин үзем дәсизәм. Ә шулай да... кайчагында әнә шундый кирәкмәс уйлар да килә башка... Баш дигәнең уйлар өчен бирелгән түгелме соң кешегә? — Уйларга, ләкин уйнарга түгел. Бик җитди иде бу минутта Вафин, һәм шуннан соң фәлсәфә сатып торырга аларның теләкләре дә, вакытлары да калмады. Ишекне зур итеп ачып Гафи килеп керде. Монда килеп кергәнче ул инде шактый гына чапкан иде булса кирәк, аны-моны уйлап тормастан, кулындагы йомарланып беткән кәгазьне өстәлгә ыргытып бәрде. — Укы и йөгерә башла. Шулай эшләнә бездә эшләр, — күренеп тора, Гафи председатель дә ачулы иде, — әйтә килдем, ул халык белән кәнфитләнергә ярамый, дидем. Тотарга ие дә, аякларын-кулларын бәйләп, әллә кайчан ук озатырга ие үзләрен... Суздылар-суздылар да, инде менә, рәхим ит, безгә чабарга... Монда бик алай озак чабарга вакыт калдырмаганнар, Гафи абзый, егерме дүрт сәгать вакыт биргәннәр. Волость идарәсеннән чыкканда пакеты бик нык сургучланып, «үтә яшертен» булып чыккан бу кәгазь хәзер әнә ап-ачык булып шыр ялангач өстәл өстендә, барысының да күз алдында ята һәм анда Әтәчле авылы кулакларыннан Галләм Гыйлемдаров белән Шакир Зәквановны, семьялары белән берлектә, егерме дүрт сәгать эчендә олауларга төяп авылдан Арчага — поездга озату чараларын оештырырга кушылган иде. Шул егерме дүрт сәгать эчендә олауларын да әзерлә. Шул егерме дүрт сәгать эчендә ул кулаклардан колхоз файдасына алынырга тиешле мал- мөлкәтне алып, законлаштырып та өлгер. Җитмәсә тагын болар барысы 7. .с. ә.- № 9. 97 98 да һичбер шау-шусыз, халык арасында сүзгә-фәләигә һич урын калдырмаслык итеп эшләнергә тиеш. — Мина хәзер китсәм дә ярый торгандыр, — диде, моңа чаклы сүз- зәөнгә катнашмыйча, артык кешесыман бер читтә аптырабрак калган Сәрвәр. Аның бу сүзе Гафины тагын да ныграк кабындырып җибәрде. — Син нәрсә, Шамкина, актив исәпләнәсеңме, әллә килгән кунакмы син бездә? — дип ачуланып сорап куйды председатель. Сәрвәр сүзне уенга бормакчы булды: — Кая куйсагыз да риза, Гафи абзый, только иң элек ашап килергә рөхсәт итегез. Иртәдән бирле ашаганым юк. — Ә минем ике көннән бирле өйгә дә кайтканым юк. Күргән кешеләр әйтә: хатыным анда эзли чыккан. Миңа нишләргә кирәк инде алайса? «Егерме дүрт сәгать эчендә озатырга!» дигән хәбәрне берәүгә дә әйтмәскә кушып, кызны бик нык кисәткәннән соң, Сәрвәрнең кайтып китүенә, шулай да каршы килмәделәр. Тик ул чыгып киткәннән соң гына Вафин, олы агасыннан акыл сорагандай, әйтеп куйды: — Кызны әйтәм, әллә нишли башлады соңгы вакытта. Бер дә кырын җиргә басасы түгел. Әмма бу турыда озак сөйләшеп торырга вакыт юк иде. Гафи дуамал гына әйтеп салды: — Кулак өендә тора бит, кулак бизгәге йога башлагандыр. — Бик кыска паузадан соң, ахырысы, Вафин бу сүздән ашыгыч нәтиҗа ясамасын дип бугай, сабыррак тавыш белән өстәде. — Егет булсаң син кызлардан курыкма, аларны ничек тә үзебезчә әвәли алы«рбыз, йомшак камырдан ясалган халык алар. Эшне кайдан башларга һәм кемнәрне алдан кисәтеп куярга? Шушы турыда сөйләшкәч һәм бу эштә катнашырга тиешле активны кичке бишкә җыеп, колакларына киертергә дип сүз куешкач, ниһаять, үзенең хәзергә әле исән-сау һәм дөньяда икәнлеген өйдәгеләргә бер күрсәтеп килергә булып, шәп-шәп кенә атлап кайтып барганда, Гафи председательгә чатта бөкере Хамматша хатыны Маһитап очрады. Суга төшеп барышы иде Маһитапның. Кыяфәте дә бик килгән иде: бер аягында балтыры яртылаш көйгән киез итек, икенчесендә, көрән ката. Өстендә салам көле кунган иске бишмәт. Әле генә мичтән чабып чыккан диярсең. Җитмәсә тагын башындагы яулыгының нәкъ түбәсендә чокыр авызы чаклы корым табы, шул килеш чиләкләрен шыгырдатып гамьсез атлый бирә. Дөресрәге, председательне күргәнче атлый бирә иде. Председательне күргәч адымнарын әкренәйтә төште һәм, председательнең каршына килеп җиткәч, әлеге шул бик килешле «портреты» белән шып туктады. — һай, кайда туры китерергә белмичә аптырап йөри ием, ходай туры китерде әле сине, Гафиулла. Кайда ул бичара Гафига тиз генә борылып китү, авыз ачарга да бирми аңарга, гел Маһитап сөйли дә, гел Маһитапныкы дөрес. — Соңыннан, әйтмәгән ие дип сөйлисе булма, Гафиулла, иманлы авызым белән әйтәм: ул холхоз дигән нәмәстәкәегез белән башыма көек булмагыз, яме. Анда барып минем Хамматша да язылып кайткан. Боз аны, кем, Гафиулла, ишетсен колагың. Кара аны, бүген сүз белән калсам, иртәгә күзеңә утлы күмер булып керермен. Майтапның кем икәнлеген беләсең. Маһитапның кем икәнлеген бик яхшы белгәнгә күрә дә шул, ни кызу кеше, хәтта Гафи председатель дә аптырабрак калды. Аңлата башласаң, башны корымлы яулык белән бик каты төреп куйган, аңарга ничек кертәсең. Аннары тагын су юлында очраган һәр хатын өчен доклад ясап та булмый, докладлар бу арада болай да аллага шөкер инде, югарыдан килгәне дә сөйләде, түбәндәгесе дә әҗәтле булып калмады. Шуңа күрә Гафи, уен-көлке белән җиңеп булмасмы дигән карашка килеп, иң элек авызны зур гына итеп ерып куйды, аннары үзенчә сайрап җибәргән булды: — Әллә, Майтап, хәзергесе минутта суыңны алып кайтып, чәеңне генә куеп җибәрәсеңме? Чәй янында бәлкем йомшабрак китәрсең, Хамматшаң да чибәррәк күренә башлар, шәт, килешерсез. Моңарчы бит, яшьтәш, ярдәмгә кеше чакырмадыгыз, үз көнегезне үзегез күреп килдегез. һәй, сайрап кына хәйран калдырып буламы соң мич юллыгыннан чыккан хатынны. Председательнең уйный-көлә генә узып китмәкче булуын сизеп, Маһитап тагын да ярсыбрак китте һәм, бөр җай алгач, аты- юлы белән үк сиптерә башлады: — Моңа тиклем кеше чакырмадык, алла боерса, моннан соң да мин Хамматшадан, Хамматшам миннән зарланмас. Иллә-мәгәр безнең ике арага шул холхоз дигәнегез килеп тыгылмасын, яме. Белеп язылмаган ул. Боз булгач боз. Әгәр яхшылык белән бозмыйсың икән, кара аны, Гафиулла, иске күрше дип тормам, Майтапны бүген генә белмисең, хатыннарны котыртып алып барырмын да, кәнсәгез-ниегез белән сөйрәп чыгарырбыз, кара аны... — Бернәрсә дә аңламыйм, Майтап, нәрсә сөйләвең бу синең?—дип, башын беркатлылыкка салып, үтеп китмәкче булды Гафи. Әмма үтәрсең Маһитап яныннан алай тиз генә. Хатын аның саен ипи миче кебек кыза гына барды: — Аңламыйм, имеш. Үзе шул холхозның атаманы, үзе бернәрсә дә аңламый, имеш. Әйттең сүз. Аңламасаң без сиңа ничек итеп аңлату юлын табарбыз, сезнең кебек авыз талдырып, иртәдән кичкәчә лыкылдап маташмабыз. — Шулай да нишләгән соң мин? Нигә син миңа тиктомалдан каныктың әде, Майтап? Гафиның җитдиләшә төшүен күреп, Маһитап та чак кына сүрелгәндәй итте, хәзер инде ул елагандай көйләп-көйләп кенә суза иде: — Нишләгән, дип... теге, ни... әллә «безнең җаныбыз юкмы? Холхоз дигән булып, төге, ни... егерме ел бергә торган иремне кеше белән уртаклашыр хәлем юк. Анда бит, әлеге синең шул холхоз дигәнеңдә, барсы да бер палас астында ятачаклар, ди. Әйтмәс сүзләремне әйттерәсең, кешене .гөнаһлы ясап. Күңелендәге шикләрен бушатканнан соң, Маһитап бераз йомшарып калды, ә председатель исә, киресенчә, җитдирәк уйлана төште: — Үзең менә дигән кеше син, Майтап... Әле җитмәсә, бер очта туып үскән кешеләр үзебез, яшьтәшләр. Ә авызыңда җыен юк-бар сүз. Кем нәрсә дисә шуңа ышанасың. Кайсы кулагы котыртты сине болай? — Кулагын-колагын күрмәдем, әмма ишеткәнемне әйтәм... Шәйдүк кодаларда ашта шулай сөйләп утырдылар, холхозда, ди, чын булса, бөтенесенә бер ындыр табагы чаклы палас сугасылар да, ди... упший палас астына сыймаганнарын, картыракларны, янәсе, печтерәселәр, ди. Яшь мулла хатыны Гайшә абыстай шулай сөйләп утырды. Нәрсә әйтәсең инде бу «чәче озын, акылы кыска»га. Каты әйтсәң— каты, йомшак әйтсәк — йомшак. Аннары тагын Гафиның бик алай ■нечкәртеп торырга вакыты бармы! Үзен тыеп кала алмады Гафи, урамны яңгыратырлык ук булмаса да, тәме шулай да Маһитапка бик йөгерерлек итеп аты-юлы белән ярды да салды... Кызык та соң бу кеше дигәнең: әллә никадәр җитди сүз сөйләп тынычландыра алмаган иде хатынны, кәгазь күтәрмәслек шушы бер дуамаллык белән эретте дә куйды. «Кеше сүзенә ышанып соң, мин тиле... Ишетәсең килсә, ишеттең менә» дип сөйләнде ул үзенә үзе. Ә Гафи исә бу сөйләшүдән үзөнә җитдирәк нәтиҗә ясады: «әнә, җыен юк-барны. 100 чыгара ич халык. Әллә син аны җүнле кеше, сәвнт өчен җанын фида итәргә йөргән кеше чыгара дисеңме?» Каны тагын да кызыбрак китте аның: «Их, 'берәм-берәм барысын да стенага терәп үз кулың белән шартлатасы иде шул контр а ларны». Ч 29 Никадәр шау-шусыз гына булырга тырышмасыннар, әмма' Галләм хаҗи белән Шакир бай семьясының бүген-иртәгә авылдан озатылачагы шундук бөтен кешегә диярлек ишетелеп өлгергән иде инде. Кичен Әтәч- легә волком кешесе белән оператив йомышлар башкаручы вәкил дә килде. Актив җыелышы кичке сәгать бишкә билгеләнгән булса да, суза торгач алты да, җиде дә җитте. Элек әлеге шул вәкилләр килеп җитүен көттеләр, аларны көткән арада алданрак килгәннәрнең кайберләре «тиз генә тамак ялгап алырга» дип өйләренә китеп өлгергән иде. Килергә тиешле кешеләрнең, ниһаять, бер кешедән башкасы барысы да килеп җитте. Әмма бу бер кешенең булмавы сизелә, чөнки ул гади бер кеше генә түгел, ул әле соңгы көннәргә чаклы үзен «авылның тоткасы» санап йөрткән Сәүбән Бикчәнтәев иде. Дөрес, аның аяк астындагы туфрагы шуа башлаганлыгы барысына да билгеле, гәрчә ул үзен «фактически әле мин хуҗа!» дип йөртсә дә, идарә җепләре инде аның кулыннан ычкынган, партиялелек ягы да кыл өстендә—эше контрольный комиссиядә хәл ителү алдымда тора иде. Әмма әле хәл ителеп җитмәгәнлектән һәм, Бикчәнтәевның җитәкчелеккә карата дәгъвәсе булганлыктан, сүзгә урын калдырмау өчен волком секретаре Батталов бу бик җаваплы җыелышта Сәүбәнне катнаштыруны катгый рәвештә таләп иткән иде. Шуңа күрә кат-кат кеше җибәреп, һаман Сәүбәннең килүен көттеләр, ә теге моннан үзенчә нәтиҗә ясап («ә миннән башка эшегез барып чыкмыймыни!»), һаман ашыкмады. Чакыра килгән кешеләргә үзе бөтенләй күренмичә, хатыны аркылы «әле кайтып җиткәне юк шул» дип кенә җавап бирдерде. Ашыкмавының икенче сәбәбе дә бар: бу кичке сәгатьләрдә аның тәрәзәләре капланган һәм мунча кебек парлы ягылган өендә Галләм хаҗи утыра, ул китмичә бу әлбәттә китә алмый. Ә Галләм исә китәргә ашыкмый, дөресрәге, Сәүбәнне үз файдасына бөкмичә китәр исәбе һич күрен-' ми иде. — Мин анысы булдыра алган чаклы тырышып карармын, — ди Сәүбән, чөйдән бүреген һәм пальтосын алып киенә башлый;—мәгәр үзең чамалый торгансың, Галләм абзый, минем дә аска су үтә башлаган чак. Андый чакта әйткән сүзең стенага аткан борчак булып калучан. — Әйтә белеп әйтсәң, шәт-иншалла, борчак булып калмас, — днп авыз эченнән‘мыгырданып куя Галләм, әмма урыныннан кузгалырга һич кенә дә уйламый. Күренеп тора, ул |бүген башка вакыттагы Галләм генә түгел. Башка вакытта да астыртын эш йөртә белүче хәйләкәр һәм үзсүзле карт бүген — язмышы кыл өстенә куелган бу сәгатьләрдә — тәмам зәһәрләнгән, нәрсә булса — шул, дип бара һәм икеле-микеле җавап белән генә риза булып калырга һич исәбе күренми иде. — Син нәрсә? Әллә минем өемдә качып калырга дип килдеңме? — дип, тавышын күтәрә төшеп, кычкырып куя Сәүбән һәм, башы пешкәнгә чыдый алмыйча, бүреген салып култыгына кыстыра. Янә, картка якынрак килә, тавышын янә кыса төшә, гозерләгәндәй итеп сөйләнергә тотына, — син бит үзең дә төшеп калган кеше түгел, I алләм абзый, белергә тиешсең, теге чак булса мин сиңа ике дә әйттермәс идем, теге чак түгел, үземнең дә йомгак сүтелергә тора, ишеткәнсеңдер, сизә торгансыңдыр. м . Үзе шулай әйтә, үзе күңеленнән болай уйлый: «ичмасам, башта бар чак түгел. Башта бар чак булса, мин синең белән ике дә сөйләшеп тор- 101 мае идем. Тоттым да аттым булыр ие баскыч башыннан. Ә аек баш җибәрми. Аек баш уйлый: тотып атуын атарсың, аннары ничек җыеп алырсың... Ул карт'тәрегә хәзер ике дөнья бер, ачудан барыр да... кулга төшерә алмадым бит шул хатны. Л1енә хәзер шуңа аркаланып минем нервымда уйный инде ул». Сәүбәннең күңелендәген укыган .кебек, бер читтән усал гына аңарга караштыргалап утырды Галләм хаҗи. — Иллә-мәгәр «Мәчеле-тычканлы» уйный торган вакыт түгел, Сәүбән туган, — дип сөйләнә-сөйләнә, ниһаять, урыныннан кузгалды. Әмма тунын төймәли башлаганлыгы күренми. Киресенчә, киенә дип көткәндә ул, бүреген салып, яңарак кына кырылган такыр башындагы тирне тун чабуын әйләндереп бер дә ашыкмыйча, гына сөртергә кереште, үзе һаман сөйләнә бирде, — хәл икебезнеке дә бер чама: мине иртәгә озатсалар, сине бер атна, я булмаса бер ай соң озатырлрр, иллә-мәгәр синең дә, минем дә коерык бер бозга каткан. Бу соңгы сүзләре белән Сәүбәннең чыдамлыгын кинәт чәлпәрәмә китерде булса кирәк, күкерттәй дәррәү кабынып китте тегесе. — Син мине үзең белән бер тәртәгә җикмә,—дип акырып җибәрде Сәүбән, чыгып китмәкче булып ишеккә ташланды, ишек тоткасына ябышкач, чыгып китмичә, эченә җыелган ачуын түгеп калдырырга булды,— мин синең кебек кулак контры түгел, яхшы-яманмы, мин шушы сәвит өчен сугышып йөргән кызыл партизан, әгәр беләсең килсә. һәм ишекне бик каты бәреп чыгып китте. Ишек чынлап та каты ябылды булса кирәк, түшәм ярыкларыннан шыбырдашып туфрак коелды, әмма Галләм картның тирле башына түгел, ул карт төлке башны бүрек астына яшереп өлгергән иде инде. Әлбәттә, ул шундук «тегеләр» янына чабып, Сәүбәннән, үч кайтарырга ашыкмады, бүрек астына кергәч, аның башы бүтәнчәрәк уйлый башлагап иде: «Барсын, сөйләшсеннәр... суя башласалар разбой салырга беркайчан да соң түгел». Актив җыелышы озак сузылмады. Мәсьәлә бик конкрет куелган иде, шуның янына тагын ГПУ кешесе дә бәбәк төбендә терәлеп утыргач, башка вакыттагы кебек, сүздән -аркан ишүчеләр күренмәде. Барысы турында да җентекләп сөйләшеп, көтелмәгән хәл чыга калса, аның өчен дә чараларын билгеләп, иртәгесен активка аякны бик иртә киенергә кушып, кешеләрне кайтарып җибәрделәр. Монда »булган сүзләрне берәүгә дә чыгармаска дип, бик нык кисәткәннәр дә иде, югыйсә. Семья гарипсез булмый, дигән сүз дөрес икән. Кешегә сөйләп йөргәннәрдерме-юк- тырмы, әмма ярлылар җыелышында каралган мәсьәлә ярты сәгатьтән Галләм хаҗига мәгълүм, булган иде инде. Димәк, шулай икән шул. Кылпа асылынып кырык ел түгел, кырык көн дә, хәтта кырык сәгать тә торырмын димә икән. Әл.бәттә, ул бүтәнне бик үк ышанып көтмәгән дә иде, хәзер дә көтми, шул ук вакытта бик үк тугарылып та бетми. Чыкмаган җанда өмет бар, дип карый ул. Аның уенча әле: озын бер төп бар, күңелләре таш булып катмаган кешеләр бар, кайдадыр, бармак белән төртеп күрсәтеп булмый торган бер якта, кодрәтле ходай бар. Инде алар белән генә эшне җайла-п булмый икән, ул чагында... Алар теге төнне Шакир кордашы белән сөйләштеләр, ул чагында ишекне бик каты итеп ябып һәм үтә нык сикерүчеләрнең «украсын коеп» китәргә тиешләр. Шартлата торганны Шакир кордашы (берне генә түгел, берничәме үзе табарга булды. Шулар турында уйлап йөрисе җиренә йөрде, күрәсе кешеләрен янә бер кат күреп, кылларын тартты, корасы планын бөтен нечкәлекләре белән корып куйды Галләм. Шул ук вакытта үзенең элекке сердәшчесен — Сәүбән Бикчәнтәевны да онытып 1бетермәде. Ул, төшеп калган нәрсә, Галләм абзасы әйткәнне эшләргә теләмәгән икән, алайса менә күрсен, Галләм үзе әйткәнне үзе эшли. Дөрес, моны эшләүдән аңарга 102 бернинди дә файда булмаячак, әмма шулай да эшли, бу фани дөньяда нигә ул гына, Галләм хаҗи гына, борчылырга тиеш тә, нигә бүтәннәр борчылмаска тиеш. Волость вәкилләре, Гафи председатель, Вафин, комсомоллардан Садри - һәм Латыйп әле һаман совет йортыннан китмәгәннәр иде. Таягы белән шакшок бәргәләп, һич көтмәгәндә Галләм хаҗи килеп кергәч, совет өендәгеләр аптырабрак калдылар, «бу кем кунагы?», «ишек бикле булмаганмыни соң безнең?» дигәндәй, берчберсенә карангалап алдылар. Әмма бу бик кыска вакытка гына булды. Галләм хаҗи -сүзсез-нисез генә өстәл янына килде дә, тун һәм тун эченнән кигән камзул кесәләрендә озак кына казына торгач, аннан таушалып беткән бер пакет чыгарып, берсенә дә күтәрелеп карамыйча гына, өстәлгә китереп куйды. — Менә нинди кешеләр алар, сезнең камунист дип йөргән ул мактаулы кешеләрегез, укыгыз, күрегез. — Үзе, кырт кына борылды да, таягын һаман шулай идәнгә шак-шок бәргәләп, ишеккә таба атлады, үзе зәһәрләнеп авыз эченнән көйли иде: коммунист, кому есть, кому нет... Карт чыгып киткәч, бераз вакыт берни аңламыйча бер-берсенә карашып торгач, әмма кызыксынулары тәмам соңгы чигенә җиткәч, бу юлы инде ишекләрне бикләп килеп, ниһаять, ертык конверттан почмаклары тетелгәләп, язуы яртылаш уңып беткән кәгазьне тартып чыгардылар. Бу — ГалләхМ хаҗиның Украина далаларында, исемле һәм исемсез бандаларның әле берсенә, әле икенчесенә кушылып, -ахыр чиктә шул дансыз юлда фетнәчел башы тузан булып очкан офицер улы Сәлимгәрәйдән килгән әллә кайчандагы бер хат иде. һәм ул хатта Сәлимгәрәй авылдашы Сәүбән турында да хәбәр итеп, Сәүбәннең шактый вакыт үзе белән бергә булып та, кырын килә башлагач, үтерелгән бер комиссарның документларын һәм орденын үзләштереп, кызыллар ягына кыяклавын язган иде. Бу документ Әтәчле авылында 'моңа чаклы күренгәләп килгән кайбер буталчык хәлләрне яңача бер яктыртып җибәргәндәй булды. Бер мәл вакыт барысы да тынып калдылар. Ә Галләм картның тынар чамасы күренми иде (бүген. Чөнки барлык бүтән исәп-хисаплары сабын күбеге булып һавага очкан, тик бер генә исәбе сакланып калган: белгән-күргән кешеләрне «тегеләргә» каршы аякландырырга! Инде бүтәне барып чыкмый икән, шул ыгы-зыгы арасында, аз дигәндә, берничәсенең башына җитеп китәргә! Сакланып калган бердәнбер исәбе әнә шул иде. Шул ният белән ул тәмам җанланып, янә Шакир кордашына китте. — Чыгып керче бер генә «минутка,—дип, коры тотып кына, аны тышка чакырып чыгарды. Өйдәгеләр Галләм хаҗиның болай ут капкан кебек йөрүеннән аптырабрак калдылар. Әмма Галләмнең һәм аның кордашы Шакирның аптырап торырга вакытлары юк иде, алар бер-берсен кысылып чыккан тавыштан һәм үзара тамак кырудан ук аңлап алдылар. — Әзерме теге әйберең? —диде Галләм, (вакытның (бик кадерле булганлыгын тавышыннан ук сиздереп. Күрәсең, кордашы барысын да алдан әзерләп, аныклап куйган булган, караңгы өйалдында сүзсез генә кыштырдашып, берсенең кайдандыр алып биргәне,, икенчесенең, авыз эченнән дога сүзләре кабатлый-кабатлый, тиз генә алып яшергәне ишетелеп калды. Галләме шундук чыгар ишеккә борылды. — Тагын ике сәгатьтән... ун белән унбер арасында... Мүкләк Гайфул өендә, —дигән өзек-өзек сүзләр өстәде тагын, ишеккә җиткәч. Тавышы кысылып кына чыкса да, үзенең үтә катгый бер чиккә җиткәнлеге сизелә иде картның, — күп кеше кирәк түгел, сер сыярдайларны да, эшкә кулы күтәрелә торганнарны. Үзең беләсең, бәлеш ашарга җыелмыйбыз. Шушы кисәтүләрдән соң, ул, күләгәсен бер җиргә дә төшермичә, ничектер җирдән шуып кына үткән төсле, ашыгып китеп барды. 103 30 Ун белән унбер арасында дип әйткән булса да, Галләм үзе шактый алдан килде. Сәбәпләре дә бар иде, хәер. Сәлам биреп керде дә, өйнең кечкенәлегенә һәм ташландыклыгына хәйран калгандай, бер мизгел тынып торды. — Салкььичара.к түгелме соң? Өегез, мәйтәм. — Бик җылы булса, теге ни... кандала гына котыра, — дигән булды Гайфул, җавапка бер дә аптырап калмыйча. Алдан сөйләшенү буенча, алар эшнең нидән гыйбарәт булганлыгын икесе дә яхшы белә, тик менә Шәмҗамалның өйдә булуы гына Галләм картка берьюлы чишелеп китәргә ирек бирми иде. Л^оны ул шундук Гайфулга сиздерде. Ләкин Гайфул өчен бусы иң читене һәм үз көче белән генә хәл итеп булмаслык бер мәсьәлә иде: эшне бик сөйми торган Шәмҗамал ире әйткәннең нәкъ киресен эшләүне, гомумән, үзенең изге бурычы санаса, бу очракта, тән- не-башны кичке изрәү баскан бер вакытта, йокысы килеп торганда, аңарга нәрсә булса да кушып тыңлату Гайфулның көченнән килә торган эш түгел. Шунлыктан, ул, Галләмгә мөлдерәп карап калган хәлдә, бары тик иңбашларын гына җыергалады. «Тәмле телемне тәмсез итеп... юк, юк, миннән булмый анысы Галләм абзый. Шәмҗамал белән үзең сөйләш» — шулай дигән кебек иде аның күз карашы. Хатынына сүз әйтеп, сүзен тыңлата алмаган бу байгоштан картның күңеле бик үртәнсә дә, нишләмәк кирәк, әрепләшеп торыр чак түгел, шулай итеп, Шәмҗамал белән сөйләшү Галләм хаҗига төште. Хәер, Галләм бу мәсьәләдә хәзерлексез түгел, ул барысын да -алдан күреп килгән иде. — Кара әле, кем, Шәмҗамал килен, — дип башлады ул, җайлап кына, — минем Хәзинәбикәгә әйберләрен төенләшергә барсаңчы. Төенгә сыймаган вак-төяк кием-салым дигәндәй, булса, мин аңарга әйттем, сиңа биреп җибәрергә куштым. Картның бу соңгы сүзләре Шәмҗамалның йокысын ача төшсә дә, нинди дә булса бер -кирелек 'күрсәтмичә генә чабу аның гадәтендә түгел иде. — Би.к соң бит инде... аннары тагын йокым да бик килә, — дип бүлмә тактасы артыннан изрәп кенә әйтеп куйды ул. Ләкин шунда Галләм картны гаҗәп-хәйранга калдырган бер хәл булды. Башкасына мокыт кына Гайфул үз хатынының характерын белүгә килгәндә, бүреккә сыймаслык баш булып чыкты. Менә ул, хатыны җаена яткан булып, йомшак кына әйтеп куйды: — Әйе шул, Галләм абзый, соң инде хәзер сезгә барып йөрергә. Янә дә килеп, минем Шәмҗамал ул кич чыгып өйрәнгән кеше дә түгел, йокысы килүе дә хактыр. Иренең шушы бер-ике авыз уңай сүзе җитә калды, ире әйткәннең гел киресен эшләргә өйрәнгән Шәмҗамал кече яктан, чар-чор кычкырып, атылып чыкты. — Шулай булмаган кайда! Әйттең синдә сүз: янәсе, аның Шәмҗа- малы кич чыгып йөрергә өйрәнмәгән. Әллә тышка да син генә алып чыга торгансың, — аның бар булган әрмәге кулында иде инде, өстенә киөнә-киенә иренә очып кунуын дәвам итте, — берәүгә шундый кайгы- хәсрәт төшкән чагында, янәсе имеш, аның Шәмҗамалы артын киереп йоклап ятсын. Ятмаган кайда! Син мүкләккә ачу итеп тә барам мин андый чагында. Чынлап та, Шәмҗамал бик кызган иде булса кирәк, ишектән чыгып киткәннән соң да аның өйалдында бераз шаулап, нәрсәдер кыштырдап йөргәне ишетелеп торды һәм кинәт тынды, ахыры, китте булса кирәк. — Өйалды ишегеңне бикләмә, киләсе кеше ишек шакып, кеше-кара- ның колагын торгызырлык булмасын, — диде Галләм, хатын чыгып киткәннән соң дәррәү җанлана төшеп. Аннары ул, иске-москы киемнәр 104 таптырып, тәрәзәләрне бөркәтте. Боларның барсыннан да соң, бераз тынычлана төшеп, ләкин саклык йөзеннән шулай да ишек янындагы караңгырак почмакка шуышып, Гайфулны да үзенә табарак тартты. — Менә ул, сиңа апкилергә вәгъдә иткән нәмәстәкәй,— Галләм тун ялауларын ычкындырып, чабу астыннан, кайдандыр йик эчкәртен иске системадагы, барабанлы һәм барабанында алты патроны да булган револьвер чыгарды, — тотарга курыкмыйсыңдыр, шәт. Солдатта булган кеше. Салып куй берәр төшеңә, иртәгә чаклы гына. Үзең беләсең, теге йөзе караларның миңа, искәртмәстән генә кереп, тентү ясаулары бар. Иртәгә үзең белән алып барырсың, ихтимал, кирәге чыгып куяр, белеп булмый дөнья эшен. Гайфул, алырга да, алмаска да белмичә, икеләнебрәк калгач, карт кистереп кенә өстәп тә куйды: — Бала булма алай, зурраклары сыйганны бу бәләкәй уенчык кына сыярга тиешле. Син аларның үз кешесе, кем дә сиңа сүз әйтмәс. Әйтә башласалар каравыл кычкыр: ярлы-ябагайны абижат итәләр, диген... Теге, бу. Аннары янә куркыту тонына күчеп, берьюлы нәтиҗә ясады: — Әллә син, мөселман бәндә, алай-болай була калса, тегеләре өчен баштан сыйпарлар дип уйлыйсыңмы? Сүзен табарлар, кулак малын яшереп ятучы, кулак кубызына биюче... аларның иманнары юк, алла сакласын. «Миндә дә ул як бик чамалы» димәкче булган иде Гайфул, әллә уйнап, әллә чынлап, хәтта әйтмәкче дә булган иде: «эчендә кулны пешерә торган андый утлы күмерләре дә булгач, алайса алып кит куйган төеннәреңне» димәкче булган иде, ләкин өлгермәде, тышкы як ишектә аяк тавышлары ишетелде. Килә башлаулары шул булды булса кирәк, икесе дә «шып» туктадылар, картның кискен бер ишарәсе җитә калды, револьвер Мүкләкнең итек балтырына чумды. ...Киләсе кешеләр килеп беткәч, өйалды ишеген бикләп кереп, һәм купшы сүзләргә бер дә бирелмичә, коры тотып кына сөйләшә башладылар. Шулай да Шакир, үзе ияртеп килгән мәчет картларына батырлык өстәү нияте белән булса кирәк, кереш сүз итеп әйтеп китмичә булдыра алмады: — Җәмәгать каршы торса, алла насыйп итсә, берни дә кыра алмаслар. Бер көн шулай Балыклының Хәйдәр мәэзин малае сөйләп торды, Өчнарат базарыннан ишетеп кайткан. Авылның исемен оныттым, шул Өчнарат ягында инде, бездәге кебек үзбашларына котыручыларны капчыкка бәйләп салганнар да, ди... И тотып калган халык, өч кешене илдән сөрмәкче булганнар икән, берсен бер җибәрә алмаганнар. Халык тотынсамы? Халык тотынса таштан юкә чыгарыр. Керүе белән мичкә аркасын биреп идәнгә чүгәләгән һәм, ут яктысы төшеп җитмәгәнлектән, картмы-яшьме икәнлеге ачык кына күренмәгән берәү, Шакир сүзеннән үтә дәртләнеп киткән бер тавыш белән, өстәргә ашыкты: — Кай җәһәннәмгә, Өчнарат ягына киттең, әнә Кәвәлне ал, урман артында гына: шулай бик канат яра башлаган берәүсен чиркәү манарасыннан тотып атканнар. Ишетмәдегезмени? — Күршеләр хәл-әхвәлен тикшереп утыру өчен җыйналмадык, — диде Галләм, шактый ук кискен итеп. Болай бик ерактан уратырга тотынган кешеләргә аның җене кузгала башлаган иде, — хәл-әхвәл үзебездә дә шәптән түгел: әнә минекеләр төйнәп куйган төеннәр өстендә яталар бүген. Хаҗиның бу сүзләре барсын да бер тирәгә туплагандай булды, артык сүзләргә урын юклыгы көн кебек ачык иде. Үз итәгенә ут капмаганнары ул чаклы дәррәү кызып китмичә, читтәрәк калырга тырышып, ут кабып яна башлаганнары соңгы чиккә җиткән катгыйлек белән, хәтта 105 кайбер кешеләргә карата янау сүзләре дә кулланып, ләкин, ничек кенә булса да, күңелләрендә сакланганны ачык кына әйтеп бетермичә, күбесенчә дин, шәригать исеменнән сөйләп, шулай да шактый ачык бер карарга килделәр. Йоклап ята торган вакыт түгел, иртәгә иртә намазына таң атканчы ук җыйналырга, күршеләрне, аларның күршеләрен уятырга, мәчеткә мөмкин чаклы күбрәк кеше җыйнарга, бигрәк тә хатыннарны аякка бастырырга. Ул халыкка ут та юк, суд та юк, кулларына табагачтыр, чабагачтыр тота чыксыннар, бигрәк тә шул: кычкыра алган чаклы кычкырсыннар, сәвит кешеләрен якын җибәрмәсеннәр. Янә .килеп, мәчеткә бикләнеп кенә калырлык чама күренмәсә, дәррәү чыгып тәкбир әйтә башларга. Кабат-кабат искә төшергәннәре тагын шул булды: мөмкин чаклы күбрәк кеше җыярга, авыл башларына кешеләр куярга, читтән килгәннәрне кертмәскә, авылдагын берәүне дә чыгармаска, олауга әйтсәләр ат җикмәскә, атларны ишек алларыннан куып чыгарырга. Шулай сөйләшеп, дәртләрен бераз басканнан соң, шаулашмыйча гына таралыштылар. Ләкин шулай да Галләм хаҗиның тәкбиргә генә ышанып каласы килми иде. Бөтенесеннән дә соңгарак калып, ул Мүкләкне янә туктатты. — Ә син, Гайфулла энем, теге алтыатарны иртәгә үзең белән апки- лергә онытма,—диде ул, моның шулай булырга тиешлеген тавышы белән үк сиздерергә тырышып, — Мәккә мөшрикләре белән сугышканда пигамбәребез Мөхәммәт галәйһессәләм дә җан аямас җәллад була торган булган. Ишектәй чыгышлый янә болай дип тә өстәде: — Минем анда төенгә сыймаган бер постау тун бар, җыен эткә калдырганчы пакь күңелле кеше — сиңа булсын, үз ризалыгым белән һибә итеп бирәм, шуны да апкитәрсең бер очтан. Дөнья булгач, бу салкын февраль төнендә, бәлки, бернинди гамьсез йоклап ятучылар да булгандыр, әмма Әтәчле авылында, асты өскә килгән Әтәчле авылында, белмим, кемгә карата гына моны әйтеп булыр иде икән? Монда һәр кешенең үзенчә гаме-моңы бар: берәүләре гомер иткән ояларыннан сөрелергә торалар. Икенчеләре, ияләшкән-сыналган көнкүрештән аерылып, бөтенләй бүтән, әле тузаны өскә кунмаган һәм ничек булачагын әйтеп булмый торган яңа көнкүрешкә күчеп азаплана. Күчәләр, әмма башлары мең төрле шөбһә белән тулы. Яңа көнкүреш, үзенең нәкъ әнә шул яңалыгы аркасында, күңелләрне чак кына өркетеп, бер үк вакытта алгысытып та, шикләндереп тә тора —бик җәннәт итеп күрсәтәләр инде күрсәтүен дә, ул җәннәтнең соң сәкесе, сәкегә җәеп ятырлык мамык түшәк-ястыгы булырмы икән? Әллә югыйсә, идәнгә салам түшәк җәеп кенә яткырырлармы икән? Өченчеләрен, кулларында идарә дилбегәсе булган башлыграк кешеләрне, алардан өстәрәк торучы өлкәнрәк башлыклар «Колхозны тиешенчә җәннәт итеп күрсәтә белмисез. Өндәү-димләү эшләрегез начар бара. Колхозлашу процентыгыз бик түбән» дип өсте-өстенә әрләп торалар, кыскасы, кемдә генә гамь- борчу юк икән?! Ә Наҗиядә менә, үзенекеләрдәи инде әллә кайчан күңеле суынган, яңа тормыш тарафыннан кабул ителмәгән Наҗиядә, канат-каурыйлары ныгып җитмәс борын тормыш давылы оясыннан бәреп төшергән ул бала кошта, табигатьнең нинди середер, бүтән кешеләрнекенә охшаган баш әйләндергеч гамь сөреме юк дип әйтерлек. Инде ул барысын да белә, инде барысына да әзер, күңеле таш булып каткан, алгысырлык бернәрсә дә күрми, шулай ук бернигә дә исе дә китми. Яшь ояга кушылырга омтылып карамады түгел, кушмадылар, кушарга кирәк тапмадылар. 106 Үзенекеләрнең һәм, шул карт оя белән берлектә үзенең дә, Әтәчле авылыннан сөреләчәкләрен ишеткәч аңарга хәтта бераз җиңелрәк тә булып китте кебек, әйдә, сөрә бирсеннәр. Ичмасам, һәр даим күңелне алгысытып торучы кешедән ераграк булыр, узганда-барганда күләгәсе күзгә чалынмас, күзгә чалынмагач күңел дә алай иләсләнмәс. Ә кем белгән, бәлки анда дөньяның бүтән кызыклыклары табылыр, бер Әтәчле авылында гына түгел ич дөнья... Шулайрак уйлый иде Наҗия. Әмма ничек >кенә уйласа да, күңеле элекке урынына утырмый, тынгы юк, ятып күзенә йокы керер төсле түгел. Ә аяк өстендә чуалганда өйдәгеләрнең ыгы-зыгысына кушылырга, алар белән бергәләп елашырга, әйберләр җыярга, өскә катлы-катлы күлмәкләр кияргә, киеп һәм алып бетерергә мөмкин -булмагаинарын, кеше- кара күзенә бик чалынмыйча гына, кемнәргәдер илтеп томырырга кирәк булачак. Ә Наҗия боларның берсенә дә катнашырга теләми, ник янмый шунда әйберләре... Шул рәвешчә, ничек итеп бу соңгы төнне үткәреп бетерергә, ничек итеп таңны, иртәне җиткерергә белмичә, җанына урын тапмагандай, бер өйдән икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә күчә-күчә, үги анасының, эш рәте белмәүче, тик кушканны гына башкарып йөрүче Шәм- җамалның, кайгы уртаклашу сылтавы белән кергән, ләкин чынлыкта исә «күңелләре һәм байлыклары купшыган чакта ничек тә булса берәр иске- москы әйберләре артмасмы?» дип хәерчеләнеп көтүче күрше-күләннең күзенә чалынмаска тырышып кача-поса йөргәндә, Наҗия «Яшь йөрәкләр» дигән бер пьеса китабы күреп алды. Кайчандыр каты тышлы булып та, кулда күп йөргәнлектән, тышлыгы каерылып беткән бу иске китапны Наҗия үзе, моннан берничә атна элек, Вафин абыйсының кулында күреп, балаларча үрсәләнеп, ялынып алган иде. Әнә бит нинди кызык вакытлары да бар иде бу дөньяның! Наҗия, Сәрвәр апасы өенә качып, ян тәрәзә төбенә таяна биреп, сәгатьләр буе китап укып утыра торган иде. Кулына нинди китап эләксә шуны укый, берсен дә талымлап, тормый, бөтенесеннән тәм таба, бигрәк тә сәхнә өчен язылган китапларны яратып укый иде ул. Укый иде, укый иде, ул да түгел, үги әнкәсе кереп «Эштән качып син нишләп монда утырасың?» дип тирги башлый иде, Наҗия каршы бер сүз әйтмичә чыгып чаба иде, әмма озакка түгел, җайлы форсатны туры китереп, тагын тегеләрнең күзләреннән ычкына, тагын Сәрвәр апасы өенә кереп бикләнә, мендәр астына яшереп куйган китабын тагын «кулына ала, тагын ян тәрәзә төбенә янтая һәм тагын җаны-тәне белән китапта сурәтләнгән дөньяга чума иде. Әнә бит, булган икән кызык чаклар, тиздән менә аларны сагынып сөйләргә генә калыр инде. Тышлыгы каерылып беткән «Яшь йөрәкләр» пьесасы кызның күңелендәге истәлекләрне яңадан һәм, бу юлы инде алда торган аерылышу моңы белән төреп, яңартып җибәрде, димәк, хәзергә әле ташка ук әйләнеп бетмәгән икән бу йөрәк. «Котдус абый китабы. Илтеп бирергә кирәк үзенә» дигән уй килде кызга, шундук тагын «Бәлки үзен дә туры китерермен» дигән мавыктыргыч уй да килде, һәм шуннан соң ул кинәт канатланып киткәндәй булды. Әтисе өйдә булмаганлыктан файдаланып, ул озак уйлап тормады, өстенә кыска жакеткасын элеп, башына ябасы шәлен кулына тотып, икенче култыгына әлеге «Яшь йөрәкләр»не кыстырып, арт капкадан гына урамга чыгып чапты. Теге өйдәгеләр, үз мәшәкатьләре белән булашып булса кирәк, кызның чыгып киткәнен сизми калдылар, хәер, сизсәләр дә берни дә эшли алмаган булырлар иде, соңгы мәртәбә күрешеп калу нияте белән алгысыган яшь -кызны тыеп калып булыр идеме соң! Ләкин кызның җилкенүләре бушка гына булды, күрешү нияте барып чыкмады, Вафин өенә кайтмаган иде әле. Шәмсия карчык, болай вакытсыз килеп кергән кызны бераз сәерсенебрәк, ләкин ачык йөз белән кар 107 шы алды. Шундук җиделе лампаның кысылган утын (күтәреп куйды, өстендә кич киеп ята торган иске күлмәк кенә икәнлеген күреп алгач, карчыкларча каударланып, тиз генә өстен дә алыштырып өлгерде. Хәтта самовар да куеп җибәрмәкче булган иде дә, Наҗия каршы килгәч, кулына чырагачын тоткан килеш аптырабрак калды. Үзенең «алла биргән өйдәш егете» белән бу чибәр кыз арасында ниндидер бер якынлык (булганлыгын соңгы вакытларда ул сизенгәндәй йөри иде, Галләм хаҗи хәтле Галләм хаҗиның кызы тикмәгә генә.ме соң аңарга — авылның икенче очындагы Шәмсия карчыкка килгәләп, шул очтагы Ташчишмәдән су китергән чакларында суын дигәндәй керткәләп йөрер иде икән? Инде менә болан вакытсыз, «бикле ишекне ачтырып, коры кул белән диярлек килеп кергәч, карчык яхшы ук нык шикләнә калды. «Әллә, ходаем, ябышып чыгуы шушымы икән? Алай дисәң, Котдус үзе дә бергә булыр ие. Аннары тагын кулында төенчеге-әхрәте дә күренми» дигән уйлар үтте аның башыннан. Дөнья хәлләреннән әллә ни хәбәре булмаган, иртәгә иртә белән ике семьяның авылдан озатылачагы турында әле ишетеп тә өлгермәгән һәм, гомумән, колакка бераз carp ак Шәмсия карчык өчен бу төнге сәгатьләрдә кызның егеткә ябышып чыгу пхтймалыннан да башка ихтималның дөньяда булуы һич -мөмкин түгел иде, күрәсең. Әгәр инде ул уйлаганча булып, кызның чынлап та ябышып чыгуы шушы икән, ул аны үз кызы итеп ачык йөз белән каршыларга әзер иде. Чөнки өйдәш егетен дә бик ярата, кызы да туры килгән: чибәрлеккә дә чибәр, сүзгәөнгә дә ягымлы, «Шәмсияттәй!» дип үлеп тора. Җитмәсә тагын, ару нәселдән, үзе дә телгә-тешкә кергән кыз түгел, карчыкның уйлавынча, «менә дигән пар күгәрченнәр булачаклар. Шәмсия карчык, мөмкин чаклы кызга якынлык хисе күрсәтергә тырышып, аны көчләп дип әйтерлек сәке йөзлегенә китереп утыртты һәм, аналарча җылы күңел белән, шул ук вакытта карчыкларча кызыксынып та булса кирәк, әле теге яктан, әле бу яктан читләтеп-читләтеп кенә со- рашкаларга тотынды. — Котдусем үзе дә әйтеп утырган ие болай, иртәнчәк... үзен күрмәгән икәнсең алайса? Әмма Наҗиянең рухи халәте бу кызыксынучан карчык белән җәелеп сөйләшеп китәрдәй дәрәҗәдә түгел иде. Купшынган күңеленә урын тапмагандай, ул яңадан аяк-өс торып басты: карчыкның сорауларына бик үк туры да килми торган кыока-кыска гына җаваплар кайтара, шул ук вакытта борылып чыгып китәргә дә ашыкмый иде. Әйе, бу фәкыйрь өйдән, гөлләр һәм җанга ягымлы тынычлык белән тулы бу тәбәнәк өйдән һич кенә дә чыгып китмәс иде, әгәр шулай мөмкин була торган булса, менә шулай аяк өсли генә торып булса да, мәңгелеккә шушында калыр иде. — Өең бик җылы икән, Шәмсияттәй... рәхәтләнеп (киттем,—ди ул, карчыкның сорауларын соңга таба бөтенләй ишетмәгән дә бер кыяфәттә. Шәмсия белән сөйләшүдән дә бигрәк үзе белән үзе сөйләшкәндәй итеп әйтә. Карчык куйган сорауларны тик соңыннан гына исенә төшереп, кинәт каушап, тәне эсселе-суыклы булып китә. — Котдус абый бит ул... чит авылныкы. Күрәм дигәндә генә күреп булмый аны тиз генә. Гел эштә, гел чаба... Бүтәнчәрәк әйтмәкче иде Наҗия, ә менә әллә нәрсә килеп чыкты, Котдус абыйсы «чит авылныкы» булып чыкты. Шәмсия карчык өйдәш егетенең чит авылныкы булганлыгын белмимени соң? Гомумән, нинди бәйләнеше бар соң бу өзек-өзек сүзләрнең? Әле генә «Өең бик җылы икән, Шәмсияттәй» иде, шундук тагын Котдус абыйсы «чит авылныкы» икән. Менә шул керделе-чыктылы сүзләрдән вакытсыз йокысы бүленгән һәм колакка сагырак Шәмсия карчык нәрсә булса да аңларга тиеш. Их син, бәгыре өзгәләнгән яшь гашыйк! Озын сәфәргә чыгу алдыннан синең карамакта калган бердәнбер зәңгәр төндә шушы да булдымы 108 инде сүз! һәм гомумән «гел шулай чаба» торган үтә эшем кешесе өчен синең бу чаклы телдәй калуың ялгышлык түгелме икән? Комсомолга да алмады бит үзеңне, тәмам таш йөрәк икән. Хәер, моны Наҗия өчен без шулай битәрләп әйтәбез, Наҗия үзе Котдус абыйсына карата тары бөртеге кадәр генә дә үпкә сакламый, булмаган икән — димәк, булмаган, китәргә икән — димәк, китәргә. Бер Котдус абыйсы гына нишләтә алсын. Әйе, кыз нинди дә булса икеләнүләрне хәтта күңеленә дә китерми, кайтмаган икән—кайтмаган, чит авылныкы икән — чит авылныкы, таш йөрәк икән—таш йөрәк, әнә шул таш йөрәк хәлендә ул аны яратты, шул таш йөрәк хәлендә күңеленә утыртып ерак җирләргә алып китә... Шәмсия карчык белән дә рәтләп сүзе ялганып китмәде, шулай булгач, киң күңелле карчыкның өе гәрчә бик җылы булса да, монда артык калырга мөмкин түгел иде. Инде чыгып китәргә дип торганда, Наҗиянең башына кинәт шатлыклы бер уй килде һәм ул, Шәмсия карчыктан Котдус абыйсының карандашын таптырып, әлеге үзе китерә килгән «Яшь йөрәкләр» китабының иң ахырда калган ак битенә иләс күңелендә туган бәйләнешсез уйларны ничек туры килсә шулай сызгаларга тотынды. Шәмсия карчык, зур кызыксыну белән, кызны .каршысыннан күзәтеп тора иде. Наҗиянең озын керфекләре артындагы кара күзләре кинәт дымланып калды, кыз, аны-моны сиздерергә теләмичә булса кирәк, карчыкка кырыны беләнрәк борылып утырды. — Син аңа -мин язганны әйтмә, Шәмсияттәй, монда килеп йөрүем турында да әйтмә, күрсә үзе күреп укыр, — диде ул, дулкынланып чыккан йомшак тавышы белән. Китапны өстәлгә, Вафинның бүтән китаплары янына куйды да, тиздән менә тагын әйләнеп керәчәк кеше кебек, хәтта рәтләп саубуллашып та тормыйча, ашыгып чыгып китте. .32 Сер сыярдай кешеләргә алдан кергәли йөрү дә нәтиҗәсез калмагандыр, бигрәк тә кичтән Мүкләк Гайфул өенә бикләнеп, мәчет картлары һәм гомумән арага керә алырдай кешеләр белән сөйләшеп кую ярады булса кирәк. Таң белән Әтәчле авылында үзенә бер төрле, башка иртә- ләрдә һич сизелми торган, пошаманлы хәрәкәтчәнлек кузгалды. Кемнәрнеңдер капкалары шыңгырдап ачылды, керүче булдымы, чыгучымы — кешесе күренмәде. Гадәттәгедән иртәрәк өйләргә утлар алынды, гадәттәгедән иртәрәк мәчет манарасыннан кайсыдыр «берсе бик каты кычкырып азан әйтте. Гата мәэзин тавышы түгел, аның тавышы манарадан ерак китми иде, ә бу бөтен авылны яңгыратты. Азан тавышына ялганып тегермән очында бик яман сузып эт чинаганы ишетелде, ахырысы, кайсыдыр берсе бик иртә уяулык күрсәтеп өрә башлаган этнең эченә типте булса кирәк. — Мин бүген тиз кайта алмам, иртәнге чәйгә мине көтмәссең,— диде Латыйп. Аягына оек-чабатасын ныклап киеп, чикмәне өстеннән пута бәйләп, кырпулы бүрекне кыңгыр салып, егетләрчә ялт кына ишеккә атлады... Әмма нәрсәдер исенә төште булса кирәк, ишек төбендә тукталып калды. Әнисе Фәрхинур түтинең, гаҗәпсенү катнаш, беркадәр шелтәле караш ташлап карап торуына һич игътибар итмичә, кире борылып килеп, ян тәрәзә өстендә кармаланып нидер эзли башлады. Нәрсә эзләгәнен үзе белгән икән, бераздан инде аның чикмән түшендә «МОПР> значогы ялтырый иде. Значоклы кешегә кырпулы бүрек килешмәс дип уйлады булса кирәк, искерәк булса да колакчын бүрек белән алыштырды. — Кая кабаланасың болай таң тишегеннән? — дип, аптырап сорап куйды Фәрхинур түти. 109 — Бүген безгә — комсомолларга эш бар, әни,—диде Латыйп эре тенә. Чыгып барышлый, шаярткандай итеп өстәде: — Латыйп кына ятып калмас. Дөресен генә әйткәндә, бераз ятыбырак калынган икән шул. Төнлә булып узган актив утырышында ул керфек тә какмыйча Галләм хаҗи йорты тирәсендә күз-колак булырга дип сүз биргән иде. Бераз җылынырга дип кенә кергән җиреннән изрәп йоклап киткән. Җитмәсә тагын, ачу китереп әнисе сорашып торган була: кая барасын, имеш. Комсомолларча биргән сүзен онытып йоклап ятканы өчен бик шәп кенә тнпкәләп чыгарасы урында. Урамда барганда Латыйпны .бер-бер артлы ике кеше ашыгып узып китте — берсе Бытбылдык Әхмәтҗан, икенчесе — Түбән очның Мүкләк Гайфул иде боларның. «йөриләр шунда, әллә ни кырырдай булып»,— дип уйлап куйды Латыйп. Бытбылдык Әхмәтҗан инде әллә кайчан колхозда, ә теге Түбән оч Мүкләгенең сөзәм дисә дә мөгезе юк. Елына ике гаеттән башка мәчет юлын белми торган Мүкләк Гайфулның бүген болай таң тишегеннән мәчеткә кузгалуы шулай да бераз сәеррәк иде. — Үкчәң артка әйләнгән, Гайфулла абзый, — дип кычкырып калды Латыйп, тегене мыскыл итеп. Бу аның Мүкләкне таныганлыгын сиздерергә тырышуы иде. Ләкин мәчеткә кердеме ул, әллә мәчет коймасы буеннан тыкырыкка борылдымы? Ул чаклысын шәйләп өлгермәде. Күренде Мүкләк, шундук юкка да чыкты Мүкләк. Мәчеткә якынлаша төшеп, аулагырак бер урыннан намазга килүчеләрне, мәчет буе тыкырык- ны һәм Галләм хаҗилар тирәсен күзәтеп тора башлагач, Латыйп тагын да ныгырак аптырап калды. Мәчет юлында мүкләк түгелләре дә шактый күп иде бүген, бу оч гомумән бик ыгы-зыгылы иде. «Никадәр доклад сөйләнә, әллә күпме театр куябыз... Ә алла дигәнең, җиргә үзе бөтенләй төшеп тә карамыйча, күктә торып кына болгатып ята дөньяны» дип, бу көфер уйлардан үзе дә беркадәр шикләнә төшебрәк, уйлап куйды Латыйп. Аннары тагын егетне Галләм хаҗилар ишек алдында ары атылып, бире сугылып һәм ара-тирә ярсып кешнәп куючы айгыр бераз шикләндерә калды. «Тикмә түгел, юри чыгарган карт җен. Янәсе, эзләүсез-со- раусыз капкадан керүче булса, бәреп үтерсенгә». Сарайдан сирәк чыгарыла торган һәм дүрт яшенә җитеп муенына камыт кимәгән бу котырган хайванны теге .вакытта да шулай чыгарганнар иде. Актырнаклары кайда соң боларның, эт урнына атны файдаланмасалар» — йокысы вакытсыз бүленгән башны аптырату өчен бу да бер мәсьәлә иде. Әмма маена котырган айгырның берсендә дә эше юк, ул капкага сикерә, тырчаша, дөньяны айка»макчы була, чыгар урын тапмагач, кешни- кешни үрсәләнергә, тояк астындагы карны тырнарга, янә атылып-бәре- леп чабарга керешә иде. Ул арада Галләмнәрнең урам буе өйләренә ут алынды, нәрсәдер карандылар гына булса кирәк, ут шундук юк булды, ә бераздан исә, ахырысы өйалды тирәсеннән генә булса кирәк, бик ачык итеп, кистереп, хәтта зәһәре урамга бәреп чыга торган тавыш белән кычкырган хатыи-кыз тавышы ишетелеп калды: — Кирәк булса алыгыз... Миңа бернәрсәгез дә кирәк түгел. Бу йортта бераз бил бөккән кеше, Латыйп шундук чамалады: бусы—Наҗия тавышы иде. Күрәсең, аңа нәрсәнедер көчләп такмакчылар, кыз карыша, алмаска әйтә. Өзгәләнгән тавышына, карышып кычкырган сүзләренә караганда, аны инде болай да җитәрлек кидергәннәр, киенгән өстенә киенергә бер дә дәрте юк иде булса .кирәк. Кыска гына бер вакыт эчендә күз алдыннан узды Латыйпның: гаризасы тикшерелеп тә, үзен комсомолга алмыйча кире боргач, шулай өзгәләнгән иде кызый. Менә бит, кырын килсә дә килә кешегә. Үз оясында да чукыйлар, яна ояга да сыймый. Ничек кенә булмасын, Латыйп башына гына сыеп бетми торган нин 110 дидер тынгысыз иртә иде бу. Шул ук вакытта значок таккан күкрәген- не борып, әни янына кире кайтып китү дә комсомол эше булмаячак. Әнә шундый каршылыклы уйлар белән башы каткан хәлдә, Латыйп авыл Советы председателе Гафины эзләп китте. Гафи өендә юк иде, хатыны картының бүген кунарга да кайтмаганлыгын әйтте. Авыл Советы йортына килеп кергәндә, председатель кемнәрнеңдер җиде бабалары белән искә төшерә-төшерә, телефон аппаратын боргычлый иде. Латыйп бер читкә утырып, тынып калды. Төн йокысы йокламаган Гафи бик йончылган күренә, нәрсә булса да әйтеп, аны чыгырыннан чыгаруга караганда, сабыр гына көтеп тору әлбәттә хәерлерәк иде. Сүгенү аралаш колакка кереп калган сүзләреннән аның волмилицня идарәсен алырга азапланганлыгы мәгълүм булды. Ләкин әле рәтләп күзе дә ачылып җитмәгән мондый иртә таңда, күрәсең, волмилициядә берәү дә Әтәчле авылыннан телефон шалтыратканны көтеп утырмаган булса кирәк, йокысы айнып җитмәгән дежурный милиционерның, мәсьәләне аңлар-аңламас, нидер мыгырдануы Гафиның җенен чыгарды. — Сиңа, братишка, хатыныңның юбкасы астында гына ятырга кирәк икән бу килештән, милиция наганы асып йөрергә түгел, — диде ул ачуланып. Телефон трубкасын яңгыратырлык итеп бик яман сүгенеп куйды, аннары, телефонга сулагай кулын селтәп, Латыйп каршына килеп басты. Элек, бер сүз дә кушмыйча, егетне башыннан аягынача усал күзләре белән бер сөзеп алды, ләкин Латыйпның күкрәгендәге значогын күргәч, беркадәр рәхимләнә төште булса кирәк, алай кинәт орылып-бәрелмәде. Шул ук вакытта бик үк җебеп тә тормады. — йокы туйдырып чыктым диген, алайса, чибәр егет Мостафа,— дип мыскыллап, авыз чите белән генә зәһәр көлеп куйды, — сезнең ише йокы чүлмәкләренә ышансаң, көрәшерсең кулак белән. Латыйп акланырга тырышып нидер әйтмәкче иде дә, председатель аңарга хәтта авыз ачарга да бирмәде. — Сиңа партийный-правительственный бурыч шул, — диде ул, эшнең мөһимлеген күрсәтергә тырышкандай, хәзинәсендә булган русча сүзләрне кыстыргалап, — хәзер үк Теләчегә чабасың. Милициягә кереп эшне аңлатып бир. Монда безнең тамаша чыгар төсле күренә бүген. Сузарга вакыт юк, сәгать уннан да соңга калдырмыйча безнең авылга ике милиционер бирсеннәр. Булдырырсыңмы шул эшне? — Ә нишләп булдырмаска, — дип, «МОПР»лы күкрәген киерә төшебрәк, җавап кайтарды Латыйп. Гафи абзыйсының «тамаша чыгар төсле күренә бүген» дигән сүзләреннән аеруча колагы торган егет, ул тамашага ничек тә тизрәк кайтып өлгерергә теләп, очар коштай атылып китәргә әзер тора иде. Сүз куертып тору булмады, бер-берсен күз карашларыннан ук аңладылар. Гафи—төи кошының борыны сизгән, шикләнүе бөтенләй үк нигезсез булмаган икән: тамаша ук чыкмаса да, шулай да һич көтелмәгән гыйбрәтле хәлләр булды ул көнне Әтәчле авылында, һәм бу Гафи уйлаганча сәгатенминутын көттереп тә тормады. Көй яктырып, авыл инде тәмам аякка баскач, морҗалардан чыгасы төтеннәр чыгып туктагач, ишле балалы семьялар мичтә пешкән бәрәңге белән авызларын өтә-өтә иртәнге чәйне эчкәч, сугасы сәгате суккач, нәкъ алдан сөйләшеп куйган вакытка туры китереп, Галләм хаҗи йортының капкасы төбенә чанасына печәнен, паласын салган дүрт олау килеп туктады. Эшнең нәрсәдә икәнлеген барысы да чамалый иде бугай, олы-кара бик алай кызыксынырга, яхшысынмаса да, малай-салай шундук җыела да башлады. Үзенең активын ияртеп, менә бер заман Гафи да килде. Гәкәллеф саклап тора торган чак түгел, эшкә керешергә кирәк, ә шулай да бикле капканы ачып, хәзергә берәүнең дә аларны сәламләп каршы алганы күренми иде. Ниһаять, Гафи кулындагы таягы белән кече капканы шакылдатырга тотынды. Ишек алды ягында серле тынлык, ахырысы, айгырны да арт 111 капкадан гына каядыр озатканнар иде. Шакып-шакып та, эчке яктан капка ача чыгучы кеше заты ишетелмәгәч, берсенең күзенә икенчесе карашып, ничектер аптырашыбрак калдылар. Болан тик тору да уңайсыз иде, капканы катырак шакыдылар, ниһаягь, эчке яктан Хәзинәбикә тавышы ишетелде. — Кем анда, алланың рәхмәте төшкере, шулкадәр дөнья җимермә- сәгез? Янмый торгандыр ич берәр җирдә? Тавышы булды, әмма капка ачылмады. Галләмнекеләрнең әйтү белән төялеп чыгып китәргә бик алай әзерләнеп тормаганлыклары күз алдында иде. Ул арада, кызыксынуларына каршы тора алмыйча, кайбер сакаллы сабыйлар да килеп туктый башладылар, олаулар янында шактый гына кеше җыелды. Капка төбендәгеләр берсе икенчесенә мәгънәле генә итеп карангалап алдылар, артык катып торырга мөмкин түгел, нинди дә булса бер чарасын эзләп табарга кирәк иде. — Койма аркылы төшеп ачарга кирәк, без монда бурыч сорый килмәдек, закон кушканны үтәргә дип килдек, — диде Гафи, ачуын көчкә-көчкә генә тыеп торган хәлдә. Гафи абзыйсының авызыннан шул сүз чыгуга җиңел сөякле Әптери, су трубаларына ябыша-ябыша, мәче кебек койма өстенә үрмәли дә башлады. Кайсыдыр аңа сак булырга киңәш итеп маташты, Галләм картның эт белән ни тамаша чыгарганлыгын белмәгән кайсы берәүләр Әптерине өркетмәкче булдылар, кара аны, егет, ямаулы чалбарың белән бергә кушып өзеп алмасын, дип шаяртып маташтылар. Әмма комсомолга бик керәсе килеп тә, хәзергә шуңа лаеклы егетлек күрсәтерлек җае чыкмаганга аптырап йөргән Әптеринең күзенә ак-кара күренми иде. — Менгәч күренер, — дип әтәчләнде ул, биек койма өстенә мәче кебек үрмәләп, —т этме безне тешләр, безме этне урталай тешләп өзәрбез. Шулай да серле рәвештә тынып калган ишек алды ягына сикереп төшәргә бик ашыкмады, менеп җиткәч ниндидер уен-көлке сүз тапкан булып, койма өстендә җилпенеп басып калды. Ләкин озак булмады бу җилпенү, кайдан икәнлеген шәйләми дә калдылар, кинәт мылтык шартлаган тавыш ишетелде, Әптери яман ачы тавыш белән тик бер кычкырып кына өлгерде һәм, кулларын як- якка чайкап, атылган яшь бөркет кебек, бу якка атылып төште. Дәррәү ыгы-зыгы купты, кызыксыну, кызгану, киңәш бирү һәм белдеклелек — барсы бергә буталды, әгәр Гафи председатель катырак тормаса, моны тамашага әйләндерергә һәм, әллә ниләр булуы белән өркетеп, бүгенге төп эштән кешеләрне читкәрәк алып китәргә тырышучылар да табылды. Шулай ук дәррәү кабынып китеп, кулакны шушы минутта тереләй чәйнәп ташларга торучылар да юк түгел иде. Ярсудан кинәт кара көеп калган Гафи, бер кешегә бер сүз катмыйча, дүрт олауның берсен тиз генә борып алып килде. йөзеннән каны качкан Әптери шулай да серне бирмәскә тырышкан була, аягына басарга маташа, шул тирәдәгеләр аны култыклап алганнар, болай да юка гына калган иске сырма җиңенә бәреп чыккан кан тапларына караганда, пуля Әптеринең беләгенә тигән булса кирәк. — Ят чанага и кузгаласы булма, — дип боерды Гафи, кушудан да да бигрәк ачулангандай итеп. Әптерине, ай-ваена карамыйча, чанадагы печәнгә сузып салды Һәм, ничек тә хәрәкәтләндермәскә тырышып, өстеннән басып торган хәлдә, Вафинга кычкырды. — Хәзер үк больницага чаптыр, — кинәт кузгалган ярсудан булса кирәк, аның тавышы карлыккан, сүзләрен әйтә алмас хәлгә җиткән иде, — ю-ю-юып бәйләргә ки-ки-кирәк булыр элгәре. Вафин аның авызыннан бик авырлык белән генә чыккан сүзләрне, әлбәттә, көтеп тора алмады, председатель кушып бетергәнче алар кузгалып киткәннәр иде инде. 112 Тик шуннан соң гына бераз аңына килгәндәй булды Гафи. Иң элек тамаша карар өчен җыелган ачык-авызларга ташланды. — Сез нәрсә монда? Әбиегезнең килен булып төшәсе сәгатьләре түгелдер бит? — ул хәзер сүзләрен әйтә ала башлаган, хәтта кирәкмәс сүгенү сүзләрен дә пулеметтан сиптергән кебек коя иде, — сездән башка да эшләнер, ничу монда буталырга. Әмма халыкның таралыр исәбе күренми, киресенчә, кызыксынып килүчеләр һаман арта бара иде. Шуннан соң Гафи үзе кирәкле дип тапкан кешеләренә кул нзәде дә, хатын-кызларны гына түгел, (ирләреңне дә кызартырлык итеп сүгенә-сүгенә капкага китте. Әмма капка сүгенү сүзләренә битараф, капка эчтән бикле, күрәсең, аны ачарга әле ашыкмыйлар иде. Бер мәл аптырап калган Гафига як-яктаи көч бирделәр:. — Нәрсә монда аптырап торырга, ватарга да керергә. — Ватарсың ватуын, ә соңыннан җавап бирергә кирәк булса. —Алар җавап бирүдән курыкмадылар, — диде Гафи һәм бар көченә кече капкага китереп типте. Капканың бер тактасы урталай сынып чыкты, ишек алдындагы ата каз каңгылдап тавыш биреп куйды, ләкин кеше затыннан берәү дә күренми иде. Капка ватыгыннан күз төшергәләп, хуҗаның үзен көткәндә, һич истә-оста юк кеше, аш өе ишегендә кинәт Наҗия күренде. Ул үзенә ияреп чыккан зур ак песине, кулына алып берничә мәртәбә сыпырга- лады да, өйалды ишегеннән кире эчкә кертеп җибәрде, өстенә калын киенеп чыккан булуга карамастан, гаҗәп бер җитезлек белән ата казны лапас астына куды һәм, ниһаять, килеп капканы ачты. Капканы ачты, әмма үзе капкадан кире ишек алды ягына үтмәде. Күрәсең, ул — өеннән соңгы мәртәбә, инде бөтенесенә әзер булып чыккан, аның өчен хәзер нәрсә булса да барыбер иде. Бу бай нигезнең калуына бер дә исе китми, хәтта авылына да, хәтта кешеләренә дә исе китми, хәтта бу авылдан китүенә беркадәр шатланганда кебек күренә иде. — Әти өйдә юк, мәчеттән — иртәге намазга киткән җиреннән кайтмады, — диде ул олауларга таба үтешли, һәм кире борылып, мондагыларны бераз мыскыллаган -тавыш белән өстәде, — кереп култыклап ук алып чыкмасагыз, үз аяклары белән чыкмас ул аннан бүген. Олаулар янына килде дә, кайсысына утырырга икән боларның, дигәндәй, чаналарның әле берсенә, әле икенчесенә карангалап алды, аннары, санын игътибарсыз гына атып бәргәндәй итеп, чана башындагы коры печәнгә чумды. Җайлап-нитеп тормады, атка таба карап түгел, артка таба карап утырды да, кара калын шәле белән төренеп, кулларын һәм йөзен шәл астына яшерде. Аның бары тик үпкәләү һәм нәүмизлек белән тулы күзләре генә, менә-менә түгелеп китәрдәй булып, шәл астыннан елтырап күренә иде. Ул арада мәчет юлында карт хаҗи үзе күренде. Мәчеттән чцнлап та култыклап алып чыктылармы аны, әллә үзе чыктымы? — ничек кенә булмасын, әнә ул өенә таба ашыкмыйча гына атлап кайтып килә, чукмар башлы яшел таягы, һәрвакыттагы кебек, бу юлы да үзе белән, хәтта үзеннән бераз алгарак та ашыга кебек. Әйтерсең, дөньяда берни дә булмаган, булачак та түгел, әйтерсең, гадәттәге иртәләрнең берсе, менә ул иртәнге намазны укып, тынычланып, кайтып керер дә 'хатынына чәй табыны әзерләргә кушар... Әмма бу аның тышкы күренеше генә шулай булган икән, эчтән ул барысын да үзенчә эшләргә план корып кайтып килә икән. Капка төбендә олаулар көтеп торганны күргәч, кинәт ул туктап калды, як-ягына карангалады, аннары үзе артыннан мәчеттән чыгып килүче төркемгә борылып, ялварган тавыш белән көйләп-көйләп, такмакларга керештег — Шулаймыни инде, җәмәгать? Сабый бала өммәтендә калган кари бер бәндәгезне илдән сөрәсезмени? Уйлап карагыз, кемгә нинди зыяным тигәне булды икән минем? 113 Шуны гына көткән кебек, аның артыннан килә торган төркем, кинәт туктап һәм, сарык көтүедәй бер җиргә укмашып, бер авыздан диярлек кычкырып тәкбир әйтә башлады. Урам кинәт гөжләргә тотынды, олауга җигелгән атлар, нидер сизенгәндәй, колакларын шомартып, пошкырга- лап куйдылар. Ул арада, тамаша карарга чыккан кебек кенә булып, теге капкадан да, бу тыкырыктан да хатын-кыз халкы күренә башлады. Берәү, икәү, унау, егерме... Өстенә ни эләксә — шуны элгән, кулына ни эләксә — шуны тоткан. Табагач, ипи көрәге, юллык пумаласы... Кыскасы, тамаша карарга гына чыккан кешеләр түгеллеге әллә кайдан сизелеп тора иде. һәрвакыттагы кебек, хатын-кызлар баштарак читтән-чаттанрак остарып тордылар, берсе янына икенчесе килеп, аны-моны бер дә белмәгән- ншетмәгән кыяфәт белән, сорашырга тотынды, икенчесе янына өченчесе килеп кушылды, шау-шу үскәинән-үсә барды. Хәзер инде аларның нәрсә дип болай шаулашуларын аерып та булмый, урамны тоташ гөжләү — тәкбир һәм хатын-кыз чыр-чуы баскан иде. Гафи бер мәл вакыт юк булып торды, ахырысы, ул абзар-кура арасында эзләнеп, әлеге теге мылтык белән шаяручы кешене сөйрәп чы- гармакчы булган иде. Әмма эзләнүе нәтиҗә бирмәгән, җитмәсә тагын монда да ире-хатыны, бигрәк тә хатын-кыз, яхшук кызып өлгергән, аларны хәзер коры сүгенү сүзләре белән генә өркетеп булырлык түгел иде. Шул арада берсенең, күкле-яшелле тавыш белән: — Ирләр ачык авыз шул бездә, менәтрәк савалар , шуңа сава алганчы. Янәсе имеш, бер аягы җирдә, икенчесе гүрдә торган кешене, әче таң белән дигәндәй, тот та. авылдан сөр. Кайдан чыккан эш бу? Кем күргән мондый эшне моңа тиклем?—дип көйләп-көйләп такылдаганы аерым-ачык ишетелеп калды. Аңа бүтәннәре кушылды. — Әйтмә дә, сөйләмә дә. Ат карагымыни кеше? Ат карагын да тикшермичәнитмичә генә Себер җибәрмиләр. — Ичмасам, кешегә ашап-эчәргә, туган-тумачалары белән бәхилләшергә ирек бирсеннәр икән. — Ил каршы килсә, пычагымны да кыра алмаслар. Ил белән каршы торырга, бирмәскә кирәк хаҗи абзыйны. ъ — Изге юлда җан фида, әйдә, ахирәт, киттек. Капкага, хаҗи абзыйның үзеннән гайре, берәүне дә якын җибәрмибез. Баштарак читтән-чаттанрак кодрәтләнгән хатын-кызлар, ишәя төшкәч берьюлы батыраеп, яңгырдан сөрлеккән көтү кебек, Галләм хаҗиларның капкасы янына ябырылдылар һәм, ата улны, ана кызны белмичә, һәрберсе үзенчә остарырга-гөжләргә тотынды: — Бирмибез хаҗи абзыйны. Бирмибез булгач бирмибез. — Авылга сыймаган килмешәкләр үзләре чыгып китсеннәр, басу капкасы ачык. — Кари кешенең каргышы төшүе бар, авылыбызны җир йотар, алла сакласын. — Кер, хаҗи абзый, өеңә. Кер дә биклән. Җил, яңгыр тидермәбез. — Чәчем озын, акылым кыска: миңа ут та юк, суд та юк, яныма килеп кенә карасыннар... Эш болай зурга киткәч артык аптырап торырга вакыт калмаган иде, Садри белән Гафи председатель икесе ике яктан тиз генә килеп картның колагына нәрсәдер әйттеләр, шау-шусыз гына аңлатырга тырыштылар. Әмма карт аларның сүзен чүпкә дә санамагандай, артындагы төркемгә әйләнеп бер карап алды да, дога кылгандагы кебек кулларын күтәреп, яңадан тәкбир әйтә башлады. Төркем дә аңарга кушылды, урам тәкбир тавышыннан янә бер шаулап алды. Артык түземлеге калмаган кызу канлы Гафи, бөтен тавышларны берьюлы басарга теләгәндәй, җан ачуы белән акырып җибәрде. Төрз. .с. ә.- № 8. кемдәгеләргә һәм капка төбендә җыелып торган хатын-кызларга хәзер үк таралырга, өйләренә кайтып китәргә кушты. Соңыннан бу /кешеләрнең үзләре өчен яхшы булмаячагын әйтеп, куркытып та карады. Әмма әллә ни файдасы тимәде. Киресенчә, эшнең мондый әйләнеш алганлыгын күреп, кешеләр, таралудан бигрәк, һаман җыела, шау-шу көчәя бара иде. Шушы форсаттан файдаланып Галләм хаҗи янә үз тирәсендәге төркемгә борылды, янә кулларын өскә күтәрде. — Тәкъдирдә шулай язылган икән, ни күрсәк тә ходай эше. Ягез, алайса, җәмәгать, озын сәфәргә чыгу алдыннан туган туфрагыма маңгаемны орып, бер-ике рәкәгать намаз укып алырга рөхсәт итегез. Хаж юлларында интегеп исән-сау әйләнеп кайткан кари бер бәндәгезне, бүген килеп, хозурыгыздан сөрәсез икән... Ул сүзләрен әйтеп бетермәде, баскан урынында кычкырып камәть төшерергә, намазга кереште. Бу юлы аңарга иярүче булмады, күрәсең, аек баштан берәүнең дә карлы урамга маңгаен орасы килми, аннан да бигрәк Гафи председательнең кисәтүе колакларына кереп калган, «арты хәерле булмас моның» дип шүрлиләр иде. Әмма шулай да урам уртасында болай «Ят та тор» ясап азапланучы картны карап тору кызык, бигрәк тә яшьҗилкенчәк, бала-чага этешә-төртешә һаман алгарак үтәргә маташа иде. Галләм хаҗиның «ике рәкәгать» кенә дип башлаганы озынга китте, бу эшнең ачыктан-ачык күз буяу өчен булганлыгын барысы да күреп тора иде. Олау белән килгән бер егет, ниһаять, чыдамады, кемгә булса да атап әйтмәсә дә, шактый үткәзә торган итеп ярып салды: — Кызыгы китте бу кәмитнең, егетләр. Атларны көттермәгез, кузгаласы булсак — кузгалыйк. Әгәр хаҗиның тнятре сезгә бик ошый икән, карап тора бирегез, мин атларны борып алып китәм. — Укып бетерсен, бәлки ул бичараның бу авылда соңгы намазыдыр. — Башың яшь әле синең, Кыйбый. — Шаулама, әнә бетерергә чамалый. — Чыдаса да чыдар икән маңгай. — Көлмә кешедән, үлгәч эссе таба ялатырлар. — Әллә илне ташлап китү бик ансат дисеңме? — Намаз түгел бу, терәтергә маташу безнең ише ачык авызларны. Җыелган халык яхшы ук нык гөжли башлаган иде дә, ул арада ат менгән ике милиционерның бу якка таба чабып килүен күргәч, «эссе таба ялату» белән өркетүче кешеләр кинәт шып булдылар. Җитмәсә тагын милиционерларның берсе, төркем тирәсенә якынлаша төшкәч, һавага таба шартлатып бер атып та җибәрде. Күрәсең, Латыйп-беркатлы «тамаша чыгар төсле күренә» дигән сүзләрне анда баргач тагын да куертыбырак аңлаткандыр, аннары тагын шул хәтле җирдән ат пешереп чабып килеп тә, кызык өчен бер шартлатып та куймагач, күңелле буламыни ул. Галләм хаҗиның алдан әзерләп куйган иярченнәре һәм аларнып пумала, табагач күтәреп чыккан хатыннары, бу юлы инде тәкбир әйтеп тормыйча гына, төрлесе төрле тизлек белән өйләренә чаптылар. Олаулар тирәсендә бары тик курку белмәс малайлар гына калды. Төялә башлагач, хәер, озакка сузмадылар. Хаҗи белән хатыны Хәзинәбикә ташып өлгермәгән әйберләрен комсомоллар ташышты. Әмма чана башына кереп, калын шәл белән төренеп утырган Наҗия әйбер дип селкенеп тә карамады. Берәүгә бер сүз катмыйча, берәүгә бер күтәрелеп карамыйча, шәл астыннан уйчан гына көлемсерәп утыра бирде ул. Әйтерсең лә, аның өчен бу һич тә сөрелү түгел, тәнне һәм күңелне басып яткан ниндидер албастыдан котылу гына иде. Тик менә бер ген? нәрсә борчыды кызны: «Ник соң Котдус абыйсы күренми?^ Киткәндә кул биреп күрешеп калу өчен ник чыкмаган ул? Әллә югыйсә, кулак кызының кулы йогып калыр дип курыктымы икән?»(Дәвамы бар.)